Логотип Казан Утлары
Публицистика

"МИННӘН "МАТУРЛЫК" КАЛА...”

 

ӘДИПНЕҢ ТӨРЛЕ КӘГАЗЬ КИСӘКЛӘРЕНӘ ЯЗЫЛГАН УЙ-ФИКЕРЛӘРЕ

Язарга кирәк, язмыйча булмый Әйтәләр иде, он ашап өйрәнгән эт, мәхлүкъ. тегермән ташын яламыйча торалмый дип,—шунын шикелле мин дә

“Без үзебез татар, ләкин җир биләүдә башкорт булып исәпләнәбез ” Моны мина Хәсән Сарьян әткәйдән ишеттек дип сөйләгән иде

Кеше тук булса, көн дә аны каезлап тормасалар, ул бик рәхәтләнеп катлыкка да ияләшә.

Кызганычка каршы, без демократиядән бик ерак торабыз әле Хосусый милеккә дә юл ачылганы юк. Гомуми коррупция хөкем сөрә Власть тирәсендә яна номенклатура оеша. Байлык шулар кулына күчә. Ә бөлгенлек, хәерчелек көннән- көн көчәя Мәдәният ин авыр шартларда яшәргә мәжбүр

Мәдәният әлифбадан башлана. Халыкнын 100 проценты булмаса да, 80—90 %ы ана телендә укый-яза белергә тиеш Шул нигездә милли әдәбият, милли сәнгать үсә

Безнең гаять хәтәр хәлдә калган туган телебез белән милли мәдәниятебезне терелтү өчен безгә тулы мөстәкыйльлек кирәк. Хосусый милек аша гомуми муллыкка, байлыкка ирешү кирәк. Ә бу демократия шартларында гына булуы мөмкин

80—90 процент татарлар яшәгән районнарда хакимият эшләрен татарча йөртергә кирәк. 20нче елларда шулай булган

Закон, указларны татар телендә язып, аннары русчага тәржемә итәргә кирәк Киресенчә түгел

Пленумда әйтелде: баланы ата-ана теләгән телдә укыту—милли телләр зарарына булачак.

Мал иясенә ошый: язучы теләсә-теләмәсә дә. анын үз табигате әсәренен жаны булып тора.

Мин һәртөрле тантаналарга ияләшә алмадым, мин трибунадан иркен-кыю сөйләргә өйрәнә алмадым

Миннән “Әйтелмәгән васыять" кала, "Матурлык" кала, ниһаять. "Тынычлану кала. Шуларны искә төшерүчеләр “Кем иде сон ул Әмирхан Еники9 —дип бәлки бер эчләреннән генә уйланып куярлар Минем беркемгә бернинди дәгъвам юк Булса да. мин аларны калдырып китәм—дөньяныкы дөньяда калырга тиеш Мина дәгъвалары булганнарына баш иеп. ярлыкау сорыйм