ЯҢАЛЫКЛАР

ТАРИХИ ВИЗИТ
14 октябрьдә АКШнын Дәүләт секретаре
Хиллари Клинтон Казанга килде. Мондый
юг ары дәрәжәдәге Америка вәкиленең
Татарстанг а беренче тапкыр килүе. Шуна күрә
бу визитны тарихи вакыйг а дип санап була.
Республикабыз Президенты М. Шәй- миев
АКШ Дәүләт секретарена Казанг а килг ән
өчен рәхмәт белдерде. «Без моны хормәт
билг есе буларак кабул итәбез һәм
горурланабыз», — диде.
Беренче очрашу Казан Кремлендә үтте
Хиллари Клинтон үзенен сәяхәтен Кол Шәриф
мәчете белән танышудан башлады. АКШ
кунаг ы г ыйбадәтханәдә узган никах
тантанасының шаһиты да булды Шәймиев
белән Клинтон, яшь парларг а чәчәк бүләк
итеп, аларны г аилә корулары белән кот лады.
Благовещенск соборында Хиллари ханым
Изг е Мәрьям Ана иконасы алдында шәм
кабызды
Кремльдәге сәяхәттән сон, X. Клинтон
Татарстан Президенты М. Шәймиев белән
әнгәмә корды. «Казан һәм Татарстанг а
килүемә бик шатмын»,— дип белдерде
Хиллари Клинтон. Анын сүзләренә караг анда,
республика төрле милләт кешеләре һәм
төрле дин тотучыларның киләчәккә бергәләп
омтылу үрнәге булып тора. Татарстан
Президенты исә төрле кешеләрнең
фикерләренә колак сала һәм бу— идарә
итүнең ин яхшы алымы.
Дәүләт секретаре Казан Кремлендә Кол
Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборының
янәшә урнашуын да билг еләп үтте Бу биредә
тарихны хөрмәт итүләрен, шул ук вакытта
кешеләрнең карашы киләчәккә төбәлүен
күрсәтә. Хиллари Клинтон фи- керенчә. бүген
ул танышкан «Камминз» двиг ательләре
белән эшләүче «КамАЗ* автомобильләре
Россия һәм Америка компанияләренең
уңышлы хезмәттәшлек итү үрнәге булып тора.
АКШ кунаг ы Европа һәм ислам дөньясы
арасында диалогны жайг а салу буенча
Татарстан җитәкчелеге тарафыннан алып
барылг ан эшне аерым билгеләп үтте.
Республика үз мисалында христиан һәм
ислам дөньясының бергә яши алуын күрсәтә.
Төрле милләт кешеләре һәм төрле дин
тотучылар бергәләп алг а хәрәкәт итә ала.
Дәүләт секретаре дөнья буйлап сәфәр
кылг анда, АКШ Президентының
йөкләмәләрен үтәгәндә, шул исәптән
Әрмәнстан һәм Төркия арасындаг ы
элемтәләрне жайга салг анда Татарстан
Президентына кинәш сорап мөрәҗәг ать
итәчәге хакында белдерде.
Татарстанг а сәфәре барышында АКШ
дәүләт секретаре Казан дәүләт универ-
ситетында да булды Студентлар белән
очрашканнан сон, Ктинтон уку йортынын
музеенда оештырылг ан «түгәрәк өстәл»
эшендә катнашты. Чара дини, мәдәни һәм
этник күптөрлелек мәсьәләләренә баг ыш-
ланг ан иде. Хиллари Ктинтонга «Электрон
хөкүмәт» проекты, «Алг арыш» кадрларны
әзерләү һәм янадан әзерләү программасы,
православие һәм ислам мәләниятенен үзара
бәйләнешенең унышлы тәҗрибәсе турында
сөйләделәр.
АКШ дәүләт секретаре КДУнын Рос-
сиядән читтә тә яхшы абруе барлыг ы һәм бу
уку йортын күрүенә шат булуын әйтте Хиллари
Клинтон сүзләренчә. анарда толерантлык.
икътисадын атг арыш һәм Татарстан үсешенен
тотрыклылык ләрәжә- се яхшы тәэсир
калдырг ан. АКШ дәүләт секретаре бу унай
тәҗрибәне дөньяның башка илләрендә дә
кулланырг а мөмкин дип ышана.
Моннан тыш. Хиллари Ктинтон Татарстан
һәм АКШнын инг лиз теле укытучылары белән
алмашу программасын актив үстерергә
тәкъдим итте Аерым алг анда, Татарстанның
инг лиз теле укытучылары өчен Америкаг а
сәфәр оештыру турында сүз булды «Барак
Обама ислам дөньясына юл ачты, төрле
конфессия кешеләренә бер- берсе белән
эшләү мөмкинлеге бирде Мо- нын белән
бәйле рәвештә ислам саммиты үткәрү
мөмкинлеген карыйбыз»,— диде ул «түг әрәк
өстәл »дә катнашучыларг а АКШ дәүләт
секретаре фикеренчә, республикадан
өйрәнер әйберләр күп— Татарстан линара
мөнәсәбәтләр өлкәсендә үрнәк булып тора.
«Без кешеләрне бергә яшәргә өйрәтәчәк
программа төзергә телибез»,— диде ул.
Сәясәтчеләр АКШ Дәүләт секретаре X.
Клинтонның кыска вакытлы бу визитын
Татарстан тарихында зур әһәмияткә ия дип
саныйлар
«АЛТЫН МӨНБӘР.НЕҢ ҖЫЕНЫ
ЗОнчы сентябрьдән 4нче октябрьгә
кадәр Казанда «Мәдәниятара баг ланышларг а
баг ланышлар культурасы аша» дигән
девиз астында V «Алтын мөнбәр» Казан
халыкара мөселман киносы фестивале узды
Фестиваль Татарстан Республикасы
Президенты М Ш Шәймиев һәм РФ Мәдәният
министрлыг ы химаясендә үт кәрелеп киленә
Бишенче кинофестивальнең сайлап алу
комиссиясен танылг ан кино сәнг ате белгече
һәм кинотәнкыйтьче Хане Иохим Шлегель
(Германия) җитәкләде
Быел фестивальнең сайлап алу комис-
сиясенә 67 илдән 400 фильм (168— нәфис.
138— документаль һәм 94 кыска метражлы
фильм) кабул ителде Гыйрак. Мисыр.
Палестина. Сог уд Гарәбстаны, Сүрия.
Бөекбритания. Канада. АКШ, Франция,
һиндстан. Нидерланд. Россия Федерациясе.
БДО илләре кебек фестивальдә даими
катнашучы кинематографлар белән берлектә.
Польша. Чехия. Чили. Конго, Судан
кинематографлары да тәүге тапкыр үз
эшләрен тәкъдим итге
Конкурс программасына 36 кинофильм
кертелде 13 тулы метражлы. 14 документаль. 9
кыска метражлы картина. Конкурстан тыш
программаг а кертелг ән фильмнар «Татарстан
киносы көне». «Кавказ киносы көне», «Төркия
киносы көне» һәм «Халыкара панорама» кебек
махсус кинопрограм- малар кысасында
күрсәтелде
Татарстан киносы көнендә 10 кинокартина
тәкъдим ителде, тулы метражлы • Бөркетләр»
(режиссср-куючысы Рамил Төхфәтуллин) һәм
кыска метражлы «Тукай» (режиссеры Марат
Ганиев) фильмнары Конкурстан тыш
программада 7 фильм күрсәтелде: Салават
Юзеевнын «Возрождая звук» документаль,
кыска метражлы «Фәридә» фильмнары. Рифат
Йосыповнын «Жизнь с верой» документаль
фильмы. Сергей Цихановичнын «Без татарча
сөйләшәбез». Ринат Юзаевнын «Османие На
пути к вере». Әнвәр Габдрах- мановнын
«Фәнис Яруллин очышлары*. Борис
Максимовнын «Мәмәширдән бер г аилә*
документаль фильмнары Татарстан киносы
көне кысаларында режиссер Юрий Фетгигнын
«Бибинур» тулы метражлы нәфис фильмын
тәкъдим итү булды
Фестивальне Россия мөфтиләр советы
рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин ачып
жибәрде. сәлам сүзләреннән сон үзенә зур
җаваплылык алып фестивальне үткәрергә
шартлар тудырган Татарстан Президенты М
Шаймиевкә ихлас рәхмәтләрен жит керде ТР
Премьер-министры, фестиваль нең оештыру
комитеты Зилә Валиева да аны «Казанны
һәрвакыт төньяк Мәккә дип йөртәләр иде Инде
менә Минтимср Шөрипович Шәймиевнен
фатихасы белән бүген аны Көнчыг ыш Канны
дип тә атыйлар»,— диде
Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин сүз
алып. «Фестиваль киноларын г аилә, балалар
белән бергәләп карарг а оят түгел
Анда бозыклык юк. Фестивальнең киләчәге
бар. дип уйлыйм».— диде
Фестивальнең ачылу һәм ябылу цере-
монияләре «Пирамида» мәдәни-күнел ачу
үзәгендә узды
Фестиваль нәтижатәре мондый фес-
тивальнең төп бүләгенә «Одна война» фильмы
(режиссер В Глаголева. Россия) лаек булды
Төрле номинацияләр буенча Иран. Сог уд
Гарәбстаны. Польша. Босния- Герцеговина.
Венгрия, илләреннән килгән киноматографлар
жинү яулады Татарстан вәкилләре дә бу
фестивальдә җиңүчеләр рәтендә булды «Ин
яхшы ир-ат роле» дип режиссер Рамил
Төхфәтуллиннын «Бөркетләр» фильмында
күрсәтелгән ахирәт дуслар— Камал театры
артистлары Әзһәр Шакиров. Ринат Тажетдинов
һәм Равил Шәрәфиев танылды
ТАРИХНЫ БЕЛЕРГӘ КИРӘК
Республикада ТАССР төзелүг ә 90 ел
тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәләр
Күптән түгел Дәүләт Советында юбилей
чаралары планы турында фикер алыштылар
Бу унайдан махсус оештыру комитеты
булдырылды, җитәкчесе итеп парламент рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин билг еләнде Бәйрәм
чаралары киләсе елнын маенда узачак Бәйрәм
уңаеннан 2010 елнын 27 маенда Дәүләт
Советынын тантаналы утырышы үткәреләчәк
Тантаналы жыезышны нәкъ менә шул көнне
уздырунын сәбәбе г ади: ТАССР төзелү
турындаг ы декрет ка 27 майда кул куелг ан
Юбилей уңаеннан фәнни-г амәли конференция
үткәрү дә күздә тотыла Бәйрәм тантанасына
чит илләрдән дә кунаклар чакырачаклар
Болардан тыш. «ТАССР оешуг а 90 ел* дип
аталучы истәлек билгесе барлыкка киләчәк
Музей һәм китапханәләрдә тематик
күрг әзмәләр эшләячәк.
ДИН ЭШЕНӘ ГЫЙДЕМ БЕЛӘН КЕР
28-29 сентябрьдә Казанда «Россиядә һәм
чит илләрдә мөселман мәг арифе» дигән
халыкара г ыйльми-гамәли конференция булып
узды Аны Ислам конференциясе оешмасы
(ИКО) каршындаг ы Мәг ариф. фән һәм
мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы
(МФМ )ИО). Татар дәү ләт
г уманитар-педагогика университеты һәм
Россия Ислам университеты оештырды Анын
ачылышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин катнашты Жысн алдыннан
спикер Ислам конференциясе оешмасы
карамаг ындаг ы Мәг ариф, фән һәм мәдәният
эшләре буенча ислам оешмасы г енераль
директоры Абделг азиэ Осман ал-Твәйжри
белән очрашып сөйләште Очрашу барышында
ул әлеге кон- ференциянен Казанда узуы
Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия
күләмендәге зур вакыйг а булып тора, дип
билг еләп үтте
Конференциянен төп максаты: заманча
әзерлекле дин белг ечләре әзерләү. Бу халык-
ара форумда Мисыр, Сог уд Гарәбстаны,
Сүрия, Йәмән; Европа илләреннән— Бөек-
британия. Голландия, Албания, Босния
жәмг ысы 22 дәүләттән килг ән г алимнәр, дин,
дәүләт әһелләре килгән иде Җыенда, шулай
ук Россия Федерациясенең НКО каршындаг ы
даими вәкиле Камил Исха- ков, Россия Ислам
университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин
катнашты һәм чыг ыш ясады
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ӨЧЕН АЧЫК
Мәскәүдә «Россия һәм ислам дөньясы
тотрыклылык өчен хезмәттәшлек итү»
халыкара конференциясе узды. Анда ТР
Премьер-министры урынбасары— мәдәният
министры Зилә Вәлиева да чыг ыш ясады Ул
Татарстан Президенты Минти- мер
Шәймиевнен форум кунакларын һәм
катнашучыларын сәламләгән хат ын укыды.
«Россия өммәте үзен ислам лөньясынын бер
өлеше итеп тоя, ул төрле дин вәкилләре белән
әңгәмә алып бару һәм хезмәттәшлек итү өчен
ачык»,— диелә хатта.
КАЗАНДА—ВГИК ФИЛИАЛЫ
Казанда Сергей Герасимов исемендәге
Бөтенроссия кинематография универ-
ситетының беренче филиалы ачылачак Бу
хактаг ы килешүг ә «Алтын мөнбәр» мөселман
киносы халыкара фестивале үт кән көннәрдә
кул куелды ВГИК ректоры Владимир
Малышев сүзләренә караг анда, филиалны ачу
идеясен Татарстан Президенты Минтимер
Шәймиев тәкъдим иткән. Монда Идел буе һәм
илнен башка төбәкләре өчен актер, режиссер,
оператор һәм башка кино белгечләре
әзерләнәчәк «Кабул итү тәртипләре
Мәскәүдәге кебек катгый булачак,— дип
ассызыклады профессор Малышев — Актерлык
факультетына, мәсәлән, 15 урынг а 300
абитуриент дәг ъва кыла»
Аннан тыш республикада яңа киностудия
төзү дә планлаштырыла.
АРХИВЧЫЛАР КИҢӘШТЕ
«Казан» милли мәдәният үзәгендә Идел
буе федераль округ ындаг ы архив оешмала-
рының фәнни-методик советы утырышы
булып үтте Анда Федераль архив агент лыг ы
һәм «Электрон архив» корпорациясе
вәкилләре, Башкортстан, Мари Иле. Мор-
довия, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае.
Киров, Түбән Новгород, Оренбур, Пенза,
Самара, Сарытау һәм Ульян өлкәләре
архивчылары килг ән иде Фәнни-методик
совет утырышы эшендә Премьер-министр
урынбасары— мәдәният министры Зилә
Вәлиева катнашты.
Утырышта архив эшчәнлегенең төрле
мәсьәләләре тикшерелде. Архивчыларны
заманча автоматлаштырылг ан мәгьлума-
ти-эзләү системаларын барлыкка китерү,
электрон документларның сакланышы
мәсьәләләре борчый Утырышта шулай ук
документлардан файдалану өлкәсендә архив
оешмаларының дини оешмалар белән
хезмәттәшлек итү тәжрибәсе турында да бәян
ителде.
ФИЛАРМОНИЯ ИҖАТ СЕЗОНЫН АЧТЫ
Г Тукай исемендәге Татар дәүләт фи-
лармониясе үзенең чираттаг ы 73нче ижат
сезонын ачты
Киләсе елда мәшһүр җырчыбыз Илһам
Шакировка 75 яшь тула Шуңа күрә фи-
лармония җитәкчелеге бу ижат елын Илһам
Шакировка баг ышларг а ният кылг ан Димәк, ел
буена И. Шакиров катнашында чаралар күп
булачак. Ә 2. 3 октябрьдә фи лармониянең
концерт залында ул Әлфия Афзалова белән
бергәләп чыг ыш ясады Концертта жыр-мон
шиг ъри сүз белән бергә үрелеп барды
Шаг ыйрьләр Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев. Лена
Шаг ыйрьжан. Мөхәммәт Мирза, Газинур
Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон татар
җырына һәм аны саклаг ан, үстергән, бөтен
дөньяга таныткан бу ике шәхескә— И Шакиров
һәм Ә. Афзаловаг а баг ышланг ан шиг ырьләрен
укыдылар. Концертны язучы Рабит Батулла
үзенен улы Бәйбулат белән бергәләп алып
барды
«ИЛҺАМЛЫ КАЛӘМ» КОНКУРСЫ
2008 елнын 25 декабрендә Татар дәүләт
г уманитар-педагогика университеты та-
рафыннан. Татарстан Республикасының
Язучылар берлеге белән берлектә. «Илһамлы
каләм» әдәби әсәрләр конкурсы иг ълан
ителг ән иде.
Конкурс ике турда— 2008 елнын 25 де-
кабреннән 2009 елнын 15 февраленә кадәр
һәм 2009 елнын 15 февраленнән 1 апреленә
кадәр узды.
Быел «Илһамлы каләм» таг ын да киңрәк
мәйданг а чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты белән берлектә,
конкурска Татарстан Республикасы, Россия
Федерациясенең милли-мәдәни
автономияләре, якын һәм ерак чит илләрдәге
татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимаг ый
оешмаларынын барлык гомуми белем бирү
мәктәпләре укучыларының ижат җимешләрен
кабул итә.
Конкурс быел да ике турда уза. 1
тур— 2009 елның 10 октябреннән 2010 елның 15
февраленә кадәр, 11 тур— 2010 елның 15
февраленнән 1 апреленә кадәр үтә Нәтиҗәләр
ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү— 2010 елнын
24 апрелендә була.
Конкурста катнашырг а теләгән укучылар
жюри хөкеменә ирекле темаг а ижат ителгән
ике әсәр җибәрә Әсәрләрне элек
трон почтага (һусопсиге@уапс1ех.т) юлларг а.
хат белән җибәрергә, яки университетка
китерергә мөмкин Безнен адрес 420021. Казан
шәһәре. Татарстан урамы. 2нче йорт 212нче
бүлмә.
Россия Федерациясенең милли-мәдәни
автономияләре, якын һәм ерак чит илләрдәге
татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимаг ый
оешмаларнын гомуми белем бирү мәктәбе
укучылары бәйгедә читтән торып та катнаша
ала.
БЕЛОРУССИЯДӘ ОЧРАШУЛАР
Беларусь Республикасының Сморгонь
шәһәрендә «Халыкларнын аралашу чарасы
буларак нәфис әдәбият» дигән III халыкара
форум үткәрелде Анда Беларусь. Казакъстан.
Литва. Польша. Россия. Сербия. Таҗиксган.
Черногориядән язучылар һәм әдәбият
г алимнәре, шулай ук «Наш соврсменник»
(Мәскәү). «Иностранная ли- тература*
(Мәскәү). «Простор» (Алматы), «Люблин»
(Польша). «Литсратурная г азета» (Мәскәү)
басмалары хезмәткәрләре. Союз дәүләте
даими комиссиясенең җаваплы хезмәткәрләре
катнашты Җыенда Татарстанның халык
шаг ыйрьләре Ренат Харис белән Роберт
Миннуллин да катнашты
Форумда хәзерге заман дөнья әдәбия-
тенен көнүзәк проблемалары. XXI г асыр
әдәбиятының дөнья мәдәниятендәге урыны;
Беларусь һәм Россиянен заманча әләбиятендә
рухи эзләнүләрнең уртаклыг ы, әдәбиятнең чит
ил укучысына юлы. замана г ероен һәм яшь
буыннын рухи-әхлакый ориентирларын эзләү;
көндәлек әдәби матбуг ат һ б тикшерелде Ренат
Харис «Глобальләшү чорында милли
әдәбиятлар» дигән темаг а чыг ыш ясады Ул
шулай ук Минскидаг ы каләмдәшләренә үзенен
«Көмеш нур» («Сярэбраны прамень») китабын
белорусча нәшер итүләре өчен рәхмәтен
ирештерде
Халыкара форумда катнашучылар Бс-
лорусь язуы коннәрс кысаларында милли
әдәбиятка нигез салучыларның берсе Фран
цишек Богушевичка Сморг онь шәһәрендә
һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар
ШИГЫРЬ ФЕСТИВАЛЕ
Дөньямын борынгы шәһәрләреннән берсе
булг ан төрек Тарсусында шиг ырь фестивале
уздырылды. Ул һәр елнын көзендә бөтен
төркиләр арасында танылг ан халык шаг ыйре
Каражауг лан истәлегенә баг ышлап оештырыла
Быелг ы бәйрәмдә төрки дәүләтләрдән килгән
шаг ыйрьләр белән берлектә. Алмания.
Болг ария. Бель гня. Македония. Румыния.
Косово. һәм Гыйракта яшәп, төрек телендә
иҗат итүче каләм ияләре дә катнашты.
Төркиянен төрле өлкәләреннән генә дә 70ләп
шаг ыйрь һәм ашуг тамашачыларны үз
иҗатлары белән таныштырды
Бәйрәмдә татар шиг ырьләре дә яңг ы-
рады. Казан кунаклары Әнәс Исхаков һәм
Фирдүс Фәтхелисламов анда яна әсәрләрен
укыдылар.
ЙӨЗ ЕЛ БУЕ ИСЕБЕЗДӘ
Г. Тукайнын әдәби музеенда һәртөрле
кичәләр даими үткәрелеп тора. Күптән түгел
биредә «Исемдә калг аннар» дип аталг ан
әдәби-музыкаль кичә узды Ул Тукайнын шул
исемдәге повесте ижат ителүнен 100 еллыг ына
туры китерелгән иде «Исемдә калг аннар»
әсәре китап булып 1909 елда башкалабызның
«Үрнәк» типографиясендә нәшер ителә
Бәяннен ахырында «дәвамы бар» дип язылг ан
була Тукай бу әсәрен ике өлештән торыр дип
фаразлаг ан һәм икенче кисәктә Казандаг ы
һәм Жаскта- г ы тормышын бәян итәргә уйлаг ан
Тик әсәрнен икенче өлеше язылмыйча кала
Кичәгә килүчеләр Тинчурин театры актерлары
әзерләгән «Сөй гомерне» дип аталг ан
спектаклен каралы Тамаша «Исемлә кал-
г аннар» әсәренә ннгеаләнгән нде Кичәдә
г алимнәр Нурмөхәммәт Хисамов. Зөфәр
Рәмиев һәм башка каләм әһелләре кат нашты
ШАГЫЙРЬМЕН ИЖАТ БӘЙРӘМЕ
23 сентябрьдә Татарстан Милли музеенда
шаг ыйрь Газинур Моратнын 50 яшьлек юбилее
унаеннан «Хаталанам— димәк, дөрес яшим»
дигән кичә булып узды Ин элек юбилярны
музейнын генераль директоры Галчәчәк
Нәжипова тәбрикләде Дәүләт Советы
депутаты, шаг ыйрь Разил Вәлиен анын
хакында «Чын шаг ыйрь ул узг ан, бүгенге һәм
киләчәк заманнарны үзенә берләштерә алг ан
шаг ыйрь».— диде Я зучылар берлеге рәисе
Илфак. Ибраһимов белдерүенчә. Газинур
Моратнын иҗат кичәләре әле башланып кына
килә Юби лейнын төп кичәсе «Казан» милли
мәдәният үзәгендә үтәчәк. Галимнәр Хатыйп
Миннег улов. Нурмөхәммәт Хисамов һ б каләм
ияләре Г Морат ижаты турында үз фикерләре
белән уртаклашты
13 октябрьдә шаг ыйрьнең иҗат бәйрәме
анын туг ан төбәге Кукмара районында да
булып узды Газинурнын якташлары белән
очрашуг а Татарстанның халык шаг ыйре Равил
ФәЙзуллин. Татарстан Я зучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһимов. язучылар Марсель
Галиев. Фоат Галиму.ллин. Ләбиб Лерон.
Шаһинур Мостафин. Рифә Рахман кайткан иде
Башта алар Кукмаранын 2 нче урта мәк
тәбеңдә укучылар, татар теле һәм әдәбияты
укытучылары белән очрашты, район үзәк
кнтлпхлн.кендә булып, апарнын мие бетән
танышты Ә кичен шаг ыйрьмен туг ан авы лы -
Зур Сәрдек мәдәният йортында язучы лар һәм
район үзешчәннәре катнашында зур
әдәби-музыкаль кичә булды Очрашулар
һәркайда шыг рым тулы затларда үтте
Язучылар Кукмара муниципаль районы
башлыг ы Рауил Рәхмәтуллин белән очрашты,
район, республика икътисады һәм
әдәбият-сәнг ать хәлләре турында дустанә
әнгәмә булды. Гомумән, шаг ыйрьнең туг ан
яг ында очрашулар чын әдәбият бәйрәме
булып узды.
КҮРГӘЗМӘЛӘР
9 октябрьдә «Хәзинә» милли сәнг ать
г алереясендә Татарстанның һәм Россиянең
халык рәссамы, Россиянен атказанг ан сәнг ать
эшлеклесе, Тукай бүләге иясе Искәндәр
Рәфыйковнын күргәзмәсе ачылды Ул останын
80 яшьлек юбилеена тәгаенләп оештырылг ан
иде. Экспозициядә авторның төрле
музейларда сакланучы эшләре, күренекле
шәхесләрнең портретлары, «Сөембикә»,
«Болг ар ханбикәсе» кебек тарихи әсәрләре һ.
б эшләре белән танышып була Рәссамның
100г ә якын әсәре галереянен 2 залын биләп
тора.
Таг ын бер яна күргәзмә Горькийнын
әдәби-мемориаль музеенда ачылды. «Три
девицы под окном» дип аталг ан күргәзмәдә өч
рәссам кыз— Лада Аюдаг (Казан), Наталья
Сюзева (Пенза). Наталья Шепе- лова (Самара)
ижат эшләре урын алг ан. Рәссамнар январь
аенда Алабуг ада үткән халыкара арт -проектг а
очрашып танышкан һәм бер-берләренең
иҗатыңда уртак чаткылар табып, бергәләшеп
күрг әзмә оештыру фикеренә килг ән
булг аннар.
ТИБЕТ МОНАХЛАРЫ КАЗАНДА
Казанда Халыкара дуслык йортында IV
Халыкара «Россия-Һиндстан-Тибет» фес-
тивале булды. Бу чараның оештыручысы һәм
генераль спонсоры— Казанда ачылг ан «Наран»
Тибет медицинасы клиникасы Казан
фестиваленә Дрепунг Гоман уни-
верситетыннан (Һиндстан) лама Отог Ринпоче
җитәкчелегендә Тибет монахлары
делег ациясе дә килде. Алар Изг е Ком
мандалы төзү ритуалын башкардылар
Ком мандалы— егерме төстәге вакланг ан
мәрмәрдән ясалг ан нәфис рәсем. Ламалар
аны ясау өчен Тибеттан 16 кг ком алып
килгәннәр Халыкара дуслык йортында 4 кв. м
зурлыктаг ы үзенә күрә бер сәнгать әсәре
туды. Мандат торг ызу— ритуалның беренче
өлеше генә. Икенчесе— аны җимерү. Бу
ритуалның мәг ънәсе шунда— бар нәрсә дә
үзгәрүчән. бер нәрсә дә мәңгелек түгел, бар
нәрсә дә вакытлыча гына.
һинд мәдәниятен биюләрдән башка күз
алдына да китерү кыен. Һинд биюләрен
яратучыларг а Санкт -Петербургның «Апсара»
һинд классик бию мәктәп-сту- диясе үз
осталыг ын күрсәтте Фестиваль эстафетасын
Санкт-Петербург дәвам итә Бәйрәм Мәскәүдә
төгәлләнәчәк. Фестивать үткәргәннән кергән
керемнәрнең бер өлеше Россиянен һәм
Һинлстаннын балалар йортларына
күчереләчәк.
ЯНА ДИРЕКТОР
Казан музыка училишесы директоры Ре-
зеда Газиз кызы Сабитовскаянын эшеннән үз
теләге белән китүе сәбәпле, анын урынына
яна директор билгеләнде Ул— элек ТР- ның
мәдәният министры урынбасары булып
эшләгән Айрат Әгъзам улы Жаббаров.

Реклама