БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...

 

 

 

ИСТӘЛЕКЛӘР

  1. Беренче шигырь һәм беренче тәнкыйтьче

Өченче класста укыганда кыш көне, елга аръягындагы чыршылыкта чаңгы шуып йөрдем дә, кышнын матурлыгыннан, чаңгы шууның рәхәтлегеннән тәэсирләнеп, “кыш“ дигән шигырь яздым. Беренче шигырь. Безне шагыйрь булырга агитлаучы кеше булмады, ахрысы. Шулай да мин бит укучы—шигырьнең нәрсә икәнлеген генә чамалыйм Беренче шигырьне беркемгә күрсәтеп тормадым, тоттым да Янавылга, "Октябрь юлы“ дип аталган район газетасына җибәрдем. Басуын басмадылар. Хат та килмәде бугай. Тик минем район газетасында кулы гарип бер кеше каршысында утырганым бар. Ул мина шигырьнең ничек булуы, ничек язылуы турында сөйләде кебек.

Кыш көннәрендә уенга чыгарга жай булмаганда мич башына менәм дә, төрле җырлар, шигырьләр язып утырам, рәсемнәр ясыйм Ул чакта иң зур кытлык— кәгазь кытлыгы Мәктәптә дәфтәрне саклап кына, исемлек белән генә бирәләр Кайда нинди кәгазь туры килә, шуны блокнотсыман итеп кисәсен дә, тегәсең дә, рәхәтләнәсең язып.

Бишенче класста мин Янавылда инәкәй янында тордым. Монда укучылар да күбрәк, тормыш та җанлырак, шау-шулырак. Шигырь язуны, рәсем ясауны ташлаган юк Киресенчә. Казаннан "Яшь Ленинчы" газетасы, “Пионер каләме" журналы килә. Аларның һәр номерын сагынып, зарыгып көтеп аласын. Минем шагыйрьлеккә әлегә беркемнең игътибар иткәне юк. Үзем дә шаулап йөрмим. Бары үзем өчен генә язам.

Шулай бервакытны “Яшь Ленинчы"да бөтенләй көтмәгәндә минем бер кеп- кечкенә мәкалә, дөресрәге, гап-гади бер хәбәр басылды Безнең Янавыл татар урта мәктәбе Үзбәкстандагы ниндидер мәктәпне социалистик ярышка чакырып хат язды Бөтен мәктәп балаларын озын коридорга җыеп безгә шул турыда аңлатканнар иде Беркемгә әйтмичә әлеге вакыйга турында мин “Яшь ленинчьГга язып җибәрдем. Газетага минем шул хәбәрне басканнар. Иң элек мәкаләне укытучылар күреп алганнар, ахрысы. Ул чакта мәктәпнең завучы Баямый абый Дусметов иде. Гел елмаеп торган, чибәр, ачык йөзле бу кеше татар әдәбияты укыта. Тагын озын коридорга укучыларны җыйдылар да, бөтенсе алдында "Яшь ленинчьГдагы “мәкалә”не кычкырып укып чыктылар. Минем инде түбә күккә тиде. Шуннан сон мин канатланып Баямый абыйга үземнең шигырь дәфтәрләрен күрсәтергә булдым. Юк. ул, ахрысы, үзе сорап алды. Укытучылар бүлмәсендә озак кына миңа нәрсәдер аңлатып торды Күрәсең, ул минем күңелне күтәргәндер. Анын белән сөйләшкәннән сон мин тагын да дәртләнебрәк язарга тотындым Минем шигырьләр стена газетасында да басыла башлады. Озакламый мине стена газетасының художнигы

итеп сайладылар. Өлкәнрәк классларда әдәбият түгәрәге эшләде. Анда шулай ук мин башлап йөрдем. Сигездәме, тугыздамы, хәтта кулдан язылган әдәби журнал да чыгардым Журналның да, газеталарнын да төп иҗатчысы, дөресрәге, кара эшчесе үзем булдым. Баямыи абый сугышнын беренче елларында ук фронтка китте һәм Хәниф абыйлар кебек, башка бик күпләр кебек, кире әйләнеп кайта алмады Мин белгәндә Баямыи абый инәсе һәм сенлесе Гайшә апа белән тора иде. Анын беренче хатыны үлгән булган. Лера исемле бер кызлары калган. Бая.мый абыйның инәсен без "әби дип йөрттек. Менә шул Әби. Янтыктагы безнен Яшәби кебек, барысын да үз тирәсенә жыеп, карап торды. Сугышнын иң авыр елларында да ул сыер тотты. Якындагы һәркем аннан сөт алды. Без алар белән дус-тату яшәдек. Гайшә апа да. балалар да безгә карата аеруча ягымлы булдылар. Кайчан кермә, әбинен самавыры кайнаган булыр. Әле дә исемдә, унынчы класста имтихан биреп йөргәндә, иртән иртүк кереп әбиләрдә чәй эчәм дә. имтиханга китәм. Казанда укып йөргәндә дә ачарга үзебезнең туган өйгә кайткан кебек кайта торган идем. Туган өн Булды микән минем берәр вакыт туган өем!

  1. Скарлатина

Бик бәләкәй чагымда мин кызамык белән чирләгәнмен Бик каты ятканмын Биткә тимгел-тимгел кызыл таплар чыккан Мине азган дип уйлап, ул чагында мина “мин” сүзе кергән яна исем кушканнар. Мулла кушкан яна исемем Минлемохәммәтнурихан булган Мине кон дә үлә инде бу дип көтеп торганнар Ләкин нишләптер мин үлми калганмын. 1941 елның көзендә, карангы бер кичтә көтмәгәндә тагын чирләп киттем. Жылы өйдә, дөресрәге, казан астында туктаусыз утын яна торган җылы кухняда, палас җәелгән иркен сикедә гадәтемчә шигырь язып утырганда нишләптер баш авырта башлады. Йокы да килгәндәй итә. Шул ук вакытта—күз алдында!—кул аркасына кызыл таплар чыга башлады. Шигырь язуны гуктатырга туры килде. Ул вакытта өйгә врач чакыру дигән нәрсә юк Шулай ук ашыгыч ярдәм машинасы чакыру да юк Ни өчен дисән. ул чакларда андый машиналар әле тумаган. Ничек булса булгандыр—икенче көнне мине больницага алып бардылар Шунда калдырып кайтып га киттеләр. Мин чирләү белән, күрше Хәфизә апа ары-бире чаба башлаган. Врачларга да ул алып барган, больницага да ул калдырып кайткан. Аларнын үзләренең дә өй тулы бала-чага Укымышлы кеше буларак, минем авыруның йогышлы икәнлеген алар, күрәсең, яхшы белгәннәр Шуңа күрә үз балаларын саклау йөзеннән дә тырышканнардыр дип әйтергә була Монысы анын мәсьәләнең бер ягы гына Мәсьәләнең икенче ягы—ул күршеләр бик ярдәмчел кешеләр иле. Мин бүлнистә ятканда Хәфизә апа көн дә минем янга китеп йөреде, ашарга китерде, хәлне белеште. Әгәр якында гына алар булмаса. күрәсен. мин инде ычкынган да булыр идем Инәкәй, үзе әйтмешли, ул чакта ансыз булган, күп нәрсәгә игътибар итмәгән Мин анын да минем янга килеп, мыштым гына жылап утырганын хәтерлим. Хәлләр ул вакытта чыннан да җыларлык булган Мин скарлатина белән чирләгәнмен Температура кырык бергә җиткән Саташканмын, килгән кешеләрне танымый башлаганмын. Бу юлы да мине үлә дип көткәннәр Ләкин, үч иткәндәй, мин тагын да исән калганмын Ул чактагы баш авыртуны, хәлсезлекне. авыздагы ят тәмне мин әле дә хәтерлим кебек Аннары мин кычкырын сөйләшә торган, кергән саен үзе белән салкын алып керә торган озын буйлы рус врачын хәтерлим, мина бирелгән даруларны хәтерлим Ин серлесе менә шул дару Бар ышаныч шунда. Ул вакытта дарулар кечкенә кәгазь пакетка салынган була торган иде. Пакетны сүгәсең дә. вак тоз сыман ак порошокны теленә саласын Порошок тешкә тисә, шыгырдавык тавыш чыга Күрәсен. Тукай заманнарыннан калган аспирин булгандыр инде ул. Үпкә авырулы Тукайга шуны бирә торган булганнар Ул чаклардагы ботен дару-дәва шул. Аннан сон—авыруларны тазалардан аерым урнаштыру. Үлсән—кайгы, үлмәсән—ярый Тәбигыи сайланыш. Күнмедер вакыттан сон мин хәлләнә башладым. Килгән кешеләрне дә таныйм, гамакка да ашыйм Бсраз хәлләнү белән өйгә кайтаруларын сорый башладым Укуым калган очен кайгырам Минем очен ул—ин зур кашы Көннәрдән бер көнне инәкәй, иске шәлгә сырмага төреп, бәләкәй чанага утыртты да алып кайтып китте Мин югында кыш булган, жиргәап-ак кар яуган Йн гажәбе-кар Ап-ак. күзне чагылдыра Кайтуын кайттым
өйгә, шулай да укырга йөрерлек түгел. Әле һаман хәл юк. Классташым Мәгъсүм минем янга килеп, миңа дәресләр өйрәтеп йөрде. Ул чакларда шулай бер-береңә ярдәм итү гадәте бар иде. Скарлатинадан сон мин. инәкәй әйтмешли, җиңеләеп калдым. Юкка-барга үртәләм, холыксызланам. Мин чирләгән елны безнең класс җитәкчесе Рима апа иде. Мин яңадан укырга йөри башлагач, Рима апа бөтен классны базар янындагы фотографиягә кәртечкәгә төшәргә алып барды. Фотограф безне, буйга-ингә карап, үзе белгәнчә тезеп чыкты. Мин ин артка эләктем. Минем иң алда. Рима апа янында буласым килде. Шул турыда әйткәч. Рима апа мине якламады. Холыксыъпанып кайттым да киттем. Ул елларда бөтен класс белән төшкән бер генә фотом да юк. Нинди кызганыч! Скарлатина минем сугыш елларындагы беренче сынавым булды дип әйтергә була. Беренчесе, ләкин соңгысы түгел. Сигездәме, тугыздамы укыганда военкомат кушуы буенча поликлиникага тикшерелергә кердем. Армиягә алынасы малайларны шулай карап-тикшереп торалар иде. Ак халат кигән терапевт—моңсу йөзле, саргылт чәчле яшьрәк марҗа кызы чишенергә кушты да, үпкәне, йөрәкне тынлады, каккалады-суккалады да, ахырда киңәш итеп: "Яхшырак ашарга кирәк",—диде. Ул елларда мондый киңәш мыскыл белән бер иде. Мин берни аңламадым. Шулай да марҗа кызы көлмәде бугай. Йөзе һаман боек, моңсу. Ул вакытта миндә туберкулез булган. Врач мина "туберкулез” дигән сүз ычкындырган булса, куркудан мин, ихтимал, аяк сузган булыр идем. Бит Тукайны караган доктор, анда туберкулез икәнен белгәч, шагыйрьнең йөзенә бәреп, “савыгуга өмет юк", дигән. Бу, билгеле. Тукай белән чагыштыру түгел, бу бары бер мисал гына. Үтергән дә тел. тергезгән дә тел, ди халык. Ин кыен чакларымда мин яхшы кешеләргә туры килгәнмен—шуны әйтәсе килә. Үземнең кайчандыр үпкә чире белән чирләвемне мин бик күп вакыт үткәч кенә белдем Ләкин ул вакытта инде үпкәдәге таплар беткән булган. Куркыныч "туберкулез” мина берничек тә тәэсир итә алмады.

 

1956 елда бөтен дөньяда грипп чире котырды. Грипп мина да эләкте һәм мин тагын үлә язып калдым. Ун елдан соң. 1966-67 елның кышында көтмәгәндә тагын аяктан егылдым. Монысына үзем гаепле. Тыштан кергән салкын кефир шешәсен җылынсын дип кызу плитә янына утыртып куйдым. Ул артыграк җылынып киткән. Кефир эремчексыман булып өскә калыккан, яшькелт-соргылт сыекчасы аста калган. Моңа игътибар итеп тормадым, шешәне болгаттым да, яңадан кефир ясап, эчеп җибәрдем. Күп тә үтмәде, эч авырта башлады, температура күтәрелде, рәт китте. Тик торганда, "таза" баштан урынга ятарга туры килде. Ярый әле хатын медик—ул шундук чарасын күрә башлады. Температураны төшерү өчен антибиотиклар бирде, пенициллин кадый башлады. Күрәсез, бу инде теге еллардагы кебек кәгазь пакеттагы шыгырдавык “тоз” гына түгел. Монда хәзер фәлән дә төгән. Никадәр алга китте “ безнең” медицина!

Ләкин нәрсә генә эшләсәк тә, температура да төшми, хәл дә яхшырмый. Шулай берничә көн дәвалап карагач, хатын бер таныш докторын—эчке авырулар белгечен алып килде. Яшь доцент җентекләп сорашты да алып китте больницага. Анда тагын иң атаклы белгечләр карадылар, тикшерделәр дә операциягә салырга кирәк диделәр. Ярып карамыйча нинди чир икәнен белеп булмый икән. Күнел тартмады. Киттек без кайтып. Шуннан соң хатын яңача, яңа дарулар белән дәвалый башлады, тагын да дәрәҗәлерәк белгечләргә мөрәҗәгать итеп карады. Юк, берни ярдәм итми. Хәл начарланганнан начарлана бара. Авылга, инәкәйгә хат яздык. Ул кышны Казанга килмәскә, авылда кышларга ниятләгән иде. Безнен хатны алгач та кыш уртасында Зәйкәт белән икәүләп килеп төштеләр.

Уйланып ята торгач, мин башка бер авыру вакытында үзем кулланган “күренексез" генә даруны искә төшердем. “Медицина" белән кинәшкәч, шул даруны эчә башладым. Хәл шундук яхшыра башлады. Соңыннан хатын сөйләде: бер врач хатынның да утыз яшьләр чамасындагы ире шундый ук серле “эч авырту" белән чирләгән. Төрлечә тикшереп карап та, диагноз куя алмагач, белгечләр моны да ярып карарга булганнар. Ярганнар һәм теге иптәш шуның белән китеп тә барган.

Ул кышны мин ике ай чамасы урын өстендә яттым Озакламый аякка бастым. Шулай итеп, без тагын исән калдык.

Безнен балалык, безнен яшьлек үтә кыен чакка туры килде. Ачлык, мохтаҗлык, кысынкылык һәм төрлечә кыерсытылу безнен беренче юлдашлар булды, һәртөрле
салкын ти юл әр
не н. көтелмәгән күнелсез хәлләрнең исәбе- хисабы булмады

 

Безнен яшьтәшләрнең кайберләре ачлыктан үлде, кайберләре авырып, кайсы берсе бәла-казага юлыгып үлде. Без менә исән калдык Ничек итеп? Еш кына мин шул турыда уйланам.

Кеше дөньяга көрәшче булып туган. Бер бик акыллы иптәш әйткәнчә, хезмәтне өзелеп яратуы нәтиҗәсендә түгел, бәлки тумыштан ук көрәшче булган өчен генә кеше дүрт аяклап йөрүдән сон ике аяклап йөрү бәхетенә ирешкән Гомер буена кеше ерткыч хайваннар белән көрәшкән, үзен чолгап алган һәртөрле кыргый көчләр белән көрәшкән Шул ук вакытта ул үз-үзе белән дә. үзенен якыннары белән дә көрәшкән Көрәш төрле рәвештә булган. Бер очракта ул кулына күсәк тотып дошманына каршы сугышка ташланса, икенче очракта ягымлы сүз белән алдырырга тырышкан. Шулай итеп, гасырлар буена кешенен холкы-фигыле формалашкан, рухы чыныккан. Мул. иркен тормышта көрәш рухы, көрәш инстинкты йомшарырга, томаланырга мөмкин Кыйнап, тормыш безнен рухны ныгытты, көрәш инстинктын чарлады Ин кыен, ин авыр вакытларда мин. билгеле бер ноктага җиткәч, үземне янадан тугандай хис итә башлыйм. Каяндыр мина яңа көч. яна дәрт килә: туктаусыз өстән басып торган, анны-зиһенне томалап торган газапка, авырлыкка каршы баш күтәрәм Дөресрәге, минем тынычсыз акылым көрәш башлап җибәрә. Кайчагында мин үземдәге менә бу үзгәрешне үз күзем белән күргән кебек булам Акыл башта нечкә генә яктылык нуры булып тоела, әкренләп ул көчәя һәм бер заман гөлт итеп китә. Зиһен яктыра, фикер ачыклана. Җиңү шул була Шулвакыт син үз хастанны жинеп. сикереп торып аякка басасың, йә очынып элек көчен житмәстәй эшкә тотынасын

Ижат кешесенен бөтен гомере менә шундый көрәштән, жинүлән. ачышлардан гыйбарәт. Ләкин рухи көрәш ижат кешесенә генә түгел, һәркемгә кирәк, һәрвакыт кирәк. Авырудан исән калу өчен генә түгел, кайчагында тормыштагы гап-гади тоелган каршылыкны, кирелекне, ансызлыкны жинеп чыгу өчен дә безгә рух көче, акыл көче кирәк.

  1. Ул дәһшәтле сугыш елларында

Баштарак без сугышны бик тиз бетәр дип уйладык. Гәзиткә дә шулай яздылар Гадәттәгечә, безнен илне кызыл кирпечтән өелгән стена итеп. Гитлерны исә шул стенага башы белән килеп бәрелгән бер диванасымак итеп ясыйлар иде Чынлыкта ул алай ук булып чыкмады Сугыш шактый озакка сузылды

Беренче айларда сугыш авырлыгы бөтенләй сизелмәде Бары тик урамда кайбер таныш кешеләр күренмәде дә. көн саен марш атлап йөрүчеләр күбәеп кипе Аннан сон кичләрен ут яндыру тыелды. Янавылнын электр станциясе бодай да начар эшли—әледән-әле ут сүнә. Электр станциясе тимер юл буенда. Ут сүнүгә, ут булмауга күнегергә дә була. Ин кыены ачлык

Кыенлыклар иң элек базардан башланды Күз алдында базар бушап калды, магазиннар булган запасларын сатып бетерделәр яисә җыеп-яшереп куйдылар Базарда ит-сөт, ашлык бәясе бик нык күтәрелде Янавылда хәлләр бик нык авырлашкач, без инәкәй белән Янтыкка, яшәбиләр янына кайтып киттек Бу хәл кырык икенченең кышында булды Укырга янадан үзебезнең класска кердем Алтынчының яртысыннан алып, җидене тәмамлаганчы ТБУмында укыдым Җидедән сон тагын Янавылга киттем Билгеле, инәкәй белән киттек Ул үзенен элекке эшенә урнашты

Шулай итеп, өе табылмаган коштай әле анда, але монда йөрдек

Авылдан да. Янавылдан да безне беркем куаламады Безне бары ачлык куалады.

Ачлык турында күп язылган. Ана хәзер бернинди яна нәрсә өстәп бу гмас кебек Шулай да ачлык турында әйтми калсам, безнен “балачак" дин аталган әрнүләрнен-газапларНЫН күпмедер өлеше юкка чыгар иде сыман Сугыш дүрт ел барды Киеренке дүрт ел эчендә без кыл өстендә булдык Җинү өчен без соңгы тамчы каныбы з калганчы тырыштык Безнен чыдамлык-тырышлык шарт тап сынар дәрәҗәгә җитте Үзебезнең нәрсә өчен тырышканны, нәрсә өчен газап чиккәнне без бик яхшы анладык "Без" ул "мин” генә түгел "Без" ут-халык Бөтен ил. бөтен халык Һичьюгы ул елларда мин белгән, мин күргән, тойган халык

 

Киеренке сугыш дүрт ел барды. Дүрт елнын шаукымы кырык елга сузылды.

Сугыш башланган елны да, сугыш алдыннан да авылда иген бик уңды. Хезмәт көненә ашлык күп бирелде. Ул елларда колхоз хезмәт коненә ашлык кына түгел, башка төрле "натура" да бирә иде. Ул чакларда колхозчыга ит-сөт. йон, бал, яшелчә биргәннәрен мин әле дә хәтерлим. Яшәби дә, апа да колхозда тырышып эшләделәр. Аларнын хезмәт көннәре шактый күп булды. Тәгаен күпме булгандыр, әйтә алмыйм. Ләкин алар ул яктан зарланмадылар. Колхозчыларга арыш, бодай, солы кебек ашлыкларны, яшелчәне ат белән өй борынча таратып йөрделәр. Кайберәүләрнен ашлык салып кую өчен лар, бура ише нәрсәләре булмый—андыйларга ашлыкны туп-туры ишегалга гына аударып китә торган булганнар имеш. Колакка шулай чалынып калган.

Кырык икенче елны безнең якларга Көнбатыштан качаклар, күчерелгән кешеләр килә башлады. Күбесенчә Мәскәүдән, Ленинградтан булды бугай. Язга чыгу белән алар төркем-төркем булып авылларда йөрделәр. Төрле кием-салымнарын, йорт әйберләрен пешкән эпигә, бәрәңгегә алыштырдылар. Аларны бездә “минәйт” дип атадылар. Бик борынгы заманда да болгарлар төньяк халыклары белән товар алыша торган булганнар. Ул чактагы сатучылар-алучылар бер-берсен күрмәгәннәр. Берәүләр әйберләрен калдырып киткән, икенче якныкылар кеше югында килеп, калдырган әйберне алган да. шуның өчен үз товарын калдырган. "Минәйт”тә кеше бер-берсен күрә, сөйләшә, тик бер-берсенен телен генә рәтләп белми. Минәйтләр гадәттә материя кисәге, эчке күлмәк, ыштан, тузган бишмәт кебек нәрсә чыгарып күрсәтә. Авыл кешесе күнеленә ошаганын ала да, бер бөтен эпи бирә, бәрәнге-фәлән бирә. Базарда да шул ук күренеш. Куылып килгән шәһәр кешеләре ашап булмый торган нәрсәне ничек тә азыкка алыштырырга тырышалар. Базарда күбесенчә он. ашлык, ярма була. Мәскәү, Ленинград кешесе онны, тартылмаган ашлыкны ничек кулланырга белми. Ана бары хәзер ашарга кирәк. Пешерергә анын миче, казаны, савыт-сабасы да, утыны да юк. Барысын да каяндыр табарга, сатыл алырга, ялынып- теләнеп алырга кирәк.

Мәскәү, Ленинград кешеләрен әкренләп урнаштыра башладылар. Аларнын күбесе авылларга таралды. Бездә дә алар унлап-унбишләп кеше калды. "Минәйт”ләр бер генә җәй йөрделәр, ахрысы. Икенче жәйне алар күренмәделәр. Бу вакытта инде алар яна урында, яна тормышка жайлаша башлаганнар иде бугай. Аннан соң авылның үзендә ашау ягы такырайды.

Авылда ирләр бөтенләй диярлек калмады. Әледән-әле куалап яшь, таза атларны шулай ук фронтка озаттылар. Авылда—карт-коры да. хатын-кыз, бала-чага. Ат фермасы яртылаш бушап калган. Басулар вакытында сөрелмәде, чәчелмәде. Монарчы атлы эштә бары тик ирләр генә йөри иде. Хәзер бөтен эш хатын-кыз жилкәсенә төште. Бер язны апаларны сука башы тотып жир сөрергә өйрәттеләр, печән вакыты җиткәч, печән чабарга өйрәттеләр. Апанын сукранулары, беләкләре сызлаудан зарланулары истә калган. Печәнне яшьрәк хатын-кыз. өлкән яшьтәге ирләр чапты, җыярга безне—үсмерләрне, карт хатын-кызларны алып чыктылар.

Уракка бөтен авыл чыга. Уру, сугу—ин җаваплы эш. Урылганны-сугылганны элеваторга илтеп тапшыру—тагын да җаваплырак. Элеваторга шулай ук апалар, тазарак хатыннар, үсмерләр йөри. Авыр капчыкларны күтәреп арбага салу, аны тиешле җиренә илтеп җиткерү, бушату үзе мең газап. Бигрәк тә буыны ныгымаган үсмерләр, хатын-кызлар өчен.

Көндез апалар сөрүдә, чәчүдә, уракта йөрсәләр, иртән иртүк таң тишегеннән уятып аларны окоп казырга алып баралар. Азар казыган окоп эзләре әле дә ындыр артында беленеп тора. Баштарак анда озынча булып балчык өеме кызарып ятты. Аннан сон аны чүп басты, балчык өеме бер заман ишелеп төште—элекке окоп чокыры батынкы жир булып калды. Ашлык сукканда, элеваторга ашлык ташыганда ул елларда кешеләр гомумән икешәр-өчәр смена эшләделәр. Бигрәк тә апанын шулай көн-төн эшләгәне истә калган. Көне буена ул урак ура яисә көлтә бәйли, кич көтү кайтканда өйгә кайтып тамак ялгаштырып ала да, аягындагы чабатасын да салып тормыйча, яңадан чыгып китә. Монысында инде ындыр табагына. Анда алар кул белән әйләндереп ашлык җилгәрәләр. Янавылга элеваторга алып китәргә капчык тутыралар. Бары шуннан сон гына күпмедер йоклап алалар да, тан ату белән—яңадан эшкә.

 

Басудан ашлыкны исән-имин җыеп ала алсан, суктыра алсан, җилгәрүен соныннан да җилгәрергә була Җилгәрү кыш буена дәвам итә Барлык эш кулдан эшләнә Кайбер авылларда өлгергән иген шул кое җир өстендә утырып калды Безнен “Очкын колхозында да апалар кайсыдыр елны кар яугач солы, бодай урып йөрделәр.

Авылда кеше бернинди ялсыз эшләде Жәи көннәрендә коеп янгыр яуганда гына кеше бераз ял итеп ала. Ләкин печән, урак вакытында коеп яуган янгыр бер көнне сөенеч булса, икенче көнне кайгыга әйләнә. Чабылган, җыелмаган печән бурсыр инде, урылган ашлык кызар инде, бурсыр инде дип кеше ут йота башлый Менә шундый бер-берсен алыштырып кына торган, берсе өстенә икенчесе өелеп кенә торган кызу эш вакытында кешенен үз хуҗалыгы, үт мал-туары турында уйларга да рәте калмый. Бар эшне без башкарабыз. Без—бала-чага, карт-коры Ләкин без чынлыкта көндәлек вак-төяк эшләрне генә башкарабыз Кышка үз малын өчен печән, салам әзерләү, утын әзерләү бөтенләй диярлек юк Көннәр суыта башладымы, карлы таудай булып олы кайгы алга килеп баса—өйне ничек җылытырга да. көтүдән туктаган ач малларны ничек туйдырырга'’ Шундый чакта бәләкәй чана тартып әрәмәгә утынга китәсен. якындагы эскертка саламга китәсен Монда шулай ук—без

Апалар, әйткәнемчә, кыш җитү белән—амбарда Ашлык җилгәрәләр, капчык төйиләр. элеваторга ашлык озаталар Язга чаклы шулай Ашлык тулысынча сугылып, җилгәрелеп, озатылып беткәнче—көн-тон эштә Өй хәлләре турында ул бездән ишетеп кенә белә. Менә бер заман сугу, җилгәрү, озату эшләре тәмам була Амбарлар буп-буш Анда күпмедер чәчүлек өчен калдырыла Колхозчыга бер грамм бирелми. Әледән-әле районнан вәкил килә, комиссия килә—карап, тикшереп кенә торалар: ашлыкны әрәм-шәрәм итмиләрме, әрәм тамакларга урлап ашлыкны таратып ятмыйлармы ? . Алай-болай берәр йомшак күңелле председатель үз халкына хезмәт көне башыннан, әйтик, йөз грамм, йөз илле грамм әремле арыш яисә бурсыган бодай тарата икән, мондый җинаять турында икенче конне үк районга хәбәр барып ирешә Авылда председательнең якын дуслары җигәрлек. Һәртөрле шымчыларның, озын колакларның да. Аллага шөкер, бетеп торганы юк Икенче көнне милиция фәлән килеп төшә дә, гуманист председательне алып та китәләр

Район гадәттә фәлән вакытка фәлән тонна ашлык тутырам дип йөкләмә ала Ләкин ул аны вакытында үти алмый. Шул чакта инде хәллерәк колхозларга өстәмә план килеп төшә Шулай ла. каян алып түләргә өстәмә планны"’ "Карале, синен бит анда фәлән тонна сайлап куйган арышын, бодаен бар лабаса'”. яисә "Сугылмаган өч-дүрт кибәнен шул көе" Ләкин ул чәчүлеккә дип калдырылган Рөхсәт белән Иптәш Галиев рөхсәте белән Шуннан иптәш Галисвкә шалтыраталар Район планны тутырырга тиеш!"—ди иптәш Галиев (артык кызмыйча i

Берни эшләп булмый Янавылга я надан олаулар агыла Бу юлы инде амбарлар чып-чын мәгънәсендә бушап кала

Язга чыккач, яңадан мәхшәр башлана Апалар капчык күтәреп, бәләкәй чана тартып Янавылга элеваторга китәләр "Хөкемәт" безнен колхозга рәхим-шәфкать күрсәткән—үтичкә орлык биреп тора икән Көз көне бише белән түләргә Биргән чагында, бар чагында тизрәк алып калырга кирәк

Чәчү вакыты җиткәч, тагын кайгы—атларның сабан тарту түге т. үзләрен күтәреп торырлык та хәлләре юк. Аларга лапас түбәсендә яткан иске саламны auiai.Li.ip Ләкин җир өстендә ат авызына эләгерлек үлән чыкмыйча торып, аларга барыбер хәл керми Җирне сыер белән сөрәләр Сукага һәр хуҗалык үз сыерын алып чыга Кайбер җирләрдә кешеләр үзләре сабанга җигелеп тарта икән дигән сүнәр лә ишетелгәләде Шхлай да безнен якта андый нәрсә булмады

Мал өчен дә. кеше өчен дә ин авыры-язгы айлар Көздән әзерләп куйган әзме-күпме бәрәңге дә. он да. ярма да бетә Печән юк Җир өстенә әле чыгып булмый—бага Урманда шулай ук берни юк Тирә-як бераз кипшерү белән кеше иске бәрәңге җирендә казына башлый, кыштан калган башакны җыя Ләкин кар астында калып язга чыккан башакта кеше өчен зарарлы матдә барлыкка килә икән Монарчы кеше андый фәнни ачыш ясамаган буттандыр Сугыш елларында кышлаган башак орлыгы ашап үлүчеләр булды Шундый башакны җыймаска
ашамаска кушкан өндәмәләр чыкты. Андый өндәмәләрне клуб, контора, магазин ишекләренә, коймаларга ябыштырдылар.

Черек бәрәнгедән үлүчеләр булмады. Киресенчә, черек бәрәнге ул елларда бик күпләрнен җанын саклап калды. Черек бәрәнгедән сон яшел үлән чоры башлана. Уйсу жирләрдә. чишмә, елга буйларында камышсыман яшь кыяклар чыга. Бераздан кузгалак, какы, юа күренә башлый Шулай итеп, ялганып китәсең.

Ашлык өлгергән чак—үзе бер бәйрәм. Арышны яшькелт килеш уып, олашага жәеп салалар да, мунча ягып, мунчада киптерәләр. Кипкән ашлыкны киледә төяләр. Ярма сыман нәрсә барлыкка килә. Ничек телисең, шулай аша. Тик ашлыкны чи килеш ашарга гына кушмыйлар—күбенеп үләрсең, диләр. Колашада ашлык киптерү турында шулай да шаулап йөрергә ярамый. Берәрсе барып чакса, бетте баш. Ул елларда бер кесә арыш, борчак өчен дә өчәр ел. бишәр-алтышар елга утыртып куйдылар. Ни генә булмасын, урак өсте җитү белән ярым үлек кешегә жан керә. Колхоз фәлән грамм ашарга бирсә, кеше икеләтә-өчләтә тырышып эшли башлый.

Безнен өйдә ин тырышы, ин тыйгысызы яшәби булды. Ул бер көн колхоз эшеннән калмады Кая кушалар—шунда бара. Мин анын чирләп, салгашып ятканын, эштән баш тартып калганын хәтерләмим. Жәйле-көзле ул барлык халык белән бергә—кырда-басуда эшли, кышка керү белән йә фермада мал-туар карый, йә ашлык жилгәрүдә катнаша Шулай да андый авыр эшләргә яшьләр—апалар, апа ишеләр йөри. Яшәби контор тирәсенә, клубка җыелышларга барырга ярата. Бик кыен чакларда әле берәрсенә барып, ялынып, йөз суын түгеп берәр бидерә бәрәнге, берәр кило чамасы он алып кайта. Еш кына ул капчык күтәреп иртән иртүк басуга китә. Кыш дип тормый, яз дип тормый. Кыш көне ындыр табагы урынында көздән калган кибәк өемнәре була. Машина иләге алып барып, яшәби шул кибәк оемен янадан иләп чыга, җилгәрә һәм күпмедер ярым ач, ярым тук солы, карабодай бөртекләре күтәреп кайта да, шул ук көнне диярлек тегермәнгә бара. Шәһәрдә хәзер карабодай боткасы дисәң үлеп китәләр. Минем аңа әз генә дә исем китми. Минем авыздан әле дә яртысы кибәктән торган карабодай күмәче тәме килә сыман.

Бер көнне яшәби теге очтан бик сөенеп кайткан. Кемнәрдер элмә ашыйлар икән. Шундук бу җыенды да, Көек-жылга әрәмәсенә элмәгә китте. Язгы пычрак чак. Басуга аяк басарлык та түгел. Күп итеп элмә алып кайткан бу. Элмә ул караманың бер төре. Тик анын кабыгы караманыкына караганда йомшаграк була. Аны гадәттә яшь малга—бәрәннәргә ашаталар. Без дә элмә кабыгын, чистартып, тураклап казанга салдык. Бик озак кайнаттык. Өметләнеп көтәбез тәмле элмә боткасын. Ләкин аксыл лайлалы ботканы авызга алырлык түгел. Шулай да, башкалар ашагач, ашадык без дә. Эч тулды. Бары тамак кына туймады.

Авылда жәй көне, көз көне күңеллерәк. Урманда, болында, басуда ялманырга ни дә булса табып була. Колхозда эшләгән кешегә әзме-күпме паегы була. Дәүләткә ашлык тапшыру яхшы барганда, тапшырылганның унбиш процентын колхозчыга бүлеп бирәләр. Урак вакытында эшләгән хезмәт көненә, шулай итеп, күпмедер ашлык алырга була.

Ләкин Янавылда эшләр бик кыен. Янавыл колхоз да түгел, шәһәр дә түгел— ялманырга жире-басуы да юк. шәһәрдәге кебек ныклы тәртибе дә юк. Шулай да эшләгән кешегә анда әзме-күпме паек бирәләр. Бер елны нишләптер паек инәкәйгә генә бирелде. Соныннан инәкәй сөйләде: буфетчы хатын, имеш, минем паекны үзенә алып барган. Эшләгән бер кешегә өч йөз грамм пешкән эпи була ул паек дигән нәрсә. Эшләмәгән кешегә—йөз илле грамм. Мине шул йөз илле граммнан да мәхрүм иттеләр. Инәкәйгә бирелгән шул өч йөз граммны икегә бүләбез дә көненә ике мәртәбә аш пешерәбез. Шуңа чөгендер яфрагы салабыз.

 

Кырык беренченен көзендә, ахрысы, безнен күршедә генә, кысан, карангы бүлмәдә Ленинградтан килгән карт укытучылар торды. Өй янындагы уч төбедәй түтәлгә алар чөгендер түгел, кәбестә утыртканнар иде. Ак сакаллы физика укытучысы көн дә тәлинкәгә салып, бер зур кәбестә яфрагы алып керә. Шул чагында мине очратса, уңайсызланган сыман елмаеп, "витамин, польза" дип сөйләнеп ала. Мин әле ул вакытта “витамин”ның, “польза”нын нәрсә икәнен дә белмим. Мин бары тамак туйдырырга кирәклеген генә беләм.

 

 

Янавылнын Эткенәвыл ягында, калкулыкта, басу уртасында ит комбинаты бар иде Анда торле яктан куалап мал китерәләр, көне-төне дигәндәй сутым суялар Янавылнын ин бәхетле кешеләре шунда эшли. Бер язны, кырык өчтә, ахрысы, безнен белән бер бүлмәдә торучы хатыннар—балалары белән Казан ягыннан килеп чыккан Майшәкәрләр каяндыр ишетеп кайтканнар: суелган малнын калдык-постыгын туп-туры шунда чокырга, киртә буена чыгарып ташлыйлар икән Икенче көнне киттеләр болар капчык күгәреп ит комбинатының чүплегенә Инәкәй дә китте болар белән Күп кенә койрык, колак ише нәрсәләр күтәреп кайттылар. Яхшылап югач, көйдергәч, озак кына кайнатып пешергәч, патшаларга да тәтеми торган менә дигән аш булды

  1. Ялгызнарат

Мин сигездә, тугызда укыганда безнен хәлләр аеруча авыр булды. Читтән кеше килеп тулу сәбәпле, торак ягы чиктән тыш кыен Тамак ягы аннан да кыенрак Бер елны, мин тугызга күчкәч, ахрысы, инәкәй мәктәптән балалар бакчасына күчте Монда аның хәле әзме-күпме җинеләйде. ләкин минеке тагын да авырлашты Балалар бакчасынын үз эшчесе торырга аерым бүлмәсе юк. Инәкәйгә кухняның бер почмагын бирәләр, дөресрәге, шунда йокларсың дип рөхсәт итәләр Шул ук кухняда та! ын Польшадан качып килгән поляк татар хатыны тора Анын Жәжебикә дигән кызы бар. Олырак малаена урын юк Ул кайдадыр, кемдәдер тора Мин дә шундый хәлдә калдым. Көндезге вакытым мәктәптә үтә Укудан чыккач, качып- посып кына кухняга керәм дә. берәр почмакка, остәл кырыена утырып, калдык- постык ашыйм Шуннан сон начальство күргәнче дип тизрәк чыгып китәм Кичкә кадәр йә базарда, ыстансыда йөрим яисә "Сталин клубьГнын китапханәсенә кереп угырам. Анда, газета-журнал укыйм, китап укыйм Кухняга бары кунарга гына кайтам Ул вакытта тәрәзә янындагы өстәл бушап калган була Бер башында мин дәрес хәзерлим, икенче башында Жәжебикә утыра Нидер яза-сыза. рәсем ясый Шунда ук юан гына поляк татары утыра. Ул татарча белми, урысчасы да такы-токы Ләкин "бисмилла" итә дә. әледән-әле уфтана, көрсенә Үзенең Польшада торып калган өен. хуҗалыгын, байлыгын сөйли Инәкәй белән алар бик дус яшәделәр Инәкәй соңыннан сөйләде: ул хатынның исеме дә татарча булган - әллә Әминә, әллә Мәдинә—хәзер инде онытылган Икәүләп алар догалар укыйлар икән Ул вакытта мин нишләптер инәкәйнен сүзенә ышанып җитмәдем Каян килеп Польшада татар булсын?! Күп еллар үгкәч кенә мин чыннан да анда Алтын Урда чорыннан калган татарлар яшәвең белдем.

Шул кышны Шамил абый Дускаев мине Янавыл МТСынын партком секретаре белән таныштырды Секретарьнен исеме-фамилиясе хәтердә калмаган Бик ягымлы, ачык чырайлы хатын иде. Шамил абый безнен география укытучысы Зур гәүдәле, җилсенгән битле Бик тиз кызып китә, йөргәндә ничектер як якка чайкалып, ава-түнә йөри Болай үзе бик яхшы күңелле Мине ул аеруча якын күрде Никтер армиягә алынмаган. Ниндидер авыруы бар бугай

МТСка стена газетасы чыгарырга, горле лозунглар-фаләннәр я зарга кирәк икән Мина шуны тәкъдим иттеләр Мин бик теләп риза булдым Эшләгән өчен нәрсәдә булса түләү турында сүз булмады Шулай ла әйтеп куйдылар яз көне берәр бригадага учетчик итеп җибәрербез, диделәр

Ул елларда авылда ин бай кеше -тракторчы, комбайнчы Трактор бригадасының учетчигына да тракторчыга түләгән кебек түлиләр бер хезмәт көненә өч кило ашлык Колхоз дәүләткә түләп бетергәч тә. эшләгән өчен МТСка. тракторчыларга гүләргә тиеш. Түләү мәҗбүри Трактор бригадасында эшләгән кешенең хезмәт көне беркайчан җилгә очмый

1945 елнын кышы шулай күңелле яңалыклар белән узып китте Менә яз җитте МТСтан авылларга трактор бригадалары кузгала башлады Мине Ялгызнаратта эшләячәк унберенче бригадага учетчик итеп билгеләделәр Бу вакытта әле мәктәптә уку бара. Укуны ташларга туры килер микәнни? Директор да. укытучыларда минем хәлне бик яхшы аңлыйлар, билгеле Трактор бригадасына эшкә китүгә беркем каршы килмәде Күрәсең, барысын да Шами i абый җанлагандыр иңде. Укуны ташлау булмас, имтихан тапшырырга кайтырсың, диделәр

 

 

Шулай бер көнне иртүк тордым да, инәкәй юлга дип пешергән өч-дүрт бәрәңгене куенга кыстырдым да, Ялгызнарат авылына китеп бардым Тракторлар, кешеләр инде шунда булырга тиеш. Минем әле аларны да. Ялгызнарат авылын да күргәнем юк. Ялгызнарат Янавылдан унике-унөч чакрым көньякта. Борай, Уфа ягында Анда туп-туры таш юл бара. Янавылдан чыгып бераз юл киткәч, сул якта, таш юлдан бер­ике чакрым читтә Эткенәвыл күренеп кала, аннан соң тагын да бераз юл киткәч, Шудымари дигән мари авылы күренә. Шуннан соң инде туп-туры Ялгызнаратка барасын да керәсен.

Язгы көн жылы. Аяк астында җепшек кар лычкылдый, чана табаны эзләреннән су ага. Зәп-зәнгәр күктә аксыл болытлар йөзә. Кары эреп бетмәгән язгы басулар жылыда, яктыда тын гына оеп яталар. Ара-тирә баш очыннан каргалар очып үтә. Юлда беркем юк—каршыга да, арттан да беркемнең килгәне күренми. Әкияттәге кебек тынлык, әкияттәге кебек япа-ялан. Ерак офыкларга карап, тәэсирләнеп- хозурланып, лач-лоч атлап, юл уртасыннан бер үсмер малай бара. Өстендә яшкелт кыска сырма. Солдат сырмасы. Галифе чалбар Шулай ук солдат чалбары. Аягында калын табанлы ботинка, билендә киң каеш. Солдат каешы. Башында ясалма мехлы иске бүрек. Нечкә муенын яшел солдат гимнастерка якасы урап алган. Барысы да солдатча. Бары маңгаенда йолдызы гына юк. Бәләкәйрәк булса, бәлки, бүрегенә йолдыз да кадап куяр иде. Ул чакта иң яхшы, иң "модный” кием—солдатча киенү. Солдатның иске-москысын алып киенмәсәң, ул чакта аның рәтле киеме дә юк.

Үзалдына елмаеп күккә, жиргә—бөтен тирә-якка сокланып баручы чандыр "солдат “ ул—мин. Галифе чалбар зур, салынып төшкән кесәләре жилфердәп бара Бил каешы иң соңгы тишегенә кадәр тартып каптырылган. Күзләр як-якка карана, күңелдә бер генә уй—пешкән бәрәңге. Күптән инде суынып өлгергән, шикәрләнгән шул бәрәңге тәмен мин әле дә тел очында тоям кебек.

Төштән соң икеләрдә-өчләрдә барып житгем Ялгызнаратка. Таш юл авыл уртасыннан үтә. Як-якта өйләр. Берән-сәрән кешеләр күренә. Абзар янында, кояшта сыерлар күшәп тора, кош-корт тавышлары ишетелгәли. Иң элек колхоз конторасын эзләп таптым Барып кердем дә, үземнең кемлегемне әйттем. Мине тракторчылар фатирына өйрәтеп җибәрделәр. Бардым. Бер ишегалда ике йорт. Йортның берсе бер якта, икенчесе икенче якта. Уртада бары киртә генә юк. Берсендә ялгыз кортка тора, икенчесендә—аның яшь, чибәр килене. Ике кызчыгы бар. Кортканың улы сугышка киткән. Тракторчылар кортка өендә. Йөзе бик үк ачылмый торган, кырысрак-төксерәк һәм шактый тулы гәүдәле бу кортка нишләптер мине бик үк яратмады Бәлки мина гына шулай тоелгандыр, бәлки, аның гомүмән холкы шундый булгандыр. Ни генә булмасын, аның килене безгә карата ягымлырак булды.

Өе әллә ни зур да түгел. Шунда без алты кеше торабыз. Безнең бригадада тәгәрмәчле ике трактор, СТЗ—ХТЗ. Дүрт тракторчы, бригадир һәм мин. Безнең унберенче бригада комсомол-яшьләр бригадасы дип атала. Безгә көн саен диярлек “Комсомольская правда” килә Мин газета укып, тракторчыларның белемен арттырырга—аларга политинформация ясарга тиеш. Аннан сон минем, әлбәттә, үземнең төп эшем дә житәрлек. Ягулык склады тулысыңча минем карамакта.

Трактор бакларына мин керосин, бензин салам, кирәк чакта басуга автол, нигрол, солидол алып барам. Смена башланыр алдыннан һәм смена беткәч, һәркемнең багындагы керосинын үлчим, күпме ягулык бетүен исәплим, һәркемнең сөрелгән, тырмалган, чәчелгән жирен үлчәп барам. Гектар исәбен чыгарып, биш көнгә аерым кәгазь тутырып, МТСка бухгалтериягә отчет илтеп тапшырам. Отчет кәгазенә, эшләгән эш белән бергә, тотылган ягулык, үтәлгән процент һәм тиешле хезмәт көне теркәлә. Минем үз атым, арбам бар.

Тракторчыларның икесе кыз кеше, икесе жегет кеше. Кызларның берсе—Мамилә, икенчесе С... онытканмын. Жегетләрнең берсе Фәсиз, икенчесе—Муллаян. Алар белән мин беренче көнне үк уртак тел таптым. Без гомүмән дус-тату яшәдек.

Бригадирыбыз хатын-кыз. Башкалардан өлкәнрәк. Бите шадра. Исеме онытылган Бары кайбер гадәтләре генә истә калган. Никтер ул кычкырынырга ярата. Юк кына нәрсә өчен дә кызарынып-бүртенеп тиргәшергә тотына Ул елларда әзме-күпме башрак булган һәркем кычкыра Колхоз председателе Гайнетлинова кычкыра, колхоз бригадирлары кычкыра. Фермада кычкыралар, амбарда кычкыралар. МТС
директоры Гончаренко шулай ук эшчеләргә кычкырырга ярата Кино карасан анда шулай ук акырыш та бакырыш. Сугышта “Ура" кычкыралар икән, ансы гәбигыи Ләкин гап-гади көндәлек эштә гап-гади кешеләрбер-берсенә кычкыралар палатага килеп кергән профессор авыруларга кычкыра, ир белән хатын бер-берсенә кычкыра Кинода бары ипгәш Сталин гына тыныч, салмак сөили Ни әитсән дә ил атасына кычкыру килешми. Мин дә бер заман ата булдым. Ләкин, дөресен әитим. кычкырган чакларым күп булды. Тәрбиясезлек, тотнаксызлык. күрәсен. безгә менә шул чаклардан йогып калган

 

Ялгызнаратнын колхоз председателе районда ин алдынгылардан санала. Ире якында! ы бер авылда Каймашада. ахрысы, шулай ук председатель, малае да кайдадыр колхоз председателе Кызы белән үзе монда Ялгызнаратта бер хатында фатирда гора Яхшы атка гына утырып иөри Башында күн бүрек, аягында галошлы кара итек Инбашында калын сумка. Бригадирлар сумкасы Тавышы көр Бер кычкырып жибәрсә. ирләр дә шып була. Карышу юк. сүз көрәштерү юк Иптәш Гайнетдинова шулай дип әйтте, иптәш Гайнетдинова болай дип әйтте— авызына гына карап торалар.

Анын фатир хуҗасы—бик чибәр һәм бик тәмле телле яшьрәк хатын еш кына минем амбарга килә Килгән саен кулында яшел чәигүн Ул сорап та. үтенеп тә тормый, ничектер бик тә ягымлы итеп, эретеп бер-ике сүз генә әйтә Мин ана берсүзсез кәрәчин агызып бирәм. Алай эшләргә ярамаганлыгын бик яхшы аңлыйм, чөнки кәрәчиннен һәр литры исәптә. Ләкин ялагай, ягымлы, чибәр хатыннын теләгенә каршы берни эшли алмыйм

Басуга эшкә чыгу белән, минем өчен киеренке тормыш башланды Иргә таңнан карангы төшкәнче мин—басуда, тракторлар янында. Йомшак җиргә бата-чума җир үлчим, берәр йомыш белән тиз генә авылга барып киләм Бөтен бригада белән торам, бөтенесе белән ятам Башны мендәргә төртү белән шундук йокыга чумасын Кайчагында юлда, басуда йоклап китәсең Бигрәк тә Янавыл белән Ялгызнарат арасында йоклата. Арбада җинелчә тирбәлеп барганда сизми дә каласын Бер заман күзеңне ачып карадың исә. ат адымын бөтенләй әкренәйткән яисә юл читенә чыгып үлән чемченә башлаган була

Янавылга кайткач, мин инәкәй янына кереп чыгам Имтиханнар тапшыру вакыты җиткәч, ешрак керергә, озаграк торырга туры килә Имтиханнарның берсенә дә мин әзерләнә алмадым. “Бишлс"не миңа болай гына куйдылар Немец теле укытучысы " болай гына" куясы итмәде, ахрысы Алдан ук ул мина ныклап әзерләнергә кушты. Мин үзем дә анлыйм—немец теле ин авыры Чит телдән курку, күрәсең, безнең канга сеңгән Чит телдән курку ул гел хуҗасыннан куркуга кайтып кала. Без. билгеле, ниместән хәзер курыкмыибыз Безнекеләр көн-төн хәзер анын үзен тукмыйлар. Укыганда без еш кына "Нигә кирәк ул безгә ннмсс теле?!” дип кычкырынырга тотынабыз Андый чакта укытучы "Дошманны җинү өчен анын телен яхшы белерзә кирәк".—дип җавап бирә

Эш арасында мин бары шул немец теленнән генә әзерләнгәнсыман иттем Буш вакыт булдымы, дәреслекне ачам да. һич хәтердә калмый торган килеш төрләрен ятларга тотынам Ярты бит чамасы укыйм да. йокыга китәм Ялгы знаратта Гайсина дигән укытучы бар иде Кемдер әйтте, анын олы кызы Мәскәүдә ниндидер институтта укый имеш. Немец телен шул кыз бик шәп белә икән Имтиханга әзерләнергә булышмас микән дип күреп сорадым мин моннан Булышырмын, диде Нишләп ул жәй башында авылга кайткандыр, әйтә алмыйм Ул елларда институтларда уку иртәрәк бетте микән әллә? Бәлки, берәр ничек итеп ялга гына кайткан булгандыр Бер-ике мәртәбә, эштән сон. кич белән бардым мин аларга немей теле дәреслеге тотып. Нәрсәдер өйрәнеп тә азапландым бугай Ләкин кайдадыр Мәскәүдә укый торган чибәр кышың күпереп торган кара чәче, ак чибәр йөзе генә күз алдында калган Гайсиннар гомумән бик чибәр заттан иде Ул кызны соңыннан беркайчан күрмәдем—Мәскәүдә үзе белән укыган бер грек жегетенә кияүгә чыккан дип ишеттем. Сенлесе Люция, ахрысы, аннан да чибәррәк иде Мин университетта укыганда бер-ике елдан ул да география факультетына керле Бер икс мәртәбә мин аның янына барып та йөрдем бугай Ләкин гашыйк булырга батырчылык, йөрәк җитмәде. Чиктән тыш гүзәл, чибәр иде Люция

 

Ленинградтан килгән немец теле укытучысы мина дүртле куйды. Куйса куйгандыр инде, әлләни исем китмәде. Унынчыга исән-имин күчтем, миңа шул житкән.

Ялгызнаратта мин көзгә кадәр эшләдем. Бер көнне бричкага ике ат җигеп, биш- алты капчык он, ашлык төяп. Янавылга кайтып киттем. Нинди бәхетле, нинди горур идем мин ул чакта! Берүзең бер йөк ашлык алып кайт әле кем булдыра ала андый эшне?! Кайтып керүгә иң элек ишегалды балалары йөгерешеп килде. Электә ат белән кайткан саен мине ерактан ук балалар көтеп алалар иде. Алар шаулашып- кычкырышып мина капка ачалар, капкадан кергәч тә. атны туктатып мин аларны арбага утыртам. Андый чакта балаларнын куанычы эчләренә сыймый! Бу юлы да, ишегалга килеп керү белән, барысы да арбага ябырылды. Гайшә апаның өч-дурт яшьлек Илгизе капчык өстенә үк менеп утырган. Ат кузгалып китү белән нишләптер бу егылып калды Ярый әле атларны туктатып өлгердем—беткән иде Илгиз. Авыр тәгәрмәч Илгизнен өстеннән генә чыгып киткән булыр иде.

Минем баеп кайтуга ул инәкәй сөенде, ул күршеләр сөенде! Икенче көнне Янтыктан яшәби килеп житкән. Ул елны алар бик бетеренгәннәр, шешенгәннәр. Соңыннан инәкәй сөйләде: син баеп кайткач, бөтен күрше туйды, диде Яшәбиләргә, Уразы чибәр гтәйләргә дә ашлыкны инәкәй потлап-потлап кына биргән. Күпмесендер үзебездә калдырган. Ләкин ансын да теге Казан ягыннан килгән Майшәкәрләр урлап-турлап бетергәннәр. Ул чакта без алар белән һаман бергә тора идек бугай.

Сугыш бетү турындагы хәбәрне мин Ялгызнаратта ишеттем. Кояшлы матур көн. Ниндидер йомыш белән конторга килдем. Ишектән каршыга бригадир чыгып килә. Бүтән вакытта ул гел ачулы була, һәрвакыт кемгәдер, нигәдер ачуланып, тузынып йөри. Бүген нишләптер елмаеп чыгып килә бу. Күрде дә мине, ин якын дустына сер сөйләгән кебек "Сугыш беткән !”—диде.

Мондый хәбәр ишеткәч, мина күңелсез булып китте. Ничек инде беткән? Мөмкин түгел! Сугышның соңгы елында без бары куанычлы хәбәрләр белән яшәдек. Безнекеләр көн дә алга баралар, әле бер шәһәрне алалар, әле икенчесен алалар. Көн дә жинү, көн дә тантана. Минем шатлык баштан ашкан. Бәлки, башкалар алай ук шатланмаганнардыр. Ләкин минем аларда эшем юк. Сугыш беткән, димәк, моннан соң җиңүләр дә. тантаналар да булмаячак.

Беренче тәэсир шулайрак булды. Бу беренче тәэсирдән мин бик акрынлап арындым. Әйе, сугыш бетте, без җиңдек, ләкин жинү куанычы барыбер тиз генә килмәде. Ачлы-туклы. ярлы тормыш элеккечә дәвам итте. Бик озак дәвам итте. Жинү турындагы хәбәре белән, язгы басулары, яшел уҗымнары һәм кара киемле тракторчылары белән Ялгызнарат минем күңелдә мәңге уелып калды. Ялгызнарат тагын башка яклары белән дә бик нык истә калды. Самавыр төбендә генә утыра торган теге ялгыз кортка безне чынлап та яратмады, ахрысы. Жәй урталарында без икенче фатирга чыктык. Фатир хуҗасының исеме хәтердә яхшы калган—Шәргыя. Чепи күзле, бик үк әдәпле, бик үк чиста булмаган бер хатын шунда. Көннәрдән бер көнне мине эзләп яшәби килеп төште. Егерме-утыз чакрым җирне җәяү килгән. Сине күрергә килдем дигән булды. Минем эшләп йөрүемә сөенгән булды Чынында исә мине күрергә генә килмәгән. Ул, күрәсен. минем берәр ничек булышуымны өмет иткәндер. Мин ничек булыша алам инде ана? Мин үзем бәндәгә бәндә. Колхозның әле үзенә дә берние юк—ашлык өлгермәгән.

Ялгызнаратган Яшәби бик нык хәтере калып, жылап кайтып китте. Соныннан сөйләде—Шәргыя аны бик тупас каршылаган, өстәл янына да чакырмаган, төнгә урын да жәеп бирмәгән. Ул шунда кайдадыр чоланда, кеше аяк астына ятып йоклаган. Яшь чакларында алар нишләптер таныш булганнар. Шәргыя безнең якка килен булып төшмәде микән? Әллә соң ул үзе безнең Янтык ягы кызы булды микән? Ни генә булмасын. Яшәби белән алар элекке танышлар икән. Танышлар, якыннар, хәтта туганнар кайчагында шулай бер-берсенә карата гамьсез, кансыз булалар.

Ул елларда инәкәй дә шуна охшаш хәлгә юлыга. Бу хәлнең дә бер очы янә Ялгызнаратка килеп кагыла. Мин Казанга укырга киткәч, ахрысы, ул Күчтәвылда урак урырга яллана. Ул еллларда ашлык бик уңып, колхозның исә үз көче белән генә ерып чыгарлык хәле булмаганда, читтән уракчылар яллый башлаганнар иде. Ялланып уручы колхоз җитәкчеләре белән алдан ук килешеп куя Колхоз гектарына фәлән пот түләргә сүз бирә. Арышның гектарына, гадәттә, бер-ике, кайчагында өч
пот түләнә Арыш
урагына тошү белән. Янавылнын ач халкы якын-тирә авылларга эш эзләп китә Безнен шулай Пермь өлкәсе ягына, урыс авылларына эш эзләп чыкканыбыз булгалады Бер елны инәкәйләр белән Тукаш лигән урыс авылында арыш урдык.

Мин Казанда чагында инәкәй, үземнен килен булып төшкән авылым дип якынга. Күчтәвылга гына бара Председатель моны якты йөз белән каршылый, күпмедер онга язу бирә дә үзе басуга алып барып уракка куша Фатирга инәкәй үзенен бианасы, үги кызлары торып яткан элекке үз өенә урнаша Каинанасы белән алар бик тиз уртак тел табалар, жылый-жылый элекккеләрне искә төшерәләр Ләкин үги кызларнын һич кенә дә йөзләре ачылмый Болар мона казан астына ягып умач пешереп ашарга да рохсәт итми башлыйлар Утынны бетерәсен. суны бетерәсен дип үги аналарын өтеп кенә торалар. Бу елларда алар инде үсеп буйга җиткән була. Беркемнән курыкмый торган батыр чаклары Килмешәк булып, теләнче булып килгән үги анадан куркып торыргамы сон?' Юк инде, булмас' Безнен инәй Күчтәвылда торып калырга, өйне үзенә алырга кайткан дип уйлыйлар болар Шуннан, көннәрдән бер көнне, турыдан-туры шул турыда әйтеп, өйлән куалап чыгаралар Инәкәй нишләсен—чыгып китә иске-москы төенчекләрен күтәреп Барып керә үзенен күптәнге танышларына. Фатих бабайларга Анда моны ачык йөз белән каршылыйлар Шулай да Күчтәвылда монын юлы унмыи Бер көнне ул. эшен ташлап, үзе кебек бер хатын белән Ялгызнаратка китеп бара Анда да арыш урагына яллана Көзгә кадәр эшли. Ана шактый күп ашлык тиясе була Урак беткәч, колхоз бухгалтеры әйтә: “Салиха апа. озакламый председатель алышыначак, аласы ашлыгыңны алып кал" ди Яна председатель ялланучыларга карата ничек булыр—беркем белми. Ялланып урган кешеләргә биреләсе ашлыкны бухгалтериядә законлаштыру өчен сатып биргән итеп язалар Яллау-коллау безнен алдынгы социализм илендә катгый рәвештә тыела!

Бухгалтер инәкәйгә тиз арада йөз илле сум акча табып китерергә куша Акча сорап инәкәй Күчтәвылдан килен булып төшкән Мәгьзннягә бара Шунлыи-шундый хәлләр, ди. бер-ике көннән китереп бирермен, ди "Бетмәс монда хәерчеләр’ дип. Күчтәвыл килене инәкәйне тиргәп чыгара “Үзе мичтән яна эпи чыгарган Тезеп куйган. Башларым әйләнеп китте", дияр иде инәкәй шул турыда сөйләгәндә

Менә шул. Йөз илле сум акчаны таба алмый инәкәй Ялгыгнарагта Алай итә. бодай итә дә, берни барып чыкмагач. Янавылга кайтып китә. Бер-ике көннән йөз илле сум күгәреп килә бу. ләкин ул вакытта инде председатель алышынып өлгергән була. Яна председатель элекке председатель өчен. имеш, җавап бирә алмый Жәи буе ачлы-туклы бил бөгеп эшләгән кешеләрнең күбесе шулай авызларын ачалар да калалар.

Бу турыда инәкәй әледән-але сөйләде. Үлгәнче сөйләде Ялгызнарагга алынмый калган арышларымны төшләремдә күрәм. диде

Ин ахырда үги кызлар—Фәүзия белән Нәкыйбә турында да бер ике сүз теркәп калдырасы килә. Олысы—Фәүзия дигәне гомер буе саран булды, гомер буе акча ҖЫН.ТЫ Ничончсдер елны КуЧГТӘВЫЛНЫ гашлап Кармаша кученв мемторп эшкә керә Шунда кияүгә чыга, аннан Янавылда болар өй алып керәләр Янавылда сыертотгы, сыерынын һәр тамчы сөтен акчага әйләндерергә тырышты Бу накыпа мин Казанда укыйм, кантканда-киткәндә моны базар тирәсендә очраштырам Бервакыт бу үзләренә чакыра башлады. Кермисен, онытгын. безне туган итмисен, фәлән-төгән, ди. Бик кыстагач, мин кергәли башладым. Я надан туганлашып киттек монын белән.

Сөт-катык сату белән генә канәгатьләнмичә, ой белән дә бу таша байт лады by Күпмедер файда калдырып, иске өен сатты да. яңаны алды анысын га сатып ахырда Нефтекамскига күченеп киттеләр батар Ире эчте, шунын аркасын га китеп тә барды Начар ашау аркасында үпкә чире белән чирләп, аты кы гы га гөнья ку и гы Гомер буе бармак арасыннан сыгып җыйган малының, инәкәй әйтмешли нгс гетс булмады газ плнтәсеннән ут чыгып, шартлап, бөтен өс янып бет.» гә. бер иман ох коры таякка кала. Алай ла пыяла банка эченә салып куйган саклык кенәгәсе исән кала Тиенләп җыйган акчасы, имеш, җиде мен булган

 

Нәкыйбә Колмак авылына кияүгә чыкты, әллә жиде. әллә сигез малае б\ г гы

 

 

Ире исерек килеш машинасы белән авып һәлак булды. Балалары төрлесе-төрле якка таралашып беттеләр. Нәкыйбә берүзе бер өйдә торды да калды. Соңыннан Фәүзия дә, Нәкыйбәдә, аларнын балалары да инәкәй янына килеп-китеп йоределәр. Үги булсалар да үз балаларым, диде инәкәй. Өч көннән артык кинә тотарга ярамый дип исәпли иде ул. Алар мина да килгәләделәр. Казанга. Йомыш белән дә, болай да. Мин дә булдыра алган кадәр ачык йөз күрсәтергә тырыштым Ләкин бернинди уртак сүз сөйләшеп булмый торган Фәүзия белән дә, Нәкыйбә белән дә әлләни борчак пешмәде. Туган исәпләнелсәләр дә, арада бик зур аерма ята Хәзергесе турында сөйләшеп, фикер алышып булмый, элеккеләрне искә төшерәсе килми Атарның күбесенчә русча сөйләшә торган балалары белән шулай ук берничек тәтеш агартып булмый. Мин инде инәкәй кебек изге була алмадым. Күрәсең, беркайчан да булып булмас Аерылу, таркалу, дошманлашу күз алдында бара, адым саен бара, һәр өйдә, гаиләдә бара.

  1. Пулат. (Сөялгәнсең чатта баганага)

Әткәйнең биш сенлесе була. Яшь чагында шаяртып, мактанып:" Миннән бай кеше юк Миннән башка кемнең тагын биш сенлесе бар?!” дип әйтергә ярата торган булган, имеш. Сеңелләрнең барысы да кияүгә чыгалар—берсе Күчтәвылга, икенче берсе Айбүләккә, өченчесе Гөтбергә, дүртенчесе Пулатка, бишенчесе, ин кечесе—Көеккә. Күчтәвылдагы Майжиан дигәне әле дә, ягъни 1988 елда да исән. Инде туксанга якынлашып килә бугай. Тимергали абый шуның малае була. Әткәйнең барлык туган-тумачалары белән дә аралашырга ничектер җае булмады. Мин бары Күчтәвыл Тимергали абыйларны яхшы беләм дә, Пулатларны яхшы беләм. Күчтәвылдан, Янтыктан читгәгеләр минем өчен ничектер чиг-ят булып калдылар. Хәер, юк. бик үк алай да түгел. Бәләкәй чакта минем Гөтбергә дә, Айбүләккә, Көеккә дә барганым бар. Беркадәр дәрәҗәдә аларнын тормыш хәлләрен дә, балаларын да беләм кебек. Тик шулай да ин якыны—Пулат.

Пулат Янтыктан көнбатышта, өч-дүрт чакрым ераклыкта. Калкулык артында гына. Ушия дигән елгага коя торган бер чишмә буена утырган. Бер урамы калку яр башында, икенче урамы чишмәнең икенче ягында, тиг злектә. Зур түгел, күп булса йөз-йөз илле йорт. Карурман Пулатның ындыр артына килеп терәлә. Чыршы, каен, шомырт, балан. Ушия буенда—болыннар, әрәмәләр. Жире таулы-ташлы. Иген игү өчен рәтле түгел. Кайбер төштә кызыл балчык, кайбер төштә—ком. Елга буендагы, диңгез буендагы кебек. Жәй көне аяк батып тора Үзе калкулык башында. Мина еш кына татарның әкият геройлары—шүрәлеләр, дию пәриләре шушы Пулат урманнарында, Ушия буйларында яшәгәндер кебек тоела. Диюләрне алдаган төлке дә нәкъ Пулатта, ындыр артындагы чыршылыкта йөргәндер сыман, күлне күккә асам дип куркыткан батыр малай да кайдадыр шунда Пулат ягында булгандыр кебек. Пулаттан бер-ике чакрым читтәрәк, Ушия елгасында зур тегермән бар иде Пулат тегермәненә бөтен тирә-як килә торган иде. Урман арасында, су-камыш янында көн-төн шаулап, дөбердәп утырган тегермән миңа кайчандыр дөньянын сихри бер үзәге булып, туклык һәм бәхет чыганагы булып тоела торган иде. Минем “Тегермәндә” дип аталган ин беренче хикәям менә шул Пулат тегермәнен күз алдында тотып язылган.

Безнен әткәй дә яшь чагында Пулат тегермәненә йөргән, инәкәй дә шул якларда булган. Ин элек алар шул якта танышканнар, ахрысы. Инәкәй Күчтәвылга килен булып төшкәч тә Пулат белән ара өзелмәгән. Кемнәрдер аша сөйләшеп-килешеп, әткәй үзенен Гылмехаят исемле сенлесен Пулатка Билал дигән кешегә кияүгә бирә. Инәкәй килен булып килгәндә, Гылмехаят әле Күчтәвылда була. Әткәйләрнең тынычсыз өендә Гылмехаят яшь Салиханын ин якын сердәше була. Гылмехаят Пулатка кияүгә киткәч тә алар дуслыкларын онытмыйлар—барышып-килешеп торалар. Әткәй үлгәч тә бу дуслык бозылмады Гылмехаят әткәйнең иң яраткан сенлесе була. Күрәсең, Гылмехаят тә әткәйне якын иткәндер. Ул аны “абзый” ди, инәкәйне “җингәй” ди. Соңыннан ул аларны гел искә алды, бары яхшы яктан гына искә алды

Билалны Яңавыл ягында белмәгән кеше юк. Аны Хуҗа Насретдин урынына йөртәләр, мәзәк итеп сөйлиләр. Анын әлләни мәзәк эшләре дә юк. ләкин төрле 118

 

 

кызык хәлне еш кына Билалга япсарырга яраталар. Заманына күрә ул укымышчы булган, мәҗлесләрдә берәр кызык сүз әйтеп куйган, көлдергән Аннан сон анын ниндидер сәер гадәтләре дә булган Инәкәй сөйли торган иде бер елны бу алышынып өеннән чыгып киткән, сукасын елгага агызган, имеш Яшь хатынын ташлап, нишләптер Күчтәвылга килеп чыккан Әткәй белән инәкәй моны җайлап, үгетләп кире Пулатка кайтарып куйганнар Нишләптер аны сугышка да алмадылар Ул шулай ук колхозла да эшләмәде—күбрәк тегермәнче, урманчы булды Хәзер инде мин уйлыйм—колхозга керүдән котылырга теләп йөрмәде микән ул алмашынган кешегә салышып?

Ни генә булмасын, мин белгән Билал җизнәй алмашына торган кеше түгел иле. Эшчән, тырыш, булдыклы Искечә дә күзе күрә, янаны да дөрес чамалый Килгән-киткән кеше белән аралашып яши Калын тавышлы, шаяртып сөйләшергә ярата. Башка авылдан. Янавылдан аларга кеше еш килә—утынга, агачка, урман чистартырга, печән чабарга. Кайчан барма. Билал җизнәй урманда, болында булыр—диләнкә күрсәтергә киткән йә булмаса анда “болай гына карап кайтырга киткән. Ишегалды иркен Мал-туар асрый, корт асрый Сугыш елларында хәтта ат та тотты бугай әле. Яшереп түгел. Рөхсәт белән Урманчыларга рөхсәт ителде Безнен кебек кыш көне кар ерып утынга йөрми—җәйдән әзерләп куелган каен утыны бер кышка түгел, өч кышка җитәрлек

Янтыкта. Янавылда чакта мин аларга еш бардым "Кунакка" бардым Мине, билгеле, чакыручы юк Барам да керәм күземне тондырып Әткәйнен сенлесен мин "әбестәй" дип атыйм Жизнәй минем килгәнгә әлләни куаныч белдерми, бары әбестәй генә якын күрә. Шулай да аларда күңелле. Аларнын дүрт балалары булды. Олы кызлары Мәдәния миннән зуррак, икенче балалары Әхнәф бер-ике яшькә кечерәк Без күбрәк Әхнәф белән уйныйбыз. Бер кышны магазиннан ана чын коньки алганнар. Минем андыйны төшемдә дә күргәнем юк Конькинын бер сынарын мин тагам, икенче сынарын Әхнәф тага. Шул кышны урамда ат юлында сынар конькида шуып рәхәтләндем үзем дә!

Аларнын тагын Ганс дигән малайлары да бар иде Нимескә каршы сутыш барган елларда немепчә Гансны Даниска алыштырдылар. Данис соныннан эчкечелеккә бирелгән, кайдадыр Себер ягында торып калган бугай. Әхнәф хәрби хезмәтне сайлады. Салават шәһәрендә ниндидер заводта янгын командасы начальнигы булды, майор дәрәҗәсенә иреште һәм гомергә шунда җир читендә төпләнеп калды

Һибә дигән кече кызлары сугыш елларында туды. Мин белгәндә Әбестәй бик чибәр хатын иде Уртадан калкурак, җыйнак гәүдә Ак чырай, йөзе озынчарак Сызылып торган кара каш. кара чәч Һибә Әбестәйгә охшаган Мин анын ин яшь чагын, ин чибәр чагын беләм Балкып, нур чәчеп торган шомырт кара күзләр, күпереп торган кара чәч. шикәрдәй ап-ак тешләр, алсу иреннәр Әкиятләрдә сөйләнелә торган пәри кыхтары кебек, шигырьләрдә мактала торган сихри гүзәлләр кебек чибәр иде ул Заманында аны берәр сынчы ташка күчерә алса, минем сенлсм Кибәнен лә сыны-кыяфәте хатын-кыз гүзәллегенең мәңгелек бер үрнәге була алган булыр иде Минем әткәй кара чәчле, зәнгәр күзле булган Күрәсен. ул каяндыр икенче бер нәселдән, анын сенлесе—икенче нәселдән булган Хәзер инле мин уйлыйм—безнен Әбестәй токымы, күрәсен. борынгы гүзәлләр иленнән килгәндер Күпме батыр егетләр, күпме чибәр жегетләр күз атмагандыр да. күпме багыр иртәр даулашмагандыр Әбестәйләр. Кибәләр нәселеннән булган сылу кызлар өчен" Борынгы рәссамнар, сынчылар Атлантида алиһәләрен нәкъ менә безнен Әбестәйләр Кибәләр нәселеннән булган хатын-кызларга карап ясаганнардыр сыман тоела Илленче елларда бер кышны Казаннан Янтыкка кайткач. Пулатка киттем Элеккечә хәл белергә, "кунакка" Барып керсәм, яшь кенә кыз чыпта үреп тора Дөресрәге чыпта тасма үрә. Тасманың үрелгән башы ишек янагындагы кадакка электерелгән, икенче башы, пумала сыман булып, идәнгә салынып төшкән Ул елларда безнен якларда “Заготконтора” ни өчендер шундый чыпталар суктыра, китерелгән тал кабыгы, фәлән төгән җыя иде Шуна күпмедер акча бирәләр иде

Кызнын өстендәге киеме әйтеп-сөйләрлек түгел—сатәмә дә сатәмә \ т да саым.> Шул сәләмәгә юкә чүбе буялып беткән Идәндә, аяк астында юкә төргәге үре пан чыпта тасмалар аунап яга Тетелеп төшкән киеме аша кызнын яшь тәне күренеп тора

 

Мин килеп керү белән, мине танып алу белән, каушап калды, елмайган булды Кызарып, ачык изүенә үрелде. Ниндидер өн чыгарды да, мунчаласын ташлап, гөлбәч ягына кереп китте Бераздан үзенен рәтлерәк күлмәген киеп чыкты, кул биреп. *• Нурихан абыкаем" дип исәнләште. Бала вакытында ул мин килгәч таяктай нечкә беләкләре белән, ястык мамыгына баткан пумала башы белән муенга сарыла торган иде.

Икенче көнне ул мине авылдан чыкканчы озатып барды. Көн буранлы иде. Янтыкка кадәр озат дисәм, бер уйламый ияреп барган булыр иде. Озат димәдем. Ул мина бик кызганыч тоелды. Юл буена мин аның язмышы турында уйладым.

Ул елларда теләсә нинди авылда шундый хәлгә юлыгасын. Ачлык, мохтаҗлык бугаздан эләктереп алган да, һич җибәрергә исәбе юк. Сугыш елларында да кытлык күрмәгән Билал өендә дә шундый хәерчелек булгач, башкалар турында әйтәсе дә юк. Берәүләр шулай чыпта суга, икенче берәүләр чабата ясап сата. Кая барма, һаман шул ук тамак кайгысы. Кайберәүләр, авылда рәт булмаячагын күбеп, читкә китеп баралар.

Бер-ике елдан мин тагын бардым Пулатка. Һибә унны бетергән. Элеккегә караганда чибәррәк, элеккегә караганда кыюрак күренде. Ләкин күңелендә һаман ниндидер тынычсызлык бар. Менә ул унны бетерде. Буй җиткән кыз. Шәһәргә китеп институтка керергә ул хыялланмый да. Институт ул кемнәрдер башкалар өчен. Ана табигать кушканча яшәргә кирәк. Кияүгә чыгарга да, үз оясын корып, балалар үстереп кешечә яшәргә кирәк. Жегетләре юктыр дип әйтә алмыйм. Ләкин бернинди киләчәге күренмәгән ач-ялангач авылда ничек итеп оя корырга да, ничек итеп яшәргә кирәк? Кешеләр туктаусыз бер-бер артлы каядыр китәләр Ашлык хәзер авылда түгел, шәһәрдә үсә. Кайдадыр Себердә, Воркута—Урта Азия якларында. Әхнәф инде күптән Салават шәһәрендә, һибә шунда китәргәрәк уйлаштыра, ахрысы Шулай да туган ягын да ташлап китәсе килми бугай. Соңыннан ишетеп белдем: киткән ул абыйсы Әхнәф янына. Абыйсы янында, Салават шәһәрендә ул утын складына эшкә кергән, кемгәдер шунда кияүгә чыккан, балалары булган. Башта ул, билгеле, абыйсы, җиңгәсе янында торган. Кияүгә чыккач, берәрсенең почмагында кысылып-җәберләнеп торгандыр да, бик озак ялынып, кимсенеп йөргәннән соң бер кумытлы квартир алгандыр. Бәлки алар хәзер чын күңелдән бәхетледер. Ире эчеп алкашка әйләнмәгән булса.

Ул бәхетледер. Аның кебек бәхет эзләп бәхеткә ирешә алмаган күпме кызлар— күпме яшь. чибәр кызлар туган авылларын ташлап читкә киттеләр! Кая гына барып чыкмады, нинди генә хәлләргә юлыкмады безнең татар кызлары! Сугыштан соңгы Казанны, йортларны башлыча унҗиде, унсигез яшьлек кызлар салды, юлларны, урамнарны алар төзекләде. Иске Казанның баткак урамнарына асфальт җәю өчен карьердан ташны алар чыгарды, урамда йорт салганда цемент балчыгын алар болгатты, авыр кирпечләрне алар күтәреп ташыдылар. Без университетка укырга барганда, укудан кайтканда түбәсе ябулы грузовикларга төялеп татар кызлары узып китте. Бөтен шәһәрне шаулатып алар “Ай-ли алмагачлары!" дип кычкырып җырлап үттеләр... Безнең бер атаклы фольклорчыбыз хәтта гәзиткә язып чыкты, имеш зәвыксыз кызлар халык иҗатын ярлыландыралар—алар шул "алмагачларын”нан башканы белмиләр дә.

Халык иҗаты бик нык байый—төрләнә башлады. Казан урамнарында татарча җырлау түгел, хәтта татарча сөйләшкән дә ишетелми.

Шул ук илленче елларда Казанга газ керә башлады. Сасы исле битумны кайнатып торбаларны кулдан хатын-кыз буяды. Канауларны, траншеяларны казуда шулай ук алар катнашты.

Хәсән Туфан, күрәсен, Себердә сөргендә чагында тимер юлда лом. чүкеч күтәреп эшләүче кызларны кызганып, шигырь язган. Мин поездда узып киттем сина карап кул болгап. Син елмаеп калдың. Елмаерга түгел, еларга кирәк иде сина, ди шагыйрь әлеге кызга эндәшеп!Тимер юл буенда лом күтәреп, чүкеч, көрәк күтәреп эшләп яткан ул кызларны мин дә әз күрмәдем.

1952 елнын җәендә мин дә ерак Себертә, Тобол шәһәренә бардым Төмәнгә кадәр поезд белән, Төмәннән Тоболга пароход белән. Поездда юл буена татарлар белән сөйләшеп, гөр килеп бардык. Күбесе хатын-кыз. Безнең яклардан “Агыйделнен
аръягына” бәхет эзләп баралар Иртышка барып чыккач, исем китте. Кайсы гына пристаньга туктама, яр буенда тагын—кызлар. Татар кызлары Кычкырып сөйләшәләр, көлешәләр, жырлыйлар Тик монда инде "Ай-ли алмагачлары '' ишетелми. Сал сүтәләр, агач сөйрәтәләр, йөк төйиләр Өсләрендә—тупас сырма чалбар, аякларында тупас итек, ботинка.

Минем икенче хатынның апасы Роза ундүрт яшеннән туган өен ташлап, бәхет эзләп читкә чыгып китә. Анда сугылып, монда сугылып йөргәннән сон Абакан— Тайшет тимер юлын төзүчеләргә барып кушыла. Такта вагонда тора, булачак тимер юл өеменә вагоннардан таш бушата, төрле хәлләргә юлыга Бандитлар төркеменә эләгә.

Янтыктагы безнен бер өй аша күрше Урта-бабаинын кызы Нәрисә уналты яшеннән кемнәргәдер ияреп Ысбирлауга китә, ниндидер заводка эшкә керә Заводтамы, цехтамы авария булгач, тәне пешеп, жәрәхәтләнеп больницага эләгә Урта-бабай Нәрисә янына барып кайтты. Нәрисәнең хәле бөтен авылга беленде Аны берничек тә дәвалый алмыйлар икән Көн дә укол кадыйлар һәм тиресен кисеп алалар икән. Үзе янына керүче ак халатлы кешеләрне күрсә, чыркылдап кычкыра, качарга тырыша икән. Урта-бабайны күргәч бу "Калдырма, алып кайт'" дип әтәсенен муенына сарылган Урта-бабай алып кайтмаган Ул сукырларча законга һәм медицинага ышанган. Нәрисә шунда мәнге торып калды.

Инәкәйнен сенлесе "Апа” колхоз оешкан көннән башлап көн-тон колхозда эшләде Хрушев заманында колхозларны совхозга әйләндерделәр Совхозга әйләндерү белән генә авылнын тамагы туймады Мин апаны үземнен янга Казанга алдырдым Ул минем янда ике-өч ел торды да. кире авылга кайтып китте Ошамады ана Казан Ул авылдан китеп торган арада совхоз эшчеләренә пенсия бирә башлаганнар Апага пенсия бирмәячәкләре беленде Анын элек колхозда эшләгән еллары пенсия өчен стаж булып исәпләнелми икән, чөнки ул совхозга керү өчен гариза бирмәгән, имеш Анын мона бик нык хәтере калды. Ул мондый нәрсәне гомумән аңлый алмады Аның бөтен гомере шул Янтыкта, колхозда көне-төне эштә үтте. Чәчәктәй яшьлеге шушында юкка чыкты. Шулай була торып та аны шул ун гәнкәме. унбер тәнкәме пенсиядән дә мәхрүм иттеләр. Мин ана хәлдән килгәнчә булышып, ярдәм итеп тордым, ләкин Казанга син чакырып алдын, шунын аркасында пенсиясез калдым дип еллар буе мина үпкә саклады

Чит жирләрдә кызларнын кайберләре үзләренә оя корды Булдыра алганнары үз татарына, булдыра алмаганнары башка милләт кешеләренә чыкты Ләкин күпме кызлар шәһәрдәге кысан, тынчу, күнелсез баракларда, тулай торакларда жыелып калдылар Җырлый-жырлый эшкә бардылар, жылый-жылый картайдылар, тупасландылар, гарипләнделәр Минем шундый баракларга кергәнем бар. саргайган, ямьсезләнгән боек йөзләрне күргәнем бар

Минем тагын шундый сүзләр ишеткәнем бар: сугыш вакытында да, сугыштан сон да озак еллар дәвамында безнен яшь кызларны Урга Азия якларына илтеп сата торган булганнар

Мин еш кына үземнен яшь чактагы дус һәм таныш кызтарны искә төшерәм аларнын өметләнеп баккан күз карашларын, чишелеп китеп ычкындырган ярап сүзләрен искә төшерәм. Ул чакларда мин аларга карата салкын, дорфа булганмындыр кебек Никтер аларнын барысы да ялгыз калгандыр һәм аларнын ялгызлыгына бары мин генә гаеплемендер кебек Шул чагында бөтен күңелне әрнү, үкенү һәм кызгану хисе биләп ала. Сөялгәнсең чатта баганага

 

Д.>ва.чы килме саннарда

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама