МАЙОРНЫ ӨРКЕТТЕМ

 

Никита Хрушев бОнчы еллар башыңда армияне офицерлардан шактый бушатты. Әмма үзен алып ташлагач, моның зур хата булуы ачыкланды Дөньялар тыныч түгел, җитмәсә Кытай белән мөнәсәбәтләр нык бозылды, хәтерләсәгез. 1969 елнын язында Даманск утравында кораллы бәрелеш тә булып алды Хакимияткә яна килгән абзыйлар армияне офицер кадрлар белән вузларда азмы-күпме хәрби әзерлек үткән кече офицерлар исәбенә ныгытырга уйлады 1968 елда утыз яше тулмаган запастагы офицерларны армиягә ала башладылар Бәхетсезлеккә каршы, утыз тулырга ярты ел калган иде—шулар рәтенә мин дә эләктем Бер ай элек кенә өйләнгән идем. «Гаиләм бар!»—дип тә карадым юкса «Бик әйбәт, хезмәт хакын ару булачак, барып, ике айлык әзерлек курслары узгач, хатыныңны да үз янына чакырырсың»,—диделәр!

Казанның Идел буе районы хәрби комиссариатында, фәлән-фәлән вакытка Хабаровскидагы хәрби округка барып җитәсең, дигән повестка тоттырдылар Киттем поездга утырып көнчыгыш тарафларына Ирле-хатынлы танышларым хезмәт итәргә Сахалинга бара иде. бер вагонда бару юл күңелсезлеген бераз киметте. Бер тәүлектән сон Свердловскида төшеп, башка поезлга утырырга тиеш идек Көндез бераз шәһәр белән таныштык. 24 сентябрь иде бу. кичке дүртләр тирәсендә кояш тотылды, Кояшның ул дәрәҗәдә үк тотылуын элек тә. аннан сон да күргәнем булмады. Яп-якты дөнья әкрен генә сары төскә керә башлады. Ул тагын да куерды һәм караңгыланды. Бернинди җил-мазар, кош-корт, кеше тавышы юк—тып- тын. Күңелне әллә нинди шом, курку биләп аллы, әйтерсең лә. менә хәзер дөнья бетәчәк. Бу хакта алдан белеп, кара пыяла әзерләп куйган идек, шунын аша кояшны күзәтәбез. Ул күмелгәннән-күмелә барды, бик аз өлеше генә капланмый калды Жир өсте куркыныч куе соры караңгылыкка чумгач, бераздан аз гына яктыра башлады Без дә җиңел сулап куйдык.

Икенче поезд белән юлдашларым алга таба китте, мин Хабаровскңда төшеп калдым. Хәрби округта мина Уссурийскидагы армия штабына юллама, шәһәрнен үзәк мәйданы янындагы кунакханәдә кунып чыгарга талон бирделәр Нәкъ шул көнне шәһәргә Иран шаһы Риза Пәһләви килгән иле Үзәк мәйданда анын хөрмәтенә үткәрелгән чараларны мин кунакханәнең бишенче катыннан бик ачык күреп тордым

Пограничный поселогында урнашкан УР («укрепленный район"нан кыскартылган) командиры полковник Гуслистый округта даны чыккан офицерларның берсе икән. Аю гәүдәле, гөрелдәп чыккан тавыш, усал йөз Бер елдан аны башка бер дивизиягә күчерделәр, генерал-майор дәрәҗәсе бирделәр

Хезмәт итәргә килгән һәр кеше белән Гуслистый үзе шәхсән сөйләшә лә. кайсы частьта хезмәт итәсен билгели икән. Чын профессиям артист булгангадыр инде, мине шушында, поселоктагы батальонда калдырырга кушты. УР үзешчәннәре белән дан тота икән Кадрлар бүлеге башлыгы майорга кереп, бу хакта әйттек» дә. Безымянная сопкасы итәгендәге бер частька ике айлык курсларга киттем

Берничә көннән безнең торкемгә Ткачев фамилияле өйләнмәгән бер украин
егете дә килеп кушылды. Ул курслардан сон шушы сопкалар арасында хезмәт итәчәк икән.

 

 

Курслар беткәндә кемнең кайсы частьта хезмәт итәчәген кабат әйттеләр. Ни гажәп, мин шушында калачакмын, теге украин егете исә Пограничныйга китәчәк икән. Күңелемне кара кайгы басты. Беренчедән, поселоктан ерак—сигез-ун чакрым чамасында урнашкан караңгы бер почмак, икенчедән, офицерлар яшәячәк бина шыксыз, мичләре дә җимерелеп беткән, җылыдан бигрәк сасы соры төтен чыгара торган күмер ягасы, тәрәзәләре ватык, туалеты тышта, суын әллә каян ташыйсы

Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Туктале, минәйтәм, теге майорның этлеге түгелме икән бу? Ул да украин кешесе бит Киттем икенче көнне төп штабка. Полковник үзе юк иде. кердем майор янына. «Шулай, шулай, минәйтәм, полковник мине монда калдырырга кушты, ә Ткачевны тегендә. Ә сез, милләттәшегезне яклап, безнең урыннарны алыштыргансыз» Ык-мык итә бу, төрле сәбәп таба. имеш, фәлән дә төгән. «Ярый алайса.—дим,—иртәгә полковникның үзе янына керәм!»

Икенче көнне "Харисов Пограничныйга килә. Ткачев шунда кала",—дигән хәбәр алынды.

КӨЧКӘ ТАБЫШТЫК

Яңа елнын һәркайсысы матур, истәлекле инде анын. Ә шулай да минем өчен 1968 елның соңгы. Яңа елны каршыларга әзерләнгән ике көне һич онытылмаслык булды

1969 ел башланырга ике көн калганда: «Каршы ал. фәлән рейс белән киләм», дигән телеграмма алдым Киттем поездга утырып Владивостокка. Карыйм: килүче-китүче самолетлар арасында андый рейс юк. Бер-бер ялгышлык булгандыр, дип уйлап, Казан аша килгән һәр самолетны каршы алам—юк кына бит хатыным! Аэропорт кунакханәсендә кунып, икенче көнне тагын ярты көн көтеп: «Мин тоткарланырга мәжбүрмен» дип частька телеграмма сугарга дип почта бүлекчәсе янына килеп баскан идем, шул вакыт кемдер инсәмә чак кына кагылып: «Сез Харисов түгелме?"—дип сорады. Борылып карасам, хатыным! Елаплар җибәрә яздым.

Эш болай булган икән. Ул телеграммада Казанда алган билетындагы рейс номерын күрсәткән. Тик. ниндидер сәбәп белән, әлеге самолет Мәскәүгә очып. Домодедово аэропортында аларны икенче бер самолетка утыртып җибәргәннәр. Расписаниедән тыш килгәнгәме, мин хатынымның әлеге самолеттан төшкәнен күрми калганмын. Ул исә. каршылаучылар арасында мине күрмәгәч, пассажирлар залына кереп бер почмакка сыенган, төнен шунда үткәргән. Аның бит әле мине хәрби киемнән күргәне юк. Ә аэропортта минем кебек яшь офицер шактый.

—Карап-карап торам.—дип сөйләде соңыннан хатын.—берсе сина охшаган да кебек. Тик барып дәшәргә җөрьәт итмәдем, үзе табар әле.—дип уйладым.

Мин дә пассажирлар утырган зал рәтләреннән үткәләдем. Тик салкын залда кышкы киемнәргә төренеп утырган күп кеше арасыннан хатынымны шәйләмәдем. Ә ул. ниһаять, "миңа охшаган" лейтенантка дәшәсе иткән.

31 декабрь иде бу. Часть офицерлары кичен ресторанда гаиләләре белән Яна елны каршылый. Квартирга кайтып, тиз генә өсне-башны алыштырдык та. шунда киттек. Мәҗлес башланган иде инде. Кысык күзле монгол токымын күрербез дип көткән хезмәттәшләр, минем хатынны күргәч, анын чибәрлегенә соклануларын яшерә алмадылар

Беренче тәнәфескә кадәр генә утырдык та. гафу итегез, юлдан соң арылган, дип кайтып киттек. Ике айдан артык күрешмәгән япь-яшь хатынын килгәч, өлкәннәр арасында мәҗлестә утыру кайгысымыни?!

Редакциядән:

1961 елны Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган Миргалим Харис улы Харисов үзен журналистикада һәм әдәбиятта тапты: озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасында эшләде. 70 яшьлек юбилеен прозаик һәм әдәби тәрҗемәче, Татар энциклопедиясе институтынын өлкән фәнни хезмәткәре булып каршылый. Котлыйбыз!

 

 

Хәмит Латыйповка 60 яшь

Хәмит Латыйпов 1949 елнын 5 мартында Пермь өлкәсендәге Губаха шәһәрчегендә туа. Ата-анасы белән шул ук елны Башкортстаннын Илеш районы Бүләр авылына күченеп кайталар. Хәмиткә 7 ай тулгач—әнисе. 13 яшькә җиткәндә әтисе дөнья куя. Бу тетрәнүләр булачак рәссам һәм шагыйрьнең күңелендә гаҗәеп тирән эз калдыра һәм дә гомере буе иҗатында чагылыш таба.

Хәмит Латыйповның тәүге шигырьләре Илеш районында нәшер ителүче “Маяк” газетасында 1966 елда дөнья күрә

1967 елда ул Уфа шәһәрендәге балта осталары әзерли торган махсус училишега укырга керә Аны тәмамлагач, төрле төзелешләрдә эшли, 1973 елда исә Мәскәү янындагы бер еллык “Богородская резьба” курсларында укып, агачка уеп сурәт ясау серләренә өйрәнә.

1974-78 елларда Хәмит Нәҗип улы Уфа сәнгать училищесында белем алып, “Агач эшкәртү сәнгате остасы” дигән дипломга ия була. Шуннан сон ул Чаллыдагы корылмаларны бизәүдә, сырлы бизәкле капкалар, төрле мифологик образлар төшерелгән сурәтләр, сыннар тудыруда катнаша. Ә 1988 елдан “Туймазы фарфоры” фабрикасында эшли, шамот, пыяла һәм керамикадан төрле катлаулы сыннар иҗат итә. Шул ук шәһәрдәге “Медицина пыяласы” заводында төрле сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара, киндердә 50гә якын рәсем-картинасын эшли. Шул ук вакытта шигырьләр язуын да дәвам итә. Алар Татарстан һәм Башкортстан гәзит-журналларында еш дөнья күрә.

1997 елда Туймазы шәһәрендә үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән "Жир һәм күк” исемле китабы басылып чыга. Ә 2006 елда исә аның Татарстан китап нәшриятында "Галәми гамь” дип аталган, сынлы сәнгать әсәрләре һәм шигырьләре тупланган саллы китап-альбомы дөнья күрде Анын иҗатында—сурәтләрендә дә. шигырьләрендә дә—нигездә, фәлсәфи фикерләү, галәми-дөньяви гамь кебек олы төшенчәләр чагылыш таба.

Хәмит Латыйпов—1998 елда-Россиянен Рәссамнар берлеге. 2002 елдан Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Шәхси күргәзмәләре Казан, Төмән. Уфа. Чаллы һәм Туймазы шәһәрләрендә куелган Сәнгати эшләренең аерым үрнәкләре Россия, Германия, АКШ, Израиль. Теркин һәм Франциядәге шәхси тупланмаларда саклана.

Яңа гасыр бусагасында ул болай дип язган иле

Кабат-кабат утта яндым.

Кар-буранда ялгыз калдым.

Өметләрне суга салдым,

Таш яуса да алга бардым.

һәрчак үзем булып калдым

Рәссам-шагыйрь олы бәйрәмен өр-яна иҗат шатлыклары белән каршы ала. үз- үзең булып кала алу куанычын кичерә

Реклама