Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИГЕЗЛЕК АША ТАТУЛЫККА

Татар-башкорт мөнәсәбәтләренә тулы ачыклык кертер вакыт җитте, минемчә... Моңарчы без бу мөнәсәбәтләрнең елдан-ел бозыла баруын күреп, ишетеп торсак та һәм шуңа кәефебез бик кырылса да, ике арадагы "дуслык" хакына сүз әйтүдән тыелып килдек. Аннары күршеләр эшенә тыгылу булмасын дип тә үтә саклык күрсәтергә тырыштык. Әмма ләкин менә мин шул күрше җирләрдә туып-үскән, шунын һавасын сулаган, суын эчкән татар язучысы буларак, Башкортстанда яшәүче татарларның бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында күптән үк уйланып, борчылып килүемне әйтмичә кала алмыйм. Моңа минем хакым бардырдип уйлыйм.

 

Әмма ни кызганыч, борыннан яшәп килгән татулык сонгы елларда аңлавы читен дошманлыкка әйләнә. Дөресрәге, кемнәрдер әйләндерергә тырыша. Ике халыкнын да абсолют күпчелегендә бер-берсенә дошманлык булмаска тиеш. 


Сүзне мәгълүм нәрсәләрдән башлыйк: Башкортстан—күп милләтле республика. Ләкин аның 90 проценты чамасы халкын өч милләт—урыс, татар, башкорт тәшкил итә. Сан ягыннан урыслар беренче, татарлар икенче, башкортлар өченче урында. Татарлар белән башкортлар төрки халык, диннәре бер. телләре бик якын. Мостай Кәрим Казанга бер килүендә бу ике халыкны бер төптән үсеп чыккан куш каенга охшаткан иде. Мона бик жинел ышанырга була; бик борын заманнарга кермичә, сонгы 4-5 гасырны гына алганда да татарлар белән башкортлар бер үк җирләрдә аралашып, кәсеп итешеп, кызлар да бирешеп яшәп киләләр. Сугыш-кырылыш түгел, татулык хөкем сөргән алар арасында. Шулай да алар, чыгышлары буенча төркидән саналсалар да, икесе—ике халык. Моны истән чыгармаска кирәк. 

 

Бер урамдагы күршеләр арасында булмаган дошманлыкның бер-берсеннән ерак утырган татар-башкорт авыллары арасында булуы мөмкинме. нәрсә җитми, нәрсә бүлешәселәре бар аларнын? Жир-су бүлешәселәре юк лабаса!

Әмма ясалма рәвештә тудырылган милли антагонизм шулай да бар Бу антагонизм бигрәк тә бер ише башкорт укымышлыларынын татарга карата мөнәсәбәтләрендә ачык күренә башлады. Күптән моны сизеп килә идек инде, ләкин вакытлы гына чирдер, бер үтәр әле дип ышана идек. Мәгәр ул үтү түгел, отыры көчәя генә барды. Ахырда бөтенләй милли шовинизм төсен алды—аеруча башкортның шәһәр яшьләрендә. Һәм бу аяныч хәлнең төп гаепчесе— Башкортстаннын партия җитәкчелеге дияр идем мин. Сонгы 15-20 ел эчендә башкортны татарга каршы кую. татарны төрлечә чикләү-кысу. хәтта аны йотарга тырышу Башкортстан җитәкчеләренең рәсми сәясәтенә әйләнде. Жан исәбен алганда татарларны авылы-авылы белән башкорт итеп язу. татар мәктәпләренә көчләп башкорт телен кертү, татарларны үз телендәге матбугаттан, китаптан аеру—болар барсы да җитәкчелектә утыручыларның инициативасы белән ачыктан-ачык эшләнә башлады. Моны инде Совет шартларында бөтен бер халыкка карата үткәрелгән геноцид димичә мөмкин түгел

Мондый сәясәтне аңлау өчен бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Башкорт борынгы халык булса да. яшь милләт. Россия дәүләтенә "ирекле" кушылса да "ак патша" кулыннан милли мохтарият алалмады Бары революциядән сон гына ул, Зәки Вәлиди аркасында, күп милләтләрдән элегрәк автономия алуга иреште Табигый инде, үз исемендәге республикада ул тизрәк үсәргә, күтәрелергә, бары үзе генә төп хуҗа булып танылырга тиеш иде Әмма ни өчен анын бу омтылышы татарга каршы юнәтелде сон?

Мәгълүм булганча, ин башта татар-башкорт җөмһүриятен төзү күздә тотыла. Тиешле карары да чыгарыла, проектлары да эшләнә, ләкин төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә бербөтен жомһүрият урынына аерым-аерым башкорт һәм татар республикалары төзелә, һәм менә шул чакта ук инде ике халык арасын киләчәктә бозачак хәтәр орлык салынып кала да. Мин моны Мәскәү тарафыннан татар халкына карата үткәрелгән мәкерле сәясәтнең нәтиҗәсе дип карыйм Чынлап та. Идел—Урал арасындагы зур бер регионда тоташ яшәп килгән татар халкын кыл урталай бүлеп, ике якка аерып кую шуны раслый түгелме ” Арада тар гына елга, ә язмышларда нинди зур аерма! Нәтиҗәдә без ботен бер милләт булып яшәү мөмкинлеген югалттык

Бәлки татарны болай аерып кую башкорт файдасына булгандыр9 Юк. киресенчә түгел микән, чөнки республикада татарнын берничә йөз меңгә күбрәк булуы чын башкортнын гел эчен пошырып, саруын кайнатып торучы сәбәпләрнең берсе булса кирәк. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, башкортнын татарны һаман да күпсенүе, анарга гел генә каныгуы да башлыча әнә шул "тарлыктан" кыбырсыну аркасында киләдер дә. ахрысы Сонгы вакытлардагы ямьсез күренешләр дә шуны раслый, минемчә.

Кайчагында уйлап куям Зәки Вәлидинен башкорт халкын үз җирендә күпчелек итәр өчен "Кече Башкортстан төзеп, башкаласын да Стәрлетамакта ясавы дөресрәк булмады микән ?! ..Асылда бит башкортларның төп массасы Кече Башкортстан"га кергән җирләрдә тупланып яши дә Исемендә “кече" дигән сүз булса да. ул шактый зур һәм табигате белән гаять бай территорияне Жәнүби Уралны. Ирәндек. Сакмар. Ашказар. Акидел (урга агымына чаклы). Дим буйларын эченә алган. Монда татарлар булса да-азчылык Ә Уфа тирәсе торгыны татар. Уфа үзе дә татар каласы, инде анардан көнбатышка табан китсән. Ыкка кадәр тоташ татар авыллары тезелеп утырган.. Болармы Башкортстанга кертеп, нигә әле ике халыкны буташтырырга, башкортнын милли бөтенлегенә куркыныч тудырырга.’ Шулай уйламады микән үте дә типтәрдән чыккан Зәки әфәнде”

Хәер, бу хакта башкалар да уйлаган булырга тиеш Чөнки Татарстанны игълан иткән декретный махсус искәрмәсендә Бәләбәй һәм Бөре еязләренен
кайсы республикага керү мәсьәләсен соңрак халыктан сорап хәл итәргә диелгән иде. Ләкин кызганычка каршы. Ленин кул куйган декретның шушы искәрмәсе гамәлдә үтәлмәде, халыктан сорап тормыйча гына үзәк карары белән ул өязләр Башкортстан составында калдырылды.

Әнә шулай туа хәзерге Башкортстан... Республика зур, бай, милли составы бик чуар, мәгәр моңарчы алар бер үк җир-суларда ничек яшәгән булсалар, шулай яшәргә дә тиешләр. Башкортның азрак, татарның күбрәк булуы да әле ул чакта ниндидер бер гайре табигый хәлдән саналмаган. Яна туган уртак республиканы бергәләп җитәкләү, аякка бастыру да беренче нәүбәттә алар өстенә төшкән. Тик шуны әйтергә кирәк, татарлар башкортка караганда һәр жәһәтгән алгарак киткәнгә күрә, республика тормышында да алар зуррак урын тоталар. Житәкче органнарның күбесендә татар коммунистлары утыра, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге эшләрне дә башлыча татарлар алып бара. Республиканың гамәлдәге теле дә ул чакта татар теле—гәзит-журналлар, китаплар да татарча чыгалар, йөзләгән башкорт авылларында балаларны да татар мөгаллим һәм мөгаллимәләре татарча укыталар. Моның өчен рәхмәт әйтүче булгандырмы—белмим, ләкин татарның ул хезмәтен башкортны “татарлаштыру” дип анлатырга тырышулар соңгы вакытларда еш ишетелә башлады. Бу, әлбәттә, чеп-чи ялган. Татар бит башкорт арасына читтән миссионер булып килмәгән, ул да бит шул ук илнен бик күптәнге үз кешесе... Үзендә барын тугандаш халыкка риясыз бирүче генә... Көчләп-жылатып чукындыру, ә чукынмаганнарын качып китәргә мәжбүр итү түгел ич бу!.. Башкорт үзенен җирләрендә һәмишә искечә хөр-иркен яши биргән.

Әмма башкорт исемен йөрткән республика, иртәме-соңмы, башкортлашырга тиеш иде, билгеле. Башы анын автономия алган көннән үк башлана. Ә инде егерменче елларга кергәч, бигрәк тә башкортның үз әдәби теле гамәлгә куелгач, башкортлашу аеруча көчәя. Бу уңай белән шуны әйтү дә урынлы булыр башкортнын үз әдәби телен булдырырга омтылуын Галимжан Ибраһимов Казаннан торып бик нык яклап чыга. Аннары башкорт телендә әлифба төзү, дәреслекләр чыгаруда да Уфаның үзендәге татар укымышлылары якыннан катнашалар... Әлбәттә, башкортлашу бик законлы табигый күренеш иде. Һәрбер автономия алган республикада ул шулай куелган, шулай бара да. Ни дәрәжәдә ул дөрес, гадел бара—бусы икенче мәсьәлә.

Һәм Башкортстан шартларында әнә шул “икенче мәсьәлә” озакламый беренче урынга чыга да инде Ягъни башкортлашу процессы көчәя барган саен татар халкының хокук һәм мөмкинлекләре чикләнә бара. Бу хәл үзен бигрәк тә культура өлкәсендә ачык күрсәтә: бөтен матбугат әкренләп башкорт теленә күчеп бетә—татар телендә бары бер гәзитә генә торып кала. Татар телендә китап чыгару да туктала. (Татар әдип, шагыйрьләре башкорт теленә күчәргә мәжбүр була.) Театрда да шул ук хәл—күпчелеге татар артистларыннан торган Уфа театры башкортча гына уйный башлый.

Хәлбуки, Башкортстанның ул чактагы Конституциясендә татар теле дә башкортныкы белән беррәтгән дәүләт теле булып саналган. Шулай булгач, һәр ике халыкның да милли культурасы бер үк хокуклар белән файдаланып, янәшә яшәргә һәм тәрәккый итәргә тиешләр иде.

Ул чагында татар культурасы башкортныкына үсәргә ирек бирмәс иде, диючеләр булыр. Мин үзем мона ышана алмыйм, чөнки башкорт халкының милли аңы бик көчле, теле бик бай, фольклор ижаты да гаять бай. саф үзенчә яшәргә һичшиксез кодрәтеннән килер иде. Мина калса, үзләренең асыл нигезләрендә яшәгән ике якын культура бер-берсен бары тик баетыр гына иде. Бу минем күптәнге карашым Мәгәр бер халыкның мәдәниятен икенче халыкның мәдәни ихтыяҗларын чикләү исәбенә үстерергә тырышу—бу инде, йомшак итеп әйткәндә, әдәпкә сыймый торган нәрсә Ә миллионнан артык татарны кая куясын?.. Ул әнә яши, үрчи, картлары урынына үсеп җитә яшьләре. Республика туган көннән
алып, анын тормышында бик актив катнашып килә. Татар көче кермәгән бер генә хезмәт тармагы да юктыр, мөгаен. Ләкин милләт буларак анын нинди хокуклары бар. милли ихтияжларын теләгәнчә үти аламы ул'’ һәр милләт кешесенә җитди ачылыр һәм үсәр өчен мәйдан кирәктер бит инде Һәм менә көчле чишмә үзенә юл эзләгәндәй татарлар да башкортлаштыру процессына тартыла башлыйлар. Язучы буласы килгәне башкортча язарга тотына, фәндә эшләргә теләүчесе—башкорт галиме булып китә, җитәкчелеккә үрмәләүчеләр—гүя чын ихластан башкорт патриотына әйләнә. Озакламый бу "башкортлашу"нын тагын бер гаҗәеп ягы күзгә ташлана: татардан чыккан кайбер кешеләр ансат кына башкорт булып китә; янә килеп, башкорт тарихын баету максаты белән татар мирасына әкренләп керү башлана. Совет чорындагы милли сәясәттә алдау. ялган, фальсификация һәр халыкта да бик күп булды, бу шаукымнан татар-башкорт та. билгеле, читтә калмады. Мирас мәсьәләсе, әлбәттә, катлаулы мәсьәлә, аны бары тарихи дөреслектән чыгып кына хәл итәргә мөмкин—бу исә галимнәр эше. Шуна күрә мин бәхәссез ике мисал китерү белән генә чикләнәм берсе анын. бик күптәнгесе—татарның милли шагыйре, үз гомерендә бер авыз башкортча язмаган Мәҗит Гафурины башкорт классигы дип игълан итү. икенчесе, сонгы вакыттагысы—татар халкының күңелендә күптән кадерле урын алган, татар драматургиясенең классик гәүһәре булып саналган “Галиябану"ны башкорт драматургиясе үрнәге итеп тану Йә. әдәбият тарихы белән күпме-азмы таныш кем генә бу ялганнар белән килешә алыр икән? Ә бит бер ялган икенче ялганны гудыра. һәм ул бервакытта да халыкларны якынайтмый, читләштерә генә

Шулай ук мин бер милләттән икенче милләткә күчүнен дә бик четерекле бер мәсьәлә булуын яхшы аңлыйм Бигрәк тә татар белән башкортка килгәндә, икесснен берсе булып аталуы бик жинел. Алар арасында аралаш никахлар да аз булмаган—шул сәбәпле катыш канлы татарны да. башкортны да күп табып булыр иде. Шуна күрә минем шәхсән беркемне дә милләтен алыштырган ул дип атап күрсәтәсем килми Хакым да юк. белмим дә... Тик шуны гына әйтә алам, чын башкорт хәзерге заманнын яна “башкортына" ни өчендер өнәмичә, шикләнеп карый, ә татар аны һаман да үзенеке итеп саный—моны минем күзәткәнем бар

Гадәттә, милләтне билгеләү һәркемнең үз эше диләр Мәгәр мондый караш белән килешүе читен. Чөнки кеше үзенен чын милләтен белеп торган хәлдә икенче милләткә күчә икән, ул шунын белән бергә ата-бабаларын да. туган һәм туачак балаларын да күчерә Мона аның хаккы бармы'’ Мина калса, кеше төп тамырыннан аерылмаска тиеш. Милли чыгышны саклау—кешенең халкы алдындагы намус бурычы дияр илем мин

Әмма бу очракта милләтне алмаштыруның халыклар арасындагы мөнәсәбәткә тәэсире нинди—ин мөһиме әнә шунда. Ике халыкның үзара мөнәсәбәтен яхшыртамы ул. әллә киресенчә начарлатамы'1 Бу уңай белән мина бер кешенең исемен шулай да атарга туры килә.

Сүз Мидхәт Закир улы Шакиров турында. Мәгълүм булганча. Башкортстан шартларында партия олкә комитетының беренче секретаре йә урыс, йә башкорт булырга тиеш—башкортның чыны табылмаса. ялганы да ярый Ә унбиш ел буена республика башында диктатор дәрәҗәсендәге беренче кеше булып утырган Шакиров асылда кем? Чын башкортмы ул? Агасы Закир абзый революциягә чаклы Казанның “Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыткан хәлфә Анын Казандагы баласы һәм туганнары, белгән кешеләрнен әйтүенә караганда, татар булып йөргәннәр Хәер. Закир абзыйнын нәселендә дә башкорт каны булуы бик ихтимал Шулай булган тәкъдирдә дә мин анын улы Мидхәт Шакировны ялган башкорт дияр идем Ин элек гамәленә карап Нәкъ менә анын вакытында республиканы башкортлаштыру сылтавы белән татар халкын төрлечә кысу-чикләү яман көчәйде (Мисал өчен тагар мәктәпләренә башкорт телен көчләп кертүне искә төшерү дә җитә.) Анын вакытында бер ише башкорт яшьләрендә милли шонинизм тышка бәреп чыкты Ниһаять, татар-башкорт арасын тәмам бозылып бетүгә китереп

җиткерде.

Ни өчен Шакировка республиканың төп бер халкына карата мондый геноцид дип атарлык сәясәтне үткәрү кирәк булды сон? Чөнки үзе чын башкорт булмагач, "җилкәбездә һәмишә татар утыра" дип зарланган башкортны тынычландырыр өчен, шул рәвешчә үзенең хакимлеген саклар өчен кирәк булган ул аңа... Инсафлы чын башкорт моны эшләмәс иде, әлбәттә...

Ситуация хәзер шундый ки, ямьсез ызгыш гүя мал бүлешә алмаган ике бер туган арасында бара. Килештереп булачакмы аларны?

Башкортстан үзенең суверенитетын игълан итте. Ул Россия Федерациясе һәм Советлар Союзы составында калачак. Статусы үзгәрәчәкме—ул кадәресен ачык кына белмим, һәрхәлдә, хокуклары артырга, мөстәкыйльлеге киңәергә тиеш. Менә шушы яна шартларда республикадагы миллионнан артык татар халкының да язмышы яңадан каралырга тиештер дип уйлыйм. Аны искечә калдыру һич мөмкин түгел—кала икән, ике халык арасында туган хәзерге кискен каршылык та сакланачак. Республиканың тынычлыгы һәм иминлеге өчен бу хәвефле хәлдән, әлбәттә, чыгу кирәк.

Татар-башкорт мөнәсәбәтләрен янадан караганда түбәндәгеләрне истә тоту зарур:

Беренчедән, татар белән башкортны аерып торган этник ызан югалмаска тиеш. Милләт тормышы, гаилә тормышы кебек үк, үзенең тәртип-низамнары, гореф-гадәтләре белән яши. Якынлык никадәр зур булса да, һәркайсы милли үзенчәлекләрен барыбер саклый. Димәк, башкортның—башкорт, татарның татар булып калуы табигый күренеш. Шулай булып килгән ул. һәм шулай булып дәвам итәргә дә тиеш.

Икенчедән, бер республика шартларында яшәүче бу ике аерым халык, әлбәттә, бер үк хокук һәм мөмкинлекләр белән файдаланырга тиештер инде. Сан ягыннан рустан кала икенче урында торган татар халкының мона тарихи, икътисади һәм мораль яктан да һичшиксез хакы бар. Әгәр Идел-Урал арасын бөтен бер регион итеп алсак, шушы зур аралыкта башкорт һәм татарлар Ислам динен кабул иткән заманнардан бирле яшәп килделәр.(Ибне Фазлан сәяхәте шуны раслый түгелме?!) Инде Казан ханлыгы бетерелгәннән соңгы заманны алсак та. татарларның золымнан качып. Идел-Кама буйларыннан Уралга табан күченә башлауларына да 3-4 гасыр вакыт үтеп киткән... Шуна күрә дә бит инде Октябрь революциясеннән соң бу зур регионны башта Идел-Урал штаты, аннары Татар-башкорт җөмһүрияте итү турында проектлар төзелә, карарлар чыгарыла. Соңыннан бер урынына ике республика төзелгән икән, халыклар бит һаман шул ук утырган җирләрендә калганнар. Шулай булгач, Башкортстан эчендәге татар халкы да башкортның үзе кебек үк төп халыктан саналырга тиеш. Ана “килмешәк” дип карау асла дөрес булмаячак.

Инде мәсьәләнең икътисади ягына килсәк, монда һичбер төрле бәхәскә урын да юк, минемчә. Житмеш ел буена татар халкының Башкортстан хәзинәсенә тир түгеп керткән өлеше берәүнекеннән дә, артык булмаса, һич тә ким түгел. Башкортстанны яшәткән төп көчләрнең берсе ул, димәк, бирү генә түгел, үз ихтыяҗларын таләп итәргә дә анын хакы бар.

Мораль (яки юридик) яктан килеп карасак та сүз һаман шул ук хокук мәсьәләсенә килеп терәлә: чынлап та татарның үз телендә балаларын укытырга, үз телендә язарга, китап, гәзит, журналларын чыгарырга, кыскасы, башкорт үзе файдаланган барлык мөмкинлекләр белән дә файдаланырга хакы юкмыни? Ике арадагы низагның нигезендә шул хокуклар тигезсезлеге ята түгелме соң?!

Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, бу гаделсезлекне бетерүнең чарасы бер генә—ул да булса милли хокукларны тигезләү... Законлы рәвештә. Конституциягә кертеп: мәсәлән, Башкортстаннын элеккеге Конституцияләрендә дәүләт теле булып,

тигезләү белән бергә, ул аларнын мөстәкыйльлеген дә саклаячак. Сүз дә бит асылда нәкъ менә башкортның да. татарнын да милли мөстәкыйльлеген.

 

 
   


башкортныкы белән беррәттән. татарныкы да санала иде Бу бик дөрес булган, һәм аны янадан кайтарырга кирәк, чөнки бер-берсенә бик бөтенлеген саклау турында бара. Һәм мона бары хокуклар тигехпеге аша гына ирешеп булачак. Шул чагында гына ике халык арасында чын татулык та сакланачак.

 

Иманым камил ки, туган ягым иркен Башкортстан шартларында ике халыкның да үзенчә тормышы һәм саф үз мәдәнияте бер-берсен кызыксындырып, сокландырып янәшә бик матур яшәячәк Берсен алга чыгару өчен икенчесен тыеп торуның кирәге булмачак. Башкорт халкының рухи байлыгы җитәрлек, иҗади көчләре бик нык үсте, ул мәдәниятен үзе дәвам иттерү генә түгел, алдынгы мәдәниятләр дәрәҗәсенә күтәрә алачак. Әдәбиятының һәм сәнгатенең дөнья мәйданына чыккан үрнәкләрен без хәзер үк инде күреп торабыз:

Татар мәдәниятенә килсәк, мәгълүм ки, анын тамыры тирән, тарихы бай. Башкоргстаннын күп төбәкләрендә, аеруча Уфаның үзендә, бу мәдәниятнең чәчәк аткан чаклары да булды. (Мәшһүр мәктәп-мәдрәсәләрен искә төшерү дә җитә.) Ирексездән бетеп торган шушы мәдәниятне янадан тергезергә кирәк. Сусап көтеп торган халкы бар, иҗади көчләре дә бик тиз үсеп чыгачак

Йә, моңардан кемгә зарар'* һәрхәлдә, башкорт мәдәниятенә берәр төрле зарары тияр дип борчылырлык сәбәп юк. минемчә Киресенчә, бер үк җирләрдә яшәүче ике якын халыкның саф үзләренчә мәдәниятләре бер-берсенә үрнәк булып, тәҗрибә уртаклашып торырлар дип ышанасы килә Мәсәлән, башкорт әдипләренең әсәрләрен татарчага, татарларныкын башкортчага тәрҗемә итеп чыгару мөмкин булыр иде. Ике әдәбиятның да укучылары артыр гына иде

Мин читтән торып язучы.. Ихтимал. Башкортстандагы чын хәлне белеп тә бетермимдер, бу язганнарымда төгәлсезлекләр дә. бәхәсле урыннар да күптер Ләкин мин. мөмкин кадәр битарафлык саклап, мәсьәләне үзем анлаганча яктыртырга тырыштым Аръягы—укучылар хөкемендә

Тик минем белән килешсәләр-килешмәсәләр дә аларнын бер нәрсәдә шик- шөбһәләре булмасын иде мин бары изге нияттән чыгып, үземә якын-кадерле ике халык өчен дә хөрлек, мөстәкыйльлек, тигезлек, татулык—һәм шул нигездә алар арасында гомерлек тынычлык белән иминлек булуын телим Монысы белән, иншалла. килешерсез дип ышанам.