Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...

 

ИСТӘЛЕКЛӘР

  1. Уразы

Янавыл киң үзәннең калкулык төшенә урнашкан. Тимер юл буендагы элеватордан бер чакрым чамасы таш юл белән төньякка китсәң, әлеге калкулык чак кына, өч-дүрт метр чамасы гына түбәнәя Аста икенче тигезлек башлана. Тигеатектән төньяктагы калкулыкларга, тауларга орынып. Бүә агып ята. Тигезлектә—болыннар, әрәмәләр. Язгы ташу вакытларында болыннарны, әрәмәләрне су басарга мөмкин.

Янтыкка турыдан түгел, Уразы аша кайтканда без тимер юлны аркылы чыгабыз да, элеватор яныннан үтәбез дә. төньякка таба китәбез һәм әлеге калкулык читенә барып җитәбез. Агач өйләре, тар. баткак урамнары белән Янавыл артта кала. Каршыда исә гаҗәеп күренеш ачыла. Чак кына аста, түбәндә—болыннар, әрәмәләр җәелеп ята. Болыннардан, әрәмәләрдән арырак, еракта артык биек булмаган калкулыклар калкып утыра. Сулгарак борылып карасаң, еракта томанланып, яшәреп-күгәреп Сакат таулары күренә, ун якка карасаң, тагын да томанлырак, сихрирәк булып Шүрәле як таулары күренә. Туп-туры төньякта исә—Уразы ягы Уразы янында гына кабарып шәрә таулар күренә. Каршыда, нәкъ бер тау өстендә ямь-яшел булып, шәрә басулар арасында аерылып, нарат урманы үсеп утыра. Елнын теләсә кайсы вакытында да ямь-яшел Безнен якта нарат бик сирәк очрый Монда исә—бөтен бер урман. Кайчандыр анда, тау башында бер карт нарат кына монаеп утыра иде. Әлеге урман менә шул бер нарат балалары. Мин ул “балалар”нын бик кечкенә чагын хәтерлим. Күрәсең, изге санап, ул наратларны беркем кисмәгән Тора-бара алар үстеләр, калын, зур урман булды. Хәзер инде карт наратны яшь наратлар күмеп киттеләр.

Янавылдан Уразы ягына карап барганда, ачык җиргә килеп чыгу белән еракта, иң элек менә шул кызгылт балчыклы тау башында утырган дүрткел нарат урманы күренә. Бу—Уразы.

Авыл Бүәнен аргы ягында. Бүәгә кечкенә елга килеп кушылган төшкә урнашкан. Янавыл якта якында гына Бүә буе болыннары, Бүә суы авыл бакчалары яныннан ук агып ята. Табигатьнең монда ин матур, ин гүзәл җирләре. Һәр язны монда сабан туйлары була. Жәй көне Янавылдан пионер лагере килә. Бер елны, сугыш вакытында мин дә шундый лагерьда булдым. Торуын без Уразы клубында тордык. Ашау-эчү шунда булды. Якындагы Бүә буе болыннарына күмәкләшеп походка йөрдек, балык тоттык, җиләк, карагат җыйдык. Сугыш елларында Саҗидә Сөләиманова да Уразыда торган, ахрысы Ул да истәлекләрендә Бүәне, Бүә буе болыннарын сагынып искә төшерә Уразы турысындагы Бүә үзе бер әкият Яр буйларының авылга якын өлеше таллык, арырак китсәң, балан, шомырт. Ара-тирә печәнле акланнар. Суы да, болыны да, жиләк-жимеше лә якында гына. Элегрәк /малай чакта/ мин Уразы халкыннан да бәхетле халык юктыр дөньяда дип уйлый торган идем. Бигрәк тә Бүә очы кешеләре Капканы ачасын да, йөгереп туп-туры Бүәгә су керергә төшәсең яисә балык каптырасын. Бозауны, сыерны да каядыр еракка куып йөрисе юк—якында

Ахыры. Башы 2008 елның Юнчы санында.

 

гына болыны. Карагат та ерак түгел. Чыгасын да җыеп керәсен

Күчтәвыл кебек. Пулат, Янавыл. Янтык кебек Уразы да минем хәтердә мәнге сенеп калды. Минем күзне ачкан, мине тәрбияләшкән тәэсирләр ул Уразы тәэсирләре. Күңелемдә, хәтер күгендә аерым-аерым булып Янавыл, Янтык яшәгән кебек.—анда менә шул кызгылт таулары, шәрә ярлары һәм тау башындагы нарат урманы белән Уразы дөньясы да бар

Уразыга без Янтыктан Яңавылга барганда яисә киресечә Янавылдан Янтыкка кайтканда гына кагылып узабыз. Ләкин минем өчен Уразы юл өстендәге авыл буларак кына якын түгел. Уразыда безнен туганнар бар. Инәкәйнен сенлесе Галимә утыз дүртенче елда, ахрысы, шушында килен булып төшә. Без аны Чибәрггәй дибез. Чибәрттәйнен кияве—Кәрим. Анысы безнен өчен “жизнәй” яисә "Уразы жизнәй". Чибәртгәй яшь чагында шат күнелле. шук-шаян иде Анын үзенә генә хас сөйләшү стиле бар, үзенчә ул шаяртырга, көлдерергә ярата. Жизнәй—озын буйлы, чандыр, җирән чәчле. Әкрен сөйләшә, әкрен кыймылдый. Ачуы килсә кычкырып җибәрә. Сугыш елларында әле анын әтәсе, инәсе дә исән иде Жизнәйнен әтәсен без "кода бабай”, инәсен—“кодагый әби” дибез. Кода бабай чепи күзле. җирән төстәге кәҗә сакаллы. Кайчан барма, ишек төбендәге җан сәкедә ак киез өстендә йә ятып торыр, йә утырып торыр. Кодагый әби гел мич янында, түрсике янында. Мичкә яга. аш-су пешерә. Шулай хәтердә калган. Уразылар районда ин беренчеләрдән булып колхоз төзегәннәр. Кемнәрдер авылдан аерылып. Ар Уразы ягындагы ниндидер чишмә буенда яна авыл корганнар да, шуны "Юлбаш” дип атаганнар Ләкин төп авылдан күченергә теләүчеләр күп булмаган. Юлбаш авылы таркалган. Соныннан Уразы колхозы “Юлбаш" дип атала башлаган. Тирә-якны совхозга әйләндергәнче Уразылар “Юлбаш" булып йөрделәр. Безнең якта ин беренче булып, ахрысы. Уразыда җимеш бакчасы утыртканнар. Чишмәле чокыр буенда коньяк тау битендәге ул бакчаны мин бик яхшы хәтерлим. Анда алма, кура-жиләк, карагат бар иде Шунда ук кортбакча да бар иде. Заманында Уразы бакчасы бөтен тирә-якка дан тотты. Янтыктагы Нуркай бакчасы Уразыныкыннан соңрак үсеп китте, ахрысы Хәер, хикмәт анын кайсы беренче, кайсы икенче булуында да түгел. Сугышка кадәр, сугыш вакытында, хәтта аннан сон да бездәге жиләк-жимеш, алма бакчалары шаулап-гөрләп торды Уразының атаклы яшелчә бакчасы да бар иде. Атмасын, җимешен дә. яшелчәсен дә, баланын да элек хезмәт көненә колхозчыларга тараттылар. Базарга илтеп сатарга да җитә иде. Ул вакытта әле урлашу, этләшү, үзенә алып калырга тырышу юк Яисә юк дәрәҗәсендә. Безнен Чибәрггәи күбрәк менә шул җимеш бакчасында эшләде Гел алдынгы булды, макталды. Жизнәй атлы эштә йөрде, атта карады, бригадир да булды. Сугышка кадәрге Уразы минем очен гел бәйрәм булып, жиләк-жимешләре, болыннары белән торып калган

Без, әйткәнемчә, Янавылга барганда Уразыга сугылып узабыз. Безнен өчен Уразының тагын бер уңай ягы бар. Жизнәйләрнен өе авыл читендә генә. Тәрәзәләреннән Янтык юлы күренеп кенә тора Күгәренеп Янавы на базары барасын булса, кайчагында кичтән Уразыга барып кунасында, иртән иртүк торып китәсең. Кайсы вакытта барсаң да аларнын ишеге ачык Сине һәрвакыт якты йөз белән каршылыйлар, ашатып-эчертеп, түргә урын җәеп бирәләр

Сугыш башлану белән муллык кимеде, бәйрәмнәр, сабан туйлары тынып калды. Җизнине сугышка алдылар Ул чакта без Янавылда мәктәп ишек алдында торадыриек. Жизнәй безгә килеп кунды Әле дә күз алдында өстендә озын кайры тун. Гадәттәгечә, күп сөйләшми. Капчыклар күтәреп кайгылы йоз белән ишектән чыгып киткәндә мин ана "Жизнәй. нимесләрне җинеп кайт .- дидем Бу теге нәкъ китаплардагыча, кинолардагыча булды Соныннан үзем оялып куйдым Хатын- кыз җылаша, кайгылы йөзләр Жизнәй. ахрысы, берни эндәшмәде Сугыштан ул яраланып кайтты Кулбашында бик озак снаряд кыйлылчыгы йорде

Сугыштан сон озак еллар авылда тормыш җайланмады. Нәкъ менә шул авыр елларда кеше эчәргә күнегә башлады Безнен жизнәй дә әз эчмәде аракыны Бригадир, ат караучы булган чагында өйрәнде бугай ул ана Магазиннарга ин кирәкле товар кайтмаса ла. мичкале аракыга кытлык булмады Аракыны ул елларда чүмечләп үз шешәнә тутырып саттылар.

Бервакыт Уразыда минем күз алдында шундый хәл бу лды Кода бабай кайсыдыр балага бер ярты литрлы шешә бирә дә, аракы алып кайтырга дип магазинга җибәрә
Теге бала аракыны алып кайта Кичкә таба ата белән ул аракы эчәргә утыралар. Стаканга салсалар, аракы ак түгел, шәмәхә кара төсендә. Жизнәй аптырап китә. Иснәп карый, аракы. Ләкин нишләп сон бу әллә нинди төстә? Сатучы алдап җибәргәнме әллә? Ата белән ул тиргәшеп, әйткәләшеп китәләр. Соңыннан беленә: күзе бик үк яхшы күрмәгән кода бабай укучы балаларның кара ясап йөрткән шешәләрен биреп җибәргән икән аракыга дип. Эчәргәме, эчмәскәме мондый аракыны? Өстәл янында алар озак кына кычкырышып утырдылар. Шулай да ахыр чиктә эчәргә булдылар. Эчтеләр. Язу карасы кушылган аракыдан ул вакытта аларга берни булмады. Булуы сонрак булды. Сонгы елларда җизнәй бик бетереште. Мин анын нәрсә белән авырганын ныклап белмим дә. Корыды-кипте, тамагыннан үтми башлады. Анын диагнозын белүнен кирәге дә юк, минемчә. Аракыны су урынына эчте һәм шуның белән китеп тә барды Чагыштырмача яшьләй китте.

Картлар да үлеп беттеләр. Чибәрттәй балалары белән берүзе торып калды. Рамил дигән олы малае яшьтән үк читкә китте, бер кызы Вайҗады ягына кияүгә китте Икенче бер кызы авылдагы бер исерекбашка чыкты. Янында калган төпчек улы Казанда элемтә техникумын тәмамлады, шулай ук читкә китте. Берничә ел буена Чибәрттәй ялгыз өйдә үзе генә торып ятты. Бакчасына бәрәнге утыртты, мал асраган булды. Аннан сон балалары янына барып кышлый башлады.

1985 елда мин ул якларда сонгы мәртәбә булдым. Янтык белән Янавыл арасындагы юлны хәзер ындыр арттан салганнар. Элекке Чибәртгәйләр яныннан үтә торган зур юл томаланып калган. Өй ялгыз. Тирә-якны чүп үләне баскан. Өй янындагы тупыл сынган. Һәркайда ташландык, күңелсез.

Уразы янындагы Бүәгә, болыннарга карарлык та түгел. Аяк атлаган саен җир өстендә теләсә нинди техника калдыгы—әле бер тәгәрмәч, әле покрышка, бетон багана, чуалган чыбык төргәкләре аунап чта. Бүәгә якын башында юл буенда Уразынын коелы чишмәсе бар иде. Нәкъ шунын янына күчмә авыл корып җибәргәннәр Кая карама, тракторлар, вагоннар, электр чыбыклары. Җир өстен дунгыз абзарындагы кебек сазга әйләндергәннәр. Вагоннарга зур итеп кызылга ак белән русча лозунглар язып элгәннәр Болыннарны, әрәмәләрне, Бүәне мыскыл иткән кебек. Элекке сихри Бүә Казандагы Болак сыман пычрак канализациягә әйләнгән.

Уразынын кичләрен, шат-көләч кешеләрен, кызарып пешкән җиләкләрен, алмаларын татыган кешегә бу кадәр мәхшәргә ышанасы да килми. Ләкин ышанмыйча мөмкин түгел. Без бит коммунизмга барабыз—бәхетле киләчәккә. Болыннар, әрәмәләр өстеннән тимер-тимер гәүдәләрен сузып күккә ашкан баганаларга да. офык күкне каплап утырган салмак чыбыкка да, хәтта юлга аркылы жыландай сузылып яткан тимер, алюминий чыбыкка да сүз әйтергә ярамый. Якты-бәхетле киләчәк шул үзе түгел микән...

  1. Күршеләр

Янтыкта Нуртдин картның ун ягында Хәерланам карт урыны булган. Нуртдин дә. Хәерланам да Вәрәш очка Түбән очтан күчеп утырганнар Хәерланамны без бал бабай дип. корткасын—баләби дип йөрттек Бал бабайның беренче хатыныннан биш-алты малае булган. Беренчесе үлгәч, икенче хатын алган. Икенчесеннән шулай ук алты-җиде бала булган. Без шул балаларның яшьрәкләре белән уйнап үстек.

Бал бабайны мин бик аз беләм. Озын буйлы, киндер ыштан-күлмәк кигән, киез эшләпәле, чабаталы бер карт булып истә калган. Анын чыршы башына менгезеп бәйләп куелган умарталары күп иде. Умарта тоташ агачтан чукып ясала. Шундый ук буш умарталар бал бабайның амбарында, амбар тышында да булыр иде. Бал суыртыр вакытны без түземсезлек белән көтеп алабыз. Бал бабай бал суырткан көн күрше-тирәдә үзенә бер бәйрәм була. Бал бабайның бал суыртырга җыенуын күреп алдылармы, олылар алдан ук күршеләргә кермәскә дип ныгытып куялар. Ләкин без. аларның сүзен тыңламыйча, борыннарны сузып, чебен кебек бал исе килгән җиргә җыелабыз. Бал бабай безгә яна гына умартадан алынган бал тоттыра. Кәрәзле баз Күчтәнәч итеп. " ятимнәр өлеше” дип. Баләби берәр агач күбәтә белән өйгә дә кертеп бирә. Бу күптәнге гадәт. Кортчы юмарт булса, күрше-күләннән, ятимнәрдән кызганмаса, анын кортлары да тырышып эшлиләр, балы да күп була. Монысы күптәнге ышану.

Яна суырткан балны күп ашап булмый. Жылы. сыек бал шундук тамакка тия. "ачы була башлый. Бервакыт шулай Казаннан кайткач ниндидер йомыш белән Вайжадыга киттем. Вайҗадыда безнен авылдаш. яшьтәш кортбакчала этли. Бу мине үзе эшләгән кортбакчага алып китте, яна бал белән сыйламакчы булды. Жәйге матур көн. Кортлар көне буе эштә. Бөтен тирә-як гү итеп тора, бал исе килә. Әдеһәм бер умартадан тулы рам алды да. балын аерды. Шуннан бу стакан тутырып бал бирде Үзе дә эчте, мин дә эчтем. Икебез дә шундук йокыга киттек. Бу хәл иртәнге якта булды. Жәйге озын көндә кичкә кадәр берни белми йоклаганбыз. Яна бал ашап үлүчеләр турында да ишеткән бар.

Күрше бал бабай шундый юмарт карт булып хәтердә калган Анын безне бал белән сыйлавы сугышка кадәрге елларда булды. Бал бабайлар артында, бездән өченче йорт—Мәхмүтҗан бабайлар йорты Мәхмүтхан бабай бал бабайнын беренче хатыныннан туган икенче малае Бал бабайнын беренче хатыныннан туган барлык уллары өйләнеп, башкаланып чыкканнар. Икесе Вәрәш очта—чишмә аша гына. Бу очны сугыштан сон Бушкилде дип атадылар. Бу исем әле дә онытылып бетмәгән Кемне әйтәсен дип сорасан, "теге Бушкилде фәләнне", диләр.

Мәхмүтҗан бабайнын теге ягында—Бәлкә бабайлар, алар янында—Гали. Ул да Хәерламанның беренче хатыныннан туган малае Ин кечесе Хатыны Хәмдия. Сугышка китте дә. юк та булды Авылнын Гыйльмулла бабайлар тыкрыгында бал бабайның тагын бер улы бар. Анысы ин олысы Балта остасы. Тегермәнче Мин белгәндә анын бөтен гомере дигәндәй тегермәндә үтте Бүә аръягында, авылдан бер чакрым чамасы арырак елга буенда колхозның су тегермәне бар иде Шунда ук якында гына колхозның сыер, сарык фермасы урнашкан Бал бабайнын олы улы—“Шәкерт бабай” шунда тегермән тарттырды, тегермәннең барлык кирәк- яракларын үзе эшләде.

Безнең бер өй аша күршебез Мәхмүтҗан бабай да балта остасы Без аны Урта бабай дип йөртәбез. Сугышка кадәр үк безгә каршыла гына, елга буенда ат фермасы салдылар- Ферманы ул чактагы типовой проект буенча эшләделәр, ахрысы Башка авыллардан килеп, экскурсия белән безнен ферманы карап йөргәннәре истә калган Ферма биек, иркен. Уртада кин коридор, коридорнын ике ягында да араннар, араннарга каршы—тәрәзәләр. Стена буйлап ике якта да тар аралык сузыла Ат янына арттан да. алдан да килеп була Идәннәре сайгак. Коридорнын ике ягында канау сыман колашалар. Сыеклык агар өчен Заманына күрә—"механизация

Менә шул ферманы Урта бабайлар эшләде.

Ферма янында гына, чишмә аша. уч төбедәй матур бер ярымутрауда тимерлек бар Шул тимерлек, ягъни тимерче алачыгы янында Урта бабайнын мастерское булды. Колхозла, бригадада нинди агач эше бар—барысын да ул эшләде Кыш булса, ватылган чана төзәтү, яна чана ясау, җәй булса—арба, кәрәндәс төзәтү, тәгәрмәч бөгү, тугым, күчәр ясау—барысы да анын эше Якынла гына, елга яры буенда анын чана табаны бөгә торган куышы бар Еш кына ул анда мичкә ягып, кыздырып, юнылган агачны “ пешерергә" куя

Авылда машина-трактор күбәеп, атлар-арбалар ялга чыкканчы Урта бабай шунда ал-ял белми үзенен мастерскоенда эшләде Арбага-чанага тәмам мохтаҗлык беткәч, дөресрәге, арба-чананын. атнын кирәге калмагач, мастерскойдагы барлык коралларын үз өенә алып кайтты. Тимерлек тә. мастерской да әкренләп юкка чыкты.

Шунысы нык истә калган: анын һәр коралы үз урынында булыр кайралган, үткерләнгән булыр. Балтасы чәч ала торган пәке кебек Пычкы ышкылары, өтергеләре шулай ук ялт игеп тора Аларга ул беркемне кагылдырмый Анын гадәттә кораллары ике пар була, берсе-үзе өчен, берсе башкалар өчен Балга эшеннән башка ул тагын итек баса, тире или Анын гомумән белмәгән эше юк Олы малае Мөхәмәтнур ла. Закир дә әтәләре кебек теләсә нинди эшкә оста бу лдылар

Бала-чаганың ярты гомере күршедә үгә Без дә күршеләргә еш керә торган идек Казанда укыган, торган елларда да. авылга кайту белән ин элек мин күршеләргә керәм Урга бабай белән без озак кына сөйләшеп утырабы з Ул Казан хәлләрен сорый, мин аннан үзем кызыксынган нәрсәләрне сойләтәм. Күбрәк ул үзенең бала вакыт ларын, күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен сөйли Бервакыт әйтте әтәйләр элек көмеш чыга торган җирне белгәннәр, диде. Ләкин кайда булган ул җнр-әйтә алмады

1961 елнын язы бик иртә килде. 30 апрельдә, ял көнне, иртән иртүк Урта бабай безгә килеп керде. Бигрәк күңелле, әйдә, Бүә буйга барабыз, диде бу. Әйдә, дидем Хуҗалык эшләре бар иде—олы кеше үзе кергәч, тиз генә җыендым да киттек Бүә буена. Ул мина туфаннан исән калган кешеләрнең йортларын күрсәтмәкче булды.

Бу турыда анын элек тә сөйләгәне бар иде. Бик борынгы кешеләрне—безнең ниндидер бабайларны туфан харап иткән, имеш. Урта бабай моны берничә мәртәбә сөйләде. Инәкәй дә, яшәби дә сөйли торганнар иде Туфан харап иткән, туфаннан котылып калган изгеләр турында алардан башкалар да сөйли торган иде. Билал жизнәйдән дә ишеткән бар. Аннан сон Уразыда Чибәрттәйләрнең күршесендә бер карт бар иде. Нәби абзый диләр. Бер кышны Уразыга баргач мин моның янына кердем. Илленче еллар. Озынча, зур, такыр баш. ак сакал-мыек Эре гәүдәле бер карт Минем белән бу дөньяның ничек яралуы турында бәхәс башлап җибәрде. Сез әйтәсез—Алла юк. дисез, Алла булмагач бу дөнья ничек барлыкка килгән, иң элек нәрсә булган? Шундыйрак фәлсәфә. Минем иң укымышлы чак. Нәби бабайның дини фәлсәфәсенә дә, без туфаннан калган халык дигәненә дә минем әз генә дә исем китмәде. Бала вакытта да, үскәч тә мин мондый сүзләргә әкияткә караган кебек карадым. Күрәсең, дини китаплардан укыганнардыр да, шуны кабатлыйлардыр дип уйладым.

Бүә буена барганда да Урта бабай юл буена шундый әкиятләр сөйләп барды “Әтәй сөйли торганые" дип ул Казаннын ничек алынуы турында да. туфан турында да сөйләде. Жил-давыл калыккан да, имеш, туфан чыккан, шәһәрләрне жир йоткан, бөтен нәрсә жир астында күмелеп калган. Җиргә тимер шеш төртеп карадын исә, шыкы-шыкы иткән тавыш ишетелә, имеш. Казып карадын исә, җиз комганмы анда, табакмы, тасмы чыга икән. Ләкин теләсә кемгә чыкмый икән. Ятим балага гына ишетелә икән шыкы-шыкы килгән тавыш.

Көн матур, кояш кыздыра. Тирә-якта кошлар сайрый. Елга буйлап, басулар, әрәмәләр аша Очлы тауга кадәр барып җиттек. Очлы тауның ин биек җирендә шәрә яр-кыя янына килеп, түбәнгә карап тордык. Агачлар яңа яфрак яра башлаган. Язгы ташу әле кайтып җитмәгән. Бүә ярларына тулып ага. Еракта ялтырап күлләр күренә. Аста, урман арасында шат тавышлар ишетелә. Кояшлы көнгә сөенеп, авылдан яшь- җилкенчәк күңел ачарга килгән.

Мин Урта бабайның туфаннан исән калган кешеләрнең өйләрен күрсәтермен дигән сүзенә әз генә дә ышанмадым. Очлы тау янына килеп җиткәч, ул үзенен вәгъдәсен оныткандыр инде дип уйладым. Ләкин бу алай булып чыкмады. Урта бабай мине тау кырыеннан эчкәрәк, урман арасынарак алып китте. Шул чагында мин чыннан да ниндидер түгәрәк чокырлар, дөресрәге, батынкы җирләр күреп алдым. Чокырлар тигез булып тезелгән, бер үк зурлыкта, бер үк тирәнлектә. Күпме булгандыр—әйтә алмыйм. Санамаганмын. Унлап-унбишләп булыр. Моны чыннан да кемнәрдер элек җиргә казып кергән куыш урыннары дип уйларга була. Чокырлар өстендә юан-юан юкәләр үсеп утыра Тау астында гына чишмә агып ята. Изгеләр чишмәсе.

Мин бик нык аптырашта калдым. Бала вакытта ук ишетеп үскән әкият чын булып тоела башлады Тик шулай да әле чокырсыман бу басынкы урыннарның һичшиксез баз өйләр булуына ышанып җитә алмадым. Бу берәр төрле геологик күренеш булырга да мөмкин. Якындагы чишмә шуңа ишарәли. Чокырлар булган төштә җир астында известь ташлары булса, җир асты сулары ул ташларны әкренләп юа һәм шул рәвешчә жир өстендә батынкы урыннар барлыкка килә икән. Казан тирәсендә калку урыннарда шундый чокырлар—батынкы урыннар бар. Газетада бу турыда геологлар бер язып та чыкканнар иде Ни генә булмасын, археологлардан башка мона дөрес җавап бирүе кыенрак.

Шулай да хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: туфан турындагы истәлекләр, имеш-мимешләр. күрәсең, дини китаплардан укылган әкият булмаска тиеш Якындагы чишмәнең Изгеләр чишмәсе дип аталуы да тиккә генә түгел. Бу турыда мин соңыннан гына ныклап торып уйлана башладым. Хәер, уйлана башлауның башы шул көнне булды, ахрысы

  1. Бәлкә бабай

Бәлкә бабай гомер буе фермада ат карады. Өе фермадан якын гына, каршыда. тау башында гына. Фермага ул төннен теләсә кайсы вакытында төшеп менә. Атларга печән сала, су бирә, сонга калып кайткан атларны урнаштыра. Иртән иртүк, тан тишегеннән торып, пеләмәннәй айгыр өчен яшел печән чабып алып кайта, эшкә китәсе атларга башак болгата. Кайчан карама, ул анда. Үзе күренә, йә тавышы ишетелә. Атларга, камыт-ыңгырчакка, бау-шуга, арба-чанага—барысына да ул баш. Аннан сорамыйча, анын рөхсәтеннән башка берни алып булмый. Безнен ише малай-шалай гына түгел, хәтта олылар да, бригадир да ин элек анын сүзенә колак сала. Кечкенә буйлы, таза, нык. Кыска итеп, таза итеп кырылган сакал- мыек. Билдә киндер альяпкыч. Тавыш көр Кайчагында анын тавышы бөтен очка ишетелеп тора. Бәлкә бабайнын хатыны Камиләттәи шулай ук кычкырып сөйләшә Шат күңелле, кин күңелле. Атарнын Муллаханы бездән олырак булды Үсә төшкәч, сугыш елларында, ахрысы, ФЗОга алынды. Бер китүдән кайтмады, кайдадыр Уфада төпләнеп калды.

Ат тотарга, ат җигәргә, атка атланырга, кыскасы, атның телен аңларга без менә шул Бәлкә бабайлар янында буталып өйрәндек. Печән чабарга, кибән башына сәнәк белән печән биреп торырга, көлтә ташырга һәм шунын ише ирләр эшенә безне әлеге дә баягы Бәлкә бабайлар, Вәли бабайлар өйрәтте Вәли бабай дигәне безнен кордаш Назирнең әтәсе була. Сугыш елларында ул безнен дүртенче бригаданын бригадиры булды. Аларны сугышка алмадылар. Армия хезмәте өчен алар инде карт иде. Ләкин колхоз эшен ул елларда тулысынча менә шул картлар күтәрде

Урта бабайлар, Бәлкә бабайлар, Вәли бабайлар безнен өчен яхшы күрше дә булдылар. Күрше генә түгел, күрәсең, ата да булганнардыр Бала вакытта ятимлек үзен бик сиздерә, ир баланын ничек тә ирләр янында буласы, аларнын җылы карашын тоясы, яхшы сүзен ишетәсе килә Урта бабай ваксырга. чәпчергә ярата. Бәлкә бабай кычкырынырга ярата. Вәли бабай кычкырмый да. чәпчеми дә— тыныч, ягымлы. Һәркемнең үз холкы Шулай да мин аларнын безне берәр ничек кыерсытканын, күңелне кырганын хәтерләмим

Без генә түгел, олылар да берәр йомышлары булса күршеләргә керәләр Үтечкә дип берәр нәрсә алып торалар, кайчагында берәр нәрсә турында кинәшергә дип керәләр. Ир кешенең кинәше һәрвакыт төпле була. Яшәби шулай еш кына "Вәли абзый белән кинәштем әле”, ’’Мәхмүтжан бабагыз белән киңәштем әлс"дияргә ярата торган иде. Алай-болай безнен турыда күршеләрдән берәр авыр сүз ишетсәләр, безнең очен ул ин зур җәза, ин зур кайгы була. Инде берәрсе безнен турыда берәр яхшы сүз әйтә икән, шундый яхшы сүз безнекеләрнен колагына чалынып кала икән, өйгә алар сөенеп кайталар, кайту белән ишеткәннәрен сөйләп безне дә куандыралар.

Без үскәндә безнең якнын атаклы бер кешесе —Миннегали бар иде Анын атаклылыгы шунда—ул дивана. Тумыштан Чын дивана Ул үзе безнен якныкы түгел. Каяндыр Көектәнме. Истәктәнме. Көектә. ИстәктәЯнавылнынкөнчыгышындагы, кире яктагы авыллар Шулай да Миннегали нишләптер күбрәк безнен якта тоткарлана, тоткарланган саен Камиләттәйләрдә куна. Азарда мунча керә дә. ял итә дә. яңадан чыгып китә. Беркайда ул озаклап тормый Ничектер бер елны чирләп киткәч кенә Камиләттәйләрдә озаклап яткан бугай

Миннегалине тирә якта белмәгән кеше юк Анын исеме халык теленә шул кадәр нык кереп урнашкан. “Миннегали" сүзе үзе генә дә кайчагында бик күп нәрсә ашлата ала. Яшь чагында ул армиягә каралырга барган Мона чишенергә кушканнар Бу чишенгән һәм. күрәсең, бик нык куркып, шул килеш урамга чыгып йөгергән Бу хал әле революциягә кадәр үк булган Шул көннән башлап, имеш, анын у зләрс ягына кайтып күренгәне дә юк ди. Йөри-йөри безнен Бүә аръягына килеп чыккан

Казанда укып йөргәндә авылга кайткач, бер мәртәбә ындыр арпа очрапым мин моны Кыскарак буйлы, җиңел гәүдәле, кытайныкы кебек сирәк сакал-мыеклы Өстендә иске-москы Каглап-катлап кшән Башында бүрек сыман бер нәрсә Аякта берни юк Жәй көне иде Аны хәтта кыш көне дә яланаяк йөри дип сөйлиләр Аркасында капчык, кулында таяк Ин тәхирлесе таяк, ахрысы Таяк башына төрле тасма, чүпрәк-чапрак бәйләнгән, чәйнүк капкачы һәм тагын шундый шадтырамахлар
тагылган. Кемдә нәрсә күреп кызыга, шуны сорап ала икән дә. таяк башына тагып куя икән, ошамаса соныннан берәрсенә бүләк итеп бирә икән.

Ул гадәттә ят кешеләр белән, үзе яратмаган кешеләр белән очрашмаска тырыша. Кайберәүләрне бик ерактан читләтеп үтә. өенә дә, үзенә дә якын килми. Яшь чагында безнен чибәрттәй—инәкәйнең сенлесе Галимә шаяртып: "Миннегали. мине кияүгә аласынмы?"—дигән имеш Шуннан ул безнең өйне читләтеп уза торган булган, безнекеләр белән сөйләшмәгән.

Мине күргәч, бу туктады. Ике куллап таягына таянды да. ысылдау сыман тавыш чыгарып, сызгырына башлады. Үзе минем белән сөйләшә, үзе миңа карамый. Ничектер кырын күзен генә төшереп ала. Ул минем Казанда укыганны белә бугай, мине, күрәсен дөньяда ин бай кеше дип уйлый. Бер “чары" сорады бу. Акчаны ул берлек, өчлек, бишлек дип атамый, чары. яшел, жәнгәр дип атый Унлык булса “кызыл", "чары” берлек була. Бирдем мин мона "чарьГны. Диваналарга хәер бирсәң, савабы күп була, диләр иде олылар. Соныннан Камиләттәйләргә әйткән Миннегали: "Вәҗидәләрнең Казаннан кайткан уллары акыллы икән”—дигән.

Миннегалидән башка безнең якта тагын бер дивана бар иде. Монысы хатын- кыз. Исеме Миннурый. Карт кыз. Каяндыр Казан ягыннан килеп чыккан да. калган безнен якта. Миннурый шыр дивана түгел, ушлырак, ислерәк. Юан гына гәүдәле. Аркасында һәрвакыт капчык булыр, яулыгы әбиләрчә чигәсенә төшереп бәйләнгән, аягында чабата. Бөтен байлыгы шул. Ул да авылдан авылга йөри, күңеленә хуш килгән кешеләрдә кунып, ял итеп чыга да. бик ашыгыч эше бар сыман янә каядыр китеп бара. Шунда ул бик кызганыч итеп Казанның алынуы турында бәет укыган иде.

Миннурый да күбесенчә Камиләттәйләрдә туктала торган иде Бәлкә бабай фермада чагында кычкырынырга яратса да. Камиләтгәй кебек үк шәфкатьле, миһербанлы кеше булган, күрәсен.

  1. Беренче шигырь

Мин аны өченче класста укыганда яздым. Кыш көне иде. Көн салкын, кояшлы. Укудан соң, ахрысы, мәктәптән чаңгы алдым да. чыршылыкка чаңгы шуарга киттем. Ул чакта чаңгыны хәзергесе кебек магазинда сатмыйлар, чаңгы бары мәктәптә генә була Физкультура кабинетында. Физкультура дәресләрендә бөтен класс белән чаңгыда йөрисен. Чаңгыны укудан соң да биреп торалар. Биргәндә әйтәләр: фәлән сәгатькә китереп җиткер, диләр Фәлән вакытка кадәр шуасың, ләкин чаңгыны тиз генә тапшырасы килми Күбрәк, озаграк шуарга тырышасын Соңлап килсәң, сине көтеп торган укытучыдан эләгә, билгеле. Анысына гына түзәсең. Чангы шуу шундый күңелле! Дөньяда гел чаңгы гына шуып торыр иден кебек.

Очынып, җиңеләеп кар өстеннән шуышып барасын. Жир өстендә, кояш нурында ак кар бөртекләре җемелдәшә. Янда гына туң яшел, авыр чыршылар утырып кала. Чыршы ботакларына мендәр-мендәр кар эләгеп калган. Таяк белән суктың исә, ботак өстендәге кар тузанланып, шуып коела да. лыпылдап шундук кар өстенә барып төшә. Ак кар. яшел урман, зәңгәр күк һәм алсу-саргылт кояш. Никадәр ачык, саф. нәфис төсләр. Бер-берсенә охшамаган сихри төсләр.

Кызурак барсан. битенә салкын җил бәрә. Салкын җилдән битең, тәнен, кул- аякларын кайнарланган кебек була. Инде егылмый-нитми таудан да шуып төшә алсан, куанычын эченә сыймый. Егылып карга чумсаң да борын салындырып тормыйсын. Йомшак карга егылуның да үз рәхәте бар.

Ачыгып, күшегеп кич өйгә кайттым да. җылы мич башына менеп утырдым да, көндезге тәэсирләрне шигырь итеп яздым Беренче шигырь. Башын "Кыш" дип куйдым. Икенче көнне дәфтәр битеннән конверт ясап, конвертны пешкән бәрәнге белән ябештереп. шигырьне "Октябрь юльГна. район газетасына җибәрдем. Кемнен дә булса шигырь язарга кушканын, киңәш иткәнен хәтерләмим.

Өченче класста булгач, күрәсен, дәреслекләрдә укыган берәр шигырь тәэсир иткәндер. Шуннан сон менә илле елга якын язу-сызу белән көн күреп яткан көнем.

Шигырьнен эчтәлеге инде онытылган. Хәер, анын исеме генә шигырь булгандыр. Ул, күрәсен, үз телен, туган телен ярдәмендә хисләрне, кичерешләрне ак кәгазьгә төшерүнен беренче үрнәге генә булгандыр. Беренче шигырьдән сон икенчесе, өченчесе дә язылды. "Кыш” турындагы шигырьләрдән сон яз. жәй. көз турындагы шигырьләр барлыкка килде Бер-ике шигыремне 1944 елда “Совет әдәбияты" журналында бастылар, шул ук елны район газетасында “Ленин яши" дигән шигырь дә басылды Бер башлагач, инде туктамадым Минем бу эшемне олылар, укытучылар да күреп алдылар, яшьтәшләр дә күрде. Язган нәрсәләремне мин беркемгә дә күрсәтмәскә тырыштым. Ләкин шигырь шунын өчен дә шигырь инде ул—аны кемдер күрергә, укырга тиеш, сине мактарга тиеш

Бала вакытта мин күп яздым. Үземчә күп яздым. Җырлар, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар яздым. Җиденчедә укыганда "Пионерская правда’дан бер пьеса тәржемә иттем дә, шуны укучылар алдында уйнадык. Декорациясен дә үзем эшләдем Режиссеры кем булгандыр—хәтерләмим

Нәрсә язам, барысын да диярлек редакцияләргә жибәрәм — “Яшь ленинчьГга, "Пионер каләме”нә. “Ялкын” ул чакта ‘Пионер каләме" дип атала иде Редакцияләрдән һәрвакыт җавап килә. Хатта һәрвакыт "эшләнеп җитмәгән, баса алмыйбыз" кебек сүзләр була. Кәеф кырыла. Берничә көн кайгыга батып йөрисен дә, янадан каләмгә тотынасын. Яхшырак язарга кирәк, теләсә нинди редакция берсүзсез басарлык итеп язарга кирәк!—Минем өчен төп максат һәрвакыт шул булды

Стена газеталарын, кулдан язылган журналларны гел мин чыгардым Рәсемнәрен ясадым, башларын бизәдем. Андый газета-журналларда шигырь бернинди каршылыксыз “басыла”. Берәр юбилей-фәлән булдымы, берәрсе тәкъдим иттеме, шундук шигырь әвәләп бирәсең

Без үскәндә концертлар да еш була торган иде Концертларда мин үз шигырьләремне укыйм. Тугызда, унда укыганда без концерт куярга, спектакль уйнарга хәтта күрше авылларга барып йөрдек Күршедәге Эткенәвылга. мари авылы Шүдиккә барып йөргәннәр истә калган.

Безнең бала вакыт, үсмер вакыт авыр, катлаулы, михнәтле чорга туры килде Шулай да мин уйлап куям: бүгенге заман балаларына караганда бәхетлерәк булганбыз без! Радио юк дәрәҗәсендә, телевизор юк, магнитофоннар, шалтыр- шолтыр дискылар-фәләннәр юк. Кино сирәк була. Өстәвенә, акча юк. теш арасына кыстырыр нәрсәсе юк. Барысы да киләчәктә булачак' Шуна да тырыштык без Китереп биргәнне, сатып алганны көтеп ятмадык Эшен эшләргә дә. хыялланырга да, шигырен язарга, артист булырга да вакыт табылды

Бсзнен сабый чак, безнен үсмер чак гомумән беренче шигырь сыманрак булды Ул шигырьдә ритм да, рифма да бик үк төгәл булмагандыр, ләкин анда тирән мәгънә булган. Без тормыштан, табигатьтән аерылмаганбыз. Ач-ялангач һәм ятим булсак та без жиргә, күккә, суга якынрак булганбыз Без чебиләнгән ялан аяклар белән язгы кар суларын ерып йөрдек, яна ачылган тау кашларында ябагадан әвәләнгән туплар белән уйнадык Кайнар тузанлы юлдан тузан туздырып узыша-узыша без зәнгәр офыкларга, кичке кояшларга карап йөгердек. Болында, хуш исле чичкәләр арасында җиләк жыйдык, чикерткәләр тоттык, кошлар сайравына хәйран калып, төпсез күккә карап яттык

Юк, үкенмим.

Тирән күк, болытлар, болыт арасыннан чыккан кояш нурлары миндә һәрвакыт чиксез бер соклану һәм сатыш тудыра. Бер җәйне Бүә буенда. Зыярат тавына якын жирдә, үзебезнең дүртенче бригада жирендә сука сөргәндә атны туктаттым да. сабан остенә чалкан ятып болытларга карап шигырь яздым. Болыт турында, янгыр турында Белмим, бәлки ул бер кылану гына булгандыр, ләкин анда мине күрердәй беркем юк иде Бары Җирәнкәй генә, аптырап, зур башын борып әледән-але мина карап алды. Шуннан сон да мин бер жәйне Бүә буенда, әрәмәләр арасында блокнот белән карандаш белән йөрдем. Үзебезнең якның тауларыннан, әрәмәләреннән, чокыр-чакырларыннан матуррак, тәэсирлерәк берни юктыр кебек тоелды миңа Очлы тауда, Очлы тау астында һәрвакыт ниндидер илаһи бер сер саклана кебек
Дөнья никтер ин әүвәл шунда яралгандыр да, Очлы тау, урманнар, болыннар шул турыда белгәнгә күрә, шулай олы, серле һәм мәһабәт булып күренәләрдер сыман

Минем ул блокнотта менә шул зәнгәрсу таулар да, эссе көндә куе күләгә ташлаган имән куаклары да бар. Чыршыларда, үзебезнең чыршылык та бар. Жилсез вакытта да моңлы шаулап, олы. мәһабәт булып утырган чыршы дөньядагы барлык агачлардан шигърирәк.

Яисә малай чакта сезнен җыйнаулашып, көтү булып куян куып йөргәнегез бармы? Көз көне җир туңгач? Әле кар яумаган Басуда монаеп кипкән әремнәр, ирен яргычлар утыра. Яннан гына телен салындырып акбай чаба. Кинәт алда яфрагын койган шәрә куак арасыннан соргылт куян килеп чыга. Күргән кеше күрә, күрмәгәне күрми. Барысы да чәрелдәп, котырып “Әнә! әнә! Куян!" дип кычкыра, һайһаулап бөтен көтү Акбае-ние белән куян артыннан ыргыла. Акбай алгарак чыга, чиный- чиный чаба. Куян бездән тоттырамени, жүләр! Көек-жылга чокырының икенче ягына барып чыга да, безне үчекләгән сыман ялт-йолт каранып көтеп торгандай итә дә, куаклар, үләннәр арасына кереп юк та була. Безгә бары анын куак төбендәге оясын күрү генә насыйп була. Куе үлән арасын шомартып бетергән. Шунда ук эре “чикләвекләрен” салып калдырган. Чит-чите коры үләннәр белән капланган куян оясын күрү дә үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.

Сезнең, билгеле, Бүәне дә күргәнегез юк. Анын ташлы, комлы яр буенда, тез тиңентен суга кереп, балык каптырганыгыз да юк. Бүә ул бер урында салмак, тыныч ага. ярлары куркыныч, яшькелт суы тирән. Икенче бер урында ул югарыдан төшкән шарламак сыман, шаулап, тавышланып ага. Янтык янындагы кичү турында Бүә киңәеп, берничә тармакка бүленә. Ин зур тармагында су һәрвакыт кызу ага. Төбендә катлам-катлам ташлар күренеп ята. Геологик чор.

Безнең якның басуларында да геологик чорлар очрый. Сөргәндә, тырматканда шомарып беткән соргылт яшен ташларына тап буласын. Кашлак җирләрдә бары диңгез, елга буйларында гына була торган вак, шома, түгәрәк ташлар очрый Жирне бераз казысаң, шулай ук яр буе ташлары килеп чыга яисә көтмәгәндә сап- сары комлыкка юлыгасын. Миллион еллар элек безнен якта диңгез шаулаган яисә бозлавык чорында безнең басуларда иләмсез зур боз кисәкләре яткан.

Бездә чишмәләрнең исәбе-хисабы юк. Янда гына, Вәрәш очында—салкын чишмә. Мин аны үземне белә башлаганнан башлап беләм кебек. Суы саф, салкын. Туктаусыз челтерәп ага да ага. Калкулык куеныннан чыга да киң чокыр төбеннән түбән агып китә. Салкын чишмә калкулыгы өстендә чыршылар. Тоташ чыршылар. Чишмә яныннан югарыга караганда чыршылар бик биек булып күренә. Чыршылар арасында зәп-зәнгәр күк.

Печәнлектә—Пешәлек чишмәсе. Чыккан җирендә кызгылт-аксыл таш катламнары күренеп тора. Су шул катламнар арасыннан кысылып, сытылып чыга Ана шунда берәрсе юкә кабыгыннан колаша куя. Чишмәләр Сакат тавында да, Очлы тауда да бар. Очлы таунын урта бер җиреннән чыккан чишмәне изгеләр чишмәсе дибез. Анын суын эчкән һәркем чишмәгә көмеш тәңкә ташларга тиеш. Йоласы шулай. Бәлки бу берәр төрле бик борынгы йоланын калдыгы гынадыр? Эчкән саен кем инде чишмәгә көмеш тәнкә ташлап торсын? Бигрәк тә безнен заманда !

Җитмеш ничәнчедер елны без хатыным Руфина белән минем туган якка, Күчтәвылга кайттык. Тимергали абый безне мотоциклга утыртып төрле жиргә йөртте Миннән бигрәк Руфинага күрсәтү өчен Күчтәвылны мин беләм. Бүә аръягын. Очлы тауларны, Сакат тауларын күргән кешегә Күчтәвылның бернинди кызыгы юк. Ләкин Күчтәвылнын Бәрдәшә чишмәсен күреп мин шаккаттым. Минем аны күргәнем юк иде Без бәләкәй чакта безне, күрәсең, ул якка җибәрмәскә тырышканнар Тәбәнәк кенә калкулыкның батынкы төшеннән югарыга таба ургылып су бәреп тора. Салкын чишмә сыман, Пешәлек чишмәсе, Изгеләр чишмәсе сыман челтерәп акмый—бәреп, ургылып чыга, күп булып, көчле булып чыга. Мондый могҗизадан аерылып, күзне алып булмый. Бәрдәшә чишмәсе кешедә илаһи дәрт, омтылыш һәм соклану хисе тудыра.

Чишмәләр, таулар белән бергә туган якның юкәләрен дә искә төшермәсәм. алар мина үпкәләрләр сыман. Безнен Сакат тавы. Очлы тау тоташ юкә урманнары белән капланган. Юкә йомшак, нәфис, шигъри агач. Юкә чәчкә аткан чакта анын хуш исе бөтен дөньяга тарала. Кояшлы көннәрдә юкә урманы гү-ү итеп тора. Бал
кортлары ашыгып бал җыялар.

Авылга кайткан саен мин урманнарда, әрәмәләрдә, чишмә буйларында йөрим Үзем генә. Уйланып, күккә, болытларга карап, битне талгын җилгә куеп. Олы Пешәлек чокыры башланган җирдә, Таш амбар чокыры дигән сүз миндә һәрвакыт сорау тудыра. Анда беркайчан бернинди таш амбар булмаган Ишеткәнем юк. Таш амбар чокыры турында шундый риваять сөйләнә Шундагы юан чыршыга, имеш, бастырык юанлыгы җылан уралган. Жылан кешеләрне ашый торган булган Бер вакыт кара болыт чыккан да, әлеге җыланны чыршысы-ние белән күтәреп алып киткән. Болыт чыршыны, имеш, төбе-тамыры белән йолкып алган. Каян килгән бу риваять, кем уйлап чыгарган аны?

Аннары шул чокыр буенда, калкулык битендә тип-тигез булып кин генә юл сыман нәрсә сузыла. Нинди тигез эзләр алар? Кайчандыр Марстан кешеләр төшкәнме безнен басуларга, әллә, киресенчә, безнен жирдән күккә ракеталар күтәрелгәнме? Ләкин ул җирләрне безнен бабайлар моннан йөз ел чамасы элек кенә ачканнар бит

Менә шунда утраусыман кечкенә калкулыкта кояш кыздырганда рәхәтләнеп сузылып улән арасында ятканым бар Күк аяз. җир өсте җылы, йомшак. Үлән сабаклары буйлап вак бөҗәкләр йөгереп йөри. Туктаусыз чикерткәләр чәкелди “Менә шунда ятар идем мин Мәнгегә Туган җирдә” дип уйлаганым бар Аннан сон Салкын чишмә өстендәге калкулыкта. Кортбакча җирендә дә үземә мәнгелек урын сайлап хыялланганым бар Минем өстә таш торачак, ташка. "Бу дөньяда мин дә булдым" дигән сүзләр язылган, имеш.

Беләм, сабыйларча хыял. Жәиге көндә басу өстендә тирбәлгән рәшәләй йөгәнсез, тотрыксыз хыял Беләм, чынбарлык безнен ише хыялыйларны яратып җиткерми Ләкин шунсы да хак: без барыбер җирдә яшәдек Егылсак та. абынсак та торып бастык, йөгереп киттек Без сокланып җирне яраттык, җирнен-күкнен. чишмәләрнең гүзәллеген яраттык. Безнен яратуны, безнен әрнүләрне, күз яшьләрен оныту мөмкин түгел. Сабый чакнын шигъриятен, иртәнге якта күгәрчен гөрләвен һәм коеп яуган яшенле янгырларны онытып булмаган кебек, оныту мөмкин түгел

  1. Беренче мәхәббәт

Беренче мәхәббәт. Беренче ярату Беренче шигырь чын шигырь булмаган кебек, беренче мәхәббәтне дә чын мәхәббәт дип әйтеп булмыйдыр, күрәсең. Беренче мәхәббәт, беренче ярату Тумыштан бирелгән чир шикелле, әледән-але искә төшеп, эчне тырнап, бимазалап тора.

Мин әле дә анын исемен авыз тутырып әйтергә, акка кара белән язарга кыенсынам Ул исемдә сихри коч бар Мин аны яраттым дип әйтә алмыйм, ошады дип кенә дә әйтәсем килми. Беренчеме, икенчеме класста укыганда минем ана күзем төште Анын янында мин үземне уңайсыз сизәм Анын нурлы йөзенә, пәрдәле йөзенә тутырып карарга куркам сыман Ләкин ул якында булганда мина һәрвакыт күнелле. Аңа бары читтән генә, үзе сина карамаганда гына карарга була кебек Аның тавышын ишетсәм мин тетрәнеп китәм. ялгыш кына анын белән күзгә-күз очрашам икән, никтер оялам, кызарып чыгам

Кичләрен аларнын ое яныннан узганда шундый рәхәт' Кич. караңгыда алар ягына курыкмыйча карый алам. Читтән авылга кайтып кергәндә иң элек шулар ягына күз ташлыйм Анда мине һәрвакыт үзенә тартып торучы ниндидер коч бар кебек

Ул инде күптән кияүдә. Балалары бар, балаларының балалары бар Авылда чакта мин әле дә алар яныннан тыныч кына, гамьсез генә үтеп китә алмыйм Кайчагында без болай гына очрашабыз, исәнлек-саулык сорашабыз һәм тизрәк аерылып китәргә тырышабыз.

Аны белмим, мин үзем шулай Урамнан узганда, чыршылыктан узып барганда кайчагында мин анын бакчага, ишегалга чыккан чагын күреп калам Нинди генә киемдә, нинди генә хәлдә булмасын, ул һәрвакыт серле һәм күркәм

Шигырь язарга өйрәтмә!ән кебек, безне яратырга да өйрәтмәделәр Без ничектер барысына да үзебез өйрәндек. Белсәк тә. белмәсәк гә. яндык-көйдек, авыз-борын канаттык Алны-артны карамыйчарак барганда, таеп китеп, хәтта боны суга да барып төштек Барысы да булды Әрнү дә. сагыш та. үкенү дә. бәхеттән исереп күккә ашулар да. Канаты сынган кош кебек җирлә аунап, бәргәләнеп ягулар да.

 

"Беренче мәхәббәт” бер генә булмады.

Унны бетергән елны көтмәгәндә шундый бер “мәхәббәт” булып алды. Июль ае, ахрысы. Жәйнен җылы, матур чагы. Мәктәп ишегалдына Зәкия килеп керде. Зәкия—Жобанай кызы Яңавылнын Эткенәвыл ягын шулай Жобанай диләр. Элек аерым авыл булган. Хәзер инде Янавыл белән кушылып. Ходайбирдин урамына әйләнеп калган.

Зәкия миннән өч-дүрт яшькә олырак. Мәктәпне дә элегрәк бетергән. Казанга китеп, университетның тарих-филология факультетына укырга кергән. Мин унны бетергән елны ул өченче курсны бетереп кайткан иде. Ак йөзле, чибәр, елмаеп кына сөйләшә.

Килеп керде бу. Мине күрде дә, күптәнге дусты кебек, якын итеп сөйләшә дә башлады. Мин аны элек тә белә идем, ләкин олырак булганга алар безгә буй җитмәстәй чибәрләр булып тоела торганнар иде. Бу юлы без ничектер җиңел генә якынаеп киттек кебек. Ул мина Казан турында, университет турында, язучылар, артистлар турында сөйли. Исем китеп тыңлыйм. Мин бит үзем быел университетка, Зәкия укыган факультетка барырга җыенам. Зәкия мине дәртләндерә, имтиханнардан курыкма, анда шигырь язучыларны бик теләп алалар, ди. Хәтта шунысы да булды, ничектер җай туры китереп ул миңа "Синен тавышын Фәхри Насретдинов тавышына охшаган", диде. Фәхри Насретдиновны мин ишетеп тә белмим. Хәер, аны шул ишетеп-тыңлап белергә кирәк тә инде. Ләкин мин аны беренче мәртәбә шул Зәкия авызыннан ишеттем бугай.

Үземнен Фәхри Насретдиновка охшавыма артык исем китмәсә дә, Зәкия белән очрашулардан, сөйләшүләрдән соң минем тәмам йокым качты. Мин инде хәзер Казан, университет дип түгел, бары Зәкия дип кенә хыялланам. Ул да, билгеле, сизми калмагандыр. Ара якынайганнан якыная, тик барыбер уртада биек койма кала бирә. Көн дә шулай очрашабыз, сөйләшәбез. Беркөнне җыенып без Бүә буйга карагатка киттек. Хәзер инде мин сөйлим. Бүә буйнын Янавыл ягындагы әрәмәләрен, сазлыкларын мин биш бармагымны белгән кебек беләм. Ул көнне без бидрәләрне тутырып карагат җыйдык. Иң ахырда Бүәнен кичүгә якын бер аулак төшенә килеп су кердек.

Булды андый хәлләр. Мин инде үземне чын-чынлап бәхетле итеп сизә башладым. Дөрес, бәхетнен мөмкинлегенә әле бик үк ышанып та җитә алмыйм. Шулай да мин исерек кебек—әйле-шәйле. Ул арада миңа Казанга китәргә вакыт та җитте. Зәкиягә әле иртәрәк. Ул мине Янавылдан озатып җибәрергә, Казанга баргач очрашырга сүз бирде.

Казанга китәргә бер көн кала, ахрысы, артык кыюланып, әрсезләнеп мин Зәкияләрнен өенә киттем. Никтер күренми башлады ул соңгы көннәрдә. Капкаларын ачып кына кергән идем, каршыма Зәкиянең әтәсе килеп житге. Йөзе усал. Бу мине куалап чыгаргандай чыгарды Зәкиянен инәсе дә, туганнары да юк, әтәсе белән икәүдән-икәү генә торып яталар. Соңыннан беленде—сонгы көннәрдә бу кызын өйдән чыгармаган, минем белән очрашудан тыйган икән.

Шулай да Зәкия мине озатырга килде. Минем янадан күңел күтәрелеп китте. Кайчагында үзеңне бәхетле итеп тою өчен әлләни күп тә кирәкми бит Казанга бәхет эзләп барсам да, мин инде күпмедер дәрәҗәдә бәхетле идем.

Казанда мин тарих-филология факультетының татар бүлегенә кердем. Геология факультеты бинасының болындай бер бүлмәсендә торырга урын бирделәр. Укулар башланып, бераз җайлашкач, мин беркөнне Зәкияне эзләп киттем. Ул шәһәр читендәге икенче бер тулай торакта тора булырга тиеш Адресын беләм, юлны беләм Таптым. Зәкия мине гадәттәгечә бик ягымлы йөз белән каршы алды. Бүлмәләре кечкенә, җыйнак. Без барлыгы иллеләп кеше торабыз бер бүлмәдә, болар—дүртәү Чишенгәндә әйтте бу пышылдап кына: "Татар бүлегендә укыганыңны әйтмә, физматта укыйм дип әйт”—диде.

Мин берни җавап кайтара алмадым Өскә кинәт салкын су койгандай булды Ул кичне мин Зәкия белән дә, анын бүлмәдәш кызлары белән дә рәтләп берни сөйләшмәдем. Әдәп саклап бераз гына утырдым да, авыр, газаплы бер тойгы белән үзебезгә кайтып киттем. Шуннан сон беркайчан Зәкияләр бүлмәсенә аяк басмадым.

  1. Җир

Борынгы кеше жирне анага тиңләгән Ана кебек үк жир тудыручы һәм туйдыручы исәпләнелгән Жирнен тудыручы һәм туйдыручы булуы турындагы фикер миллион еллар буенча кеше аңында сакланып калган Шул нигездә кешенен җиргә, яшәүгә, үлемгә карата булган карашлары, ышанычлары формалашкан Җиргә кагылышлы һәр эш-хәрәкәт жир-ананын тынычлыгын боза дип уйланылган Шу на күрә жирнен күнелен күрү өчен ана багышлап корбан биргәннәр, хәер-садака биргәннәр Бу бигрәк тә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан булган. Жирне сөрү, жиргә орлык чәчү, урунын изгелеген кеше бер генә минутка да исеннән чыгармаган Ашарга утырган саен—иртә дә, кич тә кеше жиргә, тауга, калкулыкларга үз табыныннан өлеш чыгара торган булган,

Монысы—этнография. Жирнен тарихы да бар Бай һәм куркыныч тарихы бар Үзара сугышлар, талашлар, яулап алулар, халыкларның авыл-шәһәрләрнең юкка чыгуы, кырылуы, яндырылуы. Барысы да жир өчен Жир ул изге ана гына түгел, ин кадерле, ин җайлы яшәү урыны да Жир кешене туйдыра. Жир кешене яшәтә һәм ана үзен хужа итеп, хаким итеп тоярга тулы мөмкинлек бирә

Авыл кешесе элек үзен җирдән башка күз алдына китермәгән дә Җирсез кеше- беткән кеше, йортсыз, хокуксыз кеше Янтык басуларын, әйткәнемчә, һәркем үзе ачкан Басулар, болыннар, әрәмәләр кешегә икеләтә-өчләтә якын, кадерле булган Шуңа күрә дә ул аңа теше-тырнагы белән ябышып яткан Шуна күрә дә ул үз жирен башкаларга бирергә дә теләмәгән. Элегрәк бер карыш жир өчен дә, болын, әрәмә өчен дә күрше белән күрше, авыл белән авыл арасында ызгыш-талашлар, хәтта балта-пычак күтәреп кан коюлар булган.

Игенченең жиргә карата булган мәңгелек һәм даими карашы колхозлашу елларында үзгәрә башлады “Минеке" урынына "безнеке" өскә чыкты "Минске" фәлсәфәсеннән баш тартырга теләмәгән бик күп аңгыралар җирсез дә. башсыз да калдылар Аларны, тирес урынына ашлама итеп, менәрләп. йөз меңәрләп, миллионлап жир куенына тутырдылар Бала вакытта без моны күреп-белеп, ишетеп үстек.

“Безнеке" өскә чыкты. "Безнеке" белән бергә авылларда исән калган һәртөрле ялкаулар, икеле-микелеләр, яраклашучылар һәм сукырлар өскә чыкты Күпмедер вакытка”безнеке" тантана итте

Ләкин “безнеке” җиңүче булганда да чыңлыкта анын күңелендә “минеке" шайтаны калды. Мин белгәндә инде авылда. колхозда “безнеке" фәлсәфәсе шактый көчле иде. Басулар—безнеке, болыннар—безнеке, урманнар—безнеке Чишмәләр, елгалар—шулай ук безнеке "Безнеке" ул чикләре билгеле булмаган таркау-тарау нәрсә түгел “Безнеке"нен чикләре ап-ачык Яна Уртавылнын яисә Янтыкнын дүрт ягындагы барлык җирләр— Очкын" колхозыныкы Колхозда дүрт бригада һәр бригаданың үз җирләре, үз басулары, үз болыннары һәр бригада бер “мин" булып үз җирен эшкәртә—сөрә, чәчә, ура, суга

Сугышка кадәр, утызынчы-кырыгынчы елларда колхозчылар чын-чынлап дәртләнеп, тырышып эшләделәр һич югы ул вакытта мина, минем кебекләргә шулай тоелды Билгеле, ул чакта да ялкаулар, салгашучылар, читкә каеручылар булгандыр Ләкин күпчелек бердәм һәм эшчән булды Сугыш еллары авыл халкын тагын да ныграк туплый төште Китапларда, гәзитләрдә языла торган коллективизм аңы югары ноктасына җитте

Төзәтеп булмаслык үзгәрешләр сугыштан сон. җиңүдән сон башланды Җирдә туган, җирдә аунап үскән, көн-төн ашлык үстерү белән шөгыльләнгән кеше, ниһаять, үзенең кол икәнлегенә төшенде. Кол тырышып эшләсен өчен тамагы туярлык булса да анын ашарына-эчәренә биргәннәр Сугыштан сонгы колхоз игенченен җанын асрарлык та туйдыра алмады Күз алдында жирнен кадере китте, жирнен кыйммәте, изгелеге юкка чыкты.

Колхозлашу елларында Янтыкнын Нуримохәммәт яисә Нуркай дигән кешесе Бүә буеннан төпләп карагат алып кайта. Бәләкәй тау астында, чишмәле бер калкулык буенда җиләк җимеш бакчасына нигез сала. Элегрәк безнең якларда җиләк карагат бакчасы белән беркем кызыксынмый -җиләге дә. карагаты да барысы да аяк астында гына чөнки Кайсы әрәмәгә кермә.-кура җиләк, карагат, чикләвек Нуркай карт
әкренләп сортлы карагатлар, җиләкләр, алмалар утырта. Монын өчен ерактагы авылларга барып йөри. Елдан-ел бакча зурая, бакча бөтен авылның, бөтен тирә- якның горурлыгына әверелә. Бакчада баштарак Нуркай карт үзенен корткасы белән генә эшли, сонга таба колхоз аерым бакчачылар бригадасы оештыра. Ул елларда шундый ук бакчалар күрше Уразыда. "Юлдаш" колхозында була. Сугыштан сон Вәрәштә. башка авылларда да жиләк-жимеш бакчалары барлыкка килә. Нуркай карт бакча үстереп кенә калмый—Янтыкнын бер очыннан икенче очына тал утыртып чыга. Нуркай карт үлгәч тә бакчаны онытмыйлар. Бакча жире елдан-ел кинәя, эшчеләре арта, язгы-көзге эшләрдә механизация кулланыла башлый. Бакча ел да зур табыш бирә. Нуркай бакчасы тәэсирендә, ярдәмендә авылда өй янында кешеләрнең үз бакчалары барлыкка килә.

Алтмышынчы-житмешенче елларга кадәр әлеге бакчалар шулай шаулап-гөрләп утырдылар да. әкренләп сүнә башладылар. Ин элек Уразы бакчасы корыды, аннан Вәрәш бакчасының рәте китте. Ин ныгы, ин зурысы Янтык бакчасы иде. Анын да кызыгы калмады. Ин күнелсезе шул. жиләк-имеш бакчалары белән бергә тирә-якта күп кенә кортбакчалар юкка чыкты. Илленче елларда бөтен илдә урман утырту башланды. "Көндәлек" урман утырту ул һәр елны була. Урманчылар әле берәр кашлак урынга, әле шунда берәр чокыр буена агач утыртып куялар. Күпмедер вакыттан соң ямьләнеп урман күтәрелә башлый, үсеп китә. Илленче елларда утыртылган урман башкачарак булды. Кемдер исбат иткән—бөтен ил буенча урман утыртып чыксаң, басуларны коры жилләрдән саклап булачак һәм игеннәр, имеш, каерылып уначак.

Урманның кешегә һәрьяклап файдасы булуы күптән мәгълүм. Ләкин урман утыртып кына ашлык үстереп булуына мин элек тә ышанмадым, хәзер дә ышанмыйм. Бөтенләй урмансыз-нисезтип-тигез далада монын. бәлки, әзме-күпме файдасы бардыр. Әммә болай да урманлы, әрәмәле һәм таулы-ташлы безнең якта урман утыртуның игенчелеккә сукыр бер тиен дә файдасы булмады дип уйлыйм.

Бездә, әйткәнемчә урман үстереп түгел, урман ачып, урман яндырып иген иккәннәр.

Ни булса булды—утырттылар бездә урманны. Ярты километр, бер километр чамасы аралыкларга туп-туры итеп тар гына урман утырттылар. Безнен Пулат якта яна агач утыртылган жирдә элек Озын әрәмә. Түгәрәк әрәмә. Бәләкәй әрәмә дип аталган чикләвек әрәмәләре бар иде. Әрәмәләр төпләнде. Янәсе, элеккечә жир ачалар. Хәзер шунда төньяктан көньякка таба тар гына каенлык сузыла.

Авылга кайткач, бала вакытта чикләвек жыйган әрәмәләрне сагынып. Пулат якка барып чыгам да. басу уртасына салып куелган ниндидер мәгънәсез коймага барып төртелгән кебек, шул каенлыкка барып төртеләм. Каенлык арасы шыр ачык. Монда һәрвакыт жил сызгырып тора. Усал җилләрне ничек итеп тотадыр ул каенлык, һич аңлый алмыйм. Минем өчен каен утын буларак кына яхшы. Дөрес, каеннын миллеге, себеркесе дә була, тузы да була. Ләкин урман каены шыксыз, күләгәсез. Каенга кош та кунмый. Кемнәргәдер ияреп безнен шагыйрьләр каенны мактасалар да. безнен халык беркайчан каенны якын күрмәгән. “Каен" белән “кайгы" тиңдәш мәгънәле сүз итеп каралган. Каенны элек ишегалга кертмәгәннәр. Янтыкта безнен ишегалда. чыршылар арасында бер каен кысылып үскән иде. Мин югында инәкәй түзмәгән, шул каенны кисеп ташлаган.

Әрәмәләрне төпләү берничә ел буена дәвам итте. Авылга кайчан кайтма, әле бер әрәмә төпләнгән, әле икенчесе төпләнгән. Кайткан саен йөрәк кысылып куя. Без чикләвек, шомырт, балан, җиләк жыйган әрәмәләр шулай күз алдында юкка чыкты. Элекке кеше аларны юкка гына калдырмаган булган—тирә-як матур булсын өчен, балаларга чикләвек, шомырт-балан җыярга мөмкинлек булсын өчен калдырган. Колхоз-совхоз әлеге әрәмәләрне төпләп күпме файда алгандыр, әйтә алмыйм. Ләкин зыянын әйтергә була. Әрәмәләрне генә түгел, авыл кешесенең—балаларның, карт- корының шатлыгын, күнел куанычын да төпләгәннәр алар. Балалар хәзер авылда җиләккә, чикләвеккә йөрмиләр, магазиннан алып кайтканны көтеп яталар. Өйдә. Телевизор каршында. Хәлсез атларга булышка тракторлар, автомашиналар күпләп кайта башлагач без ул чакта сөенеп бетә алмадык. Болай булгач эшләр китә җайга! Тракторлар, автомашиналар белән бергә авылга электр, радио керә башлады, телевизор килде. Авылда кемнәрдер өмет иткән культуралы тормыш башланды.
Къфмл алып караганда, тракторы да, башкасы да яхшы нәрсәләр. Ләкин конкрет авылга, кешегә, аеруча жиргә. тәбигатькә кагылышлы рәвештә алганда, яналыкнын кире яклары да аз булмады

Телевизор баганасын Сакат тавы өстенә утыртып куйдылар. Тимер багана янында урман киселде Монысы әле анын әлләни түгел. Ерактан караганда ул тимер багана бөтен Сакат тавынын. бөтен тирә-якнын күренешен ямьсезләп тора. Берничә елдан безнен якларда да нефть чыгара башладылар Нефтьчеләр килү белән жирнен асты өскә әйләнә башлады Ачык басулар өстеннән, карурманнар, калкулыклар өстеннән озын-озын атлап шөкәтсез бетон баганалар тезелеп китте Салмак чыбыкларын салындырып, тимер көянтәләрен жәеп утырган жирнен өстен теләсә каян атлап чыгып, табигатьне, яшеллекне, гүзәллекне челтәрләп бетерделәр Болыннарда, юл буйларында ауган бетон баганаларга, өзелгән, укмашып беткән чыбык төргәкләренә, резин, тимер, пыяла калдыкларына хәзер инде беркем игътибар итми

Янавылдан Янтыкка, Янтыктан Пулат. Вайжады. Байсар якларына кин юл салынды. Юл яхшы, такыр, туры. Машиналар батып ятарлык түгел. Авыл уртасына да юл салдылар. Монысы да начар түгел Ләкин юл салганда бульдозерлар туп- туры авыл уртасындагы, урман читендәге калкулыкларны, чишмә буйларын уртага, юлга төртеп кенә төшерделәр. Өске катламы болай да юка гына булган жирнен өсте шәрәләнеп калды. Кызыл балчык катламы астыннан кайбер төштә моннан миллион еллар элек формалашкан таш катламнары килеп чыкты Язын-көзен һәм жәйге янгыр вакытларында яна яралар өстеннән шаулап су ага. Ләкин жир ярасы, шәрә чокыр-чакыр беркемне кызыксындырмый

Сиксәненче еллар башында, ахрысы, сугару дигән нәрсә турында сүз китте Сугару белән кеше гомер-гомергә шөгелләнгән Кайбер җирләрдә бары сугару ысулы белән генә иген игәләр. Безнен якта да. югарыдан килгән күрсәтмә нигезендә, сугару эше башлана. Безнен очта. Олы Пешәлек белән Бәләкәй Пешелек арасында елганы буып, буа ясамакчы булалар. Буа бик биек, кин итеп өелә Буа уртасына, артык суны агызу өчен, гидротехник җайланма ясала. Буанын ике ягыннан да басулар башлана. Басулар тигез түгел—буадан ераклаша барган саен үргә таба күтәрелә бара. Ике яктагы басунын да җирләре әрлән балчыгы кебек, ягъни уңдырышсыз Проектта каралганча, буадан ике якка да сугару торбалары сузылырга тиеш була. Проектчылар безнен Пешәлек янына килеп тә карамаганнардыр. күрәсен. Мәскәүдә йә Ленинградта торып сызгалап биргәннәрдер Эшчеләре ерактагы Әрмәнстаннан килгән әрмәннәр була

Буага, шул тирәдәге яр буйларын кимереп, зур-зур машиналар белән балчык өйделәр Буа урынында элек бер гектар чамасы уңдырышлы түбән жир бар иде Анда иң корылыклы елларда да каерылып ашлык үсте Шул уңдырышлы үзәнне тракторлар изеп, автол, солидол түгеп, берни үсмәс хәлгә китерделәр Анда—Буа артында төрле ватык техника, трослар, кабельләр аунап калды Басуга сузыласы торбалар сузылмады. Алар да шунда өем-өем булып тутыгып ята. Эшчеләр исә эшләдек дип отчет бирделәр, кесә тутырып акча алдылар да. алардан җилләр исте

Файдасы ни? Жәй коне буада балалар су керәләр, су өстендә кахзар. үрдәкләр йөзеп йөри Пулат якка яна торба сузганнар, ахрысы—буадан килгән су белән анда бер су сиптергеч көне буе клевер басуына су сиптерә Бер елны буа ерылып киткән Аны төзәткәннәр Буадагы су акрынлап саега бара, чөнки төпкә ләм утыра Бу балчык буа ярты миллион чамасына төшкән Кем түләр ул ярты миллионны1 Жир түләмәячәк—ансы көн кебек ачык. Нефтьнең ничек чыкканын мин беренче мәртәбә Күчтәвыл басуында. Бәрдәшә чишмәсен карарга баргач күрдем. Басу уртасында, калкулык битендә кара майга буялып беткән тимер насоснын тимер чыбыгы җиргә батырылган торба эченә төшә дә менә, төшә дә менә. Шунда ук электр моторы эшләп утыра. Жир өстеннән каядыр еракка торба сузылган Насос жирнен канын суыра. Кан кап-кара. майлы—елкылдап тора Шул кадәр тирәннән кара май. кара кан суырып чыгару үзе бер могҗиза Ләкин могҗизаның тирә-ягы карарлык га түгел. Кап-кара. пычрак Үләннәр кап-кара. чичкәләр кап-кара. жир өсте кап-кара. Язгы-көзге сулар белән шул гүбән агып төшә, чишмәләргә, елгаларга эләгә Бер биолог әйтте жиргә төшкән нефть табы үзеннән үзе утыз елсыз бирми, диде

Без гомергә гашыйк булган, безне иркәләп, саклап, туйдырып үстергән Бүә
буйларын хәзер танырлык та түгел. Бүә суы кайчагында пычрак канализация суын хәтерләтә. Бүәдә хәзер су керүче күренми. Бүәне астан Карман турысында бетон белән буып куйдылар. ГРЭС төзеделәр. Су күтәрелде. Болыннар, әрәмәләр су астында калды. Безнен Очлы тау буендагы болыннарга чаклы күтәрелгән диләр Очлы тау астындагы кичү турысында калкурак урында Янавылнын аэропортыннан килеп, "безнеке" булмаган ниндидер чит кешеләр дачалар корганнар. Анда алар этләр белән, каравылчылар белән яшәп яталар ди. дачага, имеш, вертолет белән гәнә киләләр ди. Сугыш елларында немец оккупациясе турында куркып, шомланып сөйләгән кебек, авыл халкы шул турыда зур сер итеп сөйли.

Кайткан саен авылда зур үзгәрешләр күреп тан каласын. Һәр үзгәреш, һәр яңалык күнелдә тирән эз калдыра. Элегрәк мин тышка чыгып елга аръягындагы чыршылыкка карап утырырга ярата торган идем. Анда һәрвакыт бала-чага чыр-чуы ишетелә. Безнен Бушкилде очында гына да алар унлап-унбишләп. Безнен малай чактагы кебек алар да качышлы уйныйлар, кычкыралар, бер-берсен хәрәмләшүдә гаепләп, чәте-чәте тиргәшеп алалар Кайчагында берәрсенен жылаган тавышы ишетелеп китә. Кызык. Күнелле. Жанын-тәнен белән ял итеп, рухланып утырасың Шул чагында туган жир—баш өстендәге болытлар, ерактагы күксел Очлы тау шәүләсе, чикерткәләр сайравы искиткеч якын булып тоела.

Житмешенче елларда балалар чыр-чуы ишетелми башлады Кош кунмаган агачтан да шыксызрак берни юк. Балалар тавышы ишетелмәсә бөтен тирә-як шулай тоела башлый. Шыксызлык, бушлык эчне тырный, күнелне кимерә. Артыннан үкчәнә басып шау-шулы балалар килмәгәч, дөньяда яшисе килми башлый.

Нефтьчеләр безнең яннан гына, жир астыннан, елга аша юан торба суздылар. Безнең ындыр артта гына Кортбакча янындагы җирдә трансформатор будкасы корылды. Нефть торбасына янәшә генә югары көчәнешле электр линиясе үтә. Безнең чыршылыктагы өйдән ике йөз-өч йөз метр чамасы ераклыкта бер елны таштан-бетоннан ниндидер корылма сала башладылар. 1984 елны кайткач, мин Агай әрәмәсе чокыр буйларын карап кайтканда әлеге корылмага читтән генә күз ташлап үттем. Янына барасым килмәде. Совхозның машина-трактор мастерскойлары шунда күчәчәк имеш. Авылдан, әрәмәдән, чишмәләрдән чак кына читкәрәк салырга беркемнең башына килмәгән. Хәер, анын планын да Янтыкның үзендә түгел, Уфада яисә Мәскәүдә ясаган булырга мөмкиннәр.

Бер елдан сон инәкәйнең елын уздырырга кайттым. Кайтсам, тагын яналык Безнен яннан гына уза торган нефть торбасы шартлаган да. жир өстенә нефть бәреп чыккан Кара кан ызаннар, буразналар буйлап түбән таба агып килгән, безнен яндагы чокырга ук килеп җиткән. Ярый әле вакытында күреп-сизеп алганнар—нефть чишмәсенең юлын бүлү өчен Салкын чишмә чокырын буганнар. Ашык-пошык. Бульдозерлар белән Яшел чирәм каплаган менәр еллык яр өстен ерттырганнар да. аска этеп төшергәннәр Якындагы төз. юан чыршыларны кисеп аударганнар. Салкын чишмә чокырында—без уйнап үскән, бозау куып, чыбык-чабык җыеп үскән, үзебезнең өйнең ашалып беткән идән такталары кебек, өй янындагы сукмаклар кебек үк якын һәм кадерле булган чокыр эчендә ямьсез, иләмсез, котсыз буа хасил булган. Буа алдында нефть таплары белән пычранган яшкелт су жыелып ята. Буага тимер торбалар салып калдырганнар, үзле, юеш балчык күбеп, яргаланып беткән

Буа артындагы салкын чишмә—ничә еллар буе көн-төн челтерәп, сөйләнеп яткан шигъри чишмәбез мәнге тынып калган. Юк. бөтенләй үк тынмаган. Саркып, күз яшьләре кебек, тамчылап тора Коесына бидрә тыгып чумырып алалар да. икенче бидрә алганчы тонганын көтеп торалар. Сахрадагы кебек, ком чүлендәге кебек.

Нуркай карт сыман мин дә Салкын чишмә буйларына алтмышынчы елларда таллар утыртып чыккан идем. Таллар яхшы гына үсеп китте. Ләкин чишмә чокыры елдан-ел тирәнәйде. Яр ишелеп, жир җимерелеп, чишмәләр коруын инде без утырткан тал тамырлары гына тотып торырлык түгел. Җиргә булган барлык хокукларыннан, диненнән, өмет һәм ышанычыннан мәхрүм кеше, әйтерсен. карт анасыннан ярсып-ярсып үч ала. Жир хәзер "минеке" дә түгел, "безнеке" дә түгел Ләкин, карт булса да. тапталган, мәсхәрәләнгән булса да. безне һаман жир тудыра, жир туйдыра. Безнен башка анабыз юк. Була да алмый.

26 апрель, 1988 ел.