Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР МОҢ


Бу хикәяне язарга мин күптән хыялланып йөри идем. Язар өчен башта шартлар эзләдем. Үземнен шәһәрдәге гадәти квартирамда, гадәти өстәл янында утырып берничә тапкыр тотынып карадым—хикәянең исемен таба алмадым. Исеме табылмаган хикәя—хикәя түгел. Бу хакыйкатьне язучы гына түгел, укучы да белә. Хикәя шулай тумыйча калды. Аннан сон мин жәйге ял вакытында үзем укыган, яшәгән урыннарга кайтып йөрдем. Без укыган мәктәп бинасының инде эзе дә калмаган, аны сүткәннәр, ул урынны сөргәннәр, хәзер инде ул урын иген басуы да. юл да түгел, анда хәтта әрем дә үсми, анда бозау да арканламыйлар. ул урынны тракторлар йөк машиналары ермачлап бетергән һәм анда, бу дөньяда бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә куелган һәйкәл кебек. ДТ-54 тракторының кызгылт-кола ватык кабинасы җиргә кереп каткан да вәссәлам!
Шулай итеп, ул урыннарда истәлек яңартып, картлар теле белән әйткәндә, яшьлек эзләре буйлап йөрүләр берни дә бирмәде һәм хикәяне яза башлар өчен бердәнбер чара—замандашым Мөхәммәтханны эзләп табып, күрешеп сөйләшү генә калды, соңгысы исә иң уңай чара, чөнки Мөхәммәтханның туган авылын ук белмәсәм дә, чама белән ягын, төбәген белә идем. Утыз ике ел күрешмәгән булсак та. мин беләм: Мөхәммәтхан әйбәт, ипле, нык яшидер, әгәр берәр явыз авыру килеп чыгып аны бәреп екмаса. әлбәттә, эшлидер, эшендә ул мактаулыдыр, кешеләр арасында аның абруе зурдыр: аның үз хуҗалыгы да тәртиптәдер; һичшиксез, аның ишек алдында рәшәткәле бакча бардыр, ул бакчада яшелчә, жиләк-жимеш. гөлләр үсәдер, ул бакчаның рәшәткә башларына кибәргә дип сөт чүлмәкләре эленгәндер, ә бер урыңда Мөхәммәтхан каккан чөйгә анын хатыны марляга төреп саркырга эремчек элеп куйгандыр, ишек алдының бер почмагында цемент эретмәсеннән җиргә батырып тагарак ясалгандыр, аннан йорт кошлары су эчеп китәләрдер, чолан ишегенең яңагына электр кыңгыравының төймәсе куелгандыр. Мөхәммәтханның уллары яки кызлары үсеп җитеп, кайсы институтта, кайсы колхоздадыр, өйләнгәне-кияүгә чыкканы бардыр, аерым яшәгәннәре ике көннең берендә аның янына кирәк- ярак сорап киләләрдер, ә ул саргылт кашлары астыннан тыйнак кына елмаеп, аларнын бер генә йомышын да кире какмыйдыр. Анын хатыны бик эшлекле генә, юантык кынадыр һәм ул хатын, мөгаен. Мөхәммәтханны юашка санап, «бу семьяның тоткасы—мин» дип ышанып яшидер һәм вакыт-вакыт иренә җитәкчеләрчә юнәлеш биреп торадыр...
Аннан. Мөхәммәтхан ял көннәренә туры китереп үзенең шәһәрдәге улына яки кызына барып кайтадыр, кышын ул зәңгәр драплы, каракүль якалы пөхтә пальтосы өстеннән соры плаш киеп, ул плашнын путасын артка тарттырып 104
бәйләп куядыр һәм, ат җиктереп, берәр малайдан үзен станциягә илттерәдер Анын күн сумкасында шәһәрдәге улына яки кызына күчтәнәчкә берәр каз. ике литрлы банка белән каймак буладыр... Ә жәи көне ул шәһәрдән идән буявы, яхшы өтерге фәлән-төгән күтәреп кайтадыр, станциядән жәяү кайтканда әрсезләмәс өчен чалбар балагын оекбаш эченә жыеп кыстырадыр
Барырсын, күрешерсен һәм мин белеп торам—егет белән кыз шикелле без бер-беребезне кочаклап алырбыз, дөнья мәшәкатеннән инде бераз коргаксыган арка-сөякләребезгә дын-дын китереп бәргәләп, үзебезнен. сагыну хисләребезне белдерербез һәм шактый вакыт бер-беребезне карап сөйләшә азмыйча торгач. Мөхәммәтхан өенә керергә чакырыр, бик пөхтә итеп җыелган чолан яки өйгә кергәндә тыз-быз йөргән хатынына ул мине тәкъдим итәр:
—Менә,—дияр,—утыз ел Юк, азай гына түгел Утыз ике ел күрешмәгән сабакташым килде. Менә, дияр,—таныш бул: бу—минем тормыш иптәшем (Хәнифә, Наилә. Сәлиха һ. б.) була. Ә монысы—бергә яшәдек, хәзер—язучы, теге өченче ел укыдык бит әле китабын,—шуны язучы, сабакташ.
Ә мина кыен булыр—чөнки табигать мине семья-көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләрне алдан сизүдән мәрхүм иткән дә, шунын бәрабәренә бик вак. кирәксез мәсьәләләрне сизү сәләте белән бүләкләгән Менә анын хатыны бүген ду-чат килеп күмәч изәргә, кичен сепаратны көйләп сөт аертырга, аннан мунча идәннәрен юып алырга уйлап куйгандыр, иртәгә кичкә кияү белән кызны чакырып алмакчы булганнардыр—нәкъ шул вакытта бер дә кирәксезгә «сабакташ» исемле берәү килеп чыга, синен планнарынны сүзтерә, шулай да әлеге тормыш иптәшне елмайган булып сина карап-карап ала.
“Әйдә, өйгә узыгыз”,—дип өй ишеген ача, үзе эченнән уйлап куя утыз-ике ел синсез яшәгән идек әле, каян килеп чыктын аяк арасына кыл сыймаган вакытта. . Аракы өмет итеп кермәдеме икән? Куна калса нихәл итәрсен?—Әйдә, узыгыз, әнә түрдән утырыгыз...
Шул вакызта Мөхәммәтхан хатынына карап алса һәм хатыны шул вакыт: унынчыны бетергән кызга пальто аласы идек бит, тагын дүрт сум унике тиен китәмени инде, ну шушы эшсез гулять итеп йөрүчеләрне —дип минем турыда начар уйлап куйса..
Юк, мин андый «көнкүреш гаебен* күтәрә алмаячакмын Һәм мин ул очрашудан сон хикәя дә яза алмаячакмын Бәлки, алай булмас та. бәлки, Мөхәммәтхан, хатыны, мин рәхәтләнеп сөйләшеп бер чәй эчәрбе *. гөрләшербез, серләшербез, әмма кичке якта көтү кайта башлагач анын хатыны сәгатькә карап алыр, ыгы-зыгы килер һәм мин үземне бу йортта артык кеше итеп сизәрмен Юк, хикәя язу өчен очрашу мәжбүри түгел Мин шулай уйладым да зәнгәр урманнар артына. Мөхәммәтхан яшәргә тиеш булган монсу. юаш рәшә сөременә күмелгән якка— Мишә суы буена тезелеп утырган авылларга бармадым, машинаны шәһәргә таба борырга куштым Зәнгәр-күксел урманнар миңа рәнҗегәндәй, горизонтта күккә сенсп тоташ буяуга әйләнделәр, әйтерсен. алар мина рәнҗиләр һәм «Әй, син. туганкай, нигә безнен белән исәнләшмичә китеп барасын, бу дөньяда беребез дә мәңгелек түгел», дип сагыш катыш каш җыералар иде .
Бу сәяхәтемдә мин. шулай итеп, хикәяне башлау өчен ачкыч тапмадым һәм. ахрысы, бу турыда яза алмам дип өметсезлеккә бирелдем
Ләкин мин ул хнкәянен исемен таптым, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда Хәер, бу турыда мин ахырдан әйтергә булдым Чөнки минем хикәямдә сөйләнәчәк хәлләр-хикәянен төп максаты, ә инде аны язу әмәлләрен. язу газапларын сөйләү белән укучынын вакытын алу минем тарафтан намуссызлык булыр иде; мин белеп торам, берәүләр мине озын кереш сү з өчен дә тиргәрләр, нәрсәгә безгә бу. вакыйга бир. диярләр Укучыга ана вакыйга
бир, төп герой көрәшсен, жинсен. ахырдан бүләк алсын, туй ясасын, лауреат булсын—менә укучы нинди хикәягә ияләнде...
Ә Мөхәммәтхан турындагы хикәядә—укучылар кашларын жыерырлар— бернинди вакыйга юк. Чын. Анда бер Мөхәммәтхан гына бар. Ул берни дә башкармады, бернинди һәлакәткә очрамады, бернинди батырлык эшләмәде, ул безнен барыбыз кебек укучы гына иде. Әйе, сугыш вакыты урта мәктәбенең унынчы классы малае иде...
II
Кырык бишенче елнын мул. калын карлы кышы апрель урталарына кадәр нык кына торды да. бер төнне кинәт көпшәкләнде: иртән, тулай торактан чыгып, без мәктәпкә барганда дөньяны яз исе анкыткан иде. Белмим, каян чыккандыр ул ис. төн эчендә эрегән карга жебеп калган иске такта түбәләрдәнме, берничә сәгать эчендә бүртенергә өлгергән (әллә без элек күрмәгәнбезме?) карт топольләрдәнме, багана башларында монаеп. мескенләнеп калган көпшәк кар бүрекләрдәнме, әллә Вятка ягына ук тоташып киткән күгәрчен тамагы төсле юкә урманыннанмы—без моны белмәдек һәм анлый да алмадык. Әмма шул көнне без дәрестән кайтканда, көнбатыштан тыгыз, җылы жил исә. ул жил үпкәгә бәреп керә һәм безнен сугыш еллары газабы белән сыекланган куәтсез каныбызны куалый, йөрәкне сафландыра иде. Шул җилгә сәерләнеп, исерешеп акшары каралган шыксыз тулай торакка таба кайтканда, без күк гөмбәзеңдә сихри мон ишеттек: биектән-биектән, зур кайчы булып тезелеп, кыйгылдашып, кыр казлары килә иде. аларнын тавышы, әллә ниткән газамәтле, мәгънәле аһән булып, сугыш хәсрәте белән кителгәләп. сынгалап беткән безнен күңелләргә кагылды, шау итеп сөйләшеп кайткан җирдән барыбыз берьюлы тын калдык. Шатлыклы һәм ни өчендер газаплы ләззәт иде бу тавышларны ишетү, һәм мин игътибар иттем: иптәш малайларымның барсының да күзендә дым иде, юк. елаклар дип минем иптәшләремне гаепләргә ашыкмасыннар, алар, эһ тә итмичә җәен колхозда авыр эш башкарып, көздән язга кадәр синуслар, косинуслар, ассимиляция, диссимиляция законнары. Владимир Ильич Ленинның «Апрель тезислары». Авраам Линкольн. Георг Вашингтон биографияләре һәм перфект. плюсквамперфект. партиципцвайлар өйрәнеп йөрүче тырыш егет-малайлар иде.
Әмма, кыр казлары оча, безнең якларга килә иде—бу инде бик яхшы, бик мөлаем күренеш, бу инде бер дә шиксез, яз килде, дигән сүз иде. кыр казлары килү—фашизмның менә-менә шушы көннәрдә дөмегәчәге, сугышның менә- менә тәмамланачагы дигән сүз иде. Тик ул сугыш корбансыз гына булсын иде. әйтик, безнең танклар алга таба бара, фашистлар, кул күтәреп, юл өстенә чыгалар, аларны колоннага тезәләр дә тылга озаталар, мәсәлән, Теләче-Саба якларына юл төзергә, кар сулары тотарга җибәрәләр, җир йөзендә бер генә, бер генә кеше дә үлми, снарядлар шартламый, чөнки безнен җиңәчәк болай да билгеле бит инде, кан коярга җитәр, җитәр инде!
Кыр казлары, ахрысы, шулай сөйли иде...
Шулай, яз башланды, икенчеме, өченчеме көндә урман артыннан йомшак, әмма дәһшәтле гөрелте дә ишетелде, бөтен дөнья көпшәкләнде, төнлә юкә урманы берөзлексез шаулады, юл катысына ат аягы бата башлады, абзар артына чыгарган ябык, янбаш сөякләренә көянтә-чиләк элерлек йөнтәс сыерларның аркасына чәүкәләр утырып укра чүпләделәр, баскыч төпләрендә үгез эчәрлек су җыелды.
Менә-менә язгы каникул игълан итәргә тиешләр иде. Мәктәп директорының бик кызык бер гадәтен без инде белә идек, укулар ел саен бер айга соңга калып башланганлыктан, һәр елнын кышында ул безгә «быел язгы каникуллар булмый.
дип әйтә килә һәм аннан кинәт кенә, линейкага җыеп. безне шатландыра иде. каникул! Бу язны да без шундый кинәт киләчәк бер мизгелне көтеп яши идек.
Безнен мәктәп әйләнә-тирәдә зур уку йортларыннан санала һәм укучылар хәтта күрше районнан да килеп йөриләр иде. Мөхәммәтхан, мәсәлән, бөтенләй ерактан—егерме биш-утыз чакрымнан килеп йөри иде. Белмим, анын бу тирәдә берәр туган-тумачасы булгандырмы, әллә безнен мәктәптәге пелагогларнын яхшы, мактаулы исемнәре бөтен республикага таралган булганмы, һәрхалдә Мөхәммәтхан, аркасына пөхтә капчыгын асып, безнен авыл аркылы ял көнне кичтән уза иде, ә безнен барасы юл ун гына чакрым булганлыктан, без дүшәмбе иртән генә китә идек. Мөхәммәтханның капчыгында тире оек эченә тыгылган бер чирек сөт, суган, тунмай белән пешереп төелгән бәрәңгедән куш йодрык зурлыгында алты йомарлам һәм алабута оны кушып пешергән чынаяк талинкәсе зурлыгында нәкъ алты юка таба күмәче була иде—монын белән инде ачыкмаска була! Һәр атна өендә ул мунча кереп, кием-салымына әнисеннән тулы ремонт ясатып килә иде. хәер, ремонт та әллә нәрсә кирәкми, чөнки Мөхәммәтхан шулкадәр пөхтә егет иде ки. анын чалбарынын бер тез башы силрәгәндә. икенчесе дә сидри һәм. ялга кайткач, әнисе ана нәкъ бер зурлыкта бер төстә ямаулар салып җибәрә иде, әйтерсен. ул ямаулар—фасон өчен
Каникулны бездән бигрәк Мөхәммәтхан көтә иде. чөнки аларнын өендә алты бала, ин олысы—Мөхәммәтхан, ул да укуда булгач, йортта эш җыелып тора, абзар түбәләрен көрәргә, абзарны су басмасын өчен арт якта тирән канаулар казырга, өй астына су төшмәсен өчен ишек алдындагы бозны чабарга, гөрләвекләргә юл алдырырга иде—аларны кем эшләсен? Әтиләре сугыш баш-ланганнан бирле бер тапкыр да яраланмады, кеше аталары кебек кайтып күренеп китә алмады. Мәскәү яныннан башлап, укчы полкта, җәяүләп. Польша аркылы узып. Берлинга якынлашып килә иде.
Безнен мәктәптә бик күркәм бер йола бар иде. Белмим, аны укытучылар уйлап тапканмы, әллә ул гадәт барлык мәктәпләрдә дә булганмы, һәрхәлдә, атнанын сонгы кичендә, ашханә бинасында концерт була иле. бу концерт чиратлан бара, мәктәп зур булганлыктан, анын чираты елына икедән дә артмый иде Язнын нәкъ әнә шул беренче көннәрендә, кыр казлары килгән, каникул көткән, сугыш бетә дип өметләнеп, канатланып йөргән көннәрдә, концерт чираты—Мөхәммәтханнар классында, ягъни унынчы «б» классында иде. Мөхәммәтхан өч ел буе концертларда катнашып килде, аны. ни өчендер, әллә тавышы моңлы, әллә үзе тыйнак булганга, өчпочмаклап тезелгән хорнын башына (авыл сәхнәсендә хордан башка концерт булганы бармыни ’) чыгарып бастыралар һәм ул. гадәт буенча, салмак, ипле тавыш белән башлап җырлый иде.
Берсекөнгә унынчы «б» концерты һәм. әгәр каникул була калса, шуны игълан итәр кич иле Әлбәттә, бу кичәне һәркем үзенчә дулкынланып көтте, һәркем көтте Аннан, ул концертларның шул ягы да күнелгә бик якын иле концерт башланыр алдыннан, пәрдә караңгылыгына чыгып, директор Совинформбюро яңалыклары белән таныштыра иде Сонгы атналарда бу информацияләрдә гомердә күл күрмәгән шәһәрләр, колак ишетмәгән исемнәр гелгә алына, ишетелә башлады. Мәсәлән, бер информациядә директор «безнен гаскәрләр зур. авыр сугышлардан сон Венгриянең Сөхерешфәхер шәһәрен амг иттеләр, дип сөйләде Башка шәһәр булса, әлбәттә, без бу хәбәрне кул чабып каршы алыр идек, әмма бу шәһәрнең исеме безгә җитди булып яңгырамады, чөнки, оч елдан бирле икелегә-өчлегә УКЫП, мәктәпне иза чиктергән Сөхрәшева Фәхерниса дигән бер кыз бар иде. барысы да шуна карап көлделәр дә көлделәр Дөрес, ул кыз мәктәптә ин матур кыз иде. анын кашлары, анын керфекләре, иреннәре, каратутлы битләре, анк-муеннары теләсә кайсы рәссамнын игътибарын җалеп
итәрлек иде. әмма ул вакытта без әле матурлыкның нәрсә икәнен алай анламый идек һәм без. концерт көне дип утын күмере белән чистарткан тешләребезне ачып. Фәхернисага карап көлдек тә көлдек.
Мөхәммәтханнар концерт бирәсе көнне дә без берәр хикмәтле немец, мадьяр шәһәре турында ишетергә, ә ин зурысы—тагын өч-дүрт көннән сугыш бетә!—дигән хәбәрне ишетергә өметләнә идек.
Әмма без көткәнчә булмады. Әллә узучы юлчы кереп кунганмы—ә безнен мәктәп урнашкан авыл аркылы Мари якларына пыяла заводына йөрүчеләр байтак иде. ул заводтан лампа куыгы, стакан, пыяла, аш тәлинкәсе, пыяла аш кашыгы кебек нәрсәләр алып кайтып була иде—һәрхәлдә. Мөхәммәтханнар авылыннан пыялага баручыларның берсеннән мәктәп балаларына авыр хәбәр ишетелеп калган: 2 апрель көнне, сугышчан бурычын үтәгән вакытта. Мөхәммәтханның әтисе батырларча һәлак булган.
Мәктәп телсез калды.
Безнен арада сугыш чыккан елның беренче айларында ук әтисез калганнар, әтиләре хәбәрсез югалганнар, әтиләре авыр ярадан савыга алмыйча үлеп киткән һәм әллә нинди, әллә ниткән сәбәпләр белән ярым ятим калганнар күпчелек иде. Бу хәл. ничектер, бөтенләй гадәти. шулай килеп чыгуы табигый булган бер хәлсыман кабул ителә иде. ә менә кырык бишенче елның апрелендә алты бала калдырып үлгән солдат безнен күңелләрне тетрәтте. Тулай торакта да, мәктәптә Мөхәммәтханның әтисе үлгәнгә һәркем үзен гаепле сыман сизә. Мөхәммәтханга мөмкин кадәр игътибарлы булырга тырыша, шаян сүз әйтүдән үзен-үзе тыеп тора иде. Мөхәммәтхан да дәшмичә генә дәресләрен карады, аның күз аслары зәңгәрләнеп юкарган, күз кабаклары шешмәкләнеп салынган һәм керфек төпләре бераз гына кызаргансыман иде. Кичке алтыда ул дәшми-нитми генә концертка әзерләнә башлады, мич каршына килеп, калай кашыгы белән утын күмере төйде, аннан теш чистартырга чыгып китте, бераздан карават астындагы агач сандыгыннан юка күн чүәкләр алды, кесәсеннән каурый артлы урталай ватылган түгәрәк көзге чыгарып, мендәренә сөяп куйды.
Безнен эш рәхәт—бүген без залда гына утырачакбыз, унынчы «б»лар исә мәш килделәр.
Нәкъ сәгать җидедә зәңгәр шакмаклы чаршау алдына директор чыгып басты. Зал шып булды.
Директор озак көттермәде, гадәт буенча, «тавыш бетте» дигәнне аңлаткан ишарә ясап, сул кулын уч ягы белән безгә таба күтәрде һәм шундук сөйли дә башлады.
—Хөрмәтле укучылар, укытучы иптәшләр һәм залда утырган мәктәп хезмәткәрләре,—дип дәште ул залга, анын тавышы калтырый иде,— Совинформбюроның соңгы мәгълүматын сезгә җиткерүем белән мин бик бәхетле. Кичә. 16 апрельдә Советлар Союзы Маршаллары Жуков һәм Рокоссовский командалык иткән беренче һәм икенче Белорус фронтлары гаскәрләре һәм Советлар Союзы Маршалы Конев командалык иткән беренче Украин фронты гаскәрләре Берлин операциясен башладылар...
Шул урында директорның тавышы калтыранып алды һәм зал алкышларга күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, анын кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул. госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сынар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:
—Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнен гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар...
Анын тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән
кулъяулыгын чыгарды. Әмма узен тиз кулга аллы. Безнен учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде
—Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез...
Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкнын чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп. бәгырь өзгәләнеп ала иде.
Унынчы «б* конпертынын хорында Мөхәммәтхан күренмәде Жыр- скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган жыр аеруча ошады Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча тәмамладылар:
Бабан утырмага килсен.
Әбиенә сәлам әйт Үкчәнне күтәр, хәшәрәт.
Юк итәрбез кабәхәт Тралә-лә-ләм,
Тралә-лә-ләм,
Үкчәнне күтәр, хәшәрәт.
Юк итәрбез, кабәхәт.
Бу жырнын монарчы ишетелгәне юк иде. ахрысы унынчы «б* кыпары моны классташлары Мөхәммәтханның әтисен үтерүләренә ачынып, нәфрәтләнеп үзләре чыгарган иде—бу җырны тыңлаганда, йөхләр җитдиләнде, сулышлар кысылды. Мөхәммәтхан үзе сәхнәдә күренмәле Җырдан сон декламацияләр, ничәмә-ничә төрле биюләр булды, концерт вакыт буенча инде бетәргә тиеш иле һәм алып баручы шунда гына ялгыз җыр белән Мөхәммәтхан чыгачагын әйтте. Зал бер мәлгә тын калды. Өченче көн генә әтисснен үлгән хәбәре килгән Мөхәммәтхан ни дип. ничек җырлар икән0 Өч ел буе анын бер генә мәртәбә дә сәхнәгә ялгыз чыкканы юк иде.
Башта сәхнәгә үзенен тальянын күтәреп, урынлык тотып, тугызынчы «а* дан Яна Мичән малае Ярхәметдин чыгып утырды Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән унайсыз эре атлап. Мөхәммәтхан да чыгып басты: Ярхәметдингә карап алды да. алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнен ныклыгын тикшереп карагандай итте дә, кулларын артка салды, гүшәмгәрәк. залпын артына таба караш юнәлтте Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы анын кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде. шуна күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар—кыскасы. Мөхәммәтханның күзенә туры карап утырырга берәү дә җөрьәт итмәде Хәер Мөхәммәтхан да залга карамый, әйткәнемчә, зал артына түшәмгә табарак карый иде Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты ник болай? Нигә бу малайнын әтисен үтергәннәр’ Ни хаклары бар’ Сугыш бетә бит! Мин ышанып әйтә алам әгәр шул көнне газетада, мәсәлән «Берлин өчен сугышларда күп солдатлар батырларча һәлак булдылар*.—дип язылган булса, моны, сугыш вакытынын гадәти бер трагедиясе дип. һәркем үзенчә кабул итәр һәм бер авыр сулау белән бу хәбәрне сеңдерер, уздырыр иде Әмма бит монда конкрет шәхес—Мөхәммәтхан әтисен үтергәннәр! Мона фашистлар гаепле, анысы факт, ләкин тагын кем дә булса безнен арадан берсе гаепле түгелме? Анын әтисен коткарыр өчен барысын да эшләп бетердекме? Бетердекме0
Авыр уйларны тальян бүлдерде Ярхәметдин аккорд бирә икән, һәм залда моңарчы беркем дә ишетмәгән, тоймаган, йөрәк өзгеч көй-мон таралды. Башга озын гына аккорд белән ул моңны сипкелле. т>лы янаклы. математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы сүзсез Ярхәметдин таратты Бөтендөнья
халкының—оккупация астында җыкланган тугандаш украин, белорус, молдаван, литва. кырым, латвия халыкларының ачы хәсрәте, фашистлар коллыгында газап чиккән поляк, французларның канлы яшьләре, балаларын сугышка озаткан аналарның тирән сагышы, бөтендөнья ятимнәренең сыктау авазлары шушы тәбәнәк буйлы, классташлары арасында тарихны бик яхшы белгән бер кыз тарафыннан «Пипин короткий» (Каролинглар династиясенең беренче короле) дигән кушамат алган Яңа Мичән малае Ярхәметдиннең кып-кыска дүрт бармагына җыелган да беткән, имеш.
Ләкин Ярхәметдин алай зурлап уйлап тормый иде булса кирәк, ул тәгәрәтеп- тәгәрәтеп. уйналачак көйнен төп казыкларын утыртып, шулар тирәсеннән берәр кат әйләнеп чыкты да. вак соры күзләрен җелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул янак сөяге белән генә элеп алды да, алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм. аксыл-саргылт башларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты, һәм монарчы бу залда беркем дә ишетмәгән бер көйнен. бер моннын ниндидер бер урынын тотып алды да. җырнын сүзен әйткәнче, тамак белән, дөресрәге, йөрәк белән гөлдер-гөлдер китереп, чирек секундлык кереш ясады һәм. карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп мон салды. Жырнын сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя. ул кисәкләрне тоташ мон белән, көй белән төрә дә аннары гына безнен арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел, ә сугыш хәсрәтен үзенә туплаган анабыз Жир шулай, тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк. көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде һәм Мөхәммәтхан, саргылт куе кашларын җыера-җыера. чын йөрәктән бик озын, бик озын бер көйгә җырлады:
Ән-кәй-ем мин-не тапкачтын
(шул арада Ярхәметдин әллә нинди әйләнешләр-чолганышлар ясап ала. әйтерсең, секунд эчендә Берлин-Сөхерешфәхер якларыннан үзенең Яңа Мичәненә әйләнеп кайта иде).
Ак би-ләүгә бил-әг-гән шул.
Ак би-ләүгә бил-әг-гәннн..
Кемдер, авыр сулап, башын аска ия. аһ. ул безнен барыбыз да гашыйк булган алгебра укытучысы, озын-озын ике кара толымлы гүзәл кыз Гыйффәт апа икән. Әмма Мөхәммәтхан залны ишетми, ул инде икенче, сихри дөньяда иде.
Жырнын икенче яртысын. Ярхәметдиннең тәгәрәвек аккомпанементыннан сон, ул тирән сулыш кушып алып китте, һәм шуңа күрә кайбер иҗекнең алдына ул «һы» «һа» кисәкчәләре кушып җибәрә башлады. Анын гәүдәсе бераз гына чайкала, ияге чак кына калтырый иде булса кирәк.
Һа-акъ би-ләү-ләр-гә би-ләг-гән.
Бәх-те бул-сын дим-мәг-гән...—
Мөхәммәтхан икенче җырын башлаганда, залда күзе яшьләнмәгән бер генә кеше дә булмагандыр дип уйлыйм. Икенче җырны башлар алдыннан, Ярхәметдин дә әллә нинди еракларга, тыкырыкларга кереп бетте. Мөхәммәтхан исә элеккечә җырлый бирде.
Һап-пакъ, иде-дем, кар күк идем.
Сус-сыз җирдә ләй кар-ралд-дым шул.
Сус-сыз жирд-дәй кар-ралд-дым.
Моңл-лый бал-лай түг-гел ид-дем.
Хәс-серәт бел-лән монланд-дым...
Ярхәметдин, сипкелле янагын тальянга терәп, хыял дөньясына чумды, әллә кайларга алып китеп, уратып бетерде, Мөхәммәтхан исә. гәүдәсен салмак кына чайкалдырып, тизлеген акрынайтып, жырнын сонгы юлларын кабатлады
Монл-лый бал-ла түг-гел ид-дем,
Хәс-серәт бел-лән монланд-дым.
Күпмедер вакыт анышмыйча, кул чабарга да онытып тордык. Мөхәммәтхан, кыска, юаш, саргылт чәчле башын халыкка кырт кына иеп. сәхнәдән инде кереп тә киткән иде. Ярхәметдин әле көйне түгәрәкләп җиренә җиткерергә, нокта куярга азаплана иде Күпмедер вакыт узгач, ниһаять, кул чаба башладык. Ул арада стеналарга эленгән керосин лампаларының филтәләрен күтәрә төштеләр, зал яктырып китте, концерт тәмам икән.
Ул концерттан арылып, тулай торакка кайтканны ачык хәтерлим Башка вакытларда, концерттан чыккач, тулай торакка кадәрге араны, уйнап-көлеп. ду-чат килеп, шаярышып кайта идек. Ул көнне алай булмады Чыктык, чокырлы-чакырлы, баткак карлы юлдан тулай торакка таба атладык. Безнен тулай тораклар Казанка елгасының буена урнашкан иде. ә үл тирәдә Казанканын башланган урыны, урман эче, ул тирәдә Казанкага урман эченнән вак-төяк бик күп елгачыклар кушыла иде. Баксаң, без концертка әзерләнеп йөргән арада, ул елгачыклар бөтенесе дә юл алган, һәрберсе, чурлап аваз салып, Казанка елгасының мәһабәт салмак шавына кушылганнар иде
Дөньяны җылы яз баскан, карангы төн көпшәкләнгән, куәтсезләнеп калган, озакка сузылган кыш мен, миллион чурлау авазы белән тарала, бетә, юкка чыга Табигать, адәм балаларына яхшылык эшләгәненә куангандай, безнен ябагалы тай муеныдай йон баскан битләребезгә җылы ягымлы җил булып килеп бәрелә, атлаган саен, аяк баскан саен, җанга җир якыная, өметләр тулылана иде—мондый төн бер генә булыр!
Без инде тулай торакка якынлаша идек—тулай торак ике елга кушылдыгы өстендәге калкулыкта, биек-биек нарат урманы итәгендә урнашкан, шунда җилсез-нисез йомшак бер төндә без нарат урманының шавын ишеттек Шул шауны эзләп соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем, Себер тайгаларында, һиндстанда. Сәрәнлиб атавының джунглиларында йөрдем, ләкин ул шауны бер генә җирдә дә, башкача беркайда да ишетә алмадым.
Нарат урманы шаулый иде! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык, Мөхәммәтхан безнен янга килмәде, читтәрәк йөренгәләп торды Безнен беркайчан да шул вакыттагыча сүзсез, телсез калганыбыз юк иде—ул төнне калдык' Ә наратлар шаулады, җил юк иле. әмма наратлар шаулады. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аклагандай булдык: жир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпмедер вакытка булыр, әмма җир шары үзенен күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшертмичә туктап ял итәргә әзерләнә, военкомат, почта бүлекләре «батырларча үлде* дигән авыр хәбәрне кабул игүдән, таратудан туктап торалар, карангы төндә постта торган солдаттан башка барлык, барлык кешеләргә тәмле төшләр күрә-күрә тынычлап йокларга мөмкинлек бирелә, йоклагыз кешеләр, ял итегез, ә без, наратлар, сезгә, бөтен халыклар өчен үртак теллә бишек җыры җырлыйбыз, йоклагыз, йоклагыз... Шифалы бу җил, ахрысы. Көнбатыштан, ХАТИТКСЧ сугышлар барган, сонгы каннар коелган яктан исә иде