Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛГӘ КИЛМИ КЫШЛАР


Йом күзләреңне Хисләрең барла: Яхшылык—анда, Яманлык бармы?
Язмы—анда, көзме, Әллә салкын кыш? Йөзә Аккошлар, Оча кара кош?
Сөюме—анда,
Әллә нәфрәт?
Гөлләр чәчәктә, Коела яфрак?
Ач та күзләрең, Кара алдыңа, Ошамас, бәлки. Күргән—җаныңа.
Сере кечкенә,
Син, дустым, аңла! Күңелеңдә нн— Шул синең алда!
Күңелем йомшакка Мин аны яшердем. Уйладым, саклармын, Күрәсең, яшь идем.
Күңелем яшердем Усаллык артына, Хисләрем күрсәтмим, һаман да тартынам.
Күңелем яшердем— Усал сүз җитмәсен, Күңеле керлеләр Ат итеп җикмәсен.
Күңелем яшердем Чыраем артына. Чыраем түзә лә,
Тик күңел ярсына.
Күңелем яшердем— Кыраулар алмасын. Тик дуслар өзсеннәр Күңелем алмасын!
Күңелем ачамын Дусларга, якынга, Тик алар өчен ул Ак кына, пакъ кына!
"Ата сандугачлар гына Сайрый"—диләр шагыйрьләр. Шуңадырмы, күбесенчә Шагыйрьләр бит чат ирләр.
Ә шулай да—безнең бәхет. Бар бит әле шагыйрәләр: Шагыйрьләр акыл өйрәтә. Шагыйрәләр—җан өрәләр.
р„фат ҖАМАЛ (1951) шагыйрь; ветеринария флннзре докторы. Тата/*/панның аткашшчн ф.т эиаеклесе. "Кцңел сщмл^ре' Һ.6. китаплар авторы. Камтда яши
Берсе—болгар, берсе—кыпчак, Кайсы Алтын Урдадан...
Әллә инде Татар дигән Милләт һич тә булмаган?!
Берсе—мишәр, берсе—типтәр, Кайсылары—керәшен...
Әй, татарым, син кайда соң?..— Төшләремә керәсең...
Төшләремә керәсең!!!
Язгы җилләр җанны тибрәтәләр, Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр.
Бар да өзгәләнә: "Милләт!”—диеп... Тик нигәдер дәшми чал ирләр.
Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы... Күзләрендә күпме сагыш бар. Буразналы куллар. Бу куллардан Үткән икән күпме арышлар?!
Нигә дәшми? Алар хәтерендә Башка җырлар шул ук авыздан. Сүзләр башка, ләкин көе китми Шушы хәтер дигән явыздан.
Нигә дәшми? Чөнки сөйләүчеләр Сулга каердылар кичәсен.
Бүген каералар уңга. Шуңа Ышана алмый. Инде нишләсен?!
Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый— Сөйләүчеләр бүген җитәрлек,
Көзге җилләр иссә, булыр микән Көрәшчеләр, Себер китәрлек?!