Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИК КАДЕРЛЕ ИЛ БИТ БУ!..


Тергезик
Учак...—
Төрки өчен моннан якын юлдаш һич булмаган озын юлларында... Учак иген жәлләр китермәде Утсыз янган салкын елларымда.
Төтеннәре кайда таралгандыр, Белер идем мин дә кадерләрен. Балбалларны давыл аударганга, Саклаучысыз учак каберләре...
Учакларга безнең ут сал диеп, Җил юлчыга йөзем куям тагын. ...Офыкларда таудай янган шәфәкъ Оныттырмый төрки учак данын...
Аваз килә
Казан яши бары татар өчен,
Башка өчен бары тик сәбәп.
Изүне да кисеп тишү кирәк, Уемына керсен дип гәдәф.
Казан—символ бары татар өчен, Башка өчен җайлы "утырма".— Кунак кызы гел чакыру көтә:
“Кич чыкмыйча, өйдә утырма"...
Кунаклары уйный әйлән бәйлән, Барсы бергә килеп, керешкән.
Лга сыйлар анда... Ике татар Аулак өйгә килен күрешкән...
Казан яши татар диеп, көеп,
Ышан, хаклык, чын да шулай бу. Безгә язган язмыш—аваз килә: Идел дулкыннары шаулавы...
Казанга 1000 ел
Мен, генәме ул гүзәлгә? Казан—халкым яшендә: Вәйран булган мең каланың Сыйдырган күз яшен дә.
Меңне меңгә тапкырласак, Илаһи зур сан бит ул. Күренгәнне күрмәүчеләр Тик үзләре зан1 бит ул.
Казан безгә Фәнәгүр дә, Башта—Башту да икән.
Югалтуның ачылары Безнең башларны игән...
Казан безгә—Сарай-Бату, Ничәмә ничә Төмән. Казаныбыз исән чакта, Шәһәрсез калдык, димәм.
... Кайната, Казан кайната Кайнарлы агымнарны. Өстә булсын безнең агым- Гел барлыйк тамырларны.
Татар иле. Яшьле өмет...
Сандугачларны сайраткан, Йөрәк майларын кайнаткан, Бәлзәмнәр эретеп салган,
Бик кадерле ил бит бу!
Болгарны аякка куйган, Җиде идел маяк булган, Назлы җиле шифа койган,— Хөрмәт күргән ил бит бу!
Кыпчагы мичәүдә юрткан, Нугае татардан чыккан,
Ничәмә дошманны еккан, Нинди гаярь ил бит бу!..
...Дилбегәсен читләр тоткан... Нәселебез кемнәр йоткан?.. Хәстә-авырулар йоккан,
И, кадерсез ил бит бу...
"Ага күземнән яшьләрем, Булды заман—мин яшьнәдем, Кайтырмы алда ямьнәрем?.."- Дип елаган ил бит бу...
Күкләремдә хәтфә болыт йөзә.
Күңел көтә яңгыр тамчысын.
Гөлләр көтә, керфекләре белән Тартып алыр булып, талчыгып.
Яңгыр җиле исеп куйды әнә, Сыгылып килде агач башлары. Күктән Җиргә бәллүр баскыч төште: Тып-тып атлап, яңгыр башланды.
Күкнең, Җирнең күрешкән сәгате: Эзсез калмас изге мәхәббәт... Аягымны сыйпап, тәмле ялар Сусыл үлән—яшел мәрхәмәт.
Төнге шигырь
Төн йолдызы гөлле юллар суза, Ашкынулы күңел юл чыга. Гөлләренә сулар сибәр өчен, Әвереләм төнге юлчыга.
Тирән чумып, өскә калкасы: Күк гөлләре тирән—биектә. Киек-кошлар чумды офыкка, Әвереләм мин дә киеккә.
Зан шикле
Иртәләрем ирекле Дога белән беркетәм. Иртәнге нур тотарга Бер тукталам, бер китәм.
Көндезләрен яп-якты, Инде күпме нур акты.
Йөрәктә бөреләнгән Көннең чәчәге атты.
Кичкә таба тылсымлы Күләгәләр уены...
Төнгә илтеп җиткерим Мәрхәмәтле уемны...

Булма юмарт
Хәлең авыр бүген, Шигырькәем, дустым, Үги калдың инде... Кемнәр шулай кушты?
Тагар дигән халкым Читтән карап тора, Син туңып торганда Ятка бишмәт сыра. Җиде ятка канын Татар биреп тора. Тулгагы да бирнә— Татар тумый тора.
И татарым минем. Булма алай юмарт,— Ничек инде һаман Үз нәселең юкарт? 2
Туның салып бирмә, Алда салкын томан, Ялангачланма, их. Шәрә бүре сыман: Төлке менеп алган Кыйналган җилкәңә, Әллә түзмэк булдың Әйдәкләп илткәнгә? Нәсел төбен алып, Ничек бүләк ит, ә?
Үз кулларың белән, Хурланмыйча, кнт лә!.
Шигырькәем, күрдең, Бер үгетлим... битлим.. Сине милләттәшем Күңеленә биклим...
2. .к У • м
"Нибелунглар турында җыр"'
Җыр түгел лә, елау бу, Җанны кыеш, үтереш. Гасырлар артка китеп... Бүгенге белән күреш.
Гадәти бер көнчелек, Кайнап яткан кан үче.
Кан йоткан Җир өстеннән Берсе дә түгел өстен.
Кримхилда бик гүзәл. Кызганыч, ул да бик жәл. Брюнхилда—кыз-батыр, Үз хәйләсенә батыр.
Ярый әле, Атилла Сөйкемле сөяк икән,
Ачык язып, тарихның Сәхифәсен гөл иткән, Тактасын сөяп киткән.
Мәҗнүннәргә
Мәҗнүннәргә дөнья кытлык кичми; Ил тамырын ләкин алар кисми:
Ил тамыры киселә җилләрдә, Мәҗнүннәрнең кадере беткәндә.
Олпатларның салкын акылыннан Күңел тәрәзләре чәрдәкләнә... Тәрәзләрдә Иблис гәүдәләнә, Чәбәләнә дөнья, чәбәләнә.
Мәҗнүннәрнең хәлен төгәл тоеп, Күзләренә якты йолдыз коеп,
Күңел тәрәзләрен якты уеп, Фәрештәләр йөри канат куеп.
Ярый әле, йолдыз яңгырлары Дерт иттерә, рәхмәт яугырлары... Мәҗнүннәргә ява ягымлылык, Агымсудай—килеп ягылырлык.
...Иелеп ал!
Коръән-Китап уку—күңелеңнән Караңгыны куу—актыгын.
Бер кушуч дога битне юганда