Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ

 

Бу арала һаман ла үлемнәр, авырулар турында язарга туры килә Менә тагын берсе хакында язмыйча узып булмый.

Г. Әпсәләмов декабрь ахырында бер төркем иптәшләр белән Пермь өлкәсенә атналык уздырырга киткән иде Шунда ана инсульт булып кичәдә егылып калды Моннан врачлар, профессорлар барды, тегендә дә шулай ук ярдәм оештырдылар Ниһаять, берникадәр вакыттан сон аны самолет белән Казанга алып кайтып шифаханәгә саллылар

Шул рәвешчә ул мескен бик кыен хәлләрне кичерде Әле хәзер инде берәр атнадан бирле бераз анына килде, кеше таный башлады һәм хәтта торып утыра башлады, диләр.

Ин начар ягы шунда кайбер мешан тибындагы кешеләр, бигрәк тә. анын якыннары Әпсәләмовнын бу авыруын башкалардан күрәләр Ягъни, язучылар анын “Ак чәчәкләрмен бик каты тәнкыйть иткәннәр Нилектән’’ Чөнки Әпсәләмовнын шөһрәтеннән көнләшкәннәр Шунын нәтиҗәсендә Г Әпсәләмов бик авыр кичереш уздырган Ул “урынсыз- тәнкыйтьне күтәрә алмаган

Бөтенесе юк нәрсә. Бердән. Әпсәләмовнын шөһрәтенә бер кем дә кызыкмый Чөнки язучыларнын һәммәсенә дә кәгазь җитәрлек Язалар икән, һәммәсенен китабы чыгып тора Әпсәләмовнын шөһрәте берәүгә дә күләгә төшерә алмый Чөнки ул үз урынында, бүтән язучылар үз урыннарында Әйтик. Расихнын яисә Фатих Хөснинен. Мәрсәй Әмирнең яисә Ибраһим Газиның берсснсн лә Г Әпсәләмов урынында буласы килми Чөнки аларнын да. бүтәннәрнең дә әдәбиятта бик матур һәм бик һәйбәт үз урыннары бар

29 гыйнвар. 1966

ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР

(1966 ЕЛНЫҢ МАРТЫНДА БАШЛАНДЫ)

Ни себ&плеуң яктан яза башладым9 Хәзер картая тпшкәч. нигәдер база Ләм яшь вакытта язган шушы хәрефләр җанга якынрак пюела башлады Болар күнелехздәген тулырак. иатлррак, доресрәк әйтергә сәләтле кебек сизем

Менә өченче дәфтәремне башлыйм Беренчесен һәм икенчесен башлаганда киләчәк турында әлләни фикер йөртмәгән идем Бик гади генә итеп у земне шат гандырган һәм борчыган вакыйгалар турында, әлләни тирәнгә китмичә, бик гади генә итеп язып барырмын дип уйлаган идем Ул шулай булды да Хәзер мина инде, кызганычка

* Өченче дофтәр и пясынча гарәп графикасында шылган (Зәфәр Бәширов искәрмәсе )

Дәвамы. Башы 2008 елның Инне санында
каршы. 65 булып китте. Телисеңме, теләмисеңме гомернең ахыргы өлешенә керелгән. Димәк, "итәк-жиненне җыебрак” йөрергә кирәк Чөнки табигать синен белән һич исәпләшеп тормастан. һәрвакыттагыча үз кагыйдәләре белән эш итәчәк. Синен үләсен киләме, юкмы, язасы әсәрләрен бармы, юкмы, боларда аның эше юк. Анын “үз туксаны туксан".

Ә мин әле чын иҗат тормышын менә хәзер генә башлыйм кебек. Минем язасы әсәрләрем язылганнарыннан күбрәк! Кая ул! Әле мин чын-чыннан менә хәзер генә яза башладым шикелле. Мин үземдә иге дә чиге дә булмаган ижат мөмкинлеге сизәм Әгәр мин күңелемдә тупланган ижат дәртен ахырына кадәр халыкка бирә алмыйча китеп барсам, мине тудырган, тәрбияләгән, мина иҗат дәрте биргән сөекле халкыма бурычлы булып китәрмен, минем күңелем тыныч булмас, мин хәтта кабердә ятканда да бик кайгырырмын, борчылырмын. Чөнки мин үземне халкыма һәм илемә файда китерүче кеше, кирәкле кеше дип саныйм.

Димәк? Димәк, бер генә минутны да әрәм итмичә язарга кирәк!

13 март. 1966.

Кичә Аккош күлендә берүзем кичке концерт тыңлап утырдым. Радиодан халык көйләрен бирделәр. Тынынны да алмыйча сокланып тыңларлык, күзеннән яшьләр китерә торганнары күп. Мәсәлән, мин "Гөлжамал"ны, "Кара урман”ны тагын бик күпләрне һич тә тыныч кына тынлый алмыйм.

“Халык" дигәч хәзерге яшьләр күбесенчә авыл халкын күз алдына китерә, салам түбәле өйләр, кайры тун. арыш ипие, чабата, наданлык... Ләкин шундый шартларда яшәүче шушы халык (дөрес, авыл халкы гына түгел, шәһәрен дә кушып) нинди гажәеп музыка ижат иткән! Ул көйнең сүзләре нинди!

Шәмдәлләрдә генә утлар яңа. Гөлҗамал.

Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр. Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы. Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

Ачык кына булып күз алдына килеп баса: менә кызлар аулак өйдә жеп эрлиләр, җырлап утыралар. Шәмдәлләрдә утлар яна. Нәрсә турында җырлыйлар'’ Мәхәббәт турында. Кызларның сөясе, сөеләсе килә. Ләкин жан “сөйгәннәр"ен менә шунда янда гына түгел, бәлки ул бөтенләй юктыр да әле. Ләкин ул "жан сөйгән" һичшиксез булырга тиеш, һичшиксез! Чөнки аны жан тели, чөнки ансыз тормыш итеп булмый, тормыш үзе мәхәббәт дигән сүз!

Менә шул мәхәббәтне сагынып, шуны көтеп, зарыгып җырлый кызлар.

Ләкин бу көйдә шулкадәр моң. шулкадәр өзелеп-өзелеп китә торган, йөрәкне, күңелләрне чиртеп-чиртеп. сызлатып ала торган сагыш авазлары янгырый ки. ул мәхәббәт инде бер тапкыр булгандыр, тәгаен булгандыр дигән уй килә (чөнки мәхәббәтне үзе татып карамаган кеше улкадәр мон бирә алмас иде) Әйе. ул мәхәббәт кабынган да сүнгәндер, әнә шул сүнгән яки сүнә башлаган мәхәббәтне сагынып җырлый торгандыр. Менә мин “Гөлжамал"ны тыңлыйм да (шулай ук башка шундый катлаулы көйләрне дә) хәйран калам Анда бит опера ариясына салырга гажәеп борылышлар бар! Анда бит халыкнын моңы, нечкә күңел тибрәнешләрен бик тирән итеп, искиткеч дәрәжәдә үтемле итеп, йөрәккә үткәреп әйтеп бирә торган ифрат тирән һәм камил эшләнгән моң бар! Син аны кайда гына җырлама, ничек кенә җырлама, дөньянын кайсы гына почмагында җырлап күрсәтмә, ул үзенең халәтен югалтмаячак, ул татар халкының үткәндәге моны икәнлеген һәрвакыт ап-ачык итеп әйтеп бирәчәк

Мондый көйләр бит менләп! Шундый соклангыч көйләрне, халык музыкасын шул “надан", салам түбәле халык чыгарган, консерваторияләрдә белем алмаган халык арасыннан борынлап чыккан халык вәкилләре ижат иткән бит! Хәзерге композиторлар, кайвакыт ничә еллар югары уку йортларында белем алуларына карамастан, андый соклангыч һәм мин әйтер идем, сәмави моңны бирүгә ирешә алмыйлар.

Менә шулай булгач, халыкнын шушы табигый талантына ничек сокланмыйсың? Анын ул бөек ижат батырлыгы, үзен мәңгеләштереп калдырган гажәеп моңнары каршында ничек баш имисең?

һәм мин сокланам, мин рәхәтләнеп тирән ихтирам белән баш иям. Алай гына түгел, мин халкым белән, халкымнын шушы талантлы, эшлекле, намуслы, батыр булуы белән горурланам. Шушы халыкнын углы булуым белән дә горурланам. Шушы үземне тудырган халыкка чын күнелдән хезмәт итәм. аны тагын да күтәрәсем, тугандаш халыклар арасында аны тагын да күренеклерәк итәсем килә.

Гмэр Бәширов (сулдан). композитор Җ Фэйт ТКН директоры С Валиди һлч композитор 3. Хәбибуллин (утырган) 1954 ел

 
Әмма мина ‘алай ярамый”, диләр Үз халкымнын фәлән-фәлән яклары белән горурлану ул масаюга алып бара, ул бүтән халыкларны кимсетү була, диләр Халыклар дуслыгына зарар китерү, алай горурланмаска, гомумән, һәммә халыклар да бик һәйбәт, һәммәсе өчен дә берьюлы горурланырга кирәк, диләр

Минемчә, кеше үз халкын никадәр ныграк яратса, үз халкы белән никадәр көчлерәк горурланса, андый кеше башка халыкларны да шулкадәр тирәнрәк һәм ныграк ярата Милли горурлык белән халыклар дуслыгы арасында бернинди каршылык та юк. бәлки алар берсенә-берсе өстәлеп, нур өстенә нур гына булалар.

Киресенчә булганда без космополитлар гына тәрбияләчәкбез Менә анын нәтижәсе күз алдында инде Яшьләр һаман аза баралар Алар аракы эчәләр, сугышалар яшь кызларны бозалар. Хәзер гыйффәт саклау искелек калдыгы булып исәпләнә. Фәлән мәктәптә гыйффәтен саклаган кызлар бик

30 апрель. 1966.

 
   

аз гына процент тәшкил итә—Яме. тугызмы процент кына! Котычкыч хәл!

 

Ә. Еникинен минем “Намус" турында фикерен ишеткәнем юк иде Ул мондый фикер әйтте.

Дөрес, докладчы “Намус" романыннан бик отышлы үрнәкләр китерде Роман ана лаек та. Ләкин докладчы әйткәнчә. “Намус" романының кыйммәте халыкнын сугыш вакытындагы патриотик хисләрен, сугыш вакытында фидакяр эшләрен югары художество чаралары ярдәмендә күрсәтүдә генә түгел. Ул үзенен әдәби кыйммәте белән, бик отышлы табылган детальләре белән кадерле. Колхоз эшендә, дөрес, анын геройлары фидакяр эшлиләр Ләкин байтак еллар узганнан сон мин романның эшкә багышланган урыннарын оныттым инде, алар истә сакланмаган. Ә менә кем әле теге карчык-’ (читтән Хәдичә икәнлеген исенә төшерәләр) Әйе. Хәдичәнен намаз укуы һич тә онытылмый. Әйе Без динне инкяр иткәнлектән түгел, юк Намаз монда бер форма гына. Шул намаз уку аша Гомәр агай кешенен рухи тибрәнүен (юк. алай димәде шикелле), кешенен рухынын бик нечкә тибрәнешләрен матур итеп, истә калырлык итеп бирә алды

Яисә менә Нәфисәнен Иделдә су коену эпизоды Ул да зур осталык һәм талант белән язылган. Менә шундыйлар күп һәм “Намус" романы шулары белән кадерле лә

5 июнь. 1966.

Шушы арада Тукай юбилеен уздырып йөрдек

Башта мин бу юбилейга берникадәр скептик карашта илем Минем ана хакым ла бар иде шикелле, чөнки Г Тукай юбилеена хас хәзерлек булмады Әйтергә оят булса да. монда я змыйча булмый инде Бөтен С овет тар С ою тында шу тклләр шөһрәт казанган, аз дигәндә берничә буын Азия һәм Яурупа язучыларынын (үзбәк кыргыз, казакъ, каракалпак, торкмән. башкорт, нугай, чуаш. әзәрбәйжан. гажик). гомумән төрки теллә язучы һәрбер язучының иҗатына, алай тына ла түге т бар тык шул әдәбиятларның реалистик юлга басуларына ярдәм иткән, аларга юл күрсәткән бөек кешенен 80 еллыгы бик зур күләмдә, бик тантаналы рәвештә vзарга тиеш тип безнен уйларга хакыбыз бар иде Ләкин ана акчаны бик аз бирделәр Уз акчага Союздан килгән барлык өлкән язучыларны кунакханәдә урнаштырырга. Иделдә йөртергә тагын әллә ниләр эшләргә кирәк иде Без ояла-ояла Казакъстаннан Сабит Мукановны. Башкортстаннан Сәйфи Кулагины. Үзбәкстаннан Гафур Гөләмне Каракалпактан. Әзәрбәйжаннан. Чуашстаннан. Маридан. Башкорстан Удмуртия Мәскәүдән тагын бик күп зур язучыларны кабул итәргә тиеш булдык. Шунын өстенә аларны Тукай- Кырлайга ла алып барырга кирәк иде

Гомәр Бәширов (сулдан) һәм Нәкый Исәнбәт (уңда) Бакый Урманчеда кунакта. Казан 1988 ел.

Менә шундый хәл. Комиссиянең рәисе булган Министрлар Советы рәисенен ярдәмчесе Ярмөхәммәтова: "Ул нинди эш, каян шулкадәр акча табыйк, Мәскәү безгә акча бирми’ .—дип бик күп нәрсәләрне җимереп ташлады Кунакларга хөрмәт тә, игътибар да җитәрлек булмады Тукайнын берәр генә булса да китабы чыкмады Мәскәү гәзитләрендә анын турында җитди язучыларның мәкаләләре басылмады Безне 300 ел буена рус патшасы басып яткан, 300 ел буена коллыкта яшәткән Менә без инде коллыктан, рухани коллыктан һаман да чыга алмыйбыз. Без һаман да Тукайның бөеклеген, анын зуррак тантанага лаек булуын һаман да раслый алмыйбыз. Безнен җитәкчеләребезнен һәрбер сүзеннән, һәрбер гамәленнән әнә шул коллык. Мәскәүгә каршы әйтә алмау, ягъни аннан Тукайнын юбилеена аз-маз гына акча сораудан куркудан гыйбарәт булды.

Хәлбүки, Тукай хөкүмәтнең акча түгүенә һич мохтаҗ түгел. Анын әсәрләре бөтен дөнья күләмендә һәм бездә 115 тән артык мәртәбә басылып чыккан. Тукай әнә шул исәпкә дә үз юбилеен ун мәртәбә кызыграк итеп уздыра алыр иде.

3 июль, 1966.

Без моннан бер атна чамасы элек Казанга кайтып яши башлаган идек инде. Әле бүген якшәмбе көн итеп кышка хәзерлекне тәмамларга Аккош күленә килдек.

Мин 19нда Карловы Варыга китәм. Шуңа кадәр эшем бик күп. Алар арасында ин әһәмиятлесе—яңа әсәремнең язылган өлешен машинкада бастырып "Казан утларьГна тапшыру. Анын калган өлешен курорттан кайткач тәмамлап бирермен дип уйлыйм.

Бу дәфтәргә дә бик күп язасы нәрсәләр бар. Мәсәлән, мин сентябрь башында Бакуда булдым. Ана кадәр Тукай юбилее вакытында бездә Гафур Голәм, Сәйфи Кудаш, Сабит Муканов булдылар. Алар белән әңгәмәне ничек язмыйсын?

Һәммәсен дә язарга кирәк. Ләкин менә бүген ана мөмкинлек юк. Мин алар турында курорттан кайткач һәм әлеге әсәремне тәмамлагач язармын инде. Чөнки ана кадәр минем вакытым булмастыр шикелле.

Миңа Хәсән турында күбрәк язарга кирәк дигән фикер башка килде. Чөнки мин анын турында хәзер шактый ук күп беләм. Без бик якын яшибез, күрше генә.

Хәсән, минемчә, хәзерге шагыйрьләрнен ин галантлыларыннан берсе. Шунын өстенә анын тормышы бик катлаулы. Ул бит үлемгә хөкем ителгән кеше. Үлемгә хөкем ителгәннән соң ул бер камерага эләккән. Ул барып кергәндә камерада караңгы икән. Кемдер ана дәшкән:

—Ә. иптәш, сез дә Айга озатылачак кешемени? Русча: “А, товариш, вы тоже на Луну?"

Шушы сүзләрне ишеткәч Туфан, "Кара әле, монда да кеше тавышы ишетелә, һәм ул кеше нинди шигъри сүзләр әйтә. Димәк, әле бөтен дөньяда карангы түгел икән. ..” дип уйлаган. Ягъни, үлемгә хөкем ителгән кеше дә шундый юмор белән сөйләшә ала икән, димәк, әле өметне бөтенләй үк өзеп бетермәскә мөмкин икән дигән фикергә килгән, анын күңеле аз гына булса да күтәрелгән.

Менә шундый хәлләр ишетә торгач, шундый фикергә килдем: теге яна романда
("Хәерле иртә ) язучыны Хәсән итәргә кирәк Нинди һәйбәт һәм кызык материал! Бу образны кертү белән берьюлы бик күп нәрсә отарга мөмкин Бердән, ул культ вакытын ачарга ярдәм итәчәк. Икенчедән, безнен әдәбиятта язучы образы юк диярлек Менә Хәсән ана бик лаеклы

Өченчедән, мин Хәсәннен рухани тормышын яхшы беләм дип уйлыйм. Димәк, аны һәйбәт бирергә мөмкин булачак.

Шунын өстенә. анын романтикасы бар

Хәсән август башында Мәскәү янындагы Монино дигән санаторийга киткән иде Аннан бик сәер, һәм борчый һәм дулкынландыра торган кечкенә генә хат җибәргән Хәтта шигыре дә бар Мин ул турыда язмыйча, бу дәфтәргә ул җибәргән шигырьне кушымта итеп куям. Менә ул: кечкенә генә кәгазьгә гарәп хәрефләре белән һәйбәт кәгазьгә вак кына итеп язылган Һәм яшел кара белән' Нәкъ шулай Мин аны белә башлаганнан бирле бүтән кара белән түгел, нәкъ менә шул яшел кара белән вак кына итеп яза.2

Нигә бу хатында ул шулкадәр өзгәләнә9 Кайткач сөйләшеп карадым Әнә шул әлеге дә баягы аны борчыган мәсьәлә инде: теге халык бу халыкны изә Шуна каршы әлләни эшләп булмый. Ул шуна борчыла

Шундый бер закон физикада да бар шикелле: материяга күпме көч куелса, ул шундый ук көчне каршы куя

Милли мәсьәләдә дә шулай ук Никадәр басымны көчәйтсәләр, басымга каршылык та шулкадәр ук күбәя

Рус шовинизмы хәзер көчәйгәннән-көчәя бара. Ләкин шуна каршы милләтчелек тә башын күтәрә. Шовинизм никадәр көчәйсә, милләтчелек тә шулай ук каршылыкны көчәйтә бара. Бу—закон. Марксизм законы

9 октябрь. 1966.

Кичә төнге унда Сәйфи Кудаш белән телефонда сөйләштем Безненчә 10. аларча 12 дигән сүз бит инде ул. Бик уңайсызлансам да Сәйфи бик тиз тынычландырды

— Шул синең белән сөйләшергә булгандыр күрәсен. бүген йокларга ятмаган идек әле,—диде

Шуннан киттек сөйләшеп. Мина Галимҗан Ибраһимовнын “Галия" мәдрәсәсендә укыту чорыннан кайбер мәгьлүмәтләр кирәк иде Сүз кузгалуга Сәйфи үзенен авыру икәнен дә онытты, ярты төн булуын да—һәммәсен дә онытты Нәкъ элекке “Галия’ мохитенә кереп китте дә. шул санаулы минутлар эчендә бик күп нәрсәләр сөйләп бирде. “Галия" мәдрәсәсе 13 ел яшәве дәверендә 20гә якын язучы. 20дән артык редактор, күпмедер врач, күпмедер агроном һ б биргән Анда укыган 100 кешенен 45 соңыннан коммунист булганнар Өфсгә Колчак һөҗүм иткән вакытта 45 “Галия" шәкерте үзләре теләп Совет властен якларга киткәннәр Һәм башкалар

Шунысы куандыра, бу абзый, яше шактый ук һәм авыру булуына карамастан, әдәбият дигәндә һәммәсен оныта да тормыш һәм эшкә баш ы-аягы белән чума

Минемчә шул картайтмый да аны.

  1. декабрь. 1966.

Бүген кич белән радиода русча минем беренче татар совет шигъриятен башлап җибәрүчеләр турында чыгышым булды. Ул чыгышның эчтәлеге болай ярыйсы гына иде Мин анда моннан 50 ел элек әдәбиятта беренче урынны тоткан совет шагыйрьләренең, берничә җөмлә белән генә булса да. портретларын һәм иҗатларынын үзенчәлеген әйтергә тырыштым Ләкин

Ләкин Мин картайганмын икән бит' Менә шуны беренче мәртәбә диярлек бүген аңладым Миннән картлар тавышы ишетелә Тәмам эштән чыккан, әлсерәгән карт дип үк әйтмәс идем, шулай да

Шулай да бу картка радиога чыгып, шундый сүлпән тавыш белән ялкынлы революционер шагыйрьләр турында сөйләргә кирәк идеме икән’ Ай-хай'

Мин бит үземчә бик тырышып, ялкынлы итеп дип үк әйтмәс идем әмма эчке бер дулкынлану белән сөйләгән идем' Баюын исә. ул монда бик ваемсыз, әйдә ярар иңде дигән кебек ишетелә икән бит'

Сабак булсын сиңа, сабак булсын!

  1. (екабрь. 1966.

Әле берничә сәгать кенә элек Арчадан кайтып төштем Үземнен туган үскән ягым 50 елдан бирле очрашмаган яшьтәшләр, авылдашлар белән очраштым Мәсәлән. > Кызганычка каршы, дәфтәр эчендә Хәсән Туфанмын у т шигыре язылган кәгазь табылмады
Шәйли белән, Иван Матвеевич белән. Мин оныткан һәм бик әһәмиятле төрле хәлләрне сөйләделәр. Болар мина әлеге әсәремне язарга һичшиксез ярдәм итәргә тиешләр.

Болай тыштан караганда бөтенесе үз урынында. Өйдә исән-сау торганнар. Үзем сау-сәләмәт йөреп кайттым. Тагы ни кирәк?

Әмма безнен халыкка өйдәге тынычлык кына җитми бит, ул гына аз бит.

Менә чылтыраттылар Мәскәүдән бер-ике язучы кайтты. Аларны Мәскәүдәге иптәшләр Г. Ибраһимовнын 80 еллыгы унае белән башланган тантана алдыннан шул турыда истәлекләр һәм докладлар ясау өчен үзләре чакырып алганнар иде. Бу иптәшләрнең чыгышы шул зур бәйрәмгә әзерлек, шуна бер кереш кебегрәк бер чара булырга тиеш иде.

Әмма ни булган?

Җыелыш башланыр алдыннан бу җыелышны уздырырга рөхсәт итмәгәннәр.

—Ул нинди җыелыш9 Нигә татар телендә генә? Нигә сез русча сөйләшмисез? Бәйнәлмиләл телдә сөйләргә кирәк,—дигәннәр...

Г Ибраһимов болай да бик җәберләнгән әдип бит инде. Татарның ул классик язучысы, бер генә үпкә белән сулавына карамастан, монда үләсен белә торып Пләтән төрмәсенә ябылган, шунда салкын сарайда үлгән иде бит!

12 февраль, 1967.

Хәзер бөтен кеше йоклый инде Мин генә уяу Минем хәлемне белүче, һаман кайгыртучы, минем ин нечкә хисләремне, бөтен борчуларымны һәммәсен дә белеп торучы Кәримә генә йокламый. Әйе, бөтен дөньяда без икәү генә йокламыйбыз. Ул күрше бүлмәдә ята. әмма мин белеп торам, ул әле йокламый. Мин аз гына "шыгырдап” куяммы, йөткерәмме. борчылып марш атлап йөримме, ул һәммәсен дә сизеп ята. һәм минем өчен борчыла Нигә йокламый икән?” дип уйлый. Менә бит нинди нечкә нәрсә!

Бүген мин телевидениедә Әмирхан Еники турында сөйләдем. Үземә үк ошамады Мин үземне бик үк тыныч тотмадым. Андагы кешеләр “алай түгел, менә болай” фәлән-тегән дип сөйлисе нәрсәне, тегеләй дә болай да әлләничә мәртәбә үзгәрттеләр. Тыныч кына сөйлисе урында ниндидер коры бер чыгыш килеп чыкты, Әмирхан Еники турында минем бик җылы итеп сөйлисем килгән иде. Кызганычка каршы, мин теләгәнчә килеп чыкмады. Ниндидер коры чыгыш булды. Җитмәсә, ахырын, мин әйтәсе сүзнен ахырын кисеп ташларга туры килде. Чөнки анда Мәскәү башлаган икән Гадәттәгечә. Мәскәү бернәрсә белән дә исәпләшми, үз тапшырулары башланганда мондагыларны рәхимсез рәвештә кисеп ташлый. Нәрсә ул ана ниндидер татарларның чыгышы. Менә шулай. Мин бүген үземнән һич канәгать түгел. Мина җитдирәк, тынычрак булырга кирәк иде

10 апрель, 1967ел.

Язучыларның IV съездында булдык. Аннан байтак вакыт элек кайттык. Менә бүген шуның йомгаклау җыелышы булды.

Сөйләсәм дә сөйләдем, сөйлисем дә килмәде. Чөнки съезд гомумән яхшы тәэсир калдырмады, дөресен язмыйча булмый. Алдан сайлап куйган кешеләр генә сөйләде, язучылар күбесе үз фикерләрен әйтә алмадылар.

Мине нәрсә борчый? Мин 40 елга якын партия стажы булган карт язучы бит инде. Безгә, ягъни гомумән язучыларга ышанырга кирәк иде инде. Без. гомумән, совет властена каршы кешеләр түгел лабаса! Без үзебезнең кешеләр, без партиянең ин ышанычлы карт гвардиясе Әмма безгә дә ышанмыйлар бит! Менә нәрсәдә фаҗига. Нигә шулкадәр формаль юлга басарга? Нигә язучынын шәхси тойгыларын кысарга9 Без бит үзебез яулап алган шушы властька каршы берни дә эшләмәячәкбез. Бу көн кебек ачык мәсьәлә. Ләкин шуңа карамастан нигәдер чиклиләр, нигәдер кысалар, һич кирәкмәгәнгә!

Безгә ияреп барган кешеләр милли мәсьәләләр турында, тел турында, гомумән Союздагы кимчелекләр турында сөйләргә кирәкми диделәр. Үз өегезгә кайткач, тәнкыйть итәрсез, монда тәнкыйть белән шөгыльләнергә кирәкми, унай яклар турында гына сөйләргә кирәк дип кисәттеләр.

9 июнь, 1967.

Ахыры киләсе санда.