КОЯШ ОЯСЫННАН НУРЛАР ҖЫЯМ


Гомер китабымны укып ятам
һәр яңа көн—гомер китабының.
Укылырга тиеш бер бите.
Соңгы ноктасына кадәр укымыйча
Ябып куеп булмый ул битне.
Никадәрле генә тырышсаң да
Булмый аны ертып ташлап та.
Кай битләрен кисәк-кисәк итеп
Бик ертасы килә кайчакта.
Кайбер бите тамак төпләренә
Кайнар төер булып утыра.
Икенчесе каймак каптыра да
Кайнар төереңне йоттыра.
Бу китапта берни кабатланмый,
һәрбер бите тора ачыштан—
Нәрсә генә анда язылмасын,
Качып калып булмый язмыштан.
Гомер китабымны укып ятам.
Соңгы бите әле күренми.
Яңа битне ача башладыммы,
Куллар гына бераз дерелди.

Гүзәл Ыгым
Гүзәл Ыгым—горурлыгым,
Агасың да агасың.
Ишелә ярлар, өзелә юллар,
Син яңа юл ярасың.
Язын ярларга сыймыйча
Әйләнәсең диңгезгә.
Ярларның чик түгеллеген
Күрсәтәсең син безгә.
Гүзәл Ыгым—горурлыгым,
Борма-борма юлларың.
Үткәннәрдән киләчәккә
Ага синең суларың.
Гүзәл Ыгым, агасың син
Белмичә язны, көзне.
Кайсы диңгезләргә салдың
Безнең яшьлегебезне?
Тормышым көрәштән торды—
Яшим һаман көрәшеп.
Көрәшеп алган байлыкны
Кешеләргә өләшеп.
Артык булганлыктан түгел,
Байлык тормый котырып—
Бирәм кайбер нәрсәләрне
Йөрәгемнән умырып.
Йөрәгем канап калса да
Төзәлә яралары.
Күкрәгемә тула башлый
Көч, дәртнең яңалары.
Тагын дәртләнеп тотынам
Күңел тарткан эшемә.
Шатлык чаткылары чыга
Шул чагында төсемә.
Бәхет бит ул кешеләргә
Нәрсәдер эшли алу...
Шулай гына момкиндер ул
Мәңге биектә калу!
Ерактан бер тавыш килә
Күкләрне ярып ярып,
Йә ул бик тә якыная,
Йә туктап кала, арып.
Бер карасаң ят кебек ул.
Бер карасаң—бик таныш.
Ниләр хәбәр итмәкче соң
Ерактан килгән тавыш?
Шатлык хәбәрчесеме ул,
Кайгы хәбәрчесеме?
Йә булмаса күкләрнең бер
Без белмәгән көчеме?
Бу тавышта сыкрап-сыкрап
Бала елавы да бар.
Ачлыктан уз тәпиен чәйнәп
Бүре улавы да бар.
Бәлки ул еракта калган
Балачак тавышыдыр.
Ә бәлки тол аналарның
Сыктавы, каргышыдыр?!
Ишетелә бу тавышта
Туплар шартлаганы да.
Сабыйларның ипи күргәч
Ничек шатланганы да.
Бу тавыш никтер куркыныч,
Бу тавыш никтер шомлы.
Кемдер кисәргә телиме
Җирне—күккә, күлне—җиргә
Тоташтыручы кылны?!
Хәтерсезләр
Еллар яна. Барсы онытыла.
Кешеләрнең хәтере бик кыска.
Ярсып-ярсып аккан елгалар да
Туктап кала кайчак тормышта.
Урманнарны давыл егып ташлый,
Көтмәгәндә таулар ишелә.
Кеше әле каршы тора алмый
Табигатьнең бөек көченә.
Чөнки гамьсез. Уйлап карамыйбыз:
Бу афәтләр килә нилектән?
Уйлар идек, тәкәбберлек чире
Йөрәкләргә безнең береккән.
Башкалардан өстен булам диеп
Тәгәрибез һаман түбәнгә.
Халыкларның җилкәсенә басып
Үрмәлибез өскә—мөнбәргә.
Булмаса да сөйләр сүзләребез,
Тик тотмыйбыз телне бер минут:
Вәгъдә арты вәгъдә яудырабыз,
Күренер өчен бөек, зур булып.
Татлы сүзләр хакыйкатьне каплый,
Кемгә кирәк ачы дөреслек?!
Яшибез без газапланмый гына,
Татлы ялган белән килешеп.
Буталышып бетә чын һәм ялган,
Алхимиклар саны ишәя.
Ялган сүзләр тула аңыбызга,
Ялган алтын тула кесәгә.
Әкрен-әкрен хәтер төпләрендә
Барсы бергә бетә чорналып.
Әҗәл көтеп яткан карт шикелле
Хәлсезләнеп ята Чынбарлык...
Тын юлларын киңрәк итеп ачсаң,
Ул әлегә өскә чыгарлык!
Без үскәндә бар да матур иде.
Елгаларның суы саф иде.
Карыныбы.) күпчак ач буш I ла
Күңелләрдә уйлар ак иде.
7
ФӘННГ Я Р У Л Л И Н
Хыял белән дөнья гизеп йөрдек,
Кирәк түгел иде самолет.
Бар дөньяны урап чыга идек,
Хыялларга һич тә чикләр юк.
Кесәләрдә акча чылтырамады,
Ләкин барыбер ярлы булмадык.
Аякларны кар суында юып.
Айга менеп туплы уйнадык.
Күкләр зәңгәр, гүя юка ефәк.
Шул ефәкне менеп алдык без.
һәм кичләрен сиздермичә генә
Кызлар иңнәренә салдык без.
Кызларны без фәрештәгә тиңләп
Акылыбызны җуеп яраттык.
Бөтен байлык—шашып сөю иде,
Шуның белән кызлар караттык.
Туган яклар хәзер бик үзгәргән.
Башка инде тау һәм елгабыз.
Без үскәндә бар да матур иде,
Чөнки үзебез матур булганбыз.
Студентлар каникулда,
Урамнар калган бушап.
Шәһәр тора моңсуланып
Картлар йортына охшап.
Кызларның чәченнән сыйпап,
Назлаучы җилләр тынган...
Мәхәббәт җырчысының да
Каләме... шартлап сынган!
Яшьләр алып киткән, ахры
Шәһәрнең бөтен ямен.
Тәрәзәләр, юлга карап,
Көтә кызлар килгәнен.
Сугышып үстек сөйгән ярлар өчен,
Бик еш кына тордык тукмалып.
Көчлерәкләр безне тукмаса да
Көчсезләргә үзебез сукмадык.
Сабантуйда берәр бүләк ала
Хәтта арттан килгән чабышкы:
Безнең кызлар алай итмәделәр,
Җиңүчеләр ягына авышты.
Шуның белән күпләр ялгышты...
кояш 0 » ЫННАН НУРЛАР ҖЫЯМ
Ә бит юкса йодрык сугышында
Җиңүчеләр тора алмашып.
Сөйгән кызлар, без яраткан кызлар
Калды еракларда адашып.
Йөрәгебез мәйданнарга чыкты
Туктап калган чакта йодырык:
Йөрәкне без утлы гөрзи итеп
Дошманыбыз башына тондырдык.
Сөйгән кызлар, без яраткан ярлар
Яра булып калды тәннәрдә:
Тәннәрдәге яра эзен сыйпыйм
Яшьлек искә төшкән мәлләрдә.
һәм уйланам: безнең сугышулар
Кирәк булган икән, бик кирәк:
Сугышмасак, тормыш кыйнавына
Түзәр иде микән бу йөрәк?!
Кирәк ИКӘН
Күк капкасын ачып кояш чыга.
Сибелә җиргә йомшак кызыллык.
Йөгерәмен кояш чыккан тауга
Шушы матурлыкка кызыгып.
Тирләппешеп менеп җитәм тауга
һәм кояшка сузам кулларны.
Ләкин кояш мине көтеп тормый.
Менеп киткән була югары.
Тау артыннан, ташлар арасыннан
Эзли башлыйм кояш оясын.
Килә минем кояш оясыннан
Төсләргә бай нурлар җыясым.
Әллә нинди тиле бер хыял бу.
Арына алмыйм шушы хыялдан.
Тау өстендә йоклыйм, тик ул көнне
Кояш чыга башка оядан.
Беләм юкса: уйлар уйнавы бу,
Буй җитмәслек җиргә үреләм.
Шул яшәтә мине, шул яшәртә,
Авырын яткан чакта—тереләм.
Ләкин моны соңрак аңладым мин
(П.ппәмбәрлек килә бит кайчак!):
Үсүеннән туктап калмас өчен
Кирәк икән кешегә зур максат—

Реклама