ЗӘЙТҮН ИЛЕНДӘ


Кышкы ак тынлык. Тау башында егет белән кыз чангыда басып
торалар.
—Төшәргә курыкмыйсыңмы?
Кыз икеләнде, куркам дияргә оялды.
— Минем эздән тайпылмыйча төшсән, бернәрсә дә булмас. Әйдә, киттек!
Солдат чалбары, ак свитер белән ак башлык кигән озын буйлы, хәрбиләрчә төз гәүдәле егет алга ыргылды. Кыз, күкрәгендәге куркуны тыеп, чаңгы таякларын этеп жибәрде. Колакларында жил сызгырды, чаңгылар табанында буран күтәрелде! Жилдә йөзе алсуланган, башлыгы астыннан алтынсу-сары чәчләре сибелгән ымсындыргыч сылу кыз тау итәгенә төшеп житге.
Егет күзен кысыбрак сокланып карап тора
—Нурия, бер сюрприз күрәсең киләме?
— Нинди сюрприз?
— Баргач күрерсең! Әйдә, чаңгыларыңны сал!
Алар тауга күтәрелгәндә аяк астындагы кар шыгырдавына ниндидер сәер челтерәү кушылды. Нурия аны шунда ук таныды
—Әлекәем, чишмә! Әйдә тизрәк!—Ул сукмак буенча йөгерде. Ташлар арасыннан агач улакка көмештәй су бәреп чыга. Нурия мамык бияләен салып, улак очында кулын юды да. учын тутырып чишмә суын авыз итте.
—Син дә эч, кил!
—Сыйласаң, эчәм!
Нурия кушучына су алып Насихка сузды. Егет гүя алсу чәчәктән иелеп су эчте дә, кечкенә учны үбеп алды. Салкын кулга тигән кайнар иреннәрнен ялкыны Нуриянең бөтен тамырларын яндырып, йөрәгенә барып кабынды.
күзләрендә зәнгәр чаткылар булып уйнады Нуриягә текәлгән көләч күзләр дә шундый ук ялкын белән яна. ал арда шундый наз. шундый ук сөю балкый Бу күхзәр алдашмый. Нурия ул карашларда ихлас сафлык, сабыйларча садәлек күрде
Нурия' Безнен авылда кызлар белән бер чәшкедән эчсәләр, «өч көнлек хатыным булдын!*—диләр. Мин чәшкедән түгел, синен кулдан эчтем! Димәк, син мина өч көнлек кенә түгел, гомерлеккә булырга тиеш! Син ризамы шуна?
Көткән иде Нурия мондый аңлашуны, ләкин менә шулай карлы тауда, ярым шаярып, ярым җитди әйтелер дип түгел Шуна күрә үзе дә шаяртуга шаярту белән жавап бирде:
—Әй. алдашма! Бездә кыз башына егет бүрек кигертсә генә шулай диләр Ә бер чәшкедән эчсәләр «сердәш булабыз*, диләр.
—Барыбер инде! Әйт. син ризамы?
—Синең йөргән кызын бар. диләр бит'
—Каян килеп?! Без әллә кайчан, мин армиягә киткәнче үк ташлаштык бит инде!
—Ай. белмим, белмим
—Хет теләсә кемнән сора! Мин әйткәнне әйтерләр!
Нуриянен теле «риза» дип әйтәсе килеп кычыта, йөрәге бугазында тибә, дулкынланудан авызы кибә. .
—Тукта әле. эчәсем килә. —Кыз иелеп тагын су эчте. Тешләрне камаштырырлык салкын су Нуриянен йөрәк ярсуын баскан кебек булды
— Мина дә эчерт!
—Зинһар диген!
—Зинһар!
Бу юлы Насих, су эчкәч, кызны кочаклап иреннәреннән суырып үпте
—Синең иреннәрен чишмә суы ише генә түгел!—Ул кызны кочагыннан чыгармалы, тагын ла ныграк кысып:
—Жавап бир! Чыгасынмы мина кияүгә?
—Ай! Ай! Чыгам! Чыгам!
—Әйткән сүзеннән кайтма! Менә Ташлы тау чишмәсе шаһит' Ул изге, шифалы чишмә, анын хәтере бар диләр! Анын суын эчкән кеше озак яши!
• Мина да шушы чишмә суын эчеп яшәргә язсын иде'*—дип теләде кыз. Йомшак кар остеннән эз салып кайтыр юлга чыкканда, кыз үзен чангы түгел, канатлар күтәргәндәй хис итте . Бу болытлы көн күзне чагылдырмый торган аклыгы, баш очында гына тоелган тыныч күге. Ташлытау чишмәсенең челтерәве белән мәңгелеккә Нуриянен исендә калды. Шифа чишмәсенсн саф суын эчеп вәгъдәләр бирешү мона кадәр җир йөзендә беркайчан да булмаган искиткеч вакыйга. Насих кебек егет дөньяда юк. аларнын мәхәббәтләре кебек мәхәббәт тә. Нурия кебек бәхетле кеше дә юктыр дип уйлады.
Ташлытау. 2 февраль 1970 ел
«Илгизө, исәнме, жан кисәгем!
Кайнар сәламнәремне кабул ит! Сина сөйлисе серләрем бихисап! Их. ник үзен монда түгел микән”
Ташлытауга практикага җибәрәләр дип язган идем бит Менә, дустым, практика үтеп ятам Авыллары зур. мәктәпләрендә укучылар да. укытучылар ла күп Килгәч тә үз итеп каршыладылар Син мине беләсең бит. кысылмаган җирем юк. шунадыр инде әллә ничаклы эш өйделәр!
«Өти балак» дигән спектакль куйдык. Баш рольне—Өти балакны уйнадым, ана гашыйк егетне күптән түгел армиядән кайткан физкультура укытучысы башкарды. Әллә рольгә ныклап кереп киттек, әллә бер күрүдән гашыйк булдык—хәзер уйларымда гел шул егет кенә! Әле мона кадәр бер егетнен дә болай ошаганы юк иде! Насих исемле. Ул мина өйләнешик ди. Синен белән институтка китәм, заочныйдан очныйга күчәм,—ди. Мәктәптә хәзер безнең йөргәнне беләләр, жае чыккан саен мина мактыйлар. Бигрәк тә завуч Сәкинә апа яратып мактый, ул бик тәрбияле гаиләдән, акыллы, кешелекле, эшчән, ди. Насих миннән ике яшькә генә өлкән булса да, үземне анын янында бала-чага кебек сизәм, чөнки ул гажәп житди...
Илгизә! Минем стипендиягә генә укып ятканны беләсен бит, Насихтан яшермәдем, әйттем. Бер дә аптырама, мин кичләрен эшләп укытырмын, электрик та, столяр-плотник эшен дә беләм, бер эштән дә курыкмыйм, ди. Кинәшер кешем юк, апа да, син дә читтә. Шулай да Насих ышанычлыга охшаган, күнелем сизә—ул минем язмышымдыр, мөгаен...»
Кемнең кем икәнен анлый белү—акыллылык галәмәте. Насихнын ышанычлы, таянырлык егет икәнен тоемлады Нурия. Билгеле, төрле чаклар булды. Нурия түземлеләрдән түгел, хискә бирелеп китеп, каршысында кем икәненә карамастан, уйлаганын йөзгә бәреп әйтүчән. Ләкин ачуын жыеп йөрми, эчкерсез булганга, Нуриягә берәү дә үпкәләми.
Институтны тәмамлагач, Ташлытауга кайтырга тәки насыйп булмады, аларны башка районга жибәрделәр. Унөч яшеннән әнисеннән ятим калган Нуриягә тормыш көтәргә бердәнбер ярдәмче булды Насих. Өч улын да әниләреннән ким карамады, малайлар бәләкәй чакта әтиләренең муеныннан төшмәде. Эшенә соңармыйча, мәктәптән өйгә, өйдән мәктәпкә чабып, өч баланы чиратлап яслегә, балалар бакчасына, мәктәпкә йөртеп, ун ел үткәнне сизмәделәр дә...
Бер кич. ниһаять, малайлар тынып йоклап киткәч, Нурия үзләренен караватына көчкә барып капланды. Артык арыган иде, йокыга китә алмыйча ятты. Күңелен ниндидер канәгатьсезлек борчый...
—Тормышмени бу! Бер караңгыдан икенче карангыга кадәр чап! Тукталып үзен турында уйларга, үзенне карарга вакыт та. мөмкинлек тә юк! Насих, без авылда гомерлеккә калабызмени инде? Малайларны укытасы, кеше итәсе бар. Аларны бер-бер артлы шәһәргә укырга чыгарып жибәрү өчен ай-һай күпме кирәк булыр: юлына дисеңме, ашарына-эчәренә. кием- салымга, торырына дисеңме! Әллә шәһәргә күчик микән? Минем дә кешечә яшисем килә! Әнә, шәһәр хатыннары, яшьтәшләрем, кызлар кебек, мин монда кибеп-корып беттем, картайдым!
—Картаймадың! Син аларнын барысыннан да матуррак! Гәүдән кыз чагындагы кебек!—Насих хатынын кысып кочаклады.—Кем уйтар сине өч бала анасы дип! Дөрес әйтәсен, карчыгым, улларыбызның киләчәге турында кайгыртырга вакыт. Мин дә ул турыда күптән уйлап йөрим. Чаллыга күчәргә кирәк. Анда хәзер төрле уку йортлары күп.
Күченү авыр булмады. Безнен илдә гомер бакый укытучынын хезмәт хакына көрәерлек түгел: зур машиналарга төярлек җиһазлары юк, төп байлыклары үзләре кебек житен чәчле, зәңгәр күзле шаян уллары гына иде.
Яшьлек дусты Илгизә югары урында эшләгән ире аша Нуриягә эшкә урнашырга булышты Насих электрик булып урнашты. Биш җанга бер бүлмәле «малосемейка» дисәң дә уңайлыклары куандырды: кайнар суы агып
тора, рәхәтләнеп коен, керенне юсан суны түгеп интегәсе, мичкә ягасы юк! «Түзгән—түл җыйган», күрше бүлмәдәге кыз кияүгә чыккач, квартиралары тагын да кинәйде
Ахырзаман гасырынын 90нчы еллары башланды.
Насих белән Нурия рәхәт тормыш корырга дип күчеп килгән шәһәрдә күпме генә яшәп өлгерделәр икән ташлап киткән авыллары андагы тормышлары хәзер оҗмах булып исләренә төшә'
Болгавыр үзгәрешләр берәүне дә читләтеп узмады Акны ак. караны кара дип яшәргә өйрәнгән укытучылар гаиләсе моны авыр кичерде. Яна гына Кама политехник институтын тәмамлап КамАЗда инженер булып эшли башлаган өлкән уллары Ринат кинәт эшсез калды.
—Әллә эшендә берәр нәрсә килеп чыктымы?—дип сорады Насих, улынын кәефе кырылганын күреп:
—Әйе. Сокрашениега эләктем.
Насихнын йөрәге чуан кебек сулкылдап сызлый башлады. Сул кулы белән йөрәк турын каплап, авыртуын басарга теләде
—Сокрашениегә күп кеше эләктеме сон?
— Күп. Яшьләрне кыскарттылар. Пенсия яшенә житәрдәйләрне калдырдылар
—Ярый, улым, артык борчылма, илдә чыпчык үлми дигән мәкаль бар. берәр жае чыгар әле, эшләргә теләгән кешегә эш табыла ул. син әле яшь, һич югында башка төрле яна һөнәр өйрәнә аласын
Насих тыныч күренергә тырышса да анын урынына. Нурия кайткач өйдә буран, буран гынамы сон. давыл купты' Йөзе кызарган, күзләреннән зәһәр очкыннар чәчрәгән хатыннан хөкүмәткә, президентка. Чубайска ләгънәтләр яуды!
-Кабахәтләр! Халык байлыгын, бөтен ил байлыгын үзара бүлешеп үзләштерделәр дә дөньянын астын өскә китерделәр1 Ил башына исерек президент, сатлык жаннар. бандитлар менеп утырды' КамАЗ тикле КамАЗны тараталар! Безне мыскыл итеп сигез сумлык ваучер тоттырдылар да. заводларны, шахталарны үз кешеләренә бушлай өләштеләр' Шул сволочларны рәшәткә артында күрер көннәр житәр микән! Адәм тәганәсс! Яртышар ел зарплата түләмиләр! Көн туды исә тан атса семьяга ни ашатыйм дип аптырыйсың!
Насих хатынын тынычландырмакчы булды:
-Ярар, әнисе, борчылма әле ул кадәр, мин тагын бер эш таптым күрше йортка дворник булып урнашам Без генәмени! Бүген мәктәптән бер укучыны «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте' Бата анын югалткан Врач: «Голодный обморок» дигән диагноз куйган! Халык ачлыктан ингегә Яшьләр артык җаннарга әйләнде, урамга куып чыгаралар' Үз гамагын узс туйдыра алмаган егетләр ничек яшәргә тиеш’ Алар ничек гаилә корсын, ничек бала үстерсен?! Әнә шул эшсез яшьләр йөри инде груплировкаларда кеше талап, үтереп! Хәзер кич урамга чыгарга куркыныч бит!
Тиз генә тынычлана алмыйча. Нурия бик озак тузынды Әни кешенен йөрәге үз баласы өчен генә түгел, барлык яшьләр өчен дә әрнеде
Ринат беркая бармыйча өйдә утырды да. кичләрен чыгып йөри башлады Анын бик сонга калып кайтулары борчуга салды _
-Кайда иори микән бу малай?-дип аптырый Нурия -Кемнәр белән Жаны кимсетелгән бала нишләмәс ” Ходай сакласын'
Ринатның сон кайтуларының сере тиздән ачылды —Әйләнәм!—диде уллары бер көнне
Әти-әни бер-берсенә карап сүзсез калды Улларын өйләндерү турында уйласалар да, әле моңа бу арада гына түгел, алдагы, киләчәктәге эш итеп карыйлар иде.
—Гаилә корып яшәве хәерле, өйләнсен!—диде Насих. Нурия ире белән килеште. Ике бүлмәле тар фатирларына алтынчы кеше булып килен төште.
Авырлыклар берәүләрне чыныктырды, жайлаштырды, икенчеләрне сындырды: күпләрнен йөрәге ярылды, баш миләренә кан сауды, яшьләр арасында, бигрәк тә егетләр арасында, үз-үзләренә кул салу күбәйде, ул замана чиренә әйләнде, бөтен бер ил халкынын гомер чиге кыскарды, туасы балалар тумады... Ун елдан арткан бу мәхшәр табигать өчен бер мизгел генәдер, ләкин адәм балалары өчен озакка сузылган михнәткә әверелде ул...
—Нишлибез, Насих, безнен бит әле үзебезнен тормыш та бар! Бала-чага табаны астында яшәү яшәү мени!—диде Нурия, үзләренен йокы бүлмәләрен яшьләргә биреп, зал дигән якта уллары янында йоклый башлагач,—Ил гизә янына барам әле, ире Чаллыда икенче кеше, кулында власть зур, бәлки ярдәм итәрләр.
Йөрде Нурия, иренмәде, читенсенмәде: авылдаш начальникның эшенә дә, өенә дә барды. Анын мәрхәмәтлелеге генә гаиләгә бәхет китерде:
—Наси-и-и их! Квартира бирәләр! Иртәгә ордер алырга барам! Ике
бүлмәле!
Мондый шатлыклар кеше гомерендә күп булмый! Нурия белән Насихнын куанычтан түбәләре күккә тиде!
Яна фатирга улларын күчерделәр дә, сөенә-сөенә үз бүлмәләрендә калдылар.
Ринат һаман эшсез йөрде. Хатыны акчасына яшәү аны кимсетә иде. Танышы Володя азык-төлек сата икән. Кинәшеп-сөйләшеп карагач, ниһаять ул Ринатны үз янына компаньон итеп алырга риза булды. Тизрәк шатлыкны әйтергә дип әтиләре янына килде Ринат
—Мин бизнес белән шөгыльләнергә булдым,—диде ул ишектән керә- керешкә. Ул бик шат, йөзе алсуланган, күзләре янып, очкынланып тора.
—Нинди бизнес белән?—дип кызыксынасы итте Насих.
—Квартираны сатабыз да акчасына товар алып кайтабыз! Володя әйтә, мин шулай эшләдем ди, бер елдан квартиралык акчагыз да әйләнеп керә, бизнес та бара, машиналык та акча жыела ди.
Бу хәбәр өлкәннәрнең башларына китереп суккандай булды!
—Син нәрсә? Шушындый болгавыр заманда квартира саталар димени! Әниең көч-хәл белән алган фатирдан колак кагасыгыз киләмени?
—Ризык, азык-төлек белән сату итсәң, акча тиз әйләнеп кайта ди. Володя. Без анын белән Краснодарга дөгегә барабыз. Анда дөгенен килосы биш-алты сум гына икән. Ә бездә аны егерме сумга сатарга була.
—Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер! Юк. мин риза түгел!
—Нигә, Насих, күп кеше шулай эшли бит.—дип сүз кыстырды Нурия, иренең «юк»ына каршы.
Башкалар ничектер, белмим, эшлиләрдер, бәлки. Тик юкка чыкканнары, алданганнары да күп! Һавадагы торнага ышанып, кулындагы чыпчыкны ычкындырмыйлар! Бу турыда уйламагыз да!
—Әллә кредит аласызмы улым?—диде Нурия.
— Безгә андый зур кредит бирмиләр, аннан соң кредитның процентлары югары, вакытында түли алмасаң, бурычын арта.
Бернинди уртак тел дә табалмыйча таралыштылар Ләкин Ринат барыбер
үзенекен итте: фатирын сатып, танышларына торырга керде
Башта эшләре унышлы гына күренде: тотылган булса да машина алдылар. Ләкин... «Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тинентен кар ява», диләр. Бер елдан фатир бәясе дүрт-биш тапкырга күтәрелде. Ринат ул чаклы акча жыя алмады Володя да ышанычсыз компаньон булып чыкты бар булган акчаларын алып берүзе Краснодарга китте дә, буш кул белән әйләнеп кайтты. Товары да. акчасы да юк. Анлатуынын да атасы-анасы юк: башта таладылар диде, соныннан машина сазга авып дөге батты, диде Ринат авызын ачып калды—үз өлешенә тигән акчаны кире кайтара алмады, судлашып та йөрмәде, чөнки кулында бернинди документы да юк иде
— И-и-и-и-и, безнекеләргәме сон мондый эш белән шөгыльләнү' Нәселебездә юк бит сатучылар! Анын өчен тумыштан сәләт кирәк' Авызыннан кереп, тегеннән чыгардайлар гына байый' Юләр булдык! Үзебез гаепле! Мин инде! Шапылдатып планнарына киртә сугасы урынга, жебеп төштек! И Алла!—дип өзгәләнде Нурия Борчылудан башы авыртып урынга егылды. Бу чир анальгин эчеп кенә туктый торган булмады
Улынын акчасын кайтару өчен Нурия да йөреп карады, ләкин Володя дигән имансыз—яна заманның кансыз кешесе—Нуриянсн күхтәрснә туры карарга оялмады
— Мин ничек түлим ди! Үзем дә Ринат хәлендә калдым
—Оятсыз, син ничек Ринат хәлендә буласын ди! Кибетен тулы товар сыгылып тора! Минем улымнын акчасына алынган әйберләр бит алар
—Ладно. иди, иди, апа, если сможете доказать. возьмстс'
Нурия ни әйтсен, акчаны биргәнгә бер документ та юк' Законнарны белмәгән килеш эшкә тотынасы түгел иде Ринатка! Наданлык бәласе инде...
— Нурия өйләренә ашыкты Кайту белән берәр тәмле ризык пешереп ойдәгсләрне сөендерәсе килде. Ә инде үзләренсн подъездында «Ашыгыч ярдәм» машинасын күреп алгач лифт чакырырга да онытып баскычтан өскә томырылды. Тыны бетеп өйләренә килеп кергәндә диванда чалкан яткан Насих янында ак халатлы ике кешене күреп коты очты —Нәрсә булды?
—Сердечный приступ,—диде өлкәне. Яшьрәге Насихнын йөрәген кардиограммага яздыра иде. Нурия чишенергә дә онытып катып калды Тосе киткән, агарынган Насих гаепле кеше сыман хатынына карап елмайды, карашында хатынын борчыганга кыенсыну сизелә иде Бу хәлсез елмаю Нуриянсн йорәген телгәләде, куркытты
-Сезне хәзер үк алып китәбез. БСМПда кардиологлар ныклап тикшерерләр, дәваларлар,—диде врач
Насихнын йөзендә ризасызлык күреп. Нурия ана авыз ачарга ирек
бирмәде: ,
-Берүк алып китегез, доктор! Ана күптән йөрәгендә порок бар диделәр, иыклап тикшеренгәне лә, дәваланганы да юк'
Борчылудан, каушаудан калтыр-колтыр килгән ку ллары белән Нурия иренен әйберләрен жысп. сумкага лушрды. икенче пакетка ашарына
салды ин ерак командировкага әзерләгән кебек әллә ниләр тутырма,
мин анда озак ятмам,—диде
—Ярар, ашклы ат арымас, диләр, күршеләреңне дә сыйларсың Больницада аны берүзен аерым палатага, .интенсив терапия, дигән кечкенә бүлмәгә салдылар Ул коннс Нурия ире янында кунды
в&
3. ,К у . м п
—Мин урынга егылган хаста түгел бит, карчык, урындыкта төн чыгып, ничек укытырга бармакчы буласын?
— Минем өчен борчылма! Мәктәпкә шалтыраттым, дәресләремне алыштыралар.
Төнлә Насих йоклагач, Нурия иренә карап баш очында бик озак уйланып утырды... Агарган, ябыккан йөзенә вак җыерчыклар сызылган...
Авылларындагы ин таза, ин матур егет иде. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайтуы белән гомергә горурланды. Каян килеп чыкты бу авыру?! Кайчан? Нәрсәдән? Авырса аягөсте уздырды, больницага бармады.
Үкенечле, сагышлы уйлар Нуриянен йөрәген яндырды: «Иремне сакламаганмын. Балалар, балалар, дип, иремә әһәмият итмәгәнмен... Аны мәңгегә килгән тимердән дип уйлаганмын.. Тормыш жинел булмады. Акча җитмәгәч өчәр эштә эшләде, жаныкаем Жәйге ялларында да ял итмәде, әле бер туганына, әле икенчесенә йорт төзеште... Үзе турында уйламады. Мин тиеш идем анын турында кайгыртырга! Сәламәтлеген тикшертәсе, дәвалыйсы, санаторийларга җибәрәсе калган!»
Дәвалаучы доктор барлык тикшеренүләрнең нәтиҗәсен аңлатты.
—Күңелегезгә авыр алмагыз, турысын әйтәм—дарулар белән генә булмый, операция кирәк. Әле сон түгел. Сез курыкмагыз, хәзер йөрәккә операцияләрне уңышлы ясыйлар. Республикада көчле, оста кардиохирурглар бар. Минем кинәшем шул: операциягә әзерләнегез, авырулар белән бик аралашмагыз, диета тотарга тырышыгыз, больницадан чыгарга ашыкмагыз.
Хәлнең болай кискен икәнен көтмәгән ир белән хатын сүзсез калдылар...
Операция беркемгә дә йөз процент шанс бирми Батыр булып күренергә тырышса да, Нуриянен йөрәгенә ут капты Хатынының агарынган йөзеннән ниләр кичергәнен анлап, Насих исә Нуриянен үзен юатты:
—Әнисе, артык борчылма инде! Менә мин исән бит әле! Алдагысын Алла белә! Минем ише чирле-чорлы кешеләр яшәп ята, тап-таза ирләр егылып үлә. Яшәргә язган булса яшәрмен! Мин әле шушы матур, яшь хатынымны калдырып үләргә җыенмыйм! Кил әле яныма, бер үбим үзенне!
Нурия иренә сыенып ятты. Насих аны кочаклап алды.
—Яшибез әле! Син булганда мин үлмим! Мина синен белән яшәве рәхәт! Син мине карыйсын, ашатасын-эчертәсен, өс-башымны юасын, бала караган кебек минем турыда кайгыртасың! Син—минем бу дөньядагы бәхетем!
Казанда кардиохирург Насихның врачлар язган кәгазьләрен укып чыккач, нинди операция кирәген анлатты. Аннан сон үкенечлерәк тавыш белән:
—Алданрак уйлыйсыгыз калган, мона кадәр бу төр операцияләр бушлай ясала иде, хәзер түләүле шул.
Нурия түләүле икәнен белсә дә доктор әйткән сумманы ишеткәч, коты очты, андый акчаны каян табасың ди?! Больницага өмет белән кергән иде. үртәлеп чыкты: «Без хәзер беркемгә дә кирәк түгел икән! Егылып үлсән дә ярдәм итүче юк! Менә сина мактаулы капитализм! Совет чорын хурлаган булалар! Ул заманда коммунизмда яшәгәнбез икән! Бушка дәваландык, бер тиен акча түкмичә укып югары белем алдык, ата-ананын күбесе эшли алмаганны совет хөкүмәте эшләде—һәр гаиләгә бушлай фатир бирде! Менә хәзер ни көтмәк кирәк!» Нәфрәтләнеп, Нурия бик озак тынычлана алмады: «Россиядә гомергә рәт булмаган, яшь чагым булса Насих белән
берәр юньле илгә китәр идем!» Ин газиз кешесе ярдәмсез калгач, дөньянын тигезсезлеге кимсетте, түбәнсетте. . Алар бит үзләрен бар кеше белән дә тигез, горур санап яшәгәннәр иде, хәзерге хакимнәр аларны аяк астына салып таптый...
Кайдан акча табарга? Аларнын беркайчан саклык запаслары булмады Туксан сигезенче елгы дефолт вакытында: «Без хөкүмәтне алдадык—кассада янырдай акчабыз юк иде. хөкүмәт безне талый алмады»,—дип шаяртканнар иде Менә хәзер сөекле хөкүмәт авыру кешене таларга жыена. Нурия әллә нинди планнар корып карады, тик берсе дә тормышка ашарлык түгел, тормышка ашса да тиз генә түгел иде. Насихны коткарыр өчен Нуриягә акча менә хәзер, бүген үк кирәк!
Дәрескә керергә кыңгырау шалтырады Нурия журналын тотып коридор буйлап бара.
— Нурия! Нишләп ул чаклы бөкрәеп төштен? Ни булды’—Артыннан кечкенә буйлы, каратут йөзле, чем-кара күзле математика укытучысы Мәскүрә килә икән
—И Мәскүрә. ирем авырый! Йөрәгенә операция ясатырга кирәк Акчабыз юк
—Сер бирмә! Дус бар. дошман бар, дигәндәй, бетеренмә' Берәр жас чыгар әле!
Бу теләктәшлектән Нуриянен таштай каткан күңеле азга гына булса да йомшарды, Мәскүрәнс кочаклап елыйсы килде Биш бала үстереп, бәясе төшерелгән кибетләрдән генә киенеп йөрүче бу сабыр холыклы, тыйнак хатынның сүзләре бик кирәкле булып чыкты Нурия һушына килде: «Чынлап та, нигә әле мин жебеп төштем' Ирем исән бит әле! Исән! Җан биргәнгә жүн бирә, диләр!» Ул башын күтәрде, тураеп елмайды.
—Рәхмәт. Мәскүрә!
Саклык банкында Нуриягә кредит бирделәр. Елга егерме тугыз процент түләү шартын ишеткәч, шаккатты «Әстәгы. йөз сум урынына йөз егерме тугыз сум итеп түләсе була икән!» Әле бу акча да житми. Аптырап-иөдәп апаларына киңәшкә йөгерде
—Апа, әллә мәктәптән китеп, базарга сатуга чыгыйм микән? Мәктәптән алган зарплатаны жыеп булмый, тотылып бетә, яшәргә кирәк бит Апасы уйланып торды
— Нәрсә сатарсың микән сон.’ Хатын-кыз киемнәре үтемлерәк инде дә Ярар, товар алырга акча бирербез, эшләп кара
Шулай итеп, кичәге укытучы бүген чүпрәк-чапрак сатарга чыгып басты Ирен коткарыр өчен ул нинди эшкә дә риза, бернәрсәдән дә курыкмый
— Менә, карчык, мине «списать* иттеләр, инвалид-пенсионер картны кабул итәсеңме .’—дип ВТЭК комиссиясеннән бөтенләй икенче кеше булып кайтты Насих: борчылганы, кимсенгәне йөзенә чыккан Ул бит типсә тимер өзәрлек егет иде юкса
— Нурия, мина бүген бер «чүлли» алып кайт инде' Соңгы тапкыр эчәм. яңадан тамчы да капмыйм! Илле яшеннән инвалид булу кыен икән
Базарда акча ишелеп төшмәсә дә көн дә әз-мәз керә тора. Нурия Насихны аерым диетага утыртты. Анын хәле яхшыргандай булды: йөзенә төс керде, кәефе аруланды. Бер кайтуында ире хәтта баянда уйнап утыра иде.
—Әнисе, бүген радиодан Салават яна бер көй жырлады. Сүзләрен исемдә калдыра алмадым, көен отып алдым. «Синсез яшәп булмый» дигән җыр бугай. Менәтынла әле!
Баянына иелә төшеп, яна өйрәнгән көйне уйнап җибәрде. Нурия иренен музыканы сагынганын, тормыш яме күнеленә кайтканын күреп сөенде. Алар бик еш кичләрен шулай—яна көйләр кабатлыйлар: Насих баянда уйный, Нурия җырлый иде, ул кичләр бәйрәм кебек шатлыклы була, малайлар да тынып тынлый иде. Бүген дә, бүлмәдә шыңгырдап мажор көйләр яңгырагач, бәйрәмдер кебек тоелды...
—Насих, Казанга шылтыратып алтынчы больнипанын кардиология бүлеге җитәкчесе белән сөйләштем, безне чиратка язып куйдылар, бер айдан килергә куштылар!—диде Нурия.
Башланган эш—беткән эш, дигәндәй, мона кадәр булган тырышлыклары ниһаять максатка якынайткач ул канәгать иде. Ләкин Насих эндәшмәде, сүзгә кушылмады, йомылды Кич йокларга яткач, хатынына сыенып, йомшак иңсәсеннән үпте дә:
—И карчыгым! Мин сине шулкадәр яраттым!—диде. «Яраттым» диюе үткән заманда, сагышлы, монсу ишетелде, хушлашкандай, бәхилләшкәндәй булды. Иренең сүзләре Нурияне сискәндерде: «Күнеле ни сизә микән?»
—Мин сине һаман шулай яратам! Тереләсен әле Алла боерса!—дип ирен юатты. «Мине ташлап китмә, җаным, синнән башка яши алмыйм» дип әйтәсе килде, ләкин теле әйләнмәде, иренен яшәү өметен өзәрмен дип курыкты...
Казанга китәргә күп тә калмаган иде инде... Тирә-якны куркытып, ашыгыч ярдәм машинасы Насихны авыр хәлдә алып китте...
Бу вакытта Нурия эшенә килеп, базар ларегын ачып кергән иде. Төнге салкыннан әйберләр дым тарткан. Киштәдәге мохер кофталарны кабартып, каккалап, элгечләргә кигертте. Хәзер сатып алучыларны көтәсе генә калды. Сәгать тугыз тулса да көн карангы. күкшел болытлар куерган, әллә яңгыр, әллә кар яварга җыена. Нуриянен күнеле тынгысызлана: бүген иртән Насих кәефсез, зарланмаса да хәле юклыгы сизелә, иреннәре күгәреп тора, тынын еш-еш ала. Әллә кайтып китәсе инде, товары сатылмаса сатылмас. Насих янында булырмын, ул мине сагынып көтә! Пенсиягә чыккан карт түгел бит, кешеләр арасында булырга тиеш ир. дип Насихын кызганды.
Өйләренә кайтып җиткәч тә кече улын очратты.
—Әни! Мин синен янга барырга чыккан идем! Әтине «Скорый» алып китте. Әти янында Зиннәт абый, сиңа килергә кушты.
Нуриянен сизгер күңеле төзәтә алмаслык фаҗигане тойды: «Йә, Раббый Ходаем, исән генә була күрсен! Берүк исән булсын!»
Нурия палатага килеп кергәндә төсе качкан җизнәсе каршылады. Хатын ире яткан караватка карагач, егылып китә язды, җизнәсе тотып калды: Насихның өсте ак җәймә белән капланган иде Нурия җизнәсен этеп, ире янына килде, җәймәне ачты... Насихның күзләре йомылган...
—Наси-и-и-х!!!—Үзәк өзгеч тавыш белән иңрәп әле иренең тән җылысы да качмаган күкрәгенә капланды... Өметләнеп Насихының йөрәге типкәнен көтте Тик кадерле күкрәктән хәбәр килмәде... Нурия тынсыз калды да 68
идәнгә шуып төште. Коты очкан жизнәсе доктор янына чапты
Нурияне күтәреп янәшәдәге урынга салдылар. Шәфкать туташы укол кадаганнан сон да ул әле тиз генә анына килмәде.
—Курыкмагыз. тиздән анына килер, мондый хәлләр була ул,—диде кыз.
Балдызы күзен ачкач. Зиннәт аны юатырга кереште
—Сабыр булырга тырыш. Нурия! Нишләмәк кирәк сон! Тормыш шулай бит ул. Үлгән артыннан үлеп булмас... Әжал җиткәч, барыбыз да шунда китәбез инде...
—Үзем үлсәм яхшырак булыр иде Насихсыз бу тормыш нигә кирәк мина?! Авырлык белән генә анына килгән хатын зәгыйфь тавыш белән дәвам итте —Жизнәй, син килгәндә ул исән идеме ате? Анында идеме-1 Сөйләштегезме?
—Аңында иде. Сөйләшерлек хәле юк иде.
—Бер сүз дә әйтмәдеме?
—Нуриягә әйт, фатир аныкы, беркемгә дә бирмәсен!—диде.
— И бичаракаем, үлгәндә дә минем турыда кайгырткан!—Нурия илереп елый башлады —Шул квартир мәсьәләсе үлемен ти хт этте дә инде! Хараплар иттем! Саклый алмадым!—Нурия иренен янына килеп идәнгә техтәнле дә. башын күкрәгенә куеп кочаклап тын калды. Шушы газиз гәүдәне кочаклап, мәңгелек йокыга таласы килде
Нуриянең тынсыз утыруы жизнәсен тагын да ныграк куркытты Үзе белән үзе сөйләшкәндәй
—Сабырлык кирәк инде Карамадын түгел, карадын Насихны Син тырышмасан, әле бу яшькә җитә алмаган булыр иле
—Сонга калдык! Операциягә сонга калды-ы-ы-ык! Алданрак бара алсак, үлмәгән булыр иде!
Нурия иренең тынычланган, җыерчыклары язылган, елмаюга охшаган йөзен, чәчләрен сыйпап, газиз баласын иркәләгәндәй дәвам итте
— И бәгырькәем Хәзер йөрәген авыртмас инде И-и-и —Ул нечкә генә итеп, скрипка кыллары чынлагандай сузып-сузып елады. Бу елауда чарасызлык, үкенеч, мәңгегә аерылышу ачысы бәргәләнә иде.
И Насихым, бәгырькәем, барлык Шатлыкларымны, дөньянынямен үзен белән алып килен... Синсез көннәрнең барысы да кояшсыз, кызыксыз Мине көткәнсеңдер Квартираны бер бүлмәлегә алыштырып, калган акчага операция ясатасы да бит! Нишләп башыма килмәгән.’ Ни берәрсе кинәш итмәгән? Исән калган булыр илен'
Ничә еллар үтсә дә. ул але һаман Насихын коткарырга мөмкин булган юлларны эзләп газапланачак, үкенәчәк Үзе гел шул турыда гына уйлап яшәгәнгә, улларынын әтиләре турында сүз кузгатмауларына хәтере ката, ә уллары исә әниләренең йөрәк ярасына кагылудан курка Шушы икс ел эчендә алар өлкәнәеп, җитдиләнеп киттеләр, уртанчылары Айрат читтән торып укырга күчте дә мәктәпкә урнашты, кечеләре автомеханик булып эшли башлады. Әтиләрен югалтканнан сон гаилә әниләре өчен җаваплылык тоеп яши башлады.
Нурия гадәттәгечә, иртүк уянса да торасы килмичә ятты Күнслендә бушлык, канәгатьсезлек, яшәвенен мәгънәсе юк иртән тор да базарга кит. тор та кит' Бүген дә. иртәгә дә. берсекөнгә дә Көннәр гел бер төрле Мәктәптә ичмасам алай түгел, һәркөн ниндидер янадык була торган
иде. Класска кереп, балаларның якты йөзләренә карасан, бар дөньяңны онытасын, тормыш мәшәкатьләре, күнелсезлекләр бусага артында кала Анда үзеннен кирәкле кеше икәнеңне тоясың...
Ул кулларын баш өстенә куеп, бүлмәне күзәтте. Насих исән чакта өйләре якты, җылы, нурлы, күңелле иде. Иренен мәхәббәте яктырткан икән... Хәзер бүлмә төссез, шыксыз...
Кайчандыр изге йокы бүлмәсендә тагын улы белән килене. Нурия өендә үзен ят сизә, элеккечә кайтырга атлыгып тормый, чөнки аны шатланып, сагынып көтүче юк. . «Оям тузды!» дигән уй йөрәген өтеп алды... Иренен васыяте исенә төште... Торып бер чәшке кофе эчте дә, жәһәт кенә кузгалып, апаларына китте.
—Әйдә, мактап йөрисең икән, сумса пешергән идем,—дип шатланып каршылады Фәридә.
—Сезне дә мактамасан, кемне генә мактыйсын инде тагын!
Апасынын тәмле ризык исе таралган якты өендә күнеле күтәрелде, монда рәхәт, аны монда яраталар, көтәләр... Әнисе үлгәннән сон Фәридә ана апа да, әни дә булып калды.
Тәмләп чәй эчкәннән соң, Нурия ник килгәнен әйтеп бирде:
—Мин базардан китәргә булдым! Туйдым, апа, бер көн торасым килми! Сату да бармый. Шул базар аркасында Насихнын сонгы минутларында янында була алмадым...
—Базарны ташлап нишләмәкче буласын?
—Белмим... Әллә чит илгә китим микән? Телевизордан шул турыда рекламалар күрсәтәләр. Чаллыда агентстволары да бар диләр.
—Ай-Һай, үскәнем, андый агентстволар ышанычлы микән? Алар турында әллә ниләр сөйлиләр, хатын-кызларны коллыкка саталар, ди!
—Һи, кызларныдыр ул! Минем ишеләрнен кемгә кирәге булсын?!
—Юкны сөйләмә, Алла сакласын, дип әйт!
— Бер таныш хатын Грециягә китәргә жыена. Анда анын кызы грекка кияүгә чыккан. Ияреп китсәм ышанычлы була инде. Бер-ике ел эшләсәң, фатир алырлык акча жыеп була, ди. Шуны күреп сөйләшәм әле. Ринатларга үз ояларын корырга булышсам, үлсәм дә үкенмәс идем!
—Әстәгьфирулла! Тәүбә диген! Фәрештәнең «Амин!» дигән чагына туры килүе бар! Ринат үзе эшләп тапса, кадерен ныграк белер! Бер квартир алып биргән идегез бит инде, нишләтте?!
—Хәзер аны искә төшерүнең файдасы юк... Минем болай да үкенүдән йөрәгем яна! Җаным урын таба алмый...
—Ярый, син ул хатын белән сөйләшеп кара алайса, тик мина әйтмичә бернәрсә дә эшләмә! Ашыкма! Соңыннан үкенерлек булмасын!
Танышы Нуриягә барысын да жентекләп аңлатты:
—Мәскәүдәге турагентствога юлламага заказ бирәсен дә барып аласын. Виза өчен дә акчаны шунда түлисең.
—Ничә сум акча кирәк булыр икән?
—Жиде йөз илле доллар җитә. Бер-ике ай эшләсән, бөтен расходларны каплап була, ди. Минем кызым гостиницада идән юып, кер үтүкләп аена биш йөз доллар ала.
—Башта путевка буенча ял итәсеме?
—Нинди ял ул! Килүгә эш эзлисең ди!
—Без эш таба алырбыз микән соң?
—Ну, хезмәтче итеп алырлар. Анда барганнарның күбесе картларга,
карчыкларга няня булып урнаша ди.
Фәридә сенлесенен Грециягә китүен хупламаса да, каршы тормады, яна жирдә бәлки ире өчен әрнүләре таралыр, дип уйлады
Нурия җыенып бетте. Киткәнче Насихы белән бәхилләшәсе генә калды. Иренен васыятен үтәп, аны туган авылына җирләгәннәр иде. Ташлытауга барып җиткәнче Нурия үткәннәрне күз алдыннан кичерде Бик яраткан иде Нурия мондагы бар нәрсәне: төзек матур авылны. Насихы белән кавыштырган Шифа чишмәсен, кызлары кебек яратып кабул иткән каенанасы белән каенатасын, бигрәк тә күз нуры Насихын Их. ул вакытлар...
Әнә Шифа чишмәсе янындагы урман каралып тора. Насих чишмәнен хәтере бар дигән иде, безнен бәхетле көнебезне хәтерли микән9 Әллә чишмәгә барып килимме? Юк... Ташлытау чишмәсе нинди булган, хәзер дә шулайдыр, мин генә элеккеге бәхетле кыз түгел, көләч йөхте зәнгәр күзле сөйгәнем дә хәзер юк инде.
Нуриянең бер ялгызын гына зиратка җибәрергә теләмәде, ана килендәше Фәнисә дә иярде
Зиратка кайчан килсән дә бик ямансу Салкын ноябрь аенда бигрәк тә. Монда бөтен нәрсә үлем турында уйлата: иске каберләрнең тутыккан рәшәткәләре, яңа каберләр өстендәге төсләре унган кәгазь чәчәкләр, кар астыннан сузылып торган менъяфракнын кипкән сабаклары. Тормыш бетте, дип кисәткән кебек. Кара кәүсәләрендә жил сызгырган агачлар да үлем йокысына талганнар, мәнге уянмаслар сыман
Шулай да, ничек ямансу булмасын, мәнгелек йортларына килеп урнашкан кешеләргә карата олылау хисләре тоясын Тормыш белән үлем киртәсен үткән бәндәләр изге җаннар кебек, алар монда авыр газапларны кичеп килгәннәр...
Насихнын каберенә юка гына булып кар яткан Ул кар Нуриянен йөрәгенә кунган кебек, җаны өши Менә хәзер үзе дә үләр шикелле Күкрәгенең кайсыдыр төше киселеп-киселеп китә Ул Насихнын кабер ташындагы рәсеменә карап елап җибәрде.
— Наси-и-и-их! Мин синсез адашам бугай! Әйт, нишлим, китимме чит илгә? Синсез тормышнын ничекләр кыен икәнен белсән! Кичер мине1 Кичер, ташлаплар китәм бит'
—Нуриякәем, артык елама, картлар еларга кушмыйлар бит' Гөнаһ диләр, яшен ирен каберенә төшсә, рәнҗер,—диде килендәше
— И, Фәнисә, еламый нишлим' Китәм бит' Насих кала'
—Кайтырсың, Алла бирса! Мәнгелеккә китмисен бит' Насихын рухына
сәдака биреп торырсың! Күңеленә тынычлык инәр'
—Анда кемгә сәдака бирәсең ди! Греклар христиан динендә бит'
Нурия әллә суыктан, әллә борчылудан, калтырый башлады, күгәргән иреннәре дерелдәде.
— Мөселман кешесе булмаган җир юк! Булыр азе. очратырсың' Әйдә, Нуриякәем, кайтыйк, тунасын. Сина хәзер чирләргә ярамын
Нурия кар өстенә тезләнеп иренен рәсемен сыйпады -Хуш. бәгърем, рәнҗемә! Күңелемнән бер минутка да чыкмыйсын' Кадерләреңне белмәдем Мин сине ничек яратуымны да анлап бетермәгәнмен
Ул тагын елый башлады
Бигеш аэропортында тикшеренүләр үтеп, очкыч тралына менгәндә
Нурия килгән ягына каерылып карады—озатучылар бик еракта, бер кешене дә танырлык түгел иде. Туган илнен карангы күге, очкыч канатлары астыннан ноябрь салкыныннан тунган жир буйлап йөгерүче жәяүле бураны, сызгырып искән салкын жиле елаган кебек тоелды... Болай да икеләнеп кенә юлга чыккан хатыннын йөрәге өшеп китте, траптан сикереп төшеп, үзе яшәгән Ак шәһәргә, уллары, апасы белән җизнәсе янына кайтасы килде, шул теләгеннән көчкә тыелды...
Кара болытлар аста калдылар, унбер чакрым биеклеккә менгәч, кояшлы жете зәнгәр күк ачылды, ләкин ул яктылык куандырмады, киресенчә, Жир- анадан ерагаю тынгысыз күнленә шом гына салды, йөрәге куркып типте Ил-көнен ташлап кая китә бу хатын? Ни куа аны йортыннан? Нурия бу сорауга жавап бирә алмый инде... Тынгысыз җаны үзенә урын эзли торгач, өермә кебек бөтереп, чарасыз сагышлар канатында туган туфрагыннан кубарып, әллә кайларга алып китте...
Нуриянең беренче хаты
Кадерле Фәридә апа, Зиннәт җизни!
Сезгә кайнар сәламнәр белән сенлегез Нурия.
Грециягә килгәнгә биш көн үтеп китте Мәскәүдән бары өч сәгать очтык. Самолеттан төшкәч тә башка дөньяга килгәнебезне тойдык: Мәскәүдә кар ява иде, монда коры җылы һава, тирә-якта искитмәле хуш ис—лимон, әфлисун, чәчәк исе таралган. Аэропорт янында клумбаларда кызыл чәчәктәр ут кебек янып тора, тирә-якта пальмалар, кипарислар. Гажәп инде! Икенче көнне графия дигән җиргә бардык, ул аерым кешеләр оештырган «биржа труда» сымак урын, законлы оешма түгел. Монда безне ачык йөз белән каршыладылар, чөнки Рәзифәнен кызы безнен киләсене хәбәр итеп куйган. Лена исемле хатын саф рус телендә сөйләшә, ул үзе дә ике ел элек кенә Пятигорскидан монда күчеп килгән гречанка.
—Бәхетегез бар икән, сезгә эш урыны таптык,—диде. Ул мина ике урын тәкъдим итте.—Кайда эшләргә телисез: Крит утравындамы, Афинадамы0
—Кайда соң ул утрау?
—Ерак инде, Әдрән диңгезендә, Төркия янында диярлек.
—Юк. анда китәргә теләмим, Афинада калам. Монда ниндиерәк эш сон?—Мин дулкынланып, язмышым кемнәр кулында микән дип көттем
—Йөз дә биш яшьлек әбине караучы кирәк.
—Йөз дә биш?!
—Сез борчылмагыз, әби әле таякка таянып үз йомышларына йөри. Анын алты баласы читтә яши. Төпчек кызы Афинада.
Лена мине булачак хуҗаларыма алып барды. Әби Деметра исемле икән Әбинең кызы Лена белән нәрсәләр турындадыр сөйләштеләр. Аннан сон Лена мина вазифаларымны аңлатты:
—Сез бу йорттагы барлык эшләрне дә башкарырга тиеш буласыз Өй җыештырырга, кер юарга дигәндә автомат кер юу машиналары бар. ашарга пешерергә, кибеткә, базарга йөрергә, әбине карарга. Алар сезгә дүрт йөз илле евро түләячәкләр. Бу яхшы бәя. гадәттә тел белмәгәннәргә өч йөз илле евро түлиләр. Хужалар хисабына тукланасыз. Көнгә ике тапкыр итле азык, бер тапкыр балык пешерерсез, калганын тагын үзләре аңлатырлар.
—Ничек? Алар әйткәнне мин ничек аңлыйм?
—Әкренләп өйрәнерсез әле. Ике-өч айдан ярыйсы гына аңлаша башларсыз. Әйтергә онытып торам икән, сезгә айга өч ял бирәләр, яхшы кешеләргә туры килдегез, кайберәүләр айга бер генә ял бирә.
Лена хушлашып чыгып китте, мин телсез Темәй кебек карап калдым. Әбинен кызы галәмәт юан хатын, зур симез борынлы, калкыбрак торган зур
күзле. Ул мина сынап карады да. ымлап үзе артыннан чакырды. Без кечкенә бүлмәгә кердек. Түрдәге караватта мендәрләргә сөялеп кечкенә генә, юка гына карчык ята иде Мин анын янына килеп үзебезчә эндәштем
—Исәнме, әбекәй! Ничекләр шушы яшькә житген?! Тормышын рәхәт булгандыр инде, җимешләр генә ашап яшәгәнгәдер
«Монда яшәсә, минем Насихым да озын гомерле булыр иде. бәлки'»—дип уйладым да чак елап җибәрмәдем.
Әби ягымлы гына нәрсәдер әйтте. Мин анын көрән тамырлары кабарып торган кулын сыйпадым. Хикмәти Хода, гадәттә картларның кулы салкын була. Деметра әбинен кулы кайнар иде! Уйласан һушын китәр: үз гомерендә бу куллар ниләр генә эшләмәгәндер! Алты баласын юындырган, киендергән, ашарларына пешергән, гаиләсен көйләгән'
Хуҗаларымның йорты дүрт катлы. Беренчесен кибеткә арендага биргәннәр, икенче катта әби белән без яшибез, калганнары буш. Кайчандыр бу йорт шаулап-гөрләп торган, этаҗдан-этажга бал ат ар чабып йөргән, бәйрәмнәр, туйлар үткәндер, хәзер монда тормыш сүнәргә бара Йөз дә биш яшьлек әби генә калган... Мескен Мебельләре үзләре белән бергә картайган...
Мин үземне Робинзон Крузо кебек кешесез утраудагыча тоям, бер авыз сүз сөйләшми йөрү, ялгызлык мона кадәр кичермәгән газап булып чыкты Өстәл янында сезнен белән чөкердәшеп чәй эчүләр зур бәхет булган икән Гомеремнең кире кайтмас көннәре сагыну газапларында үтәр микәнни Килгәнемә үкенәм
Ярый, хушыгыз! Туганнарның барысына да миннән сәлам' Сезне
Грециягә жыенганда кондәлек яза башларга исәбе бар иде Шулай ук Борынгы илнен тарихы, хәзергесе, гореф-гадәтләре, этнографиясе лә аны кызыксындыра иде. Чаллыдан алып килгән калын дәфтәре уйлаганнан да арурак кирәк булып чыкты Ялгызлыктан туган хисләрен, күргәннәрен шул дәфтәргә язып, җанына бераз җинеллек тапты, дәфтәре әңгәмәдәшенә
Бүген беренче тапкыр базарга бардым Бөтенесе бакырыша Сугышалар бугай дип якынрак барган идем, алар «Эна евро! Мисо евро Иа )м Глико'. дип. бсрссннэн-берсс ныграк кычкыралар' *Эла’. дигәннәре «Монда кил’« дигән сүз икән. Үзләренчә товарларын шулай тәкъдим итүләре икән. Рүсча-грекча сүзлек алган идем, ейрәнә башладым
Без шәһәрнең борынгы элешеңдә яшибез, урамнары тар. кимерек йортлар очрый Чаллынын кин. иркен проспектларына күнеккәч чон шы бөтен җир күнелсеэ тоела Боларда көн белән төннең дә аерым тосчсрс бар Кояш та бер сәгатькә сонрак байый
сагынып, сенлегез Нурия
8 ноябрь. 2002 ел Афина.
әйләнде.
Нуриянең көндәлегеннән
10 ноябрь 2002 ел.
сагынылган да сон! ’ сөйләшеп утырдык
яктан караганда, тирәнрәк уйласан, хурлыгы ни тора... Үз илендә кешечә яшәрлек кадерен булмасын инде! .. Хатыннарның барысы да балаларын укыту өчен яки фатир сатып алыр өчен акча эшләргә гаиләләрен ташлап килгәннәр, миннән яшьрәкләре дә, минем кебекләре дә бар. Туган Илне сагынучылар бер мин генә түгел. Очрашкач бераз елаштык та, көлештек тә... Хужаларның бераз гайбәтен дә саттык. Тел белмәү аркасында әллә нинди мәзәкләр дә килеп чыга икән.
—Мин яна эшли башлаган көннәрдә,—дип сөйләде Белоруссиядән килгән Вера,—тәрбиямдәге бабайнын улы берничә тапкыр «Борис» дип ычкындырды. Мин бабай Борис исемле икән дип уйладым да, ана гел Борис дип эндәштем. Мин эндәшкән саен бабайнын йөзе карангылана, шикләнеп карый Шуннан бер көнне бабай улына нәрсәдер әләкләшә: бу хатынны куып җибәр, оятсыз нәрсә бугай ул, ди. Ни булганын көчкә аңладым: грекча «борис» «можешь» дигән сүз икән. Боро—могу, борис можешь дигән сүз, бичара бабай мин аны «можешь, можешь* дип кыстый дип уйлаган! Бабаема туксан ике яшь. .
Без рәхәтләнеп көлдек! Графия илебезнен бер кыйпылчыгы кебек тоелды! Анда очрашканнан сон тынычланып кайттым, көч алдым. Без хәзер ялгыз түгел! Чит илдә ялгызлыктан интеккән жаннар берләштек, дуслаштык! Бу дуслык бердәнбер таяныч!
Деметра әби турында
Деметра әбигә карыйм да, бу кадәр озак яшәү кирәк микән, дип уйлыйм. Билгеле, һәркемнең бу дөньяда озак яшисе килә. Менә минем әбигә йөз дә биш яшь. Бер уйласан, күп тә кебек, ләкин бу бер усак агачы гомере генә бит! Гомернең күңелле, яшь чаклары озагракка сузылсын иде дә аның!
Әбинен яше йөздән артса да үз акылында, бик мәрхәмәтле. Заманында алдынгы фикерле кеше булган. 500 евро пенсия ала. Таякка таянып булса да йөри. .Ләкин ул яшәп туйган, яшәвеннән авырыксына. Кеше кулына калып яту рәхәт түгелдер инде... Бервакыт әби ачынып:
—Минем дус хатыннарымнан бер Мерсина гына калды, ул да хәзер авыр хәлдә, мине танымый! Нәрсәгә дип яшим сон һаман? Мерсина да китсә, мин дә икенче көнне үк фэвго! Китәм! Китәм дигәч китәм! Менә күрерсез! Яшә әле дип үгетләмәгез!—диде.
Мескенне жәллим... Ярый әле балалары исән. Алар да олы яшьтә инде. Миңа әбине карау бер дә авыр түгел. Ходай Тәгалә аңа гомерне шулай насыйп иткән икән, яши бирсен! Аны караган өчен Аллаһтан мина да савап булсын иде! Шулай дип телим. Монда гаилә саен шундый озын гомерлеләр, тормыш шартлары яхшы булгангадыр инде... Климатлары әйбәт—суптропик. ел дәвамында яшелчә, жиләк-жимеш. җылы. Бар булган азыкны зәйтүн мае белән генә ашыйлар. Монда кыш булмый. Безнен өйдә бернинди мич тә, җылыту батареялары да юк. әби бүлмәсендә генә электр җылыткычы куелган. Яшәү бездәгедән күпкә мәшәкатьсезрәк. Менә шундый хәлләр. Берүк әбием исән булсын! Бу йорт—минем яшәү чыганагы бит! Базар да майлы ботка түгел иде! Бүрене аягы туйдыра дигән сыман, сатучыны да аягы туйдыра, товарны юнәтергә, алып кайтырга, сатарга, көне буе аяк өсте торырга кирәк!
Нуриянең икенче хаты
Исәнмесез кадерле апа һәм җизни!
Бу хатны Деметра әби йоклаганда язам. Туганнарның кадерен читкә киткәч кенә ныграк тоясын икән!
Балаларымнын. сезнен исән-имин яшәвегезгә күнелем куана, ләкин вакыт-вакыт йөрәк яраларым түзә алмаслык булып кузгала. Насихымны юксынам... Бүген төшемә керде. Ул гел элеккечә яшь килеш икән, дим Кочаклаштык, кочагында анын тән җылысын тойдым, менә гел өндәге кебек! Аермачык! Бик озак еладым
Бүген кибеткә чыккан идем, әллә нинди демонстрация күреп шаккаттым урамнан колонналарга тезелеп, ирләр, хатын-кызлар, балалар кулларына шәмнәр тотып баралар. Сөйләшү, кычкыру юк. тып- тыныч, аяк тавышлары гына ишетелә Чиркәүгә баралар икән' Бүген Рождество башланган. Монда халык бик дини, әллә шуна күрә Греция җинаятьчелек буенча ин сонгы урында, ди Олыларны бик хөрмәтлиләр, каршы әйтү юк. Монда аракы эчмиләр Әбинен кызларына кунакка барган идек, бик сыйладылар. Кунаклар бик аз гына вино эчте. Виноны үз шешәләрен күтәреп кибеттән барып алалар Исеме, сорты, елы язылган әкәмәт зур мичкәләрдән кранын ачып агызып бирәләр Болар да безнен кебек мәҗлестә җырладылар, биеделәр. Җырлары мөселман көйләре кебек моңлы Биюләре дә дәртле, түгәрәккә басалар да җитәкләшеп тыпырдыйлар. Биюләре хоро дип атала.
Менә шулай яшим. Грекнын бер әйтеме бар: «Бикес сто хоро-хоревэ*. ягъни—биючеләр арасына кергәнсең икән бие. бии азмый торсак таптап китәрләр Тормышка җайлашырга мәҗбүрсен. дигәндәй
Мондагы кыш бездәге сентябрь ае кебегрәк. Бүген бигрәк тә җылызты әле. җәй кебек. Бер уйласан гаҗәп инде: хәзер безнен илдә кар ява бит' Буран Яна елга пыр тузып әзерләнәсездер, чыршылар куясыздыр Ә биредә мимоза чәчәккә бөреләнә Мин бер сәгатькә генә булса да шул үзебезнен урамнардан кар шыгырдатып йөрер өчен әллә ниләр бирер идем Сезне якынлашып килүче Яна ел белән котлыйм Сәламәтлек, байлык һәм тигезлек телим! Сезне сагынып, сенлегез Нурия
25 декабрь. 2002 ел.
Афина шәһәре
Йокларга җыенып йөргәндә телефон шылтырады. Междугородка икәнен ишетеп. Фәридә ашыгып трубканы алды.
—Алло!
—Алло, апа, исәнме!
—Әлекәем. Нурия! Исәнме, үскәнем!
Апасының ягымлы тавышын, газиз туган телен ишеткәч. Нурия теге якта елап җибәрде Ул бик озак җавап бирә алмады, телефон трубкасында аның мышкылдавы аермачык ишетелеп торды.
— Нурия, җаныкаем. ник елыйсын9 Чирләмисеңме? Әллә эшен бик авырмы?—Сенлесенең елаганын ишеткәч. Фәридә ни кылырга белмәде, аны кызганып үзәге өзелде.—Алло. Нурия ник дәшмисен9
—Чирләмим.—диде Нурия елый-елый.—Эш тә авыр түгел Апа. мин моңда тора алмам ахры, сагынам —Насих гел төшемә керә, көндез исемнән чыкмый.
— И бәгырькәем, түзәргә тырыш инде! Ияләшерсең әле! Расходланып, акчаңны туздырып, кире кайтырга ашыкма. Әллә хуҗаларын начармы ’
—Ю-у-у-к! Әби бик әйбәт'
—Соң шулай булгач!
—Сагынуга түзә алмыйм!
Чит җирдә сагындыра инде ул Түз инде, сеңлем.
—И әйтергә җайлы! Син ялгызлыкны беләсеңмени ?! Берүзең читтә торып
караганың бармыни! Мин монда давыл китереп ташлаган йомычка кебек. Сез... сез анда бергә...—Ул тагын елый башлады.—Бергәлекнең кадерен белегез!
—И, үскәнем, елама инде, син елагач, мина авыр. Гафу ит мин юләрне, сине җибәрәсе калмаган! Болай буласын белгән булсаммы?!
Апасын артык борчыганын анлап, Нурия тынычрак сөйләшергә тырышты,—Ярый, апа, борчылма! Тавышынны ишеткәч кенә әллә ничек, йомшап киттем.. Торып карыйм әле. Бәлки күнегермен. Түзә алмасам, кайтырмын да китәрмен, мине көчләп тоткан кеше юк.
Апасы белән сөйләшкәннән сон Нуриянен сагынулары-сагышлары басылмады, киресенчә, көчәйде генә. Хәзер бу бәйләнчек уйлар чиргә әверелде: Нуриянен тамагыннан үтми башлады, тәмле ризыклар пешереп ашарга утырса, күңеле болгана. Монын өстенә ин хәтәре—йокысызлык җәфалый башлады. Авырткан җире булмаса да авыруга сабышты Уйга чумып, эшлисе эшләрен онытып, бер ноктага текәлеп, үзен чолгаган чынбарлыктан әллә кайларга китә. Көндезге газаплардан, авыр эшләрдән, барлык мәшәкатьләрдән адәм баласы онытылып торсын өчен Ходай төнге йокыны биргән. Нурия хәзер аннан да мәхрүм Санап та ятып карый, аз- маз белгән догаларын да укый, берсе дә ярдәм итми, борчыла, борсалана, торып балконга чыгып утырып карый Әнә күк чите саргылт-яшел булып яктыра башлады, аннан сон алсуланып тан атты. Әбинең өе янында үскән лимон агачыннан иртәнге һава хуш ис бөркеде Лимон исе тәмле. Ләкин Нурия яраткан исләр башка: ул колмак исен, бакчаларда койма буйларында, басу читләрендә үскән киндер орлыгы исен, шомырт, балан чәчәкләре исен ярата...
Соңгы тапкыр базарга чыккач, бер малайнын кешеләрне үлчәп торганын күрде дә, үлчәүгә менеп басты, үлчәүгә карап коты очты: дүрт килога кимегән! Элек тә бер мыскал да мае юк иде. хәзер тире белен сөяккә генә казган икән!
Графияда очрашкач, дуслары андагы үзгәрешләрне күреп аптырадылар:
—Нурия, ты что, заболела что ли?
—Авырмыйм, йоклый алмый башладым.
Хатыннар аның өчен борчылып, төрле киңәшләр бирсәләр дә Нуриянен бу халәте аларнын күбесенә таныш иде...
Рухын сынса, җаныңны да, тәненне дә чир җимерә. Бер кичне Нуриянен температурасы утыз тугызга күтәрелде, колаклары чәнчешеп, муенындагы бизләре шешеп чыкты. Тышкы яктан каты бизләрне капшады да. үлемем шушы икән, дип коты очты. И Ходаем, чит туфракларда ятып калыр микәнни? Сонгы сәяхәте Насихы янына булыр, анын янәшәсенә дип уйлый иде бит. юкса...
Куркудан йөрәге өшеп, җаны чыгардай булды, яшәүгә өмете ярма бөртеге кадәр дә калмады, күңеленнән балалары, туганнары белән, газиз туган иле белән бәхилләште...
Бу юлы сөйләшкәндә сенлесе еламады, ләкин тавышы күнелсез, салкын иде:
—Фәридә апа, мин авырыйм, ашый да алмыйм, йоклый да алмыйм, сөяк белән тирегә генә калдым. Муенымдагы бизләр шеште, рактыр ахрысы. Үләрмен инде мин... Сезне янадан күрә алмам. .
Сенлесенен сүзләре һушын алды, куркудан калтыраган кулларыннан
телефон трубкасы төшеп китә язды.
—Тукта әле. Нурия, ни сөйлисен?' Нишләп үләсен ди! Чирләгән саен үләләр димени! Авыру килә дә китә бит ул! Ангина белән күп кеше авырый, аннан үлмиләр бит!
—Ангина түгел шул. бизләр тыштан кабарып чыкты.
—Докторларга күрен!
—Ничек докторларга күреним, минем документларым юк бит! Кулга алып төрмәгә тыгып куярлар!
— Нурия' Мин Сажидә белән сөйләшим, кинәшим әле! Иртәгә шалтыратырбыз, син ана барысын да сөйләрсен. Ул тәжрибәле терапевт, нәрсә эшләргә кирәген үзе анлатыр.
Нуриянен тудыкасы ул Сажидә. бөтен туганнары да берәр нәрсә булса ана баралар. Нуриянен муенына җылыткыч куйганын белгәч Сажидә аны әрләп алды.
— Яңадан җылытма, ярамый Кайгырма, үлмисен! Ләкин ныклап дәваланырга кирәк, көнгә дүрт тапкыр антибиотик ясат Авыруын отит, лимфоденит булырга охшый. Витаминнар эч. нервларынны ла дәвала, антидепрессантлар эч. Вакытын булганда көн саен һавага йөрергә чык
Сажидә туганынын авыруга сабышу сәбәбе бигрәк тә нератарнын какшавы, сагынудан икәнен белә.
—Нурия безнен игътибарга мохтаж. ана жан җылысы житми. ешрак сөйләшеп торыйк, хатлар языйк, күчтәнәчләр, бүләкләр җибәрсәк тагын да әйбәт.—диде Сажидә.
Үлмисен дигән сүз ишеткәч Нуриянен күнеле күтәрелде, үлем чигенде Туганнары анын очен борчылып посылка белән чәкчәк салды, татар җырлары язылган кассеталар җибәрде. Телефоннан сөйләшү белән генә канәгатьләнмичә, озын-озын хатлар яздылар Нуриянен авыруы Ходай сынавы гына булды бугай.
Шул вакыйгалардан сон күнеле утырып, тынычланып калды Хәзер биредәге кешеләр дә. шәһәр дә. табигать тә рәхимле лонья булып күренә! Юк. ул давыл китереп ташлаган Йомычка түгел Чит илгә чыгып китәр очен кыюлык та, батырлык та кирәк! Һәр кеше дә моны эшли алмый' Ул илендә дә төшеп калганнардан түгел! Анда аны сагыналар, яраталар, котапәр'
Нуриянең көндәлегеннән
8 Март 2003 ел.
Бу илдә 8 март коне бәйрәм ителми бугай, бернинди хәзерләнүләр дә күренми. Улларымнан, апалардан, туганнарымнан открыткалар килгәч сөенүләрем!. Монда инде яз түгел, кайнар жәй. Безнен илдә шаулап бәйрәм итәләрдер Бүләкләр, чәчәкләр, мәжлесләр! И күнелле дә була торган иде' Насих мина чәчәк бүләк итми калмый иде!
Авырудан терелә башлагач, тынычландым, шуны акладым югалтулардан да файда алып яши белергә кирәк икән' Түзә алмаслык сагыш, ялгызлык, авырлыклар мине ныгытты бугай. Башта Афинада гел тискәре яклар гына күрем яшәдем Карнеги китабында: «Два человека смотрсли сквозь тюремную решстку один видел грязь, другой видел звезды». дигән. Минем дә хәзер фикерем үзгәрде кешеләргә дә. гореф-гадәтләргә дә башкача карым башладым
Грецияга килгәнемә бер ел тулып үгге. Күз тимәсен, тормышымда унышлар чыгып юра: Ринат улым хатыны белән әйбәт эшкә урнашып, байтак акча җыйганнар Теге унышсызлыктан сон тиешле нәтижә ясаганнардыр, күрәсен. Әни, безнен акчага син җибәргәнен дә кушып, квартирага җитәрлек кредит алмакчы идек, бирм иләр, берәрсе аша кредит оештырып булмас иде микән,—дип язган Тормыш безне гел сынап кына
тора. Квартиралар тагын кыйммәтләнде. Бер ел элек мин җибәргән акчага квартира алып булыр иде, быел инде яртысына да җитми. Тагын Илгизәгә йомыш төште. Илгизәдән дә игелекле кеше юктыр бу дөньяда! Ул үз исеменә кредит алып, Ринатка биргән. Анын изгелегенә бәя биреп бетерә торган түгел! Ринат шуны анласын иде... Шулай итеп, хыялым тормышка ашты—өр-яна йорттан Ринат ике бүлмәле фатир алган: Аллага шөкер! Эх, Насихымны да шатландырасы иде! Кире кайтарыплар булмый шул... Алла боерса, ай саен дүртәр йөз евро салып барсам, ике елдан Илгизәгә бурычны түләп бетерәм! Тагын ике ел... Элладада яшәргә язар микән?
12 декабрь 2003 ел.
Тормышымда бераз үзгәреш бар. Алты йөз евро түлибез дигәч, икенче кешеләргә күчтем. Деметра әби белән хушлашу кыен булды: ул мина бик күнеккән иде, мин дә яраткан идем, әбинен мине җибәрәсе килмәде... Нихәл итмәк кирәк, мина тизрәк бурычны түләп бетерәсе бар.
Монда ике кеше карыйм: әби белән бабай. Бабайга туксан алты яшь, әбигә 93 яшь. Икесе дә авырлык белән генә йөриләр Бабай култык таягында, гәүдәсе баһадирларча: бөкрәймәгән дә, кечерәймәгән дә. һәр атна минем белән базарга чыга, барып җиткәч, утырып ял итә. Бабай базардан тозлы балык, тозлы Элес—олива алдыра. Әби белән бабайнын бүлмәләре зур гына. Әбинең караваты түрдәрәк, бабай караваты яныннан үтеп китәсе, һәр көнне әби юынып чыкканда бабай аны сөеп, артыннан: «Агапи му! Кардия му! Лулу де му! Бэрестери му!» ди. «Любовь моя! Сердце мое! Цветочек мой! Голубка моя!» ди. Минем исем китә! Аларнын өйләнешкәннәренә дә җитмеш елдан артыктыр инде! Нинди матур гомер кичергәннәр! Әби бик канәгать, бабайны ярата! Кайвакыт бабай йокымсырап, әби үткәнне күрми калса, әби тамак кырып бабайны уята, бабай үрелеп әбине сыйпап кала! Бик еш икесе ике караватта сөйләшеп яталар. Кайвакыт әби бабай янына килеп утыра. Шулай итеп бер-берсенә яшәргә көч биреп торалар, аларга тормышта күңелсез түгел! Менә ни өчен изге теләк итеп кешеләргә тигез тормыш телиләр икән! Мин аларга карап сокланам да: «И Аллакаем, ник минем иремә дә янымда картаерга насыйп итмәдең! Мин дә Насихымны шулай карар идем, сөяр идем!» дим...
Бабайнын тавышы бик монлы, вакыт-вакыт балконга чыгып утырып, матур итеп җырлый. Бабай Дракулис исемле, әби Канелла.
8 январь 2004 ел.
Тагын бер Яңа ел җитте. Монда яңа елны бездәгечә төнге уникедә табын корып каршыламыйлар. Бар халык урамда: ракеталар шартлый, салют ясыйлар. Беренче январьда туганнарын чакыралар. Тышта күркә яки яшь бәрәнне бөтен килеш кыздыралар. Бер-берсен: «Хроня полло!—долгой жизни! «Кали хроня!—хорошего года!» дип котлыйлар. Урамда җылы жәй кебек: кояшта мандариннар пешеп утыра, һавада мандарин, лимон исе аңкый!
Яна елга үземә теләк теләдем: февральдән легализация башлана икән дип сөйлиләр, шул хак булсын иде! Безнен монда яшәү законлашсын иде! «Вид на жительство» бирсәләр, илгә кайтып килергә дә булыр иде! Алай дим дә... Белмим, кайтсам, яңадан илемне ташлап китә алмам...
Күркә итен үләннәр һәм брынза белән көмеш кәгазьгә төреп, газ мичендә пешереп алгач, әби белән бабайны ашатты да, Нурия аптекага җыенды.
—Даруларыгыз бетеп килә, мин тиз генә аптекага барып кайтам, борчылмагыз,—дип картларны кисәтте, әйберләрен сумкасына салып
китәргә жыенды. Кухнягә кереп плитәне карап, тикшереп чыкты Нуриянен шәһәргә бик ерак йөргәне юк. чөнки кибетләр дә. базар да янда гына, ә менә аптека ерак.
Автобуста бер генә буш урын бар иде. Нурия шунда барып утырды. Күршесе ана урын киңәйсен өчен, кырыйгарак күчте.
—Рәхмәт.—диде Нурия. Янындагы кешегә илтифат итмәсә дә. тегенен кызыксынып күзәтүен тоеп утырды. Калын, тыгыз гәүдәле, кин җилкәле ирнен тезләрендәге шоколад төсендәге зур кулларында ничаклы юсан да бетми торган тимер карасы, төзәлгән жәрәхәтләрнен эхтәре сизелә Нуриянең карашын сизеп, ир янәшәсендә сумка бавын кысып тоткан Нуриянен ап-ак кулына сак кына кагылып:
—Мармара!—диде. Мармара грекча мрамор дигәнне анлата. Аксыл чәчле, зәнгәр күзле, ак йөзле сөйкемле хатынга битараф кала алмаган ир Нурияне жәлеп итәргә сәбәп эзли иде. Нурия ана борылып карады Күршесенең күзләре белән очрашкач, уңайсызланды: ул күхтәрдән кайнар сәмум җиле искәндәй булды. Грениягә килгәч, хатыннар сөйләгәннәр иде. мондагы ирләр артык дәртле, утыздан үткәч тәмам шашалар, хатыннары өстеннән сөяркә тоталар, дип. Нуриянен ин сөймәгәне хатыннары өстеннән йөрүче ирләр. Насихнын көнләшерлек сәбәбе булмаса ла Нурия берничә тапкыр ирен утлы табага бастырган иде
Ир Нуриянен кем икәнен чамалап алды бугай.
—Сез монда бизнес беләнме?—дип сорады
—Юк,—диде хатын коры гына. Кемнеңдер аны энә күзеннән үткәреп утыруы ошамады, теге караш астында үзен унайсыз сизде Ак бриджи сыланып торган тезләрен кушып куйды, чәчләрен рәтләгәндәй итте. Күршесе бу хәрәкәтләрне елмаеп күзәтте Тукталышта беркемне дә автобустан төшермичә, полииейскилар күренде
«Беттем!» дип уйлады Нурия документлар тикшерә башлагач. Грециядә миллионлаган рөхсәтсез, документларсыз яшәүчеләрне шушылай автобусларда, электричкаларда аулаганнарын Нурия белә. Берәүләрне үз илләренә депортаниялиләр. икенчеләрне төрмәгә утыртып куялар Бәхетем юк икән, дип озгәләнде хатын. Әллә нишләп урыныннан калкынып куйды, янындагы кешегә борылып карады Нуриянен күзләрендә коточкыч курку, чарасызлык чагыла иде. Күршесе анын борсалануыннан эшнен нәрсәдә икәненә төшенде. Ул Нуриягә якынрак килеп утырды Полииейскилар алар янында туктады.
—Сезнен документларыгыз!
Нурия сумкасында актарынган булды, эзләгән атлы итте Күршесе
— Без хәзер төшәбез, менә минем документларым.—дип документларын күрсәтте.
Ләкин анын сүзенә игътибар итмичә. Нуриянен документларын көттеләр.
—Документларым ойдә калган,—диде хатын
Аны полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Борчылудан ул кая барганын да хәтерләмәде. Сорау алганнан сон. шул ук бинадагы бер бүлмәгә кертеп яптылар. «Мал кебек!»—дип уйлады бичара хатын Басуга кергән малны «пуләвәй* дигән кеше колхоз утарына алып кайтып яба да. хуҗасы акча яки берәр ярты биреп алып киткәнче хайван шунда ябылуда яга.
Нурияне бу бәладән йолып алыр кеше юк
Бүлмәдә аннан башка тагын берәү бар иде Елап шешенеп беткән яшь кенә кыз әлсдән-алс юеш борынын тартып утыра Үзе кебек үк бәлагә тарыган кызны күргәч, кызганудан, буталган фикерләре әкренләп жайга килә башлады, шушы матдә юатыр кешесе булмаган кыз баланын кайгысы
үз хәсрәтен арткарак этәрде.
—Сине дә бүген тоттылармы?—дип сорашты ул кыздан русчалатып.
—Әйе.
—Кайда эләктерделәр?
—Тавернага керделәр дә, алып тә киттеләр.
—Анда нинди эштә идең?
—Официантка.
—Кайдан килдең?
—Белоруссиядән.
—Исемең ничек?
—Зося.
—Мин Россиядән. Исемем Нурия. Зося, ничә яшь сиңа?
—Егерме.
— Балакаем, ничекләр йөрәге житеп чыгарып жибәрде сон сине әниең.
—Жибәрергә теләмәде ул, мин үзем киттем. Эшсез дә, акчасыз да ничек яшәмәк кирәк? Ничә ел квартирага чират торабыз, бер бүлмәдә
биш кеше...
Йорт алырлык акча эшләп кайтмакчы идем.
—Хужан яхшы түлиме сон?
—Күп түли иде, айга мен евро. Хәзер булмый инде, ни квартир, ни эш.. Мине бит икенче тапкыр эләктерделәр, хәзер өч елга төрмә тиеш.
диләр...
Кыз тагын елый башлады. Кызнын хәле Нуриянекеннән мөшкелрәк
икән...
— Борчылма, балам, бәлки утыртмаслар әле...
Кызны юатса да үзенең күңелен кара кайгы басты. Чит илгә килеп төрмәгә утырырмын дип кем уйлаган! Күрәселәрем бар икән! Илгизәгә дә бурыч түләнеп бетмәгән... И Аллам! Нинди гөнаһларым өчен җәзалыйсын0 Кемнәрне рәнжеткән идем микән? Ринат квартира алгач, и шатланган идем! Сөенергә ярамый мина! Артык сөенмә, диде бугай Ходай! Дөньянны онытып шатлану гөнаһтыр.
Иртән иртүк кулга алынган Нуриягә көн коточкыч озын тоелды. Бер минут та эшсез торырга өйрәнмәгән хатын, үзенә урын таба алмыйча рәшәткәле тәрәзәдән тышкы дөньяны күзәтте. Тимер рәшәткәнең салкыны кулына тигәч, башы кайнарланып, күз алды караңгыланды: тормә турындагы Карнеги сүзләрен көндәлегенә язуы исенә төште... Әстәгы! Каян хәтеремә килеп яздым микән бу турыда? Юраган юш килә, диләр, хак икән! Менә, тели белсәң теләк, тели белмәсән—имгәк, үз башыма юраганмын, үз башыма теләгәнмен. Ходаем! Рәшәткә аша дөньяны күзәтүдән дә жан әрнеткеч нәрсә юктыр! Үлем белән бер! Үлемнән чак кына кайтыш...
Афинаның кай ягына карасаң да таулар тезмәсе күренә. Әнә, кояш чыгышында, түбәләре бозлар белән капланган зәнгәр таулар артында, анын газиз иле.. Нуриянең йөрәге чәнчеп куйды. Эх! Очарга иде хәзер шул якларга! Акчасы да кирәкми! Бернәрсә дә кирәк түгел! Үз ожмахлары үзләренә булсын!
Урамнан кәржин тоткан юан гына хатын үтеп барганны күреп, Нурия елап жибәрде, теге хатыннан үлеп көнләште! Ул хатын кая теләсә шунда бара ала! Ул хәзер өенә кайтып керер, гаиләсенә ашарга әзерләр, өстал янына җыелып утырып ашарлар, гамьнәре юк... Минем дә шулай бәхетле чакларым бар иде бит! Ирек дигән төшенчәне шушы яшенә житеп аңламаган икән...
Ниһаять кайнар кояш таулар артына тәгәрәде. Шалтырап йозак ачылды. Ишектән тоткыннарга эндәштеләр:
—Ашарга алыгыз!
Кичке ашка зәйтүн мае салынган кукуруз боткасы белән яшелчә сататы һәм су бирделәр.
— Менә, балам, төрмә азыгы ашарга да насыйп итте.—диде Нурия
— Мин теге юлы унбиш көн утырып чыктым, монда начар ашатмыйлар,— диде Зося.
Нурия төн буена күз дә йоммады, үткән гомерен уйлап чыкты, яктыра башлагач кына черем итеп алды Кеше гомере озынмыни' Укыды, кияүгә чыкты, укытты, балалар үстерде, тормыштагы кыенлыкларга түзде, хәзер чыдасам, алга таба гел әйбәт булыр дип өметләнде. Унөч яшьтән әнисез, кырык сигез яшьтән ирсез калды. Ялгыз канат, нәрсәгә тотынса да берүзе. Менә язмыш аны тагын аяныч хәлгә куйды! Төрмәдә утыру гына җитмәгән иде!
Камеренын каты ятагында гәүдәсе авыртты, әзгә генә йокыга талгач та әллә ниләр күреп саташты
Иртән аларга үз-үзлөрен рәткә кертергә мөмкинлек бирделәр Нуриянен кирәк-яраклары үзе белән иде. Монда килгәч тә кисәтеп куйдылар кая барсагыз да, якынга гына чыксагыз да. ин беренче кирәк әйберләрне үзегез белән йөртегез, чөнки теләсә каИсы вакытта кулга алулары мөмкин. Теш шсткасы белән паста, массажка, сабын, крем, барлык туганнарнын адреслары һәм телефон номерлары, дарулар һәм акча гел яныгызда булсын Иртәнге ботка әсирләрнен тамагыннан үтмәде. Йозакны тагын бордылар Юньле хәбәргә өметлән мәсә дә Зося белән Нурия ишеккә текәлде ал арны нәрсә көтә микән?
—Сабирова, сезне чакыралар'
«Сорау алыргамы, икенче төрмәгә күчерәләр микән*,—дип уйлады Нурия Аңа җыенасы юк—булган әйберләре кулында
—Зося, хуш, балакаем, китәм мин!
Кыз аңа килеп сарылды, күкрәгенә капланып елап җибәрде Нурия янында аңа тыныч, ул бердәнбер якын кешесенә әйләнгән иде. хәзер аннан аерылу кызга бик авыр...
— Зося, матурым, артык бетеренмә! Бу сынауларны Ходай бирә дә. ала да! Ни килсә дә хәерлегә булсын' Кайгы артыннан һичшиксез шатлык килер! Менә көт тә тор!
Адвокат сора, жәлләмә акчанны, яхшы адвокат ничек тә моннан тартып чыгарыр! Мин башка котылу юлын белмим Үзем дә шулай итәрмен дип торам
Зося камерада елап калгач, Нуриянен үз баласы калган кебек үзәге
өзелде...
Бүлмәдә кичәге тикшерүче янында автобуста бергә утырган кешене күрен бик сәерсенде Тикшерүче ана мәгънәле генә карап
—Танышыгыз ссзнен өчен ышандырды, бергатәп документларыгызны рәсмиләштерегез,—диде.
Нурия бернәрсә дә аңламыйча карап катты
—Сезгә китәргә мөмкин.
Нурия котылуына ышанмады.
—Әйдәгез!—диде кичәге юлдашы
Хатын ашыгып анын артыннан иярде. Урамга чыккач, ир гел елмаеп кына тора
— Хроня полло! Хәерле гомер' Котылуыгыз белән'—диде —Таныш булыйк, мин Янис!—дип зур кулын сузды.
—Нурия.
Дулкынланудан, борчылулардан анын тез буыннары калтырый иде.
—Сез ничек мине коткара алдыгыз?
—Кичә һәлакәткә дучар булган бала кебек кызганыч идегез. Мин бит килермен, дигән идем.
—Ә мин аклап бетермәдем, шуна көтмәдем дә!
—Әйдәгез, китик моннан!—Ул кесәсеннән ачкычларын алып машинасының ишекләрен ачты —Утырыгыз. Кая барабыз?
Нурия адресларын аңлатты. Аларнын йорты турында туктадылар. Нурия белә: аны каталажкадан чыгарыр өчен бу кеше акча биргәндер. Ул рәхмәтләр әйтеп, сумкасыннан бар булган акчасын алды да Янискә сузды, ләкин ир акчаларны алмады.
—Кирәкми. Сез бу йортта нинди эш эшлисез?
—Әби белән бабайны карыйм.
—Сезгә ял бирәләрме?
—Әйе, айга өч ял бирәләр.
—Анысы яхшы икән —Ул Нурияне тагын автобустагы кебек кайнар карашы белән коендырды:
—Сезгә хәзер тынычланырга, ял итәргә кирәк! Ярый, очрашырбыз әле! Ясас, Я! Сто кало! Сау булыгыз! Барысы да әйбәт булсын!*—дип машинасына утырып китеп барды
Кызыл машина күздән югалгач та Нурия баскан урыныннан кузгала алмый торды. Ул һаман котылуына ышанып бетә алмый! Ул азат! Ул иректә! Ләкин уйламаганда, көтмәгәндә анын тормышына чит бер кеше килеп керде... Моның төбендә Нурияне кызгану хисе генә түгел, тагын нидер барлыкны аңлаганга күңелен шик тынгысызлый, борчый башлады...
Шимбә житкәч, аларнын урамына сатучылар палаткалар корып, киштәләргә кызыл пластмасса табакларда зәйтүн, жиләк-жимешләр, азык-төлек тезеп куялар. Нурия атнага җитәрлек ашамлык алып кайтырга чыкканда каршысына Янис килеп басты
—Калимэра! Хәерле көн! Исәнмесез! Хәлегез ничек?—дип исәнләште, рөхсәт сорап, аның кулындагы авыр пакетларны алды.
—Ничек, хуҗалар иртәгә ял бирәме?
—Әйе, иртәгә ял итәм,—диде Нурия.
—Нәрсә эшләргә җыенасыз?
—Бернинди планнарым да юк әле.
—Алай булгач, мин сезне диңгез буена чакырам!
Нурия эндәшмәде. Бу кешенен үтенечен берничек тә кире кагарлык түгел... Ләкин Яниснын чакыруын кабул итсә. Насихына хыянәт итү булыр дип Нуриянең коты очты.
Хатынның икеләнүен күреп алды.
—Нәрсәдән шикләнәсез? Мина ышанмыйсызмы1’ Мин сезне аулакка чакырмыйм, кешеләр ял итә торган урынга барабыз.
Нуриягә уңайсыз булса да ризалашты Чыннан да. кешеләр арасында су коенып, ял итеп кайтса ни була? Нәрсәсе белән исенә төшерер бу Афродита илен? Килгәненә күпме вакыт үтте, аның әле диңгезне барып күргәне юк!
Якшәмбе көнне Янис аны иртән иртүк килеп алды. Өй турысында машина сигналын ишеткәч, йөрәген тагын курку биләде. Каушый-каушый сумкасына зур сөлге белән бизәнү әйберләрен салып урамга чыкты. Янис аны чәчәк бәйләме тотып көтә иде инде.
Кайнар кояштан яр буенда рәшә уйный. Күк тә, диңгез дә зәп- зәнгәр! Очсыз-кырыйсыз киңлектә дулкыннарны ярып ак жилкәнле 82
яхталар йөзә... Дингез суы шундый чиста, якты: тирәндә, су төбендә матур ташлар аермачык күренә!» Менә нинди икән син. дингез! Ниһаять, мина да сине күрергә насыйп булды' Ничек хыялланган идек Кара дингез ярларында кайнар комда икәүләп йөрергә! Йомшак дулкыннарда йөзеп, тозлы суын авыз итәргә! Булмады шул. Булмады Башта балалар кечкенә дидек, алар үскәч, ташлап китәргә курыктык! Акчасы да җитмәде.. Жанны эретерлек матур Эгей дингезенә карап Нурия ямансулады Ул инде алга-артка карамыйча, дөньясын онытып ләззәтләнер чактан узган..
Диңгез суы искитмәле жылы икән! Янис көчле беләкләре белән канатланып еракка, буекларга таба йөзеп китте. Коенып чыккач, бер зур зонт астына утырдылар. Яниснын куе кара йон каплаган күкрәгендә алтын чылбырдагы тәрене күргәч, Нурия әллә нишләде Бөтенләй ят. чит кеше белән нишләп йөри ул? Комда бу кеше янәшәсендә ятарга тәне ытыргый, анын карашыннан котыласы килә... Күктән Насихнын жаны рәнжеп карап торган сыман тоела. Анын Насихы бөтенләй башка. Чиста ак тәнле иде...
...Беренче мәртәбә кияү мунчасына кергәч, Насих оялып ләүкәгә утырган җиреннән төшмәде Нурия кыюрак булып чыкты
—Кая аркаңны ышкыйм,—диде.
Ак күбекле мунчала белән иренен кин таза җилкәсен, төз гәүдәсен юганда эченнән генә «Тфү-тфү, күз тимәсен!»,—дип теләде. Сул калак сөяге астында матур көрән минен күргәч:
—Синен шәхси тамган бар икән!—дип шаяртты
Насих яшь хатынын мактап
— Кулларын кечкенә булса да бик көчле икәнсен, арканы шәп массажладың,—диде.
Нурия тиз генә коенып чыкты да, мунча алдына басып Насихнын киенүен көтеп торды. Шул арада юеш чәче бозланып катарга да өлгерде Тәрәзә төбендә мунча ягучыга кияү бүләге—яулык белән исле сабын калдырганнар иде..
— Беренче көнне сезгә кояшта озак булырга ярамый,—диде Янис Нуриянсн кадерле истәлекләрен бүлдереп,—берәр тавернага кереп ашап чыксак сез каршы түгелме?
Каршылыклы хисләр кичерсә дә, ул бүгенге көннән канәгать иде гомер буе күрергә хыялланган диңгезне күрде бит. Дингез буенда сүзгә-сүз ялганып, Яниснын үз мастерскоенда автомеханик булып эшләвен, бер ел элек хатыны үлгәнен белде Үзе турында да сөйләргә мәжбүр булды, чөнки турыдан-туры куелган сорауга жавап бирмичә мөмкин түгел
Икенче ялда Янис тагын килде. Бик тә кадерле кешесен күргәндәй, эре ак тешләрен күрсәтеп, кин итеп елмайды Исәнләшкәннән сон
— Нурия, бүген мин сезнең гидыгыз булам, сезгә Акропольне күрсәтермен. —диде
—Ой, гафу итегез, мин бүген графияга барам, дусларым белән сүз куешкан идек!
Яниснын кәефе кителгәне йөзенә үк чыкты, ул бүгенге көнгә зур өмет баглаган иде, ләкин итагать саклап. Нурияне янадан кыстамады
—Ярый алай булгач, мин сезне анда илтеп куям, ләкин киләсе ялда Акропольгә барырга сүз бирегез!
Нуриянең графиндагы хатыннарга Янисны күрсәтәсе килмәде, ничек баш тартырга белми аптырады
—Ярый, киләсе атнада Акропольгә барырбыз, ләкин бүген мәшәкатьләнеп йөрмәгез, мин үзем генә барам'
—Әйдәгез, илтеп куям, мин беркая да ашыкмыйм.
Графияда хатыннар чекрәеп аларны күзәттеләр, Янис киткәч тә, шаулашып алдылар:
—Нурия кемне эләктергән!
—Шәп егет күренә!
—Карагыз әле моны! Безгә әйтү-нитү юк, рөхсәт сорау юк!—дип шаярттылар.
—Әй, ташлагыз әле, булмаганны! . Беркемне дә эләктермәдем! Кирәк тә түгел!
—Алай димә! Коега төкермә, суын эчәсен булыр!
—Сез нәрсә беләсез сон?! Мине бит автобуста полиция арестовать итте, төрмәгә яптылар!
—Боже мой! Когда?
—Үткән атна башында.
—Ничек котылдын?
—Әнә шул кеше коткарды.
—Ничек?
—Белмим. Участокка килеп нәрсәдер әйткән.
—Элек таныш идеңмени?
—Каян таныш булыйм ди! Шунда, автобуста бергә утырган идек, бер- ике сүз генә сөйләштек!
—И Аллам! Бәхетенә күрә очраган! Менә, Алла юк, дип әйтеп кара! Бар ул, Алла бар! Юньле кешеләр дә бар бу дөньяда!
—Кызлар, тиккә генә түгел инде! Анын Нуриягә күзе төшкән!
—Хатыны бар микән?
Хезмәтче булып ялланган хатыннарның күбесе диярлек ирсезләр, байтагының күнел почмагында яшерен теләк—юньлерәк кешегә кияүгә чыгып, тормышларын көйләү уе.
Нурия соңгы сорауны жавапсыз калдырды, сүзне икенчегә борды:
—Мин утырган бүлекчәдә Белоруссиядан килгән Зося исемле егерме яшьлек кыз калды. Берәрегез аны беләме?
Хатыннар белмиләр иде.
—Эшкә безнең графия аша урнашмагандыр.
—Ул баланы бик кызганам. Аны икенче тапкыр тотканнар инде, өч елга утыртып куюлары бар.
—Без ни эшли алабыз соң?! Ул участокка барсак, хәзер үзебезне кулга алырлар, Аллам сакласын!
Күнел ачарга дип җыелышкан дусларның йөзләре моңсуланды—аларны да Зося язмышы көтүе ихтимал...
Нуриянең көндәлегеннән
28 май 2004 ел.
Китәргә җыенганда Греция турында берничә китап алган идем Һаман укырга вакыт тапмадым Янис Акропольгә алып барам дигәч, укый башладым һәм гаять кызык нәрсәләр белдем. Афина шәһәренә биш мен елдан артык икән. Ул Европаның иң борынгы шәһәрләреннән берсе Афина шәһәренең яклаучысы Зевсның кызы Афина—жирдәге түгел, күкләрдәге гыйффәтле гүзәл кызнын күзләре зәңгәр булган икән! Шуна исем китте! Мин грекларның барысы да кара чәчле, кара күзле дип уйлый идем. Чынлап та аларнын күбесе шундый, билгеле. Афинаны хәзер дә бик ихтирам итәләр, горурланалар. Мифлар сөйләгәнчә, аны илгә байлык
китергән өчен (ул грекларга зәйтүн агачын бүләк иткән) һәм зирәк акыллы булган өчен шәһәргә баш итеп куйганнар Бу мифларда хаклык барлыгына ышанасын, чөнки мондагы халык бар азыкны зәйтүн маенлә пешерә, кыздыра, базарларда ин күп сатылган әйбер олива. аны маслины да диләр, шул килеш тә ашыйлар, тозлап-маринадлап та ашыйлар, ашка да салалар, җимешләреннән май сыгалар. Зәйтүн мае бар майлардан да файдалырак. Ул илнен төп байлыгы бугай, аны күпләп чит илләргә чыгаралар ди Зәйтүн плантацияләрен күрдем: агачлары биек түгел, яфраклары нәкъ безнен талларныкы кебек, нечкә, озынча, төсләре дә шундый көмешсыман. зәнгәрсу-яшькелт.
3 июнь 2004 ел
Акрополь шәһәрдән йөз метр биеклектә, биек кыяда икән Монда иң атаклы бина Парфенон—Афина Палладага багышланган храм Мен еллар элек анда Афинанын тугыз метр биеклектәге бронза һәйкале һәм башка антик каһарманнарга багышланган скульптуралар булган Хәзер анда бернинди сыннар да юк. Күп менләгән еллар, сугышлар, илбасарлар аркасында искиткеч гүзәл һәйкәлләр юкка чыккан, исән калганнарынын күбесе Лондон. Париж. Рим. Ватикан музейларында ди Хәзер Греция хөкүмәте тарихи байлыкларны ватанга кайтарту турында эш алып бара ди.
Парфенонның мәһабәт колонналарын күргәч, чыннан да монда Аллалар, антик геройлар яшәгәненә ышана башлыйсын Моннан күп мен еллар элек яшәгән халыкнын шундый югары культурага ия булуы, кешенен бөеклеге турында уйланасын, горурланасын Акрополь янында Дионис театрының хәрабәләре сакланган: биш мен кеше сыешлы залнын утыргычлары хәзер дә исән! Һушын китәр! Эралар, гасырлар үткән, күпме буын кешеләр алышынган, ә таш утыргычлар шул килеш Бер уйласан. мондый матурлыкны ижат итүче кеше бөектер' Ә мәрхәмәтсез вакыт өчен ул тузан бөртеге кадәр генә Бу бик монсу хәл. чөнки үзеннен дә тузан бөртегенә әйләнәчәген турында уйландыра... Көн коточкыч кызу, тауга менү хәлне алды, ләкин һич үкенерлек түгел: бөтен кешелек дөньясына билгеле тарихи урыннарны күрдем
Акропольне карап, йөреп чыкканнан сон бер кафега кереп ял иттеләр Шунда утырганда Янис үзенен ниятен ачыктан-ачык әйтте
—Сез дә тол. мин дә ялгыз, безгә кушылып яшәргә бернәрсә дә комачауламый Сез мина бер күрүдә ошадыгыз
Диңгез буенда ук Нурия бу кеше белән янадан аралашмас өчен турысын әйтергә уйлаган иде. Бу килүендә очрашкач әйтәсе сүзләрен хәзерләп килде.
-Мин сезнең ярдәмегезне беркайчан да онытмам, гомергә рәхмәтле булырмын, ләкин тәкъдимегезне кабул итә алмыйм ' _Ни очен? Ни сәбәпле? Мине ошатмыйсызмы-’
—Сәбәпләр бар инде..
—Документларсыз һәрчак куркып яшәгәнче, мина кияүгә чыгыгыз Минем тормышым җитешле, бернәрсәгә дә мохтаҗлык юк
Минем планнарым монда килеп иргә чыгу түгел бит. улыма квартиралык акча эшләү. Гегс көнне автобуста мине кулга алмаган булсалар, без ссзнен белән очрашмаган да булыр идек Мине илемдә балаларым, туганнарым көтә. Анда ата-анамнын. иремнсн кабере Аларнын берсен дә ташлый
алмыйм. Гафу итегез, минем өчен түләгән акчагызны зинһар алыгыз! Нурия сумкасыннан акча алып сузды.—Минем сезгә бурычлы булып каласым килми, гомерем буе борчып торыр.
Янис Нуриянең кире кагуын көтмәгән, риза булыр дип уйлаган иде Аныңча, ике ялгызакка бернинди каршылык та юк, Нуриянең дәлилләре аны ышандырмады, андый әхлакый кыйммәтләр кешенен үз бәхете бәясенә тормый, чөнки гомер кире кайтарып ала торган нәрсә түгел.
Янис кебек үз сыендагы иргә кияүгә чыгарга теләүчеләр булыр иде Хиссезрәк, татымсызрак булсаң гына илле яшеңдә бөтенләй чит диндәге ят кешегә иргә чыгарга мөмкиндер, ләкин үз гомерендә чын бәхетнен, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белгән Нурия түгел.. Нурия үз тормышының бәясе менә шул әхлакый кыйммәтләрдән торганын бу кешегә аңлатырга тырышмады да. Хәзер туган илләрен ташлап чит илләргә китү гадәти күренеш, тик менә чит җирләрдә кемнен җаны ничек изатана, аны беркем дә белми...
И сөеклем, нишләп сон син бу дөньяга азга гына килден? Югыйсә Ташлытау чишмәсенең шифалы суын эчеп үскәнсен, ник ул сина да озын гомер бирмәгән? Ашыгып яшәдеңме? Үз өлешенә тигән юлны шул арада үттеңме? Илле ел эчендә туарга да, үсәргә, укырга, өйләнергә, өч ул үстерергә, йортлар салырга, күп җырлар җырларга, сөяргә һәм сөелергә, бу дөньяда күрәсе газапларыңны күреп бетерергә өлгердеңме? Күп эшләдең, нык тырыштың, күп интектең, аргансыңдыр, дип Ходай үз янына алдымы? Мин синен белән яшәп туя алмадым, янадан йөз ел яшәр идем! Гомеребезнең уртасында ташлап киттен! Бәлки теге дөньяда очрашу насыйп булыр? Булмас шул... Бу дөньядагы газапларын өчен ярлыкап, Аллаһ сине җәннәткә урнаштырыр.. Ә мин.. Минем гөнаһларым күптер инде. Мәңгелеккә аерылдык микән? Бу арада төшләремә дә керми башладын! Теге кеше белән аралашканга үпкәләдеңме17 Гафу ит, кадерлем, тик бер минутка да күңелемнән генә дә сина хыянәт итмәдем! Синнән башка бүтән кеше юк миңа!
Нурия үз гомерендәге авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрен, өч бала үстергән чорда кеше балаларын укытып, аларга бөтен көчен, йөрәк җьшысын биреп эшләвен, кылган гамәлләрен бизмәнгә салмый, зарланмый, үзен жәлләми...
Балконга керләр элергә чыккач, почта тартмасында ниндидер кәгазь күрде. Акча түләргә квитанцияләр микән, дип уйлады Хат икән! Уртанчы улы Айраттан хат икән! Конверт тышында «Рото!» дигән сүзне укып сөенде! Килене бәбәйләргә тиеш иде, баланын карточкасын салганнардыр! Хәзер замана икенче бит. кем туасын да беләләр—малай! Алар Насих белән бәбәй көткәндә гел чамалый алмадылар. Беренчесе малай булгач, икенчесендә кыз көттеләр! Анысы да малай булды. Өченчесен бөтенләй көтмәделәр, бала имезгәнгә, авырга узганын сизми калды, тазарам дип уйлады. Уртанчы улына бер яшь тулганда өченчесе туды! Биш елга өч ул!
Нурия конвертны ачып бер фотоны алды һәм... имәнеп китте: рәсемдәге сабыйның йөзеннән мөлдерәп... Насихның күзләре карап тора! Сары чәчле, зәңгәр күзле бала бабасына искиткеч охшаган иде!
—Улым! Улыкасм!—Нурия Насихына охшаган нәни йөзне үбеп, тынсыз торды. Елады Көлде... Суга сусаган кеше кебек, шул баланы кочагына алып сабый исен исни-исни рәхәтләнеп сөясе, иркәлисе, үчтекиләсе
килде!
«Әни! Сине оныгын белән котлыйбыз! Малаебыз таза, сәламәт булып туды, авырлыгы өч кило жиде йөз грамм, буе илле жиде сантиметр. Алмаз дип исем куштык».—дип язган улы.
Яңа гына ирен сагынып юксынган хатын бу хат белән фотоларнын очраклы гына тап килүенә ышанмады, күнеленен сиземләвен. кан тартуын, җан тартуын тойды. Нурия улы белән килененен кечкенәләрен тотып, бәхетле елмаеп төшкән фотоларын карады да кире оныгыныкын алды, төбәлеп нарасыеның йөзенә багып бик озак утырды Караган саен карыйсы килде, гаҗәпләнде: ничек шулкадәр дә охшаган бу малай бабасына?! Үскәч тә шулай булыр микән1* Эх. бәләкәчем, кайчан кулларыма алып сөярмен микән сине' Мин кайтканчы үсеп бетәрсен шул инде! И Аллам! Ни сөйлим! Үс. улым, үс! Мин кайтканчы үсеп тор! Тик бабаннын язмышын кабатлама, бәгырькәем! Бабан. билгеле, бәхетсез түгел, бәхетле иде, тик гомере генә кыска булды Сина Ходай хәерле озын гомер бирсен!
Оныгынын кин мангайлы садә йөзе, бәбкә мамыгыдай йомшак чәчләре, кечкенә алсу йодрыклары, тыпырчынып өскә күтәргән нәни тәпиләре күнеленен түрендә урын алды, ул сабый әбисенен шатлыгына, юанычына әверелде: үзенен җанын ярып чыккан баласымыни—Нурия әйтеп аңлата алмаслык наз һәм җаваплылык сизде. Сабый анын мәхәббәтенә, ярдәменә мохтаҗдыр кебек тоелды
Бүгенге хәбәр Нуриянен тормышында бер могҗиза булды: күкрәгендә төерләнеп калган югалту хисе Насих күзләре белән карап торган оныгын— багалмасын күргәч, эреп юкка чыкты, күнеленә тынычлык инде, монарчы күрмәгән яна бәхет аны гөнаһлы җирдән күкләргә күтәрде, бу хис шундый көчле иде ки. Нурия үзенен яшәргәнен тойды, канатлы җаны дәртләнеп газиз балалары, оныгы, якыннары өчен һәр мизгелдә батырлыкка, ярдәмгә, яратуга әзер иде!
Көтелмәгән бәхет сагынуларын тагын да көчәйтте Шушы минутта кадерлеләре янында булырга, йөгерергә, очарга теләде! Сөенеч балкыган күзләре боз түбәле зәнгәр таулар артына, кояш чыгышына төбәлде: анда гына, туган илдә генә анын оҗмахы
2006 ел

Реклама