Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫНЫҢ МИФОЛОГИК ТАМЫРЛАРЫ


Татар әдәбиятының алтын фондына кергән шагыйрьләрнең берсе—Дәрдемәнднен талант тамырлары халык авыз ижатына килеп тоташуы бәхәссез. Анын шигъриятендә халык җырларының поэтикасына хас үзенчәлекләрне дә. халык афоризмнарының яна яңгыраш алуын да, традицион фольклор образларының, мотивларының күчемлелеген дә ачык сизәргә була. Ул гына да түгел, шагыйрь иҗатында милли фольклорыбызның, фәлсәфәбезнең, гомумән, рухиятебезнен нигезе—тәңречелек диненә нигезләнгән мифологиянең дә җимешле тәэсирен тоемларга мөмкин Белүебезчә, фольклор, халыкның иҗади фантазиясе җимеше буларак, нигездә, эстетик вазыйфа үти, ә мифология исә борынгы кеше анындагы дөнья моделе буларак, гамәли—дөньяны танып-белү функциясен башкара
Дөрес, шагыйрь үзе борынгы төркиләрдә киң таралган тотемга—сынга, потка табынуны, аны изгеләштерүне зур хата дип саный һәм моны «чәчәклек» дип уйлап, «чүплеккә абыну»га тиңли Бу хакта ул «Тәнрем!» шигырендә болай дип яза
Тәңрем! диде.—агачка табынды.
Чәчәклек гоман кылды—чүплеккә абынды'
Ләкин шул ук вакытта Дәрдемәнд ижатына күз салсан. анда борынгы тәнрсчелск диненә нигезләнгән мифологиягә хас образларның күчемлелеген күрергә була. Мәсәлән, биредә тулпар һәм шонкар параллеле аеруча еш кабатлана:
Борын-борын бар икән. ди.
Хан баласы яшь солтан
Менгәне тулпар икән. ди.
Чөйгәне шоңкар булган
(«Әни. әкият сөйләче»)
яки:
Гыйшрәт мәйданының бәдәви тулпары. һава һавәс галәменең очкыр шоңкары
(«Гыйшрәт»)
яки
Кыеп күкнең йозен очканда шонкар.
Сача күз авына таулардан аша.
Ничек юлдаш аңа байгыш, ничек яр.
Күзе нур очкыны кургөндв шаша
(«Кыеп күкнең»)
Мвгезе бар куйның бары да кучкар түгеп.
Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.
Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер берүк,
Чукаңлаган аксак ишәк тулпар түгел
(«Кемнәр әйтмәс шигырьне»)
яки:
Үшәнләнде даланың тулпар аты—
Урал шоңкарының сынды канаты
(«Үшәнләнде»)
Китерелгән мисаллардан күренүенчә, тулпар һәм шонкар Дәрдемәнд иҗатында идеальлек үрнәге, сон дәрәҗәдәге абсолют камиллек сыйфатында чыгыш ясыйлар. «Тулпар ат»нын үшәнләнүе, «Урал шонкарынын» канаты сынуы шагыйрь өчен, чын мәгънәсендә, трагедия, чөнки ул халкыбызнын меңъеллыклар дәвамында тупланып килгән рухи кыйммәтләренең юкка чыгуын, милли менталитет җуелуын аңлата. Дәрдемәнднен әлеге фаҗигане гәүдәләндерү өчен тулпар һәм шонкар символларын файдалануы, безнең фикеребезчә, бер дә очраклы түгел, чөнки әлеге затлар милли мифологик иерархиядә аерым урын били. Танылган мифолог, язучы Гатимжан Гыйльманов билгеләвенчә. «Тулпар ат мифологиядә Кояшны символлаштыра... Ул. гадәттә, ак төстә була. Диңгезгә дә җинел генә кереп китә, аны кичеп, хәтта Дингез патшасын да бик тиз генә җиңеп чыга. Шуңа күрә, борынгы ышану буенча, тулпарга атлана алган, аны үзенә буйсындыра алган кеше изге максатына ирешә—жир астына да төшә, утлы таулар аша да чыга, бер төн эчендә дөньяның читенә дә барып житә ала» Нурихан Фәттах аны хәтта Атлантида башкаласындагы, дингез патшасы Посейдон гыйбадәтханәсендәге канатлы атлар белән дә тәңгәл куя.
Шоңкар да төрки мифологиядә магик сыйфатларга ия зат. Галимҗан Гыйтьманов аны Күк һәм Жир дөньялары арасында илче-хәбәрче вазыйфасын үтәп, кешеләрнең теләк-ялваруларын—Тәңреләргә, ә Тәңреләрнең ихтыярын кешеләргә җиткерүе турында яза. Ягъни борынгы мифологиябездә атлар һәм кошлар культы үзәк урыннарның берсен били, өч дөньяны (Жир асты. Жир һәм Күк дөньяларын) берләштереп тора, аларнын гармониядә яшәвен тәэмин итә. Шулай итеп. Дәрдемәнд шигъриятендә әлеге образларның еш урын алуы һич тә очраклы түгел—бу борынгы мифологик традицияләрнең күчемлелеге белән аңлатыла. Тулпар һәм шонкар образларының мифологик мәгънәсе, эчтәлеге дә Дәрдемәнд шигъриятендә әлеге затларга хас булган сыйфатлар белән тәңгәл килә. «Тулпар ат»нын үшәнләнүе. «Урал шонкары»нын канаты сынуы шагыйрь өчен дөнья гармониясенең югалуы белән бер.
Дәрдемәнд иҗатында урын алган мифологик персонажларның янә берсе—Ай Шагыйрь:
Тегәп моңлы күзем күкнең йөзенә Хикәят сөйләдем айның үзенә,—ди.
Инде шушы кыска гына шигырьдән дә Дәрдемәнднен Айны изгеләштереп. ана илаһи сыйфатлар биреп каравын күрергә мөмкин Безгә калса, моны гади поэтик сурәтләү алымы дип кенә исәпләү дөреслеккә туры килмәскә тиеш Сүзебезне дәлилләп, шагыйрьнең «Тин булырмы...» исемле шигыренә дә мөрәҗәгать итик. Биредә Дәрдемәнд үз алдына:
Тиң булырмы йолдыз тулган айга?—
дигән сорау куя.
Нәрсә сон ул тулган ай? Анын мифологик эчтәлеге нидән гыйбарәт-1 Галимҗан Гыйльманов, Ләйсән Кәриева кебек танылган мифологлар билгеләвенчә. «Ай төн символы булып тора. Ә төн караңгылык, шомлылык, кайгы билгесе. Ай шушы караңгылыкта бердәнбер өмет чаткысы.» Димәк, шагыйрьнең Айга мөрәҗәгать итүе дә бер дә юкка түгел. Ул әйләнә-тирәсен чолгап алган Төннән—гамьсепектән. карангылыктан. гомумән, ялгызлыктан котылу өчен бердәнбер яктылык, нур чыганагы—Айга мөрәҗәгать итә. Айнын тулы булуы әлеге фикеребезне тагын да куәтли, чөнки «халык ышануы буенча, тулы Ай—Ай тәнресенен ин мәрхәмәтле чагы» Димәк, шагыйрь Айга үз кайгы-зарларын сөйләп, анын теләктәшлегенә өмет итә булып чыга. Бу инде, чын мәгънәсендә, халкыбызнын мифологик карашлары чагылышы булып тора һәм шул ук вакытта Дәрдемәнднен эчке күнел халәтен дә ачып сала.
Кайвакыт Дәрдемәнд иҗатында мифологик картиналар бар тулылыгы, бар драматизмы белән чагыла башлый:
Куанды ил, канат какты мәләкләр.
Шашып, аң-таң булып, шайтан токерде'
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син.
Кияү булсаң да. ул туйга түгел син'
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урының үлекләр аймагында
(«Куанды ил»)
Әлеге үрнәккә охшаш шигырьләрен укыгач, ирексездән. ә бит Такташ иҗатындагы «мифологик поэзия» дәвере (1916-1923) тамырлары белән Дәрдемәнд шигъриятенә барып тоташа, дигән нәтиҗәгә киләсен. Төсләрнен куелыгы, ялгыз күнслнен яктылык эзләп бәргәләнүе, мифологик төсмерләрнен ифрат та бай булуы—болар барысы да татар халкынын ике даһиенын ижатын бер-берсенә якынайта, алар өчен уртак булып тора Безгә калса. Такташ шигърияте Дәрдемәнд иҗатыннан үсеп чыккан булырга тиеш
Мифологиянең «җимеше» —милли фольклорыбыз да шагыйрь иҗатына билгеле йогынты ясый. Дөрес, бу бәйләнеш ике яклы булган—бер яктан. Дәрдемәнд үзе татар халык ижаты традицияләренә таянып, аларны үз шигъриятендә үстерсә, икенче яктан, шагыйрь үзе үк канатлы гыйбарәләре, афоризмнары белән милли фольклорыбызны баета Анын шигырьләрендәге аерым юллар тиз арада фольклорлашып. халыкнын үзенеке итеп кабул ителә башлыйлар Мәсәлән:
Сот калыр, ватан китәр'
(«Герләгон сулар»)
яки:
Илдә бер дус бу.гмаса гәр.
Ил ботен дошман түгел
(«Илда»)
яки:
Ата-анам йорты очен Булса мең җаным фида.
Туган-үскән җирем очен Соң тамчы каным фида
(«Туган-үскән жир»)
Күңел һәр җирдә гөл эзли.
Кадәр һәр җирдә тикән төзли.
(«Күңел»)
яки:
Бертуганың чит тибәдер,
Дәүләт тигез булмаса;
Ана сөтен аеры имә,
Бала игез булмаса.
(«Бертуганың чит тибәдер»)
яки:
Тел—илнең колагы.
Уеңны уйдырып сал шул колакка...
(«Тел—илнең колагы»)
Әлеге юлларны укыгач, хәтергә күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллиннын узган гасырнын бОнчы елларында күп бәхәсләр тудырган атаклы кыска шигырьләре— «Нюанслар иле» циклы килеп төште. Заманында тәнкыйтьчеләр бу бер. ике. өч юллык шигырьләрнен тамырларын эзләп, әллә кайларга—япон поэзиясенә кадәр барып җиткәннәр иде. Ә бит уйлап баксан. аларны читтән эзләргә ярамый. Бу шигырьләр Дәрдемәнд шигъриятеннән, меңъеллык әдәби мирасыбыздан, халык авыз иҗатыннан, милли мифологиядән үсеп чыккан. Ягъни биредә традицияләр күчемлелеген ачык күрергә мөмкин.
Кыскасы. Дәрдемәнд шигърияте җиде катлы Күкләрнең мәңгелек серен үз эченә сыйдырган гаять тирән фәлсәфи эчтәлеккә ия иҗат ул. Әлегә кадәр аны бар тулылыгы белән өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Әдәбият белгечләре өчен ачыласы серләр күп әле...