ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
РОМАН
«Лас-Вегас»
ентябрь урталарында, уйламаганда-көтмәгәндә бу челлә илендә
бик тә сирәк була торган янгырлар яварга кереште Озын-озакка
сузылучы шәрык җәенен шәфкатьсез кояш нурларыннан тәмам
унып, тосссзләнсп беткән тузанлы шәһәрчек, ниһаять, күзгә күренеп ү згәрә башлады уалырга җитеп саргайган гәзитләр тәрәзә влгеләреннән кубарып алынды, болаи да килбәтсез-шыксыз биналарны тагын да картайтыбрак торган капкачлары киереп ачылды, төнге ннгырда юынган агач яфраклары исә үзләренә хас көзге гөскә тиенде.
Тузанга баткан, челләдән әлсерәшкән бакчалар чолганышындагы йорт вә коттеджларның түбәләре дә үзләренең чын-асыл төсләренә—яшел, коңгырт кызыл һәм зәнгәр төсләргә кире кайттылар Ах калай белән тешәлгәннәре исә, көзгедәй ялт-йолт килеп, тирә-юньгә комеш нур чәчте Ю|ыи«.ә. әле һәммәсе дә моннан бер атна злек кенә бертөсле булып, бәрхеттәй йомшак вак тузан юрганы белән капланган иделәр Бу тузан кала халкын һәр җирдән, төрле тарафлардан эзәрлекләде, хәтта шыплал-ныгытып ябылган ишек вә тәрәзәләрдән дә эчкә-түргә үтеп керде Анысы, җәйге озын кичләрдә, әгәр дә вакыт табып су сипсәң, бу галәмәт тузан чирүеннән берникадәрле котылып та була торгандыр инде ул, әмма дә быел кала чын мәгънәсендә суга кытлык кичерә иде. Су халыкка билгеле бер сәгатьләрдә генә бирелә һәм бу хакта радио аша алдан хәбәр ителә Әйе, быелгы ҖӘЙ аеруча коры килде шул. тирә-юньнең сусавын баса торган Сырләрья елгасы да кинәт кенә саегып калды
Рауль МИРХӘЙЛӘРОВ (1941) язучы, терпе техшрдл чыккан сһиии.*ман китап ааторы •Прт.пман са/ыш*. *Ка/м аксоякир» (»Кар/а корам»), чһярнарсмл акчалата» /юнаннары. • И/ълан буенча танышу» повесте, байтак гикмшре »Ка.мн утлары» журналы биты/нннһ (һтья ку/м)е М.нклу<һ яши.
Яңгырдан соң, каланың таш түшәлгән урамнары, тузып ашалган тротуарлары да үз төсенә кайтты. Бу якларда чыгарыла торган ачык аксыл таштан эшләнгән бордюрлар чип-чиста булып, ялтырап китте. Жәй буена бордюр төпләренә җыелган төрле чүп-чар, тузан өемен, кәгазь кисәкләрен, бихисап тәмәке төпчекләрен һәм сары яфракларны озын телле яңгыр, әйтерсең лә, ялап кына алган. Әмма ул да тузан исен барыбер баса алмаган. Үзе белән салкынча рәхәт сафлык ияртеп килүче энгер-менгер генә иртәгәсен иртән тузан исен бетерердәй пакь һава вәгъдә итә.
Бик тә тансык вә сагындыргыч бу яңгырдан сон аруланып-янарып киткән кичке кала урамнарында хәзер инде үзенә бер шау-тантана белән музыка яңгырый, шаян-шук урам утлары тәрәзә пыялаларында уйнаклый.
Бу поселок әле моннан егерме еллар элек үк шәһәр статусына ия булса да, асылда исә ул барыбер чын калага әверелә алмады. Инде әверелүе дә бик икеле Югыйсә, бар иде заманнар: геологлар мондагы бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр—файдалы жир асты казылмалары ятмасы хакында бөтен илгә шау килеп хәбәр иткән иделәр. Ашыгыбрак әйтеп ташлаганнар икән шул.. Имеш, биредә дөньядагы ин сыйфатлы, чыгаруы да бик арзанга төшәсе мәгъдән ятмалары бар һәм аларны эшкәртү әле йөз елларгача сузылачак икән ди. Менә шушы мәгъдән учагы аркасында, аулак кына бер район үзәге, гәрчә әле хәзергәчә чын мәгънәсендә шәһәргә әверелмәсә дә, ул чакта кала исемен алды да куйды бит, әй! Хәер, жир хәзинәсе эшкәртелгән ун ел дәвамында биредә чын калага хас күренешләр дә пәйда була башлады: кинотеатрлар, рестораннар, музыка мәктәбе, стадион, ике кунакханә төзелде, тау эшчеләренең мәдәният сарае һәм мәгъдән чыгару идарәсенең үтә зиннәтле биниһая зур бинасы сафка басты. Әлбәттә, бу төзелеш шаукымыннан җирле хакимият тә читтә калмады: биредәге халык «гадел хөкем йорты» дип йөртә торган шәһәр суды һәм прокуратурасының мондагыдай затлы бинасы, булса да, шул башкалада гына була торгандыр. Тиз арада партиянең шәһәр комитетын һәм башкарма комитетны да биналы иттеләр. Боларын шушы тирәләрдә чыгарыла торган ак таштан салдылар, фасадларын исә, һич жәлләмичә, кыйммәтле мәрмәрдән эшләделәр. Драма театры белән хастаханәне генә төзеп бетерергә өлгерә алмыйча калдылар— рудникның хәлләре мөшкелләнеп китү сәбәпле, төзелешкә акча салуны кырт кисеп туктаттылар. Кин колач белән башланып киткән бу төзелеш, шулай итеп, ярым-йорты хәлендә калды. Кайчандыр шәһәрчекнең никадәрле тиз үсү әмәленә, никадәрле дә финанс куәтенә ия булуын хәтерләтеп, азаккача төзелеп бетү бәхетенә ирешмәгән бу корпуслар хәзер инде аптыраштан кукраешып тора бирәләр.. Кем-кем, ә менә тирә-юнь халкы һич кенә дә аптырашта калмады. Ташландык төзелештә нәрсә бар—һәммәсен, күтәрә алган кадәр, жаен туры китереп, өенә ташыды.
Әйе, дистә ел эчендә төземәделәр түгел анысы—хәл кадәри төзеделәр Биш катлы йортлардан торган ике микрорайон да калкып чыкты. Гадәттәге хыял хәерчелеге сәбәпле, аларга «беренче» һәм «икенче Шомыртлык» дип исем дә куштылар. Ә берничә урамда мәгъдән комбинаты җитәкчеләре һәм техник интеллигенция өчен махсус йортлар, коттеджлар пәйда булды.
Көннәрдән беркөнне мәгъдән учагын ябып куйдылар. Белгечләр һәм эшчеләрнең бер өлеше башка җирдәге яңа казылмаларны чыгару урынына китеп барды. Бәгъзеләре исә шәһәрчектә калды. Күрәмсең, болары— шушы тирәдә туып-үсеп, гомер бакый биредә яшәгән һәм фәкать сонгы ун ел эчендә генә йә шахтерга әверелгән, яисә комбинатның ярдәмче тармакларында, төзелешләрендә эшләгән кешеләр иде булса кирәк. Һәрхәлдә, Шомыртлыктагы бер генә квартир да, хуҗасыз калып, буш тормады.
ө
Әле шау-гөр килеп шәһәрчек төзелгән чорда, мәгъдән базы-рудник та дөбердәтеп эшләгән вакытларда һәммәсе дә теләгән кадәр су белән тәэмин игелә иде. Комбинатның куәтле су кудыру станцияләре су кытлыгын булдырмыйча, бу мәсьәләне һәрдаим хат итеп килде Шушы дистә ел дәверендә кала үсә барды, яшеллеккә чума, төренә торды Яшелләндерү хуҗалыгына да таләпләр зурдан куелды, шәһәр башлыклары да бу эшкә җитди карап, акчаны җәлләмәделәр һәм нәтиҗәдә кала чын мәгънәсендә мул яшеллеккә күмелде.
Мәгъдән чыгаручылар—күчмә халык кебек, кайда—азык, шунда—мат. дигәндәй, җыелыштылар да. билгесез тарафка табан юл тоттылар. Ә шәһәр урынында калды Яна пәида булган бу шәһәрчек үзенен кырыкмаса-кырык төрле гамь вә мәшәкатьләре белән бергә-бер торып катды. Табышлы мәгъдән чыганагынын ябылуы өлкә һәм хәтта республика хакимиятләрен дә шок хәленә куйды. Алар, бу халәттән әле тиз генә чыга атмыйча, казанын һәртөрле үтенеч-гозерләренә тенкәгә тиюче бәйләнчек чебенгә селтәнгәндәй генә кул селтәделәр. Шәһәрнен хәл итәсе мәсьәләләре исә елдан-сл ишәя барды. Кала икән, кала инде ул. хәзер аны янәдән элеккеге дәрәҗәсенә— поселок статусына ла төшереп булмый, тавыш чыгачак. Иллә күрелмәгән хәл ләбаса. Гәрчә бу үзенчә акыллы гына, төпле генә адым булса да. артка табан атлауны бездә яратмыйлар шул. Җирле түрәләргә дә монын һич кирәге юк. Сон. кем инде, йә, үзе утырган ботакка балта чапсын икән0'
Калада, анысы, кечкенә генә авторемонт заводы, салкын эчемлекләр җитештерүче комбинат (сыра заводы да шунда). «жигули»ларга техник хезмәт күрсәтү станциясе, мендәр тышы-җәимәләр тегүче һәм керамик савыт-сабалар ясаучы фабрика, ефәк жсп чорнау цехлары бар Әмма дә болар рәсми рәвештә завод-фабрика дип аталсалар да. исемнәре җисемгә һич тә туры килми, бу предприятиеләрдә кеше бик аз эшли, искереп беткән җиһазлары да фәкать вак һөнәрчелек өчен генә көйләнгән Боларнын шәҗәрәсе ерактагы утызынчы елларда ук ширкәт буларак башланып киткән дә, кала статусы алганга кадәр артельләр сыйфатында дәвам иткән Куәтләре бик тә чамалы булган бу предприятиеләр, шул исәптән, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы оешмалары да. биредәге ярым кала-ярым авыл халкын, кыскартып әйткәндә— калавылда яшәүчеләрне тулысымча эш белән тәэмин итә алмый иде әлбәттә Кал авыл халкынын өчтән икесе шәхси йорт-утарлары белән кон итә. Берәүләре йә сыер, йә кәҗә-сарык асрый, дуңгыз тотучылары да юк түгел Жнләк-жимеш һәм яшелчә бакчасыннан тукланып яшәүчеләре дә байтак Әле теге дәверләрдә, бу поселок төпләнеп кенә килгән заманнарда, тирә-юньдәге бай җирләрен халыкка жәлләмичә, юмарт өләшкәннәр Кайчан да булса шушы җирдән генә туенырга калачакларын аллан ук чамалаганнар диярсен!—Кемгәдер унбишәр сутый. ә кемгәдер егермесе үк эләккән
Мәгъдән учагы бетереләсе елны кала халкынын башында бер генә уй бөтерелде: алга табан ни булыр да. алга табан ничек яшәрбез0 Үз тормышларын шахтадан башка күз алдына да китерә алмаучылары (болары, нигездә, биш катлы йортларда яшәүче тау эшчеләре иде) әллә ни авырсынмыйча гына поселокны ташлап чыгып киттеләр Монда калучылар исә яна тормышка, яна шартларга тизрәк җайлашу ягын карадылар Икс ел үтте. Халык, ниһаять, әле кайчан шна гөрләп торган рудник хакында да, шахтерларның зур акчалар алып эшләвен дә акрынлап оныта башлады. Гомумән, шәһәрчек элеккесенә охшамаган өр-яна тормыш белән яшәргә кереште. Кинәт кенә йорт бәяләре кыйммәтләндс. хәзер инде эшсез калган каз авыл бүтәнчәрәк үсәргә тотынды шәхси йортлардан гына торган урамнар пайда булды Кирпеч йортларны бу якларга—1челлә иле хасиятенә
туры китереп, иркен, ачык верандалы-балконлы итеп төзи башладылар. Хәтта тулы бер район калкып чыкты һәм ана шундук Шанхай дип исем дә бирделәр. Уйламаганда-көтмәгәндә, ни сәбәпле—анысын үзләре белә торгандыр, бу тирәләргә бик күпләп кореялылар килеп урнашты. Биредәге йортларның күбесен шулар төзегәнгә күрәме, районга Шанхай исеме ябышты да куйды. Эшсез калган халыкны эшкә урнаштыру жәһәтеннән борчыла башлаган жирле хакимият тә тора-бара тынычланды. Жайлап кына, салмак кына, акрынлап, тормыш һәммәсен дә үз юлына кертте. Берзаманны калада эшмәкәрлек шаукымы купты: халык теплицалар, оранжереяләр, парниклар, лимонарийлар, йорт инкубаторлары ачып җибәрде. Кайбер дәүләт предприятиеләрен дә көнләштерерлек колач белән халык эшкә чумды. Умартачылар да пәйда булды. Дөрес, поселокта умарта яисә теплица тотучылар элек тә бар иде анысы. Әмма бу эшкә хәзер һөнәрмәнд дәрәҗәдә жин сызганып тотындылар. Кала халкынын бер өлеше чәчәк үстерә башлады: берәүләре лалә һәм канәфер утыртса, икенчеләре кышкы калл белән язгы бульдонежларны хуп күрде, өченчеләре гөләпләрнен искитмәле төрләрен китереп чыгарды, дүртенчеләре исә хризантема һәм япон гөлен сайлады. Араларында фәкать орлык һәм суганча үстереп сату итүчеләре дә бар иде. Табигый ки. үзеннән-үзе. һәр эшнен башында торучы абруйлы кешеләре—әйдаманнары да пәйда булды. Сату-алуга кагылышлы бөтен мәсьәлә алар катнашында гына хәл ителә башлады. Көндәшлектән алып җитештерү күләмен тәгаенләү, бәяләрне билгеләү—һәммәсе дә боларнын хөкемендә иде. Кемнәрдер чәчәк үстерү белән ел дәвамында шөгыльләнсә, берәүләр чәчәкне аерым бер бәйрәм көннәренә—сигезенче мартка, яисә яна елга атап үстерәләр иде. Ә инде парник һәм теплицаларда иртә өлгерә торган яшелчәләрнең ниндие генә юк иде! Хәер, монда да яшелчә, җиләк-жимеш һәм тәмләткечләр үстерүне бүлешеп алдылар. Февраль азакларында ин оста, ин унганнарынын помидоры пешеп җитә, ә яшел кыярдан кыш дәвамында өзелмиләр. Иртә өлгерә торган төче торма, гади һәм төсле кәбестә, баллы болгар һәм әче мексикан борычы—боларнын һәммәсен дә май аена кадәр килолап түгел, ә бәлки данәләп кенә саталар! Ә тәмләткеч үләннәр! М-м! Теленне йотарлык тәгамне алардан башка әзерләү һич кенә дә мөмкин түгел. Бу якларда бәрән-суган дип аталучы нәзберек-нечкә кыяклы яшел суган, укроп, әнис, киндза. кресс-салат (анысын әрмәннәр—кутен, ә грузиннар— цицмати ди), яшь сарымсак, тәүге кишер, кузгалак, бөтнек, хәтта жәен дә бер учмасы илле тиеннән ким тормаган тархун үләне—боларнын барысы да шәхси хужалыкларнын иркен кишәрлекләрендә тәрбия вә наз күреп, иркәләнеп үскән хезмәт җимешләре иде.
Ә үрентеләр, яшелчә үрентеләре! Унышны иртәрәк тә. мулрак та җыеп алыр өчен көнне төнгә ялгап, тәрәзә төпләрен генә түгел, ә өйнен түрен биләп үстергән үрентеләр! Боларны үстерүчеләрнең белемен, тырышлыгын күреп, хәтта авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе дә көнләшерлек, шаккатырлык иде. билләһи. Гидропоникадан хәбәрдар, ягъни суда ничек үсемлек үстерүнең әмәлен-җаен бик тә яхшы белгән халык яши иде биредә. Үренте үстерүче гаиләләр бу белемнәрен аеруча кин файдаланалар иде. Яшелчәчелек совхозлары белән килешү төзиләр дә, сезонына теге яки бу үрентене йөзәр мең данәдә әзерләп саталар. Бер үрентенең бәясе ул чагында егерме тиен йөри иде. Һәммәсе дә дөрес, килешенгән—закон бозулар юк. Берәүләр исә, чәчәк һәм иртә өлгерүче помидор сатып мая туплыйлар да. лимонарий төзеп куялар. Ул чорда Ташкенттагы бер үзешчән селекционер Урта Азиядә өлгерә торган, тәме һәм зурлыгы белән башка мәгълүм төрләрен уздырып та җибәрүче лимон сорты китереп чыгарган иде. Сортын да чыгарган, шуны тулы бер кишәрлек итеп үстереп тә күрсәткән.
Теләге-нияте булган кешегә шунарлан үсентесен лә, кинәш-табышын ла алырга мөмкин иде Ә инде бер дистә лимон агачы үстерден исә, ул инде үз-үзен һичшиксез аклаячак. Базарга чыгарып мәшәкатьләнмәсән лә була—тиз генә бозылмый торган бу продуктны кулланучылар жәмгыяте уптым сатып ала. Кала халкы өчен лимонарий хезмәт һәм акча җимеше, шул җимешне ышанычлы вә тотрыклы итеп саклау чарасы да. оттырышсыз лотерея булып та тоела иде
Мөгаен, бу кечкенә генә шәһәрчектә яшәүчеләрнең тагын нинди һөнәр вә кәсепләр белән шөгыльләнүен санап та бетерә торган түгелдер Әмма лә шунысы хак. шунысы мәгълүм: кала хакимияте халыкка эш эхтәп һәртөрле проектлар әзерләгәндә, шәһәрдә нинди дә булса берәр зре предприятие, яисә завод төзетергә югарыдан рөхсәт сорап чабышып йөргәндә халык һич кенә дә кул кушырып утырмады, үз көнен үзенчә күрә бирде Менәрчә кешене эш белән тәэмин итәрдәй завод-фабрика төзү өчен рөхсәт алулары да алай бик ансат гамәл түгел иде шул: ин әүвәле бишьеллык планына эләгү зарур, аннары исә—һәртөрле исәп-хисап, икьтисадый нигехләмә. техник проектлар, Дәүләт планы карары, кыскасы, болар артыннан чаба-чаба ел арты ел үтә дә китә.
Түрәләр әнә шулай тыз-быз чабышып йөргән арада, кемнәрдер түбән өй-базларында, яисә иске бәрәнге чокырында шампиньон гөмбәсе үстереп, шуны ипләп кенә каладагы кунакханәләрнең рестораннарына тапшырдылар Кемнәрдер исә. парник-теплииаларсы г. гидропоника- фәлән-фәсмәтәннәрсез генә кәбестәсен, кыярын, помидорын үстереп мәш килделәр. Сата алганын—сатып, калганын тохлап куйдылар да. кыш көне рәхәтләнеп саттылар. Көзен ун тиен торган кәбестә, кишер белән кушып га тозлангач, кышын инде ике сумга ук менде Кишер белән кәбестәгә җәен кая куярга белмәгән алманы да кушып тозладылар, аш чөгендере белән бөтен кәчәнне кушып, гурийча да тозладылар, карбыз белән арагашгырып та җибәрделәр, кыскасы, халыкка мәгълүм бер генә рецептны да онытып читтә калдырмадылар.
Яшелчә, жиләк-җимеш һәм тәмләткеч үләннәр белән эш йөртүчеләр җитәрлек иде анысы Вәләкин бу якларда алай ук кин таралмаган сирәк кәсеп ияләре дә юк түгел иде Болары саз кондызы, ак төлке һәм йорт куяны үрчетү белән шөгыльләнә иделәр Ә инде тиресе булдымы, аны эшкәртүче тиречеләре дә. бүрек тегүчеләре дә табылмыйча калмый Берзаманны зиннәтле-шома шәп ир-ат һәм хатын кыз бүрекләре тирә- юньдә гел модага кереп китте бит. әй! Ә менә бер гаилә хәтта токымлы эгләр үрчетүгә үк кереште. Тирә-күрше кышлакларда болар үрчеткән бүлмә болоныннан алып, каравыл-сак овчаркаларына кадәр сорый башладылар Көчекне сатып алу өчен чиратка бер ел алдан ук язылып куялар, әле анда да иң башта аванс түләү шарт Бу иткитмәле эт үрчетүчеләрнең дан- шоһрәге якын-тирә шәһәрләргә генә түгел, хәтта күрше республикаларга ук таралган иде.
Шахтерлар китүгә, үзенен элеккеге икьтисадый әһәмиятен югалткан шәһәрне, әлбәттә инде, дәүләтнен мул-юмарт тәэминатыннан шундук мәхрүм иттеләр. Вәләкин яна шартларга тиз җайлашын өлгергән халык үзен һич кенә дә кимсетелгән халәттә итеп сизмәде. Тик. шулай да. алар җәмгыятькә файда китерердәй хезмәт белән шөгыльләнмәүләрен искә төшереп, вакыт-вакыт. бигрәк тә сайлаулар алдыннан, булачак депутатларына үзләренең таләп-бурычларын, йөкләмәләрен искәртеп, шәһәргә йә завод, йә фабрика кирәк, дитәр иде Хәер, бу таләпмен гамәлгә ашмаслыгын да беләләр үзләре һәм шуна да. кул кушырып утырмыйча, хат кадәри үз эшләре белән шөгыльләнүне хуп күратәр иде
2
Калада бер урам бар һәм ул ин төп, ин шау-шулы, ин тынгысыз, жанлы урам да түгел инде үзе югыйсә, әмма дә кичләрен, ә кайчагында хәтта төн уртасына чаклы анын бер очыннан икенче очынача музыка тавышы яңгырап агыла. Ничек шулай туры килгәндер, каладагы өч ресторанның өчесе дә шушы урамда урнашкан. Музыкаль эстафетада катнашкан сыман, бер көйдән бер көйгә күчә-күчә, урам буйлап атлыйсын да атлыйсың Ин түрендә яшелләндерү хуҗалыгы урнашуын исәпләмәгәндә, бу урам шәһәр үзәгендәге башка урамнардан әллә ни аерылып та тормый иде. Шәһәр комитеты хужалыгынын су сиптерүче бердәнбер машинасы шушы урамга да, инде янә төп административ биналар алдындагы мәйданга гына көнгә ике мәртәбә хезмәт күрсәтә иде. Шушы ике урам юлына, тротуарларга гына түгел, ике кунакханә каршындагы агачларга, чәчәк һәм гөл түтәлләренә дә суга тиенү бәхете эләгә иде. Мөгаен, бу урам ин унайлы-ипле урамнарның берсе булгандыр. Әмма дә халык шау-шулар тынып тормаган, утлар балкышы тантана иткән Ленин исемендәге төп урамны хуп күрә иде. Каладагы бөтен кибетләрдә, ни өчендер «Арарат» һәм «Арагви» дип аталган берәр заллы ике кинотеатр да биредә урнашкан иде. Кичләрен монда халык күп була. Калада кинога йөрергә яраталар, элеккегечә, бөтен гаиләләре белән киләләр иде. Әби-бабайларына кадәр, сеанс вакытында аларнын тезләрендә йоклап китүчән оныкларына кадәр киләләр иде Байтагынын еллар дәвамында ияләнгән үз рәтләре, үз урыннары бар, читтән килгән кешегә яхшы-кәттә фильмга, бигрәк тә анын сонгы сеансына эләгүләре, ай-һай, һич тә жинел түгел иде. Каладагы халыкнын күпчелеге, кем әйтмешли, «эш атлары»: кемдер көне буе үз хуҗалыгында тир түгә, кемдер җирле вак предприятиеләрдә бил бөгә, «бәйрәм» төсенә кергән затларны кинотеатр төбендә фәкать сеанс башланыр алдыннан гына күрергә мөмкин иде. Хәтта үсмерләр дә юкны бушка аударып, урамда тиктомалга җил куып йөрмиләр—өйдә болай да эш хәттин ашкан.
Һәр кичен урамга чыгып сәйран кылып кайтырга ярата торган бер кеше яши иде бу калада. Ин төп, ин үзәк урамнардан саналмаса да. ул нәкъ менә шушы—маршал Будённый исемен йөрткән урам буйлап йөрергә гадәтләнгән иде. Әйе, бик сирәк вакытларда гына музыка тавышлары тынып торган бу урамны ул бик тә үз итә иде. Музыка тавышлары өчен түгел, юк-юк. һич тә юк, ул аның төз буйлы көмешсу тирәкләр, мәһабәт тут. зифа чинарлар, яшь имәннәр тезелешеп буеннан-буена озата барган аулак тротуарларыннан атларга ярата. Көн саен үз вакытында су сибеп торгангамы, барча яшеллекнең, гөл-чәчкәләрнен үпкә күрекләрен иркәләүче искитмәле хуш исе бу урамның үз мохитен, үз һавасын, микроклиматын хасил итә. Үзе өчен бу һаваның никадәрле дә шифалы һәм хәтта зарур икәнлеген ул бик тә яхшы чамалый иде. Хәер, бу урамны да бит ул нәкъ менә шуңа күрә дә эзләп тапты лабаса. Тапты да, гашыйк та булды. Бирегә ул автобус белән дә килә алыр иде. Әмма дә ул нәкъ менә шушы урамнан атлар өчен җәяүләп озын юл үгә дә инде.
Ул үзе биш катлы йортта яши. Аның ише хөкүмәт фатирында торучыларны исә биредәге җирле халык каккан казыгы да булмаган бәндәләргә, ягъни мәнге эше уңмас бичаралар исәбенә кертә.
Бу урамга ул моннан бер ел элек йөри башлады Жирле тәртип вә гореф- гадәтләрнең котырып чәчәк аткан чоры иде бу. Әйе, моннан бер ел элек анын тормышы кискен үзгәрде Ул һәркөн кичләрен һава суларга чыга, җәяү йөри. Чираттагы йөрәк өянәгеннән сон табиблар шулай киңәш итте: һава сулап, даими җәяү йөрү фарыз, хәтта зарури!
ю
Кон дә сәйранга чыгучы бу кешегә бер илле яшьләр чамасын бирергә мөмкин иде. Әллә ни төз-ыспай гәүдәсе белән дә аерылып тормый ул. үз яшеннән кимрәк күренүе белән дә мактана торган түгел. Әйе. аны һич тә үз яшеннән яшьрәк димәссен. киресенчә, бер биш-алты яшьне өстәргә дә була торгандыр әле ана. Үхтәренен ишегалдындагы бала-чага юкка гына ана «бабай» дип эндәшми торгандыр шул инде. Хәер, ул үзе мона бер дә үпкәләми. Кайчагында гына сагыш биләп ала анысы Аккан судай, искән жилдәй гомер үткәнгә түгел, юк-юк Чын мәгънәсендә бабай-бабакай була алмаганга күрә инә ул сагыш дигәннәре Хатыны белән бала хакында никадәрле генә хыяллансалар да. Ходай Тәгалә аларга бала бирмәде шул. насыйп әйләмәде
Озын гәүдәле, нык. эре соякле бу кеше хәзер сизелерлек ләрәжәлә бөкрәя төшкән, җилкәләре дә салынган Әйтерсен лә күтәреп булмаслык дөнья авырлыгы ингән аларга Вакыт-вакыт ул. бу авырлыктан котылырга теләгәндәй, буй-сынын, кин җилкәләрен калкытып, бераз чал кагылган башын турайта һәм нык. төз-төгәл адымнар белән юлын дәвам итә. Әгәр дә кем дә кем анын бу хәрәкәтләрен бик тә игътибар белән күзәтеп торса, яшь чагында бу адәмнен типсә—гимер өзәрдәй тазалыкка ия булуына төшенер иде. Гадәттә, табигать адәм баласынын гавышы белән күз карашын гына үзгәрешсез калдыра. Бу кешенен исә талчыккан күзләрен сүрәнлек биләп алган Югыйсә Себер якларында туып-үскән кеше ул. Ә Себер халкы таза- саулыгы, нык холкы белән дан тота Тугыз буын бабасынын исемен-атын белә ул. Гасырлар дәвамында Себер белән идарә иткән татар ханнарына барып тоташа анын нәсел жебе. шәҗәрәсе
Халык аз йөргән аулак Будённый урамы буйлап ашыкмыйча гына атлаучы бу кеше кайсы ягы беләндер. барыбер игътибарны үзенә жәлеп иттерә иде Кайсы ягы белән’ Кием-салымы белән дияр иден—анын беркайчан да модага ияргәне булмады. Мөгаен, бу кала халкы белән ул үзе генә белгән билгеле бер ара—дистанция саклавы, башкалар белән үзе арасында күренмәс, әмма тоеп була торган бер дивар коруы нәтиҗәсендә әнә шулай үзенә жәлеп иттерә торгандыр да. Бу дивар артына ышыкланунын кадерен-тәмен, кем-кем. ә менә ул бик тә шәп чамалый иде
Әлбәттә, кала халкы аны таный Ул үзе дә. һава сулап йөргәндә булсын, эшкә барганда булсын, таныш-бслешкә йә чак кына башын иеп. йә эшләпәсен күз эрер-күтәрмәс кенә авыштырып, сәлам бирә
Бу кеше янә дә бер ягы белән үзенә игътибарны жазеп иттерә иде Ашыкмый иде ул. Кайчан карама, салмак-сабыр гына, вәкарь белән генә атлавын белә. Ә инде эшмәкәрлек ыгы-зыгысына муеннан кереп чумган, чыраена бетмәс-төкәнмәс мәшәкать төсмере чыгарып, тегендә-монда чабышкан кала халкы өчен монысы да сәер хаз иде
Төшке аштан сон эшенә кайтышлый ул еш кына юл уңаеннан китап кибетенә сугыла. Кала халкы китап уку кебек «эш каллыргыч* шөгыль белән мавыкмый, шуңа күрә лә китап кибете һәрдаим бай күренә
Сатучы кызлар анын кибеткә керүен тәрәзәдән үк күреп алалар һәм гиз генә киштәдәге тузанны сөртеп, яна китапларны күзгә ташланырлык урынга матур итеп тезеп тә өлгерәләр. Вәләкин ул китапны бик сирәк сатып ала. әле анда да кызлар тезеп куйган киштәдән түгел Үзенә кирәкне ул әллә каян эзләп таба. Мондый чакларда аны яна китап белән сөендерергә теләгән кибетче кызлар гаҗәпләнүдән тел генә шартлатып куялар
Берзаманны анын хакында: «Безнен шәһәрнен яна килгән хакимият башлыгы икән ул* дигән сүзләрдә йөри башлаган иде Гади киемгә киенеп үз биләмәләрен карарга чыккан гадел падишаһ хакындагы риваятьләр халыкмын күнсленә тирән кереп урнашкан шул. Шәһәрнен яна хуҗасы да
имеш, әлеге падишаһ сыман, һәммәсен дә тикшереп-барлап, һава суларга чыккан сыман гына җәяү йөри икән. Юл унаеннан гына кибеткә кереп казылык ала, аннары шул казылыкны янәдән үлчәтеп карый имеш Берәр автобуска утырып, сонгы тукталышка кадәр баруы да ихтимал икән. Монысы да юкка түгел Чөнки хуҗа иртәгәсен иртүк автотрест директорын кабинетына чакыртып, бик шәпләп «мунча кертәчәк».
Ул, әлбәттә, үзенә төбәлгән кызыксынучан карашларны еш тоя, әмма дә үзен шәһәр хуҗасы дип кабул итүләрен һич кенә дә башына китерми иде. Бу хакта ул хезмәттәшләреннән ишетеп кенә белде. Белде дә, рәхәтләнеп бер көлде, һәм моны язмышынын мәрхәмәтле киләчәгенә юрады. Әлбәттә, бик тә кызыксынучылар аның биредәге җирле консерв заводында юк кына бер вазифаны башкаруыннан да хәбәрдар иделәр. Әмма, ни гажәп, алар аның бу вазифасыннан көлеп карамадылар, әле киресенчә: «гел жәяү йөрүче бу адәм элек бик тә зур кеше булган икән»—дип сөйләделәр. Аз сүзле, үз эченә бикләнгән бу адәмнен ниндидер бер сөйкемле сөяге бар иде бугай. Ашханәдә вә чәйханәдә утырганда булсын, базарда йә ләвәш, яшелчә-мазар, йә җиләк-җимеш алганда булсын—ул шуны анык итеп тоя—аны үз итәләр иде. Берәрсе: «Нинди кеше бу, кем?»—дип сораса, икенче берәүләр карашы белән күккә ымлап күрсәтә, янәсе: зур кеше. Шәрык дөньясында исә бу ике сүз бик тә зур мәгънәгә ия.
Төшке ашка ул, гадәттә, автостанния каршындагы чәйханәгә йөри. Үзе белән бер яшьләр чамасындагы чәйханә хуҗасын ул гел баш кагып сәламли, ара-тирә хәл-әхвәл сораша, һава торышы хакында бер-ике сүз кыстырып ала. Төшке ашны да ул бик тыйнак итеп китертә: ярты лагман да бер таяк кәбап, яисә ике таяк бавыр кәбабы белән бер кайнар сумса булыр. Кайчагында исә ике-өч мантый вә бер ләвәш белән дә канәгатыәнә ул. Чәйханәче малайлар ана чәен дә, тәгамен дә һич көттермичә, шундук кап-кайнар килеш китереп бирәләр. Кәбаблары шәпләп кыздырылган, ләвәшләре алтынсу, шурпалары авызны өтәрдәй кайнар булыр. Ана хәтта түләгәннән сон артып калган акчасын да. гәрчә биредә түләүне түгәрәкләү язылмаган кануннардан исәпләнсә дә, тиененә кадәр китереп бирәләр. Аннары ул, ашап-эчеп, урыныннан тора, төче телләнмичә генә чәйханәчегә рәхмәт әйтеп, чыгып китә. Бүтәннәр белән үзе арасында вәкарь аралык саклавын һәммәсе дә аңлый. Төче телгә күнегеп-туеп беткән чәйханәчеләр бу аз сүзле ялгыз кеше урнаштырган аралыкны хөрмәт итатәр. Әле хәтта кайчагында акчалы, бай клиентны чиратта бастырып, ин әүвәл ана хезмәт күрсәтәләр. Азар аны бу калага очраклы рәвештә генә, вакытлыча гына килеп чыккан кешегә исәплиләр. Озакламый аны өстәгеләрнең үзләре янына югарыга, бик югарыга менә-менә чакыртып алачакларына да ишарәлиләр иде.
3
Вакыт уза торды Атналар, айлар үтте, әмма аны беркем дә беркая чакыртып алмады. Ул исә үзенең көндәлек җәяүле сәфәрләрен дәвам итте. Вакыт-вакыт ана берничә көнгә командировкага барып кайтырга туры килә иде Консерв заводы эшләре буенча ул йә өлкә үзәгенә, йә республика башкаласына ук юл тота. Аннан кайткач исә янадан гадәттәге җәяүле сәфәренә керешә. Ул янә сабыр-салмак адымнар белән Будённый урамыннан атлый, бер-бер артлы «Лидо», «Консуэло» һәм «Шәһрезадә» рестораннарын узып китә һәм шунысына аеруча игътибар итә менә кайда ул ичмасам гамьсез тормыш дигәннәре чишмә булып тибә' Югыйсә моннан берничә чакрымда гына кара тиргә батып мамык чәчәләр, чүп утап мәш киләләр, кышлакларда ачлы-туклы җан асрыйлар, мен вә мен 12
мәктәп укучысы, студенты-фәләне өйләреннән еракка аерылып китеп авыл хуҗалыгы эшләрендә тир түгә, каядыр жирне су баса, таулар тетри, ачлык, корылык, гарасат, янгыннар, яулар, кырылыш чыга Ә биредә Ә биредә исә һәрдаим ваемсыз бәйрәм мохите. туклык тантана итә Әле кемгәдер Ауропа География жәмгыятенен шәрәфле әгъзасы булуга караганда. «Лидо* ресторанына даими йөрү дәрәҗәлерәк тә санала торгандыр
Вакыт Галижәнапләренен искитмәле тиз агышын, мөгаен, һәркем чамалый булыр Әмма дә тормыш арбасыннан төшеп калуыңны сизмәвен дә ихтимал Шулай да. акрынлап кына, вак-төякләре белән үтен сиздерә башлый икән ул Бермәлне яраткан урамы буйлап атлаганда моны ул да сизде Рестораннан агылган музыка тавышына, җырга игътибар итте ул. Бу музыка-жырларны өч көн рәттән тынлап йөрде дә, үзе яшь чагында кичергән моңнарны ишетмәгәч, шундый нәтиҗә ясады: «Үзгәргән дөнья, үзгәргән * Анын хәтта кәефе кырылды «Айдан төшкән кеше ахрысы мин-.—дип гомер булмаганны, үз-үзенә әнә шундый бәя дә биреп ташлады
Хәер, ул яшь чагында да музыка белән, гәрчә студент кичатәренә һәрдаим Йорсә дә. алай әллә ни мавыкмады Бүгенге яшьләр, әнә. кырыкмаса- кырык төрле кой тынлый алалар. Анын дәверендә көйләр азрак иде кебек Яшьлек чорынын ул тансык көй-аһәннәре әле хәзер дә хәтерендә анын. хәтерендә Әмма алар бүген яңгырамый шул инде Менә шуна күрә дә тормыш арбасыннан төшеп калганлык халәтен уяталар да инде алар Әнә шулай үз уйларына чумып һава сулап йөргәндә, ул. бер кой ишетеп, сискәнеп китте. «Шәһрсзадә* ресторанының ачык тәрәзәләреннән агыла иде бу көй. Үзе таныш та кебек Әллә ялгышамы ’ Өзек-төтек ритмлы, колакка «дан» да «дон» бәрүче замана көе ич бу! Әмма дә ләкин бу көйдә үзәкләрне өзеп-өзеп ала торган ниндидер бер таныш чалым да бар Валлаһи, бар!
Ул. әлеге таныш аһәние эзәрлекләп, шактый гына вакыт ресторанның ачык тәрәзәсе гәбендә басып торды Ниһаять, оркестр тынып калды Ул юлын дәвам итте, һәм бара-бара. үзе дә сизмәстән алымнарын ешайтты туктале. тукта, теге көй янә ишетелә түгелме сон?! Әйе. нәкъ үзе! Бу юлы көй «Лидо* рестораныннан агыла иде Ул. ирекссздән. елмаеп җибәрде: сон. әлбәттә, замана шлягеры ич бу. анын бер рестораннан икенчесенә күчүе һич кенә дә гаҗәп түгел мода шаукымы Тик менә шунысы гаҗәп атлаган саен, ерагайган саен әлеге көй ачыграк ишетелә сыман иде. «Һа-ай. шайтан ал тырысы, картаям ахрысы, дип йөргәндә генә колак шәрифләре сизгерләнеп, ачылып китте бугай*.—дип уйлады ул. Сон. дөрестән дә. менә хәзер Менә хәзер саксофон авазы ишетеләчәк, аннары исә кой барабан вә чан-тәлинкәләргә бәргәләү белән, үрсәләнә-үрсәләнә, югарыга сикерәчәк.
һәм, ниһаять, ул исенә төшерде
Сон. әлбәттә инде, әлбәттә. Элвис Пресли ич бу. «Тәүлек буе рок*! Еракта, бик еракта калган мизгелләр—студент чаклар
Әлеге кой ишетелгән «Лидо* ресторанына килеп керүен ул сизмәде дә Колаклары боердылар, аяклары китерделәр
Кичке ресторан тормышы әле кыза гына башлаган, шәраб вә музыка да үз «эш-вазифа*ларына әле генә ныгытып керешкәннәр иде Чамадан тыш янгыравык. хәтта шашып көлү тавышлары, кызулана-кайнарлана гына баручы гәп сөрешләре, тирә-юньне биләгән шатлык вә куаныч тулы чырайлар—кыскасы, боларнын һәммәсе дә үзенә күрә бәйрәмне хәтерләтәләр иде Гәрчә зур тәрәзәләр киерелеп ачып куелса да. биек түшәмдә зыр-р килеп әйләнгән алагаем җилләткечләр биредәге тәмәке-челем төтенен куып чыгара алмыйлар, кем әйтмешли, төтенгә балга элеп куярлык иде
Готен аша ул залны күзәтте Зал—шыгрым, буш урыннар күренми Инде
борылып чыгып китәм дигәндә генә анын янына метрдотель килде һәм итагатьле вә әдәпле генә исәнләшеп, кунакны зал түренә чакырды.
Кин-иркен залның ин турендә, мәрмәр колонна янәшәсендә затлы савыт- саба тезелгән, «Буш түгел» дип язу куелган ике кешелек кенә жыйнак өстәл тора. Зал хужасы ана әнә шул өстәлне тәкъдим итте. Гәрчә мәрмәр багана күләгәсендәрәк урнашса да, бу өстәл артыннан бөтен залны күзәтергә була һәм аеруча эстрада мәйданчыгы уч төбендәгедәй күренә иде. Мизгел эчендә официант та килеп җитте һәм кунакның меню каравын сабыр гына көтеп тора башлады.
Жирле халыкның эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе анын өчен сер түгел иде. Шуна күрә дә, менюда шампиньон, бүдәнә ите ише затлы нигъмәтләрнең дә булуы аны һич тә гажәпкә салмады. Дөрес, анын әле бу ризыкларны монарчы үз гомерендә бер тапкыр да татып караганы юк иде һәм инде менә хәзер, җае чыккач, тегесенә дә, монысына да заказ бирде, янә өстәп, бер чәйнек яшел чәй дә сорады.
Официантны озаткач, ул залны күзәтергә кереште Анын игътибарын чәчәкләр куелган бай. зиннәтле банкет өстәле артында утыручы дүрт ир-ат шундук җәлеп итте. Шәп вә затлы киенгән бу адәмнәргә утыз биш-кырык яшьләр чамасы. Куллары белән кискен хәрәкәтләр ясый-ясый, болар ни-нәрсә хакындадыр бик тә кызып бәхәсләшәләр иде. Өстәлләрендәге төрледән-төрле бай кабымлыкларга, эчемлекләргә караганда, болар әле янә кемнедер көтәләр иде булса кирәк. Гәрчә залнын һәр тарафында шампан шәрабе, кем әйтмешли, елга булып акса да, элеккеге прокурорның игътибарын ни өчендер нәкъ менә шушы төркем җәлеп итте. Ни өчен?!
Банкет өстәле артындагылар да анын кызыксынучан карашын сизеп алдылар. Югыйсә, күрше өстәлдәгеләрне ачыктан-ачык күз белән эзәрлекләп утыра торган беркатлы бәндә дә түгел бит инде үзе Хәзер исә менә карашны читкә боруы да, ничектер, унайсыз.
Ул да булмады, тегеләрнең дүртесе тин кинәт кенә урыннарыннан торып, ана—элеккеге прокурорга—сизелерлек дәрәҗәдә баш иеп. сәлам бирделәр. Ул да башын кагып куйды, әмма урыныннан кузгалмады. Кемнәр икән сон болар, каян килгән ихтирамлылык билгесе икән сон бу? Баткем. ялгышканнардыр? Тик дүрт кеше берьюлы ялгыша апамы сон? Юк, юк Еллар дәвамында туплаган тәҗрибәң ни дип әйтә?—Хәтер сандыгыңны актар, ул тарафка карамыйча гына, фотосалонда төшерелгән сурәтләрне барлагандай, хәтерендәге сурәтләрдән бу төркемне булдыр! Кемнәр икән сон шәп киенгән, тук чырайлы, һәр ым-хәрәкәтләреннән үз-үзләренә какшамас ышаныч бөркелеп торган бу бәндәләр? Кемнәр?! Үсеш, дан-дәрәжә баскычларыннан нык адымнар белән күтәрелүче хуҗачык җитәкчеләреме, югары урындагы түрәләрме? Һәрхәлдә, ни генә димә, хакимият даирәсенә хас килеш-килбәт вә чалымнарны кем-кем, ә менә элеккеге прокурор бу бәндәләрдә тиз абайлап алды.
Мөгаен, алар белән элек—узган тормышында—республика башкаласында үткәрелгән пленум һәм киңәшмәләрдә дә очрашканы булгандыр анын. Тик менә кайсы өлкә-төбәктән. кайсы каладан болар? Типтереп яшәүче «тормыш хуҗалары», замана байлары ошбу каланы юкка гына «Лас-Вегас» дип атамый торганнардыр инде. Чөнки дә бу кала ике өлкә чигендә урнашкан, шәп юллар, шәп машиналар булганда, өлкә үзәкләреннән «Лас- Вегас»ка килеп җитү хәзер берни дә тормый. Димәк, шулай булгач, җирле рестораннарның көн саен шыгрым тулы булуы һич кенә дә гаҗәп хәл түгел. Бирегә хәлле кешеләр килә, аларга үз өлкәләрендә күзгә күренеп, типтереп, акча туздырып йөрү килешми дә, ярамый да. Ә «Лас-Вегас»—нейтраль, уртак нокта.
Бу фараз-гөманнары элеккеге прокурорны бер лә шатландырмады Затлы банкет өстәле артында утыручы бу дүрт кеше кемне көтә'* Бәлки заманында анын үзе белән дә аралашкан, хәтта дустанә мөнәсәбәттә торган бәгъзе затныдыр? Әгәр дә шулай икән, әлеге очрашудан, гәп-әнгәмәдән котылып булмаячак. Тик анын элеккеге тормышында аралашкан беркемне дә очратасы килми иде бүген. Ул. озын-озак сузмады, тиз генә капкалап азды да. биредән чыгып китү ягын карады Башка вакытта булса, ул үзен янә бер чәйнек яшел чәй эчү ләззәтеннән һич тә мәхрүм итмәс иде Әмма чын кытай чәе анын тегендәге, үткән тормышында казды шул инде
Өенә кайткач та ул. гадәттәгечә, йөрәк даруын капты, бер уңайдан йокы даруын да эчмәкче иде дә. әмма кире уйлады—эчсә, эчмәсә дә. бу төндә ана барыбер йокы кермәячәк, һәм ул ялгышмады Әгәр дә арыганлык, төшенкелек һәм өянәкле йөрәге үзен сиздсрмәсә. мөгаен, ҮЛ. киенеп, янә урамга чыгар һәм төнге каза буйлап сәйран кылыр иде Йокысы ныктан интеккән чакларында ул гел шулай итә иде Анын иокысыхзыгы тәүге инфаркт белән бергә башланды Хәер, кайсысы беренчерәк—инде хәзер әйтеп тә булмый торгандыр. Йокысыхзыгына ул әллә ни әһәмият тә бирми, әле. киресенчә, аны ул үз-үзенә анализ ясый азучы, уйлый белүчеләрнен өлешенә тигән көмеше кебегрәк кабул итә иде Анын тормышында хәзер нәкъ менә шундый—уй-гамь дәвере, нәтижәдәр чыгара торган чор башланды да инде. Шулай туры килде. Кайбер йокысыз төннәрдә ул әллә нинди тирән уйларга чума ки. яшь чагында ук йокысыхзыкка дучар булмаганына хәтта үкенеп тә куя
Бүген исә анын уйлары әлеге дә баягы «Лидо*га. анда янгыраган теге койгә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Яшьлек елларында ук галәти хәят арбасы тәгәрмәчләрен бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрергә мәҗбүр иткән көй ләбаса ул!
Ул чагында, моннан утыз еллар чамасы элгәре, безнең бию мәйданчыкларында бик тә маһирлар ярым тыелган рок-н-роллга һәм буги- вугига биергә керештеләр Элвис Преслидан тыш. джаз җырчысы Джонни Холидейга да үлеп гашыйк, вә мөкиббән иде алар Студентлык елларыиын музыкаль мавыгуларыннан нәкъ менә шушы «Тәүлек буе рок« истә калган Истә калырлык сәбәбе дә бар иде шул. бар Менә хәзер, бүген, инде ничәмә- ничә еллар үткәч тә—бәгыренне телә торган сәбәп у.з. гәрчә бүген аннан башка да күнел тулы мөлдерәмә сагыш, сагыш
Анын инде күптәннән яшьлек хатирәләренә бирелгәне юк иде Мөгаен, монын өчен яшьлекнен куанычлы вә кызыклы мизгелләрен күзаллау фарыздыр Әмма, ни гажәп. Әмирхан студент елларындагы ни якты- бәхстле көннәре белән дә. яшьлегенен асыл мәгънәсен сыйдырган азы мәхәббәт-гыйшкы белән дә күңелен юата алмый Әйтсрсен лә. тормыш галижәнапләре монын өчен ана вакытнын үзгә бер өзешен вәгъдә итеп «син. бахыр, сабыр бул. килер ул көн һәм синсн дә мавыгулардан, уңышлардан вә чын сөю-сәгадәггән торган чорын башланыр'*-дигәндер Хәер, вәгъдә—иман, дигәндәй, аларын да Әмирханга күрергә вә кичерергә насыйп әйләде Баштарак ул болай дип уйлады кемнәрдер бик иртә ачыла да. аларнын яшьлек кичерешләре гомер буена күнелдә авыр гаш бузып кала Кемнәргәдер исә бу кичерешләр соңлабрак, көттеребрәк кенә килә дә. озын-озак ләззәти халәткә сала.
Ерак-сракта калган яшьлеген искә төшергәндә, ул үз-үзенә янә бер ачыш ачты үгкән көннәр ерагайган саен, аларны ачыграк һәм хәтта үгази күрәсен. үзен теләгән ишекләрне ачарга ниятләп бәргәләнгән, тилмергән
вә үрсәләнгән чакларыңны искә төшереп сагышланасын. Бүгенгеннен биек каланчасыннан кычкырасың килә: типмә бикле ишеккә, әнә бит, әнә—янәшәдә генә үзгәсе синең ачып кергәнеңне көтеп тора!—Вәләкин синең үз ялгышларың, үз ачышларын—алар синеке генә һәм шунысы белән бәһа биргесез кыйммәт тә. Әгәр дә Вакыт Галижәнапләре тора-бара синен хаклы икәнлегеңне дә расласа—бик шөкер, соң булса да, канәгатьләнү хисе кичерерсең. Ә инде, киресенчә, гаеп синдә, хаксыз икәнсең—анысы да кайчан да булса бер аяусыз рәвештә ачыкланыр. Әнә шул гаебен өчен үзең түләсәң—әле мен шөкер. Әгәр дә ки синен гаебен өчен башкалар түләсә? Гаделлек хакына яшәп, гаделлек өчен көрәшүенә инанган килеш, кылган гаебен өчен башкаларның түләвенә ни дип жавап бирерсең!
4
Ул укыган дәвердә студентларның төзелеш отрядлары юк иде әле. Ул елларда Казакъстанның чирәм җирләрен эшкәртергә Советлар Союзынын төрле төбәкләреннән студентлар агыла иде. Һәр жәй саен студентлар казакъ далаларында юллар, колхоз һәм совхозларда торак йорт, хастаханә, мәктәпләр, ындыр табаклары төзиләр, су алырга артезиан коелары бораулыйлар, кирпеч заводында кирпеч сугалар.
Беренче курстан сон Әмирхан Акмулла өлкәсенен төньягына эшкә эләкте. Кышның зәмһәрир салкыннары белән, көзге зәһәр жилләре белән, җәен исә чыдап булмаслык челлә вә корылыгы белән дан тота торган як иде бу. Жәй буена сынар тамчы янгыр да төтмәгәнлектән, мәрхәмәтсез кояш нурларыннан янган-көйгән җир, әйтерсен лә, тәмам үле хәлдә иде. Иксез-чиксез киңлекләргә җәелеп киткән даладан көн дәвамында юл тотсан да, кеше яшәгән торакны таба торган түгел. Нәкъ менә шул чагында алар илебезнең биниһаялеген чын мәгънәсендә тойдылар.
Шулай көннәрдән беркөнне Әмирхан шофер белән өр-яна «газик*та район үзәгенә азык-төлек алырга бардылар. Базада шактый ук тоткарланырга туры килде. Төн җитәрәк кенә, инде тәмам караңгылык капкач кына юлга кузгалдылар.
Июль-август айларында казакъ далаларында аерата еш була торган күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгы төн иде бу. Юл такыр булган күк, даласы да такыр, димәк, кай тарафка юнәлсәң дә—юл Алар адаштылар. Озын-озак кына урап-әйләнеп йөри торгач, туктап, таң атканын көтәргә булдылар. Әмма кинәт машина фаралары яктысы ерактагы корылмаларны яктыртты. Жанына җылы йөгергән шофер, шатланып, газга басты.
Куркыныч урын иде бу Бер-берсенә сыланып диярлек казылган озын- озын берничә рәт землянка, әйтерсең лә, чиксезлеккә сузылган Хәрби кинофильмнардан гына күреп белгән күренеш. Инде ишелә башлаган җир асты юллары җәнлек өнен хәтерләтә; анда-санда эленеп торган кыек ишекләргә йә яндырып, йә буяу белән тәртип саннары сугылган. Әйе, кайчандыр биредә чыннан да «тәртип» хакимлек итүе хакында саннар гына түгел, ә тыгыз землянка рәтләре аралап торучы киң «урам»нар да сөйли. Үзәктә—киң мәйдан, плац. Кайчандыр аны шул дәрәҗәгә җиткереп таптаганнар, такырайтканнар ки, инде ничәмә-ничә еллардан сон да биредә сыңар үлән бөртеге дә тишелеп чыга алмаган. Мәйдан читендә исә тактадан корыштырган иске барак үзенең имәндергеч буш тәрәзә—күзләре белән ыржаеп утыра. Заманында ашык-пошык кына ябылган түбәсе, сырты сынган җанвардай, ярым ишелеп төшкән. Фара яктысында ары таба сузылып киткән чәнечкеле тимерчыбык коймаларны да шәйләргә була иде. Кинәт, ут яктысыннан һәм мотор тавышыннан өркеп, якындагы землянкадан бер көтү шакал өерелеп чыкты да, җан өшеткеч итеп улый-улый, караңгылыкка
кереп тә югалды. Гомерендә тәүге мәртәбә шушындый күренешкә тал булган Әмирхан юлдашына гажиз карашын төбәде һәм ачынып
—Кая эләктек без?—диде.
— Кайчандыр бу җирләрдә халык дошманнары өчен төрмә булган, дип сөйлиләр Теге, утыз җиденче елны кулга алынганнарны бирелә тотканнар.—Шулай диде дә шофер, караңгылыкка ымлады.—Якынла гына карьер белән кирпеч заводы булырга тиеш. Кызуга чыдамлы махсус кирпеч ясаганнар Карьерда—зираты да. Вә-әк зур зират, дип сөйлиләр —Шофер, ирексездән көрсенеп куйды Гәрчә чирәм җирләрдә инде икенче елын эшләсә дә, күрәмсен. анын да биредәге күренешкә тәүге тапкыр тап булуы иде ахрысы.
Дом караңгы тынчу төннең төбеннән, әллә инде күмелеп бетмәгән каберләрдәнме—һәрхәлдә, азарга шулай тоелды—черек исе. мәет исе, үлем исе килә иде.
Коточкыч, имәндергсч халәттән котылырга теләгәндәй, «газик» атга ыргылды, машина да, анын эчендәге ике яшь адәм батасы да, калтырана- калтырана. ошбу үлем базыннан хәл кадәри тизрәк ерагаю ягын карадылар Һәм. ни гажәп, бер-ике сәгатьтән сон атар таныш юлга килеп чыктылар
Соңыннан бу тонге хәлләр турында ни шофер, ни Әмирхан—берсе дә сүз кузгатмады. Югыйсә, элеккечә үк, атнага ике мәртәбә атар шул ук базага азык-төлек атырга барып йөрделәр Әмма дә. энгер-менгер эленә башлауга, юлга чыгарга жөрьәт итмәделәр, район үзәгендә кунып кату ягын карадылар.
Әйе, Әмирхан бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәде Тик шәп-шәрә дала түрендәге бу күренеш—кешеләр өчен казылган жир асты өннәре—анын күз алдыннан китмәде. Кайчагында ана боларны ул төшендә генә күргән сыман да тоела. Тик. ни кызганыч, аек аны-акылы алай түгеллеген тәкрарлый иде.
Соңыннан ул шунысына бик аптырады үзен бар иткән ата-анасынын язмышы белән әлеге сәяси тоткыннар зинданы арасында нинди уртаклык ята? Ни өчен сон әле бу вакыйга ана шулай көчле тәэсир игте’1 Иксез-чиксез кыргый дала, җир асты өннәре, каберләр, һәм—анын ата-анасы Монда нинди уртаклык, бәйләнеш булуы мөмкин? Ә шулай да Бу хакта күбрәк уйланган саен, анын фикере ныгый барды балчык карьерындагы каберлектә анын әнисе, йәбулмаса, әтисе күмелүе дә ихтимал ич! Икссенсн берсе Чөнки ир-ат һәм хатын-кыз мәхбүсләрне аерым төрмәләрдә саклаганнар. Инде менә, ниһаять. Әмирханны тәкъдир ата-анасынын югалган эзләре буйлап бирегә китергәндер Әлеге уйларын ул беркемгә дә. хәтта бергә эшли торган студент дусларына да әйтмәде. «Атам да. анам да—халык дошманы».—дип. бала чагыннан ук куркып үскәнгә, әлеге курку еллар үткәч тә кимемәде Хәтта аларнын исемнәре акланып, аларга халык дошманы тамгасы сугунын биниһая зур фаҗигале ялгыш икәнлеге ачыклангач та кимемәде бу курку Чонки ул анын канына ук сенгән Бу бетмәс-төкәнмәслек курку, бүтәннәр алдында кимсенү хисе егетнен бәгырен, вөҗүден кимерә, аягында нык басып, үз-үзе булып калырга комачаулый иде
Мөгаен, чордашларының күбесе, һай. бик күбесе өчен ошбу курку хисе гомерлек юлдашка әверелгәндер Сон. үзе дә еш кына—балалар йортында чагында, флотта хезмәт иткәндә, университетта укыганда, мәсәлән, аның үзенә сабакташы Гәрәйнен хаксыз хөкемдары булырга ту ры килгән комсомол җыелышында—кыскасы, гомеренең иң кискен вә текә мизгелләрендә ул һәрдаим йөзенә бәрегг сорау бирүләрен көтә иде «Кем синең ата-анан? Халык дошманнарымы? Акландылармы ’ Бәлкем, аларны да. һәммәсе белән бер очтан, уптым-илаһи. тикшереп тормыйча гына, ялгыш аклаганнардыр?»
Әгәр дә ки бу сорау мангаена бәреп әйтелсә, ни диеп жавап биргән булыр иде икән? Ул заманда бу турыда—кем гаепле дә, кем гаепсез—алай сүз куертулар юк иде. Төрмәләрдән, сөргеннәрдән кайтучылар үзләре дә бер сәбәпсезгә, теләсә кемгә бу хакта сөйләп йөрмәделәр Менә ул да. Әмирхан Азларханов та, теге төндә шоферга бер сүз дә әйтмәде. «Биредә, мөгаен, минем ата-анам да һәлак булгандыр, шушында күмелгәндер *—дияргә теле әйләнмәде. Әмма дә ул төн анын өчен эзсез генә юкка чыкмады, киресенчә, янәдән ул тирәләрне барып күрү теләге көчәйде генә. Зонадагы «урам»нар буйлап атларга, плац-мәйданчыкта басып торырга, землянка-өннәр эчен күрергә, төртсәң аварга җиткән баракка керергә теләде ул. Үзен бар иткән затларның соңгы эзләре шунда, фәкать шунда гына сакланадыр шикелле тоела иде ана.
Һәм менә, көннәрдән беркөнне, район үзәгеннән кайтышлый, базардан бер кочак гап-гади кашкарый чәчәкләре сатып алды. Шоферга исә: «Кичен күрше совхозга кызлар янына барам»,—дип аңлатты һәм төнгә машинасын биреп торуын сорады, чөнки, ни генә димә, иксез-чиксез чирәм җирләрдән җәяү генә тәпиләве бер дә җиңел вә күңелле эш түгел.
Кайткач та. кызлар янына барырдай көяз-фырт киемнәрен киеп, кашкарыйларын кыстырып, машинага утырды да, далага чыгып та китте. Шофердан үзенә кирәкле юлны сиздермичә—читләтеп кенә булса да сорарга җөрьәт итмәде ул.
Теге урынны Әмирхан далада эңгер эленгәнче үк эзләп тапты. Ишелеп бетә язган кирпеч заводы белән анын янәшәсендәге биниһая зур карьерны да күреп алды. Карьерның бер өлеше каберлекләрдән тора иде. Көзге яңгырларда инде шактый ук утырган, җиргә сенгән рәт-рәт бихисап калкулыкларның ичмасам ник берсендә исем-фамилия. сан, тамга булсын! Егет аларга берәр кашкарый салып чыгарга кереште. Кочак тулы чәчәген ул бик тиз таратты һай, моңда бер түгел, ун да түгел, мең кочак кашкарый кирәк ләбаса!
Аннары, ашыкмыйча гына, алты «урам»нын барысын да йөреп чыкты, ин зур һәм ин карангы землянка—өнгә дә керде, азактан такыр плацта басып торды. Китәр алдыннан, ядкарь итеп ни дә булса алырга уйлады. Берәр җиз төймә, тәлинкә, кашык, шәм төпчеге—ни бар? Вәләкин, боларнын берсенә дә юлыкмагач, баганалары авышкан чәнечкеле тимер-чыбык коймадан күгәреп беткән бер кисәк тимерчыбык сындырып алды. Гомере буе саклар өчен!
Ул кузгалганда тәмам караңгыланган иде инде. Машинасын кабызып, ике чакрым да китмәде, кире борылды, барак янынарак барып туктады. Имәндергеч, котсыз баракнын төрле почмакларына бензин сибеп чыкты да. шырпы сызды. Ут, ялкын, учак күкне-һаваны явыз көчләрдән арындыра! Мәҗүсилектән ислам диненә дә күчкән бер ышану бу. Шуна күрә дә. зират вә мазарлыкларда кайчагында учак яндыралар. Биредәге котсыз, җанны парә-парә телүче күренешне хәл кадәри юк итү теләге дә көчле иде егеттә.
Ул, юлга чыгып, ерагая барган саен, иксез-чиксез даладагы учак зурайганнан-зурая гына сыман иде.
Университеттагы тормышының беренче елында ике ай арасында булган ике төп вакыйга иде бу: башта—комсомол комитеты җыелышы, аннары— Акмулла даласындагы янгын. Тегесе дә, монысы да Әмирханның күңелен телеп, йөрәген яндырып үгге.
Төнге дала уртасында дөрләп янган баракны күзәткәндә, ул әле үзенен кимсенүләр комплексыннан бөтенләйгә арынуын чын мәгънәсендә тоеп.
анышып та бетермәгән иде. Анысын ул сонрак төшенер. Моннан ары анкеталар һәм «ата-анан» графасы алдында коелып төшмичә, ачык күнелле. аралашучан вә ихлас кешегә әверелүен дә аңлар.
Нәкъ менә биредә, казакъ далаларында иптәшләре белән «Жана жол*— «Яна юл* совхозына сарык абзарлары салганда, ана чын мәгънәсендә гамь керде. Ул үзе, ата-анасынын язмышы, «дөнья—куласа*лагы урыны хакында фикер йөртте. Беренче вакыйганы—фамилиядәше, сабакташы Гәрәйне хөкем итүләрен дә ул онытмады. Әйе. нәкъ менә—хөкем' Гәрчә, комсомол комитеты утырышы» дип аталса да, хөкем итү иде ләбаса ул. Кем белә, бәлки анын ата-анасына да, әнә шулай, үз-үпәрен яклау, яисә башкалар тарафыннан яклану хокукыннан мәхрүм итеп, тикшерүсез- нисез генә хөкем карары чыгарганнардыр? Шулайдыр. Ә хөкемдарлары кемнәр булды икән? Кануннарны изге санаучы, гыйлемле, гомер буе туплаган тормыш зирәклеген вә гыйбрәтләрен чал чәчләре белән аклаучы кешеләрме? Әллә инде кичәге тире җыючы вәкилләр хөкем итте микән0 Бик мөмкин.
Ә менә курсташларын—музыкаль мода тарафдары Гәрәйне алар үзләре—комсомол комитеты әгъзалары белән ничек хөкем иттеләр соң? Менә син үзен, Әмирхан, өйгә дә. рәсшкә дә бердәнбер ыштанын булган килеш, моданын ни-нәрсә икәнен дә чамаламаган башын белән ни өчен музыканы хөкем итәргә алындын0 Сон, «буржуаз*, «зарарлы*, «бозык*, «әхлаксыз*, «таркатучы*—боларны чын музыкаль гыйбарәләр дип атап буламы сон?! Ә бит комсомол жыслышынын төп доклады шушы сүзләрдән генә тора иде Нинди музыка кешене чын мәгънәсендә кеше итә, ана шифалы йогынты ясый, шәхес итеп үстерә—боларын белә идеңме?!—Юк
Әмма никадәрле генә чит илнсн заманча, модалы ритмнарын һәртөрле җыелышларда пыр туздырып сүкмәсеннәр, тыймасыннар—ул музыка барыбер үлмәде бит. Ул беркемгә дә буйсынмый, чын музыкага ана чикләр юк!
Әлбәттә, син инде хәзер, саллы тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхес буларак, музыкаль әсәрнен язмышын билгеләргә, хөкем итәргә алынмыйсын. Ә ул чагында?
Ул чагында хөкем ителгән җырлар менә хәзер, бүген дә, угыз елдан сон да яңгырыйлар Алар онытылмаган. Чын, асыл җырлар—мәңгелек!
Ә ул чагында, ни-нәрсә хакында сүз йөрткәнеңне дә асылда аңламаган килеш, иптәшеңне «чит музыканы пропагандалаган» өчен хөкем иттең. Югыйсә, аның бар «гаебе*—студе нтлар кичәсенә рок-н-ролл көйләре язылган тәлинкә алып килүендә генә иде Монын өчен Гәрәйне, комсомол җыелышы фикеренә таянып, университеттан да куулары ихтимал иде Әмма Гәрәй үзе китте Шул җыелыштан сон Ә җыелыш азагында ул. «мондыйларга безнең арада урын юк!*—дип кычкырулар тынгач та. сүз сорады Ана сүз бирделәр
—Сезнең чыгышларны мин игътибар белән тынладым.—дип башлады сүзен Гәрәй Азларханов—Үзем өчен кайбер нәтиҗәләр дә ясадым Атга табан мин сезнең белән укый алмаячакмын Бүгенге бу комсомол җыелышы алдан ук хокем карары чыгарылган суд утырышын хәтерләтә Теләсә нинди рок-н-роллардан да йоз тапкырлар җинаятьчелрәк зшкә тиңлим мин моны Без Сез—булачак юристлар лабаса Менә шунысы куркыныч. Сез мине башкаларга охшамаган өчен, бүтәнчә булган өчен хөкем иттегез. Әйбәтме мин. әшәкеме—хикмәт анда түгел Сезгә бит гомер буе үзегезгә охшамаган, бөтенләй ят кешеләрне йә якларга, йә хокем итәргә туры киләчәк Миңа охшамаган, димәк, бу—чит кеше, гаепле кеше —шулмы сезнсн
мантыйгыгыз?! Менә бит хикмәт нидә! Менә хәзер генә, үзем гаепләнүче буларак (тик шунысын гына төшенмәдем—минем гаебем нидә)—мин бер нәрсәне бик яхшы анладым. Нәрсәнеме? Үзебезнең бөтен гомеребезне багышларга җыенган бу һөнәр—гаять житди, үтә җаваплы вазифа. Мин үземне, мәсәлән, башкаларны хөкем итәргә әхлакый яктан әзер түгел, дип исәплим. Ә моннан башка исә гадел хөкем мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итү мөмкин түгел, хәтта бу—жинаять. Юридик факультетта укуымны ташлауның төп сәбәбе дә әнә шунда.
Шулай диде Гәрәй.
Югыйсә бит, һәммәсе дә Гәрәйнең университеттагы беренче май кичәсенә Элвис Пресли жырларынын язмасы язылган тәлинкәне, шулар арасында, әлеге дә баягы «Тәүлек буе рок»ны алып килүеннән башланып китте.
Утыз елдан сон Будённый урамында дөнья шаулатып янгыраган бу көй прокурорның хатирәләрен янартканнан-янарта гына барды.
Әле укырга кергәнче, флотта эсминецта хезмәт иткәндә үк ул үз-үзенә сүз биргән иде. ант иткән иде—һичшиксез юрист булырга, гомерне гаделлек өчен көрәшкә багышларга! Акмулла даласында үзе кабызган янгыннан сон ул, әлеге антын исенә төшерде һәм бер нәрсәне аңлады. Бер теләк кенә, гәрчә ул чын, ихлас, пакъ вә садә булса да, житми икән. һай. җитенкерәми икән шул. Чын юрист, гаделлек сакчысы булу өчен бишлегә укып, кызыл диплом алу гына да житми. Гыйлем белән бергә шәхес тә формалашырга тиеш. Кнрәк чагында «юк» дип әйтә ала торган шәхес. Үз вакытында ихлас күңелдән «юк» дип әйтә алган кешенен генә намусы чиста кала. Ин мөһиме—шул! «Юк!»—дип әйтә алмыйча, кемгәдер тәлинкә тотыл, ялагайланып, булдыра алмаган эшенә керешүчеләр югарырак күтәрелгән саен, алардан чыккан бәланен дә чиге-күләме зурая гына бара.
Жәяүле сәйраннан бүген иртәрәк кайткан Әмирхан үзенен бу төндә йоклый алмаячагын бик яхшы белә иде. Инде йорт тәрәзәләрендә утлар сүнде, кала тузанын басып, төн вә тан сафлыгы—чык төште
Йокысызлыктан интеккән ир әрле-бирле йөренде, әле кухняга, әле бүлмәсенә керде. Кабинеты да, ятагы да—шушы бер бүлмәдә. Ул әле бер тәрәзәдән, әле икенчесеннән төнге ишегалдына бакты, сыек кына төшкән ай нурында ул ишегалдының котсызлыгын. ташландыклыгын искәрде. Чүп-чар өемендә актарынган эт-мәчеләрне күзәтте. «Бу йортларда яшәүчеләрнең һәммәсе дә—вакытлыча торучы кешеләр, хәер, юк-юк, транзит пассажирлары болар,—дип уйлады мескен йортларга карап —Менә-менә чемоданнарын эләктереп, каядыр кузгалып китәргә торалар. Әмма кая? Кемгә кирәк алар анда?» Беркем дә беркая китмәячәк һәм китәргә җыенмый да. Моны прокурор үзе дә яхшы белә. Тик менә каян килгән битарафлык сон бу кешеләрдә? Язмыш һәм табигать тарафыннан бүләк ителгән бердәнбер гомереңне син шушылай әрәм итәргә тиешсенме?!
Йокысызлыктан интегүче ирнең уйлары бүгенгедән үткәнгә күчте, еракта калган студент елларына янә әйләнеп кайтты. Күптән болай булганы юк иде. Ул үзенен яшьлеген, эшендәге унышларын-һәммәсен-һәммәсен. көнен- конгә аерып дигәндәй, исенә төшерә башлады. Ул чоры үзенен төсләре, исләре, шау-шуы вә аһәңе белән анын хәтерендә яңара иде.
Әйе, өченче каттагы кысан гына буйдак өендә төне буе ут янып чыкты, өй хуҗасы өчен чыннан да үтә мөһим вакыйга куера иде анда.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Лариса
1
Өченче курсны тәмамлаганда. Әмирхан Ликургнын дәүләт төзелеше турындагы хезмәтләрен һәм «Римнын хосусый хокуклары»н өйрәнеп бетерде Монын өчен ул махсус латин телен өйрәнде «Рим хокуклары* цитаталарга, философ һәм шагыйрьләрнең канатлы сүз вә гыйбарәләренә шул кадәрле дә бай иле ки. мавыгып укый торгач, егет үзе өчен антик әдәбиятны ачуын сизми дә калды. Борынгы дәвернен фикер ияләре һәм тарихчылары белән танышты. Әле котырып китап уку чоры башланмаган иде. шуна күрә дә. университет китапханәсенең уку залында бер чиратсыз-нисез Монтеньнен оч томлык «Тәжрибәләр»ен укып чыкты Плутарх. Цицерон. Фрейд һәм Шопенгауэр әсәрләрен исә букинистика кибетләреннән сатып алды Шәхси китапханәсенең тәүге китаплары иде алар Балалар йортында үсү. флотта хезмәт итү аны тогәл-катгый көн тәртибенә өйрәттеләр Анын һичшиксез тормышка ашарга тешле теләк, ният, максат вә гамәлләре өчен, киләсе атнанын һәр сәгатен-минутын исәпләп куйган булуына да карамастан, тәүлекнең егерме биш сәгате дә җитәрлек түгел иде
Анын төп вакытын, әлбәттә инде, уку «ашый* иле Үзенен беренчел максатына—университетны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлауга—ул хыянәт итмәскә тырышты Өстәвенә, ул төрле яклап белемен тирәнәйтү очен шәхси система булдырды Моннан тыш. өс-башны карау, гамак ягын кайгырту җәһәтеннән, ул әле төрле оешмаларда йөкче булып та тир түгә иде Рәхәтләнеп ял итәргә, яшьтиләре белән аралашырга, кыз-кыркын артыннан чабарга да анын вакыты калмый иде Университет мохитенен, студент тормышының куанычлы вә сөенечле көннәрен мизгелләрен ул тоймый ла калды бугай Хәер, кем белә, бәлки нәкъ менә шуна күреләдер, ул бик тә юмарт бүләкләнде: алар курсын тәмамлаучылар арасында фәкать ул гына Мәскәүгә—аспирантурага махсус юллама алуга иреште ләбаса Хәзер генә ул—«Мәскәү*—диюгә. беркемнең дә керфеге селкенми Ә ул чагында, ул заманнарда Мәскәү' Башкала! Ошбу ике сүзне әйтүгә үк сулуын каба, йөрәген дөп-дөп кага, күккә күтәрелгәндәй, башын әйләнә башлый иде Уйласаң, исен китмәле өч ел буена Мәскәүдә торып укырга бара лабаса ул' Мәскәүнен үзенә!
Мәскәүдә оч ел буе уку чоры анын очен бер бәхетле көндәй булып кына үгге дә китте Сизми дә калды
Аспирантлар өчен але янарак кына төзелгән шәп йорттан үзенә аерым бер бүлмәгә, ор-яна мебельгә, хәтта суыткычына тиклем тиенде ул Боларнын һәммәсе дә анын очен үтә зиннәтле, үтә затлы тормышның аерылгысыз чалымнары булып тоела, ә инде аспирант стипендиясе исә кичәге студент очен чын мәгънәсендә күктән төшкән зур акча сыман иде Ә Мәскәү. Мәскәү үзе! Ул ярты төнгә кадәр башкалада сәйран кылып йөрергә ярата һәм оч ел эчендә каланын үзен кы зыксындырган һәр урамын диярлек җәяүләп йөреп тә чыкты Ин әүвәле ул Мәскәүнен тулы-тәфсилле картасын булдырды, шуна карап, истәлекле урыннарның маршрутын төзеде Вакыгнын кадерен белү гадәте биредә дә бик ярап куйды Ана уку авыр бирелмәде Тора бара, үз көченә ныгытып ышанып беткәч, ул махсус юридик журналларда мәкаләләр дә бастыра башлалы Алардан килә торган каләм хакы да егеткә шактый зур булып тоела иде
Буш вакытларында ул театрларга, һәртөрле күргәзмә-музейларга йөри
башлады. Атаклы Политехника музеенда, Герцен урамындагы язучылар йортында да булды ул.
Театр институтының сәнгать бүлегендә укучы Лариса белән дә ул әнә шундый сәйраннарының берсендә очрашты, танышты. Тора-бара исә бу танышлык тагын да тирәнәеп, һәр икесендә сөю-гыйшык чаткылары пәйда булды. Ә инде чаткыдан дөрләп-дөрләп учак кабынуы беркемгә дә сер түгелдер.
Егетнен, тимераякта шуарга яраткан Ларисага ияреп, тәүге мәртәбә бозда шуарга җөрьәт итүенә дә, әлбәттә инде, дөрли башлаган әнә шул учак кына гаепле иде. Үзенә күрә бер сихри яктылык бөркеп ялтыраучы боз өстенә талгын гына күбәләк-күбәләк кар ява. Ә син, җан сөйгәнеңнең бармак очларыннан гына тотып, күнел түрендәге хисләр ташкынын отыры көчәйтә барган дәртле, яисә монды музыка тибрәнешендә боз өстеннән каядыр еракка—илаһи киңлекләргә юл аласын. Могҗиза ич бу! Моннан да ләззәтлерәк вә тылсымлырак халәтнен башкача булуы мөмкин түгел!
Асылкошны эләктереп, атаклы Чиста буа бозында шуган озын буйлы чибәр егет, (һич тә ышанасы килми) синме сон бу—кичәге шыр ятим детдом баласы, дәүләт һәм хокук институтының элеккеге аспиранты Әмирхан Азларханов?!
Төн йокысы качкан прокурор жәйге ай нуры агылган шакшы-пычрак ишегалдына карый, әмма дә ул фәкать Чиста буадагы сихри кышкы кичне, көмеш бозда хикмәтле бөтерелешләр ясап әйләнүче егет белән кызны гына күрә. Күпереп торган ап-ак, җиңел вә йомшак киемле, алсу йөзле, сыгылмалы сылу сын-хәрәкәтле кызыйның сөю-сәгадәт тулы күзләрен күрә ул. Ә егетнен йөзен күрми. Өченче каттагы төн ката янган утлы тәрәзәләргә борылып та карыйсы килми ахрысы аның. Әйтерсең лә, алар арасында бернинди дә уртаклык юк! Кәефе киткән прокурор, төбенә кадәр ачып куелган тәрәзә яныннан кырт кузгалып, аш бүлмәсенә чыга, газга чәйнеген утырта. Төнге уйлар вә хатирәләр өчен ин шәп чара—кара яндырып чәй эчү. Һәм инде менә Мәскәү истәлекләре каядыр китеп гаип булды дигәндә генә, кинәт кенә кино йорты күз алдына килде.
Мәскәүнен атаклы Воровский урамындагы иске кино йортында анын әле беренче мәртәбә генә булуы иде. Билетларны Лариса тапты. Сәнгать дөньясы белән тыгыз бәйләнештәге кодрәтле туган-тумачалары байтак иде кызыйның, шуңа күрә дә, аларга кайчагында премьераларда утыру бәхете дә елмая иде.
Ул чагында кино йортында әллә яна фильм карау, әллә фестиваль алды программасы идеме—анысы истән чыккан—һәрхәлдә, француз картинасы иде ул. Инде исеме дә онытылган, ә менә режиссеры—француз киносы авангардчыларының берсе булган Бюффо иде. Фильм күңелдә бәхәсле, икеле тойгы-кичерешләр калдырды. Хикмәтле асыл анын эчтәлегендә дә түгел, ә бары шул эчтәлеккә салынган көтелмәгән фикердә. Сискәндергеч фикердә!
Фильмның төп каһарманы Парижның Төньяк вокзалына килеп төшә. Ә поезд-экспресс инде кузгалып бара. Тормышын куркыныч астына куеп, бар булмыш әйберләрен ташлап калдырып, ул поезд артыннан чаба һәм, ниһаять, ин соңгы вагонга сикереп менәргә өлгерә. Фильм дәвамында шунысы ачыклана: каһарманга берничек тә сонга калырга ярамаган икән ләбаса, сонга калган очракта, бу аның гына түгел, аңа мөнәсәбәте булган һәркемнең фаҗигасына әверелер иде. Кырыс чынбарлыкка корылган фильмның азагында вәзгыять барыбер фаҗигага әзерләнә. Зал исә. дулкынланудан тын да алмыйча, әсәренеп, төп каһарманның гына түгел, башкаларның да язмыш төеннәрен күзәтә. Экран вакытынын инде бер
сәгате үткән. Һәм. менә, кинәт кенә, нәкъ кыл үзәк-кульминациясендә. инде, ниһаять, чишелешкә чират житге дигәндә генә янәдән фильмнын тәүге кадрлары пәйда була: вокзал, төп каһарман, ул фильм башындагыча— япь-яшь һәм яналан поезд артыннан чаба. Бу юлысында ул поездга алгерми. чемоданын тотып перронда басып ката. Хәзер инде бөтенләй икенче төрле тарих башланып китә Персонажлары да үзгә. хәер, тамашачыга танышлары да юк-юкта күзгә чатына, тик алар төп каһарманыбызнын язмышында әллә ни зур әһәмияткә ия түгелләр инде. Анын. поездга атгереп. бәхетле булуында да. яисә, киресенчә, сонга катып, үз-үзен югалтуында, тормышы җимерелүендә дә түгел биредә хикмәт Режиссер үзе дә бодай итеп чагыштырырга теләми. Биредә хикмәт башкала. Тәкъдир кушуы белән, шушы бер минут эчендә поездга сонга калуы аркасында, каһарман бүтән тормышка, бүтән язмышка дучар ителә. Әлеге фильмнан сон Әмирханнын башына бер фикер килде: әгәр дә ки. ул демобилизациядән сон ук. башка иптәшләренә ияреп, сәүдә флотына, батык тотарга, кит ауларга киткән очракта, анын язмышында инде беркайчан да ни Мәскәү. ни Лариса, ни университетның юрфагы, ни аспирантура—берсе дә булмас идс
Әйе. әгәр дә ки. әгәр дә ки
Ул чагында анын тормышы ничегрәк оешып киткән булыр иде икән0 Үзенен дә. әлеге фильм каһарманы сыман, икенче язмышка дучар булу ихтималы хакында, үзен көткән балыкчы—диңгезче тормышы турында ул Ларисага беркайчан да сөйләмәде Фильмдагы теге фикерне дә онытмады Менә бүген дә ул тәрәзә аша күренеп торган тузанлы-шакшы ишегалдын түгел. Чиста буадагы кышкы боз мәйданчыгын күрә, еллар аша күрә, янәдән дә—инде әллә кайчан караган француз фильмын исенә төшерә. Әгәр дә ки Әгәр дә ки. ул теге чакта Мәскәүдә калса, анын тормышында янә бер текә борылыш булган булыр иде бу Әгәр дә ул үзе киреләнмичә, «турыдан-туры кешеләр белән эшләргә телим, теория укыту, кәгазь кортына әверелү—минем эш түгел*—дип кырт кисмәгән булса, ул һичшиксез, Мәскәүдә каласы кеше иде Ана Лариса да мен ялварды, «биредә калыйк*,— диде. Кызыйнын әти-әнисе исә буш торган биш бүлмәле иркен квартирага да ишарәләделәр Ул Ларисанын бабасыннан, Мәскәү дәүләт университеты профессорыннан калган иде Башкалада тамыр жибәрү өчен бүтән мондый да шәп мөмкинлекнең чыкмаячагын да искәрттеләр ана Әгәр дә ки. алар сүзен сүз итсә, хәзерге көндә ул атаклы Чиста буа тирәләрендә. «Современник* театрының яна бинасы янәшәсендә яшәр иде. инде әллә кайчан хокук фәннәре докторы, ә кем белә, бәлки әгъза-мөхбире үк тә булган булыр иде кана.
2
Менә хәзер ул. тон уртасында кара яндырып чәй пешергәндә, хыялланып утыра Әгәр дә. аспирантурадан сон Мәскәүдә калган булса, анын тормышы кайсы юлдан киткән булыр иде икән?! Кем белә бит Чал чәчле кафедра профессоры итеп тә. әле югары Суд әгъзасы итеп тә, СССР Прокуратурасы вәкиле итеп тә күрде ул үзен Бит Ларисанын бабасы әле революциягә кадәр үк университетта хокук фәннәре профессоры булган Картлачмын биниһая зур йортындагы кабинетын ла. китапханәсен дә яхшы хәтерли ул Аспирантурада уку чорында әлеге гажәеп бай китапханәнең үзе өчен дә файдасы зур булды лабаса Ларисанын әти-әнисе. әълә чыклап, әллә шаяртып, ана болай диләр идс -Бу китапханәне юкка гына саклап тормаганбыз икән, нәселебезгә булмаса да. юрист киявебезгә кирәге чыгар, дигән фараз-күрәзәбез чынга аша. насыйп әйләсә* Кызыйнын күпсанлы туган-тумачасы да Әмирханны тиз арада үз итеп өлгерде Зур-зур
гаилә бәйрәмнәрендә, туйларда, женазаларда, булачак бабасы аны бөтен туганнары алдында «безнең себер ханыбыз» дип тә атый һәм үз нәселләренең чишмә башы да татар ханнарыннан килүен кабатларга ярата иде. Үзләренең Турганов фамилиясенең исә дала татарларыннан ук килүен дә искәртергә онытмый иде ул. Әгәр дә Мәскәүдә калса, Ларисанын да язмышы бөтенләй үзгә булыр иде.
Лариса Урта Азия республикаларының декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган кандидатлык диссертациясе язды. Аеруча керамика белән ныгытып шөгыльләнде. Көньяк республикаларны аркылыга-буйлыга гизеп чыкты. Балчык, керамика белән көн күргән халык осталары яшәгән кышлакларның һәммәсендә дә диярлек булды ул. Бик тә сирәк эләгә торган ял вакытларында Әмирхан үзе дә хатынын озатып йөри иде Хәләл жефетенен нечкә зәвыгына, сәнгатьне шулай тирән тоемлавына шакката иде ир. Борынгы Шәрыкнын инде онытылып беткән сәнгать тармакларын, юнәлешләрен вә мәктәпләрен үтә сизгерлек белән эзләп таба белә иде аның Ларисасы. Тырышлыгы, үжәтлеге дә хәттин ашкан иде. Көньяк республикаларның борынгы һәм хәзерге гамәли сәнгатенә багышланган гажәеп тә шәп, затлы альбом вә китаплар чыгарырга да өлгерә иде әле ул. Кайда диген—Мәскәү нәшриятларында! Урта Азия керамикасы күргәзмәләренең төп оештыручысы да булды. Мәскәүдә. Ленинградта, Таллинда, Тбилисида гына түгел, ә Цюрих. Стокһольм һәм Туран кебек чын Ауропа калаларында да узган әлеге күргәзмәләр гаять зур уңыш казанды. Лариса Турганова—Азларханованын исеме-аты сәнгать дөньясына танылды, үзенең лаеклы урынын атды. Аны һәртөрле халыкара семинарларга, коллоквиумнарга чакыра башладылар. Еш кына бу җыеннарда ана жюри әгъзасы буларак та катнашырга туры килә иде. Чит илдә нәшер ителүче абруйлы-затлы сәнгать журналлары исә ана мәкалә язарга заказ бирә иделәр.
Менә шушы бәхетле вә уңышлы елларны кичкән көннәрнең берсендә Лариса Әмирханга болай диде:
—Әле ярый Мәскәүдә калмадын. мине дә үзенә иярттен. Кирелегенә рәхмәт! Синнән башка мин сәнгатьтә берни дә эшли алмас идем, исемем дә чыкмас иде.
Шулай дигән иде Лариса.
Югыйсә, керамика белән ул уйламаганда-көтмәгәндә очраклы рәвештә генә кызыксына башлады. Базардан өч сумга бер балчык ләгән сатып алганнар иде. Монын ише яндырып катырылган балчык савытларны һәр кышлакның һәр гаиләсендә диярлек табарга була һәм аны ясаучы осталар да—меңләгән. Лариса гап-гади бу йорт кирәк-ярагы савытында—балчык ләгәндә—буыннан-буынга тапшырылып килгән гажәеп тә үзенчәлекле символ-билгеләрне, чалымнарны күреп алды.
Балчык гомер-гомергә ярлы кешенең ин яраткан материалы булган һәм ул әнә шул балчыктан үзе ясаган әйберләргә бар булмыш жан җылысын салган. Гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буынга осталыгын арттырган, хәтта ки. үз мәктәбен тудырган. Кайчагында ул мәктәпләр, бергә кушылып, бер-берсен баеткан, ә кайчагында исә киресенчә—үзенчәлеген, юнәлешен югалтырга дучар иткән. Лариса исә нәкъ менә чит сәнгать тәэсиренә бирешмәгән, борынгыдан килгән үзенчәлеген саклап кала алган агым- юнәлешләрне күрде-тапты. ачты, дөньяга чыгарды. Ларисанын җиңел кулы белән, карап торышка гап-гади булган балчык ләгән, төбенә ике тишек тишкәч, диварга элеп куярдай затлы декоратив предметка әверелде. Хуҗалык ләгәне икенче гомерен яши башлады!
Ләгәннән башланган кызыксыну Ларисаны суырып-бөтереп борынгы
шәрык керамикасына алып кереп китте һәм ун ел эчендә ул берүзе егерме кешегә житәрдәи биниһая зур эш башкарды. Урта Азиядә табылган үзенчәлекле керамиканын жентекле картасын төзеде Әлеге карта белән күргәзмә каталогларын күздән кичергән белгечләр анын гаять зур хезмәт башкаруына шаккатып, тел шартлаталар иде Инде лә ин мөһиме бөтен дөньяда ук булмаса да. илдә. Ауропада Урта Азия республикаларындагы шәрык керамикасы белән кызыксыну артты, хәтта модага әверелде. Сәнгать салоннарына исә чит илләрдән заказлар агыла башлады. Нахакка онытылган борынгы кәсеп вә сәнгатьнен янадан тууы, үсеш кичерүе иле бу!
Аспирантурадан сон алар хатыны белән икәү килеп төпләнгән төбәктә тотрыклы гореф-гадәтләр хөкем сөрә иде Йорт-жир бөтенлеге, гаилә учагы, туган-тумачалык, бала-чага—боларнын һәммәсе лә бирелә яшәешнен беренчел шартларыннан исәпләнә иде Янарак кына әнисе белән әбисенен куен җылысыннан аерылган Ларисага йорт учагын саклау, хужабикә булу ошый иде Хуҗалыкта, аеруча аш-су әзерләү җәһәтеннән әллә ни маһирлыгы сизслмәсә дә. яшь гаилә моннан зур фажига ясарга тырышмады Ин мөһиме—аларнын яраткан эшләре бар һәм һәр икесе дә шул ли вә һөнәрләрендә унышка ирешергә телиләр иде
Лариса башта туган якны өйрәнү музеенда сәнгать белгече вазифасын башкарды Берничә елдан республика матбугатында анын сәнгатькә багышланган язмалары даими дөнья күрә башлады Тынгысыз-тырыш ханымнып хезмәтен тиз арада күреп аллылар Ташкенттагы сәнгать музее аны зуррак вазифага билгеләде һәм. нәтиҗәдә, Ларисага үзенен эзләнүләре, фәнни хезмәтләре белән мөстәкыйль шартларда шөгыльләнү мөмкинлеге туды.
Әмирхан үзе исә һөнәри хезмәт баскычларыннан, хатынына караганда, бик күпкә тизрәк күтәрелергә кереште Инде өч ел дигәндә, ул өлкә прокуратурасын җитәкли башлады Утыз алты яшенлә өлкә прокуроры булган кеше ул чагында республикада гына түгел, ә илендә дә берәү генә һәм анын иссме-аты—Әмирхан Давыт улы Азларханов иде Илнен Генераль прокурорына тәкъдим ителү өчен Мәскәүгә баргач, тегесе анын яшьлегенә шаккатты.
Инде менә хәзер, кара төн ката әрле-бирле йөренгәндә, үзенен гаилә хәлләрен искә төшергәндә, анын уйлары бөтенләй үзгә юнәлеш алды Ай нурыннан яктырган тузанлы ишегалдына карый да ул. юк-юк. хәзер инде һич кенә дә Чиста буа бозларын түгел, башканы күрә Ун елга якын яшәгән кеп-кечкенә квартирадан шәп. иркен коттеджга күченгәннәр иде алар Әнә шул тирә-юне гөлбакчага күмелгән зур йортны күрә ул хәзер
Өлкәнен ин эре төзелгән тресты башлыгы Ташкентта зур урынга билгеләнгәч, гаиләсе белән шунда күченде Кем кем, ә менә төзелеш тресты башлыгы, үзенә дигәндә, йортны шәп итеп, килештереп, жнренә җиткереп сала инде ул!
Менә шул йорт Азлархановларга калды Бирегә алар июль урталарында гына була торган саратан челләсснен ин кызган мәлендә күченделәр Терекөмеш баганасынын кырыктан да югарыга сикергән һәм төшә алмыйча интеккән көннәрендә җәннәт багына тин урын иде б\
Йортта хәзергедәй паркет идәннәр лә юк. диварлары да такта белән эчләнмәгөн Ул заманда әле хәтта зур вазифа биләгән затлар да. бүгенге чор гүрәләре шикелле.зиннәтле яшәү шаукымына бирелмәгәннәр иле Модасы башланмаган иде әле.
Сап-сары тактадан эшләгән зур. ачык веранда.зарында кичләрен чәй
эчеп утырырга яраталар иде алар. Талгын гына искән тансык җил үпкә күрекләрен, тәнне иркәли, бакчадагы йөзем яфракларын лепердәтә. Бу бакча гаҗәеп зур булып тоела иде аларга. Хәер, сигез сутый җир хәзерге кала кешесе өчен дә аз түгел анысы. Бакчанын тажы, төп мактанычы, әлбәттә инде, йөзем агачлары иде. Карасу-шәмәхә «Чораза», һәр тәлгәше кило ярым-ике килога тарта торган «җиңү» сортлары Ә кызгылтсу-аһак «Тайфи», йөземнәр ханбикәче—алтынсу «Ханым бармаклары»—монысын җирле халык «Хөсәйни» төре дип тә йөртә—оҗмах багы нәкъ менә шундый була торгандыр да инде ул.
Ул елларда кала әллә ни зур түгел иде әле. Сонрак, дистә елдан сон гына, кинәт үсә, кинәя башлады һәм аларнын аулак-тын урындагы йортлары үзәктә калды. Әйе, анысы әле анын сонрак. Ә бүген, бүген алар—икәү. Икесенә бер—зур йорт. Бакчаларында—җәйге душ, бассейн
Көннәрдән беркөнне, жәй азакларындарак, ул верандада табын көйли, ә җәмәгате бассейнда йөзә-чума ләззәт кичерә иде, шунда Ларисанын тавышы ишетелде:
—Беләсеңме, кадерлем, миндә искиткеч бер шәп фикер туды бит әле! Әйтимме?—Бакчабызда, ачык һавада керамика музее булдырырга кирәк! Яшелчә-мазарны җыеп алгач та! Аларын алга таба базардан гына сатып алырбыз. Базары да яп-якын, очсызлыгын әйткән дә юк.
Мөгаен, ул җәйдә аларнын сөю-мәхәббәте үзенең ин югары ноктасында, ин кайнар мизгелләрендә иде сыман, шуна күрә дә, ир, хатынынын ни- нәрсә хакында фикер йөрткәнен тәгаен анлап-төшенеп тә бетермәс борын, аның сөйкемле тавышына-гозеренә шундук ризалыгын белдерде:
—Фикерең туган икән, нишлисен үзең беләсеңдер,—диде ул —Мин, җаный, синен зәвыгыңа ышанам.
3
Нишләптер, бакчадагы ачык музей хакында алга таба байтак кына вакытлар сүз чыкмады. Бу якларда озын-озакка сузыла торган җылы көз җитте, яшелчәләр өлгерде. Хәзер иртәләрен бассейнда коелган яфраклар вә гөләп тажларынын аерчалары гына йөзеп йөри.
Әмирханга өч көнгә эш буенча Ташкентка барып кайтырга туры килде. Кайтып төшсә ни бакчаны, ни ишегалдын танырлык түгел иде.
—Син берүк борчыла күрмә тагын,—дип елмаеп каршы алды аны хатыны.—Жәе буе Ауропа архитектурасын өйрәндем ләбаса. Алманныкын да, инглизнекен дә, французныкын да Һәм менә японныкына тукталдым. Безнең сигез сутыебызга шуннан да кулаен тапмадым.
Ашап-эчкәч, алар икәүләп үзгәрешләрне карый башладылар. Хатыны сөйли, ире исә, аңласа да-анламаса да, хуплап башын селки. Ишегалды каяндыр китерелгән ямь-яшел кәс белән капланган иде. Әле иртәгә янә ниндидер агачлар, төрледән-төрле гөләп куаклары киләчәк икән. Аларны кай төшкә ни рәвешле утыртачаклары хакында мавыгып, хыялланып, бик тә тәмләп сөйли иде Лариса. Әмирхан аны игътибар белән тынлады, ниятләрен хуплады. Хатынын бик яхшы белә иде ул. Шуна күрә дә, елмаеп куйды да, бер генә сорау бирде:
—Мине эштән алганчы, бакчадагы музееңны төзеп бетерергә өлгерәсеңме, юкмы?
Бәхете тулып ашкан көләч йөзле хатын ирен кочып алды.
Хатынкаеңны бик начар беләсең икән әле син,—дип, ул да елмайды.— Яшелләндерү тресты белән бөтен шартына туры китереп, законлы рәвештә, смета буенча һәм касса аша исәп-хисап ясадым. Хәтта, кирәге чыкса дип, квитанциясен дә җыеп куйдым. Әллә син трест хезмәткәрләре өлкә 26
прокуроры өчен тырышканнар икән, дип уйлыйсынмы9—Юк. юк! Ачык һавада музей оештырасым килә дип аңлаттым да. аларга бу фикер бик тә ошады. Әле хәтта бу музейга кайбер керамика үрнәкләрен дә бүләк итәргә уйлап торалар Тик менә Бер гаебем бар. кадерлем Теге чакта синен белән икәүләп йокы бүлмәсенә гарнитур карап куйган идек бит. исеңдәме?. Бер-ике ел гарнитурсыз гына яшәп торырбыз инде. Ниятләр зурдан, музейга акча күп кирәк булачак.
Әмирхан, көлә-көлә. хатынын кочаклап үпте
— Ир—баш. хатын—муен,—диде ул —Син борсан. борасын инде Ничек телисен, шулай булыр!
— Юк. юк, бетмәде! Әйтеп бетермәдем әле!—диде Лариса — Сина. өлкә прокуроры буларак, бөтен элемтәләреңне, кодрәтенне файдаланып, мина бер зәнгәр чыршы табып бирергә туры киләчәк. Яшелләндерү хуҗалыгы мина бу бүләкне вәгъдә итмәде, ә ул биредәге ландшафтка бик тә кирәк, аннан башка булмый
4
Әлеге зәнгәр чыршыны күрергә бүген дә мөмкинлеге бар лабаса анын' Менә хәзер үк, рәсемнән' Теге чакта хатынына биргән вәгъдәсен үтәде ул—зәнгәр чыршыны эзләде, тапты, кайтартты
Үткәндә калган бәхетле тормышыннан бу калага ул. көнкүреш өчен ин мөһим кирәк-ярактан тыш. хатыны нәшер итәргә өлгергән китаатарны. альбом-проспектларны да алып килде бит әле Хәер, бүтән төрле байлыгы болай да юк иде анысы Ин зур хәзинәләре, мөгаен, әнә шул музей, төгәлрәге—керамикалар тупланмасы булгандыр Ул альбомнарнын берсендә—анын карашынча. ин яхшысында. Мәскәүдә нәшер ителгәнендә— нәкъ менә ачык һавадагы музейда төшерелгән сурәтләр дә бар
Карап-нитсп тормыйча гына әнә шул альбомнын бер битен ачкан иде. менә сина вәйт—күпереп үскән затлы зәнгәр чыршы янәшәсендә, ямь-яшел чирәмгә утыртылган имән өслек тә су савыты—хум куелган сурәт
Ерак сәфәрләрдән нинди дә булса кызыксынуга лаек керамика әйбере алып кайтуга. Лариса бакчадагы музейны үзгәртергә тотына, биредәге һәр экспонат хәрәкәткә килә иде Аларнын урыннары алышынуга карап, тирә- юньдәге күренеш тә үзгәрә, камилләшә
Керамика белгече буларак, абруе-шөһрәте арткан саен. Ларисага чит илләрдәге музей вә галереялардан да чакырулар отыры ешайды Цюрих белән Стокһольмда оештырылган күргәзматәргә алар, мәсәлән, икәүләп бардылар Әмирханга, әлбәттә, монын өчен туристлык юлламасын юнәтергә туры килде Ин мөһиме, ул халәленен укышларына шаһит булды, анын гаҗәеп бәхетле йөзен күрде, анын белән бергә сөенде
Мәскәүдә нәшер ителгән альбомнарны аеруча яратуынын сәбәбе дә бар Чөнки ул бу альбомнардагы фотосурәтләрне төшерүдә үзе лә катнашты лабаса. Гәрчә еш кына яктырткычлар, һәртөрле аппаратура-жиһазлар төялгән дистәләп чемоданлы сурәт төшерү төркемнәре килеп торса да. ин шәп. ин кәттә рәсемнәрне Лариса үзе төшерә иде Чит илләрдә йөргәндә ул Көнбатыш Алмания һәм Япониядә эшләнгән фотокамералар да сатып алып кайтты Хәер, анын юлга бирелгән бөтен акчасы фотокәгазь һәм реактивлар алуга сарыф ителә иде. Тан тугач га. күзне чагардай көн яктысында да. кояш баеп барганда да сурәткә төшерә иде ул Һәм беркайчан да бу эшкә үзе генә керешмәде—Әмирханны көтте Ул исә хатынынын һәр уен. һәр ымын, һәр адымын сүзсез дә анлый иде Менә шуна күрә дә бу альбомнардагы һәр фотосурәт анын өчен бик тә кадерле иле Атарнын ничек туганын ул бик яхшы хәтерли
Альбомда сурәтләнгән һәм аларнын өйдәге тупланмаларында сакланган бүләк нөсхәләр дә бар. Бу якларда әүвәл балчык савыт—керамика жыю белән мавыгучы ир белән хатынга сәерсенеп карыйлар иде. Ярый да сон, әгәр дә борынгы көмеш, бәллүр, бронза, кулдан тукылган келәм, кыскасы, матди кыйммәте булган әйберләр җыйсаң. Ә болар—каткан, яндырылган балчык белән мәш киләләр. Биредәге халыкның күбесе әнә шулай фикер йөртә иде.
Аларга чын күнелдән, милли керамика сәнгатен үстерүдә ярдәм итү теләге белән бүләк итүчеләр дә булды. Алмасан—үпкәлиләр дә: янәшәдә генә комган җыючы яшәгәндә, мина бу комганнын нигә кирәге бар, янәсе. Бабайлардан калган булса да, сезгә жәл түгел, бәлки мин бүләк иткән комган сездәге комганның ише—парыдыр? Шулай диләр иде.
«Алма, кабул итмә бүләкләрне!» —кайчандыр борынгы латин кануннарыннан укыган бу зирәк сүзләрнең асыл мәгънәсен ул, әлбәттә, бик яхшы белә иде. Үзенен нинди вазифа биләгәнен һичкайчан онытмаганлыктан, бу гыйбарәнең мәгънәсе отыры кинәя генә иде.
Әйе, идәнгә куелышлы биниһая зур чин вазалары да, ике чиләк су сыешлы борынгы бакыр кувшиннар да тәкъдим иттеләр ана. Мөгаен, араларында чын-ихлас күңелдән тәкъдим итүчеләре дә булгандыр. Әмма ул: «чин (кытай) фарфоры, хәтта кулдан эшләнгән булса да, мине кызыксындырмый»—дип аңлата иде. Кытай фарфорын ана берничә ел рәттән бүләк итәргә маташтылар. Шәрык ләгәннәренә бик тә охшаш, кинлеге-диаметры метрга җиткән тәлинкәләр аны аеруча әсәрләндерде. Сокландыргыч, үтә гүзәл вә зәвыклы нөсхәләр иде алар. Бу якларда фарфорның биниһая күп булуы гаҗәпләндерә, әмма, югыйсә, Чин иленнән килүче борынгы сәүдә кәрваннарының нәкъ биредән үткәнлекләре дә бик яхшы мәгълүм.
Лахути урамындагы коттеджларында кичергән иң бәхетле көннәр үтеп, инде өлкә прокурорлыгыннан төшерелеп, тикшерү бүлегендә әллә ни зур булмаган вазифа башкарганда, ана «коллекционерлар» дип аталучыларның «эше» белән якыннан танышырга туры килде. Соң, әле кайчан гына, хатыны өч ел дәвамында җирле музейда сәнгать белгече булып эшләгәндә, «шәхси тупланма» дигән төшенчәне бу якларда бөтенләй белмиләр иде. Ә менә хәзер исә, сиксәненче еллар башында, яңгырдан сон калыккан гөмбәләр күк, шәхси тупланма хуҗалары пәйда булды. Әлеге тупланмалар арасында, әлбәттә, чын сәнгать әсәрләре дә очраштыргалый. Вәләкин бу хуҗаларның күбесен җыйган әйберләренең матди ягы, бәһасе кызыксындыра.
Тәңкәләр, портсигарлар, беләзекләр, галстук кыстыргычлары, булавкалар, брелоклар—ни-нәрсә генә тупламыйлар хәзер, һәм боларнын һәммәсе дә алтыннан булырга тиеш. Дөрес, бер «белгеч»нен алтынга бөтенләй исе китмәгән, ул бары платинадан гына эшләнгән уналты данә шкатулка һәм тәмәке савыты җыйган. Көмеш әйберләр туплау буенча бер рекордчының хәзинәсеннән, үзе кулга алынгач, Мәскәү белгечләре Фаберженың әле моңарчы билгеле булмаган дүрт эшен табып алып, музейга тапшырганнар. Прокурорны «коллекционерлар»нын янә бер төре таң калдырды. Өлкәдә алтыннан калышмыйча «туплана» торган тагын бер әйбер бар. Ул—энҗе. Антиквариат җыючылардан аермалы буларак, болар үзләренә кирәкле нәрсә хакында бик күпне беләләр, бу җәһәттән алар хәтта сәнгать белгечләрен дә уздырып җибәрәләр. Эше шундый булгач, прокурорга да Якын Көнчыгыш илләреннән, Африкадан, Австралиядән һәм Филиппиннан кайтарылган энҗе бөртекләрен күрергә туры килде. Хәтта океан фермаларында җитештерелә торган яна япон энҗеләрен дә тотып карады ул. Мөселманнар элек-электән үк энҗене алтыннан һәм хәтта бриллианттан да өстенрәк санаганнар. Ә прокурор өчен ин өстене—гаделлек.
Тан атты. Кояш чыкты Кояшнын алтын нурлары өй эчендәге электр яктылыгын кирәкмәскә әверелдерделәр «Кара син аны. ничек тиз үтте бу тон!—дип уйлады элеккеге прокурор —Күргәзмәне җыярга да вакыт» Альбомнарны урынына алып куйганда, янә берсен ачып карыйсы итте Монысы Швейцариядә дөнья күргән иде Сонгы күргәзмә Ларисанын үлеменә ярты ел кала Ул чагында хатыны Цюрихта гасыр башы керамикасын күрсәткән иде Фирганә үзәнлегенең архив документларын карап утырганда ул. көтмәгәндә-уйламаганда. бик тә кызыклы мәгълүматларга тап булган 1898 елда генерал Скобелев фәрманы белән урыслар төпләнеп яшәгән Горчаковода ике керамика мастерское ачыла Биредә җирле осталар эшли Уналты ел буе. ягъни беренче бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр бу остаханәләрдә эш бара. Ләгәннәр, чәйнекләр, пиалалардан тыш. монда бик кыйммәтле савыт-саба да җитештергәннәр Атарны губернатор йортына, офицерлар җыенына һәм хәтта биредәге идарәче, бөек кенәз Михаил Алексеевичка ла җибәргәннәр Нәкъ менә шул заказга эшләнгән затлы керамика аеруча зур кызыксыну уята да иде инде Лариса аларны эзләп табуга шактый вакытын вә көчен сарыф итте
Әмма прокурор альбомнан ул табышларны түгел, ә бөтенләй икенче нәрсәне эзли иде. Альбомда сурәтләнгән ике экспонатны янә күздән кичерәсе итте ул. Элеккеге прокурорга заманында гаять зур күнслсехтекләр вә бәлаләр китергән иде алар
Ул альбомнын әнә шул битен ачты Тәбәнәк өстәлне тулысы белән томалап, бик яхшы эшкәртелгән зур бүре тиресе ята. Гыйссар бүресснен «туны» өстенә исә чакматашлы борынгы мылтык куелган Һай. кем белгән бит аны. бүре тиресе белән чакматашлы мылтыкның бәла алды билгеләре булуын—кем белгән9!
Яз башының ул якшәмбе иртәсен Әмирхан әле бүгенгедәй хәтерли Бакчада шаулап сирень чәчәк атып утыра, анда-санда умырзаялар, лаләләр калкып маташа. Ул елны кыш бик суык килде, килде лә—китә белмәде, озын-озакка сузылды. Шуна күрә дә. язнын тәүге чалымнары үтә матур, үтә тансык тоела иде Җылына башлаган җир исе. һава исе. калкып чыккан чәчәк-үлән исе—һәммәсе дә исерткеч ләззәт китерәләр иде
Ул көнне алар бу язда беренче тапкыр ачык верандада ашап- эчеп алырга, тирә-юньдәге яз хакимлеге белән хозурланырга җыенганнар иде Лариса аш-су әзерли, ә ул өстәл-урындыкларны көйләштереп йөри Кинәт кенә яшел капкаларында кынгырау чынлады Әмирхан иртәнге кунакны каршыларга ашыкты
Капка төбендә бик затлы киенгән бер кеше басып тора иде Бераз гына читтәрәк олкә номерлары сугылган өр-яна эш «Волга»сы туктаган Таныш түгел бу кеше ана исеме-аты белән эндәшеп исәнләште Ә инде өйгә чакыргач, каршы килде, үзенсн бик тә ашыгуын анлатгы Район прокуратурасында эшләүче коллегалары анын аша мөхтәрәм Әмирхан Даутовичка икс керамик савыт җибәргәннәр Ә ул исә аларнын гозерен йомышын үтәргә рәхәтләнеп риза булган, чөнки Лариса ханымнын сәнгать өлкәсендәге казанышлары хакында да ишеткәне бар икән Төбәк сәнгатен үзебе знен илдә генә түгел, чит илләрдә дә кин танып мөһимлеген лә әйтергә онытмады кунак Ул арада шоферы да килеп җитте һәм кәгазь төргәгеннән арындырып, бер савытны хуҗасына тапшырды Тегесе исә аны прокурорга тоттырды Районнан килгән, үзенен исемен дә әйтмәгән бу кешенен сойләвсн тынлап торганда. Әмирхан: «чираттагы кытай фарфоры китергән ахрысы бу» дип Уйлап куйган иде Тик ул ялгышкан булып чыкты Савыт чыннан да керамикадан һәм бик яхшы сакланган идс Хәтта яна диярлек
Җентекләп, үткен күз белән караганда гына, бу савытның бик тә, бик тә борынгы икәнлеген ачыкларга мөмкин иде. Аны күрүгә, Лариса «аһ» итте, хәтта кунаклар белән исәнләшергә дә онытты ул. Әмма үзен шундук кулга алып, исәнләште, аларны өйгә чакырды.
Ул арада шофер икенче савытны да алып килде һәм Ларисага тоттырды.
Берничә минуттан чакырылмаган кунаклар, алар белән саубуллашып, китеп тә бардылар. Икесе дә берәр савыт кочкан ир белән хатын капка төбендә басып калдылар.
Бу көнне алар иртәнгесен генә түгел, төшке ашны да оныттылар. Савытларны әле өйгә алып керделәр, аннары исә кире алып чыгып, кояш яктысында лупа белән һәр квадрат сантиметрын жентекләп өйрәнергә- тикшерергә керештеләр. Форма-кыяфәте, рәсем-бизәкләренә караганда, нәманган керамикасы иде бу. Лариса иренә болай дип анлатты. биредә балчык форма һәм яндыру өчен генә, аз күләмдә кулланылган. Калган материал— минераль өстәмәләр белән, тау токымнарының билгеле бер кушылмасы. Вакытка бирешмичә сакланган җете төсләр һәм савытнын бик нык булуы әнә шуларга бәйле. Ларисаның әйтүенчә, бу предметлар гасырлар дәвамында бик күп мәртәбәләр җиргә мәтәлеп төшеп, бәрелеп-сугылып йөргәннәр, әмма дә ватылу түгел, кителү түгел, хәтта тырналмаганнар да. Савытларнын авырлыгы исә аның эчендәге чын көмеш белән кушылган калын эмаль катламына бәйле булып чыкты. Эмальгә билгесез компонентлар да өстәлгән. Әмма боларнын серен борынгы осталар инде үзләре белән алып киткәннәр. Сүз дә юк, бу савытлар су салып йөртү өчен эшләнгән булган. Сәүдә кәрваннары белән биниһая озын юлларда йөрүчеләр һәр тамчы сунын кадерен белгәннәр. Мондый керамика эшләүнең ысул-техникасы Ауропада, аеруча Алмания белән Һолландиядә инде күптәннән билгеле икән. Бу савытлар бик кыйммәт торганлыктан, гади халык алардан файдалана алмаган. Шушы ике савытны да, махсус заказ буенча, бик тә бай вә кодрәтле затка ясаган булырга тиешләр Балчыкка дөя сөте, куй каны һәм аксымы да кушылуы бик мөмкин. Хәер, җирле керамиканы өйрәнүчеләр өчен боларнын берсе дә сер түгел, билгеле нәрсәләр. Вәләкин ул матдәләрнең никадәрле микъдарда кушылуы һаман да тирән сер булып кала бирә. Озын-озак юлга исәпләнгән бу савытларнын тышында каеш белән эләктерү өчен сизелер-сизелмәс кенә өч уентык сызылган. Тик бу каешларны каян табарга?!
Лариса ике ел буе төрле республикадагы коллегалары белән язышып, хәбәрләшеп торды. Нәм, ниһаять, көннәрдән бер көнне ана Таулы Алтайдан ике каеш җибәрделәр. Һәрберсе метрдан чак кына озынрак бу борынгы каешларны савытларга буып беркеткәч тә тәмамланган вә бөтен күренеш хасил булды. Әйтерсең лә, каеш бил-баулар савытларга җан өреп, аларны тергезделәр. Затлы күксел-сары бүре тиресендә тезелешеп утыручы өлгергән өрек төсендәге бу савытлар аеруча матур вә табигый күренәләр иде. Савытларның нечкәребрәк килгән муеннары да, мөселманнар билгесе— ярым ай сурәтләнгән көмеш капкачлары да шушы матурлыкка бик тә күркәм нокта куялар иде.
Менә хәзер ул әлеге матурлыклар сурәтләнгән фотоларга карап-карап тора да, янә карап куя. Гәрчә, бу савытлар хакында ул хәзер хәтта газизе Лариса белергә өлгермәгәннәрне дә белә. Белә—әмма дә аларга карата ни шатлык, ни нәфрәт хисләрен инде кичерми хәзер. Юк, кичерми.
Дәвамы киләсе санда

Реклама