Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ СҮЗ СӘНГАТЕНЕҢ ТАҖЫ


Борынгы һәм Урта гасыр төрки дөньясында классик ядкарьләр күп Әмма
алар
арасында төрки халыкларның уртак мирасы булган «Котадгу белек» китабына
тиңләшерлек язма истәлекләр күзгә ташланмый. Бу әсәр үз чорында да, аннан
сон
да төркиләрнең шаһ китабы, бөек ядкаре исәпләнә. Аны Иосыф Баласагунлы
ижат
иткән. Ул якынча 1019 елда Чуй үзәнендәге Баласагун /Күз орду/ каласында
дөньяга
килә. (Тиздән бу бөек затның тууына 1000 ел тулачак!) Анын асыл
Ватаны—Шәркый
Төркестан. Биредә 840-1212 елларда Караханыйлар дәүләте яши. Бу кодрәтле
мәмләкәт
составына хәзерге Кытайның төньяк-көнбатышы (ягъни «Уйгырстан»),
Кыргызстан,
Казакъстаннын зур өлеше һәм Урта Азиядәге кайбер
башка төбәкләр керә.
Караханыйлар дәүләтендә төркиләрнең төрле
кавемнәре яши Әмма төп халкын уйгыр-карлуклар
тәшкил итә. X гасыр урталарында рәсми рәвештә
ислам диненә күчкән бу мәмләкәт тиз арада мөселман
дөньясының мөһим бер дәүләтенә әверелә, анда
икътисад,
фән, мәдәният зур үсеш ала. Кашгар. Баласагун кебек
мәркәзи калаларда туып үскән Мәхмүд Кашгарый,
Йосыф Баласагунлы эшчәнлекләре үзләре генә дә күп
нәрсә хакында сөйли
«Котадгу белек» авторы шагыйрь генә түгел,
күренекле
дәүләт эшлеклесе дә. Ул Караханыйлар мәмләкәтенең
мәшһүр хөкемдары Богра хан (1058— 1103 елларда
идарә
итә) сараенда хасс-хажиб (хәзерге премьер-министр
вазифасына якын) булып та эшли. Шуңа мөнәсәбәттә
аны еш кына Йосыф Хас-Хажиб дип тә йөртәләр.
Шагыйрьнең үлгән елы билгеле түгел
«Котадгу белек» әсәре һиҗри белән 462 елда Кашгарда
төгәлләнә. Милади белән ул 1069-70 елларга туры килә.
Автор бу китабын «18 ай» эчендә (ягъни ел ярым) язуын искәртә.
«Котадгу белек»—зур күләмле шигъри әсәр. (Дөрес, анын кереш өлешендә
бер- ике битлек чәчмә юллар бар Әмма алар да күчерүче яисә башка берәү
тарафыннан язылган булса кирәк). Китап һәр юлы үзара рифмалашучы ике
юллык строфалар (бәетләр) белән язылган. Аларнын саны 6722 гә җитә (ягъни
13444 шигырь юлы, дөресрәге—мисраг) Әсәр шигырь системасының гаруз төре
(мөтәкааис) белән ижат ителгән, һәр юлда иҗекләр саны, нигездә,—11—11.
Әсәрнең автор кулы белән язылган нөсхәсе сакланмаган Анын хәзергә мәгълүм
ин борынгы күчерматәре («Каһирә*. «Вена—Һерат». «Наманган-Фирганә* һ.б.)ь
нигездә. XV йөзләргә карый Азар гарәп һәм уйгыр язуында. В. Радлов фикеренчә,
Йосыф Баласагунлы үз әсәрен әүваз гарәп, аннан уйгыр графикасында яза.
«Котадгу белек» традицион төстәге кереш белән башланып китә: Аллага,
Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм анын сәхабәләренә (Әбүбәкер, Гомәр, Госман. Гали),
шулай ук автор, белем һәм акыл, телнен өстенлеге һәм фаиласы. игелек турында
бүлекчәләр бар. Алга таба китапмын төп өлеше башлана. Шунысын да искәртик,
элеккеге әсәрләрнен күпчелегеннән аермалы буларак. 'Котаягу белек-нен кереше
(мөкаддимәсе), төп өлеше һәм бетеме (хатимәсе) шартлы рәвештә генә
бер-берсеннән аерыла. Чынлыкта исә алар һәм төзелеш-композиция, һәм
идея-эчтәлек ягыннан үзара табигый рәвештә керешеп китәләр. «Котадгу белек»
100гә якын бүлекчәгә аерылган Аларнын исемнәре әсәрнен төзелешен, эчтатеген
шактый күзалларга ярдәм итә
Гадәттә зур күләмле әсәрләр вакыйга-хәлләргә баи була. «Котадгу белемгә
исә фикри як. уй-кичерешләр өстенлек итә. Анын сюжеты чагыштырмача гомуми,
схематик, шартлы төстә Көнтугды исемле хан (алиг—илик үзенә хезмәткә
Айтулды исемле кешене чакыра. Бу зат вәзирлек («хажиблык») вазифасын намус
белән башкара. Ул үлгәч, анын эшен улы Үгделмеш дәвам иттерә, ханга тугрылык,
бөтен күнеле белән хезмәт итә Үгделмешнен Узгырмыш исемле ту ганнан ту ганы
була Бу кеше күп вакытын гыйбадәттә уздыра, изгелеге, акыллылыгы белән
таныта Көнту гды аны да үз сараена хезмәткә алырга тели. Әмма Узгырмыш
мондый вазифадан баш тарта Хан кат-кат чакыргач кына Узгырмыш сарайга килә
дә. хөкемдарга кинәш- теләкләрен белдереп, торган жиренә кабат кайта һәм
бераздан вафат та була Персонажлар арасында төп урынны хөкемдар һәм
Үгделмеш алып тора Автор бу дүрт затка символик мәгънә дә бирә Анын
карашынча. Контугды гаделлек, тугрылык, Айтулды бәхет-сәгадәт, Үгделмеш
гакыл. Узгырмыш канәгатьлелек символы Болар—тереклекнең төп. нигез
принциплары. Бу затларнын төрле темалар турында әнгәмә-диалоглары әсәрнен
төп төзелешен һәм юнәтешен билгели. Хан күпчелек сөйләшүләрнең үзәгендә.
Әнгәмә-бәхәсләрнен бер алсше Үгделмеш һәм Узгырмыш арасында. Вәзир улы
хатлар аркылы да. үзенен сәфәрләре белән дә хөкемдар һәм Узгырмыш
арасындагы сөхбәт-диалогларны тәэмин итә Элекке дәвернең бу төр аерым
ядкарьләрендә, мәсәлән, «Калилә вә Димнә» җыентыгында, хөкемдар, нигездә,
сорау бирүче буларак кына катнаша. Баш катар ана жавап бирә «Котадгу' белемтә
хан сорау биреп кенә калмый, үзе дә аерым мәсьаләләрнен аелын яктырта, атарга
шәхси мөнәсәбәт-бәясен белдерә. Китап тукымасында авторның һәм
геройларнын лирик чигенешләре, фәлсәфи уйланулары, васыять хатлары да зур
урынны алын тора Әсәрнен «Яшьлекне сагыну һәм картлык турындагы»
бүлекчәсе, мәсәлән, шриканын гажәсп күркәм бер үрнәге «Котадгу белек«тә
табигать күренешләре, кагыйдә буларак, вакыт агышын, хәрәкәтне белдерүгә,
вакыйга-хәлләргә фон. җирлек тудыруга хезмәт итәләр.
Йосыф Баласагунлы әсәренең атамасы китапнын мәгънәсе, шлея йөкләмәсе
белән тыгыз бәйләнешле Безнен татар фәненә ул бераз гына үзгәртелеп кереп
киткән
Чынлыкта әсәрнен исеме -- «Купшу билиг» Андагы беренче сүз кот. бәхәт-сәгадәт
мәгънәләрен белдерә. (Ә инде «алгу» компонентын адгү— изге—игелекле дип
карау мөмкинчелеге дә бар) «Билиг» (билик) белем, китап, ан төшенчәләрен бирә
Шуна мөнәсәбәттә Йосыф Баласагунлы әсәрен «Бәхет китабы». «Бәхеткә китерүче
гыйлем - «Бәхетле булу белеме» һәм башка исемнәр белән дә атыйлар Кайбер
галимнәр (С. Малов, А. Вәлитова .) «билиг* сүзенең «идарә» төшенчәсе белән дә
бәйләнешен искәртәләр һәм әсәрнен исемен «Осчастливливающее управление».
«Наука об упраатении» рәвешендә гәржемә итәләр. Бу төр агама да «Котадгу
белек*нен ру хына, идея эчтәлегенә туры килә Чөнки ул—төрле гуманитар
гыйлемнәрне туплаган мөһим синкретик ядкарь дә
Йосыф Баласагунлы китабында тормыш-тереклекнен гажәеп күп төрле
мәсьәләләре гәүдәләнеш тапкан. Авторны барыннан да элек инсанның асылы,
яшәү мәгънәсе, җәмгыятьтә үз-үзен тотышы кебек мәсьәләләр кызыксындыра
Анын уенча, адәм баласы белемле, һөнәрле, әхлаклы, акыллы, ярдәмчел сабыр,
шәфкатьле, ихлас, намуслы, гадел булырга тиеш Автор бу тор сыйфатлармын
асылын, яшәештәге әһәмиятен үтемле игеп яктырта. Ул еш кына капма-каршы
кую-антитеза алымына мөрәҗәгать итә Йосыф Баласагунлы раславынча. Алланы
хормәт итү, иман-ышаныч—камил инсан булунын зарури таләбе
«Котадгу белемтә. кеше белән тыгыз бәйләнештә, иҗтимагый. социаль, сәяси
мәсьәләтәр! ә дә зур урын биредә Автор җәмгыятьтәге, идарәчелектәге гои
назифаирга. һөнәр-профессияләргә туктата. Ул игенче, һөнәрче, сәүдәгәр, гатим.
укытучы, итче, вәзир, шагыйрь, табиб, гаскәри, казначы, пешекче һәм башка бик
күн шөгыль-вазмфаларнын гөп асылын гәүдәләндерә Шагыйрь сурәтләвеннән шу
л аңлашыла җәмгыять, мәмләкәт жлнлы бер организм кебек; һәр кеше, һәр
шөгыль иясе үзенең бурычларын белергә аларны җиренә җиткереп башкарырга
тиеш Шул вакьпта гына тормыш организмы көйле
1Ө1
яши, хәятта гаделлек, бәхетле-имин тереклек урнаша. Авторнын аеруча
хөкемдарларга таләбе зур: алар камиллекнен, ин беренче чиратта гаделлекнен
өлгесе булырга тиеш Китапта гаилә кору, бала тәрбияләү хакында да гыйбрәтле
юллар бар. Шагыйрь фикереңчә, гаиләсез, баласыз кешенең буыны киселә, исеме
онытыла.
«Котадгу белек»,—гомумән, дөньяви әсәр. Анда тулы канлы тормышка
өстенлек бирелә. Әмма мондый яшәеш кайвакыт гомернен чикләнгәнлеге,
үлемнен котылгысызлыгы, байлык-хакимиятнен инсанны бозуы кебек
суфыйчыл мотивлар белән тәнкыйтькә дә алына. Дәрвишлек, аскетизм-зөһедлек
аеруча Узгырмыш образында идеаллаштырыла.
Йосыф Баласагунлы китабы—жанр табигате белән синкретик рухлы
фәлсәфи- дидактик әсәр Анда тормыш тәжрибәсе, инсан хакында уй-фикерләр
тупланган. Авторнын төп максаты—укучыны яшәргә өйрәтү, ана күпгасырлык
рухи тереклек тәҗрибәсен җиткерү. Нәкъ менә шуна күрә дә ул үзенен күнел
байлыгын еш кына үгет-нәсыйхәт, теләк, кинәш бирү рәвешендә бәян итә.
Әсәрдә мәкаль-әйтемнәрнен. канатлы сүзләрнең күпләп кулланылуы, гыйбрәтле
сөземтәләр китерелүе дә анын дидактик табигате белән аңлатыла
«Котадгу белек»—афористик фикерләүнең, тыгыз сурәтлелекнен, аз сүз
белән тирән, хикмәтле сүз әйтүнен гүзәл бер үрнәге. Анда зиһенгә алырлык,
тормышнын төрле вәзгыятьләренә туры килерлек, мисал, эпиграф итеп
кулланырлык юллар гаять күп. Бу китап—акыл-хикмәтнен тулы сандыгы,
төкәнмәс бер чыганагы. Анда бүгенге көнгә аваздаш яклар да бихисап.
Йосыф Баласагунлы әсәре үзеннән соңгы төрки сүз сәнгате үсешендә мөһим
роль уйнады. Аны без татар әдәбияты һәм фольклоры мисалында да ачык
күрәбез Кол Галидән алып хәзергәчә яшәгән татар әдипләре ижатында «Котадгу
белек» белән бәйләнешләр, охшашлыклар күзгә еш ташлана.
Белем-мәгьрифәтне, матур әхлакый сыйфатларны зурлау, кешенен үз гамәле
өчен үзенен жаваплылыгы («Ни чәчсән— шуны урырсын»). иманлылык, «игү ат»
калдыру, хикмәтле сүз әйтү, төш күрү һәм Йосыф Баласагунлы белән бәйләнешле
башка мотивлар безнен куп гасырлык әдәбиятка гомумән хас. «Котадгу белек»тә
гадел патша көтүче, явыз хөкемдар бүре, гавам куй белән, дөнья бизәнгән яшь
килен белән чагыштырыла, гыйлемнен бетмәс-төкенмәс, бернинди карак та
урлый алмас байлык булуы искәртелә. Бу төр сурәтләрне Мөхәммәдьяр, Мәүла
Колый. Утыз Имәни кебек шагыйрьләр дә яратып куллана. Йосыф
Баласагунлынын аерым юллары фольклорлашып та киткән.
«Котадгу белек» инде күп еллар буе дөнья фәнни һәм мәдәни
жәмәгатьчелегенен игътибарын үзенә жәлеп итеп килә. Ул Г Вамбери. В. Радлов,
С Малов һәм башкалар тарафыннан нәшер ителгән. Бу китап Кытайда да дөнья
күргән С. Иванов аны «Благодатное знание» исеме астыңда 1983 елда русчага
тәржемә итеп Мәскәүдә бастырды. 1971 елда әсәрнен Г. Кәримов тарафыннан
әзерләнгән Ташкент басмасы дөнья күрде. Анда текст оригиналда һәм хәзерге
үзбәк теленә тәржемәдә бирелгән.
Йосыф Баласагунлы әсәре татар дөньясында элек-электән билгеле. Анын XV
гасырга мөнәсәбәтле Каһирә нөсхәсе Идел буенда күчерелгән «Котадгу
белек»нен Наманган кулъязмасы 1913 елда Зәки Вәлиди тарафыннан табылып,
гыйльми әйләнешкә кертелә. Бу әсәрнен узган гасыр урталарында дөнья күргән
Төркия басмалары биредә яшәүче татар галиме Рәшит Рәхмәти Арат тарафыннан
башкарыла. Милләттәшләребез А Вәлитова, Ш. Абилов та бу мәшһүр ядкярне
өйрәнүгә үзләреннән сизелерлек өлеш керттеләр.
«Котадгу белек»нең аерым үрнәкләре бездә X. Госман. X Миннегулов, Ә
Синугыл (Казан утлары 2001— №6 180—1836), Л Шагыйрьжан (Мәдәни жомга.
25.08.1995) һәм башкалар тарафыннан бастырылган, тәржемә ителгән Әмма анын
тулы басмасын татар укучыларына җиткерү мөһим бурычларның берсе булып
тора. Мәгълүм ки, профессор Рифкать Әхмәтьянов Котбнын «Хөсрәү вә Ширин»
әсәрен хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп бастырган иде. Анын бу хезмәте һәм
укучылар, һәм галимнәр тарафыннан уңай бәяләнде Ишетүемчә, Р. Әхмәтьянов
хәзер «Котадгу белек*не тәржемә итү белән мәшгуль. Аны бастыру хәстәрен
күрергә иде.
Йосыф Баласагунлы үз хезмәтенең бөеклеген үзе дә яхшы аңлый. Китапның
керешендә ул башка төр бүләкләрнең вакытлы булуын, «Котадгу белек» нен
мәңге яшәячәген искәртә. Инде менә мен елга якын гомер узган. Йосыф
Баласагунлынын бөек