Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБАМ ВАСЫЯТЕ


Еш кына бездән, дөресрәге, хәрби-патриотик теманы яктыртырга яратучылардан «Ни өчен сез сугышта үлгән кешеләр турында күбрәк язасыз?*—дип сорыйлар Бу сорауга күренекле әдип—батырларыбызнын якты исемнәрен, кылган каһарманлыкларын мәңгеләштерүдә биниһая зур эшләр башкарган Шамил ага РәкыИповнын «Аяз күктә карлыгачлар* дигән әдәби-документаль китабындагы (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982) гыйбрәтле сүхзәр белән жавап бирәсем килә:
_ «...Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.—ди китап гсройларынын берсе. Алтын Йолдыз кавалеры, республикабызның Балык Бистәсе районында туган Александр Меркушев.—Тереләрнең жаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк Вакытсыз үлгәннәр турында Алар онытылмаска тиеш Алар хакы изге * (220нче бит).
Фронтовик-геройнын менә шушы сүзләре тирәнтен уйланырга мәжбүр итә. Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтне, явыхзык-рәхимссхлекләрнс үз җилкәләрендә нык татыган һәм фашизм дигән кара көчне жинеп чыккан Солдатларның. Ватан-ана сакчыларының алмашка килүче яшь буынга үтенеч- теләге дә... Шуна күрә бүгенге язмамда да мин Туган ил иминлеге өчен утка кереп, гомерләрен биргән каһарманнарның тагын берсе турында сөйләргә һәм күңелемдә туган кайбер уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.
Мамадыш районынын Алан эшчеләр бистәсендәге буш нигезләрнсн берсе каршында, тирән уйларга чумып басып торам Мондый буш нигех1әрнс һәр авылда күпләп очратырга мөмкин һәркаисынын—үз тарихы, үз моны... Менә бу нигезнен дә үткәне гыйбрәтле. Заманында биредә оч сугыш ветераны саналган бабам Ибраһим белән әбием Хәбибжамаз гомер кичерәләр иде Куе урман
эчендә, яшел чирәмле тау битендәге түгәрәк аланлыкка урнашкан әлеге «ожмах оисы-на без—аларнын нәкъ бер дистә оныклары'—өч чакрым ераклыктагы Арташ авылыннан еш менеп йөри идек Бабай белән әбигә кышлык утын-печән әзерләүдә, бакча-кура эшләрендә, су китерүдә, мал-туар карауда, көчебездән килгәнчә, теләп- яратып булыша идек. Өлкәннәрнең май кояшыдай балкыган рәхмәтле якты йөзләрен, кыстый-кыстый чәй эчертүләрен һич онытасыбыз юк.
Бабам белән әбием әлеге төбәкнең бик хөрмәтле кешеләре иде. Гомерләре буе (аларнын беренчесе—90 яшькә, икенчесе 80 яшькә кадәр яшәде), күпләрне сокландырып, тату-матур тордылар Тик түгәрәк бәхетләренен бер чите китек иде шул: бердәнбер уллары Миннсгаян сугыштан әйләнеп кайтмаган. Һәр көнне бабам белән әбием, анын яу кырыннан жибәргән беренче һәм сонгы фоторәсеменә карап, уллары белән исән кешедәй итеп сөйләшәләр, күңелләрендәге шатлыкларын ла. борчуларын да уртаклашалар иде
Аларнын үз тормышлары белән икесе икс жирлә яшәүче кызлары—әнисбез Гөлзәйнәп, апабыз Бибимәгъшия дә. очрашканда, бертуганнары Миннегаян абыйны чиксез сагынып-юксынып телгә алалар, анын турында сөйләгәндә яулык читләре белән яшьле күзләрен еш-еш сөрталәр иде Шуна күрәдерме. Ватан сакчысы булган Миннегаян абыебызның якты истәлеге балачактан ук безнен күңелләргә тирәнтен уелып калды. Без аны әкиятләрдә сөйләнелә торган өч башлы аждаһаны жингән
пәһлеван батыр итеп күзаллый идек, анын белән ихлас күнелдән горурлана идек
Сөйләүләренә караганда, чыннан да, яшьтән үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, үтә булдыклы кеше булган ул безнен Миннегаян абый Баштарак колхозда, аннары беренче бишьеллыкларның удар төзелешләрендә эшләгән—мактаулы исеме телдән төшмәгән.
1941 елнын мартыннан ул Кызыл Армия сафларында хезмәт итә башлый. Фашист- илбасарларнын безнен илгә каршы сугыш башлауларын да шунда ишетә.
Миннегаян абый, танкка каршы ата торган артиллерия полкы составында, Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр данлы сугышчан озын юл үтә, рядовойдан орудие командиры дәрәжәсенә күтәрелә, хөкүмәтебез бүләкләренә лаек була. «Дошманны эзәрлекләп, көне-төне алга барабыз, хәзер дошманны үз җирләрендә тукмыйбыз инде, тиздән туган нигезгә кайтыр вакытлар да җитә—көтегез!*—дип яза Миннегаян абый 1945 елнын гыйнварында бабайларга язган хатында. Әмма ана бәхетле Жиңү көннәрен күрергә насыйп булмаган икән—сугыш бетәргә берничә ай калганда гына аңардан хатлар килү өзелә. Озак та үтми, ул хезмәт иткән частьтан бабайлар йортына: «Сезнен улыгыз—гвардия өлкән сержанты Гаян Ибраһимов социалистик Ватан өчен көрәштә, хәрби антына соңгы сулышынача тугры булып, батырларча һәлак булды»,—дигән хәбәр килеп төшә...
Ышанмыйлар карт белән карчык улларынын үлгәнлегенә. Жиңү таңы атып, кайтасы фронтовиклар кайтып беткәч тә, бабай белән әби улларынын әйләнеп кайтасына өметләнделәр. Бәлкем, исәндер, кайда да булса тоткарланадыр дип. һаман могҗиза көтеп яшәделәр. Әнә бит, кияүләре—Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсафа солдатның да үлгәнлеге турында ике мәртәбә кара хәбәр килгән иде... Берзаман, тере килеш, үзе кайтып төште! Авыр яраланып, контузия алып, ике күзе дә сукыраю, ишетә дә, сөйләшә дә алмау сәбәпле, госпитальләрдә озак дәваланган икән... Азмыни андый язмышлар?!
Еллар үтә торды. Әмма бабам белән әбием күнел күкләрендәге Өмет Кояшын һаман сүндермәделәр, һәм көннәрнен берендә аларны тирәнтен дулкынландырган бер вакыйга булып алды...
...Ул көн—1966 елнын кояшлы феврале—бүгенгедәй хәтеремдә. Түбән Ушмы урта мәктәбендә (Мамадыш районы) уку атнасын тәмамлап. Аланга—бабайларга булышка, дип менгәч, алар йортына почтальон абзый чит почерклы хат китерде. Үзләре хәзерге язуны рәтләп таный белмәгәнлектән. бабам белән әбием ул хатны миннән укыттылар (соңыннан эзтабарлык эше белән тирәнтен кызыксынуыма сәбәпче булган әлеге хатны бүгенге көндә дә үземдә кадерләп саклыйм һәм биредә аны тулы килеш китерүне кирәк дип саныйм).
«Исәнмесез, кадерле иптәш Ибраһимов Гаян! Исәнмесез, гвардияче батырнын туганнары!—диелгән иде хатта,—Сезгә Мәскәү өлкәсенең Шахов районына кергән Никола-Дуниловский сигезьеллык мәктәбенең кызыл эзтабарлары зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Безнен VII класс укучылары элекке 16нчы армиянең танкка каршы ата торган 1нче гвардияче артиллерия полкы сугышчыларын эзләү белән шөгыльләнделәр Бу уңайдан без СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивы белән дә элемтәгә кердек. Архив мәгълүматларына караганда. 1нче гвардияче артиллерия полкы составында кызылармеец Ибраһимов Гаян да булган. Ул үзе 1921 елгы, Знче батареянын 1нче взводында орудие расчеты номеры. Иптәш Ибраһимов 1942 елнын февралендә безнен төбәкне дошманнан азат итүдә каһарманнарча сугышкан. Бәлкем, бу хатны гвардияче батыр үзе алып укыр һәм безгә шул утлы-давыллы елларга кагылышлы истәлекләрен язып җибәрер, хәзерге көндәге тормышы турында да мәгълүматлар бирер... Сездән түземсезлек белән җавап көтәбез!»
Хаттагы әлеге юллар бабам белән әбиемне чиксез дулкынландырды. Бүтән вакытларда сабырларнын да сабыры булган Ибраһим бабамның да сугышта кылыч белән телгәләнгән бит алмалары буйлап бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәде.
-Кара син аларны, эзтабарларны әйтәм, рәхмәтләр төшсен инде үзләренә, нинди игелекле, кирәкле эшкә тотынганнар! Сугыштан сон ничәмә-ничә еллар узса да, безнең улыбызны да онытмаганнар!—диде карт солдат, яу кырында гарипләнгән ун кулы белән әлеге хикмәтле хатны йомшак кына сыйпап. Аннары, фронтовик
улынын фоторәсеменә карап, анын белән сөйләшә башлады:
- ...Кырык бишнен кышында үлгән хәбәрен килсә дә. күнел. никтер, ышанмады, балам! Әле менә хәзер дә бит үзеңә, исән дип уйлап, хат язганнар Их. белергә иде синен язмышынны, кайларда гына югалдын икән?!
Бабамның шулай өзгәләнүе, әбиемнең әрнүле. сурәтләп биргесез моңлы карашы әле хәзер дә бик ачык булып күз алдымда тора, сүзләре исә. набат булып, колагымда кабат-кабат чынлы й .
Гомерләре буе сугышны ләгънәтләп һәм улларын көтеп (алеге хат күңелләрендәге Өмет утын дөрләтеп кенә жибәрде!) яшәде ике өлкән зат. Әмма изге теләкләренә барыбер ирешә алмадылар—уллары белән кавышу шатлыгын татый атмыйча, бербер артлы жир куенына керделәр. Бабамнын үләр атдыннан әйткән сүхтәре шул булды:
-Тәки кайталмады улыбыз... Вакыт табып. Миннегаян абыеннын язмышы белән син дә кызыксын әле. олан!
Ил агасынын-яраткан бабам Ибраһим Ситдыйк улынын гозерләп әйткән васыятен үтәдем Каһарман якташлар эзеннән СССР (Россия) Оборона министрлыгының Үзәк архивында кат-кат булуым чорында гвардияче Миннегаян Ибраһимовнын да сугышчан юлы белән жентекләп таныштым
.. 16нчы армиянен танкка каршы ата торган 289нчы артиллерия полкы составында дошманга каршы көрәшеп. Мәскәү янындагы сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә Миннегаян абый. Архив документларыннан күренгәнчә. 1941 елнын 25 октябрендә алар полкы оборона тоткан участокка—Спасс-Рюховское һәм Ивлево авылларына таба дошманнын 80нән артык танкы, дүрт дистәгә якын бомбардировщигы һәм ике батальон күләмендәге пехотасы һөҗүм итә. Көчләр тигез булмаса да, безнен артиллеристлар каушап-калтырап калмыйлар Ике сәгатьтән артык дәвам иткән каты бәрелеш вакытында дошманнын 59 танкын. 5 самолетын һәм бер батальон пехотасын юк итәләр. Нәтижәдә. фашистлар чигенергә мәжбүр булалар Шушы гаять авыр шартларда Миннегаян абый хезмәт иткән орудие расчеты да. төз атып, дошманның 6 ганкын яндыра
«...Пушканы корып торучы иптәш Ибраһимов шушы житди-кискен көрәштә үзен искиткеч батыр, тәвәккәл, житез һәм иң кыен вакытта да каушап калмый торган салкын канлы, аек акыллы сугышчы итеп танытты.-диелә 16нчы Армия командующие—генерал-лейтенант Рокоссовский. артиллерия генерал-майоры Казаков һәм Хәрби Совет әгъзасы Лобачев кул куйган Бүләкләү кәгазендә - Ватаныбызның курку белмәс улы Гаян Ибраһимов «Батырлык өчен- медале белән бүләкләнүгә тулысынча лаек» (33 фонд. 682524 тасвирлама, 239 эш. 505 бит)
Шулай итеп, абыебыз «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында совет командованиесснен сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне өчен». Көнбатыш фронг Хәрби Советынын 1941 елның 5 ноябрендә игълан ителгән 0280 номерлы приказы нигезендә, беренчеләрдән булып, сугышчан бүләккә лаек була Гаян абый хезмәт иткән 289нчы артполк исә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм ул тиздән «танкка каршы ата торган 1нчс гвардияче полк» дип үзгәртеп йөртелә башлый Мәскәүнс саклаганда «гвардияче» дигән гаять мактаулы исемгә ин беренчеләрдән лаек булган әлеге данлы полк артиллеристлары алда торган хәлиткеч сугышлар барышында да үзләрен арыслан йөрәкле батырлар итеп таныталар Белорус Клсико. дариец Гасаниев. казакъ Турсункулов. рус Романов, украин Попович һәм башкалар, ингә-ин торып, дошман юлына, мәңге бирешмәс алмаз кыядай, торып басалар Күрсәткән батырлыклары өчен, аларның күкрәкләрендә хөкүмәтебезнең югары бүләкләре балкый Татарсганнан килгән сугышчылар да республикабыз данын югары йөртәләр. Мәскәү янындагы сугышларда Арча районының Шушмабаш авылыннан килгән Гыйльметдин Шиһапов-Лснин ордены. Актаныштан Мәгариф Галиәхмәтов. Әлмәггән Мансур Галәветлинов исә Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр.
Гаян абый да «Мәскәү оборонасы өчен», икенче тапкыр «Батырлык өчен» медальләренә лаек була. Соңгысы ана Пушай торак пунктын һәм Орша шәһәрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелә Архив документларыннан
күренгәнчә, Миннегаян абый үзенен расчеты белән әлеге торак пунктларга ин беренче булып бәреп керә һәм, төз атып, дошман пулеметчыларын, миномет батареясын һәм күпләгән солдатларын юк итә...
Мондый мисалларны анын сугышчан тормышыннан байтак китерергә мөмкин Күкрәгендә Ватаныбызга карата тиңсез мәхәббәт, дошманга каршы чиксез нәфрәт хисләре кайнаган гвардия өлкән сержанты—орудие командиры Гаян Ибраһимов. фашист-илбасарларнын күпләгән җанлы көчләрен һәм техникасын юк итә-итә. Көнчыгыш Пруссиягә кадәр озын сугышчан юл үтә һәм 1945 елнын 26 гыйнварында, ныгытылган шәһәр-крепость Кенигсбергны алу өчен барган сугышларда, батырларча һәлак була. Нибары 23 яшендә..
- Мина нәкъ 20 яшь тулган көнне үлгән икән Миннегаян абыегыз,—диде, күзләрен мөлдерәтеп, әниебез Гөлзәйнәп, аңа бертуган абыйсы турында хәрби архивтан алып кайткан документларның күчермәләрен күрсәткәч.—Өйләнгән булса, балалары—дәвамы калыр иде!.. Хәер, ятимнәрнең, тол хатыннарның да язмышлары бик үк жинелдән түгел шул...
Һәм ул янадан үзенен бертуганы Бибимәгьшия апа турында сөйләп китә. Апасының ире Кадыйр Газизов. 1941 елнын көзендә фашистларга каршы көрәшкәндә. Молдавия җирендә һәлак булгач, ана бердәнбер кызы Гарифәне ялгызы карап үстерергә туры килә (уллары Камил исә бик яшьләй вафат була). Ничек итсә- итә. әмма чын кеше итеп үстерә кызын Бибимәгьшия апа. Гарифә башта Мамадыш районынын Уразбахты авылында—«8 нче март» колхозында сыер савучы булып эшли. Мактаулы исеме, фотосурәте район һәм республика газеталары битләрендә еш балкый анын Аннары ул. кияүгә чыккач, тегүче һөнәрен үзләштереп. Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә, сонгы елларда исә—лаеклы ялга киткәнче—Түбән Кама каласындагы Яшьләр ательесында бик күп кешеләргә игелекле хезмәт күрсәтә Ире Габделфәрт тә. шофер буларак, нык билгеле, булдыклы шәхес. Өчесе лә бер түбә астында гомер кичергәч, шатлыкларын да, кайгыларын да тигез бүлешеп яшиләр алар. Бибимәгьшия апа да. Гарифә дә үзләре өчен ин кадерле кешеләрдән саналган Кадыйр Газизов белән Миннегаян Ибраһимовны һәр көнне иртә-кич үз догаларыннан калдырмыйлар, аларнын сонгы фотосурәтләренә, тирән юксыну- сагыну хисләре белән, кат-кат багалар
Нәкъ шундый ук сүзләрне Хәбибҗамал әбиебезнең якын туганы Искәндәр солдатның сөекле хәләл җефете Зарифа апа Ибраһимовага карата да әйтергә була Ул да иреннән бик яшьләй. ике баласы белән тол калды. Шөкер, уллары Фаяз белән Гаяз йөзгә кызыллык китермәделәр—тәртипле, тәүфыйклы, иманлы булып үстеләр. Һәр эшкә дә куллары ябышып тора иде аларнын. Егет булгач, үзләренә тин ярларны—Нурлыхода белән Сабира кебек сөйкемле, уңган, ачык йөзле авыл кызларын сайладылар. Киленнәр исә. итәк тутырып, берсеннән-берсе булдыклы, тырыш балалар үстерделәр. Эчке эшләр органнарында эшләгән Фаязы озак еллар дәвамында инде Соколка бистәсендә яши. Нократ белән Чулман кавышкан урында!.. Ә атказанган игенче буларак танылган Гаязы әти-әнисе корган төп нигезгә—серле-сихри Аккош тавы итәгендәге биниһая кадерле урынга ныклап урнашты. Шушы тау буеннан Зарифа апаның да бер дә китәсе килмәде. Ирен өзелеп сагынган мизгелләрдә, тау янәшәсендәге урман буена барып, күңелен җыр белән юата иде ул:
Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Оча урман итәкләп
Сукыр булсаң да кайт, җаным'.'—
Үзем йөртәм җитәкләп
Юк шул. күпме генә көтсә дә, кайтмады Искәндәре Башка бик күпләр кебек, сержант И Ибраһимов та. дәһшәтле дошманга каршы тигезсез көрәштә, бүгенге якты көннәр хакына шәһит китте Татарстанда чыккан «Хәтер Китабы»нын 16нчы
томында. 104нче биттә мәнгелеккә урын алган анын йөрәккә үтә якын исем- фамилиясе..
Шул ук томда әтиебез Әхмәтсафа Мостафиннын. абыебыз Миннегаян Ибраһимовнын да туган-үлгән көннәре һәм күмелгән урыннары күрсәтелгән Әйтик, әтиебез турында китапта: «... 1943 елнын 15 октябрендә һәлак булды Псков өлкәсенен Невельский районындагы Горушки авылы янында күмелде».—диелә (Безнен бәхеткә, әтиебез, мен үлемгә үч итеп, исән калган!). Миннегаян абыебызнын мәңгелек тукталыш тапкан урыны, изге кабере исә хәзерге Калининград өлкәсенең Полесск (элекке Лабиау) шәһәре үзәгендә.
Фашист снаряды 1945 елнын 26 гыйнварында гвардия өлкән сержанты Миннегаян Ибраһимовнын туп расчетында хезмәт иткән дүрт кешенен гомерен берьюлы өзә. Архив документларыннан күренгәнчә, яу кырында абыемнын якын сугышчан дусларыннан—башкорт егете Гомәр Дүшәнбаев. рус халкы вәкилләре Петр Жевлев. Василий Янков батырларча һәлак булалар
Заманында шул хакта «Советский патриот* газетасында «Завешание Деда* дигән язмамны (1989 ел, 8 февраль саны) бастырган идем. Әлеге очерк, ничектер, мәрхүм Гомәр Дүшәнбаевнын улы Рәфикънын күзенә чалынган Һәм ул. адресымны шул газета редакциясе аша тиз генә соратып алып, мина бик тә дулкынландыргыч хат юллаган булган (әлеге язмамда анын әтисе турында да җылы итеп әйтеп үткән идем). Ни кызганыч, иске фатирыбыздан күчү сәбәпле, ул хат мина бик сон килеп иреште. Рәфикъ туганкай белән күрешергә-аралашырга өлгерми дә калдык—ул кинәт кенә үлеп тә киткән икән
Шулай да күңелемдә якты бер теләк яши заманында Гомәр һәм Рәфикъ Дүшәнбаевлар гомер кичергән нурлы төбәккә— Башкортстаннын Зианчура районындагы Тазлар авылына бик тә барып чыгасым, анда яшәүчеләр белән якыннан аралашасым-дуслашасым килә. Зиратларына барып, игенче-музыкант әтисен гомере буе сагынып-өзелеп көткән Рәфикъ туганкайның, анын якыннарының каберләре алдында башымны иеп. дога кыласым. Миннегаян абыебызга тормыш бүләк иткән үзебезнен Мамадыш төбәгенең изге туфрагын шунда сатасым килә Әйдә, тагын да ныграк туганлашсын ате ике жөмһүрият туфрагы' (Монарчы инде Башкортстан туфрагын - Рейхстаг түбәсенә Жинү байрагын беренче булып менгезеп кадаган легендар милләттәшебез Гази Заһитов кабереннән (Мишкә районынын Яна Кош авылы зиратыннан) үз кулларым белән алган биниһая кадерле туфракны фронтовик әтием Әхмәтсафа Мостафа улының каберенә 2000 елнын октябрь аенда сипкән идем.)
Әлеге зарури теләгемне Башкортстаннын халык шагыйре— Дүшәнбаевлар яшәгән төбәктә туып-үскән мөхтәрәм милләттәшебез Марат ага Кәримов та ихлас күңелдән хуплады һәм. ждй чыгу белән, үзләренә кунакка килергә чакырлы
Яу кырыннан кайткач. Миннегаян абыем ныклап төпләнергә тиеш булган йорт нигезе янында уйланып утырам Буш нигез, бомба төшкән чокырдай, күңелгә шом һәм мон салып, каратып тора Кулымда—бабам белән әбнемнен исән чакта төшкән фоторәсемнәре Алар, җыйнак кына өйләренең капка төпләренә чыгып басканнар да, зур өмет белән, олы юлга карап торалар. Бабамнын сугыш кырында имгәнгән ун кулы, канаты каерылган бөркетнеке кебек, салынып төшкән Карашы—җитди, иреннәре, нәрсәдер әйтергә теләгән сыман, бераз ачылган Ак яулыклы әбием дә. сул кулын кашлары өстенә куеп, юлны күзли. Улларын көтәләр