МӨНИРСТАН

 

 

* * *

Атлар—колхозның терәге, бар карап торган тарту көче. Мөнирҗан белән Фазылны менә шушы гаять жаваплы эшкә, ягъни бригада атларын карарга куйдылар. Гайниянең бил тирәсе тулылана баруы хәзер берәүгә дә сер түгел. Авылнын кендек әбисе Гөлнаһар карчык гыйнвар азакларына бәби алып кайтырсың ди. Ул әйттеме, нәкъ шулай булачак. Әскәй халкының яшьрәкләре барысы да Ходайның рәхмәте һәм Гөлнаһар карчыкның бисмилласы, шифалы куллары белән дөньяга килгән. Гайниянең үзенең дә кендек әбисе—ул.

Колхоз рәисе тырышлыгы белән юнәлтелгән саламга да, печәнгә дә хәзергә тимиләр. Анысы кара көнгә саклана. Хәзергә кырда булган саламны ташып ашаталар. Атларны исән-имин саклау тулысы белән ат караучылар өстендә. Шуна күрә һәркөнне диярлек икесенен берсе атлар янында кала: ашата, эчертә, асларын жыештыра. кайберәүләргә баш бирмәс атларны тотып җигәргә булыша. Ат бит ул шундый хайван, аз гына хәл кердеме, теләсә кемгә баш бирергә яратмый. Тазарагын әйткән дә юк, кайвакыт хәлсезе дә әлләкем булып кылана.

Авыл халкынын бәхетеннән ул елны көз соң килде. Июнь ае тоташ яңгырлы булды да, июль, августта кояшлы коры көннәр хакимлек итте. Сентябрьдә бәрәңге алыр алдыннан берничә көн яңгыр ыс-пыс итеп маташкан иде, китте аннан әбиләр чуагы! Чишенеп эшләгәннәрнең тәне ком гарәбе төсенә керде. Әбиләр чуагы узганнан соң да, жәйне көнләштерерлек көннәр җитәрлек булды. Моның өчен Ходайга кемнәр генә рәхмәт укымагандыр. Хәтта Хәсьянов булып Хәсьянов та Ходайны искә төшерде. Төшерерсең дә шул. Әгәр октябрь башында ук кар төшеп, туңдырып куйса нишләр идеи? Болай, ичмасам, унбишенче ноябрьләргә кадәр маллар кырда йөрде. Тамаклары туядырмы, юкмы, тояк астыннан барыбер авызларына нидер эләгә. Ашарга сорап абзарда кычкырган тавышлары да йөрәгенне өзәр иде. Аннан сон бер җилләнеп кайту малларның алгысуын да баса.

Әскәй жиде бригадага бүленгән. Һәр бригаданың атлары аерым асрала. Атларга мөмкин булган хөрмәтне күрсәтергә тырышалар. Ләкин, юрганың кыска булгач, аякны капласаң, баш ачыла, башны капласаң—аяк шәрә кала. Хәер сорашып дигәндәй тапкан такы-токы ризыкны кемгә берәүгә җиткерсеннәр. Сыерлардан сөт, сарыклардан йон сорала, ә атлар җаны чыгар-чыкмас колхозның, әйтергә кирәк, бердәнбер терәге. Алар бетсә.

Дәвамы. Башы 1нче санда.

маллар гына түгел, колхоз үзе дә күтәрәмгә калачак.

Хәсьянов моны яхшы андый иде. Шуна күрә атларга бирү өчен саламнын төгәл нормасын билгеләде. Һәр иртәне жиде бригаданын да берәр ат караучысы Каратыш кулындагы эскерттан арыш саламы төяп алып кайта. Ул саламны башта атлар алдына болай гына салалар. Соңыннан калдык- постыгын. кәжә сакалы, билчән кебек кураларыннан арындырып, башак итеп болгаталар. Әлбәттә, ул башак һәммә атка да эләкми.

Ул көнне саламга барырга Фазыл чираты иде Атлар янында эшләрне иртәнге якта бер катка бетергәч, үзләренә беркетелгән Күк бияне җигеп. Фазыл Каратыш кулына юнәлде

Әле башка бригадаларның ат караучылары килеп җитмәгән. Эскерт төбенә утырып. Фазыл уйга калды Сугыш тәмамланганга да икенче ел китте. Тормышыбыз менә арулана, менә арулана дип омет йолдызына күз текәгән халык көннән-көн хәерчелек сазлыгына бата бара. Җитмәсә, быелгы жәй болай да очын очка көч-хәл белән ялгап барган авыр тормышны бөтенләй сон чиккә терәде Менә бу атларны гына ал: Хәсьянов биргән норма белән генә ашатсан. озакламый алар хәлсезләнеп, күтәрәмгә калачак Хәер сорап, теләнеп күпме яшәп була

Күршеләрнең хәле алай ук авыр түгелдер. Әнә бит аларнын күпме эскерте тезелеп тора. Нинди гөнаһлары өчен Ходай Тәгалә быел Әскәй хат кын шулай җәзалады икән? Ходай Тәгаләгә тел-теш тидерергә ярамаганын мулла малае белмиме? Ничек кенә белә әле! Барыбер дә авылы, авылдашлары өчен рәнҗи ул.

Иптәшләре һаман юк та юк. Фазыл түзмәде, утырган җиреннән күренеп торган Митрәй басуындагы эсксртләрне санарга кереште Чик буендагы басуда гына да унлап эскерт санап, митрәйләрдән чын-чынлап көнләште ул Яшәп куялар болай булгач күршеләр'

Тукта, тукта, бер эскерт янына җигүле ат килеп туктаган түгелме? Әйе. Димәк, алар да саламны моннан ташый башлаячак

Ул арада бүтән ат караучылар да килеп җитте Салам ташуда «пырафиссырга» әверелеп беткән ат караучылар очен бер йөк ул май ягып бер телем ипи ашаган ише генә Төш җиткәндә, йөкләр төялеп бетеп, җиде ат бер-бер артлы тезелеп, кайтырга кузгалды Фазыл кайтып кергәндә. Мөниржан әле яна гына төшкелеген капкалап килгән иде Алып кайткан саламнын кирәк кадәресен гиз генә икәүләп атлар алдына салдылар Калганын кертеп куйдылар Шуннан сон Фазыл ашарга кайтып китте Күңелендә бүген туган уен хәзергә Мөниржанга әйтми торырга булды Ул әйләнеп килгәндә, атларны төнгелеккә эчертеп, абзарга ябасы гына калган иде

Озакламый эңгер-меңгер төшәчәк. Бүген һава алмашырга итә Иртән үк берән-сәрән төшкән кар бөртекләре һаман саен ешая барды Ниятне тормышка ашырырга Ходай Тәгалә үзе үк шартлар тудыра түгелме сон Икеләнеп шактый йөргәннән сон. кулдашына серен чиште

—Мөнир...

—Тыңлыйм, дус.

—Безнең бит озакламый атларга ашатыр нәрсәбез калмаячак. Басуда да дим...

—Монысын әйтмәсән дә беләбез, янадык түгел. Син менә ни эшләргә икәнен әйт. Шул чагында будырсын кеше'

Хәзер инде артка чигенер урын юк. әйтми кала торган түгел Митрәйләрнен саламы бар

— Башкортларда тагын да күбрәктер әле ул. ә Америкада бодай онын кая куярга белмиләр ди —Мөниржан киная белән көлеп җибәрде

—Син көлмә Мин чынлап әйтәм. Без саламга барган җирдән ерак түгел бер эсксртне башлаганнар

—Башласа сон. Шуннан ни булган?—Мөниржан һаман да Фазылның тел төбен аңламады.

—Әллә соң төнге якта берәр йөк саламга юллыйбызмы, диюем...

—Син нәрсә? Кемнән сорап?

—Кемнән сорап, кемнән сорап!—дип үртәлде Фазыл —Кемнән сорыйсын инде? Аларнын быел саламы күп. Бер йөктән генә бөлмәсләр әле.

—Һм-м... Әгәр эздән килсәләр?

—Сон, Мөнир дустым, кара әле, кар ничек ява, жил дә себереп тора. Мондый һавада кайдан килеп эз калсын.

—Анысы шулаен шулай ла ул. Нигәдер күнел тартмый. Гайния дә сонгы көннәрдә кәефсез йөри. Аны калдырып чыгып китүе әллә ничек...

—Ярый, алай булгач, мин үзем генә барып кайтыйм. Төйи алган кадәр төярмен,—диде Фазыл, дустынын хәленә керергә теләп.

—Ничек, бер үзеңме?

—Төямәгән йөк түгел лә!

—Төявен төягән дә бит...

—Шулай булгач...

—Юк. мин синең үзенне генә җибәрмим!

—Ярар, бармыйм алайса, син теләмәгәч.

—Юк. барасың!

—Анламыйм.

—Икәүләшеп барабыз.

—Әле генә бармыйм дигән идеи...

—Ә хәзер барабыз дим! Әйдә, кайсы атны җигәбез?

— Мөниржан, бәлки йөрмәссең. Күңелен тартмый бит. Гайнияне дә кәефсез диден.

—Ул берүзе түгел. Өйдә анда миннән башка да кешеләр бар.

—Син дә өйдә калсаң, яхшырак булыр.

—Үзенне генә җибәримме? Булмый. Син дөрес әйтәсең, китап барны бүлешергә кушкан. Безгә ничек тә атларны исән-имин кыш чыгарырга кирәк.

Мөниржаннын гадәтен белгәнгә, Фазыл дустынын сүзеннән кире кайтмасын аңлады. Силсәвит рәисе Садрый Минһажев җигеп йөри торган Чәкчәк белән ике дус төнгә каршы саламга юнәлде.

Өч сәгатьләп вакыт уздымы икән, алар салам төяп кайтып та житте. Ялкау гына искән җил ат караучыларның эзен кар белән тигезләде.

Беренче барулары унышлы чыккач, Фазыл белән Мөниржан ул басуга көн аралаш диярлек тагын биш-алты тапкыр сәфәр кылды.

Атлар колынлый. Яшь колыннар йөгереп уйныйлар да. койрыкларын чәнчеп, тизрәк әниләренең имчәген суырырга керешәләр. Каты саламнан башка ризык күрмәгән, әле анысы да житәрлек түгел, кабыргаларын мандолина кылы урынына чиртеп уйнарлык арык бияләрнең болай да чыкмаган жаны гына калган. Такы-токы ризык белән ул мескенкәйләр кая барсын. Их. бирәсе иде чак кына чемченә башлаган колыннарга бераз гына булса да чәй урынына кайнатып эчәрлек хуш исле урман печәнен! Бирәсе иде, тик аны кайдан аласын. Хәсьянов рөхсәтеннән башка фуражир аның сынар бөртеген дә бирми. Председательгә дә үпкәләп булмый, чөнки башка бригадаларда да шул ук хәл.

Беркөнне, саламга баргач, ат караучылар җыелып сөйләште дә уртак фикергә килде: иртәгә барысы бергә Хәсьянов янына керә һәм хәлне аңлатып бирә. Таш булмаса, йомшамый калмас «Дәжжал» күңеле

Мөниржан белән Фазыл анда керүнең унышлы тәмамланасына алдан ук шикләнгәннәр иде, хак булып чыкты. Хәсьянов бу хакта ишетергә теләмәде генә түгел, ат караучыларны бүтән борчып йөрмәслек итеп куып ук чыгарды Башта аты-юлы белән сүкте, соныннан әйтте:                                   р

—Минем жилкәдә ат кына түгел, сыеры, сарыгы, дуңгызы, хәтта үләлмәгән бетле тавыгына кадәр! Кашынып йөрмәгез, башыгызны эшләтегез. Мин сезгә печәнне бирмим, әмма атларны, колыннарны үтерсәгез, рәхим- шәфкать көтмәгез!

Бу сүзләргә каршы ни әйтсеннәр ат караучылар: закон көчленеке! Хәсьянов белән бәхәсләшкәнче, ишәккә акыл өйрәт яки җилгә каршы пес ит! Битенә чәчрәсә чәчрәр, хет тәненә жинеллек килер.

Кышка шулай хәерче кергәч, аны ничек тәмамлар Әскәй халкы? Бу хакта кычкырып уйларга да куркыныч иде. һаман-һаман күршеләрнең саламын урлап яшәп булмый ич.

Салам дигәннән... Мөнирҗаннар хәзер шактый гына запас туплады. Салам кайдан килгән, бу хакта беркемгә, хәтта бригадирга да әйткәннәре юк. Югыйсә Харрас сукыр түгел, аксак булса да. күзе үткен, яшереп эчкә тутырган саламны күрми калмагандыр Сак кына тотканда, шактыйга җитәр бу запас. Бераз печән дә юнәткәндә, бигрәкләр дә шәп буласы иде дә бит...

Бу юлы инициативаны Мөниржан күрсәтте:

—Хәтерлисеңме, урманайларнын Бүре убасында печән эскертләре бар иде,—дип башлады ул сүзен

  • Ничек хәтерләмәскә! Дүрт эскерт тора анда.

—Менә, менә! Әллә, мин әйтәм. ике ат җигеп, берәрне юллыйбызмы? Колыннарга гына салсак, шактыйга җитәр иде.

—Ә тотсалар...

Тотсалар, печән өчен җәза саламныкы ише генә булмаячагын чамалыйлар алар. Печән бит аның исеме дә!

—Тотсалар, баштан сыйпамаслар Шуна күрә тоттырмаслык итеп эшләргә кирәк. Саламга баргандагы кебек. Аннан сон без бит үзебезгә түгел, колхоз маллары очен алабыз Шушы дәлил аларны тынычландыра төште

Ул көнне һава тыныч иде. артык суык та түгел. Салам, печән ишене төяргә менә дигән. Ләкин монын бер уңайсыз ягы бар; тын һавада карда эз кала. Ак кәгазьгә шигырь юллары язган сыман. Егетләр моны гына белә иде югыйсә, шулай да тәвәккәлләргә булдылар Янәсе, калган эшкә кар ява. Өстәвенә, эскертләр Урманаидан бик ерак, ул эскертләргә чират җиткәнче, йөз тапкыр кары да явар, жәяүле бураны да көттермәс Аннан соң тап эзләп диңгездән ком бөртеген!

Иренен кичләрен озак кайтмый торуларына эче пошса да. Гайния мона кадәр сүз әйтмәде. Эш белән йөрим ди бит. Эш диюе әллә сылтау гынамы9 Эшне пәрдә итеп, берәр чәчбикәгә ияләшмәгәнме аның ире’ Кияүгә гыйффәтле көе чыга алмаганга үзен Мониржан каршында гаепле санап йөргән Гайниянең никадәр генә теле кычытмасын, бу хакта сүз кузгатканы булмады Бүген түзмәде, ире кайтмый торгач, каенанасына сүз кагты

  • Инәй. ни эшләптер, соңгы араларда Мониржан өйгә озак кайтмый тора башлады. Әллә атларга булмаган тозны үзләре ясый инде

Ана күңеле дә сизә, шөбһәләнә. Әмма корсагы борынына көннән-көн якыная баручы киленен, ул да тынычландырмаса. кем тынычландырыр’

  • Кызым, юкка борчылма, эше бардыр, кайтыр. Исән-сау гына булсын, дип юатты аны Минсафа карчык.
  • Караңгы бит инде, төн Бу карангыда ни эшләмәк кирәк9
  • И-и. килен, эшләгән кешегә эш бирермен дигән Ходай

Каенанасы шулай дип юатса да. Гайния түзмәде, берәүгә бер сүз әйтмичә, ат абзарына китте Анда ат караучыларның ник берсе булсын' Бу анын шиген көчәйтте генә. Ул иренә чын-чынлап үпкәләде генә түгел, күңелендә мона кадәр кыяр-кыймас яткан көнчелек корты баш калкытты

—Оятсыз, бүген-иртәгә бала атасы булырга торган башы белән! Башка җирдә түгелдер, берәр сөйрәлчекне тапкандыр Әйтәм аны арып-талып

 

кайта. Адәм рәтле кочаклаганы, яратканы да юк соңгы вакытларда. Алдакчы!

Яшь хатын үзен алданган һәм кимсетелгәнгә санап, Мөниржанны да өзгәләп ыргытыр хәлгә килде. Хәзер анын берәүне дә күрәсе, беркем белән дә сөйләшәсе килми иде, шуна күрә, өенә кайткач, чыбылдык эченә керде дә, мендәргә капланды.

Бу вакытта Мөниржан белән Фазыл Урманайның эскертенә әле генә килеп җиткән һәм, ашыга-кабалана, печән төяү хәстәренә керешкән иде.

Ике чанага печән төяү һәм алып кайту артык авыр булмады. Беренче көн сәнәк тотулары түгел ләбаса! Кайтуын да тиз кайттылар, ни дисәң дә юл үргә түбән, атлары да бөтенләй үк хәлсез түгел. Сәгать уннар тулганда, печән, кертеләсе жиргә кертелеп, салам белән капланган, чана төбе «ялап» алынган иде. Дуслар шунда гына җиңел сулап куйдылар.

—Аллага шөкер, бүгенгә эш бетте!—диде Фазыл.

—Әллә колыннарга бераз салыйкмы?—Мөниржанның тизрәк колынкайларын сөендерәсе килде.

—Ашыкма,—дип каршы төшете Фазыл.—Ашыккан ашка пешкән. Тыныч кына бер-ике көн көтик әле.

Гөнаһ шомлыгына каршы, печән алып кайтканның икенче көнендә урманайлылар кырдагы эскертләргә ревизия ясарга чыктылар. Төш җитәрәк, алар Бүре убасына да килде һәм, эскертнең башланганын күреп, аһ иттеләр. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде.

—Кем эше булыр бу?

Карак исемен язып калдырмаган, ләкин карда өр-яңа эзләр ярылып ята.

—Күрмисенмени, Әскәй ягына юл тотканнар!

—Ашыкма, митрәйләр йә үчәллеләр булуы да бар.

Бу фаразларга аучы Шәвәли нокта куйды:

—Жәмәгать, юкка бәхәсләшмәгез, эз буенча барырга кирәк, шунда ук кайдан икәне ачыкланыр печән бурларының,—диде ул.—Теләсәгез, мин карап кайтам.

Чыннан да, эз тануда аучы буларак даны тирә-юньгә таралган Шәвәли барында, алар көтүләре белән йөрмәс бит инде.

Чана эзе аны адаштырмый-саташтырмый гына туп-туры Әскәйгә алып килде. Авыл эченә кергәч, эз югалды, чөнки иртәдән бирле ул эздән күпме ат узгандыр, Ходай белсен. Шәвәли үзенә тапшырылган бурычны үтәде. Карак—Әскәйнеке! Бусына иманы камил, калганын прсидәтел белән милитсия карасын. Ник Әскәйнең астын өскә китермиләр шунда— Шәвәлинең анда эше юк.

Хәерле юлга чыккан икән Шәвәли. Кире кайткан чагында, Әскәйне чыгып күп тә китмәде, һич уйламаганда төлке атып алды. Зур төлке иде ул! «Оныгыма бүреккә булыр»,—дип куанды яше алтмышка житеп килүче аучы, төлкене көлтә койрыгыннан чанага алып салганда.

Идарәдә колхоз рәисе аның кайтуын көтеп утыра иде.

Озакламый район милиция идарәсенә Урманайдан: «Әскәйләр безнең эскертгән печән урлаганнар»,—дигән хәбәр алынды. Мондый хәбәр нәтиҗәсез каламы соң! Икенче көнне иртән үк авылга участковый Исхак белән тикшерүче Ильин килеп төште. Болар инде тикшерү эшендә азау теш ярган, моның ише вак-төякне генә түгел, кибет басуларны да күргән кешеләр.

Исхак кечкенә гәүдәле, бөтерчек кебек кенә булса, Ильинны урталайга ярсаң, нәкъ ике Исхак чыгар иде.

Әскәйне Исхак ярата да, яратмый да. Яратуы шуның өчен’ бу авылда җинаять эзен табуы җинел. Ник дисән, халык көнчел, бер-берсен чагып кына тора. Әнә күрше Митрәй авылына барып кара син' Анда барысы да белә, тик ник шунда берсе әйтсен. Ләм-мим! Тикмәгә генә Митрәйгә тагын 14

 

Жүнәй дигән исем дә кушмаганнар. Халкы бик юнәтергә ярата

Әскәйне яратмавының да сәбәбе бар ул милициядә эшли башлаган елында нәкъ менә Әскәйдә адәм көлкесенә калды

Ничек дисезме9

Вакыйга болай булды.

1938 ел иде. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан Исхак Әюповны райком милициягә эшкә җибәрде. Күпмедер инструкцияләр алганнан сон. Әюповны Әскәй, Митрәй. Урманай авылларына участок милиционеры итеп билгеләделәр.

Участок милиционерының хокуклары зур. Үз биләмәсендә ул кечерәк кенә булса да—хан. Карасан, чыраен күренерлек итеп ялтыраткан итекләрен киеп, үтүкләнгән формасын изеп таушалдырудан курка-курка гына, үзенә беркетелгән аты Орликка атланды да бер иртәдә ул Әскәигә танышырга китте. Декабрь урталары иде. Азнакайдан Әскәйгә кадәр унике чакрым ара булгач, ул юлга караңгыда ук кузгалды.

Исхак Әскәйгә килеп җиткәндә, әле янарак кына яктырган иде Яна участковый танышуны колхоз председателеннән башларга уйлады Аннан башламый, тагын кемнән башласын9 Колхозга ул хуҗа. Димәк, тәртип өчен дә ул җавап бирә.

Әюпов килеп кергәндә, председатель кабинетында ялгызы гына иде. Участок милиционеры исәнләшергә һәм танышырга гына өлгерде, кулларына беләк буе пычак тоткан дүрт адәм килеп керде. Аларнын берсе керә-керешкә:

  • Башта прсидәтелне суябызмы, әллә милитсиянеме9дигән сорау биреп. Исхакнын ушын алды.

Исхак тикмәгә генә армиядә биш сл хезмәт итмәде. Ул пычаклы адәмнәрнең тазалыгын һәм дүртәү икәнлекләрен күреп, тегеләр һөҗүм итә калган очракта, алышның үз файдаларына тәмамланмаячагын шунда ук бәяләп өлгерде. Каушавыннан кобурасында корылган пистолеты барлыгы да исеннән чыкты.

Армиядә хезмәт итү кискен очракларда Исхакны тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәтте. Бу юлы да ул хәлне тиз бәяләде каршылык күрсәтү файдасыз, тизрәк районга кайтып, тревога игълан итәргә һәм. отряд белән килеп, биредәге халык дошманнарының тамырына балта чабарга!

Исхак ишек төбендәге һичнидән шикләнми басып торган адәмнәрнен берсенә башы белән бәреп, үзенә юл ачты һәм Орликка атланып, җан- фәрманга Азнакайга элдертте.

Милиция идарәсенә кайтып җигүгә, ул начальник бүлмәсенә атылып барып керде һәм сулышына буыла-буыла кычкырды

  • Иптәш начальник. Әскәйдә бунт күтәрделәр, сручны әтрәт җибәрүегезене сорыйм'

Бунт сүзен ишетүгә, милиция башлыгы Зәйнуллин ничек сикереп торганын сизми дә калды

  • Нинди бунт? Аңлатып сөйлә!

Зәйнуллиннын хәлен аңларга була. Кулакларның, халык дошманнарының тамырын корытып килгәндә, анын биләмәсендә дошман элементлар баш калкыта икән, рәхим-шәфкать көтәсе түгел Киресенчә, моннан файдаланып калырга кирәк. Бәлки күптән тынычланып калган Татарстанда бу очрак ана танылырга, үсәргә ярдәм итәр Нәкъ шушы очрак аркасында Зәйну.ътин бәлки каһарманга әверелер.

Исхакнын:

  • Председатель бүлмәсенә пычак тоткан дүртәү бәреп керде һәм прсидәтелнеме. әллә милитсиянеме алдан суябыз диюгә, икесен бәреп егып, мин коч-хәл белән чыгып ычкындым! Прсидәтелне харап итеп кенә өлгермәсәләр ярар иде!дигән сүзләрен ишетүгә. Зәйнуллин. әлеге минутта
    кул астына кем эләксә, шуны тревога белән күтәрде:

—По коням!

Унбишләп кешедән торган отряд тагын бер ярты сәгатьләрдән Әскәигә килеп җиткән иде инде. Алар шунда ук колхоз идарәсе урнашкан йортны урап алды.

Пистолетын әзер тоткан хәлдә, Зәйнуллин, Исхак һәм тагын берничә милиционер белән бергә, председатель кабинетына бәреп керде. Үз урынында исән-имин утырган Гайнаншиннын:

—Лилин! Лилинны бир дип әйтәм мин сиңа, анаңны фәлән итим. Син нәрсә, Лилинны да аңламаслык тавык мие эчтең мәллә? Безнең вождь, прлитиариат юлбашчыбыз! Бездә бар да нурмалны, иптәш секретарь!

Керүчеләр анын районның беренче секретаре белән сөйләшкәнен аңлап алды!

Председательне исән-имин күреп, Исхакның күзләре маңгаена менде. Ә Гайнаншиннын аптыравы аныкыннан да артык иде.

—Сезгә нәрсә булды? Көтүегез белән йөрисез. Берәр жирдә пужар түгелдер бит? Әллә корт чактымы?—дип сорады ул, күрешер өчен Зәйнуллинга кулын сузып.

—Нинди бунт монда сезнең?

—Бунт?—дип кайтарып сорады Гайнаншин.—Нинди бунт?

—Сон йә сине, йә мине суярга теләгәннәр иде бит!—дип сүзгә катышты Исхак.—Син ничек исән калдың?

—Кем суйсын мине? Минем карт сөяк кемгә кирәк булсын. Әллә саташасынмы? Иртән дә кеше төсле чыгып китә белмәдең.

—Ничек инде саташам? Иртән бит пычак тоткан дүрт адәм кереп, прсидәтелнеме, милитсиянеме алдан суябыз, дип сорады.

Гайнаншин Исхак Әюповка карап торды-торды да шаркылдап көләргә тотынды. Көлә торгач, ютәлли башлады. Ютәлен басар өчен өстәлдә торган графиннан сырлы стаканга су агызып эчте. Аннан соң гына:

  • И энем, энем, алар бит сугымчылар. Мин аларга ике ат суярга куштым. Атларнын берсенең кушаматы Милиция, икенчесенекеПрсидәтел. Шуларнын кайсысын алдан суябыз дип сорарга кергәннәр алар,—Ул тагын көлә башлады. Хәзер инде ана эшнен нидә икәнен аңлаган Зәйнуллин һәм тревога белән атка атландырылган бүтән милиционерларда кушылды. Тәмәке төтененнән саргаеп беткән, бүрәнә арасына кыстырган мүкләренә кадәр төтенгә уралган идарә диварларының шушы кадәр ир-атның шаркылдавын күптән, ә бәлки гомерендә дә ишеткәне булмагандыр. Түшәмнәренә кадәр селкенде бугай, мич кырыендагы түшәм арасыннан туфрак коелып, нәкъ Исхак өстенә туры килде.

Исхак Әюповнын ничек көлкегә калуы көне-сәгате белән илгә таралды. Әскәйнен үзендә дә халыкка җитә калды—Исхакка эте дә, бете дә анардан көлеп каладыр кебек тоелды.

Әскәйне яратып бетермәвенең сәбәбе менә шул иде. Дөресен әйткәндә, авылда инде бу хәл күптән онытылды. Исхак үзе генә никтер оныта алмый.

Садрый Минһажев участок инспекторы белән милиция тикшерүчесенең тикмәгә генә йөрмәгәнен белә.

  • Ни эшләр майтарасыз? дип каршы алды ул килүчеләрне.Нәрсә, әллә тагын берәр жирдә кибет басканнармы?

Килү сәбәбен белми торып, Садрый тынычланмаячак иде. Ә моның өчен тел ачкычы кирәк Авыл советына «важный» кешеләр гел килеп тора. Коры кашыкнын авыз ертканын белә Садрый, шуңа күрә эшендә һәрвакыт ким дигәндә бер шешә аракы белән ике-өч баш суган, ипи катые тота Район кешеләрен көйләп-чөйләп тормасан, тәртәгә тибү ягын гына карыйлар Ә анын һич кенә дә «былач» башыннан төшәсе килми иде.

Садрый кулындагы шешәне күргәч, тикшерүче куанычыннан улап җибәрде:

—У—у. мать честная. Садрый Мингазович!—диде ул төкерекләрен йота- йота,—Валлаһи. син күрәзәчедер. Кичә бик каты эшләргә туры килде, шуна күрә бүген башнын чатнавына түзә торган түгел.

Ильин тарафыннан әйтелгән мондый мактау сүзләреннән Садрыйнын тыны кысылды. Ильиннын районда абруе югары, шундый кеше мактап торсын да. тынын кысылмасын.

—Дарагуй Алексей Митрофанович, — Садрый дулкынлануын милициягә сиздермәскә тырышты —Низнал бит сезнен кебек кадерле кунак киләсен Аш салдырып куйган булыр идем. Извиняйте, закуска каты-коты гына.

— Не болтай ерунду! Аш—потом Без монда әллә ашарга килгән дип беләсеңме? Наливай тизрәк! Ә син. Исхак, суган кис

Татар районында эшләгән Ильин татарчаны андый, ипилек-тозлык кына сукалый да иде.

Җыештыручы булып Хәят силсәвитгә унынчы елын эшли. Җыештыручы дигәч тә. эше идән юу-себерү белән генә чикләнми, йомышчы вазифасы да ана йөкләнгән. Силсәвиткә Хәят аша әле тегесен, әле бусын чакырталар Бигрәк тә финагент килгән чакларда тынычлык бетә Ике йөз илле йортлы авылнын салым түләмәгән кешесен Түбән очтан дәшеп кайтып керүе була, икенчесе артыннан Әрәмә тавы астына җибәрәләр Андый чакларда хәлдән таеп, тәмам аяктан егылыр чиккә җитеп арый Хәят

Авыл советында рәис булып колхозлашкан еллардан бирле Халикъ Насрыев эшләгән иде. Хәятне эшкә дә ул алды Насрыев элеккеге хәлфә малае, укыган, тәрбияле, чын мәгънәсендә зыялы кеше иде. Кемгә кай ягы белән ошамагандыр, анын «япун шпиуны» булуы хакында шикаять кулларына эләгүгә, органнарга уяу икәнлекләрен расларга жай чыкты бер төндә килделәр дә. озакламый кайта дип. алып та киттеләр Кая ул аны кайтару, әле Хәяттән дә әлләниләр сораштырып, башын бутап бетерделәр.

Совет властеның авылдагы ин югары органын озак буш тотарга ярамый иде. авылнын үзендә, күрәсен, лаеклы кеше булмагандыр, күп тә үтми район үзәгеннән утыз биш-кырык яшьләрдәге Садрый Минһажев дигән берәүне китереп куйдылар Насрыевнын хатыны Мөслим районыннан иле. ире кулга алынганнан сон. ата-анасы янына кайтып китте

Буш калган йортка Минһажевны урнаштырдылар Авыл советының яна рәисе ни өчендер хатынын шунда ук алып килмәде. Бусы авыл халкы өчен сер булып калды.

Йорт йорт инде, бер генә кеше яшәсә дә. аны карап, җыештырып торырга кирәк. Садрый Хәя ткә бу вазифаны да йөкләде

Теләсә дә барды Хәят, теләмәсә дә барды Ачуын ки герсән. Садрыйнын холкы кырыс, эштән куарга да күп сорамас Ә Хәятиен һич кенә дә көннәр буена урак урып, көлтә бәйләп Йөрисе килми Юк. килми. Авыл советындагы эше җиңел булмаса да. декабрь айларында чабагач белән ашлык сугу түгел инде ул

Хәят ой җыештыруны бер дә авырга санамады Исен киткән икән атнага бер тапкыр юып чыгаруга

Садрый эшли башлаган елнын июле бик эссе килде. Күләгәдә утыз-утыз биш градус. Сулыш алыйм дисән. борын яфраклары коя. эсселек тынга каба Уракка төшәргә чак кына иртәрәк булса да. файдага ярардай һәркем кырда, печән хәзерләүдә.

Минһажев белән колхоз рәисен урып җыюга әзерлек мәсьәләсе буенча р.пюш.1 кинәшмәмчакырам «ар Садрый Хәягкә ie 1С(|юннан ерак китмәскә кушкан иде Авыл советында утырды-утырды ла Хәят төш житкәндәрәк
Минһажевнын
өен җыештырып кайтырга булды. Гадәттә ул бу эшне йорт хужасы өйдә юкта башкара.

Ул ике чиләк су, мунчала алып керде. Авылда кеше юк-югын. ләкин Ходай сакланганны саклармын дигән. Усал күзләр күрмәсен дип, тәрәзә пәрдәләрен тартып куйгач, ашыкмыйча гына күлмәген салды һәм аны чөйгә элде. Оят булмаса, калганын да салыр иде дә... Юк, ярамый, ялгыш берәрсе күреп калса...

Хәят стенага эленгән зур көзге каршысына басты. Монда килгән саен ул шул көзге каршысында боргаланмый түзми. Менә хәзер дә ул күкрәкләрен сыйпап, үзенен йомры тез башларына, төпкә таба матур юанаеп күтәрелгән ботларына суккалады, кызларныкына алыштырмас билен сыйпап, рәхәт бер елмаю белән елмайды. Тора-бара бу елмаю көрсенү, сагыш белән алмашынды. Дүрт ел элек кулаклар атып үтергән тракторчы Шакиржаннын егерме сигез яшьлек хатыны, үткәннәрне уйласа, тәненең тартыша башлавын тоя, барча күзәнәкләренә өстәмә кан тула.

Хан кызы булса, Хәят көзге каршысыннан китмәс, болай көрсенеп тә тормас иде. Ләкин, кызганыч, ул шушы авылнын Гыймади батрак кызы гына, һәм аны эш көтә.

Тагын бер тапкыр көрсенде дә, иелеп, Хәят идән юарга кереште. Бераздан аның сагышы узды һәм ул җырлап җибәрде:

Көймә килә, көймә килә,

Көймә килә, эзе юк.

Хаты гына килә генә,

Сүзе генә килә генә.

Сөйләшергә үзе юк.

Садрыйларның киңәшмәсе, ни гаҗәптер, озак бармады. Киңәшмә тәмамлануга, ул туп-туры Әскәйгә кайтып китте. Хатыны янына кереп, нервыларын бозасы килмәде. Тискәре дисәң дә тискәре аның Мәгъфиясе: Әскәйгә бармас өчен җан тартыша. Әйтерсең анда мөгезле кешеләр яши. Сәнәктән көрәк булган дивана баш ни өчендер Садрыйның партия солдаты икәнен анларга теләми.

Озаграк торырга туры килгән чакларда, ул Азнакайда өенә кагылып, капкалап кайта торган иде. Бу юлы төшкелекне авылга кайткач кына ашарга уйлады. Жырлый-жырлый идән юып йөргән Хәят, Садрыйнын кергәнен сизмичә, эшен дәвам итте.

Хәятнен кыяфәтен күреп. Садрый башта сиздермичә генә кире чыгып китәргә дә уйлаган иде. әмма бармаклар белән инләп алырлык нечкә бил, таза аяклар аның күзен томалады, үзенен ир икәнен, бу гүзәллек каршында көчсез икәнен сиздерде. Хатыны янына да ике атналап кайтканы юк. өстәвенә, соңгысында Мәгъфия белән ачуланышып та аерылышканнар иде.

Беренче эш итеп карт төлке ишек келәсен элеп куйды. Калганы күз ачып йомганчы эшләнде: ажгырып торган ир арттан килеп Хәятне күтәреп алды да түшәге иртән җыештырылмый калган сәкегә илтеп салды. Ул шашып- шашып Хәятне үбәргә кереште һәм иреннәре бушаган арада:

—Хәят, акыллы бул, акыллы бул. Мин сине яратам!—дип сөйләнде.

Хәят башта чын-чынлап карышып карады, чәбәләнде. Ләкин анын бу чәбәләнүе чебеннен имән ишеккә килеп бәрелүенә генә тиң иде. Чәбәләнеп берни дә барып чыкмагач:

—Кычкырам, җибәр!—дип куркытты. Ләкин үзе кычкырмады, югыйсә авызын каплаучы да юк иле. Анын тартышуы озакка бармады, наз теләгән яшь тән әдәп-оятган көчлерәк булып чыкты. Ул берзаманны Садрыйны кысып кочаклап алганын сизми дә калды...

Аларнын мәхәббәт уены, Мәгъфия күчеп килгәнче, шул өйдә дәвам итте
Мәгъфия килгәч, Садрый Хәятне барыбер онытмады: йә авыл советында берәр җаен таба, йә кеше-карага сиздермичә генә өенә сугылып чыга Авыл советы рәисенен хокуклары кин вә широкии. кемгә керсә дә гаеп түгел

Баштарак Хәят, халык моны сизәдер дип, унайсызлану кичерә иде Адәм баласы һәр нәрсәгә күнегә, тора-бара бу гыйшык-гошрәт уенын шулай булырга тиеш кебегрәк хис итә башлады

Авыл советында эшләгән ун ел эчендә күпне күрде Хәят. Күрергә яраганын да. ярмаганын да. Садрый аны килгән көнендә үк кисәтеп куйган иде

—Минем янга кешеләр килсә, чык. безнен важный сүхзәрне тынлап утырырга ярамый!

«Важный» сүзләр дә булгандыр силсәвиттә. булмый калмагандыр, шулай да Хәяткә мондый «важный» сөйләшүләр тәмамлангач, кагыйдә буларак, буш шешә, тозлы балык калдыклары, ипи валчыгы кебекне җыештырырга туры килә иде

Белә Хәят, белә үз урынынын кайда икәнен прсидәтел кочагына кергәләп торса да. силсәвиттә анын янында «важный» сүз барган чакларда, алгы бүлмәдә мич янындагы эскәмиядә анын урыны Эскәмиягә иске чикмән жәелгән. Хәят шунда утырып, кеше юкта ятып та торгалый Ул Минһажев абыйсына әйтми генә рәис бүлмәсендәге «важный» сүхзәр барысы да диярлек Хәяткә ишетелеп тора. Садрый шуны әллә белми, әллә белеп тә колагына элми. Менә бүген дә ул башта кабинет хужасынын

—Исхак белән без ешрак күрешәбез. Сезнен приехтар хөрмәтенә, дарагуй Алексей Митрофанович'—дигән тавышын ишетте —Сезнен кебек зур кешеләр зерәгә генә йөрмәс, берәр чыпы булдымы әллә'*

—Тост тәкъдим иткәч, күп сөйләшмиләр, югыйсә стакандагы ризык үпкәли —Ильинның инде баядан бирле тәкате коргаксыган иде Башта салганын эчеп җибәрик Тикшерүче аракысын голт-голт йотып куйды - Уф. дөньялар яктырып китте Нәрсә сорамакчы илен әле? Спрашивай'

—Чыпы случилсамы әллә, дим'

Ильин суган капкан иде. ул авызындагын йоткалаганчы. Исхак килүләренең максатын ярып салды.

—Начар, начар. Садрый абзый Авылыгызда урлашалар

—Юкны сойләмә. апай Нәрсә урлашалар, кем урлаган9

Әйтергәме-әйтмәскәме лип. Исхак тикшерүчегә карады Тегесе, фатиха биргәндәй, баш какты

Урманайлар жалу итте: аларнын эскертеннән печән урлаганнар'

Кем әйтте?

—Сүз иясе белән йөрми Кем әйтсә дә. барыбер түгелмени.’ Ә печәнне сезнең авылныкылар урлавы—туп-тучны'

—Кайчан?

—Ике-өч көн элек.

Шул чакта Садрыйнын өченчекөн төнлә белән күргәне келт итеп исенә төште Моршидә яныннан чыгып, тугыз сәгатьләр тирәсендә өенә кайтып бара иде Беренче бригада турысына җиткәндә, чаптырып килгән ат анын өстенә менә язып үтеп китте. Йөктәге печән хәтта йөзенә ышкылып диярлек узды Морш идәнен әче балын эчеп, шактый мәлҗерәгән булса да. чанадагы йөкнен салам түгел, печән икәнен борынын ярып кергән исеннән таныды ул

Эченнән генә сүгенә-сүгенә. Садрый бригада капкасыннан кереп киткән йок артыннан карап калды. Башта кереп пыр туздырырга уйлаган иде. башында адашып калган кечтеки генә аек акылы аны бу адымын эшләмәскә үгетләде

Садрый Әскәйнен бер-бер артлы утлары сүнә барган урамыннан чайкала- чайкала өенә кайтты да мыштым гына урынына менеп ятты Мәгъфиясе гырлый-гырлый йоклый иде

Икенче көнне йокыдан торганда, ул бу хакта оныткан иде инде. Монын ише чакта кайсысы мөһимрәк: печән йөгеме, әллә Мөршидә янында булганыңны сиздертмәүме? Әлбәттә, сонгысы!

Бөтенләй онытты дисә, бик үк дөрес булмас иде. Төштән сон исенә бер кереп чыкты ул. Ләкин моны төшендә күрдеме, әллә өнендәме—тәгаен генә әйтә алмас иде. Ә хәзер, Исхак урманайларнын печәнен урлаганнар дигәч, тамчы да шиге калмады. Кызганыч, йөк өстендә кемнәр утырганына игътибар итмәгән. Хәер, беренче бригада ишек алдына борылып кергәч, Чулак Мөнир белән Фазылдыр. Бүтән кем булсын.

Уйларыннан аны Ильин бүлдерде:

—Садрый Мингазович, как ты думаешь, кто может быть бу печән бурлары?

Күнелендәгесен әйтергәме, әйтмәскәме? Садрый икеләнеп калды. Милитсия каршысында бик «әфтәритит» тә казанасы килә, шул ук вакытта авылдашларына әверелгән әскәйлеләр өстеннән сөйләүнең дә килешмәгәнен сизенә. Нишләп соң алар, урлагач, ул печәнне өйләренә бушатмыйча, бригадага алып кереп киттеләр. Ник? Менә шунысын анлый алмый, шунысы Садрыйның башына сыймый. Колхоз атлары өчен алып кайтмаганнардыр бит инде канса да кансуф?! Булмас, булмас, кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә! Ат карый торгач, башларына тай типсә генә инде. Барысы да колхозныкын урлаганда, болар гына башка камырдан түгелдер. Әһә, кеше шикләнмәсен дип, башта бригадага бушатып торырга уйлаганнар!

Әле генә эчкән аракы пары Минһажевның ми күзәнәкләренә таралды. Ул шешәдәге калганны да өч стаканга бүлеп салды.

—Эчик әле Мужым без печән бурларының кем икәнен беләбездер дә. Садрый Минһажевичнын күзләре үткен, колаклары сак. Әйе-әйе, кем икәнлекләрен мужым без беләбездер,—дип кабатлады ул. Садрый җай чыкканда урыс сүзләрен кыстырып сөйләргә ярата иде.

Исхак Әскәй авыл советы рәисенең гадәтен күптән белеп бетергән. Садрый чыннан да күпне белә, күпне күрә. Ләкин җаен тапмасан, берсен дә әйтмәячәк.

Кешелекнен ин зур гөнаһларыннан берсе—аны мактау. Урынлымы ул, урынсызмы—анысы башка мәсьәлә. Шушы мактау кемнәрнең генә телен чиштермәгән дә, кемнәрнең генә башына җитмәгән. Мактау ишеткән черки үзен кигәвен, кигәвен—чыпчык, гади эт—овчарка, ә овчарка исә үзен арыслан итеп тоя башлый. Үгез исә филгә әверелә.

Исхак Садрыйга ничек ачкыч табарга икәнен белә иде, һәм ул ялгышмады.

—И-и, Садрый абый, райондагы барлык местный влач та синең кебек булса, милициягә эш тә калмас иде. Сине белеп кенә бетермиләр, югыйсә районга гына түгел, Казанга ук алырлар иде!—Исхак тикшерүчегә күз кысты —Шулай бит, Алексей Митрофанович?!

—Что правда, то правда, Исхак. Кеше түгел, алтын ул Садри Мингазович!

—Спасиба, спасиба, рәхмәт, иптәшләр!—Башына аракы пары киткән Садрыйның күңеле тәмам нечкәреп, кайсы төстән икәнлеген күптән җуйган кулъяулыгына ул дыңгырдатып борынын сеңгерде.

Исхак ин уңайлы мизгел җиткәнен сизеп, тактикасын үзгәртте:

—Түлке бу юлы син булып син дә белмисең, Садрый абый!

Исхак нәкъ ноктасына басты. Садрый бу сүзләрне үзен мәсхәрәләү дип кабул итте.

—Мин белмимме?—дип сорады ул, ярсый төшеп.

—Белмисең шул. Белсәң, әйтер идең.

—Белми дисен инде, ә? Әйдә бәхәсләшәбез!

—Әйдә әйт, нәрсәдән? Бер яртыданмы?

  • Юк, бер литрдан!Садрый, үзен инде җиңүчегә санап, бу бер литрның тәмен авызында тоя башлаган иде —Бер литрдан!—дип кабатлады ул

—Ярар, синенчә булсын, бер литрдан булсын. Белмисен!

—Беләм!

Бала-чага сыман тарткалашу Ильинны туйдыра башлаган иде.

—Җитәр сезгә, хватит! Тизрәк кул бирешегез, мин аерам

Шулай иттеләр дә.

Садрый куанычыннан кычкырып җибәрде

—һа! Бар. Исхак энем, йөгер кибеткә! Алып кайт бер литрынны!

—Акылын алтын икән! Башта әйт. миннән тормас Егет сүзе бер була.

Бу сүзләрне алгы якта ишетеп торган Хәятнен колаклары сагайды

  • Печәнне беренче бригададан эзләргә кирәк. Аны ат караучылар Мөниржан белән Фазыл алып кайтты.

—Әллә бергә урладыгызмы? Кайдан беләсен?

Ильин ялтырый башлаган күзләре белән Садрыйга текәлде.

  • Күрдем. Өченчекөн кичке тугызларда бригада капкасыннан кереп баралар иде.

—Ә син, карт шайтан, төнлә белән ни эшләп йөри иден?

—Мин бит. Исхак энем, местный блач. сәвитски былач Барысын да күрергә, белергә тиеш Правдамы. товарищ Ильин? Мин дә йоклап кына ятсам, ирсез хатыннарның күнелен кем күрер! Берсенен хәлен белеп кайтыш иде. Ха-ха!

Бу сүзләрне ишеткән Хәятнен ачудан тәне кызышып чыкты Тфү' Хатыны булган өстенә Хәят белән йөрүе җитмәгән, тагын әллә кемнәр белән сөйрәлә икән бит, карт тәре! Итәк бете! Күрсәтермен әле мин сина ничек итеп ирсез хатыннарның күнелен күрергә икәнен!

Эчтән тагын тавышлар ишетелде:

—Әйдәгез, ул бурларны тизрәк кулга алыйк!

—Стоп. Исхак энем! Башта бәхәстә оттырган бер литрынны алып кайт Ат караучылар пычагыма да китмәс, соныннан кулга алырсыз.

Хатын-кызны мәхәббәт һәм нәфрәт утларга сала, бозлы суга ыргыта, кочле итә. хәлдән тайдыра, тауларга күтәрә, упкынга төшерә Мәхәббәт һәм Нәфрәт хатын-кызны тыеп булмый торган бер затка әверелдерә. Менә хәзер дә Хәят ачуыннан буыла-буыла чыгып йөгерде «Карт тәре, әләкче! Сатлык җан! Кулга алмый гына торыгыз әле!»

Кинәт уянган көнчелек хисе аны туп-туры беренче бригадага алып килде Ул барып кергәндә. Фа тыл атлар астын чистартып йөри, ә Мөнирҗан саламга киткән булып чыкты

Хәятне күрүгә. Фазылның йөрәге жу итеп китте силсәвитнен йомышчысы юкка гына йөрмәс.

  • Фазыл апаем, авылга ике милитсә килде. Урманайларнын печәнен урлаганнар икән Монирҗан белән икегездән шикләнәләр. Сезне кулга алырга җыеналар Булдыра алсагыз, качыгыз, апаем! Монирҗанга да әйт

Хәят күңелендәге ярсуын пулеметтан аткандай тиз-тиз сипте дә жәһәт кенә китеп тә барды. Фазыл таш кебек катып калды Кан тамырлары киңәйде, сулышы кысылды Баш миен яндырып, «беттем!» дигән уй сызылып узды. Төрмәдә бер утырып кайткан кешегә котылу юк Эш судка барып җитә икән, срок чәпәми калмаячаклар Фу. шайтан! Ичмасам. Монирҗан да юк Ни эшләргә?

Әйе. бик хәтәр хәлгә килеп капты Фазыл. Мөннрҗанның утырганы булмагач, ана. бәлки, әлләни булмас та. Хәят аягы кычытканнан йөрмәс Кулга алганнарын өйгә кайтып көтәргәме, әллә бригададамы.’ Әллә тиз генә Әскәйдән табан ялтыратыргамы? Мөнирҗан ни эшләр9 Ул бит әле милиционерлар килгәнен дә белми Ана берни әйтми ташлап китү егетлек булырмы?

Фазыл Чәчкәгә ничек итеп йөгән кидергәнен һәм сикереп менеп атланганын сизми дә калды. Хәзер анын башында бер генә төрле уй: тизрәк, тизрәк!

Чәчкә Мөниржан саламга киткән тарафка очты. Ул килеп җиткәндә, ат караучылар бер генә чана төяп өлгергән иде әле.

—Егетләр, сәлам!

—Сәламенә—салам! Ярдәмгә килденме? Бигрәкләр вакытлы йөрисең дә инде үзең!—Жор телле саламчылар аны шаяртып каршы алды. Ләкин Фазылның шаяртып торырга теләге дә. вакыты да юк иде. Ул башкаларга игътибар итмәстән, Мөниржанны бер читкә чакырып алды:

—Кил әле...

—Ни булды, әллә нашатыр кыстырып җибәрделәрме?

—Ташла әле юк-бар сүз сөйләвеңне, уен кайгысы түгел монда. Беттек!

—Аңлатып сөйлә, ничек инде ул беттек?

—Урманайларнын печәнен алып кайтканны сизгәннәр. Авылга ике милиционер килгән. Силсәвитгә утыралар икән. Хәят апа синең белән мине кулга алырга җыеналар дип кисәтеп китте.

—Кем әйткән? Кайдан белгәннәр?

—Анысын сорамадым. Кем әйтсә дә, барыбер түгелмени? Ни эшлибез? Кулга алсалар, баш бетәчәк. Сизеп торам: мине төрмәгә тыкмый калдырмаячаклар. Корчаңгы тайга тизәк тиз ябыша.

—Шуның өчен дә кулга алырлар дисенме? Юкны сөйләмә!

—Ә син ничек уйлыйсын: ике йөк печән алып кайту бурлыкка керәме, әллә юкмы? Бер уч ашлык өчен дә утыртканнарын оныттыңмы?!

—Ул бит сугыш чорында. Аннан сон без бит ул печәнне үзебезгә түгел, колхоз колыннарына дип алдык.

—Урманайларга аннан җиңелрәктер дип беләсеңме?

Мөниржан уйга калды.

—Ни эшлибез сон?

—Белмим. Әйт. Минемчә, авылдан вакытында сыптырырга кирәктер.

-Кая?

—Әгәр белсәм... Ләкин, кулга алсалар, мина әбизәтелне икенче судимость чәпәячәкләр. Мин инде төрмә баландасының тәмен беләм, икенче тапкыр эчәсем килми. Әйдә, ни уйладың?

—Уйламадым. Сиңа ансат, берүзең. Гайнияне ташлап, кая китим. Аннан сон шуның өчен генә хөкемгә тартуларына да ышанмыйм. Бер сүгәрләр дә бетәр.

—Миңа калса, Мөниржан дустым, син ялгышасын. Сонгы тапкыр әйтәм: китик!

—Юк.—Мөниржан гаҗизләнгән карашын Фазылга текәде. -Миннән булмый. Бар, син кит. мина карама.

—Хуш, дустым! Үпкәләп калма.

—Хуш, Фазыл, бигайбә.

Алар башта кул бирештеләр, сонрак кочаклаштылар һәм, атына атланып, Фазыл чаптырып китеп барды.

Ындыр артына җиткәч, Фазыл, атыннан төшеп, тезгенне йөгәнгә бәйләп куйды да Чәчкәнен сыртыннан сөйде:

—Бар, малкай, бар! Күрешәбезме синен белән, юкмы—Хода гына белә.

Ник монда каласын дигәндәй, ат, башын борып, ана карап торды һәм, әкрен генә юыртып, бригадага табан китеп барды

Фазыл ни эшләячәген инде уйлап куйган, бер карарга килгән иде. Башта өйгә кереп, тиз генә җылырак кием, беразга җитәрлек азык-төлек ала һәм. дөньялар тынычланганчы, хәлләр ачыкланганчы, берәр җиргә китеп, күзгә- башка чалынмыйча яшәп тора.

Шулай да ашыгырга, вакытны юкка әрәм итмәскә кирәк.

Өенә кереп, әнисенә хәлне өстән-өстән генә булса да аңлаткач. Хөршит абыстай бөтенләй коелып төште: картайган көнендә бер ялгызы торып калыр микәнни?

Озын-озак кәнфитләнеп торыр чак түгел, ашык-пошык җыйналып. Фазыл тизрәк өеннән чыгып китү җаен карады

Кая барырга? Кемгә сыенырга? Уйлый торгач. Әгерҗе авылында яшәүче Наҗия апалары барлыгы исенә төште. Кабул итсәләр, хәзергә аларда яшәп торырга кирәк. Соныннан күз күрер

Олы юлдан атлау куркыныч, әллә кемнәр очравы бар Авылда хәбәр таралып өлгергәндер инде, анда сүз тиз йөри, бәладән башаяк Су буендагы таллыкларга ышыкланып. Шомыртлыкка кадәр барды да. туктап, карангы төшкәнне көтте Фазыл Аннан сон гына басу аша туп-туры Әгерҗегә юл тотты Бәхетенә күктә яна туган ай елмая, йолдызлар күз кыса. Ә бүреләр очрау ихтималы хакында ул никтер уйлап та карамады

Әгерҗегә килеп җитеп. Наҗия апаларынын ишеген шакыганда, сәгать төнге уннар тирәсе иде Бу вакытта көтмәгәндә-уйламаганла килгән кунак нык гаҗәпләндерсә дә. рәхмәт төшкән хуҗалар исәнлек-са\лыктан башка берни дә сорашмады. Фазыл да бик ачыласы итмәде Чәй эчүгә, тизрәк үзенә салып биргән түшәккә яту ягын карады Бик нык арыган иде ул Арымассың сина, көне буена суыкта качып ят та яңадан егерме чакрымлап араны шул суыкта җәяү килеп кара!

Иртәгәсеи ул уянганда, өйдә беркем дә юк. апасы белән җизнәсе эшкә киткән иде. Алар төш алдыннан гына кайтты Икесе дә ындыр табагында ашлык чистартуда эшлиләр икән

Төшкелекне ашаган чакта. Фазыл үз хәлен бәян итте

— Рөхсәт итсәгез, бераз сездә торыр идем.—дип төгәлләде ул сүзен

Наҗия апаларынын балалары булмады Шуна күрәдерме, туган- тумачаларының балаларын ул үзенекедәй якын итте Сөргенгә киткәнче дә. кайткач та. абыйлары белән атналар буена Әгерҗедә кунакта яткан чаклары бар иде Фазылның. Никадәр рәхәт көннәр булган икән

Илленең өске ягына чыккан туганнары һич авырыксынмады

—Әлхәмделиллаһ. арышныкы булса да. ипиебез бар. сыерыбыз бозаулады Жаның теләгән кадәр яшә.— диде җизнәсе Жизнә кеше шулай дип торганда, апасы каршы төшә димени!

Гомере буе киләп сарып йөрүнең ни икәнен белмәгән Фазыл эшсез торунын нинди зур газап икәнен аңламаган икән Наҗия апаларында ятканда, башыннан кичергәч, аңлады Өй эчендә ничек вакыт уздырырга белми аптырады ул: эшләргә эш. укырга хәтта китап та юк Бу яктан караганда, тфү-тфү. төрмәдә дә вакыт тизрәк уза. анда эшсез тотмыйлар, берәр шөгыль табалар Ичмасам, ишек алдына да чыгарга ярамын, берәрсе күреп калса? Әгәр милициягә хәбәр итсә'’ Әле берәр керүче күренсә дә. коты оча Фазылның, тизрәк базга төшеп качу ягын карый

Хуҗалар кин күңелле, ләкин җиткән егет башын белән гомерен буена алар җилкәсендә ничек оялмыйча ягарга мөмкин Моны Фазыл яхшы аңлый Тик, авылдагы хәлләрне ачыкламый торып, нидер эшләргә дә чарасыз ул. Апасы белән җизнәсе бу эштә ярдәм итә алмаячак, анысы көн кебек ачык Димәк, үзенә берәр чара уйлап табарга кала. Күпме генә баш ватмасын. Әскәйгә барып кайтудан да дөресрәк юл юк. Әйе-әйе. карангы төшүгә кузгалыр ла. ни булганын белешеп, кире китәр Берәүнең дә күзенә чалынырга ярамый

Ниһаять, килүенә ун көнләп узгач, ул тәвәккәлләде Карангы төшүгә, юлга кузгалды Баштарак берәр атка атланып барып кайту уе булса да. курыкты: алай-болазЧ эләктерә калсалар, срок өстенә срок чәпәячәкләрен көт тә тор.

Авылыннан качкан төндә ичмасам ай бар иде. Бүген күзгә төртсән берни күренерлек түгел, карангы. Ин мөһиме, юнәлешне һәм өметне югалтмаска кирәк, дип уйлады Фазыл.

Ашыгып, ашкынып атлады ул. Вакыт-вакыт. адашмадыммы икән дип, туктап, җилне чамалады. Дөреслегенә ышангач, тагын китте. Әле ярый талгын исүче җил бар, карангы төндә юнәлешне ничек билгеләр идеи.

Туйкәгә ул чагыштырмача тиз барып җитте. Тагын унике чакырымны узса, Әскәйдә булачак. Адашмасын гына...

Ул атлый-атлый да, туктап, алга карап ала: авыл утлары күренмиме? Аллага шөкер, кайтып җитә, ахры. Мүк куагы үрен төшкәндә, күзенә яшь килде. Төрмәдә утырган чакта да бу кадәр сагынмаган иде бугай. Авылда нинди хәбәр көтәдер, билгесез.

Кайтып җиткәч, шунда ук өенә керергә ашыкмады Фазыл. Авызы пешкәч, өреп кабарга өйрәнгән иде ул. Бәлки аны кулга алыр өчен сагалап торалардыр. Йөрәгенен дөп-дөп типкәне еракларга ишетелеп, Фазыл кайтканны бар дөньяга фаш итәдер төсле.

Ул. эскерт янына җиткән ау эте сыман, башта каралты-кураны урап чыкты. Шикләнердәй нәрсә тапмагач, тышкы ишекне тартып карады: бикле. Дөбердәтергә теләп күтәрелгән кулы, ишеккә тиде дигәндә, кире төште: берәрсе ишетеп калса! Аяк астындагы карны шыгырдатмаска тырышып, Фазыл сак кына адымнар белән сәке каршындагы тәрәзә янына китте. Әнисе, гадәттә, шул сәкедә йоклый иде.

—Тук, тук, тук!

Өч тапкыр чирткәч, Фазыл дулкынлануыннан тагын да ныграк дөпелдәргә тотынган йөрәген тыярга тырышып, читкәрәк китте. Сулышы кысылды. Ишеттеме икән әнисе, әллә юкмы?

Фазылга вакыт туктап калгандай тоелды, чөнки ул шакыганнан соң әнисенен тәрәзәгә капланып:

—Кем бар анда?—диеп соравы арасындагы ун-унбиш секунд ара бик озак узды. Каушавыннан Хөршит абыстайның качкында йөргән төпчек улы шунда ук җавап та кайтара алмады.

—Кем бар анда?—дип кабатлады беренче соравына җавап ала алмаган әни карчык.

—Мин, инәй, мин...

Фазыл тәрәзә каршысына басты.

Карангы иде, ләкин абыстай үз баласын күреп түгел, күнел күзе белән таныды.

Ишек ачып кергәч, Фазыл, суык киемнәрен сала да тормыйча, әле генә җылы юрган астыннан чыккан әнисен кочагына алды.

—Инәй, исәнме!

—Исәнме, балам!

Тавышынын калтырап чыгуыннан Фазыл әнисенең елавын сизде.

—Елама, инәй, елама!—дип, үзендә әнисен юатырдай көч тапты качкын егет. Югыйсә анын үз күңеле дә тулган иде.

—И-и, мин карт исәрне кара инде, ут та кабызмый торам икән.—диде Хөршит абыстай, бераз анына килә башлагач.

—Кирәкми, инәй!—Фазыл анын бу теләгенә каршы төште,—Дус бар, дошман бар дигәндәй, йә берәрсе күреп калыр... Караңгыда сөйләшик. Мин озак тормыйм. Монда ни хәлләр?

—Ни дип әйтим икән?—Кинәт исенә төшеп, Хөршит абыстай ашыга- кабалана кереште,—Тукта, самавырымны гына яңартыйм әле Пешкән ашым да бар, казан астына ягып кына җылытып алыйм

Фазыл ничек итеп әнисе янына барып басканын сизми дә калды:

—Зинһар, дип әйтәм, инәй, яга күрмә! Сон, инәй, аның төтенен күргән кеше, бу Хөршит карчык төн уртасында юкка-барга мичен якмас, берәрсе
килгәндер, дип уйлаячак бит.

  • И-и. улым, башка төшкән хәсрәтләрдәнме, картая-картаямы, дивана булып барам инде. Ашыйсын килгәндер бит?

—Килүен килде дә. салкын көе генә капакалармын. Самавыр кайнагач, чәй эчәрбез. Сөйлә! Мөниржанны ни эшләттеләр9—Анын тизрәк шул хакта беләсе килә иде.

—И балам, әле дә киттен. Мөниржанны шул көнне үк милитсәләр кулга алды. Хәзер Азнакайдан Бөгелмәгә күчергәннәр диме. Хатыны өч көн элек кереп чыккан иде. Суд буласы ди. Сине сорап та аллә ничә килделәр. Беренче килүләрендә саклап кундылар да әле Кая китте, дип сорап интектерделәр.

—Ә син нәрсә диден?

  • Белмим, дидем. Белмимнен беләге авыртмый бит. Аннан сон чынлап та белми идем, шулай булгач ни әйтим9 Йокыларымны йокламыйча, синен өчен дога кылдым. Аллага шөкер, догаларым кабул булды Исән-имин көе сине күрер көнем дә бар икән. Кайларда нужа чигеп яттын сон. улым9

Әйтергәме, әйтмәскәме? Ә нигә әниеңнән яшерергә? Әни кеше барыбер сатмаячак үз баласын. Аннан сон... аннан сон Әгерҗедә дә гомер буе ята алмас. Бер булмаса бер ачылыр.

—Нажия апаларда булдым мин. Сина сәлам әйтергә куштылар. Ул да, жизни дә—икесе дә исән-саулар. Кара әле, инәй. Мөниржанны чыгармаслар микән?

—Ай-Һай. улым, суд буласы, эшен суд карасы ди.

—Кем әйтте?

—Шул инде, Мониржан хатыны—Гайния килен. Суд икенчесен дә тоткач булачак, дип әйтеп әйтәләр икән.

Бу сүз Фазылнын йөрәгенә кадалды Ул. үзен тыя алмыйча, кайнарланып әйтте:

—Тотмый гына торсыннар әле! Төрмә шулпасын бер тапкыр эчтем, житәр!

  • Инде ни эшлибез, балам?

Хәзер генә ни эшлисен төгәл әйтә алмаса да. Фазылнын башында бер план яралып килә иде: китәргә, мәхкәмәчеләр тынычланганчы, күздән югалып торырга! Ләкин кая китәргә? Күпмегә? Монысына жавабы әзер түгел иде әле. Калса, барыбер тотачаклар. Китәргә икән китәргә! Илдә чыпчык үлми диләр. Гомер буена эзләмәсләр, тынычлангачрак кайтыр әле

Салкын булса да. әниең пешергән аш—әниең пешергән шул. Бәлки ул ин оста пешерүче дә түгелдер, ләкин дөньяда ин тәмле ризык—әниен пешергәне, сабый чактан бирле тәненә куәт җыйдырганы. Сугышта да. госпитальдә дәваланып ятканда да. ниләр генә ашарга туры килмәде ана. Төрмәдәгесен әйткән лә юк. Хәтта якын туганы Нажия апасы пешергәне дә... әнисенең ашы кебек тәмле була алмый Китсә, бу ашлардан тагын мәхрүм булачак бит ул. Күпмегә?

Фазылнын күзенә яшь бәреп чыкты. Ярый әле караңгыда утыралар, әнисе күрүеннән куркасы юк.

—Инәй. юлга берәр төенчек хәзерләсәң иде. Мөмкин булса, бер-ике ипи тык

Хәзинәдә барын Хөршит абыстай бер киндер капчыкка тутырды.

Фазыл гуган йорт җылысын сеңдергән олтанлы итеген мич башыннан алып киде, ашыкмыйча гына өстендәге бишмәтенең төймәләрен эләктерде Күңеле сизә: кабат тиз генә кайта алмас ул туган нигезенә Хәтта хат язарга да ярамас. Шуна күрә китәр минутын мөмкин кадәр сузарга тырышты Үзеннән бигрәк ул әнисен кызганды ни эшләр инде, бигрәк бер ялгызы кала, бичара

Ниһаять, тиздән тан атасын белдереп, аларнын карт әтәче аваз салды
Җитте, мәмәйләнеп утырма, яктыра башлаганчы, авылыннан ераккарак сыпыртуын яхшы!

—Инәй, миңа китәргә вакыт.

-Кая?

—Хәзергә белмим, инәй. Тик син, зинһар, минем өчен борчылма.

—Барап җитү белән хат яз.

—И инәй, ул хат буенча мине шунда ук эзләп табып, кулга алачаклар бит... Берәр жае чыкканчы түз инде.

—Ярар, улым, үзен беләсеңдер. Алла хакы өчен үзенне сакла. Хозыр Илъяс юлдашың булсын. Күрешергә язсын.

Ана белән улы сәкегә янәшә утырды. Хөршит абыстай ашыкмыйча гына юл догасы укыды. Аннан соң ана белән бала тыйнак кына кочаклашып аерылыштылар. Хөршит абыстайның яңаклары дымлы иде.

Фазыл ишекне ачып чыгам дигәндә, әнисе

—Улым, ашыкмый тор, сабыр ит,—дип туктатты,—Менә монда үлемтеккә дип жыйган бераз акчам бар иде, ал, юлда кирәк булыр.

—Кирәкмәс, инәй, үзенә калсын. Мин яшь кеше, берәр жае чыгар әле.

—Улым, карышма, ал!—дип үзенекен итте Хөршит абыстай һәм ак чүпрәккә төргән акчасын, улының ай-ваена куймыйча, аның кесәсенә тыкты.—Юлда акча артмас, күрерсең...

—Рәхмәт, инәй...

Фазыл арт капкадан чыккач, туган йортына борылып карамаска тырышты. Иә түзәлмәс, кире борылып кайтыр.

Авылдан сөреп җибәргәннәре исенә төште. Ул чакта сабыйлыгы белән туган авылдан, үскән нигездән аерылуның авырлыгын аңлап бетермәгән булгандыр инде, болай ук жаны сыкрамаган иде.

Кая китеп эз яшерәсен белмәгән Фазыл кайткан юлыннан кире китте. Яктырган вакытта ул Туйкәгә җиткән иде инде. Шунда гына туктап хәл алды. Хәзер менә шушында, ике юл чатында, билгеле бер карарга килергә кирәк: кабат Әгерҗегә кайтыргамы, әллә Бөгелмәгә юл тотаргамы?

Уйлый торгач, ул Бөгелмәгә китәргә булды. Әгерҗедә күп дигәндә атна- ун көн ятарсың, аннан сон барыбер эз ялтыратырга туры киләчәк.

Моннан Бөгелмәгә ничә чакрым икән? Кимендә тагын бер утызлап калгандыр. Төне буена аяк өстендә булган Фазыл шактый арыган иде. Шулай да юлын дәвам итәргә булды. Тагын бер ун чакрымлап барды әле ул, шуннан соң гына юлдан читтәрәк бер салам эскертенә килеп егылды. Бераз хәл алгач, саламны йолкып, үзе сыярлык куыш ясады. Куышка кереп урнашкач, тамагы ачканын сизде һәм сындырып бер кисәк ипи капты. Ләкин үзе туңган,үзе коры ипи бик авырлык белән генә чәйнәлде.

Салам эскерте әниең җәеп биргән җылы түшәк түгел. Фазыл күпме йоклаганын белми, туңып уянды. Уянгач бер киерелде дә, монда озак ятудан файда юк, хәрәкәттә бәрәкәт дип, Бөгелмәгә карап үз җаена әкрен генә атлый бирде. Ана инде ашыгырга кирәкми иде.

Ашыксан-ашыкмасан да, сак булырга кирәк. Дус бар, дошман бар, ул юлда күренгән атлыларны да урап узарга тырышты. Фазылны танып, йә милициягә илтеп тапшырырлар.

Икенче көнне төш вакытларына ул Бөгелмә стансасына килеп җитте.

Биредә поездга утырган кеше ике генә якка китә ала: Мәскәү яки Уфа ягына. Лаеш шулпасын фронтта да, төрмәдә дә чөмереп караган Фазыл Уфа ягын сайлады. Мәскәүдә аны кем көтеп тора? Беркеме дә юк. Мәскәү дигән башкалада әтрәк-әләм болай да күп, тәртип саклаучылары да баштин ашкандыр. Шулай булгач, анда борын тыгунын һич кенә дә кирәге юк. Җитмәсә милициядән качып йөргән башың белән. Аягыңны уйламыйчарак атладынмы, газиз башкайларыннын таш капчыкка барып кергәнен сизми дә калырсың.

Фазылга ничек тә документсыз гына эшкә урнашып, тамак туйдыра ала торган жир кирәк. Ә монын өчен Урта Азиядән, анын таулар арасына сенеп. югалып утырган, халкы Совет власте һәм анын хөкем органнары ни икәнен зур дөньяга чыгучылардан ишетеп кенә белгән кышлаклардан да яхшырак җирне тагын кайдан эхтәп табасын? Бар. эзләп кара дингез төбенә төшеп югалган энәне' Көндез чыра яндырып эхтәсән дә таба алмассын Татар, башкортның яшь чибәркәиләре. туган ягында ир-ат чырае күрүдән өметен өзгән сазаган карт кызлары, алданып, уйнаштан бала көтүче бәхетсехтәре. дәртлерәк ирләр елмаеп караганга да балага уза торган тол хатыннары, авылда яшәрлек бүтән рәтләре калмаган ничарадан бичара ирләре, кылган барлы-юклы гөнаһлары өчен җәза алудан курыккан башкисәрләре тикмәгә генә Ташкент якларына агылмый торгандыр Үзбәк, кыргыз, тажик. төрекмән якларына китеп. Гражданнар сугышы вакытыннан бирле күпме татар бәхетен тапкан, эзен яшергән Урта Азиядә. Бер Фазылга күп кирәкме, анлык кына урын да. ризык та табылыр, боерган булса...

Бөгелмә стансасында поезд көтүчеләрнең сүхтәренә катышмыйча гына тынлап торган Фазыл тагын бер кабат үз уенын дөреслегенә инанды. Урта Азия—анын өчен бердәнбер дөрес юл. Ташкент—Урта Азиянен капкасы Ә Урта Азия—кин. Урта Азия—чиксез. Урта Азия—бай

Мен бәла белән ул якларга барып чыккан Фазыл туган авылына янадан кайчан кайтасын белми иде әле.

Кулга алынып, бер ай да тулмады. Мөниржан Исламовка суд булды. Анын кулалмашы Фазыл юк дип тормадылар. Бәлки эш аны төрмәгә утыртуга ук барып житмәс тә иде. әмма Ватан өчен сугышта кулын өздереп кайткан ат караучы Мөниржан Исламовны яклап ни Хәсьянов. ни Минһажев судта бер сүз дә әйтмәде. Анын урынына прокурор ярдәмчесе нинди генә гаепләр такмады да, нинди генә статьялар сорамады Гаепләүченең сүзләрең тынлап торган Мониржаннын тәне эсселе-суыклы булып китте, чөнки котылып калмаячагын анлады. Колхоз милкенә кул сузган өчен Мөниржанга биш елдан сигез елга кадәр иркеннән мәхрүм итү каралган икән. Ә бу җинаятьне алар, алдан сөйләшеп, торкем белән эшләгәннәр, димәк, жәза срогы тагын да арта: фәләненче матдәнен фәләненче пункты нигезендә суд җинаятьчене сигез елдан унике елга кадәр хөкем итә ала.

Менә сина мә! Менә шулай була ул кычытмаган җирне кашысан Ятсыннар иде шунда ул атлар ачлы-туклы, ат караучылар бар булганына шөкрана кылсыннар иде Мөниржан да ул вакытта хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утырмас иде. Их. никләр генә. Фазыл сүзен тынлап, ул да берәр якка чыгып ычкынмады икән! Хәер. Гаинияне бу хәлендә калдырып китү мөмкин идеме сон? Әнә бит. мескенкәй, ничек агарынып калган Агарынырсың да. туасы баланны тыныч кына өендә саклап ятасы урында милиция, суд юлында йөри башласаң

Прокурор ярдәмчесе күпне сораса да, судья. Мөниржан Исламовнын сугыш инвалиды, яхшы эшләве һәм хатынынын йөкле икәнен истә тотып, өч ел бирү белән чикләнде

Суд карарын ишетүгә. Гайния, анын югалтып, борынга җиткән корсагы белән идәнгә килеп төште һәм судка өстәмә мәшәкать тудырды Моны күреп торган Мөниржаннын җан җепселе өзелде. Ул үзенә бирелгән җәза хакында онытты Анын ничек тә хатынына ярдәм итәсе, һич югында янында булып, ягымлы сүзләр әйтәсе килде. Ләкин анын янында торган милиционерлар элеккеге танкистка селкенергә дә ирек бирмәде Көчсехтеген. чарасызлыгын аклаган Мөниржан

— Кабәхәтләр!—дип кычкырганын сизми дә калды

Ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган Гаиниянен үле бала табуы хакында Мөниржан Мордовия төрмәләренен берсендә утырган чагында
ике айдан соң алган хаттан гына белде.

Колхоз атлары өчен печән урлап тотылган Әскәйнең атаклы гармунчысы Мөнирҗан Исламовнын төрмә елъязмасы әнә шулай башланды. Бу елъязманың зур эпопеягә әвереләчәге хакында ул чакта берәүгә дә нәмәгълүм иде.

Китүенә елга якын вакыт узгач кына, Фазылдан беренче хәбәр килде.

Хөршит абыстай ишек алдында тавыкларына җим биреп йөри иде. Биш баш тавыгы бар үзенең. Йомыркасыннан бигрәк иптәш өчен тота ул аларны. Әйе-әйе, иптәшкә! Әй ул тавыкларның күкәй салганнан соң куанып кытаклаулары! Әй мактанулары! Әле ярый бохар мәчесе бар да, шушы тавыклары бар, югыйсә ялгызын акылдан шашарга да мөмкин. Күрше- күләннең дә синең белән аралашырга вакыты юк, һәркемнең үз хәле хәл. Барысы да эштә. Сәдака-хәер китерүчесе дә, дога кылуга:

—Абыстай, жиренә җиткереп үзең укырсың инде, нәсел-нәсәбебезне беләсең,—дип тизрәк китү ягын карый.

Аларга үпкәләми Хөршит. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы. Өстән дә, ул күкләрне күз алдында тота, карап-күзәтеп кенә торалар. Ул инде хәтта Фазылдан хәбәр юклыгына да ияләшеп бетә язган иде. Жае чыкмыйдыр, шуңа хәбәр бирми торгандыр. Башкайлары исән-сау була күрсен газиз балакаеның, башкайлары сау булса, дөньяда анасы барын онытмас. Оныта торган бала түгел ул.

—Ти-ти-ти! Килегез, кил, рәхмәт төшкерләре!

Тавыклары белән мавыгып, ул капкадан керүчене күрми калган. Артында гына берәүнең:

—Әссәламәгаләйкүм!—дип сәлам бирүен ишеткәч, сискәнеп китте. Кем булыр бу? Тавышы таныш түгел сыман. Борылып карады, ләкин керүчене барыбер танымады. Әллә соң, Ходаем, тагын берәрсе милитсәдән Фазылны эзләп килгәнме? Алай дисәң, көтәрсең ул дуңгызлардан «әссәламәгаләйкүм»не, кайберсе юньләп исәнләшә дә белми. Туганда ук юньсез булганнармы, әллә яши-яши иблискә әверелгәннәрме? Алар килә-килешкә Хөршит абыстайдан Фазылны таптыра, суд, өтермә белән куркыта башлый.

—Вәгаләйкемәссәлам!

—Сезне Хөршит абыстайдыр дип беләбез. Шулаймы?

—Шулаен шулай да. Үзеңне кем дип тә әйтә алмыйм. Бер дә күргән кешегә охшамыйсын.

Әлеге адәм як-ягына каранып алды да, авызы тулы тимер тешләр арасыннан сүзләрне сөзеп чыгарып, пышылдап кына:

—Абыстай, монда сөйләшә торган сүз түгел, мөмкин булса, өйгә керик,—диде.

Үз-үзен тотышы белән дә сәер, кигән киеме, сөйләшүе дә ят бу кешенен. Бер дә милитсәдән булганга охшамый. Бәлки?.. Абыстайның күңел түрендә өмет чаткылары җемелдәп алды. Ана күңеле сизә шул.

Кергәч, аяк киемнәрен салып, Мирзанур түргә узды.

—Яле, абыстай, утырып бер дога кылыйк.

Торган саен ныграк гәжәпләндерсә дә, Хөршит абыстай үзе сорамый, кунакның сөйләгәнен көтә. Тикмәгә генә йөрмәс бу кеше.

Дога кылынды, бит сыпырылды. Бары тик шуннан соң гына Мирзанур сәкегә куеп торган төенчеген чишеп, бер яулык һәм кәгазьгә төрелгән күрәгә, киптерелгән алыча, алма, тагын бераз йөзем сузды:

—Менә болары улын Фазыл күчтәнәчләре. Мин әманәтне тапшырдым.

—Фазыл?! Әй, балакаем, ул исәнме?—Хөршит абыстай, улының исеме ишетелүгә, моңа кадәр булган шик-шөбһә, саклык чаралары турында онытты.

—Тсс!—Мирзанур шауламаска кирәклеген кисәтте —Фазыл. Аллага шөкер, исән-сау. сина күптин-күп. чуктин-чук сәламнәр юллады

—Ул кайла9 Ник кайтмый? Ник мона кадәр бер хәбәр дә бирмәде?— Карчык мөсафирны сораулар белән күмеп ташлады да туктап калды: улынын нинди хәлдә икәнен белмимени ул? И тиле карчык та инде син. дип битәрләде ул үзен

Кунак Хөршит абыстайның соравына игътибар итмәде

  • И абыстай, улыгызның ни өчен моннан киткәнлеге хакында оныттыңмы? Шуңа күрә хат та язмады, хәбәр җибәрергә дә җай чыкмады. Үземә килгәндә, безнен әткәй тумышы белән Туймазыдан Гражданнар сугышыннан сон шунда төпләнеп калган. Без Фазыл белән очраклы гына танышкан идек, бу якларга кайтасымны белгәч, синен янына кереп чыгуымны сорады. Әтинең әнисе, ягъни минем әби була инде. исән, анын янына ике-өч елга бер кайтып торабыз. Күптән түгел генә кайткан идем сыман, инде китәр вакыт та якынлаша. Ачуланмагыз инде, кайту белән килеп булмады. Хәзер күңелем тыныч, әманәтне үтәдем. Үзенә сак булырга кирәк шул. Фазылны әйтәм

—Әйе шул. улым Атынны кем. Мирзанур диденме әле9 Шул бала өчен хәсрәтләнеп, дивана булып бетәм бугай инде Сөйлә, зинһар, кайларда ул, ниләр эшли?

Ананың барысын да тизрәк беләсе килсә дә. Мирзанур ашыкмады

—Анын өчен борчылма Тамагы тук. өсте бөтен, урыны җылыда, корыда. Ул бит укыган кеше, жиде класс белеме бар Андыйлар аяк астында аунап ятмый Үзбәкләр аны хисапчы итеп урнаштырды. Бик әфтәрититле кеше Фазыл. Үзбәкләр ана әкәжан дип кенә торалар

—Алайса үзбәк ягында икән минем улым

—Абыстай, мин әйтергә яраган кадәрссен әйттем, калганын сорамый тор. Инде, абыстай, шунысын беләсем килә: Фазылны һаман эзлиләрме9

  • И улым, эзләмиләрме сон! Ун көнгә бер. ике атнага бер килеп төпченеп, куркытып кына торалар Минем үземне өтермәнгә ябабыз, диләр Чистый котымны алып бетерделәр

Мирзанурның көләч йөзе күләгәләнеп калды Самавырын кабызып йөргән Хөршит абыстайга анын

—Димәк, димәк, егетне юкка харап итәргә телиләр Димәк, димәк., бер­бер чарасын эзлисе булыр,—дип. үзалдына сөйләнгәне ишетелде

Чәйдән сон Мирзанур озак тормады Саубуллашкан чакта әйтте

—Апа җаным, малаен өчен борчылма Ул исән-сау Аллаһы боерса, киләчәктә дә җил-янгыр тимәс Хәзер безгә, ин мөһиме, милипиянен эзләвен туктатырга кирәк Бу бик ансат эш түгел Алай-болай Фазылның үлде дигән хәбәре килеп ирешсә, чынга алма Ул хәбәрне ничек тә милипиягә җиткерергә кирәк Шунсыз алар Фазылны тынычлыкта калдырмас Барыбыз бер сүздә булыйк Шул чагында малаена куркыныч янамас

Улыннан хәбәр китерүчегә мен-мен рәхмәт укып, кат-кат дога кылды Хөршит абыстай Чыннан да күнеле тынычланып калды Үлгән артыннан үлеп булмый ире белән өлкән улы Котдус авыл зиратында янәшә ята. Әсгатенең Кытайдан хаты килеп тора. Кашаф кызы Мәүжидәгә дә хат яза икән дигән сүзләр Йөри Анысы яшьләр эше Мәгәр Мәүхидә ипле кыз. чәчләре чәчкә ялганасы булса, миннән фатиха Төпчегеннән хәбәр булмаганга, йөрәге бик сызлый иде. хәзер Фазыл өчен лә кайгысы басыла төште Адәм баласы өчен ин авыры—якыннарын турында берни белмәү, билгесезлек икән Инде килеп Мирзанур бу борчылуына ла нокта куйды Фазыл исән Яшәгән җирендә әфтәрититле кеше ди бит Анысы ни айлатадыр, ләкин абыстайның күнеле сизә: начар сүз булырга тиеш түгел.

Мирзанур китеп, икс ай ярымнар узуга, хат алгач һәм конверт эченнән
табут эчендәге Фазыл сурәте чыккач, Хөршит абыстай, башта куркып китсә дә, үзен кулга тиз алды. Димәк, шулай кирәк булган. Мирзанур тикмәгә генә китәр алдыннан бу хакта кисәтмәгәндер.

Сурәт янында кыска гына хат та бар иде.

«Хөрмәтле Хөршит апа!

Ошбу мәктүбебез илә сезләргә улыгыз Фазылнын көтелмәгән вафаты хакында хәбәр итәбез вә тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын. Мәрхүм әйбәт кеше иде.

Бер төркем дуслары».

Озак карап торды Хөршит абыстай улының сурәтенә, аннан соң карточканы матчага кыстырып куйды, ә конвертын йомарлап мичкә ташлады.

Тагын берничә көннән килгән участок милиционеры Исхак белән карчык көтелмәгәнчә кыю сөйләште:

—Улымны эзләп вакытыңны юкка әрәм итмә. Ул инде күптән оҗмахта...

—Алдашма, убырлы карчык!—Исхак мондый хәбәр көтмәгән иде?!— Шайтан таягына кырау тимәс, докажи!

«Докажи» сүзенең ни аңлатканын белми Хөршит абыстай, шулай да ул сүзнең Фазылның дөньяда юклыгын раслаучы дәлилләр хакында барганын төшенде. Ләкин башын тилегә салды:

—Нәрсә дисен?

—Кайдан белдең, дип сорыйм мин синнән! Ышанмыйм!—дип, Исхак бораулый торган күзләре белән Хөршит абыстайга текәлде.—Беләм мин сезне, кулак калдыкларын!

Исхак кызса да, Хөршит абыстай тыныч калды. Ул матчага кыстырган сурәтләрне ашыкмыйча гына Исхакка сузды, хатны да кулына тоттырырга онытмады:

—Мә, кара! Максатыгызга ирештегез, инде тынычлансагыз да була! Баламның башын ашадыгыз, җәлладлар!

Кулына алганчы, Исхак бу хат һәм сурәтләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен күз алдына да китерә алмаган иде. Өшкерә-төшкерә торган җен... тфү, мулла карчыгы ниләр әйтмәс тә, ниләр кыланмас.

Ләкин сурәткә күз салуга ук, күпне күргән участковый имәнеп китте. Анда совет хөкүмәтенең явыз дошманы, ил буенча эзләнә торган җинаятьче Фазыл Шаһиевнын кәфенгә төрелгән гәүдәсе төшерелгән иде.

—Укы, укы, хатын да укы, күңелен тынычлансын!—Хөршит абыстай хәзер инде айлар буена җыйналып килгән үпкә-рәнжешен тыеп торыр хәлдә түгел иде.—Колхоз атларын ач үлемнән коткарган өчен медаль бирәсе урында, башын ашадыңмы улымның?! Хәзер тынычланырсыз инде. Алланың каһәре төшүдән дә курыкмыйсыз.

Башка вакытта Алла сүзенә исе китми торган Исхакка кинәт әллә нәрсә булды. Мона кадәр гади гражданнар алдында аклануның ни икәнен белмәгән, азау теш ярган участок милиционеры әле генә ишетелгән каһәр сүзләреннән шомланып калды:

—Син, абыстай, телеңне тый. Сүзеңне чамалап сөйләмәсән, власть кешесен әскәрбит иткән өчен үзеңне таш капчыкка тыгып куярлар, бер аягың белән кабердә дип тормаслар. Шуны онытма: мин дәүләт хезмәтендәге кеше, ни кушсалар, шуны эшлим. Печәнне синен малай урлады дип кәнкритне әйтмәсәләр, без эшне шул көенчә ябып куя идек. Падумаеш, бер-ике йөк печән, әлләниләр югала!

Мона кадәр берсенең бер авызыннан милициягә әләкләүче турында сүз чыкканы юк иде. Кайсы сатлыгы барып әйтте икән?

—Алдашма!—диде Хөршит абыстай. Ул инде бераз тынычлана төшкән иде.—Кем әйтте? Кем әйтте, дип сорыйм мин синнән!

 

менирстлн________

Бу мулла карчыгы әллә күз буа инде, бер генә кагыйдә буенча да хәбәр итүченен кем икәнен әйтергә хакы булмаганын белә торып, авызын ачканын Исхак сизми дә калды

  • Кем дип... Сон. шул инде , —дип мыгырданды ул авыз эченнән

—Кем ул шул?

—Силсәвит Минһажев

—Алдашасын!

  • Икмәктер, валаһи газыйм! Алдашсам, ике күзем чәчрәп чыксын' Следователь Ильин да бар иде. Ышанмасан. анардан сора Анын алдында әйтте: беренче бригада ат караучылары урлады, диде. Әле минем бер литр аракыны да эчте. Үзем генә булсам, рәже мин пыртакул төзер идем

Соныннан Исхак бетәшкән бер карчык алдында манка малай кебек бөтенләй ачылуына аптырап йөрде һәм мона үзенчә аклану тапты

—Убырлы карчыктыр ул. валлаһи, сихерләде мине —Ләкин моны кычкырып әйтергә курыкты

Ничек кенә булмасын. Фазыл. Мирзанур. Хөршит абыстай катнашындагы "спектакль” унышлы чыкты: жинаять кодексы буенча яраган булгандырмы, юкмы, әмма шул көннән Фазыл Шаһиевны эзләүне туктаттылар.

Мөниржан башта Мордовия төрмәләренең берсендә утырды Жинаять доньясынын югарырак баскычларында торучылар кемнен кем икәнлеге хакында надзирательләрдән дә болайрак хәбәрдар иде Мөниржанны алар колач жәсп каршы алмасалар да. авыл мокытын рәнҗетмәделәр

Мөниржан килгән чорларда төрмәдә бет мыжлап тора иде Бет белән көрәш-көрәш мә, ул каһәр суккан жан иясе көнләп түгел, сәгатьләп үрчи

Мөниржан бет күрмәгәнме! Фронтта да алай бик тансык нәрсә түгел иде ул хәшәрәт. Ләкин өстенә ажгырып дошман килгәндә яки -Ватан өчен! Сталин өчен!»—дип һөҗүмгә ташланган чакта, бет турында уйлап, кычыткан җиремне кашып тора алмыйсын. Бет барлыгы бөтенләй онытыла, гүя ул юк. булмаган да. Онытыла, тик. аз гына иркенрәк вакыт булдымы, кырыенда кеше бармы, юкмы, шатыр-ботыр кашынырга тотынасын Моны берәү дә әдәпсезлеккә санамый, чөнки аларнын үзләрендә лә шул ук хәл. Бет женесенә дә. погоннарындагы йолдызга да карап тормый

Чып-чын төрмәгә барып эләккәнче. Мөниржаннын тәне әле бетләргә өлгермәгән иде Сигез кешелек камерага урнаштыргач кына, мондагы мәхбүсләрнен. дөньяга исләре китмичә генә, гел кашынып торуларын күреп, барысынын да бетле икәнен анлап алды Монын өчен әлләни зур акыл яки тәҗрибә кирәк түгел.

Бетлеләр арасында, әлбәттә, бер генә бетсезнен дә ягасы килмәс Ләкин син төрмәдә, атан йортында яки туганында кунакта түгел, ошамаса. тавыш куптара, урын сайлый яисә үпкәләп кайтып та китә алмыйсын Бүтән камерага да күчермиләр. Күчерсәләр дә анын бетсезен кайдан табасын Яратсан да шулар, яратмасан да шулар. Өч-дүрт көннән бу җәнлекләр Мөниржанны да «яратып, үз итеп», ягъни «оккупацияләп* өлгерде Бәлки алар бик күптән «сбежии* кеше, яна кешене тансыклаган булганнардыр

Тоткыннар иң авыр җәзаны ялгызлык, диләр Камерада берничә кеше утыра икән, монда инде күңелсезләнергә урын калмый Тоткыннарның шариклары әйбәт эшли, әле берсе, әле икенчесе ни дә булса уйлап таба Мәзәк сөйләшкәннәрне инде әйткән дә юк

Әнә бит Мудрый нәрсә тәкъдим итә. Әйтсән. кеше ышанмас Бет ярышы уздырмакчы. Башта әйткәч, аны шаярта гына дип уйлаганнар иде, чынлыгына ышанырга озак вакыт кирәк булмады

Тора-бара бу ярыш бик кызык булып, барысына да ошап китте

Ярыш асылы түбәндәгедән гыйбарәт: өстәл дип аталган нәрсәгә бер

 

түгәрәк сызыла. Түгәрәк үзәгендә тагын бер кечерәк түгәрәк бар. Бетләре арасыннан һәркем берсен сайлап ала да кече сызык эченә җибәрә. Шуннан күзәтә башлыйлар: кемнен бете зур сызыкны беренче булып кисеп чыга, шул—җиңүче.

Әйе, беренче карауга бетләр барысы да бер төсле хәшәрәтләр кебек. Ләкин алар да, адәм баласы төсле, төрледән төрле икән. Холык-фигыльләренә кадәр аерыла. Кайвакыт синен ярышка дип махсус «симерткән» бетен, сызыкка ук барып җитә. Менә хәзер чыга, менә хәзер чыга дип, ике күзеңне ертырдай булып, комарланып карап торасын. Ә ул, хыянәтче кебек, булды дигәндә генә, йөз сиксән градуска “койрыгын бора” да кирегә китеп бара!

Ни сәбәпледер, күбрәк Мудрыйнын бетләре җинә. Әйтерсең лә алар Мудрыйнын төрмә авторитетларының берсе икәнен белә.

Җиңүчеләргә һәрвакыт кадер-хөрмәт. Сытыласы, изеләсе урында Мудрый җиңүче бетләренең берсен дә әрәм итми: кадерләп-хөрмәтләп үбә дә, сул як култыгы астында урман булып үскән ешлыкка иркенгә җибәрә.

Тора-бара бу ярышлар да туйдырды. Инде кем нәрсә уйлап табар дигәндә, беркөнне Мөниржанга әйберләрен җыеп чыгарга әмер килде. Башка төрмәгә күчерәләр икән.

Юлга кузгалганчы, өеннән ике хат алып өлгерде Мөнирҗан. Гайния яза хатларны. Әле ярый ул бар, рәхмәт төшкере. Их, кабәхәтләр, нишләттеләр анын тормышын! Дөньялары бик үк җитеш булмаса да, матур гына яшәп яталар иде. Судта Гайния анын югалтып егылмаса, бала үстерәселәр иде. Ир бала булган, нәсел дәвамчысы булган бит!

Бу хакта язулары җиңел булмагандыр Гайниягә. Мескенкәй, ул ниләр кичергәндер, күз алдына да китерүе кыен. «Баладан соң, өзлегеп, мин айдан артык өйдә яттым. Шул арада хисапчы итеп минем урынга бүтән кешене алганнар. Кем икәнен язып тормыйм. Хәер, кем булса да барыбер түгелмени. Хәзер йөри башладым инде. Улыбызны саклап кала алмаганга, син мина, зинһар, ачуланма. Ни эшлим сон, җаным. Язмыш тактасында шулай язылган булгандыр.

Әтәй, инәй бер көе кыштырдап йөриләр. Ярдәмнәреннән ташламыйлар. Алардан башка ни хәлләр итәр идем. Үзенне сакла, Мөнирҗан. Өч ел үтәр дә китәр, Аллаһы боерса. Син яңа җиргә күчерәчәкләр, дип язгансың. Барып урнашу белән үк яна адресынны хәбәр ит. Бәлки, янына барып кайта алырмын. Сине бик сагындым. Бигрәк тә төннәрен җанымның җиденче тамырына кадәр сагынудан сызлый. Посылка салырга уйлаган идем дә, күчерерләр дигәч, тукталып калдым...»

Гайниядән килгән хатларны Мөнирҗан түш кесәсендә саклый. Кайвакыт көненә әллә ничә тапкыр алып укый ул аларны. Чөнки ул хат кына түгел, Мөнирҗанны өе, Гайниясе белән бәйләп торучы җеп тә. Хатны кайчан гына укыса да, күңелендә Фазылдан отып алган җыр тирбәлә.

Тауга менәр булсаң, дустым,

Дагалат атларыңны.

Күкрәгемә куеп йоклыйм

Җибәргән хатларыңны.

Жырнын кушымтасы «Мәдинә гөлкәем» дип башлана. Ләкин Мөнирҗаннын аны Мәдинә дияргә берничек тә теле әйләнми, «Гайния гөлкәем» дип җырлый. Шулай инде, сагынсан, Галиябану Гайниябануга, Мәдинә Гайниягә әверелә.

Ничә көн барганнардыр, Мөнирҗан санамады. Санаудан ни файда? Санасаң, санамасан да, өч ел буена төрмә шулпасы эчәсең бар Яна төрмәгә бер-ике көнгә алдан килдең ни дә соңрак килдең ни, аермасы юк. Срок бара.                                                                                                                 '

 

Ул инде язмышына күнеккән иде. Берзаманны. поездлары туктагач, башын күтәреп караса. Курган шәһәренә килеп җиткәннәр икән. Монда гына калдырырлармы, әллә тагын да ераккарак алып китәрләрме? Туктаган һәр станция саен тоткыннар шул хакта сүз куертмый калмый.

Вокзал мәйданында халык күп. Их. чыгасы, йөрисе иде шулар арасында. Сулыйсы иде иректәге һаваны.' Күзләрне рәхәтләндереп, күк зәнгәрлегенә карап торасы иде. Юк шул. аларнын хакы юк. Алар иптәш түгел, гражданин гына. Югыйсә бер вагонда баручылар белән аралаша торгач, аңлаган иде. мондагыларның берсе дә кеше үтереп, кеше талап, хатын-кызны көчләгән өчен алмаган срокны. Берничә кешене исәпләмәгәндә, күбесе анын кебек үк юкка-барга утыртылган: кайсы бер чиләк ашлык урлап тотылган, кайсы начальнигын өч хәрефкә җибәргән Арада хатыннары утырткан ирләр дә бар. Шулай инде, күрәсен булса, күркә талап угерер диләр бит

Курганнан кузгалып китмичә, состав озак торды Ни өчен икән9 Башкаларында алай ук озак торган сыман тоелмаган иде Ниһаять, янәшәдәге юлга тагын бер пассажир поезды килеп туктады Кайсыдыр ки үткен күзе ул составнын ниндилеген шунда ук чамалап алды. Вагон буйлап:

—Зеклар!— дигән хәбәр таралды. Ристаннар тәрәзәгә ябырылды Теләр- теләмәс кенә булса да, Мониржан да урыныннан кузгалды. Белмәссен. бәлки, танышлары да очрап куяр.

Гади пассажирлар перронга төште. Зеклар вагонын, әлбәттә, ачучы юк Андагы тоткыннар да тәрәзәгә ябырылган.

  • Инәләрен фәлән!.. Болар бит хатын-кыз!

Шушы сүз вагонны умартага әверелдерергә җитә калды.

—Пошел ты! Ниткән хатын-кыз булсын ди. Әнә ич. башлары тап- такыр!

  • Булса соң. Баштамыни хикмәт! Син аларнын имиенә кара! Колакларына кара. Уф. егетләр, беттем, төпчек улым ыштанымны ерта Их, мать честная!..

Янәшәдәге вагонда мәхбүс хатын-кызлар булуы ирләр вагонын исертте, кем ничек тели, шулай сөйләнергә кереште. Озата баручы солдатларның тәрәзә яныннан куарга тырышулары да ярдәм итмәде.

Менә каршыдагы ул вагонның ишеге ачылып, аннан башта дүрт хәрби төште. Алар, автоматларын әзер тотып, ишекнең як-ягына басты Инде ристаннарны чыгаралар дисән, түгел икән Бозау кадәр ике овчарка җитәкләп, янә ике солдат чыкты. Овчаркаларның күзен кан баскан, тешләрен шыгырдатып, алар усал ырылдый Ычкына калсалар, кем туры килсә, шуларнын бугазын ә дигәнче чәйнәп ыргытачаклар. Әнә ич. хуҗалары үзләрен чак тыеп тора.

Конвоирларда тынычландыра алмаган иде. кулларына богау кигертелгән хатын-кызларны күргәч, Мордовиядән килүче ир тоткыннар бердәм тынып калды.

Ристан хатыннарны бер-бер артлы күрше вагонга менгерә башладылар Күбесенә утыз-кырык яшьләр булыр. Кырдырып алынган чәч һәм төрмә киеменнән аларнын төгәл яшен кем әйтә алсын. Шулай да бер хатынның кыяфәте алтмыш биш-житмешләр тирәсендә иле. Тоткыннарга кабат җан инде:

  • Карагыз әле. карагыз, бер әби дә бар!
  • Болар безнен өчендер инде Барасы юл озын, күңел ачсыннар дигәннәрдер.

—Тот капчыгыңны, ачтырырлар

  • Их. егетләр, хатын-кыз тансыкладым. Бер кичкә әнә теге убырлы карчыкка да риза булыр идем!

Барысын да күчерәләр дип торганда, башта этләр җитәкләгән солдатлар.
алар артыннан солдатларның калган дүртесе вагоннарына кире менде һәм алар артыннан шап итеп ишек ябылды. Төшми калган хатын-кызлар тәрәзәгә ябырылган көе тора бирде. Шунда урта тәрәзәләрнең берсеннән күренде: җыйналган хатын-кызлар як-якка аерылды һәм иренмәгән һәркем күрә алырдай итеп, тәрәзә каршына егерме биш-утыз яшьләрдәге хатын килеп басты да итәген күтәрә башлады. Анын ыштаны юк иде. Гаурәтен бар булганча уйнатып, ирләрне үртәп шактый басып торды ул. Ана җавап рәвешендә ирләрнең дә берсе ыштанын төшерә башлаган иде, өлкән конвоир тегенен арт санына күн итеге белән шундый итеп типте ки. башы белән ул бичара вагон стенасына бәрелде һәм чүнкелеп идәнгә барып төште. Бүтән мондый «батырлык» күрсәтергә теләүче табылмады.

Тоткыннарның тынычлыгы качты. Әле поезд кузгалып киткәч тә бик озак шул хакта гәп куерттылар:

— Ну кабахәт тә инде бу хатын-кыз! Белә бит канны ничек кыздырырга!

—Ул б... мина эләксәме! Йонын язар идем мин аның исемен оныттырганчы!

Мөнирҗанны Курган стансасында күргәннәре бик тетрәндерде. Ирләр генә утырган камерада ул тоткынлыкның ни икәнен анлап бетерә алмаган икән. Әле башланмаган ике ел да сигез айлап бар. Ниләр күрер дә, ниләр кичерер аның газиз башкае.

Ул чакта берәрсе Мөнирҗанга тагын җиде тапкыр хөкем ителәсен һәм союзның әллә нинди төрмәләре нарларында көннәр санарга туры киләчәген әйтсә, үлсә дә ышанмас иде. Мона кадәр күргәннәре баласы гына икәнен кайдан белсен ул.

Бауны күпме генә сузма, барыбер очы бер чыга. Озакка сузылган сәяхәт Кемеровода төгәлләнде. Аларның күбесен, шул исәптән Мөнирҗан Исламовны да халык хуҗалыгында файдаланырга карар кылганнар икән. Ил күмергә мохтаҗлык кичерә, сугыш җимергән күпме шәһәр, авылны, завод-фабрикаларны аякка бастырасы бар. Моның өчен энергия кирәк. Ә энергия алунын төп чыганагы—ташкүмер. Нефть әле аз чыга, ә ташкүмер шахталары кайда гына юк. Кемнәрдер Донбаста күмер чапса, Мөнирҗанга Кемерово язган икән.

Аларны сакчылар эшкә алып бара, карап эшләтә, алып кайта. Чын төрмә белән чагыштырганда, монда үзеңне бераз кеше итеп сизәсең. Сак астында, тоткын икәнеңне белсәң дә парашалы камера түгел инде бу.

Көннәр бер-бер артлы уза тора. Гайниядән ике тапкыр посылка алды Мөнирҗан. Посылканы, ни килсә дә, әлбәттә бергә яшәүчеләр белән бүлешәсең. Ә алар дүрт кеше: урыс Николай, казакъ Мекебай, чуаш Петр. Әйтерен бармы, менә дигән интернационал!

Ул көнне Мекебай белән икесе алар төнге сменадан кайтты, Коля белән Петя шахтага төштеләр.

Мекебай ачык йөзле, киң күнелле егет. Ни генә әйтсәң дә: «Жаксы»,— дияр, елмаер, бүтән сүз катмас. Анын утыруы ат белән бәйле: күршедәге җәйләүгә сөйгән кызы янына атланып барган атын бүреләр ашаган. Бүреләрнең тамагы туйгандырмы, юкмы, әмма Мекебайга биш елны шапылдатканнар.

Кичә кич, шахтага төшәр алдыннан, аңа посылка барлыгы турында хәбәр китергәннәр иде. Бүген ул беренче эш итеп шуны алып кайткан.

Казакъ халкы ит ярата. Куй ите, елкы ите Посылкага да казылык, киптерелгән бавыр салганнар иде—капкачын ача башлауга, авыздан су килде.

Казылык татарның да ин затлы милли ризыкларының берсе. Сугышка кадәр Мөниржаннын әтиләре дә кайбер елларны яшь тай суеп, эчәгесенә казылык тутыра иде.

Казылыкны да, күрәсең, тутыра белергә кирәктер. Гаптелихсан абзый йорттагыларны бу эшкә якын җибәрми, үзе тутыра. Мөниржаннын карап торганы булды: башта ул итнен үзенә ошаган җирләрен, маен телемләп кисеп ала. Аннан сон шуны тозлап, борычлап, сарымсаклар куша-куша болгатып, базга төшереп бер кич кундыра. Соныннан эчәгеләргә тыгыхтап тутыргач, өй түбәсенә элеп куялар да өлгереп җиткәнен көтәләр. Ай яры.м- ике айлар узгач, әтиләре чормадан түгәрәк казылыкларның берсен алып төшә дә, кичке ашка өстәл тирәли тезелеп утырган гаиләсе каршында, бисмилласын әйтеп, шушы көн өчен махсус кайралган чалгы пычагы белән юка телемнәргә кисә. Казылыкның хуш исеннән бер исерсән. авызга алуга һуштан язар хәлгә киләсен. Капкан телемен авызда май булып эри, чәйнисе дә калмый. Бер түгәрәк казылык шул бер утыруда ашалып бетә Бу өйдәгеләр, бигрәк тә балалар өчен гает бәйрәменә тиң, чөнки яңадан ата-ана тарафыннан мондый юмартлык бүтән күренми.

Казылык күчмә заманнардан ук калгандыр Мөниржаннар гына түгел, ат суйган, казылык хәзерләгән кешеләр барысы да диярлек аны көннәр җылыткач, мондый ит беткәч, әҗәл даруы урынына гына ашыйлар. «Күп ашасаң, аз ашарсың, аз ашасан, күп ашарсын».— дияргә ярата иде әтиләре Гаптелихсан. Бу мәкальнең ни аңлатканын Мөниржан шактый еллардан соң гына анлады.

Казылыкны казакълар икенчерәк әзерли икән: Мекебайга килгәнендә ите аз, мае күп иде.

Ярар, майлы булса да, казылык казылык инде ул. Бавырын да күргән- ашаган бар. Авыз иткәч, чын күңеленнән Мониржан рәхмәт әйтте

Посылкада кечкенә капчыкка салынган тагын нидер бар иде Мекебай капчык эченнән бер чеметем салып, «кәжә тоягы» төреп, аны авызына капты һәм кабызып, суыра башлады. Икенче «кәжәтоягы»н ул Мөниржанга сузды.

—Рәхмәт, мин бит тәмәке тартмыйм.—диде Мөниржан.

—Ә бу тәмәке түгел.

—Нәрсә сон?

—Суырып кара. Шуннан белерсең

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәч, тотып та карыйсы килә. Кызыксынып. Мөниржан да бер суырды, ике суырды, авызында әчкелтем тәмнән башка нәрсә сизмәде.

—Син аны ашыкмыйча гына суыр,—дип кинәш бирде Мекебай. Ул авызына капканны тарта-тарта, койкасында яткан көенә әкрен генә «кәжә тоягы»н пыскыта.

Бергә яшәүчеләрнең Мөниржаннан башкалары тәмәке тарта һәм. шушы яшькә житеп, сугыш мәхшәрен кичкән башы белән аның тартмавына чын- чынлап гаҗәпләнәләр иде. Ә Мониржан шул әшәкене тарткан кешеләргә гаҗәпләнә. Әнә чуаш Петрның сирәк тешләре элек ни төсле булгандыр, хәзер сап-сары. Ул тарту мәсьәләсендә бигрәк тәкатьсез тәмәкенең берсе артыннан икенчесен кабызып кына тора. Үпкәсе ничек чыдый торгандыр мескеннең Нәкъ инде Черепанов паровозы Болай дәвам итсә, озак чыдамас, хәзер үк, ютәл зәхмәте кузгалса, тиз генә туктый алмый, төкереге дә кан аралаш. Шулай булмыйча сон, жир астына төшкәч тә шифалы су түгел, күмер тузаны эчә бит аларнын үпкәсе!

Мекебай киңәшен тотып. Мониржан әкрен генә тартуын белде, анын арыган вә талчыккан җаны-тәненә рәхәтлек инә барды Күз алдында яшеллеккә чумып утыручы бакча пәйда булды Алар Гайния белән шул бакчада йөриләр икән Бер жире авыртмый, бер жире сызламый. Әллә оҗмах бакчасына эләккәннәр инде9

Күз алдында тагын ниләр күренер иде, татлы хыялыннан аны Мекебай тавышы бүлдерде

—Йә, ничек?

—Рәхәт. Мин үземнен гәүдәмне сизмим, күктә йөзәм. Төреп бир тагын берне!

—Житеп торыр. Күп булып китәр.

—Булмас! Жәлләмә! Төр дигәч төр!

—Жарар, бик сорагач, мә алайса. Тик үзенә үпкәлә.

Мекебай тагын берне төреп бирде.

Шуннан арысын Мөниржан хәтерләми. Күпме йоклагандыр, башы чатнап ярылуга түзә алмыйча, күзләрен ачаргамәжбүр булды. Күпме яшәп, башының болай авыртканын хәтерләми иде. Йа, Хода, сабырлык бир! Уф, чатный, ярыла бит башы, ни эшләргә?

Мекебай аяк өстендә. Николай белән Петрның урыннары буш, димәк, кайтмаганнар әле.

Аның уянганын күреп, Мекебай:

—Жаксымы?—дип сәламләде. Башка вакытта бу егетнең шундый эчкерсез елмаюы кәефен күтәрә иде, бу юлы косасын китерде.

—Жок!—диде ул казакъчалатып.—Берни хәтерләмим. Ни булды?

—Жаман гой, жаман! Мин сине акыллы жегеткә саный идем, тиле икәнсең.

Мондый сүзне көтмәгән Мөниржанның Мекебайга хәтере калды:

—Тилереп мин ни эшләгән?

Мекебай икеләнеп калды: әйтергәме, әйтмәскәме? Кызып китәргә генә тора бу дала егете.

—Чынлап та хәтерләмисенме?

—Юк, валлаһи, берни дә хәтерләмим.

—Ай, жолдас Мөниржан, булуын житте, миннән хатыныңны таптыра башладың гой. Кайтып китәм дип тәрәзәдән сикерергә теләдең. Көч-хәл белән туктатып калдым. Ай-Һай, гайрәт икән үзендә, жолдас Мөниржан, тотып тыеп кына булмый. Сикерсәң, пешерә идең бишбармакны!

Башы авыртуын да онытып, Мөниржан курка калды. Куркырсың да шул, кыланмышларын кырга сыймаса. Ярый әле, бәхетеннән, Мекебай, рәхмәт төшкере, янында булган. Ә чынлап торып уйлап карасаң, шул казакъ тәре котыртмаса, бу агуны тартасы идеме ул?! Ну Мекебай, тәре жан, бәреп үтерсәң дә жәл түгел сине!..

Күңел түреннән икенче тавыш каршы төште:

—Син, туган, Мекебайны сүкмә. Әйт әле, әллә ул сине көчләп тарттырдымы?

-Юк.

—Шулай булгач, ник аны гаеплисең?

—Тәкъдим итте бит.

—Итсә соң! Кем нәрсә тәкъдим итмәс. Үз башың кайда?

—Барын бар ла ул. Әллә юк микән? Чын баш моның кадәр дә каты авыртмас.

—Баш авыртуын бер бетәр, тик менә монардан сабак ала белерсеңме икән?

—Т ырышырмын.

Мөниржан сүзендә торды: мондый юньсез нәрсәне бүтән авызына якын да китермәде.

Күп еллар узып, бөтен дөньясын наркомания дигән афәт яулап алгач, төрмәдә утыру буенча шактый «тәжрибә-стаж» туплаган һәм яше өлкәнәя төшкән Мөниржан Мекебайга килгән посылкадан «кәжә тоягы»н бер-бер артлы икене төреп тартканы өчен үзенә рәхмәт укыды. Дөрес, ул көнне нәрсә тартканын Мөниржан хәзер дә төгәл генә белми, ләкин аның наркотик булуына иманы камил иде. Әгәр дә бик көчле баш авыртуы белән уянмаган
булса, бәлки ул да шушы кабахәткә ияләшеп китәр иде. Алла саклаган үзен. Наркоманнарның ничек газапланганнарын соныннан аз күрергә туры килмәде ана Ул булган төрмәләрдә андыиларга сонгы вакытларда кытлык юк иде. Шунысы гаҗәп: тикшерү арты тикшерү, контроль өстенә контроль, ләкин наркотиклар шундый тылсымлы көчкә ия ки. төрмәнен биек таш диварларын бар дип тә тормый, кораллы сакчыларга да карамый—зонада наркоманнар рәхәтләнеп кәеф-сафа кора. Әле үхтәре генә кулланса ярар иде. әллә кемнәрне өйрәтәләр дә. соныннан тегеләре, тәкатьсезләнеп, бер доза өчен бер-берсен үтерүгә кадәр барып җитә. Анламассын бу дөньяны. Хәер, Мөниржан укып белә: аны исемнәре гасырлардан гасырларга күчә барган бөек акыл ияләре, кешелекнен даһилары да анлап бетерә алмаган «Нәрсә?», «Ничек?», «Кайчан?» рәвешле сораулар һәрвакыт баш өстендә эленеп торган.

Аллаһы Тәгалә үзенен бәндәсен шундый итеп яраткан ки. әгәр дә исән каласы килсә, адәм баласы теләсә нинди шартларга да яраклашырга, җайлашырга тиеш Мөниржанны гына ал—ул сон ата-анасы нигезеннән аерылырга теләгән идеме? Ул бит Әскәй кырларында иген игеп, мал-туар асрап, гаилә корып, хатыны, бала-чагалары белән күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшисе кеше иде. Ә чынлыкта ничек килеп чыкты? Башта анын әле җитәрлек кадәр ныгып өлгермәгән канатларын сугыш ялкыны өтте. Сынар канатын көйдереп булса да. шөкер, үзен исән калдырды, анысына рәхмәт Инде менә тагын бер сынау—мәсхәрәле, газаплы сынау Шушындый мәсхәрә казанына ыргытырдай җитди сәбәбе булса иде әле Колхоз атларын ачтан үтермәс очен алып кайткан иделәр бит ул печәнне. Бик үк ярый торган эш түгел икәнлеген белә торып бардылар алар Фазыл белән бу адымга

Фазыл исенә төшүгә, күңеленнән үкенеч хисе узды. Ул кайларда ни эшләп йөри икән? Нигә сон Мөниржан теге вакытта анын сүзен тыңламады. Тыңласа, ак сакаллы карт булган булыр иде Гайнияне, ата-анасын кызганды Кызганып, тагында зуррак газапларга дучар итте Газап кынамы, хурлыгы ни тора! Бәгьзеләре. ирен өтермәндә дип. мескен Гайниянең күзен дә ачырмый торгандыр Фазыл сүзен тынлап качып китсә, ул иректә булыр, якыннарына да хурлык тамгасы суга алмаслар иде әле. Менә хәзер чап инде күмер Әй. анысына гына төкерер иден әле. күмер чабуы, шахтадагы эшләр берсе дә түзмәслек түгел түгелен

Күнслен айкаган хисләр өермәсенә түзә алмыйча. Мөниржан җырлап җибәрде:

Шахтер егет күмер чаба

Вак-вак итеп кисәген

Гомерем булып, таш басмаса.

Ташламам, жан кисәгем

Әйе шул. татар элек-электән бәхет эзләп читкә киткән, күмерен дә чапкан, алтын приискаларында алтынын да чыгарган, дингездә балыгын да тоткан, бүтән авыр эштән дә тартынмаган Татар эштә дә. сугышта да үз-үзен аямый торган халык. Хәзер менә Мөниржан шуларнын я змышын кабатлый. Ләкин бер бик зур аермасы бар бәхет эзләп читкә китүчеләрне зимагур дип атаганнар һәм алар очар кош кебек ирекле булган Әгәр бер җирдә ошамый икән, бүтәненә күчкән, сагынса, ялт итеп кайтып га килгән Ничек җырлыйлар әле «Зимагурларталчукта. кайгырмыйлар мал юкка»,- дипме? Ә Мөниржан Ул бит зек. ристан Анын бердәнбер хокукы-күмер чабу, калганын анын өчен төрмә түрәләре хәл итә Мои- зарынны сөйләргә әти-әниен. иркәләнергә хатынын юк биредә Һәркемнен үз кайгысы кайгы, үз кырыгы—кырык.

Үз гомерендә Мөниржан. җырдагыча әйтсәк, «кая гына китеп, кайларга бармады», дистәләгән зонаның лаеш шулпасын эчте, тик ана наркомансыз һәм таракансыз, кандаласыз төрмә күрергә туры килмәде. Ә андыйлары, гомумән, бармы икән сон? Югыйсә бит «ин яхшы илнен» бөтен нәрсәсе, шул исәптән төрмәсе дә ин яхшы, черегән капитализмның курортына тиң, сыйфат билгесе белән булырга тиеш иде. Хәер, иленә карап сыйфат төшенчәсе дә үзгәрәдер.

Адәм баласы тора-бара һәр нәрсәгә күнегә. Мөнирҗанга да төрмәдәге наркоманнар һәм тараканнар андагы надзирательләр, сакчылар, сулый торган һава, эчәр су кебек үк, мәҗбүри шарттыр кебек тоела башлады.

Төрмә төрмә инде ул. Ул бит автономия эчендә автономия, СССР дип аталган гаять зур дәүләтнең рәсми төстә танылмаган тагын бер союздаш республикасы. Вак-төяк судларны, хөкем органнарын әйткән дә юк, анын президентлар, генераль прокурорлар да борын тыга алмый торган үз конституциясе, кодекслары, кагыйдә-инструкцияләре бар. Иректәгедән аермалы буларак, аларны урап-әйләнеп уза алмыйсын—мондагы законнар һәркем өчен тигез. Дөресрәге, булырга тиеш тигезсезлекне алдан ук күреп тудырылган. Алар белән төрмә җитәкчеләре дә исәпләшергә мәҗбүр.

1953 елның марты иде. Дөньяны кинәт яшен сукты. Ленинның якын көрәштәше, дусты, бөтендөнья пролетариатының юлбашчысы саналган, анын өчен сугышта кешеләр айнык көе дә, салган баштан да һич икеләнүсез үлемгә барган. Советлар Союзында социализм төзүгә җитәкчелек иткән даһи Сталин үлемен халык әнә шулай кабул итте. Иосиф Виссарионович үлгәч, кояш бүтән чыкмас, күктәге йолдызлар барысы да сүнәр, җирдә тормыш бетәр. Советлар Союзы җимерелер кебек иде. Халык канлы күз яше белән елады. Иректәгеләрне әйткән дә юк, мона чын-чынлап кайгыручылар төрмәдә дә табылды. Тормыш капма-каршылыклардан тора икән: әнә шул чын-чынлап кайгырган кайберәүләрне озакламый азат иттеләр. Чөнки аларның утыртылуы турыдан-туры Сталин исеме белән бәйле иде. Менә шуннан әйт инде: кайгырырга кирәк булганмы бу үлемгә, әллә шатланыргамы—белмәссең. Әлеге тиран 1953 елда җан тәслим кылмаса, сәяси җепшеклек еллары килер идеме?

Кылган эш-гамәлләренә хөкемдар Вакыт булса, сырхау-авыруларына ин зур, ин кодрәтле табип—шулай ук Вакыт галиҗәнапләре. Менә шушы Вакыт дигән табип яшь хатыннын сүнеп бара торган җанына шифалы сулышын өрде һәм, тылсымлы әбелхәят суы белән сугара торгач, язмыш тагын бер могҗизасын күрсәтте: Гайния әкренләп тернәкләнеп-терелеп китте.

Кияүгә чыгу, бала табу төрле хатын-кызга төрлечә тәэсир итә. Берәүләре сулып-сулыгып, ямьсезләнеп, карачкыга охшап кала. Икенчеләре исә тангы чык тамчысы белән ачылган чәчәк бөреседәй, матурланып, чибәрләнеп китә, йөзенә илаһи якты нур инә. Гайния соңгылары исәбендә—ана гүзәллек таҗы кидерделәрмени—ул янә чәчәк атты.

Әйе шул. тормыш никадәр генә катлаулы тоелмасын, нинди генә сынаулар килмәсен, үлгән артыннан үлеп булмый. Башыңны ташка оруда файдасыз. Мөнирҗаны, Мөнирҗаны гына исән әйләнеп кайтсын, балалары тагын булыр, менә дигән итеп яшәрләр.

Шушы фәлсәфә аңа дөньяга якты күз белән карарга көч бирде.

Аягына ныклап басып өлгергәнче үк эшкә чыкты Гайния. Чыкмас иде, бердән, Гайния чирләде дип тормыш туктамый. Колхозында эш барамы, юкмы, бухгалтериядә көне-төне чут сугалар: уңга төймәләрне шалт, сулга төймәләрне шалт! Колхоздан район, районнан Казан хисап таләп итә. Казаннан Мәскәү сорыйдыр. Шуңа күрә бухгалтериядә саннар һәрвакыт әзер булырга тиеш. Бөек Ильичка ант бирүче пионер сыман!

Яшьлек үзенекен итте. Бер чикне узгач, тиз савыкты ул. Күзләренә кереп оялаган сагыш та, нужа кидерткән ямаулы кием дә яшь хатынның табигый
гүзәллеген томалый алмады. Кайбер ирләрнең чишендергеч карашлары (тфү-тфү!). аларнын ах-ух килүләре Гайниягә үзен кеше итеп, хатын-кыз итеп тоярга булыша, шул ук вакытта сискәндереп, шомландырып та куя

Колхоз идарәсе шундый жир: авылда яшәгән һәркемнен диярлек ана йомышы төшә. Йомышы төшкәч, килми чарасы юк. Килгәч, атбәттә. анда эшләүчеләр дә күзләренә чалына.

Алары бер хәер, әле бит көн саен әллә ничә тапкыр очраган колхоз рәисе Хәсьянов һәм бер бүлмәдә утырып эшләүче баш хисапчы Мисбах та бар

Савыгып эшкә чыккан Гайнияне күргәч. Мисбах ана соклануын яшерә алмады. Бу хәлгә хәтта хисапчы Разия да игътибар итте:

— Кара, кара бу аксак шайтанны, кош тоткан диярсен. Кыланышы кырга сыярлык түгел!

Ә Мисбах теге буранлы төндә Доха карчык өендә булган хәлне исенә төшереп, рәхәт бер хис кичерде

Бурлы айгыр белән Гайния кайтып киткәннән сон уянган Мисбах баштарак берни анышмый ятты Чөнки йокы исереклегенә өстәлгән аракы пары аның фикерләү сәләтен томалаган иде Җитмәсә, ачу китереп. Доха карчык:

—Теге чибәр кыз кайда?—дип сорады.

Эченнән генә Мисбах: «Карт убыр, сина барыбер түгелмени?»—дисә дә. теле икенчене әйтте:

—Кайтып китте.

—Ә син ни эшләп калдын?

—Райфода эш бетмәде.

Башбухнын күнеленә шик төште. Доха карчык барысын да беләдер, шу на сораштыра торгандыр кебек тоелды. Гайния, мәмәй авыз, яткан җирдә эз калдырмыйча киткән булса ярар иде. Югыйсә хужа карчык эшнсн ничек булганын сизәчәк. Сизсә, эш харап, дөньяны сасытырга да күп сорамас. Шуңа күрә хужа карчык өйдән чыгуга, башы чатнап ярылуга карамастан. Аксак Мисбах Гайния яткан түшәккә ике атлап бер сикерүдә барып җитте дә. шикләнердәй нәрсә күрмәгәч, тынычланып, калган чәен эчеп бетерде һәм берьюлы баш төзәтергә жай һәм кайтырга ат караштырырга дип. ашханә тарафына титаклады

Гайния авызын үлчәп ача торган кыз булып чыкты. Икесе арасында булган хәлне ник берәрсенә тишсен. Кызык. Мөниржан белдеме икән? Әллә ана да әйтеп тормаганмы? Хатын-кыз иблис кавеменнән, ирен алдарлык кына жаен таба ул. Алар бит хәйлә капчыгы

Мисбах берничә көн үзен тыеп йөргән иде Беркөнне чылбырдан ычкынды.

Ул көнне Разия чирләбрәк тора иде. баш хисапчыга әйтеп, төштән сон эшкә килмәде. Ә районга хисап бирер көн житкән. кичекмәстән отчетны хәзерләп бетерергә кирәк. Монын ише чакта вакыт белән санлашу юк. Мисбах белән Гайниянең икесенә дә сонга кадәр калып эшләргә туры килде.

Эш эш белән, ләкин Мисбахның шешә хәле график буенча Ягъни жаны теләгән саен Кырыендагы шкаф ишеген исенә төшкән саен ачкалый торгач, запассыз торырга ойрәнмәгән Мисбах кичке якка шактый кызды Кызган саен аның карашы алдындагы саннардан бигрәк, дөньясын онытып, күрше өстәл артында отчет хәзерләү белән мәшгуль I айния тарафына юнәлде. Ә Гайниянең Мисбах гамендә дә юк. ул бернигә дә игътибар итмәстән, башын яртылаш игән дә чут төймәсен тартуын һәм саннар язуын белә Җиделе лампа яктысында яшь хатын искиткеч гүзәл, ымсындыргыч булып күренде Бу юлы. чарасыздан. Мисбах шкафтагы шешәсенең хәлен «белешергә» мәжбүр булды Тагын бер йотып куйгач, теге буранлы төндә Доха карчык өендә булган хәл бөтен ваклыклары белән анын күз алдында җанланды
Гайниянен чаршау эчендәге саран яктылыкка нур өстәгән, аны акылыннан шашар дәрәҗәгә җиткереп кыздырган алсу мәрмәрдәй тәне, эчке күлмәге сыдырылып, тәнендә җаны булган теләсә нинди ир-атны янып торган утка да, бозлы суга да ташланырга мәжбүр итәрдәй ялангач бот-аяклары, менә- менә янар тауларга әверелергә җиткән имиләре очындагы куе-көрән чияләр исенә төшкәч. Мисбах үзен тыя алмыйча тилерер чиккә җитте. Ә нигә бәхетен тагын бер сынап карамаска? Идарәдә алар үзләре генә. Гайниянен ире юк, ул да адәм баласы, ана да ир назы кирәктер. Исерек башындагы шайтан аны шулай котыртты, һәм Мисбах, чатанлавын да онытып, Гайнияне артыннан ничек килеп кочаклаганын сизми дә калды. Юеш иреннәре белән яшь хатынның муеныннан үпте, үзе туктаусыз сөйләнде:

—Гайния, мин теге вакытта безнен арада булганны һич оныта алмыйм. Яратам мин сине... Яратам!..

Гайния башта югалып калды.Анына килүгә, ике уйлап тормады, башта Мисбахнын кулларын муеныннан алып атты, аннан сон утырган җиреннән сикереп торып, алдында яткан чут белән үзенең баш хисапчысын унны- суллы бәргәләргә кереште. Мисбах әүвәл, башын куллары белән каплап, сакланырга тырышып караган иде, ләкин Гайния бәхетенә кем кул сузганын онытмаган иде, суккан саен кыза гына барды. Ахыр чиктә Мисбах чатанлавын да онытты, өстенә киенеп тә тормыйча, бухгалтериядән ничек чыгып сызганын сизми дә калды.

Ярсыган Гайния аның артыннан кулындагы чутын ыргытты. Ябылып өлгергән ишеккә бәрелеп, чут таралды, һәм төймәләре кайсы кая идәнгә сибелде.

Үзе генә калгач, Гайния үксеп елады. Ялгыз хисапчыга кем дә комачауламады. Ләкин дөньяда вазифаи бурыч дигән нәрсә бар: елап туйгач, кызарган дымлы күзләрен яулык очларына сөртеп, ул янә хисап эшенә ябышты. Чатан Мисбах бәйләнде дип кенә төп эшеңне онытырга ярамый шул.      о

Гайния ул көнне биаталары йортына шактый соңгарып кайтты. Йокларга ятса да, төне буена керфек какмый чыкты. Кайчандыр Мөниржан белән бүлешкән бала каз мамыгыннан тутырылган мендәре рәнҗетелгән җанның күз яшьләрен сүзсез генә үзенә сеңдерде. Йокыдан торганда, ул кискен бер карарга килеп өлгергән иде инде.

Икенче көнне башбух белән Разия апасын районга хисап бирергә озаткач, колхоз рәисенен үзе генә чагын туры китереп, Гайния Хәсьянов янына керде.

—Иптәш Хәсьянов абый,—дип башлады ул сүзен. Әскәйлеләр ни өчендер исем белән генә дә, иптәш Хәсьянов кына дип тә мөрәҗәгать итми, алар рәсмилекнең аръягына чыгып, өлкәнрәкләр: «Иптәш Хәсьянов апай», ә яшьрәкләр: «Иптәш Хәсьянов абый»,—дип дәшә.

Колхозлашу елларыннан ук калган каен урындыгында утырган көе, Хәсьянов Гайниягә текәлде. «Чибәр бит, каһәр! Кура җиләк тә җир җиләк, кирәк түгел бер чиләк! Әллә инде көннән-көн ныграк чәчәк ата бу хатын? Югыйсә көн саен ничә тапкыр күзенә чалына, ә моның кадәр үк матур күренгәне юк иде сыман Бер уйласаң, үз чибәрлегенең уннан берен дә аңламаган бу хатын ирсез җәфа чигә бит. Мөнирҗаны кайчан кайтыр. Рәшәткәле казна йорты ул кияү мунчасы түгел. Исән кайтса да, ничек кайтасын белгән юк. Колхоз рәисе үз колхозчылары турында кайгыртырга тиешме? Тиеш! Бигрәк тә чибәррәкләре, кыюсызраклары турында. Анын ямьсез әрсезләре болай да югалып калмый».

Хәсьянов көлемсерәп куйды. Әмма ул карт төлке, хәйләкәр төлке, күнелендәгесен чыраена чыгармаска күптән өйрәнгән. Текәлеп караган көе, Мидхәт Гайниянең сүзен дәвам итүен көтте.

—Иптәш Хәсьянов абый.. —Колхоз рәисенен дәшми генә үзенә текәлүе,
анын кергәндәге кыюлыгын юкка чыгарды.

  • Ни йомыш. Гайниякәй?— дип сорады, ниһаять. Хәсьянов. Тагын да дәшми торса, ул Гайниянен үпкәләп чыгып китәсен белә иде — Тартынма, әйт!

Әйтергәме, әйтмәскәме? Болай да шикләнеп кенә кергән Гайния күңелендә икеләнү-шөбһә гарасаты бөтерелде. Юк. әйтергә кирәк. Югыйсә монда кереп торунын ни хаҗәте бар.

  • Минем хисапчы булып эшлисем килми —Тавышынын шушы кадәр катгый чыгуына Гайния үзе дә гаҗәпләнде. Шулай да кинәт кенә мондый карарга килүенең төп сәбәбен әйтеп тормады. Хәсьяновнын да фәрештә үк түгел икәнлеген ул белә иде —Зинһар өчен каршы килмәгез инде

Гаҗәпләнсә дә. Хәсьянов керфеген дә селкетмәде, бары тик чәчләренә көмеш бәс йөгергән башын ана табан гына борды. Чөнки күпьеллык тәҗрибәдән чыгып белә: гозер белән кергән хатын-кызнын күпчелеге барысына да риза. Хәтта ин соңгысына да. Ә андый сонгысы чибәр хатын- кызлар белән була калса, бусы инде Мидхәтнен ин яратканы—«слабости!» Гүзәлләрнең гүзәле чишенеп, үзен сина тәкъдим итсә. Ходай үзе сакласын да. гөнаһ кылсан—ярлыкасын.

—Кызык —диде ул шактый сүзсез торганнан соң.—Ни өчен икәнен дә сорарга мөмкинме?

Хәсьянов—карт төлке, ни өчен икәнен төгәл генә белеп бетермәсә дә. сәбәбен күңеленнән сизенә иде Ник дисән. салып утырганда бер тапкыр, исерә төшкәч, Гайния белән булган маҗарасы хакында Мисбах бер тапкыр мактанып алган иде. Ул чакта артык игътибар итмичә, ир-атнын гадәти шапырынуы гына дип уйлады Аннан онытты, чөнки рәиснең бүтән мәшәкатьләре дә җитәрлек. Ир-атнын кайберләренен мәхәббәт фронтындагы «уңышлары» белән шыттырырга яратуы да мәгълүм Исерек шайтан ни сөйләмәс. Икенче яктан, белмәссен. бәлки хактыр да Таза- таза ир-атларга тәтемәгән чибәрләр кайвакытта адәм гыйбрәтләренә ризык булып куя.

—Алай икән Шулай да белергә мөмкин булырмы ни өчен бухгалтериядә эшләүдән туйды икән безнең Чибәркәебез? Мин бит беләм анда эшләү теләсә кемгә эләкми. Әллә Мисбах абыен рәнҗеттеме? Рәнҗетсә әйт. чара күрербез.

Әллә бу рәис күрәзәче инде? Юк-юк. егылып үлсә дә. дөресен әйтергә ярамый. Гайния алдашырга мәҗбүр булды

  • Иптәш Хәсьянов абый, туйдым мин сан сугыштырудан,—диде ул.
  • Кая китмәкче, ни эшләмәкче буласың инде?

—И иптәш Хәсьянов абый!—Авылның ин дәһшәтле кешесе сина шул кадәрле якын итеп эндәшсен әле! Егылып китәрсен Гозеренне тизрәк әйтеп калырга кирәк —Әллә эш беткәнме'.’ Паспорт бирсәгез, нефтьчеләргә урнашыр идем

Моны ишетүгә, Хәсьянов урыныннан ук сикереп торды

  • Юк! Менә монысын сорама'—диде ул ике әйтергә урын калдырмаслык итеп.—Булмый!

—Ник?—Гайния белә: паспорт кануннары көчле булса да Әскәйдәге кайберәүләр барыбер читкә чыгып китте. Шуңа күрә йөрәк тавышы белән кабат сорады:

—Ник?

—Синдәй матур хатыннарны читкә җибәреп бетерсәң, авылда ямь калмас.

Бу сүздән Гайния кызарып кипе:

  • И. оялтмагыз инде, иптәш Хәсьянов абый'

—Алайса дөресен әйтим: райком кушмый

Райком кушмагач, сорап, ялварып торунын файдасы юк Райком—авылда

 

мөмкин булганнарнын ин соңгы баскычы. Колхоз рәисе дә куркырлык булгач, ул бик дәһшәтле җирдер. Ләкин Гайния шунысына бик үк төшенеп җитми: шул колхоз рәисе дә, бик теләсә, райком кушканга-кушмаганга карамый. Чөнки рәис авылда патша да, Алла да. Рәис теләсә, колхоз җирендә яфрак селкенә, бөреләр чәчәк ата, теләмәсә—юк. Хәтта кызларны да башка авыл егетләренә кияүгә бирергә теләсә бирә, теләмәсә—бирми. Әнә Гайнияләрнең күрше кызы Нәзирә Сәпәй егетенә кияүгә чыкмакчы иде, Хәсьянов теше-тырнагы белән каршы төште. Имеш, колхозда эшче көч кими Ахырда Нәзирә качып китте. Хәзер кунакка килгәндә дә, рәис күзенә бик үк чалынмаска тырыша.

Гайния шуны андый алмый: аларга бит мәктәптә крепостное право 1861 елда ук бетерелде, ә хәзер бөтен кешеләр дә бертигез ирекле дип сөйләделәр, бу хакта 1936 елнын 5 декабренда кабул ителгән бөек Сталин конституциясендә акка кара белән язылган дип укыттылар. Ә монда авылның алдынгы сыер савучы кызы Нәзирәне күрше авыл егетенә кияүгә бирергә ярамасын! Бу нинди башбаштаклык?!

Гаҗәпләнер нәрсәләр күп шул. Октябрь инкыйлабы булганга өч дистәдән артык ел узды, бөек Ленин, Сталиннар тәгълиматына караганда, капма- каршы сыйныфлар булмаган җәмгыятьтә һәркемнең дә хокуклары тигез булырга тиеш иде. Тигезме соң? Эшчеләр югары сорттан, чөнки аларнын паспортлары бар. Авыл халкы түбән сортлыга керә. Чөнки аларнын паспортлары юк.

Башында рәнҗүле дуамал хисләр котырган Гайния колхоз рәисенә кыяр- кыймас карап, анын хөкем сүзен көтә.

—Тәк тәк-тәк! Ярар алайса, син дигәнчә булсын: хисапчылык ошамый икән, эшкә фермага барырсың.

—Кем булып? Сыер саваргамы, бозау караргамы?

—Юк, мөдир булып!

Гайния утырган җиреннән ничек итеп сикереп торганын сизми дә калды:

—Мөдир булып? Минме?

—Син инде, син, мин түгел.

—Ә Шәрип абыйны кая куясыз?

—Аны күптән эшеннән алырга дип йөри идем, кеше таба алмаганга гына торды. Адәм рәтле эшләми бит. Саядымнан гел башы чыкмый. Синен керүен бик вакытлы булды әле. Кемне куярга белмичә аптыраган чак иде.

—Булдыра алырмынмы икән соң?

Хәсьянов килеп, Гайниянең җилкәсенә кулын салды:

—Кайгырма, булышырбыз. Мидхәт абыен ярдәменнән ташламас. Хезмәт хакың да зуррак булыр. Иң мөһиме—сөт савып алуны арттыру. Соңгы бюрода строгач алып кайттым. Хәзер бөтен өмет синдә, Гайния Сынатмассың дип уйлыйм.

Хәсьянов Гайниянең кулын кысты.

Ишек ачылды һәм анда идарә атларын караучы Шәһитнен башы күренеп алды.

—Иртәгә эшне кабул итеп алырсың. Ә хәзер миңа районга китәргә кирәк.

Хәсьянов белән Гайния кабинеттан бергә чыкты.

Менә сиңа мә! Гайния гозере бу кадәр тиз хәл ителер дип уйламаган иде. Моңа сөенергәме, көенергәме—белмәде. Икенче көнне үк ул баштанаяк ферма эшенә һәм тездән сазга чумды.

Әлбәттә, адәм рәтле сыерлар булмагач, аларны ничекләр генә ашатсан да, сөт елгалары турында бары тик хыялланырга гына кала Әле ашатуы да ташкаүлчим.

 

Ләкин тырышлык барыбер үзенекен итә. Гайниянен ферма маллары дип көне-төне чабуы, сөтбикәләрнен авызына онытканда бер булса да фураж эләгүе эзсез узмады—ике айдан сөт савуны бераз арттыруга ирештеләр. Мона райкомда да игътибар иттеләр: Хәсьяновка бирелгән каты шелтәне кире алдылар.

Яз артыннан жәй, жәйдән сон көз килде. Ә көз җитү—ул кышка бер генә адым калды дигән сүз. Кышын исә фермада мәшәкать бермә-бер арта. Азыкны ташып ашату гына түгел, сыерлар бозаулый башлый Бу чорда ферма сыерлары янында һәрвакыт кемдер булырга тиеш. Узган ел. Гайния әле хисапчы чагында, яна туган ике бозау катып үлгән иде Быел мона юл куярга ярамый. Хәсьянов белән кинәшеп. кышкы чорга фермага колхоз активыннан төнге кизү куярга булдылар. Якындагы идарә утырышында график расланды.

Малларга тәүлек буена күз-колак булу ярады, тфү-тфү. мона кадәр сыер, сарыклар арасында үлүчеләр булмады

Жанны ашардай салкын яңгырлы көз узып, беренче кырпак кар әле генә төшкән кебек иде, борылып карарага да өлгерә алмый калдылар. Яна ел да килеп житге. Тикмәгә генә әйтмиләр бит. кеше гомере аккан су. дип.

Яңа елга каршы төнгә Гайния кизүлеккә үзен куйган иде. Иртәдән бирле күнеле жырлап тора. Алдагы елда. Аллаһы боерса, анын Мөнир- Мөниржаны кайтачак! Әле менә төштән сон гына Мөниржаныннан хат килде. Сагындым, дигән. Кайтыр вакыт якыная, берүк, көт. дигән. Шушы сүзләр яшь хатынның йөрәгенә җылы бирә, бергә яшәгән көннәрдәге татлы-ләззәтле минутларны искә төшерә.

Хатны ул кат-кат укыды. Аерыласы килмичә бөкләп, аны күкрәкчәсе эченә тыкты. Иремнән хат килде дип кенә хискә бирелеп ятарга ярамый, кизү булсаң кизү бул. Ин күп сөт бирә торган Акмангайнын җилеме тулган, бүген-иртәгә бозауларга тора. Аны исән-аман котылдырырга кирәк

Диварга эленгән фонарьны кабызып. Гайния сыерлар янына ашыкты Абзар ишеген ачуга, борынына сөт һәм әчкелтем тирес исе килеп бәрелде. Салам белән ябылган түбәләре тишек-тошык булса да. ишле мал торган абзарда жылы иде.

Сыерларның күбесе яткан да гамьсез генә күши бирә Азар өчен бүген елның яңасы булды ни дә искесе булды ни: Гайниягә иреннән хат килде ни дә. килмәде ни. уйлап та карамыйлар. Кешеләр генә ул әллә ниләр уйлап табалар да үзләренә мәшәкать тудыралар.

Акмангай түр почмакка баскан. Гайния якынаюга, башын аңа табан борды.

—Хәлең ничек?

Акмаңгай җавап урынына койрыгын гына селтәп куйды, үзен анда, янәсе.

Хәзергә сыерларда ул-бу сизелми, танга кадәр ерак, сонга табарак тагын бер әйләнер әле.

Бозаулар янына да сугылгач. Гайния ферма өенә кайтты Салам гына ягылса да, суыктан кергәч, өй бик жылы тоелды Хәзер бераз черем итеп алмый ярамас, төнлә кизү тордын дип көндез сине берәү дә эштән азат итми.

Гайния өстендәге киемен сәкегә җәйде һәм ятар алдыннан иренен хатын тагын бер тапкыр укып чыкты Их. хаты түгел, үзе булса икән менә хәзер' Яшь хатынның тәне рәхәт калтыранып куйды Хатыны сагынганга карап кына срокны кыскартмыйлар шул. югыйсә Гайниянен ташыган хисләрен искә алсалар. Мөнирен күптән иреккә җибәрерләр иде

Фонарьнын болай да саран утын тагын да кыса төшеп. Гайния йокларга ятты Бераздан анын татлы тын алуы тышта усаллана башлаган җил тавышына кушылды. Ә иреннәрендә бәхетле елмаю калды.

Тәмле төшләр күрә генә башлаган иде. ишекнен шыгырдап ачылган тавышына сискәнеп уянып китте.

Җиде төн уртасында кем йөрер? Карак-угры түгелме? Хәсьяновны таныгач, тынычланды. Колхоз рәисе тынгысыз кеше, анын элек тә шулай төннәрен килеп, фермаларны әйләнгән чаклары була торган иде.

Хәсьяновка ияреп, бер кочак суык керде. Ишек ярыгыннан хәтта буран да озын телен күрсәтергә өлгерде.

Гайния инде фонарьның филтәсен күтәрә төшкән иде, торып утырды.

—Исәнме, Гайния!

Итегендәге карларын каккалап, Хәсьянов түргә узды.

—Аллага шөкер, иптәш Хәсьянов абый.

—Әй, ташла әле шул Хәсьянов абый дигәннәренне! Мидхәт абый дияргә ярамыймыни сина! Әллә мине бөтенләй чит итәсеңме?

—Итмим дә, бер өйрәнмәгәч, тел әйләнми бит.

—Әйләнер, әйләнер. Фермада тәртипме?

—Хәзергә тәртип. Акмангай гына чирләбрәк тора. Вакыты җиткәндер. Бәлки бүген үк бозаулар.

—Син барында күңел тыныч минем, Гайния. Үзенне Яна ел белән тәбрик итәргә килдем.

—Рәхмәт инде, искә алгач.

—Искә алгач дисен син. —Хәсьянов тунын салып, чөйгә элде. Һәм Гайния янына килеп утырды. Гайниянең борынына көмешкә исе килеп бәрелде.—Искә алгач дисең,—дип кабатлады ул,—Минем сине онытканым да юк. Бүген дә менә, тукта әле, дидем, Гайния бит анда фермада берүзе, аңа күңелсездер, бәлки берәр ярдәм кирәктер, дидем. Барып хәлен белим, дидем.

—Рәхмәт.

Хәсьянов Гайнияне кинәт үзенә тартып китерде һәм үбәргә үрелде.

Гайния һич кенә дә моны көтмәгән иде. Үз иреннәренә чит иреннәрнең кагылуы аны сискәндереп җибәрде.

—Китегез, нишлисез?!—диде ул ычкынырга тырышып.

—Йә инде, Гайния, яратам бит мин сине. Бер генә тапкыр кочаклап үпкәннән укан коелмас. Телисенме, Мисбахны алып, үзеңне баш хисапчы итеп куям!

—Баш хисапчыгыз да, үзегез дә кирәкмисез. Мин ир хатыны! Хәзер үк чыгып китегез, югыйсә кычкырам.

Хәсьянов шаркылдап көлде:

—Син кычкырганга, кем килер дисен? Сыерлар килсә генә инде,—диде ул мыскыллап —Йә инде, йә, юләр булма. Син бит бала-чага түгел!

—Кабатлап әйтәм: мин—ир хатыны!

—Төрмәдәге ир ирмени ул. Курыкма, эзе калмас. Мин бит сине анардан аертып алырга җыенмыйм. Мин үзем дә хатынымның ире,—Әз генә бушата төшкән кулы Хәсьяновнын янә эскәнҗәгә әверелде.—Сиңа әйтәм, кыланма! Барыбер мин дигәнчә булачак. Аксак Мисбахка яраганны, Мидхәт абыеңа ник ярамасын! Әйтәм ич эзе калмый дип! Әле соныннан рәхмәт әйтерсен.

Мисбах исемен ишетү Гайниянең кинәт хәлен алды, сулышы кысылды, күз алларына караңгылык йөгерде.

Ычкынырга тырышып, ул тыпырчынды, Хәсьяновнын битен, кулын тырнамакчы, тешләмәкче булды. Ләкин Мидхәт җил иссә дә очарга торган Мисбах түгел, аю кебек таза гәүдәле һәм мәхәббәт фронтында азау теш ярган рәистән алай ансат кына котылу мөмкин түгел иде. Алпамша ир Гайнияне сәкегә аударды һәм анын өстендә булган киемнәрен йолкырга тотынды. Гайниянен күкрәкчәсенә ияреп, Мөниржаннан килгән кадерле хат та идәнгә очты һәм сәке астына барып төште. Каршы торырлык көче
калмаганын аңлагач. Мидхәтнең үзенә кагылмавын күз яшьләре белән ялварып сорады Гайния, тик үгезгә әверелгән бу адәмне туктатырлык көч табылмады Язмыш бәхетсез хатынны кабат сындырды

—Менә бит. ә син карышкан идеи,—дип тешләрен ыржайтты Мидхәт, чалбар төймәләрен эләктерә-эләктерә.—Мидхәт абыен белән хур бул масс ын' Үзеңнең бигрәк тәмле икәненне белмисеңдер дә әле

—Кит, кабахәт! Ерткыч!

—Алай тупас кыланырга ярамый. Чибәр хатын-кызга килешми ул. Ярый, мин киттем —Хәсьянов ишеккә табан юнәлде —Киләсе дежурында тагын очрашырбыз.

Хәсьянов ачып япкан ишектән тышта жил улаганы ишетелеп калды

Гайния торып утырып, киемнәрен рәткә китерергә тотынды. «Кансыз, хайван!» Хатыннын жаны үртәлде, күңеле кыйналды Аны бит хәзер авылның бер сөйрәлчеге урынына саныйлар икән Ничек шушы кадәр бәхетсез булды соң ул Күңелендә Мөниржанына булган тугрылык сакланса да. тәне белән хәләл иренә икенче тапкыр хыянәт игге Юк. итмәде, иттерделәр Моны, бәлки, кеше белми дә калыр, ләкин адәм баласы өчен ин зур хөкемдар—ул үзе. Мөниржан күзенә күренерлеге калмады лабаса!

Тәрәзә артында җил. ә ферма өендә, сәкегә капланып. Гайния үкси. Ничек сон тормышта гел ана гына аркылы килеп тора9 Язмышымы, әллә соң берәрсенен каргышымы9 Каргышы дияр идеи, кемдер каргарлык нинди гөнаһы, кырын эше бар? Намусы, чык бөртегедәй, саф бит Бәлки бу бәхетсезлекләренен сәбәбе—аның матурлыгындадыр? Ходайдан матурлык түгел, бәхет сорарга кирәк, дигәннәр бит өлкәннәр

Елап арыгач, күнеле тынычланмасмы дип сыерлар янына чыгып керде. Акмаңгай ятып тора иде. Бәлки бүген бозауламас та.

Янә ферма өенә кайтты. Мичкә салам ягып җибәрде. Өи эче бер яктырып алды да элекке хәленә кайтты. Мичкә ыргытылган салам, яшьлек сыман, шулай бер генә мизгелгә ялтырап ала икән.

Гайния сәкегә утырды. Сәке такталары, аны Хәсьянов көчләгәндәге кебек, шыгырдап, ынгырашып куйды. Гайния нентнердан артык гәүдәле адәм астында калып изелгән күкрәкләренең, тәненең әрнүенә түзә алмады Тәне авыртуы бер хәл. аның жаныннан кан саркый иде Ул хәзер аңтады һәм катгый карарга килеп өлгерде: юк. бу хурлыкны жаны күтәрә, ул үзен гафу итә алмаячак!

Билгеле бер карарга килгәннән сон. Гайния өй бетереп бау эзләде Моржа арасыннан кыскарак кына берне тапкан иде. черек булып чыкты—тартып карауга шартлап өзелде.

Бик тырышкан чагында ферма кадәр фермада бауны тапмый калмас иде Тора-бара ул бу уеннан кире кайтты якты дөньядан мордар китү зур гөнаһ булса, көчләнгән, мәсхәрәләнгән, пычратылган тән белән китү икеләтә гөнаһ булып тоелды. Ходай каршысына пакь көе барырга кирәк. Тәне дә җаны төсле чиста булсын

Гайния ашыга-кабалана. гүя аны хәзер кемдер килеп тотып калыр, су буена табан атлый. Көчәя барган җил. аны җибәрмәскә тырышып, өстенә кигән бишмәте, башына бәйләгән шәле эченә керә Көче җитмәгәнен белгәч, ялагай эт кебек, аякларына сарыла, ятып, эзләрен ялый

Ферма мөдире булганнан сон гына да. аның бу сукмактан ничә тапкыр узганы бар Терлекчеләр әлеге бәкегә ферма малларын кон дә су эчәргә алып төшә

Гайния, бәке янына җиткәч, төнге тынлыкка колагын салып, бераз тынлап торды Буранның кызганыч шыңшуы бәкедәге су агышын юньләп ишеттерми лә. Эстәрле бу урынла бик салмак ага шул Ул йөз ел да. мен ел да шулай аккандыр Ничек кенә акса да. анын бит ашыгыр җире юк
Ахыр чиктә ул барыбер дингезгә барып җитәчәк.

—Хуш, Мөниржан! Әткәй, әнкәй, хушыгыз, бәхил булыгыз! Сезгә рәхәт күрсәтә алмадым, зинһар, яманлап телгә алмагыз!

Бу сүзләрне кычкырып әйттеме ул, юкмы, әллә күнеленнән генә кабатладымы, үзе анламады. Хәер, ни аермасы бар—күнеленнән генә әйтсә дә, ул күкләргә барып ирешми калмас.

Белгәннәрен укып, тәне, җаны мәсхәрәләнгән хатын агымсуда юынды да үзенең гүзәл гәүдәсен карангы бәке кочагына ыргытты. Караеп торган Эстәрле суы, эһ тә итмичә, корбанын йотты.

Бу дуамал адымнан Гайнияне туктатып кала алмаган җил, елый-елый, бәке авызына кар көртләре өяргә кереште; тырыша-тырыша бәке сукмагында калган эзләрне күмде. Ә үзенең җылы өендә яту белән йокыга киткән канәгать чырайлы Мидхәт Хәсьянов гырлый-гырлый танны якынайта иде.

Икенче көнне Гайния күренмәүгә башта берәүнең дә исе китмәде. Гаптелихсан абзыйлар аны эштә дип уйлады. Чөнки төнлә белән кизү торган киленнәренең еш кына фермада калып, төш вакытлары җиткәндә генә жил-җил кайтып керүләренә гадәтләнгәннәр иде. Минсафа карчык киленнәрен бу юлы да ашын пешереп, самавырын кайнатып көтте.

Сыер савучылар, бозау караучыларның да эче пошмады. Берәүдә яманны уйламады. Ник дисән. бердән, төнлә белән эшләгән кешенен көндез ял итүе гаҗәп түгел. Икенчедән, ферма мөдиренең кәнсәләрдә дә эше муеннан, бәлки шундадыр.

Самавырын өч кат шаулатып та, киленнәре кайтмагач, әүвәл Минсафа карчык чан сукты. Чабата үреп утырган ирен борчымас өчен, Гайнияне эзләп, фермага китте. Тик, кызганыч, киленен бүген анда күрүче булмаган. Фермадагылар, йөгерә-атлап, Гайния керердәй җирләрне генә түгел, кермәстәй урыннарны да йөреп чыктылар. Күңеленә шом төшә башлаган кайнанай идарәгә дә сугылды. Әмма анда бүген аяк та басмавы мәгълүм булды.

Хәзер бердәнбер өмет—Хәниф кодалары калды. Әйтми-нитми генә ата-анасы янына хәл белергә барса да, Гайниянең бер дә озак торганы юк иде.

Бу хәбәрне ишетүгә, Хәнифләрнең куллары салынып төште. Йөрәк өянәге белән интеккән Тәзкирә карчык, башын тотып, сәкегә егылды.

Хәерсез хәбәр шул сәгатьтә бөтен авылга таралып өлгерде. Ни уйларга да белмәделәр Күңеленә корт кергән, монын төнлә белән булган хәлгә бәйләнеше барлыгын сизенә башлаган Хәсьянов, тыныч калырга тырышып, бөтен җирне айкарга әмер бирде. Ферма тирәсен, силос базларын ничә кат ураганнардыр. Ул арада карангы төште һәм эзләүне иртәнгә кадәр кичектереп торырга булдылар.

Икенче көнне төшкә кадәр эзләү дә нәтиҗә бирмәгәч, Хәсьяновнын милициягә хәбәр итмичә чарасы калмады.

Махсус белеме булмаса да, эшли-эшли карт төлкегә әверелгән участковый Исхак эшне кешеләрдән сораштырудан башлады. Аннан сон бик җентекләп ферма өен карады Ферманың фәкыйрь өендә ни булсын. Идәндә яткан черек бау өстенә басып түргә узды, игътибарын җәлеп итәрдәй берни дә тапмады дисән, хата булыр—күзе сәке астындагы кәгазьгә төште. Бәлки җеп очы шушы кәгазьдәдер. Ләкин иртәрәк куанган икән. Кәгазь Мөнирҗан хаты булып чыкты: анда Гайниянең югалу сәбәбенә ишарә итәрдәй бер сүз дә юк иде. Шулай да Исхак хат ташучы Гөлданияне чакыртып сорады.

—Бу хатның кайчан килгәнен хәтерлисенме?

—Хәтерләмәскә! Безнең авылга көн саен йөз хат килми. Гайниягә 31 декабрь көнне төштән соң үз кулларым белән тапшырдым.

—һм-м. .

Исхак хәзергә берни әйтә алмый. Килгәненнән бирле участковыйдан
бер адым да калмаган Хәсьянов исә йотардай булып ана текәлгән. Мидхәт сизенә: Гайния янына анын төнге визиты белән бу хатыннын юкка чыгуы арасында бәйләнеш булырга тиеш. Тик ул шайтан хатын кая киткән9 Сугыштан кайтканнан бирле куркунын ни икәнен оныткан ирнен күнелендә шом яралды. Ул бөтен күнеле белән хәвеф барлыгын сизде һәм Гайниянен табылмавын теләде

Хатын бит аңа үз ихтыяры белән бирелмәде. Әгәр дә берәр югарырак урынга, көчләде дип. Мидхәт өстеннән шикаять белән барса'.’ Анардан көтәргә була, чаялыгы җитәрлек. Район белән генә чикләнсә, әлләни майтара алмас, әгәр дә Казанга яки Мәскәүгә сикерсә? Табипларга күренеп, документларын алса һәм судка бирсә?

Хәсьяновнын күзләре Исхакка төбәлгән, ә үзенен башында өермә котыра. Берсеннән-берсе күңелсезрәк уйлар коточкыч тизлек белән ярала да, йөрәген тырнап, юкка да чыга

Ул ферма өендә кылганына хәзер чын-чынлап үкенә иде. Үзе дә инде, көчләп ябышмаса. әйтерсең авылда, авылда булмаса районда колач җәеп торучы юмарт хатыннар беткән! Гайнияне дә әйтәсе юк. кайдан килгән гыйффәт иясе! Чатан Мисбахка яраганны. Хәсьяновтан кызгана. Ярар иде ире белән яшәгән чагы булса! Өтермәндәге иренә тугрылык саклый, имеш. Ахмак' Ә шулай да чибәр хатын, каһәр, ымсындыргыч, азмас җиреннән азарсын Гайния табылган очракта да Мидхәт анын күзенә туры карый алмас иде

Исхакнын да уйлый-уйлый башы катты, ахры, кулын селтәп, аты-юлы белән сүгенеп куйды:

—Анагызны. Яна елда да кешегә бәйрәм итәргә ирек бирмисез!

Анын ни теләгәнен ярты сүздән аңлаган колхоз рәисе, участковыйны фатирга урнаштыргач, кич белән сугылырга вәгъдә биреп, көндәлек эшләренә ашыкты.

Исхак белән алар ярты төнгә кадәр утырдылар Исерә төшкән участковый:

—Кызганыч, авыз итеп булмый калды Чибәр хатын иде. авызын корт чаккыры,— дип сөйләнде

Анын бу сүзләрен ишеткәннән сон, Мидхәтнең Исхак авызына берне менеп төшәсе килде. «Чү. тынычлан!» Йомарланган йодрыкның бармаклары кире язылды.

—Юк сүз сөйләп утырма әле. Син мина шунысын әйт тагын кайдан эзлибез?

—Минем уйлавымча, ул ире янына киткән булырга тиеш Иртәгә үк анда запрос җибәрербез Союз буенча да эзләтербез

—Ә табылмаса?..

—Табылмаса. табылмаса... Иртәме. сонмы табылыр ул. Тере көеме, үле көеме дигәндәй.

Гайниянең гәүдәсен сабан туйлары узгач кына очраклы рәвештә Жәмил буасындагы куе камышлар арасыннан табып алдылар

Ул көнне авылның яше-карты, бала-чагасына кадәр арык басарга буага җыйналган иде. Эстәрле болай карап торуга зур да. көчле ага торган да түгел Ләкин яз көне яки кочле яңгырларда дулап-дулап ала Яз саен авылнын бердәнбер буасын ерып алып китми калганы юк Ә буасыз ярамый чөнки тегермән шунда корылган Барлы-юклы ашлыгын, үз тегермәнендә тартмыйча, халык тагын кайда тартсын Шуна күрә ташулар кимеп, аяк асты сурка төшүгә, ел саен буада эш башлана, урманнан чыбык-чабык кайтарыла, таш. кызыл балчык гашыла Инешнен ике ягыннан да буап килгәч, көннәрдән беркөнне су агардай тар ярык кына кала Бу инде арык басар көн житге дигәнне анлата

Арык басу—авыл халкының күмәкләп башкара торган эшләренең берсе

 

Бу көнне авылда булган һәркем диярлек буага ашыга. Эш кайный, өмә боткасы пешә. Бала-чаганын эшкә жәлеп ителмәгәне, арык басылып, су кимегәннән сон исәнгерәп калган балыкны жыя.

Кызыксынуын тыя алмаган малай-шалайнын җитешмәгән җире юк. Гайнияне дә камыш арасыннан җикән өзәргә кергән ике малай күргән.

Ярты еллап элек югалган ферма мөдиренен табылуы көтелмәгән ыгы- зыгы тудырды, өмә халкынын кәефенә кырау төште. Мәетне, арбага салып, районга озаттылар.

Язмышның миһербансызлыгын кара инде син: Гайнияне җирләгәннең икенче көнендә вакытыннан алда төрмәдән чыгарылган Мөнирҗан кайтып төште.

Хатынының эзсез югалуы һәм һаман да табылмавы хакында ана хатта язганнар иде. Ләкин сөеклесенең юклыгына, бүтән беркайчан да булмаячагына аның һич кенә дә ышанасы килмәде. Мәете табылып, жәсәде гүргә иңдерелгәнен белгәч, ышанмыйча чарасы калмады.

Мөнирҗан өчен Гайния кояш иде. Төрмәнең шыксыз казармаларында да нур биреп, җылытып яшәтте ул аны. Инде ул бу бәхетеннән дә мәхрүм. Дөньяга аваз салган һәр җан иясенен бәхеткә хакы бар. Адәм баласы бәхетле яшәр өчен, парлап яшәр өчен яратылган. Тик ни өчен язмыш аларга шулкадәр каныга соң? Ни өчен сынау өстенә сынау, михнәт өстенә михнәт биреп кенә тора? Граммлап, мыскаллап та түгел, йөге-йөге белән аудара. Гаделлекме бу?

Олы хәсрәте белән япа-ялгыз калган Мөнирҗан гомерендә беренче тапкыр сугыштан исән кайтканына үкенеп куйды. Керфек очларына эләгеп калган яшь бөртекләре күзен томалады. Яу кырында батырларча үлеп калган булса, ата-анасы, туганнары анын өчен оялмас, ә үзенә рәнжү- кимсетелүләр күрергә туры килмәс иде. Йа Раббым, Мөнирҗан атлы бәндәңә сабырлыгыңны кызганма!

Мөнирҗан авылга төш вакытларында кайткан иде. Ата-анасы белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач, беренче эше итеп зиратка юнәлде. Яна каберне эзләп табуы кыен булмады. Кабер өсте пөхтәләп өелгән һәм кәс белән капланган, зиярат иясенен кемнеке икәне язылган такта да куелган.

Янарак каберләр тагын бар. Мөнирҗан Гайниянекенә якынракларына күз салды: алары сугыштан авыр яраланып кайткан, яшьләре буенча анардан чак кына өлкәнрәк Газизулла белән Түбән оч Шакиржанныкы иде.

«Озакка сузмыйча, каберенә яздырып таш куярга кирәк»,—дип уйлады Мөнирҗан. Каберен тәртиптә тоту яраткан хатынына күрсәткән соңгы хөрмәт булыр. «Их, Гайния, никләр китәргә ашыктың, үлемеңә ни сәбәпче булды?»

Бу соравын ул үз-үзенә дә. бүтәннәргә дә кат-кат бирде, тик жавап кына табалмады. Сер Гайния белән бергә суларга аккан һәм Әскәйнен ике йөз еллык тарихлы зиратына күмелгән иде.

—Бәхил бул, Гайния Сина китергән җәфаларым өчен кичер!—Ул бу сүзләрне күзләрен каплаган яшь элпәләрен сөртә-сөртә пышылдады.— Ахирәттә кавышырга язсын!

Кич белән Мөнирҗан Гайниянең ата-анасы янына китте. Ничек кенә булмасын, ул бит аларның кияве. Бабасы Хәниф тә, әбисе Тәзкирә дә кияүләрен якты чырай белән каршы алды.

—Нихәл, кияү, әлхәмделиллаһ шөкер, исән-сау гына кайткансың икән!

—И бабай, мин кайту беләнмени, Гайния булмагач. .

—Әйтмә дә инде, кияү, жылый-җылый, күзләрнең нуры бетте. Ни эшләргә дә белмәдек. Карчык саташа башлаган иде, өшкертә торгач терелде тагын, Ходанын хикмәте. Башлар катты инде, башлар катты, ни эшләргә дә белгән юк.

Ирләр сөйләшкән арада, җырлап торган самавыр өстәл түренә менеп утырды. Әнгәмә табын янында дәвам итте. Ләкин карт та. карчык та Монирҗаннын ничек утыруы, төрмә турында төпченеп жанын ашамады. Мөниржаннын шуна күңеле булды.

Гайния үлеменен сәбәбен әти-әниләре дә белми иде.

  • Кем белгән инде, кияү. Эчләрендә утлар янгандыр. Бер сәбәпсезгә мордар китмәс. Япь-яшь көенә салкын гүрләрдә ята бит балакаем!—дип өзгәләнде ана кеше.

Табын янында озак утырды алар. Тегесе, монысы турында күп сөйләштеләр. Ләкин нәрсә турында гына гәп куертмасыннар, жеп очы һаман да Гайниягә әйләнеп кайта иде.

Сагынып кайтса да, бу кайтуында Мөниржанга авылда озак юанырга туры килмәде.

Гаиниянен каберенә таш куйганнан сон бер ай. ай ярымнар вакыт үтеп китте Печән хәзерләвен искә алмаганда, Мөниржан көнен юкны бушка аударып уздырды. Колхоз эшенә дәрте суынган иде, бригадир бер-ике тапкыр эшкә әйтеп караса да. чыкмады. Мыек чылатырга жай килгәндә, баш тартмады. Ул күңелендәге бушлыкны, бер-бер артлы үзенә килгән бәла-хәсрәтләр не җиңәрлек көч тапмады.

Авылда эшнең бетәсе юк. Жәй көнендә—бигрәк тә Бәрәнгенне утыртып, күмәргә өлгермисен, печән чоры җитә. Аннан уракка төшәләр. Урак төгәлләнә алмый кала, көзге мәшәкатьләр башлана

Мөниржан Бабсч-Каран тугаенда атна буена печән чапты Печән уңган иде, яратып, күңелен биреп эшләде. Комачаулаучы да юк Күмер шахтасыннан соң туган якның шифалы һавасы күңеленә сары май булып ятты. Өйдән алып килгән бер шешә сөт белән ашалган ипидән сон чишмә суы эчеп алсан!.. Молын чын тәмен озак вакытлар туган ягыннан аерылып торган кеше генә белсә белер.

Печәнне чабу гына түгел, киптереп алып та кайтасы бар Алланың рәхмәте белән көннәр коры торды. Бүген чапканын икс көннән сон җыярлык булды. Мөниржан Гаптелихсан картны борчып тормады, барысын да үзе башкарды Ниһаять, өстәмә мәшәкатьләрсез генә бар чапканы чүмәләләргә салынды Хәзер инде янгыр яуса да курыкмаска була.

Ләкин икмәкнең бурага салынганын, печәннең алып кайтып тезмәгә өелгәнен хуп күрә халык. Яландагысы әле ул синеке дигән сүз түгел Тир түгеп чапкан печәнеңне, авыз ачыбрак йөрсәң, берәр озын куллысы шудыртырга да күп сорамас.

Алып кайту өчен ат кирәк. Ә ат—ат караучылар кулында. Калганнары бүленеп беткән, колхоз эшенә дә җиткерә алмый иза чигәләр.

Мөниржан беренче бригаданың ат караучысы Шәрәфи янына барып, гозерен анлатгы:

  • Бабеч-Караннан печәнне алып кайтасы иде бит

Шәрәфи Монирҗаннын үзе ат караган чагында күрсәткән игелекләрен онытмаган икән, ялындырып-нитеп тормады

  • Кайтарабыз аны Тик төшкә кадәр вакыт юк Жыеп куй

—Жыслган.

  • Кемнәр белән барабыз?
  • Кемнәр дип Әтине алсак кына инде Өстә торырга

Шәрәфи бу вариантны шунда ук кире какты:

—Олы кешене интектереп йөртмик Мин булышчым Кәримгә әйтермен дә икс ат белән бер генә юлларбыз.

Егетләр көн саен йок төяп шомарган, үз эшләренең осталары иде. печәнне тиз тоттылар.

Бар чапкан кадәрлесенең әйбәт көе тезмәгә менеп кунаклавы Мөниржан
өчен дә, анын
ата-анасы өчен дә зур куаныч иде. Мөниржан ат караучыларны өйгә чакырды. Ләкин тегеләре.

—Юк, кеше мәшәкатьләп тормыйбыз. Сыйларга бик теләсән бер-ике телем ипи белән суган кыстыр да Кәлимулла бакчасына керик.

Кәлимулла бакчасы кибет янәшәсендә генә. Шуңа күрә кибеттән аракы алган ирләр еш кына шунда сугыла. Анда хәтта шомырт ботагына кигертеп куелган бер ике «дежур» стакан да була.

Шомырт күләгәсендә өч борынга бер шешәне озын-озакка сузмыйча гына бушатып, таралышырга торганда, титак-титак атлап, Мисбах килеп керде. Баш хисапчының өстенә кигән галифе чалбарының кесәсе кабарып тора иде.

—Егетләр, мине компаниягезгә аласызмы?

Анын тәкъдиме көтелмәгән булса да, каршы килмәделәр. Үз сые белән йөргән кешене кем борып җибәрсен инде. Кешенекен бушка эчкән чакта барысының да авызлары шапылдап тора. «На халяву и жид удавился» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Әллә син Мисбах көн дә сыйлар дип беләсеңме. Сыйлар сиңа, тот капчыгыңны!..

Килә-килешкә Мисбах кесәсеннән шешә чыгарып утыртты. Ул инде шактый кызарга өлгергән, шуңа күрәдерме, туктаусыз сөйләнде:

—Мөниржанны күптәннән сыйлыйсым килеп йөргән иде. Үтеп барган җирдән тавышыннан таныдым. Туктале, мәйтәм, Мөнирҗан бит бу, кайгылы чагы, күңеле бушанмасмы, мәйтәм. Утырыйк әле, егетләр, төн безнеке!

Мисбах белән утырырга күнеле тартмаса да, егетләрдән яхшысынмады, ризалашты Мөнирҗан. Өстәвенә алданрак эчкәне дә тамагын кытыклап, котыртып тора иде.

Шешәне башлап, берне тотканнар иде, Шәрәфинең хатыны ашларына таракан булып төште:

—Әйдә, утырма, өйдә кырыкмаса кырык эшен тора, ә син монда эчеп ятасын!

Шәрәфи рәхмәт әйтеп кулларын кысты да сүзсез генә хатыны артыннан иярде. Анын артыннан озакламый Кәрим дә кузгалды.

—Егетләр, рәхмәт, гаепләмәсәгез, мин дә кузгалам. Тотып тормасан, сыер саудырмый безнең. Өйдә бүтән кеше юк.

Их. егетләр, ташлап китмәскә, Мөнирҗан белән Мисбахның үзләрен генә калдырмаска иде бит сезгә!

Эчендәге корт котыра башласа да, әле тагын берне чәкештергәнче түзде Мөнирҗан. Ләкин шуннан сон сабыр канатлары сынды. Гайниянен шушы чатан дуңгызнын үзен мәсхәрәләве хакында күз яшьләренә буылып сөйләгәне хәтерендә кабат җанланды. Алай гына да түгел, офыктагы кояш янәшәсендә Гайниянең рәнҗү-сагышлы йөзе күренгәндәй һәм ялварулы тавышы ишетелгәндәй булды:

—Үч ал, Мөнирҗан, болай гына калдырма. Үч ал шул аксак тәредән!

—Син, син, колхоз комыгы, анаңны —Мөнирҗан үзенә төрмәдән ияреп кайткан сүзләрне дә кыстырып, аты-юлы белән сүгенеп куйды.—Син., шушы бер ярты белән минем алда гаебеңне юам дип уйлыйсынмы?—Исән кулы үзеннән-үзе Мисбахның изүенә үрелде.

—Ни сөйлисең, Мөнирҗан энем?!—Ул югалып калды, чөнки эшнең болайга әйләнәсен көтмәгән иде. Әйбәт кенә эчеп утырганда бит.

—Ни сөйлимме? Ярар, мин сөйләмәм. Гайнияне ни эшләткәнне бәлки син сөйләрсең? Әйт, ни эшләттең Гайнияне?

—Ни эшләтим, берни дә эшләтмәдем. Хисапчылыкка өйрәттем.

—Ә кем аңа кул салды? Кем көчләде?

Мисбах коелып төште,бер мәлгә телдән калды. Ул бит бу хакта Мөнирҗан белми дип йөри иде.

—Хода шаһит, энем, көчләмәдем,—диде ул калтыранган тавыш белән.—

 

менирстАЯ

Әз генә дә карышмады. Әйдә, үлгән хатын өчен тавышланып утырмыйк. Дөньяда хатын-кыз бетмәгән. Ишеткәнен бардыр, тоз бетмәсә. кыз бетмәс, ди безнен татар. Дулап кына үткәнне кайтарып, үлгәнне терелтеп булмый. Ал стаканыңны кулына, тотып куйыйк, китсен үзенең юлына!

Мөниржан селте, кислотага әверелгән иде

—Син кабахәтнен бар эчкәнен дә кире костырам әле мин! Гомер буена колхозны имден.

Исән кулы белән Мисбахны үзенә тартып китереп, гарип кулынын ташка әверелгән очы белән корбанынын корсагына шундый итеп китереп бирде ки. тегесе бөгелеп төште. Ләкин бу әле баласы гына булган икән. Тагын бер сугуы белән Мөниржан аны җиргә аударды һәм ярсып типкәләргә кереште Кызуы чигенә житге. Ан төпкеленнән килгән Гайния тавышы аны котыртып торды:

"Минем намусым өчен үч ал шул хәшәрәттән! Үч ал!"

"Тынычлан, Гайния, тынычлан Үтерәм мин аны!"

Кыймылдарга да куркып яткан Мисбахнын янагына Мөниржан эчелеп бетмәгән шешә белән селтәнде. Бәлки үтергән дә булыр иде. кизәнгән чакта кулы шомырт ботагына эләгеп, шешәсе ычкынып китте. Ярсуыннан күзе тонган адәм аны алып тормады, дошманына алагаем тагын бер тапкыр типте дә бакчадан чыгып китте.

Икенче көнне үк участковый Исхак Мөниржанны кулга алды Бераздан суд булды. Судта Мөниржан акланып бер сүз дә әйтмәде. Әйтүдән ни файда: Гайниянен исемен телгә алып, дөресен сөйләсә, мәрхүмәнен рухын пычрату булыр иде. Яңак сөяге сынган булганга, авызына арматура тутырылган Мисбах сугышуның чын сәбәбен шулай ук яшерде Дөресен әйтү анын файдасына да түгел иде. Язма рәвештә биргән күрсәтмәсендә барысын да Мөниржанның исерек булуына сылтады.

Бер тапкыр утырып чыккан кеше хөкем каршысына кабат килеп эләксә, судка эш җиңеләя. Исерек баштан кеше кыйнаган дип. Мөниржанны янә таш капчыкка тыктылар. Төрмәгә барырга бик атлыгып тормаса да. Мөниржан бу юлы үзен утыртканнарына артык хафаланмады. Бәхетенең чите кителгән, тормышының яме кимегән, җанына куркыныч рәвештә битарафлык инә башлаган иде. Утыртсыннар әйдә. Ана көнне кайда үткәрсә дә барыбер. Ә Мисбахны кыйнаганына тамчы да үкенми ул. Киресенчә, әгәр дә җәзасыз калдырса, үзен гафу итә алмас иде Гайния исән чагында ук арт сабагын укытырга кирәк булгандыр ул аксак шайтаннын Әшәкелек тиешле җәзасын алырга тиеш. Хәтта төрмәнең язылмаган законнарында да бу шулай.

Реклама