Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әмирхан ага Еникигә

 

 

Бала итте бугай—шаштырды шатлык

Аксакал белән түбәтәй алмаштык'

—Сезгә, яшькә, килешер, ди. укалы.

Ә миңа—би зәксез, гади булганы

Чын алтын көз' Уфада—туй дәвамы.

Сиксән биш яшь~морза әдип бәйрәме '

Гасырлардан мирас акыл сүзендә,

Татарның язмышы—моңы күзендә

"Әйтелмәгән васыятьнләрен әйттеме.

Тарих төпкеленә уйны дәштеме?—

Илле яшьлек йөрәкне кыстым учка

Очар кебек, әверелеп хәтер-кошка

—«Сөт калыр. Ватан китәр» Шул—кызганыч

Әмма исән рухта Өмет. Ышаныч

Инде кыйбла җуймыйча барырсызмы'

Шул "изге сөт. кан ның сез варисымы '

Мин дә хәзер чал чәчле ир бугай ла.

Олы гамьнән читтәмен күк шулай да

Гаҗәпмени—уй ташып, качсам шашып’

Аксакал белән түбәтәй аямашып

1994