Логотип Казан Утлары
Драма

АБАГА АЛМАСЫ АЧЫ БУЛА

(ИКЕ ПӘРДӘДӘ)

КАТНАШАЛАР:

Насыйбулл а—беренче күренешләрдә 86 яшьлек авыл карты.

А й б у л а т—яшь журналист.

Гөли я—Насыйбулланың хатыны.

Т а х а у—Насыйбулланың яшьтәше.

Локма н—авыл советы рәисе.

Большой Татар и н—ата карак, 40 яшьләрдә.

К о м а р и к—Большой Татаринның уң кулы, 25 яшьләрдә.

Низа м—сәяси тоткын.

Гестапочы

Н К В Д ч ы

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

  1. күренеш

2005 елның апреле. Насыйбулланың өе Ялгыз карт өендә мөмкин булган чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Өйдә кирәкле әйберләр генә, артык берни дә юк. 70нче елларда чыккан аклы-каралы «Рекорд» телевизорының экраны махсус жәймә белән каплап куелган. Насыйбулла өстәл янындарак идәннән чәшке ва­тыклары җыя.

 

Насыйбулла. Лаврентий! Әй, син, жүнсез, жүнсез! Кем ватты чәшкене, ә? Кем аны өстәлдән бәреп төшерде? Кая качтын, явыз?!

Локман килеп керә.

Локман. Исәнме, Насыйбулла абзый!

Насыйбулла Локманны ишетми.

Насыйбулла. Кая качтың син, оятсыз, ә? Лаврентий, дим!

 

Равил САБЫР (1974)- прозаик, драматург, публицист; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Чаллыда яши.

 

Локман. Ишетми инде бу. чукрак тәре! Насыйбулла абзый!

Насыйбулла. Лаврентий!

Локман авыр сулап резин итекләрен сала башлый

Шулчак Насыйбулла борылып Лок­манны күреп ала.

Н а с ы й б у л л а. Ә. Локман, син­мени әле бу? Минәйтәм, каяндыр килә инде песинен тавышы. Өстәлдән чәшке­не бәреп төшерде дә качты, ләгънәт.

Локман. Әйе, песи йөргәнен ишетәсеңдер инде әллә кая! (Ике кул биреп күрешәләр )

Насыйбулла. Нәрсә дисен?

Локман (Насыйбулланың ко­лагына кычкырып). Хәлләрен ничек, авырмыйсынмы, дим?

Н а с ы й б у л л а. Не даждутись. дип әйткән ди бер жәбрәй

Локман. Үләсе килми үзенен бер дә, нанимаешь!

Насыйбулла. Нәрсә дисен?

Локман (тагын колагына иелеп). Синең хәлләр әйбәт булгач, без бик шат. дим. Син бит хәзер авылның ин знаме­нитый кешесе! Әнә Казаннар кызыксына башлаган үзен белән, нанимаешь! Синен янга киләләр иртәгә. (Тураеп басып һәм тавышын әкренәйтә төшеп.) Тагын берничә ел паспорт алмый йөрсән, әллә кайлардан килерләр иле әле

Насыйбулла (курка калып) Кем килә?

Локман. «Идел таңнары» газета­сыннан корреспондент килә

Н а с ы й б у л л а. Ни кирәк ана?

Локман. Син кирәк.

Насыйбулла. Нигә?

Локман. Гәжиткә язарга инде, нигә булсын

Насыйбулла. Килмәсен дә, йөрмәсен дә! Кирәк түгел!

Локман. Сина бернәрсә дә кирәк түгел инде.

Насыйбулла. Нәрсә дисең"’

Локман (колагына тагын да кычкырыбрак) Замглавы Лариса Мир- загитовна ы зван ит итте. Иртәгә кор­респондент килә сезгә, ди Насыйбулла абзыйны да әзерләп куегыз, үзегез дә әйбәтләп әзерләнегез, диде

Насыйбулла. Ничек инде. На­сыйбулла абзыйны әзерләп куегыз?

Локман. Кем белсен инде аны- кын9' Артык сүз сөйләшмәгез, дип әй­түедер инде.

Насыйбулла. Нинди артык сүз9 Мин бернинди сүз дә белмим. Хә­тер дә юк хәзер, колак та ишетми Чәй эчәсеңме9

Локман Әйдә, яса берне. (Өстәл янына килеп утыра.)

Насыйбулла, Локманга чәй ясап бир­гәч. өстәлгә кечкенә куна куеп, шунын өстендә инде искергән, катып беткән арыш ипиен зур авырлык белән кисә башлый.

Локман Катып беткән бит инде ипиен! Монын белән кадак кагып була бит, нанимаешь!

Насыйбулла Кая кадак кагасы бар. дисен?

Локман Ипиен искергән, дим. ипиен! Көн саен кайта бит кибеткә ипи' Ник ысвижыен барып алмыйсын9

Насыйбулла (ачуланып). Сез генә ул ипине абзарыгыздагы чучкаларга ашатасыз! Мин. бик беләсең килсә, ел­лар буе хыялландым, шушы кара ипине туйганчы бер ашарга иде. дип!

Л о к м а н Әй. ярар ла инде' Кәрү- че. иртәгә, сәгать уникеләрдә, матур киемнәреңне киеп мәктәп сталаваена килсрсен Сыйлап га җибәрербез үзенне шунда.

Насыйбулла Сыйлар-мыйлар кирәкми мина! Беркая да бармыйм!

Локман Шулай диясенне белгән идем инде!

Насыйбулла Нәрсә дисен9

Локман Глава кушты дим, ишетә­сеңме9 Глава' Хужа кушты' Әбизәтелни килергә кирәк! Корреспондент белән очрашу иртәгә, сәгать уникедә, мәктәп сталаваенда. яме.” (Ут сүнә.)

 

  1. күренеш

Шунда ук Карт уйга батып тегендә-монда йөренә Күзе тәрәзәгә төшкәч, ул җанланып китә: кадакларда эленеп торган киемнәре янына килеп кесәләреннән нидер эзли башлый Локман белән Айбулат керәләр

 

Насыйбулла. И-и-и, мин җыен­ганчы килеп тә җиттегез әллә? Ачкычым әллә кая киткән, ләгънәт, табалмыйм.

Локман (борын төбенә). Синме сон инде, ачкыч югалта торган кеше! (Насыйбуллага күрешергә кулларын су­зып.) Исәнме, Насыйбулла абзый! Менә кунак алып килдем әле. Айбулат исемле егет бу. Казаннан, «Идел таннары» гәҗи­теннән сине күрергә дип килгән.

Айбулат. Исәнмесез!

Карт икесе белән дә кул биреп күрешә

Насыйбулла. Беләм мин аны Локман. Кемне? Айбулатнымы?! Насыйбулла. Әйе. Айбулат (аптырап). Каян беләсез? Насыйбулла. Карт дигәч тә инде ул кадәр! Карт булсам да, грамыт- ный мин! Гәҗитләр укыйбыз! (Өстәлдән «Идел таңнарын» кулына алып.) Әле менә сонгы санда гына тагын бер мә- калән чыккан иде.

Айбулат. Ә-ә-ә!

Насыйбулла (Айбулатны үртәп). Менә сиңа мә-ә-ә!

Локман. Без сине, панимешь, мәктәптә өстәлләр әзерләп көтеп уты­рабыз, ә син килергә җыенмагансың да, ахрысы?

Насыйбулла. Җыенган идем җыенуын. Менә матур киемнәремне ки­дем, (кул таягына ишарәләп) таксины да әзерләп куйган идем Ачкычымны табал­мыйм, ләгънәт! Әллә кая гына киткән. Әллә песи апкиткән инде?

Локман (имән бармагын селкеп). Маташтырма!

Айбулат. Йә, ярый. Сөйләшеп алырга иде, Локман абый.

Л о к м а н. Ә без нишлибез?

Айбулат Эш турында сөйләшергә иде дим.

Локман (үпкәләбрәк). Сөйләш соң, сине тыйган кеше юк бит.

Айбулат (Насыйбулланың ко­лагына иелә төшеп). Бабай! Каршы килмәсән, Жинүнен алтмыш еллыгына синең турыда мәкалә язмакчы идек.

Насыйбулла эндәшми.

Айбулат (сүзен нидән башларга белмичә). Сиңа сиксән алты яшь бит, әйеме, Насыйбулла бабай?

Насыйбулла. Әйе. тугызынчы дисәтекне тутырабыз инде тиздән.

А й б у л а т Болай сәламәтлекләр ничек соң?

Насыйбулла. Бер көннәрдә әйт­тем инде мин Локманга, ни даждутись. дип. Тахауга рәхмәт инде! Ул булмаса. әллә кайчан үлгән идем!

Айбулат. Кем сон ул Тахау?

Насыйбулла. Карале, сез нигә бөтенегез дә минем колакка кычкы­расыз?! Мин сезгә сангырау түгел бит! (Көлешәләр.)

Айбулат (Локманга). Кем ул Тахау?

Локман. Күршесе.

Айбулат. Карыймыни бабайны?

Локман. Әйе. карап кына тора!

Насыйбулла. Әйдәгез, утырып сөйләшик. Утырышыгыз, урын тапсагыз. (Утырышалар.) Сора, улым, ни сорый­сын килгән иде?

Айбулат сумкасыннан блокнот белән каләм чыгарып нидер яза башлый.

Язып бетергәч, блокнотны Насый­буллага суза.

А й б ул а т (Локманга). Сорауларны шулай язып бирсәң, яхшырак булыр. Алайса, чыннан да, кешенең колагына кычкыру мәзәк ничектер.

Локман. Менә монысын әйбәт уйлап таптың! Маладис!

Насыйбулла (блокнотта языл­ганны укып бетергәч, ашыкмый гына күзлеген пиджагының түш кесәсенә сала). Әйе, шушы авылныкы мин. Шушында тудым, шушында үстем. (Озын пауза.)

Тахау керә.

Тахау. Исәннәрмесез!

Айбулат. Исәнмесез.

Локман. Сәлам, Тахау абзый!

Айбулат. Ә-ә-ә, сез буласызмыни инде Тахау?

Тахау (курка калып). Нәрсә?! Мина ни булган?

Айбулат. Юк. берни дә бул...

Насыйбулла (Айбулатны бүлде­реп). Әллә йөрәк түзмәде, Тахау?

Тахау. Менә кергән идем әле хәл­ләреңне белергә.

Насыйбулла. Сон кичә утынны мин яткач кына сүндердең бит! Шуннан сон әллә ни үзгәреш булганы юк әле.

Т а х а у. Менә кунак егете бар икән.

Насыйбулла. Карале. Айбулат' Менә Тахаудан гына сораштыр син ми­нем турыда! Ул минем үземә караганда да күбрәк белә!

Т а х а у (Айбулатка). Гафу итегез, сез нинди оешмадан буласыз9

Айбулат. «Идел таннары» газе­тасыннан.

Т а х а у. Алай икә-ә-ән Ярар, чыгыйм әле мин! (Ишеккә таба китә )

Насыйбулла. Бар. бар! Җитешә­сең әле! Почта машинасы ике сәгатьтән генә килә.

Тахау чыгып китә. Айбулат Локманга сораулы караш ташлый.

Локман. Аптырама! Алар икесе шулай үзләре генә анлаган телдә сөйлә­шеп Йөриләр инде!

Айбулат тагын блокнотка сорау язып бирә.

Насыйбулла (күзлеген киеп блокнотта язылганны укып бетергәч, та­гын күзлеген пиджагынын түш кесәсенә сала). Армиягә кадәр калхузда эшләдем Бухалтир пумушнигы идем Кырыгынчы елны армиягә алдылар. Сугыш башлан гач, фронтка җибәрделәр

Айбулат тагын ни әйтәсен дигәндәй карап тора да. бабай эндәшмәгәч, тагын сорау яза башлый.

Локман. Армиягә китмәгән ул. кулга алганнар аны Өйләнгәнен дә әйт­мәде әле бу.

Насыйбулла (блокнотта языл­ганны укыгач, тагын күзлеген пиджагы­нын түш кесәсенә сала) Нинди сугыш ларда катнаштыммы9 Сталинградны алып калдык без. улым!

Айбулат (язганда ишетелер-ише- телмәс кенә итеп Локманга). Пленга эләгүен сорап карыйм әле. сөйләр микән?

Локман Ай-Һай! Бик сирәк кенә, кәефе килгәндә генә сөйли ул аны' Аны сында да. һәрвакыт янача сөйли.

Насыйбулла (сорауны һаман шу­лай озаклап укып һәм күзлеген пиджак кесәсенә салып). Плинга мин Курски өчен сугышканда эләктем. Сталинград­тан сон шунда җибәргәннәр иде Ко­мандир бомбардировка вакытында үлде дә. кайсыбыз кайсы якка таралышып беттек инде шунда. Аннан сон нимесләр берәмләп чүпләделәр безне

Айбулат тагын сорау яза.

Локман Әйттем бит янача сөйли дип! Мина яраланып эләктем, дигән иде, атышып ятканда патроннар бетте, дип тә сөйләгән инде ул.

Насыйбулла (һаман шулай озаклап сөйләп маташа). Гирманиядә мин булмаган каннлагир калмады, улым' Алар анда сугышка алдан әзерләнеп ятканнар инде! Кәлүчий прувылкы белән әйләндереп алганнар, мин сина әйтим' Биеклеге сиялкы тәгәрмәче хәтле' Үзе шундый еш. тыгыз! Аннан кеше түгел, чыпчык та чыгып кача алмый! Ашау начар иде. Хәзер Локман чучкаларын да атай ашатмый

Көлешеп куялар Айбулат тагын сорау яза.

Локман. Каныкты инде шул минем дунгызларга! Мин бит аларны ашарга дип асрамыйм, сатуга! Безнен ике тәнкә зарплатага яшәп булмый бит инде

Насыйбулла (һаман шулай озак сузып) Плиннан үзебезнекеләр коткар­ды кырык биштә. Аннан авылга кайттым да инде, яшәп ягам менә.

Локман. Ничәнче елны кайттын. дип тагын бер сорале. Айбулат

Айбулат тагын сорау яза башлый

Насыйбулла (һаман шулай озак сузып) Юк. берни дә бутамыйм, кырык биштә кайттым

Локман. Җүри маташтыра'

Айбулат. Башлары бугала башла­гандыр инде, сиксән алты яшьтә бит!

Локман Җүри маташтырырга да мужыт ул! Вәт карт төлке' ГУЛАГ турын­да сөйлисе килми!

Айбулат Юктыр. Локман абый'

Локман Американнар азат иткән булырга тиеш аны.

Айбулат. Илле өчтә кайткан, дидең бит әле, әйеме?

Локман. Әйе.

Айбулат тагын сорау яза башлый.

Насыйбулла (һаман шулай озак маташып). Пинсе алам мин! Аны бит хәзер атна саен арттырып торалар! Житә, Аллага шөкер.

Айбулат (Локманга борылып). Чынлап әйтәме ул?

Локман. Чынлап! Калхузда эшләгән өчен пенсия ала ул! Анын сугыш ветераны буларак пенсиясе юк.

Айбулат тагын сорау яза.

Насыйбулла (һаман шулай озак маташып). Сайлауның берсен дә калдырган юк! Һәрберсенә барам. Менә Путин сайлауларында да катнашып кайттым әле.

Айбулат борылып Локманга сораулы караш ташлый.

Локман. Йөри, йөри ул сайлау­ларга!

Айбулат (аптырап). Ничек пас­портсыз тавыш бирә сон ул?

Локман. Әй, авылда сайлау өчен паспорт кирәкми инде!

Айбулат. Карагыз әле, ә сез ничек алай Насыйбулла бабайның паспортсыз яшәвен белмәдегез соң?

Локман. Үзең күреп торасың, ул бит настоящий партизан! Бер сүз дә каерып алып булмый аннан! Үзе не обращался, нанимаешь..

А й б у л а т. Не обращался дип, сез миллион төрле документ төзисез бит! Яр­тысына кешенең паспорт саны кирәк.

Локман. Әйе шул.

Айбулат. Сон шулай булгач, ничек паспорты юк икәнен белмәдегез?

Локман (озын паузадан сон). Яна гына эшли башладым әле мин. Авыл советы рәисе итеп куйгач, бөтен ветераннарны йөреп чыккан идем. Шулчакта Насыйбулла абзый белән дә озак кына сөйләшеп утырдык. Дөрес, ул мина паспорты юклыгын әйтмәде, ләкин пенсияне калхузда эшләгән өчен генә алганын чамаладым. Бик бәләкәй пенсия ала ул. Күпме үгетләдем шул чакта, районга барып кайтыйк, вәеннәй пенсия ясарбыз, дип! Бармады. Йортны ташлап китәлмыйм, диде. Пенсионер­ларның шул бит инде ул! Менә күрше урамда сугышта катнашкан бер әби яши. Артиллеристка булган. Пенсияне дә яхшы гына ала. Ә ВТЭКка барып инвалидлык оформлять итсә, тагын да күбрәк алыр иде! Әле өченче көн генә тагын бер кереп чыктым. Юк инде, бар­мый Казанга! Үрдәк бәбкәләрем чыгасы бар, ди. Нишләтәсең инде аны?!

Айбулат. Ә ахыр чиктә ничек беленде сон инде паспорты юк икәне?

Локман. Лариса Мирзагитовна ни диде соң?

Айбулат. Глава авылларга чыгып прием үткәрде дә, шунда Насыйбулла абзый үзе килеп паспорты юк икәнен әйтте, диде. Ике-өч көн эчендә ясап, торжественно вручили, диде.

Локман. Әйе, шулай булды инде...

Айбулат. Хәтер китабы турында сорап караганыгыз юкмы?

Локман. Сөйләми ул берни дә!

Айбулат. Бәлки, сорый белми­сездер?

Локман. Тагын ничек итеп сорый­сын инде аннан?! Мәктәптә Җиңүнең 60 еллыгына альбом әзерләделәр. Баш­та Насыйбулла бабай янына бала-чага жибәреп карадылар, аннан укытучылар үзләре барды! Алар да буш кул белән кайткач, күчтәнәчләр кыстырып үзем киттем. Чукрак та бит әле ул өстәвенә! Бер нәрсә турында сорыйсын, икенчесе турында сөйләп китә. Бер үк әйберне әйләндереп-тулгандырып, йөзгә төр­ләндереп сөйли җитмәсә. Фотосын да бирмәде хәтта! Юк, ди.

Айбулат. Димәк, сез шулай да анын язмышын өйрәнергә тырышып карадыгыз?

Локман. Карамаган кая ди инде ул!

Айбулат. Алайса, әйтегез әле, нишләп Хәтер китабынын хәтта ки ике урынында ул үлгән дип язылган икән? Бу ялгышлыкка берәр нинди ачыклык кертә алмадыгызмы?

Локман. Хәтер китабы кайткач, силсәвиткә чакыртып мин ана үзе турын­да язылган юлларны күрсәткән идем.

Айбулат. Нәрсә диде?

Локман. Берни дә әйтмәде! Укы-
гач, борылды да чыкты да китте

Айбулат (сумкасыннан Хәтер ки­табын тартып чыгарып актара башлый) Кая әле ул? Ә, менә! (Укый.) Галиуллин Насыйбулла. Уроженец села Калабаш Мобилизован Красноборским райво­енкоматом Погиб 21 июля 1943 года. Похоронен в деревне Большая Карповка Советского района Курской области Каяле икенчесе9 Менә! Галиуллин На­сыйбулла. Туу елы 1918 дип куелган да. жәя эчендә 1922 дип язылган һәм сорау куелган. Туу урыны Тугзый авылы ди­елгән монысында. Мобилизован красно­борским райвоенкоматом. Погиб в 1943 году в плену, диелгән Болар икесе ике кеше түгел микән сон?

Локман Юк, бу язмалар икесе дә безнен Насыйбулла карт турында Без белешеп каралык. Калабашта ан­дый кеше булмаган. Ә Тугзыйга кырык өченче елда чыннан да похоронка килгән булган Монысын карчыклар сөйләде Анасы бик нык кайгырды Насыйбулла­ның, диләр Нәкъ шул чакта бер оныгы туган булган Улымнын исеме чит җир­ләрдә аунап ятмасын, дип, шул оныгына Насыйбулла дип исем куштырган. Ул кече Насыйбулла күптән үлгән инде Ә үлгән дип хәбәре килгәне исән менә.

Айбулат Ник сон шушылар ту­рында язмадыгыз альбомыгызга?

Локман. Монын нәрсәсен язасын инде?

Айбулат. М-м-да

Локман Җиңүгә багышланган альбомга Насыйбулла карт турында бер сүз дә кертмәгәннәр, дип, Лариса Мир- загитовнага сөйләмәгез инде

Айбулат Чукындыгыз инде шул Лариса Мирзагитовнагыз белән! Әйт- мәсәм дә булмады!

Локман. Чукындыртыр да әле ул безне, бигайбиль әстәгьфирулла!

Айбулат (бераз уйланып утыр­ганнан сон) Өченче көн телевизордан Степан Ковальчук дигән бер украин ту­рында күрсәттеләр Нимесләр боларнын авылын басып алгач, яшьләрне көтүе белән җыеп Германиягә озата башлый­лар Степанны апасы мунча түбәсенә яшереп кала. Шул бер качканнан бүтән якты дөньяга чыкмый инде бу мескен Энесенең сере ачылыр, дип. апасы ки­яүгә дә бармый, гомер буе моны карый Менә шушы көннәрдә апасы да үлгән Карар кеше калмаган моны. Кая бар­сын. чыккан инде! Алтмыш өч ел мунча түбәсендә берьялгызы яшәгән' Үзен үзе төрмәгә ябып куйган кебек бит инде бу' Насыйбулла бабай да мина шул Степан кебек. Тик ул мунча түбәсенә түгел, үз эченә бикләнгән Хәер, әллә ни аермасы юк инде.

Айбулат Насыйбуллага карап куя, бабайның бер кылы ла селкенми.

Айбулат тагын сорау яза.

Насыйбулла (сорауныукыган­да). Улым, бусы ни дигән сүз9 (Айбулат үз язуын укырга үрелә, бабай анын кача­гына нидер пышылдый Аннан сон Лок­ман да ишетерлек итеп ) Ә-ә-ә' Аңладым! Бер хәрефен танымый торам икән'

Локман (Айбулатка). Карале, нәрсә әйтте ул си на?

Айбулат (яза-яза). Әллә тагын, аңламый калдым!

Насыйбулла (һаман шулай озак маташып). Нигә артыннан йөрмәден. дип Нигә кирәк сон ул мина паспорт9 Әнә Локман китереп биргән иде. ята инде хәзер.

Айбулат тагын сорау язып бирә

Локман Чыннан да кирәкми инде ана ул паспорт! Авыл җирендә инде, панимешь. .

Насыйбулла (һаман шулай озак маташып) Юк. асрамыйм бернәрсә дә! Дүрт аяклы хайваннардан өйдә песи бар да, ике аяклыларыннан үзем генә Хатын булса, асрар идем Берүзем генә булгач, кирәкмәс Пинсем ашарга җитә. Аллага шөкер Күп кирәкми бит мина.

Локман. Өйләнеп караган иде дә ул, хатынының оныклары кайта җәй көне Ул бит берүзе генә һәрнәрсәне сак­лап кына яшәргә өйрәнгән Бала-чагага тегесе дә кирәк, монысы да Кызгана бабай байлыкларын' Хатыны, саранлана, диде, яратмады Аерылыштылар

Айбулат тагын нидер язып бирә

Айбулат «Әйдә, мәктәпкә сый­ланырга киттек», дип яздым әле

Локман. Ә-ә-ә'

Насыйбулла. Әйдәгез сон Ашау дигәндә—аяк идәндә!

Җыенышып чыга башлыйлар.

Локман (Насыйбуллага). Ачкычны югалттым дигән идеи бит әле син?!

Насыйбулла. Таптым инде мин аны! Пинжәк кесәсендә булган икән!

Локман. Вәт карт төлке!

Чыгып китәләр.

 

 

 

  1. күренеш

Шунда ук. Төн. Насыйбулла инде йокларга яткан. Әкрен генә тәрәзә шакыйлар. Карт торып тәрәзә янына килә.

 

Насыйбулла. Айбулат улым, синме бу?

Айбулат. Мин, Насыйбулла бабай!

Насыйбулла. Хәзер ишекне ачам.

Насыйбулла торып утны яндыра, ишекне ача. Айбулат керә.

Айбулат. Исәнме, Насыйбулла бабай.

Насыйбулла. Исән, улым, исән. Кер әйдә, чишен. (Стенадагы кадакларда эленеп торган киемнәренә ишарәләп.) Менә монда эл киемнәреңне. Хәзер чәй эчәрбез. Самавырым кайнар. Туңган­сыңдыр төнлә юлда йөреп.

Айбулат. Юк, туңмадым. Маши­нада бит мин

Насыйбулла. Кая соң синең машинаң?

Айбулат. Ә мин аны авылга кергәч беренче тыкрыкка куеп калдырдым

Насыйбулла. Яшьләр шаярып тимәсен тагын.

Айбулат. Шаярып булмый аның белән, Насыйбулла бабай, сигнализа­циядә ул. Әз генә тиеп китсәң дә, чучка суйгандагы кебек акыра.

Насыйбулла (чәй әзерләп). Ярар алайса, утыр әйдә чәй эчәргә. Тапкыр малай булып чыктың әле син, Айбулат улым! Таз икәнсен! Синең белән развед­кага барырга була! Син язганны аңламый тордым баштарак! (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Каяле, ни дип язгансың әле? (Укый.) «Чукрак картны бик оста уйный­сың, бабай! Мин дә ышана яздым».

Айбулат (көлеп). Чынлап та ышана яздым шул!

Насыйбулла. Карале, ә син ми­нем чукрак түгел икәнне каян сиздең? Айбулат. Соң үзен әйттең бит! Насыйбулла. Кайчан?!

Айбулат. Бүген! Бөтенегез дә ко­лакка кычкырмагыз, мин сезгә сангырау түгел, дидең.

Насыйбулла. Шуннан абайла­дыңмыни?

Айбулат. Әйе! Күз карашыңнан да сизендем инде. Аннан соң. Мин аны анлата да алмыйм Бавырымның бер чите белән сизеп алдым, димме? Теге мунча түбәсендә качып яткан дезертир турында сөйләгәндә артыграк та уйнап җибәрдең инде. Шул мәхлук белән чагыштыруым күңеленә тигәне әллә каян сизелеп тора иде! Ә үзен һаман тырыша-тырыша чукрак карт булып кыланасың.

Насыйбулла. Улым, мин сиңа менә хәзер үз тормышымны сөйләп бир- мәкче булам Шунда аңларсың, нигә мине ул дезертир белән бер рәткә куярга ярамаганын

Айбулат. Насыйбулла бабай! Син нәрсә?! Әллә үпкәләдеңме?! Мин бит шаярып кына әйттем! Сине сынап карар өчен генә! Синең чукрак түгел икәненә инанасым килгән иде.

Насыйбулла эндәшми.

Айбулат. Шулай эшләмәгән бул­сам, мөгаен, син минем колакка: «Төнлә, кеше күрмәгәндә генә кил син мина, улым»,—дип пышылдамас та идең!

Насыйбулла. Локман нилад- ныйны сизде бугай анда?! Ни әйтте ул сиңа, дип сорады бит. Ну, син дә таз малай! Әллә тагын, анламый калдым, дигән буласың.

Айбулат. Карале, Насыйбулла ба­бай! Ә нигә син Локман абзый барында сөйләшергә теләмәдең?

 

 

 

Насыйбулла Ашыкма, улым, са­быр бул Хәзер анларсын нигә икәнен

Айбулат Нәрсә, башлыйбызмы сон инде сөйләшүне9

Насыйбулла. Син гел следова­тель кебек әйтеп куйдын әле!

А й б у л а т. Юк ла инде! Следователь бит ул кешене утыртып кую турында уйлый, ә минем аңлыйсым килә

Насыйбулла. Үзенне дә күрсәтә­сең килә инде, әйеме. Айбулат0

Айбулат. Аңламадым

Насыйбулла. Анлады-ы-ын!!! Синең бөтен язганнарыңда. карагыз Ай­булат нинди кыю. башбирмәс. акыллы һәм зирәк, дигән уй ярылып ята. Күлне күккә элеп куйгансың да. унга-сулга ка­рап та тормыйча болгыйсын шашканны! Шулай итеп абаганы чәчәк атгырмакчы буласын Яшь шул әле син. бик күп нәрсәне белмисен

Айбулат (үпкәләбрәк). Нәрсәне инде ул. мәсәлән?

Насыйбулла. Абага алмасы, улым, ачы була ул

Айбулат Ничек диден. Насыйбул­ла бабай9 Абага алмасы ачы була9 Абага чәчәк тә атмый бит ул, бары әкияттә, хыялда гына күреп була анын чәчәген Алмасы каян чыга сон анын? һәм нитә ул ачы?

Насыйбулла Менә шуны аңлатырга чакырдым да инде мин сине, улым. Шулхәтле гыйбрәтле сабакны ке­шегә сөйләмичә үзен белән алып китсән, гөнаһ булыр

 

  1. күренеш

1940елның яз башы. Төн. Насыйбуллаларның капка төбе Куышлы уйный-уйный Насыйбулла белән Гөлия килеп керәләр Насыйбулла ярлы киенгән. Гөлия—хәл­лерәк. Куыша торгач. Насыйбулла Галияне тота

 

Гөлия Жибәр. хәерсез!

Насыйбулла. Жибәрмим. ка­часың!

Гөлия. Качмыйм мин

Насыйбулла. Ә пигә йөгерә­сең?

Гөлия. Өйгә ашыгам

Насыйбулла Анда кайтып нишлисен төнлә белән9

Гөлия. Әйтимме соң?

Насыйбулла. Әйт, Гөлия'

Гөлия Йогереп кайтам да, тиз- тиз генә киемнәремне салып ыргытып, юрган астына кереп качам1 Мендәрне кочаклыйм да, аннан сон бәхетемнән үләм!

Насыйбулла. Нәрсә-ә-ә-ә9'

Гөлия Ниһаять, мина игътибар иттең бит, сукыр!

Насыйбулла. Ә-һә! Каптыңмы, кызый! Әйтәм аны бүген аулагойдә мин­нән күзеңне алмый утырдын ”

Гөли я Кем9' Минме9' Үзен син'

Насыйбулла. Йә. ярар, оялма инде, оялма!

Гөлияне кочаклап үбә.

Гөлия Насыйбулла?!

Насыйбулла Кем гия°

Гөлия Тияргә маташалар шул.

Насыйбулла

Насыйбулла. Кемнәр9

Гөлия. Кичә әткәй белән әнкәйнен сөйләшкәнен ишетеп тордым

Насыйбулла Шуннан9

Гөлия. Әткәй әйтә

Насыйбулла. Ни ди9

Г ө л и я. ( )

Насыйбулла. Әйт инде, ни диде атаң?!

Гөлия. Тахауга кияүгә бирәм мин аны. ди Минем Тахауга барасым килми (Елый башлый )

Насыйбулла (кукраеп) Мина барасың киләме сон9

Г ө л и я. ( )

Насыйбулла. Барасынмы мина, дим?

Гөлия ( )

Насыйбулла. Әллә телеңне йоттыңмы9 Бүтән сорамыйм, матри!

Гөлия. Килә. килә, килә!!'

Насыйбулла Алайса мин ар­миядән кайту белән өйләнешербез, яме. Гөлия9'

Гөлия Син армиядән әйләнеп кайтканчы булмам шул инде мин'

Насыйбулла. Ничек инде булмам?

Гөлия Минем әткәйне белмисен син! Ул бер әйттеме, тешләп өзгән кебек*

 

 

 

Насыйбулла. Нишлибез сон, Гөлия?

Гөлия. Чү, тавышланма! Әллә кемдер килә инде?

Беркавем тыңланып торалар.

Гөлия. Әйтәм бит, килә кемдер!

Насыйбулла. Тахау бит бу, ләгънәт! Бар безнең ишегалдына кереп тор!

Гөлия. Нигә?!

Насыйбулла. Бар. дигәннәр сина!

Гөлия ишегалдына кереп китә. Зур- зур атлап Тахау керә. Ул заманына күрә бай гына киенгән.

Насыйбулла. Сәлам. Тахау! Кая ашыгасын болай?

Тахау. Кая яшердең Гөлияне?

Насыйбулла. Гөлияне?! Ул бит ачкыч түгел яшереп куярга.

Тахау Бөгештермә! Әйт тиз бул. кая ул?!

Насыйбулла. Нигә сон ул сиңа?

Тахау. Син. Насый, кеше өлешенә кермә! Белдеңме?!

Насыйбулла. Кемнең өлешенә керәм соң мин?

Тахау. Минекенә!

Насыйбулла. Ничек алай?!

Тахау. Менә шулай! Без Гөлия белән вәгъдәләштек! Арага кермә! Аңла­дыңмы?!

Насыйбулла. Кайчан вәгъдәләш­тең?! Төшендә генә булгандыр ул, Та­хау!

Тахау. Менә күрсәтәм мин сина хәзер төшенне! (Насыйбулланың якасы­на үрелеп ябыша.)

Насыйбулла (Тахауны җайлап кына этеп җибәреп). Нишлисен син, эт жоны?!

Тахау. Әх, син шулаймы әле?! Син шулай, әйеме?!

Насыйбулла. Шулай, шулай. Бар, юлында бул!

Тахау. Күрсәтермен әле мин сиңа юлны! Юлнын да ниндиен генә күрсә­термен әле! Белерсең Себернен кайда икәнен!

Насыйбулла. Бар. юлында бул, дим! (Тахауны куркытып урынында

сикереп куя.)

Тахау (куркуыннан алга таба сике­реп куя). Күрсәтермен мин сина Себер юлын! (Чыгып китә.)

Насыйбулла (әкренгенә). Гөлия! Гөлия, дим! Чык әйдә.

Гөлия (чыкканда Тахау булып кыланып). Күрсәтермен мин сина Себер юлын!

Насыйбулла (йодрыгын күрсә­теп). Тахау сыманнарнын даруы шушы инде аның.

Г ө л и я. Вәгъдәләштек, дип алдап тора бит әле тагын, кабахәт!

Насыйбулла (якланып). Ьәй, бәдбәхет!

Гөлия. Көлүен көләбез дә, На­сыйбулла, чыннан да хат-мазар язып җибәрсә?

Насыйбулла. Нинди хат?

Гөлия. Нинди булсын инде?! Ярты авылны җыеп алып киттеләр бит инде! Тахау язып ята. дип сөйли кеше. Синен турыда да язар нәрсә табар ул! Килерләр дә алып китәрләр. Аллам сакласын!

Насыйбулла. Житешалмас- лар.

Гөлия. Ник алай дисең?

Насыйбулла. Берсекөнгә армия­гә китәм мин.

Гөли я. Насыйбулла, чынлапмы?

Насыйбулла. Чынлап.

Г ө л и я. И Аллам! (Елый башлый.) Син дә киткәч, әткәй бирә дә бирә инде мине шул Тахауга.

Насыйбулла. Биралмас.

Гөлия. Бирмәс! Минем әткәйне белмисен син! Әйтәм ич, бер әйтсә, тешләп өзгән кебек!

Насыйбулла. Ә мин нәрсә, әллә тешләп өзәлмыйммы?! Менә тотам да хәзер сине үзебезнең өйгә урлап алып кайтам Шуның белән вәссәлам!

Насыйбулла Гөлияне кулларына күтәреп ала.

Гөлия. Син бит берсекөнгә армиягә китәсең?!

Насыйбулла. Китмәсә тагын?! Мин кайтканчы бездә яшәрсең. Әни белән.

Г ө л и я. Юк. урламыйсың.

Насыйбулла. Әллә синнән сорап торырмын, дисенме?

Гөлия. Сорап торсаң да. тормасан

да. урламыйсын

Насыйбулла. Ник?

Г о л и я. Син армиягә киткән көнне үк әткәй бәреп үтерә мине'

Насыйбулла Үтералмас Әнием бик әйбәт минем. Ул берәүгә дә сина кул тигертмәс Мин ана ныклап әйтеп куярмын. Әйдә, киттек безгә. (Гөлияне күтәргән килеш кузгала.)

Г ө л и я. И Аллам! Иртәгә бөтен авылга ябышып чыккан дигән даным таралыр инде!

Насыйбулла. Таралмас! Мин сине урладым, диярмен!

Гөлия. Кеше барыбер ябышып чыккан, дип сөйли аны' Ярар инде, нишләрсен? Шулай насыйп булган­дыр инде безгә. Насыйбулла. (Чыгып китәләр.)

Бер капчык он күтәреп Тахау керә Насыйбуллаларның капка төбенлә бер кавем тынланып торганнан сон. эчкә уза. Капчыгын калдырып чыга да учын­дагы онны килгән юлына сибә-сибә кире китә

 

  1. күренеш

2005 елнын апреле Насыйбулланың ое Карт белән Айбулат өстәл янында утыралар.

 

Насыйбулла. Мулла абзый никахны укып кына бетерде, оч инкы- выдышник килеп керде Күп сөйләшеп тормадылар, икесе ике яктан култыклап алдылар да. өстерәп өйдән алып чыга башладылар. Әнинен: «Кая өстерисез аны?!»—дип аптырап соравына нәчәл- никләре: «Белмәмешкә салынып торма­гыз. корткычлар! Кибеттән урланган бер капчык он келәтегездә ята»,—дип кенә ырылдады (Пауза.)

Айбулат. Ник тынып калдын. Насыйбулла бабай?

Насыйбулла Безнең капка төбенә шактый халык—күрше-күлән - җыелган иде Шунда ник берсе мине яклап бер сүз әйтсен! Аларнын һәрберсе минем карак түгел икәнне белә иде бит! Кем инде йортка килен алып кайткан төндә кибет басып Йөрсен?! Юк Бер сүз дә әйтмәделәр Әни мина биреп җибәрергә дип бүрек белән душагреһка алып чыккан иде. Инкывыдышниклар бирдермәле. ни палужыны. диделәр Ә Тахау: «Аристанга кирәк түгел инде бо­лар хәзер».-дип. шул киемнәрне әнинен кулыннан тартып алды Хәтта шунда да беркем бер сүз әйтмәде'!'

Бераз сүзсез утыралар.

Айбулат Шуннан'.’

Насыйбулл а. Шуннан (Мыскыллы елмаеп) Имеш, суд булды' Илле тугызынчы статья чәпедсләр—бан­дитизм' Ун елга Себертә, алтын казырга! Мин. беркатлы җүләр, бер яманнын бер яхшысы, дип уйладым үземчә Имеш тә. ярты Рәсәине кичәсе бар. юл буе күзәтеп барырмын, анда халык ничек яши икән? Күзәтерсең, бар* Тәрәзәсе дә булмаган Столыпин вагоннарына тутырдылар да бикләп куйдылар Июль ас иде Иртәдән кичкә кадәр вагонны кояш кыздыра Ашарга коры паек кына бирәләр илле грамм ипи һәм ике йөз грамм тирәсе горбуша балыгы Ул шыр тоз гына Ка был йоту белән су сорый башлый, үтереп эчәсе килә Тел авызга сыймый Поезд бары тик зур станцияләрдә генә туктый Конвой башлыгынын кәефе яхшы чакка туры килсә, вагон саен икешәр чиләк су бирәләр. Кырык кешегә' Аны кайнатып эчәргә түземлек тә. мөмкинлек тә юк Сусаудан җаннар чыга чөнки* Бераздан бикле вагондагы кырык кешенен кы­рыгында да дизентерия башлана

Айбулат Кая хәтле алып барды инде ул поезд’’

Насыйбулла. Владивостокка Ирексез кешенен күңеле һаман ни дә булса көтә, ниндидер яхшылык булыр дип өметләнә икән ул. улым Корабка утыртып Магаданга алып китәләр, дигән хәбәр чыккач, диңгезне карыйбыз икән әле дип сөенгән идем

Айбулат Ник. күрә алмадыңмыни дингезне?

65

 
   

Насыйбу л л а Күрдем. Проско- вья Федоровнаны чыгарганда Башка вакытта тынчу трюмда конссрва банкасы эчендәге кнлькиләр кебек бардык

 

Айбулат. Кем сон ул Просковья Федоровна'’ Сезнен белән хатын-кызлар да бар идемени?

Насыйбулла (көлеп). Нинди хатын-кыз булсын ди?! Парашаны шулай атап йөртә идек.

Айбулат. Ә-ә-ә!!!

Насыйбулла. Анын урыны­на, улым, Колыма табигатен күзәтеп кинәндек инде! Магаданнан җәяүләп ун көн буе лагерьга кадәр бардык. Кышка кергәч, ул лагерьга сыймый башладык, чөнки яна «халык дошманнарын» ките­реп кенә торалар. Көннәрдән бер көнне безне эшкә таныш булмаган юл белән алып киттеләр. Утыз гырадыс суык. Өстебездә җүнле кием юк инде, чүпрәк- чапрак шунда. Жил сөякләргә кадәр үтә! Унбиш чакрымлап җәяү баргач, шыр басуда туктаттылар. Шунда башта чокырлар казып баганалар утырттык, шуларга кәлүчи прувылкы урадык. Без үзебез өчен яна лагерь төзибез икән! Җы­лыныр өчен хәтта учак та ягып булмый. Ни ягасын'1 Бер генә нәрсә коткара ала. Тик торма! Эшлә дә эшлә! Берзаман ба­рак төзергә материал китерделәр. Мате­риал дигәннәре киндер чатырлар булып чыкты. Шуларны тарттырып куйдык та кырыйларына тыштан кар өйдек. Менә сина барак! Ятарга сәкеләрне ике катлап, урталай ярылган каен бүрәнәләрдән ясадык. Һәр баракка берәр тимер мич­кә бирделәр. Шулардан мич әмәлләдек. Ягып җибәргәч, мичебез кып-кызыл булып кызарды, барак эче әзрәк җылына башлады. Шатланышырга да өлгермәдек, киндер түбәдән тамчы тамарга тотынды. Тышта буран чыккан иле. барак түбәсенә кар яткан да, шул эри икән...

Айбулат. Түземле дә сон инде бу адәм баласы!

Насыйбулла. Әйе, түземле. Тик кеше күңелендә өмет булса гына яшәргә тели. Нәрсәгә дә булса омтылырга тиеш ул! Ике ел Колыма туңын чокыгач, дөре­сен генә әйткәндә, өметләрем сүнеп бет­кән иде инде минем. Хәтта сугышка да җибәрмәделәр бит, кабахәтләр! «Син бит анда беренче көнне үк нимесләр ягына качасын, корткыч!»—дип ырылдадылар. Ун елга ук түзә алмам кебек була башла­ды берзаман. Мин инде үземә кул салу турында уйлый башлаган идем Ярый әле бәхетемә безнең лагерьга Большой Татаринны китерделәр.

Айбулат. Кем сон ул Большой Татарин?

 

  1. күренеш

1942 ел башы. Колымадагы лагерьның бер барагы. Төн. Насыйбулла сәкедә йоклап ята. Аның янына Комарик килә

 

К о м а р и к. Эй, Угорь! Харе ухо давить! Вставай! Пахан тебя зовет.

Насыйбулла (йокы аралаш). Кто зовет9

Комарик. Пахан! Большой Та­тарин.

Насыйбулла. Какуй такуй бальшуй татарин?

Комарик. Шевели клешнями, там увидишь.

Насыйбулла. Ни пайду никуда. Пусть сам придёт. Я тужы татарин. Улак сыер артыннан йөрми.

Комарик (Насыйбулланың му­енына пычак төртеп) Ты чё. падло, в пузырёк лезешь?! Недопетрил что ли9' Щас момент на пику посажу, не заме­тишь, как деревянный бушлат наденешь! (Насыйбулла торып утыра.) Вот так-то лучше! Не первый год на пахана осину 66 гну. и не таким рога обламывали. (На­сыйбулланы төрткәләп.) Давай, стучи копытами!

Комарик Насыйбулланы Большой Татарин янына алып килә.

Большой Татарин ипи белән сало ашап, чәй эчеп утыра.

Комарик (Большой Татарин га). Слышь, пахан, похоже насчет него пур­гу не гонят. Никакой он не стопорила, обыкновенный фраер. Да к тому же тоже юрок.

Большой Татарин. Харе баланду травить. Комарик! Сядь. На вот, черной полынью побалуйся.

Комарик утырып чәй эчә башлый.

Большой Татарин (Насый­буллага). Юрокмы син?

Насыйбулла. Белмим. Кем сон ул юрок?

Большой Татарин. Татармы син дим?

Насыйбулла. Татар.

Большой Татарин. Исемен ничек?

Насыйбулла. Насыйбулла.

Большой Татарин. Ә нигә Угорь дип йөртәләр?

Насыйбулла. Белмим.

Комарик. Угрюмый потому что.

Большой Татарин. Стать­яң?

Насыйбулла. Илле тугыз.

Большой Татарин. Срок?

Насыйбулла. Ун ел.

Большой Та та р и н. На чем погорел?

Насыйбулла. Ничек инде?

Комарик. Базарят, будто бы он ларь бомбанул.

Большой Татарин (Насый­буллага). Кибет бастыңмыни?

Насыйбулла. Юк.

Большой Татарин. Ә ниш­ләдең соң?

Насыйбулла. Берни эшләмә­дем.

Большой Татарин, күз ачып йом­ганчы торып. Насыйбулланың яңагына сугып җибәрә. Ул атылып барып төшә. Шундук Комарик аның өстенә утырып кыйный башлый.

Комарик. Пахан—не барбос, с ним не получится фуфло гнать!

Большой Татарин Жибэр аны. Комарик. (Насыйбуллага.) Мин сиңа мент түгел, алдашма мина!

Н а с ы й б у л л а. Алдашмыйм мин.

Большой Татарин. Карарбы i Бүген эштә нормаңны тутырдыңмы?

Насыйбулла. Бер ярым норма эшләгән идем.

Большой Татарин. Ә син стахановчы икән?!

Насыйбулла. Нинди стаха­новчы?! Комлырак урын туры килде дә, ичмасам, гамакны туйдырырмын дип тырышкан идем дә. ярты паек кына бирделәр.

Большой Татарин. Нишләп алай? Бер ярым норма эшләгәч, паек та бер ярым булырга тиеш.

Насыйбулла. Тиеш тә сон Баканың да койрыгы булырга тиеш

Большой Татарин. Сорадың­мы сон, ник алай, дип9

Насыйбулла. Юк.

Большой Татарин. Нигә9

Насыйбулла. Ни мәгънәсе бар сон? Ярты паегынны да кире тартып алсалар?!

Большой Татарин. Анысы да хак.

Большой Татарин, артыннан гына үрелеп, бер кирпеч кара ипи. зур гына кисәк шикәр һәм сал о алып өстәлгә куя.

Большой Татарин. Ал. Бо­лар сиңа.

Насыйбулла. Рәхмәт, кирәк­мәс.

Большой Татарин. Ал. дим. сиңа болар!

Насыйбулла. Алмыйм.

Большой Татарин. Нигә?

Насыйбулла. Сина бурычлы буласым килми

Большой Татарин. Ә мин сина бурычка бирмим аны. эшләгәнен өчен түлим.

Насыйбулла. Минем сина берни дә эшләгәнем юк

Большой Татарин. Булмаса. булыр.

Насыйбулла. Алайса, ни эшләргә кирәген әйт.

Большой Татарин Төннәрен суык, минем урынымны җылытырсың

Насыйбулла. Ничек инде9

К о м а р и к. У тя че. на чердаке совсем пусто9 Королевой зоны будешь, чурка!

Насыйбулла Барыбер анлап бетерә алмыйм aie мин?

Большой Татарин. Хатын­лыкка алам мин сине, аңгыра!

Н а с ы й б у л л а. Да пошел ты на хрен!

Насыйбулла борылып китеп бара. Комарик аны куып тотып аркасына си­керә. аягыннан егып кыйный.

 

К о м а р и к. Ты на кого буром прёшь, гнида?! Ты кого посылаешь?! Я те шас будку-то разукрашу, тварь!

Большой Татарин. Брось его. Комарик! Больше порожняк гнать не будем. Не похож он на фраера деми­сезонного! И на стопорилу тоже. Обык­новенный мужик.

Комарик. Ну, живи, паскуда!

Большой Татарин. Насый­булла! Кил әле монда, утыр. Хэзер без синен белән чынлап сөйләшәбез.

Насыйбулла. Мона кадәрлесе уен идемени?

Большой Татарин. Юк, это был шмон души твоей. Шмон ничек була татарча?

Насыйбулла. Нәрсә сон ул шмон?

Большой Татарин. Обыск, проверка.

Насыйбулла. Тентү, тикшерү була.

Большой Тата р и н. Алайса, тик­шерүне егетләрчә уздың дип исәплә.

Насыйбулла. Рәхмәт инде.

Большой Татарин. Син. Насыйбулла, болай юкка үпкәли торган булма! Иначе у нас с тобой масть канать не будет, а я хочу с тобой якшаться. На хорошего мужика ты похож, татар да әле өстәвенә.

Насыйбулла. Карале, син үзебезчә генә сөйләшә алмыйсынмы? Алайса мин синен сүзләреннен яртысын да аңламыйм.

Большой Татарин. Ә нәрсә әйттем мин аңлашылмый торган?

Насыйбулла. Нәрсә ул «масть канать не будет»?

Большой Татарин. Эшләр пешмәс дигән сүз.

Насыйбулла. Сон шулай диген! «Якшаться»сы нәрсә?

Большой Татарин. Дус булу.

Насыйбулла. Ә нәрсә ул кара әрем?

Большой Татарин. Нинди кара әрем?

Насыйбулла. Мин монда кил­гәч, син дустына: «Черной полынью побалуйся»,—дилен.

Большой Татарин. Ә-ә-ә! Чәй!!!

Насыйбулла. «Ухо давить» йоклаудыр инде, деревянный буш­лат—табут?

Большой Татарин. Әйе.

Насыйбулла. Стопорила нәрсә?

Большой Татарин. Нәрсә түгел, кем. Урамда кеше талаучы.

Н а с ы й б у л л а. Ә барбос?

Большой Татарин. Следо­ватель.

Насыйбулла. Усак аудару?

Большой Татарин. Нинди усак тагын?

Насыйбулла (Комарикка ишарәләп). Менә бит бу, на пахана осину гну, ди.

Большой Татарин. Ә-ә-ә, хезмәт итү инде.

Насыйбулла. Тагын «будку разукрашу», диде.

Большой Татарин (көлеп). Чыраенны төям дигән сүз. Син аңла. Насыйбулла, әзрәк башыңны эшләт­сәң, безнең халык телен эт пес иткәнче өйрәнергә була. Менә, кара! Әйтик, камерадагы лампочка—солнышко. Ә кояшны болдуха дип йөртәбез. Чөнки төрмәдә ятканда тоткыннар кояшны бик сирәк күрә. Прогулкага алып чык­кач, кояшка рәхәтләнәләр, балдеют! (Шаркылдап көлә.) Яки менә, мәсәлән, берәр карак квартира басарга бара ди Ничек иптәшләренә: «Квартира басарга киттем»,—дисен инде ул? Алай дими ул, пошел на скок, ди. Әйтик, квартира­дан әйберләр алып чыгып барганда, бу каракны бер кеше күреп калды ди. Ул бит ментларга сөйләргә мөмкин. Шуна күрә карак бу кешене үтерә. Ә малинага кайткач болай дип сөйли: «Ну. я того фраера уговорил и он зажмурился»,—ди. Кызык бит?! (Көлә.)

Насыйбулла. Кызык түгел.

Большой Татарин. Ә-ә-әй. онытып торам! Син башка камырдан бит әле! Син әле Сталинга хат та яз­гансыңдыр! Иптәш Сталин, сез белми торгансыздыр, илдә менә шундый хәлләр булып ята бит, дигәнсеңдер. Мине бер гаепсез утыртып куйдылар, дип язган­сыңдыр. Минем кебекләр күп монда, дигәнсеңдер. Шулаймы?

Насыйбулла (аптырап). Ә син каян беләсең?

Большой Татарин (кычкы­рып көлеп), һи-и-и, беркатлы җаннар!!!

 

Шунда ук. Тагын төн. Насыйбулта шулай ук сәкедә ята Анын янына Комарик килә.

Комарик. Насыйбулта. айла акият Насыйбулла Әкият кайгысы тыңларга киттек.                                                                     синдә!

       
     
 
   

 

Үзегезне кеше итеп тоя башласын өчен сезне тагын күпме изәргә кирәк сон?! (Лачт итеп төкереп куя.) Комарик! Бар мозгодуйны чакыр әле, анын әкиятен тыңлыйбыз лутчы!

Комарик. Айн момент! (Чыгып китә.)

Насыйбулла. Мозгодуе кем инде тагын?

Большой Татарин. Тагын бер татар кешесе бар монда, воляда агитатор булып йөргән. Илле сигезенче статья буенча утыртканнар, политичес­кий. Низам исемле, без «Не дам» дип йөртәбез инде аны. Көн саен кич белән безгә әкият сөйли.

Комарик белән Низам керәләр.

Большой Татарин. Сәлам, Низам! Менә таныш бул, бу—Насый­булла.

Насыйбулла. Исәнмесез.

Насыйбулла Низамга кулын суза, ә тегесе куркып Большой Татармнга карый.

Большой Татарин ярый дип ым каккач, Насыйбулла белән кул биреп күрешә.

Насыйбулла (Комарикка) Ә синең исемен ничек?

Комарик. Комарик.

Насыйбулла. Юк, үз исемен ничек дим?

К о м а р и к. Чё, пристал, как бан­ный лист? Сказано Комарик, значит, Комарик!

Большой Татарин. Таныш! Әкият тыңлыйбыз хәзер! Башла, Ни­зам.

Низам. Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык хикәясе»

Борын заман бер ир берлән хатын торган. Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. Асраганнар бер Кәжә берлә бер Сарык. Болар булган берсеннән лә берсе арык Әйткән беркөн ире: «Кара монда, хатын' Үзен яхшы беләсен бит печән хакын. Китсен бездән чыгып Кәжә белән Сарык. Ашап ята бушка гына алар азык».

Комарик. Вот, чурка! Суеп ашаса, ичмасам шунда тамагы туяр иде!

Низа м. Комарик, бу бит әкият, художественный вымысел!

Насыйбулла. Сарык ите белән пешерелгән бәрәнге шулпасын каплап куйсан иде ул хәзер, ә9'

Большой Татарин Кеше ите дә ярап куяр иде әле (Пауза.) Низам! Болар белән әкият тыңлап булмый' Бар син урынга менеп ята тор, мин хәзер

Низам хатын-кызларча кокетничать итеп сәкегә менеп китә.

Большой Татарин аны арт ягына жинелчә генә сугып озата.

Большой Татарин (Насыйбулла- га ипи. сало, шикәр кисәге биреп) Ал, бу сина бүген эшләгән өчен тиешле паек.

Насыйбулла. Ялгышасын, безгә ипи генә бирәләр

Большой Татарин Салосы белән шикәре—миннән бүләк. (Салоны кулында ботергәләп) Хәрам ризык га бит, нишләмәк кирәк9' Ходай үзе ки­черсен инде

Насыйбулла (ризыкларны алырга базмыйча) Карале, пахан Син чынлап әйттеңме сон, әллә шулай ша­яртасынмы?

Большой Татарин (ризык­ларны Насыйбуллага сузып). Чынлап инде, мә ал!

Насыйбулла Болар турында әйтмим мин

Большой Татарин (авыз чите белән елмаеп) Ә-ә-ә, кеше ите дигәнгә исен киттеме9 Курыкма, кеше ашап ятмыйбыз без монда. Мә. Насыйбулла, ал. сина болар. Тамагыңны туйдырып йокла әле бүген!

Насыйбулла сыйларны ала. Ут сүнә

Комарик. Әйдә, дим! Пахан чакырды!

Насыйбулла теләмичә генә урынын­нан тора, Комарикка ияреп Большой Татарин янына килә. Низам да шунда. Ул әкиятен сөйли инде.

Низам. Зөләйха исемле бу патша кызын сорап бөтен тирә-як дәүләтләрдән патша уллары бер-бер артлы килеп кенә тора икән. Ә кыз берсен дә ошатмый ди. Ахыр чиктә атасы аптырап: «Сиңа нинди ир кирәк соң?»—дигән. «Мин Мисыр патшасына гына кияүгә чыгам»,—дип җавап биргән Зөләйха.

Комарик. Губа не дура!

Н и з а м. Ә беләсеңме ни өчен шу­лай дигән?

Комарик. Ну, конечно, белэм! Аңарда акча да хрена патамушты!

Низам. Юк. Комарик! Хикмәт башкала монда! Зөләйха төшендә күргән була Мисыр патшасын һәм аңа үлеп гашыйк була.

К о м а р и к. Во дает! Төштә күреп тә гашыйк булалармыни?

Низам. Әкият бит инде бу, Ко­марик!

Большой Татарин. Син, Низам, әйдә читкә китмәле! Дальше ни булган анда?

Низам. Зөләйханың атасы Мисыр патшасына хат язган. Шулай-шулай Кыйтриф

Комарик. Нәрсә соң ул кыйт­риф?

Низам. Нәрсә түгел, кем! Мисыр патшасының исеме шундый булган ул чакта.

Комарик. Кайчан?

Низам. Борын-борын заманда инде, кайчан булсын! Сорау биреп тин­терәтерсең инде хәзер!

Большой Татарин. Комарик, бүлдермәде! Ну, дальше?

Низам. Шулай-шулай Кыйтриф. дип язган Зөләйханың атасы, бик чибәр кызым бар, кыз белән бергә мең дөя. тау-тау алтын-көмеш бирәм, аласыңмы, дигән.

Комарик. Вәт мина да берәр пат­ша тужы шундый хат язсын иде, ә?!

Низам. Кыйтрифтән җавап хаты килгән, алам, җибәр, дигән.

Комарик. Ишшу бы!

Низам. Җибәргәннәр Зөләйханы алтыннарын мен дөягә төяп. (Комарик сызгырып куя.) Барып җитүен җиткән дә бу, тик ни күзе белән күрсен, Мисыр патшасы Кыйтриф бу кыз төшендә күреп гашыйк булган егет түгел икән.

Комарик. Как түгел? Кем сон ул алайса?

Насыйбулла. Комарик, кешегә Аллаһу Тәгалә бер авыз һәм ике колак биргән. Димәк, ул сөйләшкәнгә кара­ганда ике мәртәбә күбрәк башкаларны тыңларга тиеш. Тик кенә утыр инде әзрәк, ә?!

Низам. Зөләйха Кыйтрифкә буен бирмәгән.

Комарик. А что такое буен бир­мәгән?

Низам (бик каты ачуы чыгып). Бергә йокламаганнар!

Комарик. Вот сучка!

Низам. Көннәрдән бер көнне Зөләйха базарда йөргәндә сатуга куелган коллар арасында теге төшендәге егетне, ягъни Йосыфны күреп ала да, Кыйт­рифкә: «Без моны сатып алыйк»,—ди. Ярар, ди тегесе. Ә сатучы әйтә, бу кол бик шәп, ул кыйбат тора. ди. Күпме? Менә үлчәүнең бер ягына аны басты­рабыз, икенче ягына алтын сал! Үлчәү тигезләшсә, алырсың, ди. Кыйтрифнен коллары казнадан алтын ташый башлый, тик үлчәү селкенми дә!

Комарик. Шундый симезмени ул Йосыф?

Низам. Симез түгел лә инде! Нормальный ул. Яшь. бик чибәр, гай­рәтле, җитмеш ике тел белә, шуна хакы кыйбат.

Комарик. Кит инде, кем җитмеш ике телне өйрәнә алсын ди?!

Барысыбергә (ачуланып Ко­марикка). Җитте инде, аңгыраланма, әкият бит бу!

Большой Татарин. Дальше ниләр булган анда, Низам?

Низам. Кыскасы, Кыйтриф бөтен булган байлыгын—алтынын, көмешен, сый-ризыкларын, җиләк-жимешләрен, кием-салымнарын китерткән, тик үлчәү тигезләшмәгән. «Бүтән нәрсәм юк»,— дигән Кыйтриф. Сатучы байлыкка карап торган-торган да риза булган.

Комарик. Ишшу бы!

Низам. Кыйтриф белән Зөләйха Йосыфны үзләренең сарайларына алып
кайтканнар. Кайткач Кыйтрифнең ба­шына кайгы төшкән: «Бернәрсәм дә калмады, ничек яшәрбез?»—ди икән. Йо­сыф казнасын тикшереп карарга кинәш иткән мона. Кыйтриф тикшереп караса, бар байлыгы урынында ди. «Ә ничек алай булды?»—дип сораган Кыйтриф Йосыфтан. Йосыф җавап биргән: «Мин пәйгамбәрләр нәселеннән, нишләсәм лә, кая гына булсам да. Тәнрем минем белән, бу анын эше»,—дигән Кыйтрифнен бик тә күнеле булган инде, кәнишне! Зөләй­ханы чакырткан бу. Ана әйткән: «Барыбер балабызда юк, без бу Йосыфны уллыкка алыйк»,—дигән. Зөләйха риза булган инде, әлбәттә. Тик аның үз уйлары да булган. Йосыф сарайда яши башлагач, почмак саен моны сагалап торып, ко­чаклап, бәйләнеп йөри башлаган

Комарик. Шәп бит, ә?! Ну-ну. ә Йосыф?

Н и з а м. Йосыф Зөләйхадан качып йөргән. Тәңрегә ялварган «Шайтан котырткан бу азгын эштән коткар мине!»—дигән.

Комарик. Вәт придурок!

Низам Зөләйха төрледән-төрле хәйләләр корган. Йосыфны һаман үзе­неке итмәкче булган .

К о м а р и к. Ә ул һаман шулай ка­чып йөргәнме?

Низам. Әйе.

К о м а р и к. Вәт, сарык! Кем инде кочагына үзе шуышып кергән патша кы­зыннан баш тарта? Хмырь тупорылый!

Низа м. Шулай да берсендә Йосыф­ның сабырлыгы беткән. Ул инде Зөләй­ханың сүзләренә күнмәкче булган

Комарик (3vp омет белән). Ну- у-у!!!

Низам Ләкин шунда әтисенең: «Нәфесеңне уйнаштан тый»,—дигәнен ишеткән.

Комарик (ачуыннан лачт итеп тө­кереп куя). Атасын да әйтер идем инде!

Низа м. Ахыр чиктә Зөләйха Йо­сыфка әйткән: «Йә минем әмерләремә буйсынасын, йә гомерен буена зиндан­га ябып куябыз!»—дигән. Йосыф ана: •Яман эшкә караганда мина зиндан артыграк»,—дип жавап биргән. Зөләйха төрмә начальнигы белән сөйләшеп Йо­сыфны яптырып куйган

Насыйбулла. Әкияттә дә зш зиндан белән беткән икән алайса?

Н и з а м Юк. бетмәде әле әкият. уртасына гына җиттек

Насыйбулла. Зиндан белән бет- мәсәдә. барыбер шуңа килеп төртелгән, ябып куйганнар бит әле әнә Йосыфны' Чыга алмый инде ул аннан

Низам. Ничек чыкмасын?! Чыга! Мисыр патшасы була ате ул, Зөләйхага өйләнә!

Комарик. Әйтәм бит. сарык дип1 Кем инде үзен төрмәгә тыккан хатынга өйләнә?

Насыйбулла. Әкияттә, бәлки, төрмәдән исән чыгып буладыр, тормыш­та—белмим

Большой Татарин. Синен сонгы вакыттагы кәефен ошамый әле миңа. Насыйбулла. Шуның турыда сөйләшергә дип чакырган да идем В чём проблема?

Насыйбулла. Ә син белми­сенме?

Большой Татарин. Юк.

Насыйбулла. Як-ягына әйләнеп кара. Берәр яктылык күрәсеңме?

Большой Татарин Күрәм

Насыйбулла Кая инде ул синен яктылыгың?

Большой Татарин Менә Низам. Комарик, син. Сез мина бу ка- рангы дөньяны яктыртучылар, яшәүгә ямь өстәүчеләр.

Насыйбулла. Яшәү яме мондый булмый ул

Большой Татарин. Нинди'.’

Насыйбулла (ачуланып, кул­ларын җәеп як-ягына күрсәтә). Менә мондый!

Комарик. А тебе чё. безнен ком­пания ошамый башлады что ли?

Большой Татарин Кызмале син. Комарик.

Н а с ы it б у л л а. Бернинди мәгънәсе калмады яшәүнен Очы-кырые күренми бит бу өметсезлекнен' (Комарикнын мангаена үзенекен төртеп кычкыра ) Подохнем мы здесь все!

Большой Татарин (артыннан бау кисәге чыгарып) Һәм син шуна асы­лынырга булдык инде. Баулар әзерләп куйгансың

Низам Син нәрсә, Насыйбулла?! Мин иптәш Сталинга яздым! Ул безне бу хәлдә калдырмас!

Большой Татарин белән Комарик көлеп куялар

Большой Татарин. Әйт әле безгә, Насыйбулла! Нәрсә өчен утырдың син?

Насыйбулла. Бер гаепсезгә.

Большой Татарин. Ә шулай да ничек монда килеп эләктен?

Насыйбулла. Минеке дә, әкияттәге кебек, хатын-кыз аркасында килеп чыкты инде. Тик мине хатыным утыртмады, көндәшем тырышты. Тахау атлы бер кабахәт жан бар безнең авылда. Ул Гөлиягә кызыгып йөри иде. Гөлия­нең әти-әниләре дә Тахау яклы иде, ә ул миңа кияүгә чыкты. Дөресрәге, мин аны урладым.

Комарик. Тебя чё, за это поса­дили что ли?

Насыйбулла. Себер юлын күрсә­термен әле мин сиңа, дип янап йөри иде Тахау, никах укып утырганда энкывы- дышниклар килеп керде. Кибеттән ур­ланган бер капчык онны сезнең келәттән таптык, дип алып та киттеләр.

Комарик. Тебе чё, бер капчык он өчен ун ел впаяли что ли?

Насыйбулла. Әйе! Юк! Мин урламадым ул онны! Тахау кертеп аткан, кабахәт!

Большой Татарин. Ә син, На­сыйбулла, беләсеңме соң, бер капчык он өчен илле тугызынчы статья—бандитизм белән ун ел түгел, йөздә алтмыш икенче статья—кража белән бер ел бирелергә тиеш икәнен?

Насыйбулла. Ничек бер ел?

Большой Татарин. Менә шулай, бер ел. Ләкин сезнең сөйгән Сталиныгыз кушуы буенча яраткан со­вет судыгыз утыз алтынчы елдан бирле инде йөз дә алтмыш икенче статьяны бөтенләй кулланмый. Ул статьяга туры килгән преступление булса, шундук илле тугызынчы буенча бандитизм чәпиләр дә, ун елга Себергә! Монда халык аз бит! Менә сина халык власте, менә сиңа халык суды, менә сиңа якты киләчәк!

Насыйбулла башын кочып чайкалып утыра башлый, ни әйтергә белми.

Большой Татарин. Комарик! Сөйләле боларга, нигә Комарик син?

Комарик. Может, не надо, пахан? Не больно-то охота.

Большой Татарин. Сөйлә, сөйлә! Бәлки, әзрәк күзләре ачылыр.

Комарик. Ну. нәрсәсен сөйлисен инде анын? Егерме икенче елгы ачлык вакытында бөтен семьям ачтан үлеп беткән. Мина өч яшь булган. Кем ки­тергәндер, белмим. Казанга килеп эләк­кәнмен мин, приютка. Тегендәге тәр­биячеләр төрлечә сорашып караганнар инде. Мин бер генә сорауга жавап бирә алганмын. «Әниең кем исемле?»—дигәч: «Камәр»,—дигәнмен. Тегеләргә нәрсә? Комар, тык комар! Тотканнар да Иван Комарик дип исемләгәннәр мине. Иван булып йөрисем килми, шуңа Комарик кына дим танышканда.

Большой Татарин. Нигә кырылган аның семьясы, Насыйбулла?

Насыйбулла. Ачлыктан, ди бит.

Большой Татарин. Ә ачлык нидән килеп чыккан?

Насыйбулла. Корылыктан.

Большой Татарин. Әйе. корылыгы да булды. Ләкин бит ул ко­рылыклар егерме икенче елга кадәр дә булып торган, нишләп соң авыллары белән кырылмаганнар?

Насыйбулла. Белмим.

Большой Татарин, Ә мин беләм! Чөнки сезнең сөйгән совет влас- тыгыз продразверстка дип үз халкын кычкыртып талап бөтен икмәген кырып- себереп алып бетерде! Запаслык кына түгел, чәчәрлек тә калдырмады! Мин уналты яшьлек малай идем, хәтерлим!!! 1920 елның башында, февраль айлары булгандыр, авылга солдатлар ияртеп бер уполномоченный килде. Халыкны җыеп ультиматум куйды: «Биш мең пот ашлык тапшырырга!» Безнекеләр кешечә аңлатып карадылар моңа: «Дарагуй ту- ариш. дәүләткә икмәк тапшырудан баш тартмыйбыз, тик син сораган хәтле бирә алмыйбыз».—диделәр. Уполномоченный револьверын болгап котыра башлады. Утызлап кешене—араларында биш-алты хатын-кыз да бар иде—чатнап торган суыкта такта амбарга ябып куйды. Өч көн, өч төн шуларны ашатмыйча-нит- мичә катырып тотты! Халык нишләсен, әсирлеккә алынган авылдашларын кыз­ганып икмәк китерә башлады. Ә ул, жир бит. тапшырган бөтен икмәкне—бодай, арыш. арпа, борчак, солыны—бер урын­га, кар өстенә бушаттырды. Менә шун­нан сон башланды ул ачлык, ә егерме икедә ахыргы чигенә җитте.

Бераз сүзсез утыралар.

Большой Татарин. Насый­булла! Кеше ите, дигәнемә аптыраган идеи . Тугыз бала идек без. Ин элек әти үлде, аннан тугыз баладан башта сигез, аннан жиде, алты. биш. дүрт калдык. Аннан сон ин кече энебез—бер яшьлек Әмирҗан . Анын да бүген түгел иртәгә үләсен аңлагач, әни ычкынган... Әмирҗанны суеп безгә аш пешергән Без белмәдек, ашадык Синен сөйгән совет властын минем әнине акылдан яздырды, үземне кеше ашаучы итте, га­иләсез калдырды, ятимлеккә дучар итте. Насыйбулла!

Насыйбулла. Син мина нин­дидер яктылык турында сойләмәкче идеи, пахан.

Большой Татарин. Ә син үз хәленне Комарикныкы һәм минеке белән чагыштырып кара! Нәрсә, әллә без синнән әзрәк михнәт кичергәнме9' Безнен бу дөньяда беркемебез дә юк. беркем дә көтми безне! Ә синен воляда хатының калган. Ул сине көтәдер бит! Әти-әниләрен исәнме9

Насыйбулла. Әни исән.

Большой Т а т а р и н. Ул да көтәдер! Син аларны кызган, үзеңне тү­гел! Ай-Һай жайлы чишелеш тапкансын син, ә?

Насыйбулла. Тагын нинди чишелеш бар сон?

Большой Татарин Исеңдә калдыр. Насыйбулла! Хәтта сине чәйнәп йотсалар да. бу хәлдән чыгунын ике юлы кала әле!

Комарик хихылдап куя.

Большой Татарин. Низам, теге әкияттәге Йосыф ничә ел ята нарада?

Низам. Унике.

Большой Татарин. Ничек чыга?

Низам. Дога кылып Тәңрегә мөрәжәгать итә һәм Тәңре анын догала­рын ишетеп Йосыфны азат итә.

Большой Татарин. Ишеттең­ме. Насыйбулла' Син үз тормышына үзен хужа түгел. Совет власте да хужа түгел ана! Бар нәрсә Аллаһы Тәгалә кодрәтен­дә! Ул сиңа тормыш биргән, ул алырга да тиеш. Үз-үзенә кул салу—бердән, бик зур җебегәнлек, мескенлек булса, икен­чедән. бик олы гөнаһ. Ярамый. Насый­булла! Башыннан чыгарып ташла андый уйларыңны Бу турыда хәтта уйларга да ярамый. Гөнаһ!

Насыйбулла. Ә ничек яшәргә сон9 Ничек түзәргә9'

Большой Татарин. Тешең­не кысып!!! Әйтәм бит. әниең турында уйла, хатынын турында! Син аларга кирәк! һәм тагын шуны бел. үз халкын болай җәберләгән дәүләтнен киләчәге юк! Менә мин әйтте диярсен, СССРның «с» хәрефе лә калмаячак! Без шул көнне күрер өчен булса да яшәргә тиеш!

 

 

 

  1. күренеш

Шунда ук. 1942 елнын августы.

 

Төрмә сакчы с ы та в ы шы Внимание заключенные! Строиться!

Насыйбулла, Низам. Комарик. Боль­шой Татарин һәм тагын берничә тоткын сәхнәгә ашыга-ашыга кереп рәт-рәт булып тезелеп басалар.

Төрмә сак ч ы с ы тавыш ы Внимание, заключенные' Родина в опас­ности! Фашист мечтает нас победить и бросает на фронт все новые и новые орды своих солдат Партия и советская власть оказывает вам огромное дове­рие Вам предоставляется право кровью искупить свою вину за совершенные преступления Кто хочет на фронт, два шага вперед!

Комарик Зачесались, красно­перые' Видать хорошо прет немец, не могут остановить! Смотри-ка. все по­литические как один вперед шагнули' Бараны, блин!

Большой Татарин алга ике алым ясы И Бөтенесе аптырап ана карыйлар Большой Татарин янына Насыйбулла чыгын баса, аларга Низам да кушыла.
Большой Татарин ым кагып Комарикка да чыгарга куша. Комарик та алга икс адым атлый.

Төрмә сакчысы тавышы. Большой Татарин?! Ты ли это? Не обознался ли я?! Ты же в законе! Даже здесь, в лагере, не работал, а на фронт хочешь?!

Большой Татарин. Надоело лежать на нарах, начальник! На волю охота!

Төрмә сакчысы тавышы. Там не воля, там война!

Большой Татарин. Ну, значит, воевать будем!

Төрмә сакчысы тавышы. Дело, конечно, твое, но предупреждаю тебя, Большой Татарин, и всех осталь­ных тоже, что если с кем по пути или там на фронте осечка выйдет, считайте, сами себе приговор подписали! Расстрел на месте без оправданий!

К о м а р и к. Да, не пугай ты, пу­ганые мы!

(Беренче пәрдә тәмам.)

 

 

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

  1. күренеш
  1. ел Насыйбулла. Низам. Большой Татарин. Комарик һәм тагын берничә тоткын поездда баралар.

 

Комарик. Низам, чё задумался? Әйдә, лутчы берәр әкият сөйләле!

Низам. Әкият кайгысы синдә!

Комарик. Ә синдә күкәй кай­гы?

Низам. Нинди күкәй тагын?

Комарик. Ну, какой кайгы, анламасан!

Низам (паузадан сон) Менә уйлап барам әле мин, бу чукынган Ста­лин минем дә бит бөтен тормышымны җимерде, тартып алып була торган бар нәрсәмне тартып алды, ә мин Сталин өчен сугышырга барам

Комарик сызгырып куя.

Большой Татарин (көлем­серәп). Авырып китмәгәнсендер бит, Низам?

Низам. Утызынчы елны кулак дип әтинең атын, ике сыерын, сарыкларын, хәтта самавырыбызны да талап алып чыгып киткәннәр. Гаиләбезне—әти-әни- не, оч сенлемне—Себергә сөрделәр. Ка­занда яшәсәм дә, агитатор булсам да, «ку­лак малае», «халык дошманы» дип, мине дә утыз алтыда хөкем иттеләр. Идеология агуы анга шулкадәр сенгән, мин жүләр дә, башкалар кебек, Сталинга хатлар яз­ган булам әле тагын! Сталин илдә булып яткан явызлыкларның берсен дә белми, ана әйтмиләр, ну, белеп алса, була инде хәлләр, дип ышанып йөрдем. Кайвакыт, әллә контрреволюционерлар Сталинның үзен дә төрмәгә ябып куйдылар микән, дип уйлап куям. Безнең халык беркатлы бит инде ул! Элек тә патша безнен болай яшәгәнне белми, дип ышанганнар бит Ә менә пахан энесе Әмирҗан турында сөйләгәч, әллә нишләдем Егерменче еллар ачлыгы чыннан да бит үзебезнен татар большевикларының, башкалардан уздырырга тырышып. Мәскәүнең артын ялап дәүләткә олау-олау икмәк тапшы­руыннан килеп чыккан нәрсә! Халык власты шундый буламы?

Большой Татарин. Миләрегез тәмам сыегаеп бетмәгән икән әле үзе!

Комарик. Мин чё-то все равно не допетрил! Син нигә сугышка барырга уй­ладың соң? Кем йомыркаңнан тартты?

Низам. Соң илгә дошман бәреп кергәч!

Комарик. А может Гитлер Ста­линга караганда лутчы булыр?

Большой Татарин. Кома­рик, я тебе горбатого лепить не буду, прямо скажу! Совет властыннан башка туган жир бар әле тагын. Ә минем туган җиремне бүген немец таптый. Йөрәккә пычак тыгып куйган кебек! Ничек нарада кызынып ятмак кирәк?! Их, анаңны! Дөньяда безнеке кебек тагын бер ил бар

 

 

 

микән? Башта гражданнар сугышында бер-беребезне кырдык Аннан ачлык оештырып күпме кеше дөмектердек' •Халык дошманнарын» уйлап чыгарып илнен яртысын төрмәгә ябып куйдык Икенче яртысы саклый! Аптырагач не­мей изә башлады Кем генә исән калыр икән сон бу илдә?..

Насыйбулла. Ә син үзен ник сугышка барырга уйладын сон. Кома­рик?

Комарик. Я как пахан! Ә син?

Насыйбулла. Мин сугышнын беренче көненнән үк доброволен булып китмәкче идем дә. җибәрмәделәр

 

 

 

  1. күренеш

2005 ел. Насыйбулланың ое. Карт белән Айбулат сөйләшеп утыралар.

 

булмый тораңдыр инде!

XI күренеш

       
   
     
 

 

Насыйбулла. Безне фронтка алып бара торган поезд беренче станци­ядә туктагач ук, һәрбер вагоннан диярлек өчәр-дүртәр мәет чыгара башладылар

Айбулат. Ничек инде мәет чыгара башладылар?

Насыйбулла. Шулай Уго­ловниклар белән политическийларга бүленеш бетте чөнки! Билгеле инде, уголовникларнын күбесе Ватанымны саклыйм дип түгел, качып булмас ми­кән, дигән ният белән фронтка барырга ризалашкан. Поезд кузгалып китү белән алар вагон такталарын каера башлаган­нар Ә политичсскийлар андый: әгәр болар качса, беренче станциядә үк бөтен вагонны терәп аталар. Шуннан китә инде сугыш! Блатнойларнын берсе дә пычаксыз йорми аларнын. аларга по- литическийларны кадап үтерү берни дә тормый. Хәер, уголовниклар да шактый кырылды барып җиткәнче

Айбулат. Фронтта ничек кабул иттеләр сезне?

Насыйбулла. Оркестр белән түгел инде! Халык дошманнары бит без! Ну, уголовниклар да кимен куймады, кыланып та карадылар, мин сина әйтим! Сугыш бара дип тә тормыйлар Күрәсен. андый кешеләрне берничек тә үзгәртеп

Айбулат. Ни кыландылар сон алар?

Насыйбулла. Алар кыланмаган нәрсә калмады! Йә кәрт уйнаганда та­лашып китеп берәрсен чәнчеп үтерәләр, йә склад басалар, йә берәр хатынны яки кызны тотып көчлиләр.

Айбулат. Насыйбулла бабай, кы­зык булып китте бит әле мина! Кызлар белән ничек анда сугышта, ә?

Насыйбулла. И-и-и, яшьлек!

1942 ел. Насыйбуллаларның капка гөбе Төн Капкадан ерак ту гел Тахау коймага терәлеп тора Ун кулына бияләй кигән Ашыга-ашыга атлап Галия керә.

Т а х а у (Гөлиянең юлына каршы аны җибәрми төшеп). Кая ашыгасын болай. Гөлия?

Та х а у. Йә инде. Гөлия' Мин бит

Гөлия җавап та бирмичә капка- сине сагынып килдем'Әйдә, чын күнел- дан кереп китмәкче була, тик Тахау дән бер сөйләшик әле'

 
   

Берсендә ничектер шулай ике кон ял бирделәр Ерак та түгел зур гына бер авыл бар иде Комарик шунда барып марҗалар белән дуслашып кайткан Җыеп алып китте бу безне дә. кунакка чакырдылар, дип. Ну. бардык. Өстәл әзерләгәннәр, самогон күпме эчсән дә бар Мин сизенми дә калдым, ни­чектер пышан-пышан гына егетләр таралышып бетте, без йортта хозяйка белән генә калдык Самай җиләк чагы бу хатынның, мөлаем гына, бар нәрсәсе дә үз урынында Мин дә ир бит инде' Кочаклашып үбештек. Бу мине ятагына тарта башлады Шунда нишләптер күзем тәрәзәгә төште дә. имәнеп киттем! Урам­нан Гөлия бара иде! Үзе тәрәзәгә карый Атылып урамга чыксам, берәү дә юк'


 

 

Гөлия. Кайтып хатынын белән сөйләш!

Т а х а у. Яратмыйм мин аны, Гөлия, әтиләр кушканга гына өйләндем! Мин сине яратам!

Г ө л и я. Ә мин сине күралмыйм!

Т а х а у. Нигә?

Гөлия. Әйтсәм дә, аңламассын шул син, Тахау!

Т а х а у. Ә син аңлатып кара.

Г ө л и я. Ун кулыңдагы ике барма­гын кая?

Т а х а у. Ит чапканда ялгыш өздем.

Гөлия. Оят түгелме сина? Бөтен ирләр фронтта, Ватан өчен сугыша, ә син минем ише солдаткаларнын канын эчеп ятасын!

Тахау Ире солдатта булган ха­тын гына солдатка була бит ул. Гөлия Бурларның хатыннары солдатка бул­мыйдыр ул!

Г ө л и я. Ә минем ирем солдатта! Сталинградтан хаты килде!

Тахау. Шулаймыни? Чыгарганнар әллә?

Гөлия Чыгарганнар шул! Әллә гомер буе төрмәдә утырыр дип уйлаган иденме?

Тахау (Гөлиянең алдына тезләнеп) Гөлия! Барыбер үтерәләр аны сугышта! Кайталмаячак ул кире авылга! Әйдә, мина кияүгә чык! Хатынымны аерам! Яратам мин сине. Гөлия! Мин синнән башка яши алмыйм!

Гөлия (Тахауны этеп җибәреп) Китәле моннан, елан!

Тахау сикереп торып Гөлияне

кочып ала.

Гөлия. Җибәр! Җибәр, дим, ка­бахәт!

Тахау (Гөлиянең телогрейкасын капшап). Туктале! Ни бу синең монда?

Гөлия. Җибәр, дим, оятсыз! Җир бит!

Тахау Гөлия телогрейкасының түш кесәсеннән бер шешә сөт тартып чы­гара.

Т а х а у. Бу ни бу. Гөлия? Син дә ирен кебек урлашу юлына бастыңмыни, ә? Бөтен ил: «Бар нәрсә фронт өчен, бар нәрсә Җиңү өчен!»—дип көнне-төнне белми тир түккәндә, син колхозны талап ятасыңмыни әле монда?

Гөлия. Би-и-ир!!! Мина түгел ул, балага! Сөтем бетте, балам ач!

Тахау. Тәк, тәк! Синен дә Себер юлларын күрәсең килдемени?

Гөлия Тахау, кеше бул! Бир сө­темне!

Тахау. Синең сөтең түгел ул, кол­хозныкы!

Гөлия (Тахау алдына тезләнеп). Тахаветдин! Ялварып сорыйм синнән! Бир инде! Балам ачтан үлә бит! Анын көне буена ашаган ризыгы шул бер шешә сөт бит!

Тахау. Әйдә минем белән! Кайтыш­лый алып кайтып китәрсен сөтеңне!

Гөлия сикереп тора да, Тахаунын йөзенә төкереп, капкадан кереп китә.

 

  1. күренеш
  1. елның июле, фронт сызыгы. Насыйбулла, Низам, Комарик тәмәке тартып утыралар. Большой Татарин кереп алар янына урнаша.

 

Большой Татарин. Мать их и в хвост, и в гриву!

Насыйбулла. Нәрсә булды, ротный?

Большой Татарин. Таңнан атакага!

К о м а р и к. А чё, первый раз что ли?

Большой Татарин. Сарык көтүе урынына да күрми болар безне!

Насыйбулла. Нәрсә булды сон?

Аңлатып сөйлә әле!

Большой Татарин. Таннан атакага!

Насыйбулла. Анысын ишет­тек.

Большой Татарин. Бүлдермә! Таңнан атакага! Бер инеш бар инда, без шуны кичеп, инештән кимендә ярты километр үтеп, шул позицияне сакларга тиеш. Ә инешнең бу ягында—минное поле! Барып та житә алмыйбыз без ул
инешкә! Өстән бомбалар явачак. кар- шыга пулялар сызгырачак, ә аяк астында миналар шартлаячак!

Низам. Нишләмәк кирәк, без бит сугышта.

Большой Татарин. Әйе, сугышта! Әйе. минем үз Ватанымны фашист корткычларыннан саклыйсым килә! Ләкин болай аңгыра сарык кебек белә торып минное поле буенча чабарга мин не подписывался!!!

Низам. Без болай да инде көн саен үлем белән качышлы уйныйбыз.

Большой Татарин. Атакага чапканда пуля тиеп үлсән, бер хәл! Ә бо­лай белә торып үз-үзенне үтерү—это же тупость, мать твою! Они чё там в штабе, последние мозги пропили9!

Бераз сүзсез утыралар.

Насыйбулла. Атакага чапмый барыбер бүтән чара юк.

Комарик. Ща. побежал1

Насыйбулла. Чапмасак. үзе- безнең заградотряд барыбер кырып бе­терәчәк. Ә болай мина кырын исән-имин үтеп чыгуын бар.

Большой Татарин. Инешнен теге ягында немец! Анысын да онытма!

Насыйбулла. Барыбер бүтән чара юк. (Ут сүнә.)

Ут янганда Большой Татарин. На­сыйбулла. Комарик. Низам атакага ча­барга әзерләнеп яталар. Бомба шартлаган тавышлар ишетелә.

Большой Татарин. Артобстрел бетү белән без кузгалабыз, егетләр'

Бомба шартлаган тавышлар тына Большой Татарин торып баса.

Большой Татарин. Рота! Слу­шай мою команду! Вперед, за родину!

Берәү дә кузгалмый.

Большой Татарин А. ну. подельнички, поднять задницы! Кто останется лежать, самолично в винегрет покрошу, мать вашу за ногу'

Ул арада миналар шартлаган, аткай тавышлар янадан ишетелә башлый Комарикнын сикереп торуы була, анын мангаена кыйпылчык тия. Ул йөзен куллары белән каплап Насыйбулла белән Низам өстенә ава. Тегеләр мона бернинди игътибар бирмичә: •Ур-р- ра!!!»—кычкырып Большой Татарин артыннан атакага йөгерәләр. Ут сүнә. Ут янганда сәхнәдә Большой Татарин ята. Ул авыр яраланган. Анын янына Насыйбулла шуышып килә. Анын да җилкәсеннән кан ага.

Большой Татарин. Бәхил бул. Насыйбулла! Мин дә китәм Комарик артыннан. Низамны күрмәдеңме?

Насыйбулла Югалыштык ничектер.

Большой Татарин. Җитәр инде бу балама, дигәндер Аллаһы Тәгалә Менә хәзер тегендә баргач та допрос алалар инде. Мать твою! Анда да допрос! Ярар, сонгысы булыр, иншалла. Насый­булла! Минем сиңа бер үтенечем бар Син сугыштан сон минем авылга барып кил. яме Чуашстандагы Шыгырдан авы­лыннан мин. «Сәйфетдин Гарифуллин Ватаны өчен сугышканда, атакага чап­канда немец пулясыннан үлде».—диген, яме' Белсеннәр авылдашлар. Мәчеткә кереп хәер бирерсен. минем рухыма дога кылсыннар

Большой Татарин тынып кала. Не­мецлар сөйләшкән тавышлар ишетелә башлый Насыйбулла Большой Татарин - нын гәүдәсе артына яшеренеп атышырга әзерләнә. Шунда ул патроннарын санап карарга уйлый.

Насыйбулла. Берәү генә калган.

Насыйбулла автоматын ияк астына төби. Гөлия керә.

Гөлия. Алай итмә. Насыйбулла! Без сине көтәбез бит! (Чыгып китә.)

Низам шуышып керә.

Низа м. Насыйбулла! Син исән икәнсең!

Насыйбулла. Җилкәгә пуля тиде.

Низам. Җңлкән түзәр! Син белә­сеңме сои9 Без бит синең белән Аллаһы
Тәгалә үпкән кешеләр дияргә була!

Насыйбулла. Ни сөйлисен син?

Низам. Батальондагы сигез йөздән артык кешедән без икәү генә исән кал­дык бит, Насыйбулла!

Немец солдаты тавышы.

Хенде хох, русишен швайн!

Н а с ы й б у л л а. Ни ди ул?

Низам. Кулларыңны күтәр, урыс чучкасы, ди.

 

  1. күренеш

2005 ел. Насыйбулланың өе Карт белән Айбулат сөйләшеп утыралар.

 

Насыйбулла. Аннан сон поездга төяп Гирманиягә җибәрделәр.

Айбулат. Кайсы концлагерьда булдың?

Насыйбулла. Берсендә генә булмадым мин. Әллә дүртесендә, әллә бишесендә булырга туры килде. Исем­нәре безнеңчә булмагач, истә калмаган инде. Бик хәтерләп торасы да килми, дөресен генә әйткәндә

Айбулат. Анда ниләр күрергә насыйп булды инде?

Насыйбулла. Гөлиянең сүзе иде ул. Шулай насыйп булгандыр инде безгә, Насыйбулла, ди торган иде мәрхүмкәем

Айбулат. Ә шулай да концла­герьдагы тормыш турында тәфсилләбрәк сөйлә әле, Насыйбулла бабай.

Насыйбулла. Тормышмыни инде ул концлагерьда?! Жан асрау инде ул, тормыш түгел! Ат урынына көне-төне эшлисен дә эшлисен. Бөтен тормыш шул. Ашау начар Юк, дисән дә була. Лок­ман хәзер чучкаларын да алай ашатмый. Кутилукка бер бакрач кайнаган су салып бирәләр. Шунда йомырка сарысы хәтле бер бәрәңге йөзеп йөри Язын-җәен кычыткан турап салалар. Ипи дип бирә торган нәрсәләре оннан түгел. Көрпә белән опилканы кушып пешерелгән бер нәрсәкәй шунда Ачлыктан китеп бара яздым мин кырык дүрттә! Да тауа ачык­тым. ашказаны бөтереп-бөтереп, чыдый алмаслык булып авырта башлады, канлы панус китте! Каян чыккандыр инде ул кадәр? Мин Гирманиягә китергәннән бирле ул чакта чыккан панус кадәр ашамаган идем.

Айбулат. Ничек терелдең сон?

Н а с ы 11 б у л л а. Низам алып калды мине. Алланың рәхмәте, гел аерылмадык без аның белән. Башка концлагерьга күчерсәләр дә, бергә күчерәләр иде. Ул чакта Низам ат җигеп йөри иде, ә без таш ватып төйибез. Ат арбасына салып без эшләгән җиргә әбәт алып килә дә, кайтып киткәндә, шул көнне үлгәннәрне төяп китә. Кайсы көнне, кеше күбрәк кырылса, кат-кат йөрергә туры килә иде ана. Бер кичтә, каян тапкандыр, Низам бер катилук кайнар майлы шулпа һәм чып-чын ярты кирпеч кара ипи алып килде! Үз күзләремә ышанмый тордым башта! Аннан сон кулыннан тартып алдым да эһ(!) иткәнче ашап та бетер­дем! Ашап бетергәч кенә, аныма килеп, читенсенеп Низамга карадым. Ә ул көлә генә. Борчылма, ди. Шушыны ашамасан ычкына идең син, минем хәл түзәрлек әле, ди. Ярый әле җир йөзендә Тахаулар гына түгел, Низамнар да бар .

Айбулат. Чигепләр дә куйгансың инде нужаны!

Насыйбулла. Минем нужаның яртысын да белмисең әле син, улым.

 

  1. күренеш
  1. елның көзе. Бүлмәдә өстәл һәм урындык кына. Сәхнә буйлап гестапочы йөренә.

 

Гестапочы (кычкырып). Шульц! Кем анда чиратта? Кертегез!

Насыйбулланы кертеп аталар Ул идәнгә, гестапочының нәкъ аяк астына килеп егыла.

Гестапочы! Насыйбулланы яка­сыннан күгәреп). Тор, русишен швайн'

Насыйбулланың торуы була, геста­почы аны шундук сугып ега.

Гестапочы (кычкырып). Тор дигәннәр сиңа, урыс чучкасы!

Насыйбулла торып баса.

Гестапочы (акырып һәм На­сыйбулланың якасыннан җилтерәтеп). Ишеттенме синнән алда кергән бән- дәнен акыруларын9' Күрденме. нинди хәлдә алып чыгып киттеләр аны9' Ә беләсеңме, кая апкиттеләр аны. ә9' Син­нән сорыйм мин!

Насыйбулла. Юк.

Гестапочы. Мичкә! Сабын ясар­га! Анын кебек кылансан, сине дә шунда ук җибәрәм! Аңладыңмы!

Насыйбулла. Әйе.

Гестапочы (өстәл янына барып утырып) Исемен?!

Насыйбулла. Насыйбулла Г естапочы Фамилиям9 Насыйбулла. Галиуллин Гестапочы Атаңның исеме9 Насыйбулла Гали улы мин Гестапочы. Күңелем сизенә. На­сыйбулла. синен белән килешербез без. ахрысы. Акыллы мужикка охшагансың Синнән алдагысы шып-шыр аңгыра иле. Нәрсә, килешәбезме?

Н а с ы й б у л л а. Ни тәкъдим итә­сез инде

Гестапочы. Син авызыңны чама­лап ач! Сырланып утырырлык җаен юк синен' Йә мин әйткән белән килешәсең. Йә (Бармагы белән түшәмгә күрсәтә) Күрәсеңме әнә теге боҗраны9

Насыйбулла башын өскә күтәреп карый, тик җавап бирми

Гестапочы Күрәсеңме, дим мин сиңа?!

Насыйбулла Күрәм

Гестапочы. Күргәч, бел' Йә мин әйткәнгә күнәсең, йә Шульцны чакырам Ул әнә шул боҗрага бау кигертә дә. кулларыңны арттан бәйләп, сине шунда асып куя! Аннан сон сул якка ике йоз мәртәбә ботерә дә. кирегә бөтерелгәндә резин таяк белән рәхәтләнеп тоя у зенне! Аннан соң инде син сабын заводына әзер чимал буласың. Белдеңме”

Насыйбулла. Белдем

Гестапочы. Белсән. тынла Сугыш бетәргә күп калмады. Без хәзер көч җыйдык, мона кадәр ясаган хатала- рыбыздан сабак алдык. Күп дигәндә ике- өч ай эчендә Мәскәү безнеке булачак. Рейх сина бөек ышаныч белдереп дойче зольдатен булырга тәкъдим итә

Насыйбулла. Кем сон ул дуйчы зүлдәтен?

Гестапочы. Немец солдаты! Аңгыра!'! Бүлдермә! (Бераз тынычлана төшеп ) Сезнен генералыгыз Власов хәзер рейх яклы. Ул Русиядәге больше­визмны бәреп төшереп андагы халык­ларга азатлык бирергә тели. Син татар икәнсен Татармы син9'

Насыйбулла. Татар.

Гестапочы. Татар булсаң, тыңла! Бөек рейх сина азатлык бирергә тели. Власовның «Русская освободительная армия«сендә татар-башкорт легионы бар Шуның солдаты булып китсән. син туган иленне большевизмнан азат итүгә үз өлешеңне кертәчәксең Тамагын һәрчак тук. өстен бөтен булыр Большевизмны җиңгәч, без сезгә чын мәгънәсендә милли республика төзергә вәгъдә итәбез Азат булып, ирекле булып, иркенләп, үзегез теләгәнчә яшәрсез Йә. ничек, син ризамы9

Насыйбулла (дәшми)

Г естапочы (акырып) Ризамы дим9'

Насыйбулла. Белмим шул Сез әллә нинди мин анламый торган нәрсәләр турында сөйлисез

Гестапочы (тагын да ныграк акырып) Карале син. русишен швайн' Син монда үзеннән герой ясап утырма! Синең бу геройлыгын беркемгә дә кирәк түгел' Әллә син үзегсзнекеләргә эләксән башыннан сыйпарлар, дип беләсеңме9 Син безнен кулда булуын белән бәхетле Бары тик шуна күрә генә әле исән син!

Насыйбулла Рәхмәт инде

Гестапочы (җанлана төшеп). Менә монысын дөрес әйтәсен Йә ничек, куабызмы большевизмны Иделдән9

Насыйбулла. Уйларга вакыт бирәсезме?

Гестапочы (акырып) Вакыт9 Нинди вакыт9' Кем сон син шулхәтле, сина вакыт биреп торырга9 Әйт тиз бул. ризамы, юкмы9!

Н а с ы й б у л л а. ( )

Гестапочы (һаман шулай акы-
рып) Соңгы мәртәбә сорыйм?!

Насыйбулла. (...)

Гестапочы. Шульц! Шульц.дим!

Әллә йокларга яттынмы. ялкау сыер! Эшкәрт бу сабын кисәген!

 

 

 

  1. күренеш

Насыйбулланың өе Бабай белән Айбулат һаман шулай сөйләшеп утыралар

 

Насыйбулла. Утыз-кырык мәртәбә әйләнгәч, анны югалттым. Са­бын заводы янында үлгән кешеләрнең гәүдәләрен тау хәтле итеп өеп куйганнар иде. Мине дә шунда илтеп атканнар. Һа­ман шул Низамга рәхмәт инде, арбасына салып баракка ничектер алып кайталган ул мине. Шул чакта исән калганыма хә­зер дә бик ышанып бетә алмыйм. Үзем сина сөйләп утырам, үземнең теге чакта авырткан кебек бөтен тәнем сызлый.

Айбулат. Низам үзе исән кал­дымы сон?

Насыйбулла. Кадалмады шул. бахыр. Азат итәргә бер көн кала атып үтерделәр аны

А й б у л а т. Менә, Насыйбулла ба­бай. сугыштан соң батырлар күбәя бит инде ул. Сонгы елларда сүз ирегеннән файдаланып төрле кеше төрле нәрсә яза башлады Араларында сугышта кат­нашкан татарларны наданнар, үз халкын кимсетеп яшәгән империяне саклап гомерләрен биргәннәр, дип язучылар да бар?

Насыйбулла. Мин. улым, империяне саклыйм, дип сугышмадым Беркем дә империя өчен дип үлми Мин туган авылым, әнием, абыйларым, сеңелләрем. Гөлиям өчен сугыштым. Хәер, бүтәннәр өчен жавап бирә ал­мыйм. төрле кеше булгандыр инде ул чакта да.

Айбулат. Ә нигә син татар-баш­корт легионына язылмадын? Теге гес­тапочы әйткәндәй, тамагын тук, өстен бөтен булыр иде. Фронтка барып житкәч берәр жаен табып үзебезнекеләр янына чыгар идең.

Насыйбулла. Шундук атып үтерсеннәр өченме?

Айбулат. Ирекле милли респуб­лика төзеп бирәбез, дигәч тә кызыкма­дыңмы?

Насыйбулла. Ә нәрсәсенә кы - зыгасын анын9

Айбулат Ун-унбиш ел элек суве­рен республика төзеп карамакчы булдык бит инде. Ә сина моны кырык дүрттә үк вәгъдә иткән булганнар. Һәр татар йөрәгендә, бик тирәндә булса да. иреккә омтылыш бар бит инде ул.

Насыйбулла. Әллә нинди со­раулар бирәсең син. Айбулат! Хәер, сез икенче, яшь буын инде. Белмим, миндә син әйткән мәгънәдә иреккә омтылыш юк иде. Мин 1552 елда ни булганын да житмеш яшькә житкәч кенә гәжиттән укып белдем. Аннан соң ничек инде мин уз илемә басып кереп бөтен нәрсә­не кырып, бөтен кешене үтереп йөргән нимесләр ягына чыгыйм?! Хәлләре мөш- келәя башлавын да сизенә идек инде Шулай булмаса. бездән легион ясап маташмаслар иде алар.

Айбулат. Суверенитет вәгъдә иткәннәреннән генә әйтәм инде.

Насыйбулла (ачуланып). Нәрсә соң сез бөтенегез дә сувирин да сувирин! Ни кылдыгыз сувирин булып?! Әйтәм бит. миңа ул сувиринны кырык дүрттә үк тәкъдим иткәннәр иде. Алмадым мин аны!

Айбулат. Ләкин бит. Насыйбулла бабай, туган илнең бәйсезлеге турында сүз бара. Аңлыйсынмы?

Насыйбулла. Пычагымамы миңа аның бәйсезлеге! Ана кадәр, нәрсә, бәйдә идемени ул? Нимес төзеп биргән республика Мәскәү төзегәненнән нәрсә­се белән аерылсын?!

Айбулат. Насыйбулла бабай, туктале, кызмале син. Үзен туган авы­лым. әнием. Гөлиям өчен сугыштым, дисең

Насыйбулла. Әйе шул!

Айбулат. Соң алар туган ил бит инде! Татарстан!

Насыйбулла. Алар—туган ил. ләкин Татарстан түгел. Чөнки әнигә һәм Гөлиягә сувирин кирәк түгел иде. Аларга минем исән-сау сугыштан әйләнеп кай­туым гына кирәк иде. Аларнын минем белән тыныч, үз тормышлары белән

 

яшисе килә иде. Бары тик шул гына! Ә синен Татарстанына сувирин кирәк!

Айбулат. Суверен булса, бәл­ки. .

Насыйбулла. Хикмәт бөтенләй анарда түгел, улым. Беләсеңме, нәрсәдә хикмәт?

Айбулат. Нәрсәдә?

Насыйбулла. Үзен уйлап кара. Ни бирде мина ул туган ил нужадан башка?

Айбулат. Бәйсез, азат булса, бирә алыр иде. Үз өен—үз көен!

Насыйбулла. Бирер, көт' Бәйсез булса да. бәйдә булса да, Тахаулар бер­кая да китми бит! Өч хәрефле оешма да беркая да китми! Ә ул оешма булганда, сувирин дип йөрүләр уен гына ул! Син дә ачуымны китереп сувирин дип уты­расың. Теге гестапочы кебек, әйтмәсәм дә булмады! Кирәкми мина бернинди сувирин да, фашизм да, коммунизм да. капитализм да, берсе дә кирәкми' Теләсә кайсы дәүләт—ул кешене изү өчен төзел­гән система. Ә минем тынычлап яшисе килә! Аңлыйсынмы?

Айбулат. Дөрес әйтмисен син, Насыйбулла бабай

Насыйбулла. Менә сиксән алтыга жит әле. яме, шунда я надан бер сөйләшербез.

Айбулат (авыз чите белән генә көлеп). Ярар соң, алайса. Алга таба ниләр булды инде?

Н а с ы й б у л л а. Алга табамы? Кырык бишнең апрелендә бомба шарт­лаган тавышлар безнең концлагерьга да ишетелә башлады. Әһә, без әйтәбез, килеп җиттеләр безнекеләр! Иртә шат­ланганбыз Шул тавышлар килә башла­гач, нимесләр әсирләрне атарга йөзәрләп кенә алып чыга башлады Низам белән мина да чират житте. Тагын икебез­не бер көтүдә алып чыгып киттеләр. Әллә ни ерак алып бармадылар. Тезеп бастырдылар да. автоматтан сиптерә дә башладылар! Белмим, нишләп алай булгандыр9 Әллә куркудан, әллә үлдем, дип уйлап, анымны югалтып егылдым мин. Төн уртасында уянып киттем. Бар жирем дә исән, бер пуля да тимәгән Шундук Низам искә төште Эндәшеп- эндәшеп карыйм, жавап бирүче юк. Үле гәүдәләр арасыннан эзләп киттем мин моны Таптым Йөрәгенә атканнар, кабахәтләр! Аннан-моннан гына чокыр казып, күмеп куйдым Низамны Мине ике мәртәбә теге дөньядан алып калган кешегә рәхмәтем шул гына булды

Айбулат. Аннан сон?

Насыйбулла. Тан атып килә иде. Низамны күмеп бетерәм дигәндә генә машина тавышлары килә башлады Качмакчы булган идем, качар урын юк Үлгәнгә салышып, атып үтерелгән әсир­ләр янына барып яттым. Машиналар ки­леп житте Бер күземне әзрәк кенә ачып карасам, нимесләр түгел. Безнекеләр дә түгел. Американнар булып чыкты Ба­тырлыгымны жыеп торып бастым.

Айбулат. Американнар ни диде инде?

Насыйбулла Берсе урысча сука­лый иде әзрәк. Сораштырып маташты да инде, мин ни булганын аңлатып күрсәт­кәч. үзенекеләренә нидер генә әйткән иде, тегеләр мине кочаклый башладылар • Рус. Иван. друг, живой»,—диләр «Гит­лер капут, виктория, победа*.—диләр. Шундук ашарга тушункы бирделәр Кемдер ботинка бирде, кемдер фуражка Шулай итеп мине американ киемнәренә киендерделәр Алар белән ике кон Йөр­дем. Сәвит гаскәрләре белән очрашкач, алар мине үзебезнекеләргә тапшырды

 

  1. күренеш
  1. елнын мае. Бүлмәдә өстәл һәм урындык кына тора. НКВДчы тегендә- монда йөренә.

 

НКВДчы (кычкырып). Казаков! Казаков, дим. твою мать! Йоклап киттең­ме әллә аңда, сыер! Керт тагын берсен!

Насыйбулланы кертеп аталар. Ул бик нык кыйналган, бер исән жире дә юк

НКВДчы Фамилияң?!

Н а с ы и б у л л а. Галиуллин.

НКВДчы (аптырап) Галиуллин?!

Синмени бу Галиуллин?!

Насыйбулла Мин идем ачулан- масагыз. гражданин следователь.

НКВДчы И Галиуллин. Гадиул-

 

 

 

лин! Башын бармы синен, юкмы? Чис­тосердечно сөйләп бирсәң, әллә кайчан беткән иде бит инде бу интегүләрен!

Насыйбулла. Нәрсәне?!

Н К В Д ч ы. Ничек икеләтә шпион булып киткәнеңне инде! Нәрсәне булсын тагын?

Насыйбулла. Нинди шпион?

Н К В Д ч ы (акырып). Немец һәм американ шпионы, сволочь!

Насыйбулла. Гражданин следо­ватель! Мин бернинди шпион да түгел! Мин сезгә сонгы ике елымны ничек, кайда, кем белән үткәрүем турында йөз мәртәбә сөйләдем инде! Һәрбер сүзем дөрес! Ватаным алдында күз яше кебек чиста мин!

Н К В Д ч ы. У-у-у. син нинди сүз­ләр беләсең икән, Галиуллин! Ләкин бу дөньяда син белмәгән сүзләр, шулай ук син белмәгән нәрсәләр дә бик күп. Сине кислота ваннасына тыгып алганнары бармы? Ә. Галиуллин! Ә артыңа кып-кы- зыл булып кызган тимер чыбык тыккан­нары бармы? Ай. рәхәт ул, Галиуллин! Шашлык исләре чыга, борыннарны кытыклый башлый.

Насыйбулла. Шушында үлсәм үләм. ләкин сезнен ул кәгазьләрегезгә мәнге кул куймаячакмын!

Н К В Д ч ы (ачуыннан ысылдап). Су асты көймәсеннән кая китерсен икән сон син?!

НКВДчы Насыйбулланы бик каты кыйный.

Сәхнәдә төрле төстәге утлар уйнап ала. Гөлия керә.

Гөлия. Син, Насыйбулла, күпкә түзгәнне азга гына түз инде. Без сине көтәбез бит! Дөньялар гел болай гына тормас әле! Бәлки, бик күп тә утыр- массын, кайтырсын. Алла боерса. Ин мөһиме, исән бит син!

Насыйбулла (читенсенеп). Гафу ит мине, Гөлия!

Гөлия юкка чыга.

Н К В Д ч ы. Итәрмен менә мин сине! Мин сине шундый итеп гафу итәрмен, бу дөньяга ник туганыңа үкенерсең!

Насыйбулла (көч-хәл белән, НКВДчыдан тәмам туеп). Бирегез кә­газьләрегезне!

НКВДчы (шатланып). Күптән шулай диләр аны!

Өстәл янына килеп кәгазьләр ара­сыннан бер папканы эзләп таба.

Аны ачып актара башлый.

НКВДчы. Бер генә сорау калган, Галиуллин.

Насыйбулла. Тагын нинди сорау?

НКВДчы. Монда синен власовчы һәм немец шпионы буларак заданиен язылган, диверсион эш алып барырга тиеш булгансың икән. Ә менә Америка шпионы буларак нинди задание белән килүең турында бер сүз дә юк.

Насыйбулла. Килмәдем мин. кайттым.

НКВДчы. Анысы не важно! За­даниең нинди?

Насыйбулла. Мин каян белим? Языгыз инде шунда берәр нәрсә!

НКВДчы. Мин сезнен бөтенегезгә дә каян задание уйлап табып бетерим?!

Насыйбулла. Минем дә башыма бернәрсә дә килми.

НКВДчы. Ну, ярар. Просто зада­ние дип кенә язам. (Папкага язып куя.) Әйдә, кил монда. Куй кулыңны.

Насыйбулла көч-хәл белән килеп имзасын куя.

НКВДчы. Менә булды! Үзенне дә күпме газаптан коткардын, мине дә! Казаков! Казаков дим. твою мать! Монысын шпионнар янына ябыгыз! Бетте эше.

 

  1. күренеш

Насыйбулланың өе Карт белән Айбулат сөйләшеп утыралар.

 

Айбулат. Ничә ел бирделәр инде?

Насыйбулла. Егерме биш

Айбулат. Насыйбулла бабай! Менә син нимес төрмәсен дә үткәнсең инде, әйеме. безнекен дә. Әйт әле, кайсысы әйбәтрәк иде?

Насыйбулла. Айбулат улым,

 

 

 

төрмәнен анын әйбәте юк инде! Барысы да начар' Тик шулай да. ниместә тәртип күбрәк иде сыман.

Айбулат. Ә төрмәдәге тормыш белән иректәге тормыш нәрсәсе белән аерыла?

Насыйбулла. Кызык-кызык кына сүзләр ычкындырып куясын син. Айбулат! Нәрсәсе белән аерылсын инде9 Иреген булмау белән аерыла' Хәер Беләсеңме, Айбулат Төрмәдә анда тормыш күпкә катлаулырак та. шул ук вакытта күпкә җинелрәк тә. Анда инде билгеле бер тәртип урнашкан Әйтик, каршына надзиратель килсә, ана биш адым кала син баш киеменне салырга тиеш. Аңардан ике адым киткәч, кияргә була. Ин шәбе, берүзен генә булганда надзиратель белән бөтенләй очрашма­вын инде. Чөнки ул бәйдәге эт һәркемгә өргән кебек сина барыбер һичьюгы акы­рып кала. Акырып кына калса әле?'

Айбулат. Бусы, аңлавымча, җиңелрәк ягы булды.

Насыйбулла. Әйе.

Айбулат. Ә катлаулырагы?

Насыйбулла. Исән калуы кат­лаулы. Үзең уйлап кара! Дүрт кешелек вагонкада

Айбулат. Нәрсә сон ул вагонка?

Насыйбулла. Ничек дип әйтим? Зэклар ятып йокласын өчен такта-токта­дан кадакланган ике катлы карават

А й б у л а т. Ә. аңлашылды

Насыйбулла. Дүрт кешелек вагонкада сигезәр, унар кеше йоклый­быз. Илле кешелек баракта ике йөзләп зэк жан асрый Ятып йоклый торган матраслар эченә опилка тутырылган. Ул кандала белән мыжгып тора! Ашау начар. Нык начар! Мине, мәсәлән, үзем не ач үлемнән палатна гына коткарып калды.

Айбулат. Нинди палатна9 Нәрсә сон ул?

Насыйбулла. Палатна инде' Палатнаны белмәскә син9! Тимер пыч­кысының палатнасы'

Айбулат Ә-ә-ә!!!

Насыйбулла (үртәшеп). Бә- ә-ә!!!

Айбулат. Ә ничек ул сине ач үлемнән коткарып калды?

Насыйбулла Зэкнын палужен- ныйдан артык бернәрсәсе дә булмаска тиеш

АйбулатӘ нәрсә положено?

Насыйбулла Бернәрсә дә ни палужыно! Тында! Шулай берсендә төзелештә эшлибез. Эш вакыты бетте, кайтырга җыена башладык. Карасам, идәндә чәнти бармак хәтле генә па­латна сыныгы ята. Кеше күрмәгәндә генә алдым мин моны Тотсалар, бет- тен! Ә тотмасалар. бик зур байлык ул! Бәхетемә, шәпләп кенә тентесәләр дә. табалмадылар моны! Мин палатнаны үткенләп, анардан кечкенә генә пычак ясадым Инструмин! Беләсенме никадәр кирәк әйбер ул инструмин? Кемнеңдер аяк киемен төзәтергә кирәк, кемгәдер посылка килгән, сало кисәргә кирәк, башкасына тагын нидер. Яшереп куйган җиреннән кеше күрмәгәндә генә алып бирәсен Теге алып торган кеше бурыч­лы булып калмый инде, бер кисәк ипи булса да бирә

Айбулат. Ә-ә-ә, алай икән!

Насыйбулла. Шулай шул. улым Кайда да тырышырга кирәк

Айбулат Насыйбулла бабай' Ә менә лагерьда утырганда күнеленә ин нык кереп калган нәрсәне сөйлә әле'

Насыйбулла. Лагерьда яткан һәр көнем кичә булган кебек исемдә, улым. Онытып була торган нәрсә түгел ул! Сүз белән дә сөйләп бирә торган нәрсә түгел. Сезгә эләкмәсен инде ан­дый нужалар. Ходаем' Без күргәннәр дә ташып ашкан!

Айбулат Ә шулай да. Насыйбулла бабай?!

Насыйбулла Нәрсә дип әйтим икән сон9 Юк. алай аерып алып сөйләр­дәй Ә. юк! Туктале! Мунча төзеттеләр безгә берсендә! Нигә кирәк булгандыр инде ул кыш уртасында урманда мунча. белмим9! Әйтергә онытып торам икән Кырык бер гырадыс суык булса, эшкә алып чыкмыйлар Кырык гырадыс кына булса чыгып китәсен инде, кая барасын9 Ул көнне шул кырык гырадыс булган­дыр. мөгаен Надзирательләр кемнен ни эшли белгәнен чамалыйлар бит инде Балта болгый белгән егерме кешене сайлап алдылар Шулар арасында мин дә бар Аннан сон raibiH егерме кешене сайлап алдылар Алары бүген-иртәгә үлә. дип йөри торганнар Барысы да авыру, күбесе картлар Профессорлар шунда, композиторлар, политическийлар инде Апкиттеләр безне лагерьдан урманга

 

Килеп җиттек. Икегә бүлеп кара-кар- шы бастырып тезеп куйдылар безне. Бу якта без, плутниклар. торабыз. Теге якта җыен гарип-гораба, дигәндәй. Тезеп куй­дылар да ник апкилгәннәрен әйттеләр. Егерме дүрт сәгать вакыт сезгә, диләр. Шул вакыт эчендә мунча әзер булмаса, сезне дә шушында атып үтерәбез, болар- ны да, диләр.

Айбулат. Төзедегезме сон?

Насыйбулла. Соң, алдында утыргач?

Айбулат. Әллә чынлап егерме дүрт сәгатьтә төзеп бетердегез?

Насыйбулла. Ә кая барасын?

Айбулат. Димәк, шул кырык кешедән барысы да исән калды?!

Насыйбулла. Юк, бер утызлабы гынадыр. Әле аларнын да кул-аяклары өшеп, соныннан гангырина башланып, бармакларын, кул-аякларын кискәлә- деләр.

Айбулат (уйга батып). Алай. Шулай итеп, чәнти бармак хәтле тимер кисәге гомерне саклап калды, диген, ә?

Насыйбулла. Тимер кисәге түгел инде ул, улым. Пычак гомерне саклап кала алмый, ул аны кисә генә ала. Менә төрмә тормышын сораган идең бит? Анда шул мондагы тормыш инде ул. улым. Ләкин анда ул.. Ничек дип әйтим?.. Буяуларсыз, шәрә ул анда! Тахаулар да бар анда, Низамнар да. Тә­хаулар сине бетерергә йөри, Низамнар, үз гомерләрен кызганмыйча, синекен саклап калалар. (Бераз уйланып утыра.) Сөйли башласаң күп инде ул, улым. Сиксән алты ел гомерне ничек бер төндә сөйләп бетермәк кирәк?

Айбулат. Авылга кайчан кайттың инде? Егерме бишне үк утырмагансын- дыр бит?

Насыйбулла. Юк, егерме биш үк булмады. Илле өчнең җәендә кайт­тым мин.

А й б у л а т. Ә, амнистиягә эләктең, әйеме?

Насыйбулла килешеп башын селки.

Айбулат. «Без права выезда» дигән кәгазь бирүләре дөресме соң?

Насыйбулла тагын килешеп башын селки.

 

 

 

  1. күренеш

 

 

 

1953 елнын жәе. Насыйбулла авылга каршына Тахау очрый

Т а х а у (Насыйбулланы күреп). Нәрсә, Насый? Кайттым, дисенме?

Насыйбулла. Кайттым, Аллага шөкер! Исәнме, Тахау.

Тахау. Зерә кайткансың... Зерә. . (Зур-зур атлап ашыга-ашыга чыгып китә.)

Сәхнәгә Гөлия йөгереп керә. Насый­булла янына килеп җиткәч, ул кисәк кенә туктап кала. Беркавем алар бер- берсенә сүзсез генә карашып торалар.

Гөлия (илереп). Насыйбулла!!! (На­сыйбулланың кочагына ташлана.)

Бер-берсеннән аерыла алмыйча озак кына кочаклашып торалар.

Аннан сон Насыйбулла Гөлияне этеп куя.

кайтып төшә. Ин беренче булып аның

Гөлия (аптырап). Нигә алай итәсең, Насыйбулла?

Насыйбулла. (...)

Гөлия. Әллә сөйләп тә өлгерделәр инде. Ходаем?!

Насыйбулла. Нине сөйләп? Мин әле Тахаудан башка беркемне дә күрмәдем.

Гөлия. Сон Тахаудан башка кеше сөйләми дә инде аны! (Жиргә утырып елый башлый.)

Насыйбулла. Туктале, Гөлия! Аңлатып сөйләле! Миңа кем, нәрсә сөй­ләргә тиеш иде соң?!

Гөлия җиргә ятып ук кычкыра-кыч- кыра елый.

Насыйбулла. Гөлия! Гөлия! Мату­рым! Акыллым! Тынычлан әле, әйдә! Ни булды? Кешечә генә аңлатып бир әле?!

Гөлия (тынычлана төшеп торып утыра, җирдәге бер ноктага төбәлеп, мәрткә киткәндәй әкрен генә сөйли башлый). Сина башта ук язмаганга гафу ит инде. Насыйбулла Авырга узганымны белгәч тә сина хат язып җибәрмәкче булган идем, туктап калдым Бәлки ялгышамдыр, минәйтәм. Аннан сон инде, үзем ныклап инангач, тагын бер язмакчы булган идем, хатны яза да башлаган идем хәтта, тик тагын туктап калдым. Минәйтәм. ат урынына эшли­без, йөртеп бетереп буламы, юкмы әле’’ Төшсә, сина ничек аңлатырмын, дим Язмадым шулай итеп. Тугач хат язып салган идем

Насыйбулла. Балабыз бармыни безнең, Гөлия?!

Гөлия, син җавап хатларында бу турыда ләм-мим бер сүз язмадын Алма- гансындыр син ул хатны, күрәмсең9

Насыйбулла. Юк. андый хәбәрле бер хат та алмадым!

Гөлия. Анысы соныннан гына башыма килде шул! Башта аптырадым, аннан сон сине көнләшә, дип уйладым Үпкәләдем сина шунын өчен' И. җүләр дә инде үзем! (Күз яшьләрен яулык чите белән сөртеп куя) Шул үпкәчеллегем белән сиңа бала турында бер сүз әйт­мичә коры гына берничә хат та язып җибәрдем әле!

Насыйбулла. Кем туды сон, Гөлия9! Кызмы?! Малаймы9'

Гөлия. Аннан сон сина пахарункы килде. Әни. мескенем, аны алгач гел бетте! Сеңлең малай тапкан чак иде Улымның исеме чит җирләрдә аунап ятмасын дип. ул балага Насыйбулла дип исем куштырды

Насыйбулла. Гөлия! (Сикереп тора.) Нишләп без монда утырабыз сон9' Әйдә, өйгә кайтыйк! Минем дә бит үз баламны күрәсем килә! Ничә яшь инде ана?' Уникеме9

Гөлия. Юк инде ул. Насыйбулла Утыр

Насыйбулла коелып төшә. Башын кочаклап чүгәли.

Насыйбулла Ни булды9

Гөлия Ә мин ышанмадым ул пахарункыга Шул кара кәгазь килер алдыннан сине төштә күргән идем Ишегалдына кайтып кергәнсең икән. дим Гөлия, дисен, иртәгә кара хат китерерләр, шундук ут төртеп яндыр син аны. дисен икән, дим Берүк әнигә күрсәтә күрмә, дисен. Ни язылган булыр сон ул кара хатта, дип сорыйм Ялган, дисен син Шуна күрә ышанмадым мин ул пахарункыга. Әни ышанды Язганнар бит, ди. Төшемне дә сөйләп карадым, барыбер Бер ай түзмәде бит' Бер ай' Кырык бишнен язына, синен исән дигән хәбәрен килүгә хәтле яшәсә, бүтен дә исән булыр иде әле ул. Синен кайгын алып китте инде аны. Бала кайгысы ай- һаи авыр икән ул, Насыйбулла!

Насыйбулла. Балага ни булды?

Гөлия. Тахау, кара йөз!

Насыйбулла сикереп тора

Насыйбулла (кулларын Гөлиягә күрсәтеп). Хәзер үк менә шушы кулла­рым белән буып үтерәм мин аны!

Гөлия (тыныч кына, әкрен генә, һаман шулай бер ноктага төбәлгән ки­леш.) Утыр. Насыйбулла. Тахау шуны гына көтеп йөри ул! Сине янадан төр­мәгә тыгып куяр өчен.

Насыйбулла. Мин анын үзен утыртам! Баламны үтергән өчен'

Г ө л и я. Ә ничек дәлиллисен?! Ул бит аны буып үтермәде?

Насыйбулла Ничек үтерде?

Гөлия (һаман шулай тыныч кына) Сөтем бетте минем нишләптер Нәбигә бер яшь кенә иде әле ул чакта

Насыйбулла. Малай идемени?' Нәби кушкан идең мәллә?'

Гөлия. Савымчылык фермасында эшлим бит инде гомер буе Кичен кайт­канда бер шешә сөт кыстырып кайтам да шуны кайнатып эчертәм нарасыйга Анысын язган идем бугай инде. Тахау. ит чапканда ялгыш суктым, дигән булып уң кулындагы ике бармагын өздереп атты бит ул сугышка бармас өчен, кара йөз! Нигә шундыйларны утыртмыйлар икән?

Насыйбулла. Чөнки алар монда кирәк Монда алар күбрәк этлек эшли ала

Гөлия Бәлки, чыннан да шулай­дыр Әйе. белеп алган Тахау Бригадир бит авылда! Нәчалник кеше! Кыланган­нарын күрсәң син аның' Талап алды шешәмне Баланын көне буена ашаган
ризыгы шул бер бәләкәй шешә, дип аңлатып карадым башта. Жылап кара­дым, ялварып карадым, кире талап ал- макчы булып карадым, тик булдыра гына алмадым (Кычкырып.) Тәки баланы ачтан үтергәнче сагалап йөрде, кабахәт!!! (Янәдән җиргә ятып ауный-ауный елый башлый.) Гафу ит. Насыйбулла! Гафу ит! Саклый алмадым Нәбикәебезне! Барысы да фронт өчен! Барысы да Жинү өчен! Тахау, әнә, Жинү өчен безнен улыбызны бирде!

Насыйбулла Гөлияне күтәреп алып кочаклый, юатырга тырыша.

Гөлия үксеп-үксеп елаудан шашып- шашып үбешүгә күчә.

Гөлия (еш-еш сулап һәм пышыл­дап) Насыйбулла! Насыйбулла!! Насый­булла!!! Унөч ел бит! Унөч ел! Синме соң бу. Насыйбулла?!

Насыйбулла тагын Гөлияне читкә этә. Гөлия мона бөтенләй игътибар итми, һаман аның кочагына керергә тырыша

Насыйбулла. Туктале, Гөлия! Туктале, дим.

Гөлия (кисәк кенә сикереп торып). Нишләп утырабыз соң без монда?! Әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк!

Насыйбулла. Гөлия, дим, тукта­ле! Тынлале мине, Гөлия! Минем дә сиңа әйтәсе бик мөһим сүзем бар иде!

Гөлия. Әйт соң, әйт, Насыйбулла! Тыңлыйм!

Насыйбулла. Гөлия.. Мин аны ничек дип әйтергә дә белмим инде

Гөлия. Ничек бар, шулай әйт!

Насыйбулла. Бер сүз белән әйткәндә Син азат, Гөлия!

Гөлия. Ничек инде... азат?!

Насыйбулла. Менә шулай, азат

Гөлия. Ни дигән сүз сон инде бу.

Насыйбулла?

Насыйбулла. Бу, Гөлия, синен минем алда бернинди дә бурычын юк. дигән сүз. Син азат! Нишлисен килә, шуны эшлә. Телисен икән, башкага кияүгә чык.

Гөлия. Ни сөйлисен син, Насый­булла? Каян килде бу сүзләр башыңа? Нигә алай дисең син? Мин сине көтеп күпме хыялланып йөрдем! Насыйбулла кайтыр, дидем, кешечә яши башларбыз. Алла боерса, минәйтәм. Без яшь әле, дим. тагын балалар алып кайтырбыз, дим! Түребез тулып торыр балалар белән, минәйтәм. Ә син ни дисен?! Каян чык­кан сүз инде бу?!

Насыйбулла. Гөлия... Син әле яшь Таза.. Кияүгә чыгарсың Бала­лар алып кайтырсың..

Гөлия. Минем синнән бала таба­сым килә!

Насыйбулла (озын паузадан сон читкә, аска карап). Ирлегем калмады инде минем, Гөлия... Бөтен булганын чыгарып бетерделәр..

Гөлия (бераз эндәшми торгач). Нишләрсең бит Бәлки, Алла ярдәме белән терелеп китәрсең әле?

Насыйбулла. Ташла инде син мине, Гөлия! Әйтәм бит, кияүгә чык, рәхәтләнеп, тулы тормыш белән яшә. Сугышлар бетте инде хәзер..

Гөлия Мина синнән башка берәү дә кирәкми, Насыйбулла! Кендекләр береккән инде безнең.

Н а с ы й б у л л а. Өч көндәме?

Гөлия. Юк, өч көндә генә түгел. Унөч елда! Моны син үзен дә бик яхшы беләсең! Мин сине үлгән дигән хәбәрен килгәч тә ышанмыйча унөч ел буена кай­ту белән ташлар өчен көтмәдем! (Пауза.) Хәтерлисенме? Теге кичтә син мине нәкъ менә шушы урында куып тоткан идеи (Пауза.) Ярый сон, нишләрсен бит?! Шулай насыйп булгандыр инде безгә, Насыйбулла.

 

 

 

  1. күренеш

Янәдән Насыйбулланың өе. Бабай белән егет сөйләшеп утыралар.

 

Айбулат. Кайда эшкә керден инде, Насыйбулла бабай?

Насыйбулла. Сон халык дош­маны, власовчы, нимес һәм американ ышпиуннарын калхуз персидәтеле итеп куймаслар инде?!

Айбулат. Кем итеп куйдылар соң?

Насыйбулла. Дубырга, куних итеп.

Айбулат. Нигә, әйбәт эш инде?' Мин дә авылда калган булсам, ат карау­чы булып эшләр идем

Насыйбулла. Мин зарланып әйтмим, әйбәт эш.

Айбулат. Шулай итеп пенсиягә хәтле ат карадыңмы7

Насыйбулла. Юк, пенсиягә чыкканда авылда бригадир идем инде мин.

Айбулат. Карале, ә ничек сина паспортсыз пенсия бирделәр сон?

Насыйбулла. Мин каян белим инде аны? -Менә сина. Насыйбулла абзый, фәлән кадәр тиеш»,—диделәр дә, бетте китте шунын белән

Айбулат. Ә үзен паспорт артыннан йөреп карамадыңмы?

Насыйбулла. Юк.

Айбулат. Нигә?

Насыйбулла. Ничек дип әйтим? (Уйланып тора.) Башта анын кайгысы гел булмады Аннан кирәге булмады.

Айбулат. Ничек инде паспортның кирәге булмасын?!

Насыйбулла. Ә нәрсәгә кирәк ул?

Айбулат. Нәрсәгә дип, менә паспортын булса . (Уйга кала.) Сугыш ветераны исемен алыр идең! Пенсияне күбрәк гүләрләр иде!

Насыйбулла. Кирәкми мина аларның пенсиясе! Галаунай, улым, мина тимәсеннәр алар! Үз гомеремне тынычлап яшәп бетерергә ирек бир­сеннәр!

Айбулат. Нәрсә, һаман борчый­лармыни әле?!

Насыйбулла. Ә аларнын тук­таганы да юк!

Айбулат. Кемнең инде ул алар­нын?

Насыйбулла Тахаунын. мәсәлән.

А й б у л а т. Ә нигә алар дисен?

Насыйбулла. Сон Тахау шулар- нын бәйдәге эте бит инде!

А Й б у л а т. Кемнәрнең ту­ларның?

Н а с ы й б у л л а. Кемнәрнен. кемнәрнең!!! Өч хәрефле оешмадагы- ларның!

Айбулат. Кит инде. Насыйбулла бабай! Монысын арттырып әйтәсен инде!

Насыйбулла. Нәрсәне артты­рып әйтәм?

Айбулат. Тахау КГБда эшли дип. мәсәлән.

Насыйбулла. Нишләп арттырып әйтим? Арттырмыйм! Аннан сон. анда эшли, димим мин. аларга эшли. дим. Ул үзе мина шулай диде!

А й б у л а т. Ни диде7

Насыйбулла. Син, Насый. ир­кенгә чыктым дип уйлап ялгыша күрмә, мине синен арттан караштыргалап йөрер­гә куштылар, диде һәр адымын, һәр әйткән сүзен турында барысын да белеп торалар, борчылма, һәрберсен житкереп торам, диде!

Айбулат. Чынлапмыни7!

Насыйбулла. Чынлап шул! Әле менә бүген төнлә дә минем тәрәзәдә ут сүнмәгәнен сизгәч, йокламагандыр!

Кинәт дөбер-шатыр ишеккә кага башлыйлар.

Насыйбулла. Кем бар анда?

Тахау тавышы Ач. Насый!

Насыйбулла. Нишләп йөрисен төн уртасында?

Тахау тавышы Ач! Нинди төн булсын ди7 Таң атып килә инде'

Насыйбулла ишекне ача. Тахау керә.

Тахау. Нишләп утыра монда бу малай?

Айбулат. Исәнмесез.

Н а с ы й б у л л а. Ә синең ни эшен бар?

Тахау Беләсенме кем син. На­сыйбулла?!

Насыйбулла. Белам! Элемент'

Тахау. Галаунае—безнеке түгел син!

Насыйбулла. Син безнеке шул менә, шунысы жәл.

Тахау. Бурлар кебек, төнлә белән' Бушаткансыңдыр инде күңелеңне. На­сыйбулла. сүккәнсеңдер сәвит властын рәхәтләнеп! (Айбулатка.) Сүктеме?

Айбулат. Юк.

Тахау. Алдашма! Сүкте' Күтләрен­нән күреп торам, рәхәтләнеп издиваңа иткән бу сәвит властыннан! Менә әйт
әле миңа. Насыйбулла! Нишләп безнең хөкүмәтнең бер генә яхшы ягын да күрә­сең килми синең?

Насыйбулла. Бик нык күрәсем килә! Тырышып-тырышып эзлим гоме­рем буена! Таба гына алмыйм!

Т а х а у (Насыйбулланың борын төбендә сул кулының имән бармагын болгап). Ну, ысматри, Насый! Мин моны болай гына калдырмыйм! Әбизәтелни тиешле җиргә җиткерәм мин моны!

Насыйбулла (кул таягын алып). Каяле минем такси? Бар әле, ычкын әле моннан яхшы чакта!

Т а х а у (Тахау артка чигенеп). Син миңа янама, яме! Жавап бирәсең булыр!

Насыйбулла (кисәккычкырып). Тай моннан, дим!

Тахау абына-сөртенә чыгып китә.

Насыйбулла. Ну, кабахәт кеше дә соң инде! Каян чыга кешедән шулчаклы агу? Алла боерса, ул үлмичә, мин үлмим әле! Башта аны җиргә күмеп куйганна­рын үз күзләрем белән күрәм, аннан соң инде тынычланып, дөньялар аз булса да чистарды, дип үземә үлсәм дә ярый.

Насыйбулла кул таягын кире куеп, урынына килеп утыра.

Насыйбулла. Кызганам да инде мин ул мескенне!

Айбулат. Кемне, Тәхаунымы?

Насыйбулла. Әйе.

Айбулат. Ничек инде кызгана­сың?

Насыйбулла. Балаларының да җүне булмады...

Айбулат. Оясында ни күрсә, оч­канында шул булыр...

Насыйбулла. Мин әле хыт нужа чигә-чигә булса да дөнья күреп кайттым, ә ул бит авыл көтүлегеннән ерак киткән кеше түгел! Миңа авылдан чыгарга яра­магач, ул да чыкмый инде. Ул югында мин ниләр кырмам?!

Айбулат. Чынлап, Тахау авылдан бер дә чыкмаганмыни?!

Насыйбулла. Чынлап инде! Әллә син ул Тахауны миңа паспорт алдыртыр иде, дисеңме?

Айбулат. Алгансың бит әле менә.

Насыйбулла. Локманга рәхмәт инде! Ул йөрде артыннан.

Айбулат. Локман?!

Насыйбулла. Әйе, Локман.

Айбулат. Авыл советы предсе­дателеме?

Насыйбулла. Әйе.

Айбулат. Ә нишләп соң ул миңа бу турыда бер сүз дә әйтмәде? Глава килде дә хәл итте, дигән була.

Н а с ы й б у л л а. Ни дип әйтсен инде, шулай кушкач?

Айбулат. Ә син главага приемга бардыңмы соң?

Насыйбулла. Кайчан?

Айбулат. Паспорт алыр алдын­нан.

Насыйбулла. Бармадым мин беркая да! Әйтәм бит, Локман йөрде артыннан!

Айбулат. Кызык кеше булып чыкты бу Локман!

Насыйбулла. У-у-у!!! Син аны белмисең әле! Бик нык кызык кеше ул! Чучкалар асрый. Үзе ашамый, сата. Ашамагач гөнаһасы азрак булыр дип ышана микән инде? Коеп куйган сил- сәвит персидәтеле инде! Өйләндерде дә инде ул мине.

Айбулат. Ә ник ул икенче хаты­ның белән тормадың?

Насыйбулла. Әй!

Айбулат (хәйләкәр елмаеп). Рәт юкмыни?

Насыйбулла. Бар, нишләп бул­масын?! Кешечә яши башлагач, Гөлиям тәрбияләп торгач, терелдем мин.

Айбулат. Кайчан?

Насыйбулла. Кайчан дип?.. Кайтканга бер ун ел булгандыр.

Айбулат. Ник тагын бер өйләнеп карамыйсың сон? Бәлки, бүтәне ошар. Беткәнмени авылда ялгыз карчыклар?

Насыйбулла. Ялгыз карчыклар бүре буты! Гөлия генә юк шул арала­рында.

Айбулат. Ә-ә-ә... Күптән вафатмы сон Гөлияң?

Насыйбулла. Унбиш ел инде. Бәхилләп китте ул мине. «Рәхмәт сиңа, Насыйбулла, рәхәт яшәдем мин синең белән»,—дигән булды мәрхүмкәем Югыйсә, миңа кияүгә чыккач Гөлиянең атасы кызыннан баш тартты. «Моннан сон минем кызым юк!»—диде. Бер әйтсә, тешләп өзгән кебек ди торган иде Гө­
ЛИЯ. нәкъ шулай булып чыкты да. Тәки үлгәнче Гөлияне кызы дип танымады Хатынына да Гөлия белән очрашырга рөхсәт итми иле. качып кына күрешеп йөрделәр. Белеп алса, хатынын эттән алып эткә сала иде мәрхүм (Пауза.) Көтеп ята торгандыр инде Гөлия апан мине теге дөньяда «Кайчан килер ми­кән Насыйбуллам?»—ди торгандыр. Бу дөньяда күпме көтте, хәзер теге дөньяда көтә.

Айбулат. Да-а-а. бик зур очерк чыгарга тора әле монда Жинүнен алт­мыш еллыгына багышланган санга ничек шәп итеп язып җитештерергә моны9 Булдырып булса инде7

Насыйбулла. Анысы өчен бор- чылмасаң да була. улым. Сина барыбер үзен теләгәнчә итеп язарга ирек куй­мыйлар Минем турыда Жинү саныгызда берни дә чыкмаячак

Айбулат. Ничек инде чыкмаячак? Нигә?

Насыйбулла. Син бит дәүләт гәҗитендә эшлисен. Нишләп дәүләт хәт­ле дәүләт, шулхәтле ялчы тотып, күпме акча түгеп, үз гәҗитендә үзен фаш итеп ятсын инде? Уйлап кара'

Айбулат. Юк' Мин барыбер язам, барыбер бастырам!

Насыйбулла Карарбыз' Лав­рентий югалды әле нишләптер! Күптән күренгәне юк инде Тагын нинди этлектә йөри микән?

Айбулат. Кем сон ул Лаврен­тий?

Насыйбулла. Кем түгел, нәрсә! Минем песи ул.

Айбулат Лаврентий исемле­мени?

Насыйбулла. Әйе.

A ft б у л а т. Ә нигә андый сәер исем куштык?

Насыйбулла. Явыз булганга’ Син дә Локман булып утырма инде, бәйләнмә шул исемгә!

Айбулат Карале. Насыйбулла бабай. Локман димәктән. көндез анын белән бергә килгәч, ник син мина берни дә сөйләмәдек, төнлә кил. дип пышыл­дадың? Ул да тыңлап торса ни була?

Насыйбул л а Юкка үткәргән­без бугай без синен белән бу төнне. Айбулат.

Айбулат Нигә'.’

Насыйбулла. Нидербигә! Соң әйтеп торам бит мин сина. теләсә кайсы дәүләт—ул кешене изү системасы Менә шул Локман кебек хөкүмәт кешеләренен кулы белән эшләнә бит инде шул изү. кысу, буу! Әнә. Мөдәррис Әгъләм язган бер шигырендә

Айбулат Син Мөдәррис Әгъләмне дә укыйсынмыни?

Насыйбулла. Нигә укымаска?! •Тышауланган сөю буламыни?» дигән Ә тышауланган бәхет буламы? Син миннән бүген: «Абага алмасы ачы була, дигәнен- не ничек аңларга9»—дип сораган илен. Менә хәзер анлатам' Абага чәчәген тап­кан кеше бәхетле була бит инде. имеш, гәрчә ул чәчәк әкиятләрдә генә булса да! Ә безнен менә бу Алла каргаган дәүләттә, иманым камил, абаганың чәчәген генә түгел, хәтта шул чәчәктән җитешкән ал­масын тапсаң да. ул барыбер авызга каба алмаслык ачы булыр иде' Агулы булмаса әле' Чөнки Локман кебек хөкүмәт ке­шеләре ул абага алмаларын агулап чыгар иде' Кешегә эләгә күрмәсен, бәхетле була күрмәсеннәр тагын дип'

Айбулат. Юк. мина калса. Локман әйбәт кешедер кебек Әнә паспорт алып биргән әле сина.

Насыйбулла. Ник кирәк мина мондый дәүләтнең паспорты9' Мин— үзем дәүләт!"

Тагын ишек кагалар

Насыйбулла. Кем бар анда9

Локман тавышы Насый­булла абзый' Ач әле! Мин идем әле бу, Локман

Насыйбулла торып Локманны ишек ачып кертә

Локман Исәннәрмесез!

Айбулат Исәнмесез

Насыйбулла. Сәлам! Нишләп йөрисен тан бәтәрәеннән? Тахау кереп уяттымыни?

Локман (тавышын көчәйтә төшеп) Ә син каян бсләсен9' Хәер, сез бер-бере­гез турында бөтенесен дә беләсез инде, нанимаешь'

Насыйбулла. Сон белмичә9' Сиксән ел вәевәйт ит тә9' Белерсең!

Локман Айбулат, син ни Киткән ндсн бит

Айбулат Кире килдем'

Насыйбулла. Син, Локман, юк өчен борчылма. Айбулат үзебезнең малай ул.

Локман. Юк соң, әллә ничек бит Бездән качып Берәр ничек комачау­ладыкмыни без7 Алайса, гафу итегез! Без үзебезчә булышырга теләгән идек, нанимаешь.

Айбулат. Локман абзый, сез чын­нан да юк өчен борчылмагыз. (Исенә төшереп.) Насыйбулла бабай! Мин бит сине фотога төшерергә онытканмын!

Насыйбулла. Әйдә, алайса, менә Локман белән икебезне төшер әле!

Локман. Юк ла, мин кирәкмим инде анда!

Насыйбулла. Әйдә, әйдә! Бас!

Насыйбулла Локманны терсәгеннән тотып үзе янына тартып китерә.

Айбулат башта икесен бергә, аннан сон Насыйбулланың үзен генә бастырып та, утыртып та берничә мәртәбә фотога төшерә.

Айбулат. Газетада бастырырга иң уңышлысын сайлап алам мин анын. (Тәрәзәгә карап.) Тан атып беткән икән инде! Китим әле мин. Казанга хәтле кайтасы да бар.

Насыйбулла. Ярар, улым! Рәхмәт килүеңә. Әллә ни кунак итеп булмады инде, гаепкә бөкмәссең.

Айбулат. Юк ла, нинди гаепләү ди инде ул! Сау бул, Насыйбулла бабай! Сәламәт бул! Озак яшә. тыныч яшә, яме!

Насыйбулла. Рәхмәт, улым.

Кул бирешеп хушлашалар.

Айбулат. Локман абзый, син мине ачуланып калма инде?!

Локман Ачуланмыйм. Нишләп ачуланыйм? («Шап!» итеп кул би­решәләр.)

Айбулат (киенә-киенә борын астына көйли). Без китәбез инде, сез каласыз..

Локман. Лариса Мирзагитовна нитмәсә генә инде?

 

  1. күренеш

Шунда ук, Насыйбулланың өе буш. «Идел таннары» газетасын күтәреп На­сыйбулла керә. Ашыкмыйча гына өстәл янына килеп утыра, күзлеген кия. Газета арасыннан хат килеп төшә.

 

Насыйбулла (караватта яткан песигә). Лаврентий! Ишетәсеңме? Айбу­лат хат язып җибәргән! Ни язды икән, әйдә укып карыйк әле. (Хатны ача.) Тә- ә-әк. Исәнме, Насыйбулла бабай, дигән. Сиңа Казаннан кайнар сәламнәр белән Айбулат хат яза. дигән. Лаврентийга да сәлам, дигән! Карале, Лаврентий, сине дә онытмаган бит бу! (Авыз эченнән генә мыгырданып укый.) Язам, язам, дигән булган иде, язган язуын, тик бастырма­ганнар гына мәкаләсен, шуна гафу үтенә. Лариса Мирзагитовна ызваныйт иткән редакторларына! Соң, анын ызваныйт итәсе билгеле иде инде! Тукта, ә монысы нәрсә? «Дөресен генә әйткәндә, Насый­булла бабай, синен алда без барыбыз да баш иеп гафу үтенергә тиеш, беренче чиратта—дәүләт җитәкчеләре. Ләкин син дөрес әйтәсең, абага алмасы ачы була. Шуна күрә алар өчен мин синен алда гафу үтенәм. Гафу ит, Насыйбулла бабай!» Дигән (Пауза.) Лаврентий! Синең дустын Сталин ни әйткән әле? «Дети за отцов не отвечают» дигәнме?

Насыйбулла күзлеген салып өстәлгә куя.

Карават янына барып песине кулы­на алып утыра да авыз чите белән генә елмаеп куя. Радиодан «День Победы» жыры яңгырый.

Насыйбулла. Нәрсә ди? Паспорт дигән буламы? Ә, Лаврентий?

 

 

 

(Тәмам )