Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН КАБЫЗДЫМ ГОМЕР ШӘМНӘРЕН.,


Яшәү белән үлем арасында
Яшәү белән үлем арасында—
Гомерләрнең якты һәр язы.
Гел иркәләп безне уятачак
Бишектәге сабый авазы.
Яшәү белән үлем арасында—
Сөюләрнең сагыш-газабы.
Шундый матур яшәү моңы булып
Җырланачак әле азагы.
Яшәү белән үлем арасында
Ачылмаган күпме сер ята.
Гомеркәйләр кылын чиртә-чиртә,
Язмышларны меңгә болгата.
Яшәү белән үлем арасында
Мин кабыздым гомер шәмнәрен.
Шул шәмнәрем бер көн сүнгәчтен дә
Җыр яктысы булып яшәрмен.
Яшәү белән үлем арасында
Гомеркәйләр безнең түгәрәк.
Сөюемне, берүк, онытма дип,
Очып йөри нәни күбәләк.
Күрәзә
Иртән кояш чыгасын Догаларда язылган
Туганнан бирле беләм. Безгә дигән күрәзә.
Алдашмам карурманда—
Янымда Хак Тәгаләм... Юк, иманга өндәми
Мәҗүси имче сүзе.
Иман тулы күңелем— Күрәзәсе һәр өйнең—
Хикмәти бер тәрәзә. «Аятел Көрси» үзе.
Госман САДӘ (1949)- шагыйрь, публицист; "Мәхәббәт елы", "Җиләкле тәрәзәләр",
"Тайфун кизе" Һ.6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре. Казанда яши.
Бү гөнаһсыз кыз баланы
Күрүгә, йом күзеңне:
Күз тидерә күрмә, берүк.
Үтенәм, бул түземле.
Сорама син исемен дә—
Иртәгә үзе әйтер,
Әгәр үзе әйтми икән—
Керфеге, күзе әйтер.
Көзне язлар алыштырыр,
Төнен дә кояш балкыр.
Танышуны ашыктырма,
Ашыкма син, бул сабыр.
Ул каршында басып тора-
Сиздермә, эчтән куан:
Сизәсеңме, арагызда
Мәхәббәт күптән туган.
Июнь урманы
Урманнарга кергәч, исем китте—
Шәм нурыдай якты елтырау.
Ландышларның бүген чәчәк туе,
һәрбер чәчәк—нәни кыңгырау...
Урман чыңлый, урман җырлый бүген
Яратканга Ландыш сеңлесен...
Безнең телдә ландыш—энҗе чәчәк,
Энҗе булып сүзем тезелсен.
Урманнарга кергәч, бер туй күрдем,
Чәчәк туе июнь башында...
Ә Ландышым—мәңге сулмас чәчәк,
Ул утыра минем каршымда...
Әссәламегаләйкем!1
Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
Саумы, кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!
Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламегаләй кем I
Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!
Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!
Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр кон.
Кояш белән сәлам юллыйм.
Әссәламегаләйкем!
Хаин Һарун алтыны
(риваять)
Бер хикәят сөйлим, и оланнар,
Онытылып җанда калмасын.
...h.ipvii сатты бөек мәмләкәтен,
Ачты төнлә шәһәр капкасын.
Өч көн, өч төн кала дөрләп янды,
Мәчет аен йотты көл-күмер.
Каһкаһәләп, шашып көлде кяфер
Өзелгәндә сыкрап кыл-гомер.
Дүртенче көн патша мәҗлес корды.
Җыйнап йөз ун меңле гаскәрен.
Канга бутап хәмер чөмерде ул,
Күккә чөеп тәре сәфәрен.
Ышкым ышкын сөртте ул маңгаен.
Йөзендәге кара корымны.
Яранына аннан ул боерды:
—Китерегез бөкре Һарунны.
Карт мәчедән ялт-йолт карангалап,
Узды Һарун ефәк чатырга.
Патша әйтте:
—Әгәр тәре үпсәң,
Рөхсәт бирәм бездә калырга.
—Ү-бәм! Ү-бәм!—диде Һарун шашып.—
Тик бирегез алтын—бер чүмеч...
Падишаһка аның бу гозере
Китермәде һич тә сөенеч.
— Сиңа алтын кирәкмени, мәхлук,
Саткан өчен илең халкыңны?
Яңартмакчы әллә буласыңмы.
Тәре үбеп, иман шартыңны?
Юхарак син буар еланнан да.
Балаңа да тәре тагарсың.
Син хаингә ничек таяныйм мин?—
Иртәгә үк мине чагарсың.
Аяк тибеп патша бер җикерде:
—Яла башта минем корымны.
Чүмеч тулы алтын кайнатыгыз
һәм сыйлагыз Херон-Һарунны.
...И оланнар! Гомердән дә кыйммәт
Ил иманы, милли тойгылар.
...Чүмеч белән—Һарун авызына
Кайнап торган алтын койдылар»
Кремльдә—тарих дәресе
—Әйтче. әни. безнең Каша
Кремлен кемнәр тозегән?
—Аны, балам якыз Инан
Салдырган татар сөягеннән.
(Ана белән бала сой 1Әшуеннән)
Ни өйрәндек, нәрсә белдек
Без тарих дәресеннән?
Бер җиңелгән гел җиңелә—
Куркаклык канга сеңгән.
Җиңелгәнне хурлау җиңел,
Безне дә хурладылар.
Күзне куркып ачалмагач.
Тарихны урладылар.
Үзләренә ничек кулай,
Язылды тарих шулай.
Урладылар хәтерне дә—
Уңайга килгәч уңай.
Һаман урлый. Һаман туймый,
һаман да әзгенгәне.
Урладылар, ахыр, телне—
Иң соңгы хәзинәне.
Бер җиңелгән гел җиңелә—
Бу инде канга сеңгән...
Тарихымны эзләп йөрим
Урланган дәресемнән.
Кем тергезер тарих утын?—
Урланган хәрефләре.
... Казанның нәкъ йөрәгендә
Хәнҗәри алтын тәре.
Төркиләр—күк уллары.
Күктән килә юллары...
Күлмәкләре—ак канат.
Канат саен каһанат...
Челләдә, бик эсседә
Анасу—Енисейдә
Юам канат-күлмәгем.
... Искә төшә Күлтәгин.
Артыклык
(Төрекчедән)
Кайгы-хәсрәт белән тулды янә кичләр...
БүЛМӨМ салкын—син керәсең төшләремә.
Бикләделәр тыштан тимер зур ишекне,
ЗыЯҖЫр богау кигезделәр йөрәгемә.
Төннәр буе ыңгырашып, саташам мин..
Исемеңне уеп яздым Һәр кирпечкә...
Балдан татлы иренеңне үпсәм иде,
Лййөзеңне күрсәм иле шушы кичтә.
Ой, сабыр бул, сынма, күңел, газапланма,
Килер бер мәл: чыгарырлар якты көнгә.
Дүрт гарәфга, бер китапта бер исем бар,
Исемеңне саклый фәкать Коръән генә.
ГОСМАН САҢй
Тоткыннардан артык тоткын (белә кем дә).
Мин үзем дә шундый хәлдә—артык мин дә.
Баш очыңа Коръән куеп йокла төнен—
Сына белмәс кодрәт туар йөрәгеңдә.
Беләм: кабат кояш кунар тәрәзәмә,
Йөрәгем дә ялкынланып һаман янар.
Балдан татлы җаным минем уяныр да,
Тау елгасы сыман күздән яшем агар...
Мин үзем бар—миннән башка миннән артык.
Син үзең бар—синнән башка синнән артык.
Мин үзем бар—миннән башка миннән артык...
Мин бар, син бар—бездән башка бездән артык.
Лачыннар юллыйм
Бер сүз мине һаман тетрәндерә-.
Коръән аша иңгән Илаһтан:
«Үз Лачынын сөйгән хатын-кызны
Мин саклармын барча гөнаһтан.»
Күк катында гөнаһ туа алмый—
Галәм иңләп йолдыз сибелгән.
И хатын-кыз, йолдыз кочагында
Яный сөйгән, янып сөелгән...
Биеклеккә, һаман югарыга.
Күккә әйди йолдыз ялкыны.
Хатын-кызны саклап гөнаһлардан.
Канат кагып очар Лачыны.
Мәрхәмәтле, изге мәхәббәтнең
Мәңгелеген күреп сөенер.
Бездән соң да... нәфис сеңелкәйләр
Янып сөяр, янып сөелер.
Хатын-кызлар белән аңлашуның
Беләм кебек якын бер юлын:
Илаһыдан килгән әмер белән
Лачыннарны Сезгә юллыймын!