ЮМОР ҺӘМ САТИРА

Эштән чыгарылган түрә зары
Үрмәләдем үрләргә,
Урным булды түрләрдә.
Түрдән төшмәс кебек идем,
Керми торып гүрләргә.
...Эшемә килә идем,
Эшләпәм элә идем.
Китерә белгән кешене
Күтәрә белә идем.
Баҗаларым, дусларым,
Үзем бүлдем постларын.
Инде хәзер яңа башлык
Утыртыр үз дусларын!
Безнең инеш тирәндер,
Тирән җире билдәндер.
Күршемнең биле турайды,
Төшәсемне белгәндер.
Йортлар салды якыннарым,
Чыгарып балконнарын.
Инде кем тартып чыгарыр,
Батканда якыннарым?
Биек-биек баскычлардан
Тотынмый менми идем.
Жалу язган кешеләрдән
Котылмый тынмый идем.
Карыйм Арча якларына,
Иркәм Арчаларныкы.
Мин баш чакта минеке иде,
Хәзер башкаларныкы.
Биек тауның башларында
Чияле чыбык кына.
Портфелемне бирегез дип
Кычкырмыйм чыгып кына.
Маннур САТТАРОВ
Алма бакчасы
Төне буе тын бакчада
кемдер Алма коеп йөрде
шыбыр-шыбыр
Ә мин яттым төнге күккә
карап— Йөрәккәем дәште
«Сабыр Сабыр и
Рәмие Аймәт
Тын бакчада кемдер йөри,
Алмалар булды харап—
Шыбыр-шыбыр коелалар...
Мин ятам күккә карап.
Якасына ябышмадым.
Кыланмыймын артыгын—
Бүлмәмдә мин әйбәт кенә
Сүгәм адәм актыгын.
Йолдызларга бер карыйм да
Уйлап куям каты сүз—
Ләкин аны ычкындырмыйм.
Йөрәк дәште: «Рәмие, түз...»
Тик мондый хәл кабатланмас,
Үчен алам алмамның!
Иртәгә ике көпшәле Мылтык
сатып аламын,—
Бәлки.
Кул бирү
Хәл-әхвәлне белешкәндәй,
Кул бирдем арышларга.
Ничек инде кул бирмәскә Иң
якын танышларга. Аннан
ары киттем, әйе,— Ике-өч
чакрымнар бар,—
Бодайларыма кул бирдем.
Алар да сагынганнар. Аннан
төшеп киттем аска. Анда үсә
чөгендер.
Кул бирдем һәммәсенә дә
Кайтып төштем дә авылга.
Тукталдым таныш ярда
Хәл-әхвәлне белешкәндәй,
Кул бирдем арышларга
Рашат Нмтами
Иелеп ни өчендер...
Кәбестә басуына да Шул ук
көнне җитештем.
Кишерләр янына инде
Караңгы төшкәч төштем...
Яхшы булды.
Үсемлекләр
Канәгатьтер дим.
Бардым...
Терлекләр калыр иртәгә.
Бүгенгә җитәр. Ардым.
Ринж МӘННЛН
ДӨНЬЯ КӨТМЕШ.
Мөгезне үзем куям
Безгә утызга якынлашып килүче, әле бер дә кияүдә булмаган Роза исемле
кыз эшкә керде. Коллективта урнашкан гадәт буенча, яна кеше белән танышу
өчен чәй табыны көйләдек. Көлешә-көлешә тәмләп чәй эчтек. Шунда Фәнзия
исемле хатын:
—Роза, син озаклап йөрмә инде, әйдә, кияүгә чык, туенда күңел ачарбыз,
балалар табарга, аларны үстерергә соңга каласың бит,—диде.
—И-и, Фәнзия апа, утызга житәм, үзем таба алмадым, менә сез табып
бирсәгез генә инде берәр ир,—диде Роза.
—Табабыз, табабыз,—диешеп, табында утырганнар гөрләшеп алды.
Шунда ире үлеп озак вакыттан бирле ялгыз яшәүче Илгизә телгә килде:
—Роза, ышанма боларга, алар мина да ир табып бирәбез дигәннәр иде,
менә ун елдан артты инде, әле дә булса табып биргәннәре юк.
Фәнзия дә җавапсыз калмады:
—Һе, сиңа ничек ир табасын, тегенди-мондый гына ярамый, сина бит
мөгезле булсын.
—Юк,—диде Илгизә,—мөгезле булмаса да ярый. Сез мина ир генә
табып бирегез, мөгезен үзем куярмын.
Бияләр
Шәһәр клубларының берсендә дискотека бара. Яшьләр рус һәм чит ил
музыкасына дөньяларын онытып бииләр. Кичәнең иң кызган минутларында
гына милиция формасы кигән ике яшь егет килеп керде. Күрәсен, егетләр
күптән түгел генә татар авылыннан килеп, шәһәргә эшкә урнашканнардыр.
чөнки залга күз йөгертеп чыгып, тәртип булуына инангач, якында гына биюче
кызларга сорауларын саф татарча бирделәр.
—Кызлар, биисезме?
— Бияләрбез,—диде бер кыз. Аңа иптәшләре дә кушылды:—Бияләр без!
Милиционерлар ни көләргә, ни еларга белмәделәр, бер сүз дә әйтмәделәр,
борылып чыгып киттеләр.
И туган тел, и матур тел. Көлеп булмый. Еласан гына инде..
Стакан сораганга бала
Балалар бакчасында эшли башлаган чак. Кичен кунакка барасы. Балалар
төшке йокыдан уянгач та әби-бабайлар—оныкларын, эштән иртәрәк китә
алганнар балаларын ала башлый. Бу көнне дә сәгать бишләр тирәсенә бер
малайдан кала барлык балаларны алып бетерделәр. Менә алты да тулды, жиде
дә тулды, теге малайны алучы юк. Киендердем дә, кизү торучыга адресымны
язып калдырып, баланы алып кайтып киттем. Сигез тулып килгәндә ишекнен
кыңгыравына бастылар. Мин йөгереп барып ишекне ачтым. Ишек төбендә ин
яхшы танышын очраткан кешедәй балкып бер ир басып тора. Ул авызын
ачарга өлгергәнче мин тезеп киттем:
—Сез нәрсә, тәрбиячене кешегә дә санамыйсызмы әллә? Үзегезгә
кирәкмәгән бала безгә кирәк дип уйлыйсыздыр..
Ир кеше бер агарып, бер күгәреп, күзләрен челт-челт китереп мине
тынлап тора. Тиз генә бүлмәгә кердем дә рәсем ясап утырган баланы азып
чыктым. Мин баланы теге иргә сузам, ул чәбәләнә-чәбәләнә базаны кире мина
этә Базаны бер-беребезгә этешеп басып торабыз. Аптырадым бит монын алай
кылануына.
—Нәрсә, әллә балагыз бөтенләй дә кирәк түгелме?—дим
—Минем бала түгел бу,—ди теге ир, көчкә ушына килеп.
—Кемнеке сон?
—Белмим Мин бер ун гына минутка стакан биреп тормассызмы дип кергән
идем.
Ни көләргә, ни еларга белмичә, базаны кочаклап ишек төбендә басып
калдым. Теге ир исә артыннан кугандай атыла-бәрелә подъезддан чыгып
йөгерде. Кая булсын, күршедәге аракы кибетенә инде. Ә мин ана чак кына бала
тоттырып җибәрмәдем.
Илүсе НӘБИУЛЛИНА
Әхмәт
«А» хәрефенә башланган җөмләләр
♦Ак аракы йөз каралта.
♦Атлаган саен эчем ашлары уздырып аяктан язабыз, онытканда бер Коръән
укытып, савапка кул сонабыз.
♦Аш бүлмәсе—киленгә эш бүлмәсе
♦Акча киендерә дә, чишендерә дә.
♦Араны сүз, буаны су ера.
♦Ачык дәрестә укытучы да укучы хөкемендә.
♦Аракы телне, караңгы күзне ача
♦Аш калудан эш калу яманрак.
♦Алтын—табылган, шагыйрь күмелгән жирендә кадерле.
Наиле ЧНҢНҺЧАНОВЛ
Ьашкортстан
Кәҗәгә көлке!
Камил Кәримовнын кап-карак. кып-кысыр кара кәжәсс күрше карчыгының
кишер кишәрлегенә кереп, кып-кызыл кишерләрне карун корсагын
кинәндергәнче керт-керт кимерде. Кич кенә кайтып, капкадан кергәндә
каләмен кабып, карачкы күк күккә карап каткан караучысын күргәч,
кинәнепләр көлде: «Камил Кәрим кушаматлы койрыксыз куркак кәжә котсыз
корсагын, кызын, катынын караклашмыйча. кәгазь кыштырдатып кына
кайгыртмакчы! Кәжәгә көлке' Кәмит!*
Риф ЬӘДРИ

Реклама