Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИҢ ИЛДӘ


Киң Иделгә карап уйга калам: Халкым җыр чыгарган—язларда, Иделләрдәй тирән кайгыларын Агызмакчы булып бозларда.
Киң Иделнең яры ишелгәндә Тотынып калган нечкә талларга. Ничә үлеп, ничә туу кирәк Татар күңелләрен аңларга?
Атамалар калган елга саен, Исемебез яши күлләрдә.
Күпме шәһәр нигезе әрни әле Тарих туфрагына күмгәндә.
"Этил суы ака торыр" диеп, Борынгылар дорес уйлаган. Җәйрәп ята монда татар рухы һәм Иделгә берни булмаган.
Тик без генә бераз кимеп киттек, Ватан монда, Ватан китмәгән! Шушы җирдә үскән милләттәшләр Соңгы сүзен әле әйтмәгән.
Киң Иделләр буйлап еллар ага. Төрле чагы була холкының... Җәйрәп ята монда татар җире Моңлы җыры булып халкымның.
Гөлзадә ӘХТӘМОВА шагыйре. һ*в*ск*р тарихчы. бермичә китап авторы. Алабугада яши.
Көзләрнең, сарандыр кояшы. Кемнең бар, кемнең юк юлдашы. Шулай да бүген йә иртәгә Мәхәббәт ашыкмый китәргә: Яшидер, яши ул күңелдә Хисләре саекмас Иделдәй.
Көзләрнең көннәре болытлы, Үзгәрә, гел чуар холыклы:
Яңгыры коядыр чиләкләп, Җилләре аладыр чәбәкләп.
Тик була гаҗәеп шәп чагы— Җып-җылы әбиләр чуагы.
Көзләрнең буладыр үз яме, һәр җиләк-җимешнең үз тәме. Гомернең өстендә каймаклар— Яныңда йөгергән оныклар. Сокланып караудан аларга Йөрәктә мәхәббәт яңара.
Көзләрнең сарандыр кояшы. Арттадыр гомернең юл башы.
Һич яшел түгелдер яфраклар, Кышларны көтәдер туфраклар. Шулай да шатлык бар күңелдә Яшәүнең мәгънәсен күрүдә.
Кимеп бара
Кимеп бара кунак булган өйләр. Кимеп бара дуслар, туганнар. Кимеп бара инде бу дөньяда Сине сагынып көтеп торганнар:
Сулар ташып, кызу мунча ягып, Бәлеш пешереп куйган җиңгиләр... Хәтерләргә менеп кунаклады Шаян сүзле тапкыр җизниләр.
Кимеп бара инде колач җәеп,
Безне каршы алган абыйлар, Ишекләре һәрчак ачык булган Ак яулыклы күрше әбиләр.
И, гомерләр узу шулдыр инде!., һәр заманның була үз яме. Моңсулана бара өстәл яны, Талымлана бара аш тәме.
Әкрен әкрен генә югалтулар Кереп бара инде гадәткә.
Авыр кайгыларны, әрнеп-сыкрап, Кабул итә күңел, әлбәттә.
Тузганаккай
Оныттыңмы сары чәчәк чакларыңны? Утырасың бүген ап-ак бүрек киеп. Тузганаккай, ничек чыдый торгансыңдыр, Җилләр исә, сиңа төрле яктан өреп...
Чәчәк кебек чагым минем дә бар иде. Чәчләремә төште бүген ап-ак кырау. Тормыш җиле менә-менә өзәр диеп Юл өстендә утырам бит мин дә шулай.
Чәчәккә тиң гүзәллекне онытмыйдыр, Хәтерлидер кебек берәү һаман әле.
Сары ялкын эчендә мин ялгыз чәчәк, Яшьлек хыялында шуңа калам әле.
Тузганаккай, очыйк, дисең, икәүләшеп, Бергә-бергә очу, бәлки, булыр җиңел... Язмыш җиле кай якларга очыртса да, Өмет калсын, ансыз җаным риза түгел.
Бер күрешеп алыйк әле
Йолдызларга очып китте бар хыяллар. Адаштырды язмышларны урау юллар.—- Фани дөньяларда вакыт табыйк әле,
Исән чакта бер күрешеп калыйк әле.
Сагындырды да соң инде с инең күзләр,
И җыелды, күп җыелды сөйләр сүзләр. Синең дә бит әйтер сүзең бардыр әле, Чакыр әле мине, иркәм, чакыр әле.
Су буенда көтә безне биек таллар,
Үсеп кенә калган иде бездән алар.
Шул талларга учыбызны куйыйк әле. Үткәннәрне бераз искә алыйк әле.
Тыкрыкларда борын төрткән яшел үлән Күтәрелеп китәр безне күрү белән... Синнән миңа башка берни кирәк түгел. Бер очрашу гына сорый моңсу күңел.
Гомер көзе көн дә коя яфракларын, Сизәсеңдер ни көткәнен, яшьлек ярым. Соң булса да, йөрәкләрне тыңлыйк әле, Исән чакта бер күрешеп калыйк әле.