СИНЕҢ САЗЫҢ ДӨРЕС УЙНАДЫ


Моннан 17 ел элек. Нәкый ага Исәнбәтнең үлеме хәбәрен ишеткән сәгатьтә теркәлгән ята бу. Үлем-китем көннәрендә мин аны беркая Оа бирмәдем, шуңа күрә көндәлек матбугатта күренмәде дә. Язиада импульсивлык, чарасызлык, гаҗизләнү (әлбәттә, шәхес өчен горурлану да) сизелеп тора. Хис—фикердән алдарак җилдерә кебек. Автор, сулышы капкан кешедәй, бик күпне тиз генә әйтергә теләсә дә. әйткәне тирән һәм салмак ритмда чыкмый Вакытын, вакыйгасын искә алсаң, бу хәл табигый да дыр Әдипнең юбилее уңае бепән шул язманы укучыларга тәкъдим итәм.
Нәкый ага вафат...
Үлем дип аталган Илаһи Кара Канатнын башларыбыз өстеннән сискәндереп үтәсен сизенгән булсак та, без аның килеп житәсенә әзерләнеп җитмәгән булганбыз икән... Жан өшеткеч бу хәбәрне ишеткәндә без—бер төркем каләмдәшләр—Язучылар йортында идек. Мәһабәт бинанын (хәзерге Мөштәри урамы, 14) ишегалдында мәш килеп кино төшерәләр. Без тамаша кылып кырыйдан карап торабыз. Сәер очрак: кызык та, кызганыч та. Тирә-якта ясалма төтен, янгынчыларның кызыл машиналарыннан сиптерелгән ясалма янгыр, актерларның (күбесе Н Исәнбәт спектакльләрендә каһарман рольләрен уйнаган артистлар) ясалма киемнәре, ясачма көлу-елмаюлары... һәм Бөек Шәхеснең фани дөнья белән саубуллашу мизгелләре.
Төтен... Ясалма янгыр Тотрыксыз сәясәт. . Ә чыны—көз. Сирәк була торган кояшлы, жылы көз татарнын Бөек улы Нәкый Исәнбәтне (чын фамилиясе—Закиров) мәңгелек юлга озатырга үзенчә әзерләнгән кебек. Тирә-юньдә монсу олпатлык. Шәфәкъ тоташкан шәмәхә кызыллык..
Нәкый аганың, һәр олуг шәхеснеке кебек, тормыш һәм иҗат юлы фаҗигаләр һәм тантаналар белән үрелеп барган. Яшьлек хыялларындагы бөеклеккә үрләткән биеклекләр дә, күнелдә җәрәхәт калдырган абыну-егылулар да; кыерсыту- эзәрлекләүләр дә (заманында К.ПСС ҮК ул әзерләгән «Идегәй» дастанын тыюга исәпләнгән махсус карарны тикмәгә генә чыгармаган инде!); олы язучы булып саналган елларда кочегар—мич ягучы, ишек алды себерүче кебек тузанчы-корымлы кара эшләрдә йөрергә мәҗбүр булулар да, алкыш һәм чәчәкләргә күмелеп (анын пьесалары буенча куелган кайбер спектакльләр зур сәхнәләрдә берничә мең мәртәбә уйналган!) данда тибрәнүләр дә... Барысы да булган.
Нәкый Исәнбәт—тарихи фигура. Андыйлар сирәк. Табигатьнең асыл заты буларак, дөньялыкта үз миссиясен анлаган кеше. Хачык рухының, хач ык ижатынын энҗеләрен такыя кебек үреп, килер буыннарга тапшырган зат. «Татар хачык мәкальләре»нен өч томлыгы үзе бер бөек хезмәт Күләмле кереш сүзе генә дә ачлә ничә диссертациягә торырлык. Һәр татар кешесе бу хезмәтләр белән танышып, аны җанына сеңдерсә, без Җир йөзендә бик абруйлы милләт булыр идек Ә ул төзегән сүзлекләр? Татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихы турында күләмле хезмәтләр? Кызганыч, аларнын байтак өлеше әлегәчә дөнья күрмәгән. Ул төзегән «Идегәй» дастаны—үзе бер эпопея. Зур шәхесләр төрле яктан талантлы була шул. Ул—энциклопедик белемгә ия галим, драматург, шагыйрь. «Уракчы кыз», «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем» кебек җырлары гына да ни тора!
Күптән түгел анын 90 еллык юбилее булып узган иде. Тантанада ул үзе катнаша алмады. Кадер-хормәт күрсәтеп бирелгән бүләкләрне, «иясенә тапшырырмын» дип. улы Празат Исәнбәт алган иде.. Хәзер инде ана бер нәрсә дә тапшырып булмый. Үзен генә Җир куенына тапшырырга кала Сүз җаеннан әйтәсе килә, юньчедән юньле нәсел кала. Нәкый аганың улы Празат—татар театрының олуг режиссеры, хикмәт иясе; кызы Йолдыз—татар музыка сәнгатенең зур белгече, сәнгатькяр кеше...
Үзеннән сон эшеңне дәвам итүчеләр булу—үзе зур бәхеттер.
Газраилга һәркем тигез. Ана патша ни дә. мәхлук кол ни' Туганбыз икән, һәммәбез бер юлда, чакрым баганалары гына төрлечә... Әмма һәр Бөек мизгел-акт тетрәндерә: ми генә түгел, бөтен тән кымырҗып куырылып ала кебек. Зур Кеше китеп бара. Аны кем алыштырыр? Әлбәттә, беркем дә алыштыра алмас Ш>лай да. Хәтерле кешеләр—яшьләр аның эшен дәвам иттерә алалар Тиешләр Һәммәбсзгә онытмаска иде: ул үзе яшәгән чордагы татар халкынын рухи анатомиясен язып- күрсәтеп китте Үзенә күрә бер күрсәтмә-харита
Без бу арада митинглар шаукымында яшибез. Гомер үткәч, бу еллар гаҗәеп еллар булып искә төшәр әле! Татар сонгы ничә гасырдан соң үзен «Дөньяда без дә бар!» дип күтәрелеп чыкты, үз тавышын ишеттерә башлады Ә каян килә сон бу уяну, бу күтәрелеш? Әлбәттә. Тукайлардан. Исхакыилардан. Нәкый ага Исәнбәтләрдән! Ул. хәл-вәзгыятьне тирәннән аңлауда, замандаш һәм хәким зат буларак, дәүләтчелекне (ата-анасыз йортта тәртип булмый ул!) торгызу юлындагы хәрәкәттә төп фигураларның берсе иде Таяну нокталарыннан тора бу Дөнья Нәкый Исәнбәт вафат. Шул сәбәп белән хисләнеп уйлануларым болар Меңләгән бүгән милләтгәшләребезнең фикерләре, бәлки, бүтәнчәрәктер Тирәнрәктер Уртак максат юлында барганда һәр нәрсә аклана Хәтта үлемне дә аңлап була кебек ...Казан уртасында кино төшерәләр. Литфонд егетләре җеназа хәстәрләре белән йори. Без. бу сәгатьтә конфузия алган кешеләрдәй гаҗизләнеп. Казан уртасында басып торабыз. Бөек кеше китә. Тарихның асыл бер сәхифәсе ябыла
Безгә, әлегә исән-сау. сәламәт егетләргә, тамаша кылып торырга гына түгел, саф башындагыларнын әләмен алга—алгарышка илтергә кирәк. Бүтән юл юк Рухын тыныч булсын. Бөек Татар Улы!
1992. 15 сентябрь Казан
Р. 8. Әйе, бу уалану-мәрсияне язганнан соң байтак вакыт үтте. Бу елларда Нәкый Исәнбәткә бәйләнешле нинди вакыйга-хәлләр булган, аның иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә ниләр эшләнгән, язчамда хисләнеп әйтелгән теләк— юрачаларның күпмесе тормышка ашкан?
Беркадәр эш башкарылган. Кайберләрең әйтеп уэыйк: әдипнең 100 сглыгы уңае белән (1999) Кача / театрында истәлек кичәсе үтте. Монысы табигый хәл. 2000елны Юнчы е.иарда Н. Исәнбәт./әр гаиләсе торган йортка (Мөштәриурамы) мемориаль такта куелды. 2005 елда тыкрык сыман бер урамга (элеккеге Ревазюңия урамы Бер бишы I нирдеш кия урамына тоташа) ә(>ип исеме бире, лде. ( ирәк кенә булса да (нигездә, торле юбилейлар уңаеннан) сәхнәдән яки экраннардан спектакльләр күренгә зәп ала.. Кызганычы шул: соңгы 20 сэ эчендә әл>ипнең әсәрләре басылмады дияр /ек. Кемгә ничектер, миңа Н. Исәнбәт иң әувәл боек гашм, фольклорчы. сүзлекләр иясе бу ларак кадерле. Сүзлекләр җыелмасы—һәр халыкның иң топ рухи байлыгы Заманында актуаль һәм популяр булган кайбер әсәрләр, әйтик, пьеса шр е.л. шрузгач тән сез ләнергә, әһәмиятен җуярга да мөмкин. Н. Исәнбәт тупланган 3 томлык - Татар халык мәкальләре»—ул үлемсез хезмәт. Беренче чиратта әнә шул хезмәтне (ул 1959-6 елларда торле тиражда басылды, хәзер инде сирәк очрый торган библиографик басмага әйләнде) халыкка кайтарасы иде! Моны эшләү әдипнең шәхесен чәңгелмитер\ юлында конкрет гамәл, үзенә курә бер һәйкәл салу бу лыр иде. Моннан 20 ел глек. безнең журналда басылган әңгәмәсендә әдип ба лай дигән иде: - Сынатмаска кирәк, җегетләр!» Чыннан да бөекләрне онытмаска, сынатмаска кирәк безгә.
2009. У ноябрь Казан
 

Реклама