Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТАЙ ИКМӘГЕ


Быел яз иртә килде. Соңгы ике көн эчендә тау сыртындагы карлар эреп бетте. Урамнан шаулап гөрләвекләр акты Тик өйләрнен салам кыеклары гына кардан әрчелгәч мескен кыяфәткә керде
Кайсы жире сыер тизәге белән сыланган, яртылаш жиргә сенгән бу өйләр халыкның күргән нужасы турында әллә кайдан сөйләп торалар кебек.
Шулай да яз—яз инде Авылда гадәттә булмаган жанлылык сизелә. Мидхәт белән Мотаһар да өйдә ятып түзә алмады. Әниләренең тыеп китүенә карамастан, күтәрмәгә чыгып утырдылар Кыш буе өйдә ятып ялыккан тәннәрен языр өчен талны ат итеп яланаяк азе бу якка, ате теге якка чаптылар.
Өйнең кайчандыр киртәләнгән булуы турында анда-монда серәешкән казыклардан гына белергә мөмкин. Салкын кышта туңып үлмәс очен, киртә-куралар күптән ягылып беткән шул Нихәл итәсең, дүртенче ел барган сугыш үз авырлыгын халык җилкәсенә нык төшерде Бу афәт басылса, барысы да рәтләнер иде дә
Йорт хужасы Галләм абзый сугышның беренче көннәрендә үк хатынын, берсеннән-берсе бәләкәй ике улын калдырып фронтка китте Аны озатканда кечкенә улы Мотаһар Йөрми дә иде әле Әтисен бөтенләй хәтерләмәгәнгә күрә: «Әтием болай илеме, тегеләй идеме?*—дип Маһикамал апаның да. Мидхәтнең дә тенкәсенә тиеп бетә Ә соңыннан ишеткәннәрен үзе күргән төсле итеп сөйләп йөри. *Әти мина зур булып үс дип әйткән иле. вәт».- дип куя Кайберәүләр жәллиләр, икенчеләре «Ә син нәрсә дип жавап бирден?*— дип сорыйлар Мотаһар күзләрен зур ачып, тотлыга-тотлыга сөйләргә керешә «Мин зур булам, дидем! Өй түшәменә терәлгәнче үсәм. дидем Юк. менә хәзер үк тиям*,—дип стенага бәрелеп ала Башын авырттырса акланып та куя «Нык зур булсаң, нык бәреләсең дә куясын шул*
Фәрденә АКБУ.1 АТОВА прозаик, Башкортспшн <һу и>т те гераОиокомпания, гндз эшли. III Бабич исемендме дзулзт яшь ыр премия,, ыуреаты Башкорт тан Республикасының атказашан матбугат һлм киң мммумат хехмзткзре

Мидхәт әтисен томанлы гына булса да хәтерли. Шуна күрә энесе сөйләгәннәргә төзәтмә кертеп тә жибәрә.
Менә шушы балалар сугышның дүртенче язын каршылыйлар. Мотаһар суыктан каз тәпие кебек кызарган аякларын уа-уа абыйсына эндәште:
—Абый, әйдә күтәрмәдә генә уйныйк!
—Чыкканга яна гына, өшеден дәме?
—Аякларым тунды, әйдә инде!..
Мидхәт сукрана-сукрана өйгә табан китте:
—Пешмәгән булып чыктын бит, ә! Житмәсә, мин солдат булам, дип йөрисен әле.
Үзенең дә аяклары туңган, ләкин ул бит абый, һич кенә дә сер бирергә теләми. Мотаһарнын бик тә солдат буласы килә, шуңа да ул җавапсыз калмый:
—Нишләп булалмый, ди?
—Була аласын инде,—дип ирештерде күтәрмәгә килеп утырган Мидхәт —Йә, нәрсә уйныйк?
—Чәй эчкән булып, яме?
—Кызлар уены бит ул.
—Аһ-аһ, нигә, без дә чәй эчәбез бит.
Мидхәт, энесе белән сүз көрәштерүне файдасызга санап, кул гына селтәде: »Яса».
Мотаһар мыш-мыш килеп үзе җыйган чынаяк ярчыкларына «чәй» ясый башлады.
—Нигә сөт салмыйсын?
—Абый, әнием сыерны сатты бит, шуңа сөтсез генә эчерәм.
Мидхәт, әнисенең көзен үк сыерларын сатып җибәргәнен хәтерләп, көрсенеп куйды. Хәер, кыш чыгарырлык саламы булса, сатмас иде
дә...
— Без монда юри генә чәй эчәбез. Шулай булгач, сөт тә бар, төшендеңме? Әнә, башмагыбыз сыер булган, дип уйныйк.
—Ярар,—дип Мотаһар баш какты да, балчык кисәкләре тезә башлады —Ипи аша, абый, менә, әй күп алар —Кинәт еламсырап, Мидхәткә төбәлде,—ачыктым, абый.
—Тукта, энем, уйнап бетик.
—Әй-й, мин башка уйнамыйм, ашыйсым килә Эһн-эһ...— Мотаһарнын күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
—Вәт сине, тукта инде! Үзе зур, үзе елый. Әнием кайтканны көтик. Хәзер ашап, кичен ач утырасын киләме?
— Минен монавы җирем авырта. —Мотаһар ашказан тәңгәленә күрсәтеп уфтанды.
Мидхәт аны тынычландырырга тырышты.
—Озакламый әти кайтыр. Әнием, ул кайтса, ипи дә, бәрәңге дә мул булыр, ди бит, шуны ишетмәдеңмени?
Мидхәт үзе дә шул көнне күз алдына китерергә маташты, чынлап та ипи, бәрәңге көн саен булырмы икән? Мотаһарнын күзләрендә шатлык очкыннары күренде:
—Әтием тиздән ипи алып кайта, әйе бит?
—Әй исәрсен дә инде! Ул ничек сугыштан ипи алып кайтсын ди?
—Нигә? Ипи дә алып кайта ул,—Мотаһар абыйсын ышандырырга тырышты.—Әтием безнең гел ачыкканны белә дә инде Абый, әйдә, мич эчен карыйк, бәрәнге онытылып калмадымы икән?
Мидхәт энесенең ниятен кире кагарга батырчылык итмәде. Менә
Мотаһар мич эченә кереп китте. Бераздан анын төшенке генә тавышы ишетелде:
-Юк
Сүз юк. Мидхәт үзе дә бик ачыкты. Эчендә нәрсәдер чеметенеп- чеметенеп ала Өйдә бәрәңге бар-барын. ләкин әнисе аларны исәпләп, көндәгесен көнгә бүлеп куйган Сәке астындагы кичкә пешерергә дигәннәреннән икене генә алып Юк. әнисе тукмар. Ул эштән арып кайта, әрләп тә, чабып та җибәргән чаклары була.
Мотаһар янә көйсезләнә башлады:
—Әнә. Хәдичә әбинен миченнән төтене чыга. Ашарга пешерәләрдер
әле.
—Чү. дим бит. Мин дә ачыктым, ә бер дә еламыйм. Түз!
Шулай дисә дә Мидхәт үзе түзмәде, ике бөртек бәрәнгене учына кысты Хәдичә әбидән пешертеп алыргамы әллә?
Түрбашта нәрсә беләндер булышып йөргән Хәдичә әби ишек тавышына әйләнеп каралы.
—Кем икән дип торам, синмени. Мидхәт балам? Әйдә. уз.
—Юк. үтеп тормыйм Шушы икс бәрәнгене пешереп кенә бир ате. әбекәй. Безнең мичкә ут ягылмаган.
—Бәрәнге. дисенме? Аһ-аһ. пешерермен, нигә пешерми ди! Менә үзем дә балаларга берәр нәрсә әтмәлләп йөри илем.—диде Хәдичә әби оныклары ягына күрсәтеп.
Мидхәт тизрәк өйләренә табан йөгерде
—Мотаһар, булды! Тиздән бәрәнге ашыйбыз.
Энесе шатлыгыннан сәкедә тәгәри башлады.
—Ура-ура!
—Әй. син. тукта әле. Ашавын ашарбыз, ә әнигә нәрсә диярбез9 Вәт бит.
—У-у-у, безнен әле бәрәнге күп лә инде. Ашап та бетерә алмабыз әле. чын. кайчан әтием кайтканчы
Мидхәт анын аңгыралыгына аптырап куйды. Әтисе кайтса, имеш, анын кайчан кайтыры билгесез шул. Әнисе генә тиздән кайтыр, ди. ә тизнен һаман тиз булганы юк.
Ниһаять, бәрәңге артыннан барыр вакыт җитте Мидхәт күршеләренә дөбер-шатыр барып керде һәм сәке өстендә чыр-чу килеп елашып утырган балаларны күрде дә туктап калды
—Әбекәй, мин бәрәңгегә кергән идем
—Синме бу, балакаем? Нәрсә генә дип акланыйм икән сон. Ходай Тәгалә9 Монавы кара йөзләр мин урамнан кергәнче бәрәнгене мичтән алып, кырып-себереп ашап беткәннәр дә куйганнар бит Туктагыз дим. корыгырлар. тавышыгыз чыкмасын'
Мидхәтнең кинәт тез буыннары калтырады, ул. егылып китүеннән куркып, ишек яңагына сөялде. Хәдичә әби һаман оныкларын орышты
— Мин юкта ризыкка тиеп кенә карагыз' Менә күрәсезме?—Ул кулындагы сыек чыбыкны селкеп алды —Хәзерге шикелле генә итмәм мин сезне!
Балалар куркышын тагы да кычкырыбрак елый башладылар Атарнын тавышы Мидхәтне сискәндерде, башын түбән игән килеш малай чыгарга борылды
— Балам, торып тор. риза итим.—кулына бер савыт катык тоткан Хәдичә әби ана таба атлады —Күптән катык күргәнегез юктыр Ак белән тукланган кеше сәламәт була ул.
Мидхәт катыкны алырга да, алмаска да белмәде. Анын бу балалар ризыгы икәнен яхшы анлый иде. Мотаһарны күз алдына китергәч, үзе дә сизмәстән савытка таба сузылды. Күз яшьләрен жине белән сөрткәч, Хәдичә әбинен ягымлы йөзенә карап, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады.
—Зур рәхмәт, әбекәй —Ул савытны эләктерде дә чыгып ычкынды.
Мотаһар абыйсы килеп керү белән анын кулына ябышты.
— Пештеме, абый, пештеме?
—Энем, Галияләр безнен бәрәңгене белмичә ашаганнар да куйганнар. Син аны әнигә әйтмәссең, яме. Ә Хәдичә әби безгә катык бирде.
Мотаһар ул сөйләгәнне әллә ишетте, әллә юк. ашыга-ашыга катыкны чөмерергә кереште. «Мина да калдырмасмы икән?»—дип уйлады Мидхәт. Ач чакта икенче берәүнен ашаганын карап торудан да авыр нәрсә юктыр. Мидхәт газап чигә-чигә төкерекләрен эчкә йотты. «Ярар, мин түзәрмен. Әнием кайтырга да күп калмады инде»,—дип юатты ул үзен. Мотаһар катыкны эчеп бетергәч, буш савытнын читен бармаклары белән сыпырып ялап куйды. Тагын әз генә булганда, их, юк шул...
Маһикамал апа эштән, гадәттәгечә, сон гына кайтты. Мотаһар әнисе керер-кермәстән ана каршы йөгерде.
—Әни, без бәрәнге ашамадык, чын!
Мидхәт иренен авырттырганчы тешләде, ышан бу Мотаһарга, әйтми, имеш.
—Ашамадык, абый, әйе бит! Без аны, без аны. —ул абыйсынын әйтмәскә кушуын хәтерләп шып туктады.
Маһикамал апа, болар нәрсә сөйли әле дигән шикелле, аптырап карап торды да сәке янына килеп, бәрәңгеләрен барлады.
—Икесе кая?
Мидхәт эндәшергә кыймады, бары тик Мотаһар гына әнисе янына килеп уралды:
—Без аны, без аны. Әти безгә тиздән бәрәңге, ипи алып кайта, әйе бит?
Маһикамал апа берчә янында сөйләнеп торган бәләкәченә, берчә күзләрен аска төбәгән зур улына карап уфтанды Менә Мидхәт әкрен генә атлап әнисе янына килде һәм һаман башын түбән игән килеш:
—Без тимәс идек, әни.. Без тимәс идек . - диде, анын тавышы калтыранды. Әнисе авыр эштән кытыршыланган сөялле кулларын улының иненә салды.
—Беләм, тимәс идегез, балам. Их, бу сугыш...
Күңелсез тынлыкны бозып, Мотаһарнын ачык тавышы янгырады:
—Мин сугышны җинәм, әни!
Жылына башлаган көннәр тагын суынды. Кар явып, жир өстен каплагач, янадан кыш булды да куйды. Мидхәт белән Мотаһар өйдә генә утыралар. »Кар нигә жылы булмый икән, мин чыгар да йөгерер идем»,— дип пошынып ала Мотаһар. Ул үзе, әллә ашау ягы начар булгангамы, әллә салкын алдырдымы, еш кына авырый башлады, төннәрен туктаусыз ютәлләп чыга.
Маһикамал апа күзгә күренеп шингән бәләкәченә ничек ярдәм итәргә белми.
—Ах, сыерыбыз юк бит, ичмасам, балакайларым, болай ук бирешмәс идек,—дип зарлана ул.
—Сыерыбызны теге бабайлардан алыйк та кайтыйк,—дип үзенчә кинәш
бирә Мидхәт. Маһикамал апа күнелсез генә елмая:
—Ансат кына уйлыйсын
— Их. тизрәк башмагыбыз зурайсын иле Безнен дә Хәдичә әбиләрнеке кебек катыгыбыз булыр иде. әйе бит. әни? Әллә нигә мин дә. башмагыбыз да тизрәк үсмибез.—дип Мотаһар да сөйләнеп ала. Анын сүхзәреннән сон Мидхәтнен йөрәге әрни.
Сонгы көннәрдә Мотаһар үтә ябыкты Бүген дә хәле шәптән түгел, ахрысы, чыраен сытып, көч-хәл белән генә тын алып утыра. Ничек күңелен күтәрергә сон?
—Мотаһар. әйдә, күмер алыйк та. идәнгә рәсем төшерик.
Мотаһар башын чайкады:
—Әй-й-й, мин төшерә белмим.
—Белмәсән. өйрәтәм. Кил. ат ясыИк. Менә, кара әле. ничек шәп чыга!— Мидхәт үзе төшергән рәсемгә сокланып карап торды. Мотаһар эндәшмәгәч, анын ягына борылды, —Кая, карыйм әле. син нәрсә төшерден?
Ул Мотаһар ясаган түгәрәкләрдән бернәрсә дә андый алмады
—Болар нәрсә була сон ул?
—Аһ-аһ. бәрәнге икәне күренеп тора да инде! Монысы сина. монысы әниемә, ә монысы
Мидхәт аны сак кына бүлдерде:
—Кара әле. энем, мин сина бәрәнге төшерергә кушмаган идем лә. әйдә аларны кояш итик.
— Юк. минем бәрәнге төшерәсем килә!—Мотаһар кызып-кызып я надан түгәрәкләр сыза башлады Инде Мидхәт ачуланды
— Барыбер төшермисен! Нигә гел бәрәнге турында гына уйлыйсын'’ Ашарга кайдан алыйм мин сина?
Мидхәт энесенсн бәрәнгеләрен сөртеп алды да агач төшерә башлады.
—Хәзер яз җитә бит. яфрак яра башлаган агачлар төшерик без.
Ул, энесенең бу тәкъдимгә ризамы-түгелме икәнен белер өчен, анын ягына борылып караганда. Мотаһар урындык астына керә язып нидер төшерә иде. Мидхәт әкрен генә энесе янына килеп басты Тагын түгәрәкләр.
—Бәрәнгеме?
Мотаһар башын калкытты һәм төшергән рәсеменә бармагы белән төртә-төртә:
—Юк. болары көлчә Көлчә, абый. Бу зурлары сина. әниемә, әтиемә, ә бу ин бәләкәче мина,—диде, үзе аяныч елмаеп Мидхәткә карады Әллә шул күзләрдән, әллә сүзләрдән тетрәнде Мидхәт, таш кебек катты да калды Моны үзенчә аңлаган Мотаһар рәсемнәрен гәүдәсе белән каплады
— Ипигә тимә. абый!..
Мидхәтнен бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде 2
Көннәр җылынды инде Ләкин сонлап килгән яз Мидхәтләрнең өенә шатлык алып килмәде Кечкенә Мотаһар менә ничә кон иште түшәктән тора алмый, ә көннәр җылынса, терелер төсле иде бит'
Тубыкларын кочаклаган Мидхәт тирән уйга баткан Мотаһарнын ара- тирә ыңгырашуы гына тынлыкны бозып, өйгә ниндидер хәсрәт өсти Мидхәт энесе янына килде
—Умачыңны эч инде. энем, ашау барда—яшәү бар. ди бит
Мотаһар күхзәрен йомган килеш әкрен генә башын чайкый Мидхәт тубыкларын кочаклый да тагын уйга бата Бөтен базалар урамда, ә ана
энесен ташлап чыгып китәргә ярамый шул. Мотаһар тизрәк терелсә, алар да башкалар кебек юа, кузгалакка йөрерләр иде. Уйлары әнисенә барып тоташты. Мескен әнисе көне буе эштә, ә төнен Мотаһар янында була. Бу арада йончыды, берүк үзе авырып китмәсен. Малай энесенен тавышына сискәнде.
—Нәрсә дидең, туганым?
—Кояшны күрәсем килә..
Мидхәт Мотаһарны күтәрде дә, анын җиңеллегенә аптырап китте: яткан мендәреннән дә авыр түгелдер, мөгаен. Ә кышын ул энесен чак- чак күтәрә торган иде. .
Мидхәт аны болдырга алып чыккач, артына мендәр куеп рәтләп утыртты. Әллә кояш нык якты булгангамы, анын бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде.
—Йә, энем, си на рәхәтме? Умачыңны эчәсеңме?
—Эч, үзен эч...
—Син алай димә. Беләсеңме, бүген Галияләр юага китте. Сина да алып кайтабыз, диделәр. Әнием тагын да тәмлерәк итеп ашарга пешерер. Хәзер көннәр әйбәт, инде син терелерсең.
Ә сабыйнын бите буйлап күз яшьләре акты да акты.
—Минең тереләсем килә, абый...
Ул әллә торырга теләде, кинәт калкына бирде дә мендәреннән шуып төште.
—Ай, Мотаһар, нишлисен?
Энесе эндәшмәде.
—Мотаһар, Мотаһар!
Ниндидер бәланен якынлашканын тойган Мидхәт энесен кертеп түшәккә салды да күршеләргә йөгерде.
—Әбекәй, Мотаһарга әллә нәрсә булды да куйды!—дип кычкырды ул күз яшьләренә төелә-төелә. Хәдичә әби Мотаһарны барып күргәч, Мидхәтне әнисе артыннан җибәрде.
—Һушын югалткан бит, балакаем, бар, тизрәк әниенә хәбәр ит!
Кичен Мидхәткә күршеләрдә кунарга куштылар.
—Балам, бездә генә йокла. Мин әниең янында калам,—диде ана Хәдичә әби. Малай башка вакыттагы шикелле киреләнеп тормады, энесе янына барып әкрен генә анын чәченнән сыйпады һәм кинәт борылып чыгып китте.
Төнлә ул төш күрде. Әтисе кайткан, имеш. Тик менә Мотаһар әллә кайда булган да куйган. Мидхәт аны эзләп әле бу, әле теге якка йөгерде. Күпмедер вакыт йөргәч, еракта энесен күреп калды. Куып җиттем дигәндә генә, Мотаһар кошка әйләнеп очты да китте. Мидхәт анын артыннан йөгерә, кычкыра
Аны Хәдичә әби уятты:
—Балам, икенче ягыңа әйләнеп ят, саташасын.
Мидхәт башта үзенен кайда ятканлыгын аңламады, исенә төшкәч, сикереп торып утырды.
—Юк, мин үзебезгә кайтам.
—Иртә әле, балам, тан да атмаган, ят-ят.
Ул сон гына уянды Күзен ачканда Хәдичә әбинен оныклары чыр-чу килешәләр иде Аларнын ин зурысы Галия Мидхәтнең янына килде:
—Ә син беләсенме, Мотаһар үлгән бит.
Мидхәтнең йөрәге жу итеп китте. Ул беразга тораташтай катты. Аннан, үзен-үзе белештермичә, Галиягә барып ябышты.
—Алдама-а!
Кызыкай күзләрен чылт-чылт йомды, калтыранды.
— Мин әбиләрнен сөйләшкәнен тынлап тордым, бәлки
Мидхәт ишеккә ташланды. Ләкин ул тыштан бикле иде. Малай бар көченә ишекне этте
—Ачыгыз! Ач!
Күпме кычкыргандыр ул. әмма беркем дә ярдәмгә килмәде. Өйдәге балалар да ана кушылып елады. Берни күрми, берни ишетми, Мидхәт үкседе дә, үкседе. Күз яшьләре бетте, тавышы карлыкты, ә ул яшьсез- тавышсыз һаман елады. Ахырда өзек-өзек сулкылдап идәнгә йөзтүбән капланды. Һәм шул килеш йоклап китте
—Балам, тор, энен белән хушлашып кал,—дип уятты аны Хәдичә әби.
Мидхәт алламады, ничек хушлашырга? Әллә Мотаһарны берәр кайда алып китәләрме? Үлгәннәр белән ничек хушлашып булсын, алар ишетәләрмени? Димәк. Галия ялгыш аңлаган!
Бөтен күк йөзен каплап чәүкәләр оча. Мидхәт төшендә нинди кош күргәнен хәтерләргә тырышты. Нинди сон? Күгәрченме, тургаймы? Юк, ул Мотаһар иде бит! Мотаһар—кош?
Хәдичә әби аны җитәкләп алды.
—Атла, балам.
Нигә соң бүген чәүкәләр бөтен күк йөзен каплаган? Ә кем әле чәүкәләр түбәннән очса, янгыр ява, дип әйткән иде? Мотаһар беркөн көтеп-көтеп тә янгыр яумагач, чәүкәләр алдакчы дигән иде
—Әбекәй, ул йоклый гынадыр. Бәләкәйләр каты йоклый бит ул. Әбекәй, ул соңгы вакытта төннәрен дә йоклый алмый торган иде
Әбинен эндәшмәве Мидхәтнсн күнеленә шом салды Мотаһар беркайчан да: «Чәүкәләр оча, бәлки яңгыр явыр!*—дип сөрән салмасмы?
-Юк!
Мидхәт бөтен гәүдәсе белән калтыранды Хәдичә әбинен кулыннан ычкынып өйләренә таба йөгерде.
Ишегалдында ике-өч карт күренә Мидхәт, болар мине тоткарлый күрмәсеннәр дигәндәй, добер-шатыр өйгә килеп керде Эчтә әбиләрне күргәч, тагын тукталды. Нишлиләр алар монда'* Әбиләр малайга кер дип тә. чык дип тә эндәшмәделәр. Мидхәт сак кына атлап сәкедә яткан энесе янына килеп басты Ә Мотаһар күзләрен йомган килеш тып-тын ята. Тып-тын. Элекке кебек ыңгырашмый да. чыраен да сытмый Күхзәрен, тик менә күзләрен генә ачсачы
— Мотаһар, энекәем, мине ишетәсеңме?
Энесе җавап бирмәде. Мидхәт яшь тулы күзләрен аннан озак ала азмый торды Коточкыч дөреслеккә берничек тә ышанырга теләмәде Һаман да Мотаһарның уянуын көтте.
— Мотаһар. син йоклыйсын гына, әйеме?
Ләкин аның соравы җавапсыз калды Мидхәт әбиләр ягына борылды Малайның ялварулы карашы әле бу. әле теге әбигә төбәлде Кемдер сак кына анын иңбашына кагылды. Әнисе иде Мидхәтнең күзеннән яшьләр тәгәрәде
—Әни, нигә алай булды икән? Юк, ул барыбер үлмәгән!
Менә картлар кабыкка салынган кечкенә Мотаһарны алып чыгалар Мидхәт әнисенең кулыннан ычкына да аларнын артыннан йөгерә
—Алып китмәгез! Алып китмәгез, бабайлар!—Үзен тыңламаганнарын күргәч, кычкырып еларга готына.
—Тукта, бабай, тукта!
Мидхәтне тотып алалар, ул чәбәләнеп ычкынырга тырыша.
—Мотаһар! Энем!
Картлар артыннан йөгерә.
—Туктагыз! Карыйк, карыйк, үлмәгән бит ул! Нигә туктамыйсыз
сон?
Бу аерылышуының мәнгелек икәненә ул берничек тә ышанырга теләмәде. Нәрсәгәдер эләгеп егылды. Торды да аксый-аксый зират ягына
атлады...
—Улыкаем! Сугыш беткән!
Мидхәт башта бу сүзләрнен мәгънәсенә төшенә алмый кебек, анына барып житкәч, шатлыгыннан кычкырып жибәрә дә әнисенең кочагына
ташлана.
—Беткән? Ничек беткән? Инде сугыш булмыймы, әни?!
Маһикамал апа күз яшьләренә төелеп улын күкрәгенә кыса.
—Булмый!.. Жингәннәр! Нинди бәхет, балам!..—Шатлыгыннан исергән әнисенен тыны кысыла, ул әкрен генә чүгәләп төшә.
—Зиһенем таралды, Мидхәт. Бар, Хәдичә әбиеннәргә йөгер. Сөенче.. Сөенче ал. Әле берсе дә белми. Идарәгә яна гына хәбәр иттеләр Әле мин...
Мидхәт әнисенен әйтеп бетергәнен дә көтми урамга атыла.
—Кешеләр! Ишеттегезме!?
Шатлыклы хәбәр тиз тарала икән. Күз ачып йомганчы урам халык белән тулды да куйды. Кешеләр бер-берсен котлыйлар, елыйлар. Мидхәт тә башка балалар белән көне буе урамда чапты. Күптән көтелгән бу куанычлы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп, кат-кат сөенче алдылар.
Мидхәт кичен озак кына йоклый алмады. «Сугыш беткән»нен мәгънәсенә ныклап төшенергә тырышты. Башкача беркайчан да сугыш булмасмы? Үзен белә башлаганнан сугыш сүзенә күнеккән мескен бала сугыш дәвам итә дә итә, шулай булган һәм булачак, дип уйлый торган иде шул. Ахыр чиктә ул үзенә кычкырып сорау бирде:
—Хәзер бер фашист та калмадымы икән?
Көннәр үз жае белән үтә торды. Хәзер фронттан кайта башлаучылар күренде, тик Мидхәтнең әтисе нигәдер һаман кайтмады. Малай һәр көн әтисен көтә. Ә ул кайтмады да кайтмады. Инде Мидхәткә әтисенен хатындагы «тиздән кайтырмын» дигәне мәнге дәвам итәр дә, ә ул үзе беркайчан да кайтмас кебек тоела.
Сонгы вакытта ул Мотаһар энекәшен еш исенә төшерә башлады. Һәрнәрсә дә аны хәтерләтеп тора. Мидхәт энесе белән ничек уйнаганнары, сөйләшкәннәре турында әнисенә кат-кат сөйли торган булып китте. Мотаһарнын каберенә барып үзенен яңалыкларын да сөйләп ала. Нишләптер, ана энесе тыңлап ятадыр кебек тоела иде.
Мидхәт көне буе балыкта йөреп энгер төшкәч кенә кайтып инде. Әнисенең эштән кайтуына пешереп куярга дигән балыкларын тазартырга йөргәндә, ишек ачылган тавышка сискәнеп, башын калкытты һәм катып калды. Анын алдында солдат киемендә бер абзый басып тора иде. Мидхәт сикереп торырга итте—хәле җитмәде, кычкырырга теләде—тавышы чыкмады. Менә солдат ана таба кулларын сузды.
—Улыкаем!
—Әти! Әти!
Күз ачып йомган арада Мидхәт күптән, бик күптән көткән әтисенен кочагында иде инде Ата улын сөйде:
—Йә, елама инде, улым, без ирләр бит Ничек зураеп киткәнсен!—Ул улынын күзләренә карап торды да тагын кочаклады
—Без сине шундый көттек. Көнен дә. төнен дә әнием юлдан күзен алмады. Ә мин. Мин кайта алмассын дип курыккан идем. Мотаһар да көтте Әти, ул... ул..
—Улым, я.
—Әти, син иртәрәк кайтсаң, ул үлмәс иде
Бу сүзләрне ишеткәч Галләм абзый тетрәнде. Күзләрен зур ачкан килеш улына карап катып калды.
—Нигә. улым, бу турыда бернәрсә дә язмадыгыз’’!—дип сыкранып эндәште ата.
Мидхәт ни дияргә дә белмәде. Әнисенен «әтиеннен кайгысын арттырмыйк, язмый торыйк* дигәнен әйтергәмени?
Улын кочаклаган килеш озак өнсез утырды Галләм абзый Нәрсә турында уйлагандыр ул бу вакытта, кем белә
Менә ул исән калган зур улына сагыш та. мәхәббәт тә чагылган күхтәре белән тутырып карады һәм тагын да ныграк итеп кочаклады
— Юк. яшәргә тиеш без!—Атанын күзе яшьле иде Мидхәт ана ныграк сыенды
—Әти. инде беркая да китмисеңме’’
—Юк. улым, сезгә кайттым Тик нигәдер әниен һаман юк Кайту хәбәрен инде житкергәннәрдер дим
— Мин хәзер анын янына барып киләм, әти! Эшләре бетәргә тиеш. Мидхәтнең әйтүе булды, ишектән Маһикамал апа күренде —Галләм!
Менә ул елый-елый газиз кешесенә ташланды.
—Йә хода! Күрер көннәрем бар икән!
Маһикамал апа озак тынычлана алмады, бәйләнешсез озак-озак сөйләнде:
— Килеп сөенчеләдсләр. Чыгып йөгергәнемне дә белмим. Ходаем' .Ах. Галләм! Галләм! Исән-сау!.
Галләм абзый аны кадерләп күкрәгенә кыскан килеш юатты -Йә инде. Маһикамал Менә теремен Хәзер елашырга түгел, шатланырга кирәк. Тынычлан, әнисе, йә
Хатынынын иңбашыннан тотып күзләренә карады да:
—Үзегезнең хәлләрегез ничек сон? Ничек кон иттегез. Маһикамал?— дип сорады.
— Илдә чыпчык үлми Менә үзен күреп торасын
—Жиңдек, Маһикамал! Жиңдек. улым'-Ир кадерле кешеләрен тагын кочаклады.—Мондый кайгы-хәсрәтне беркайчан да күрмәссез! Тик Нигә алай булып куйды, Маһикамал?..
Хатыны, сүзнсн бәләкәчләре-Мотаһар турында икәнен аңлап, күзләрен йомып пышылдады:
-Акылдан язарлык хәлләр Кулымнан килсә, үз жанымны биргән булыр идем! Саклый алмадым бит! Конен-төнсн йорәк әрни Ниләр генә кылыйм сон!.
— Йогсрә-атлый кайтып киләм Ә үзем зур улымны җитәкләгәнмен, бәләкәчен жилкәмә утыртканмын Челпәрәмә килде Нигә сон чатка яэмадын! Шушы минутка чаклы бернәрсә дә белмәдем бит мин
-Чү-чү, Галләм... Сина ут эчендә болай да авыр иде. Житмәсә, сугыш бетеп килгән мәл. Әйләнеп кайта алмассын кебек тоелды. Шушы балан хакына тере кайтуыңны теләдем. Әгәр дә бу кайгыны ишетсән Юк, юк
Ир кеше нык була. Галләм абзый кебек ут-су кичкәннәре бигрәк тә үзләрен тиз кулга ала беләләр. Хәзер ул үзе хатынын тынычландырырга тырышты.
Тагын бер солдатнын әйләнеп кайтканын ишеткән авыл халкы да жыела башлады. Алар үзләре белән йортка ниндидер күңеллелек тә алып килде. Маһикамал апа бераз тынычланып, башкортның борынгыдан килгән йоласы буенча, кунаклар өчен чәй кайнатырга йөгерде.
Күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән хатын бәхетле елмаеп авылдашларын табынга чакырды. Яше дә, карты да һаман килде. Аларны каршы алучы әтисеннән Мидхәт бер тотам да калмады. Чәй эчәргә утыргач, әнисенен: «Куй, балам, әтиенне йончытып бетермә, зурсын бит инде»,—диюенә карамастан, алдына менеп үк утырды.
Әтисе алып кайткан ипине табынга куйдылар. Мондый ипине Мидхәт гомерендә дә күргәне юк иде әле.
—Әти, нигә бу дүртпочмаклы? Әнием пешергән көлчәләр йә озынча, йә түгәрәк булалар,—дип гажәпләнеп карашын әтисенә төбәде. Үзе табындашларның көлгәнен ишеткәч, оялып, шунда ук йөзен әтисенен күкрәгенә яшерде. Тере булса, энесе дә шулай иркәләнер идеме икән?.. Ул, оялганын да онытып, тиз генә башын калкытты:
—Әти, ә Мотаһар гел синен ипи алып кайтуыңны көтте. Бәләкәй булгач, аңламагач, ул сугыштан ипи дә алып кайталар, дип уйлый торган иде, әйе бит, әни?
Кешеләрнең йөзе уйчанланды. Маһикамал апа яулыгы белән күзен сөртте.
—Шулай булды, балам. Тик үзе генә.
Барысы да тын калды. Һәркем сугыш күрсәткән кайгы-газапларын ирексездән исенә төшерде. Бераздан кайгысын эченә яшергән Галләм абзыйнын тавышы ишетелде:
— Мидхәт улым, иртәгә энең каберенә икмәк алып барырбыз. Ул шатланачак, чөнки әтисе сүзендә торды. Күрәсеңме, менә ул икмәк!
Малай әтисенең муеныннан кочаклап ала. Аның сөйлисе сүзләре бик күп җыелган, тик авылдашлары авыз ачарга ирек бирмиләр шул, төн булуга карамастан, һаман килүләрен дәвам итәләр. Юк. Мидхәт әлегә сөйләмичә түзәр, тик әтисе генә башкача беркая да китмәсен.
Ул оеп киткәнен сизми дә калды. Бераздан сискәнеп уянды һәм әтисенен алдында икәнен тойгач, тагын тынычланып йокыга талды. Кешеләрнең гүләвенә тагын бер тапкыр уянды һәм калкына биреп тирә- ягына карады, ашъяулык өстендәге икмәк телемнәрен күргәч, йокысы ачылып китте. Алар бит Мотаһар энесе өчен әзерләнгән, сагынып көткән әти икмәге...
—Әти, син беркайчан да, беркая да китмисеңме?
—Юк, улым, сезгә кайттым мин, мәнгегә!
Әтисенен тыныч, ягымлы тавышын ишеткәч, Мидхәт тагын йокыга тала. Кыска, ләкин михнәтле гомерендә ин татлы йокы иде бу.