УЙЛАНДЫРА ДА, КИСӘТӘ ДӘ


Галим-педагог һәм язучы-публицист
Мәхмүт Әхмәтжанов кайчандыр бер
мәкаләсендә: «Әгәр Марат Әхмәтов ми-
нистр итеп элегрәк куелса, авылларыбыз
бу хәлгә ук төшмәгән булыр иле» дип
язг ан иде. Әмма вәзг ыят тискәре якка
шулкадәр тиз үзгәрә, авыл һәм иген-
че тормышынын отыры
мөшкелләнә баруын бик
игелекле Татарстан вәзире
дә туктата алмый кебек
инде. Бу г ажәп тә түгел,
чөнки бүген республика-
бызның авыл хуҗалыг ын-
да Марат әфәнде кебек
үк дәрәҗәле, кайвакыт
аннан да йог ынтылы өч-
дүрт «министр» шәйләнә.
Аларның берсе авылны
төрле юллар белән яклар-
г а һәм сакларг а тырышып
бәргәләнсә, бүтәннәре
җирне сыг у, авыл ке-
шеләрен бушка эшләтү
бәрабәренә үзенә зур та-
быш алырг а г ына омтыла.
Әле кайчан г ына, дәүләткә
(төгәлрәге, дәүләтне гәүдәләндерүче һәм
беркемгә буйсынмаучы «яңа байлар»г а)
сатыла торг ан сөт белән дәүләттән алына
торг ан дизель яг улыг ының бәясе тигез-
ләнгәч, Марат әфәнде: «Без бу хакта
хыяллана гына ала идек» дип сөенеч
белдергән, бик авыр чорда да сыерлар
санын саклап кала алучылар бик дөрес
эшләделәр, алар хәзер сөт сатып табыш
алачаклар, дип җиңел сулаг ан, телеэк-
ран аша, халыкны да куандырг ан иле
Әмма каршы яктаг ылар «ялг ышларын»
тиз төзәттеләр: яг улыкнын да. энергия
ь кЯ
, д* *|| ?
ЯМАННЫ*
ЮЛЪАИ
игмо
чыг анакларының һәм авыл хуҗалыг ына
бүтән кирәк-яракнын да бәясен кискен
күтәреп, терлекчелекне кабат авыр хатдә
калдырдылар
Мәхмүт аг а Әхмәтжановнын күп-
тән түгел (2008 ел) Татарстан китап
нәшриятында басылып чыккан «Яман-
ны юлдаш итмә» исем-
ле мәкаләләр, очерклар,
эсселар җыентыг ыннан
•Сәяси уйланулар» язма-
сын укый башлаг ач та,
авылларның менә шундый
аяныч хәле күз алдына
килә. Бервакыт, әле Бал-
тач районын җитәкләгәндә
үк. Марат Әхмәтовнын
• Реформаларның монысы
да авыллар файдасына
булмады» дип әйткәне
хәтердә калг ан. Мәхмүт
Әхмәгҗанов исә, сүзен
шактый ерак чорлардан
башлап, болай яза. «Рос-
сиядә 1861 елда крепост -
ное право бетерелсә дә
крестьяннар һаман да бик
авыр шартларда яшиләр Жир аларныкы
түгел, алпавытлар, латифундистлар ку-
лында» Бу юлларны укыг ан кеше, хәлне
хәзерге белән чаг ыштырып, «карасана,
автор язг ан вакыйг алардан сон бер га-
сыр ярым вакыт узг ач, шул ук вәзг ыят
кабатлана түгелме0» дип уйламыйча
кала алмыйдыр. Хәзер дә бит авылнын
тормыш дилбегәсе эре җирбиләүчеләргә,
заман алпавытларына күчә бара, хаки-
мият тә аларны хуплый, аларг а булыша
Я тулыг ы-фәләне таг ын һәм таг ын кыйм-
мәтләнгәндә дә болар әле беркадәр яши
Мәхмүт Әхмәтжанов «Яманны юлдаш итмә*. Татарстан китап нәшрияты.2007 сл
алачак, чөнки аларга бүтән төрле
табыш чыганаклары да бирелгән, алар
банк һәм башка структуралар белән
үрелеп, закон чыгару органнарына
сайланып беткән, авырга килсә,
эшләүчеләренә түләүне киметеп яки
туктатып та жан саклый алалар,
«Алпавытлар»нын. хөкүмәт хуплавы
һәм ярдәме белән, авыллардагы вак
фермаларны бетереп, ягъни, андагы
халыкны эшсез калдырып, «шәһәрчә»
эре комплекслар төзергә дә хәленнән
килә һәм бу эш җәелә бара. Ә бит мона
кадәр бездә җитештерелгән авыл хуҗа-
лыгы продуктлары табигыерак,
экологик чистарак булулары белән
аерылып тордылар һәм без бу
өстенлеккә нәкъ менә артык зур
булмаган фермаларда ирешеп килдек.
Эре комплекслар исә зур химиясез яши
алмыйлар. Без комплекслар төзү белән
моңарчы да бер мавыккан идек, тик
алар ул чакта да үзләрен акламадылар.
ә авыллар санын киметергә генә
булыштылар. Менә тагын эшсез- ашсыз
калган, алпавытлар тарафыннан жире
тартып алынган (авылларны бетерү
шуның өчен кирәктер дә!) халык яна
комплексларга яки Алабуга кебек
шәһәрләргә йөреп эшләргә тиеш
булыр. Шуннан—катнаш никахлар
(дөресрәге, никахсыз катнаш
гаиләләр), шәһәр-
ләшү-урыслашу—һәммәсе нәкъ Мәскәү
теләгәнчә барачак, болай да хәл эчендә
булган татар мәктәпләренең дә, татар
теленен һәм башка милли эшләрнең дә
хажәте калмаячак.
Мәхмүт ага бер мәкаләсен, педагог
һәм язучы К. Д. Ушинский сүзләрен
файдаланып. «Милли тәрбия генә
көткән нәтижәне бирә» дип исемләгән.
Көенечебезгә, милли булмаган тәрбия
һәм эшләр дә «көткән» нәтижәне
бирәчәк шул. Без көткәнне түгел,
«заманча булмаган* милли
мәктәпләрне, күпмилләтлелекне
«бөек» дәүләт өчен артык йөккә
санаучы Путиннар. Жириновскийлар
көткәнне! «Урыслаштыру процессын
көчәйтү өчен,—дип дәвам иттерә китап
авторы, күп меңнәрчә татар егетен,
кызын «бөек коммунизм
төзелешләренә» озаттылар, алар
шунда—урыс мохитендә—ассими-
ляцияләштеләр; үз чиратында Татар-
стандагы төзелешләргә ун меңнәрчә
ятлар килеп тулды, күпчелек очракта
алар катнаш гаилә төзеделәр. Казанда,
башка шәһәрләрдә, күп кенә район
үзәкләрендә, эшчеләр бистәләреңдә
татар мәктәпләре, балалар бакчалары
калмады* («Туган илем, ана телем»
исемле мәкалә). Ә халыкнын милли
мәнфәгатен кайгыртмау—дәүләтнең
киләчәгенә төкереп карау, аш таркалу-
жимерелүдән сакламау, дигән сүз инде
ул. Бер төн эчендә ишелеп кенә төшкән
СССР язмышы мона нык дәлил була ала.
Тик. кызганыч, тәкәббер түрәләр
илендә мондый гыйбрәтле һәм аяныч
сабаклар да. халык ризасызлыгы
аркасында кабатланып торган
революцияләр дә беркемне бернигә
өйрәтми. Заманында хәтта
большевиклар да милләтләрнең
үзбилгеләнү хокукын яклап чыкканнар,
югыйсә. Сүздә генә калмаганнар,
өлешчә гамәлгә дә ашырганнар.
Йөгәнләнгән илнен йөгән бавын кансыз
һәм милләтсез Сталин эләктермәгән
булса (нәкъ шул чорда «милләтче* ин
куркыныч сәяси гаепләү сүзенә
әверелгән), кем белә, вәзгыят. бәлки,
тагын да уңайланган булыр иде. Сүз
унаеннан әйткәндә. «Яманны юлдаш
итмә» китабындагы байтак язмаларда
бу үчлекле Тиран һәм анын даирәсе
кылган явызлыклар еш телгә алына,
ике мәкалә махсус шуна багышлана,
чөнки ил сәясәтенең кайсы ягы
турында сүз алып барсан да. анын
коточкыч йогынтысын күрмичә калып,
әйләнеп үтеп булмый. Әлеге дә баягы
бичара авыл халкына, татар кебек «чит*
милләтләргә бигрәк нык эләкте, һәм.
менә «могҗиза»: Россиянен бөтен узган
юлындагы ин күренекле тарихи шәхес-
не ачыклау өчен Интернет алып барган
тавыш бирүләрдә бу дәжжал да жинүче
була язып калды Ил башына, котылгы-
сыз рәвештә, нилектән әледән-әле Явыз
Иван, шашкын Петр патша, жәллаллар
атаманы Сталиннар килеп торуы да
жинел аңлашыла болай булгач. Эш бу
шәхесләрдә түгел. Мәхмүт ага бик
хаклы язганча. Россия халкының
кемлегендә икән ләбаса. Болар
Сталиннарны каберләреннән торгызып
тәхеткә кайтарырлар иде. Үхләре
булмаса. аларнын шәүлә- өрәкләрен дә
президент итәрләр
Мәхмүт Әхмәгҗановнын бу
китаптагы (ялгышмасам. бу анын
ундүртенче китабы) һәр язмасы
диярлек мәгълүмат байлыгы.
анализларның тирәнлеге, ясалган
нәтиҗәләренең төплелеге, ышанычлы
дәлилләре, авторның фикер
сөрешеңдәге рух хөрлеге белән
сокландыра Шундый сыйфатлары
өстенә. тәрбия темасына
багышланган мәкаләләренең (алар ки-
тапнын икенче бүлегенә туплап
бирелгән) милләтебез мәнфәгатеннән
чыгып язылулары, унай мәгънәдәге
«татарлыклары» ачык күренә.
Педагог-галим (китапка бик шәп кереш
сүз язган Фәнзаман Баттал аны «жаннар
академигы дип атый) милли тәрбиянең
бүген аерата мөһим булган өлкәләрен
әтрафлы өйрәнеп, җыйнак, әмма тыгыз
фикерле язмалары аша укучы хөкеменә
чыгара «Аналар һәм балалар», «Газиз
әтиләр», «Ихтыяр көче», «Хатын- кыз
һәм аракы», «Хисләр һәм инанулар*
мәкаләләренең исемнәре үк аларда
сүзнен ни хакында баруын сөйләп тора.
Әйе, бүгенге язучыга бер гасыр гына
элек милләтнең уена да килмәгән
четерекле темаларны да (мәсәлән, кыз
балаларнын, әниләрнең һәм әбиләрнең
эчүчелеге) күгәрергә туры килә.
Мәхмүт ага мәкаләсендә японнар
тормышыннан бер кызык факт
китерелә: 25 мен 500 япон кешесе йөз
яшьнен теге ягына чыгып яши икән. Ә
бездә хәлләр ничегрәк? Японнар атом
һәлакәте дә кичергән бит әле. Озын
гомерле булуларының ин төп
сәбәбе—алар аек халык. Россиядәге
милли «атом» исә милләт чикләрен дә,
җенес аермасын да белмичә халыкны
кырыпмы-кыра. Безнен гаиләгә, безнен
кардәшләр арасына кермәс дип,
күпләребез гамьсез йөргәндә ха-
тын-кыз исереклеге, истә-уйда
булмаган бозыклыклар белән
көннән-көн ешрак очрашабыз. «Еш
кына «хәзер мәктәп балалары, хәтта
башлангыч сыйныф укучылары эчә»
дип чан кагалар,—дип яза Мәхмүт ага.
Әниләре эчкәч, сабыйларга ни кала?»
Кызганыч, бу илдә халыкны тоталь
исертү—тарихи сәясәт. «Эчми торган»
халыкның «милли» Сабан туенда гына
да күпме-күпме исерткеч сатылуын
берәр кешенен исәпли алганы бар
микән? Бер елны Балтач районының
һәр авылында бу бәйрәмне аек килеш
үткәрмәкче булдылар. Сабан туенда
исерткеч саткан яки эчкән кеше каты
җәзага тартыла дип, эчке эшләр бүлеге
хезмәткәре район газетасында язып
чыкты Ә бәйрәмгә барган халык исерт-
кечнең һәр кибеттә диярлек ап-ачык
сатылуын күреп хәйран калды Сәбәбен
сонрак ишеттек: аракы сатгырмасагыз.
Сабан туе үткәрергә акча бирмибез дип.
эшмәкәрләр тавыш кубарганнар икән
Милләттәшләрен бер генә бәйрәмлә
булса да «яшел елан»нан чактырмый
калсалар, күпме табыш
югалтачакларын, алар белә дә белә
инде Елга бер Сабан туен уздыру өчен
карун эшмәкәрләрнең (карун
булмаганы бернинди шартсыз да
булышыр) өчәр мен сум акчасына
калган хакимиятләрне әйтер идем.
Китапнын өченче—сонгы бүле-
ге—«Әдәбият безгә юл яра» дип исем-
ләнгән, анда Гомәр Бәширов. Нәкый
Исәнбәт, Михаил Львов. Әбрар Кә-
римуллин кебек, инде мәрхүм булган
олпат затларыбызнын. шулай ук Марат
Әмирханов, Равил Фәйэуллин, Газинур
Морат, Солтан Шәмси кебек замандаш
талант ияләренең иҗатына бәяләмәләр
тупланган Сүз унаеннан, Мәхмүт Әх-
мәтжановнын менә инде берничә дистә
еллар буена бу жанрда ин актив язучы
булуын, каләмдәшләре иҗатына искит-
кеч ихтирам белән каравын, һәркайсы-
нын диярлек иҗатыннан игътибарга,
хуплауга лаек әсәрләр күреп алуын һәм
шул хакта укучыларга кинәнеп
сөйләүдән үзенә яшәү яме, яшәү
мәгънәсе табуын әйтү урынлыдыр
Бирелә тагын шунысы мөһим
язмаларында халкыбыз башына төшкән
нинди генә бәлаләр, авыр-авыр
фаҗигаләр турында сүз алып барса да,
һәрвакыт оптимист Мәхмүт Әхмәтжанов
бер очракта да, кайберәүләр кебек, «та-
тар кавеме, анын теле, әдәбияты бетүгә
бара» дип язмый, милләткә яман юл
юрамый, ясин укымый—ә аны афәттән
сакларга теләп кисәтә генә Юккамыни,
китапнын ин ахырга куелган язмасы да
(ул Әбрар Кәримуллинга багышланган)
«Киләчәгебез бар!»—дип атала Менә
язманын сонгы җөмләсе «халкыбызны
юк итү өчен нинди генә гамәлләр кы-
лынмады. әмма без яшәвебезне дәвам
итәбез һәм итәчәкбез, иншаллаһ!»
Безгә галим-язучынын хак сүзләрен
кабатларга гына кала.
 

Реклама