АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Мичән, Яңа Мичән һәм Мичәнбаш авыллары
Атамаларында «мичән» берәмлеге булган авыллар Саба районында урнашкан. Иске
Мичән авылы Сабадан—15. Яңа Мичән-12. Мичәнбаш 19 чакрым ераклыкта.
Мичән берәмлеге белән ясалган барлык өч авыл да тарихи, тарихи-статистик.
тарихи-географик чыганакларда шактый еш очрый. Иске Мичән авылы зиратыннан
якынча XV йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы табыла.
Иске Мичән һәм Яна Мичән авыллары халкы июнь ае ахырында күршедәге Олы
Шынар. Кече Шынар. Югары Симет, Түбән Симет. Тимершык. Мннгәр. Сабай. Чулпыч.
Түлешкә. Казаклар. Олы Кибәхужа авыллары белән бергәләшеп Шынар жыены яки
икенче төрле Симет җыены үткәргән. Ә менә Мичәнбаш авылы халкы жыеннын икенче
исемлесенә катнашкан. Күршедәге Курсабаш. Кырбаш. Олыяз. Пүкәл. Өтернәс. Өзмә. Иске
Шекше. Яна Шекше, Мишәбаш. Явлаштау. Сәрдә. Иләбәр. Көек. Бөкмеш авыллары белән
алар Калатау җыены (июнь уртасында) бәйрәм иткәннәр.
Авылның өлкән буыны Иске Мичән авылы тарихын болай сөйли.
Элек татарлар һәм чирмешләр яшәгән бу урынга Биләр алпавытыннан качып
килгән Максут исемле яшь бер ир авыл нигезләгән. Авылда абруйлы һәм зур
нәсел—Максут нәселе хәзер дә дәвам итә.
Авылның хәзерге зиратында Максут бабай кабере бар. Әтисе үлгәч, бу зират
тирә-юнен (XIX йөзнен беренче яртысында) Максутнын улы Садыйк койма белән тотып
алган.
Зираттагы ин зур каен Максут бабай каберендәгесе булган. Ул каенны сугыштан сон
фермага ягарга дип колхоз рәисе кистергән Ләкин Курса разъездында көн итеп ятучы
Максут нәселенең Габдулла исемле кешесе каенны мичкә ягарга рөхсәт итмәгән, ул шул
урында черегән
Максут бабайның Әхмәтша исемле улы зират тирәли чыршы агачлары утыртып
чыккан.
Музейда саклана торган 7 нче ревизия материаллары күрсәтүе буенча, авылда
Максут түгел, ә Мәсагут Суюшев исемле кеше теркәлгән. Ул 1754 елда туган. 1816 елда
үлгән Анын мондый исемдәге балалары булган. Баязит (1777 елда туган). Морат (1787).
Садыйк (1808). Тимеркәй (1809). Мөхәммәтша (1810): оныкларыннан: Ибәтулла (1799).
Гайнулла (1804). Үзбәк (1816). Әптекәй (1822). Садыйк абзыйның үз балалары да санап
кителгән.
Өлкәннәр сөйләве буенча. XX гасыр башында авылда Максут—Мәсагут нәселенә
килеп тоташа торган 48 капка булган.
Иске Мичән авылы урынында элек чирмешләр (марилар) яшәгән булса кирәк.
Чирмеш нәселеннән булган гаиләләр XIX гасырда барысы да бер тирәдәрәк. авылнын
уртасыннан ага торган инеше белән чишмә арасындагы урында тупланган булганнар
1834 елгы ревизия мәгълүматларына караганда, бу нәселнең олыларыннан
берсе—Корбанай Раимкулов 1819 елда үлде дип күрсәтелә. Авылда кайбер нәселләрне
чирмеш нәселе дип тә йөртәләр. Димәк, кайбер чирмешләр бу урынны
Дәвачы. Башы 2006 елның 6 нчы санында.
166
калдырып күчеп киткәннәр (халык аларны Кукмара ягына киткәннәр дип сөйли),
икенчеләре ислам кабул иткәннәр һәм монда яшәп калганнар.
Авыл халкы чирмешләрне, көчләп чукындыру башлангач, качып киткәннәр дип
сөйли. Ул заманнарда авыл каршындагы тау бите калын имән урчаны белән капланган
булган. Чирмешләр ашыгып качып киткән вакытта «әкәй* дип атала торган баш киемнәре
имән ботакларына эләгеп төшеп калган имеш Чирмешләр: «Әкәем кала, әкәем кала*.—дип
елый-елыи йөгергәннәр имеш Авыл янындагы Әкәй тавы атамасынын килеп чыгышын
халык менә шулай анлата
Шушы таудан көчле Кирәмәт чишмәсе агып төшә. Ерак та түгел, болын суынын икенче
ягында (авыл урнашкан ягында) Урта зират яки Чирмеш зираты дип йөртелә торган
борынгы зират булган. Зират аркылы көнчыгышка таба кыйгачлап сузылган юл аны икегә
бүлгән Бер ягында—мөселман каберлеге, икенче якта чирмеш каберлеге булган дип
сөйлиләр. 1970 нче елларда карт чыршылары корый башлаган иске зиратны колхоз
бетергән, сөрелгән жирдә хәзер элекке зиратнын 2 чыршысы гына басып калган.
Авыл янында тагын Әкәй юлы. Кирмәт елгасы исемендәге топонимнар булуда, бәлки,
бабайлар сөйләгәнне дәлиллидер
1816, 1834, 1850. 1858 елларда уздырылган халык санын алу (ревизия, перепись)
документларында Иске Мичән авылында шул елларга нисбәтән 40. 43. 45. 53 хуҗалык
күрсәтелә. 1891 елда авылда яна мәчет салу хәстәренә керешкәндә барлыгы 65 хуҗалык
булган. Шунысы игътибарга лаек, бер хуҗалыкта еш кына 3-4 гаилә. 20-28 кеше
исәпләнгән очраклар күп
1904 елда авылда 89 хуҗалык булып, аларда 236 ир-ат һәм 223 хатын-кыз яшәгән 1
мәчет һәм Орымширмә авылыннан да 54 кешене үз эченә алган мәхәллә булган.
Татарстан Дәүләт музеенда сакланган мәгълүматларга караганда. Иске Мичән
авылындагы мәчетнең тарихы болайрак булган
1855 елда мәчет дөрләп яна. Мәчет янганнан сон авыл халкы 25 ел буена вакытлыча
салынган авыл йортында гыйбадәт кыза.
1875 слнын 18 нче мартында авылның 81 кешесе үз исәбеннән мәчет салдыру
максатыннан приговор төздерә 1875 елнын 3 нче июлендә Оренбург духовное собраниссе
Иске Мичән авылы халкына мәчет сазырга ризалыгын биреп җавап язып җибәрә.
1875 елнын 8 нче гыйнварында Югары Мичән авызы халкы (80 хуҗалыкта яши торган
203 ир-ат) җыелыш үткәрә һәм Арча өязенең Наласа авызында яшәүче Фазуллин
Мөхәммәтгарифны (туган елы 23/Х1 1853) үз авылларына мулла, имам хатыйб итеп
билгеләүне сорап приговор җыя Анын әтисе, ягъни шушы авылда (Югары Мичендә)
муллалык хезмәте башкарган Фазулла Габдерәхимов 1874 елнын язында үлеп китә
1875 елның 21 нче мартында Казан өязе вице-губернаторы Хитров кул куйган
кәгазьдән күренгәнчә. 22 яшькә җитмәү сәбәпле Фазуллин Мөхәммәтгарифның Югары
Мичән авылына имам-хатыйб итеп билгеләнә азмавы турында әйтелә
Казан губерна идарәсендә 1875 елның 2 нче декабре датасы белән Мөхәммәтгариф
Фаэуллиннын патшага язган хаты теркәлгән Ул патшага таз калган әнкәсенең бердәнбер
баласы булуы нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителүен, хәзер инде мулла буып эшләргә
яше җитүен, заманасында Казан губерна идарәсенең яше җитмәве аркасында аны Югары
Мичән авылына имам-хатыйб итеп куймавын хәбәр итә.
1875 елнын 4 декабре дагасы белән Казан өязе идарәсенең протоказы карарында.
Оренбург мөфтиятенен каршы килмәве һәм Югары Мичән кешеләренең теләген искә алып.
Мөхәммәтгариф Фазуллиннан ислам дине кануннарын белү дәрәҗәсен билгеләү өчен
имтихан тоту кирәклеге искәртсзә
1786 елнын 14 гыйнвары числосы белән Оренбург мөфгиятеннән алынган документта
Фазуллин Мөхәммәтгарифның имлм-хатыйблыккл. мөәзинлеккә һәм мөгаллимлеккә
имтиханны әйбәт бирүе турыңда хәбәр ителә
Казан губерна идарәсенең 1876 ел 20 гыйнвар протоколыннан күренгәнчә. Фазуллин
Мөхәммәтгариф Югары Мичән авылына мулла итеп билгеләнә һәм ана мулла булып
эшләргә хокук бирә торган ант кәгазе бирергә (присяжный лист) дигән карар чыгарыла
1876 елнын 8 февраль аенда Фазуллин Мөхәммәтгарифка указ бирелә һәм ул
Югары Мичән авылында имам-хатыйб булып эшли башлый (Фонд 2, опись 2, дело 717).
1890 елда Иске Мичән авылы халкы, имзалар җыеп, үз авылларында яна мәчет
салдыру артыннан йөри башлый Мәчет яна нигездә, авылнын уртасында, ике урам
чатында салына. 1930 елларда бу мәчетнен манарасы киселә, заманында Мөндеш авылы
тимерчесе койган көмеш ае (шул турыда айда язуы да булган) тимер-томыр арасында
ятып, сугыштан соң юкка чыга. Мәчет бинасы күп еллар клуб булып хезмәт итә. 1990
еллар башында тузып сүтелә.
Элек авылнын тирә-юне тоташ урман булган. Әле дә ул вакытларның истәлеге булып
агачлар исеме, урман белән бәйләнешле елга-сулар сакланып калган. Зелпелек елгасы.
Урман елгасы атамалары шул турыда сөйли.
Авыл янында тагын Му юлы елгасы. Тирән елга. Сай елга. Каравыл елгасы һ.б. бар.
Чишмәләрдән: Чыгарылыш чишмәсен. Олы чишмә, Шәйдулла чишмәсен, Канюшин
чишмәсен һ.б. атап әйтергә мөмкин.
Авылда хәзер 65 ләп хуҗалык бар. Анда колхоз идарәсе, мәдәният йорты, урта
мәктәп эшли. Газ кертергә хәзерләнәләр. Авылдан асфатьт юлга 2-3 чакрым чамасы.
Авылда мәчет нигезе салына башлаган. Аны төзү озакка сузылмас дип уйларга
кирәк. Халык әби-баба ята торган зиратны карап, чистартып, тирә-юнен тотып,
тәрбияләп тора.
Атамалары составында мичән берәмлеге булган авыллар арасында Иске Мичән
борынгырак булырга тиеш. Иске Мичән белән Яңа Мичән арасында Иске зират бар.
Югарыда әйтеп кителгәнчә. Иске зиратлары. Йорт өсте урыннары булган авыллар
гадәттә борынгы булалар
Олылар сөйләве буенча. Яна Мичән авылы Иске Мичәннән күчкән. Элек авылнын
тирә-юне урманлы булган. Хәзерге ферма урыннарында элек урман шаулап утырган.
Урман юлы. Кабан киеге юлы, Каенсар юлы. Каенсар ягы (басу исеме) һ.б топонимнар
урман белән бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән. Авыл тирәсендә әле дә Симет
урманы. Түгәрәк урман, Яңа җир, Юмгалак урманнары бар.
Авыл әйләнә-тирәсе төрле географик объектларга бай, гомумән, ул матур урынга
утырган. Су-инешләре. чишмә-күлләре, болын, сазлыклары, дугайлары, үзәннәре һ.б.
авыл халкы күңеленә якын.
Су-инешләрдән Иске Мазар елгасын, Фәхерниса, Карт бабай. Аерчалы, Коры, Еланлы,
Тәскирә яисә Зелпе һ.б. елгаларын атарга мөмкин.
Авыл янында Кызыл яр болыны. Сәүкә тегермәне. Сәүкә алды, Бокыр болыны,
Кызыл яр һ.б. болыннар бар.
Болардан башка тагын Мәхшәр күпере. Югары оч күпере. Мулла сазы. Тирән үзән. Ат
дугае. Бәдретдин дугае исеме алган географик берәмлекләр очрый
Элек авылда киндер һәм тула сугу кярханәсе дә булган. Аны Камали фабрикасы дип
йөрткәнәр.
Хәзер авылда мәчет эшли. Элекке мәчет пычкы чыкканчы ук салынган булган.
Һәр авылның үз талантлары булган кебек Яна Мичәндә дә талантлар булган һәм бар.
Мичәнбаш олылары авылларын шактый борынгы һәм Иске Мичәннән күчкән дип
исәплиләр. Авылны беренче нигезләүче 3 бабанын исемнәрен Ишми, Мөрәс һәм Хәлил
дип беләләр.
Мичәнбаш авылында да татарларга кадәр чирмешләр яшәгән дип сөйлиләр
Татарлар бергә җыелып күбәя башлагач, алар икенче урыннарга күчеп утырганнар.
Авыл янында чирмеш зираты бар. Элекке вакытларда атлар авырса, чирмеш зиратын
берничә тапкыр әйләндереп кайта торган булганнар. Акай исемле чирмеш булган дип
искә алалар. Авылда Акай елгасы да бар.
Элек Кырбаш авылы урынында арлар (удмуртлар) яшәгән дип искә алалар Авыл
басуында Ар тавы бар. Алар бу урынны ни сәбәптәндер ташлап киткәннәр.
Мичәнбаш басу-кырларында Мулла елгасы, Сирази үзәне, Сөләйман, Габделгани,
Гәрәй. Таллык, Үләт, Күперле, Кардон суы елга-инешләре ага. Кайберләре хәзерге
көнге кипкән дә инде. Исемнәре генә калган.
Чишмәләрдән түбәндәге исемлеләрен күрсәтергә мөмкин: Аш ах чишмә. Зөбәйдә,
Акайлык, Кадыйр, Гайнетдин, Нәжми, Шәрәфи чишмәсе, Гайфи чишмәсе һ.б
Авылда 50 ләп хужалык. Авылга әле үзәкләштерелгән газ кермәгән, юлларга асфальт
түшәлмәгән
Мичәнбашта башлангыч мәктәп, балатар бакчасы, медпункт һәм кибет эшли.
Сонгы берничә ел эчендә авылнын зурая һәм үсә башлавы күзәтелә. Авылга шәһәрдән
яшь гаиләлар күчеп кайта башлаган, бәхет эзләп чыгып китүчеләр саны да азайган.
Әлегә авылда мәчет юк. Элек анда мәчет гөрләтеп эшләгән. Революциядән сон
мәчетнен манарасы киселгән, үзе җимерелгән, муллалар читкә сөрелгән. Элек мәчет
урнашкан калку урынны халык әле дә Мәчет тавы дип йөртә.
Халыкнын тормышы матур, йортлары, башка каралты-куралары нык. Авьш киләчәккә
карап яши.
Авыл халкы зиратны карап һәм чиста тота. Корыган агачлар киселә, печәне чабыла,
тирә-юне төзекләндереп торыла
Билгеле булганча, кушамат бирү һәр авылда бар, ул инде халыкнын канунзашкан
сыйфаты. Мичәнбаштагы кушаматлар бик гади тоела: бүре, көчек, чыпчык һ.б.
Авылга үзәкләштерелгән газ килгән, юллар асфальтлансын, мәчет һәм мәдрәсә
ачылсын дигән теләктә калабыз.
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама