Укучы сүзе


Хөрмәтле «Казан утлары* редакциясе!
Гөлчәчәк Галиеванын 7, 8 саннарда дөнья күргән «Газзәбану* исемле романын бик тә
кызыксынып, үзенә бер ләззәт һәм рәхәтлек табып укыдым. Авторнын элегрәк китап булып
чыккан әсәрләре белән танышмын, бу роман исә тагын да уңышлырак, ул зур осталык белән
ижат ителгән.
Әсәр тулаем үтә кызыклы, бай эчтәлекле, әмма анын кайбер якларына аерым тукталып
үтмәкче булам.
Беренчедән, ул асылда чын тормыштан алынып язылуы һәм вакыйгаларның
ышандыргыч дөреслеккә туры килүе белән укучынын игътибарын беренче битләреннән үк
жәлеп итә. һәм азагына кадәр үзенә бәйләп, сине тәмам әсир итә. Укучы бар дөньясын
онытып, укып бетергәнче аннан аерыла алмый. Монын тагын бер сәбәбе—романның гажәеп
матур, бай тел белән язылган булуы. Өстәвенә, романда яшь буын тарафыннан инде онытыла
барган мәкальләр һәм әйтемнәр күп. Һәм алар кайбер әсәрләрдәгечә тырпаеп тормыйлар,
текстка бик тә «мач килеп», аны форма ягыннан да, эчтәлек ягыннан да көчәйтәләр. Безнен
өлкән буын бала чагыннан ук ата-ана тарафыннан шушындый үткен һәм акыллы мәкальләр
һәм канатлы сүзләр ярдәмеңдә тәрбияләнгән бит инде.
«Газзәбану» әсәре бүген һәр татар гаиләсе өчен тәрбияви яктан өстәл китабы булырлык
дәрәжәдә дип әйтәсем килә. Романда тасвирланган ул вакыттагы татар гаиләсенең әлегә
бозылмаган, ят гадәтләр белән буталмаган тормышы-яшәеше, бер-беренә игътибарлы һәм
ихтирамлы мөнәсәбәттә гомер кичерү, әхлакый һәм дини яктан саф. чиста булу, гаиләдә
урнаштырылган тәртип, пөхтәлек—болар барысы да гореф-гадәтләребезнен ни дәрәжәдә
югары, дөрес, бай вә файдалы булганлыгын күрсәтә бит.
«Газзәбану» бер генә укучыны да битараф калдырмастыр. Әсәрне укып чыккач, аның
тәэсирендә уйланырга, үткән белән бүгенгене чагыштырырга һәм ниндидер нәтижә-фикер
чыгарырга мәжбүр буласын. Әгәр милләтебезгә чын мәгънәсендә ирек, хөррият, үз
мохитендә үз тәртибе, үз менталитеты белән яшәү мөмкинлеге бирсән, һәрбер татар гаиләсе,
үзенең булдыклылыгы, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтижәсендә, нинди муллык белән
тулы тормышта яшәр иде кана.
1920-21 елларда дәүләт тарафыннан оештырылган ачлыктан интеккән һәм фажигале
югалтуларга дучар ителгән авыл кешесенең яшәүгә сәләтле булырга омтылуы вә чиксез
тырышлыгы нәтижәсендә бары берничә ел дәвамында аякка баса алуы һәм тормышын рухи
яктан да баетырга омтылуы романда бик тә ышандырырлык итеп бирелгән. Чөнки «тел.
лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәү нәтижәсендә барлыкка килгән эчүчелек, тәмәке төтене
суыру, ялкаулык, хөрәсәнлек, кояш чыккач та сәрхушлектән айный алмыйча йоклап яту.
өстәвенә, тәһарәтсез яшәү һәм башка шундый тискәре «уңышлар» элек үз мохитенә. үз
диненә тугры чын татарда һәм аның гаиләсендә булмаган бит ул.
Сүземне йомгаклап, һәрвакыт яратып укыла торган авторыбызга үземнен теләк вә
тәкъдимнәремне дә әйтәсем килә: бу олуг хезмәтен дәвам итсә иде ул. Әсәргә кергән
гаиләләрнең колхозлашу чорыңдагы, утызынчы елларда оештырылган дәүләт вәхшилек һәм
сугыш елларындагы кичерешләре дә язылса иде. Персонажлар чын тормышыбыздан алынган
булу сәбәпле, аларнын дәвамы—яшь буыннарнын бүгенге язмышлары турында да язып,
романны зур бер китап итеп чыгарса иде Гөлчәчәк ханым. Анын яратып укылачагына
иманым камил, чөнки «Казан утлары»нда басылган кадәресен халык укып туймады һәм
түземсезлек белән әсәрнең дәвамын көтә. Ә журналның үзен табу, аеруча район һәм
авылларда, мөмкин булмаган хәлгә әйләнде.
Форсаттан файдаланып, «Газзәбану»ны түкми-чәчми басып чыгарганы өчен журнал
редакциясенә олы рәхмәтемне белдерәм.
Ихтирам белән. Габбас
МӨХӘММӘДШИН.

Реклама