Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТ КАҺАРМАНЫ


НӘКЫЙ ИСӘНБӘТНЕҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ
Һәр халыкның да үз каһарманнары бар. Ул каһарманнарның төп сыйфатларыннан зурысы, бурычларыннан берсе—Ходай тәгалә биргән акылын һәм физик куәтен милләтенә багышлау, шул юлда фидакарьләрчә хезмәт итү Татар халкы, шөкер, андый шәхесләргә бай. Әдәбият-сәнгатьтебездә дә, фән өлкәсендә дә. Нәкый ага Исәнбәт—әнә шундый каһарман Үзенчәлекле шәхес: милли сәхнәбездә үз мәктәбен булдырган драматург, тел гыйлеменә һәм фольклор белеменә бәяләп бетергесез өлеш керткән олы галим—кабатланмас талант иясе!
Мулла Сиражетдин улы Нәкый Закиров (Нәкый Исәнбәт) XIX гасырнын сокгы көннәрендә (1899 елның иске стиль белән 29 декабрендә) хәзерге Башкортстаннын Салават районы. Мал аяз авылында дөньяга килә. Авылларында башлангыч белемне ала, аннары Уфадагы «Хөсәения», соныннан Казандагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Соңыннан танылган шәхесләребез булып җитешкән Фәтхи Бурнаш, Бакый Урманчеларнын шәрекьтәше булган Нәкый дә алар кебек үк бик яшьли әдәбиятка һәм сәнгатькә тартыла, шигырьләр яза башлый. Менә анын бер шигыреннән өзек:
Байлар сата, байлар ашый.
Бу малларны эшче ясый.
Алып кайта аксый-аксый.—
Шул кайната каннарымны !
Тагын торып эшкә китә.
Бер ашарлык акча тота.
Акча тагын байга китә—
Шул кайната каннарымны!
Артык гаҗәпләнмәскә дә мөмкин булыр иде, әгәр дә... әгәр дә үткен иҗтимагый эчтәлекле бу юлларны унике яшьлек малай язмаган булса! 1912 елнын апрелендә язылган бу юллар.
Нәкый Исәнбәт үзе. аның иҗат биографиясе—эш һәм хезмәт турындагы шигырьләре тугрылык саклауның матур мисалы һәм үрнәге Бүгенге укучыны анын бай һәм тармаклы-тармаклы иҗат мирасы, куелган көчнен, түгелгән хезмәтнен күплеге белән гаҗәпкә калдыра. Шул ук 12 яшьлек Нәкый:
Гжыр үтәр чатанлаган тавык кебек.
Гәмер үтәр су астында балык кебек.
Ун е7 үтәр аучылардан качкан коштай.
Бер ел үтәр җәя белән аткан уктай
Тәүлекне әйтә атам нишләсәм дә.
Аз булыр, яшен яки җил дисәм дә,—
дип тә язган булган. Менә шул яшендәй-җилдәй үтә торган тәүлек эченә әдип тау-тау хезмәтләр һәм әсәрләр язу өчен озын иҗат сәгатьләре сыйдыра алган 106
Татарстаннын халык язучысы Гариф Ахунов әйтүенчә. .70 яшен тулган көнеңне ничек узлырлын Нәкый ага?, дип сораганга ул: .Мин бүген көнемне бәхетле иттем. 16 сәгать эшләдем*, лип хсавап биргән Менә шунлый хезмәт нәтижәсеңлә \ з зхр ижади мирас калдырды, үзе да 20 гасырда татарны татар иткән дәрәҗәле иткән шәхесләрнен берсе булып танылды.
Бу мираснын тармаклары гына да әллә ничә төрле драматург, шагыйрь, баталар ятучысы, либреттист. әдәбият тарихчысы, тәрҗемәче Болардан тыш ул-тел белгече фольклорчы галим, тарихчы, публицист та..
Шагыйрь буларак, иҗат дәверендә Н Исәнбәтнен ике дистә поэмасы, ике йөздән артык шигыре басылып чыга, аларнын кайберләре җырга әйләнеп китә «Син сазынны уйнадын®, «Туган ил*. «Бормалы су*. «Уракчы кыз*—болары халык үзенеке дип санаган җырлар Шагыйрьлек сәләте әдипнен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле очен Сабантуйга багышлап язылган инсценировкада да. «Түләк һәм Сусылу* исемле опера либреттосында да ачык чагыла Мәгълүм булганча. сонгысы буенча композитор Нәжип Жиһанов үзенчәлекле опера иҗат итте
Н. Исәнбәтнен балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге үзенә бер сәнгать дөньясын тудырды. Анын «Куян маҗаралары». «Мырауҗан агай хәйләсе*. «Ни очен ни булган, яки утыз ялган» дигән һ. б китаплары кечкенә укучылар арасында популярлык казанды. Мона тагын язучы-галимнсн балалар фольклоры буенча төзегән китапларын да кушарга кирәк. Гомумән алганда, ул балаларга йөзгә якын әсәр язган.
Әдибебез иҗатында башка халыкларнын ин яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгару эше дә лаеклы урын били Иң саллы тәрҗемәләреннән А. С. Пушкиннын «Полтава*. «Бакчасараи фонтаны-. «Таш кунак* әсәрләрен, А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе* комедиясен. У Шекспирнын «Һамлет*. «Король Лир* трагедияләрен, тагын да дистәләрчә әсәрләрне күрсәтергә мөмкин 20-нче еллардан башлап авторнын ярты йөхләп әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре басылып чыкканын дә әйтергә кирәк
Галим буларак та Н Исәнбәт күпъяклы талант иясе иде Халык авыз иҗатын җыю һәм эшкәртү өлкәсендә ул куйган хезмәтне, мәсәлән, махсус гыйльми институттагы коллектив эшчәнлеге белән тинләп була. 20-нче елларда авылдан- авылга йөреп башлаган эшен—хапыкнын мәкаль һәм әйтемнәрен, мәзәкләрен һәм табышмакларын, җыр һәм такмак такмазаларын, балалар фольклорын бөртекләп җыю, фәнни эшкәртү, басмага әзерләү һәм дөньяга чыгаруны—ул гомере буе дәвам итә. Фольклор әсәрләре галим кулына килеп кергәнче әле эшкәртелмәгән асылташ кыяфәтендә була. Н Исәнбәт эшкәрткәч, күптөрле кырлары ачылып, алар чын энҗе-мәржән бөртекләредәй ялтырыйлар Мисал өчен ул әзерләп чыгарган 3 томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыгын атап китү дә җитә (Бу зур хезмәте очен авторга Татарстаннын Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.) Шулай ук табышмакларны татар фәнендә беренче буларак ул зур итеп һәм фәнни эшкәртеп бастырып чыгарды. 1970 елгы бу басма турында дөньякүләм тарала торган фәнни •Үзәк Азия журналы*нда күренекле чит ил галиме Николай Поппе бодай дип язды:
«Исәнбәт хезмәте татар табышмакларының ин зур җыентыгы булып тора Ул. күрәсең, төрки телләрдәге кайчан да булса басылган табышмаклар җыентыклары арасында иң зурларыннан берседер. Сүз бара торган томда табышмакларның гомуми саны 4170 кә җитә... Исәнбәт китабы табышмаклар җыелмасы буларак кына түгел, шулай ук табышмаклар белән бәйле күп кенә проблемаларга кагылышлы хезмәт төсендә дә игътибарга лаеклы». Димәк. Н Исәнбәтнен мондый китаплары гомуми фәнгә кертерлек югарылыкта торалар
Әйе. галимнең фәнни хезмәтләр хәзинәсе, анын әдәби ижаты кебек үк. гаять бай һәм анын проблема офыклары бик тә кин. Телче-галим буларак әле у л татар телснен аңлатмалы сүзлеген төзеде, татар теленең фразеологик сүзлеген төзеп бастырды Болар өстснә татар мифлары, ырымнары, им-томнары хакында гыйльми хезмәт 1әр язды, халык медицинасы турында кулъязмалар калдырды, татар халык авыз иҗатының башка тармаклары буенча күп кенә әзерләнгән хезмәтләре барлыгы да
мәгълүм. Әдипнен гомере буена зур тырышлык һәм осталык белән җыйган кулъязма борынгы китаплар, документлар һәм тарихи хезмәтләр архивы үзенен байлыгы һәм уникальлеге белән аерылып тора Бер генә кеше тарафыннан тудырылган һәм тупланган күпме байлык! Болар һәммәсе анын кызы, музыка белгече Йолдыз Исәнбәтнең ышанычлы кулында саклана һәм пропагандалана.
Шуларнын һәммәсе өстенә Н Исәнбәт—драматург, һәм ул халыкка ин әүвәл сәхнә әдәбияты остасы буларак танылды да Унынчы елларда ук «Әмирхан хәзрәт» комедиясе белән сәхнә әдәбияты ягына башланган сукмак аны 20 нче һәм 30 нчы елларда иҗатның олы юлына алып чыга. Ул—уникаль, ә кайчагында исә берьяклы, шулай да асылы белән бөек гуманизмга хезмәт иткән совет әдәбиятын барлыкка китерүдә, баетуда, алга үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән драматург Әйе, ул әдәби иҗатка инкыйлаб чорларына кадәр, мәдрәсәдә укыган елларында ук килә, «Ак юл» журналында балалар өчен шигырьләрен, «Сукбай», «Укытучы кыз* исемле поэмаларын бастыра Әмма үзенчәлекле талант буларак ул нәкъ менә совет чорында таныла. Үзгәрешләр чорына килеп кергәч, бездә еш кына совет атмосферасы әдәбиятны һәм сәнгатьне тышаулап торды, торгынлыкка алып килде дигән фикерләр әйтелә. Ләкин бит чын талантны, гәрчә төрле кануннар эченә кертеп, мөмкинлекләрен чикләп куйсан да, бөтенләй дә тышаулап булмый, ул үзенә юлны теләсә нинди шартларда да яра. Матур әдәбият һәм сәнгать тә, фән дә шундый өлкәләр ки, аларны бернинди система эченә дә бикләп куеп булмый Н Исәнбәт иҗаты—шуның ачык бер мисалы.
Асылда сыйнфый көрәш идеологиясе шартларында да Н. Исәнбәт күренекле сәхнә әсәрләре ижат итә. Шул ук вакытта ул бу идеология таләпләренә сукырларча буйсынмый. Шуна да анын әсәрләренең күп өлеше бүген дә үз кыйммәтен саклый Игътибар итсәк, әдип бер вакытта да партия таләп иткән колхозлашу, гигант завод- фабрикалардагы хезмәт батырларына багышланган пьесалар язмаган Берьяклы, еш кына ясалма геройлар урынына ул татарның чын улларына һәм кыхтарына багышланган әсәрләр иҗат итә. Татарны күтәрү, аны татар иткән традицияләр өчен көрәшкән геройларны сәхнәгә күтәрә Муса Жәлилләрне. Мулланур Вахитов һәм Сәхипҗамал Вожскаяларны, халык өчен җаннарын кызганмаган «Идегәй» һәм Мәрьямнарны, Спартак һәм Әбугалисиналарны... Ватанга һәм үз халкына бирелгәнлек, аларның язмышы өчен җан ату анын күпчелек драма һәм комедияләрендә сәнгати яктан тулы эшләнгән, җанлы образ-характерлар ярдәмендә чагылдырыла. Әле 60 нчы елларда ук әдәбиятчы Гази Кашшаф драматургны совет чорында милли сәхнәне тотып торган К. Тинчурин, Ф. Бурнаш. Т Гыйззәтләр белән бергә дүрт фигураның берсе дип бәяләгән иде. Н. Исәнбәт халык язмышын зур итеп күрә, анын үсеш тарихында хезмәт иясе язган көрәш сәхифәләрен оста итеп, драматик һәм көлкеле вакыйгаларга күчерә белә. Әгәр дә анын трагедия, драма һәм комедияләрен тематика ноктасыннан торып барлап чыксан. халкыбыз тарнхынын сәнгати картинасы күз алдына баса. «Хуҗа Насретдин» комедиясендә, мәсәлән. Болгар чорында бабаларыбызнын чит ил басып алучыларына каршы да, үз түрәләре белән дә көрәше гәүдәләнә. Бу көрәштә халык коралга һәм тупас көчкә каршы нечкә акылны, зирәклекне, үткерлекне куя һәм жинеп чыга. Менә биш дистә ел инде бу комедия сәхнә тота. Анын мондый уңышын, ин беренче, авторының тарихны, гади халыкның идея-эстетик карашларын, фольклор һәм көнкүреш материалларын, гомумән, татар халкының материаль һәм рухи культурасын тирән белеп, табигый чагылдыру осталыгы билгели Хезмәт кешеләренең иреккә сусаганлыгын, әллә ниткән кара заманнарда да азатлык-хөрлек хыялы белән яшәвен һәм мөмкин булганча үзенчә көрәшеп яшәвен «Идегәй», «Җирән Чичән белән Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Хәйләкәр Дәлилә», «Кырлай егете» һ. б. әсәрләрендә дә күрергә мөмкин. Әгәр дә борынгырак чорларны чагылдырган мондый пьесаларда драматург халык авыз иҗаты әсәрләренә һәм легендалар, дастаннар геройларына таянса, беренче чыганаклар итеп шуларны алса, инде якындагырак вакыйгаларны сурәтләгәндә иҗатына тарихи шәхесләрне дә еш кертә. «Гөлҗамал* драмасында туган халкын наданлык патшалыгыннан алып чыгу өчен үзен аямый көрәшкән беренче профессиональ татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаянын
якты обра.ын үзәккә куя Н Исәнбәт әсәрләренлә Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы еллары, революционер образлары да чагылыш таба Андый геройлар авторны үзләрен халык азатлыгы өчен көрәшкә багышлаулары белән жазеп итәләр «Мулланур Вахитов» героик драмасында эшче һәм крестьянга сыйнфый бәйсезлек яулап алу юлында үзен корбан иткән каһарман гәүдәләнә «Болак арты республикасы» пьесасында шул давыллы елларнын картиналары, андагы геройлар чагылдырыла «Спартак» трагедиясендә гладиаторларны һәм колларны изүчеләргә каршы канлы көрәшкә күтәргән легендар юлбашчы образы жанлы итеп күз атлы на бастырыла
Бөек Ватан сугышынын авыр һәм аянычлы елларын безнен хатык та. башка халыклар белән ингә-ин торып, намус белән узды, фронтларда һәм тылда батырлык һәм хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте Болар драматургның «Муса, (сонгы исеме «Муса Жәлил»). «Мәрьям». «Мәрди һәм Нәфисә» исемле сәхнә әсәрләрендә чагылды
Н Исәнбәт әсәрләре бездәге драматургия төренен кайбер теоретик проблематарын ачыклау өчен дә жирлек бирә Әдип ижатын жентекләп өйрәнгән филология фәннәре докторы Назим Ханзафаров үзенен «Нәкый Исәнбәт драматургиясе» исемле китабында драматургның аерым әсәрләрендәге милли әдәбиятыбыз өчен алып килгән яналыкларын ышандырырлык итеп раслады Монда тагын да бер мисалга тукталыйк
Мәсәлән. «Муса Жәлил» әсәренен жанрын автор «трагедия» дип билгели Дөрес, ул классик трагедияләрдән үзгәрәк. Мәсәлән, шул ук «Спартак* һәм «Муса Жәлил» әсәрләре үзара стиль жәһәтеннән дә. вакыйгаларнын төзелеше һәм үзәк геройнын бирелеше ягыннан ла аерылалар. Классик трагедияләрдә төп каһарман үз омтылышларында (ә ул омтылыш гүзәл һәм бөек була, еш кына кешелек дөньясынын уртак идеалын чагылдыра) нинди дә булса трагик хата ясый. Күп вакыт ул аны. ягъни бу хатаны үзе күрми, күрсә дә. анын зурлыгына бәя биреп бетерми, аны игътибарга алмый Ә кайвакыт мондый хатанын фаҗигагә китерәчәген герой күрә, ләкин берни дә эшләми, еш кына эшли дә алмый Анын саф намусы, идеалынык бөеклеге аны бу хатаны ясарга мәжбүр итә. Н. Исәнбәт сурәтләвендә, мәсәлән. Спартак колларнын баш күгәрүе жинү белән тәмамланачагына сак карый торган кеше итеп бирелә. Бигрәк тә сонгы күренешләрдә, гладиаторлар аны Красс армиясе өстенө алып барырга өндәгәндә. Спартак бу сугышнын үзләре өчен һапакәт белән тәмамланачагына яхшы төшенә. Тик шуна бара Чөнки каһарман бу хәлдән чыгунын башка юлын күрми. Акыллы кеше, алдан күрә белүчән юлбашчы буларак, ул шуны ачык төшенә: таркау коллар, гладиаторлар, үз җирләреннән ерак китәргә теләмәгән крестьяннардан оешкан отрядлар белән генә Рим кебек бай һәм көчле дәүләтне җимереп тә. хыялланган җиңүне яулап алып та булмый. Хәтта качып котылырга да юл юк. Спартак һәм анын фикердәшләре өчен трагик ситуация шулай туа
Н Исәнбәт бу әсәренен стилен трагедия югарылыгына җиткерү максаты белән тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана. Персонажларның сөйләү рәвешләре шактый ук чуар: югары катлау вәкилләренеке генә түгел, гади гладиаторларның да бер-берсенә эндәшүләре, репликалары бик күтәренке, урыны белән хәпа һавалы Автор бу стильгә ирешү өчен җөмләләрне махсус катлаулы итеп төзи, инверсияләр ясый, кабатлауларны, купшы сүзләрне мул куллана
Инде «Муса Жәлнл»гә килик Монда, киресенчә, сүзләр дә. аларнын әйтелеш формасы да гади-гадәти. тормышчан Ситуацияләр лә, гәрчә сугыш чоры һәм әсирлектәге искиткеч катлаулы мохитне чагылдырсалар да. «Спартак.тагы кебек артык дәһшәтле түгел, аларнын реаль җирлеге нык Ләкин әсәрне трагедия жанрына кертеп карарга мөмкинлек бирә торган сыйфатлар болар түгел Сәхнә әсәренен төрсн-жанрын ачыклауда, мәгълүм булганча, беренче планга конфликт һәм характер куелырга тиеш. Шул яктан килеп караганда, авторнын үз әсәрен «трагедия» дип атавы белән, һичшиксез, килешергә кирәк «Муса Жалил.дә 20 гасырным олы фаҗигаләреннән берсе миллионлаган кеше гомерен кискән, йөз меңләгән шәһәр һәм авылларны җир йөзеннән юк иткән икенче бөтендөнья сугышы чагыла ШУШЫ олы фаҗига талантлы шагыйрьнең иргә өзелгән гомерен, анын соңгы көннәрен
сурәтләү аркылы күрсәтелә. Язмыш тарафыннан зур сынау алдына куела шагыйрь. Ләкин әсирлектә, фашизм кебек дәһшәтле ерткыч алдында, үзенен үлемгә дучар ителүен белә торып та, ул коллыкны түгел, көрәшне сайлый. Нечкә күнелле, кешеләрне һәм тормышны сөя торган, азатлык идеалларына бирелгән шагыйрь— үлемгә дучар! Әле кемнәр аны үтерәләр диген?! Ин адәм актыклары—фашистлар! Моннан да олырак фаҗига, моннан да тетрәткечрәк хәл булырга мөмкинме соң?! Ләкин шул хәлгә таргач та, Спартактан аермалы буларак. Муса Җәлил иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч белән карый, илебезнең жинүенә шикләнми Нәкъ менә шул моментта яна трагик герой туа, һәм ул традицион трагик геройдан аерыла. Драматург моның белән генә дә чикләнми. Ул башка персонажларның да, аерым алганда, тискәреләренең дә фаҗигале язмышын тиешенчә сурәтли. Бу яктан бигрәк тә чит-ят җирдә үз туган җирен сагынып сызланган Газизә карчык һәм Ватансыз, милләтсез калган Фердинандның кызганыч образлары характерлы. Муса Жәлип, Абдулла Алиш, Илстан, Гөлгенә, Янгир кебекләрнең гомер юлы палачлар кулыннан өзелсә дә, әсәр азатлык сөйгән кешеләр белән горурлану тойгысы уята. Шунын белән ул оптимистик фикерләр уздыра.
Әсәрнең жанр үзенчәлекләрен ачыклауны көчәйткән тагын да бер як бар. Хәрәкәтнең эчке киеренкелеге көчле, нәкъ менә трагедия жанры таләп иткән дәрәҗәдә. Әсирләрнең яшерен эш алып барулары, тигезсез көрәше, минут саен, сәгать саен үлем куркынычы астында йөрүләре шушы киеренкелекне тудыра. Әйе, «Муса Җәлил»—татардагы беренче оптимистик трагедия!
Сәхнә тормышлары озын, сәнгати эшләнешләре җәһәтеннән югары кималдә булулары ягыннан Н. Исәнбәтнең комедияләре аерым игътибарга лаек. Алда «Хуҗа Насретдин» комедиясе турында сүз булды. Яки менә «Һиҗрәт» комедиясен алыйк. Анын үзенчәлеге совет идеологиясен, сыйныфлар көрәшен чагылдырудан гыйбарәт кебек. Байлардан, дин әһелләреннән көлү, акларны мыскыллау. . Әмма бу беренче карашка гына шулай. 21 яшьлек автор язган әсәр гражданнар сугышы елларындагы халык тормышының комик-сатирик чагылышын бирә. Чөнки бу сугышта кара- каршы торган кешеләр арасында, бер якта, үз иманына тугрылар, намуслылар. икенче якта, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар, ялагайлар, койрыксыз-жилкәнсезләр, комсызлар да булган. Драматург нәкъ менә соңгыларын бер урынга җыя, интрига оештыра, шунда аларны. алардагы кимчелекләрне мыскыл итә, андыйларга карата нәфрәт тәрбияли
Рәсми большевистик идеология «бәхетле, шатлыклы тормышка күчтек» дип раслаган совет шартларында да кимчелекләр күп иде. Аларны беренчеләрдән булып, К. Тинчурин һәм Ф Бурнашлар белән янәшә торып. Н. Исәнбәт тә күреп алды, камчылады. Андый кимчелекләрне, юньсезлекләрне. гарип рухлы кешеләрне сурәтләү өчен 20 нче елларда материалны драматург НЭП елларыннан, көндәлек хәлләрдән ала. Яшь Совет дәүләтендәге мәгънәсез мавыгулар, нәтиҗәсез чаралар (осовиахим, добрармия, заем кампанияләре, дингә каршы көрәш һ. б.) авторнын «Культур Шәнгәрәй», «Пикүләй Шәрәфи». «Портфель* кебек комедияләреңдә көлү объекты булып тора. Аларның аерата соңгысы уңыш казанып, сәхнәдә озак яшәде.
Бу әсәрләрдә советның беренче елларындагы хәлләр, искедән яңага күнү чорына эләккән кешеләр үзәктә торса, «Зифа» комедиясендә язучы Бөек Ватан сугышыннан сонгы чорны гәүдәләндерә. Әсәр Татар дәүләт академия театрында уйналып, сәхнәдә күренекле вакыйга булды. Совет тәртипләре инде ныклы, дөресрәге, көчләп урнаштырылган. Пьесадагы вакыйгаларда совет тәрбиясе алган кешеләр, «социализм төзибез» дип ышанган буын вәкилләре катнаша. Инде аларда кимчелекләр булмаска, һәрхәлдә, азрак булырга тиеш кебек. Юк шул Кимчелекләр бар: әхлак тәрбиясендә, гаилә мөнәсәбәтләреңдә, хатын-кызга карашта, акыл хезмәтенең әһәмиятен анлауда- тәрбәяләүдә. Шуларны кызыклы һәм җанлы итеп, югары сәнгатьчә сурәтләве белән «Зифа» сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда сулуга тәмам йөз тоткан татар комедиографиясендә асыл таш кебек ялтырады.
Башкортстанның халык шагыйре, Н. Исәнбәтнең кордашы һәм аркадашы Сәйфи Кудаш шулай дип язган иде:
«Толпар чапканда, шонкар очканда, ә егет шашканда (ягъни аптырап калган чагында) сынала һәм чыныга, диләр казакълар Бу биеклеккә урматәгән чакта Нәкый Исәнбәткә авыр юлда тоягы кителгән тулпар. канаты каерылган шонкар хәленә калырга туры килгәләсә дә. ләкин ин авыр шартларда да шашкан егет хатенә калмады. Чөнки ул хезмәттә кайнап чыныккан көрәштә жинәргә өйрәнгән һәм авырлыкларны буйсындырырга гадәтләнгән иде. Чөнки бөекләр биеккә башкалардан күтәртеп, этәртеп менмиләр. Таудай йөк күтәреп, кырмыскадай үхтәре тырышып үрлиләр».
Әйе. Н Исәнбәтнең тормыш һәм ижат юлы такыр гына булмаган, ана авырлыкларны күп күрергә һәм татырга туры килгән Үзенен әйтүенчә, ул—тугыз үлемнән калган кеше. Сәнәкчеләр күтәрелеше вакытында анын баш очында кылыч аз уйнамаган. Ике абыйсын үтереп ташлаган кешеләр шагыйрьнең дә жанын кыярга бик ашкыналар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар Инде җитлеккән, танылган язучылык чорында да кыенлыклар очрап тора. Аерым алганда. Н. Исәнбәтнен рәсми оешмалар белән мөнәсәбәте күп вакытта киеренке булды Партия функционерлары анын популярлыгын чикләргә тырыштылар Әдип совет тәртипләренә тискәре мөнәсәбәтен үзенчәлекле төстә чагылдыра да алды Мәсәлән, үзенен 70 яшен бәйрәм итү тантаналары җиткәч, ул демонстратив рәвештә Уфага китеп барды, тантаналарда катнашмады. Бу анын хезмәтләрен бастыруга каршы корылган кирт&зәргә үзенчә реакциясе, аларны кабул итмәве, шуларны яклаган органнарга протесты иде булса кирәк. Әйе. бу—язган әсәрләрен, эшләгән хезмәтләрен вакытында һәм тиешенчә күрсәтеп булмауга, әнә шундый җинаятьчел битарафлыкны «юбилей тантаналары» дигән ялтыравыклы пәрдә белән алыштырып каплап куюга каршы килүнен бер чарасы иде Мондый «башбаштаклыкны» урындагы партия оешмалары озак вакытлар онытмады Мәсәлән. Н Исәнбәт иҗатын диссертация темасы итеп биргән өчен, ул вакыттагы Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәренә, лисссргантнын фәнни җитәкчесенә шактый шелтә сүзләре ишетергә туры килде Әмма да. ничек кенә булмасын. Н Исәнбәтнен искиткеч талантын танудан, анын үлмәс әсәрләренә тиешле бәя бирүдән башка чара юк иде. Әнә шундый шартларда да ул Ленин. Хезмәт Кызыл Байрагы. Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнде. Россиянен һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән дәрәҗәләргә. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дип танылуга лаек булды һәм. ниһаять, ана, чын мәгънәсендәге халыкчан язучыга. «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исем дә бирелде!
Кешелек тарихында гаять көчле иҗтимагый тетрәнүләре, күчешләре > згәртүләре. фаҗигаләре, рухи югалтулары һәм техник казанышлары белән кереп калган 20 гасыр тавына Нәкый Исәнбәт бик зур йөк алып менде Бу—анын үлмәс мирасы Әлеге мирасны тагын да тирәнрәк һәм җентекләбрәк өйрәнү безнсн бурычыбыз булып кала бирә.