Логотип Казан Утлары
Роман

МӨНИРСТАН


Вакыт башта көннәр, аннан атналар, айлар саный. Исәннәр казна йортыннан барыбер бер чыга. Мөнирҗаннын да котылыр вакыты якынайганнан якыная бара. Ләкин өендә инде аны көтүче юк. Ул китеп, жиде-сигез айлар үтүгә, башта әтисе, тагын унбиш-егерме көннәрдән әнисе дә гүр иясе булып куйдылар. Хәзер кем янына кайта инде ул? Йортлары исән-сау тора микән? Ана бирелгән һәр срок югалту белән бәйләнгән: беренчесендә Гайния, соңгысында—ата-анасы. Ул бит хәзер ятимнәрнең дә ятиме.
Төрмәдән котылган чакта, Мөниржан Исламов дигән гражданинның кулына шактый акча тоттырдылар. Көне-төне эшләп тә кәгазьдәге таяктан башканы күрмәгән авыл халкының төшенә дә керми торган сумма иде бу. Юлда юк-бар нәрсәгә әрәм-шәрәм итмәде ул аны, ашарына гына тотып, Азнакайга кайтып төште. Исәбе башта Әскәйгә тәпи-тәпи кайту иде, күчтәнәчләр алырга кибеткә керде. Күпме вакыт аерылып торганнан соң, ата-анан булмаса да, ничек инде акчан була торып буш кул белән кайтып керәсең: күрше-күлән, бала-чага бар дигәндәй... Менә шул чакта елкылдап торган велосипед күзенә чалынды. Туктале, нигә шуна атланып кайтмаска?! Кайчандыр йөрергә өйрәнгән иде бит. Велосипед эчен тишмәс, кирәге чыгар. Ә акча дигән нәрсәнең бик яман гадәте бар: әтәч булып кычкырырга гына тора.
Авылда велосипед сугышка кадәр мәктәп директоры Якуповта гына бар иде. Яхшы кеше иде мәрхүм, мин директор дип борын чөеп йөрмәде. Ә бит директорның абруе югары иде. Менә шул Якупов Мөниржанны үз итте, ярдәм кирәк булса, башка берәүгә түгел, гел ана гына эндәште. Үзе әз генә ярдәмне дә буш калдырмады: йә берәр тәмле нәрсә белән сыйлады, йә нидер бүләк итте. Ә бәрәңге утыртышканнан сон Мөжәһит белән икесенә бәхетнен бөтенләй көтелмәгәне елмайды: директор абыйлары аларга велосипедта йөреп карарга рөхсәт бирде. Менә шул чакта Мөниржан йөрергә өйрәнеп калган иде. Мөжәһиттән никтер булмады. Ике-өч тапкыр утырып карады да, мәтәлеп барып төшкәч, бүтән якын килмәде.
Утыз сигезенче елда ахыры, Якуповны, халык дошманы дип, кулга алдылар, аны кулга алганнан сон гаиләсе дә авылдан китте. Шул көннән бирле авыл халкының велосипедны күргәне юк. Андый затлы әйбер кайдан килсен туйганчы ипи дә ашый алмаган сала кешесенә.
Ахыры. Башы 1нче санда.
Сатып алган велосипедына Мөниржан Азнакайны чыгып бераз киткәч кенә утырды. Ул дулкынлана иде. Дулкынланырсын да. малай чакта велосипедка утырганда анын ике кулы да исән, аяклары гына педальгә житәр-җитмәс иде. Хәзер аяклары бик житә. сынар кул белән йөртә алырмы?
Үргә түбәнрәк жирне сайлап, бисчилласын әйтте дә тәвәккәлләде Мөниржан. Юкка шикләнгән икән, берничә минуттан «ике тәгәрмәчле атына» ияләшеп тә җитте.
Тәгәрмәч кыршаулары ялтырап торган велосипед зурларга ничек тәэсир иткәндер, әмма авыл малайларының тәмам йокысын алды. Их. бер генә тотып карасан иде шунын рулен! Утырып йөрү турында хыялланмадылар да. Андый бәхет, эләксә дә. күрше малае Нәсимгә генә тия Ә башкаларга велосипед артыннан күтәрелгән тузаны гына кала. Алар өчен бусы да ярап тора.
Баштагы көннәрдә велосипедның үзен күреп шаккаткан малайларны Мөниржан абыйлары берзаман бөтенләй ушсыз калдырды Ничек дисезме1’
Мөниржан кичтән шактый гына төшергән иде. Башынын чатнавына уянып китте. Кибет ачылганны көч-хәл белән көтеп атып, башын төзәтеп чыкты. Бар иде әйбәт заманнар, күпмегә түләсән. шунын катәресен сатып бирәләр иде. Кайчан керсән дә. кабымлыкка мичкәсе белән килки балыгы тора. Өч тиенгә алсан, ярты авылына җитәрлек тия Акчан юк икән, сатучы алдында ышанычын бөтенләй җуймаган булсан. ул сина әжәткә дә бирә Кибет ябылса да. баш бәласе түгел, кибетченен өендә ким дигәндә оч-дүрт әржә запас аракы бар. төн уртасында да борып чыгармый.
Башын төзәткәч. Мөниржаннын күнеле күтәрелә төште һәм кинәт кенә гармун уйныйсы килеп китте. Ләкин өендә бик эссе иде. Ә ни өчен су коенмаска? Гармунны бит аны Зиннәт тугае буендагы ямь-яшел каз үләненә ятып та уйнарга була.
Велосипед кадәр велосипеды булган кеше монын ише көнне ничек инде жәяү йөрсен. Мөниржан да капка төбенә велосипедын алып чыкты һәм су коенырга китте. Зиннәт тугае авылнын түбән очында Анда илтә торган юл авыл эченнән уза. Мөниржан урам буйлап велосипедта бара, үзе гармун уйный Кара инде бу велосипедны: руленнан тотмасан да бара икән Могҗиза тек могжиза! Тамаша тек тамаша! Күргән малайларнын күзләре маңгайларына менде Күрмәгәннәргә алар соныннан селәгәйләрен агыза-агыза сөйләде.
Өченче тапкырында Мөнирҗанны илле грамм спирт өчен утырттылар
Жөйге иртәләрнсн берсендә, әле Кызыл тау артыннаан кояшнын яна гына күтәрелеп килгән чагында. Мөниржан тавыкларына бодай сибеп йөри иде. берәүнен «Исәнмесез'» дигән сүзенә борылып караса, үз күзләренә үзе ышанмады: каршысында Хаммат басып тора иде Кочаклашып күрештеләр Сугыштан кайткан елда бергәләп аулагөйгә йөргәннәре икесенен дә хәтерендә иде. Хаммат нефтькә киткәннән бирле күрешкәннәре булмады Хаммат кайтса. Мөниржан юк. Мөниржан кайтса. Хаммат юк. Сак белән Сок диярсен
Хужа кунагын өйгә чакырды
Өй эчен тәртипсез дип әйтмәсән дә. хатын-кыз кулы тимәгәнлеге сизелеп тора иле. Әйе. Мөниржан һаман ялгыз. Теге яки бу хатынны димләп карадылар, үзен-үзе кияүгә тәкъдим итүчеләр дә булмады түгел, ризалашмады, чөнки Гайниянен нахлы карашын оныта, мәхәббәтен йөрәгеннән кем дә куып чыгаралмый иде
Пенсия акчасына очын очка ялгап барган ялгыз ирнен ое арурак шартларда яшәп өйрәнгән кешегә шыксыз булып күренергә дә мөмкин Ләкин төрмә казармаларын әле онытмаган Мөниржанга ү ^ өс. «тегеннән»
кайткач, ожмах булып тоела.
Хаммат буш кул белән кермәгән икән. Дуслар көлешә-колешә дә, бераз сагышланып та, узган көннәрне искә алып сөйләшеп утырдылар.
Мөниржан Хамматнын хәзер Әлмәггә яшәвен, бораулау мастеры булып эшләвен ишетеп белә иде. Үзенә ниндидер орден да биргәннәр икән.
—Да, малай, син теге вакытта юкка минем белән китмәден. Нефтедә эш күп анда. Мине менә эшкә алу белән бораулау кадрлары мәктәбенә укырга җибәрделәр. Нефтьчеләр аны ШБК дип тә, «Бигәш академиясе» дип тә йөртә. Шунда укытып, бораулаучы ярдәмчесе ясадылар. Калганы үзеннән тора. Эшли-эшли бораулаучы да булдым. Сонрак мастерлар мәктәбендә укыттылар. Ике ел инде мастер булып эшлим. Тырышабыз, малай.. Безнен нәселне беләсен бит, задурлык җитәрлек!
Хаммат мавыгып та, горурланып та тормышын бәян итте. Сүзләрендә хәтта бераз мактану галәмәтләре дә чагылып алды. Нефтьтә «а»ны «б»дан аермаган Мөниржан күп нәрсәләрне аңламаса да, кызыксынып тынлап утырды. Сирәк-мирәк сораулар да бирде.
—Бораулауда коммерция тизлеге дигән нәрсә бар,—дип дәвам итте сүзен Хаммат.—Ул никадәр югары булса, эшең дә шулкадәр әйбәт дигән сүз. Ә ул күп очракта мастердан тора. Ягъни эшне ничек оештыруыңнан. Ә эшне оештыру исә нәчәлствонын сина мөнәсәбәтенә бәйле. Тели икән нәчәдникләр, синнән Герой ясый, теләмәсәләр, утырасың шунда коры паекта.
—Авылда сөйләүләренә караганда, гел коры паекта гына утырмыйсын бугай. Орден алганыңны да ишеттем. Хакмы?
Хамматнын болай да ачык йөзе бөтенләй балкып китте:
—Кәк же, кәк же! Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирделәр.
Орден кадәр орденны юкка гына бирмәгәннәрен Мөниржан андый иде.
—Ни өчен?—дип сорады ул, кызыксынуын тыя алмыйча.
—Безнең бригада бер станок-айга коммерция тизлеген...
Станок-ай дигәне дә, коммерция тизлеге дигәне һәм Хаммат авызыннан ычкынган күп кенә бүтән сүзләр нефть эшеннән ерак торган Мөниржан Исламовка берни дә аңлатмый иде. Ә кыза төшкән Хаммат ачыктан-ачык мактана башлады:
—Эшләр болайрак барса, Мөниржан дус, минем тиздән Герой булуым да бар. Син минем бораулау буенча СССРда рекорд куйганымны ишеткәнсеңдер ич?
Хамматның уңай җавап ишетәсе килгәнен белсә дә Мөниржан алдый алмады.
—Юк,—дип дөресен танырга мәжбүр булды.
—Кит аннан!—Гаҗәпләнүдән Хаммат кызарып чыкты —Бөтен ил шаулады бит ул хакта. Язмаган гәҗит калмады. Нужәли укымадын?
—Без укыган гәҗитләрдә күбрәк бүтән нәрсәләр хакында язалар иде...
—Шулайдыр шул. гафу ит. онытып җибәргәнмен —Кинәт боегып калган Мөниржанга карап. Хаммат уңайсызланып китте. Бу хәл аны һавада очкан җиреннән жиргә төшәргә мәжбүр итте.
Сүз артыннан сүз иярде. Сөйләшеп утыра торгач, Хаммат алып кергән шешәнең төбе күренде. Мөниржан кибеткә чыгып керергә дип кузгала башлаган иде, Хаммат туктатты:
—Йөрмә, үзем барам. Ничек дип җырлыйлар әле:
Акча бездә бер букча,
Ефәк безгә мунчала.
Яшь гомерләр ике килде,
Өч килсә дә ничава,—диләрме?
Хаммат жил-җил атлап чыгып китте.
«Яшь гомерләр ике килде ■> Мөниржан анын берсен дә юньләп хәтерләми: өлгереп җиткәч, сугыш утына ыргытылды, көч-хаз белән исән кайткан иде. төрмә шулпасы эчәргә булган икән. Бердәнбер якты, жылы хатирә булып Гаиния генә калган. Анын да. еллар узган саен, җылысы кими, яктысы тоныклана бара.
Ничек җырлады әле Хаммат? Ә. әйе. «Акча бездә бер букча» дип. Бәлки чыннан да шулайдыр Авыл халкы: «Бурилыпиклар акчаны капчыклап алалар икән»,—дип юкка сөйләмәс.
Хаммат каршысында Мөниржаннын бөтенләй үк мескен булып күренәсе килми иде. Юып. электр плитәсенә пешерергә берничә йомырка куйды. Титибикәләренә рәхмәт, көн саен кытаклап торалар. Тавык кытакладымы, димәк, ниндидер хикмәт бар дигән сүз.
Самавырынын капкачын күтәреп, суы барлыгына ышангач, анысын да көйрәтеп җибәрде Сәгать унберенче киткән, әле бит анын иртәнгелеген дә ашаганы юк. Аракы дөньяны оныттырса да. карында улаган бүреләрне тыя алмый.
Хаммат озак тормады, кайтып та житге. Өстәлгә бер шешә аракы һәм ике балык консервысы утыртты
— Гафу ит. кабымлыкка бүтән нәрсә юк икән кибеттә Шәһәрдә колбасасы, кызыл, кара уылдыгыннан киштәләр сыгылып тора
—Монда кайтарсалар да. аларны кем генә алып ашар икән. Ипилек тә рәтләре юк.
—Әйе шул. Хөкүмәт дурак түгел, белә ни эшләргә икәнен Нефть кирәк булгач, кадерлиләр. Ә авыл элек ничек фәкыйрь булса, шулай булып калган Авызын ачса, үпкәсе күренә. Мин бит хәзер авылга, сагындырса да. сирәк кайтам. Нефтьчеләрнең пачут зур. малай, зур. Кемнен акчасы бар. дөньяга шул хуҗа диюләре хак икән. Син менә үзен уйлап кара: башагын чак кына күтәреп торган арыш яки бодай басуы Атна-ун көннән уракка төшәргә торалар. Игеннәрне урып алганны көтәсе иде дә бит. юк. шул басуга юл ачарга бульдозер кертеп җибәрәләр.
-Ник?
Мөниржан Хамматны арттыра дип уйлаган иде Ничек инде шаулап торган басуга бульдозер кертергә мөмкин? Бу анын башына һич кенә дә сыймый иле.
—Никме? Чөнки илгә нефть кирәк. Кемнән генә сорасан да сина шулай җавап бирелер
—Ә икмәк кирәк түгелме?
—Кирәк. Ләкин нефть барсына да галава ди партия
—Аңламыйм. Нефтьне галава дип. шау икмәкне харап итәргә ярыймы'’ Шуна кемнен кулы бара?
—Ә без түлибез! Бозылган һәр гектар җир өчен хөкүмәт колхохзарга бик яхшы түли. Андый акча колхозның төшенә дә керми Башлырак колхоз прсидәтелләре нефтьчеләрдән ул басудан җыеласы икмәк бәясеннән биш тапкыр артыграк акча каералар
—Булмас!
— Икмәктер әгәр!—Алдында яткан икмәк телеменә Хаммат иреннәрен тидереп алды — Бик бе.зәсен килсә. Кайбер на Ш>3 ЩИ 1 Ире фа ЮН бвсуга буровой куйыйк әле. юл уздырыйк әле. дип арттан үхзәре йөри Чөнки юкны бар итеп акт төзергә өйрәнеп беттеләр Тагын да хәйләкәррәкләре, түрәләр белән килешеп, башта акт тозегазәр. аннан игенен жыеп алалар Басу бушагач кына буровой керә. Сарык та исән, бүре дә тук менә шул була инде.
' —Анламыйм. ничек инде алай булырга мөмкин
—Вәт менә шулай,—шешәнен икенчесе дә шактый бушаган, Хаммат тәмам кайнарланган иде,—Шул басунын уңышын башкаларныкына кушып, «авыл хуҗалыгын үстерүдәге югары казанышлары өчен» орден алучылар да бар.
—Хаммат дус, әллә бераз су кушасың инде? Мине колхоз атларына дип алып кайткан бер-ике йөк печән өчен дә утырттылар, ә син коточкыч нәрсәләр сөйлисен.
—И туган, әллә кайларда йөрсән дә һаман сабый булып калгансың икән. Югарыраклар арасында чуалсаң, әлләниләр күрер иден. Вагоны-вагоны белән цемент, такта, торба югала, сүзе дә, эзе юк. Белмәсәм, сөйләмәс идем. Сине алдап утырырга мин бит бала-чага түгел,—диде Хаммат, тавышын баса төшеп.—Ярар, синен янга акыл сатарга да, лекиия укырга да кермәдем. Үзеңне бик күрәсем килгән иде, бигрәк тә гармун уйнаганыңны сагындым. Гармунын уйнарлыкмы? Их, малай, теге вакытларда матур гына яшәп калган идек. Ә Сәлимә, бичара, яп-яшь көе харап булган. Сиңа әйттемме, юкмы, аулагөйдә кунгалаганнан сон, мине бит Мөршидә үзенә чак өйләндерми калды. Ну ут хатын иде, сабакы! Әле хәзер дә кайчагында үзем хатын кочагында ятам, үзем шуны уйлыйм. Нечисно кәнишне! Ярый әле Мөршидә кияү тапкан, югыйсә күпме ир-атнын башына җитәр иде, каһәр!
—Хатынын ниндирәк кеше сон?
Гайниясе исенә төшеп, Мөнирҗаннын йөрәге кысылып куйды. Тәне жир куенында булса да, җаны оҗмах түрендәдер инде бәгырькәенең. Оҗмахка Гайния кебекләр дә кермәсә, тагын кем керер.
—Марҗа. Ирина исемле.
—Әйбәтме сон?
—Ярый инде. Тик авылга кайтырга дисән, теше-тырнагы белән карыша. Татар авылында мина ни калган, ди. Ә минем үлеп-үлеп үзебезнен авылны сагынган чакларым була. Хет шунда утыр да ела. Менә бу юлы да түзә алмаганга кайттым. Үзен беләсең, ешрак кайтырга авылда якын туганнарым юк.
—Кайчан кайткан идең?
—Кичә соңрак кына вахта машинасы китереп куйды.
—Кемдә кундын?
—Чулак Гыймади абзыйны хәтерлисендер бит. Анын хатыны Бибисара түти инәй ягыннан чыбык очы иде, урыны оҗмахта булсын. Шул Гыймади абзыйның бертуганының малае, безгә бит инде ераграк булса да, кода туры килә, менә шул Фәләх кодаларга кайткалыйм.
Гаҗәпләнсәң гаҗәпләнерлек хәлләр бар икән бу дөньяда. Ин бәхетле дигән кешенен дә күнелендә карурман ята. Анда чәчәкләр генә түгел, башкалар күзенә чалынмый торган әллә нинди урлар, убалар бар. Торып- торып исен китәрлек. Мөнирҗан Хамматны хәтта кызганып та куйды.
—Юньләп урысча сөйләшә дә белмәгән көе ничек итеп марҗага өйләнәсе иттең? Татар кызлары беткән идеме?
—Юләр булганга!—Хаммат тегеләй-болай боргалап тормады, турыдан ярды,—Марҗа бит ул, татар егетен күрсә, дөньясын оныта. Ана бит синен телең кирәк түгел. Общагада берничә тапкыр янында кунып чыккан идем, күз яше белән килгән, балага уздым, ди.
—Шуннан?
—Шуннан кызгандым үзен. Өйләнәсе булды. Югыйсә парткомыгызга барам дип тә куркытты. Минем кандидатлык стажым яңа башланган гына чак. Ә ул, стерва, алдаган икән, бернинди дә йөге булмаган. Менә шулай, дустым. Ник алай иттен дигәч, яраттым, ташларсың дип курыктым, ди. Башта бәреп үтерәсе килгән иде дә, тора-бара ияләнәсең икән аны. Хәзер ике бала бар. Икесе дә малай. Күрәсен, бракодел түгел мин. Малайларның берсе Коля, икенчесе Сережа исемле.
Хаммат кинәт йодрыгы белән өстәлгә сугып куйды. Стаканнар
зеңгелдәште, ярый әле аумады.
—Бер сүз белән әйткәндә, авылыма, нәселемә, милләтемә хыянәт иттем мин, Мөнир дус! Миннән татар токымы катмаячак. марҗаныкы йотачак. Терсәк якында тешләп кенә булмый —Ул тынып калды да күзенә чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды —Әйдә, суз әле берәр үзебезнен көйне. «Сарман*ны, юк, башта «Рәйхан*ны җырлыйбыз.
Аклы ситса күлмәгемнең Якаларын кем уйган?
Ай
Хаммат хисләнеп, сагышланып җырлады. Анын тавышы ярыйсы ук ягымлы иде. Мөнирҗаннын тамагы бераз карлыгыбрак торса да. ана кушылмыйча түзмәде.
Алар һәрберсе үзенчә бәхетсез иде Мөнирҗанны инде әйткән дә юк. ә менә тыштан караганда бик бәхетле булырга тиешле, даны да. акчасы да, гаиләсе дә булган Хамматнын да эчендә ут кайный, йөрәге күмерләнә икән бит. Аулакта утырган икс ир җыр артыннан җыр башлады. Ин соңыннан Хаммат Мөнирҗаннын «Герман көе»н уйнавын үтенде
Без авылдан чыккан чакта.
Күтәрелде томаннар Дөнья хәлен белеп булмый.
Сау булыгыз, туганнар!
Хаммат, урыннан торып, Монирҗанга кулын гына биргән иде. сонрак түзмәде, кочаклап ук алды Иреннәреннән пышылдап бер сүз чыкты
—Рәхмәт!
Хамматның күзләреннән тәгәрәгән кайнар яше Мөнирҗаннын җилкәсенә тамды.
Бораулау мастерының күнслс сизгәндерме, бу җыр анын туып-үскән авылы белән генә түгел, якты дөнья белән дә хушлашуы булган икән бит. Күрәсең, җанынын кайсыдыр тамыры сизгәндер дә туган авылына бәхилләшергә алып кайткандыр. Сонрак. төрмәдә утырганда, сирәк килгән хатларның берсендә, буровойда авария булып. Хамматны торба бәреп үтерүе хакында язганнар иде. Гәүдәсен авылга алып кайтып, зурлап күмгәннәр Бар иде кеше, юк инде кеше Берәү дә үзенен кайчан, кайда ничек үләссн белми Язмыш тактасын уку кемгә насыйп?
Адәм баласынын хәтере кыска, тиз оныта. Күмгәндә купшы сүзләр сөйләнсә һәм хөрмәтнең зурысы күрсәтелсә дә. шуннан сон Хаммат каберенә аяк басучы булдымы икән? Хатыны, малайлары исәндер. Ир хакы, ата хакы дигән төшенчә булырга тиештер бит .шарда. Хәер. Монирҗан үзен кемне дә булса гаепләргә хокуклы дип санамый. Башы төрмәдән бушамый, авылда чагында, дөрес, җәй көннәрендә бер-ике мәртәбә Гайния һәм ата- анасы каберен чистартып, чардуганнарын төзәтеп, тәртипкә китереп кайта кайтуын Вакытнын ничек тиз узуын кабер осләренен яшел чирәм белән каплануыннан һәм исемнәр язылган ташларнын саргаеп мүкләнүеннән дә белеп була икән.
Хамматны озаткач, габынын җыештырып куйды да ишек алдына чыкты Монирҗан. Калдык-постыкны сибүгә, тавык халкы аны шунда ук сырып алды. Ул кьпыл әтәчнен эшем иясе булып йөрүләре! Хәрәм сараендагы кәнизәкләр янындагы төрек солтанымыни!
Бер уңайдан кетәклеккә дә күз төшерде Титибикаләр бүген дә тырышкан
алты күкәй салганнар. Рәхмәт төшкерләре. Күкәй бит ул үзе тәмле, үзе туклыклы, әзерләве дә мәшәкатьле түгел. Буйдак кешегә тагын ни кирәк.
Өенә кергәч, түшәгенә таянып, кичә килгән гәжитләргә күз салды. Ашамыйча торса торыр, ләкин укымаса, жанына тынычлык тапмый Мөниржан. Укып ята торгач, йоклап та киткән.
Вакытлы-вакытсыз йокынын ни хәере булсын. Төшләнеп, саташып бетте. Әүвәл Гайнияне, аны беренче тапкыр озата кайтканын күрде. «Галиябану»ны җырлады да бугай. Юк. җырлады түгел, икәүләп җырладылар. Сонрак, сугышка китәр алдыннан, саубуллашу киче җанланды. Егет кызны кочагына алмакчы була, кыз карыша; үбәргә тели—үптерми.
—Бер генә тапкыр!—дип инәлә Мөниржан. Кызның җавабы:
—Исән-сау кайт сугыштан, шунда үбәрсең
Төш дәвам итә. Снаряд шартлый. Барысы да җәһәннәмгә оча. Мөниржан командир Ваня Корпухинны сугыш кырыннан сөйрәп бара. Тагын шартлау. Фәрештәләр, Мөнирҗанны иннәренә алып, каядыр очалар. Каршы алган ак халатлыларнын берсе Гайния икән. Ул Мөнирҗанны. җыелган халыктан тартынмыйча, суырып үбә. Мөниржанга шунда ук хәл кереп китә.
—Әйттем бит мин сина: үбүемне теләсән, сугыштан исән кайт, дип! Минем иреннәремнең мен тылсымы бар, хәзер терелерсең.
Кыз аны янә үбә. Егет бөтенләй сау-сәламәт кешегә әверелә.
Вакыйга Ширәмәткә урман кискән көннәргә барып ялгана. Мөниржан ни өчен икәнен аңлый алмыйча калды: көрт баскан урман уртасында көтмәгәндә Сәлимә белән Гайния пәйда булды да әүмәкләшергә тотынды. Шунда колач житмәс нарат шартлап сынды да кызлар өстенә ава башлады. Бу коточкыч хәлдән барысы да куркып, югалып калды. Кемдер кычкырган тавыштан анына килеп, Мөниржан Гайнияне читкә алып чыгып өлгерде, Сәлимәне коткарырга сонга калды Ап-ак кар өстенә кызыл кан тамчылары чәчрәде.
Тагын ниләр күрер, ничекләр саташыр иде. анысын белми, «драстуй» дигән тавышка уянып китте. Дөрес, ул әле уянганын аңларлык хәлдә түгел иде.. «Тагын саташам»,—дип уйлап алды Мөниржан. Ләкин ниндидер көч аны битенә салынып төшкән гәҗитне алырга һәм күзләрен ачып дөньяга карарга мәҗбүр итте. Анын янында башына үзбәк түбәтәе кигән Фазыл басып тора иде.
—Драстуй!
«Бу ниткән бер бетмәгән төш булды сон? Фазылның әле бер генә тапкыр да төшкә кергәне юк иде ләбаса!» Мөниржан исән кулы белән ботын да чеметеп карады, ләкин каршысында басып торган Фазыл юкка чыкмады.
—Ник эндәшмисен? Әллә танымыйсыңмы?
Тукта, Фазыл төштә түгел, өндә дәшә түгелме соң! Күзләрен уып, Мөниржан торып утырды.
—Фазыл, әллә чынлап та син инде, шайтан алгыры!? Ышанасы да килми.
—Ачуланмасан, кайттым әле.
Мөниржан ничек сикереп торганын һәм балачак дустын кочагына алганын сизми дә калды.
—Син бит бу, син!
—Мин шул, мин!
—Ә мин төш күреп ята идем. Сине дә төшемдә күрәм дип уйладым. Кайчан кайтты н?
Күптән түгел. Ике сәгатьләр чамасы элек. Бүген ниләр эшләргә уйлыйсын?
—Ни эшем булсын минем,—Мөниржан көлеп жибәрде.—Авылда чакта мин ирекле кош кебек, ниндидер катлаулы планнар корып яшәмим. Гомернең күпчелек өлеше көн угсенгә уза.
—Синен хәлләрдән бераз хәбәрләр мин,—Фазыл авыр сулап куйды — Кызганыч, Гайния китеп барган икән. Сәбәбе ачылмадымы'.'
—Юк шул.
—Гафу ит, авырткан җиренә кагылдым.
Мөниржян кулын селтәде
—Ни эшлисен, язмыштыр. Син өйләнмәдекме әле?
-Юк.
—Вакыт. Сазаган егет булып барасын
— Шулаен ул шулай да. эшләр генә бармый унайга Урта Азиядә. Ташкент якларын әйтәм. бу мәсьәлә катлаулырак шул. Анда законнар, йолалар димме, икенчерәк. Калым сорыйлар. Әйдә, ин яхшысы болаи итик: хәзер бергәләп безгә барабыз. Сине дә. авылны да сагындым Алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчеп, сөйләшеп утырырбыз. Инәй карчык тавык чистартып калды. Әйдә!—диде Фазыл, ике төрле уйларга урын калдырмыйча.
Өрекләр. йөзем җимешләре белән чәй эчәргә утырганчы. Хөршит абыстайга күрсәтмичә генә, дуслар Фазыл алып кайткан шешәдән дә авыз иттеләр. Абыстай, аларнын ни эшләгәнен белсә дә. дәшмәде. Ә тегеләре күрсәтеп эчәргә базмады Фазылнын әнисе булу бер хат. авылнын мөхтәрәм абыстае да бит әле ул.
Электр плитәсенә утырткан кәстрүлдә тавык пешә. Анын тәмле исе борын тишекләреннән кереп, ашказаны бизләрен үрти Озак күрешми торган ике дусның күнел казанында исә хатирәләр кайный Шушы вакыт эчендә икесе дә күпне күрде, күпне кичерде Икесе ике җирдә булса да
Күбрәк Фазыл сөИли. Хөршит абыстайга, ничә еллар күрмәгән улына карап, анын ниләр сөйләгәнен тынлап утыру дөнья рәхәте. Бу көнне күрә алганына, шушы бәхетле көнгә кадәр яшәгәненә шөкранә кылып, куанычыннан күзенә чыккан яшьләрен тавыш-тынсыз гына яулык очы белән сөртә.
Фазылнын Ташкент якларында булганын белә иде Мөниржан Әмма анда ничек барып эләккән, ничек яшәгән—монысы карангы иде Хөршиг абыстайдан сораштырганы булды, ана кеше әллә үзе дә белеп бетермәде, әллә белеп тә әйтмәде, Мөниржанга артык мәгълүмат бирмәде
Фазыл сөйли:
—Бөгелмәдә поездга утырып кузгалдым Уфага җиткәнче, инәй биргән төенчекне урладылар Ничек кирәк алай мен бәла белән Чимкент дигән стансага килеп җиттек Без, дүрт егет, юлда чакта танышып, бер-беребездән аерылмаска сүз куешкан идек, эш сораштырырга керештек. Ярый әле ул тирәдә татарлар да җитәрлек, үзбәк, казагы да безненчәне аклый. Татарга тылмач кирәкми диләр иде. хак икән Берәү безгә кирпеч заводына барып карарга киңәш итте. Бардык Чыннан да анда эшчеләр җитми, эш авырлыгына түзә алмыйча, кайсы кая китү ягын карый икән
Без ин авыр эшкә дә риза Чөнки сайланырлыгыбыз юк, зчтә бүре улый, кесәләрдә җил сызгыра. Без дигәнем—Мансур Баулы районыннан. Иркан—Ульян мишәре. Шәриф Башкортстаннан. Чишмәдән Әйтәм ич. соңгы ике тәүлектә авызга сынар валчык та кергәне юк
Хөршит абыстай янә күзләрен сөртеп алды Анын да туйганчы ашый алмаган чаклары күп булды, ләкин бу минутта ул үзен түгел, йөрәк парәсе Фазылын кызганып сыкрый. Аның бәгырь кисәге әнә бит нинди җәфалар күргән Ярый әле үзен Ходай саклаган Анасының догалары барып ирешкәндер Аннан сон Фазыл үзе дә ачысын-төчесен күргән, авыр зштән курка торганнардан түгел.
— Паспорт сорадылармы сон ’
—Паспорт аларга чуртыма да кирәк түгел. Ул аюларга совет власте тиз
генә барып җитүенә бер дә ышанасы килми. Ә паспортны ахыр чиктә барыбер алдык без.
—Ничек?
—Анда барысын да акча хәл итә. Фәлән әкә төгән әкә белән сөйләшә, төгәне өченчесе белән. Нәм шул чылбыр дәвам итә. Өч айлап эшләгәч, бригадирыбыз Мирали әкә белән сөйләшкән идек, шул ярдәм итте. Безне бик хөрмәт итә иде, рәхмәт төшкере. Хөрмәт итмәслек тә түгел, тырыштык без, эшкә нык булдык. Мин бит милитсиядән качып киткән кеше, мине эзләгәннәрен беләм. Тегеләрне эзләүче юк, ләкин алар шулай ук колхоздан качып чыгып ычкынган.
Безгә мичтән чыккан кирпечләрне алып чыгып өяргә куштылар.
Эшләү тәртибе болай: кем күпме күтәрә ала. яна «пешеп» чыккан кирпечләрне алып чыга да тиешенчә тезә. Ул кирпечләр кайнар, бияләй аша да пешерә. Бияләй дигәннән анысы артык озакка чыдамый, янып- көеп, ертылып бетә.
Ун көннәр чамасы бездә шулай эшләдек. Эш көне азагына жеп өзәрлек тә хәл калмый. Кайтасын да авасың. Берсендә шулай йокыга китә алмый ятканда, башка шундый уй килде: нигә сон әле без ул кирпечне конвейер рәвеше белән ташымыйбыз?
Иртән Мирали әкәгә әйткән идем, ул: «Хуп, мәйле!»—ди. Ягъни үзегезгә карагыз. Малайлар белән киңәштем, алар да каршы килмәде.
Болай эшләүнен отышлы икәне беренче көнне үк расланды. Күп күтәреп көчәнәсе, эч чыгарасы юк. Кирпечне бер-беренә тапшырганчы, кул пешеп өлгерми, әрле-бирле чабып йөрмәгәч, аяклар да ул кадәр арымый. Ин мөһиме, мичтән чыккан кирпеч өелеп ятмый. Мич янында торучыга гына кыен. Эссесенә һич түзәр хәл юк. Анысына да җаен таптык: егерме минут саен алмашып баса башладык.
Кулга акча да керә, пачут та бар. Бер тапкыр хәтта үзбәкләрнең туенда да булырга туры килде. Мирали әкәнең кышлактагы туганнарының берсе кызын бирә икән, үзе белән безне дә алды. Андагы кеше, андагы кеше! Әйтерсен, бөтен районнан җыйганнар. Нугайлар, татарлар дия-дия, безгә аерым хөрмәт күрсәттеләр. Түлке бер грамм эчемлек куймыйлар. Ә ризыклары!.. Сарыклар суела, пылаулар пешә, шашлык кыздырыла, алдан ләвәш өзелми, Әллә ничә көн кунак булып яттык. Уңайсыз иде, китәргә дә бик теләдек, җибәрмәделәр. Аларда йола шундый икән.
Эштән кайткач, общагада гына ятасы килми, егетләр белән чыгып йөреп керәбез. Ара-тирә вокзалга да сугылабыз. Бер керүдә дивардагы тактада милитсия эзли торган кешеләрнен сурәтләрен күрдем. Берсе Татарстанның Буа районыннан. Болай булгач озакламый чират мина да җитмәс дип, кем әйтәлә? Куркудан котым ботыма житге. Белмәссен. берзаманны минем сурәтне дә мир каршысына элеп куярлар. Арада сатлыклар булмас дисенме, барып әләкләсәләр? Таш капчыкка керәсе килми бит.
—Син авылдан чыгып качып бик дөрес эшләгәнсең. Мин генә, исәр, сине тыңламыйча харап булдым. Шуннан?
—Шуннан шул. Түзмәдем, бергә килгән якташларга күңелемдәге шөбһәне чиштем. Кинәш-табыш итешкәч, мина моннан китәргә кирәк дигән фикергә килдек. Бер-беребезгә ияләнеп беткәч кенә.
Китәргә, китәргә, китәргә! Тик кая?
Кая да булса китәргә өлгергәнче, башны Себер җибәрерлек вакыйга булды. Анысы болай —Фазыл дөньясын оныткан, башыннан кичкәннәрне кызып-кызып сөйли. Ара-тирә түбәтәенә дә сугып ала.
—Кирпеч заводыннан унлап кешене ерактагы бер кышлакка мамык җыярга җибәрделәр. И-и, малай, мамыктан бәйләгән киемне киюе генә ансат, аны үстерү, җыю—каторга. Андагы хатын-кызларнын ничек интеккәннәрен
күреп, йөрәккә кан сава иде. Өстән кояш кыздыра. Юк, кыздыра дию генә аз, яндыра, көйдерә! Ә яланаяклар—суда! Ярар, мин сөйлисе нәрсә башка Мин бит үстерүдә катнашмадым, әИтәм ич, жыярга җибәрделәр. Жыеп атып чыгабыз да бер өемгә өябез. Тау кадәрле булды. Атна эчендә без берничә шундый тау ясадык. Иртәгә кайтабыз дигән төндә, кирәк бит, мамык тавынын берсе янды. Башкаларын чак саклап атып катлык. Бер яна башласа, ул күкерт кебек икән. Һич сүндереп кенә булмый.
Килде милитсия. китте сорау алулар. Ярый әле безнен бәхеттән китәсе булды. Кайттык. Тынычлык югатды. Мин бит тамгалы карга, тегеләй-болай була калса, ансат кына мина ягачакларын беләм. Ак эт бәласен карага сылтау гадәте анда да бар. Өйгә кире сыпыртыр идем, монда да кулга алырга көтеп кенә торалар.
Беткән баш беткән дип Мирали әкә янына кинәшкә бардым, хәлне анлаттым. Ул безне үз баласыдай күрә торган бик әйбәт үзбәк иде. Танышлары да күп. Әкәҗан, мәйтәм, шулай-шулай. бер гаебем дә юк. нан тотып ант итәм: ярдәм итмәссеңме, хәсрәтемне бүлешер бүтән кешем юк. Ни киңәш бирерсең?
Анлады хәлне әкә, артык сораулар белән интектермәде Түбәтәен салып, башын кашып торды да Чимган таулары итәгенә урнашкан бер кышлакны әйтте. Андагы хуҗалык җитәкчесе кардәше икән, шунын исеменә язу язып бирде
Фазыл сөйләгән арада тавык шулпасы да өлгерде. Аны ашар алдыннан дуслар яшертен генә янәдән шешәдән тамак чылатты. Аш янында Фазыл сүзен дәвам итте.
—Эзләп киттем бу кышлакны Мирали әкә өйрәткәнчә, башта поезд белән Ташкентка бардым. Ташкенттан Чырчык тарафына юл тоттым
Фазыл ни өчен бу кадәр җентекләп сөйлидер Ни Мөнирҗан. ни Хөршит абыстайнын ул тирәләрдә йөргәне юк. Ә үзен күрмәгәнне күз алдына китерүе кыен.
—Тел белсән югалмыйсын икән. Өченче тәүлек дигәндә барып кердем теге кышлакка. Тарлавыкта урнашкан икән. Башынны күтәреп карасаң, өскә таулар аварга тора. Кышлакка бару да. аннан олы дөньяга чыгу да җәяүләп яки ишәк белән атка атланып кына. Бездәге сыман ат җигеп йөрерлек түгел. Соныннан белдем: Граҗданнар сугышы вакытында басмачлар оясы булган икән бу кышлак.
Тау арасында бик кызык: барасын, барасың, күз аткан нәрсәң күренеп гә тора, якында гынадыр, мснә-менә килеп җитәрсең кебек, ә ул җәһәннәмдә булып чыга. Берсеннән берсе биегрәк кыя астыннан атлаганда, ничә чакрым узганыңны һич кенә дә чамалап булмый
Әйтәм ич, арып-талып булса да барып җиттем. Таптым кирәк кешене, бирдем теге язуны. Үзбәкчәне Чимкентта чакта бераз өйрәнгән идем, яртылаш үзбәкчә, яртылаш татарча пупалыйм. Хужа миннән шунда ук сорады:
—Ничә сыйныф укыдың?
—Җиде.
Моны ишеткәч, үзбәк агаеның чырае ачылып китте Ләкин нигәдер аның ышанасы килми. Ул:
—Чынлап та җидеме?—дип сорады.
—Чынлап,— дим.—Түлке янымда дәкүминтем юк.
Үзбәк агае кулын гына селтәде
— Безгә синең дәкүминтең түгел, эшли алуын кирәк
Хисапчының ярдәмчесе үлгән дә. анын урынына дүрт гамәлне башкарырдай кеше таба алмыйлар икән. Кышлакта иң белсмлесе дүрт класслы гына ди
Кирпеч белән эшләгәндә башның атләни кирәге юк ал да ыргыт, ал да
ыргыт. Ә бит хисапчы булыр өчен баш кирәк.
—Белмим шул,—дим.—Эшләгән эшем түгел. Ат караганым бар, тирес түккәнем, сука сукалаганым, ашлык суктырганым бар
Хужа:
-Андый эшкә минем миһманнарым болай да җитәрлек, мина хисапчы кирәк,—ди. Анын үз кырыгы кырык.—Карендәшем Мирали сина ярдәм итүемне сораган. Мирали әкәнен үтенечен аяк астына сала алмыйм, өйрәнерсең, грамытын җитәрлек.
Шулай итеп, һич уйламаган җирдән хисапчы булып киттем. Сигез айдан сон баш хисапчы Абдулла сырхаулады да мине анын урынына куйдылар.
Жиде класс укуның файдасы тиде. Хисапчы—үзбәкләр арасында бик абруйлы эш. Кышлак хуҗасының ихтирамлы карашын күргәч, андагы халык үземә «әкә, әкә» дип кенә тора.
—Барысы да әйбәт, тормышым көйләнгән иде, сагындырды. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир. Авылны, кешеләрне, инәйне сагындым. Аннан сон яшь тә бара, үзең беләсең. Минем үзбәк кызларына өйләнәсем килми. Яучыларга теләүчеләр бар-барын, әмма капчыктагы песи баласын аласым килми. Моннан берәрсенә өйләнеп, инәйне дә үзебез белән алып китәргә ният.
Хөршит абыстайдан яшереп эчкән аракы тәэсиреме, әллә сагынуы, күрешү шатлыгы телен чиштеме, Фазыл сөйли дә сөйли.
Дуслар ашыкмыйча гына гәпләшеп утырды. Аларга комачауламыйм дип Хөршит абыстай ишек алдына чыгып китте.
Әнисе юктан файдаланыпмы, әллә шул минутта гына исенә төштеме, Фазыл Мөнирҗаннан сорап куйды:
—Син Гөлфәния исемле кызны беләсеңме?
Мөнирҗан рәхәтләнеп көлде:
—Таптын сорар кеше! Клубка чыкмыйм, ул яшьтән узган... Ә болай яныма кызлар килеп йөрми. Кем кызы соң ул?
—Белмим.
—Ник сорыйсың алай булгач? Күзен төшмәгәндер бит? Кайда күрден?
—Бөгелмәдән бергә кайттык. Хисапчылар курсына укырга җибәрделәр, ди. Бер кашык су белән йотарлык гүзәл, шайтан алгыры! Кай арада үсеп җиткәндер.
Мөнирҗан янә көлде:
—Харап булгансың икән, Фазыл. Йөрәгенә утлы күмер төшергәннәр. Кем кызы икәнен ник сорамадың?
—Кыенсындым. Кара әле, мин китеп торган арада чибәр-чибәр кызлар җитлегеп куйган.
—Бездән сорап тормый, тормыш бара да бара, дустым.
—Мөнирҗан, әйдә бүген клубка чыгабыз. Чынлап әйтәм, сагындым. Үзебезнең авылның моңын, биюләрен сагындым. Үзбәк ягында яшәп карагач, сиңа шуны әйтәм: безнен татар кызлары бигрәк чибәр икән. Үзбәкләр үз кызларын да гүзәл ди, ну, малай, минем күнелне кузгатмый алар.
Мөнирҗан сүз озайтмады, бары көлемсерәп кенә куйды.
Кояшнын алтынсу нурлары офык артына яшеренде. Жиргә кичке салкынча рәхәтлек инде. Көтү кайтканда урамда күтәрелгән тузан басылды. Клуб ягыннан кемдер татьян гармунын сызып җибәрде. Мөнирҗан аны шунда ук таныды: Жәләй малае Хатип бу. Гармунчылар күп булса да, гармун төрле кеше кулында төрлечә сайрый.
Гармун тавышы Фазыл күнелендә янган утны янә дөрләтте:
—Хәтерлисенме, синен белән мунчада гармун яндырып көлен ашаган идек,—дип хатирәләргә бирелде ул.
—Хәтерләмичә соң! Бигрәк тиле булганбыз, әйеме.
—Әйтмә дә инде, Госман абзыйның алдаганына ышанып, бердигән гармунны харап итеп куйдык. Ләкин мин үкенмим син барыбер гармунчы булдын. Киттекме! Инәй,—диде ул чоландагы урынына ятарга өлгергән әнисенә,—мин клубтан урап кайтам әле
—Бар. улым, бар, исән-сау гына йөри күрегез.
Хоршит абыстай бүген бәхетле иде. Кылган догалары Аллалаһыга барып ирешеп, әнә бит Фазылы кайтты. Өйләнергә дә нияте бар сыман Бирсен Ходай, бирсен Ходай. Берәр акыллы кызга өйләнсен дә. Хөршиткә аларнын балаларын багу бәхете язсын. Тик кире киту турында, аны да алып китү турында хыяллана бит бу бала. Юк инде, тагын ничә ел гомере калгандыр, чит-ят туфракларга китеп гүр иясе булырга язмасын. Горбәтлектә Урат якларында йөргәннәре дә бик житкән. Өскәйдән ары бүтән аяк атлап чыгасы юк. Анын үз алдына биргән анты бар.
Дуслар барып кергәндә, клубка егетләр, кыхтар шактый җыйналып өлгергән иде. Фазыл шунысына игътибар итте ул туган авылыннан качып киткәндә, клубка фронтовиклар хуҗа иде. Хәзер үзгәргән яшь-җилкенчәк үсеп житкән. хәзер монда алар хужа, алар баш. Әнә бит клубны ничек дөбер-шатыр китерәләр.
Фазыл гына түгел, яшьләрнсн кайберләрсн Мөниржан да танып бетерми иде Ләкин яшьләр, әдәп саклап, берәм-берәм килеп күреште
Мөнирҗаннын күнеленә рәхәт, ул бүген үзен кеше итеп сизә иде Шуна күрәдерме, кемдер килеп кыстаганны да көтеп тормады, клубнын түренә узып, бушаган гармунны кулына алды. Кондезге эштәарып-талып эт булган яшьләр, күрәсең, шуны гына көтеп торганнар, уртага күмәк уенга чыгып басты Арыган, сыхтаган буыннарны язу очен яшьлеккә дәртле бер көй дә җитә.
Онытылып уйнады ул. Жырлы уеннарны бию алыштырды Тукта. Фазыл кемнедер биергә чакырды Бәрәч, кемнедер дигәне аларнын күрше Гариф абзый кызы ич! Исеме кем сон але? Әйе-әйе. Гөлфәния бит! Тукта- тукта. дусты сөйләгән кыз шул булып чыга түгелме! Тик Мөниржан күрше кызының Бөгелмәдә курсларда укыганын белми иде Белмәве дә гажәп түгел. Төрмәдән «ялга» гына кайткан адәмгә кем хисап биреп торсын
Гөлфәния белән Фазыл биеп туктагач. Мөниржан гармунын куеп, маңгаена бәреп чыккан тирен сөртеп алды һәм Фазыл янына китте Ул арыган иде. Арырсың да. иртәнге якта Хаммат белән күрештеләр, соныннан Фазыл кайтып төште.
Фазыл Гөлфәния янында басып тора иде Мөниржан килгәч, күрше кызы оялып кына анын белән исәнләште, әллә озак биюдән, этлә дулкынланудан анын яшь. чибәр бите кызарып чыккан иде.
—Мин киттем!—диде Мөниржан Фазылга.
—Иргә бит әле, ник ашыгасын?
Мөниржан шаяртып җавап бирде
—Сыер саварга йоклап калырмын дип куркам' Ярый, иртәгә күрешкәнгә кадәр!
Клубта уен дәвам итте. Яшьләрнен биюеннән күтәрелгән тузанга ишек төбендә тәмәке тартучыларның төтене кушылып, иренмәгән кешегә балта эләрлек булды.
Мөниржан койма буендагы сукмактан өенә табан атлый Ьар иде анын да бүгенге яшьләр шикелле уйнаган-көлгән чаклары. Гайния дип сызланган вакытлары.
Кинәт ана бик ямансу булып китте Гомерлек ялгызлыгын төю башына китереп сукты Ьу халәтеннән котылып тору өчен хәзер йөз. юк илле генә грамм булса да аракы эчәргә кирәк. Тик ул аракыны хәзер кайдан табасын9 Бу вакытга бимазалаганны кибетче Ямал да өнәмәс
Ул туктап уйланып торды һәм күзе ихтыярсыздан койма артында гына
торган медпунктка төште. Тукта, аракы гына эчәргә димәгән. Аңа бит спирт та ярый. Ә медпунктта спирт булмый калмас.
Медпункт, әлбәттә, бикледер. Һи, ишеге бикле булса, тәрәзәсе бар ич! Хәзер инде Мөнирҗанны уйлаган ниятеннән берни дә туктата алмый иде. Коточкыч ялгызлыктан һәм өметсезлектән аны бары тик спирт кына коткарачак. Котылып калу өчен булгач, медпункттан спирт алу хәтта җинаять тә түгел. Ул бит исән калу өчен кирәк. Төрмәдән кайткан булгач та, үләргә димәгәндер бит.
Мөниржан бакча яктагы тәрәзәнең эшермәсен ачты, бәхетеннән, эшермә бикле түгел иде. Әмма ул таза ир-ат сыйсын өчен эшләнмәгән булып чыкты. Мөниржаннын башы ничектер керде, күкрәге исә һич кенә дә сыярга уйламады. Ана башын кире чыгарудан бүтән юл калмады. Ләкин кергәндә кергән баш, чыгара башлагач, һич кенә дә чыгарга теләмәде. Мөниржан үзенен бик ахмак хәлдә—әсирлектә калганлыгын сизде: ни керә, ни чыга алмый. Ни эшләргә? Озакламый клубтан халык таралыр, болай торып булмый, бер-бер карарга килергә кирәк.
Әй, беткән баш беткән, сыдырылса яңагы сыдырылсын, ничек тә башын тартып алырга!
Мөниржан кулы белән тәрәзә рамына таянып, башын ныграк тарта башлаган иде, сугышка кадәр үк салынган медпунктның, еллар узу белән шактый черергә өлгергән тәрәзә рамы өтерге белән тоташтырган нәзек җиреннән сынып, пыяласы челтерәп коелып төште. Башы иреккә чыкты һәм ул, гәүдәсен тотып кала алмыйча, гөрселдәп жиргә барып төште. Хәзер инде анарда спирт кайгысы калмады, кызмача миенә никадәр ярамаган гамәл башкаруы барып житге һәм ул, кеше-кара күргәләгәнче дип, өенә сыпырггы. Кайткач белде, кулы бераз пыялага киселгән икән, аны чүпрәккә урады. Битенен сыдырылганына игътибар да итеп тормады.
Күрәсен булса, күркә талап үтерер дигәннәре хак икән. Мөниржан уянганда, авыл халкы медпунктның тәрәзәсе ватылуы хакында сөйләп арыган иде инде. Медсестра күптән түгел генә эшкә җибәрелгән Валя исемле яшь марҗа кызы иде, ватык тәрәзәне күргән сыер савучы хатыннар уяткач, беренче эше итеп Хәсьяновка хәбәр иткән иде. Ә колхоз рәисе шул минутта районга шалтыратты. Гаебен танырга, тәрәзәне куйдыртырга дип барган Мөнирҗанны тыңлап торучы да булмады. Озакламый килеп җиткән участок милиционеры Исламовны үзе белән районга алып китте.
Тикшерүне озакка сузмадылар: талау максаты белән җәмәгать милкенә зыян китергән өчен, суд аны чираттагы срокка хөкем итеп, «казна шулпасы» эчәргә озатты.
Фазылны исә язмыш Бөгелмәдән юкка гына Гөлфәния белән бергә кайтармаган икән: санаулы көннәр эчендә ике йөрәк арасында ин нечкә җепләр сузылды һәм капка төбендә сайрашып-чүкердәшеп каршы алган алсу таннарнын берсендә, ә кыз атна ялына кайта иде. Фазыл үзенен авылны ташлап китә алмасын анлады. Гөлфәниягә ачыктан-ачык мәхәббәтен белдерде һәм кияүгә чыгарга кушты. Гөлфәния каршы түгел иде, ләкин бер шарт куйды: хисапчылар курсын тәмамламый торып, туй турында авыз да ачмаска. Курслар бетәргә күп түгел—ай ярымлап кына калган иде.
Өйдә яту таза-сәламәт егет эше түгел, Фазыл бригадирдан эш сорап барды. Бригадир өчен мондый кадр күктән төшкән бәхет, икенче көнне үк үзбәктән кайткан егетне печән хәзерләүгә җибәрде. Авылдашларының кайберләре Фазылнын бу адымын аңлый алмады: ничек инде ул, паспортын була торып, башынны шушы үләлмәгән колхозга кол итеп тыгарга мөмкин?
Анын паспорты булсамы, паспорты булсамы, абзагыз белер иде кая китәргә! Күрер идегез аннан анын кем икәнен!
Ләкин Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми интектерә
Фазыл белән Гөлфәния арасындагы мөнәсәбәтне белүчеләр исә мыек астыннан елмайды: гыйшык уты диләр аны!
Печәннән сон уракка төштеләр. Сентябрь башларына Гөлфәния, укуын тәмамлап, колхозда хисапчы булып эшли башлады Вәгъдәләр куешканча, инде туи ясарга да мөмкин иде. ләкин халыкта урак чорында ялкау гына өйләнә, дигән сүз бар. Көз—шул ук урак өсте, ашлыкны жыеп бетерергә, бәрәңге алырга кирәк. Туй ясар өчен ин уңайлы вакыт Октябрь бәйрәме булып чыкты Шулай итеп Хөршит абыстай күптән хыялланган теләгенә иреште Фазылы башлы-күзле булды. Ходай боерса, орлыгы Бохарада түгел, оныклар да озак көттермәс. Бу инде Ана кеше хыяллана торган бәхетле тормышнын нәкъ үзе. Аннан сон мәнгелек йортка күчсән дә үкенечле түгел.
Яна елга чыккач, гыйнвар азакларында, колхознын отчет-сайлау җыелышы булды. Анда Мидхәт Хәсьяновны. район үзәгендә башка эшкә күчерелүе сәбәпле, рәислектән азат иттеләр һәм урынына авылнын үз кешесен сайлап куйдылар. Бүтән үзгәрешләр дә булды. Элеккеге җиде бригаданы эреләндереп, дүрткә калдырдылар Фазыл өчен ин гажәбе көтмәгәндә аны беренче бригадага бригадир итеп билгеләделәр «Мондыйн артык тәкыйгажәп дынларый бар»
Бу яналыклар Мөниржан утырган төрмә кысаларына тагын ярты елдан соң гына барып иреште.
Авылга Мөниржан бер мен тугыз йөз сиксән алтынчы елнын феврхть азакларында кайтып керле.
Поездан ана Ютазы стансасында да төшеп калырга була иде Тик аннан Әскәйгә эләгүе күп тапкыр катлаулырак Шуңа күрә ул Бөгелмәдә төшүне кулай күрде. Вакыт чагыштырмача сон булса да. Азнакайга кайтучы автобуска утырырга өлгерле. Сонгы елларда Әскәйгә дә автобус йөрү жайга салынган иде салынуын, әмма соңгы автобус Мониржанны көтеп тормаган, китеп барган
Ни эшләргә? Вокзалда тон үткәрергә йә булмаса берәрсенә кереп кунып чыгаргамы? Әллә «унберенче трамвай» белән тәвәккәлләргәме? Белмәссен. юлга чыксаң, берәр машина очрап куюы да бар
Бәлки ана Әскәйгә кайтып тормаска, хатирәләр янартмаска кирәк булгандыр. Беткәнмени Рәсәйлә урын Пенсиясе бар
Абыйсы Гаяз сугышта хәбәрсез югалды. Ата-анасы күптән вафат, күрше авылдагы апасының алты бала, үз мәшәкате чиктән ашкан, һәркемнең дә үз тормышы бар. Дөресен әйткәндә. Әскәйгә бәйләп тотардай бер генә жеп тә калмаган. Читтә яна тормыш башлап жибәрү җиңелрәк булмас идеме икән? Бәхет эзләп тагар гомер-гомергә читкә киткән Хәтеренә күптән түгел укыган бер шигырь килде
Кайда бармыйм, кайда йөрмим.
Абынсам—татар икән
Дөньяда татар хәтәрме'’
Ялгышасыз.
Татарларга
Тигән жил хәтәр икән.
Әйе. татарның язмышы беркайчан да жинсл булмаган Ул Донбасс.
51
Кузбасс шахталарында күмер чапкан, иксез-чиксез калын тайгаларда урман кискән, «халыклар атасы»нын планнарын тормышка ашырып, каналлар. ГЭСлар төзегән, завод-фабрикалар корган. Унтугызынчы гасыр азагында, егерменче гасыр башында «ач үлемнен куркусыннан ил елаган» бер вакытта авылы-авылы белән Төркиягә күчеп утырган. Октябрь түнтәрелешеннән сон горбәтлектә гомер уздырырга мәжбүр булган милләттәшләре азмы9 Ата-бабаларыбызнын изге туфрагы, үзәге саналган Татарстанда татар дигән халыкның яртысы да яшәми. Шунысын берничек тә аңлый алмый Мөнирҗан: төрлечә алдап-йолдап, мал. акча белән кызыктырып, татарларны Ерак Көнчыгышка, салкын төньякка, бүтән җирләргә күчерү дәвам итә. ә Татарстанның үзенә комсомол путевкасы белән дә. путевкасыз да әллә кайлардан башка халыкларны дыңгычлап китереп тутыралар. Алар арасында әтрәк-әләм, адәм актыклары да җитәрлек.
Мөнирҗан үзенең кара акылы белән моның гадел түгеллеген, кем тарафыннандыр үз Ватанында татарны халык буларак сыекландыру, куян шулпасының шулпасына калдыру максатыннан эшләнгәнен андый, тик исбатлап бирергә генә хәленнән килми. Хәер, аның кебек ярты гомерен төрмәдә уздырган кешенең кайдан абруе булсын да. аны кем тыңласын ди. Татарстанның үз җитәкчеләре ни карый торгандыр... Ә бәлки ил буенча “кече" халыкларга карата алып барыла торган геноцид сәясәтенә каршы тору аларнын да кодрәтеннән килмидер.
Шул ук вакытта кайберәүләр бу гигант төзелешләрнең, нефть чыгаруның төрле кыйтгаларга чәчелеп-сибелеп яшәгән татарларны киредән Татарстанга җыюда уңай роле булды дип тә исәплиләр. Уйласаң, бусында да бераз хаклык бар сыман. Бу дөньяны анлар өчен каланчаң биек булуы кирәк. Әнә шул биек каланчаңнан карап күбрәк уйларга кирәк. Күбрәк уйласан, шөрепләрен ычкына башлаганны сизми дә калырсың. Ул бит инде күптән әзер боерыкларга буйсынып яшәргә өйрәнгән. Төрмәдә бүтәнчә яши дә алмыйсын.
Өендә көтеп торган кешесе юклыгын белсә дә. Мөнирҗан кайтып кунарга ниятләде. Ул менә хәзер генә Әскәйне никадәрле юксынганын аңлады. Өйгә якынайган саен сагыну, җирсү хисе арта бара икән. Яшьрәк чагы булса, валлаһи, түзмәс, йөгереп кайтыр иде.
Көн тыныч, суык та түгел. Әлегә, әлхәмделиллаһ шөкер, аякларыннан зарланмый, күктә бәхет вәгъдә иткән йолдызларга карый-карый. авыл белән ике араны якынайта бирә. Ара-тирә Чатыр тавына күз сала. Төнге ай яктысында ул аеруча сихри, тылсымлы булып күренә. Адашудан куркасы юк: теге кайтуында ук юл күтәртелеп. таш түшәгәннәр иде. Аннан сон өч елга якын вакыт узды, хәзер менә асфальт та жәеп куйганнар, рәхмәт төшкерләре.
Төрмәдә чагында Мөнирҗанның авыл белән алыш-биреше өзелә. Ул хат язмый, ник хат язмый икән дип Өскәйнең үзендә дә өзгәләнүче калмаган Туганнан туганнарының оныклары аны әллә белә, әллә юк. Татар тау халкы түгел, буыннар ераклашкан саен анын туганлыгы да кими бара. Берәүгә дә үпкәләп булмый: һәрберсенең үз тормышы, үз мәшәкате. Ярты гомерен төрмәдә уздырган адәм кемгә кирәк. Үзе сон. үзе шәҗәрәсен ничә буынга кадәр генә белә. Әле дөньяда бабасының исемен белмәүчеләр дә очрый.
Авылда хәзер анын бердәнбер сүз кушарлык кешеләреннән Фазыл гына калды. Әмма яшьлек дустының буш вакыты юк диярлек. Урта Азия якларыннан йөреп кайтканнан соң аны бригадир итеп куйганнар иде. колхозны совхозга әверелдергәч, управляющий ясадылар—һаман шул камьггны салганы юк. Хуҗалыкның тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкате Фазыл җилкәсендә. Ничек чыдый торгандыр.
Уйларына чумып. Мөнирҗан атлавын белә. Тулган ай калыкты. Хәзер анын нурлары күңелен җылыта, яшьлеген искә төшереп, хисләр ташкынын кузгата. Их Гайния. Гайниябану! Син исән булсаң. Мөнирҗанның язмышы 52
бүтән юлдан китәр иде бит! Барын-югын ил белән бергә күреп, балалар белән чөкердәшеп, башкалар шикелле дөнья кичермәс иделәрме9
Күзенә чыккан яшьләрен исән кулы белән сөртеп алды Ярый әле автобус белән кайтырга сонга калган. Бу минутта анын беркемне дә күрәсе, сөйләшәсе, серләрен бүлешәсе килми иде. Сирәк күрешкәндә, таныш- белешнен телендә һаман бер үк сораулар бит: кайчан кайттын. кайда утырдын?
Капка төпләрендә аны коелары каршы алды. Бабасы Ризван теге гасырда ук казып. Карагаш кулыннан чыгарган таш белән эчләнгән кое бер гасырга якын инде үзгәрешсез. Бары тик. чересә, имән баганасын, сиртмәсен алыштыралар да тишелгәне урынына яна тимер чиләк эләләр. Сугышка кадәр дә. аннан сонгы елларда да тимер аеруча кадерле иде—Мөниржаннын әтисе ясаган агач чиләк кулландылар. Тимер чиләк илленче еллар урталарында гына эленде. Коены карап тору Исламовлар өстендә булса да. аннан кем генә файдаланмады. Авыл халкын әйткән дә юк. узгынчылар да. туктап, атларын эчереп, рәхмәт әйтеп китәләр иде
Кая карама, нәрсәгә генә орынма, барысы ла сагынып кайткан ир күңелендә җылы хатирәләр уята. Ләкин монда озак торып булмый, өйгә керергә кирәк.
Быел кар күп яуганга охшый Авыл өйләрен көрт баскан Мөниржанга. капкасын ачып керергә уйласа, озаклап кар көрәргә туры килер иде. Б\ эшне башка көнгә калдырып, ул койма буенда озак ятудан тыгызланган кар өеме өстеннән эчке якка атлады
Өенә кергәч, бала чактан ук күнеленә сенеп калган һәм газиз, кадерле булып әверелгән туган йорт исе борынына килеп бәрелде Бу—йортны күпме генә юсан да. жилләтсән дә бетми торган борынгылык, кадимилек исе шул. Чемоданын идәнгә куеп, үзе сәкегә утырды Йөрәгендә кайтү. туган нигезенә аяк басу шатлыгыннан хисләре ташып торгангамы, утны кабызырга ашыкмады.
Хисләр ничек кенә бәргәләнмәсен, гомер буена болай утыра алмыйсын Хәрәкәтсез торудан әрсез суык башта анын аягына, сонрак эчкә табарак та үрмәләде.
—Тәк. дип әйткән ди бер үрдәк,—дип бәхетле сөйләнә-сойләнә. Мөниржан урыныннан торды. Үз өендә катып утырырга ярамас, мичкә ягып жибәрергә кирәк.
Ул торып ут кабызды һәм абзарга чыкты Урлап бетермәсәләр. анда утын булырга тиеш. Һи. алар авылында урлашуның гомергә булганы юк (колхозныкын кыстырып кайтуны санамаганда), утын әрдәнәләре ул ничек өйгән булса, шул көе торган
Кочагына сыйдыра алган кадәр күтәреп. Мөниржан утын алып керле һәм ут уйнаган мич каршысына утырды
Коры утын шартлый-шартлый яна. Янган саен ойгә җылылык һәм тансык тотсн исе тарала. Өйнсн жылына баруынын беренче билгесе шул булды— мич казнасы ярыгыннан чикерткә аваз салды Өйгә кайту шатлыгыннан
Мөниржаннын алгысыган күнсле тагын да ярсып китте. Баз ки 6\ чикерткә аны киткәнчегә кадәр үк хәтерли торган иске танышыдыр Кызык, йорт чикерткәләре ничә ел гомер сөрө икән? Әнә козгыннар, ташбакаларны өчәр, дүртәр Йөз ел яши диләр бит. Әлбәттә, чикерткә ише вак-төяк атай ук яшәмәс Алар озын гомерле була калса. Жир шарын әллә кайчан басып китәртәр иде
Хәзер менә үзе алып кайткан хәзинә белән тамак ялгап та атса И юләр, ни эшләп моңа кадәр чәй куймады икән ул. Ашаудан бигрәк анын эчәсе килә икән бит Ике сәгатьтән артык тәпиләп кайтып, тамагы нык кибекте. Туктап, юлда кар кабарга да уйлаган иде. тыелып катлы
керергә генә кирәк. Чоланнан чиләк эзләп табып, кергән эзеннән ул коега чыкты. Коенын суы авылда ин тәмлеләрдән саналганга, малын кайдан туры килсә, шуннан эчерсә дә, күрше-тирә чәйгә суны Габделихсан коесыннан алып кайту ягын карый иде. Менә бит, Мөнирҗаннын өйдә булмаганына ничәмә-ничә ел, ә кое тирәсендә эзләр бар. Димәк, килгәннәр, димәк, су алганнар. Югыйсә су күбесенен ихатасына торбалар буйлап артезиан коесыннан үзе килә.
Кое сиртмәсе чиләкне төшергәндә-менгергәндә ыңгырашып тавыш бирде. Бу анын «исән-сау кайтуың белән котлыйм» дип сәламләве булдымы, әллә «төнлә дә тынгы бирмисең», дип сукрануы идеме—ничек кенә булмасын, Мөниржаннын тансыклаган күнеленә рәхәт бирде бу тавыш.
Ун-унбиш минутлар уздымы икән, электр плитәсенә утырткан чәйнектәге су кайнап чыкты. Өстәлне сөртеп, юлда чакта ук хәстәрләгән тәм-томын шунда тезде.
Чәйнен тәмлелеген әйт син, телеңне йотарсын! Теләсә нинди суда чәй болай чыкмый да, тәмле дә булмый. Мөниржан үз коелары суына рәхмәт укып, тагын чәй агыза башлаган гына иде, өйалдыңда аяк тавышлары ишетеп, сагая калды. Кем йөрер икән бу вакытта?
Ишектән әүвәл бер йомарлам пар, аңа ияреп ир кеше керде. Урам аша күршеләре Гариф карт икән.
—Кем бар монда?
Урыныннан торып, Мөниржан күршесенең каршысына барды:
—Исәнме, Гариф абзый!
—Бәрәч, Мөниржан күрше, син бит бу! Исән-сау гына кайттыңмы? Көндезен бер дә күзгә-башка чалынмаган идең. Кайчан кайттың?
—Күптән түгел. Бер сәгатьләр чамасы элек кенә.
—Ту-ты. Ә мин урам як тәрәзәсе аша карыйм: сезнең өйдә ут күренә. Өстәвенә моржасыннан төтен дә чыга. Туктале, мәйтәм, кем бар, кем шаяра икән, дим. Соңгы елларда Азнакайдан авылга җыен шыпана йөри башлады. Шулар түгелме икән дип, карарга керүем иде. Ярар, үзеңне күргәч, күңелем тынычланды. Кайтып бик әйбәт иткәнсен.
Чыгарга җыенган картны Мөниржан туктатты:
—Ашыкма инде, күрше. Күрешү куанычыннан берәр чынаяк чәй эчик. Кайгыртып йөрүен өчен рәхмәт.
—Чәй дисенме? Ярар, алайса, эчсәм эчим инде. Барыбер төнлә адәм рәтле йоклап булмый. Картаю бер дә әйбәт нәрсә түгел икән.
—Нинди картаю ди ул. Болай карап торуга егетләр кебек күренәсең
әле.
—Карап торуга шулайдыр да, яшь барыбер үзенекен итә. Күзләр бирешә, күзләр...
—Өегездә ни хәлләр бар, Гариф абзый? Җиңги исән-саумы? Балалар ни хәлдә?
Алар арасында туганлык җепләре юк. Башка авылдан килен булып төшкәнгә күрә генә Гариф картнын карчыгын ул җиңги дип йөртә иде.
—Бер көе. Балалар да Аллага шөкер. Авылда да искитәрлек яңалык юк. Газны син киткәнче керткәннәр идеме?
—Юк, сөйләнәләр генә иде әле.
—Алайса, өйләргә әнә шул газны керттеләр. Иллә дә рәхәт нәрсә икән. Шуны ни эшләп элегрәк уйламаганнардыр.Үзебезнең җир астыннан гына чыга бит югыйсә. Мичкә ни ягарга белмичә, халык күпме еллар иза чикте. Сиңа да кертгерергә кирәк ул газ дигән нәмәстәкәйне. Бик рәхәт,—дип кабатлады күршесе.
Заманында Өскәйнең тирә-юнендә урман шаулаган, диләр. Әмма, Мөниржан үзен белгәндә, авылга иң якындагы Саклау урманына дүрт-
биш чакырым иде. Ара ераклыгы бер хәл. аннан авыл халкына һич кенә дә утын кисәргә рөхсәт ителмәде. Кайда ул кисү, корып ауган агачына да кагылдыртмадылар Черегән төп. ботак-санак ишене ачып кайтканыңны күрсәләр дә. авыл советына чакыртып, жанынны ачлылар Печәнне болыннан чабып алып кайтканда, урман караучы Сачтар очраса, туктатып, арбанны тикшерде. Сачтар тикшергәндә, ялгыш берәр агач яки куак үсентесе килеп чыксамы? Елый-елый штраф түләде хачык.
Шуна күрә утынга тилмергән Әскәй халкы гомер-гомергә, язга чыгу белән, тирестән кирпеч сукты. Колхоз эшенә яраклы карт-коры белән кул астына керә башлаган бача-чага. кем капчык асып, кем уфалла арбасы тартып, көтү йөргән җирләрдән кышкылыкка кизәк жыеп алып кайтты Мач ашаганнан калган салам да тирес белән түгелмәде—анысы да ягарга кичте
Сонгы елларда урманга, авыл кешеләренә караш үзгәрә төште Сала халкы, әлбәттә, моннан файдаланып калырга ашыкты: хәллерәкләр. берсеннән берсе уздырып, йорт житкерде. каралты-курасын янартты. берничә елга җитәрлек утын хәзерләмәгән хуҗалыклар да. качса—бармак белән генә санарлык калгандыр.
Мөнирҗаннын хәзергә утыны бар иде. Кирәксә, жәйгә чыккач, тагын карар. Тик Гариф карт сүзендә дә хаклык бар—газ керчтерергә кирәк. Газ уңайлы булмаса, карт-корысына кадәр чат ябышып ятмас иде шуна
Әйе. газ кертергә кирәк. Тик кайдан башларга? Анын бит гомерендә дә мондый эш белән шөгыльләнгәне юк. Уйлап-уйлап та очына чыга алмагач, кулын селтәде: әйдә, жан биргәнгә, юнен бирер әле Ходай Тәгалә Туган йортына кайту шатлыгы зур. юк-барны уйлап, куанычына күләгә төшерәсе килмәде.
Чынаяктагы чәен эчеп бетергәч, күршесе амин тотты да чыгып кичте
Мичкә яккан утын янып бетеп килә. Күмерләр тирән итеп сулыш алган кешене хәтерләтә, яктырып-балкып алалар да сүрәнләнеп калалар. Бөтенләй суынганчы томаларга кирәк булыр. Ләкин ашыгу да ярамый Миченә озак ягылмый торды, шаярырга кирәкми. Мичен иртә томалап, тәгәрәп үлүчеләр аз түгел. Ә Мөнирҗаннын, каһәрле булса да. якты дөнья белән тиз генә хушлашасы килми. Бәлки калган гомерен кешечә уздырырга язгандыр
Ул инде ятарга да җыенган иде. күнелснен нидер юксынуын сизде Ни булыр икән? Тукта, ул бит кайткач гармунын кулына алмады Турылыклы дусты, сердәше, үпкәләп. Мөниржан бармакларының телләреннән тизрәк йөгереп үтүен көтә торгандыр.
Тальянын киштәдән төшереп, төреп бәйләгән ашъяулыгын сүтте И бу мизгелнең ләззәтлелеге! Гармунын кулына алып, сак кына тартып карады Ул гыжылдап ыңгырашкан тавыш чыгарды. Озаграк уйнамый торсан. шулай итә инде ул гармун. Бу бит Фазылнын әтисе Фазлыйәхмәт мулла биргән гармун. Әллә үпкәләде инде! Күрекләре тузгач, күрше авылнын сукыр остасыннан яңарттырып алган иде Бүтән төзәттергәне юк. Кырык елдан артык Мөнирҗаннын шатлыгын да. кайгысын да. серләрен дә бүлешә Тарткалый торгач, гармуннын тавышы ачыла төште Мөниржан тирән итеп сулу алды да җырлап җибәрде:
Эзләдем зәнгәр күкләрдән Ин якгы йолдызымны Нигә син мине көтмәден.
Гайниябану. сылуым, иркәм.
Калдырлын ялгызымны
Бу сүзләрнең кайдан килгәнен белми ул. «Галиябану* җырында дисән. анда юк. Ихтимал, колагына фәрештачәр пышылдагандыр Дөньялыкта
кайбер дуслары ташласа да, Мөниржанның тугры калган фәрештәләре бардыр әле, барысы да качып бетмәгәндер. Яхшымы, яманмы, ул да адәм баласы бит. Хак Тәгалә аны да онытып бетермидер.
Сагынып караган кеше сагыну хисенен никадәр көчле икәнен белә. Тик сагынуны чакрымнар, килограммнар белән дә, вольтлар-ваттлар белән дә үлчәп булмый. Сагына һәм вәссәлам! Бетте-китте.
Иреккә чыгып, үз өенә кайтып кергән кичәге мәхбүс уйнады да уйнады. Борыны буйлап ике яктан тәгәрәгән күз яшьләренең битен өтеп-өтеп алуын да сизмичә уйнады. Ул бәхетле иде.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Аяз көннәрдә кояш Кызыл тау артыннан калкына да, Гатият тавы өстеннән тәгәрәп төшеп, Әскәй авылы өстенә бетмәс-төкәнмәс якты, җылы, миһербанлы нурларын сибеп әйләнә торгач, Чатыр тавы тарафына җитә. Аннан сон, гүя аны икмәк кебек телемләп кисәләр, кими барып, бөтенләй юкка чыга. Һәм җиргә башта эңгер-меңгер, соңрак яучы карчык адымнары белән әкрен генә караңгылык инеп, дөньяга төн патшасы хуҗа булып кала..
Апрель урталары җитеп килә. Кайтуына айдан артык кына вакыт узса да авыл тормышына Мөнирҗан янә ияләнеп бетте. Әйтерсен, беркая да озаклап китеп тормаган.
Элеккеге шешәдәш дуслары коры законга карап тормыйлар, кайтуын юарга дип шешәсез дә, шешә күтәреп тә баштарак еш сугылалар иде, тора- бара суындылар. Ни өчендер эчкән кешенең эчмәгәнне дус-иптәш итәсе бик килми шул. Мөнирҗан үзенең ныклыгына хәйран калды: никадәр кыстасалар да эчмәде. Һәм эчмәс тә!
Тик аның үз теләге белән эчүдән туктаганына элеккеге ахириләренен берсенең дә ышанасы килмәде.
—Чирле икән, шуна эчми,—дип нәтиҗә ясады Зиннәт.
—К...нә капсула куйдырткандыр,—Әхнәф шулай уйлады.
—Сихерләгәннәр, бозганнар абзыйны.—Бусы арада яшь, ләкин бик «өметле» сәрхүш Фәезнең фаразлавы иде.
Мөнирҗан кебек «сыналган, әйбәт сугышчан дус»ның үз сафларыннан төшеп калуына баштарак нык офтандылар алар. Офтанырлык та иде шул. Чөнки төрмәдә эшләп алган акчалары өстенә, сугыш инвалиды буларак, пенсиясе дә Аллага шөкер генә. Болай да юмарт күнелле Мөнирҗан, бераз кәгеп тә алса, бөтенләй ыштансызлана. Әшнәләренә шул гына кирәк тә. Сыйланалар-сыйланалар да, хуҗаның үз-үзен белештерми җенләнә башлаганын сизүгә, шыпан-шыпан таешу ягын карыйлар. Хатыны юк, бала- чагасы юк, Мөнирҗан өйдә япа-ялгызы кала. Шунда ук ятып йокласа, адәм әүлиясе буласы да бит, юк, җеннәр котыртамы, болай үзе котырамы—урамга чыга. Исенә элеккеге үпкә-рәнжешләр төшә. Әгәр дә шул чакта ачуы килгән кеше очраса яки җайлы-җайсыз берәрсе сүз әйтсә, бетте, ни эшләгәнен белми. Ничә срокны ул шулай үзе «эзләп» алды. Авыл халкы кай арададыр ана «Котырган» кушаматы да тагып өлгерде.
Кичтәнге табындашларның берәрсе, гадәттә, иртән баш төзәтергә керә. Акча барында Мөнирҗан жәлләми—кибет ерак түгел, керсән, Бөгелмә “малайлары”, мине ал да мине ал, дип күзеңә чекрәеп карап тора.
Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй, ди халык. Мөниржаннын кесәсендә берзаман җилләр исә башлый. Акча юк, ә эчәргә, баш төзәтергә кирәк. Авырткан башларны бергәләп эшләтә торгач, барыбер җаен тапмый калмыйлар: йә дунгыз караучы Зиннәт берәр капчык фуражны аракыга алмаштыра, йә Әхнәф белән Фәез хатыннарының хушбуй, ислемай кебек нәрсәләренә «каз мае» сөртә.
Этләшә-этләшә эчә торгач, авылда тагын акча бирер көн җитә. Үз туган
МӨНИРСТЛИ
коннәрен онытсалар оныталар, шешәдәш дуслары, ә Мөниржаннын туган көнен, төнлә уятып сорасан да. исләрендә тоталар.
Элеккеге кайтуларында Габтелихсан абзыйнын. ‘•ресторан»га әверелеп, кайнап торган йорты бу юлы үз гадәтенә хыянәт итте
Мөниржан Фазылга рәхмәт укып туя алмый Беркөнне үтеп барышлый хәл белешергә сугылган иде. электр плитәсендә чәй кайнатканын күрде дә. Мониржанны аптырашта калдырып, әйтте:
—Юк, бармый бу болай.
—Нәрсә бармый?
—Болай яшәп булмый. Газ кертергә кирәк.
Мониржан аптырап калды:
—Кирәген кирәк тә бит. Үземнен дә шундыйрак ният бар иде Тик кайдан башларга гына белмим
Авылдашлары газ белән ашарга пешереп кенә калмыйча, өйләрен жылытуга да күчкәннәр. Рәхәтнен дә рәхәте, мактап ТУЯ алмыйлар. Бигрәк тә анын кебек чулак кешегә әйбәт булыр иде —Торба табарга кирәк,—диде Фазыл —Кайдан?
—Вәт сина, драстый! Кайдан тапсан. шуннан! Без бит. Мөнир дус. нефть, кара алтын оясында яшибез. Ни кирәксә, халык шунда чаба —Акчам бар барын, ләкин мин беркемне дә белмим —Сина бит бик күп тә кирәк түгел, йортын кечкенә Нечкаләрен моннан табарбыз, анысы бераз миндә дә бар Җитмәгәненә жай чыгар, ә менә юанрак торбаларны Габделхәйдән сорарсын —Нинди Габделхәйдән?
—Үзебезнең авыл Мөкәррәмәттәйне беләсен бит?
—Белмичә сон! Шуннан.
—Габделхәй шунын малае, нефть чыгару идарәсендә мастер булып эшли. Безнен авыл тирәләрендәге скважиналарга ул хуҗа. Газ керткәндә, ярты авыл торбаны анын аша юнәтте.
Мониржан уйга калды
—Анасын белү бсләнмени! Ул Габделхәйне кайдан таба алам сон мин9 Өйрәт!
—Ярар, җаен бер туры китереп, очраштырырмын. Чыннан да анын койрыгын тоту сина жинел булмас Ә без очрашкалап торабыз. Эш буенча.
Бу сөйләшүдән сон бер атна вакыт уздымы икән. Мониржан миченә ягып җибәргәнне генә көткән кебек, алар турына "КАВЗ" автобусы килеп туктады. Аннан ике кеше төште Мөниржан аларнын берсен—Фазылны гына таныды. Үзара сөйләшә-сөйләшә. бу икәү Мөниржаннын иртән себереп куйган сукмагыннан капкага табан атладылар
Мониржан кунакларны каршы алырга чыкты Кул биреп күрешкәндә. Фазыл янәшәсендәге ир белән таныштырды
-Менә. Габделхәй энем. Мөниржан абыең шушы булыр Габделхәй елмайды:
—Син бигрәк инде, Фазыл абый, авылдашларны танымаска! Мин анын сабан туенда көрәшкәнен. Шакир абыйны сынар кулында күтәреп йөргәнен дә хәтерлим әле. Йә. булдымы. Мониржан абый, шундый чал? Әллә мин ялгышаммы?
—Булгандыр инде, энем, булгандыр. Яшь чакта дурак идек, картайгач та акыл кермәде, ә булганы утырмага китте
— Мин өлкәннәрне таныйм, яшьләрне генә бик үк белеп бетереп булмый Исән-сау гына кайттыңмы?
Сирәк очраша торган авылдашлар, әлбәттә, әүвәл хәл-әхвәл, тегесен-
монысын сораша. Мөнирҗан да Мөкәррәмәттәйнең хәлен белеште.
—Аллага шөкер, хәзергә үз аягында йөри. Безнен белән яши.
—Азнакайдамы?
—Шунда инде, шунда. Инәй баштарак бик ямансулаган иде, хәзер ияләнә төште. Алай да жәен бер-ике айга авылга кайта, шунсыз түзә алмый. Үзем дә сагынам шул авылны. Югыйсә гел кайтып-киткәләп торам. Барыбер сагындыра.
Сүзгә Фазыл кушылды:
—Энекәш,—ул Габделхәйнең җиңеннән тартып, үзенә каратты,—сина зур рәхмәт, газ керткәндә, авылдашларына ярдәм итеп, күп игелекләр эшләдең. Хәзер Әскәйдә газ кермәгән ике генә йорт калды.
—Кемнәрнеке?
—Берсе Мөнирҗан абзыеңныкы, икенчесе Ибрай Зәкиясенеке. Зәкия карчыкка күптән кертә идек, үзе теләми. Шулай булгач, бер Мөнирҗан калып бара. Синен ярдәм кирәк.
Габделхәйдән торбаны ничегрәк сорарга белми торган Мөнирҗан Фазылга күнеленнән рәхмәт укыды һәм, ни әйтер икән дип, Габделхәйгә текәлде.
Нефтьче оста өйгә тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкты, үзе авыз эченнән генә нидер быдырдады. Чамасын тартты, ахрысы. Аннан соң әйтте:
—Өй зур түгел, монда өч-дүрт торба җитә. Аннан гына хөкүмәт бөлмәс, әлбәттә.
—Кайдан алырга икәнен генә әйт, машина җибәрербез.
—Кирәкми. Өч-дүрт торба өчен машина куарга График буенча озакламый Карамалы белән ике арадагы скважинага җир асты ремонты керә. Малайларга әйтермен, тотылган торбаны юл унаенда калдырып китәрләр.
—Ай, рәхмәт сина!—Куанычыннан Мөнирҗан елмаюын тыя алмады. Ул ничек итеп кесәсенә тыгылганын һәм акча сөйрәп чыгарганын сизми дә калды.
—Күпме түләргә?
Баштарак аптырап калган Габделхәй, хәлне анлап, көлеп җибәрде:
—И Мөнирҗан абый, биргән торбалар өчен акча алсам—миллионер, куйган аракыларын эчсәм—күптән бер сәрхүш булган булыр идем. Коръән Кәримдә әйткән, бер-беренә ярдәм итеп яшәргә кирәк, дигән. Идарә кассасына түләтергә булыр иде дә, сина торба бирүләренә шикләнәм. Бездә бит шулай: законлы юл белән ала башласаң, мен киртә. Шуна күрә халык бүтән юлны сайлый. Курыкма, һәр җирдә дә кем ничек таба, шулай җайлый торбаны. Кагыйдә-законнарга карап торса, Әскәй дә, районнын бүтән авыллары да газсыз утырыр иде. Әйтәм ич, кайгырма, без моны промышленностьның авылга шефлык ярдәме итеп исәплибез. Торбасы булды ди, сварщикларың бармы?
Мөнирҗан җавап эзләп Фазылга текәлде.
—И-и, энекәш, язгы кыр эшләренә хәзерләнәбез бит. Сварщикларның берсе бүлнистә ята, икенчесе мастерскойдан китә алмый.
—Шуна гына соравым иде: минем таныш бик әйбәт сварщигым бар. Ул ял көннәрендә генә эшли ала. Хакын үзегез сөйләшерсез.
—Бик яхшы булыр иде дә...
—Фазыл абый, тагын ниләр кирәген бергәләп уйлашырсыз әле.
—Ярар, анысыннан эш тормас.
—Газ плитәсе, АГВ да булса, куеп, берьюлы эшен бетерерләр иде...
Икенче көнне үк Мөнирҗан күршесе Мөдәррис машинасына утырып барып, кибеттән кирәк нәрсәләрне алып та кайтты.
Рәхмәт яугыры, Габделхәй сүзендә торды. Сөйләшкәннән соң ничә генә
ЫӨНИРСТАН ____________________________________________________________
көн узгандыр, алар турына гаять озын машина туктап, Мөниржаннарга торбалар калдырып киттеләр.
Ул әйткән сварщик та эшне озак тотмады—шимбә белән якшәмбедә килеп эшләгән иде. Мөниржаннын АГВ торбасын мичкә ялгыйсы гына калды. Бу эшне ул үзе дә башкарып чыкты. Шулай итеп Фазылнын жинел аягыннан атна-ун көн эчендә өе газлы булды да куйды.
Кояш көннән-көн елмаебрак карый. Шулай да кышнын бирешәсе килми әле. Баштарак көндезләрен шаулап гөрләвекләр акса да. төнлә белән суык ун-унбиш градусларга кадәр җиткән чаклар булды Ләкин яз япыгын итте, ташулар ташып, кояш турырак караган тау кырлаларында ямь-яшел үләннәр борын төртте, яр буйларында алтын тәңкәләрне хәтерләткән сары чәчәкләр күренә башлады. Ниһаять, кошларның яз җитүенә һәм үз якларына кайту шатлыгыннан чырык-чырык килүенә, берсен берсе уздырырга тырышып сайравына куанган агачлар кышкы йокыларыннан уянды, бөреләре тулышты. Язнын дәртле адымнарын хәзер берни дә. хәтта кабат кыш ясарга омтылып караган карга һәм сыерчык бураннары да туктата алмый иде.
Моңа кадәр өенә газ кертү белән мәшгуль булган Мөниржан кинәт кенә эшсез-шөгыльсез калды. Элекке кайтуларында салдымнан бушамагач, тик торганнан эч пошу дигән нәрсәне ул белмәде. Бик ансат түгел икән ул айнык баштан көне буена юкны бушка аудару.
Торып-торып. ниһаять ул бер карарга килде: пенсия бар дип тик ятмаска, хәле җитәрдәй эшкә урнашырга кирәк. Монын өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Сон. әлбәттә, тагын шул Фазылга! Бүтән кемгә булсын Өскәйдә һәр кешенең гозере управляющийга, ягъни Фазылга барып төртелә Авылда яшәсә дә. совхоз директоры ераграк, ул күбрәк район белән, түрәләр белән эш йөртә.
Фазылны күреп сөйләшер өчен анын өенә барып торасы юк. Ул бөтерчек кебек, җил-җил атлап. Мөниржаннар турыннан көнгә әллә ничә урый Һәм бу урамнан гына түгел, көн саен ул булмаган урын авылда ката микән? Юктыр, юктыр. Ничек арымый, ничек аяклары чыдый шулкадәр йөгерүгә Югыйсә яше дә гел юк түгел бит инде. Дөресрәге, нәкъ Мөниржан яшендә бит Фазыл да.
Алар икенче көнне үк очрашты. Күнеле сизгән кебек, иртәнге тугызларда урамга чыгып баскан гына иде, аскы урамнан ашыга-ашыга килүче Фазылны күреп, авызы ерылганын сизми дә катды. Мониржанны күрүгә. Фазыл да адымнарын тизләтте.
Дуслар кул биреп күреште.
—Сәлам!
—Драстуй!
—Бик ашыгасыңмы?
—Әйе шул. Иртәгә тракторларны тырмага чыгарырга иде исәп. Әллә берәр йомышын бармы?
Болай ук кистереп сорауны көтмәгән Мөниржан югалып катлы һәм үзен шелтәләп куйды: кеше ут капкандай ашыгып йөргәндә, юк-бар йомышын белән башын катырмасан. Авыл халкы моны ат дагалаганда бака ботын кыстыру, ди.
—Ярар инде. Бүтән вакытта әйтермен Иркенрәк чагын булыр әле
—Ай-Һай. тырмага бер төшеп китсәк, тиз генә булыр микән ул иркен вакыт Кыенсынма, әйт
—Тик яту туйдырды Берәр эш таба алмассыңмы?
Фазылның борчулы йөзенә кояш чыкты
—Эш дисеңме? Күптән әйтәләр аны! Эш дисән. мин анын сина төшенә дә кереп карамаган шәбен табам.
Фазылның шатлануын күреп. Мөниржан сагая төште
—Нинди эш инде ул?
—Әйтәм ич, бер дигән. Саф һава. Күктә тургай сайрый. Аяк астында гына йомраннар сызгыра. Сина карап суырлар дога кыла. Чикерткәләр жилкәнә кунып хәлеңне белешә. Оҗмах инде, оҗмах. Хур кызлары гына юк.
—Сузма инде, әйт!
— Көндез чыра яндырып эзләсән дә, бүтән андый эшне таба
алмассын.
—Мин белә торган эшме сон ул?
—Әйе инде. Югары оч көтүенә кеше кирәк.
—Көтүче булыргамы?—Юк, Мөнирҗан дустыннан мондый тәкъдимне көтмәгән иде.
—Көтүче шул. Ник, нәрсәсе начар? Ат бирәбез. Иптәшкә берәр эт тә тапсан. Менә мин дә көтүче бит. Әйе, бригадир, управляющий шул ук көтүче, тик эт көтүчесе. Ике дә уйламыйча, үзем китәр идем, валлаһи! Туйдым! Җибәрмиләр. Карале, көтүче булсаң, бөтен яктан да отасын бит, әй! Ашау мәсьәләң дә җиңелрәк хәл ителер, хезмәт хакын да ким-хур түгел. Уйла әле.
Мөнирҗан чыннан да уйга калды. Бер яктан караганда, Фазыл дөрес әйтә: табигать кочагы, саф һава, ин мөһиме—ялгыз. Эчәргә кыстап, авыл сәрхушләре жанынны җәфалап бетермәячәк. Тик. тик, булдыра алыр микән11 Бер дә көтү көтеп караган кеше түгел бит ул. Икенче яктан караганда, көтүчелекккә кемнен махсус укыганы бар? Аннан сон аяклары чыдар микән, хәзер бит ана унсигез яшь түгел.
Фазыл да анын икеләнүен сизеп алды:
—Куркасынмы? Курыкма. Өйрәнгәч, бер нәрсәсе дә юк анын. Баштагы көннәрдә генә кыенрак булыр.
- Бер дә эшләп караган эшем түгел шул.
—Әйтәм ич, курыкма, дип. Чыбыркыңны хәзерли тор. Гафу, киттем. Лимит бетте. Уйла!
Фазыл белән саубуллашканнан сон, Мөниржанның күңеленнән тынычлыгы качты. Тәкъдим ителгән эш аны куркыта да, ымсындыра да иде.
Ишек алдына кергәч, баскычка утырып, ул бераз уйга калып торды. Ихатасында кайда нәрсә барын исенә төшерергә тырышты. Иярнен аларда гомергә булганы юк. Димәк ки эзләп интегергә дә кирәкми. Менә чыбыркыны эзләп карарга ярый. Элегрәк атар бар иде, хәтта берничә. Искереп, чыгарып ташламаган булсалар. Вакыт җан иясен картайта, әйберләрне туздыра—берәүне дә аямый.
Кайдан эзләргә икән ул чыбыркы дигәннәрен?
Тора-бара мәрхүм әтисенең чыбыркыларны келәткә кертеп куйганы исенә төште дә җәһәт адымнар белән шунда юнәлде. Кергән уңайга келәтнең ишеген киереп ачып, ябылмасын өчен аяк астында яткан ярты потлы гер белән терәтеп куйды. Ашыгуы белән кергән чакта башын бәргәнен дә сизми калды. Ярый әле бүреге бар иде. Аңламый, ник шулай кабалана торгандыр. Кызлар янына барырга җыенамыни. Көтү бит әле берничә көннән генә чыгачак.
Келәт Тәрәзәләре юклыктан мәңге караңгы, карангы булгач, мәнге серле-тылсымлы, шул ук вакытта бераз шомлы да бура. Аннан һәрвакыт ашлык, себерке һәм тычкан исе килеп тора. Әтисе бу келәтнең сөяннән буралган һәм, алар өйләнешкән чакта, бирнәгә бирелгән булуы хакында сөйләгән иде. Әлеге нигезенә күчереп салган чакта ук ул бөтенләй яңа булмаган. Менә бит, урыны корыга күрәдер, үзенә, әйтерсең, вакыт җиле бөтенләй кагылмаган диярлек—хәзер дә шартлап тора, черегән- ниткән җирләре күренми. Бары тик бүрәнәләрендә генә кортлар юллаган эзләр, вакыт узган саен, арта бара һәм болай да борынгы бураны тагын да кадимирәк итеп күрсәтә. Ул эзләр, ни сәбәпледер, әллә кайчан, бала
вакытларда ук. китапларда күрергә туры килгән кешенен баш мие сурәтен Мөниржаннын күз алдына китереп бастырды
Ишектән төшкән кояш яктысында Мөниржан идәндә уйнап йөргән тычкан баласына игътибар итте. Тик тычкан баласы адәми зат белән сак булырга кирәклеген исенә төшерде, ахыры, ана озак юанырга ирек бирмәде, ярыктан кереп шылды. Син күр дә мин күр! Ни өчен кергән иде сон әле ул монда? Ә-ә. чыбыркы карыйсы кеше иде бит ул. Мөниржан бер-ике атым ат га рак атлаган иде. битенә үрмәкүч пәрәвезе сарылды Күрәсен. үрмәкүчләр «әйдә, ярар» дип кенә үрмәгән, булсынга тырышкан, ничә еллаган бу ятьмәләр шундый куе. шундый тыгыз һәм ябышкак иде ки. Мөниржан анардан арына алмый интекте Ирен тирәләренә сыланганы, җирәндереп, күнелен болгатты. Иртән кырынырга өлгермәгән иде, сакал- мыек төртеп чыккан урыннарда ниндидер хәшәрәтләр селкенә, менә-менә тешләп алырлар күк тоелды Бу исә күнелендә туган җирәнү хисен тагын да көчәйтә төште.
Эзләнүе юкка булмады—келәт канатыннан сүстән үрелгән бер зур. бер кечкенә чыбыркы табып алды Мона ул сабыйларча куанды, йөгереп чыгып, хәзер үк шартлатып карыйсы килде Онытмагандыр ате ничек шартлатырга икәнен. Бала чакта алар малалайлар белән ярыша-ярыша чыбыркы шартлата иде бит.
Чыбыркы шартлата белү көтүче өчен гаять мөһим. Әйбәт шартлатсан. малларын тынлар. шартлата белмәсән, аякларына күбрәк чабарга туры килер.
Ул иртәрәк куанган булып чыкты Киндер сүсеннән үрелгән чыбыркыларнын икесе дә, беренче селтәнгән чакта ук өзелеп, коймага сыланды. Чөнки, озаграк кулланылмый торгач, аларны көя теткәләп бетергән иде. Әле ярый сынап карады, боларга ышанып чыгып, көлкегә калмады. Азгын сыерларны, авызы ашлыкка бер тисә, сумаладай ябышып кала торган сарыкларны көтүдә чыбыркысыз тыям димә Малларын икмәккә керсә, эш харап, күрмәгәнеңне күрсәтерләр Ст&тин заманнары узса да Чыбыркы —кешелекнең үсеш тарихында зур бер алга китеш ул, уйлап карасан. Чыбыркы кем кулында, ул аны ничегрәк тота—тормыш шулай бара. Көтүдә дә шулай, җәмгыятьтә дә.
Сораштыра торгач, чыбыркыны тапты ул—яшьтие Сибгат бирде Бишенче класска хәтле жиде ел гыйлем кимереп тә. «а* белән «б»дан ары китә алмаганын күреп, ата-анасы Сибгатгән «пырафисыр» чыкмасына тәмам ышангач, -мәптек» белән араны тәмам өзеп, улларынын кулына чыбыркы тоттырдылар Язмыш тарафыннан бүләк ителгән чыбыркынын гомере озын булды: олыгайгач кына анын кулыннан төште Ана сугышнын койрыгы гына эләгеп калды. Кайтуга тагын кышларын ул фермада мал карады, җәйләрен хуҗалык котүен көтте—күзенә ак-кара күренмичә, койрык чәнчеп чабарга гына торган сыерларнын. томана сарыкларнын. башкисәр кәжәләрнен «генералиссимус*ы булды
Кырык җиденче елда Сибгатне колхоз сыерларына «кадаклап» куйдылар Эшкә дигәндә кечкенәдән үк үҗәт иде. анын кулына күчкәч, колхоз сөтбикәләре сизелерлек юмартланды. Сыерның сөте телендә шул. Сибгат турында мактап район, өлкә гәзитләренә дә яздылар, бер мәртәбә хәтта Мәскәүгә ВДНХга (Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) да җибәрделәр.
Авылда туып-үскән кеше буларак, Мөниржан көтү көтүнен. Фазыл әйткәнчә, саф һавада тургай җырын тынлап йөрү генә түгел икәнлеген белә Көн саен ничә чакрым юл узганын, белсә дә. көтүче үзе генә белә торгандыр Сибгатнен дә. кырыкларны узуга, аяклары сызлый башлады, шуннан сон колхоз идарәсе аны кыр сакчысы, ягъни. Әскәй кешеләре теле белән әйткәндә,
пеләвәй итеп күчерде. Үз вазифасына намус белән карарга өйрәнгән Сибгат колхоз ашлыгын нык саклады, бер генә малдан да таптатмады. Ашлыкка керү җаен гына эзләгән бозауларны ул әллә кая кадәр бастыра, ярты көнгә булса да басуга юлны оныттыра иде., Эстәрледә йөзеп-чумып уйнарга төшәр алдыннан борчак, бодай ишедән авыз итәргә яраткан каз-үрдәк исә алгы аягының берсе аксак Мәрүсәгә атланган пеләвәйнең еракта шәүләсе күренүгә үк, котлары алынып, оча аямаганлыктан ава-түнә титаклап, каңгылдый- кангылдый, кырдан таю ягын карады. Борчак, көнбагыш басуына менгән малайлар шулай ук анын очлы күзеннән качып кала алмады.
Кешенең шөгыле, аның гореф-гадәтенә, үз-үзен тотышына йогынты ясамый калмый. Сибгат тә, гомере буена мал-туар белән эшләгәнгә күрәдер, атка атлануга, алдында бер генә җан иясе булмауга да карамастан, «һайт!» дип кычкыра да «фьюит!» дип сызгырып куя. Галимнәр моны шартлы рефлекс барлыкка килү дип атый бугай.
Сибгат колхоз җитәкчеләренә дә, халыкка да ярады. Чөнки чыбыркысын яшендәй уйнаткан һәм Түбән очта шартлатканы Югары очта да ишетелә торган пеләвәй кош-кортка да, мал-туарга да сукмады, аларны тотып ябып, хуҗаларын кан елатмады. Ә бит Әскәй халкы пеләвәйләрнен төрлесен күрде. Кайберләре чирәмдә йөргән бозауларны да алып кайтып япты, бер ишесе малны гына түгел, кешеләрне дә кан чыкканчы ярды. Бигрәк тә колхозга Дәҗҗал кушаматлы Мидхәт Хәсьянов хуҗа вакытта пеләвәйләр ерткычлыклары белән кешеләрнең дә котын алып бетерде. Хәсьянов үзе дә чыбыркысын еш уйнатты. Әнсарны бит шул Дәҗҗал кыйнаганнан сон тотлыга торган булып калды, дип сөйлиләр. Көчлегә суд юк, замана көчлеләр кулында.
Моннан шактый еллар элек, сугыштан кайткач, Фазыл белән бергә ат караганнары Мөнирҗанның исенә төште. Онытылырлык кына булмады шул: атлар дия-дия, үзен утыртып куйганнарын сизми дә калды бит. Фазыл, качып китеп, дөрес эшләде. Хәзер әнә авылның иң абруйлы кешеләреннән берсе. Электән төрмә боткасын авыз иткәне булганга, тәмен белгәнгә күрә, бүтән татып карыйсы килмәде анын. Ә Мөнирҗан, юләр, беркатлы исәр, тынламады Фазылның инәлеп әйтүен. Хәер, хәзер искә төшерүдән ни файда.. Ходай Тәгалә насыйп иткән гомере күпме калгандыр, әнә шул калганын булса да адәм рәтле итеп, кешечә уздырырга кирәк.
Ат караучының ярты гомере арба белән абзарда узса, калганы ат өстендә үтә. Ул чорда, селексәң, бете дә коелмаган колхозда кайдан килеп чын ияр булсын—Мөнирҗан белән Фазылга капчыкның, як-ягына салам, уртасына куфайка куеп, иярне үзләренә ясарга туры килде. Элек яраганны ник хәзер ярамас икән. Күргәзмәгә куясы түгел ич.
Ике көннән ниятләгән ияре әзер булды.
Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Кешеләрнең язны сагынып-саргаеп көтүләрен аңлыймы, әллә үз графигы шундыймы, белмәссең.
Малларның инде күптән көтүгә чыгасы килгәндер. Әнә бит күршеләренең ишек алдында күшәп басып торган сыерлары сыртына кунган чәүкә, тырышыпмы -тырышып, ябага йолка. Сыерга, ихтимал, бик рәхәттер, күзен ачкан да эрегән кебек тик басып торуын белә.
Сарыклар янәшәсендә яшь бәрәннәр кайнаша. Алар йөгереп-уйнап йөриләр дә, мөгез чыгарга өлгермәгән маңгайлары белән әниләре корсагына төртә-төртә, имәргә керешәләр. Бу бәрәннәр әле көтүгә йөрүнең, сусыл үлән ашауның тәмен белми. Алар өчен бу ләззәт башланмаган.
Аръякларның маллары инде күптән тау кырлаларында, яр буйларында яшь үлән чемченә. Бигрәк тә Чәүкә урамында яшәүчеләргә рәхәт: капканны ачып чыгуга, таулар каршы ала. Сыер, сарыкларың әллә кая китәр дип тә куркасы юк—барысы да күз алдында.
Ниһаять, кешеләрнен дә, малларның да зарыгып көткән көне килеп житте. Мөниржанга иртәгә көтү чыгасын хәбәр иттеләр
Көтсә дә, бу хәбәр анын тынычлыгын алды Көннен калганын ничек уздырырга белми интекте. Ничә кат инде чыбыркысын, иярен тикшерде, киеп чыгасы галошларының эченә салган кәгазьләрен ошатмыйча, кат-кат алмаштырды Йокларга яткач та тиз генә йокы килмәде Дулкынлана иде ул, әйтерсен. керләнеп тирескә катып беткән сыер-сарыкларны көтәргә түгел, кызлар янына яки тантаналы җыелышка барачак
Миргали абзыйлар әтәче кычкырганда, ул инде аяк өстендә иде Ашап-эчеп алгач, аты артыннан китте. Сугыштан соңгы елларда Фазыл белән ул эшләгән чакта атлар сыеша алмаган аранда хәзер унбиш-егермеләп ат тора -Ат белән ир-атка кадер бетте,—диләр иде,—хак икән»,—дип уйлап куйды ул.
Ана Вәскәй исемле кысыр бия бирделәр Узган ел бу очта көтүне кайдандыр килгән Василий-Васька исемле урыс көткән диләр Кызык инде бу тормыш: элеккеге Туры биягә Вәскәй кушаматы ябышкан да калган Вәскәй, ягъни, тутырып әйткәндә. Василий исемле бия була инде ул Менә сина ишетмәсән ишет, колагын булса тишек Көлеп үләрсен. валдаһи'
Әле ул атын алып кайтып, ихатасына керткәннән сон да шактый вакыт узды. Ниһаять, берәм-берәм капкалар ачыла башлады Колаччынын күтәреп бүрек кигән агайлар, яулыкларын чөеп бәйләгән апатар. ыспай киенгән киленнәр капка төпләренә чыгып, бер-берсенә сәлам бирешә башлады Мөниржан сәгать сукканын сизде һәм. атына атланып, урамга чыкты Чыккан унайга чыбыркысын шартлатты. Сугышта һөҗүмгә ташланырга бирелгән сигналдан ким булмады бу Чыгарганны көтеп зарыккан маллар капкадан урамга атылды. Китте мөгрәү, китте мәэлдәшү Магтар бср-берсе янына барып иснәшә-таныша. Кешеләр сыман, алар да озак күрешми торганнан сон, шул рәвешле хәл-әхвәл белешә торганнардыр
Бисмилла әйтеп. Мөниржан малларны кузгатты Урамнын бер очында өч-дүрт сыер, унбишләп сарыктан башланган көтү, капка саен ишәя барып, икенче очка җиткәндә зур бер чирүне хәтерләтә иде
Көтүнен баштагы көннәре авыррак Салкын кыш буена тар абзарларда кысылып яткан маллар ирекнен тәмен белә. Ирекне тою аларны исертә, башын әйләндерә, шуңа күрә алар арасында тәртипнен «т* дигәне дә калмый, койрык чәнчеп кайсы кая чабарга гына тора Анархия! Махно атакай гына җитми Көтүченен хәленә кереп, ярый аде баштагы көннәрдә һәр йорттан диярлек кемдер ярдәмгә чыга. Күбесе малларын басуга о татып куя да кайтканда каршы ала. вакыты иркенрәкләр исә кырга ук чыгып котү белән бергә йөреп кайта. Көне дә матур булса, бергә-бергә анын ничек узганын сизми дә каласын.
Түземсезлек белән көтеп алган көтүнен беренче, икенче көне дә үтте Атна-ун көн узуга, котү Мөниржанга. Мониржан көтүгә ияләшеп бетте Вәскәй белән дә уртак телне тиз тапты Ат гажәп акыллы булып чыкты Узган елгы хуҗасы аны котү көтәргә тәмам өйрәткән булган Бәлки элегрәк тә белгәндер. Баштагы көннәрдә Мөниржан Вәскәйне. маллар тәмләп ашарга керешкәч, тышаулап җибәрә иде. соныннан, анын качарга нияте юклыгын анлагач, болай гына бушата торган булып китте Агына ул күбрәк барганда-кайтканда һәм туктауга төшкәндә генә атлана, бүтән вакытта Вәскәй иректә йөри Анын каравы, Мөниржан сызгырган тавышны ишетүгә, чаптырып килеп житә. Киноларда күрсәтелә торган индеецлар атыннан бер дә ким түгел
Муйнакның булуы шулай ук хезмәтен нык җиңеләйтә Әскәйдә көтүчегә кадер-хормәт гомер-гомергә тур Кон саен ул чират буенча иртә-кич бсрәрсендә туктала. Бу гадәт кайчан кергәндер, әйтүе кыен. Әмма аерым хуҗалык вакытында ук хат ык көтүченен кадерен белгән
вз
Иртә-кич ашатучылар көндезлеге белән дә тәэмин итә. Көтүчене сыйлауда хужалар бер-берсен уздырырга тырыша: кемнең халык арасында ким-хур буласы килсен!
Мирсәгыйтьләрдә иртәнгелекне ашап утырганда, сүз иярә сүз чыгып, йорт хуҗасы сорады:
—Абзый, нигә син көтүгә эт ияртмисең?
Мөниржан ни дисен, дөресен әйтте:
—Бик ияртер идем дә, юк бит.
Мирсәгыйть бераз чигәсен кашып торгач:
—Бездә Казакъстаннан алып кайткан көчек бар,—диде —Көтү көтә торган нәселдән, диделәр. Кирәксә алып тор. Әле яшь, ихатада тавык- чебеш куркытудан башканы белми. Синен янда йөреп, акыл кермәсме. . Ошатмасан, кире үземә бирерсең.
Менә шулай итеп ул Муйнаклы булды да куйды.
Муйнак чыннан да көтү көтәр өчен яратылган җан иясе булып чыкты. Беренче көннәрдә тик торган сарыкларга да өреп, аларны куркыта иде, атна да узмады, ул Мөниржаннын чын ярдәмчесенә әверелде. Хәзер Мөниржан нәфселәрен тыялмый читкә каерыла башлаган малларга күрсәтеп:
— Муйнак, өс!—дип әйтергә өлгерми, эт шунда ук тегеләрне кагып килә.
Шулай итеп алар—Мөниржан, Вәс кәй, Муйнак—өчесе бер гаилә кебек булып киттеләр.
Атланырга аты, ярдәмгә эте булса да, көтүче эше авыр хезмәт. Романтиканың «р» хәрефе дә юк анда. Жинел булса, акчасын да әйбәт түлиләр дип, ана урнашу өчен чират торырлар иде. Кая ул чират тору, киресенчә, көтүче табу елдан-ел авырлаша бара. Әллә халык симерде, әллә бу һөнәрнең абруе бетеп бара. Шулай да, ничек кенә авыр булса да, көтүгә чыгу төрмәдә яту түгел. Монда син саф һавада, иң, мөһиме—үз-үзенә хужа. Төрмә сакчылары, надзирательләрнең акыруыннан куркып яшәмисен. Мөниржан тәненә сихәт иңүен, рухи яктан да көннән-көн сәламәтләнә баруын сизә. Ник элекке кайтуларында ук көтүгә чыкмады икән? Бәлки, төрмәгә кабат эләкмәс тә иде.
Малларның иртәнге якта бик ашыкмыйча нык кына ашап ала торган гадәте бар. Шул арада, иярен баш астына салып, Мөниржан яшел чирәмгә ята да китап йә журнал укый. Черем итүне туплауга төшкән вакытка калдыра. Тора- бара ул сарык сөте эчәргә дә хирысланып китте. Куе булганга микән, сарык сөтенен үзенчәлекле тәме бар. Закирларның язга чыккач кына бәрәнләгән сарыгы туплауда хәзер аны үзе эзләп килә. Сау, янәсе, сөт төште!
Көн артыннан көн узды. Май аен июнь, июньне июль алыштырды. Кайчандыр кап-кара жир яки ямь-яшел уҗым булган басуларда иген өлгереп килә. Аларнын аксыл-яшькелт башаклары комсызланып кояш нуры эчә, башаклар тулыша һәм алтынсу-сары төскә керә, агара бара. Басуга якыная төшсәләр, сыерларның күзе яна башлый, аларга сарыклары да иярергә генә тора. Кайвакыт малларны Муйнак кына тынлата алмый, Мөниржаннын үзенә дә чабарга туры килә.
Бәла көтмәгәндә ишек шакыды.
Берсендә китап уку белән ныграк мавыгып киткән, башын күтәреп караса, өч-дүрт сыер басу кырына ук килеп җиткән. Мөниржан атына да атланып тормады, ашыгычлык белән чыбыркысын да алмыйча, шулар янына йөгерде. Килеп житеп, кулы белән селтәнде. Ике сыер шунда ук кирегә борылды, ә Мәрданнарның кара сыеры, ачуланып, очлы мөгезләрен ана юнәлтте, янәсе, буталып йөрмә монда.
Мәрдан сыерының мөгезләре яман, эләктерсә, эчәгеләренне айкар.
Быел, көтүгә чыккач кына да. ничә сыерны җәрәхәтләде Мөниржан ике дә уйламыйча анын мөгехзәрен кисеп ташлар иде дә, ярамый. Ярасамы'
Сөнгедәи мөгез очларына эләкмәскә тырышып. Мөниржан артка чикте. Чиккән унаига нәрсәгәдер абынды һәм аркасы белән чирәмгә барып төште. Авыртудан акырып җибәргәнен сизми дә калды. Тиз генә сикереп тормакчы иде. кузгала алмый интекте. Авырту шулкадәр көчле иде ки. ул менә-менә анын җуяр дәрәжәгә җитте.
Егылган көтүче, хәзер үк тормаса. шушында ятып калачагын анлады Шуна күрә сонгы көчен җыеп талпынды һәм үзенен кузгалуын, кузгалган чакта тәненнән нидер йол кыны п -суы рыл ы п чыгуын тойды. Дүрт аякка күтәрелгәндә, егылган жиргә күзе төшкән иде. имәнеп китте чирәмнән күренер-күренмәс кенә тырма тешләре чыгып тора иде Кайсы хәерсезе ташлап калдыргандыр. Ярый әле яртылаш күмелергә өлгергән. Күрәсен. бер генә ел ятмагандыр. Бәхете бар икән, тырманын читенә егылган, уртасына туры килсә, калыр иде шунда кадакланып
Кызулык белән башта сизмәгән иде. борынына кинәт кан исе килеп бәрелде, күлмәге белән сынар чалбар балагы, юешләнеп, тәненә сыланды Кан исен тойган Мәрдан сыеры бераз сәерсенеп карап торды да. башкаларны да ияртеп, ямьсез акыра-акыра, көтүгә табан чабып китте. Андагы сыерлар да куркынды һәм. башларын борып мөгриләр тегеләр. Челләдә әлсерәгән сарыкларнын гына дөньяда гаме юк бер-берсснен корсагы астына башларын яшереп басканнар да тора бирәләр
Мөниржан көтүгә табан атлады. Исәбе дөнья бетереп акырган сыерларны тынычландыру иде. Ләкин, ике-өч адым атлауга, хәле китте, әйләнә- тирәдәге һәммә нәрсә: таулар да. нефть скважиналарына сузылган электр баганалары белән еракта күренеп торган авыл да. көтүдәге сыер белән сарыклар да анын тирәсендә әйләнергә кереште Әйләнә торгач. Әскәй белән Митрәй авыллары бергә кушылды. Жанынын ничәнчедер тамыры куркыныч килгәнен хәбәр итте. Башында уйлар буталды «Бетәм! Доктор'» Эчтән генә уйлаган сыман иде. тавышы ынгырашу булып тышка бәреп чыкты. «Юләр, сине монда кем ишетсен дә. кем күрсен Үлеп калсан ла. бүген генә табулары икеле *
Көтүне туплауга төшерер вакыт та җитеп килә. Туплау ерак түгел анысы Ләкин Мониржаннын бу сарык, сыер чирүен жинәрлек хәле юк Туплауга көтү үзе дә төшәр, юлын беләләр. Бер кузгалсалар, туктатам, тыям димә Ана медпунктка кайтып, кан агуын туктатырга, яраларын бәйләтергә кирәк' Аннан сон кабат килер
Кайдан кайтырга? Килгән юлдан кайтса, ничә тау менәргә, төшәргә кирәк. Хәле житмәс. Иң яхшысы, таудан туп-туры кабат төшәргә дә инештәге сайлык аша олы юлга чыгарга
—Вәс кәй!
Исемен ишетүгә, ат башта колакларын шомрайтты, аннан сон хуҗасы янына юыртып килеп җитте. Мөниржан ана шунда ук атланырга теләгән иде. егетләрчә сикереп менү түгел, өзәнгегә басып күтәрелергә дә хәле жигмәде. Житәкләп. атын чокырдагы яр кебек урынга алып килергә мәжбүр булды: бары тик шунда гына атлана алды. Атлануга, бердәнбер кулы белән Вәскәйнен ялына чатырдатып ябышты һәм үкчәләре белән атнын корсагына төрле.
-На!
Вәскәй ике әйттермме, ул хужасынын хәлен аңлый иде бугай, җайдагы егылмаслык итеп йомшак кына юыртып китте.
Мөниржан күзләрен авырлык белән генә ача алды һәм. система астында ятуын күреп, курка калды: ә нигә куйганнар аны? Тукта, бу Әскәйме. әллә
У.. М 4
Азнакаймы? Юк-юк, Әскәй түгел, үз авылларының медпунктын танымаска! Димәк, ул Азнакайда, больницада.
Кинәт, миен яндырып, башында бер уй пәйда булды: ә көтү кайда? Ашлыкка керсә, эш харап, икмәк таптаткан өчен баштан сыйпамаслар. Тагын да яманрагы—ә маллар күбенсә! Түләп бетерә алмассын. Уф, бар икән күрәселәре, болай да тамгалы чабата иде Китәргә, тизрәк китәргә, маллары янына кайтырга кирәк. Әле сәгать ничә икән? Кемгә дәшәргә? Кемнән белешергә? Тапканнар система куяр вакытын, ачу китереп...
Башын борып, әйләнә-тирәне карарга теләде. Ләкин муены, карт бүренеке сыман, гәүдәсенә ябышып калган иде. Гәүдәсен хәрәкәтләндерергә теләде, анысы да гүя ташка әверелгән—селкенәсе килмәде. Язмышына буйсынып. Мөниржаннын тик ятудан башка чарасы калмады.
Бу палатада үзенен ялгызы гына икәнлеген аңлаган иде инде. Яртылаш ачык ишек аша кешеләрнең әрлы-бирле йөргәне, сөйләшкәне, көлгәне, ниндидер арбалар тәгәрәткәне ишетелә. Керсен иде шундагыларның берсе, бирсен иде Мөниржаннын күңелен бимазалаган сорауларга жавап.
Көтүдәге малларның ашлыкка керү ихтималы торган саен хафага ныграк сала. Көтмәгәндә, исенә Мәрдан сыеры килеп төште дә, Мөнирҗан куркып, бөрешеп куйды. Тәненә салкын тир тамчылары бәреп чыкты. Ул инде кычкырырга дип авызын да ачкан иде, ишектән ашыга-ашыга керүче ак халатлы кызны күреп, туктап калды. Шәфкать туташы, әлбәттә, Мөниржаннын уй-фикерен, кичерешләрен белми. Ул хәтта анын ачылган күзләренә дә игътибар итеп тормады, системаны тикшерде. Барысы да әйбәт икәнлегенә ышангач кына, авырунын күзләренә карады һәм матур итеп елмайды.
—Айныдыгызмы, абый?
Айныдыгызмы? Бусы тагын ни дигән сүз? Мөнирҗанны корт чактымыни, сикереп торырдай булды.
—Әллә мин исерек идемме?—дип куркып сорады.
Шәфкать туташы көлеп җибәрде.
—Юк. абый,—диде ул ачыклык кертеп.—Мин наркоздан айныдыгызмы, дип сорамакчы идем.
Кызның сүзләре Мөниржаннын уяна башлаган хәтерен селкетеп җибәрде:
—Наркоздан?
—Әйе, абый, наркоздан.
Мөниржан кызга дикъкать беләнрәк карады: тавышы радио дикторыныкы шикелле ягымлы бу тавыш иясе искиткеч гүзәл дә иде. Озынча йөз, сызылып киткән нәзек кара кашлар, кечкенә авызын уратып алган ымсындыргыч иреннәр хужасы теләсә кайсы егетне һушыннан яздырырлык. Заман шаукымына иярмичә, чәчләрен дә кистермәгән, үреп куйган һәм ак халаты өстеннән салынып төшкән ике калын толымы аны тагын да чибәррәк итеп күрсәтә. Тик менә Тик менә карашы гына сагышлы. Нидән икән?
Баягы кырыс-тупас тавышы өчен Мөниржан уңайсызланып куйды. Гаебен йоларга теләп сорады:
—Гафу итегез, ә наркоз белән мине ни эшләттегез?
Шәфкать туташы ана гаҗәпсенеп карады:
—Безгә китергән чакта сез аңыгызны җуйган идегез. Рәүф Бариевич, хирург Хәмзинне әйтәм, бик ашыгыч операция ясады. Операцияне наркозсыз ясап булмый. Котлыйм, абый, исән калдыгыз. Доктор әйтте, тагын бер-ике сәгатькә сонга калынган булса, коткару икеле иде, диде.
—Ә мина нәрсә булган?
—Үзегез хәтерләмисезме?
—Юк шул.. Хәер, мин егылган идем. Ә монда ничек алып килгәннәрен
МӨНИРСТАН
мин белмим.
—Хәзер врач керә, ул әйтер.
Шешәдәге сыеклык бетеп, сонгы тамчысы үтә күренмәле көпшә аша түбән төшә башлагач. Мөниржаннын венасына керткән энәсен алып, кан чыкмасын өчен шәфкать туташы спиртка манчылган мамык куйды һәм, кулын терсәктән бөкләп, кысып тотарга кушты, шуннан сон система җайланмалары белән ишеккә табан атлады.
—Сестра!
—Тынлыйм. абый
— Минем бит көтү яланда калды. Хәзер сәгать ничә? Мина кайтырга, көтүне алып кайтырга кирәк!
Кыз көлеп җибәрде Көлгән чагында күхтәрендәге сагыш та юкка чыкты, йөзе тагын да яктыра төште.
—Ә сез монда ничәнче тәүлек ятуыгызны беләсезме?
Мөнирҗан аптырап китте
— Ничек ничәнче тәүлек?
—Менә шулай. Өченче тәүлек!
Өченче тәүлек? Булмас!—Болай да корып калган авызында теле әйләнүдән туктады
— Булды шул. абый. Дөресен әйткәндә, доктор Хәмзин сезне теге дөньядан кире кайтарды. Азнакайдан китергәндә, сез яртылаш үлеп беткән идегез...
Артыгын әйтеп ташладым дигәндер, шәфкать туташы шып туктап калды.
—Азнакайда булмагач, кайда сон мин?
—Сез, абый, Әлмәт больницасында Гафу итегез, мин чыгам, эшләрем бар.
Мөнирҗанны уйга салып, кыз чыгып китте.
Да!.. Өченче тәүлек ди бит
Тәне тукмап ташланган кебек. Әллә өстеннән танк узганмы?
Юк. болай ятып булмый, доктордан сорарга да тизрәк кайтырга кирәк Тик менә тәне нык авырта. Авыртсын Жәрәхәт авырга авырга төзәлә ул. Мөнирҗан аны гына белә. Сугышта ничек яраланган иде Ходай саклагач, исән калды бит. Менә бу юлы да исән Шәфкать туташы нәрсә диде әле доктор, бер-ике сәгать сонга калып китерсәләр, коткарып кала атмый идек, дип әйтте диме?
Әйе! Ходай саклый аны. Тик нигә ялгыз башына сынау артыннан сынау биреп тора? Сөйгән бәндәсен авырлык биреп сыныймы? Ярый, сугышы бер Мөниржанга гына түгел, ил белән килде. Анда күргән җәфалары аз идеме, ник инде күпме газаплар күреп кавышкан Гайниясез калдырырга? Туарга җиткән баласыннан мәхрүм итәргә? Төрмәдән дә чыгып өлгерми, кабат тыгып куялар. Бу бәла дигәне Мөнирҗанны сагалыймы, әллә Мөнирҗан бәлане үзе эзләп табамы? Язмыш бу кадәр үк каныкмаса. бүтән эше беткәнме? Баласы булса, атасы өчен оялып үләр иде.
Мөнирҗан тешен кысканын сизми дә калды Юк. ул әле бөтенләй беткән кеше түгел! Врачларга рәхмәт, коткарганнар Алар эшләрен эшләгән, калганы Мөниржаннын үзеннән тора. Болай яту килешми, хәрәкәттә— бәрәкәт. Аягы, аркасы авырта авыртуын. Авыртса сон. ул бит бала-чага түгел, лаеш шулпасын эчкәне бар. ана гына түзәр Госпитальдә түзде бит әле Андагы хәле моннан күп тапкыр яманрак иде
Беләген язып, ул кыстырган мамыгын алды Кан агуыннан туктаган иде.
Палатада сулыш алуы кыен: үзе бөркү, үзе тынчу Югыйсә кече тәрәзә дә ачык Ходай Тәгалә җиләс җилен ник кызгана икән Күпме авыру анын а* в7
сыман бер йотым саф һавага зар-интизар булып ятадыр.
Эсседән, тәненен кызышуыннан аз гына булса да арынырга теләп, Мөнирҗан өстенә япкан ак жәймәне ачып ташлады һәм бер мәлгә, анадан тума шәрә ятуын күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап калды. Әйе, ул шәрә иде. Бары тик ун аягы бот төбеннән бәйләнгән дә күкрәге бинт белән уралган.
Алтмышка җитеп килгәндә, хәер, алтмышка җиткәндә генә микән, ир-атка да, хатын-кызга да гаурәт күрсәтеп яту килешми. Ярый әле кабат ябынып өлгерде, ишектән баягы чибәр шәфкать туташы белән доктор килеп керде.
Доктор озын буйлы, яше утыз биш-кырыклар тирәсендә. Борын астыннан жыйнак кына мыек җибәргән. Күзлек артыннан караучы күзләрендә арыганлык чаткылары сизелә. Күз төпләрендә жыерчык буразналары сузылган.
Докторның беренче соравы шул булды:
—Нихәл, Икс агай?
Мөниржан дәшмәде, чөнки сорауны анлап бетермәгән иде.
Доктор кулын әүвәл авырунын маңгаена куйды.
—Температурасы бар.
Анын әйтеп бетергәнен көтмичә, шәфкать туташы шунда ук Мөниржаннын култык астына градусник кыстырды.
—Доктор, ә нигә сез миңа Икс дип дәштегез?
Доктор көлеп җибәрде:
—Сон, абзый кеше, исемегезне белмәгәч, кем дип әйтергә сон? Больницага килә белгәнсез, кесәгезгә берәр документ кыстырырга башыгыз җитмәгән. Үзегездән сорарлык хәлдә түгел идегез. Шуна күрә авыру тарихыгызны да символик рәвештә генә тутырдык. Сез бит безгә күктән төшкән бүләк. Дөресен әйткәндә, бар белән юк арасында.—Аннан җитди кыяфәткә кереп сорады —Борылып ята аласызмы?
Мөнирҗан җавап биреп тормыйча гына борылырга кереште. Авырайган тәнен хәрәкәткә китерү җинел түгел икән. Ана сөякләре генә түгел, һәр мускулына кадәр Жәмил тегермәне сыман ынгыраша кебек тоелды. Ә ул, адәм мәсхәрәсе, кайтам диеп әтәчләнгән була. «Башта гәүдәнне селкетергә өйрән!» Ул эченнән генә үзен чын-чынлап әрләп ташлады.
Доктор:
—Ашыкмагыз, ашыкмагыз, менә шулай, менә шулай,—дия-дия ана борылырга ярдәм итте.
Шәфкать туташы мона кадәр сүзгә катышмыйча, үзенә кирәкне эшләп бара иде. түзмәде:
—Рәүф Бариевич, рөхсәт итегез!—дип, ярдәмгә ул да килеп кушылды.
Уртак тырышлык белән, ниһаять, Мөнирҗан капланып ятуга иреште. Әйләнгәндә тәне нык авыртса да, кычкырмады, тешен кысып түзде. Доктордан да бигрәк шушы чибәр шәфкать туташы алдында анын чебен тимәс чер итәр бер мәмкә булып күренәсе килмәде.
—Гөлзирәк, бар әйт, бәйләргә керсеннәр. Хәзер җәрәхәтен карыйбыз.
Аягын җентекләп күздән кичергәннән соң, врач сорады:
—Шулай да, исемегезне әйтегез әле. Монда сезгә шактый ятарга туры килер, һаман Икс дип дәшеп булмас.
—Мөниржан исемле мин Исламов Мөнирҗан.
—Менә исемегезне дә белдек —Докторның тавышында арыганлык сизелсә дә, күнеле күтәренке иде,—Хәзер менә шәрә ятсагыз да, күлмәк белән тугансыз икән,—дип шаяртты ул.
—Ник алай дисез?
—Шулай димичә! Аркагызга чак кына өстәнрәк кадаган булсалар,
нәкъ йөрәккә гуры килер иде. Шуннан хур кызлары янында кәеф-сафа корып йөрер идегез. Сер булмаса әйтегез әле. нәрсә өчен сугыштыгыз0 Кызлар өчендер инде, тагын нәрсә өчен булсын. Ир-ат башына хатын- кыз житә. дип әйтә иде минем бабай Нәрсә белән кададылар? Лом тыгып чыгармаганнардыр бит? Мондый яраны беренче тапкыр күрәм —Кадамадылар мина. Сугышмадым да
—Шаяртма, абзыкай! Мин тикшерүче түгел түгелен. шулай да беләсем килә: кайдан бу жәрәхәтләр? Каныгыз бит агып бетә язган иде
Мөниржан үзе хәтерләгән кадәрессн сөйләп бирергә тырышты. Ул сүзен төгәлләгәндә генә. Гөлзирәк тагын бер шәфкать туташын ияртеп килеп керде Анысы өлкәнрәк яшьтә һәм кулына табак, медикаментлар тоткан иде —Башлыйкмы. Рәүф Бариевич0 —Башлагыз. Нәсимә апа.
Нәсимә дигәннәре кайчы белән бинтны кисте, ләкин алырга ашыкмады, ябышкан җирләрен чылата-чылата гына куптарды.
Капланып яткан Мөниржан ни эшләгәннәрен күрми. Күрсә дә. ни файда. Монда врач барысын да хәл итә. монда анын сүзе генә сүз.
Кулына кереш перчаткалар кигән Хәмзин Мөниржаннын аягындагы жәрәхәт тирәләрен баскалап карады.
—Тәк-тәк, тәк Һм. Водород перекисе белән эшкәртегез дә. калганын үзегез беләсез, бәйләп куегыз. Аягыгыздагы жәрәхәт артык куркыныч түгел. Мөниржан абый. Ә аркагызга хәзергә кагылмый торабыз Берәр атнадан карарбыз, теккән жепләрен алыргамы, алмаскамы икәнен Гөлзирәк. Нәсимә апа бәйләп бетергәч, авыру тарихын тутырырсың
Авыру тарихын тутыргач, Гөлзирәк тә чыгып китте. Анына килгәннән бирле тынгы бирмәгән уйлары белән Мөниржан япа-ялгыз калды. Аны башлыча ике нәрсә борчый иде: ул ничек итеп Әлмәт больницасына эләккән һәм көтүгә нәрсә булган.
Теле булса, соныннан Вәскәй Мөниржанга ничек итеп больницага эләгуен сөйләр иде дә... Кызганыч. Аллаһы Тәгалә җанварларны, һәрхатдә. кешеләр анлый торган телдә сөйләшә торган итеп яратмаган
Вәскәй. рәхмәт гөшкере җан иясе, үзенә атланып утырган Мөниржанны башта олы юлга алып чыкты һәм асфальт юл читеннән авылга табан алып китте. Ләкин озак бара алмады. Әскәйгә җитәргә ике чакрымнар калгач, хуҗасының кулы башта ялын ычкындырды, шуннан сон ук гәүдәсе дә сул якка янтаеп төште. Тагын да хәтәррәге, егылган ягынын аягы өзәнгегә эләгеп, гәүдәсе асылынып калды. Баш белән җирдән сөйрәлеп барунын ни дәрәжәдә куркыныч икәнен чамалаган Вәскәй гаҗизләнеп туктап калды Нидер эшләргә ул чарасыз иде
Язмышына буйсынып шулай басып торганда, арттан килүче машина тавышын ишетеп. Вәскәй колакларын шомрайтты. Ләкин зур тизлектә килгән «Жигули*. бераз гына акрыная төшсә дә. туктамыйча узып китте Ул күздән югалуга, ерактарак гүләгән тагын бер тавыш ишетелде Бусы зур машина. Эчке тавыш агка әйтте—бу машинаны ул һичшиксез туктатырга тиеш Югыйсә сон булуы бар.
Вәскәйнен озак уйлап торыр вакыты калмаган иде Ул өстснә басып Мониржанны имгәтүдән саклап, асфальт юлнын уртасына чыкты Торбалар төяп буровойдан кайтучы прицеплы машина ана табан якынайганнан якыная барды. Шофер баштарак атны гына күргән иде. кычкырта-кычкырта якыная төшүгә, нәрсәнеңдер сөйрәлүен дә шәйләп алды Кеше түгелме соң? Ул болаи да туктар, күрәләтә ат кадәр ат өстенә менмәс иде. Ат түгел, сарык кына таптатсаң да. ат бәясе түләтергә торалар
Туктауга, шофер да. анын янәшәсендә утырган ир дә җиргә төшәрдән
алда атка карадылар. Вәскәй гаҗизлек газабы чыккан күзләрен туп-туры аларга текәгән дә кымшанмыйча басып тора. Ул, нәрсә карап торасыз, тизрәк булыгыз, ярдәм итегез, дип инәлә иде.
—Энекәем!—дип кычкырганын сизми дә калды шофер кырында утырганы —Канга баткан бит бу!
Ул кабина ишеген ачкан арада, «КамАЗ» шоферы жиргә сикереп төшеп өлгергән иде инде.
Шофер иң беренче эше итеп кулын Мөниржанның маңгаена тигереп карады. Жылы! Аннан янына килеп җиткән иптәшенә әмер бирде:
—Мин башын тотып торам, син аягын ычкындыр!
Анын жуйган җайдакны ычкындырганда, икесе тин канга буялып беттеләр.
—Нишләтәбез?
Бу көе бәлагә таручының кай жире җәрәхәтләнгәнен дә белерлек түгел иде. Шофер әйтте:
—Әйдә, башта кырыйга алып чыгыйк әле.
Юл читенен чирәмлерәк җиренә яткыргач, аларга жәрәхәт урынын карарга жай чыкты.
—Да. Каны һаман ага, туктатырга кирәк.
Ярый әле хәстәрле шофер икән: аптечкасында жгут бар иде, чалбарын бераз төшереп, бот төбеннән аны буып куйдылар.
—Моның күлмәк эче дә кан гына...
Машинада чиста чүпрәк тә табылды. Жәрәхәт турысына йод сөртелгән бинт куеп, күкрәген чүпрәк белән урадылар
Моны болай калдырып булмый иде. «КамАЗ»нын кабинасына да ничек туры килде шулай салып булмый, бөтен дөньясын буяп бетерү бер нәрсә, бәхетсезлеккә дучар булган бу абзыйны исән-сау Азнакайга илтеп җиткерергә дә кирәк.
Бәхетләреннән, туктаган бу «КамАЗ»нын кабинасында йокы бүлмәсе бар иде Шунда башта чистарак саналган ике капчык, анын өстенә целлофан җәйделәр дә Мөнирҗанны сак кына кертеп яткырдылар. Ансыз кешене күтәреп йөртү, йөртү генә түгел, биек кабинага кертеп урнаштыру аларнын тәмам хәлен алды. Машина, шалтыр-шалтыр килгән торба тавышына игътибар итеп тормастан, бар булган тизлегендә Азнакайга очты.
Олы юлда комачаулаучы юк иде. Азнакай эченә кергәч, шофер, сигналын туктаусыз акыртып, юл билгеләренә дә карап тормастан, хастаханәгә ашыкты. Гөнаһ шомлыгына каршы, бераз баруга, ГАИ инспекторы басып тора иде. Бер кагыйдәне дә санламыйча, җинел машиналар гына йөрергә тиешле урам буйлап ажгырып килгән «КамАЗ»ны күргәч, ул башта югалып калды, аннан соң исенә килеп, аклы-каралы таягын болгарга кереште. Алай да туктамагач, сыбызгысын сызгыртты һәм «УАЗ->ына утырып, куа китәргә уйлады. Руль артында ләх исерек утыруына ул аз гына да шикләнми иде. Ләкин машинасының двигателе тиз генә кабынам димәде. Ул кабызганчы, инспектор бу машинаны ясаган автозаводның атасын, анасын, әби-бабаларын кат-кат искә төшерергә өлгерде. Әллә шундый “җылы мөнәсәбәтне” анлады, «УАЗ» көтмәгәндә кабынды, һәм инспектор инде күздән югалырга өлгергән торба машинасы артыннан куа китте. Тотсамы! Тотса, күрмәгәнен күрсәтәчәк әле ул аңа! Исерек дунгыз! Алкаш! Сержант Шәймәрдәнов белән шаярырга ярамаганын гомер буена онытмас!
Биш минутлар уздымы икән, Шәймәрдәнов утларын яндырып, сигналын кычкыртып, һаман да тизлеген киметмичә бара торган «КамАЗ»ның эзенә төште. Машина инде үзәк хастаханәгә якынаеп килә иде.
Шәймәрдәнов утлары ярдәмендә ана туктарга кушып карады, мегафоннан кычкырды. Тәгәрмәчләренә атарга теләп, пистолетын да капшап алды. 70
Ләкин атарга куркыныч, кешеләр йөреп тора. Алдына чыгып туктатыр иде. юл тар. узып китәр мөмкинлек юк
Хастаханә ишек алдына алар аллы-артлы барып керде Шалтыр- шалтыр килгән «КамАЗ»га игътибар итми мөмкин түгел иде. Ул килеп туктауга, тәрәзәдән моны күреп торган ак халатлы ике кыз каршы чыкты Машинадагылар ал ар га авыру алып кил тәнлекләрен генә әйтеп өлгерде. Шәймәрдәнов, ачуыннан буыла язып, шофернын якасына барып ябышты
—Ник туктамадык?
Ачунын күзе сукыр, ул әле һаман шофернын кан эчендә яткан кешенен кулларыннан тотканын күрми иде
Шоферда инспектор кайгысымыни
—Комачауламагыз әле, төшерешергә ярдәм итегез,—дип анын үзенә әмер бирде.
Шәймәрдәнов шунда гына аларнын канга буялган кешене төшерергә маташканнарын искәреп алды Анын башына килгән беренче уй «Әһә. кеше бәрдергәннәр!»—булды.
Бу хакта шунда ук кычкырасы килсә дә. сержант вакытында тыелып калды: ничек кенә булса да. беренче чиратта кешегә ярдәм итәргә кирәк. Инспектор кабинанын сул ягыннан сикереп төшеп. Мөниржанны ун яктагы ишектән чыгаручыларга ярдәмгә ташланды.
Канга баткан гәүдәне бергәләп носилкага салып, эчкә алып кереп киттеләр.
Ләкин иртә унмаган кич унмас. кич унмаган һич унмас дигән әйтем бар Азнакайның үзәк хастаханәсендә эшләүче оч хирургнын берсе чираттагы ялда, икенчесе үзе авыру—кичтән генә сукыр эчәгесенә операция ясаганнар, өченчесе ашыгыч рәвештә хатынының әнисен күмәргә Башкортстанга киткән булып чыкты. Тагын бер травматолог бар. анысы ярты сәгать элек кенә машина авариясендә нык зыян күргән берәүгә катлаулы операция ясый башлаган. Операциянең ничә сәгатькә сузыласын төгәл генә берәү дә әйтә алмый. Дежурдагы терапевт яраларны карагач, кинәш-табыш итеп алдылар да Әлмәт белән бәйләнешкә керделәр Тагын ун минуттан. Мөниржанны алып, сиреналарын кычкырткан, әржәсе өстендәге утларын яндырган ашыгыч ярдәм машинасы Әлмәткә очты
Азнакай—Әлмәт арасы тиз барганда 40-50 минутлык юл Медперсонал көтеп тора иде. Тиешле процедураларны үтүгә, кем икәнлеге дә билгеле булмаган Икс агайны тагын берничә минуттан операция өстәленә кертеп тә салдылар Хәмзиннын оста кулы, шәфкать туташларының тырышлыгы Әскәй көтүчесенең гомерен әнә шулай саклап каглы
Мөниржанны озатканнан сон. инспектор Шәймәрдәнов «КамАЗ* шоферыннан анализлар алдыртып маташты. Ләкин көткән нәтижә чыкмагач, шофернын кулын кысып, акланды
—Безнен эшебез шул. абзый кеше, бигайбә!
«КамАЗ»дагылар әнә шулай итеп кемнен гомерен саклап калганнарын да белмичә китеп барды.
Ул көнне көтүдәге малкайлар рәхәткә чыкты Маълар бит туплауга төшү вакытын сизә. Аларнын үзләрендә биологик сәгать бар.
Туплауда булырга тиешле вакыт узуга, көтү кабат тынычсызлана башлый. Тыючы булмаса. берсе анда, берсе монда тарткаланырга керешә Бу юлы да башта әлсерәүдән туктаган сарыклар туплау тирәсендә үләнгә барып ябырылды Сарык кадәр сарык үлән ашаганда, сыер карап торыр дисенме? Карар сина, тот кдпчыгынны! Туплауга алып төшкән сыерлар янә юлбашчы вазифасын үз өсләренә алды. Ләкин туплау бу тирәдә берәү генә булса, мал ашар ризык төрле жирдә. Әлбәттә, кибеп саргая башлаган җиз үләнгә караганда шаулап торган ашлык басуын кайсы мал өстенрәк
күрмәс икән.
Мөниржанны машина белән алып киткәнне сабыр гына карап торган Вәскәй башта Әскәйгә кайтмакчы булган иде, әмма, авылдан ераграк булу сәбәпле, мал аяк басмаган су буе тугаеның сусыл үләненә туры килеп, бу теләген тормышка ашыруны кичектереп торырга булды. Авыл качмас, әнә генә ул, ә жәй уртасында исе һушыннан яздырырлык үләнле мондый тугайда сыйланып китмәсән, гөнаһ булыр.
Көтүчесез калган маллар белән нәрсә булып бетәр иде, әйтүе кыен. Алар ярыйсы гына сыйлангач, мотоцикл белән кыр карарга чыккан баш агроном Хәсәннең, тәҗрибә кырында көтү йөргәнен күреп, чак кына йөрәге ярылмады. Тыныч кына үтеп китсән, бөтен басуынны эштән чыгарачак бу мур кыргырлары. Кемне дә булса ярдәмгә чакырырлык та түгел.
Көтүне ашлыктан куып чыгаргач, Хәсән Мөниржанны эхләп як-ягына карады, чокырлырак урыннарны урап килде. Көтүче бер җирдә дә юк иде. Үзе булмагач, аты да юк. Димәк Бу вакытта кайда булыр дисен. Димәк, ычкынган. Тагын тәкатен тыя алмаган икән, бирән тәре! Менә хәзер син анын урынына көтү көт, ә ул рәхәтләнеп эчеп йөрсен. Ул Мөнирҗаннын йә Әскәйдә, йә Митрәйдә сәрхушләнеп йөрүенә шулкадәр ышанган иде ки, башкача булу мөмкинлеге турында уйлап та карамады. Аңа ирексездән көннен калган өлешендә көтү көтәргә туры килде, чөнки малларны караучысыз калдыру турында уйлыйсы да юк иде. Болай да тәжрибә басуының кирәген биргәннәр.
Ул көнне малларны кич белән агроном алып кайтканны күреп, авыл халкы гаҗәпкә калды. Төрмәдән кайткан араларында Мөнирҗаннын ата сәрхуш булганлыгын онытып өлгермәгәннәр иде әле. Алар да, нәкъ Хәсән кебек үк, Мөниржанны эчкәндер дип уйлап, өсләренә зур гөнаһ алдылар.
Иртәгәсен көтү чыкмады. Югары оч халкы, көтә-көтә көтек булгач, Мөнирҗаннын өенә барып карады, өе бикле иде. Фазылга кичекмәстән көтүне сигезенче класска күчкән ике малайга тапшырудан башка чара калмады.
Көтү куарга чыккан халык арасында хәвефле сүз таралды. Кичә ашлыкка кергән берничә сыер күбенгән булган, шуларнын икесен коткарып кала алмаганнар. Аларнын хуҗалары сәвиткә жалу итәләр икән. Ашлык таптаткан өчен, әле бит ашлыкнын да ниндие иде, совхоз дирекциясе шулай ук чара күрми калмас. Кайтсын гына! Алай бер тамагына баш була алмагач, алынмыйлар аны көтүче кебек җаваплы эшкә!
Мөниржан атланып йөри торган атнын булмавына берәүнен дә исе китмәде. Хужасы кайда, аты шунда булырга тиеш. Ике чабата—бер кием!
Икенче көнне, төш вакытлары җиткәндә, Вәскәй атлар абзарына үзе генә кайтып керде. Бахбай ирекнен кадерен белеп калды—авылга ашыкмады. Ләкин иректә йөрүе озаккарак сузылды бугай, нигәдер хужасы үзе дә күренми, сызгырмый да. Гаепле төс белән Вәскәй шуннан сон әкрен генә авылга табан атлый башлады. Аны күргәч. Мөниржаннан бигрәк Вәскәй юклыкка эче пошкан ат караучы Мөжәһит куанып куйды. Баштарак ул, атнын иярен салдырып, абзарга озатырга уйлаган иде, якынрак килгәч, ияр дә. атнын сырты да канга буялганын күреп, йөрәге жу итеп китте. Кан буялган икән, тикмәгә түгел бу! Хәбәр яшен тизлеге белән авылга таралып, авыл җитәкчеләре Мөниржанны эзләү оештырдылар. Карамаган, айкамаган чокыр, куаклык калмады. Көтүче суга төшкән кебек юкка чыккан иде. Бәлки ана һөҗүм итеп, малларын урларга теләгәннәрдер дә, үтереп берәр жиргә күмгәннәрдер. Эзенә төшә алмагач, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителде. Ләкин милициянең тырышып эзләве дә нәтижә бирмәде.
Маллары зыян күргәннәргә сонрак дәүләт страховка акчасы түләде, тапталган игенгә акт төзелеп, фәлән гектары гамәлдән чыгарылды.
Авылдашлары анын турында ни уйларга белми баш ваткан көннәрнен берсендә Мөниржанны гомуми палатага күчерделәр.
Хастаханәләрдәге палаталарның күбесе бер-берсенә игезәкләр кебек охшаш була. Аерма бары тик анда кемнәр ятуында гынадыр Авыр хәлдәгсләр белән бергә эләксән. тешемне кысып булса да түзәргә кала. Ул мескен ни эшләсен, үзе сорап алган чир түгел
Бу палатага күчергәндә. Мониржан үз йомышына иөри аза башлаган иде инде. Дөрес, анын хәле юк. тәне авырта, ләкин б> инде астындагы «үрдәк»не кемдер килеп алып китүен көтеп яту түгел. Йомышына үзен иөри азу зур бәхет, күзенә чекрәеп карап торган Газраилны яныннан куу дигән сүз. Тик моны үз башыннан кичереп караганнар гына белә Аны күчергән гомуми пазата биш кешелек иде. Мөниржан палатадагылар белән юньле-рәтле танышырга да өлгерә алмый калды, икенче көнне янәшә койкадагы Николайны өенә кайтарып җибәрделәр. Анын белән саубуллашкач. Ризван дигәннәре:
—Уф. Поптан котылдык!—дип. шатлыгын уртаклашты. Николаинын фамилиясе Попов икән, шуна күрә палатадагылар аны Поп дип кенә йөрткән.
Ризванны анларга була, чөнки, үзе зыянсыз кеше булса да. “Поп” төннәрен гырлап берәүгә дә йокы бирмәгән Моны Николаи барында бер генә кич кунарга өлгергән Мониржан да сизеп өлгергән иде...
Мөниржан акрынлап савыга. Савыккан саен эчен хәвеф корты ныграк кимерә. Анын бит кайдалыгын Әскәйдә белүче юк Көтү ни эшләп бетте икән? Валлаһи, кайткач, кеше күзенә ничек күренер Шалтыратып әитсән. әйбәт булыр иде дә бит. чит раИонга түгел. Әлмәтнен үзенә шалтыратулар да монда зур проблема, диләр.
Әче бик пошса да. Мониржан кайтып та китә алмый, үзе турында авылга хәбәр дә итә алмый. Ни эшләргә белмәгәннән, палатадагылар!а китергән гәжит-журналларны караштыра, кулга төшкән кызыклырак китапларны укый, ара-тирә Игорь белән сөйләшеп китәләр. Шулай итеп кон артыннан кон уза.
Мөниржанны егерме көнләп тоттылар. Ул инде мондагы табипларга. шәфкать туташларына күнегеп беткән иде. Кесәсендә бер тиене дә булмагач, рәхмәтен сүз белән генә белдерергә мәжбүр булды.
Кайтыр минут житкәч. Фазылга хат язып салмавына үкенде Чөнки, янында документлары, акчасы булмау өстенә элек кигән күлмәге, чалбары да ертык-тишек. өстәвенә, канга баткан иде Шул көенә аларны ничек киясен дә. ничек итеп кеше күзенә күренәссн.
Аптырап башын кашып тора иде. палатага Гөлзирәк килеп керде. Миннуллага укол ясыйсы бар икән.
Эшен бетереп чыгып китәм генә дигәндә. Гөлзирәкнең күзе Мониржаннын киемнәренә төште.
—И-и. Мониржан абый. куй. боларны ничек киясен! Куй. булмаганны' Хәзер өйгә кайтып киләм. киелгән булса да. чистарак берәр нәрсә табармын!
Мониржан ни дә булса әйтергә өлгергәнче, шәфкать туташы жил-жил атлап чыгып та китте.
Хастаханәдә уздырган егерме кон эчендә Мөниржан мондагы медперсонал турында хатын да нахагын да ишетергә өлгергән иде инде Наркоздан сон анына килгәч. Гөлзирәкне беренче тапкыр күрүендә үк. бу чибәр шәфкать туташының күзләрендәге сагышка игътибар иткән иде Гөлзирәк бит акылыннан язар хәлгә җиткән булган. Хәгга хастаханәдә дә ятып чыккан. Ятарсын да әле оч ай гына элек кавышкан сөйгән мрынны көтмәгәндә машина бәреп китсә. Иренен мотоциклы бер якка, үзе икенче якка егерме биш-утыз метрларга очкан, дип сөйләделәр Кичке сменадан
сон хатыны янына ашкынып кайткан чагы булган. Ирен иртә белән генә тапканнар. Бәрдергән юньсез туктап та тормаган. Шунда ук ярдәм күрсәтелсә, белмәссен, бәлки исән дә калыр иде...
Мөниржаннын уйлары Гөлзирәктән Әскәйгә күчә. Ана ни булыр? Сталин заманы түгел түгелен, тик барыбер баштан сыйпамаслар. Их, әйбәт кенә эшли, көтү көтүнен җаен алып бетергән иде бит.
—Абый, киеп карагыз әле!
Гөлзирәкнең тавышы аны тегендә-монда сикерешкән уйларыннан чынбарлыкка кайтарды. Ул шакмаклы күлмәк белән кара чалбар алып килгән булган. Кай арада өлгергәндер. Бик бәхетле булырга тиешле бу баланын канатларын язмыш ник шулкадәр иртә кисте икән?!.
Гөлзирәк чыгып торган арада, Мөниржан күлмәк белән чалбарны киеп куйды. Күлмәге тап-таман, нәкъ үзенә үлчәп теккән кебек, чалбарының балаклары исә озынрак иде, бераз кайтарып куярга туры килде.
—Йә, ничек?
Гөлзирәк ишектән керүгә үк. киемнәрнең Мөниржан абыйсына яраганын күрде һәм. . .авыр сулап куйды. Чит кеше өстендә Мансурының киемнәрен күрү ана ирен, өч көннән дә тизрәк узган өч аен исенә төшерде. Шул ук вакытта ул авыр минутында ярдәмчесез калган абзыйга аз гына булса да булыша алуына чиксез шат иде.
«Кеше кешегә—бүре» дигән сүз бар. Әйе, төрле битлек ябынган әшәкелек, җирәнгеч кабахәтлек белән адым саен очрашып торасын. Мөниржан да моны башыннан аз кичермәде. Тик анын күңелендә, төрмә шулпаларын кат-кат эчсә дә, изгелеккә, игелеккә, яхшылыкның өстенлек итүенә ышаныч кимемәде. Шулай булырга тиеш тә. Югыйсә, Адәм галәйһис-сәлам белән анабыз Һаваның варислары күптән бер-берсен ашап бетерер, яктылыкка урын калмыйча, жирне караңгылык каплар һәм тормыш сүнәр иде.
Бәлки шулай булгалагандыр да. Әнә бит ничек язалар: имеш, җирдә әллә ничә тапкыр цивилизацияләр чәчәк аткан, юкка чыккан. Бу фаразлар чыннан да дөреслеккә туры килсә, монын өчен җитди сәбәпләр кирәк. Барысын да климатнын кискен үзгәрүенә, космик һәлакәткә, чит планетадан килүчеләргә генә сылтап бетерә алмыйсын. Уйланмас җиреннән уйланырсың, кодагый!
Гөлзирәктән мондый бүләкне кабул итүе уңайсыз иде. Мөниржаннын күнеле нечкәреп, бугазына төер тыгылды.
—Сенлем, сине ничекләр генә бәхилләрмен икән. Янымда сукыр бер тиен дә юк бит...
Гөлзирәк:
—Кирәкми, абый, исән-сау йөр, бары тик шул гына,—диеп, ана авыз ачарга да ирек бирмәде.
Кайтырга кузгалгач, Мөниржан башта автовокзалга сугылды. Ләкин автобуска аны утыртмадылар. Йөзен сакал-мыек баскан, акчасыз мондый пассажир кемгә хаҗәт! Акчасы булса, башкачарак сайрарлар иде. Акчасы юк шул, акчасы. Югыйсә, сугыш гарибе икәнлеген әйтеп, врачлар биргән кәгазьне дә күрсәтеп карады. Төкерәләр алар синен кәгазеңә, төкерәләр алар синен сугышта кан түгеп йөрүенә! Аларнын үз кырыгы кырык, үз туксаннары туксан!
Мөниржан, очраклы машиналарга утырып, ничек кирәк алай кич белән Әскәйгә кайтып җитте. Асфальт юлдан ихатасына бәрәңге бакчасы аша гына төште. Көтү кайтып, һәркем үз эше белән мәшгуль булганга күрәдерме, әллә инде юклыгына күнегеп беткәннәр идеме, анын кайтуына игътибар итүче булмады.
Иртәгәсен ул көтү китүен тәрәзә аша гына карап калды. Ул бит әле һаман да тәмам терелеп җитмәгән, тиз генә эшкә чыга алмаячак. Авыру
сәбәпле әштән азат ителү хакында бирелгән кәгазь белән ана берничә көннән Азнакай табипларына барып күренергә туры киләчәк.
Көтүне ике малай куганын күреп, йөрәге сулкылдап куйды. Малайларның берсе җәяүле, икенчесе Бәскәйгә атланган. Анысы ара-тирә бик хәтәр генә чыбыркысын шартлатып ала.
Көтү күздән югалды. Мөниржан күңелендә ниндидер шом уяна барганын тойды. Анын юкка чыгуын авыл халкы ни дип юрады икән9 Ахырда түзмәде, сагындырып өлгергән гармунын кулына алды. Бу минутта анын бүтән юанычы да. сердәше дә юк иде. Әй. гармун. Мөниржанга син. син җитмисен икән бит! Өй эченә ишекләрне бәреп чыгасы килеп ярсыган мон агылды. Һәм бу мон төзәлеп бетмәгән жәрәхәтен күпмедер вакытка оныттырып торды, күнеленә кереп оялаган шомны куарга ярдәм итте.
Гармун сердәшен сердәш тә бит. тормышнын матди ягын ул хәл итә алмый. Ә Мөниржаннын Әлмәт больницасыннан чыкканнан бирле бер тәгам ризык капканы юк. Өендә эзләп караган иде дә. тапмады. Ничә ай буена кешеләрдә чираттан ашап йөреп, өйдә ни булсын. Акчасы бар барын, тик акчанын үзен ашап булмый Шуна күрә бердәнбер юл—ул да булса кибет ачылганны көтәргә кала. Ә ул бары тик иртә белән генә ачыла
Мөниржан сәгатенә күз салды. Сигез тулып килә икән Әһә. димәк, озакламыйча кибет ачылачак. Рәмзия эшкә төгәл йөри, сигез тулыр алдыннан кибетснен зәнгәр ишекләре киерелеп ачып куела. Рәхим ит: акчанны түлә дә хәзинәдә барын алып кит. рәхәтен күр. Талонсыз аракы гына сорама.
Мөниржан ялгышмады. Озакламый урамнан җилкәсенә сумкасын аскан Рәмзия кибет ягына керт-керт атлап узып китте Бигрәк матур атлый икән үзе. чукынчык. Өскәйнеке түгел, читтән, кайсыдыр авылдан килгән диделәр үзен. Өченче ел инде Түбән очтагы Ибрай Зәкиясендә фатирда тора икән.
Чулак кулынын терсәгенә сумкасын асты да. жил-жил атлап. Мөниржан Рәмзия артыннан ук диярлек кибеткә юнәлде. Ләкин озакламый адымнарын акрынайтырга мәжбүр булды: жәрәхәте авыртып ана: “Ашыкма, абзый'"- дип искәртә башлады.
Рәмзия ишеген ачып кергән дә көзге каршында төзәтенеп тора Хатым кызнын шул булыр инде анын: ике адым атласа, өченчесендә көзгегә күз салыр. Әлбәттә, иренен кызартмый калмас Чамадан тыш кыланмасалар. ирен кызартулары, каш-керфекләренә сөрмә тартулары килешеп тора тагын үзләренә.
Гайния исенә төшеп. Мөниржаннын күнсле сыкрап куйды Урыны ожмахта булсын мәрхүмәнен—бар яшәгән гомерендә бизәнүнен ни икәнен белмәде, чәчен ике толымга үрә иде дә яулык бәйләп куя иде Болай да гүзәлләрнең гүзәле булган затка фәрештә булып күренергә шул да житә иде. Хәер, заманасы да бүтән иде лә!
—Исәннәрмесез!
Рәмзия башта сумкасына бизәнү әйберләрен урнаштырды Аннан сон гына елмайды һәм. борылып:
—Хәзергә исән идек әле.—дип чытлыкланып жавап кайтарды
Мөниржаннын йөрәге дерт итеп китте әйтерсен. еракта калган еллар томаны аша ана Гайния аваз салды. Кибеткә әйбер алырга килгән ир. ник килгәнен лә онытып, кибет хужасына карап катып катлы Ул арада Рәмзия дә халаты белән башлыгын киеп өлгерде, шуннан сон гына ана дәште:
—Ни йомыш иде. абзый кеше?
Рәмзиянең шушы соравы аны күктән жиргә якынайтты
—Өстәлгә куярлык ни-нәрсәләрегез бар9—Кибет киштатәре күргәзмә
та
экспонатлары куярдай такыр иде.
—Конфетлар, прәнник
—Алары чәйгә. Итле ризыклар юкмы1’
Рәмзиянең йөзенә елмаю чыкты:
—Сез. абзый кеше, әллә күктән төштегезме? Кайдан килеп авыл кибетендә ит булсын. Әле йомырка тапшыручысы да сирәк. Халыкның үзеннән артмый. Әнә балык консервылары бар. Аласызмы? Шешәнен агы да. кызылы да. Хет Бөгелмәнеке, хет Минзәләнеке—җаныгыз кайсысын тели, шунысын аласыз.
— Рәхмәт, шешәсе кирәкми. Берничә консервы, тагын печенье белән кәнфит бирегез. Әрсезлек булса да сорыйм инде: бәлки берәр дистә йомыркадан да өлеш чыгарырсыз. Бик ашыйсы килде, ә өйдә шымытыр.
—Хатыныгыз ник пешерми? Сезнен кебек абзыйны ач тотарга ярамаганны белмиме әллә? Йрләрнен мәхәббәте аларнын ашказаны аша уза ди бит.—Вәт имансыз, чытлыклану да килешә икән үзенә.
— Исән булса пешерер иде...—Беренче тапкыр очрашып сөйләшкән шушы сатучы хатынга ачылып китүенә Мөниржан үзе дә аптырады. Кинәт анын жәрәхәте сулкылдарга кереште. Их!..
Каршысында торган бу ирдәге сәер үзгәрешне сатучы хатын да искәрде һәм гафу үтенергә тотынды:
—Авырткан җирегезгә кагылдым ахры, зинһар, гафу итегез. Сезне юньләп танып та бетермим сыман. Хәтерем ялгышмаса, сез кибеткә сонгы тапкыр яз көнендә кергән идегез.
Мөниржан янә гаҗәпләнде: чыннан да сонгы тапкыр ул бирегә көтү сезоны башланыр алдыннан сугылган иде. Көтүгә кергәч, кибет кайгысы да, аның хаҗәте дә калмады. Өй борынча ашау анын тормышын жинеләйтте.
—Ну хәтер дә икән үзегездә!
Рәмзия чытлыкланып көлде. Анын челтерәп аккан чишмәне хәтерләткән яңгыравык көлүен кибет киштәләрендә тутыгып яткан сәнәк-көрәк ише тимер дә, кайчан кайтарылганын күптән оныткан, кайсысы инде бозылырга да өлгергән кильки консервылары да, бер почмакка өеп куелган чүпрәк товарлары да йотарга өлгерә алмый калды.
Рәмзиянең:
—Кайдан килсен инде ул безгә хәтер. Хатын-кыз хәтере—тишек иләк бит,—диюе аны янә бу мөлаем, чама белән генә чытлыклана белгән хатынга сокланып карарга мәжбүр итте.
—Карагыз әле,—анын беренче әсәрләнүе узган һәм ул кыюлана төшкән иде,—бер авылда яшәгәч, авылдаш булабыз. Ә авылдашларның исемен белергә кирәк. Теге дөньяда очраша калсак, кем дип дәшәргә дә белмәсән. оятын кая куярсың.
—Теге дөньяга ашыкмыйк әле, бу дөньяда танышу мөмкинлеге булганда. Минем исемем Рәмзия.
—Сезнекен беләм мин. Ә сез Мөниржан абый, шулай бит...
—Шулай. Кайдан белдегез?
—Об этом говорит вся мәхәллә.—Кибетнең саргылт диварларына яктылык өстәп, көлү тагын кабатланды.
—Мәхәллә тагын ни сөйли? Башы төрмәдән чыкмый, көтүен ташлап качкан дип тә сөйлиме?
Рәмзия шунда ук җитдиләнде.
—Утырып кайтуыгыз хакында ишеткәнем бар барын. Ә көтү турында баштарак сүз куертканнар иде, тора-бара тынычландылар. Нәрсә булган иде сон?
Бу хатын әллә сихерләде инде, Мөниржан сонгы көннәрдә үз башыннан кичкәнне кыскача сөйләп бирде.
Шул чагында ишектә Түбән очта күршеләр булып яшәүче Ниса белән Хәния карчык күренде
Алар башта Мөниржанга игътибар итмәде, чөнки ул ишеккә арты белән тора иде. Танып алгач, Ниса карчык гажәпләнеп сорады
—Бәрәч, Мөниржан, син түгелме сон9 Кайларга китеп югалдын? Хәзер көтүнен, син булмагач, рәте-чираты китте Чынлап та кайларда йөрден син шул гомер? Сина әйтәм, кайда йөрден?
Ахирәтен Хәния кортка да куәтләде:
—Әйе-әйе, суга төшкән таш кебек гаип булдын!
Бу карчыкларга дөресен сөйли башласан, кич җитәр, анда да анлата алмассын, ышанмаслар да. Әнисе Минсафанын замандашлары бит инде бу әби-апалар, бергә иген урдылар, ашлык суктылар, утауга йөрделәр, карлы су ерып, чана белән элеватордан чәчүлек орлык ташыдылар. Мөниржан боларга үзе шаһит—күрмәгәннәре калмады. Үхтәре өчен дә. ирләр өчен дә җигелеп тарттылар. Аларнын бу көнгә кадәр исән булулары—үзе бер могҗиза Ат урынынына эшләп, гомерләре фәкыйрьлектә узган бәхетсез буыннын сонгы могиканнары бит алар. Алар үзләренен бәхетсез икәнлекләрен белмәве белән бәхетле, илләр тыныч булып. Ходай Тәгаләнен ипи белән чәйдән аермаганына шөкрана кылып яши бирәләр. Жәмгыятен әйтер идең, үзгәрттеләр, үзгәрттеләр дә, үзгәртә торгач, түрдә тәсбих тартып утырасы әби-бабайларны янә дә эт типкесендә калдырдылар
Мөниржан, ни әйтергә белмичә, карчыкларга каралы. Ак яулыклар бәйләгән, картайсалар да, чырайларында инсафлы татар әбиләренә хас илаһи мөлаемлык сакланган бу әбиләрдән галибанә сөйкемлелек бөркелә иде. Аларга алдашу да ярамый, дөресен әйтү дә файдасыз. Шуна күрә шаяртып жавап кайтармый чарасы калмады
—И апа җаннарым, көтү көткән җиремнән кызлар урлады Ябып тоттылар.
—Кит, әстәгьфирулла! Инәпләнитәннәрме әллә? Тилсвәзирдән сонгы вакытларда гел шуларны күрсәтәләр,—диде Ниса.
—Алар алып китсә, тиз генә кайтармыйлар ди бит — Хәниянен дә күп белүдә ахирәтеннән калышасы килмәде
Иә чынлап торып ышана башларлар, бу корткаларны чит планетадан тизрәк җиргә төшерергә кирәк
— Юк-юк, мине җирдәгеләр урлады, яшь егет дип уйладылар ахры.
—Булыр-булыр, хәзер хатын-кыз бик азды.
—Азмаска сон, хатын-кыз ун млиун кешегә артык ди бит Рәсәйдә —Аргык булса да инде Хатын-кызнын кайчан ир-аттан кимрәк булганы бар9 Сугыштан сон ничек иде, хәтерлисенме9 Ирләр яу кырында кырылды. Юк-юк. болай ук азгын түгел иде хатын-кыз'
—Ахырзаманнын якынлашуы шулдыр, әйеме, ахирәт'
—Шулайдыр, шулайдыр. Йа раббым. үзен сакла!
Әбиләр тагын күпме сүз куертырлар иде, Мөниржаннын ник килгәне исенә төште:
—Рәмзия, әйтегез әле, күпме акча түләргә’
Сатучы исәп-хисап ясаган арада, Ниса карчык Мөниржаннын буш жиненнән тартты:
-Әйт әле, ник өйләнмисен син? Гайния үлгәнгә дә бер гомер, син һаман буйдак. Ата каз сыман кангырап яшисен.
—Ие-ие,—дип ялгап китте Хәниясе.-Әйтерен бармы, үз кадереңне үзен белмисең. Хатын белән адәм-рәтлс яшәрмен дип куркасынмы?
— И әбекәйләр, җанкисәкләрем, кем чыксын мина
—Чиләгенә күрә капкачы табыла анын Яшь тә. карт та түгелсен Әнә Рәмзияне атып кайт та. чөкердәшеп яшәрсез Ничу анда җәһәннәм
очындагы Ибрай Зәкиясенең өендәге тузанын иснәп ятарга чәчәк кебек хатын башы белән!..
—Нисаттәй, синнән кияү сораганым юк ла!—исәп-хисап ясау белән мәшгуль Рәмзия бу сүзләрдән кызарып китте, ләкин сөйләшүгә кискен нокта куймады.
—Әй, син тик кенә тор! Ирсез хатын—кадерсез хатын. Туксан яшьләрдәге берәр егет сорап килсә, үзем, ике дә уйламый, кияүгә чыгар идем. Килмиләр генә, һе-һе-һе...
Күршесенең бу сүзләренә Хәния кулын селтәде:
—Кит, оятсыз, авызында тешең калмаган, тузга язмаганны сөйләп торасың! Йә кеше ышандырырсың.
—Ышанмагайлары тагын. Өйләнү, кияүгә чыгу—ата-бабалардан калган изге бер йола ул, ахирәт. Бу үләлмәгән кортка сүзенә карама, Мөнирҗан, өйлән!
Мөниржан Рәмзиягә күз кысты:
—Менә Рәмзия риза булса, бүген үк йортка килен төшерәм. Ни дисен, Рәмзия?
—Мондый намаз ияләре димләгәч, уйлап карамыйча да булмас.
Уен уен инде, ә вакыт уза, эчтәге бүреләр торган саен һөжүмгә ныграк күчә баралар. Мөниржан, алган әйберләрен сумкасына тутыргач, тиешле акчасын түләп, чыгышка юнәлде. Кулы белән ишекне ачарга да үрелгән иде, Рәмзиянең:
—Мөниржан абый!—дип дәшүенә туктап калырга мәжбүр булды,— Мөниржан абый,—дип кабатлады сүзен сатучы хатын,—үз вакытыгыз белән биредән тагын бер тапкыр урый алмассызмы икән?
—Ник?
—Иртәгә буш әржәләрне алырга киләчәкләр, шуларны тәртипкә китерергә кирәк иде. Ярдәм итмәссезме дигән идем.
—Белмим шул, кулдан килерме икән...
—Анын бер авырлыгы да юк. Тарала башлаганнарына кадак кына кагасы. Булдыра аямасагыз яки авырыксынсагыз бүтән берәрсенә әйтеп карармын.
—Мин бит баш тартмыйм.—Рәмзиянең йөзенә карау, тавышын ишетү Мөниржанга күптән татымаган бер рәхәтлек бирә. Дөресен әйткәндә, анын ашыйсы килүе дә басыла төшкән, биредән инде китәсе дә килми башлаган иде. Тик менә, тик менә жәрәхәте эшләргә ирек бирерме? Шулай да тәвәккәлләргә кирәк,—Коралларыгыз бармы соң?
—Аның өчен әлләниләр кирәкми, чүкеч белән кадак суыргычы житкән. Алары бар.
—Алайса, хәзер үк башлыйм.
—Юк-юк, хәзер үк кирәкми. Иртәнге якта кеше күп була. Төштән сон, ярыймы?
—Ярый алайса, төштән соң килермен.
Кибеттән Мөнирҗан ашкынып кайтты. Бер кешегә күпме генә кирәк, озакламый тамак та ялгап өлгерде. Көтүгә чыкмагач, анын бүтән эше юк иде, түземсезлек белән төш җиткәнне көтә башлады.
Күктә кояш. Аккош каурыйларын хәтерләткән сыек болытлар чиксез зәңгәрлеккә аеруча ямь бирә. Кырда, бер-берсе белән узышып, тургайлар сайрый, иген кырларында бытбылдыклар кычкыра торгандыр. Басу-кырлар исенә төшүгә, ул авыл көтүен күз алдына китерде. Хәзер кай тирәләрдә йөриләр икән? Бу ике малайның көтүне суктырылган берәр иген басуына кертергә акыллары җитәрме? Малларны күбендереп кенә куймасалар ярар иде. Мал бит ул комагай, күпме ашаганын белми. Алдында булса, тәүлек 78
буе ашый, булмаса урлашу жаен карый
Уйласан, анын көтүдә бүген бер эше дә юк. ә жаны барыбер тыныч түгел. Бәхетсезлек килгәннән сон, ни булганын да, үзен алда ни көткәнен дә белми. Кесәсендә Әлмәт хастаханәсендә бирелгән белешмә бар барын.
Уйлары Рәмзиягә күчте. Ниндидер сөйкемле сөяге бар ул чатыннын Рәмзия исенә төшүгә, Мөниржан ирексездән өен күздән кичерде: пычрак яшәми ул. Аракы белән араны өзгәч, йортына өер-өер сәрхушләр керми, таптаучы юк. Әмма дә ләкин хатын-кыз кулы тигән йортка кот куна, ул бөтенләй башка, төсе генә түгел, исенә кадәр икенче Их. Гайния, дип көрсенде ул, беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен исенә төшереп. Анын белән яшәгән санаулы көннәр һаман да сагындыра, югыйсә утыз елдан артык вакыт узган.
Менә хәзер дә ул күзенә бәреп чыккан тозлы сагышны кул аркасы белән сыпырып куйды. Ничекләр генә сагынсан да, юксынудан башларыңны ташка орсаң да, Бәдертдин тавыннан тәгәрәп төшсән дә, аны терелтеп, бәхетле көннәреңне кире кайтарып булмый югыйсә
Рәмзия нәрсәсе белән Гайнияне хәтерләтә сон? Әһә, белде: елмайганда, бит очларында нәкъ Гайниянеке төсле мәхәббәт уентыклары барлыкка килә икән бит!
Мөниржан. әйтерсен, кичен сөйгән кызы белән очрашырга барасы, кояшнын төшкелектән авышуын түземсезлек белән көтте. Ул үзенен бал ай ашкынуына чиксез гажәпләнде, чөнки күптән, бик күптән, картлар әйтмешли, атмисактан бирле, йөрәген мондый хиснең парә-парә китергәнен хәтерләми.
Вакытнын тизлеге даими берәмлекләр белән үлчәгәндә барыбер. Ләкин, син сонга калганда, ул бик тиз уза, көткән чакта исә, киресенчә, узмый интектерә. Минуты ай, сәгате ел, дип тиккә генә жырламаганнардыр Бүген вакыт галижәнапләре туктап калган иде. Югыйсә инештә сулар ага, фирүзә күктә болытлар сәяхәт итә. диварга элеп куелган сәгать бер хыянәтсез текелди бирә. Ниһаять, анын күкесе, оясыннан башын чыгарып, унике тапкыр аваз салды. Шушы вакыт аралыгы Мөниржанга гасырдан ла озын тоелды. Әле бит унике тапкыр кычкырганнан сон да сәгатьтән артык көтәсе бар. Икенче китмичә торып, авылда кибет ачылмый
Өр-янадан кырынган Мөниржан тәрәзәдән күзен алмый—Рәмзия узганны көтә. Ниһаять, сатучы хатыннын керт-керт басын үтеп киткәне күренде. Бәлки, хәзер үк чыгып, аны куып җитәргәдер? Юк. килешмәс Рәмзия сүз әйтмәсә дә, кешеләр әлләни уйлар Авыл бит ул мен күхте. мен колаклы, икене оч, өчне биш дип сөйләргә ярата.
Анын күнеле жырлый, ниндидер үзе дә аңламый торган билгесезлек өрфиясе белән өрстелгән киләчәккә ашкына иде
Тагын бер унбиш-егермс минутлап көтте дә. түземлеге төкәнде, сабыр канатлары сынды. Кулсыз жинен җилфердәтеп кенә кибеткә юнәлсә, кешеләр дорес акламас дип. кыршылып беткән сумкасын да беләгенә элде. Кеше сүзеннән ул юкка курыккан булып чыкты, чөнки юлда очраучы булмады, кибеттә дә Рәмзиядән гайре кеше юк иде Кибет хуҗасы аны елмаеп каршы алды —Килдегезме?
Мөниржан шаяртып җавап кайтарды
—Кызлар чакырган җиргә бармаган егет егет б\ламыни ул!
—Бисмилла әйтеп башлыйк алайса!
— Күрсәтегез әйдә, кайда ни эшлисе?
Рәмзия аны складка алып кереп, тау кадәр өелгән аракы әрҗәләренә күрсәтте:
— Менә. Мөниржан абый, шушылар. Күрәсен. эш җитәрлек. Сез аларны тикшереп чыгыгыз инде Арада төрлесе бардыр бер-ике генә
кадак сугасылары да, ныграк төзәтәселәре дә. Гел тиясе юклары очраса да гаҗәпләнмәгез. Күпме өлгерә аласыз, шунысына рәхмәт—бар булганын иртәгә төяп җибәрербез. Калганы үз җае белән ремонтланыр. Хәзер мин сату залына чыгам, кирәк булсам, эндәшерсез. Менә чүкеч, менә кадак суыргычы, менә кадаклар—эшләгез генә.
Мөниржан аны сүзсез генә озатты да эшкә кереште. Жәрәхәтенә зыян китерүдән куркып, башта ул саграк кыланды. Тора-бара авыруы хакында бөтенләй онытты—аның кулы аша узган әрҗәләр артканнан арта барды. Рәмзия дөрес әйткән: аларнын һәммәсен дә төзәтәсе юк, югыйсә эше болай ук тиз бармас иде.
Ара-тирә янына Рәмзия керә дә:
—Рәхмәт төшкере. ярдәмгә кеше эзләп күпме җәфаландым. Авылда шулай бит: кулыннан эш килердәе буш түгел, бушлары эшли башламас борын аракы буаларда, файдаларыннан зыяннары күбрәк була. Кайберләрең хатыннары җибәрми. Ирсез хатыннан шикләнүләредер, күрәсен. Чүкеч тотып әржә кадаклау хатын-кыз эше түгел инде ул,—дип рәхмәт укып чыгып китә.
Эш белән мавыгып, Мөниржан вакытнын узганын сизми дә калган. Рәмзия:
—Мөниржан абый, бүгенгә җитеп торыр, кибетне ябам,—дигәч кенә туктады һәм үзенен арыганлыгын сизде, җәрәхәте дә сыкрый иде.
—Бик зур эшемне эшләдегез, сезне ничекләр бәхилләргә инде?—Рәмзия янчыгына үрелде.
Анын акча сузган кулын Мөниржан кире этәрде:
—Юк-юк, Рәмзия, мин бирегә акча өчен килмәдем, ярдәм итә алганыма шатмын. Өйдә бер эшем дә юк, кангырап кына ятар идем. Чакыруын әйбәт булды әле.
Рәмзиянең дә сүзе сүз:
—Кешене бушка эшләтергә ярамый бит. Китап кушмый.
Мөнирҗаннын күзләрендә шаян очкыннар уйнап алды:
—Яшьрәк чагым булса, суырып бер үп тә вәссәлам, дияр идем. Безнен яшьтә ни әйтергә дә белгән юк.
Рәмзия сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән:
—Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләрме әле? Аңа гына калса, үпкән- кочкан—җилгә очкан—гөнаһ саналмас.—Сатучы хатын, кызыл иреннәрен очлайтып, Мөнирҗаннын бит очын җинелчә генә пәп итеп алды һәм шунда ук сумкасыннан кулъяулык чыгарып, иннек эзен сөртеп тә куйды.
—Берәрсе күрсә, йә әлләни уйлар...
Рәмзиядән анкыган хушбуй исе, башка берни белән дә бутап булмый торган хатын-кыз исе кыргыйланып беткән Мөнирҗаннын күнел офыгында еракта калган яшьлегенең яшене булып сызылып үтте. Менә-менә хәзер күк күкрәр кебек тоелды. Күптән, бик күптән анын тәненә хатын-кыз ирене кагылганы юк иде. Менә хәзер яңак очына тиеп кенә алды, башын әйләндерергә шул да җитте. Бу анын болай да әйбәт кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
—Әллә кабатлыйсынмы?
Рәмзия “сез" дип дәшсә дә, ул күптән “син”гә күчкән иде.
—Ошап киттемени? Тәмле әйбер күп булмый ул. Иә, ярар, әйдә миннән булсын изгелек...
Бу тәмле, татлы исерткеч мизгелнең озаккарак сузылуын теләп, Мөниржан күңелендә Рәмзияне кочагына кысып алырга дигән вәсвәсәле уй канат кагынган иде, кыюлыгы җитмәде. Ә Рәмзиянең үбүе бу юлы да яшен балкышыннан тизрәк булды. Ул анына килгәндә, Рәмзия анын битен яулык белән сөртеп өлгергән иде.
—Гомер эчендә бер тапкыр кьпдар үпте, анысынын да эзе калмады Кешегә сөйләсәм, ышанмаслар да инде
—Ә сез кемгә сөйләп, кемне ышандырмакчы идегез?
—Син үзен сон кемнән куркып болай бик тиз сөртеп аласын9—Дөресен әйткәндә, ул бит Рәмзиянен Рәмзия икәнен һәм. кайдандыр килеп, кибеттә эшләвен, Ибрай Зәкиясендә фатирда торганын гына белә Ничә яшьтә ул. кияүдәме, булып аерылганмы, балалары бармы—әнә шунын ише сораулар, нашатыр сипкәндәй, жанын бимазалый Югыйсә иртәнге якта Рәмзия анын өчен гадәти бер сатучы гына иде ләбаса. Кинәт ул үзенә гаилә жылысы. жанын җылытыр, эчен бушатыр кеше җитмәвен сизде. Гомер >зып бара, ә анын “әти" дип эндәшер, сон сулышында авызына бер кашык су салыр кешесе дә юк бит. Ник кенә туган соң ул? Хәзер инде ана бала турында хыяллану да көлке, ә җанына якын берәр хатын белән арканы аркага терәп, чөкердәшеп яшәү комачауламас иде Ходай Тәгалә балаларын пар җенес итеп яралткач. бер уйласан. ялгыз гомер кичерү яралтучыбыз алдында җинаятьтер дә. Эчү белән мавыгып, элек бу хакта уйламаган. Гайния хәтере белән яшәде дә яшәде. “Үлгән артыннан үлеп булмый” дип, димләүчеләр дә булды, үзен-үзе хатынлыкка тәкъдим итүчеләр дә очрамады түгел. Срок артыннан срок алган, шешә артыннан шешә бушатып, эчүдән бушамаган адәмдә хатын кайгысы булдымы? Менә хәзер эчми, дөньялары яктырып китге, офыклары кинәйде, уйлары да бүтән төрле.
Монирҗан Рәмзиянен бер көлтә ачкыч белән кибетнен эчке һәм тышкы йозакларын бикләгәнен сабыр гына көтеп торды. Гайнияне хәтерләткәнгәме, бу хатын янында булу, анын ашыкмый- каударланмый гына хәрәкәтләнүен күзәтү, ни сәбәпледер, күңелендә рәхәт бер авырту уята, ул бу халәтнен озакка, бик озакка сузылуын тели. Шул ук вакытта үзен “Кара инде бу карт юләрне, унҗиде яшьлек кебек кыланмасан!"—дип битәрләп алырга да онытмый.
Рәмзия ниләр уйлый торгандыр, анысы карангы. Монирҗан исә көпә- кондез урамнан янәшә атлауларыннан да уңайсызлана, әйтерсен. авылнын күзе аларда гына.
Кибеггән Мөнирҗаннарга кадәр кул сузымы кадәр генә ара—ике авыз сүз алышканчы, кайтып та җиттеләр һәм кое янында туктап калдылар.
— Менә, Рәмзия, минем гүрнәчәм шушы инде.—диде Монирҗан. борынгылыгы йөзенә чыкса да, җиргә инәргә өлгермәгән йортына күрсәтеп.
— Беләм, Монирҗан абый, беләм. Тагын әле мин сезнен коеның суы авылда ин тәмлесе икәнен дә беләм.
—Эчеп караганын бармы сон?
— Юк шул Түбән очка кадәр биредән су ташымассың бит инде Ә кунакка чакырып сыйлаучы булмады.
—Алайса, Рәмзия, мин сине бу судан чәй эчертми торып җибәрмим'— Монирҗан авызыннан бу сүзнен ычкынуына, үзенен кыюлыгына гаҗәпләнде. Ул инде, сатучы хатын хәзер үк китеп барса да. үпкәләмәс иле, ләкин Рәмзия:
—Ә нигә эчмәскә!—дип көлеп җибәрде —Өйдә ирем, балаларым юк. каенанам көтеп тормый, кунакка чакыралар икән, ник кермәскә?! Эшләгәнегезгә акча да алмадыгыз, чәй куеп эчерсәм, бурычым бераз кимемәсме!
Ул Монирҗан ачкан капкадан кыю адымнар белән эчкә узды һәм. гаҗәпләнеп, туктап калды:
—Әнекәйгснәм лә! Ишек алды ямь-яшел,—Рәмзия соклануын яшерә алмады.—Зәкияттәйләрдә мондый яшеллек юк. маллары, кош-кортлары таптап бетерә
—Мин бит мал-туар асрамыйм, ничек үссә, шулай тора бирә.
—Монда яланаяк йөрүләре рәхәттер!—Рәмзия туфлиләрен ишек төбенә салып куйды да шәрә тәпиләре белән уйдык-уйдык та, аралашып та үскән бәпкә һәм каз үләннәре, сарут өстеннән атлап китте. Меңъяфрак, сукыр кычытканнарны иелеп иснәде, койма буен баскан канлы үләнгә карап торгач, ак әрем өзеп алды.
—Ишек алды түгел, дару үләннәре питомнигы икән монда сезнең!—Ул хисләнгән иде һәм шул сәбәпле тагын да мөлаемланып, күркәмләнеп киткәндәй тоелды. Шунда аның күзе бакча ягында урман булып утырган бөтнеккә төште.
—Әрем белән чәй эчәләрме, белмим, ә бөтнекле чәйнен һәркемгә дә шифасы бар,—дип, кулындагы әремен ташлады һәм бөтнек янына атлады, өзәргә иелде. Ул иелүгә, күлмәк итәге күтәрелеп, ап-ак ботлары ачыла төште Бу күренештән әле сәламәтлеге ныгып җитмәгән Мөниржаннын башы әйләнеп китте, тыны кысылды. Егылып китмәс өчен, ул бакча коймасына тотынды һәм күзләрен йомды. Ачканда, Рәмзия карлыган яфракларын өзә иде.
—Ярыйдыр бит?
—Куагы белән кертеп биримме әллә?
—Кирәкмәс, иртәгә ахырзаман түгелдер ич? Тамагым кипте.кереп чәй кайнатыйк.
Йорт эченә уздылар. Рәмзия керә-керешкә өйгә бәя бирде, ләкин берни дә әйтмәде.
—Чәйне ничек кайнатабыз?
—Мин үзем генә чакта газда кайната идем, теләсән, электр самавыры бар...
—Бармы? Чәйнектәгесен эчеп туйган, булгач-булгач, самавыр кайнатыйк. Тәмлерәк тә булыр. Авылның ин тәмле суыннан куябыз бит.
Чиләкләрендә кичәге суы булуга карамастан, кунагын сыйлар өчен Мөнирҗан яна тарткан су алып керергә булды. Гүя ул яшьлегенә кире кайтты: аяклары җиргә тисә тиде, тимәсә юк—коедан “ә" дигән арада бер чиләк су алып керде.
Самавыр кайнаган арада, өстәлгә Мөнирҗаннын хәзинәдә булган нигъмәтләре янына Рәмзия дә сумкасыннан үзе белән алган тәм-томнарын өстәгәч, табынга хәйран гына ямь керде. Өй эченә рәхәт самимилек инде.
Чынаякларга чәйне Мөнирҗан үзе агызмакчы булган иде, Рәмзия:
—Куегыз инде, Мөнирҗан абый, хатын-кыз барында,—дип чәй ясарга кереште.
Чәй чыннан да бик тәмле идеме, әллә әдәп йөзеннәнме, Рәмзия аны мактап туялмады:
—Чәйнен тәме судан килә.
Ялгызын чәй эчүгә караганда бергә-бергә гөрләшеп утырулары күңеллерәк. Табын янында Мөнирҗан күптән кичермәгән рәхәт хисләр татыды. Кызганыч, бу рәхәтлек артык озакка сузылмас шул.
Сүзгә сүз иярә. Рәмзиянең дә күнелен бушатасы килдеме, Мөнирҗаннын бәхетеннән, китәргә ашыкмады. Баштарак кулындагы сәгатенә күз салгалый иде, тора-бара аны да онытты.
Карап торышка уенчак, гел бәхет диңгезендә генә коенган кебек тоелган бу хатынга да язмыш аз күрсәтмәгән икән. Кияүгә чыгыл, ун ел гына бергә яшәп калганнар, йөрәк өянәгеннән ире китеп барган. Улын ялгызы үстергән, бүтән кияүгә чыкмаган.
—Ә улын кайда?—дип сорады. Бу соравын биргәндә, кунагының авыр ярасына кагыласын уйламаган иде, Рәмзиянең чырае күләгәләнеп калуын күргәч, ярамаган сүз ычкындыруын аңлады.
—Әй, Мөниржан абый, хәрби училишега барам, офицер булам дигәч, каршы төшмәгән идем. Училишега да керде, тәмамлауга өйләнде дә. Маржага. Өйләнгәч тә кайтып атна-ун көн торганнар иде, менә өч ел инде бер хәбәре юк, хат та язмый, кайтмый да..
—Үзен... үзен хат язганын бармы9
—Нишләп булмасын. Баштагы частена язган идем, бүтән частька күчерелде, дигән җавап алдым. Нинди частька икәнен сорап язган хатымны бөтенләй җавапсыз калдырдылар. Хәзер менә белмим, әллә дөньяда юк, әллә марҗа килен араны өздерде. Маржага өйләнүен башта ук өнәмәгән идем, бала-чага синен сүзенә карыймыни ул!
Рәмзия күзенә бәреп чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды
—Сез, Мөниржан абый, гафу итегез инде бу исәр хатынны. Танышканга бер көн дә юк. берәүгә сөйләмәгән серләремне сезгә ачып салдым. Бераз җиңел булып китте
—Зыян юк. Кирәкмәгән сорау биргәнгә, син үзен мине кичер. Белмәдем.
—Ялгызлык туйдырды. Бүген ничектер бушанасым килде. Әллә суыгыз бик килеште инде. Сез мине, мөгаен, тел бистәсе, бер җилбәзәк хатын дип уйлыйсыздыр...
— Юк-юк. икмәктер, андый уйнын башыма кереп тә чыкканы юк. Киресенчә, синен монда булуынны. табынымны бизәп утыруынны күкләр тарафыннан җибәрелгән бер бүләк дип куанып утырам.
—Чынлапмы?
—Ант әгәр.
Икесе дә калган чәйләрен эчеп бетерде. Өйдә тынлык урнашты. Бераз шулай сүзсез утыргач, Рәмзия кыяр-кыймас сорау бирде
—Киштәдәге әнә теге гармунда кем уйный иде?
—Тальянны әйтәсеңме? Аз-маз мин үзем тарткалый идем
—Хәзер дә уйнагыз әле!
Мөниржан аптырап калды. Дөресен генә әйткәндә, ул мондый сорау булыр дип көтмәгән иде.
—Онытылгандыр инде, күптән кулга алган юк
— Белгән нәрсә тиз генә онытылмый ул. Ялындырмагыз, уйнагыз инде!
Рәмзия шулкадәр инәлеп сорады ки. ир-ат күнеле түгел. Антарктида бозы да эрер иде.
Мониржан гармунының жәй буена җыйналган тузанын сөлге белән сортге.
Өйрәнелгән гадәт буенча бармаклары гармун телләреннән йөгереп үтте Телләр, хуҗаларын таныганлыкларын белдереп, куанычлы аваз чыгардылар да тынып калдылар.
— Ни уйнарга боерасыз?
—Күңелегез теләгәнне уйнагыз
Күрек тартылган унайга. бармаклар гармун телләре аша йозә Ике- оч көйдән сон Мөниржан “Сибелә чәчем" коен уйный башлаган иде, көтмәгәндә Рәмзия җырга кушылды.
Сибелә чәчем, сибелә чәчем.
Сибелә чәчем, тарала
Аның тавышы матур, ягымлы һәм күкрәгенен түреннән чишмә кебек ургылып чыга иде.
Йә утка сал, йә суга сал. Йә кайгымнан арала.
Сонгы ике юлны тагын бер тапкыр кабатлаганнан сон, Рәмзия, үзен тыя алмыйча, дерелди башлады һәм күзләренә бәреп чыккан яшьләренә ирек бирде. Күрәсең, җырның көе дә, сүзләре дә сагышлы хатынның җанын актара иде.
—Их, Мөниржан абый, уйнап та куясыз икән! Сезгә артист кына буласы калган.
—Сәхнәдә түгел, яу кырында артистланырга туры килде шул безгә...
Тынычлана төшкәч, Рәмзия тагын бер-икене җырлады. Мөнирҗанның өендә мон йөзде, ярты гомеренә якынын казна йортында уздырган ирнен күңелендәге хисләр өермәгә әверелде. Түзмәде, җырга ул да кушылды.
Рәмзия кайтып тормады. Иртәгәсен уртак түшәктә уянып киткәч, бер-берсеннән кыенсынып, күпмедер вакыт сүзсез яттылар. Ниһаять, Мөниржан Рәмзиягә:
—Мин сине көтеп яшәгәнмен икән!—дип пышылдарлык көч тапты.
—Күптән монын кадәр тәмле итеп йоклаганым юк иде. Рәхмәт.
—Рәмзия, китмә, кал!
—Миннән туймадыңмыни әле? Бик үтенеп сорагач, уйлап карыйсы булыр.
Бер-берсенен тән җылысын, җан җылысын тоеп янәшә ятуы икесенә дә рәхәт иде. Ләкин август кояшы һаман саен югарырак күтәрелә, тәрәзә аша күзләргә төшә, борынны кытыклый; әй инсаннар, торыгыз, көн башланды, сезне эш көтә, ди.
Торырга кирәк икәнен Мөниржан да белә, ләкин анын бу мизгелнең бүтән кабатлануына ышанычы юк, шуна күрә ләззәтле-сәгадәтле минутларны мөмкин кадәр озаккарак сузасы килә. Дөресен әйткәндә, янәшәсендә Рәмзия атлы сөйкемле затның ятуына ул әле һаман да ышанып бетми—көтелмәгән төшнен дәвамыдыр кебек тоела. Әлеге халәтнен чынлыгына ышанырга теләгәндәй, ул иреннәре белән Рәмзиянең алкасына, колак яфракларына кагылды һәм хисләр чоңгылына очканын сизми дә калды: кояш кинәт берничәгә әверелде, борынгы йортның карала төшкән түшәмендә көпә- көндез йолдызлар бии башлады. Рәмзиягә дә, Мөнирҗанга да сулар өчен һава җитми. Алар тирән итеп сулыш алгач та, әле генә упкын белән кыя арасында уйнаган дөнья тынычланып калды. Мөниржан чытырдатып күзен йомды.
Ул шул хәлендә озак яткан, бәлки йоклап та киткән булыр иде, караватның ыңгырашканына күзен ачып карыйсы итте: Рәмзия киенә иде, Мөнирҗанның карашын тоеп, уңайсызлана калды; кулы белән шәрә күкрәкләрен каплап:
—Карамый тор, зинһар!—дип үтенде.
Ул моны шундый итеп әйтте, ымсындыргыч сыннан күзен аласы килмәсә дә, Мөниржан карашын читкә борырга мәҗбүр булды. Кызык инде бу дөнья, бигрәк тә анын хатын-кыз дигән заты: әле генә түшәк бүлеште, хәзер үзенә карарга да ярамый. Гайниясе дә шулай оялчан иде бит.
Гайния исенә төшүгә, йөрәге сызлап куйды: ул ана хыянәт итте түгелме сон? Бәлки җиде кат күкләр аша хәләленен чит хатынны назлаганын ул карап, күзәтеп, рәнҗеп яткандыр. Ә бәлки рәнҗемәгәндер дә. Ник дисән, Аллаһы Тәгалә адәм баласын дөньяга үзеннән соң дәвам калдырыр өчен яралткан. Ә Мөниржан? Моңа кадәр аның ике генә хатын-кыз белән якын мөнәсәбәткә кергәне булды: Сәлимә һәм Гайния. Рәмзия—өченчесе. Ләкин... ләкин шунысы бар: ул фронттан кайткач, үзен әгәр Гайния чит итмәгән булса, Сәлимә кочагына керер идеме әллә? Юк! Сәлимәнең үзеннән
көмәнле икәнен белгән булса. Мөниржаннын йөрәге ни эшләр иде икән0 Белмәве анын бәхетенәдер.
Гайния белән юклыкта, хәерчелектә булса да уздырган бәхетле көннәрен, ятарга өлгермәс борын торырга вакыт житкән төннәрен, күпме генә сагынсан. юксынсан да. хәзер кире кайтарып булмый. Узган гомер—аккан су. Үткән белән мәнгелек хәтер чоңгылында гына очраша ала. Гайниянен фаҗигале үлеменнән сон ул бит ни айнык көе. ни салган баштан бер генә хатын-кыз янына да якын бармады. Төрмәсе төрмә инде, атлә иреккә чыккач, аны тансыклаган, назлы кочакларына алырга әзер торучылар булмагандыр дисенме0 Жаны теләмәгәч, күнеле якын итмәгәч, хайвани ихтыяжны кагәгатьләндерү өчен генә якынлык кылуны ул аклап бетерми, вөжданы кабул итми. Югыйсә анын да яшь чаклары, гайрәтле чаклары бар иде. Хәер, әле дә гел үк төшеп калганнардан түгел икән Тик менә тәнендәге җәрәхәте генә төзәлеп бетмәгән
Рәмзия исә бөтенләй башка очрак. Ул—язмыш тарафыннан ана сонлап бирелгән бүләк. Тик.. Язын төшкән кырау кебек, ай күрде, кояш алды гына булып чыкмасмы әлеге сөенеч? Ул шунысыннан курка. Юк. Гайния ана рәнҗемәс. Хәзер инде ана бала турында хыялланырга язмаган, әмма һәркемгә тиешле бәхетнен бер кыйпылчыгы кагылуын күпсенмәсеннәр —Торасыңмы, чәй кайнады!
Мондый да кадерле вә ягымлы тавышны ишетмәгәненә биш былтырдыр Чыннан да ана дәшәләрме, әллә берәрсе белән бутыйлармы0
Каршысында елмаеп торган Рәмзияне күргәч, үзенен һаман да түшәктә йокы симертеп ятуын уйлап, хәтта кыенсынып та куйды Ул бит мона кадәр үз көнен үзе күреп өйрәнгән кеше—жәйнен озын көннәрендә, көтүгә сонга калмас өчен, иртәнге сәгать өчтә сикереп тора иде. Ләкин бу юлы ашыкмады Бераз арыганлык таралган тәненен түшәктән аерыласы килмәде
Сәгать ничә икән сон? Мөниржан өстәмә йөк итеп иске йозак таккан герен вакытында тартып куйсан йөрүен дәвам иткән күкеле сәгатькә карады анын телләре алтыны күрсәтә иде Шуны гына көткәндәй, ишектән башын чыгарып, күке алты тапкыр аваз салды
Рәхәт итеп бер киерелгәч. Мөниржан сикереп торды Әмма үзенен анадан тума икәнен күрү аны юрган астына кабат чумарга мәҗбүр итте
Оста кеше балтадан да аш пешерә. Ихтимал. Рәмзия шундый осталарның берседер Үзенен кон саен утырып ашый торган өстәленә карагач. Мөниржаннын күзләре биеште: булары анкып торган тары боткасы һәм майда кыздырылган ипи телемнәре авызыннан сулар китерде Анын өстәлгә текәлеп карап торуын Рәмзия үзенчә аңлады:
___Ни тапсам, шуны пешердем, гаепләмәссең инде. Уятып сорарга
кызгандым, бигрәк тәмле йоклый илен
—Ә мин синен торганынны сизмәгәнмен дә.
-Зыян юк. Кил әйдә, су салып торам, юынып ат.
Йа хода, йа раббым. боларнын барысы да өнме сон ’ Әллә, торып аягына басуына карамастан, төшләнә, саташа гынамы?
Табын янында Рәмзия пошаманга төште
—Зәкияттәй күзенә ничек күреним0 Нәрсә дип. кайда кундым дип әйтим?
— Юкка көяләнмә. Рәмзия,—дип Мөниржан аны юатырга ашыкты Беренчедән, синен балигъ булганына биш былтыр, үзенчә йөрергә хакын бар Икенчедән, син анын килене түгел Өченчедән, кунарга кон саен кайтам, дип килешү төземәгәнссндер бит’
—Тезүен төземәгән дә Тик барыбер дөрес эшләмәдем Ул бит борчыла торгандыр, эзли дә чыккандыр
Рәмзия ашыга-ашыга савыт-сабаларны жыештырырга кереште
Мөнирҗан шунысына игътибар итте: хатын-кыз кулы тигән савыт-саба бөтенләй икенче төрле шалтырый икән бит.
Ул үзе Рәмзиядән күзләрен алмый, үзенең исә күңелен шикләнү корты кимерә: менә хәзер ул китәчәк. Кире кайтырмы соң? Әллә ишекне бүтән ачмаска дип ябармы?
Рәмзия ниләр уйлый торгандыр, көзге каршысына басып төзәтенә иде. Бу йортның кадим заманнардан бирле хатын-кыз чырае күргәне юк. Ә ир-атка исә, каршысына басып кырынмаса. көзгенен хажәте юк, поты бер тиен.
Мөнирҗан менә хәзер Рәмзиягә бик мөһим сүз әйтергә тиешлеген аңлады. Тик ни дияргә? Күңелендә вулкан кебек кинәт уянган хисләрне ничек итеп аңа аңлатырга? “ Син мина ошыйсын, мин сине яратам!” яки “Мин синнән башка яши алмыйм” дияргәме? Унисигез-егерме яшьтә сүз эзләп кесәгә керүче сирәк. Алтмыштан узган ир ни эшләргә, ни дияргә тиеш? Мондый сүзләр сөйләп өйрәнмәгәч, мәхәббәт сүзләре әйтергә анын бит әле теле дә әйләнергә тиеш.
Барысы да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Сүзләр эзләгән чакта, ул өенә ямь, нур өстәгән кибетче хатынны кочагына алганын сизми дә калды:
—Минем сине җибәрәсем килми!
Пышылдап кына әйткән сүзләр Рәмзиянең колак яфракларын пешергәндәй итте. Ул кызарып чыкты, ләкин үзен бик тиз кулга алды.
—Кал, дип тә әйткәнен юк!
—Менә хәзер әйтәм: кал! Үтенеп сорыйм: кал!
—Болай ашыгып кына хәл итеп ялгышмабызмы соң? Без бит синен белән дуамал яшьләр түгел, акыл белән уйларга, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк.
—Беләсеңме, Рәмзия, Гайниясез калганнан бирле, бер хатын-кызга да күзем төшкәне юк иде. Ә сине күрү белән ошаттым. Телисеңме, бүген үк сәвиткә барып язылышып кайтабыз! Әгәр инде дөньяның бер гарибе
димәсән...
—Ашыкмыйк. Ашыккан—ашка пешкән. Кочаклашып йоклау бер нәрсә, без бит әле бер-беребезне юньләп белмибез дә. Күрдем дә капландым булмасын иде. Ярый, кибетне ачканчы, мин Зәкиятгәй янына кайтып килим әле. Ул әйбәт апа, ләкин милиция аша ил буйлап эзләтүе бар.
—Ник алай дисен? Шулай бик куркыныч җинаятьчемени син?— Мөнирҗанга кызык булып китте.
—Юк ла! Әлләниләр уйлама. Минем бит ана әйтмичә кайтмый калганым юк иде. Борчыла торгандыр...
Мөнирҗанга:
—Үзен беләсеңдер,—диюдән бүтән чара калмады.
Кулыннан килсә, ул Рәмзияне беркая да: Зәкия карчык янына түгел, хәтта эшкә дә җибәрмәс иде.
Бәхетнең ни икәнен оныткан һәм бүтән ана инде өметен өзгәндә генә, Рәмзиянең очравы, аралары якынаеп китүе, исенә төшерүгә битләрен яндыручы, йөрәген сикертүче бүгенге төн—йа Раббым, кызган, аны бәхетеннән аерма!
Күңеленнән шушы теләген тәкрарлап, Мөнирҗан Рәмзияне капкага кадәр озата чыкты:
—Мин сине көтәрмен, төшкелеккә монда кайт!
Җавап урынына Рәмзия дугаланып килгән кашларын сикертте һәм, Кызыл тау артыннан моннан ике сәгать элек күтәрелгән кояшка тин елмаю калдырып. Түбән очка тырт-тырт атлап китеп барды.
Рәмзиясез калган йортка анын керәсе килмәде. Яраткан хатын-кызын булмаса, моңа кадәр яшәгән менә дигән йортын да шәме сүнгән кара мунчага охшап кала икән.
Кара мунча Шунда беренче тапкыр Гайния белән мунчага барулары исенә төште. Никаһтан сон инде берничә төн уздырсалар да, бер-берсеннән оялып, адәм рәтле юынмыйча да кайтканнар иде алар. Бүген дә мунча керсән иде! Ә нигә кермәскә ди—урам аша күршеләре Гариф абзыйларнын ак мунчалары менә дигән гүрнәчә—хан сараена алыштыргысыз: кызу салсаң, чыжлап тора, утырып юынырга да, чыгып хәл жыярга да урын җитәрлек. Күрше хакы—алла хакы диптер инде, яккан мунчаларына Мөниржанны дәшми калганнары юк диярлек. Авырып күпме больницада ятты, бит-кулны юу белән генә түгел, татарга мунча кирәк, ул мунчасыз тора алмый.
Бәлки кемдер ягып чакырганны көтәргәдер? Юк. булмый Ул бит рәхәтләнеп суын ташып, җитәрлек кадәр утынын илтеп, мунчаны үзе дә яга ала. Мондый бөркү көндә эштән сон юынып чыгарга, шәт. Рәмзия дә каршы килмәс.
Башына мондый әйбәт фикер килүгә шатланып, ул Гариф картларга ашыкты. Бәхетенә күрә, өйләренә үк кереп торырга туры килмәде: Гариф карт белән Бәдриямал карчык, чөкердәшә-чөкердәшә, мунча себеркесе бәйлиләр иде.
Мөниржан йорт хуҗасы белән кул биреп, хужабикә белән баш иеп исәнләште.
—Себерке бәйлисез икән..
—Әйе шул, быел соңгарак калынлы. Үзебез бара алмагач, малайнын вакыт тапканын көтәргә туры килде. Кичә энгер-менгердә кайтарып бушаткан иде, бәйләп бетерә алмадык, бүгенгә калды. Зыян юк, төн салкынча иде, кызышырга өлгермәде
—Әйдәгез, мин дә бәйләшим.
—Кирәкми,—дип анын ярдәмен күршесе кире какты —Карчык белән икебезгә вакыт уздырырга менә дигән шөгыль. Югыйсә эшссзлектән интегәбез. Күптән күренгәнең юк, авырып киттенме әллә? Көтүне дә бүтәннәр көтте...
—Булды инде, булды, Гариф абзый, айга якын Әлмәтгә больницада яттым. Мунча сагындырган, якмыйсызмы икән дип белешергә кергән идем.
Картлар сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар
—Бүген генә ягу исәптә юк иде юклыгын Кирәк булса, ягабыз аны Ник якмаска! Мунча үзебездән дә артмас, карт сөяк җылы ярата Шулай бит, карчык?
— Шулай, карт, шулай,—Бәдриямал карчык иренен сүзен җөпләп куйды.
—Алайса, күрше, мин хәзер утын алып киләм дә су кертәм
—Утын дип кеше көлдермә, Мөниржан Утын инде әллә кайчан кертелгән, су савытлары да тулы, шлангыдай гына агыздым Ботен нәрсәсе әзер, кабызасы гына калган. Жил юк. Хәзер төртеп жибәрәм, хәзер. Син тынычлап кына ят, мунча җитешкәч, үзем кереп әйтермен.
Мөниржан көннен җилсез булуына куанып куйды Авыл халкы сак. ут- күздән куркып, мунчаны җилсез көндә генә, анда да тан белән ягу хәстәрен күрә. Гариф абзый озак еллар янгын сүндерүче булып эшләде, бу мәсьәләдә бик тәкъва кеше.
Гариф карт кулындагы себеркесен кысып бәйләде дә җитез адымнар белән мунчасына табан юнәлде. Мөниржанга исә өенә чыгудан бүтән чара калмады. _
Инде ни эшләргә? Ул үзенең Рәмзияне өзелеп сагынганын анлады I ик әле ул төш җитмичә торып кайтмас. Утырткан яшелчәсе, карыйсы кош- корты, мал-туары юк. Бу вакытны ничек уздырыр! а
Коймага сөялеп, ул озак кына бакчасындагы шомырт агачына карап
торды. Эре-эре шомыртлар нык пешүдән шәмәхәләнә төшкән, тик тәлгәшләре пәрәвез белән капланган. “Ә минем тормыш тоташ пәрәвездән тора." Үзе өчен кинәт ясаган бу ачыш-чагыштыру анын йөрәген телеп үтте, күңеле үкенеч ачысы белән тулды. Күпме генә кешечә яшәде сон ул? Эчеп һәм төрмәдә уздырган гомерен яшәү дип әйтергә ярыймы? Сон булса да, ун булсын, Аллаһы боерса, калган көннәрен кешечә уздырыр. Ул бит хәзер бөтенләй башка кеше, анын бит хәзер Рәмзиясе бар...
Гариф абзыйларның мунчасыннан чыккан төтенне күрүгә, Мөнирҗаннын уйлар өере тарала төште. Тагын берничә сәгатьтән яна бәйләгән каен себеркесе белән чабыну ләззәтен тоеп, ул елмаеп куйды. Һәм план корды: Рәмзия белән чәчләре чәчкә бәйләнсә, мунча салырга! Мунчасыз татар— татар түгел. Ялан-ялан кеше мунчасына өметләнү килешми. Яшь булмасалар да, мунча салырлык кына рәтләре бардыр әле.
Башына килгән шушы уйдан канатланып, ул мунча салырга урын сайларга кереште. Бура бурап утыртып кую гына түгел, мунча өчен уңайлы урын табарга кирәк. Абзар-курага якын куярга ярамый, ут-күз чыгуы бар Бәрәнге бакчасы артык ерак—су ташый башласан, кәҗә маен чыгар. Ин яхшысы, төпләп ыргытырга кул җитмәүдән генә утырган ике төп карт карлыганны алып атарга да шул тирәне чамаларга кирәк. Барыбер адәм- рәтле җимеш биргәннәре юк. Рәмзия ни дияр тагын. Юк-юк, ул да ошатыр бу урынны. Ә ошатмаса? Ул чагында күз күрер.
Бүген көн кызу булырга охшаган. Кыйбла якта күк йөзе чип-чиста. Күктә Рерих, Куинджи картиналарын хәтерләткән җете зәңгәрлек. Мөнирҗан аларнын кайбер картиналарын “Огонек” журналында күргән иде. Көнчыгышта да болытлар юк. Бары тик көнбатышта гына ике болыт, кояшны көтеп, офыкта саргая. Кояш анда тиз генә барып җитмәс, аларга озак саргаерга туры килер, чөнки әле төш тә җитмәгән, әле сәгать ун гына тулып килә. Рәмзия кайтырга да (әгәр кайтса) сәгатьтән артык вакыт бар. Син көткәндә вакыт бөтенләй акрын уза шул. Рәмзия ни эшли, хәле ничек икән? Ул бит төнлә дә адәм рәтле йокы күрмәде, өстәвенә иртә торды. Нинди табын хәзерләгән иде бит!
Ихатасында Мөнирҗан ары сугылды, бире сугылды, үзенә шөгыль тапмады. Тукта, ник әле ул кибеткә бармый? Кичә өлгерә алмый калган әрҗәләрне төзәтсә, файдасы да тияр, вакыт та узар. Рәмзия дә күз алдында гына булыр...
Катгый карарга килеп, ныклы адымнар белән ул кибеткә юнәлде. Чирәмлектә чемченгән оя-оя казлар, ризасызлыкларын каңгылдашып белдереп, ана юл бирде. Кемнеңдер кикрикле ата казы, ысылдап, артыннан бара башлаган иде дә, Мөнирҗаннын курыкмаганын күреп кире борылды. Язын алай итмәс иде, бәбкәләре зурая төшкәч, ата казларның да усаллыгы кими шул.
Кибет ачык. Анда берәү дә юк. Кулыңа эләккән нәрсәне ал да чыгып тай. Күрүче, белүче юк. Бу нинди гамьсезлек? Рәмзия шундый бер гамьсез, ачык авыз хатын микәнни? Юк, нәрсәдер бар монда...
Ул, Рәмзиягә дәшмәкче булып, авызын ачкан иде, кичә үзе әрҗәләр төзәткән склад ягыннан ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Чыннан да анда кемнәрдер дөбер-шатыр килә иде.
Кинәт анын колагына Рәмзиянең үзәк өзгеч тавышы ишетелде:
—Ярдәм итегез!
Әлеге тавышны ишетүгә мәче җитезлеге белән тавыш килгән якка ташланды һәм, склад ишеген керүгә, үз күзләренә ышанмыйча, бер мәлгә туктап калды: ниндидер таныш булмаган ир Рәмзияне әрҗәләр арасына кыскан да кочаклап үбәргә маташа. Рәмзия җан-фәрманга карыша, ләкин аю кебек таза ир анын чыр-чу килүен, чәбәләнүен бар дип тә белми.
Арткы ишек ачык иде. Анда йөк машинасы торганны күргәч, бу оятсызнын әржәләр төяп алып китәргә килгән шофер икәнен аңлады.
—Җибәр, кабахәт!
Күзенә ак-кара күренмәгән Мөниржан кулына эләккән беренче әржә белән Рәмзиягә кул сузучы адәм актыгына алып орды Кемнеңдер үзенә һөжүмен көтмәгән ир чайкалып китте һәм. аягында басып кадалмыйча, эскертләп оеп куелган аракы әржәләренә барып сыланды Әржәләр ишелде, алар белән бергә машина шоферы да жир идәнгә тәгәрәде. Нинди куркыныч янаганын төгәл генә анлап бетермәсә дә. үз-үзен саклау инстинкты аны йөзтүбән капланып ятарга мәжбүр итте
Мөниржаннын күзен кан басты. Кулындагы әржә белән теге жирбитне дөмбәсләвсн дәвам итте.
Ярый әле Рәмзия анына килеп өлгерде:
— Мөниржан. тукта . үтерәсен бит'
Рәмзиянен бу сүзе аны айнытып җибәрде, чираттагы тапкыр сугарга күтәрелгән кулы кире төште. Килеп сарылган Рәмзияне кочагына алды Җирдә әжәлен көтеп яткан ир. унайлы форсатны чамалап, тизрәк чыгып сызу жаен карады Күз ачып йомган арада, ул машинасын үкертеп китеп тә барды
Мөниржаннын җәрәхәтеннән киеме аша кан саркып чыкты Күрәсен булса, күркә талап үтерер лиләр Тәки терелеп бетәргә ирек бирмәделәр Яраны аракы белән юып. Рәмзия чиста чүпрәк белән бәйләп куйды
— Нишләп бәйләнде ул сина?—Мөниржан сорауны кабыргасы белән куйды.
Мескен хатын бу сорауга ни дип жавап бирсен'* Ир-атларнын хатын- кызга ни дип бәйләнгәнен Мөниржан үзе белмимени'* Жир шарында көн саен, сәгать саен ничәмә-ничә хатын-кыз көчләнә, сексуаль маньяклар тарафыннан һәлак ителә. Бу хакта гәжит-журналлар яза. радио-телевидсние хәбәр итеп тора.
Кибетне бикләп, алар кайтырга чыкты. Көннсн матурлыгы тоныклана төшкән, иртәнге күнел тантанасы югалган иде. Өйгә керүгә. Рәмзия, иртән үзе җыештырган караватка капланып, үксеп еларга кереште Бераздан башын күгәреп, яшьле күзләрен Мониржанга төбәде:
— Ни өчен шулкадәр бәхетсез сон мин?!
Мөниржан дәшмичә калды. Ә нәрсә дип әйтсен ул? Үзенен ана караганда да бәхетсезрәк икәнен әйтүдән Рәмзиянен хәлен җиңеләер дисенме?
Сүзсез генә чәй эчтеләр дә. шешенгән күз кабакларын салкын су белән юып. Рәмзия кибетенә китте. Мониржан аны озатырга чыкмады, ятып калды: җәрәхәте үтереп-үтереп сызлый иде Мангаена бәреп чыккан тир тамчыларын кул аркасы белән соргеп. ул күзләрен йомды. Ләкин, никадәр генә тырышмасын, тиз генә йоклап китә алмады, тормыш мизгелләре, кинодагы кадрлар сыман, күз алдыннан узды Тора-бара йокы барыбер үзенекен итте. Гариф карт кергәндә, ул. иреннәрен яртылаш ача төшеп, төшләр күрә иде инде. Шуна күрә аның.
— Күрше, мунча өлгерде, барып иркенләп юынып кайт.—диюен чынга алмады, борылып ятты.
Гариф карт кабат эндәшергә өлгерә алмый калды, ишектән башта Рәмзия, анын артыннан ике милиционер килеп керде. Кергән уңайга берсе карават янындагы картны кырыйга этәреп. Мөниржаннын исән кулына ябышты:
—Тор!
Берни аңламаган Мониржан аягына басты, бары шуннан сон гына йокылы күзләрен ачты һәм кулыннан тартучынын кем икәнен абайлап аллы: болар тикмәгә килмәгән Ни булды икән'*
—Гражданин Исламов син буласынмы?
—Мин. Ә нәрсә?
—Сораулар бирмәскә! Тизрәк җыенуыңны бел! Безнең белән китәсең!
-Кая?
—Атан башына!
—Ни өчен?
—Анысын баргач әйтерләр...
Берни анламаган Гариф карт сүзгә катышты:
—Кая алып китәсез? Мин бит ана мунчага әйтергә кергән идем...
Бу сүзне ишеткәч, ментлар шаркылдап көлде:
—Син бер дә борчылма, абзый кеше, мунчаны ул бүтән җирдә керәчәк. Бездә анын өчен махсус сауна әзерләнгән. Йөз дә ун градуслы... Ха-ха-ха!
Милиционерлар, барысы да чыгып беткәч, Мөнирҗанга ишекне бикләргә ирек бирделәр һәм, ашыктырып, капка төбендәге УАЗ машинасына табан алып киттеләр. Рәмзия Мөниржан янына омтылды, ләкин өлгерә алмады—кузгалып киткән машинанын әрсез тузаны анын яшьле күзләренә килеп сыланды.
Тукмалган шофернын ике кабыргасы сынган икән. Суд булды. Әмма судта Рәмзиянең Мөнирҗанны яклап сөйләгәннәрен игътибарга алмадылар—озакламый алтмыш яшьтән узган Мөниржан Исламовны сигезенче тапкырына казна ипие ашарга җибәрделәр. Аның бу бәлагә таруында үзен гаепле санаган Рәмзия шул хәлдән сон, йөрәге януына түзә алмыйча, Әскәйдән генә түгел, районнан ук күчеп китте.
Бәндәне ризык йөртә. Менә бит, жыяр ризыгы бетмәгәч, Мөниржан, казна йортыннан исән-сау кайтып, капка баганасына сөялде:
—Исәнме, туган йорт! Йорт ияләре, нигеземне саклаган өчен меңнән мен рәхмәт сезгә!
Ул бу юлы үзенең шактый бирешкәнен сизә. Бирешерсең дә, сигез тапкыр хөкем ителү ул сигез тапкыр сабан туена бару түгел. Ничек кенә әтәчләнмәсен, ничекләр генә сер бирмәскә тырышмасын, төрмә төрмә инде ул.
Өенә кергәч, Мөниржан тормышын кабат күз алдыннан кичерде. Хәтер учагындагы кузлар кабынды да сүнде, кабынды да сүнде. Никадәр генә тырышмасын, күршеләрендәге Миргали абзыйлардан калган йортта яшәүче Моратнын кем икәнен исенә төшерә алмады. Югыйсә кайдадыр юллары кисешүе хак бит, хак.
Морат исә аны шунда ук таныды: ул надзиратель булып эшләгән Ташкент төрмәсендә утырды бит анын хәзерге күршесе. Күндәм, үзе сынар кулы белән үзәкләрне өзәрдәй итеп гармун уйнаган мәхбүс ничек онытылсын! Йа раббым, син бит чиксез кодрәтле, ни өчен бу дөньяны шулкадәр кин дә, тар да итеп яраттын? Олыгая барган, җанынын тынычлыкка сусаган көннәрендә Ташкентта, хәер, Ташкентта гына да түгел, бөтен Урта Азиядә татарларга килмешәк дип карый башладылар. Югыйсә Морат Үзбәкстанда туып-үсте. Һәм менә хәзер ул да килмешәк. Кайда гаделлек? Үзбәк түрәләренә ярар өчен чәче белән җир себерде, тырышты-тырмашты, надзиратель булып эшкә урнашты. Тиешле вакыты житкәч, ялга чыгып, канәгать тормыш сөрә иде: менә дигән фатиры, бакчасы бар, пенсиясе дә Аллага шөкер генә иде СССР таркалу тормышын челпәрәмә китерде Акыллыраклар, болгавыр заманнар башлангач ук, йорт-жирләрен, дачаларын ат бәясенә сатып, тынычрак җирләргә күчеп китү жаен карадылар Морат исә тормышның элеккеге эзенә төшүенә өметләнеп оттырды. Ул айныганда сон иде инде: күчеп китәргә теләүчеләрнең мал-мөлкәтенә эшнең асылына тиз төшенеп
алган һәм болганчык судан балык тотарга остарып киткән үзбәк агайлары шалкан бәясеннән артыгын бирми башлады.
Күченүне Морат, бәлки, тагын да сузган булыр иде. бер очрак аны ашыгырга мәжбүр итте.
Беркөнне, гегесен-бусын алырга дип. ул Алай базарына чыкты Көтмәгәндә-уйламаганда кемдер:
—Ах. падла. эләктенме!—дип бугазыннан эләктереп алмасынмы!
Таныды аны. таныды Морат: якасыннан алучы Ташкент төрмәсе түрәләренә күп мәшәкатьләр тудырган Ржавчина—Тутык кушаматлы зек иде. Пычак белән суеп кеше үтергән бу имансызны ни өчен Тутык дип атаганнардыр, анысы Моратка нәмәгълүм. Төрмәдә чакта да камерадашын суя язган Тутыкны карцерга утырту Морат өлешенә туры килде
Морат эштән киткәндә. Тутык әле зонада калган иде. нинди хезмәтләре өчен чыгардылар икән?
Тутык белән очрашу ничек төгәлләнер иде. белмим. Моратнын бәхетеннән, якынла гына ике милиционер бар иде. шулар аралап өлгерде.
Әлеге күнелсез очрак Моратны пошаманга төшерде, төн йокыларын алды. Уйлап карасан. Ташкент төрмәсендә утырып чыккан һәм анда эшләгән һәр надзирательне кан дошманы санап. Тутык кебек жайлы форсат көтеп йөргән элеккеге ристаннар шәһәрдә аз түгелдер Коткарырга гелән- гелән милиционерлар очрап тормас, баш исән чакта бу тирәдән аякны сраккарак олактыруын хәерле.
Күп мәшәкатьләр чигә торгач, гаиләсе белән ул. ниһаять, бер ай чамасы элек Әскәйгә килеп урнашты Шушы нигездә гомеренсн сонгы көннәренә кадәр яшәү иде нияте.
Анын ата-бабалары тумышлары белән Оренбург якларыннан иде Ләкин кырык кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнгән Морат күченеп кайту өчен Татарстанны сайлады Монын житди ике сәбәбе бар иде бердән. Татарстан башка күп кенә республика, өлкәләр белән чагыштырганда аягында ныграк басып торса, икенчедән, жан тартмаса. кан тарта, диләр бит—башкаласы борынгы Казан булган Татарстан Жир шары буйлап сибелгән һәммә татарнын тарихи ВАТАНЫ бит ул
Бәхетеннс кәжә бер сөзсә, булмый икән ул. Мөниржан аны таныгандыр һәм хәзер ничек итеп аннан үч алу планын корып ятадыр—төнлә белән кереп суеп чыкса... Гәрчә Мониржанга карата анын бер әшәкелек кылганы булмаса да. Исендә, кайсыдыр Советлар Союзы Герое белән уздырган бер очрашудан соң төрмә начальнигы ана Мөниржанны эзләтеп таптырган иде. Юлларынын бүтән вакытта кисешкәнен хәтерләми дә ул. Хәер, шул очрашудан сон Мөниржан төрмәдә озак тормады—иреккә чыгардылар
Төрмәдә эшләү дәвамында Морат күз алдыннан үткән ристаннар. Чынгыз хан чирүе санынча ук булмаса да. ун меннәр белән үлчәнә торгандыр Әйе-әйе. нәкъ менә күз алдыннан үткән дию дөрес, чөнки надзирательләр тоткыннар белән якыннан аралашмый. Дистанцияне сакламасан. үзенә дә эләгәссн көт тә тор.
Морат Мөниржанны чулак бер гармунчы буларак кына белә. Ә чынлыкта кем ул: язмыш тарафыннан кыерсытылган бер мескенме, әллә Тутык кебек кеше жанын кыюны чебен үтерүгә дә санамаган явыз бәндәме? Әнә ич. чакырып, чәй эчәргә дә кермәде Әй бу доньянын кысанлыгы! Егерме елдан артык вакыт узганнан сон. аларны очраштыруның язмышка ник кирәге чыкты икән? Ул бит Әскәйгә тыныч тормыш эхләп кайтты Әжален биредә каршылау иде нияте, тормышка ашмас, ахрысы
Иртәгәсен Морат хатыны белән юкка чыкты.
Мөнирҗанның көне йорттагы вак-төяк белән үтте: өч ел буена өй эчендә җыелган тузаннарны сөртте, идәнне юып чыгарды; бакчада, хуҗа юклыктан файдаланып котырып үскән тигәнәк, әрем, сукыр кычыткан, алабута ише азау ярган чүп үләннәрен йолкып ыргытты. Чүп үләннәрнең тамырлары тирәнгә киткән, көчле, аларны сынар кул белән йолку уен эш түгел. Өстәвенә яшь чагы да түгел. Бер-ике сәгать эчендә, тәмам хәлдән тайса да, шактый “дошманының” башына җитте. Туган нигезгә аяк басу шатлыгы барысыннан да өстен, ана күңелсезләнергә дә, юк-бар вәсвәсәле уйларга бирелергә дә юл куймый. Ул хәтта күршесенең күзгә-башка чалынмавына да игътибар итмәде.
Кайткан көнне Мөнирҗан беркая да чыгарга ниятләмәгән иде. Ирекне тою, туган нигезенә кайту шатлыгын берәү белән дә бүлешәсе килмәде. Бу көнне ул хәтта гомерлек сердәшенә әверелгән гармунына да кагылмады—үзе белән алып кайткан ризыклардан тәгам җыйды да йокларга ятты.
Ул арыган, талчыккан иде. Шулай да яту белән йоклап китә алмады, әле Гайния, әле Рәмзия исенә төшеп, сагышлы да, татлы да минутларны күңеле аша кичерде. Авыр гер таккан керфекләре йомылып бетте дигәндә генә, түбәтәйле күршесе Морат күз алдына килеп басты, һәм ул дерт итеп китте, йокы дигәннең әсәре дә калмады Таныды, таныды ул Моратны! Ташкент төрмәсендә Ваня Корпухин белән очрашкан көн ничек хәтердән бөтенләй җуелсын ди! Менә бит ничек ул дөнья: нинди хөрмәттә яшәсә дә, Герой-полковник күптән җир астында, ә эт типкесендә йөреп, төрмә кандалаларын симерткән Мөнирҗан һаман да исән. Исән генә дә түгел, ул бүген туган нигезенә кайтты, яңадан тугандай булды. Шушы минутта аннан да бәхетлерәк җан иясе бөтен дөньясында юктыр.
Аларга күрше булып яшәргә язган икән, иртәгә Морат янына керергә, сөйләшеп утырырга кирәк. Күрше хакы—Алла хакы. Аннан килеп Морат төрмәдә дә кансыз кыланмады кебек, ә надзирательләр арасында җәлладка тиннәре дә аз түгел иде.
Йокыга соң киткәнгәдер, Мөнирҗан иртәнге сигезләр тулганда гына уянды. “Йокыны симертеп тә куйдың, Исламов!”—Анын чыраена канәгать елмаю җәелде. Хәер, ашыгыр җире дә юк ләбаса. Шулай да, озакка сузмыйча, Морат янына сугылып чыгарга кирәк. Төштән сон Фазылны күрәсе булыр, нишләп яталар икән. Әле үзен һаман да эшеннән алмаганнар, дип ишеткән иде.
Юынып, чәйләп алганнан сон, ул Моратларга керергә ниятләде. Ут күршеләренең ишек келәсендә йозак күргәч, исе китмәде: йә кибеткә мазар киткәннәрдер, йә берәрсенә йомышка кергәннәрдер. Әллә соң абзар-кура тирәсендә генәме?
—Күрше!—Мөнирҗанның тавышы карлыгып чыкты. Тамагын кырып, ул көчлерәк тавыш белән:
—Берәр кеше бармы?—дип кабатлады.
Жавап кайтаручы булмагач, анын чыгып китүдән гайре чарасы
калмады.
Өйдән бер кузгалгач, Фазылны да күреп кайтыйм дигән иде, анда да юлы уңмады: Фазыл басуда, ә Гөлфәниясе кош-кортка җим куеп йөри иде.
Яшьлек дусты анын янына икенче көнне үзе кереп чыкты. Бер “Бөгелмә малае” да алып кергән иде Фазыл. “Дарузаттан” дип әйтеп караса да, Мөнирҗан:
—Минем норма әллә кайчан артыгы белән тулды инде,—дип катгый рәвештә баш тарткач, өстәлдә кукраеп утырган шешә ачылмыйча калды. Сәгатькә якын авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар да аерылыштылар— Фазылның печәнчеләр янына барасы бар иде.
Чыгып китәр алдыннан гына Фазыл:
—Әй, дус, иң кирәген әйтергә оньггып чыгып барам икән Безнен авылда Рәмзия исемле бер кибетче хатын эшләгән иде бит, хәтерлисенме икән0 Түбән очтагы Ибрай Зәкиясендә торган иде Шул синен төрмә адресыңны сорап язган иде. Бирдем инде, ачуланма, яме,—дип ушын аллы—Әллә сон арагызда бер-бер нәрсә булдымы0—Фазыл шаяртып кашын сикертте дә. жавап көтеп тормыйча, чыгып китте
Анын бу сүзләре Мөниржанны уйга салды: кызык, Рәмзиягә ул адрес нигә кирәк булды икән? Барыбер хат язмады
Бу сорау күңелендә җылы хатирәләр уятты һәм ми күзәнәкләренә тынгы бирмәс табышмак булып кереп урнашты
Кайтуына ун-унбиш көнләп вакыт узды Кичке сәгать бишләр тулып килә иде, көтмәгәндә-уйламаганда ишек шакыдылар Кем булыр икән? Авыл кешесе бик шакып өйрәнмәгән бит ул. килә дә керә
Ишектән күренүгә, авылдан аерылып торган өч ел эчендә шактый буй җибәреп өлгергән кызны ул шунда ук танып алды, почтальон Гамира кызы Лилия кергән иде.
—Кер, сенлем, әйдүк түрдән уз!
—Юк, узып тормыйм —Кызнын житди йөзенә эшем иясе кыяфәте чыккан иде —Менә, абый, сезгә хат бар —Ул кулындагы конвертын тоттырды да, Мөниржан телгә килеп ни дә булса әйтергә өлгергәнче, атылып чыгып та китте
Хат... Кемнән икән? Кайсы бәндәсе дөньяда Мөниржан атлы жан иясе барлыгын онытмаган? Уйлап карасан, анын бит хәзер хат алышыр кешесе дә калмаган. Зонада чакта сонгы хатны Фазылдан биш былтыр элек алган иде.
Бәлки, органнардандыр? Юк, алардан түгел, аларнын хатын ул мөһереннән таный, исеннән сизә.
Конвертта хатның кемгә икәне генә күрсәтелгән, җибәрүчесе билгесез иде. Түземсезләнеп, шул ук вакытта шикләнә-шикләнә, дулкынланудан калтыранган бармаклары белән конвертны ачты ул, һәм. беренче юлларын укуга ук, йөрәге кысылып куйды—хат Рәмзиядән иде. Мәңгегә югалттым дип исәпләгән Рәмзиядән Мөниржан хатны сүзен сүзгә, хәрефен хәрефкә аерып укыды
“Исәнме, Мөниржан! Бәлки мина "абый” дияргә кирәктер Ләкин өч ел элек булган хәлдән сон, син минем якын кешемә әверелдең, шуна күрә "абый” дип әйтергә телем әйләнми
Минем хатымны алгач, гажәпләнәсенне сизеп торам Бәлки, ачуын килеп, хатны ертып ташлау теләген дә уяныр Берүк, ертып атарга ашыкма, укып бетерергә түземлеген җитсен.
Сине хөкем иткәч, мин Әскәйдә озак тормадым, күчеп киттем Ник дисәң, чарасызлыктан канатларым салынды, чөнки сине коткарып кала алмадым Бусы беренчедән Икенчедән, күпмедер вакыттан сон. мин үземнең йөккә узганымны анладым. Әлбәттә, аннан котылып була иде, тик мин бу адымга бармадым, чөнки ул синен балан иде Аннан сон улымнан һаман да хәбәр юк, картайган көнебездә миңа да, сина да юаныч, терәк булыр дип уйладым Беркемең дә юклыгын беләм бит мин Ирсез бала табуны мактамыйлар, Әскәй халкына тел кашырга сәбәп бирмәс өчен, күчеп китүдән дә яхшысы булмас, дигән фикергә килдем Хәзер менә Бөгелмә районының бер авылында яшим, фермада эшлим ”
Тукта, бу Рәмзия авырга уздым, дигән бит Әлеге яналык Мөниржанны хатның калган өлешен ашыга-кабалана укырга мәжбүр итте
“Мөниржан. син мине каһәрләгәнсеңдер, чөнки минем аркада яна срок алдын, күпме мәсхәрә, кимсетелүләр күргәнсеңдер, кичергәнсеңдер Мин
юньсезне гафу ит. Ни өчен юньсезме? Юньсез булмасам, мин Өскәйдән күчеп китмәскә, кеше сүзеннән курыкмаска, өендәге учакны сүндермичә саклап, кайтуынны көтәргә тиеш идем. Син бит, никаһлы ирем булмасан да, кызым-нарасыем Чулпаннын әтисе...”
Мөниржаннын кинәт башы әйләнеп китте, сулышы ешайды. Баш әйләнмәслек тә түгел шул: аның кызы, Чулпаны бар! Чынмы бу, әллә саташа гынамы?
"Баштарак хат язарга кыюлыгым җитмәде. Шунысы да бар, икебез уздырган бердәнбер төн мина нинди генә хокук бирә иде сон! Без бит юньләп сөйләшергә, аңлашырга да өлгерә алмый калдык.
Адресыңны кайдан, кемнән генә сорарга да белми гаҗизләндем. Рәхмәт Фазыл абыйга, ниһаять, аның аша адресыңны таптым. Үзеңдә инде бер хат язмадың Язган булсаң, күкнең чите кителеп төшмәс иде әле. Фазыл абый биргән адрес белән язган хатыма “досрочно освобоҗцен" дигән җавап алдым. Бу хатымны да авылга кайтканыңны белеп түгел, бәлки кайткансыңдыр дигән өмет белән генә язам. Иреккә чыккач, барыбер Өскәйгә кайтмый калмассың дип уйладым. Ходай Тәгалә бу хатымны сина ирештерерме, юкмы, белмим. Ләкин минем бүтән чарам, бүтән өметем юк.
Мөниржан!
Әгәр дә хатым барып җитсә һәм син мине гафу итсәң, теге вакыттагы хисләреңнең бер генә чаткысы сакланып калган булса да кызыбыз Чулпан хакына, зинһар өчен, хәбәр сал, килеп җитәрмен, шунда барысы турында да сөйләшербез. Рәмзия."
Хатны укыган чакта, Мөниржан әледән-әле күзен каплаган яшьләрен сөртте, аның тыны куырылды, сулышы буылды. Хәтта берара кызы туганын хәбәр итмәгән өчен Рәмзиягә үпкәләп тә алды. Ләкин аек акылы үпкәсенен урынсыз икәнен әйтте. Юк, үпкәләргә аның һич кенә дә хакы юк. Алла боерып, күрешә-кавыша калсалар, моннан сон ул Рәмзияне уч төбендә генә йөртәчәк. Рәмзия хәзер анын өчен кайчандыр түшәк бүлешкән бер хатын гына түгел, ул—кызының әнисе, ул—изге зат!
Озак уйлап тормаска, хәзер үк почтага барырга, чакырып телеграмма сугарга кирәк.
Мөниржан ашыкты, кабаланды, шул сәбәпле аягына галошларын ялгыштырып киде. Бер салды, кабат бутады. Өченче тапкырында гына дөрес кия алды.
Почтада чират юк иде, озак тоткарланмады. "Кичекмәстән килүегезне көтәм. Мөниржан,"—дип телеграмма сукты да чыгарга ашыкты.
Кайтышлый кибеткә сугылды, арадан ин матур күренгән курчакны сатып алды. Хәер, әлләни сайланырга туры килмәде: курчаклар нибарысы өчәү генә иде.
Кайта-кайтышка ук болай да чиста ишек алдын кабат җыештырды, өен тәртипкә китерде. Анын күңеле җырлый, аяклары җиргә тими иде. Тиздән Рәмзия киләчәк, үзе генә дә түгел, Чулпанны да алып килер ул. Хәзер Мөниржан да әти. Ул Чулпанны ничекләр кочасын, алдына алып сикертәсең күз алдына китерә дә елмаеп куя.
Мөниржан әлләни эш тә кырмады, тик тә тормады. Чалбарын үтүкләп куйды, пинҗәгенә булган орден-медальләрен җентекләп беркетте. Аларны киеп, башына эшләпә дә элгәч, күпне күргән көзге каршысына килеп басты һәм канәгать калды—көзгедән менә дигән кияү егете карап тора иде. Ана бит сынатырга ярамый, ул бит иртәгә Рәмзия һәм кызы Чулпан белән күрешәчәк!
Ә иртәгә килмәсәләр?
Нишләп бу хакта алданрак уйламаган икән? Хәзер авылда машиналы кешеләр аз түгел, әгәр сораса, берәрсе Рәмзияләрне бүген үк алып килергә
дә риза булыр иде. И-и. тишекбаш. тавык мие ашаган нәрсә! Егерме биш- угыз чакрымнарда гына бит анын газизләре
Ярар, бүген сон инде, иртәгә өчен сөйләшеп куярга да тан белән юлга кузгалырга кирәк
Башына мондый әйбәт фикер килгәненә куанып. Мөниржан күршесенә кереп китте. Гозерен аңлаткан иде. Әнәс эһ тә итмичә риза булды Тик тан белән түгел, фермада бер катка эшне төгәлләгәч барырбыз, диде.
Ярар сон, төгәлләгәч икән төгәлләгәч! Ике-өч сәгатьтән генә дөньянын асты өскә килмәс әле.
Кич белән ашадымы икән, онытканмы—хәтерләми Хәзер анарда нинди ашау кайгысы булсын ди, иртәгәдән ул бит янача—семья белән яши башлаячак.
Иртәгә мәшәкать, ыгы-зыгы күп булачак. Утны сүндерергә дә йокларга ятарга кирәк.
Шунда анын күкеле сәгатькә күзе төште Герләрне күтәрәсе бар икән, югыйсә туктап калыр Күкесе кычкырудан туктаса да, сәгатьнен тек-тек килеп йөрүе өйгә үзгә бер ямь бирә
Мөниржан сәгатькә табан бер генә адым ясап өлгерде Күкрәгендә туган көчле авыртудан аяклары сыгылды, һәм ул гөрселдәп идәнгә ауды.
-Аһ!
Анын гырылдап чыккан тавышыннан куркып, мона кадәр почмакта гамьсез сайраган чикерткә койрыгын кысты: чыркылдамый башлады Мөниржаннын гырылдавы янә кабатланды —А-а!..
Төн уртасында үз өендә йөрәк оянәге аяктан еккан ялгыз ирнен хәлен кем белсен дә, кем ярдәмгә килсен. Анын үлем алдындагы шомлы гырылдавы иске йорт диварларында йотылып калды
Әүвәл, ган атуын белдереп, әтәчләр аваз салды — Кикрикүк! Кешеләр, уяныгыз!
Башлап янгыраган шушы тавышка бер-бер артлы Әскәйнен бүтән әтәчләре дә кушылды. Бу инде авылның йокыдан уянуын, бер үк вакытта тыныч та, ыгы-зыгылы да яңа кон тууын белдерә иде
Әтәчләрнсн ансамбле тынып озак та үтмәде, йокысыннан айнырга олгермәгәннәрнс сискәндереп, котүчс чыбыркысын шартлатты Капкалар ачып ябылды, урам хәрәкәткә килде Кемнеңдер “Беларусь” тракторы узып китте.
Техник прогресс никадәр генә үсмәсен, авылнын иртәнге тормышына үзгәреш аз керде. Югарыда санап үгкән күренешләр кечкенә генә аермалыклар белән йөз еллар буена кабатланып килә.
“Москвич"ынын тузаннарын инештә әле генә юган Әнәс кичтән сойләшкән вакытта күршеләре капкасы төбенә килеп туктады Мөниржан абыйсы күренмәгәч, сигн&дын кычкыртты. Алай да чыкмагач, башта ишек алдына, соңыннан өйгә керде —Мөниржан абый, син кайда?
Жавап кайтаручы булмады. Шунда Әнәс Мөниржаннын идәндә яткан гәүдәсен күрде Күкеле белән ниндидер хәвеф барлыгын, төзәтә алмаслык хәлгә таруын сизде Шулай да өмет бөтенләй үк ташлап бетермәде: элек андый гадәте бар иде, бәлки исереп аугандыр гына —Мөниржан абый дим, барабызмы’
Жавап та. бернинди хәрәкәт тә булмагач, Әнәс анын кулын тотып карады—кул сап-салкын иде "Үлгән!"
Мондый очракта ни эшлиләр'’ Фельдшерны дәшәргәме, әллә авыл советына хәбәр итәргәме'.’ А) гына уйлап торганнан сон. авыл советына
барырга булды: тәне суынып өлгергән адәмгә медик чакыртудан ни файда. Хәер, силсәвиттә беләләрдер әле...
Медицина экспертизасы Мөниржан Исламовнын йөрәк инфарктыннан үлгәнлеген раслады. Тикшерү мәшәкатьләре кичкә кадәр сузылды, шул сәбәпле бу көнне күмәргә сонга калдылар. Чөнки мәетне урнаштыру турында шәригатьнең үз кануннары бар. Дингә каршы көрәшнең иң хәтәр елларында да бу канун бозылмады диярлек.
Мөниржаннын телеграммасын алган Рәмзия, кызы Чулпанны җитәкләп, көндезге автобус белән Әскәйгә килеп житте. Күптән түгел генә авыл кибетендә эшләп киткәнлектән, автобуста аны танучылар шактый иде Кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар, анын тормышы, хәзер ни эшләп йөрүе белән кызыксынмый каламы сон! Юл буена сорауларга җавап бирә-бирә туеп бетте. Кунакка киләм, диде. Кибеткә сатучы кирәк, кермисеңме, дигән сорауга исә шаяртып жавап кайтарды:
—Бик кыстасагыз, уйлап карармын...
Ә нигә уйлап карамаска? Сату эшенең җаваплылыгы зур булса да, сәгать иртәнге өчтән-дүрттән торып, ашыга-кабалана фермага чабу түгел инде. Өстәвенә таныш, өйрәнгән эш. Өскәйдән китми калса, кибеттә сатуын һаман да дәвам итәр иде. Әйе, итәр иде, ник итмәсен.
Кызыксынган халыктан аерылып. Рәмзия Мөниржаннарнын капкасын ачты. Көтә-көтә арып беткәндер инде, хәл җыярга өйгә кергән чагыдыр. Менә хәзер кызык итсеннәр әле үзен.
—Кызым, бар, өйгә кер дә: “Әтием, без килдек!”—дип әйт.
Кызчыкның өйгә кергәнне көтәргә түземлеге җитмәде, баскычка аяк басу белән аваз салды:
—Әтием, без тилдек!
Чулпан ябык ишекне ничек ачарга белмичә аптырап калды, әнисенә карады:
—Асылмый...
—Хәзер, кызым, хәзер ачабыз аны. Аһ, бу әтиеңне, килегез дип чакырды, үзе каршы чыгып та алмый.
Кызын җитәкләп, Рәмзия эчкә узды.
—Мөниржан!
Ул шунда ук юкка дәшүен аңлады: өй эчендә бер җан иясе дә юк иде Күзе диварга элеп куйган пинжәккә төште.
—Кызым, кара әле, әтиеннен күпме орден-медапьләре бар.
Чулпан шунда ук медальләр белән уйнарга кереште.Аларнын бер-берсенә бәрелеп чынлавы сабый күңеленә шатлык өсти иде.
Тукта, сәгать ник йөрми? Ә-ә, тукмаклары идәнгә терәлгән икән бит Гаҗәп, Мөниржан, үзе өйдә чакта, аларны күтәрергә онытмый, шуларны күтәрүдән һәм сәгатьнең күңелле текелдәвеннән тәм таба иде. Димәк, димәк, ул өйдә түгел. Ә кайда булуы мөмкин0
Рәмзия сәгатьнең телләренә карады: ун тулып, егерме минут киткән. Азар кайчан туктаган сон—төнге ундамы, әллә ике-өч сәгать элек кенәме?
Ашкынып килгән хатынның сизгер күңеленә шом керде: Мөниржанга ни булды икән? Кемнән сорарга, кемнән белергә?
Кызын ияртеп, ул урамга чыкты. Тик урамда да җан иясе күренмәде Көпә-көндез авылда кеше табам димә: халык йә эштә, йә өендә. Көтү кайтыр алдыннан гына авыл бер җанланып ала да, яшьләр клубка чыга башлаганчы, тынып тора.
Кая барырга белми аптырап торганда, зират тыкрыгыннан туп тибә-тибә ике малай килеп чыкты. Бала-чаганың белмәгәне юк, ни әйтерләр икән.
Ул ялгышмады.
—Егетләр, Мөниржан абыегызның кайда икәнен белмисезме?—дигән
соравына башта бераз сәерсенеп тордылар: олы башын белән, янәсе, шуны да белмисен Аннан калкурагы әйтте
—Үлгән ул,апа. Аны Азнакайга ярырга алып киттеләр Малай әйткән сүзнен мәгънәсе Рәмзиянен анына шунда ук барып җитмәде әле.
—Үскәнем, ни диден‘> Зинһар, шаяртма, мин бит чынлап сорыйм Малай күзләрен челт-челт йома-йома жавап бирде:
— Мин дә чынлап әйтәм, апа. Әти шулай диде
Рәмзиянен аяк астында җир убылды. Мөнирҗан юк. Чулпаннын бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әтисе үлгән! Сәгать менә ни өчен туктап калган икән.
Күрешү өмет итеп ничә чакрымнан килгән, әле генә кояш кебек балкыган хатынны яшен суктымыни—күз аллары карангыланып. башы әйләнеп китте. Бер кулына Чулпанны җитәкләгән көе Мөниржаннарнын ыңгырашып ачылган капкасыннан көч-хәл белән кереп, баскычка утырды да күз яшьләренә буылды. Ул аларны тыярга тырышмады да. энже яшьләр тәгәри бирде. Соңарып кына килә язган бәхетне Ходай Тәгалә ник анардан кызганды икән? Кечкенә генә бәхетне
Бу халәтендә күпме утырыр иде. Чулпаннын:
—Әни. минем асыйсым килә,—диюе кузгалырга мәжбүр итте. Күчтәнәчкә алып килгән ризыклар белән тамак ялгагач. Рәмзия ике юл чатында калды: хәзер үк кайтып китәргәме, әллә иртәгәне көтәргәме? Калса, кызының әтисен сонгы юлга озатыр иде. иртәгә, ихтимал, аны күмәрләр Татарда мәетне озак яткыруны хуп күрмиләр Тик аннан ни өчен килгәнен, биредә ни эшләп йөргәнен сораячаклар Чулпаннын әтисе кем икәнлеге белән кызыксынучылары да табылыр. Аларына ни дип җавап бирергә? Дөресен сөйләү җиңел түгел, алдашырга күнелс тартмый. Мөниржаннын рухы рәнжер сыман. Әтисен күмү тормыш әлифбасын яна үхләштерә башлаган нәни кызына ничек тәэсир итәр'*
Ахырда ул Зәкия әбиләрдә кунып. Мөниржанны күмгәч кенә китәргә булды.
Ирләр зиратка киткәч. Рәмзия Зәкия әби янына кайтты, ләкин ул анда озак юанмады. утырып чәй эчтеләр дә автобус тукталышына юнәлделәр Тик аларга тукталышка ук барып җитәргә туры килмәде, узып баручы жинел машиналарның берсе утыртып алып китте
Сәгать дүртләр тирәсендә йөк машинасы белән Морат кайтып төште Бар булган әйберләрен шофер белән ашык-пошык төяделәр дә. син күр дә. мин күр—китеп тә бардылар. Морат берничә сәгать кенә элек күршесен җирләгәнне белмичә дә калды. Анын бар курыкканы Мөнирҗан күзенә чалыну иде.
Әскәйдә хуҗасыз тагын бер йорт барлыкка килде. Ә тормыш дәвам итте.
199,4-2007 еллар Казан—Әлиәт.