Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


III
РОМАН-ЭПОПЕЯ
Сораулар бихисап идс, әмма Дамир Хажисвич кунакны арытмаска, сорауларны туктатырга чакырды.
—Мин генә бирәм, мин генә бер сорау бирәм дә'—Кап-кара күтле, сызылып киткән кап-кара кашлы, кара чәчләренә ап-ак тасма бәйләгән кара күбәләк кебек кызкай тотлыга-тотлыга урыныннан талпынды — Ба- а-бай, се-ез-не-ен ү-зегез-нен ж-жирегез б-бармы?
— Рәхмәт Бар. сылуым. Бар Егерме акр җирем бардыр кү —Акыр? Сезнен җирегез егерме тапкыр акырамени9 Балалар бердәм көлештеләр
—Юк. бу мәйдан үлчәме Гектарга күчергәндә бер акр нуль бөтен уннан дүрт гектар димәк, сигез гектар Алты гектарында оч өлешкә бүленгән умарталык, ике гектарында Йорт-жир, парк, балык буасы
Сораулар күп булса да. очрашунын артык озакка сузылуыннан ни сәбәпледер шөбһәгә төшкән директор «Иркен-ага мәктәпкә тагын да киләчәк әле»,—дигән сылтау белән аларны чикләде Сүзенен азагында очрашуны оештырганнары өчен рәхмәтләр әйтге һәм форсаттан файдаланып, үзенен юлдашы—татар милләтенең асыл улларыннан берсе булган китап сәхибе. китапсыз калган авылларга үз акчасы исәбенә китап өләшеп йөргән (бу батырлыгы белән кардәшемез атаклы Гиннес китабына ла керә алыр иле дип өстәде) Рәгыйбь-кардәш Хөснетдингә бирде
Рәгыйбь гадәтенчә сүзен кыска тотарга тырышты Ул көтмәгәндә генә Мамадыш юлы өстендә Иркен-ага белән таныша алуына куаныч белдерде, чиксез рәхмәтләр җиткерде, аннан «куян күчтәнәчләре* капчыгыннан «Иман шарты*. «Кыйсса-аль-әнбия*. Гаяз Исхакыйнын «Зиндан». Фәүзия Бәйрәмованын «Карурман*. Илдар Хафизнын «Гомерсмнсн ун көне» дигән китапларын чыгарып, мәктәп китапханәсенә, алдынгы укучыларга һәм укытучыларга бүләк итте Ул кешедә шәхесне, шәхестә ирек хисен тәрбияли торган иң көчле корал—шигърият белән дуслашырга, бу дуслашуны мөнәҗәтләрдән. Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха*сыннан, халык дастаны «Идегәй*дән башларга чакырды Әгәр без шигърият белән тәрбияләнмибез икән, без сәнгатьне бөтенләй дә аңламаячакбыз, керләнеп бетәчәкбез, диде Гәнне мунчада гына мунча кертеп булса, җанны бары тик шигырьдә генә
Далачы. башы 9. Юнчы саннарда.
мунча кертеп була икән. Кеше күнеле шундый жан мунчасыннан сон гына икенче кеше өчен сызлана ала. Безнен күнелләр сезнен күңелләр, сезнен күңелләр безнең күнелләр өчен сызланырга тиеш! Менә бу шигырьне кем язган, тынлап карагыз әле?
Сызла, сызла, сызла, күнлем,
Сызла бер туктамыйча,—
Сызла айлар, сызла еллар.
Сызла төн йокламыйча!
—Кем әйтә кем язганын?
Әйтүче юк иде.
—Татарнын шушы юлларны язган өченче бөек шагыйрен белмәгән кешене татар дип атап буламы, балалар? Без мона лаекмы? Без, укытучылар, лаекмы?
—Юк, юк!—дип шаулашты балалар. Укытучылар тынсыз иде.
—Әйтегез инде, кем язган?—дип кайнады зал
—Сәгыйть Рәмиев! Без бер-беребез өчен шулай сызлансак кына татар булып яши алачакбыз... Мин туганнарының чыбык очларын булса да табышуда мөхтәрәм Иркен-агага ярдәм итүегезне үтенәм!.. Алоэ гөле кебек сабыр, ярангөл кебек ялкынлы булыгыз!..
Зал кул чапты.
—Тагын укыгыз, тагын!..
Шигъриятнең тәмен сизгән сабыйларны туктату мөмкин түгел иде. Очрашуның көтмәгәндә генә шундый нәтиҗә белән тәмамлануыннан күнеле нечкәргән мөгаллимнәр оялган карашларын идәнгә юнатгеп, яшьләрен сөрттеләр. Мондый сызлау ләззәтен аларга китап таратып йөрүче балта остасы Рәгыйбь Хөснетдин бүләк итте.
—Кайсыларыгызнын бабалары Ватан сугышында һәлак булган?—дип сорады балалардан Рәгыйбь.—Кулларыгызны күтәрсәгез, исемнәрен әйтсәгез иде...
Нибары ике бала кулын күтәрде һәм фронтта һәлак булган картаталарынын исемнәрен әйтә алды.
Китапчы очрашуга җыелган балаларның исемнәрен сораштырып чыкты.
Фикция Саматовна аларны санап та куйган икән. Жәмәгатьчелек алып барган аңлату эшләре нәтиҗәсендә авылда иске, дини исемнәр бирүдән котылганнар. Фикция Саматовна төзегән исемлектә йөзгә якын укучы арасында малайлардан ун Марат, сигез Рөстәм, алты Эдуард, сигез Тимур, җиде Артур, җиде Алик, алты Вадим, кызлардан ике Эллипс, бер Гербицид, биш Алинә, алты Ал ия, биш Эльвира, дүрт Регина, дүрт Ләйсән, өч Айгөл, өч Назгөл, өч Язгөл, өч Сазгөл бар, бер генә дә Галиябану, бер генә дә Сәхипҗамал, бергенә дә Сөмбел юк иде...
Укытучылар кунакларны күрше бүлмәгә чәйгә алып керделәр. Фикция Саматовна нишләптер күренми иде. Директор «Мондый очракларда кунакларга тәкъдим итмичә дә булмый инде, үзегез анлыйсыз инде...» дигән булып, кәнтәй хатыннар кебек боргалана-сыргалана, ярты гәүдәсе белән кара мичкә кереп, ак костюмын шактый гына корымга буяп, ике кулына берьюлы ике гранат тоткандай, ике шешә китереп чыгарды.
—Америкадан әллә нигә бер килеп!.. Серләшеп утырыйк әле!..
Кунаклар аракыга кискен каршылык күрсәтсә дә, форсаттан файдаланып, бераз хәмер дә капкалаштырып кызарынган директор һәм аның ир- ат хезмәттәшләре, чәй эчкән арада әңгәмәне «миллият юлына-» кертеп җибәрүне хуп күрделәр:
ю
—Америкада татарлар күпме сон? Очрашкалап торасызмы?
— Бу хакта рәсми мәгълүматлар юк. Күп түгелдер. Белүемчә, биш меннән дә артмастыр. Билхаккыи. хәзер күбәяләр Һәр акыллы, талантлы татар Рәсәйдә белем ала да. Әмрикәгә килә ята.. Детройтта унбиш. Сан- Францискода утызлап. Нью-Йоркта ике иохзәп татар гаиләсе бардыр кү Әмрикәдә татарларнын ин күп урыны Нью-Йорктыр Бер мен чамасы Берничә гаилә татарлар һәр шәһәрдә дә очрай диярлек Нью-Йоркта татар балаларнын якшәмбе мәктәбе эшли Доктор Гариф Солтан үз акчасына тота Анда мин дә лекиияләр укыштырам Без. татарлар, елына ике-өч тапкыр очрашып-күрешеп алабыздыр. Сан-Францискода ел да сабантуебызны үткәрәбез. Һәр татар әмрикән фатыирында намаз бүлмәсе бар Бәлеш, аш- су әзерләү буенча ярышлар үткәрәбез. Сирәк кенә булса да Татарстаннан артистлар килә. Күптән түгел Айдар Галимов булып китте..
—Айдары да. бәлеше дә һәйбәт, кәнишне-е-е —дип сузды корым буялган костюмы белән урындыгында шыгыр-шыгыр килгән Дамир Хажиевич —Мин менә нәрсә хакында сездән сорамакчы идем татар телен ничек бу кадәр яхшы беләсез? Каян алдыгыз сез аны? Нинди импорт- экспорттан?—Ул көләргә маташты —Авыл обшественносте хәзер хәтта монда, авылда да рәхәтләнеп урысча сөйләшә, так ведь. җәмәгать'*! Ссзнен туган Ватаныгыз да юк. шулай бит’!
—Дөрес, дөрес!..— диеште директорларын куәтләп башкалар —Искиткеч! Тан калырлык' Шаклар катарлык! Колоссально! Капитальне'
—Сез әйткән телсезлек туган телдән китү — Иркен-ага педагог кешедән бу кадәр беркатлы ихласлык көтмәгән иде — Мондый күренеш сезнен туган вә тарихи Ватаныгызда яшәп тә. кальбегездә шул Ватанны югалтканнан килми микән?
—Ничек югалта, ди?—Директор җанланып китте — Юк. минуточку. без югалтмаган Без нормаль Ватанда яшибез, әле ана формаль суверенитет та алып бирдек Без ватанлы—һәм нор-рмально. ә сез ватансыз—һәм формально. шулай бит? Сез читтә яшәгәч. Ватаныгыз бөтенләй дә булмаган булып чыга бит инде!
— Ватан. Ватан —дип кабатлады Иркен-ага —Нәрсә сон ул Ватан * Сөт калыр. Ватан китәр, дигән бит әле теге бөек шагыйрь Туган телне белү, аны онытмау өчен бернинди Ватаннын да бөтенләй кирәге юк Базага ил-тсл дигән тарихи тойгыны мирас итеп бирү өчен атл-ананын бары тик иманлы булуы, иманлы Йөрәк, лимәк ки саф катьб кенә кирәк Ә менә сезнен Ватаныгыз бармы сон?
—Бар,—диде директор бәллүрен күтәрен —Россия! Шунын хакына'
—Татарстан, диген!—дип төзәтте аны кемдер
— Юк. Россия!—дип кабатлады директор - Татарстан «Ватан* булалмый. «туган як»кына була ала!
Биредә, анын каршында, тагар хунвейбинчылыгының бераз төшереп тә алып кызган, гадиләрдән дә гади бер Шүрәле энекәше, биологлар әйтмешли, мутант вәкиле утыра иде.
’ —Тупас коч белән үз Ватанынны—җиренне. теленне. иманынны гартын алган дәүләт Ватан була алмай —диде Иркен ага —Сез нигә мине Ватансыз дип уйлыйсыз? Глобаль мизаннан караганда, н змыш адәм баласын өч рәвештә Ватанлы итә: беренчесе -туып-үскән Ватан Икенчесе—гомер иткән, яшәгән Ватан Өченчесе—тарихи Ватан, ягъни минем өчен—минем Татарстаным Минем шушы оч гөр Ватанымнын өчесе дә бар Туып-үскән Ватаным Кытай, Шәркый Төркестан. мин анда татар мәктәбегглә татарча, институтта кытайча белем алдым Телемә хыянәт итмәдем тарихи Ватаным исә гел генә күнелемлә сакланды Әмрикадә ингли зине үзләштердем Телемә хыянәт итмәдем, тарихи
Ватаным үземдә калды. Ә сезнен... ә сезнен...—Ул сүзен әйтәлмичә газапланды, йөзе буйлап ниндидер тулгак сызланулары үтте.—Сез... тарихи Ватаныгызда туып, яшәп тә тарихи Ватансыз, димәк, телсез калгансыз... Бу иманлы ата- аналык мирасын, ананын күкрәк сөте белән кергән газиз телен, иманлы кальбен, гражданлык ихтыярын югалту дигән сүз...
—Миңа китәргә вакыт,—диде Иркен аганын колагына Рәгыйбь,—Көн кичкә авыша.. Минем Ишкидә булганым да, тукталыр танышым да юк... Бүген барып кунып, иртәгә мәктәпләрендә булырга һәм аннан Көмешкүл, Арташ якларына кузгалырга иде...
—Амин, солтаным, хәерле сәгатьтә!..—диде моңсуланып Иркен ага — Берәрне кунар иденез лә!..—Ул мәҗлестәшләренә күз салды — Йәнез, булмаса, чәйгә дога кылаек. Биредә китәсе инсан бардыр кү Без калабыз, сез китәсезләр... Җылы кабул итүеңез өчен тәшәккүрмен!..—Ул дога кылды.
Мөгаллимнәр һәм директор «Амин тотаргамы-юкмы?» дигән хәлиткеч кыяфәттә үзара карашып торганнан сон шулай да уч төпләре белән битләрен сыйпап куйдылар.
Кунаклар кузгалды. Сихәт-сылу тәмам агарынган, балтасы суга төшкән кеше кебек югалып калган иде. Аларны янадан балалар сырып алды. Мондагы сораулар ике түгел, егерме көн яшәсән дә бетмәс иде кебек.
—Без әле очрашырбыз...—диде сабыйларга Иркен ага.—Мин биредә берничә көн булачакмын!
Ул арада арбасын җинел тәгәрәтеп, Рәгыйбь тә чыкты.
Аңардан китап сораучы булмады. Укучылар һәм мөгаллимнәр аларны мәктәп капкасына кадәр озаттылар.
—Әрмән малаен әйтәм.. Башлы, чукынган!..—диде Рәгыйбь Иркен— агасына елмаеп —Татарстанда сатылмаган бер нәрсә—халыклар дуслыгы дигән лозунг кына калды инде. Әрмәннәр турында бер мәктәп мәзәге дә йөри. Укучылардан инша яздыралар. Бер бала болай дип язган: «Яз килә. Карлар эри башлады. Кара каргалар да килде. Озакламый әрмәннәр дә килер инде...»
Елмаештылар.Рәгыйбьне берәр көнгә булса да калырга Сихәт-сылу да кыстап карады. Юк, кардәшләренең үз туксаны туксан иде. Иркен- аганын бу җырдагы шикелле ике ялгыз кыр казын инде ничәнче кат бергә итәсе килеп китте. Сихәт-сылу аларны авыл очыннан күтәрелгән сыртка таба алып китте. Сыртка күтәрелгәч, комлы тигез юл башланды. Гүя Рәгыйбьнен арбасы юл, юл исә Рәгыйбьнен арбасы өчен яратылган да, шуна күрә кечкенә эрзин көпчәкләр сырт юлыннан келтер-келтер җырлый да башладылар...
Басу чигендәге тирәклеккә җиткәч, алар адресларын алыштылар. Рәгыйбь Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы гомумторакта яши икән. Иркен-ага моннан сон Баулы тарафларына барачагын җиткерде. Рәгыйбь-кардәшен, юлы төшсә. Чаллыга чакырды. Хушлашу бик тәэсирле булды. Кем уйлаган бер-ике тәүлек эчендә шулай якынаерлар дип!..
Хушыгыз, Иркен абзый!.. Тагын да очрашырга язар микән?
—Амин!. Шулай була күрсен!..
Китте Китте, бик монсу итте. Авыл тарафына бераз баргач, артка борылдылар. Рәгыйбь тә. Ходай бәндәсе, борылып карап тора икән. Кулларын болгаштылар.
Иркен-ага берничә минут Рәгыйбь турында уйланып барды. Ул инде аны сагына да башлады. Күрешерләрме тагын? Татар дөньясы буйлап китап таратып йөргән татар Рәгыйбь аның өчен барлык Галәм татары иде. Ул үзен шушы имән төбе кебек тәбәнәк, үзе чәнечкеле, үзе йомшак күңелле тукайжан
алдында бер бөжәк итеп тойды. Әйе. ихластан бөжәк. хәтта барлык Әмрикөсе үте бу гажәеп адәмзат каршында бөжәк иде. Бар чшкән шәхси эгоизм белән турыга каткан, акча, байлык диеп котырган, анасы кызын, атасы улын белмәгән бу супергигант мәмләкәттә Рәгыйбь кебек милләт вә кешелек турында кайгыртып, эрзин итекләрдә, изрәп беткән күлмәк-чалбарда. артына биштәр асып, кулларын арба тоткасыннан алмыйча кнтап таратып йөргән бер кеше? Юктыр. Анын Әмрикәдә булуы мөмкин дә түгел Анда кеше күршесен, туган туганын белми. Анда кунакка, чәйгә чакырып сыйлау дигән нәрсә юк. Анда син кешедән хаз-әхвазен сорашып вакыт үткәрә атмыйсын—бу кешенен «эчке эшләренә тыкшыну* була. Бер караганда, үзен бетүгә бара дип санаган татар жәмгыяте үзенен әле булса саклап килә азган гореф-гадәте, йазазары белән Әмрикәгә караганда күпкә бәхетлерәк, киләчәге Әмрикәгә караганда күпкә өметлерәк иде. Әгәр кулында булса, ул Иделнең Казанга азып керә башлаган яры өстендә Әмрикәнен «Азатлык сыны»ннан да биегрәк итеп. Китап тоткан Рәгыйбь. йә тагын да шул Китап тотып, Акбуэатка атланган Рәгыйбь сынын куяр иде
Сырттан авылга таба, бар тирә-якка чиксез манзара ачыла икән Иркен - ага Ватан һавасын күкрәген тутырганчы сулап, күхзәрен тутырганчы карады Авыл Чак-сунын хәтфәдәй яшел үзәнендә урнашкан, үзән буйлап сузылган үзәк урамнан һәм аннан сул тарафка яткан урамнардан тора икән Тирә-ягын өйкем-өйкем урманнар, агарып яткан басулар биләгән Күптән инде төшлектән үткән кояш, киңлекләрне алтынга манып, офыкка таба тәгәрәп ятадыр
—Кизләү чишмәсе олыстыр кү?
— Юк, монда гына —диде Сихәт-сылу ун тарафтагы калкулыкка күрсәтеп.—Күрәсегез киләме?
— Бик тә. Ә тегендә нинәрсә?
—Чучка комплексы. Әткәй әйтмешли, кешегә күрсәтерлек нәрсә—зират һәм чучка комплексы калды Күрәсегез киләме7
—Килә... Барысын да күрәсем киләдс
Юл комлы, күнсл шомлы иде
Икәүдән-икәү генә калсалар да. Иркен аганын тога-каба улларынын кая чыгып югалуы, абыйсының ни сәбәпле зинданда тотылуы турында сорарга батырлыгы жигмәдс Бәлки анын моңсулыгы, кайгы-сагышлары, тирә-якка ниндидер гозер белән караган карашларының әллә нинди көтелмәгән сәбәпләре бардыр7 Төпченергә яратмаган Иркен ага көтәргә булды—бәлки үзе чишелер7 Шулай да бу сөәльне бирү өчен аны әзерләү йөзеннән тормышы, хәл-әхвәле турында сораштырырга булды. Сихәт- сылу Минэәлә педагогия колледжының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, төзелә генә башлаган Чаллыга килгән. Килүен килгән, әмма шәһәрдә бердәнбер, анысы да исем өчен генә татар дип йөртелгән Вахитов мәктәбеңдә эш тапмаганнар. Тизләтелгән курслар тәмамлап, озак еллар сәркәтиб булып эшләгән, күптән түгел, фирмалары банкротка чыгып, эшсез торып калган икән.
—Димәк, сезне Чаллы колач жәеп каршыламаган7
—Әйе. колачлары көтелмәгәнчәрәк булды
Сихәт-сылунын керфекләре дымланды Аның тирән кичерешләр өермәсендә торып калуын күрү читен түгел иде Ханымда икс хис—йөрәген ачарга теләү һәм бу адымга барудан курку хисе тартышты Берүк ьакыгта анын кем беләндер киңәшәсе, бигрәк тә Иркен ага кебек көтелмәгән, олпат, күпне күргән, сер саклый белгән һәм тәҗрибәсе, көче, ихтыяры әллә каян ургылып торган ир кеше белән киңәшәсе, анын ярдәмендә киләчәккә бердәнбер дөрес булган юл сызасы килә иде Әйе. ир-атта гомере буе күрергә хыялланган сыйфатларга ия иде анын тормышына шулай көтмәгәндә
килеп кергән Иркен-ага. Кичәле-бүгенле ул үзендә шушы тойгыны сизеп сискәнә. Бу тойгы уянган саен анын назга сусаган тәнен ниндидер күптән кичерелмәгән, инде онытылып та барган кайчы телгәләгәндәй итә. Мондый чакта карашларын түбәнгә юнәлеп, жиргә карый, кадерле тойгыларын йөрәгенең ин эчке, беркем дә керә һәм күрә алмаган урыннарына яшереп куярга тырыша.. »Мөмкинме? Мөмкин эшме?» дип өзгәләнә дә, бу хакта бөтенләй уйламаска тырышып, татлы шик-шөбһәләрен улларының, абыйсының билгесез язмышлары белән капларга, онытырга теләп, үзен мавыктыру ниятендә ниндидер эшкә тотына..
Нибары ике көн чамасы гына бергә булсалар да, тиз өйрәнеп китте ул Иркен агасына. Әгәр ул янында булмаса, нәрсәдер житми кебек. «Мөмкинме? Нигә мөмкин булмасын, бу мөмкин эш»,—ди беренче тавыш. «Мөмкин түгел»,—ди икенче тавыш. Анын сөекле хатыны, бәхетле гаиләсе бар. Аннан, ул синнән байтакка, сине бар иткән атаннан да өлкән бит!» Юк. анын Иркен агага бернинди дәгьвәте юк һәм була да алмый: ул Америкада бергә яшәгән хатынының никахлы ире. Сихәт исә Рәсәйнен Чаллы дигән төпкелендә гомер сөргән ирсез хатын. Әгәр алар арасында уртак хис хасыйл булган хәлдә дә аның бары фаҗига—йөрәк ярасы белән чикләнәчәге көн кебек ачык...
Ничек кенә булмасын, аңарда Иркен-агага карата ин житди тойгылар уянган иде. Ул моны сиздермәскә тырыша һәм әгәр сизенгән хәлдә, вакыйгаларны ашыктырып, мөнәсәбәтләрне бәйләнмәгән килеш өзеп куюдан курка иде. Укучыбызга яшермичә, турысын әйтсәк тә урынлыдыр (хәер, моны ул үзе дә аңлагандыр!): кырык өч яшьлек Сихәт-сылу алтмыш җиде яшьлек Иркен-агага Ләйлә Мәҗнүненә гашыйк дәрәжәдә гашыйк иде. Үз гомерендә икенче тапкыр кичерә иде мондый житди хисләрне Сихәт. Ташу ташканда гөрләвек белән шаярма, дигәндәй, сонгы мәхәббәт дигәннәре шушы була микән әллә, дип яшрен утта яна иде ул. Мондый очракларда, күреп капланды, диләр бугай. Гомумән алганда, бик тә чибәр, сабыр холыклы, сирәк акылга ия бу хатынкай кыз чагында да, хатынлык чорында да женси теләкләрен артык узындырмаган, хисләрен таушалтмаган һәм аларны исраф итми саклый алган гашыйка иде. Нишлисен, шушы гашыйкалык, хатын-кызнын һәркайсына, гафу итегез, хас булган шушы «жинелчәлек» дип әйтикме, аның бердәнбер абыйсына, улларына бәйле булган кайгысын җиңеләйтә, йомшарта төшә, улының бүген-иртәгә табылачагына, абыйсының төрмәдән азат ителәчәгенә өмет өсти иде.
Ниһаять, анарда Иркен-ага белән сөйләшү, эч серләрен мөмкин кадәр генә ача биреп, хиссияти якынаерга теләү тойгысы җиңде...
Бик газаплы башланды минем Чаллыдагы тормышым...—дип кереште ул үзенен бәянына. Радио-телевидениедән, газеталардан көне-төне игълан: Чаллы комсомол-яшьләр төзелеше!. Халык агылды гына: Чаллы, аңардан йөз чакрым радиустагы авыллар, алар янында өстәмә палатка авыллары үсеп чыкты Килгән халыкны еш кына көчләп диярлек хосусый хуҗалыкларга фатирга кертә башладылар. Шәһәрдә коткы китте: шәхси йортларны көчләп күчертәчәкләр! Иске Чаллыны су астына җибәрәчәкләр! Имеш, кем күчми, шуларнын йортларын тартып алып, вакытлыча яшәп тору өчен комсомолларга бирәчәкләр...Ә кем кертә, имеш, йортларына кагылмый торалар
И-и, ул чактагы хулиганлык, тәртипсезлекләр! Союзнын төрле тарафларыннан килгән, еш кына татар дигән халыкны җене сөймәгән, безнен гореф-гадәтләребездән көлгән деклассированный элемент, шпана, флаг күтәреп, эш өстендә һәм эштән сон ылкынганчы эчә. акыра-бакыра, сугыша, оятсыз музыка акырта, һәр өйнең ишек алдында әдәпсез танцы- манцылар оештыра Урамга чыгарлык, транспортка утырырлык түгел- «Халя-баля Не балякай на своем!» дип күзне ачырмыйлар безгә мат аша
матур тормыш төзергә килүчеләр... Татарча эндәшер алдыннан унга-сулга карарга кирәк булды...Палаткаларга татар хатын-кызларын өстерәп алып кереп көчләү күренешләре дә булмады түгел, булды . Булган хәлме? Сез беләсезме... Сез беләсезме Нәкъ шул чорда бит инде Чаллы татар кызлары командированный һәм палаточный кавемгә әйләнде.
— Ничек?—диде Иркен-ага аңламыйча—Командированный палаточный?
—Бик нечкә нәрсә ул Психология! Их. Иркен ага. бетүгә барабыз без... Мондагы татар жәмгыятен беләсегез килсә, татар хатын-кыхларын өйрәнегез. Татар дөньясын без, хатын-кыхтар. җимердек!.. «Татар ирләре— гар маңгай, артта калган, урыс ирләре—кин күнелле. прогрессив, имеш' Татар ирләре кер юмый, ашарга әзерләми, баланы дстсадка илтми, урыс ирләре кер дә юа. ашарга да әзерли, базаны да детсадка илтә!», татар фәлән, татар төгән, имеш! Әле буыннары ныгымаган уназты-унсигез яшьлек татар кызлары менә шушындый расовый күрә аямаучылыкка корылган кызыл сүзләргә алданып, әнә шул сазлыкларда, буразналарда, командированный комсомолларнын. гафу итегез, астына яттылар һәм нәселсез-кияүсез дә калдылар . Чәчен сарыга буяткан мондый туташларнын күбесе, бүген, угыз елдан сон шул Чаллысында. Сидоровкасында ир һәм пенсия көтеп картая КамАЗ татар хатын-кызын ирсез, гаиләсез, баласыз итте Димәк, ирне илсез итте!. Алкаш итте! Чаллы ирсез хатыннар шәһәре Әгәр сез бүген Чаллыда һәм анын бистәләрендә кырык-кырык биш яшь өстендә булган күпсөйләр. итәк астыннан эш йөрстеп. гаиләнен. тормышнын кадерен, мәгънәсен аңламаган, ир-атка өстән, бер җанвар итеп карап, юньле гаилә кора алмаган ирдәүкәләр, коммунистик пропаганданы үз файдасына борган эшлексез болтушкалар. «бөек төзелсш»тән бөеклек чире белән тилереп каешланган, үзләрен генә яратып, амбициядә ярым-йорты шизикка әйләнгән кызыл авыз ханымнар, яшертен эчкән, яшерен тәмәке тарткан, яшерен зина кылган татар хатын-кызларын очратасыз икән, аларнын күбесе нәкъ әнә шул чакта, унжиде-егерме яшьтә «боз өстендә бозылган» Чаллы кызлары булыр!
Иркен ага Сихәт-сылунын тел байлыгыннан мөкиббән иде
—Аларны КамАЗ бөеклек чире, амбиция белән чирләтте Телләре булмаса, күзләрен карга чокып китә, аңлыйсызмы? Өйләрендә урысча гына мәтәштергән булып, милләтнең телен череткән, күлмәк-карыннан башка берни белмичә, милләтне үлемгә алып барган плебей хатын-кыхтарыбыз безнең шушы булыр!..Юньле татар мондый бозылган товаркаларга өйләнми, урыс белән исә үзләре яши алмый. Мин үзем дә аккош түгел кайгыларым да бар, гөнаһларым да юк түгелдер. Иркен ага Мин бит бабайларыбызнын хәраменә хыянәт иттем. Иркен ага' Шул КамАЗ аркасында Ул булмаса, ясар идемме мин бу адымны "
Ул туктап Ирксн-аганын күкрәгенә капланлы да. һушына килеп, кинәт читкә тартылды.
—Ниндәен адым ?!
Сихәт-сылунын бит очлары ялкынланып яна. колагындагы алтын алкалары янында бөтерелгән чәч учмалары гүя бу кайнарлыктан үхтәреннән- үзләре бөдрәләнә иде...
—Әйтсән—сүз. төртсән— күз. дигәндәй. —Ул сүзен өзелгән җиреннән ялгап китте —Чаллы урамнарында татарча сөйләшергә ярамады' Сәлимәләр Соняга. Мөхәммәтләр Мишага. Зарифлар Зорикка. Искәндәрләр Игорьгә әйләнде! Шулай итеп, татарнын мен еллык исем кушу йоласы бетте, исемнәр бакчасы—ономастика фәне чүплеккә әверелде Аһ' Ничә мен тагар кызы урыс белән язмышын бәйләп, бәхетсез-нәселсез калды?! Безгә
читтән килгән бозык, оятсыз, җиде ят хатын-кызлар ничә менләгән татар егетенең башына җитте икән?! Күпме татар егетләре төрмәләргә эләкте... күпме алма кебек кызларыбыз алданып, үзенә кул салды9 Кыз баланын абруе бит анын, үзегез беләсез, кыл өстендә, кылдан төшсә—юл өстендә... Язарлармы бу хакта берәр заман? Мина ул заманда күпмедер вакыт шәһәр шифаханәсенең хирургия бүлегендә җыештыручы булып эшләп алырга туры килде. Менә кайда күрдем мин тегеннән башы ярылган, моннан ыргытылган яшь татар егетләрен!.. Көн саен ун-унбиш яралы татар егете килә иде Исрек тә түгелләр, һәммәсе айнык!..Бу хакта әйтергә, язарга ярамый!..
—Рәттән бар татарны кырмаганнардыр кү?
—Сез тагын...бигрәк!.. Чагыштырып әйтелә. Чечняда ни өчен тугыз яшьлек балага кадәр ир җенесен кыралар? Хатын-кызны ирсез-яклаучысыз, илне баласыз—кешесез калдыру өчен!..
—Татарга каршы җирле геноцид?
—Юк, геноцид ук түгел. Дәүләт үзе үткәргән милли кысым дип әйтү хактыр. Рәсәй хөкүмәте илдә сан ягыннан икенче урында торган татарга каршы ачыктан-ачык геноцид үткәрә алмый бит инде. Милиция дә кеше кыйнап кына яши алмый. Чаллыда БКД дигән бер оешма... «Боевая комсомольская дружина» дигән нәрсә оештырдылар Бу кансыз дружина белән Штейнберг дигән бик тә шыксыз, одиоз фигура җитәкчелек итте БКД-га бары урыслар, беренче чиратта җирле урыслар, урыслашкан татарлар гына кабул ителде. Алар җирле татар психологиясен яхшы белеп эш итте. Шул чакта КамАЗ җитәкчелегенә Бех, Комм, Сигал, Якобсоннар килде...
Иркен ага янадан куанып куйды: сылуынын теле, сөйләү куәсе, белемле, сәяси хәбәрдар булуы ифрат та ошый иде.
—Сөйлән!.. Сөйлән!..
—Ничәмә-ничә татар кызынын язмышын ватты, ничәмә-ничә татар кызын пычактан үткәрде икән бу комсомолецлар ул көннәрдә? Әгәр берәр татар гаделлек эзләп барса, әле һаман Сталин галифесен салмаган татар түрәсе үрә катып, «Бөек төзелешкә килгән комсомолец-доброволецларны шулай хурлыйсызмы?!» дип кенә авызын йомдырды Шул көчләнгән кызларны яклап, бер быкыдышникны пычакка алган Жәлил абзый биш ел төрмәдә дә утырып кайтты... Мондый «комсомолец-доброволец»ларнын күбесе зур акча артыннан төзелештән-төзелешкә качып йөри, беркайда да эшләми, урлаша, эчә-эчә дә китеп бара, аларнын урынына икенчеләре килә тора... Әлбәттә, барысы да андый түгел, менә дигән, бөек шәхесләр бар иде алар арасында!.. Намуслы, чиста җаннар да күп иде... Мин килгән халыкнын Чаллыны ничек үзгәртүен гомумиләштерәм генә Урлашунын нәрсә икәнен белмәгән Чаллы угрылар башкаласына әйләнде. . Ышанасызмы, көпә-көндез бу комсомолецлар мал урлап суялар иде! Житмәсә—көз, чиләкләп янгыр коя, техника белән ергаланган урамнардан үтеп булмый, күк йөзендә өзгәләнгән болытлар. . Алар күктән жиргә ишелердәй булып асылынып торалар. Резин итек кимичә урамга чыгып булмый, чыксан. исерек урыслар сагалап тора, без, кызлар, кич белән урамга чыгарга да куркабыз...
1972 елның көзендә Чаллыда чак-чак кына сәнәкчеләр сугышы кабынып китмәде. Мин Кызылгвардеецлар урамындагы Таһир бабайларда фатирда яши идем. Күршеләребез—бер яктан тетя Маруся, икенче яктан—итекче Гыйльман абзыйлар, Нәфисә әбиләр... Чаллының төп халкы, гомер буе бер кашыктан ашап яшәгән урысы-татары, кыз-кияү алышу кебек хәрамга бармыйча, бергә аралашып яшәгән. Бер көнне шулай безгә горкомнан комиссия килеп керә. Өйдән өйгә йөреп, хуҗаларны, теләсәләр, төзеләчәк күпкатлы йортлардан
фатир алырга, теләмиләр икән, йортларын Сидоровка, йә «Дикий* бистәгә күченеп утыру өчен кодалап Йөриләр икән. Яна төзелешкә һәм ГӘС буасы астында калачак жир мәйданнары әзерлиләр, имеш
Гомер буе җыйган дөньясын шулай бер тында суга салырга теләмәгән халык мондый күченешкә теше-тырнагы белән каршы булды Күп кешеләр комиссияны кертмәс өчен капкаларын йозак белән бикләп куя. бәйдән этләрен ычкындыра торганнар иде Комиссия тәмам тынгы бирми башлады. Көн саен йөри!. Беркемнен күченәсе килми—ә күченү өчен ике генә ай вакыт бирелә Күченмәсәгез. йортларыгызны конфисковать итәбез, бульдозер белән җимерттерәбез! Үзегезне урамда калдырабыз'
—Теге ТИҮнен сонгы җыенында чыгыш ясаган «ни гурыт-ни сала* Зөфәретдин абзый кебек була инде —диде Иркен-ага — Базар мәйданында ачлыкта ятадыр кү...
—Әйе, әйе! Ул абзый халык җыенында дөресен әйтте Комиссиядә бер кысык күзле татар бар иде Ул алдашканлыгын белеп, сөйләшкәндә читкә карап сөйләшә, кап-кара кысык күзләре автоматик режимда туктаусыз йөреп кенә тора. Ана «япун» дигән кушамат та тактылар Бер көнне бу Таһир бабайга йорт-жире өчен ике мен сум акча алып килгән Үзеннән аракы исе килә. Теге чыкмый тек чыкмый Түземе беткән бабай сәнәгенә тотынды «Аһ. йөзен кара! Мәлгунь! Күземә күренмә!*—дип чак-чак котылды Күп тә үтми тагын килә безгә теге «япун* Күченергә атна вакыт бирә «Йә биек йорттан фатыйр аласыз, йә Сидоровкада биш сугкы жир биләп алып, йортыгызны күчертәсез, башкача—жимерггерәм!*—дип җикерә бу «Юк. мин бернинди ташкапчыкка да күчмим, моннан да китмим!*—ди Таһир бабай Анын бит монда ун суткы жир. ап-ак чәчкәдә утырган жиләк-жнмеш бакчасы
Бер атнадан «япун* бульдозерларын ияртеп. Кызыл гвардеецлар урамындагы йортларны эттерә башлады Аларга каршы ку лларына сәнәкләр тотып каршы чыккан жидс-сигез бабайны милицияләр кулларыннан каерып, участокка алып киттеләр Сез Чаллыга кайткач. Муса Жәлил бакчасында утырган тирәкләргә игътибар итегез. Аларнын очлары шулай киселгән гүя. гүя безнен татар бабайлары ике япьле сәнәкләр күтәреп, офыктагы бульдозерларга каршы баралар
Таһир бабай бу законсызлыкны күтәрә алмыйча аягыннан егылды Бүтән аягына басмады Бөек Ватан сугышы ветераны. Берлинны алып та тере калган фронтовик Таһир Каһарманов менә шулай туган җирендә КамАЗ котлованына салынган беренче корбаннарыбызнын берсе булды, мәрхүмкәй
Иркен ага Сихәт-сылуны култыклап алды.
—Күз алдыгызга китерегез—ноябрь, салкын яңгырлар аякларны өстерәп булмый үзле балчык Чаллынын тәрбияле урамнары чучка сөрентесенә әйләнде. Һавада мат-перемат Без, чиләкләп яуган янгыр астында. Таһир бабайнын ашык-пошык кораштырылган сарайга куелган жәсәде белән хушлашабыз.. Аны сонгы юлга озату өчен үэе кебек йөзләгән хокуксызлар, куылганнар, үз җиреннән, туган Чатлысыннан инде исеменнән үк чит һәм ят булган Сидоров кага яна сөргенгә сөрелгәннәр килгән Бу кайгылардан сонгы чиккә җиткән Хөснелхәят әби. Таһир бабайнын карчыгы, балалары белән киңәшкәннән сон. йортны Скаоровкага өстсрәтсп күчерергә мәҗбүр булды Икенче язда без иптәш кызлар белән Иске Чаллынын кырылган - җимертелгән. сөрелгән урамнарын, йорт урыннарын, бакчаларын барып карадык Жирләр казылып, актарылып ташланган, һәркайда чүп-чар. |-үя Колчак үткән диярсең. Имеш, яна төзелеш килә Әйтегез әле. яна төзелеш искене шулай имансыз итеп җимереп килергә тиешме?! Аларны бер тапкыр Ленин белән Сталин җимергән иде бит инде Йөз ел төзәтә
алмый интегәбез. Иске белән яна бездә янәшәдә яши алмыймени сон? Ул сездә, Америкада да, шулаймы?
Сихәт-сылу кинәттән Иркен-агага борылып, күзләренә укталды. Алар яшен ташы кебек зә-ә-әп-зәнгәр икән, ләбаса... Сихәт-сылунын саф, чиста тын алышы, анын текә күкрәкләреннән ургылган шаукымы Иркен-агага килеп кагылгандай булды.
—Таһир бабайны югалту кайгысыннан диярсен—агачларыбызнын күбесе канатлары сынган кошларны хәтерләтеп, егылган. Исәннәре һаман да бирешмичә ап-ак чәчкәдә утыра.. Шунда ук кыйралган тальян. Күреген буш шешә тишеп чыккан... Утырып слыйсылар килде. Мин шартлап сынган алмагач кәүсәсенә утырып сыктадым.. Берүк вакытта мин тормышның илаһи көченә сокландым. Сез беләсезме, Иркен-ага: кайгы-хәсрәтләре зур булса да, исән агачлар бәйрәмчә матур итеп киенгәннәр иде, иляһым! .. «Күрәселәребез булган икән, диләр иде алар гүя.—Әйдәгез, исән чакта бер-беребезгә жырлар җырлыйк...» Һәм алар гүя берсен-берсе ботаклары белән сыпыра, сыйпый, иркәли иде...
Мин мондый авыр вакытта Таһир бабай гаиләсен ташламадым. Йортны күтәрешергә ярдәм иттем. Без Сидоровка бистәсендә абзар, мунча кебек нәрсә кораштырып, башта шуларда яшәдек. Ноябрь ае бит! Суык. Әби ашны иртән керосинкага куя, кичкә генә пешеп чыга... Барлык алып килгән йорт җиһазлары яңгыр астында кайсы бозылып, кайсы череп үк бетте.. Менә шулай башланды минем өчен КамАЗ эпопеясы. Әле булса Хөснелхәят әбиләрдә яшим. Хәзер инде социаль яклау идарәсе белән аны үлгәнчегә кадәр тәрбияләргә дигән килешү нигезендә карыйм.
—Канча яшьтә?
—Туксан өчтә инде...—Анын бит алмаларында тагын да теге уймак чокырлар хасыйл булды.
—Китче!..
—Хактыр. Беләгендәге беләзегенә җитмеш биш ел.Таһир бабайнын мәһәр бүләге...Таһир бабай белән Хөснелхәят әби, татарнын шушы ин гади ике җан иясе, гомерләрендә бер грамм аракы капмыйча, бер грамм хөсетлек кертмичә хәләл никахта яшәделәр. Таң калырлык бит!.. Без килеп тә җиткәнбез, Иркен-ага!.. Менә безнең Чөкәймә-тау!—Сихәт-сылу кеше куллары өйгән-корган тауны хәтерләтеп, берьялгызы чөкәймәләнеп күтәрелгән җыйнак, әмма текә тауга күрсәтте —Карагыз әле, чәчкә атканнар! Бу ниткән могҗиза?
Иркен ага аһ итте: алар каршына елга үзәнлегеннән йөгереп чыгып, сиреньнәр чәчкә аткан иде. Ул аларны өзәргә итте, әмма кулы күтәрелмәде. «Әгәр Сихәт-сылу өзәргә үрелсә, бер-ике тәлгәш өзеп бирермен» дип уйлады.
Сылу үрелмәде.
—Сиреньнәр!...—Ул сабыйларча куанып һәм нәрсәдер эзләгәндәй, сиреньнәр тирәли йөри башлады —Сентябрьдә, бер җәйдә ике тапкыр чәчкә аткан!. Мөмкинме?! Дөрес, бу хакта ишеткәнем бар иде! Сәбәбе нәрсәдә? Җылыдан гынамы? Әллә икенче сәбәп бармы? Бу юкка түгел, Иркен-ага, юкка түгел!... Улларым табылачак!..
—Сезнең улларыгыз кайда сон?—Иркен-ага соравын бирергә булды — Сез моны миннән яшерәсез. Нигә?
—Әле түгел!.. Әле түгел!..—Сихәт-сылу кара чәчләре өстеннән кош канатлары сыман кыеклап бәйләнгән яулыгының чите белән яшь тамчыларын сыпырды да, чаттагы сиреньнең бер кечкенә тәлгәшен өзеп алды һәм иснәде —Нинди матурлар!.. Нинди хуш ислеләр!..
Шуны гына көткән Иркен-ага аңа икенче бик күркәм тәлгәшне өзеп бирде.
Рәхмәт. Әй, рәхмәт!.
—Кизләү үзе... чишмә үзе кайда?
—Әнә бит!
Үзәннен алар басып торган төшендә, бераз гына астарак. зур тимер чаннан башка бер нәрсә дә күренми иде Иркен-ага чишмәнен үзәнен, аккан үзәнен, Кихләүнен кихләвсн эхтәде Әмма үзән бар. тик анын аккан суы. кечек кенә булса да инеше, иделе юк иде
— Кизләүнең , чыганагы чыккан җире кая9
— Шунда ук. Әйдәгез
Ул Сихәг-сылуны кулыннан тотты.Кайчандыр нык тапталган, инде хәзер кеше-кара аягы басмагач, ишелгән, ике ягы да үлән белән сарылып, тар гына арасы калган сукмактан артыш таягы ярдәмендә сак кына омтылышлар ясап, Иркен-ага үзе һәм Сихәт-сылуны кихләүгә алып төшә башлады Чокыр төбенә төшеп житәрәк алар биек, чәкән башлы камыш, эре сарут үләннәренә күмелде, сиздереп кенә биткә су салкыны бәрелде
Иркен-ага коткән агымсу һаман да күренмәде Менә алар чокырнын төбенә үк төшеп җиттеләр. Агымсу юк. гомер буе кинәнеп аккан чишмәнен үзәне коры иде
Алар алдында, тирәндә, чишмәнен кара күз кебек тирән коесы йәшкәзеп ята. әмма бу коедан ниндидер торба чыгарылып, ул астагы тимер чанга барып тоташа иле
Сихәт-сылу тәмам аптыраган Иркен-ага хәленә керен, йорәген би түк яраламаска тырышып, аңлатырга тотынды
—Чишмәне торбага куып кертеп, суынын яртысын чучка комплексына, яртысын авылга төшерделәр Чишмәне бушка агызып яткырганчы, болай файдалырак, диделәр.. Үз басымы, үз ирке белән төшә, имеш Бюджеттан акча, «федераль үзәк»дигән обжор-командадан рөхсәт сорап тормыйча Бушка, имеш Татар бәхете'
Иркен-ага һаман да төшенеп житми иде Миллион еллар аккан чишмәне шулай тиз генә, кинәт кенә торбага куып кертү анын башына сыймады —Су Агымсу иркен чикләү Сихәт-сылу. бу кемгә нинди бәхет китерәде?
—Безнен ирек—торбага куып кертелгән агымсу иркс инде —Үзәнлектәге агачлар жиләк-жимеш куаклары үссмлск-үләннәр кош корг жанвар-киск нишләйде? Үләдс9 —Алары вак мәсьәлә Шулай дип аңлаттылар —Чишмә суын авыз итеп болады?
—Булырга тиеш . —Хәзер Сихәт-сылу Иркен аганы җитәкләде Алар тимер чанга таба мәтәвекләнлеләр Чаннын теге, авылга караган аскы ягында нәзек кенә торбадан эркелгән «артык су*, басымы кимесә, үзәнлеккә «тамчылап кына тамып*, басымы күтәрелсә, ягъни кәефе тагын да яхшыра төшсә, үзәнлеккә чәптергаләп тә алып, кипкән агымсу юлынын тенкәсендә уйнап тора иде Әмма океан артыннан егерме мен чакрым юл үтеп кайткан мөһәжир туган чишмәсенең газизләрдән газиз аткымын учына алып, тәмләп тә карый атмый иде
Ул чишмәсез катган иде Анын аяклары сызлагандай итте Җирдән чеметем генә кара туфрак чемтеп атды Ул аны тел өстенә салып, йотып жибәрде
Алтмыш жиде яше өстендә, тарихи Ватанымда туган чишмәмне күрү бәхетенә ирешсәм, шулай итәр идем, шундый сүхтәр-теләкләр әйтер, шундый догалар укыр идем, ата-бабаларнын барча васыятьләрен җиткерер идем дип ничек кенә хыялланмаган, нинди генә нәзерләр әйтмәгән Иркен ага бу колхоз системасы хәстәрләп куйган манзарадан телсез калган тис
Ул чынлап та телсез иде.
Иркен-ага иелеп су алырга итте. Аяклары бирмәде. Баш бармагы белән чишмә үзәненә күрсәтеп, бала кебек, ыггы-ыггы килде.
—Хәзер!.. Хәзер, Иркен ага!..
Сихәт-сылу кыенлык белән чан торбасына иелде, аннан тамчылаган суда кулларын чайкады һәм кушучына су тутырып, Иркен-агага тәкъдим итте. Көтелмәгән, башына да китерә алмаган тәкъдимнән югалып калган Иркен-ага, «Шулай да мөмкин икән?» дигәндәй кыяфәт белән бер мизгел иләс-миләс торды да, ниһаять, таягына таяну ноктасы табып, иелә бирде һәм, бисмилласын әйтеп, Сихәт-сылунын кушучындагы суны тамчысына кадәр эчеп бетерде...
—Зәмзәм... Әбелхәят суы... Тагын!..
Сихәт-сылу аңа тагын да кушучында су сузды.
—Тагын...
Ул ана тагын да эчерде.
—Җитәрдер... Туймасмын кеби...
Инде бу юлы сукмактан югарыга алдан күтәрелеп, аны тирән чокырдан Сихәт-сылу тартып чыгарды.
Кинәт җилнен юнәлеше үзгәрде, бар тирә-якны моннан бер-ике чакрым тирәсендә яткан чучка комплексыннан таралган яман ис басты. Алардан уң кулда, шулай ук бер чакрым тирәсендә уйсулыкта яткан сәер күренешне абайлап, Иркен ага аптырап калды. Бу урман дисәң урман, иген дисән, чәчкән иген булмаган нәрсәнең, бик игътибар белән дикъкать итсән, кайчандыр биек булып, бүген башыннан кыркылып алынган агачлык булганлыгын чамалап була иде.
—Нинәрсә?
—Урман иде. Чучкалар тамырларын чокып корыттылар. Алла каһәрләдеме безне, элеккеге карурманнар билләреннән алата корып, сыналар да төшәләр...
Алар хәзер сырт буйлап чиста комташка әйләнгән юлдан авылга таба киттеләр. Тирә-якта сасы ис көчәйгән саен менләгән дунгызларнын тишкеч кебек үткер тоякларыннан мен тапкыр тишелеп, тапталып, сидек Һәм нәжес белән берлектә изелгән, әвәләнгән, аракы апарасыдай әчегән, күпергән, басылган, ниһаять беркайчан бернинди тереклек үсмәслек-үрчемәслек итеп кипкән, майлы кара төскә кереп шомарып, көя көйдергән сыман караеп көйгән җирдән бара иде алар. Комплекска якынлашкан саен җир җепши, сусыл баткакка әйләнә, жил исә әчкелтем-төчкелтем исләр белән апраланып әчи һәм күнелне болгата иде.
—Авылга көчләп чучка комплексы утырту—партком секретаре Икзим Фәрдүнәтовичньщ эше. Кыланышы кырга сыймады. Моны төзетү өчен Казаннарга гына түгел, Мәскәүләргә—Үзәк Комитетларга кадәр барып җитте. Һәр татар авылында сарык фермаларын бетереп, ашыктыра-ашыктыра чучка комплекслары салдырган татар җитәкчеләренең урыннары—җәһәннәмдә. Аларны анда Мәскәү коткарып калалмас инде...Татар авылына чучка фермасы китертү аны атом белән бомбага тотуга тин булды, Иркен ага. Чучка тоягы тигән туфракта бернәрсә дә үсми... Авылда:
Әчеп җибәр салганын,
Закускага—колбаса,
Закуска да булмас иде.
Дуңгыз балаламаса,—
дигән такмак Икзим Фәрдүнәтович заманында чыкты бит инде...
Тегендә-монда аунап яткан целлофан капчыклар, иске автомобиль көпчәкләре, жимерек трактор, тимер-томыр, арматур баганалар артындагы акшарлы-пычрак бинанын капкасы өсгенө зур хәрефләр белән «Свинокомплекс имени «Дружбы народов* дип язылган иде
Юл аша чыелдый-чыелдый бер-берсен талап, күсе-комаклар өере үтте.
Иркен ага артыш таягы белән селтәнде
—Авылны басты, хәерсезләр Чучка белән бергә татар авылына гомердә булмаган крыса керде Авылны коткару буенча махсус программа булдырмасак. бетә, бетәчәк бу авыл. .
Иркен-аганын хәтеренә юлга чыгар алдыннан Чаллыда Татар Иҗтимагый Үзәге җыенындагы бер бөтерчек инсаннын Татарстанда аракы сатуны һәм чучка үрчетүне тыярга чакыруы төште. Ул гаделлектән ерак тормаган икән ләбаса!..
Әйләнеп үтәргә мөмкинлек юк. артка киткән халдә. юллары бик урауга басачак иде. Алар кирпеч нигез тышына тимер чөйләр белән ныгытылган тимер-бетон такта каршында туктап калдылар Аларга бер билгесез инсаннын мозаика белән ясалган сурәте карап тора иде
—Менә шушында була инде бсзнсн авылнын чын музее Ә бу авылнын ин атаклы кешесе...—Сихәт-сылу көлемсерәде һәм укып китте —«Михаил Федорович Иванов ( 1871 —1935). совет дунгызчылык зоотсхниясенен атасы. СССР Фәннәр Академиясы академигы, ак украин нәселле дуңгыхларнын авторы.. «Нәсел ул һич кенә дә мәнгелек нәрсә түгел Тормыш шартларын үзгәртә барып, без нәселне дә үзгәртә алабыз...» Менә ничек дип язган булган совет зоотехниясснен Мичурины! Кеше нәселләрен, халыкларны да үзгәртә алабыз, димәк!
Каяндыр салкын жил өргәндәй булды. Менә шулай көтмәгәндә туган Кизләвенсн чучка комплексында академик Иванов ядкаре белән очраклы гына очрашу анын нәселнен затлылыгы вә затсыхлыгы турындагы кадими уйларын кузгатып җибәрде.
Алар киртәләр белән ихаталанган кара баткак дингезендә йөзеп тешләшкән, мыркылдашкан ана чучкалар, тирес корты кебек агарып, үзара уйнашып, аркан булып ишелгән, берсен берсе алсу-кызыл борыннары белән сөзеп чинашкан чучка балаларының дәүләтләре яныннан үтеп киттек дигәндә генә Сихәт сылу юлдашын туктатты, беләкләреннән тотты һәм ихластан :
— Минем сезгә... бары сезгә генә сөйләр сүзем бар иде. Иркен-ага Чаллыда статистик хисапта биш йөз меннән артык кеше торса да. сер сөйләрлек, мине аңларлык берәү дә юк
Иркен-ага карашы белән утырыр урын эзләде, ләкин тирәдә кипкән, көйгән кара балчыктан башка бернәрсә дә юк иде
— Мин дә шушы елларда таралган комсомол коткысының корбаны булдым бит Имеш, татарлар гаиләдә канэчкеч-тиран. урыслар—аккош икән Мәхәббәтнең милләте юк дигән шушы бер боек ялганның корбаны булуым аркасында ирсез, гаиләсез калдым бит мин бүген Мәхәббәтнең милләте бар икән, ничек кенә бар икән әле' Мәхәббәтнең йөрәге, теле генә түгел, куллары, аяклары, күтләре, колаклары, аш-су тоткан калаклары, кигән күлмәкләренә, үзара әрләшү-талашуларына кадәр милли икән' Мәхәббәтнең карурманнары, җидегән йолды пары, җидегән чишмәләре, җиде кызлары, жиде егетләренә кадәр милли. Иркен-ага. дөрес ашласагыз иде Мин. ашыгыч курсларда сәркәтиб һөнәре алган унсигез яшьлек татар кызы, төзелеш идарәсенә эшкә киләм һәм аны-моны уйламыйча. Кама буендагы Просги авылыннан Павел Ссливерстов дигән урыс егетен күрем
ЯДАР халим
дә капланам...—Ул әйтим микән, юк микән, дигәндәй, уйланып калды да Иркен аганы култыклап, аны йәнә юлдан авылга таба алып китте.—Озак та үтми, аһ, ул көннәр! .. Пашадан авырга калам Паша, ата-анасы белән киңәшеп тормыйча, мина тәкъдим ясый. Алар ана татар кызына өйләнүне тыя. Мин авырлы булуым һәм Павелнын ата-анасынын безнен никахны тыюы турында Хөснелхәят әбигә сөйлим, ул минем нәселемне карайөрәкләр белән кушмас өчен көмәнемне төшертергә акушер да таба...
Сихәт-сылу, үксеп җибәрә күрмим дигәндәй, беравык тын торды.
—Тик мин беренче көмәнемне төшерүдән баш тартам. Ул мине җитәкләп диярлек. Кизләүгә алып килә һәм урыс егетенә бирмәс өчен әткәй-әнкәй белән кинәш кора. Инде хәзер урыска чыгудан мине үземнекеләр тыя. Мин алар белән килешмичә, Чаллыга качып кайтам һәм Павелга кияүгә чыгам. Балабыз туа. Игезәкләр!. Мин Ихлас һәм Сабыр кушыйк, дим. Павел—Александр һәм Станислав, ди. Ахырда анын туганнары, балаларымны урлап алып китеп, авылларында һаман да шул Атександр белән Станислав исемнәре кушып кайталар. Бу вакыйгадан сон безнең тормыш тәмугька әйләнде. Көнебез һәм төнебез әрләш-талаигга үтә торган булды. И-и, андагы кимсетелүләрем!.. «Поганая татарка» дип йөземә төкерә, балалардан үч ала, аларны да кимсетә, туктаусыз эчә, кыйный, чәчләремнән өстерәп йөртә башлый. Мәхәббәтнең барлыгы- юклыгы, милли эчтәлеге бала тугач кына ачыла башлый икән ул...Мин шул көннәрдә генә Ленинның «Мәхәббәттә икәү генә катнаша, әмма аның өченче әгъзасы—бала туганнан сон гына ул мәхәббәт гаиләгә әйләнә» дигән сүзләренең мәгънәсен аңладым... Минем түземем бетә башлады. Нервларым какшавыннан ике тапкыр хастаханәдә яттым. Икенче тапкыр яткач. Павел тагын да минем юклыктан файдаланып, туган авылына балаларны чукындырырга алып кайтырга җыена башлый. Бу хакта минем дус кызларым белеп калып. Хөснелхәят әбигә хәбәр итә һәм ул мине хастаханәдән килеп ала...Мин эчке киемнәремдә чыгып чабам, алкамны биреп, такси тотам, Простига кайтып төшәм... Анда исерек Павел, анын исерек ата-анасы һәм карайөрәкле дистәләгән крестныйлар. минем газиз балаларымны... төтенле кара мунчада... салкын сулы лаканга чумдырып, кальбенә тәре иңдерергә маташалар! .
Бу тарихтан һава шартларга җитеп кысылды. Иркен агага тын җитмәде. Сихәт-сылуны туктату мөмкин түгел иде. Кирәкми дә иде. Ул әрни-әрни сүзен дәвам итте:
—Беләсезме, минем белән нәрсә булды? Мондый чакта бер Аллаһым көч бирә икән. Бисмиллаһ иррахман иррахим! Аллаһу Тәгалә, көч-кодрәт бир! Зарлы булсам да—буем гарьле. Мин тәреле-сулы лакан өстендә ялкынлы факелга әйләндем! Мин башкалар каршында ялкыңтанып яндым, гүя башкаларны ялкыным белән сукырайтып, ике улымны кара поп кулыннан суырып алдым да, ике кулыма ике биләү салып, яланаяк һәм яланөс Простидан чыгып тайдым!..
—Сез кандай каһарман хатын!..
—Әй, Иркен-ага!. Алтын башлы хатын булганчы, бака башлы ир булсан икән ул!..
—Сез кандай сирәк... кандай акыллы хатын!..
—Әй, мактамагыз әле, Иркен-ага!. . Хатын-кызны мактарга ярамый.
—Нигә?
—Бозыла,—диде тынычлана төшкән Сихәт-сылу. Ул авыл кызларына хас шаянлык белән тагын да зеңгелдәп көлде —Куанычыннан күбенә, ди. «Алты хатын тартканчы, алтмыш ир тартыр идем», дип әйткән ди бит ат та... Менә шулай итеп, мин улымны Кизләүгә—әткәйләргә алып
кайтам һәм сөннәткә утыртам.. Күрше авылдан мулла алып килеп исемен дә янартам Александрын ташлап, ике тапкыр батыр, ике тапкыр көчле булсын дип Биарыслан дигән исем кушам... Би—гарәпчәдән «ике» дигән сүз Биарыслан! Ике тапкыр арыслан, димәк. Станиславларын ташлап, икенчесенә Хәбибнажар кушам Анысы «Котылган сөеклем* була инде Матурлармы. Иркен ага9
—Бик матур! Бик батыр!.
—Алар чынлап та матурда, батырда! Алар, беләсезме, ике күкрәгемне парлап имделәр!..
Иркен ага бу камыш кебек зифа, әмма тимер кебек курку белмәс хатынга Дәрдсмәнднен кулъязмалары арасыннан табылган шигырен укымый булдыра алмады:
Бертуганын читкә тибә Дәүләт тигез булмаса;
Ана сөтен аеры имә Бала игез булмаса...
—Ходай Тәгалә насыйп итсә, сез аларны күрерсез дә әле. иншалла Икесе дә таза гәүдәле, иннәрс ат иннәре кебек почмаклы, беләкләре бәләк кебек каты һәм төерем'
Алар корыган, чак кына дымланып яткан инеш аша чыктылар Алда авыл очынын беренче өйләре күренде
Аны бу кадәр дә сирәк жан иясе белән очратканы өчен Иркен ага язмышка инде ничәнче тапкыр рәхмәтле иде
— Балаларымны сөннәткә утыртканнан сон. Пашаны һәм бер бүлмәле фатирымны ташлап. Хөснслхәят әбигә килеп урнаштым Бала хакына мин милләтемне сөймәгән урыс белән дә түзеп яши алган булыр идем Ләкин ул Паша. Искиткеч надан кеше иде Сез ничектер, минем үземнен татар шагыйрьләреннән ин яраткан шагыйрем Габдслжаббар Кандалый. Дәрдемәнд артык сәер серле, аристократ, диим микән инде Мәхәббәтне сурәтләүдә Кандалый янында Петрарка. Пушкиннар да сабый бала гына!.. Сез тынлагыз әле. тынлагыз' Мин аны Чаллыда сәхнәдән укый идем
Сихәт-сылу кызларча җитезлек белән янында торган таш кисәгенә сәхнә итеп менеп басты һәм ихластан жилкенә-жилкенә сөйли дә башлады
Надан ир куйнында яту.
Ара да булмаса тату.
Эченә чыгадыр кату .
Ки бер йомгак төен кебек.
Кече яшьлин матур булдым.
Гыйлем булдым да зур булдым.
Надан ир берлә хур булдым.
Булып гомергә мәхсүрә Кигиме ндс пуштавый.
Сүзенен килгән уставый,
«Мәна кия!»—ди-ди кыстадый.
Өзеп эчемне бик бора
— Без әткәй белән улларыбызны чын тагар егетләре итеп үстерергә тырыштык...—дип дәвам нггс Сихәт-сылу —Иннәре ат иннәрс кебек Күрерсез дә ате. иншалла!..
-Югалуларына ничә көн?
—Өч.
—Өч!..—Иркен-ага кычкырып җибәрде.—Сез... ана кеше... ничек түзәсез?! Ник сез ал арны һаман да эзләмәйсез?
Сихәт-сылунын ирен читләрендә нерв җепселләре тартышты. Менә-менә үксеп җибәрер кебек иде. Әмма ул тешләрен кысып түзде.
—Эзлибез. Ничек кенә эзлибез әле... Дәү әтисе, дус егетләре дә эзлиләр...—диде серле итеп Сихәт-сылу—Монда кайбер нечкәлекләр бар... Бездә бер өметле хәбәр бар барын, бүген төнгә каршы мин үзем дә аны эзләргә чыгачакмын...
—Бу хакта милисигә хәбәр салынгандыр кү?
—Юк. Милициягә хәбәр итә алмыйбыз шул.
—Нинди сәбәп илә?
—Эш шунда ки, 1996 елдан бирле алар Чечнягә бармас өчен урыс армиясеннән качып яталар. Мөселман чечен туганнарыбызга каршы мылтык күтәрү татарга олы гөнаһ бит! Алар . -Сихәт-сылу кеше ишетми микән, дигәндәй, тирә-ягына каранды —Алар М. районында «Басып алынган татар халкының уллары, урыс армиясенә хезмәткә бармагыз!» дигән шигарь астында бер оешма сыман нәрсә дә оештырып маташтылар...
—Мәрхәбә!.. Кандай батырлар!..
—Шунын өчен нык кына эзәрлекләнделәр. Урындагы хакимият аларны эзәрлекләүдән... Чечня белән Рәсәй арасында Хасавьюрт килешүләре1 төзелгәч кенә беразга тынып калды... Аңлыйсыздыр, аларга хакимият күзенә бик ташланырга ярамый.
Иркен ага телен тешләгәндәй булды. Сылунын гайрәтле ирләргә хас тынычлыгы, сабырлыгы һәм акылы тан калдырды.
Алар авыл башына килеп керделәр. Иркен-ага кечкенә, түбәсе белән диярлек җиргә сеңгән өй ишарәтенең түбә тактасына язылган язуны иҗекләп укыды:
—У-ли-ца капи-та-на Сал-ган-ско-го... Бу нимә болады?
—Урам исеме. Капитан Салганский. 1939 елдагы совет-фин сугышында берүзе финнәрнен бер полкын кырып салган диме шунда...
—Татар? Тумышы белән Кизләүдәнме?
—Юк. Белоруссия яһүде.
—Ә нигә аның исемен... Кизләүдә мәңгеләштергәннәр?
—Кизләүнекеләргә мондый исемне бирмәгәнгә. Менә бу өйдә бик кызык бер апа яши. Кереп чыгыйкмы?
—Керик. Бәлки ул безнең шәжарәне дә белә булыр? ..
—Юктыр. Ул килмешәк кеше. Әгерҗенең Олы Баржы авылыннан күченергә мәҗбүр булган ул. Берүзенә ике кушамат: «Безнен Барҗыбызда» һәм «Ирдәүкә Мөнәвәрә».
—Бер күчтәнәчсез...
—Әнә, кибет!..
Алар урамнан эчкәрәк кереп салынган, тышы ак пластика белән тышланган кибеткә юнәлделәр.
—Үзебезнекеләр салды. Яңа татар сәүдәгәрләре!
Тышы кебек, эче дә чиста кибетнең киштәләре төрле илләрдән китерелгән колониаль тауарлар, җиләк-җимеш, азык-төлек, сагыз-магыз тулган иде. Йөзәрләгән сорт аракы-шәрабны аргы һәм бирге башка бүлеп ике урынга куйганнар. Уртада сәнәгый тауарлар бүлкәсе. Шушы бүлек-
« Хасавьюрт килешүләре* 1997 елнын маенда Рәсәй Федерациясе президенты Борис Ельцин
һәм Ичкерия Республикасы президенты Аслан Масхадов кул куйган тарихи документ
бүлкәләр арасында аларны кайнаган сөт кебек якты кабарган татар хатыны елмаеп каршылады Тауарлар шул кадәр күп. шулкадәр кычкырып тора, алар теләмәсән дә кулына сикерергә әзерләр иде
Сәнәгый тауарлар бүлкәсе каршына бер карт күзләре белән чекрәеп, кулындагы ниндидер металл кулланманы әйләндерде-әйләндерде дә
—Сарманнан микән әллә, дигән идем, германнан икән,—дип кулланманы кире сатучыга бирде дә чыгып китте
—Рәхмәт, һәр тауарга ике телдә язып куйгансыз!—диде сатучыга Сихәт - сылу тутырмага күрсәтеп —«Моя любимая свиная* «Минем яраткан дуңгызым»!..
—Ә кәк же! — диде сатучы елмаеп —Үзебезнен кулдан килми Районнан килеп тәрҗемә итеп китәләр Түлибез
Ирксн-ага Чаллыдан да. Мамадыштан да алып маташмаган күчтәнәчләрен— җиләк-җимешен вә чәй-шикәрен. хатын-кызларга шәльяулык, ирләргә күлмәк кебек әйбер-сәйберсн менә хәзер. Кизләүнең үзендә сатып алды да куйды Кичә төнлә буш кул белән килеп кергән Шәйхенурларга да җитәчәк. Менә бит дөньянын барлыгы, киңлеге вә рәхәтлеге'
Кибеттән чыгып, теге кечкенә атачыкка кире килделәр
Яшел капкасы каршында а1арны уртачадан калкурак буйлы, эре сөякле, җинелчә шадра йөзле, битенә көзге яфрак сарысы саркылган моңсу карашлы апа-җан каршылады:
—И-һи-һи. Сихәт! Бик һәйбәт туры килден алс. апаем Иртәдән бирле үрле-кырлы дәвлинжәм сикерә. Әйдә, тиз генә үлчә дә. берәр нәрсә эчер! Дару миндә бер кочак.. —Ул кече капкасын янтайтып ачты һәм кунакларны эчкә үткәрде.—Керегез, кер. Безнен. ирсез карчыкларның, йорт-жире шундый ташландык була инде ул.. Бәй-бәй. монысы кем була тагын, бер дә безнен якларга охшамаган?—диде ул Иркен агага текәлеп карап —Кияүгә чыктын мәллә?.
—Чыктым шул!. Нигә чыкмаска?—Сихәт-сылу һәрвакыттагыча зенгелдәп көлде.—Америкадан. Кунагыбыз
—Юкны сөйләмә. Америкадан алып үз акылындагы кеше монавында хәтле килә буламы...
Өйалдынын иске сайгакларында сыгыла-сыгыла эчкә үттеләр Апа-җан дивардагы төймәгә чек итеп басты, әле генә карангы базны хәтерләткән кечкенә алачык үзенен бар ятимлеген күрсәтеп гөлт яктырды Бүрәнә дивардагы күкеле сәгать, чатнаган көзге һәм борынгы чүпләм тастымал, чәчкәле чигешләрдән, чынаяклы өстәл, агачтан кырып ясалган иске карават, ике-өч урындык, аксакаллардай картаеп, төрле якка уасын чыгарып, чыш-пыш килеп янып яткан мичтән, мич каршында тырым-тырагай ташланган пүләннәрдән башка бернәрсә юк иде
—Газ кертмәдем Кыйбат та. Жә жанып та үләрмен' —диде хәлсез булса да. үзен тере тоткан апа-жан —Утын белән тудым, утын белән картайдым, утын белән теге дөньяга китсәм иде. илаһым. Әйдәгез, утырыгыз, апайларым Байлык га байлык дип тилерәләр хәзер Байлык! Һм' Нәрсә ул байлык0 Байлык ул—бер айлык Ярлылыктан да яхшы нәрсә юк. Ярлылык—гомерлек
Сихәт-сылу анын кан басымын үлчәде Ул чыңлап та югары—йөзгә йөз сиксән дәрәҗәдә иде Хатын целлофан капчыктагы даруларны өстәлгә бушатып, караштыра башлады
_һи-и. Мөнәвәрә апа, менә бит ин кирәк дару' Моны Чатлы әгпикләрендә дә таба алмыйлар. Эчкәнен бармы? Әллә тозлап яткырасынмы?
—Нинди ул, апаем?
—Престариум. Бер сәйләнен эчеп жибәр. Хәзер үк.—Сихәт-сылу мич арасына кереп касәдә су алып чыкты.—Мә.
—Старый, дисенме? Үлмәмме, апаем?
—Юк, үлмәссең. Терелерсең.
—Амин, илаһым.
Инде бу яшендә тиресе үтә күренмәле булып жилсенгән, кан юллары кипшенгән куллы, әмма яшь чагында бу кулларның ирләргә хас көрәктәй кул булганлыклары әллә каян сизелеп торган апа-жан даруны йотты.
—Менә рәхәт булып китте —диде ул шундук.—Рәхмәт инде, апаем...
Татар авылында шушындый кешелек табигыятен беренче мәртәбә диярлек күргән, мондый тере сөйләшне беренче тапкыр диярлек ишеткән Иркен ага шунын белән генә дә бәхетле иде.
—Садыйк карттан өч тиенгә сатып алынган шушы тавык кетәгендә егерме җиде ел гомер итәм инде...—диде ул.—Кизләүгә барыбер илегә, өйрәнә алмыйм Кая инде, безнен Олы Баржыга житә диме'.. Шул Баржымны мактый башласам, тоталар да «Бик яратсан, Баржына кайт та кит!»—дип тотыналар. Сихәт ыланкаем...—Янында яше ягыннан күрер күзгә күп булса ун яшькә кече булган ят ир кеше барлыгын да онытып, сүзен дәвам итте:—Туган-үскән илләрдән көчләп күчендергәндә кузгалды бит инде минем шушы югары басымым, ләгънәт!.. Менә дигән яшәп ятканда безнен Олы Баржыны Ижау суларыннан электр алабыз дип су астында калдырдылар бит... Илсез-жирсез, хәтта ирсез калдырдылар... Шул Түбән Кама дингезе дигән нәмәстәкәй аркасында, кадалып киткереләре, бу кадәр өстемнән көлгәч... туган жирләремнен кан- елашын күрмим, ераккарак ычкыныйм дип... тәүбә-тәүбә... әллә кайларга чыгып олактым бит.. Йә, Ходай, нинди гөнаһларыбыз өчен? Калхузга кереп, мәчет манараларын кискән өчен алган бәддогаларыбыз өстебезгә төштеме?! Төшләремдә салкын тирләрдә уянам, ыланкайларым! Шомыртлар, өянкеләремне, сыерчык оясы кебек уймак өемне сагынам... Безнен Баржыбызда кояш та нурлырак, жилләре дә сагынычлырак, мин сезгә әйтим!.. Әй, Сихәт, нишләп чәйсез утырабыз? Анавы чәйнүкне электрга тоташтыр әле!
Сихәт-сылу урыныннан күтәрелеп, чәйне куйды һәм кисәү агачын алып, мичтәге утыннарда актарынды. Анын йөзен ялкын яктыртты
—Язмыш дигәнен шушында язган булгандыр. Барҗылар Кичкетанга күченде, югыйсә. Безнен, хәерченең, очсызга алдандым. Баржыны сагынуым йөрәгемә чир булып күчте, апайларым. Ябыктым, сулыктым... Баржым исән булган булсамы?! Артыма борылып та карамыйча кире йөгерер идем!.. Их, сез чит-ят жирләргә китәргә мәжбүр булган кешеләрне аңламыйсыз шул...Мин кичергәнне сез кичерсәгез...—Ул түземен җуеп, кечкенә тәрәзәсе янына килде һәм үз янына Иркен аганы чакырды һәм, кулын каш өстенә куеп, зәңгәр тәрәзә пыяласы аша ерак офыкларга күрсәтте.—Әнә, теге яланнар өстендә өелешкән ак болытларны күрәсенме? Шунда гына бит минем Олы Баржым... Чикләвекле Балтач Чаганлыкларым Бер якка янтайган килеш су астында калган йорт- жирем. . Бәбкә үләнле ихатам, туган кара туфрагым! .. Чит-ят җирләрдә сагышлардан саргаеп үләм бит, бәгырькәйләрем!..
Ул хәле бетеп урынына утырды.
—Ул хәтле бетеренмә әле, Мөнәвәрә апа!—диде Сихәт-сылу чәй ясап,— Чәйдән авыз итегез.
—Әле дә кердегез әле. Күнелнен тулышкан чагы иле —Карчык чәен жәйпегә салып, авызын чылатты.—Әнә, көлчәләреннән, бавырсагыннан авыз итегез...
—Бетеренмә, дим шул Монда да татар җирендә яшисен. Мөнәвәрә апа.—дип юатырга тырышты Сихәт-сылу — Америкаларда яшәсән. барып та күрә алмас иден әле...
—Нәрсә ул Амырикада Баржыны күрмичә яшәү?!—диде карчык үзендә көлемсерәр коч табып —Күпкә жинел бит ул Киткән—беткән' Америка аны, Баржыны исән дип уйлый. Ә ул исән түгел1 Син аны менә монда. Мамадыш Кизләвеннән су астында калган Баржыны күрмичә яшәп
кара!..
Күзләреннән серле, гадәти булмаган ялгызлык моны бөркелгән Мөнәвәрә апа-жан, үзе бер төрле акыл иясе, дөрес фикер йөртә иде Иркен-ага анарда ниндидер бер ачылмаган эчтәлек күргәндәй булды һәм теленә килгән беренче соравын биргәнен сизми дә калды
— Балаларыгыз юкмыни7
Сихәт-сылу Иркен-агага «Нигә бу теманы кузгаттыгыз7* дигәндәи караш ташлады.
Мөнәвәрәнсн йөзе гүя көзге кебек чатнады, торле кисәкләргә бүленеп таркалды, нерв җепселләре йөгереште, йомылган күз кабаклары тартышты, гүя алар бу дөньяга карамаска, ачылмаска карар иткән иде Ниһаять апа-жан эчке тетрәнү белән сыкранды, тау күтәргәндәй коч куеп, күз кабакларын күтәрде...
—Сазаган кыз мин, апаем. Кияүгә чыга алмый калган идем шул .
Өйлә унайсыз тынлык урнашты.
—Кактус —диде сөйләшүне икенчегә юнәлтергә тырышкан Сихәт- сылу.—Карагыз әле, кактус чәчкә аткан! Ул бит сирәк чәчкә ата
—Бик сабыр гөл ул...—диде Монәвәрә-апажан кәефе килеп —Сабырлык гөле ул. Минем кебек
Ишек аша песи мыяулады.
Сихәт-сылу ишекне ачты Аннан, зәнгәр күзләре белән һаваны койдереп. йөнтәс бенгаль песие керде
—Менә шушы песием белән икәү исән чыктык без Түбән Кама дингезләрс астыннан...
— Монәвәрә апа. ачуланма инде, гуры килгәндә сорыйм әле яшьлегендә берәр яраткан егетен булгандыр бит7—диде кинәт кенә Сихәт-сылу.
Көтелмәгән бу сораудан Монәвәрә апа-жаннын күхләре юмарт яшәрде, бу юмартлык анын барлык йөзенә жәслдс.
— Һи-и, апаем, булмый диме!.. Булды Сугыш челпәрәмә китерде планнарны Сөйгәнемне үкси-үкси фронтка озаттым Колхоз мина гәрүчи ташучы дилбегәсен тапшырганые. Мытыестан крәчин. сәләркс ташыдым Ике йөз литрлы мичкәләрне кулда гына уйнаттым Урман кистем Агач ташыдым Колач җитмәс имәннәрне сала алмасам. чанама капланып елый идем Ирләр күтәргәнне күтәрдем, ирләр бушатканны бушаттым Башымда кырпу бүрек, өстемдә сырган чалбар, сырма. Кырык өчтә Галимҗанымның һәлак булу хәбәре килде Минем күз яшьләремнән карлар да чаж-чож килеп эри иде Күңелемдәге нечкә хисләр гәрүчи мичкәләре астында изелде. Әнә шулай мин Ирдәүкә Мөнәвәрәгә әйләндем Сугыштан кайткан бравай егетләр безне сайламады, яшьләрне сайлады Менә шулай гомер үтте, апайларым Бәлки, үлмәгәндер дип Галимҗанымны кырык ел көткәннән сон. инде авылыбыэнын
да башына житәсе елны мине хатынсыз калган күршем Габдерахман соратты. Кушылырга да өлгерми калдык, су басымы кайгысыннан кан басымы күтәрелеп, йөрәге шартлады, мәрхүмкәйнең. Бәлки мин дә, картлык көнемдә булса да, бер килеп, ир кадере күрермен дигәндә... Менә шулай, авыл өстендә, ил өстендә—югары су басымы, миндә югары кан басымы...
Иркен-ага Мөнәвәрә апаның үзе турында сөйләп, анардан Сәлахиләр нәселе турында сорашып торунын мәгънәсен күрмәде. Анын үз кайгысы үзенә житкән иде.
Күзләренә саркылган яшьләрен яшерергә тырышкан Иркен ага белән Сихәт-сылу ана күчтәнәч бирделәр, шәльяулык бүләк иттеләр. Шәльяулыкны ул озак кына алмый маташты. Ниһаять, белгәнен укып дога кылды һәм шәлне иненә салып, чатнаган көзгесе янына килеп үзенә караш ташлады:
—Әллә көзгем матур күрсәтә, әллә мин үзем шулай матур инде...—дигән булды, шаяртырга тырышып.—Рәхмәт төшсен... Туктагыз, бүләккә каршы— бүләк!..—Ул караваты астыннан ак калай тасмалары белән шакмакка- шакмак көлләнгән сондыгын чыгарды һәм, анда байтак ботарланганнан соң, чүпләмле тастымал китереп чыгарды:
—Кыз чагымда чүпләгән идем. Беренче баламны төрермен дип. Насыйп булмаган. Мин аны су астыннан исән алып чыктым. Стенагызда матур күренер ул. Төсем итеп эләрсез...
Ул тастымалын ай-вайга куймыйча Иркен-агага тапшырды. Иркен аганың зиһенендә бөек Гомерның «Илиада», «Одиссея»ларындагы диңгезләр чоңгылыннан кулларында чүпләм тастымал, тастымалда кояшлы бәби күтәреп килеп чыккан легендар Ифигения. Пенелопалар, дингез Сусылулары пәйда булды. Одиссейны егерме биш ел көтеп челтәрен сүткән дә бәйләгән, сүткән дә бәйләгән Пенелопа гынамы безнен татарның риваяти Мөнәвәрәләре?! Анын бер Мөнәвәрәсе үзе ун Пенелопага тора!..
Алар көтмәгәндә танышудан туган монсулык белән аерылышты. Урамга чыккач, шактый ара сүзсез бардылар. Иркен аганың бу очрашудан сон нәрсәдер сорашасы-ачыклыйсы килде.
—Урыслар шул кадәр яман халык түгелдер кү?—диде ул.—Әллә ихластан яман?
—Юк. әйбәт халык. Алар белән яшәп кенә булмый. Шунысы сәер, татарларны, нәкъ менә алар бәхете өчен илсез-ирсез калган Мөнәвәрә түткиләрне яратмый.. Чынында аларны без яратмаска тиеш идек. Алар безне басып алган, биш гасыр буе кол итеп изгән бит. Биредә киресе килеп чыга: без, кабул итмәскә тиешлеләр, аларны кабул иткәнбез... Ашатканбыз, ашатабыз-эчерәбез, киендерәбез, аларга бушка кызлар бирәбез, милләт кадәр милләтебезне донор итеп, балаларны урыс ясыйбыз, урысны ишәйтәбез-яшәтәбез, нефть-газыбыз, жиребез-малыбыз белән баетабыз, ә алар, безне басып алучылар, без аларны кабул иткән, «яраткан», ишәйткән саен, ныграк баеткан саен ныграк яратмый. Һәм беркайчан да яратмаячак. Ни өчен, дисез?
—Ни өчен, сылуым?
—Мин сездән сорыйм.
—Минемчә, монда расачыл күрә алмау ярылып ята...
—Хак,Иркен-ага. Урыс белән татар, Иркен-агам, жаныкаем. Аллаһудан икесе ике материк, ике Галәм, ике Галактика, ике фәлсәфи система булып яратылганнар. Аларга бергә кушылырга ярамый. Алар
бергә кушылган жирдә—фажига. Менә ни өчен алар белән катнаш гаиләләр беркайчан да ирекле һәм бәхетле булалмый Аларда бәхет һәм гармония мотлак икенчесенен бәхетсехтеге исәбенә яулана Бу темага татар диссертаиия я талмы и Аны расачылыкта гаеплиләр Урыс дөньяда күрелмәгән «интернационалист* икән ул Югыйсә, проблема даһиларча гади хәл ителгән: кичә дә. бүген дә кол. колониаль татар белән кичә лә бүген дә колбиләүче, колонист, империалист арасында тигез мәхәббәт, ярату була аламы9 Татар белән урыс арасындагы мәхәббәт ул тарихнын чалыш елмаюы. Әгәр урыс татарны «Яратам* ди икән, сез мона чалыш елмаеп кына куегыз Менә ни өчен никахнын икенче көнендә үк аларнын «поганый татарин-татаркалары* янгырый башлый Яратуданмы9 Юк. кимсетүдән Мин менә шундый кимсетү белән килешә алмадым һәм кара төндә сигез айлык балаларымны урлап, исерек иремнән алып качтым һәм чын татар итеп үстердем! Менә ни өчен урыс белән катнашырга жөрьәт иткән татар урыснын бу кадәр агрессив холкын мона кадәр белмәгән-анламаган булып чыга Мондый гаиләләрнен туксан проценты таркала, әлбәттә. Әйе. татар баласы моны төптән уйлап житкермичә урыска кияүгә чыгуын чыга, маржага өйләнүен өйләнә, тик менә шундук баласын урыс итәргә, малын урысныкы итәргә, динен урысныкы итәргә әзер түгел булып чыга—ул. ни дисәң дә. икс мен еллык бөек цивилизациясе булган бөек татар баласы бит әле! Менә ни өчен урыс-татар катнаш никахлары арасында бәхетле бер генә никах та күрмәдем Әгәр мондый никахлардан берәр татар «Мин бәхетле»! дип әйтә икән, ышанмагыз, анын балалары урыс һәм анын бәхете дә карын туклыгы, кием-салым, елтыр беләзек һәм постсль бәхете генә булып чыга!..
—Урыс белән татар—күк һәм жир. Алар—ут һәм су. алар—мич башында яту һәм авыр хезмәт, алар—эчкелек һәм эчкелектән тыелып яшәү, иман һәм имансызлык, эшлексезлек һәм гамәл кебек капма-каршы сыйфат чыганаклары, —дип дәвам итте ул сүзен —Аларнын бергә сыешып тыныч яшәвендә шушы сыйфатларның диалектик капма-каршылык бердәмлек түгел, ә бәлки татарларның бу гаделсезлекләргә эндәшмичә түзеп яшәве ятадыр? Сез бу икс халыкнын эчкелек рәвешенә генә игътибар итегез Мин аларны үз тәнемдәге йодрык эзләреннән бсләм Бергә яшәгәч—беләм' Бергә яшәп, бергә яшәргә ярамый икәнлеген белдем' Бабайлар мондый бергәлекне биш гасыр буе бары тик дәгъвәт аша. женси якынлык кылуга харәм карап, милләтне ничек чиста саклый алганнар' Ә без партком житәкчелегенлә комсомол төзелешләре төзеп, нибары егерме елда чыгалмаслык нәжескә баттык!..
Алар авылга керделәр Сихәт-сылу аны тау ягыннан алып китте Еракта шәйләнгән урман остснә оялаган сирәк, әмма кабарынкы болытларның чит-читләрен ялкында эретеп агыза-агыэа. Кояш офыкка якынлаша иде Офыкнын ун як яртысы ялкында, сул ягы исә әле бу ялкыннарга кереп кенә килә Иркен-аганын туган авылынын һәр сызатын беркайчан да онытылмаслык итеп энә күзеннән үткәрергә тырышты
—Әнә безнен йорт.-диде Сихәт-сылу алга таба күрсәтеп —Монысы безнен бәрәнге бакчабызның очы
Сихәт-сылунын йөзе кайнар илһам белән яна-ялкынлана иде
Алар тыкрыктан янгырдан сон кипшенгән урамга чыктылар һәм чокырларга төшеп китүдән куркып, коймаларга ешына-ешына килделәр дә ихатага үттеләр
Шәйхенур-кардәш ихатада да. өйдә дә күренмәде Иркен ага арыган
иде. Ул Сихәт-сылу салып биргән урын өстенә ауды. Сызлый башлаган аягын урындык артына куйды. Шулай йоклап та киткән. Күзен ачса— тышта караңгыланырга чамалый икән. Бер сәгать чамасы изелеп йоклап алган ләбаса. Монысы яхшы. Ул алгы якка чыкты. Беркем дә юктыр. Сихәт сылуда. Болдырга чыгып басты. Арба тора, ләкин аты күренми. Иркен ага нәрсәнедер исенә төшерергә азапланды. Ул йокы аралаш кемнеңдер ат тоякларын дөпелдәтеп чыгып чапканын төшендә кебек кенә хәтерләде. Сихәт-сылу үзе булмадымы? Бая Рәгыйбь-кардәшне озатып кайтканда «Төнгә каршы Биарысланнарны үзем дә эзләргә чыгам»,—дигән иде бит. Бик чая, бик булган хатын күренә Абзар кырыендагы җәйге алачыктан кемнеңдер шабырдатып сыер сауганы ишетелә. Иркен-ага песи кебек тавышсыз-тынсыз гына сөт ташкыны чыгарган музыкага таба китте. Юк, анда чәчәкле яулыгын күзенә кадәр төшереп бәйләп, кечкенә урындыкка утырып, Тәрбия ханым сава икән ала сыерны.
Чиләккә дезелдәп бәрелгән сөтнен сабый чактан җанга якын монын үзе белән өстерәп, Иркен ага урамга чыкты Кеше-кара күренми. Офыктан кояшның канлы кызарып баеган түбәтәе менә-менә төшеп китәрдәй булып күренә. Түбәтәй тирәсенә шундый ук канлы-кызыл болытларның ертык утраулары килеп тыгылган. Урам яшеллеккә дә, җиләк-җимеш бакчаларына да бай түгел икән. Йортлар сирәк куаклар, биек булып үскән эре кыяклы чүп үләннәре арасында утыралар. Бер тавыш-тын юк. Урамнан үтүче-сүтүче техника да, адәм заты да күренми. Әгәр кайдадыр сирәк-саяк өреп куйган эт, эндәшкән аһән, ябылган ишек авазлары ишетелгәләмәсә, авылны бөтенләй үлгән дип тә уйларга мөмкин булыр иде.
Иркен аганың кичектергесез рәвештә Сәлахиләрнең нәсел тамырын эзли башлыйсы килде. Ә нишләп тора ул, нигә һаман тотынмый? Алтмыш ел хыялланган хыялы тормышка ашты—ул, ниһаять, ата-бабаларынын туган җиренә кайта алды... Әмма багана кебек баскан да, «Бохар ялкавы» кебек, кулларын кушырып, нишләргә белми тора. Синме бу, Иркен? Аларныкыннан биш-алты йорт аша урамның сул ягындагы йортта ут алдылар. Үзләре ягындагы йортның капкасы төбендә ниндидер шәүлә күзгә чалынды. Каршыдан төшкән ут яктысында бу шәүлә ниндидер елтыр кабырчыклар белән ялт-йолт килә. «Бәлки Сәлахиләрнең тамыр очын ул башлап ачар?»
Мөһәҗир, куерып килгән караңгыда таягы белән юл саба-саба, шул шәүләгә таба китте. Башына елтыр калай әтәчле фуражка, өстенә мундир, мундиры ниндидер якты калайлар, орден-медальләр белән чуарланган карт үзенә якынаеп килүчегә әлләни игътибар бирмәде.
—Әссәламәгәләйкем, кардәшем!..—Иркен ага аңа мөселманча ике кулын сузды.
—Никакуй салам. Пинсә көтәм,—диде чос карт аның кул сәламен бөтенләй ишетмәгәндәй итеп.—Көндез китермәделәр, бәлки төнлә китерерләр, әднә сбалата! Менә алар өчен каныңны кой!..
—Минем атым Иркен...—диде мөһәҗир мондый илтифатсызлыктан сон сүзен ничек башларга белмичә—Ә сез кем буласыз? Атыңыз кем?
—Атсыз мин. Виттыран. Нирвынный виттыран. Чирем дә шул ниврапаталуктан.
—Ә мин Әмрикәдән... Туганнарымны эзләп кайттым.
—Төн килденисә, без монда барыбыз да Әмрикәдән кайтабыз,—диде бу сәер зат.—Йә, әйт, ни йомыш?
зо
Бөтенләй дә таныш булмаган бу кешегә килеп бәйләнгәненә үкенә башлаган Иркен-ага:
—Сезнен... Сәлахиләр шәжәрәсе турында ишеткәнегез булмадымы'7—дип сорады.
—Андый нәрсәне гүпчим дә ишеткәнем булмады Нәрсә ул?
—Нәсел агачы. Нәсел тарихы...
—Нинди нәсел?—диде теге ыржаеп.—Нинди агач"7 Мин берәр сурьезный нәрсәдер дип торам тагын. Вак мәсьәлә бит бу. Нәсел, имеш Нәсел— влачта!. Нәсел—әрмиянен ныклыгында!.. Чичнәдә кан коела, ә монда. Әнә, Орлык Шәйхенурның ике оныгы, ике ел инде Чичнә сугышыннан качып ята... Эрәзве это не сбалата0 Эрәзве әрмияне шулар таркатмый*7 Аһ. көчле бит безнен урыс әрмиясе Әле генә теллебизырдан әйттеләр Ижау забутында өрәкитә белән ата торган мәтәстиклләр чыгарганнар Менә шул мәтәстикл менә шушыннан бара —Карт кулы белән чокыр- чакырлы урамга күрсәтте —Һәм гөлт тә гөлт рәкитә ыргыта Күрелгән хәлме бу! Без Чахаславакайга кергәндә мәтәстикл гаскәрләрен бетергәннәр иде. Ялгышасыз дидем Тыңламадылар Дөнья булгач, кирәк була ул!.. Сәмәлүтләр, танкылардан гына түгел, мәтәстиклдән кырачакбыз без тыррорисларны Мәтәстиклдән генә уничтәжәйт итәчәкбез дошман сәмәлүтләрен, танкыларын!..
Сөйләшеп торунын мәгънәсе дә калмады кебек.
—Булсын иде миндә бер генә шундый өрәкитәле мәтәксикл. жаннарын кыяр идем мондагы тыррористларнын!
«Көнбатышта булса, Чехословакиягә басып керүдә катнашканы өчен гарьлегеннән моны теленә дә алмас иде. Ә биредә, үзе басып алынган милләт вәкиле, башкалар өчен башкларны басып алуы белән горурланып утыра. Ишәктән егылу аттан егылудан яманрак шул*.
—Хәерле төн сезгә,—диде мөһәжир—Исән-аман булыгыз
—Син дә Әмрикәгә киттеңме'7—диде теге —Кара, сәгать тугызда первай каналдан главкомандыюший Ельцинның соңгы сайлануы атдыннан Чичнәдә үткәргән ваянпарадны кабат күрсәтәчәкләр Ай-Һай. шәп парад!.
Шундук артыннан кычкырып туктатты
—Син өйләнгән кешеме сон?
—Өйләнгән. Балаларым, оныкларым бар.
—Мин хәләстүк. Татарда юньле хатын бетте Биш тапкыр өйләндем Бишесенен дә исемнәре матур, үзләре юньсез булып чыкты —Туктарга мәжбүр булган Иркен ага караңгыда анын мырык-мырык килеп сөйләнүен генә тынлады— Беренчесе тукмач баса белмәде.Аердым Зат инә исемле иде. Икенчесе бала таба белде, карый белмәде, падлы Исеме шәп иде-Мал инә. Аердым. Өченчесе кер юа белми, атналар буе сасытып яткыра Исеме матур иде. Әлинә. Аердым сволочьны Дүртенчесе түлке тегене ярата, йокы бирми, тәмуг кисәве. Исеме матур Замира Аердым мур кыргырыны. Бишенчесе. Рәлия, көн дә туган көнен үткәрде1 Барысы да Сигезенче Март празднигы тәрбияләгән сбалата!..
Иркен-ага килгән сукмагыннан капшана-капшана көч-хәл белән кайтып керде.
Тәрбия-ханым савыт-сабалары белән бар ихатаны шалтыр-шолтыр китереп йөри иде
—Анау биш-алты йорт аша ниндирәк инсан ул?
—Чахаславак героемы? Безнен оныкларга бәйләнәме? Хромосом Сәйфетдинеч Тире жыючы булып эшләде Хәрби корал, эрәкнтәләрнс мактый-мактый. хатын-кызны хурлый-хурлый ычкынган шунда
Бер капчык кәбәккә бер бөртек бодай сала да, болгата да болгата... Ваянпинсәсе гомер буе балта сайраткан Шәйхенурныкыннан биш тапкырга артык...
—Ничә яшьтә ул?
— Ничәдә икәнен белеп булмый. Сөян агачы кебек саргаеп каткан, яше билгесез. Әйдәгез, керик, чәй эчик!..
Алгы яктагы кәккүкле сәгать тугызны сукты.
—Кайтмадылармы?
—Юк.Бәлки иртәгә таң белән...
Алар яңа кайнаткан карлыган кайнатмасы белән чәй эчтеләр. Иртәнге вак бәлешне Иркен ага җылытмаска кушты. Ул бала чактан суынган бәлеш- мазарны кайнар чәй белән ашарга ярата. Ире өйдә булмаган мөселман хатыны белән озын-озак сөйләшеп утыруны әдәпсезлек санап, ул чәй өстәле артыннан торды һәм эчке якка үтте.
—Утны кабызыйк...—Тәрбия-ханым эчкә үтмичә генә кулын сузып электрны тоташтырды —Ятарга булсагыз, урын-жир әзер . —Йокы бездә ифрат та тәмле ул... Телевизорны кабызыйммы?
—Кирәк имәс.
—Ярый алайса. Тыныч йокы сезгә.
Ахыры киләсе санда
Хөрмәтле укучыларыбыз һәм авторларыбыз!
Журналыбыз белән даими танышып баручылар белә булыр: бездә «Казан утлары» архивыннан» дигән рубрика бар. Бу сәхифә байтак еллар гамәлдә булса да, элегрәк елларда материаллар сирәгрәк чыга иде. Соңгы вакытта «архив» активлашты, журналның һәр санында диярлек татар тарихыннан иҗтимагый әһәмияткә ия булган фотосурәтләр басылып килә. Теләгебез—алга таба да рубриканы кызыклырак һәм мәгънәлерәк итү. Бу эшне уңышлы дәвам итү өчен сезнең дә булышлык кирәк. Сезгә мөрәҗәгать-гозеребез шул: үзегезнең шәхси, гаилә альбомнарында яки оешма-учреждение архивларында сакланган кызыклы, тарихи-ижтимагый кыйммәте булган (әдәбият һәм сәнгатебезнең мәшһүр шәхесләре, истәлекле мәдәни вакыйгаларга караган күренешләр, Казан һәм Татарстан тарихын яктырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне безгә юлласагыз икән! Шул рәсем турында анлатма-комментарийларнын булуы да шарт, әлбәттә. Без аларны журналда файдаланганнан сон, кире ияләренә кайтара алыр идек.
Әйдәгез, кадерле укучылар, мөхтәрәм милләттәшләр, кайдадыр киштә- шкафларда, альбом-папкаларда ябылып яткан истәлекле ядкярләрне яктыга чыгарыйк, халкыбызның рухи елъязмасы сәхифәләре булып киләчәк буыннарга хезмәт итсен алар! Сездән кызыклы фотоматериаллар көтәбез.
хикәя
Ул елны авылга жәйнен ин матур вакытында, июньнен икенче яртысында ук кайтырга насыйп булды. Көннәр шундый да рәхәт һәм матур тора иде Әле печәнгә төшәргә иртәрәк. Авыл кырларында, яшелчә бакчаларында эшләрнең беразга бетебрәк торган чоры Халык тыныч ялда Кичләрен урамнын әле бер башында, әле икенче очында йә гармун-тальян моны кузгала, яки берәр яшь йорәк кычкыртып магнитофон-радно ишене ялгап куя. Жыр агыла, көй. Алар белән бергә сагыш яисә дәрт күңелгә йогып кала.
Дүсем авылы гаҗәеп матур таулары, тугай һәм чишмә-инешләре. әрәмәлек һәм яшел тирәкләре бишегендә коннен татлы имчәгеннән ләззәт имеп яши Минзәлә инешенең аръягындагы, тауларга менеп киткән Ләшәүтамак авылынын һәр селкенгән чиләге, киртә башына менгән әтәче, вакытсыз адашып аваз салган кәҗәсе-сарыгы, урамнарына болыннан муенчагын өзеп килеп менгән бозауларының мөгердәшүе, кешеләренең үзара вакытлы-вакытсыз аваз салып сөйләшүләре белән генә бу илаһи дөньяда да адәм балаларының, азар белән бергә терлек һәм кошларының, табак һәм савытларының яшәүләрен искә төшерә Ә Дүсем, табигате аларныкы кебек шыр ялангач булмаганзыктан. күз рәхәтендә генә түгел, жан сәгадәтен дә табып, сабый база сыман гамьсез хазендә хәтта көндезләрен дә йоклыйдыр сыман Монда аваз сазып эндәшү түгел, кешеләр колактан узып исәнләшергә дә кыенсыназар Гүяки шулай илаһи тынлыкны, сандугачларның тирәкләрдә шашынып сайравын, күкеләрнең шау агачларны тибрәтеп кычкыруларын бозасылары, шушы җәннәт кошларын куркытасылары килми.
— Нинди рәхәт вакытлар!—диде әнкәй — Күкләрдән нигъмәт гама
Ул шунда кечкенә, матур, йомшак учларын азга сузды Менә азарга шул нигъмәттән бер орлык инәр дә. әнкәй аны мина бирер сыман иде Ә аннары авызыма кабармын аны Шундый да тәмле булыр'
ФәритЯХИН (1961) шагыйрь һ»м прозаик: *П»шамбяре6ез Махлммлпк «Ак збшир (һгасы». Һ.6. китамар авторы. Ка.шнда яши
Мин тугайга төшеп вак-төяк чыбык-чабыклар жыеп, учак тергезгән, шунда шашлык кыздырам дигән ниятемдә идем. Соңгы елларда бу рәвешле тәгамьләнү һәммә кешенен диярлек гадәтенә әверелеп китте. Шәһәрдән кунакка кайталар да, су буенда яки болында, учак ягып, табигать кочагында ит кыздырып, шуны капкалап, гаиләләре, туганнары, дуслары белән ял итә бездә халык. Башкалар шулай эшләгәч, минем әнкәй генә үз баласының ниятенә каршы килә димени инде! Өйдә мул ризыклы өстәл тулып, тәмам сыгылып торса да яшьләрнең табигать кочагын үз итүләрен хуплый иделәрме аналар? Әллә моны да ял итүнен бер шарты дип уйладылармы— белмим. Әмма татарда борынгыдан сәйранга чыгу дигән гадәт булган. Минем дә учагым шул сәйранга чыгудан безнең көннәргәчә килеп җиткән яки соңгы елларда гына янара башлаган жирсү идеме—әйтә алмыйм Тәгаен гына шуны беләм: тугайда учак ягып, ит кыздырып ял итү шундый да рәхәт һәм күңелле.
Уңымда-сулымда өзелеп-өзелеп сандугачлар сайрый, арырак кәккүк кычкыра. Аны икенчесенең авазлары алыштыра. Артта әлеге дә баягы тауга менеп баручы иләмсез Ләшәүтамак авылы, онытылып китеп, үз тормышы белән шаулаша, түрдә, Минзәлә инешенең бу ягындагы минем Дүсем авылында, кемдер тагын тальян моны белән жыр суза, балаларым, хатыным, тугайдан болынга күтәрелеп, чәчәкләр жыеп йөри. Дөньям—түгәрәк, оям— җылы, бәхетле. Күкеләр тына белми күкелдиләр, гүяки нәрсәне булса да миннән санаттырасылары килә. Мәсәлән, кесәдәге акчамны, киләсе-китәсе байлыкларны, гомерне, әйеме?
Берүк «әйе» дип килешә күрмәгез, кесәсендәге акчаны беркем дә күкедән санатмый. Ә менә алда булачак гомерне? Анысын беләсен килсә, күкедән сорау фалы бар халыкта. Әллә сон тәвәккәлләргәме? Юкка кычкырганчы, санасын әйдә! Әнә бит, туктаганнары юк, берсен икенчесе алыштырып кына торалар: «Кәк-кү, кәк-күк, кәк-кү!» Сорыйммы әллә?
Юк! Сорамыйм! Ходай күпме биргән, шул инде безгә. Анысын да күкедән санатып торырга димени? Аннары, каян белсен ди ул? Күке—фәрештә түгел. Аллаһынын Тәкъдирләр китабын укый алмый һәм бөтенләй укый да белми!
Шунда исемә төште: убыр, шайтан ялчысы, урманда «кәк-кү* дип кычкыра-кычкыра, кешеләрне үз артыннан ияртеп китеп адаштыра икән, имеш.
Бервакыт, шулай урман буенда кызлар, күз йомышлы уйнаганда, күзе бәйләнелгәннән кача биреп: «мин монда, кәк-кү», «мин монда, кәк-кү* дип, шарт куешканча аваз салалар икән. Аларны шайтан тынлап торган да, убырны күкегә әверелдереп очырган. Кызлар, кичке энгердә, иптәшебез чакыра дип, анын артыннан китеп адашканнар.
Шушы риваять күңелемдә хатирә рәвешенә кереп янарды да үз хәлемнән үзем көлеп куйдым. Хорафәт бит бу! Күкенең кемгә күпме гомер калганлыгын шайтаннан белешеп торуы турында сөйләүләре дә әкият кенә! Андый имеш-мимешләргә ышанырга монда—юләр түгелдермен лә!
Ә күке туктый белми һаман күкелди. Аның тавышы жанны иркәли, ымсындыра, күңелгә рәхәтлек бирә:
—Кәк-кү, кәк-кү, кәк-күк!..
Күкләр-жирләр, чишмәләр, таулар гүяки күке тавышы белән үзара сөйләшә. Сандугачлар, башка төрле кошлар таз-тирәкләрдән, җимешләнә барган бакчалардан үз моңнары белән ал арга оркестр ясап кушыла. Тазьянга гармуннар, баяннар ияргәләп ала, радио һәм магнитафоннар да кимен куймый. Донья эче бәйрәм белән тулы. Бер күкегә икенчесе кушыла. Әмма болар ниндидер тәртипсез шаулашу түгел, табигый бер симфония сыман
тоела. Мин учак янында тәэссоратта утырам, тынлыйм, тынлыйм. тыңлыйм. Тагын кайчан ишетермен дим. Мондый матур вакытлар кабатланачакмы'.’
Кабатланыр әле, кабатланыр Бу минем тутан җирем, туган авылым. Әнә балаларым болында чәчәк җыеп уйнап йөри Хатыным да ал арга ияргән, ул аларга нидер аңлата, сорауларына җавап бирә, табигатьне танырга, яратырга өйрәтә. Әнкәй, кулына яшел кузгалаклар тотып, учагыма таба килә. Анык бу яшендә дә сакланып калган затлы сыны, зирәклек чалымнары күңелемдә мәнге картаймас төс-кыяфәтләре белән берлектә гүзәл сурәтен янарталар.
Әнкәй, тукталып, үләннәр арасыннан тагын да кузгалак кыякларын өзеп ала, каисыберләрен татып та карый. Җылы, рәхәт. Дөньялык, шундый ямьле вакытын бу синен1
Минем әнкәй кап-кара озын чәчле чибәр кеше. Бервакытта да тормыштан зарланганы булмады. Ятим бала булып, үги ана кулында үскән. Бөек Ватан сугышы елларында, уналты яшеннән «Бакыртау колхозы-нда бригадир булган. Гомере буе җәйләрен кырда, кышларын фермада эшләде Пенсиягә чыккач та аны эшсез тотмадылар, сөт җыючы да, идарәдә җыештыручы да ул булды. «Атказанган колхозчы» исеме бар иде. алты бала анасы Җитмеш яшенә җиткәч кенә, кешедән оялам дип, үзен колхоз эшеннән биздерде, әмма йорт эчендә барча йөкне, кош-корт, мал-туар карауларга кадәр үзе алып бара иде. Сыеры, бозаулары, сарыклары, тавыклары, казлары, үрдәкләре абзар-кураларда тулып торды Бер эшен дә кешедән эшләтмәде. Бакчасын да карый, ашларны да оста пешерә иде Кайберәүләр сәнәк, көрәк ишедән курка торган булалар Алар бит бары тик эш кораллары гына югыйсә. Шулай да, боларны кулына алсан, эшләргә туры килә. Әнкәй исә бер генә горлс эш коралын да тыныч кына яткыра белмәде, һаман да ике кулы эшкә ятып торды. Озын төннәрне йон эрләп, балаларына, ишле оныкларына оекбашлар, бияләйләр бәйләп өлгертә, туңмасыннар дип илтеп тә бирә яки кеше аша да. күчтәнәчләре янына куеп, барчабызга бердәй җибәрә иде. Әле һаман да кышкы салкыннарда мин азарны киеп иөрим Аякларым-кулларым җылыда рәхәтләнә
Әнкәйгә быел җитмеш биш яшь тулды Инде күптән чәче дә ак Намаз белән гамәлдә даими Һаман да эштә үзе. Әйтәм бит. күңелемдә сакланган яшь вакыттагы төсләре белән кушылып, анын сурәте миндә һаман да кырыктадыр дигән тойгы уята. Әмма үзем дә (әнкәй мине утыз бишендә тапкан) иллегә таба көннәремне санап баруга күчтем түгелме сон ’ Эшемдә дә авыр күтәрәсе түгел югыйсә, шулай да ял итәргә яратам. Ә әнкәй ’ Ул инде, без кайтасын алдан белешеп, бәрәңге бакчасынын чүпләрен утап, газ итеп куйган, терлек абзарлары да тәртиптә, тиресләре түгелгән, мал-туары да, үзе әйтмешли, «күвәшнә кебек» (Мөгаен бу сүз русның «квашня»сыннан татарчага авыштырып ясалгандыр ’ Үз кемлегеңне кеше сүзе белән үлчәү - безнең халыкка хас сыйфат инде ул анысы.)
Замандашлары кебек үк әнкәй дә. гормышнын ач ысын-төчесен күп татыганлыктан, юк-барга бирелеп тормый иде Ә ил тагын буталып китте. Шушы туксанынчы еллар аны—колхоз төзегән, шул колхозны уз җилкәсендә күгәреп барып баеткан кешене кызганмады, тагын бер тиен акчасыз һәм алган исемнәресез. ирешкән унышларысыз калдырды. Терәп.*, барлыгы—үз ихатасы, асраган маллары, бакчасы, бүгенге тырыш хезмәте генә калды Ярый әле аларына кул озайтучылар табылмады Оялдылар Безнең—балаларының да кулыннан әллә зурлык килмәде, ана ярдәм итә алмыйбыз. Гаиләләребез бар, имеш Оныкларын аякка бастырырга кирәк Их, шул кирәк дигән нәрсә—безне үзенә кол итә дә куя! Нишлисен, ул туксанынчы еллар барчабызны да тормыш диңгезенең салкын мохтаҗлык
утрауларына—ялангач кыялары арасына чыгарып ташлады. Әнкәйнен «илем» дип. «бәхетле жәмгыять төзүдә алдынгы булырлар» дип үстергән балалары, башка меннәр һәм миллионнар кебек үк. яна заманга, «нуворишлар» иленә кирәксез һәм яраксыз иделәр. Дөрес, без дә ул хәлебез белән килешергә теләмәдек. Әмма үлгән социализмны да кабат кайтарып тергезү уебызда юк. Киләчәктә булачак нәрсәгәдер ышанабыз һәм өметләнәбез.
Безнекеләрне коммунистлар таламаганнар да бугай. Әткәм ягыннан бабам илгә дүрт тегермәнен, атларын, сыерларын, болыннарын, урманнарын һәм кыр-басуларын. башка төрле байлыклары белән бергә, «үз теләге» белән «бүләк иткән». Әнә «раскулаченный»ларга монын өчен компенсация түләде хәзерге хөкүмәт. Безнекеләргә улда юк икән. Таланмаганнар. Бакыр бабам дәүләт судьясы, түрә хезмәтендә торган, ә Зат бабам исә Кызыл армиядә Фрунзе дивизиясендә сугышып, яраланып кайтып, гаиләсен барча байлыкларыннан котылдырып һәм азат итеп, савыга алмыйча вафат киткән. Әбкәм ай-яй гаярь кеше иде. Азнакай ягыннан мирза кызы, бай нәселдән диләр иде аны. Кулындагы балдак, йөзек, беләзекләрен сугыш елларында да. чабата киеп Чаллы элеваторына икмәк ташыганында да. урак урганында да. сабан сөргәнендә дә салмаган диләр иде.
Хәер, әнкәй ягыннан бабамнар кулаклардан исәпләнгәннәр. Борынгы бабам Арыслангәрәй патшада хезмәт иткән, күкрәк тулы медальләр белән кайткан. Ә әнкәйнен әтисен, колхозга кермәгәне өчен хөкем итеп, төрмәгә ябып куйганнар, шунда шактый череткәннән сон. туры сугыш авызына җибәргәннәр. Эченә каты яраланып кайткан да. озак тормый үлеп тә киткән.
Әнкәй боларны сөйли торган иде. Гыйбрәт булсын дигәндер инде. Әмма илне дә. анын җитәкчеләрен дә каһәрләмәде. Колхоз байлыгын, элеккеге коммунист рәисебезнең улы килеп, тәмам талап бетереп китте. Әйе. ул да рәис иде. Әмма булдыручы түгел, юк итәр һәм үзенә бар байлыкны убыр кебек йотар өчен килгән иде ул. Халык анын кылануларын күреп торды. Тимәде, сүз әйтмәде. Ә ул колхозның машина-трактор паркындагы һәммә ни бар. шуны өч кешесе белән актлап «списать» итте дә. ике ел буе көн дә тонналап-тонналап ташытып металлоломга тапшырды. Шунын кеременә «КамАЗ»лар алды, башкача та кыландырды. Колхозчылар үзләренә һични дәгъва итмәделәр. Ул аларны хезмәт хакы түләми генә ун еллап үзенә эшләтте, фермадагы мал-туарны төрле хәйлале юллар белән шәһәрдәге ит кибетләренә озатып бетерде. Хәер, бер бездә генә түгел, ил эчендә бар җирдә шул хәл иде. Алар, өстәгеләр, халыкны, «базарга ашыгып кермәскә өндәп» тыя килделәр, ә үзләре, чарасызларга хас беркатлылыктан файдаланып, хәсрәтсез генә талый бирделәр. Менә шулай эшләнә икән ул гаделсезлек, менә шундый була икән ул кабәхәтлек.
Хәер, мин дә бит байларча ит кыздырып утырам Әнкәй безнен кайтуыбызга атап сарык суйдырган. Ул кунак итәргә ярата, беләм. Мондый сыйлар үзенә тансыграк югыйсә.
Кулындагы болын кузгалакларын кечкенә аш өстәленә китереп куеп, аннары кире уйлап, табын итәргә дип җәелгән ашъяулыктагы ризыклар янына күчерде:
—Тансыкка... Авыз тәменә булыр, улым!—диде әнкәй, үлән өстенә ян беләнрәк. татар хатыннарынча җайлап утырып.
Ул күп сөйләшүне, аңлатып торуны яратмый иде. Гайбәтне сөймәде. Гади һәм гадәти төзек җөмләләр арасына «менә ничек», «шулай инде*, «алай да була икән» кебек бәяләмәләрен кушып җибәрә дә. бәхәскә урын калдырмый.
Менә әткәм, мәрхүм, бөтенләй дә дөньяны ак белән кара итеп кенә
күрәдер сыман тоела иде. Әнкәй, анын белән кинәшкәндә. «дөрес эшләгәнсен* дигән сүзен ишетеп куана һәм. шушы сөйләшү дәртендә калып, бөтен эч серләрен чишеп ташлый. Башкача була да атмый, чөнки әткәй тыңлый белгән Сүз үлчәмен һаман да тигез тоткан «Кирәкмәс иде* дисә, әнкәй үзенен хаклыгына дәлилләр табарга тотына.
Аларнын андый «кинәш мәҗлесләрен* корулары кызыклы була иде. Бата чагымда шул сөйләшүләренә еш колак тоттым Әнкәй сөйли. Әткәй сүз үлчәвен җайлый бирә. Һәм менә, әле генә «дөрес эшләгәнсең* дип кат-кат өстәп килгән җиреннән, «кирәкмәс иде*, ди Әнкәй аптырашлы уйларда кала. Аннары, анлатып бирүен таләп итмичә, «атай икән* дип әйтеп куя.
Гадәттә аларнын «кинәш мәҗлесләре» кичен уздырыла. Кайбер көннәрдә әнкәй бик озаклап уйлана. Әмма ике кулы да эштә: әле табак-савытларны юа. әле икмәккә камыр изә. әле аш пешерә. Ә һаман әткәйнен «кирәкмәс иде» дигән «сүз казыгыннан* уза алмый интегә Монын башкача түтеллеген мин дә беләм. чөнки әнкәй әле һаман уйлана, вакыйгаларны үз күнеле аша кабат җилгәреп, әткәй «корган үлчәүгә салып*, вакыт-вакыт тагын да «алай икән* дип әйтеп куя. Бу анын «ике-икен дүрт була» кебек килеп чыга. Әткәй газеталар укый, мин журналлар караштырам
Нәрсәләр турында сөйләшүләре инде онытылып беткән, әмма «күп сүз—баш казыгы» дигәннәре хәтердә калган. Ә без мәктәптә телләребез арып беткәнче дәрес сөйлибез Бары тик математикада гына рәхәт, мәсьәлә һәм мисалларны чишәссн дә чишәсең. Анын ате атлә ниткән «язма сөйләм* дигән нәрсәсен дә уйлап чыгарганнар. Сөйләнә-сөйләнә язумы икән инде ул? Әнкәйгә ата-аналар җыелышыннан әйтеп кайтарганнар имеш, миндә телдән сөйләү юк дәрәҗәсендә, ә менә язма сөйләмем шәп икән' Монын нәрсә аңлатканын миннән сораганнар иде. аптырап калмадым
— Белмим, әлегә алай да. болай да эшләп караганым булмады, укытучыбыз бутагандыр,—дидем —Бездә теге Сарайлы кызы гына теленә салына-салына яза!
Ул вакытта бу мәсьәлә ачык калды, хәзер инде ул «язма сөйләм* дигәннәренен ни-нәрсә икәнлеген беләм: сүз эчтатекле итеп яза белү хакында барган икән!
Ә менә күке кычкыра да кычкыра Бер дә туктый белми Табигатьнең хозурлыгы артканнан-арта тора. Кошлар сайравы, күкеләр кычкыруы бу дөньялыкны ниндидер могҗиза урыныдыр сыман итеп тоярга мәжбүрилн Рәхәт! Бик рәхәт! Ул һавасы, ул табигате, ул көне' Ипекәйгә бу хозурлыкның үзен май итеп ягып ашарлык инде, билләһи! Ә черкиләр’
Ә черкиләр әлегә чыкмаган Алар кичке дым белән бергә үлән-кыяк арасыннан күтәрелә Кояшнын икендедән узып барыр вакыты гына әле Гүяки күңелләрне дә назларга теләгәндәй йомшарып, ефәк иркә җил йөгереп уза Учакнын күзләренә җан керә Мин анын янында кулыма кисәү агачы итеп таяк тоткан хәлемдә утырам Шашлык исе болынга тарала Нигъмәт тәме хәтта күкеләргә дә тынгылык бирмидер сыман Әнкәй хәйран хатендә аны тынлый икән
— Йә әле. кәккүк, санап күрсәт, минем күпме яшисем калды1—дип сорады ул шунда.
Моны ишеткәч, йөрәгем жу итеп куйды Әнкәйгә борчулы күзләремне күтәреп карадым. Ә йорәк һаман сикерә
—Әнкәй, нигә алай әйттен инде’
Әмма күкенсн ничәне санавын мин дә көттем Әле яна гына берсен- берсе уздырырга теләгән кошларда курыктылар бугай, тынып катган төсле иделәр. Авыр җиләс җил дә. каяндыр килеп җитеп, учагымның төтенен бөтереп атып очты. Хатыным, бататарым болында чәчәкләр арасында
иде әлегә. Алар да нигәдер шомландымы, бирегә таба килә башладылар. Шунда күке:
—Кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк!—дип аваз салды. Әле тагын, тагын, тагын кычкырыр сыман иде югыйсә. Әмма тынып калды. Мона мин риза түгел идем.
—Бик аз булды бит,—диде шунда әнкәй, елмаеп,—тагын кычкырырга идең: «кү-кү, кү-кү!»
Кабат авыр җил исеп куйды. Монысы мина жан өшеткеч булып тоелды. Күкеләр инде тәмам тынып калды. Тик бераздан сон гына, иренеп, берән- сәрәнләп тавыш биргәләп алдылар. Әмма болары өтек аваз гына иде инде. Минем өчен аларның яме бетте.
—Яшәгән кешегә өч көне дә бик озын әле анын!—диде әнкәй. Ул бу вакытта еракка, офык читенә карап басып тора иде. Өстендәге яшел җирлекле вак сары чәчәкле күлмәген җил сыпыра, ак яулыгына ягыла, гүяки юатырга тели.
—Аллаһы Тәгаләнең серләрен ул мәхлук кошлар каян белсеннәр, әнкәй?—дидем. Ә күңелдә күкегә үпкә иде —Әгәр кәккүкнеке хак икән, бөтен хәбәрләрне аңардан гына алыр идек. Алар хәтта фәрештәләр дә түгел! Хорафи шул, хорафи гадәт кенә!
— Мин дә шулай дип әйтәм!..
Әмма әнкәйнең йөзендә авыр борчылу билгеләре инде пәйда булырга өлгергән иде. Әле генә җәннәт бакчасы кебек тоелган дөньялык кабат караңгыланып киткәндәй сизелде. Җитмәсә кискен-кискен җилләр тагын- тагын да искәләп, болын чәчәкләрен ачу белән өзгәләп йөри башлады.
Офык читенә күтәрелеп карадым. Анда яңгыр болыты куерганнан-куера икән шул. Юлларда да тузан күтәрелде, аяз күкне җемелдәтеп яшен камчысы уйнап алды. Болытлар ашкынып агып килергә тотынды.
Иркенләп хәстәрләгән бәйрәм табыныбызны җыеп алырга туры килде. Хәер, шашлыкның тәме киткән иде инде. Чак өлгереп калдык, илне суга тутырып яңгыр яварга тотынды. Ярты сәгать эчендә булган табигатьтәге бу үзгәреш һәммәбезне хәйран итте. Кичке якта, янгыр белән килеп, салкын һава инде. Без инде җылы өйдән чыкмаска булдык. Ә икенче көнне Казанга ашыгып китеп бардык. Салкын һава, салкын утлы яңгыр хәвефе күке вакыйгасын оныттырган сыман иде.
Өч ел бик тиз үтеп китте.
Аяк өсте гамәлдә йөгереп йөргән әнкәбез көтмәгәндә түшәккә егылды. Вакыйга ураза гаетеннән соң булды. Ул хәбәрне ишетү белән авылга ашыктык. Әнкәйдә «кара чир» авыруы пәйда булыр дип башыбызга китергән идекмени без? Мөмкин түгел!
Әмма Әмма тәкъдирдән узмыш юктыр ла ул!
Күкенен санавы хакыйкать түгел, очраклы хәл генә булгандырмы, белмим? Анын тавышын ишетүгә хәзер дә, май көннәрендә үк, кинәт шомланып калу гадәтемә керде, ахрысы.