ШИГЪРИ ҖАН АҺӘҢЕ


Күренекле әдәбият белгече, мәгьрифәтче-педагог. фольклорчы, филология фәннәре докторы. Казан университеты профессоры Марсель Бакиров үзенен 75 яшен халык күңеле жәүһәрләрен—мифларын, әкиятләрен, җырларын, бәетен, хушавазларын—яңача шәрехләгән «Татар фольклоры* (•Мәгариф». 2008 ел) исемле хезмәте белән каршылады Югары уку йортлары студентлары, укытучылары, гомумән милли рухлы укучылар өчен язылган бу китап белән хозурланып та. дусларча көнләшеп тә танышып чыккач, уйга талдым: ошбу тикшеренүгә хас булган заманча фикерләү, мәгънәви тирәнлек, бормалы, сыгылмалы, катлаулы вә ягымлы өслүб, композиция өлкәсендәге ачышлар, аңлаган кеше өчен төртмәле фаразлар турында төпле сүз әйтүе җиңел түгел. Аннан килеп, фольклор белән шөгыльләнүче галимнәр үз өлкәләренә кысылганны яратмыйлар, тәнкыйть сүзе әйткәндә дә. үзләре генә аңлаган эзоп теленә өстенлек бирәләр.
Заманында аркама биштәр асып. Илбарис абый Надиров җитәкчелегендә халык ижаты үрнәкләрен җыеп, мәшһүр фольклорчы Хәмит Ярми җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе язып йөргән, халык ижатынын татар шигърияте үсешенә ясаган уңай тәэсирен шәрехләгән хезмәтләрем искә төшкәч. «Татар фольклоры» китабы турында фикерем белән уртаклашырга хакым бардыр дигән нәтиҗәгә килдем.
Сүз дә юк. «халык иҗаты» дип аталган изге мирасыбызны гыйльми өйрәнү, атамалар, нәзари фикерләр, сәнгатьчә матурлык, тел, сурәтләү чараларын күзаллау, аңлату тарафларыннан фольклор фәнебез нык алга киткән. Анда эчтәлек сөйләүне, социологик анализны, сәяси бәяләүләрне гомумкешелек ихтыяҗларыннан алга кую. матурлык һәм миллилек нокталарыннан килеп өйрәнергә тырышунын өстенлек алуы сизелә. Дәреслек буларак тәкъдим ителгән бу хезмәттә М Бакиров алдында катлаулы бурыч торганын онытырга ярамый. Ничек һәм ни рәвешле фәнни-нәзари дәрәҗәгә хилафлык китермичә, халык иҗаты фәне белән бөтенләй диярлек таныш булмаган кеше дә рәхәтләнеп укырлык, шул ук вакытта «халыкнын мон-зарын. киләчәккә өметен» чагылдыра дигән сүзләр кебек примитив баскычка төшмичә, тиешле югарылыкта кала алырга? Алгарак китеп булса да. әйтик: биредә автор академик белән студент, язучы белән балыкчы, балта остасы белән сыер савучы күңелләренә дә хуш килерлек фәнни тәгълиматларны күп санлы мисаллар белән раслау аша һәммәбеэ өчен файдалы китап чыгарган.
«Көнләшеп» укыдым дип әйтүем дә тәти сүз өчен генә түгел Яхшы мәгънәсендә фәнни кимәлдә ярышу. Сибгат Хәким әйтмешли, бер-беренә төрткапәп тору, үпкәләшмичә, дөресен әйткән өчен ачу тотмыйча, этикет саклап аралаша белү— мәдәнилек белән зыялылыкның бер күрсәткече. М Бакиров фәннилеккә зарар китермичә, вакыты белән сәясәтче-дипломат мантиясен киеп алса да. үз фикерен яклаганда энәләрен тырпайтып куюдан да тартынып тормый Жөмләдән. озак еллар дәвамында борынгы төрки шигырен, бигрәк тә Орхон-Енисей ташязмаларын бәяләүдә И Стеблева фикере соңгы гыйльми сүз булып бәяләнә килде. М. Бакиров исә җиңүчегә каршы мәйданга чыккан батыр кебек күренекле тюрколог белән бәхәскә керә, бу борынгы язмалардан шигырь эзләү, анын төзелеш системасын билгеләргә тырышу урынсыз, ритмик буыннар сизелгәләсә дә (әйтик, нәсердәге шикелле) алар чәчмә белән язылган ядькярләр дип исбатлый.
Һәр милләтнен рухи мирасында мөһим өлешне хат ык авыз ижаты атып торуы бәхәссез. Ул—соклангыч эчтәлекле, сәнгатьлелек ягыннан гажәеп бер казаныш, һәр халыкның горурлыгы һәм кабатланмас үзенчәлеге. Безлә фольклорны жыю. гамәли вә фәнни өйрәнү эше даими алып барылса да. бу байлыкның фәлсәфн- эстетик бөеклеген, үлемсезлеген ачып, гыйльми тикшеренүләрнен перспективасын билгеләгән һәм уку йортлары өчен дә дәреслек булырдай бер житди хезмәткә ихтыяж сизелә иде М Бакировнын әлеге хезмәте бу җәһәттән сөенечле күренеш булды
Дәреслек традицион калыпка нигезләнгән булып, жанрлар эзеннән барса да бирелеш рәвеше, фәнни һәм шул ук вакытта образлы теле, күнегелгән стереотиплар «тәртәсенә» дә типкәләп үтүе белән янача. заманча фикерләү җимеше булып кабул ителә Кыска, әмма мәгънәле керештән сон, автор тарихка сәяхәт ясап, фәннен бу тармагын үстерүгә өлеш керткән фидакарьләргә үзснен тирән ихтирамын белдереп уза Гадәттә галимнәр теге яки бу фәннен өйрәнелү тарихына тәфсилләп тукталырга яраталар. М. Бакиров исә халык авыз ижатын өйрәнүнен олы һәм баи тарихын, берәүне дә рәнжетмичә. 4-5 биткә сыйдырган да куйган. Күмәк хезмәтнен беренче үрнәкләре М. Кашгарыйнын «Диване лөгатет-төрк» сүзлегендә үк күренә башлап, ошбу җәүһәрләрне туплау, бастырып чыгару XIX гасырнын беренче яртысында башлана (П. Рычков, И Лепехин, Г. Балинт һ б.), XIX йөзнен икенче яртысыннан бу изге эшне М Иванов, С. Кукляшев, К Насыйри кебек татар мәгърифәтчеләре үз кулларына алалар, «татар фольклористикасына аерым фән буларак нигез салыну да шушы чорга туры килә»,—дип нәтижә ясый галим. Катлаулы фәнни тәгълиматларны автор хәтердә калырдай мисаллар белән үреп бара Татар җырларын язып алган фин тюркологы X Паасонен фольклорыбызның лирик төренә хас мәгънәви тирәнлек, сурәтлелек байлыгы анын, тәэсир көче белән соклануын яшерә атмаган икән. XX йөзлә Г Тукай, Г. Рәхим, Г Ибраһимов. М Жәлил. Н Исәнбәт. Г Бәширов кебек бөекләребез дә халык ижаты үрнәкләрен бастырып чыгаруга зур әһәмият биреп, алар турында күнел түрләреннән ургылып чыккан жылы. тирән мәгънәле фикерләрен әйтеп калдырганнар. X. Бәдигый, Ф Туйкин. Г Сәгъди кебек фидлкаръләребез халык ижатын өйрәнүне башка шөгылъләре белән бергә алып барсалар, үткән гасырның уртасыннан бу тармакка татарның беренче профессиональ фольклорчысы Хәмит Ярми килә. Шулай шул: ихтыяж үзенә лаеклы, кирәкле галантны табып ала ул. Әйтик, XX йөз башындагы ижтимагый-сәяси вәзгыять татар шшырснә ислах (реформа) кирәклекне, анын реализм юлына чыгуын таләп итә. Ходай Тәгалә милләтебезгә шул изге бурычны үти алу сәләтенә ия булган олут шәхесне, камил инсанны—Тукайны—җибәрә Сонрак вакыт һәм зарурият X Ярминс дә Себердән •эзләп табып», ана халык ижатын жыю һәм популярлаштыру эшен «куша» Ә бу галим үзенә алмашка И Надиров. Ф Әхмәтова, Ф. Урманчиев. X Мәхмүтов кебек яңа буын фольклорчылар «кавемен» үстереп калдыра М Бакиров урынлы билгеләп үткәнчә, нәкъ менә алар төзеп, нәшер иткән 12 томлык җыентык (1976—1988) Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була Киләчәктә фольклор мирасыбызның 25 томлыгын һәм рус телеңдә 15 томлыгын чыгару буенча житди эш алып барыла икән.
Бу китапта халык ижатынын аерым жанрларын өйрәнүгә керешер ашыннан автор әлеге рухи байлыкларны якынлаштырган гомуми методологик аспектка туктала «Башка халыклардагы кебек, татар фольклорының кин тармаклы жанрлар системасы да, һичшиксез, чынбарлыкны мөмкин кадәр тулы һәм күпьяклы итеп чагылдыру ихтыяҗыннан барлыкка килә». Димәк, жиһаннын барлык халыклары да якты айны, иртәнге чыкны, яфрак лепердәвен. гирә-юныә ак каендай ямь сирпеп торган кызлар матурлыгын, кара урманнарда, далаларда, жир асларында югалып катмый торган гаярь егет кичерешләрен, ил каргының уи-теләкләрен бер төслерәк аңлый, образлар ярдәмендә әйтеп бирә икән Шул ук вакыгта һәр халыкның үзен чолгаган табигать (бер якта буран дулый, икенче төбәк халкы эсседән әлсери), ижтимагый-сәяси система (мөстәкыйльлеге, дәүләтчелеге булу, булмау) белән бәйле үз кабатланмас жанрлары бар Татарнын да үткәненә, фажигасына сизгер, шу на бәйле рәвештә хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәтен белдергән бәет белән монажәт жанрлары яши Әлбәттә, һәр халыкнын милли үзенчәлеге, тел аша чагылган мемталитегы.
сурәтле фикерләве миф, әкият, жыр, мәкаль-әйтем кебек фольклорнын төп, табигый жанрларында да үзенә генә хас үзенчәлекләре белән чагыла. Татар кешесе әнә шуна күрә үзенчә моная, сызлана, әрни, үзенчә шаярта, төрттерә, шомарта.
Авторнын нәзари карашлары төпле, уйланылган. Галим, мәсәлән, мифларны уйдырма хыял жимеше дип кенә бәяләүне ялгыш һәм наданнар фикере лип кире кага. «Мифларга ыруглык жәмгыятенен дөньяга карашлары системасы һәм борынгы торе буларак, галәмне, тирәлекне үзләренчә анлату, танып белергә омтылу функциясе хас»,—ди автор 21 биттә. «Мифларнын икенче функциясе—табигатьтә һәм кешелек жәмгыятендә урнашкан тәртипләрне саклау» гына да түгел икән. «...Һәр халык үзенен мифологиясендә кабаттан һәм янабаштан үз тарихын кичерә» дигән гөманы мина әдәбият белән фольклор әсәрләре арасындагы якынлыкны аңлауга ачкыч кебек тоелды. «Яңабаштан үз тарихын кичерә*—бөек Тукаебыз «Шүрәле». «Су анасы» кебек табигать ямен, анын «җанын» ачып бирергә омтылып, мифологик катлам ярдәмендә кеше асылына, зиһененә дан җырлаган сәнгатьчә нәфис әсәрләрен иҗат иткән. Шагыйрьнең тарихка мифологик ышанулар аша килүен шул чорда ук олуг тарихчы 3. Вәлиди дә хуплап чыга. (Мәктәп.—1913.—№4.-118 б.):
Зур бу урман читләре күренмидер диңгез кеби.
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
—дигән бит шагыйребез.
XX гасырның сонгы чирегендә татар прозасында, драматургиясендә (Г. Гыйльманов «Албастылар», Ф Бәйрәмова «Алыплар илендә*. М. Гыйләжев «Бичура» һ. б.) мифологик образларга, мотивларга мөрәҗәгать итүнен нигезендә дә тарихыбызны яңадан кичерү аша бүгенге халәтебезне аңларга һәм аңлатырга омтылу нияте ята, күрәсең.
Диннәрнең, дини-мифологик атамаларның килеп чыгуына, таралуына да авторнын үз карашы бар. Бер мисал китерик. Идел-Урал киңлекләрендә яшәгән төрки кабиләләрнең борынгы ышануын-динен белдергән «Тәнре» сүзенен килеп чыгуы галимнәр арасында әлегәчә бәхәс уята. Якут галиме Н. К. Антонов аны «таң—ир(е)» дип аңлатса, Н. Фәттах бу сүзне «тан—ра» (тан алласы) дип шәрехләсә. М. Бакиров исә аны тавыш-янгырашны белдергән •тан/тен/тән» тамырыннан ясалган дип фаразлый. Минем күңелемә Антонов аңлатмасы якынрак тоелса да. М. Бакировның эзләнү-уйланулары хуплауга лаек, киләчәк эзләнүләр хакыйкатьнең кем ягында икәнен күрсәтер.
Героик һәм тарихи дастаннарда да татар халкының бай һәм олы тарихы турыдан- туры, нәкъ шулай булганча гына чагылыш тапмый. «Түләк—Сусылу», «Йиртәшлек». «Алпамша», «Ак көбәк» кебек әсәрләрдә халык үткән юл читләштерелеп, киная һәм шәхес язмышына бәйләп сурәтләнә, хәтта чын тарихка иң якын саналган «Идегәй», «Чура батыр» кебек дастаннарда да Алтын-Урда һәм Казан хаңтыгы оешу, чәчәк ату, юкка чыгу тарихы төрле өстәмә сюжет, көнитеш. мәхәббәт маҗаралары белән үрелеп бара. Иҗатчы—халык урын-вакыт, фактлар, еллар, айлар, каһарманнарның исемнәре дөреслеккә туры килү-килмәү белән артык санашып тормаган. Әмма бу әсәрләр татар дәүләтләренең ваемсызлык, хөсетлек, комсызлык, икейөзлелек, хаким сыйныфларның байлык артыннан куу кебек тискәре сыйфатлары аркасында юкка чыгуларын ачынып, гарьләнеп, сабак алыгыз дип ачып бирәләр Тарихи хакыйкать белән сәнгатьлелек вакыйга-хәлләргә икесе-ике яктан килеп «мөһер сугалар» дип аңлата М. Бакиров. «Идегәй» дастанында катнашучыларның «артларында торган* тарихи затлары азмы-күпме ачык булса, Чура батырның сурәтчәсен аныклау шактый мәшакәтьләр тудыра, «...кем булган соң ул Чура батыр, анын конкрет прототибы булганмы? Фольклорчыларның һәм тарихчыларның кайберләре (мәсәлән. Ф Урманчиев, Л Ибраһимова һәм Д. Исхаков) бу сорауга уңай җавап бирәләр һәм әлеге каһарманга олге-прототип ролен үтәгән шәхес Казан аксөяк-бәге Чура Нарыков булган дигән карашта торалар: хәтта һәр төрки милли версияләренә дә шул шәхес өлге итеп алынган дип исәплиләр». М Бакиров бу карашнын татар тарихын өстән- өстән генә өйрәнү нәтиҗәсендә туган ялгыш, хата караш дип. Чура батыр белән
шул ук исемне йөртүче Нарыковнын икесе ике шәхес кенә булмыйча, беренчесенең бөтен көчен, гомерен рус баскынчакларына каршы көрәшкә биреп, икенчесенең, киресенчә, рус князләре кубызына биеп. Мәскәү яклы фирка оештыручыларнын берсе булуын, әлеге сатлык жаннын Казан ханы тарафыннан үтерелүен исбатлый Хакыйкатьне аклауда, дөреслекне яклауда галим принципиаль полемист, ул унга- сулга гайрәт чәчә. Анын өчен үз халкынын мәнфәгатьләре белән яшәгән һәр зат—изге, яшәеш үрнәге. Шул чорда яшәсә Марсель үзе дә үткен кылычын кулына тотып, дошман өстенә ташланыр иде дип уйлап куясын Юк. галим үз нәгърәләрен хискә бирелеп кенә ормый, ә реаль чыганакларга. «Казанская история• (М -.7 1994). В Похлебкиннын «Татары и Русь* (М . 2005). һ Атласи. М Әхмәтжанов. И Измалов кебек галимнәрнен фикерләренә таяна Тирән анализ нәтижәсендә ясалган йомгагы да ышандыра: «Чура батыр» дастанын тикшерергә алынган фольклорчылар, эклектизм юлына басып, әлеге текстнын берьюлы ике өлешенә, ягъни ике версиясенә дә таяналар һәм. фикерләрен кат-кат үзгәртә-үзгәртә. «билгесезлекне билгесепск» аша исбатларга тырышалар* «Кыскасы,—ди М Бакиров —халык ижатынын аерым үрнәкләрендә Чура батыр образы белән сатлык жан Чура бәк шәхесе бер-беренә капма-каршы куеп тасвирлана* Кайбер фольклорчылар, тарихчылар беренчел чыганаклар белән эш итү мәжбүриятен онытып җибәрәләр икән
М Бакировнын галим буларак ин көчле ягы: күпләрнен теше үтми торган өлкә—шигырь теориясе, төрки-татар тезмә сәнгатенен килеп чыгу, яшәеш үзенчәлекләрен, метрикасын, строфикасын. рифма-ритм хасиятләренен кабатланмас билге-сыйфатларын —ачыклау, шул ук вакытта фольклордан башлангыч алучы сәнгати образлар, сурәтләү чараларын һәм ин борынгы тезмә жанрлар системасын тарихи поэтика һәм шигъри үсеш яссылыгында тикшерү, киләчәк перспективаны билгеләү Инде үткән гасырнын җитмешенче елларында ук ул. интуиция белән фаразга гына ышанмыйча, татар-төрки шигыренен төп кануннарын өйрәнүне төгәл фәннәрдәге шикелле үк. эксперименталь җирлектә атып барды 1972 елда кандидатлык диссертациясенең нигезенә яткан •Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында терки һәм татар шигырь тезелеше закончалыклары• исемле китабын бастырды. Бу эзләнүләрнең дәвамы буларак «Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе• (А. Яхин белән берлектә. 1981) һәм «Шигърият дөньясына сәяхәт• (1999) һәм әлегә тиешле бәясен атмаган капиталь һәм масштаблы фикерләве, офык киплеге белән үтә кыю хезмәт •Шигърият бишеге Гомумтөркн поэзиямен яралуы һәм ин борынгы формалары• (2001) кебек китаплары нәшер ителделәр Шул рәвешле ул татар шигыренен ин тирәндә, гасырлар түрендә яткан серләрен, чишмә башын эзләүгә гомерен биргән, бик күп тикшерүчеләр кылыч чәкештереп, уртак нәтиҗәгә килә алмаган проблемаларга нисбәтән үз карашын белдереп кенә калмыйча, фәнни табышмакны чишү юлларын да тәкъдим итә. аерым азганда, йола-мифларның поэзия бишеге булуларын исбатлап, татар шигыренен камилләшү, үсү чорында шактый катлаулы юл үтеп, интонацион-синтаксик системаны һәм силлабик ритмны иярләп, гарәп-фарсы телләре аша гаруз үлчәме кабул иткәнче үк, үзебездә «көчәйтелгән басымлы шигырь»нен мөстәкыйль юнәлеш алып, читтән кергән калыпны милли рух белән баетуын дәлилли
Мифлар кебек үк борынгы, «баба» чорда ук туса да. рухы, кеше күнеленә якынлыгы белән һаман яшь. өлгер һәм хисси жанрнын җыр-шигырь «җене» кагылган авторнын игътибар ү зәгендә торуы табигый Бу жанрнын төрле чагылышларын >чкс хасиятен, бизәкләү, юандыру чараларын өйрәнүгә И Надирон. М Нигъматжанов \ Яхин кебек өлкән буын галимнәре шактый коч куйган Сонгы елларда К Миннуллин бу юнәлештә актив зшли («Һәр чорнын үз җыры». 1998 «Шигърият һәм жыр» 2004). Ирсшслгәннәрне кабатламыйча, киресенчә, элгәрегеләрнен казанышларына таянып. М Бакиров 6Ү ӨЛКӘДӘ ДӘ үз сүзен әйтә Жыр мирасын автор кабу 1 ителгән традиция буенча лирик һәм тарихи җырларга бүлеп өйрәнә Жырнын төп у кнчатек- билгеләре нидән гыйбарәт сон ’ Аны башка жанрлардан аерып торган сыйфаты- универеальлек, ди галим Чөнки, әкиятне, мәзәкне хәтерендә тотарга, сөйләргә маһирлыгы булмаса да. мәкаль-әйтемне. тапкыр сүзне кулланмаса да. ниндидер берәр куанычлы Йә хәсрәтле хәлләр белән күнеленә сенеп катган җыр сүзен, коем
үзе өчен генә булса да, «мыгырдап» йөрмәгән, хозурланмаган кеше юктыр.
Физик хезмәт башкарганда, ял мизгелләрендә исә ана ихтыяҗ үзеннән-үзе туа. Сүзләрен, көен табучы, башкаручы кешенен кичереш дулкыны менләгәннәрнен йөрәгенә илаһи нур булып үтеп, барысы өчен уртак уй-хисләрне сурәтле образга күчерә. Жыр чыгару хасияте кешегә тумыштан килә, яшәеш мохите, тормыш тәҗрибәсе аны үстерә, очкыннан ялкын көлтәсе күтәрелә. Жыр чыгаручы галәм, табигать, кан кардәшләре белән «син*гә күчеп серләшә. Анын йөрәге кичерешләр өермәсе өчен ачык. Сызылып тан атканны күзәтәме, ялан тәпи чыктан атлап киләме, гөлләрне чәчәк «аттырамы», кичләрен чибәр кызның оялчанлыгын хуплыймы—ул һәркайда матурлык, яхшылык, күркәмлек эзли. Жыр чыгаручы үзенен хисләре гурында «мин» дип сөйләсә дә, шәхесне алга чыгармый, фәнчә әйтсәк, ижатчы субъектын индивидуальләштерми. Шунар да «фольклор нәфасаты күмәк ижат җимеше, халык күңеле акчарлагы», дип яза М. Бакиров. Шул ук вакытта лирик һәм тарихи җырларның каһарманы үзенчәлексез, затланышсыз шәхес түгел. Анын тәгаен социаль портреты җырларында, башка жанрларда яши. Менә ачык күренеп торган һәм галим күрсәткән сыйфатларның берничәсе.
Ул—үз милләтенә бирелгән халык баласы;
Ул—матурлыкка гашыйк табигать кыйпылчыгы;
Ул—заманның жан сыкравы авазы.
Ул—үз халкының үгет-нәсихәт, әхлак кагыйдәләренә турылыклы шәхес;
Ул—хыял дөньясында яшәгән гүзәллек алиһәсе;
Ул—галәм улы, мәңгелек кызы;
Ул—көрәшче, намуслы, риясыз зат;
Ул—икейөзлелекне, алдашу, шомарту кебек «җитлеккән җәмгыять» кагыйдатәрен кабул итми, байлык артыннан кууны хупламый..
Милли рух халык җырларының һәр күзәнәгендә, тел берәмлегендә яшәсә дә, атарга башка халыкларны кимсеткән (кайбер шаян җырларны исәпкә алмаганда), тар милләтчелек хас түгел. Халык җыры, дөнья ваклыкларына бирешмәгән шикелле, сәяси бүленешләрне, дәүләт чикләрен дә танымый. Әйтик, совет чорында фирка, хакимият җитәкчеләрен мактаган җырлар гайре табигый, тозсыз булып чыктылар, халык андый «табылдыкларны» яки ясалмалыкларны кабул итмәде. Совет хакимияте чорында макталган «Кызыл көрәшчеләр бәете»нен сәнгати яктан йомшак, вакыйга артыннан «тагылып» баруга нигезләнгән ясалма әсәр икәнлеге бер укуда ук сизелә иде
Халык җырларының мәгънәви офыктары ифрат киң. Анда яшәү белән үлем фәлсәфәсе, әдәп-әхлак нигезләре, әйбәт тормыш турында хыяллар, кешеләр арасындагы катлаулы матавыклар, сөю-сөелү. уңышсыз мәхәббәт зарлары, ялгызлык әрнүләре шигъри юлларга агыла. «Мәхәббәт җырлары—халык лирикасының ин нәфис үрнәге, таҗы. Чөнки аларда кешенен ин югары, ин тирән, ин кадерле хисләре—мәхәббәт кичерешләре тасвирлана»,—ди галим «Халыкнын мәхәббәткә— сөюгә бәйләнешле эстетик идеалы инсани һәм демократик рухта; ул нәкъ менә саф һәм тиң, үзара тигез, турылыклы мәхәббәтне генә чын мәхәббәт дип саный»,—дип тәкърарлый ул. Жырнын поэтикасына хас төп үзенчәлек итеп сәнгати вакыт- хронотоп алына. «Чөнки вакытнын ничек гәүдәләнүе эчтәлекнең ничек ачылуына, әсәрнен поэтикасына зур йогынты ясый... Нәтиҗәдә җырның «мин»е. лирик герое да җырлаучы—башкаручы «мин»е белән бергә кушылып гәүдәләнә». Шул алымны арттыру, күпертү һәм символлар көчәйтеп килә. Тормышнын ин катлаулы низаглары бер караганда бик гади күренгән үлчәмгә, вәзенгә куела. Әмма жыр-бәетләрнен сыгылмалы, бормалы, бизәкле калыбына сыймаган фикер мәне, йөрәк тибеше юктыр! Жырнын һәр күзәнәгеннән моң, сагыш саркып тора. Күбесе халык язмышын, фаҗигале тарихын тирәнтен тоюдан килә. Нәфис җанны ачуга сүз-тел гаять сизгер (күбесен нечкә күнелле хатын-кыз чыгарганы сизелеп тора). Болай караганда халык җырларының күпчелегенә хас 10-9, 8-7 үлчәмнәре бик гади күренсә дә, озын көйләр кушымта, кисәкчә, ымлык һ. б. ярдәмче чаралар ярдәмендә сыгылмалы, борылмалы, чуар бизәкле стилистик берәмлек тудыралар. Күп төрле мәгънәви һәм хисси кичерешләрне, уй һәм тойгыларны, тормыш драматизмын, җитдилекне, шаянлыкны, сөю-сөелү шатлыгын, аянычлы хәлләрне дә сыйдыра гадәти күренгән
шигъри калып, дигән нәтижәгә килә М Бакиров
Катлаулы, нечкә кичерешләрне үзәккә алганда да җырларда, бик ихтыяҗ булмаганда, гарәп-фарсы. төрек, рус теле алынмалары белән мавыгу артык сизелми, иҗатчыга үз ана теле байлыгы, анын сыгылмалы өслүбе бик житә
Фольклор әсәрләренен күмәк иҗат җимеше булуы, гасырлар дәвамында чорлана. нәфисләнә килүе анын кабатланмас үзенчәлекләрен югалтмый Психологик анализ алымнары, кешенен ан төпкелендә бөреләнгән ин тирән серләренә үтеп керүгә омтылыш та. галим фикеренчә. халык җырларында бөреләнә Автор да. Тукайны куәтләп, халык ул—олы шагыйрь, дигән нәтижәгә килә
«Татар фольклоры» китабында халык ижатынын барлык мәгълүм традииион жанрлары да бертигез дәрәҗәдә, ягъни югарыда китерелгән мисатдан күренгән мифлар, дастаннар, җырлар шикелле үк. җентекләп, күп санлы мисаллар ярдәмендә өйрәнелә
Табигый, һәр җитди хезмәт «бәйләнәсе килү» теләге уята, төрле тәкъдимнәр, теләкләр туу да табигый Әмма М Бакиров каләменнән төшкән бу китапны битараф кына читкә куеп булмый Ул зиһенне уята, анны арттыра Бер теләк Мина, шәхсән, аерым бүлекчәгә чыгарылган әкияти—мифологик дастаннар «мифлар* өлешен төгәлләп куюга дәгъва итеп торалар кебек тоела. Аларнын мифлар белән мәгънәви һәм стилистик якынлыгы көчле. Бигрәк тә фольклорда үзара керешү, диффузия процессынын бу төр сәнгатьнең топ үзенчәлекләренең берсе икәнен исәпкә алсак Риваять белән легендаларны аерым-аерым өйрәнү фәнни яссылыктан караганда акланса да. тагар күнелс ошбу бүленешне кабул итмәс Чөнки фольклористика белән махсус шөгыльләнмәгән кешеләр өчен «риваять* шул ук «легенда*, тик анын русча атамасы гына
Китапта туй йолаларына урын күбрәк бирелгән кебек Беренчедән, күптән түгел генә бу авторның туй йолаларына багышланган югары кимәлле махсус китабы чыкса («Котлы булсын туегыз*. 2007). икенчелән, бу синкретик жанр күбрәк этнография фәненә карый Тагын бер фикер «Эшчеләр фольклоры» дип бирелгән мирас аерым бүлекне күтәрми кебек тоелды мина Чөнки монда зурлап, авыз тутырып сөйләрлек материал юк. Татар җәмгыятендә эшче сыйныфы сәхнәгә чыккан дәвердә традицион фольклорның әйдәп баручы жанрлары үссшнсн югары сыйфат үренә күтәрелеп, вариантлар, ясалма өстәмәләр исәбенә генә яшәүләрен дәвам итәләр. Халык ижатынын төп яшәеш чишмәсе, илһам чыганагы —авыл «Эшчеләр фольклоры» дип аталган төрдә миф. әкият (совет идеологларының «илнен хуҗасы—эшче сыйныф» дигән кыска әкиятен санамаганда), дастан, риваять кебек топ жанрларның бөтенләй булмавы, хәтта тапкырлыкка, сүз уйнатуга, акыл эшчәнлегенә корылган мәкаль-әйтемнәрнен сирәк очравы да ясалмалыкны ача бит Ә инде «шахта», «зимагур*, «җир асты*, -эшче*, «хуҗа* кебек сүпәрдән башка бу сыйныфнын йөзен ачарга тиешле жырларнын (дөресе, такмазаларның), бәетләрнең элеккеге әзер калыпларга нигезләнеп чыгарылганлыкларын аклау өчен фольклорчы галим булунын хаҗәте юктыр дип уйлыйм Димәк, эшчеләр тормышын «чагылдырган* җырларны «лирик җырлар*, ә бәетләрне «бәетләр* бүлегендә өстәмә итеп бирү дөресрәк булыр иде кебек
Тулаем алганда, татар фольклорының жанр хасиятләрен ачу. сәнгати көчен, матурлыгын күрсәтү аша бу төр ижатнын этник-милли үзенчәлекләренә үтеп керү, укучыда горурлык хисе һәм туган халкынын үткәненә, бүгенгесенә мәхәббәт тәрбияләү китапның төп үзенчәлеген һәм юнәлешен тәшкил итә Галим халыкнын сүз сәнгатенә, теленә, менталитетына матурлыкны аклавына булган ихтирамын, олылавын үз китабынын һәр җөмләсенә сеңдерә алган Бу инде үзе зур казаныш Татар фольклористика фәне сикалтәле үсеш юлында янә бер җитди биеклекне алган'

Реклама