ШАЯН ХИКӘЯЛӘР


Иртәгә нинди бәйрәм?
Өйдән урамга чыгуым булды, подъезд төбендәге сәрхушләр: “Бәйрәм белән,
күрше!”—дип сәлам бирделәр. Үзем дә берни аңламыйча җавап сәламемне ыргыттым.
Эчтән генә: “Нинди бәйрәм икән?”—дим. Беләм тегеләрнең тел төбендә бер яртылык
акча кирәклеге ятканын. "Ниме, күрше9 дип сүз башлаулары булды: “Юк шул”,—дип
җавап бирдем. Чырайлары сытылды. Мин алга ыргылдым. "Халыкара наркоманиягә
каршы көрәш көнендә дә жмутлана”,—дигән сүзләре янына әллә ниндиләрен өстәп сүгеп
калдылар.
Үтә гомер. Менә 8 Март—Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте Әйбәт бәйрәм.
Язның беренче бәйрәме. Ир кеше булсам да, бәйрәм белән котладылар, рәхмәт яугыры!
Беркөнне базарда кирәк-ярак эзләп йөрим. Берәү мине күрде дә: “Бәйрәм белән,
кордаш!"—диде. Нинди бәйрәм икән инде тагы, мәйтәм. Аптырап торганымны күргәч:
“Русиянен Эчке эшләр гаскәрләре көне”,—дип өстәп куйды. “Ә-ә, беренче апрель белән
котлыйсын дип торам”,—мәйтәм. Вәт кешеләр әллә нинди бәйрәмнәр беләләр, ә мин
сабантуйны да Яна елны гына. “Әйдә, бераз”,—дип, тамагына чиртеп күрсәткән иде дә,
мин: “Юк шул”—дигәч, аерылыштык.
Бер ай чамасы каты-коты кимереп, тишек-тошык ямап, тормышның очын очка
ялгап, бәрелеп-сугылып йөри идем, берәү: “Сәлам, Алмаз, бәйрәм белән!”—дип
кычкырды. Таныш та түгел бугай. Алдым сәламен, үзенә җибәрдем. Май бәйрәме белән
котлавыдыр инде. Ул да, мин дә хезмәт ияләре бит—безнең бердәмлек көне. Безне бит
шул хәерчелек берләштерә. Алай түгел икән. “Нинди бәйрәм?”—дигәч, “Радиация
һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне. Мин генә исән калдым бугай
инде”,—диде. “Чернобыльдәнме?”—мәйтәм. “Әйе, көнгә бер стакан “кызыл” кабып кына
исән йөрим, синен юкмы?—ди. Бирми нишлисен шундый каһарман кешегә. Бирдем дә
сыздым.
Атна үтмәде, эштәге Нәсим: “Сәлам, брат, бәйрәм белән”—ди. Иртүк өйдән чыгып
китәр алдыннан үземә акча бары тик транспортка гына дип установка куйган идем. “Син
сержантмы әле? Бүген бит Россия Федерациясе Кораллы көчләре оешкан көн. Һәй, брат,
шуны да белмисен”,—дип. мине оялта башлады Нәсим. “Кит аннан!"—дип гаҗәпләнгән
булам —Нинди зур бәйрәм! Ләкин акча юк шул!” “Их,—диде Нәсим, уфтанып,—шундый
яхшы бәйрәм иде, боздын”. “Ә мин сине Жинү бәйрәме белән тәбрик итәсен дип торам
бит, кордаш, 9 май белән”, “Аның белән дә ярый”,—ди Нәсим “Менә анын белән булса,
мин дә сине бәйрәм белән тәбрик итәм. Әйдә, билгеләп үтәбез. Әтинен дә сугыш
ветераны икәнен искә алабыз. Анын исәнлеге өчен чәкештерәбез”.
Ул көнне лычкылдап өйгә кайтып кердем. Менә, ичмасам, бәйрәм! Икенче
көнне махмырга берсекөнгә булачак Кара дингез флоты бәйрәмен дә билгеләп
үттек. Бәйрәм атна буе барып, 19 май—СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнен дә
онытмадык. Чик сакчылары көне дә шунда керде, бу бәйрәмнәр сабантуйларга
ялганып, ай ярым дәвам итте. 22 июнь сугыш башланган көнне айнымакчы
идек тә. Хәтер һәм кайгы көне икәнен белеп, тагын баш төзәттек. Июль
ахырларында гына анга килдем. Берәү 27 июль көнне Хәрби дингез флоты көне
дип, бәйрәм белән котлап, сәлам биреп калды, алмадым сәламен.
Ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып киттем Ике ай буе бәйрәм итеп йөрүләр
колакка да, күзгә дә. башка да зыян китергәндәй тоелды 1 августта Кораллы
көчләрнен тылда хезмәт итүче гаскәрләре көнендә урамга чыкмадым.
Күршеләр минем тәрәзәләргә сәлам биреп йөрделәр йөрүен. Нигә дисән, бер
чыксан. 1 август 4 числодагы Һава десанты гаскәрләре көне белән ялганып
китәргә мөмкин. Аннан 12се— Хәрби һава көчләре көне килеп житә. Жәй
ахырындагы кебек онытылып “бәйрәм итәргә” ярамый. 30 августтагы
Татарстан Республикасы көнен күреп каласы килә. Аннан сон 4 сентябрь
Аеклар көне икән бит Язучы Гаффар 1 сентябрь—Белем көнен яхшылап
билгеләп үтәргә тәкъдим ясады. Тәкъдимен бертавыштан кабул итеп алдык та
шул ук көнне берочтан Боек Октябрь социалистик революциясен дә искә
төшердек. Анын хәзер әллә нинди Бердәмлек көне икәнлеге дә ярап куйды. Күп
“төшерелгән". Милиция көне дә, Ракета гаскәрләре, артиллерия көне дә, Дингез
пехотасы көне дә, Россия хәрби даны көне дә. Стратегик юнәлештәге
гаскәрләре көне дә. Әллә каян гына Яна ел килеп житкәнен сизми калганбыз.
Ураза да онытылган.
Житәр. Туктарга вакыт. Яңа елдан янача яши башларга исәп. Кирәкми
бәйрәмнәр!
Яна елнын беренче ундүрт көнен өйдә әвәрәләнеп үткәрдем. Ике атна буе
мәжбүри ял иттерделәр. Эшләтмиләр. Янача яшибез. 27 гыйнварда бер
танышым: “Киләчәк бәйрәмнәр белән!”—дип караган иде дә. эндәшмәдем
"Чирлисезме әллә?” Корбан бәйрәме белән котлаган икән. Рәхмәт. Инде бәйрәм
белән тәбрик итүчеләрдән кот чыгып тора. Менә 23 февраль җитте— Ватанны
саклаучылар көне. Иртүк—кынгырау Куркып кына ишек ачсам, фатирга
счет-фактура тотып, берәү: "Берүк егыла күрмәгез, бәйрәм белән! Фатирга
түләү арткан!.."—диде. Күзләр мангайга менде.—Мен тәңкәгә'
Әһә,—минәйтәм,—кемнәрдер бәйрәм итә!
Гармун белән сөйләшү
Яратам шул сволочны
Инде ниләр генә эшләп бетмәдем бит. Утка-суга да салдым, астым да кистем
дә үзеңне, ярый әле чыдыйсын, гармункаем. Соң, үзе котырта бит Янәмәсе, мин
синнән башка—нуль. Сон, ананнын сипкелле сыеры, мәйтәм. Мин караштырып
йормәсәм гомергә кысыр каласы нәрсә, бетчә басуы'
Төннәр буе йоклый алмый ягам
Әллә чишмә чылтырап акканга.
Әллә кошлар монлы сайраганга.
Әллә яшьчек
Ачудан сине тәрәзә каршыларында үскән өянкегә асып киттем Икенче
көнне күреп, ойләренәалып кергәннәр Китереп биргәч, дуслаштык Ярый әле
син бар
Яратам шул сволочны!
Беркөн ванныйларында кер юып маташа. Менә син “Сарман” көен болай
җырлыйсын, ди.
Сандугачлар сайрый, кайда сайрый?..
Ә ничек җырларга кирәк, мәйтәм,—Менә болай җырларга кирәк,—ди.
Сандугачлар сайрый, кайда сайрый?..
—Сон, мин дә шулай җырлыйм бит инде.
—Юк, син менә болай җырлыйсың. Синеке минеке төсле түгел.
Сандугачлар сайрый, кайда сайрый?
Ах, ананнын сипкелле сыеры, дидем дә, синеке минеке төсле булмаса, минеке болай,
дип башы-ние белән ванныена тыгып куйдым. Ике арага син дә эләккәнсең. Нәрсә инде
кеше арасына кысылырга. Жебеп-җепшеп ямьшәеп беткәнсең. Атна буе мунча ягып
киптердек үзенне.
Төннәр буе йоклый алмый ятам
Әллә чишмә. .
Сине кызганып дуслаштык.
Яратам шул сволочны!
Беркөн әнисе белән утын кисәләр. Күңелләре булсын дип мин дә яннарында гармун
уйнап тордым. Әйбәт кенә уйнап торганда алды да бәрде утын пүләне белән башка. Ах,
ананнын сипкелле сыеры, дидем дә гармун белән җиппәрдем тегенә. Аерылдың да
төштең. Менә хәзер камыт бавы белән тегеп куйган килеш йөрисең. Нишлим инде гармун
уйный белгәч, кәнишне гармун уйныйм. Гармун уйный белсәләр утын кисәрләр иде
мени?
Төннәр буе йоклый алмый
Яратам шул сволочны!..
Беркөн көтү чираты җитте. Әйбәт кенә көтеп ятам, гармун уйнап. Мин гармун уйнап
көтәргә яратам бит. Сыерлары кайткан да әйткән, көтүдә гармун уйнап утыра, дип. Нәрсә
инде лыгырдарга, кайтырга иде дә мыштым гына утарга кереп ятарга иде. Ә бу “му!”да
“му-у!” Әй, мин сина әйтим, пырлап килеп җитте теге. Мин какрас шашлык кыздырып,
гармун уйнап ятам. Гармунны алды да учакка бәрде. Өстенә шашлык ишелеп төште.
Чьггырдап яна башлагач тартып алдым үзеңне. Менә хәзер синнән шашлык исе килеп
интектерә. Телгәләп ашыйсы килә үзеңне.
Төннәр буе...
Яратам шул сволочны.

Реклама