Логотип Казан Утлары
Шигърият

«ҖАНҖИЛӘК»ЛЕ ГОМЕРЕМ МИЗГЕЛЛӘРЕ


(Сөеклем Дамирөнвң үлеменнән соң язган шигырьләрдән)
Ник алдыйм соң күңелне?!
Барысы да онытылды кебек...
Пар йолдызга охшаш күзләр дә Элеккечә чакырып янмас инде,
Нурын сипмәс инде тирәмдә...
Барысы да онытылды кебек... Аккош канатына тиң куллар Иркәләмәс инде бөдрәләрдән— Чәчем белән бары җил уйнар...
Барысы да онытылды кебек... Челтер-челтер чишмә агышын Хәтерләткән тавышыңны Синең Ишетмичә китеп барышым...
Барысы да онытылды кебек...
Аһ, алдыйм ич бары күңелне: Чишмәләрдән тавышыңны эзлим, Йолдызлардан эзлим күзеңне— Табигатьтән эзлим үзеңне!
...Ник алдыйм соң, алдыйм күңелне?!
Шаһинур МОС 1ЛФИП (1У-1К) я.и/чы-публицист, шагыйрь; - Васыять». * Хәтер яктысы», *Яңа меңъеллыкка очыш» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
Изге көн
Җомга көн бүген—изге көн, Җаннарның хисле чагы!
Азан моңы иңә күктән,
Туганнар—янда... «Тагы Нәрсә кирәк икән?»—дисәк, Мәрхүмкәй җаннар җитми.
Бага алар бакыйлыктан— Хәтерләрдән һич китми Якты йөзләре, сүзләре,
Кылган шәп гамәлләре—
Илаһи нурга күмәләр Җирдәге адәмнәрне!
«Пакълансын, сафлансын,—диләр, Тутыкмасын күңелләр—
Иман белән яшәгәндә Матур үтә гомерләр!»
Сезнең хәер-дога истә—
Ниләр генә кылсак та...
Сезне уйлап янабыз гел Без гомерлек Учакта!
Шул Учак җылыта җанны,
Ихластыр хисләребез.
Нурлырак була иртәләр,
Ямьлерәк кичләребез!
... Җомга көн бүген—изге көн, Җаннар җаннарга дәшә:
«Җирдә гел яхшылык кылып, Иманлы булып яшә!»
Һаман «рухи тышауда» мин...
Сак белән Сок шикелле без:
Мин—аякта,
Син—кабердә...
Бакыйлыкта ничек хәлләр?
Януда мин һәм... кадердә:
Аллаһыма мең шөкер, дим—
Әле, ярый, балалар бар!—
Яраланган бу җанымны Авыр чакта дәваларлар...
Аллаһыма ышангандай,
Аларга мин ышанамын...
... «Җанҗиләгем» оныта алмыйм!— һаман «рухи тышауда» мин...
Безнең Сөю мәңгелеккә оча!
Батырлыкның Туган көне бар!— Үлгән көне генә аның юк... Матурлык та шу лай!..
Ихлас Сөюем дә Матурлыкка Сокланудан туды кабынып!
я*
Оча безнең Сөю—кайнар хисләребез!— Чорлар аша, гасырлар аша... Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрәдәй без! (Шулай димен, әгәр яраса!)
Гомер буе озата барды Сөю!— Күзләребез күздән китмәде,
Көн дә, төн дә гел серләшә идек— Сүзләребез һич тә бетмәде!
Кавыштык без кышкы салкында— Түзми йөрәктәге ялкынга!
Салкын карны эретер хисләр бар, Мәхәббәтле, назлы кичләр бар!
Яктыртадыр төннең карасын Пар Йөрәкнең Уты!!—аңларсыз...
Безнең Сөю Мәңгелеккә оча!—
Шуннан безне эзләп табарсыз...
... Батырлыкның Туган көне бар!— Үлгән көне генә аның юк...
Мәхәббәт тә шулай!
Сөя белү—үзе Батырлык һәм Матурлык!—
Яшик табынып...
Авторлар