КЕШЕ АТЛЫ ТУГАННАРГА...


Мин язлардан нидер көткән идем. Язлар үтте. Җәйләр җиттеләр. Өзелепләр көткән һәрбересе Кысыр гына үтеп киттеләр.
Мин язларга хәзер ышанмыймын, Бар ышаныч хәзер көзләргә.
...Көз алтындай сары яфрак түши Язын салган минем эзләргә.
Сабый чакта әти белән икәү Читән үреп, койма ныгыттык. Казыкларын шундый тирән кактык, Үзебезчә шундый нык иттек.
Әти какты, ә мин комган белән Казык тишегенә су койдым, һәм әтине дәртләндермәк булып:
«Әйдә, манчы»,—диеп тукыдым.
Әй, манчыдык, шундый манчыдык без. Су чәчрәде, җирләр селкенде. Планетаның каршы төбәгендә Җир тетрәгән диләр шул көнне.
«Сулап каксаң, улым, нык була ул»,— Шушы сүзне тик бер ишеттем.
Мин сабыйга шул сүз җитә калды, Ныгытам дип көн дә су сиптем.
Бисмиллалап әти каккан иде.
(Су сибүдә мин дә шомарган).
Мөнир ВАФ.ИН (1961) шагыйрь, публицист: * *Сцзләр чәчтем». * Дөнья — ку.юса».
*Йөрәгем парәләре» исемле китагыар авторы. Уфада яши
Ни могҗиза! Чаган казыклары Бер көн килеп тамыр җибәргән.
Ул читәннәр череп таралдылар,
Ә казыклар үсте югары. Могҗизалар ясый ала икән Әтиләре белән уллары.
Бер көн килеп үзем әти булдым, (һәр нәрсәнен, җирдә үз мәле)... Нәни улым, нидер кылмак булып, Чаган башларына үрмәли.
Язу
Комга таяк белән яздым,—
Бу шәп шөгыль тоелды.
Әмма ләкин ул язулар Озак тормый җуелды.
Агач, коймалар калмады,
Кыялар да, ташлар да.
Карны... кәгазь итеп «яздым» Малай-шалай чакларда.
Күпме сөю хаты яздым Кичләрен мыштым-мыштым. Язып-сызып туйган чакта Әнигә май языштым.
Барлык гомерне үткәрдем Ниләрдер яза-яза.
Әллә бу язу дигәнең Тәкъдирем язган җәза?!
Инде хәзер шигырь язам. (Монысы күңел мазам).
Әллә мазам, әллә казам,
Әллә акылдан язам?..
Бу дөньяда бар да вакытлыча
Бу дөньяда бар да вакытлыча, Үлемсезлек бирер юк дога:
Имән кадәр имәннәр дә чери,
Тимер кадәр тимер тутыга.
Имән, тимер, ташларны да узып. Кеше заты туза иң элек.
Бу дөньяда бар да вакытлыча, Гаделсезлек нигә мәңгелек?!.
Табигатьнең үзгә мәле.
Көннәр кышларга авыш.
Мал туар, кош корт\ы йортта Пычак кайраган тавыш.
Арыда чаж-чож, биредә чаж-чож, Чаж-чожлар тагы, тагы.
Маллар күзе мөлдерәмә, Малларның моңсу чагы.
Коймак-тәбикмәкләр чажлый, Ир-ат пычак уйната.
Муллык-туклыкны уйлатмый, Әллә ниләр уйлата.
Чырайларга туклык куна Казанга ит салынса.
...Ә миндә каз йоны калка Күзгә пычак чалынса.
Болай итеп ник яраттың, Ходай? Миңа калган бүре буласы:
Ай кадәрле айның котын алып. Рәхәтләнеп килә уласы.
Бүреләргә рәхәт, кан эчәләр,
Дүрт аякта ныклы торалар. Тамак өчен тәмугларга кереп, Үзләренчә дөнья куалар.
Үз тормышым белән үз дөньямда Мин яшәр дә идем уйламый, Кешеләр арасында гомер итеп, Түзүләре авыр уламый...
Бу урында Алып батыр Күккә карап яткан, диләр.
Аннан торып чабатасын Рәхәтләнеп каккан, диләр.
Кеше әйтеп ышанмаслык, Чабатага тулгач, тулган! Дөбер-шатыр аккан туфрак Мәгьрур-мәгьрур таулар булган.
Ул тауларга кешеләрнең Карашлары төбәлгәннәр. Кайберәүләр гомер буе Үрмәләп тик менәлгәннәр...
Уңыш телим бакый-бакый Кеше атлы туганнарга,
Җан-тир түгеп үрләгәндә Миннән калган тузаннарга.

Реклама