Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИРЕЛМИЧӘ КАЛГАН СОРАУЛАР


Сорауларны Чыңгыз Айтматовка бирергә уйлаган идем...
Язманын башында ук мәшһүр язучының исемен күрүгә кайбер укучыда: «Әһә, «Мин һәм Айтматов» кыйссасы башлана икән!»—ише иронияле уйның тууы ихтимал.
Ләкин ашыкмыйк. Минем ният чак кына икенчерәк. Хәтта монда, истәлектә. «Айтматов һәм мин» дигән вариант та чамалы гына урын алачак. Мине, асылда,
бирелми калган, мәгәр күптән күнелдә йөргән, аны гел «кытыклап» тора торган берничә сорау уйландыра. Дөресрәге, шул сорауларны тудырган сәбәпләр, аларнын табигате, нәтижәләре кызыксындыра. Хәтта бүген дә, Чынгыз Айтматов үзе «әйләнеп кайтмаска» киткәч, ягъни якты дөньядагы җисмани гомеренә чик куелгач та.
Әйе. ниятемнең асылы икенчерәк һәм ул бик гади, бер үк вакытта катлаулы да. Сүз, беренчедән, Чыңгыз Айтматов тарафыннан, үзе русча язучы буларак кин танылгач, «асылга кайтып» дигәндәй, кыргызча язылган, мина өлешчә генә таныш булса да. үземә гажәп дәрәҗәдә ошаган, ләкин кырыс һәм сәер язмышка тарып, автор үзе исән чакта тулысыңча басылмыйча калган бер әсәр хакында булыр.
Икенчедән, язучының бәгъзе сәер гамәлләре, ягъни
үзенен чыгышына—«кемлегенә» карата «серле» мөнәсәбәте, шулай ук бездәге кайбер дәгъвалар, мәгънәсез сузып тартулар хакында да сүз булыр.
Мәсьәлә ачыграк, аңлаешлырак булсын өчен мин ана киңрәк, беркадәре әтрафлырак итеп тукталырмын Форсаттан файдаланып, Чынгызнын иҗаты, эшчәнлеге, исеме тирәсендә барган кайбер ыгы-зыгылар, мәрхүмнең шәхси язмышындагы, минемчә, бер анлаешсызрак мәсьәлә хакында да үземнең кайбер уй-фаразларымны әйтермен
Ниһаять, Чынгыз Айтматов белән булган, очраклы дип әйтерлек рәвештә генә килеп чыккан кыска очрашулар вә сөйләшүләрнең, керәле-чыгалы дәрәҗәдәге «хезмәттәшлекнең» үземә ясаган гыйбрәтле тәэсирен дә бераз яктыртырга тырышырмын.
1972 елнын жәе. дөресрәге, август ахырлары иде. Чираттагы археографик экспедициядән кайтып ялга чыккач, Идел буендагы Зеленый Бор дигән җирдә такта-фанердан әвәләнгән, гадәти эт оясыннан дүрт-биш мәртәбә генә зуррак булган бер казна алачыгында хозур итеп «корсак сыйпап» яткан көннәр. Уйламаган, көтмәгән җирдән язучылар оешмасының машинасы килде. Дөресрәге, ашыгыч рәвештә Казанга чакырган язу килде. Киттем, әлбәттә. Шул ук машинада. Ни өчен чакыруларын белмәгән дә килеш
Уйланып барам. Моннан берничә ай элек, фатир мәсьәләсен беркадәре яхшыртып булмасмы дип. идарә башлыгы Зәки Нури янына кергән идем. Ул сүзне кыска һәм кырыс тотты: «Үзебезнең мондагы егетләрнең дә мәсьәләләре хат ителмәгән ате Эшчеләр сыйныфыннан әдәбиятка килгән шагыйрьләр дә обшежитиедә интегәләр...» Шул рәвешчә барсы да аңлашылган иде. Шулай да чакыру атеге сөйләшүне искә төшерде Әллә?
Зәки агай һәрвакыгтагыча якты чырай белән каршы аллы, чакыртунын сәбәпләрен дә шунда ук ачып саллы:
-Тиздән безгә Чыңгыз Айтматов җитәкчелегендә кыргыз язучылары киләчәк. Шуларны әйбәт публикацияләр белән каршыларга кирәк. «Кыргыз хикәяләре» дигән, син үзен дә катнашкан хикәяләр тәрҗемәсе җыентык булып чыгып ята инде Хәзер бүгенге кыргыз әдәбияты, бигрәк тә Чыңгыз Айтматов ижаты турында яна мәкалатәр кирәк. Ике мәкалә булсын. Айтматовтан, өзекләр рәвешендә булса да. яна тәрҗемә эшлисе иле Без бу эшләрне сина йөкләргә булдык. Кара аны. Чынгызга багышланган мәкаләнсн авторлы мәкалә булуы хакында беренче секретарь үзе күрсәтмә бирде Димәк, җаваплы эш бу!—дип, идарә җитәкчесе мина ике-өч кыргызча яна китап белән «Ала Тоо» дигән журналнын берничә санын да тоттырды
Шулай итеп, көтмәгәндә ялым тәмамланып, кызу эш тә башланып китте Тиздән укуларнын да башланачагын исәпкә алып, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап дигәндәй эшләргә туры килде. Тиз арада шактый нәрсәләрне майтарып ташладым Югарыда телгә алынган җыентыкта басылып яткан биш тәрҗемәгә өстәп тагын дүрт язучынын. бер шагыйрьнең әсәрләреннән тәржемаләр ясалып, вакытында ук «Социалистик Татарстан* һәм «Татарстан яшьләре» гәзитләренә бирелде
Ике мәкаләдә өлгерде Аларнын берсе. Айтматовка багышланган «авторлысы». кыргызлар Казанга иртәгә-берсекөнгә килә дигән көнне үк басылып чыкты (10.09.72) «Яшәргән халыкның ялкынлы әдәбияты» дип аталган гомуми рухтагысы да шул ук «Социалистик Татарстан»да ике көннән сон. ягъни делегация килгән конне донья күрде
Ч.Айтматовтан яна тәрҗемә өчен «Ала Тоо* (Алатау) журналында зур гына бер бүлеге басылган. «Әйләнеп кошлар кайтканчы ..* дип исемләнгән тарихи эчталекле әсәре сайланды. Аннан шактый күләмле өзек берничә көн дәвамында басылды (*Социалистик Татарстан». 10-15.09.72). Бер парчасы яшьләр гәзитендә бирелде
Шулай итеп, бер кечкенә маҗараны исәпләмәгәндә, эшләр шактый кызу һәм шома барды
Мажара исә әлеге «авторлы» мәкалә кисәге, дөресрәге. Чыңгыздан эшләнгән тәрҗемәгә бирелгән махсус кереш язма белән килеп чыккан иде.
9 сентябрь көнне гәзит корректурасын укыр өчен редакциягә килдем Ин элек тәрҗемәне карап чыктым Бср-икс хәреф хатасы гына табылды Ниһаять, бер баганага сыеп беткән әлеге «кереш»кә. янәсе «авторлы мәкалә»гә күз салдым Анын ахырына җигүгә, такыр башымдагы чәч төпчекләре дә үрә тордылар язманын оч- дүрт җөмләдән гыйбарәт, мәгәр мәгънә ягыннан әһәмиятле булган йомгак өлеше бөтенләй юкка чыккан'
Гаҗәпләнүемә каршы, бүлек мөдире мәрхүм Рәшит Гарипов тыныч кына
-Әйе шул,—диде,—без аны үзебез төшердек, колонка баганасына сыймаган иде
Мин, әлбәттә, фикер төгәллеге өчен ул җөмләләрне кайтару кирәклеген әйттем Бүлек мөдире үз фикерендә калды Мин дә үз сүземдә тордым Дәвамы басылачак тәрҗемәдән соңгы бер абзацны киләсе санга күчерү, шул рәвешчә корректураны артык үзгәртеп тормау мөмкнңлеген әйттем Рәшит исә әлеге кыскартуның баш редактор тарафыннан раслануын тукый башлады «Алайса.—дидем, —минем фамилиямне дә алып ташлагыз, алмасагыз—кул куймыйм!» Аптыраган Рәшит ишеккә ташланды. Бераздан баш редактор урынбасары Гарәф ага Шәрәфетдинен күренде. Мине сабыр гына тыңлагач, ул тыныч кыяфәт белән
-Ике-өч җөмлә өчен генә сүз куертып тормыйк инде, егетем.-диде -Чынгыз Айтматов хакында кечтеки мәкалә генә түгел, бәлки зур роман, монография язарга кирәк Ә гәзит мәкаләсе бит...
Минем жен ачуларым чыкты:
-Карагыз әле, абзый кеше,—дидем кырыс рәвештә,—бер кечкенә генә мәкаләне жүнләп баса алмаган килеш монография дип авыз чайкап тормыйк әле... Ярар, сезнеңчә булсын, тик минем фамилиямне алып ташлагыз һәм вәссәлам!
Гарәф агай: «Юк инде, алай мөмкин түгел!»—диде дә, бүлмәдән чыгып ук китте Бер-ике минуттан кире әйләнеп керде. Күрәсең, коридорда бераз тынычлана төшкән ул:
-Ярар, сезнеңчә булсын, төзәтербез, кулыгызны куегыз да кайтып китегез,— диде.
-Юк!—дидем мин катгый рәвештә.—Яна гранканы күрмичә кул куймаячакмын.
Сәгать ярымнан артык вакыт узгач, төзәтелгән яна гранка да килеп җитте.
Ләкин әлеге ике-өч жөмлә хакындагы бәхәс икенче көнне дә дәвам итте. Дөресрәге, Ирек мәйданында, өлкә комитеты тарафыннан килүче баш редактор Шәмси Хамматов очрады. Мине күрүгә ул:
-Нигә кичә газета бастыруны ике сәгатькә тоткарладыгыз?! Безнең производствода һәр минуты исәпле... Икенче алай эшләмәгез,—дип, сүзен әйтеп тә бетермичә, китеп барды.
Икенче «алай эшләргә» туры килмәде, әлбәттә. Чөнки моннан сон редакциягә тәкъдим ителгән материалларымның берәр жирен кыскартырга, төзәтергә кирәк тапсалар, үзем белән махсус килешеп гамәл кыла башладылар. Әмма Шәмси агай, нәшрият коридорында очраткан чакта, мине күрмәмешкә салынып, читкә карап узып китүчән булды. Ә Гарәф агай Шәрәфетдинев исә, киресенчә, туктап кул биреп исәнләшә, хәтта хәл-әхвәл дә сораша торган булды. Нәшрият директоры эшенә күчкәч тә шул гадәтен ташламады ул, бәлки тагын да якыная төште.
Төп сюжеттан болай читкәрәк тайпылып, үз «жинүем». кайберәүләр әйтүенчә, «киреләнүем» хакында тәфсилләбрәк сөйләвем очраклы түгел. Бәлки әлеге әкәмәт вәзгыятьнең гыйбрәтләре дә бар иде. Беренчедән, редакциядә, хәтта башкаларында да, минем хакта «авыр холыклы автор» дигән фикер таралып өлгерде. Икенчедән, ин мөһиме, беренче секретарьның «авторлы мәкалә» булсын дигән бер сүзенен шул кадәр ыгы-зыгы тудыруы, редакция хезмәткәрләренең әлеге әмер-фәрманга мөкиббән китеп буйсынулары, чарасыз калулары гаҗәп дәрәжәдә гыйбрәтле иде минем өчен.
Кыргыз язучыларын Ульяновта каршылап, Казанга алып кайтыр өчен махсус самолетта Ренат Харисны җибәрәләр Ул Казанда «кыргыз материаллары» басылып өлгергән гәзитләрне дә алып китә. Юлда Чыңгыз Айтматов шулар белән таныша. Ренат әйтүенчә, үзе турында чыккан язмадан вә «Әйләнеп кошлар кайтканчы.. » әсәреннән тәрҗемәнең басыла башлавыннан канәгать була.
Казанда кыргыз язучылары делегациясе икегә бүленде. Дөресрәге, Чыңгызны төп төркемнән аерып алып, берүзен генә башка кунакханәдә асрап, махсус кунак иттеләр. Кайда, ничек сыйлауларын һәм кемнәрнең бу эшне башкаруларын мин белмәдем, әлбәттә. Чөнки төркемнең зур өлешен язучылар идарәсе Әлмәт-Чаллы якларына озаткан иде. Кушулары буенча мин дә шуларга ияреп йөрдем.
Болай бергә күченеп, бергә кунып йөрүләр дәвамында делегация әгъзаларының шактые белән якыннанрак аралашырга, сөйләшергә, табигый ки, аларнын үзара фикер алышуларын да ишеткәләргә туры килде. Нәтижәлә кыргыз әдипләренең бер- берсе белән якын-ераклыкларын, каиберләренен Ч Айтматовка карата үзенчәлекле мөнәсәбәтләрен, хәтта аны яратып бетермәүләрен, көнләшүләрен дә шәйләргә мөмкинлек туды. Чынгызнын махсус илтифат үзәгендә булуы беркемгә дә ошамый иде. «Монда кыргыз язучысы дип бары урысча язучы Айтматовны гына беләләр икән...», яки: «Без Татарстанга килмәдек, бәлки Россиягә, Мәскәүнен үзенә барасы делегация булабыз»,—ише төртмәле фикерләрне дә кат-кат ишетергә туры килде Татар-кыргыз мәдәни мөнәсәбәтләре хакында сүз чыккач «Элек дәреслекләрне, китапларыбызны Казанда бастырырга мәжбүр идек, хәзер үзебездә бастырабыз.
сезгә ялынудан котылдык инде!»—дип тә ярып салган иде берсе һәрхәлдә, жае чыккан саен Кыргызстаннын союздаш республика булуын, анын автономиядән күпкә өстен икәнлеген искә төшерергә тырышучылар да бар иде
Дөрес, мондыйрак фикер йөртүчеләрнең күпчелеген яшь һәм урта буын вәкилләре, ягъни «чын советча» тәрбия алып үскән, элекке чорларның тарихыннан хәбәрсезрәк, күбрәк русча иркен сөйләшүчеләр тәшкил итә иде. Делегация составындагы ин алы яшьтәге бер шәхес кенә, тәгаен әйткәндә, шагыйрь Куанычбәк Маликов. киресенчә, тирәнрәк тамырларга карап фикер йөртә иде. Анын «Дуслык» һәм «Үзем татар булмасам да...» дигән шигырьләре шуна шаһит. Сонгысыннан өзекләр китерик:
Мин татар түгелмен; яшь чакта Тордым мин татарның йортында Әнилор чәй куеп каршыма Татытты икмәген, тозын да (...)
Татарның мәктәбен күрдем мин.
Ишеген киң ачып кердем мин.—
Габдулла, Галимҗан булдылар Һәрвакыт мендәрем урнынОа'
Мин татар түгелмен—кыргызмын Татардан сабаклар укыдым.
Остазлар каршында баш иеп.
Шәкертлек дәверен уздым мин (...)
Мин татар түгелмен кыргызмын.
Тик күрдем туганлык татардан Тукай һәм Галимҗан моңнары Килде бит кыргызга Казаннан (...)
Без шулай Чаллы-Әлмәтләрдә кунак булып, «фикер алышып, үзара аңлашып» йөргән көннәрнен берсендә Чынгыз Айтматов Казанда, анын өчен махсус оештырылган пресс-конференциядә матбугат вәкилләре белән очрашкан икән Әйтүләренә караганда, үз чыгышында ул XX гасыр башы татар «әдәби фикеренен» (Чынгыз бу очракта нәкъ шундый гомумиләштерүче олы төшенчә куллана) бөтен төрки дөнья масштабында зур казанышларга ирешүен, башка кардәш әдәбиятлар өчен үрнәк булуын билгели Кыргыз язучылары делегациясен Казанда зурлап каршы алулары, үз иҗатына Татарстанда даими игътибар итүләре өчен рәхмәтләр әйтә. Сүз уңаеннан ул «востоковед-тюрколог Усманов мәкаләләренә*, ул башкарган тәрҗемәләргә карата да җылы мөнәсәбәт белдерә (Минем шәхесемә адресланган билгеләмәләрнең самолетта килгән чакта Чыңгызга Ренат Харистан күчкән булуы бәхәссез, чөнки моңарчы анын минем кәсеп-һөнәрсм. белгечлегем хакында белүе мөмкин түгел иде.)
Айтматовның минем хактагы атеге сүзләре аерым кешеләрдә болар арасында дустанә мөнәсәбәт бар икән ише фикер тудырган булса кирәк Кайберәүләр мине күрүгә. «Сине Чыңгыз дустын бик мактады», яисә: -Чынгыз белән дус икәнсен бит1»—кебегрәк сүзләр әйтеп каршылау очраклары булды Хәтта бер яшь журналист шул хакта интервью алу теләген дә белдергән иде Мин. әлбәттә, бернинди дуслык- фәлән юк. дип. андый әңгәмәдән баш тарттым Беренче мәртәбә очрашканда нибары биш-ун минут кына сөйләшкән булсак, икенче мәртәбә Айтматовны шушы көннәрдә, ягъни 1972 елның сентябрендә генә Казанда күргән һәм сгсрме-утыз минут чамасы гына аулакта әңгәмәләшеп алган идек.
Очрашу анын теләге белән ул чактагы шәһәр китапханәсендә (хәзерге Милли китапханә бинасында) барган экскурсия вакытында булды Икәү генә калгач. Чынгыз ин элек үэснсн рәхмәт сүзләрен кабатлады. Казанда күрсәтелгән сый-хөрмәтләрдән, татарча кунакчыллыктан гаять канәгать икәнлеген белдерде Сүз җаен китереп, ул
Татарстанда, анын автоном республика булуына карамастан, халык хуҗалыгының гажәеп көчле, мәдәни һәм әдәби тормышның да шактый югары дәрәҗәләргә ирешкәнлеген билгеләп угте Анын татарларга. Татарстанга карата мөнәсәбәте вә мәгълүматы, элеккеләренә караганда, бу 1972 елда, шактый үзгәргән иде Монда килер алдыннан мәсьәләне өйрәнгән икән, дип уйлап куйдым.
Шул рәвешчә, делегация сәфәренә бәйле гомум сүзләрдән сон, Чынгыз үзен кызыксындырган төп мәсьәләгә күчте: «Тарихчы, тюрколог буларак турысын гына әйтегез әле, «Әйләнеп кошлар кайтканчы...* романы хакында чын фикерегез, анын тематикасына, шул теманын яктыртылуына карата мөнәсәбәтегез ничек?»—дип сорады Үзе мина, өмет һәм шикләнү аша «белгеч» хөкемен көткән сыман, төбәлеп карый башлады Анын нәрсәдәндер шөбһәләнүе, икеләнүе дә сизелеп тора иде Мин ин элек әсәрнең үземә гаять дәрәҗәдә ошавын, аны яратып тәрҗемә итүемне, хәтта вакыт-вакыт текстка, андагы сурәтләү чараларына соклануымны да әйттем. Әсәрнен тематикасына килгәндә, мин калмак, ягъни жонгар-уйрат яуларының казакъларга, казакъ ханлыклары белән бәклекләренә нинди бәла-казалар китергәнен бераз белүемне, әмма кыргызларның да ул гарасатларга дучар булуыннан монарчы бихәбәр икәнлегемне әйттем Нәкъ шул төштә Чыңгыз урысчалап: «Еше как!*—дип куйды. (Без монарчы, беренче кат очрашкандагы кебек, үзенчәлекле рәвештә сөйләшә идек: ул кыргызча сөйли, ә мин—казакъча. Бу ике телнен сөйләмә рәвешләре татар-башкорт телләренә караганда да якынрак, бары язма рәвешләре, имла үзенчәлекләре ягыннан бер-берсеннән аерылалар.) Аннары язучы бераз икеләнгән төсле утырды да. бу теманын аны уйландырган, борчыган яклары булуын да әйтте. Мәсәлән, бүгенге укучы аны кабул итә, аңлый алырмы, өстәвенә моннан 250 еллар элек булып узган вакыйгаларны тасвирлаганда әсәргә модернизация, ягъни «янарту» элементлары кереп китмәсме. «Шуның өчен тюрколог тарихчының фикерен сорап утырам да»,—диде ул. максатын ачыклап. Мина калса, дидем, әсәрнең проблемасын кабул итә алу-итмәү мәсьәләсе һәр укучының үз мөмкинлекләренә бәйле. Ә модернизация мәсьәләсенә килгәндә, текстның мина таныш өлешендә андый күренешләр очрамады. Бу тематика белән кыргызлар гына түгел, минемчә, башка хат ык вәкилләре дә кызыксынырлар, дидем.
—Әсәрне тулысынча тәрҗемә итергә алыныр идегезме?—диде ул әкрен генә.
—Әйе,—дидем мин икеләнмичә,—кулымда тулы текст кына булсын!
Шуны ишетүгә Чыңгыз, сүз беткәнгә ишарә иткәндәй, ике учы белән өстәлгә шап иттереп сукты да. аягүрә басты:
-Ярар,—диде көр тавышы белән,—мин сезгә кулъязмасын ук җибәрермен Тагын бераз гына кайбер өлешләрен янадан карап чыгармын да, сезгә җибәрермен,—диде һәм өстәп куйды,—тәрҗемәнең кыргызчадан татарчага эшләнүен теләр идем...
Чынгыз Айтматов белән икенче мәртәбә очрашкан вакыттагы кыскача сөйләшү менә шулай тәмамланган иде Һәм ул. әйткәнемчә, беренче очрашудагы аңлашудан нык аермалы булды. Шуна күрә анысы хакында да берничә сүз әйтергә кирәктер.
Чынгыз Айтматов белән беренче тапкыр очрашуым моннан. 1972 елдан, унбер ел элек булган, очрашуга исә анын иҗаты белән танышу этәргән иде.
1961 елнын май ае ахырларында факультетыбыз (химик корпус) почмагына каршы киосктан, кызыксыз лекцияләр вакытында караштыргалап утырырга дип. «Огонек» китапханәсе*ндә чыккан кечкенә форматлы, бәясе тиеннәр генә тора торган дүрт-биш брошюра сатып алган идем. Нәкъ бер сумга (киоскычы хатыннын кайтарырга вак акча юк дип зарлануы истә калган).
Брошюраларның берсе, тышлыгына автор рәсеме куелып. «Джамиля» дип аталганы игътибарымны җәлеп итте. Чынгыз Айтматов дигән яшь кеше язган икән аны. Титул битендә әсәрнең автор тәрҗемәсендә басылуы күрсәтелгән. Әгәр билгеле язучынын мәгълүм әсәре булса, аны берәр Мәскәү яһүденен тәрҗемәсендә генә басарлар иде. шулай да анын «Огонек» китапханәсе» сериясенә эләгүе очраклы түгелдер дигән каршылыклы уйлар белән китапчыкны актаргалый. аннары җентекләп укый да башладым. Башладым да. туктый алмадым. Сонгы битен япканда
жәйгс якты тан беленеп килә иде инде Күнеллә дә әллә нинди яктылык, җылылык хисләре Шул ук вакытта тоташ мон да сарып алган аны
Мәхәббәт турында моңарчы нинди генә матур әсәрләр язылмаган да. ниндиләре укылмаган, күңелдән кичерелмәгән' Ләкин монысыннан аерата бер нечкәлек, олы хислелек, бер үк вакытта әйтеп бетергесез гади гүзәллек, җылылык бөркелеп тора Мондый сыйфатлар, бәлки, хикәяченең—үсмер баланын табигый ихласлыгыннан, мәхәббәт дигән катлаулы күренешкә карата нарасыйларча пакь мөнәсәбәтеннән киләдер?.. Бер якта сөелүгә, хәтта гап гади игътибарга да сусаган Жәмилә белән Даниярнын ишьни-яшьни күк күкрәп янгыр яуган чактагы кайнар кавышулары Шунда ук үзенен дә Жәмнләне үлеп яратуын беренче мәртәбә тойган, аклаган үсмер Сәстнен самими, кайнар күз яшьләре
Нәшриятка бер килгәндә, фикерен белеп карыйм әле дип. әдәби әсәрләрне күп укуы белән аерылып тора торган Кыям Мннлебаенка бирдем әлеге «Жәмилә»не. Икенче очрашуда ул. китапчыкны үземә кайтарып «Шәп нәрсә икән бу. зәвыгын өчен рәхмәт! Әйдә, тәрҗемәсен эшлә, безнен редакциядән бастырып чыгарырбыз!»— диде Мин мондый ук реакция булыр дип уйламаган идем Икеләнеп торуымны күргәч. Кыям агай, гадәттәгечә кеткелдәп көлеп куйды, аннары -Тәрҗемәне исә кыргызчадан эшләргә кирәк. Оригиналның исе. ароматы, сүз тәме тогатрәк саклансын Эчке рецензияләр язганда үзеннен казакъчаны, кыргызчаны белүенне күрсәттең инде Ике дә уйлап торма, әйдә, кыргызча оригиналын тап та. эшкә башла!*—диде боерган тосле
Кыям Минлебаев биргән идея тора-бара үземне дә биләп алды Жәйгс каникулда әти-әниләр янына. Талды-Курган якларына кайткач, өйдә артык юанмыйча. Алматыга киттем, анда Кыргы зеганнын башкаласы Фрунзеда яшәүче ерак туганнарыбыз Мәсгүд абзый Халилондарнын (тарихчы, зтнограф Корбангали Халидинен оныгы) адресын табып, шу I якка ук юл тоттым.
Икенче көнне ул чакта әллә ни зур булмаган, мәгәр яшеллеге, төзеклеге ягыннан үземдә әйбәт тәэсир калдырган Фрун зе шәһәренең китап кибетләрен айкап чыктым Тик бер җирдә дә Айтматов әсәрдэренен кыргызчасы табылмады Күптән сатылып бетте, диделәр. Ниһаять, башыма бер кыю фикер килде Әгәр Язучылар союзына
СССР азучыларының VIII съездында Уртада Чыңгыз Айтматов Сулдан уң.'а Рәдиф Г.апаш. Туфан Миңнулла». Миркасыйм ГЪсианов Ралил В.пчев Москоунең Съездлар сарае. 1986 ел
барсам, яки Айтматовның үзен табып очрашсам, анын үзеннән үк алырга мөмкиндер «Жәмилә»нен кыргызчасын? Һәм киттем адреслар бюросын эзләп. Адрес табылды Фатиры да әллә ни еракта түгел икән. Ишекне ул үзе ачты Казаннан икәнемне, аны күрергә теләвемне әйткәч, икеләнеп кенә эчкә дәште. Эш бүлмәсендә бер гадәти генә язу өстате. бер китап шкафы һәм ике-өч урындык кына. Анын каруы өстат өсте тулы кәгазь, язылганнары да. язылмаганнары да.
Эшеннән бүлүем сизелеп тора. Әллә ни теләмичә генә Казан хәлләре, андагы язучылар хакында сорашкан булды. Күренекле әдипләрдән кемнәр барлыгы хакында сүз чыккач, мин Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмовларны атаган булдым. Әллә ни реакция күрсәтмәде. Соңгы елларда нинди яна әсәрләр язылуы хакында да сорашты. Казанышларның берсе мисалында мин «Мәңгелек кеше» романын атадым «Нәрсә, «жүләр кеше» дигән мәгънәдәме?»—дип гажәпләнде ул. Мин китерелгән мисалның уңышсыз булуын аңладым: ул «мәңге» сүзен кыргыз һәм казакълардагы, гомумән, Урта Азия төркиләрендәге «бәнге* (тиле-миле, әфьюнче, наркоман) белән бутаган булып чыкты. Русча аңлатырга туры килде. Гомумән, хужа кешенен татар дөньясы, татар әдәбияты хакында әллә ни белмәве, хәтта кызыксынмавы да сизелеп тора иде. Бер язучынын, бер шәхеснең дә исемен атамады. Бәлки, атарга да теләмәгәндер...
Дүрт-биш минут шулай сүрән генә сөйләшеп утыргач, мин үз максатыма күчтем. Әгәр автор каршы булмаса, анын «Жәмилә»сен татарчага тәржемә итәргә исәп, ләкин тәржемәне русчадан түгел, бәлки кыргызча оригиналдан эшлисе иде, шулай иткәндә тугандаш телдә язылган әсәрнең сыйфаты тәржемәдә тулырак чагылыш табар иде. дидем. Чынгыэ монысы белән килеште һәм: «Казакъчагыз әйбәт икән, кыргызчаны да аңларсыз инде»,—дип куйды. Тик «Жәмилә*нен кыргызча оригиналын китап кибетләрендә таба алмавымны әйткәч, ул жәһәт кенә китап шкафы ягына бер карап алды да: «Кыргызчасы үземдә дә сакланмаган шул,—диде.—Кыргыз телендәге китапларны күбрәк районнарга җибәреп саттыралар. Шәһәрдә бит руслар яки русча сөйләшүче кыргызлар тора. «Җәмилә» дип сорасагыз, кибетләрдә белмәүләре дә ихтимал. Кыргыз телендә әсәр дә, китап та «Обон» дип атала. Аны бары ауыл кибетләреннән генә таба алырсыз инде...»
Жыеп әйткәндә. Айтматов үз әсәренең татарчага тәржемә ителүе белән әллә ни кызыксынмады, шулай ук ул «кыргызча белмәгән» әллә нинди бер студент кисәгенең андый эшне башкарып чыгуына да ышанмады. «Казакъчагыз әйбәт» диюе дә шуңа ишарә булды кебек.
Артык утырудан мәгънә калмады.
Визит, шулай итеп, мин көткән нәтиҗәне бирмичә, күңелсез тәмамланды.
Дөрес, бер файдасы да булды анын: әсәрнең кыргызча исемен ачыкладым. Бер китап кибетенә кереп, олырак яшьтәге сатучы ападан «Обон» дип сорашкач, ул тагын бер серне ачты.
-«Обон» бездә күптән сатылып бетте инде. Үзе дә аз килгән иде. Ә сез, беләсезме, шәһәр читендәге гел урыслар гына яши торган бистәгә барыгыз, анда ул әле сатылып бетмәгәндер,—диде һәм бистәнен адресын, автобус номерын да әйтте.
Ярты сәгатьтән тиешле кибеткә барып җиттем. Мин эзләгән повестьтан тыш тагын кечкенә күләмле дүрт хикәяне дә эченә алган һәм «Обон» (мон, көй мәгънәсендә) дип исемләнгән, 1959 елда ук басылып чыккан 192 битле җыентык та табылды!
Шул ук көнне Фрунзедан кайтып та киттем. Кайтуга ук тәрҗемәгә тотындым. Дөресрәге, ин элек әсәрнен кыргызча оригиналын төгәл укып чыктым. Баштагы биш-ун бите авыррак укылды. Хәзерге кыргызча язунын имласы ярыйсы гына үзенчәлекле, башка төрки телләрнекеннән, җөмләдән гап-гади сүзләрнең казакъча язылышыннан да үзгәрәк икән. Әсәрнен теле дә мин элек татарча тәрҗемәсен чагыштырып рецензияләгән кыргызча әкиятләр теленнән сүз байлыгы, җөмлә катлаулыгы, сурәтләү чараларының камиллеге җәһәтеннән шактый аерылып тора иде. Шулай да тора-бара күнектем, тизрәк, төгәлрәк аңлый башладым. Татарчадан
тыш казакъча, үзбәкчә һәм уйгырча телләр, аларнын сүз байлыклары белән таныш булу аркасында «Обон*да мин аяламаган бер генә сүз дә, бер генә жөмлә дә калмады.
Күпчелек язма төрки телләр арасындагы эчке багланышларның бер үзенчәлеге менә шуннан—берсендә очраган «ят* сүзләрнен мәгьнатәре икенчесеннән табылу хикмәтеннән гыйбарәт икән Шуна күрә дә элекке гарәпчә язудагы китаплар,— кайларда гына язылып, басылса да,—күпчелек төркиләр өчен якын вә аңлаешлы, хәтта уртак булган Шуна күрә дә татарча гәэит-журналларны элек үзбәкләр дә. казакълар да, уйгырлар да иркен укыганнар, аялаганнар, үзләре дә Казанда. Ырымбурда мәкаләләрен бастырганнар Совет чорында көчли-көчли ике мәртәбә язу алмаштыру бер унайдан менә шул якынлыкны какшату, тамыр берлеген имгәтү максатына да хезмәт иткәндер, бәлкем ?
Мондый нәтижәгә мин, әлбәттә, үз акылым белән генә килмәгән идем Тел белеме буенча лекцияләре вакытында укытучыларымнан Үзбәк ага Байчура, кыеклатып кына дигәндәй, берничә кат мона ишарәләр ясаган иде, (бу хакта үз урынында да әйтермен әле).
Мәсьәләнең шушы яклары хакында уйлаган чакта мин Чынгыз Айтматовның үз әсәрен татарчага тәржемә итүгә карата салкын, битараф карашта булуын да искә төшергәләдем Кардәш халыкларның элекке чор әдипләре өчен хас булмаган салкын мөнәсәбәт иде бу Күрәссн, яна совет чорынын тәрбиясе тәэсиредер инде Кардәшлек, якынлык хисләренең зәгыйфьләнә, сүрелә баруынында чагылышыдыр Башка бер очрак булса, авторнын мөнәсәбәтен исәпкә алып, тәржемә эшеннән баш та тартырга мөмкин иде. Киткән ди исем! Ләкин мин киресенчә үжәтләнеп тәржемәгә тотындым Чөнки мин бер авторга хезмәт күрсәтү ниятеннән түгел, бәлки гүзәллеге, камиллеге ягыннан әйбәт, үземә чын-чынлап ошаган әсәрне үз ана телемдә дә яңгырату теләгеннән чыгып бу эшкә тотынган идем
Шунысы да тәэсир итми калмагандыр, киләчәктә ниндирәк белгечлек алырга дип уйлана да башлаган чорым иде Бәлки тәржемәчелек эшенә өйрәнүне дә күз унында тотканмындыр Ихтимал
Жыеп кына әйткәндә, каникулнын зур өлеше кыргызча текстны татарчалатып утыру белән узды. Казанга кайтуга ук тәржемәнен беренче вариантын машинкага бирдем. Дания Шәрәфиева (журналист Исмәгыйль Шәрәфинен әнисе) һәрвакыггагыча тиз генә акка чыгарып бирде аны
Кыям Минлебаев кулъязманың ике-өч битен караштырды да.
-Телен бераз шомартасы бар икән әле,—диде —Менә сина бер журнал, анда Луи Арагоннын «Жәмилә» хакындагы мәкаләсе бар Ул да нәкъ безненчә уйлаган икән,—дип, Кыям гадәтенчә кеткелдәп куйды.
Мәкаләне укып чыгуга,—исеме ни тора «Самая прекрасная на свете повесть о любви*—күнел сизгән сыман, кирәге булыр әле дип, аннан машинка күчермәсен эшләтеп алдым.
Бер очраганда Рәшат абын Гайнанов минем жәен «нәрсәләр кырып йөрүем* белән кызыксынды «Жәмилә»не ул да укыган икән. Тәржемәдән «Азат хатын» журналында да берәр өзек бастыру мөмкинлеген әйтте Китердем кулъязманы Тик икенче очрашуда баш редакторнын әсәрне бик үк ошатып бетермәве беленде Сәбәбен сорагач: «Ире фронттагы яшь хатыннын икенче берәү белән азынуын аклау килеп чыкмасмы'’»—дигән икән.
Соңра беленгәнчә, әсәргә карата әлеге дәгъва элегрәк әйтелгән тәнкыйтьләрнең бергә-бер кабатлануы гына булган икән Автор үз повестеның кыргызчасын журналга тәкъдим иткәч, Фрунзедагы кайбер дәрәжәте әдипләр, редакторлар аны «Ничек инде, сугышта кан коеп, ватанны саклап яткан геройның хатыны иренә эшләгән хыянәтне шулай жыр итеп мактарга’ Кайда монда социалистик реализм'’ Кайда монда патриотлык?!!*—дип. авторны каты тәнкыйтькә тоталар Шуннан сон Ч.Айтматов «Обон»нан «Жәмилә» ясап, аны Мәскәү журналына бирә Бары шуннан соң гына, имеш, әсәрнен кыргызча варианты дөнья күрә
Форсаттан файдаланып, тагын бер мәсьәләгә кагылып узам. Әгәр «Обон»ның кыргызчасы советча консерватив көчләр тарафыннан кире кагылмаган, яшь авторга
юл ачылган булса, иманым камил, Ч.Айтматов үз әсәрен русчага күчереп тормаган, аннан сон да тулаем диярлек русча язып китмәгән булыр иде. Димәк, Чынгызнын рус телле язучыга әверелә язуына—ул кыргызча язудан да бөтенләй тукталмый— патриотизм сөреме белән артык ысланган, соцреализм догмасына чумып баткан кайбер кыргыз әдипләренең үзләре үк өлеш керткән булып чыга. (Хәер, мондый күренешнең кайбер мисаллары бездә дә булды бугай. .) Ләкин, башка кайбер рус телле «милли» язучылардан үзгә буларак, Чынгыз Айтматов бервакытта да үзенен кыргызлыгына хыянәт кылмады, бәлки гел анын кайгысы белән янып яшәде, соңгы сулышына хәтле үз халкына хезмәт итте.
Рәшат абый баш редактор сүзләрен кабатлауга ук мин портфелемнән, алдан әзерләнеп куюыма сөенеп. Луи Арагон мәкаләсенен күчермәсен бирдем. Рәшат абый, аны, күз йөртеп алуга, балаларча сөенеп, баш редактор янына кереп китте...
Шулай итеп, уйламаган җирдән «Жәмилә»нен бер өзеге «Җыр» дигән исем белән «Азат хатын» журналында да басылды (1961, №8). Әлбәттә, икенче мәртәбә яңгыраган большевистик догманы атаклы язучы, күренекле француз коммунисты Луи Арагоннын абруйлы сүзләре бәреп еккан иде. Кем әйтмешли, чөйне чөй белән...
Икенче елны «Җәмилә» повесте Татарстан китап нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрде. 1965 елда ул Ч.Айтматовның башка повестьлары белән бергә икенче мәртәбә дә басылды
Әйтүләренә, бәя бирүләренә караганда «Жәмилә»нен тәрҗемәсе унышлы гына чыккан икән Мона, ихтимал, тел чараларының үзенчәлеге, тәрҗемәсез дә аңлашыла торган кыргызча (гомум төркичә) сүзләрдән, гыйбарәләрдән мул файдалану да сәбәп булгандыр. Һәрхәлдә, профессор Хатип ага Госман да үзенен СССР Язучылар союзына мине тәкъдим иткән язмасында тәрҗемәнең сыйфатын махсус билгеләгән иде (Казан утлары. 1970, №4, 185 б.)
Китап чыккач, табигый ки, үз әсәрем басылган төсле сөенеп, дус-ишләргә анын нөсхәләрен өләшеп йөрдем. Журналист Кояш Тимбикова белән ире Рейнга да бер нөсхәсен язып бирдем Кояш ханым яздырмыйча да китапның бер данәсен сорап алды: «Авторга җибәреп, сөенчесен алырбыз, син җибәрмә, үзеңнән сәлам дә әйтербез!» —диде. Шуңа күрә мин Чыңгызга хат язып та, китабын җибәреп тә тормадым. Болай «саранлануның» икенче бер сәбәбе дә булган иде: узган елгы очрашуда анын ерак Казаннан үзе өчен файдалы идеяне күтәреп махсус килгән кеше белән жүнләп сөйләшмәве, теләктәшлек күрсәтмәве онытылмаган иде әле.
1972 елда исә, югарыда махсус әйтелгәнчә, аның татар культурасын белүе, татар әдәби фикеренең гомум әһәмиятен аңлавы бөтенләй башка югарылыкта иде. Шуна күрә үзенең кыргызча язылган «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» исемле яна әсәренең беренче тәрҗемәсен тулы килеш татарча күрергә теләве дә аңлаешлы.
Тик ул үз вәгъдәсендә тора алмады: кулъязмасын җибәрмәде. Анын язмышы хакында сорашып язган хатка да җавап булмады. Сонрак беленгәнчә, җавапны бирә алмаган икән шул.
Шуна күрә мәсьәлә мине тагын да ныграк кызыксындырды..
Сүз җае чыккач, тагын бер четерекле мәсьәләгә махсус тукталуны, алгарак узып дигәндәй, сонрак билгеле булган кайбер мәгълүматларны әйтүне дә кирәк табам Чынгыз Айтматовның бер-бер артлы яна әсәрләре, мәсәлән, «Беренче мөгаллим», «Гүзәлем Әсәл», «Ак пароход», «Хуш, Гөлсары» повестьлары, «Гасырдан да озынрак бер көн» романы һ.б. чыгып, язучының дан-шөһрәте кин таралган чорда анын анасы татар хатын-кызы булуы хакында сүзләр ишетелгәли башлады (Мин үзем дә анын анасы татар кызы, хәтта аерган беренче хатыны да, имеш, әлеге кавем кешесе булуын—дөрестерме, юкмы монысы—шулай соңлап кына ишеткән идем.) Безнен кайберләребез дөньякүләм мәшһүрлек казана башлаган зур язучыны шул яктан да үзебезгә якын итәргә теләде, дөресрәге, тырышты. Гәрчә анасының кем, кайсы милләттән булуы хакында Айтматовның үзе озак вакытлар бер сүз әйтмәсә дә.
Үз вакытында алеге хәбәрләргә шикләнеп караган бер каләмдәшем әйткәнчә.
Ч.Айтматовнын әдәби әсәрләрендә бер жирдә дә татар кешесе күренми, хәтта татар дигән сүз дә телгә алынмый Гәрчә кечкенә генә Кыргызстанда 70-80 менләп татар яшәп, (совет чорында 30 мен дип ялганласалар да!), алардан меннәрчә кеше мәктәп-мәгариф, фән-гыйлем, хужалык-икътисад, матбугат һәм сәнгать аткатәренлә тырышып эшләсә дә. Бигрәк тә яна мәктәпләр ачылуда, беренче спектакльләр куелуда эш башында күп очракта татарлар торса да... Язучы боларны күрмәгәнме, белмәгәнме, әллә икърар итәргә теләмәгәнме0..
Озак вакыт ачылып җитмәгән мондый «сернен» сәбәпләрен төрлечә аңлатучылар булгалады. билгеле Шуна күрә бу четерекле теманын сонгы көннәрдә, язучы вафатыннан сон, тагын да ешрак күтәрелүен, төрле дәгъвалар, ялган версияләр туа башлавын истә тотып, ана бераз кинрәк тукталуны кирәк табам
Заманында Урта Азия өлкәләре. Казакъстан һәм беркадәре Кавказ төрктәре кешеләренсн. бигрәк тә аларнын өстенгерәк, хәллерәк, укымышлырак катламнары вәкилләренсн чагыштырмача аграк тәнле һәм чак кына түгәрәгрәк, ачыграк күхте, ягъни укый-яза да белгән татар кызларына теләбрәк өйләнүләре мәгълүм факт Андый гадәт шагыйрь Сибгат Хәким «Кызлар сездә кияүдә» дип. гомумиләштереп җырлаганча, кин таралган, үзенә күрә модага әверелә язган күренеш иде Мондый процессмын гел кинәя баруына Илел-Урал якларындагы колониаль изү тудырган авыр тормыштан, жирсезлектән, махсус оештырылган ачлыктан, колхоз крепостнойлыгыннан кача алган, качып котылган татарларның ул тарафларга күпләп күченүләренең дә өстәмә сәбәп булуы бәхәссез, әлбәттә
Шул рәвешчә күпләп барлыкка килгән катнаш никахта торучылар һәм шулардан туучылар элегрәк үзләренең тормыш чынбарлыгын яшермиләр, бәлки балаларын тәрбияләүдә, укытуда шундый үзенчәлекләреннән файдаланырга тырышалар иде XX гасырның башы һәм беренче яртысына хас күренеш иде бу. Әмма шул ук гасырмын икенче яртысында, элеккесеннән үзгә буларак, әле генә билгеләнгән тормыш вә чыгыш үзенчәлекләре хакында әйтмәү, хәтта мөмкин булган кадәр аларны яшерү тенденцияләре дә барлыкка килгән иде Мондый омтылышларның объектив сәбәпләре бар иде, әлбәттә. Беренчедән, ул яклардагы төркиләрдә милли ан чарланып, оешкан яна милли менталитет көчәя башлый.
Икенчедән, СССР дигән «ин гадел, интернациональ* дәүләттә халыкларны, милләтләрне өч-дүрт төргә, ягъни сортларга бүлү, «союздашларына* караганда «автономлыларына» урынны түбәнрәк җирдән бирү, ягъни аларга өстән торып карау гадәткә әйләнеп җиткән иде Шул рәвешчә үз ата-аналарыннан берсен икенче- оченче «сортлы* халыктан итеп күрергә, күрсәтергә кем теләсен?!
Өченче сәбәп исә сәясәттән, ягъни «илбасар, явыз татар-монголлар* хакындагы тамырлан нахак, өстәвенә ярымрасачыл уйдырмаларның (әйтерсен лә руслар үзләре башкаларны яуламаган, җиңмәгән, таламаган, измәгән!) даими рәвештә тугланып, мәктәп яшеннән үк дәреслекләр аша анга сеңдерелә килүеннән. ВКП(б) үзәк комитетынын 1944 елгы мәгълүм карарыннан сон шул тенденциянең «тарихи дөреслек» кыяфәтендә тоталь идеологиягә әверелүеннән гыйбарәт иде (Татар балаларының тарих дәресләреннән сон өйләренә елап кайтулары, татарлыктан качарга тырышулары мәгълүм күренеш.)
Игътибар итегез, күренекле казакъ җырчысы Бибигөл ханым Түләгәнова ата- анасынын икесе дә татар булуын сонгы елларда, үзе Казанга килгәч кенә икърар итә алды Аңарчы бу хакта ачык әйтергә юл куелмаган икән Мөслим Магомаевкын әбисе гатар хатыны икәнлеге дә сон гына әйтелде Мондый фактларны дистәләп, хәтта йөзәрләп-йозәрләп санарга мөмкин Үзебездә дә анлыйлар җитәрлек
Урта Азия республикаларында тагар кешеләренең министр, мөдир, директор, баш редактор ише эшләрдән читкәрәк тибәрелүләре, идарә-оешмаларда беренче дәрәҗәле урыннарда утыручы татарларны системалы рәвештә «милли кадрлар, белән алмаштыру процессы 60-70 елларда кин колач жәй1ән иде Милли ан оешып, милли азатлык омтылышлары көчәю шартлары өчен табигый күренеш бу Моны дөрес аңларга кирәк. Гомумән. СССРда татарларның. Гатарстамнын «автономлы урынына» төртә-юртә күрсәтеп тору да, әгәр габеевларча икейөзлсләнмәсәк. эзлекле кагыйдәгә әверелеп беткән иде Мәсәлән. Үзбәкстан әдипләрен, сәнгатъкәрләрсн
Татарстанга чакыру теләген Каракалпак автономиясе вәкилләрен кабул итү белән «канәгатьләндерү». Чүпрәле районы кадәрле генә Ломжа воеводствосы белән бөтен Татарстан республикасы арасында хезмәттәшлек оештыру һ.б. фактлар—мондый мисалларны дистәләп-дистәләп китерергә мөмкин..
Ләкин мин бу мәсьәләдә үзенен мөстәкыйль фәлсәфәсе, төрле мәдәниятләргә, диннәргә карата да үз фикере, гадел карашы булган, ичмасам, шуңа омтылган Чынгыз Айтматовнын татарларга булган мөнәсәбәте мондый түбән дәрәжәле сәяси ан (дөресрәге, аңсызлык) тәэсиреннән килеп чыккандыр дип. берьяклы рәвештә уйламыйм. Һич тә! Гәрчә шундыйрак сүзләрне ишеткәләгән булсам да. Чынлыкта Чынгыз үзе анасының кайсы халык кызы булуы хакында озак вакытлар бернәрсә лә жүнләп әйтмәде. Сораган очракта да бары 80-90 еллардан башлап кына, кыскача икърар итү белән чикләнде. Монын, минемчә, үтә дә шәхси, күңелнең төбендә үк урнашкан шактый катлаулы сәбәпләре булганга охшый.
Чынгызнын зур дәрәжәле партия эшләрендә торган атасы Түрәкол Айтматов тоталь репрессия корбаны сыйфатында 1938 елда үлемгә хөкем ителә. Түбән хезмәт хакына эшләргә мәжбур булган анасы Нәгыймә өчен «халык дошманы» хатыны халәтендә, табигый ки, үз жанын асрау, эш урынын саклау да, һичшиксез, зур проблемага әверелә. Шуна күрә тугыз-ун яшьләрендә әтисез калган дүрт баланын берсе үсмер Чыңгызга авыл җирендә яшәүче әбисендә, атасынын әнисе кулында да тәрбияләнергә туры килә.
Түрәкол кулга алынгач килеп чыккан матди, «юридик» (бигрәк тә, психологик!) начар үзгәрешләргә төрле сәяси басымнар нәтиҗәсендә туа торган башка әхлакый сәбәпләрнең дә өстәлгән булуы ихтимал. Ягъни 1937-1938 елларда, аннан сон да тоталь рәвештә хөкем сөргән намуссызлык, вәхшилектән дә түбән, җан ияләреннән бары кешеләргә генә хас кабахәтлек чорында туганны туганга, баланы атага, хатынны иргә каршы файдалану фактларының гаҗәп кин таралган булуын да онытмыйк.
Шул рәвешчә, ауыл (аил!) шартларында, ягъни кыргыз табигате кочагында кыргыз чынбарлыгын, кыргыз дөньясын, анын кабатланмас бай рухи байлыгын. Манас дастанын якыннан, тирәннән белеп үскән үсмер бала ир-егет булып җитлегә. Бу елларда анар анасының кавеме хакында уйлану мөмкин, хәтта хаҗәт булды микән? Димәк, анын кыргыз кешеләренә һәм самими, һәм гадел, һәм гаять олы ихтирамы, мәхәббәте менә шундый шартларда шытып, борнап чыккан, гөрләп үскән, ныгыган сыйфат-ан иде.
Язучының кыргыз кешеләрен, аларнын һәм гади, һәм катлаулы эчке дөньяларын искитәрлек бер гади осталык ярдәмендә яктырткан әсәрләре дөньяга гажәеп сәләтле сүз остасы килүен күрсәткән, өстәвенә жир йөзендә КЫРГЫЗ дигән бер аерым вә гаять үзенчәлекле халык барлыгын да калку итеп күрсәткән, таныткан иде. Әгәр казакъларны башка халыкларга беренче мәртәбә яхшылап таныту Мохтар Әүәзовнын «Абай» романы аша булган булса, кыргыз халкының истә калырлык образы Чынгыз Айтматов иҗатында гәүдәләнгән иде.
Адәм баласы дигән гаҗәеп катлаулы, каршылыклы, бер үк вакытта искитәрлек дәрәҗәдә гап-гади җан иясенен табигатен, асылын, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, котылгысыз фаҗигасен аңлар, ачар, анлатыр өчен ул, Айтматов, тормыш дигән «нәрсә»гә кыргызча кешнәгән, кыргызча үкереп, кыргызча улаган җан-җанвар— атлар, дөяләр, бүреләр язмышы, аларнын күзләре, хисләре, күз яшьләре, үлемнәре аша да карый алуга иреште Бу исә табигать балалары булган кыргызлар хәятын шул табигать, жан-жанварлар, җир-үсемлекләр, ягъни бөтен яратылыш белән берлектә карарга, айларга ярдәм итте Шуна күрә тормыш гаҗәеп табигыйлектә яктыртылды...
Бары диннәр табигате, диннәр фәлсәфәсе, аларнын кешелеккә тәэсире, кешеләр тормышындагы урыны хакында уйланганда («Плаха», «Когда падают горы» һ.б.) ул кыргыз чынбарлыгына сыя алмады—киңрәк дөньяга чыкты... Шул рәвешчә бер ил, бер халык язмышы кысаларыннан галәми дип әйтерлек киңлекләргә омтылды, һәм әлеге кинлск-биеклекләргә үз халкын да чыгарды, күтәрә алды. Тормышка, гомер дигән хикмәткә фәлсәфи мөнәсәбәте аны «адәм баласы дигән жан иясенен яшәеше үзе үк бер фаҗигадер!» дигән мәгънәдәге кабул ителмәслек дәрәҗәдә ачы, мәгәр
котылгысыз катгый хакыйкатьне (Улоф Пальменын үлеме хакындагы язмасында) әйтә алу югарылыгына күтәрде
Менә шундый зур. хәтта глобаль дип әйтерлек проблемалар белән шөгыльләнгән, мавыккан, шуларга жавап эзләгән язучы үз тәржемәи хәлендәге кайбер, бәлкем үзе уйлаганча, «вак-төяк* булган мәсьәләләргә кагылмагандыр Ихтимал, беркадәре серлелеге, анлаешсызлыгы булган бала-ана мөнәсәбәтләренә кагылуны кирәк тапмагандыр
Ләкин сонгы вакытларда, әйткәнемчә, язучынын вафатыннан сон. әлеге мәсьәлә ясалма рәвештә куертыла башлады Мәкаләләрдә, аерым язмаларда, мәсәлән, язучынын әсәрләре хакында төпле, жылы берәр сүз әйтү, аннан калган күпкырлы, бай әдәби мирасмын гомум кыйммәтен, әһәмиятен билгеләү, күрсәтү урынына анын анасынын «туган төбәген*, ягъни ватанын Кукмара яклары, хәтта Бөребаштан бүленеп чыккан Мәчкәрә авылы дип, ярты дөреслеккә ярты ялганны кушып раслауларны алыйк. Чынлыкта анасы Нәгыймә монда түгел.—тегендә, ягъни Каракул шәһәрендә туган. (Тик. бездә кат-кат язылганча, «кара күл*—бәрән тиресе түгел! «Елгалы үзән» мәгънәсендәге борынгы төркичә кин әйтелешле «къол» (къоол) сүзе башка топонимнарда да очрый Нарынкоол. Кинкоол һ.б ; мондагы «кара» сүзенен борынгылыкта зур. олы дигән мәгънәсе дә булган ) Шулай ук бабалары дип исәпләнгән кешеләрнен Үтәмешсвләр дигән фамилияле булуыннан чыгып, «нәсел башы» дип игълан кылынган әллә нинди билгесез Үтәмешне Сөембикә ханбикәнең улы дип уйлау да тома наданлык галәмәте Икс яшендә әсир ителеп Мәскәүгә озатылган. анда чукындырылган, бала килеш үк үлеп киткән, сөякләре хәзер Мәскәү Кремлендә ята торган Үтәмешгәрәйнең, «никахтан тыш туган баласының нәселеннән булырга тиеш» дип тузга язмаганча көчәнү дә шыр мәгънәсезлек ул. «Нәселнен» мөселман булып калуы шулай фаразларга куша. Ә инде ундүрт-унбиш яшьлек Үтәмеш—Александр Мәскәүләрдән Бөребаш-Кукмара якларына «командировкаларга» килеп, «никахтан тыш» шаярган очракта, атеге Үгәмешевләр. иң кимендә, керәшеннәр, дөресрәге, урыслашкан Александровлар булырга тиеш иде.
Кыскасы, белмәгән нәрсәң турында «уйламыйча сөйләсән». кем әйтмешли, «авырмыйча үлерссн.. »
Казанда сафсаталар сату җитмәгәндәй. Бишкәкләргә барып, «нәсел тамыры» хакында уйдырмалар таратып йөрү исә ахыр чиктә татарны көлкегә катлыруга кайтып кала.
Шул ук вакытта миндә икенче бер сорау да бар ни өчен Чынгыз Айтматовнын үзе исән чакта анын шактый күпсанлы татар туганнары—арада фән докторлары да бар икән—мәшһүр язучыны эзләп табып, анын белән танышмаганнар, кунакка чакырып хөрмәт күрсәтмәгәннәр* Әллә үлгән кешенен «иясез калган» шөһрәте кирәкме аларга?!.
Бу мәсьәлә бездәге икенче бер әкәмәт күренешне дә искә төшерә Татар тарихын бик борынгы, ун-унбиш мен еллык итеп (ачыклап куям гомумән тарихны түгел, бәлки этнос тарихын, ягъни үзебезнең милли тарихыбызны) күрсәтергә теләүче кайбер авторлар да бик «кыю» эш итәләр. Алар, мәсәлән, «үз бабаларыбыз» ихтималында туры нәселләре төгәл билгесез скиф-сарматларга. яшәгән җирләре дә нәмәгълүм, шөбһәле әллә нинди биармиларга яки шумерларга, алар гына җитмәгәндәй, этрусскларга «шардан да узып атлантидалыларга. хәтта океаннар аша гизеп. Америка кызылтәнлеләренә кадәр барып җитәләр Варислары бүгенгә кадәр билгеле, сакланган халыкларнын берсенә дә кагылмыйлар Гәрчә андыйлар белән якынлык күбрәк булса да. Андый омтылышлы авторларга, күрәсен. туры нәселләре калмаган, дөресрәге, танылмаслык дәрәҗәлә нык үзгәрү нәтиҗәсендә варислары «юкка чыккан* дип исәпләнгән борынгы «боек» халыкларның «күләгәләренә» барып ышыклану җайлырактыр ул. Беренчедән, башка мираска сузылган кулга сугып җибәрүче булмас, ягъни хәвефсез, икенчедән, «менә мин нинди бай. зур тарихыбызны» ачам дип күкрәк сугарга да мөмкинлекләр туа..
Халкыбыз тарихын икенчерәк юллар белән ясалма рәвештә зурайтырга, киңәйтеп күрсәтергә омтылучылар да бу атлады Мәсәлән, ерак Испаниядәге
Бильбао топонимын (шәһәр исемен) татарның гадәти каеш кушагына, яисә чүпрәк билбавына нисбәт итеп, шул рәвешчә. «Менә без нинди зур, киң таралган халык, хәтта испан җирләренә дә җиткәнбез!»—дип, үз сүзләренә үзе ышанмаса да, мишәр әйтмешли, халык башына «ком төяүче» спекулянтларыбыз да булмады түгел. Бильбаодагы басклар да синен татарча сөйләп, татарча язганнарынны белеп тормыйлар бит—теләсәң нәрсә сөйлә!..
Шулай, Чыңгыз Айтматов та «әйләнеп кайтмаячак юлга» киткәч, анын шан- шәрәфе, даны тирәсендә «җылынырга», бер унайдан милләтне дә бераз «җылытып алырга», янәсе, милли патриотлык галәмәте күрсәтергә теләүчеләр, омтылучылар пәйда булды сонгы вакытта. Шәҗәрә дигән булып, юк-бар уйдырмалар тарату, яисә «соңгы сәфәренең Татарстанга, аерым алганда Кукмарага ясалуының (дөреслектә, ясалмыйча калуының!—М.Г.) тирән бер мәгънәсе бар. «Чыңгыз Айтматов безнеке дә ул. Хәер, моның шулай икәнлеге күптән билгеле иде»,—дип раслау шуны күрсәтә. Ә мондый сузып тартулар, минемчә, зур абруй алдында, үзе киткәч, кача-поса гына, түбәнсенү катыш, бер үк вакытта «менә без нинди!»—дип, «күләгәрәк» җирдә күкрәк сугып, үзең генә ишетерлек итеп шапырынудан башка бер нәрсә дә бирә алмый.
Бу мәсьәләдә кырыслык күрсәтүем һич тә очраклы түгел. Мәсәлән, төрки- татар тамырлы йөзләгән урыс фамилияләрен саный-саный, «менә без нинди бөек милләт!» дип шапырынулар, хәтта чит илләргә барып шул темага лекцияләр укып йөрүләр дә «сынык-санак» белән туенуга күнеккән әлеге мескенлек, коллык психологиябезнең чагылышы гына. Халкыңның бер өлеше үз җирлегеннән аерылуы өчен мактанырга түгел, бәлки, ин киме, уйланып гыйбрәт алырга, нилектән шулай килеп чыгуның сәбәпләрен ачыкларга, белергә кирәк. Ни сәбәптән башкаларга «донорга» әверелүеңне белү, анлау гаделрәк һәм файдалырак та булыр иде.
Чынгыз Айтматовны якын итү, аның белән горурлану мәсьәләсенә килсәк, мондый теләк-омтылышларга мин дә каршы түгел. Тик андый горурлану примитив «кабиләчелеккә», эгоистик һәм перспективасыз тар милләтчелеккә кайтып калмасын иде. Әгәр олуг әдип тудырган шедевр әсәрләрнең, ул күтәргән мөһим фикерләрнең әһәмияте, кыйммәте хакында сөйләп, шундый бөек зат белән замандаш булуыбыз өчен горурлансак, ниһаять, анын әсәрләрен пропагандалау белән шөгыльләнсәк (бик күп кеше аларны хәзер җүнләп белми дә бит!), мондый омтылышка кем каршы килсен?! Әгәр иҗатка карата шундый мөнәсәбәткә сәләтле булсак, 400 елдан артык колониаль изелү төпкелендә тапталган, вакланган психологиябез дә бераз сәламәтләнә төшәр, юк-бар белән канәгатьләнеп алданудан арына башлар иде. Ә инде адым саен диярлек «анасы татар булган* дип су туглаулар, шуннан чыгып «ул безнеке дә» дип нигезсез дәгъва кылулар, «ярымтатар Айтматов кыргызны бөтен дөньяга танытты» ише ялган раслаулар татарны вак-төяк «тәтиләр» белән генә юатудан, димәк, иҗтимагый ан җәһәтеннән тынычландыру һәм йоклатудан башка берни дә түгел. Җыеп әйткәндә, Ч.Айтматовның үз ихтыярын да хөрмәт итик—ул үзен бары тик кыргыз гына дип исәпләгән,—кыеклатып булса да икенче бер кардәш халыкларны кимсетүгә китерә торган түбәнлеккә төшмәсәк икән!
Чыңгыз Айтматов белән мөгамәләдә ул исән, кодрәтле чагында ук хакыйкатькә төртеп күрсәткәндәй гамәл итүче кеше дә булган икән. Бер генә мисал китерәм Туфан Миннуллин көлә-көлә мина сөйләгән иде: «СССР Югары Советы депутаты булып йөргән чакларда, очраган саен, мин анар татарчалап: «Исәнмесез, Чынгыз абзый!»—дип кычкырып эндәшә торган идем. Башта ул мондый мөрәҗәгатьтән сәерсенеп, бик үк кабул итмичәрәк карап, җавап бирми иде Тик мин барыбер шулай сәламләүне дәвам иттем. Тора-бара ул күнегә төште шикелле, кул биреп күрешә, хәтта сөйләшә, хәл-әхвәл дә сораша башлады»
Кыргызчага да туры килә торган кин аңлаешлы гомум төрки «ага-агай»дан саф татарча «абзый»га күчү-күнегүнен татарларга карата якынлык хисе барлыкка килүгә беркадәр тәэсир ясаган булуы, минемчә, бәхәссез. Чөнки сина карата даими рәвештә хөрмәт күрсәткән кешенең үзенә генә түгел, бәлки анын милләтенә карата да синдә яхшырак мөнәсәбәт барлыкка килә. Бу—мәсьәләнең бер ягы. Икенчедән, кешеләр
1адәттә олыгая барган, үхләренен киләчәге, ягъни гомер чикләре хакында уйлый башлаган саен (ә бу котылгысыз тәрәккыять) узганы, чыгышы, туган-тумачалары, нәсел тамырлары хакында да уйланучан. эхләнүчән булалар. «Нәсел агачы» дигән шәжәрәләрнс. кагыйдә буларак, олы яшьтәге кешеләр, картлар төзиләр, шуларны үз балаларына васыять итеп калдырырга тырышалар
һәрхәлдә Ч. Айтматовның татарларга карата үзгәрүе шундый төрле сәбәпләр аркасында әкрен, бик әкренлек белән, чамалап кына үсә барган булуы миндә шик тудырмый
1972 елда Казанга килгән чакта, югарыда бер әйтелгәнчә, анын татарлар, безнен әдәбият хакындагы мәгълүматлы булуы, кызыксынуы 1961 ел белән чагыштырганда беркадәре үзгәргән, кинәйгән булса, гасыр ахырына таба әлеге үзгәреш тагын да үсә төшкәнгә охшый
СССР язучыларынын 1986 елда узган VIII съездында Ч Айтматов татар язучыларынын бер төркеме белән беркадәре сөйләшкән, бергә-бергә рәсемгә дә тошкән иле. 2000 елда исә ул. Улжас (Олжас) Сөләйманов белән бергә, махсус рәвештә Казанга ла килеп. Татарстан язучылары белән кинрәк аралашу юлын эзләде.
Дөрес, бу 2000 елгы сәфәрнен сәбәбе анасы ватанын эзләү, яисә барлау түгел иде асылда. СССР таркалып, мөстәкыйль дәүләтләргә әверелгән элекке төрки республикаларның язучылары белән рус әдипләре арасындагы элекке тыгыз багланышлар зәгыйфьләнгәч, күпчелек әсәрләре русча язылган, шулай басылган Айтматов һәм Сөләймановлар ише рус телле «милли» язучыларга Русия эчендәге аерым төбәкләр, бигрәк тә тугандаш халыклар белән элемтә булдыру, аны саклау, ныгыту һичшиксез кирәк вә мөһим иде Икенчедән. Татарстанның Русиянен эчендә кала биргән килеш тә «мөстәкыйльлек алуы» (һич югы игълан итүе), рухи-мәдәни яктан тернәкләнә баруы, шушы юнәлештәге тәжрибәсе дә алар өчен кызыклы булып тоелгандыр.
Гомумән. Чыңгыз Айтматовның соңгы еллардагы иҗтимагый, сәяси активлыгы. Төркия. Казакъстан. Кыргызстан һәм башка жирләрдә оештырылган күпсанлы халыкара форумнарга актив катнашуы, күп очракта лидерлык итүе. «Ауразия— диалог» җәмгыятенең эшчәнлегендә дә үз урынын табуы игътибарга аерата лаек. Ул төрки халыкларның уяну, күтәрелү, күмәкләшү хәрәкәтләренә ихлас теләктәш була башлады. Димәк, соңгы елларда Татарстанга тартылуының, мондагы тормыш, үзгәрешләр белән кызыксынуының сәяси, социаль-иҗтимагый сәбәпләре дә бар икән. Шунадыр. күрәсен, бу 2000 елгы сәфәрендә Чынгыз «ана ватаны» мәсьәләсендә үзен битараф диярлек ләрәжәдә тыйнак гота Шул вакыттагы Язучылар берлегенең башлыгы Фоат Галимуллин «никтер» дип гаҗәпләнеп әйткәнчә. Сабантуйларда йөргән Айтматов «бер тапкыр да бу төбәкләрнең кадерле әннсенен ватаны икәнлеге хакында искә төшермәгән» (бу өзектәге «кадерле» төшенчәсснен кемнен сүзе булуы да уйландыра).
Татарстанда аны асылда иҗтимагый, мәдәни, рухи мәсьәләләр кызыксындырган
Язучылар берлегендә оештырылган очрашуга мин дә чакырылган идем Сүз. нигездә, әдәбият, иҗат мәсьәләләре тирәсендә барды Чыңгыз үзенең сорауларын миңа төбәлеп биргәләде Мин исә хәлләребез хакынла анлы рәвештә унай һәм шомарак итеп җавап бирергә тырыштым Авызын тулы кан булса да. ятлар алдында токермә. дигән хикмәтле мәкаль бар бит Ниһаять, аларнын үз хәлләре дә хәл икәнлеген истә тоттым Бигрәк тә совет чорында яшьлн даими депутатлык дәрәҗәләре, бер-бер артлы яуган зур премияләр, орденнар белән дәүләт тарафыннан кирәгеннән артык иркәләнеп «тешсехләндерелгән». шуна күрә хөкем сөргән гарип системаны тәнкыйтьли алмаган әдипләрдән гаҗәеп зур галантка ия булган Айтматовның хале аерата четерекле, иҗади позициясе дә беркадәре каршылыклы иде Ләкин язылмыйча калган «әсәрләр* өчен тәнкыйть куертып тормыйк язылып басылганнары да дөньякүләм әһәмиятле, гомумкешелек дәрәҗәсендә кыйммәткә ия.
Милли ан үсә барган, милли азатлык хәрәкәте гел көчәйгән чорда элекке
республикаларда рус телле «милли» язучыларның хәлләре икеләтә шәптән түгел иде. Дөрес, андый «рус теллеләрне» элек тә «чукып торганнар», хезмәтләрен, эшчәнлекләрен дә күрмәмешкә салышканнар. Монын кайбер мисалларын мин Ч.Айтматовка карата 1972 елда ук күргән, башка үрнәкләрен сонрак үзебездә дә күзәткән идем. Бер мәлне мәрхүм Гариф Ахунов ачынып әйткәнчә, Фрунзеда Ч.Айтматовның кыргыз киносын булдыру юлындагы тырышлыгының кадерен белмиләр Шуңа күрә Чынгызның да, Улҗаснын да үзгәртеп кору башлануга ук үз ихтыярлары белән «шәрәфле сөрген» язмышын сайлап, ерак илләргә илче булып китүләре бәхет ташуның нәтиҗәсе түгел иде, әлбәттә.
Очрашу тәмамлангач, анда катнашучылардан Ркаил Зәйдулла минем «шома» җаваплардан ачы итеп көлеп куйды: «Нәкъ совет чорындагыча җавап бирдегез!» Әйе, дидем мин, без барыбызда, кызганыч ки, шуннан чыккан...
2000 елгы очрашуның шулай формаль рәвештә баруы һәм анда кайбер «артык» күз-колакларның да катнашуы аркасында мин Чыңгызга үземне 28 ел дәвамында кызыксындырган, һич тә онытылмаган, ягъни «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» әсәренең язмышы хакындагы соравымны бирә алмыйча калдым. Ул сорау аның үзе өчен дә күнелсез икәнлеген сизүем дә сәбәп булгандыр, бәлкем. Шулай да өметемне өзмәдем, янә бер җае килеп чыгар, тагын очрашырбыз әле дип уйладым (Рафаэль Хәкимевнен мина берничә кат әйтүенә караганда, Ч.Айтматов һәрвакыт Казанга килү чарасын эзләп торган икән).
Ниһаять, тагын сигез елдан сон, 2008 елда, Чынгызга шул сорауны бирү мөмкинлеге туа язган иде...
2008 елнын май ае урталарында Чынгыз Айтматовның Казанга килүе турында хәбәрләр таралды. Казан ягынынаны зурлап каршы азуы мәгълүм булды. Язучынын 80 еллыгына анын тормыш юлына, иҗатына багышланган «Гасырдан да озынрак көн» исемле кинофильм төшерергә җыенулары хакында да беленде Шул эш проиессында, ниһаять, Кукмара районына анасынын ата-бабалары чыккан авылга бару планлаштырганлыгы да ишетелде. (Тик тормышка ашмый калган бу «сәфәрнен» кем идеясе икәнлеге мәгълүм булмаган иде.)
Олуг кунакның көен көйләү, аны сыйлау эшләренә билгеләнгән кешеләрнен берсе, күптәнге танышым, үзе мина мөрәҗәгать итте. «Әгәр теләгегез булса, сезне һәм тагын бер-ике кешене Чынгыз Айтматов белән очраштыра алам. Берәр сәгатькә. Әйтик, көндезге чәй, аш вакытында. Яныгызда кемнәр буласын гына беләсе иде»,—дип. Рәшит әфәнде Фәсхетдинев ихтимал очрашуның вакытын да билгеләгән иде—иртәгә яки берсекөнгә.
Мин, һичшиксез теләгем барлыгын әйтеп, Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллинның исемнәрен атадым. Шул хакта аларнын берсенә шалтыраттым да бугай. Ниятем, әлбәттә, форсаттан файдаланып Чынгызга әлеге күңелемнән гел китмәгән сорауны, дөресрәге, еллар узу дәвамында анын, сораунын, үзгәргән вариантын бирү иде. Бу юлы инде, дидем үз-үземә, кыюсызланып, тартынып тормаячакмын!
Әлеге хәбәрне алган шул көнне дә, икенче көннен беренче яртысында да 1972 елны тәрҗемә ителгән, 1978 елда, Чынгыз Айтматовка 50 яшь тулу унае белән «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» әсәренең тагын бер кат эшкәртелеп, тулырак рәвештә «Казан утлары» журналында басылган бүлеге белән янадан «саташтым» (Журналның шул елгы 12нче санын Фрунзега юбилей бәйрәменә чакырылган Гариф Ахунов алып киткән иде.)
Әйе, минем өчен саташырлык дәрәҗәдә тәэсирле булган иде әлеге тарихи роман! Тарихи роман дигәч, форсаттан файдаланып, тагын бер мәсьәләгә кыскача тукталуны кирәк табам.
Мин үзем, гомумән, тарихи повесть-роман дигән нәрсәләрне укый алмыйм Бигрәк тә якынрак чор вакыйгаларына багышланганнарын. Чөнки, тарихны беркадәр өйрәнгән кеше буларак, «алай булмавын», ин мөһиме, «була алмавын» белгәнгә күрә, андый әсәрләрнең биш-ун битен укуга ихласым кайта. Ләкин
кинрәк жәмәгатьчелектә, бигрәк тә яшьләрдә тарихка карата кызыксыну тудырыр очен андый әсәрләрнен дә кирәклеген анлап, мин матбугатта аларга каршы махсус чыгышлар ла ясамадым. Яшьрәк чакта үзем дә Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур«ы белән «Сызгыра торган уклар»ын. аларнын бездәге мөһим әдәби экспериментлардан икәнлеген белгәнгә, мәсьәләнен шул ягын да анларга теләп укыган идем. (Чын тарихи роман жанрынын безгә. Мәхмүт Галәү әсәрләрен исәпкә алмаганда, монарчы. совет чынбарлыгында, жүнләп үсә азмавын. Н.Фәттах ижатында исә шул процесска яна рух өрелүен онытмыйк )
Чынгызнын «Әйләнеп кошлар кайтканчы • дигән әсәрен мин. чынын әйткәндә, анын иҗатыннан берәр яна тәржемә кирәк булганга актара башлап, аннары йотлыгып укып чыккан һәм яратып тәржемә иткән идем Кыргызча язылган әсәрнен теленә, әдәби сыйфатына сокланган хәлдә. Дөрес, әсәр фабуласынын. тасвирланган вакыйгаларның минем өчен яңалыгы ла килеп чыкты Шунысын да кыскача яктыртып узыйм.
...Кайчандыр дөньяны дер селкетеп алган монгол яуларыннан сон, Чынгызхан. анын угыллары, оныклары оештырган суперимперия таркатып, тагын өч-дүрт гасыр үткәч, көнбатыш монгол кабиләләренең икенче бер күтәрелеше барлыкка килә. XVI йөздә Үзәк Азиянен бер олешенлә хәрәкәт башында монгол телле жөнгар-уйрат кабиләләре торган, табигате буенча шактый сугышчан Жөнгар (яки Уйрат) хантыгы оеша. Хәзерге Кытай Төркестанынын төньяк-көнбатышындагы Шенжан (Синьцзян) регионының төньяк төбәген, Алтай-Тянь-Шань тауларыннан. Монголиянең бер өлешен эченә алган бу зур гына дәүләт XVII йөздә шактый кодрәтле хәрби көчләрнен берсенә әверелә
XVII гасыр башында шул дәүләт эчендәге кабиләләр арасында көчле ызгышлар туа. Аларнын үзара ызгышта жинелгән. төркиләр тарафыннан «калмак» дип аталган бер өлеше көнбатышка таба күченергә мәжбүр була
Әмма бу хәрәкәт гадәти генә күченү булмыйча, юлда очраган башка илләрне, халыкларны яулап пыр туздырган, җәберләгән, талаган эзлекле яу чабуга әверелә Хәрәкәт, дөресрәге, яу чабулар, ин элек казакъ ханлыклары һәм бәклекләре өстенә ишелеп төшкән авыр бәла-казаларга әйләнә Кинәт ябырылган яудан гулысынча жинелгән, туздырылган, таланган кайбер казакъ бәклскләренсн кешеләре, бөтенләй кырылып бетүдән куркып, малсыз-атсыз килеш җәяүләп качарга мәжбүр булалар Хәлсезләнүдән башка бара алмаган карт-коры, бала-чагалар юл читләрендә ятып кала. Бу качуның «Ак табан чобырынды» дигән (яланаяк каңгыру мәгьнәсендәрәк) уз исеме дә бар. Фажига хакында риваятьләр, тарихи җырлар кин мәгълүм казакъларда.
Шул рәвешчә үзләренә юл ачкан монголлар, ягъни «калмаклар» утыз-кырык үгез җигелгән галәмәт зур арбаларында, унга-сулга канлы кылыч селтәгән сугышчан җайдаклары белән көнбатышка ургылалар һәм Русиянен көньяк-көнчыгыш чикләренә—Түбән Идел буйларына ук килеп чыгалар
Әстерхан татарларына, нугайларга, Кырым чанлыгына һәм тынгысыз Кавказ халыкларына каршы көрәштә сугышчан кавемнән файдалану ниятеннән чыгып, патша хөкүмәте, калмак тайчалары (бәкләре) белән махсус килешеп, аларга шул төбәкләрдә (Түбән Идел буенда) тукталу, төпләнеп калу мөмкинлеген тудыра. Хәзер безгә яхшы таныш калмыклар Идел буена менә шулай килеп чыккан калмакларнын нәселеннән гыйбарәт (димәк, казмык дигән исем элекке төркичә «калмак» этнонимынын варианты гына)
Казакъ-калмак бәрелешләре һәм гыйльми әдәбияттагы азарга бәйле сирәк-мирәк фикерләр, бәхәсләр хакында мин 1972 елда ук, Айтматов әсәрен укыганга кадәр дә беркадәре белә идем. Әмма канлы калмак яуларынын кыргыхзарга да кагылган булуы ул вакытта минем өчен беркадәре яназык булды
•Әйләнеп кошлар кайтканчы * дип мәгънәле рәвештә аталган роман, исеменнән һәм басылган өлешендәге эчтәлектән күренгәнчә, Эссекүлдә(Ыссыккөл) кышлаган кошлар язын китеп, көзен тагын кыш уздырырга шул җылы күлгә әйләнеп кайтканчыга кадәрге вакыт аралыгында калмаклар белән булган кискен бәрелешләргә багышлана. Басылып чыккан, ягъни мин тәржемә иткән текст.
димәк, шундый катлаулы вакыйгаларны яктыртырга тиеш эпик рухлы зур әсәрнен беренче, ягъни башлангыч өлеше иде. Шуна күрә анда төп сүз илбасарларга каршы яуга чыгарга әзерләнү хакында. Сугышка дип атка атланган ир-егетләр арасында Манас дастанын өйрәнә башлап, кабилә-ыруда зур өметләр тудырган Сәнербай угылы Куйчыман да бар...
Текстнынтел-стиленнән, гомум рухыннан, мәгънәви ишарәләреннән күренгәнчә, шул дүрт-биш ай вакыт эчендә Эссекүл буе тирәләрендә яшәгән кыргызларнын тормышында кискен үзгәрешләр, зур кыенлыклар булырга тиеш...
Ләкин нинди конкрет вакыйгалар булып, нинди ситуацияләр туар, кереш өлештә исемнәре аталган, җиңел штрихлар ярдәмеңдә Айтматовча истә калырлык образлары тудырылган персонажларга тагын кемнәр кушылыр да, кайсысының язмышы ничек очланыр? Сугыш мәйданында бәрелешләр нинди нәтиҗә белән тәмамланыр0 Гаҗәеп бер йомшаклык, ягымлылык, хәтта үзенчә җылылык белән башланган кыштан сон нинди яз. нинди жәй килер? Ничек килер? Кемгә килер? Ишкәк ишкән сыман салкын һаваны ера-ера еракка киткән казлар, үрдәкләр ничегрәк кайтырлар?.
Укыйсы, укыйсы иде әсәрнен калган төп өлешен. Шул теләктән чыгып мин 1972 елда Чыңгыз Айтматовка аны тәрҗемә итәчәгемне икеләнмичә әйткән идем. Әйе. әсәрнен эчтәлегеннән, анда тасвирланган вакыйгаларның тарихилыгыннан бигрәк (анысы да. әйткәнемчә, кызыклы гына), мине бигрәк тә романның язылу үзенчәлеге, искитәрлек матур теле, сурәтләү чаралары, көтелмәгән яктан табылган хикәяләү алымнары, җыеп әйткәндә, үзенә генә хас әдәби сыйфатлары кызыксындырган иде. һәм кызыксындыра да.
Романның беренче, ягъни башлангыч өлеше кыргызча, аннары татарча тәрҗемәдә чыккач, әллә ни күп тә узмыйча, шул ук текстның автор үзе әзерләгән русча варианты «Плач перелетной птицы» дигән исем белән «Литературная газета»да басылган иде. Димәк, дидем мин. Ч.Айтматов яна әсәрен бөтенсоюз матбугатында да игълан иткәч, аны тәмам эшләп, эшкәртеп бетергән икән. Димәк, тиздән, вәгъдәсенә муафикъ рәвештә, аның тулы текстын Казанга җибәрергә тиеш. Һәм көтә башладым.
Тик. әйткәнемчә, килмәде... Тиздән гаҗәпләнүләремә тиешле җавап та табылды Мәскәүдә очраткан таныш казакъ язучыларыннан берсе түбәндәгечәрәк итеп серне ачты. Имештер, әсәрнен әлеге русча варианты чыккач, калмыкларның мәшһүр шагыйре Давыт Күгелтинов—шул чордагы абруйлы дүрт-биш милли әдипнен берсе,—Чыңгыз Айтматовка махсус мөрәҗәгать итеп. «Плач»нын тулы текстын бастырмауны үтенгән. Болай да депортация афәтен баштан кичергән, яртылаш кырылып беткән, тәмам имгәнеп калган мескен халыкка, аның бабаларына карата янадан нәфрәт тудырырлык әсәр язудан сиңа ни файда? Әллә ансыз да әсәрләрен азмы, дөньякүләм казанган шан-шөһрәтен, абруй-данын җитмиме?!—дип. чал сакаллы йөзен күз яшьләре белән юа-юа елаган, үксегән, имеш...
Күңеле йомшарган Чыңгыз Айтматов, башка халыкларга зарар китерү нияте уенда да булмаган олуг әдип, имештер. «Әйләнеп кошлар кайтканчы...»ны бастырмаска вәгъдә иткән...
Бу сүзләрнен кайсы өлеше хак, ниндиләре әдәби фараз икәнлеген ачык әйтә алмыйм, билгеле. Әмма шундый ук мәгънәдәге сүзләрне башка ике-өч кешедән дә ишетергә туры килде.
Чыңгызның иҗатына багышланган язмаларда, анын белән булган күпсанлы әңгәмәләрдә дә әлеге әсәрнен телгә алынуын күрмәдем. Бәлки миңа гына очрамагандыр..
Әле генә тасвирланган тарих, кайсы яктан килеп карасан да. тирән вә гыйбрәтле мәгънәгә ия. Тарихи дөреслеккә каршы килеп булса да. күз яшьләрен түгә-түгә үз кавеменен мәнфәгатьләрен яклауга ирешә алган Давыт Күгелтиновнын гамәлләре, һичшиксез, ихтирамга, соклануга лаек. Сирәк ир-агалары гына андый кискен адымга бара ала. уңай нәтиҗәләргә ирешә.
Икенче бер кавемнең тирән фаҗигасен, мон-зарын аңлап, анын үтенечен кабул
итүе белән Чыңгыз Айтматов та чын олы җанлылык, чын кешелеклелек үрнәген күрсәткән ир-егет булып калды. Дөреслекне яклыйм дип шәррән ярып әйтергә ярамаган дөреслекләр дә бар. Мәсәлән, әжәл түшәгендә ятучыга әйтелә торган юату сүзләре Төгәл бер халыкка карата начар мөнәсәбәт, нәфрәт тудырырга сәләтле дөрсслекнен дә бердәнбер хакыйкать сыйфатында әйтелмәве хәерлерәк Мисал кирәк булса, «монгол-татар яулары* хакындагы берьяклы тоталь хөкемнен нәтиҗәләре хакында төптәнрәк уйлану да җитеп торыр. Бигрәк тә Русия кебек сәер илдә.
Мәсьәләнен менә шундый үзенчәлегеннән чыгып, минем 2008 елда Чынгыз Айтматовка бирәсе, бары аулакта гына бирәсе сорауларымның эчтатеге. максаты да, элеккеләреннән аермалы буларак, шактый башкача яңгырарга тиеш иде
Рәшит әфәнде Фәсхетдинов Чынгыз Айтматов белән очрашу ихтималы барлыгы хакында әйткәч, мин. әлбәлтә, утыз елдан артык күңелне кытыклаган сорауны бирергә җыенган идем. Тик беркадәр үзгәргән вариантын биргән булыр идем Ин элек соравым шулайрак янгырар иде Күгелтиновка биргән вәгъдәгез вакытлымы, гомерлек идеме, әллә мәңгелекме0..
Әгәр Чынгыз ачылып җавап бирә калса, роман текстының язмышы хакында да белергә теләр идем—оригиналы сакланганмы, русча варианты төгәл эшләнгәнме?..
Әмма ләкин язмыш бу юлы да саран, кырыс, хәтта мәрхәмәтсез булып чыкты Рәшит әфәнде икенче көнне төшкә кадәр шалтыратмады Төштән сон исә Казан кирмәнендә йөргән чакта Чынгыз Айтматовка «йөрәк өянәге» булуы, аны шунда ук хастаханәгә илтеп салулары турында хәбәр таралды
Ике-өч көннән өянәкнең бөердә икәнлеге беленә һәм әдипне Алманиягә алып китәләр...
Нюрнберг шәһәренен махсус хастаханәсендә дәваланып яткан Айтматов, кризис уза төшкәч, хәл белергә баручыларга хастаханәдән чыккач Казанга кайтачагын әйткәнлеге дә ишетелде. Кайбер татар журналистлары Кукмара ягына барыр1а теләгәнлеген дә өстәп куйган иде.
Ләкин хастаханәдән чыгарга да. Казанга әйләнеп кайтырга да насыйп булмаган икән Чыңгызга. .
Минем утыз елдан артык күңелдә асраган соравымны, шулай итеп, эчтәлеге үзгәргән хәлдә дә, аңар бирергә насыйп булмаган икән. Хәзер инде ул гыйльми трактатка әверелә язган бу сәер истәлегемнең тууына сәбәп хәлендә, үзенә жавап булмаячагын белгән килеш, төпсез бушлыкка карап яңгырап торыр
Азмы-күпме дәрәҗәдә дөрес жавапны, бәлкем, бездән сонгы буыннын вәкилләре генә белә алыр.
Нинди васыять калдырганлыгы, анын ничек үтәләчәге дә билгеле түгел бит «Үлгәннәрнең сүзен тереләр тыңламас», дигән борынгы бер хикмәтле төрки мәкаль бар...
Чынгыз Айтматовның гомум ижатына. бу гаҗәеп якты, чын ихлас иҗатның тулаем әһәмиятенә, гомумкешелек дәрәҗәсендәге кыйммәтенә, шулай ук язучының тормыш юлына, тәрҗемәи хәлендәге кайбер үзенчалекләргә килсәк, югарыда китерелгән мәгълүматларга, әйтелгән фикерләргә таянып, мин үзем өчен-әйе. үзем өчен—түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардым: бөек язучы Чынгыз Түрәкол угылы Айтматов үзен катгый рәвештә кыргыз кешесе һәм кыргыз әдибе итеп тойган, инанган, шул иманда торып иҗат иткән, ахыргача шулай калган берботсн— бүленмәс шәхес; шундый иман ныклыгы, ихласлыгы аны гомумкешелек югарылыгына күтәргән; әгәр аның олы иҗатын хөрмәт итүебез ихлас булса, анын кемлек хакында! ы ихтыярын да берсүзсез танырга, кабул кылырга тиешбез; шулай гына ул барыбыз өчен дә уртак була ала.
Наратлы—Казан
2008—2009