"ГАЯЗ ӘФӘНДЕ ШАГЫЙРЬДЕР"

 

XX гасыр тарихына, милли жанлы инсаннар күңеленә яңарыш чоры прозасының күренекле вәкиле, талантлы драматург, ялкынлы публицист, гаярь журналист, көрәшче, олуг сәясәтче, тарихчы буларак кереп калган һәм гомере буена халкын югалудан, инкыйраздан йолып калу өчен жан атып йөргән, большевизмның асылын вакытында аңлап мөһажирлек язмышын сайлаган бу шәхесне шигърият белән бәйләү сәеррәк күренергә мөмкин Реалист Исхакый яшьлегендә дә шигырь белән мавыкмаган. Тукай ижатын үзәккә алган, бәгырьне телгәләрлек ихлас мәкаләләрен дә бөек шагыйрьнең вафатыннан сон гына язган. Шуңа күрә “әдипнең шигърияткә галякасе булдымы икән[7] ' дип шөбһә белдерүче дә табылыр. Алгарак китеп булса да. шуны искәртәсе килә: Тукай белән Ж. Вәлиди Г. Исхакый әсәрләренең өслүб. тел үзенчәлекләре ягыннан русларнын Тургенев. Бунин әсәрләре шикелле үк шигырьдәй аһәнле яңгырашына игътибар иткәннәр “Һәркемнең үз фикере, төшенчәсе бар" (1906) исемле мәкаләсендә Тукаев фамилияле яшь әдип "Таң"чыларнын баш мөхәррире Гаяз әфәнде шагыйрьдер" дип кистереп әйтә Чорның зирәк тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, философ Жамал Вәлиди “Гаяз әфәнде" (1913) дигән эссесында шулай ук Исхакыйнын “шагыйрьлегенә" басым ясый. "Ике йөз елдан сон инкыйраз"—җитди бер әсәр. Ләкин Гаяз әфәнде—бунда да шагыйрь" Язучы “житди" повестенда дөньяга шагыйрь күзе белән карый алган икән, башка әсәрләре турында сүз куертып торасы да юк дигән нәтижә соралып тора.

Чынлыкта "Исхакый һәм тагар шигърияте" галимнәрнең игътибарыннан читгәрәк кала килгән, бары тик Тукай иҗатына мөнәсәбәттә генә азмы-күпме өйрәнелгән күп кырлы, кин тармаклы проблема. Ул ким дигәндә өч мөстәкыйль мәзһәбне үз эченә ала.

Берсе —Исхакый белән Тукай арасындагы матбугати мөнәсәбәтнең нәзари (теоретик) һәм гамәли (практик) әһәмияте, ике шәхес арасындагы рухани һәм ижади якынлыкның асылы Икенчесе—Исхакыйнын үз чоры татар поэзиясенә карашы, анын үсеш үзенчәлекләренә, аерым шәхесләренә бәясе. Өченчесе һәм киләчәктәге үсеш мөмкинлекләре яссылыгыннан караганда бәлки иң мөһимедер—шигърияттә Исхакый образы. Исхакый шәхесе. Саналган мәүзугларнын (темаларның) үзара тыгыз бәйләнгән булуын һәм миллилек, халык язмышы, телебезнең киләчәге өчен янып-көеп ижат ителгән әдәби әсәрләргә Исхакый идеяләренең көчле ут шикелле юл күрсәтеп торуын да онытырга ярамый. Татар халкының үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә бәйләнешле нинди генә юнәлешкә кагылма. Исхакый ижатын. анын иҗтимагый яисә фәлсәфи фикерен читләтеп үтү мөмкин түгел. Бу титаник шәхес XX йөз әдәбияты, иҗтимагый фикере үсешенә юнәлеш биреп торучы милләтпәрвәр. халык бәхете өчен яшәүче изге зат буларак елдан-ел тирәнрәк ачыла. Анын бөеклеге Тукай шәхесенә мөнәсәбәтендә бигрәк тә ачык күренә.

Тукай белән Исхакый арасындагы тарихта сирәк очрый торган сокландыргыч рухани якынлык, фикерләр уртаклыгы турында И. Нуруллин. Ф Латыйфи. Б Гали һ. б язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар төрле елларда шактый тәфсилле яздылар Р Ганиева. А. Әхмәдуллин. X. Миннегулов. Ф Мусин. Ә. Сәхапов кебек галимнәрнең монографик хезмәтләре, уку-укыту әсбаплары да бу теманы читләтеп үтмиләр. Дөрес, күрсәтелгән мәкаләләрнең беришесе Исхакый—Тукай мөнәсәбәтен гомуми соклану рухында кабул итү сәбәпле бер-берсен кабатлыйлар, гомуми мәгълүмат бирүдән узмыйлар. Бу ике даһи арасындагы багланышларны гадиләштереп, идиллик

 

анлау һәм аңлату очраклары да булды.

Таләпчән һәм туры холкына, кырыс һәм нәзберек рухына теләсә кемне якын китермәсә дә, Тукай үзенен Ф Әмирхан, С. Сүнчәләй, С Рәмиев, Г Камал кебек талантлы чордашлары белән даими аралашып, очрашып, һич югында хат алышып яшәгән. Безнең чорга килеп җиткән мәгълүматларга таянып фикер йөрткәндә. Исхакыйны ифрат ихтирам итеп, бер мәлне анын идеалларына табынып яшәсә дә, Тукай кумиры белән очрашу бәхетенә ирешә алмый. Мәгәр төрле "жәгьрәфи киңлекләрдә” яшәсәләр дә, XX гасыр башы мәдәниятенең бу ике бөеге матбугат чаралары аша гына аралашып та бер-берсен һәр тарафтан ижади баетып, эзләнүләренә, иҗатларына куәт биреп торганнар һәм милли тәрәккыятьнен символлары дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.

Күрешә алмауларына җитди сәбәпләр дә туа торган шул. 1907 елның көзендә "Пар ат"ына утырып Казанга килгәнче, Тукай Жаек (Уральск) шәһәрендә яши Яшь шагыйрь дәртле, монлы, нурлы Казанны "яулап алган”, халкын назлы, монлы шигърияте белән әсир иткән һәм гомумән иҗаты чәчәк аткан, дан үренә күтәрелгән 1907-1913 елларда исә тынгы белмәс Исхакыйны язмыш йомычкадай бөтереп ала да. Чистай, Казан төрмәләре шулпасын татыткач, милләтенә башка халыклар белән тигез хокук, матбугат азатлыгы таләп иткән өчен кар-буранлы. салкын кышлы Архангелск губернасына ике тапкыр сөргенгә җибәрә. Әмма башбирмәс холыклы Гаяз, үзенә юлдашлар табып, аннан кача һәм шул чорда (1908-1909, 1910-1911) ике тапкыр Төркиядә яшәп ала Илгә кайткач та полиция эзәрлекләвеннән качып яшәргә мәҗбүр була Романовлар патшалыгының 300 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән вакыты Тукайның дәфен көненә туры килә

Үзара бер кәлимә сүз алышу насыйп булмаса да, ниндидер илаһи, күкләрдән ингән көч бу ике олуг шәхесне бер-берсенә бик якын туганнардай, ахири дуслардай мәңгелеккә якынлаштырып куйган Сере нәрсәдә? Биредә тышкы һәм эчке берничә сәбәп-шарт бар дип уйлыйм Беренчедән, талантлы шәхесләрнең бер-берсенә тартылып торуы—табигый. Исхакый белән Тукай әдәбиятның төп ике жанрында (проза, поэзия) мәйдан тотып, лидерлык итеп, татар сүз сәнгатенең тутыкмас йөзек кашлары дәрәҗәсенә күгәреләләр. Димәк ки. ижат кешеләре арасында була торган көндәшлек, көнчелек галәмәтләре аларны чәкештерә алмый (Тукайга—Дәрдемәнлне һәм С. Рәмиевне, Исхакыйга Г Ибраһимовны каршы кую очракларын искә төшерик) Монысын тышкы сәбәп дип бәялик.

Икенчедән, милләткә мәхәббәт тудырган кыйбла уртаклыгы, иманга тугрылык, таләпчәнлек, “туры” Тукайлык. караш үткенлеге, татар мәнфәгатьләрен яклаудагы Исхакый үҗәтлеге—бу ике олы шәхесне, очраша алмасалар да, һәрдаим бер-берсенә тартылып торган Сак белән Сок дәрәҗәсенә җиткереп якынлаштыра

XX йөз башы даһилары әнә шундый—гадәти атамалар илә аңлатуы мөмкин булмаган эчке сиземләүләре белән—милләт каршындагы бөек миссияләрен айлап, хыял-гамәлләрен тормышка ашыруда бер-берсенә терәк булырга тиешлекләрен эчке тоемнары белән сиземләгәннәр. Жөмләдән. иҗатка Исхакыйдан аз гына соңрак килсә лә. Тукай өлкән каләмдәшенең ижтимагый-сәяси эзләнүләреннән хәбәрдар булып, анын һәр яна әсәре белән танышып барырга тырыша Исхакыйга милләтпәрвәр көрәшче данын, язучы шөһрәтен "Ике йөз елдан сон инкыйраз" публицистик-утопик повесте алып килә. Ерак Уральскида нәшер ителгән. Тукай шунда әдәби хезмәткәр вазифаларын үтәгән “Әлгасрел-җәдид” (Яна гасыр) журналы бу әсәргә югары бәя бирә Ул гына ла түгел. Журнал үз битләрендә Гогольнен “Старосветские помещики" хикәясен (Исхакый бу әсәр персонажларының исемнәрен татарчалаштырып тәржемә итә) урнаштыра.

"Таң йолдызы" газетасы аша Тукай әдипнен дөньяга карашы, милләтне яклаган чыгышлары, гайрәтсезлеккә, гамьсезлеккә каршы көрәш алымнары белән даими танышып бара Әмма "Тан"чылар сәясәтен нигездә хупласа да. Тукай уйламыйча, теләсә нинди идеягә кырмавык кебек ябыша торган, куштанлык дәрәҗәсенә төшә торган зат түгел, анын һәр шәйгә үз бәясе, үз мөнәсәбәте бар

"Тан"чылар мөкиббән киткән "социализм” идеясен Тукай "мөкатдәс мәзһәб" дип атый Без "таң”чыларнын (укы—Ис.хакыйнын—Т Г ) шул мәсләккә ияреп, татарларга менә дөньяда шундый мәзһәб тә бар дигәннәренә рәхмәт укыйбыз" Әмма Тукай социализм турындагы тәгълиматка сукырларча иярүгә каршы Аерым алганда, ул татар халкына белем, мәгърифәт Исхакый "тан"чылык чорында мөкиббән китеп йөргән социализм идеясеннән кирәклерәк, файдалырак дигән фикердә тора. Татар халкын азатлык, бәйсезлек, коллык психологиясеннән арындыру юлына бе.лемнен. югары дәрәҗәдәге мәгарифнең генә алып чыгасына ул ихластан ышана Яшь Тукай—югары
кимәлдәге мәгърифәтче.

Социализм нәзариятен милләтебезгә тәкъдим итүнен иртәрәк икәнлеген Тукай, икеләнүгә урын калдырмыйча, чагыштыру-метафораларны мул кулланып, ачык анлатып бирә “Социализм никадәр мөкалдәс булса да. уку вә укытудан алда түгел, (курсив безнеке—Т Г.) Без надан көенчә социалист булып мәйданга чыксак, койрыгына тутый кош жоннары кыстырган ала карга төсле, бөтен дөньяны көлдерербез. Хужа Насретдин шикелле, атнын артына карап атланмыйк”

Соңрак та Тукай Исхакый иҗатын, анын иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген күз уныннан төшерми. Үзе шикелле үк милли рухлы, гысъян холыклы бу көрәшче шәхес турында уйлануларын, бәясен, фикерләренә теләктәшлеген җәмәгатьчелеккә җиткерүнең ин үтемле алымы шигъри әсәр икәнлекне Тукай анлап эш итә.

Шул чорда исән-имин шәхесләрдән Тукайның җылы шигъри сүзенә бары тик Гаяз Исхакый гына лаек дисәк тә зур хата булмастыр. Ерактагы якын фикердәше Исхакыйнын иҗтимагый эшчәнлеге Тукайны күк йөзендәге якты йолдыз кебек үзенә тартып тора. Ул Гаяз әфәнденең халыкны агарту, милли сәясәтне төрле катлам кешеләренә җиткерү юнәлешендәге үҗәтлеген хуплап 1907 елда бер-бер артлы диярлек ике шигырь язып чыга: "Тавыш хакында" һәм "Кем ул?”

Патша цензурасы Исхакыйнын “Таң йолдызы" гәзитәсен япкач, ана алмашка "Тавыш” нәшер ителә башлый. Яна басманың да сәяси мәсләген Исхакый һәм анын даирәсе билгели. Гәзитәнең чыгуын тантаналы рәвештә яклап һәм хуплап яшь Тукай кайнап торган вулкан шикелле күтәрелә:

Эшчеләр' Шатлык сезгә чыкты "Тавыш ".

Авыш, эшче! Бу "Тавыш "ка табан авыш.

"Таң "нан ятим булып калган бичаралар.

"Таң урынына инде "Тавыш " безән таныш

(“Тавыш" хакында 1907).

Эшчеләргә мөрәҗәгать итеп язылган шигыренә Тукай гарәп-фарсы. төрки алынмаларын кертмичә, катлаулы метафоралар эзләп баш ватмыйча. "Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!" дип саф татар теленә, публицистик өслүбкә өстенлек бирә.

Шул ук 1907 елда иҗат ителгән һәм Тукайның совет чорында чыккан җыентыкларына кертелмичә килгән "Кем ул?" шигыре, әйтерсең лә. бөтенләй башка каләмнән төшкән:

Бәһаимнән безе тәхриф идән кем?

Төбеннән вәхшәте тәгъриф идән кем?.—

(Безне хайваннардан аерган кем?

Вәхшәт төбеннән аерып алган кем?)

Алдагы юлларда “Таң", "Инкыйраз" мисле нәкъ Исхакыйга нисбәтән генә әйтелә алган атамаларга юлыккач, сүзнең кем. нәрсә турында барганлыгын аңлыйсын. “Әлгасрел-жәдид" журналының 5нче санында нәшер ителгән бу шигырь композиция һәм кафия (рифма) хасиятләре белән шактый үзенчәлекле әсәр. Ундүрт юлдан торуы, кафияләшү үзенчәлеге, ягъни төзелеше белән сонетны хәтерләткән "Кем ул?" шигыре лирик геройны сәләтен, рухи куәсен халык мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган мөрәүвәтле зат итеп сурәтли. Беренче ике юлда кәс (кеше) белән сәсне (аваз) рифмалаштырса, алдагы унике юлда фонетик аһәңдәшлекне мәгънәви ачкыч ролен үтәгән "кем" сүзенә йөкли. "Кем ул?" соравына беренче юлда "Кеше" (кәс) дип үзе үк жавап бирсә дә. “Кеше" бит әле җир йөзендә яшәүче барча адәми затларга ачыкламыш бирүче, һәммәбезгә карата әйтелә торган нисби төшенчә. Алдагы юлларда автор үзе үк каһарманының “кем"леген тәфсилле анлатып бирә. Ул—хәсрәтле милләтен зыялы, белемле юлга чыгару өчен жан атып йөргән, татарны башын югары тотып, мескенләнмичә, кемгәдер тез чүкмичә яшәргә өйрәтүче олы шәхес икән. "Кем ул?" тарих тарафыннан рәнҗетелгән татар өммәтенең халыклар харитәсендә үзенә лаеклы урынын даулап йөргән көрәшчене мөнбәргә күтәргән шигырь.

"Кем ул?" шигыренең журналда басылган нөсхәсенең астына "Соны бар" дип язылса да. дәвамы язылмый кала .

Дөрес. 1913 елда Тукай унике юлдан торган, гарәп-фарсы. төрек лөгатьләреннән алынмаларны мул кулланган, димәк ки. зыялы укучыны күздә тотып язылган 160

“Мөхәрриргә' (Мәктәп. 1913, № 3) исемле шигырен бастыра. Юрама рәвешендә генә бу әсәр вәгъдә ителгән "Кем ул?"нын дәвамы түгелме икән дигән сорауны калкытып куясы килә. "Мөхәрриргә" астына ачыкламыш итеп "кыйтга” (кисәк, өлеш) сүзе куелган. Иҗек саннары да. тоташ рифмалаштыру алымы да. миллилекне алгы нәүбәткә чыгарып кую да ике шигырь өчен уртак. "Мөхәрриргә” шигыре язылган чорда Исхакый ижтимагый-сәяси. журналистлык эшеннән читләштерелгән була Архангельск губернасының Мезень шәһәрендә утырган тоткын язучыга аны туган илендә онытмаулары үзенә бер юаныч та. шатлык та булгандыр әле

Шигырен хисси риторик эндәш белән башлап җибәргәч ("И мөхәррир1 ). Тукай бу затнын атаклы сүз остасы, әсәрләре белән шөһрәткә, данга лаеклы зат икәнне искәртә. Алдагы юлларда мәшһүр шәхеснен каядыр еракта, туып-үскән җиреннән читтә яшәргә мәжбүр булуы ачыклана Ватанга кайту анардан гына тормаганын белсә дә. шул ук риторик мөрәҗәгать алымы белән шагыйрь үзенен күнеленнән ургылып чыккан катгый үтенечен алга чыгара: "Кайт әле монда ватанга, кайт әле. саргайтмәле?” Иленә чакырылган мөхәррир алдында шагыйрь "хисап” тота. Синнән башка татар жәмгыяте “Алты ел торды чупансыз (җитәкчесез, көтүчесез), аирылышты яшь көтү. Карт бүре күк. бары корган аерым-аерым бер оя" дип. кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә зыялылыкны— сәүдәгәрлек, намусны икейөзлелек алыштыруы, сүзләрнен. агамаларнын мәгьнатәре начар якка үзгәрүе хакында бәян итә. Синен "пакь вә чын сүз“еннән Күз карашыннан керер жир тапмас "лар иде гамьсезләр, надан әрсехләр. ди шагыйрь үрсазәнеп.

Шигъри кичереш үзәгенә алынган шәхесне автор авыр, буталчык заманда таянырга, хакыйкатьне якларга лаеклы, абруй “кәс” дип саный Түбәндәге юллар бу фикернен дөреслеген шик астына алырга юл калдырмас кебек "Бер карашын ин шома ялганчыны сүздән тыя..." Тукай аны Мөхәммәд Рәсүлнең фикердәше, сәхабәсе Гомәр батыр белән янәшә куя. Дини риваять каһарманы динсезләрне, сатлык җаннарны, шайтаннарны дер селкетеп, куркытып торган. Хәзерге көндә татар җәмгыятенә милли мәнфәгатьләр өчен көрәшүче кыю фидакарь затлар җитешми Исхакый кебек милләтпәрвар шәхесләргә ихтыяж һәр чорда да зур була

“Даһигә" (1913) шигырендә Тукай халыкнын киләчәге турында борчылып яшәгән камил инсан образын сурәтли. Ул салкын алтын яктысына, башка ымсындыргыч җимнәргә алданып, якты идеалыннан чигенми, гел алга бара. Күпмәгьнәле фәлсәфи “Даһигә” әсәре кайбер мәгънәви, сәнгати нокталарда "Мөхәрриргә шигыре белән дә аваздаш Бу әсәрен ижат иткәндә дә Тукай Мәржани. Исхакый кебек бөек шәхесләребезне күз уңында, идеалында тоткан булуы бәхәссез

Бер яктан, мәдхия жанрының ин гүзәл үрнәкләреннән берсе булган "Даһигә” шигырендә милли ялкын югары ноктасына күтәрелә Икенчедән, автор зиһен көченә, мәгърифәткә таянып, үзен халыкка хезмәткә багышлаган, якты идеалны Аллада гапкан. эшлекле, акыллы, югары ихтыяр көченә ия затны эзли. Тукай суфыйчылыкнын канатсыз идеалыннан арына килеп, тормышчан позициядә торучы шәхесне күтәрә

Шул рәвешле. Тукай кыска гына ижат дәверендә Исхакыйнын милләтне саклап калу, үстерү юнәлешендә алып барган колачлы эшчәнлеге белән даими кызыксынып, уңай мөнәсәбәтен матбугатта белдерә бара, аңа берничә шигъри энҗесен багышлый Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, "олуг прозаикның, мөхәррирнең татар шигъриятен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән, халыкнын жан авазы булган Тукайга, анын иҗатына мөнәсәбәте ничегрәк булды икән” дигән сөальнең тууы табигый

Исхакыйнын яшь шагыйрь иҗатына биргән тәүге бәяләренең берсен 1910 елда татар әдәбияты турындагы Төркиядә укылган докладтан табабыз Сөргеннән качып, кардәш илгә килеп сыенган Гаяз бу нотыгын "Төрек дөрнәге ндә (оешмасында) ясый "Бүген тезмә әсәр язганнарымыз. ягъни үзенә генә хас булган фикерле шагыйрьләремез бардыр, ләкин аларнын ин алдынгы карашлысы. һич шөбһәсез. I абдулла әфәнде Тукаев исемле егерме-егерме бер яшьләрендәге бер яшь егеттер Тукаевтан соңрак Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кушаматы артына яшеренгән хөрмәтле вә шактый яшь бер зат илә Габделмәҗит Гафури, Нәҗип Думави. Укмасыи. Бәшири кебек яшьләр килә Шагыйрьләремезнен ин бөеге авыл баласы I абдулла Тукаевтыр Бу авыл малае биш алты ел эчендә милләтемезгә кочак-кочак шигырь чәчәкләре таратты, әдәбиягымызнын шигырь нигезен корды Ул халыкнын бетмәс-төкәнмәс бер хәзинәсе булган телен бик яхшы белә һәм аннан шундый җәүһәрләр табып чыгара ки бөтен күнәр камаша

Шунысы үзенчәлекле Габдинен(Г Ибраһимовнын тәхатлүсе) "Татар матбугаты" (1910) мәкаләсендә әдәбиятның төп көчләренә биргән бәясе Исхакый фикеренә аһәңдәш “Хасил тагар шигыре мәйданында Тукаев исә. тасвирымы г мәйданында ин югары ноктада Гаяз әфәндедер" Бик кызганыч 1913 елда язылган "Татар

 

шагыйрьләре" хезмәтендә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә (күбрәк Тукайның “тырма" теле аркасында дип уйлыйм) Г Ибраһимов бу фикерен үзгәртә

Г Исхакыйнын Тукай иҗатына, тулаем әдәби барышка. XX гасыр башы сүз сәнгатендәге гомуми сыйфат сикерешенә бәясе белән килешкән тәкъдирдә, анын бер фикере сәерсенү катыш килешмәү хисе уята. "Әфәнделәр!—ди ул шул нотыгында,— шунысы дикъкатькә лаектыр ки. безнең шималь төркиләрендә башта проза әсәрләре мәйданга чыккан, тезмә әсәрләр исә бары тик биш-алты ел соңрак күренә башлаган" Бу ни дигән сүз? Мең еллык тарихы булган татар шигърияте казанышларын күрмәмешкә салышып, юри кимсетүме яисә үзе хезмәт иткән проза жанрының абруен күтәрүгә омтылумы? Бик борынгы ядкарьләрне уртак төрки әдәби кыйммәтләре дип санаган очракта да. анлаешлы. саф татар телендә иҗат иткән Г. Кандалый. Я Емельянов. Акмулла кебек бөекләребезне нинди чапан итәгенә яшерәсең? Исхакыйнын һәр өлкәдәге абруен таныган. Тукайга биргән югары бәясе өчен рәхмәтле булган тәкъдирдә дә. татар шигъриятенә карата кимсетүле бәясе белән килешү мөмкин түгел. Көфер фикер булса да. бу очракта Исхакыйны сүз сәнгатебезнең олы тарихын белмәүдә, наданлыкта гаеплисе килә. Докладның укылу вакыты галимнәр арасында фикер төрлелеге тудыра. Профессор И Нуруллин белән Һ. Мәхмүтов чыгыш ясалу чоры итеп 1912-1913 елны күрсәтәләр. Мәкаләне игътибар белән укысаң, мондый бәхәсләргә урын да калмый кебек, безгә мәгълүм чыганакларда күрсәтелгән 1910 ел дөреслеккә килә. Исхакый чыгышында Тукай егерме-егерме бер яшьлек шагыйрь буларак тәкъдим ителә. Тукай белән С. Рәмиев иҗатларыннан китерелгән шигъри үрнәкләр һәммәсе 1910 елга чаклы иҗат ителгән әсәрләрдән (“Шүрәле". 1908; “Шагыйрь". 1908) Исхакыйнын башка чыгышларында, тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә Тукай исеме, димәк ки. шигърият проблемалары телгә алынмый диярлек.

  1. елда бөек шагыйрь Газраил белән бил алышканда. Исхакый патша амнистиясен көтеп. Төркиядә качып ята. Тукайнын вафаты турындагы хәбәр аны тетрәндереп, йокысыннан уятып җибәргәндәй була. “Кояш" гәзитәсендә басылган телеграммасы шуна дәлил: “Олуг шагыйрь Тукаевнын вафаты сәбәпле тирән кайгыга төшкәнем хәлдә, күп хәсрәтләр күргән халкымны саф күңелем белән тәгьзия (сабыр итәргә) кылам" (. 8 апрель).

Күңеле тынычлыгын югалтып, җаны бәргәләнсә дә. Тукайның үзенә һәм мирасына мөнәсәбәтен белдерү, бәясен бирү өчен, зур әйбер ерактан яхшырак күренә дигәндәй, вакыт аралыгы кирәк була. Кеше гомеренең кадерен белгән реалист Исхакыйга балавыз сыгып, кул салындырып утыру чит нәрсә. Иманы камил: Тукай олы талантына лаеклы бәясен, татар әдәбияты тарихында тәгаен урынын алырга тиеш. Үз чорында ук танылган шагыйрьнен үлеменә бер ел тулганда Г Исхакый фәнни һәм хисси күзаллавына, аңлавына күнел сыкравын кушып. Тукай һәм аның мирасы турында уйлануларын кәгазьгә төшерә башлый һәм тирән эчтәлекле, дөрләп янган йөрәгеннән өзелеп төшкән язмаларын бер-бер артлы татар җәмәгатьчелегенә ирештерә. "Петербург. 29 март" мәкаләсен (“Ил"—1914, 29 март) язуга аны буйсындырылган милләтләргә нисбәтән эшләнгән иҗтимагый гаделсезлек этәрә. Исхакый бу чыгышында халык хокукларын теше-тырнагы белән яклауга күтәрелгән арысланны хәтерләтә. Хикмәт шунда: Рәсәй башкаласы татарлары Тукайнын еллыгын лекцияләр укып, һәйкәл кую нияте белән акчалар җыеп, зурлап уздыру хыялы белән янып йөриләр, әмма татарча сөйләшүләрне тикшереп торучы булмауны (милли телне белүчеләр арасында әләкче шымчы таба алмаганнар дип аңла!) сәбәп итеп, граданачальник бу җыелышны тыя. Казан хакимияте дә Петербург түрәсеннән калышмый. “Тукай җәмгыяте"н оештыруга рөхсәт бирми. Петербург татарларының изге ниятен яклап. Исхакый саллы дәлилләрен китерә “Алланың биргән көнендә латыш, эстон, әрмән, грузин вә яһүдиләр үз телләрендә лекция, моназарәләр (бәхәс, дискуссия) ясап торганда без бердәнбер шагыйребезне (курсив минеке,—Т. Г.) хөрмәтләр өчен генә дә лекция ясарга хакыбыз юкмыни?" Тукай истәлеген, мирасын олылауга, пропагандалауга юл куймаучылар. Исхакый фикеренчә, зур хата кылалар, “язгы суга буа тоттырып булмаган кебек, уянган халыкка каршы да киртә салып булмыйдыр. Тукай бар иде Тукай бар.

Һәр үткән көн. һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер" Халык йөрәгендә асыл затларның берсе булып кадерләп йөртелгән шагыйрьне олылауны берәүнен дә тыярга хакы юк дигән фикер уздыра автор.

  1. елнын апрелендә Исхакый. Тукай истәлеген яд итеп, җитди уйланылган. хәзергәчә әһәмиятен җуймаган ике мәкаләсен бастыра: "Милли фаҗига", баш мәкалә ("Ил"-. 2 апрель 199 23) һәм “Тукай мәктәптә” (“Мәктәп"—. 199 6. 10 апрель).

 

Илаһи тылсым, фикер һәм сүз куәсе, халыкка хезмәт итү рухы шагыйрьгә табигатьтән, тумыштан бирелү турында фәлсәфи, әхлакый уйланулардан сон (алдарак әйтеләсе төп фикере дәлилле булсын дип Исхакыи колачны кин алып, сүзне ерактан башларга ярата), әдип Идел буенда туып-үскән Габдулла исемле шагыйрь шәхесен тасвирлауга күчә Тукайны ул югары сыйфатлы, халык, чынбарлык эшкәрткән алмазга тинли. аны олы йөрәкле, үз чоры мохитеннән кыя төсле күтәрелеп торган самими каләм һәм акыл иясе, исән чакта ук үлемсезлек бусагасын үткән халыкчан шагыйрь дип олылый Исхакый фикеренчә. татарнын фаҗигале тарихы, артта калган ижтимагыи фикере Тукайнын тагын да югарырак күтәрелүенә киртә булып тора. Дөрес, ул берәүне дә гаепләми. Әмма сорауларның уйландыра, сискәндерә торганнарын калкытып куя Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы9 Татарнын анлы кыйсьме (өлеше) анын зур көчен әрәм итмәдеме, исрафка сарыф итмәдеме?" кебек четерекле, үкенечле сорауларына үзе үк җавабын да тота. "Бу фаҗигадә гаеп кенә бар. гаепле юк. Гаепле булса—татарнын бөтен тормышы, бөтен тормышынын китеше Иске гаепләремез өчен тарихнын безнен яңакка ялтыратуыдыр"

Исхакыйның сүз сөрешеннән аңлашылганча, автор һәр укучыда үзен гаепле санау хисен уятуга, сагыш хисенә, ягъни экзистенииаль башлангычка өстенлек бирә. Ошбу мәкаләсендә Исхакый шагыйрьнең милләт язмышында тоткан урынын, халыкчанлыгын. бөеклеген үтемле һәм калку итеп күрсәтүгә ирешә "Тукай безнен күңелебездән чыкмыйча, безнең шатлыгыбыз белән сөенеп, безнен белән бергә барырга тиештер". Исхакыйнын һәр сүзе җылы һәм хисле, тере һәм туры, шигырьгә битараф татарны да уйландыра торган тирән кичерешле

Исеме үк җисеменә ишарә ясаганча. “Тукай мәктәптә” мәкаләсендә шагыйрь ижатын уку йортларында өйрәнү мәсьәләләре калкытып куела.

Исхакыйнын бу чыгышы мәктәптә әдәбиятны фән буларак өйрәнүнен методологик әсасларына (нигезләренә) кагыла, әдәби әсәрнен яшь буынны тормышка кертүгә өйрәтүдәге, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, халыкның гореф-гадәтләрен саклаудагы һәм. ин мөһиме, миллилек тәрбияләүдәге бәяләп бетергесез әһәмияте турында әдип үзәккә төшеп, төпле итеп яза. Әдәбият аша “милли рухнын ин кирәклеләрен кадаклыйбыз Аны мәңгегә татар итеп куябыз. Әдәбияттан башка милли бер нигезне дә кора алмыйбыз".

Татар әдәбияты йогынтысында үскән бала рухани яктан басрак. өметлерәк, милли жанлы булу өстенә, акыллырак та булачак, ди Исхакыи. Сәбәбен дә ачып бирә Ихласи шигъри аваз—яшәеш һәм табигать тудырган ин көчле, ин саф рухи эшчәнлек сөземтәсе Төпле фәлсәфи фаразлар белән әйтәсе шундый фикеренә күпер салганнан сон. автор Тукай иҗаты кырына килә, ин әүвәл анын татар шигърияте бирә алган ин халыкчан һәм табигый сәләткә ия шагыйрь булуын искә төшерә. Бу асыл сыйфатлары Тукайнын нәрсәне мөкиббән китеп яратканын һәм нәрсәне яратмаганын кистереп әйтә белү, табигый нәфислеккә тиң сурәтләр тудыра алуы нәтиҗәсе икән

Миллилек белән бер>ә матурлыкны, табигатьне анлау хисе балага Тукайнын “Шүрәле", “Су анасы". Мияубикә" әсәрләре аша инсә. тормышнын ачысын-төчессн татып, аның катлаулылыгын. иҗтимагый тигезсезлеген анлау дәрәҗәсенә күтәрелү юлында бөек шагыйребезнең “Сөялгәнсең баганага". Ишеттем мин берәү җырлый". “Кичке азан” шигырьләре рухи таяныч булыр, ди Исхакый.

Мәгълүм булганча. Тукай әдәбият дәреслекләре төзегәндә аларнын бала күнеленә гүзәллекне сеңдерү, югары әхлак кагыйдәләрен өйрәтү, милләткә мәхәббәт тәрбияләү максатына җавап бирүен үзәккә куйган Исхакый фикеренчә. халык шагыйренең үз иҗаты да менә шундый олы таләпләргә хезмәт итә

Мәкалә авторының гөп нәтиҗәсе дә ике төрле фикер йөртүгә . бәхәскә урын калдырмый “Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте. Тукай халык шагыйре булып авыллардагы картлар, яшьләрнен күңелендә сакланырга тиештер".

Тукай кебек даһи затны рәтле тормыш шартлары тудырып саклый алмаган өчен җәмгыятькә, мохитка, хәлле татар кешеләренә, назыннан мәхрүм иткән өчен хатын- кызга үпкәсе жанлы җеп кебек Исхакыйнын бер мәкаләсеннән икенчесенә сузыла Рәнҗү хисе “Тукай мәрхүм" (“Ил"—1915. 28 март) мәкаләсенең мәгънәви-фәлсәфи юнәлешен, кичереш үзәген тәшкил итә дисәк тә. хата түгелдер Бу язмасы Исхакыйнын рухи дөньясына аеруча якын булгандыр дип уйларга нигез бар Бер елдан сон аз гына стилистик үзгәртүләр кертеп, аерым алганда "мәрхүм" сүзен беренче итеп куеп. “Сүз" гәзитәсендә (1916—3 апрель. № 4) баш мәкалә итеп урнаштыра Мәрхүм сүзен Тукай үзе дә Заһир Бигиевка багышланган мәрсиясендә кулланган иде Бу мәгънәгә, күрәсен.
олы тарих белән чагыштырганда фани дөньяның бер көнлеген әрнетеп искә төшерү белән беррәттән, араларыннан киткән кешегә карата унай мөнәсәбәтне (тыныч йокла, урынын җәннәттә булсын) сиздерү төсмере дә салына торгандыр.

Тукайнын арысланлыкка тин каһарманлыгын яклап, шул ук вакытта исәннәрне сискәндерерлек, язмыш турында уйландырырлык мәкаләләрендә Исхакыйның шагыйрь исемен халык, милләт төшенчәләре белән янәшә куюында, тирән эчке мәгънә бар “Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте" фикерен мәкаләдән мәкаләгә кабатлап, ышанычын замандашлары, киләчәк буын күңеленә сеңдерү иде әдипнең теләге, изге нияте. Исхакый Тукайның югарыда телгә алынган шигырьләрендә 3. Бигиев. Ш Мәржани кебек олы затларга биргән бәяләрен турыдан-туры диярлек кабатлый. “Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк" Шул ук рухта дәвам иткән фикере дә күңелгә ятышлы: “Тукай безнең олуг шагыйремез иде. Чуп өстенә үскән матур чәчәгемез иде., милли бер каһарманыбыз”

Шагыйрьнең вафатыннан сон Тукай мәхәббәте, гомумән аның асыл затлардан читләшүе, өйләнүгә мөнәсәбәте (дөрес, үзе дә дусларына язган хатларында буш тел шартлатуларга урын калдыра) тирәсендә гайбәтләр, фаразлар, уйдырмалар чүпрәле камыр кебек кабара. Аерым алганда, шул чорның урта кул шагыйре, журналист Жамалетдин Юмаев үзен Тукайның якын дусты дип тәкъдим итеп. "Сөембикә” журналында бастырган “Яшерен мәхәббәт" исемле зыялылыктан ерак торган, арзанлы сенсациягә корылган мәкаләсендә Тукайны мәхәббәтеннән, гомумән хатын-кыздан куркып, качып яшәгән мәхлук итеп сурәтли "Тукай мәхәббәте” ("Ил"—1914. 2 сентябрь) исемле язмасын Исхакый Ж Юмаев мәкаләсенә жавап буларак язуын искәртә. “Яшерен мәхәббәт”нен "басылганына, укылганына шактый вакыт үтсә дә, мәкаләнең калдырган начар тәэсире онытыла төшсә дә. кирәк, мәрхүм шагыйремезгә ихтирамнан вә. кирәк, хакыйкатьне ачар өчен, соң булса да. бу хакта язарга мәжбүр булдым". Ул үзен шагыйрьнең мирасын гына түгел, ә шәхси тормышын да яман сүзләрдән, пычратулардан сакларга, арындырырга тиешле җаваплы шәхес итеп күрә, каләмдәшенең йөз суын, намусын, бөтенлеген яклап оран сала. Анын фикеренчә. Тукай мәхәббәте—гамьсез кешеләр, сагыз чәйнәүчеләр аңламый торган михнәтле, үкенечле вә ак жилкән киергән романтик, эчкерсез, саф. җавапсыз сөю үрнәге. Тукай гыйшкы—Йосыф-Зөләйха. Таһир-Зөһрә. Ромео-Джульетталар арасындагы илаһи, фаҗигале мөнәсәбәт кебек мәңгелек белән бәйли торган олы. изге хис. “Тукай турында аз булса да шөбһә белдерү зарардыр" Чөнки Тукайнын мәхәббәте "Шагыйрьне нечкә шигырьләр сөйләргә мәжбүр иткән яну-көюдер" Ике яшь йөрәк арасындагы үзләре дә аңлап, сиземләп бетерә алмаган тартылу тойгысы татар шиъриятен. гашыйклар үзләре шикелле үк, мәнге яшь. нәзакәтле, натуралистик ваклыклардан азат мәхәббәт гөләндәме белән баета. Серен, тылсымын ахыргача ачып җиткермәгән Тукай мәхәббәте Р. Харисны "Шагыйрь мәхәббәте" исемле опера либреттосы язуга рухландырды.

Исхакыйнын бу мәкаләсе турында галимнәр шактый тәфсилле һәм сокланып яздылар. Янәдән ике сыйфатка игътибар юнәлтәсе килә. Тукай яшерен гыйшык тотып йөргән кызның киләчәк тормышын истә тотып. Исхакый үз мәкаләсендә анын исемен дә. кем икәнлеген, нәсел-нәсәбен дә телгә алмый. Кызны аклаган дәлилләре нигезле. Шагыйрьнең әүвәл күзе, аннан серле мәхәббәт ялкыны төшкән кыз бик яшь була һәм Тукай белән якыннан танышкан тәкъдирдә дә анын нинди бөек шагыйрь һәм намуслы шәхес икәнен дә. сөю сулышын да тиешенчә бәяли алырлык дәрәҗәдә булмый. "Тагы иң иң әһәмиятлесе: мәгълүм туташ Габдулла сөйгән вакытта 15-16 яшьлек бер кыз булганга. Габдулланы аңламавы табигыйдер Анын Габдулланың үзен сөюен белмәве дә бик ышанычлыдыр". Тукай үзе турында гына уйлап, кызга мәхәббәтен сиздерсә, итагатьле, зыялы гаиләдә тәрбия алган бала “Габдулланы сөймәсә Габдулланың тормышын матурлатыр өчен генә үзен-үзе фида кылырлык дәрәҗәдә галижәнаблеген белгән”.

Мәхәббәте ничек кенә көчле булмасын. Тукай үзен-үзе “тәкъдим итү", кызны эзәрлекләү, басым ясау кебек арзанлы юлга басмый, яшерен мәхәббәте төшкән затның намусын саклау бәрабәренә хисләрен йөгәнли, йозакка "утырта”

Икенчедән, Исхакый Ж.Юмаевнын кызны "байлыкка", "солидный кавалерга" кызыга торган җилбәзәк итеп күрсәтергә тырышуын уйдырма фараз дип кискен кире кага. Тукай сөюендә дә “яшь буыныбыз өчен милли каһарманыбыз" булып калырга тиеш дигән фикеренә басым ясый.

Һәр мәкаләсендәге шикелле биредә дә Исхакый шагыйрьнең халыкчан мон саркып, нур сирпеп торган кичерешләренә мөнәсәбәтенең искиткеч ихлас, табигый булуын һәр юлыннан, җөмләсеннән сиздереп бара Ясалмалыкның, көчәнеп мактауның эзе дә юк. 164

Исхакыйнын югарыда каралган мәкаләләре Тукай шәхесенен (“Тукай мәхәббәте”), ижатынын (“Тукай мәктәптә") берәр үзенчәлеген, юнәлешен үзәккә алсалар, сонрак язылган “Мәрхүм Тукай" (Баш мәкалә) ("Сүз"—1916—3 апрель, № 4) язмасында шагыйрьнен татар мәгърифәтендә, сүз сәнгате үсешендә тоткан урынын билгеләүдә татар халкын милләт буларак саклау юнәлешендәге эшчәнлеген бәяләүдә кин гомумиләштерү юлына чыга. Татар дөньясы үсешенен ин авыр.катлаулы (реакция еллары күздә тотыла) чорында “татар шигыре Тукайсыз, милли Тукайсыз калды Ниһаять татарнын мәдәни, ижтимагый хәрәкәтләрендәге мәтәлүләр, асты өскә килүләр Тукайнын кискен сатирасы, пак көлүләреннән ятим булып барды"

Исхакыйнын Тукай наменә. шигъриятенә багышланган мәкаләләре гади публицистик яисә кизү (дежур) чыгышлар гына түгел, һәркайсы үзәккә бер теманы, проблеманы алса да. Тукайнын бөеклеген, халыкчанлыгын. миллилеген, гомумкешелек идеалларын кире какмавын, шигъри даһилек янәшәсендә калыккан шәхси бәхетсезлеген алга чыгарган, мәкаләдән мәкаләгә күчә килгән уртак мотивлар аларны бер бөтен әсәр—эссе дип карарга мөмкинлек бирәләр.

Исхакый шагыйрь шәхесен ижаты белән бердәмлектә өйрәнеп, янәшә куеп, шигъриятенең тетрәндерерлек, сискәндерерлек кичереш дөньясына, тел-өслүб үзенчәлекләренә үтеп керә, аз сүз белән тирән мәгънә, җанлы образ, рухи халәт тудыруга ирешә.

Тукай кебек асыл шәхес һәм сүз остасы турында истәлек-хатирәләрне. фәнни уйлануларны коры, ярлы тел. битараф лексика белән язунын муафикъ булмавын Исхакый анлап иҗат итә. һәр жөмләсенен үтемле һәм образлы булуына омтыла Олуг әдипнен үзе турында язган мәкаләләрен укый алса. Тукай кулларын чәбәкләп, “Гаяз әфәнде шагыйрьдер һәм галимдер" дип куяр иде. Әдип Тукай иҗатында миллилек белән сурәтлелек, образлылык белән халыкчанлык арасында эчке, аерылмас бердәмлек үрнәге күрә. Бәяләрендә кабатланмаска тырыша Бер мәкаләсендә каләме мәжүси монга манчылып, зкзистенииональ башлангыч, сагыш, хис "бәйдән" ычкынса ("Петербург. 29 март. "Милли фаҗига”), кичереш агышы өстенлек итсә ("Тукай мәхәббәте"), икенчесендә психологик анализ, әдәп-әхлак кагыйдәләренә, психологик анализга таянган реалист, аналитик фикерле аек фәнни акыл алгы нәүбәткә чыга ("Тукай мәктәптә").

Исхакыйнын берсе икенчесен тулыландыра килгән мәкаләләрендә "эшкә җигелгән” барча әдәби, публицистик чаралар татар шигъриятенен алтын баганасы—Тукай образын якты, күркәм шәхес итеп сурәтләү максатына багышланганнар

Исхакыйнынтынгысыз рухлы, хаксызлыкны. ялганны, битарафлыкны җаны-тәне белән кабул итми торган полемик шәхес икәнлеген бер мизгелгә дә истән чыгарырга ярамый Анын өчен Тукайнын һәр сүзе—изге дога, һәр фикере камил. Шуна укучыны ышандыру юлында әдип ачык чагыштыруларны кулланудан да. югары өслүб алымнарыннан, кыска, хисси сыйдырышлы җөмләләрдән дә. кабатлау ысулыннан да баш тартмый: "Тукай бар иде Тукай бар Тукай яши Тукай яшәячәк"

Үзеннән тормаган ижтимагый-сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә Исхакый гомеренен зур өлешен туган иленнән читтә, мөһажирлектә яшәргә мәҗбүр булса да. Тукайны бервакытта да күнелсннән чыгармаган, чыгышларында анын бөеклеген. миллилеген һәрдаим искә төшереп торган. Аерым алганда, әдипнең "Петербург. 29 март мәкаләсен Тукай үлеменә 20 ел тулу көненә туры китереп. "Яна юл" (1933—4 сан) журналында бастырып чыгаруы мәгълүм (Бу хакта проф И Нуруллин язып чыкты)

Шул рәвешле. Исхакый Тукай наменә. мирасына багышланган мәкаләләр бәйләмендә шагыйрь ижатынын халыкчанлыгын. үлемсепсген искәртүдән туймыйча, аны милләтнен таянычы, намусы, вөҗданы, жан авазы, юл күрсәтүче якты йолдызы итеп сурәтли, үзен дә шигъриятне йөрәге, жаны белән тирәнтен сиземләүче шәхес буларак таныта Ижаты. милләт мәнфәгатьләре белән яшәве җәһәтеннән Тукай бөеклегендә торган Исхакыйнын XX гасыр әдәби барышына, шул исәптән шигъриятенә, йогынтысы елдан-ел үсә баруы сизелә. Сүземез шул хакта

Исхакый үзен татар әдәбияты үсеше өчен жаваплы кешеләрнең берсе дип санаган Шуна да ул тезмә сүз сәнгате хәрәкәтенә вәкари ваемсызлык белән карап, бармакларын жилет кесәсенә тыгып, балалар уенын күзәткәндәй битараф була алмаган Татар шигъриятенең сыйфат дилбегәсе туры Тукай кулында чакта ут жанр үсешенә гомуми бәя бирү белән генә канәгатьләнгән Агымдагы поэзиягә мөнәсәбәтен 1910 елда Төркиядә “Төрек дөрнәге"ндә ясаган чыгышында ачып бирүен искәрткән идек Тукай иҗатына югары бәясен ул беркайчан да. шул исәптән мөһаҗирлек чорында
да. үзгәртми, үз ышанычында, иманында ахыргача тора. 1913 елда бөек шагыйребез фани дөньяны ташлагач. Исхакый аерым бер үжәтлек илә анын мирасын өйрәнүгә көч кую белән беррәттән. үзен татар поэзиясе үсеше өчен дә жаваплы кеше итеп сизә кебек. Күп язмый, әмма төпле һәм нигезле итеп, сүзен сеңдереп әйтә. Бу очракта анын Шигырь күп—шагыйрь юк" ("Ил" —1914. 22 февраль —№ 17) һәм “Бер азах" (аңлатма) ("Кояш",—1915. 13 октябрь — № 819) исемле мәкаләләрен күздә тотам Шулар буенча гына да кырыс һәм мәрхәмәтле Исхакыйны танып, аны шул исәптән татар поэзиясенең, Тукай аны "Мөхәрриргә" шигырендә атаганча, яхшы мәгънәсендәге “чапанчысы" (көтүчесе), сакчысы дип олыларга була.

Усал, тырма төсле ачы телле "Шигырь күп—шагыйрь юк" мәкаләсен Исхакый фельетоннар бүлегендә бастыра һәм максаты итеп "Ил" гәзитәсенә килгән шигырьләрне анализлауны гына калкытып куйса да, әдип татар поэзиясе үсешенә кагылышлы гомумирәк фикерләрен дә укучы колагына җиткерү жаен таба.

Фәлсәфи-әхлакый уйлануларын эченә алган тәнкыйди нотыгын ул газиз милләтенә тап төшерергә яратучылар белән бәхәстән башлый. “Безнең халыкны юкка гына тәнкыйтьчеләремез. шигърияте юк. дорфа уйлы... матур сүздән, бизәкле тәкъбирдән тәм таба алмый, дип көләләр" Мондый бәяне ул татар халкын, анын пассионарлык көчен, хисси мөмкинлекләрен белмәү аркасында туган хата караш дип саный. "Безнең халыкта зур бер кувәи шигърия (шигъри сәләт, көч) бар. Безнең халыкта искитәрлек шигырьгә дәрт һәм дә шигырьне укырга гына түгел, язарга да дәрт бар. Шул дәрт тә көннән-көн үсә булырга кирәк" Шуна дәлил рәвешендә үзе җитәкчелек иткән гәзитәгә килгән шигырьләрнен саны, хисабы күбәя, телләренең, стильләренең чуарлана баруын атый. Шигырь язучылар сафы ишәя бару сыйфат дәрәҗәсенә таләпчәнлекне көчәйтүне таләп итә. ди мәкалә авторы. Аның уенча. Тукайның вафатыннан соң татар шигърияте көрәшче сыйфатларын югалтып, вак-төяк көнкүреш темаларына кереп бата бара. Киләчәге, милли хокуклары өчен көрәшү урынына кайтарып булмаслык үткәнне (анда да хыялый фонда) идеаллаштыру белән мавыга. Бу хәл. әлбәттә, Исхакыйны битараф калдыра алмый. Шигъриятнең фикерләү киңлеген, иҗтимагый тонусын күтәрүне таләп итү җәһәтеннән мәкаләнең Тукай сатирасына аһәңдәшлеген сиземләү кыен түгел. Автор шигырьләрдә купшы, бизәкле, буш сүзләр арта барып, шапшак уй-фикерләрнен матурлыкны, табигыйлекне кысрыклый килүенә үкенеч белдерә. Мисаллар китереп, мактаган булып, астыртын төрттерә, йомшак җәеп катыга утырта. Менә ул китергән мисал.

Бәхет табыла, дөрест юллар табылгач.

Агып күз яшьләре, күкрәп яналгач.

"Фәлсәфә бик дөрест. ләкин моның шигырьлеге кая? Шул зур мәгънә үзенә муафыйк сүзләргә бөркәнгәнме? Юк! Шуның өчен анын шигырьлеге юк. Фәлсәфәсе генә бар. Менә бер шагыйрь кайларга барып җиткән:

Һич тә. май безнең Хәдичә.

. дип әйтмәдем кичә.

Күрәмсез никадәр шигърият!—ди Исхакый сарказм белән.—Мин, бер дә шагыйрь булмасам да, шул шигъри сүзләрне гәзитә битләрендә баса алмыйм. Яза алмыйм гына түгел, хәтта кеше алдында укый да алмыйм".

Әдипне шигырь мәйданында "назик" мәгънәләр (укы: порнографик), ялтыравык гыйбарәләр, “фәлсәфи" фикер дип арзанлы акыл сатуга корылган, кешенен рухи дөньясы байлыгы урынына арзанлы ләззәт тәкъдим итү очраклары борчый. Монын бер сәбәбе итеп җинел кәсеп эзләүне. Тукай. Лермонтов кебек югары сыйфатлы шагыйрьләрдән үрнәк ала. өйрәнә белмәүне күрсәтә. Нәтиҗә ачык: “ул да—шигырь галәмендәге башбаштаклык" Бу хәлнең объектив сәбәпләре дә бар икән: "Тукай китте. Сәгыйть Рәмиев читкә сугылды Алдагы саф буш калды. Арттан килә торганнар төртешәләр, тартышалар, ләкин алга имам иттереп берне чыгарып бастыра алмыйлар Шигырьнең шигърияте томанлана, тузанлана. Шигырь гамәле, шагыйрь, чын зур шагыйрь көтә"

Кыскасы. Исхакый үз чорынын шигъриятен Тукай биеклегеннән килеп бәяли, вакытлы матбугатка килгән шигырьләргә мөнәсәбәтендә ифрат кырыс, усал булса да. тәнкыйть сүзен. Туфан әйтмешли, "рифмач’ нын колагына гына "пышылдый", җәмәгатьчелек, якыннары алдында ким-хур итеп исем-фамилияләрен атамый, "теге" 166
үзен-үзе “таныгач", шул бик житкән дип саный.

Хәзерге әдәбият белгечләре Исхакыйнын кызыбрак китеп (бер фельетон өслүбенә чыккач каләмне тиз генә башка юлга "күчереп утыртуы" кыен шәйдер). татар хатын-кызларынын “кечкенә генә дә. нәни генә дә бер шагыйрә тудыра алмаулары ышанмаслык гажәп!" дигән фаразын искәрмәсез кабул итә алмыйлар Чөнки ул чорда Газизә Сәмитова (1862-1929). Маһруй Мозаффария (1873-1945). Мәхмүдә Мозаффария (1893-1969). Мәфтуха Вәлидия (1894-1969) кебек тәвәккәл яшьләр шигърият мәйданында тавышларын тулы көчкә ишеттерәләр Күбесенен күнеп җимешләре XX гасыр башы әдәбияты белгече Зөфәр Рәмиев төзегән "Татар шигърияте XX йөз башы” (“Мәгариф". 2004) җыентыгына теркәлгәннәр. Исхакыи яшәгән, ижат иткән чорда милли мәдәниятебез, шул исәптән шигъриятебез үсешендә тирән эз калдырган, хыял-өметләрен кәгазьгә төшергән мөхтәрәм исемнәр университет галимәсе Альта Мәхмүтованын "И нам пора зажечь зарю свободы " (Татар, кит нэшр . 2006) исемле китабында да китереләләр

Исхакый үзе дә нәкъ бер елдан сон шул чорный ин укыла торган басмаларының берсе “Кояш” гәзитәсендәге "Бер изах" (аңлатма) исемле мәкаләсендә бер шагыйрәне— 1914-1915 елларда “Ил". “Сүз" гәзитәләрендә. “Ан" журналында актив басылган. 1917 ел борылышына чаклы шул чор өчен шактый зур. Зәр мен тираж белән берничә мәҗмуга чыгарып өлгергән Гыйффәт туташ (Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева. 1895­1977) тәхәллүсен алган шагыйрәне яклап чан кага. Үз фикеренә тугры калып, автор Гыйффәт туташны "татар хатын дөньясындагы беренче шагыйрәмез" (күрәсен. ул елларда әле Г Сәмитова ижаты җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмагандыр) дип игълан итә Аңлатмасында Исхакый шагыйрәнен ижатын җентекле өйрәнүне, поэтик ачышларына бәя бирүне максат итеп куймый. Гадәтенчә, әдип фикерен кин алдырып, шул чорда иҗатка килгән шәхес белән тирәлек, мохит арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең хәзергәчә әһәмиятен югалтмаган әхлакый яклары турында уйлана. Гомуми бәяне чыгару, җәмгыятькә дәгъваны калкытып кую өчен яшь шагыйрә язмышы ифрат кулай булып чыга. Гыйффәт туташ хатын-кызны “дүрт дивар арасында" гомер кичерергә тиешле зат дип санаган кадими карашлы гаиләдә, 5 мен мөселман яшәгән, “дүрт-биш йөз ак якалы ирләре, корсетның төрле-төрле модаларын белгән 2-3 Йөз ханымнары булган Әжидә" (Рязань өлкәсенең Ермеш районында урнашкан авыл) туып һичбер төрле ярдәм таба алмаенча", “ялгыз калган Гыйффәт туташ юридический ярдәм сорал. "Вакыт" газетасында мөрәҗәгать итте" Ата-анасыннан (әнисе аны бүлмәдә бикләп тота, җыентыкларын яндыра), кардәш-кабиләсеннән матди ярдәм ала алмаган, караклыкта гаепләнеп, паспортсыз калган яшь шагыйрәне яклап гәзитә укучы җәмәгатьчелек күтәрелә, үзеннән-үзе акча җыю башлана, “русларның саф күнеллсләре чыдамады, кенәз Гагаринның ярдәме аркасында" (татардан чыккан нәселләрдә коммунистлар әле үткәннәренә нәфрәт тәрбияләп өлгермәгәннәр!) "анын каләменнән, муеныннан чылбыр алынды". Шуннан сон Гыйффәт туташ Мәскәүгә барып урнаша, эше дә табыла, төрле курсларда укуын да дәвам иттерә, гонорары да килә башлый, авыллардан 15-20 тиенләп җыелган акчалардан баш тарта. Горур шагыйрәнен авыл мәэзиннәрс мисле сәдака исәбенә яшисе килми, хәтта халыктан килгән тәңкәләрне кире хуҗаларына кайтара башлый Гыйффәт туташ язмышын бәян итүдән Исхакый берничә әхлакый нәтижә чыгара "Үземнән шуны да әйтим Бер халыкнын арасыннан бер шагыйрь, бер рәссам, бер артист, бер музыкант, бер галим чыкса, вә шул кеше хат-әхвәленен китеше белән матди вә мәгънәви ярдәмгә мохтаҗ булса, шөбһәсез, милләт, милләтнең анлылары анарга ярдәмгә җитешергә тиештер, фараздыр

Исхакый "аклылар" сүзенә басым ясап, бу сүз-төшенчәгә хәлле, зыялы, ярдәмчел ягъни милләтнең иртәгесе турында кайгырта белүче фәһемле затларын күздә тота Чөнки алдагы юлларда әдип ижат кешеләрен авылнын хәерче мәэзиннәрс дәрәҗәсенә төшереп, вак акчалар җибәреп, шул хакта матбугатта тавыш шау-шу күтәреп мыскыл итмәскә өнди Бу хакта түбәндәге юллар ачык сөйли Гыйффәт туташка ярдәм дип. 5-10 тиен сәдакалар җыеп, гәзитә битләрендә шагыйрәмезнен исемсне өстерәтеп йөртмәүләрен бик үтенәмез Шагыйрьнең, мөхәррирнең, рәссамнын. артистнын һәдияче мәэзин түгел икәнлеген аңзарга вакыт инде Күп хәсрәт, золым күреп тә шигъри рухын югалтмаган, шәхесенә хөрмәтен саклаган Гыйффәт туташ кебек затлар милләтнең йөзек кашлары дәрәҗәсендә йөртелсәләр, шунда гомумән татар әдәбиятына, аның киләчәгенә ихтирамыбыз, өметебез күренер дигән ышаныч, чакыру белән тәмамлый Исхакый “Бер азах’ ын

Мәкаләнең мантыйкый эчтәлегендә Гыйффәт гуташ шигъриятенең ижат юназешен хуплау сизелә һәм монын тәгаен ачылып, күренеп торган берничә сәбәбе бар
Беренчедән, яшь шагыйрәнең мөселман хатын-кызларының аянычлы язмышын сурәтләү аша аларнын кешелек хокукларын яклап чыгуы Исхакый күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм "Тарсыну" шигырендә Гыйффәт туташ бу хакта, ягъни жәбер- золым турында бик үтемле яза. Жәрәхәтле күнел серләрен шәрран ярып ачып сала

Яшим читлек эчендә юк ямьле, гүзәл көннәр.

Караңгы дүрт ягым. юк. ичмасам йолдызлы ак төннәр

Икенчедән, яшь шагыйрәнең Тукай мәктәбенә, остазының фикерләү үзенчәлекләренә, өслүбенә якын юлдан атлавы Исхакыйны хуплау сүзен әйтүгә, кулына каләм алуга рухландыргандыр. Үзенен "Бер кисәк" парчасына шагыйрә "Тукайга ияреп" дигән ачыкламыш та кертә. Аның тормыш, язмыш, яшәү белән үлем, яктылык белән караңгылык турында хисси уйлануларга корылган иң уңышлы шигырьләре исемнәре белән үк Тукай күтәргән мәүзигьларга тартылып торалар. "Өмидкә" (Тукайда "Өмидсезлек". "Өзелгән өмет"). “Даһига” ("Даһига"), "Шагыйрьгә" (“Шагыйрь"), “Милли көй" шигыренең “Синнән килә мина ләззәт, хозур. Әй кадерле, дустым, милли көй" юллары Тукайның “Чын безнеңчә матур, милли көй" (“Милли моннар") кебек сызлану-моңсулануларнын дәвамы, бер үк мотивның икенче яктанрак, әмма шул нотада яңгыравы, чыңы кебек кабул ителәләр."Сихерле көйләреңне көйлә шунда ". “Хыял". "Идеал эзләгәндә" кебек шигырьләрендә Гыйффәт туташ жан эзләнүенә ирек биреп, ан төпкеленә, рух тирәнлегенә юл эзли. Үзәктә шул ук экзистенциаль сагыш, әрнү, ачыргалану. Ике шагыйрьнең ижат җимешләре, эзләнү юллары, тапкан нәтижә-кыйтгалары арасында өстән-өстән генә ясалган чагыштыру да (сүз фикерләү киңлеге, ижгимагый-фәлсәфи яссылык, тел-өслүб сыйфаты дәрәҗәсе турында бармый) Гыйффәт туташны Тукай мәктәбе шагыйрәсе дип атарга мөмкинлек бирә. Тематик киңлек, шигъри калыб төрлелеге җәһәтеннән ал арны янәшә кую турында сүз бармаса да, Гыйффәт туташ эпигон, шәүлә шагыйрә түгел. Ул шәхси тормыш дисбесенә ияреп, зирәк нәтиҗәләргә дә килә.

Яши ул дәрт белән, төшми, егылмый ул. һаман рухлы.

Аңар тәмле хыяллар күрсәтәләр азда нур. утны

(“Тарсыну").

Шагыйрь исеменә дәгъва итүнең никадәр җаваплы йөк. саваплы эш булуын ул аңлый һәм шул уңай белән үзенен күзаллавын, таләбен шигъри юлларга чыгара.

Ашык нурлы, мөкатдәс йолдызыңа, изге кыйблаңа. Синең күгеңдә балкый таң. күзең ач вәхи—илһамга Кара: алдыңда нинди саф. тирән, зур чишмәләр шаулый. Синең таңны сәламләп, назлы былбыллар ничек сайрый’

(“Шагыйрьгә”).

Гыйффәт туташ лирикасында мәхәббәт драматизмын, сөю сагышын хатын-кыз язмышы белән үреп сурәтләгән шигырьләр зур урын тота. Бу хис турында ул саклык һәм нәзакәтлелек белән яза.

Сөйдем сезне. Минем утлы мәхәббәт сүнмәгән. Бәлки Хәзер дә һәм минем күңлемдәдер. яки калыр мәңге. Сөйдем, бәлки сөярмен һәм үзгәләр сөйсеннәр сезне. Мәхәббәт тәңресе алдында бит һәркем чүгәр тезне.

("Сөйдем сезне..").

“Табигать", “Язда". “Сандугач сайраганда" шигырьләрендә ул табигатьнең ямьле күренешләрен сурәтләү аша рухи дөнья гүзәллекләрен ачуга омтылыш ясый. Дөрес, аларга серлелек, күпмәгънәле киная, ишарә җитенкерәми. Шул ук вакытта Гыйффәт туташ—һәвәскәрлек, үзешчәнлек чикләрен узган шагыйрә.

Чорнын олы әдибе Исхакый фатихасы һәм анын Гыйффәт туташ шәхесен, иреген, димәк ки. анын шигъриятен яклап аваз салуы эзсез югалмагандыр дип уйлыйм. "Бер азах" мәкаләсеннән сон шагыйрәнең төрле нәшриятләрдә бер-бер артлы өч җыентык чыгарганын искәрткән идек.

Шагыйрьлек куәсе көчле булса да. дөньяга карашы, сәяси аны милли мәнфәгатьләр 168
җирлегендә калыпка утырып җитмәгән Гыйффәт туташ 1917 ел Октябрь борылышын хуплап каршы ала. 1918 елда коммунистлар фиркасенә кереп, оештыру, үгет-нәсихәт шөгыльләре белән Урта Азиягә җибәрелә. Табигый ки. аннан сон ул шигърият кебек "вак-төяк" эштән читләшә. Большевикларның алдаучан шигарьләрен (лозунгларын), мәкерле сәясәтен вакытында аңлап, бар борчылуы милләт гаме булган, халкын инкыйраздан. юкка чыгудан саклау өчен көрәшен мөһаҗирлектә дәвам иткән Исхакый өчен башка идеалларга табынган Гыйффәт туташ инде кызыклы шәхес булудан туктый. Алдагы елларда “беренче татар шагыйрәсе" дип күтәреп алган кеше турында ләм-мим сүз әйтми Күнеленнән үк сызып ташлагандыр дип фараз итәргә генә кала

Шул рәвешле, XX гасыр башы тезмә сүз сәнгатебезнең ераклардан килгән шигъри куәсен, лирик эчтәлеген, тылсымлы, сыгылмалы телен саклау юнәлешендә Исхакый Тукай кулыннан төшкән миллилек байрагын күтәреп ала һәм киләчәк буыннарга васыяте итеп калдыра

XX гасырда татар сүз сәнгатенә һәм халкына ихластан һәм нәтиҗәле хезмәт иткән ин бөек затыбыз кем дип сорасалар, иреннәр, ан Шәрифләреннән дә сорап тормыйча. “ Исхакый “ны әйтә. Чит илләрдә яшәүче татарлар аны үзе исән чакта ук милләт юлын яктыртып торучы кояшка тиңләгәннәр. Минһаҗ Исмәгыйли (1910—1995) аңа түбәндәге шигъри юлларын багышлый

Гаяз ага, син безгә кояш идең,

Синең юлың ак юл. бәхет юлы иде Шуңа күрә курыкмадың дошманнардан, Чонки син батыр татар улы идең'

Әдипнен тууына 120 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференция материалларын туплаган китапнын “Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы" (2000) дип аталуы да күп нәрсә турында сөйли 2008 елда Исхакыйнын 130 еллыгын билгеләп үттек Айдар Хәлим "Исхакый—титан" исемле мәкаләсендә тирән нәтиҗәләргә килә “Генийлык. даһилык титанлыкның бер бүлемтеге генә Бездә, татарда әлегә бер генә титан бар Исхакый. Анын титанлыгы шунда гына да яхшы чагыла Тукай анын янында үзен “самавырчы" малай кебегрәк тойса да. Гаяз Исхакый. Везувий кебек, югары күтәрелеп. Тукайны үзеннән дә югарырак чөя һәм аны милләтнең бәхет кошы дип атый Бу бары тик титаннарга гына бирелгән кечеклелек" Балачактан Тукайны укып. Тукайга габынып үскән җан бу сүзләрне авырсыныбрак кабул итсә дә, акыл ярдәмгә килгәч, һәммәсе үз урынына утыра Исхакыйны күтәрү Тукай данына шәүлә төшерми икән Бөекләребез без булдыра, хәтта аңлый алмас дәрәҗәдә бер-берсенә бәяне үзләре биреп калдырганнар, лабаса. Олы шигърияткә аяк баскан чорында ук Тукай Исхакыйнын шөһрәтле киләчәген сиземләп “Кем ул?" (сез кем дә ул кем. янәсе, чамалап сөйләшегез) дигән риторик соравын калкытып куйган Исхакый исә "Тукай бар иде Тукай бар Тукай яши Тукай яшәячәк" кебек күңелләргә якын канатлы җөмләләрне кабатлаудан туймаган да. тартынып та тормаган Анын бөек шагыйребезгә багышланган мәкаләләре, чыгышлары XX гасыр татар шигъриятенең иҗтимагый дәрәҗәсен, тонусын күтәреп җибәрәләр Тукайны пәйгамбәрлек изгелеге кагылган халык шагыйре дип атап. Исхакый анын иждты. шәхси тормышы тирәсендә куертылган сафсатага чик куеп. Тукай шигъриятен фәнни-гамали өйрәнүгә ныклы юнәлеш биреп, терәк баганаларны кагып калдырды

Ниһаять. Тукай белән Исхакыйнын иҗади дуслыгы XX гасыр башы татар сүз сәнгатенең, тизләтелгән үсеш юлын үтеп, дөнья мәдәнияте дәрәҗәсенә күтәрелүенә дә хәлиткеч йогынты ясамадымы икән'’ Бу илаһи мөнәсәбәт безнен чорда еш кына бер-берсен аңлый, кыен мизгелләрдә иңнәрен куя белмәгән язучыларыбызга үрнәк була алмыймы ’ XXI гасыр башында аз санлы милләтләрне кысу, гаделсезлек хөкем сөргән шартларда Исхакый белән Тукай алга сөргән миллилек идеясе халкыбызны инкыйраздан саклап калу юлында төп таянычларның берсе булып калкырга тиеш түгелме?

 

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) - танылган язучы һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы. Куп санлы проза һәм әдәби тәнкыйть китаплары авторы. Казанда яши.

Реклама