Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘБРАР КӘРИМУЛЛИННЫҢ ТУГАН ЯГЫНА ЯЗГАН ХАТЛАРЫ


2000 елның унсигез сентябрендә мәшһүр якташыбыз Әбрар Кәримуллин вафат булып, җәсәде икенче көнне туган авылы Чәбия- Чүрчи зиратына әтисе кабере янындагы җир куенына иңдерелде Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы профессор. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Халыкара библиография ассоциациясенең халыкара Биографик үзәгенең гыйльми советы әгъзасы...—Исем-дәрәҗәләре күп иде якташыбызның Халкыбыз милләтебезгә кылган игелекләре дә иксез-чиксез иде шул
Шөкер. Әбрар аганы 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары уңаеннан исеме борынгы «Идегәй» дастанына «Урмандагы Саба» дип кереп калган газиз җирендә олылый алдык
Академик Әбрар Кәримуллин туган авылның исеме до үзенчәлекле Чәбия- Чүрчи. Алтмышынчы елларда ул. башка бәләкәй авыллар белән беррәттән. бетерелүгә хөкем ителә Казан университетының фәнни китапханәсендә директор урынбасары булып эшләүче яшь галим Әбрарга күп михнәтләр күрсәткән, хәтта эшеннән кудырган Хрущев заманы аның туган авылын да «перспективасыз» лар исемлегенә кертеп, ул урынга кукуруз чәчәргә плаилаштырыла Әмма алай булып чыкмады шул Үзгәреш җилләре кечкенә авылларга яңадан җан иңдерде Газ кертелде яңа йортлар төзелде, ясле- иәктәп комплексы сафка басты
Авылның аягында булган олысы-кечесе атаклы китап галименең нигез каршына җыйналган.
—Карале. Фәрит туган, монда кемдер яңа өй салган бит,—диде Әбрар ага район хакимияте башлыгы Гыйлъмиевкә
—Юк. Әбрар абый, сезнең үз йортыгызны яңарттык,—дигән җавап алды ул.
Менә Америка. Канада. Австралия. Төркия Германия кебек илләрдә бу лып дәрәҗәле мөнбәрләрдән лекцияләр укыган Әбрар ага Кәримуллин кабат үзенең нигезендә, кендек каны тамган урында
Район газетасы редакторы буларак, миңа куренекле якташыбыз белән күп тапкырлар очрашу, аралашу насыйп булды Миндә аның изге теләкләрен язып бүләк иткән дистәгә якын китабы да саклана Беркөнне ш\ ларны карап утырдым Берсенең эченнән унбишләп хат килеп чыкты Әйдәгез, шул хатларны, кайсын тулаем, кайсын өлешчә дигәндәй, бергәләп укып карыйк әле Язганда миңа атап язылсалар да. хәзер аларны үземдә яшереп саклау дөрес булмас шикелле
Талгат НОЖМИҺН
Хөрмәтле Тәлгат туган!
Саба якларыннан, туган жир булмаса да, инде күнелгә якын булган Казаныма кайтып життем. Ике-өч көн генә булуга карамастан, шактый кешеләр белән танышып, байтак җирләрдә булып, күп кенә нәрсәләр күреп кайттым, башка вакытта мона атна-ун көн дә җитмәс иде. Якташларыма зур рәхмәт инде. Бик тә канәгать булдым. Дөрес, әле тагын да күрәсе кешеләр, очрашасылар күп иде
Инде ничә еллар сезне ишетеп, укып белүемә карамастан, мона хәтле күргәнем, аралашканым юк иде Шәт, бу теләгем дә тормышка ашты. Инде бу элемтәләр өзелмәс дип ышанам. Редакциядә беренче очраган кеше Револь Раковка миннән сәлам әйтерсез. Бер иркенләбрәк кайткач, редакция егетләре белән очрашып та алырбыз әле...
...Сезгә зур игътибарыгыз өчен, шунын өстенә безнең гидыбыз кебек озатып, күп нәрсәләр һәм кешеләр белән таныштырып йөрүегез өчен дә зур рәхмәт.
Сезне үзебездә, безнен өйдә-квартирада күрермен, күрешербез әле дип ышанып
калам.
Чын күнелдән ихтирам һәм рәхмәтләр белән,
Әбрар абыең.
15.07.86.
Хөрмәтле Тәлгат туган!
Сездән хат-бандероль килеп төште, минем өчен зур бәйрәм булды Ничек кенә булмасын—без барыбыз да кешеләр, аларга хас бар нәрсәләр минем өчен дә ят түгел—мине зурлап, мактап язган очеркыгыз күнелләремне нечкәртеп җибәрде. Анын өчен Сезгә чын күнелдән бик зур рәхмәт, мен рәхмәт. Очерк гаять эчтәлекле һәм гаять матур, оста, образлы язылган. Мина бик ошады. Җылы итеп, күнелгә үтәрдәй язылган. Бераз рәсмиләштереп язу кирәк иде, анысынын да формасын бик оста тапкансыз очрашулар, сөйләшүләрне өстәп.
Түбән Шытсу авылы музее унае белән Сезнен тәкъдим буенча берничә китап жибәрәм. Кызганычка каршы, әлегерәк чыккан китапларымнын запасы юк. Минемчә, болары да җитәр, күбрәк жибәрсән. мактану кебек килеп чыгуы бар. Аларга багышлама да
язган булдым. Бәлки музейга дигән өч китапның барысын да бирү кирәк түгелдер, анысын үзегез карагыз инде, килештекме? Музейны баетасы иде, дип язасыз. Мин ни белән ярдәм итә алам? Башта ул музейнын профиле белән танышсам, ниләр белән баету буенча фикер туар иде. Шунда барып, аны күрергә кирәк. Бәлки әле аны оештыручылар искә алмаган якларын да баету турында уйланырга булыр иде. Бу сөйләшүне киләчәккә калдырыйк, конкрет фикерләшер өчен.
Мине бик борчыган нәрсә—авылымның киләчәге. Хәзер анын хәле бик авыр. Анда кешеләргә эш юк, шуңа күрә барысы да читкә китә. Ә бит безнен авылнын табигате шундый гүзәл, андый урын районда юк. Ул таулар белән әйләндерелгән, шунда яшел нарат урманнары, авылда, анын кырларындагы калкулыкларда дистәләгән чишмәләр гөрләп агып ята, төрле якта—урман, яшеллек.
Элек анда юкка гына алпавыт имениеләре, монастыр, Апанаевнын һәм Глазковнын (халык мәгарифе министрлыгыннан) дачалары, бакчалары булмаган. Безнен авыл җирлегендә, анын болын, сулары буенда менә дигән ял йорты, балык күлләре ясап була (элек ике балык күле бар иде). Халык өчен тагын башка эш тә табып булыр иде: ферма, нинди булса да остаханә һ. б. Мин бу турыда сезнең җитәкчеләр белән сөйләштем, элемтәгә кердем. Берсе дә каршы түгел. Кемдер бу эшкә алынырга һәм аны башкарып чыгарырга тиеш. Мин халык белән сөйләшү
өчен (кирәк булса), бүген үк авылга кайтып килә алам. Бәлки августта шул мәсьәлә буенча кайтыргадыр0 Бу турыда райкомнын икенче секретаре Зөфәр Шәйхетдинов белән сөйләшегез әле Ни өчендер аннан хат килмәде Шунда Шытсуга да кереп чыгар идек, безнен авылнын табигате, матурлыгы белән дә танышырбыз, вакыт күбрәк булса, «Саба» совхозы турында да очеркка материал тупларга мөмкинлек булыр иде. Бәлки, ул очеркны икебез бергә хәзерләп язар идек0
Менә ни хәтле сораулар, тәкъдимнәр Сездән беренче үтенеч—бу турыда Зөфәр белән килешеп, мина тизрәк хәбәр итүегезне сорыйм. Ашыгунын сәбәбе—мин 29 августтан Кисловодскига китәм. аннан кайткач, Мәскәүгә. октябрьдә Бөтенсоюз күләмендәге фәнни конференция була, аннан Дубулты дигән Ижат йортына— кыскасы, Казанда сирәк булачакмын. Көз һәм кыш авылга кайту уңайсыз
Әбрар 4 август. 86
Хөрмәтле Тәлгат туган!
Халкыбызның теле һәм килеп чыгышы турында рус телендә язган мәкаләмне жибәрәм Кирәк тапсагыз, «Жиңү байрагы»нда («Знамя Победы»да) басуыгызны сорар идем.
16 мартта Киевка китәм. Анда оешкан Татар жәмгыяте чакыруы буенча очрашуга барам. Соңгы китап чыккач («Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы»), бик күп җирләргә чакыра башладылар. Вакыт юк, шунын өстенә сәламәтлек әйбәт түгел. Саба урта мәктәбенә дә кайтасы бар
Ул китап-хезмәт татарча да хәзерләнә. Бер җыентыкка кертеләчәк, апрель-майда дөнья күрәчәк.
Тагын бер илдән конференциягә чакыралар
Сезгә чын күнелдән ихтирам белән, Саба якларын сагынып
Әбрар 8 март. 1989 ея.
Р. 8. Сезгә «Суверенитет—не предмет торговли» дигән мәкаләмне жибәрәм Бу әйбер Татар радиосы аша халыкка җиткерелде Аннан, район газетасының исемен дә үзгәртергә кирәк. Нинди «Жинү байрагы» ул? Сталинизм җиңүеме0 Бу исем нонсенс Тотыгыз да «Саба ягы», йә «Саба җиле*. «Сабакул», «Байлар Сабасы- менә шуларга охшаш исем табыгыз да кушыгыз.1
Кадерле Тәлгат туган!
Миңа бәйрәм алып килгән хатыгызны, хат эчендә «Жинү байрагыжын икс санын алдым Инде аны рәсемем белән дә басып чыгару бәйрәм өстенә бәйрәм кебек булды
Сабага күңел гел тарта. Менә шушы кыска гына вакытка кайтып, якташларны күреп китү, аларнын мине онытмаулары яшәргә, эшләргә коч бирә булса кирәк Сабадан кайткач Мәхмүт Нигъмәтжановны күргән идем, ул бит Олы Арташтан. билгеле музыка белгече (беләсездер дип уйлыйм)—белгән булсам, мин лә кайткан булыр идем, диде
Быел янадан чит илгә барырга җыенабыз Бер Халыкара конгресска чакыру килде, шуңа документлар әзерләп йөрибез
Эш күп, хәзер барысына да җитешеп булмый Ә планнар зур Минем хәзер гөп теләгем—революциягә хәтле чыккан бай татар китабы репертуарының тулы, фәнни, аннотацияле каталогын төзү Быел бер кеше бирәләр, киләчәктә аерым группа төзеп, шул эшне юлга салырга иде Революциягә хәтле 14 менгә якын китап чыккан—татар китабы—менә шуларнын фәнни тасвирламасын төзеп, халыкка җиткерә атсак, куп «иренләрмен кире кайтуы жинелэер иде Ул >п»и минем исешмен буенча бер
' 1991 елдан.Әбрар абый сүзен тотып.«Саба таңнары» дип чыгара башладык
15 зур томнан торачак. Аны төзү буенча Финляндия, Төркия, Австриягә дә фәнни командировкалар күздә тотыла. Бу илләрдә дә шактый татар китаплары тупланган. Әгәр үзгәреш заманнары мин яшьрәк вакытта килсә, бу эшне активрак башкара алган булыр идем дә бит...
Әбрар 29 апрель, 1989.
Р. 8. Сезгә безнен филиал газетасының бер номерын жибәрәм, Овруцкий мәкаләсенә игътибар итегез.
Хөрмәтле Тәлгат туган!
Үзем турында бер-ике сүз. Әле генә Ленинградта булып кайттым, Анна Ахматованың улы, минем якын дустым профессор Лев Николаевич Гумилев чакырган иде. Анда булдым. Анын турында бер хезмәт төгәлләп бетердем, шәт, тиздән басылыр дигән өметтә. Профессор якташыбыз Яхья Абдуллин һәм минем чакыру буенча Америкадан Рифат Тәби, Надир Дәүләт исемле ике татар галиме килә, шуларны каршы алуга хәзерлек белән дә бик мәшгуль. Шулай ук «Идел буе татарлары» дигән монография язган Азадә-Гайшә Рорлих ханым—профессор да килә. Анын китабы турында үткән ел «Казан утлары» журналының 5нче яки бнчы саннарында2 язып та чыккан идем. Аларны каршы алу. урнаштыру һәм татарлар, аларнын мәдәнияте, Казан һәм анын кешеләре белән таныштыру буенча да эшләр җитәрлек булачак.
«Идел»дә (5 һәм 6 саннарында) Ерак Көнчыгыштагы илләрдәге милләггәшләребезнен язмышы буенча минем язмалар басылачак, бәлки, кызыксынырсыз Миннән Зөфәр Шәйхетдиновка сәлам әйтегез, газета редакциясендә мине белүчеләргә дә миннән сәлам тапшырыгыз...
Бүген-иртәгә «Аваз» газетасында минем Гумилевта булуым унае белән кечкенә информация һәм анын бер мәкаләсе басылачак, рәсемен дә алып кайткан идем, кертерләрдер дип торам. Борчуым өчен гафу итегез, чын күңелдән ин изге теләкләр теләп, якташыгыз, дустыгыз
Әбрар 16 май. 1990.
Хөрмәтле Тәлгат туган!
«Жину байрагы»ның ике данәсен җибәргәнсез: Һ. Мәхмүтов мәкаләсен басуыгыз һәм ул санны җибәрүегез—ихтирам һәм изгелегегез өчен зур рәхмәт Сабада минем хәзер ике генә якын кешем бар: Сез һәм Зөфәр Шәйхетдинов. Районнан чыгып киткәнгә кырык елдан артык вакыт узып китте Элекке җепләр өзелде: кем мәңгелеккә китте, кем кая таралды. Мине Саба белән менә сез икегез бәйләп торасыз, монсы зур бәхет анын.
Һәнүс отпускада, ул кайткач, аңа газетаның бер санын тапшырырмын Анын Сезнең дустыгыз Мөжәһит Шәйхетдинов белән бергә укыганлыгын да белешермен. Һәнүс әле күптән түгел, Кәрим Тинчурин турында бер җыентык әзерләп, нәшриятка тапшырды Ул—бик тырыш, эшчән, намуслы егет, булган кеше, чын галим.
Сез Петрау сабан туена чакырып язгансыз хатыгызда. Ул вакытта бу бәйрәмне мин беренче күрдем, бик ошаган иде Тик бу юлы кайта алмадым. Шәт, исән-сау булсак, киләсе елга дип калдырыйк.
Жәйнен шактый өлеше чит ил кунаклары белән мәшгуль булып үтте. Июньдә Америкадан өч татар профессоры килде алар белән Мин Америкада танышкан идем Алар безнен чакыру буенча килделәр Берсе—Надир Дәүләт исемлесе—миндә, Рифат Тәби—Яхъя Абдуллинда, Азадә-Гайшә Рорлих Мирфатыйх Зәкиевтә торды. Алар архивларда һәм китапханәләрдә эшләделәр Аларны галимнәр, журналистлар, 2 бнчы санда. Ред,
язучылар белән лә очраштырдык, студентлар белән дә күрештеләр. Чаллы. Түбән Кама. Болгар-Йорт җирләрен дә күрсәттек Бик разый булып киттеләр Надир Дәүләт бөтендөнья төрки халыклар тарихы буенча эшли, шул исәптән татар тарихына да зур игътибар итә. Азадә-Гайшә ханым хәзер күренекле татар хатын- кызлары турында монография яза. киләчәктә татар сәүдәгәрләре һәм аларнын халык мәгарифенә керткән өлеше турында эшләргә җыена. Ул—Көньяк Калифорния университетында профессор Аннан. «Ватан* җәмгыяте чакыруы буенча Япония. Австралия. Германия. Төркия. Финляндиядән татарлар килде Ул жәмгыятьнен бер комиссиясе рәисе буларак, мина да алар белән бергә эшлисе булды. Айга якын вакыт шулар белән үтте. Хәзер үзем бер 15-20 көнгә ялга чыктым, бакчада бераз эшләгән булып йөрим шунда. Август ахырында путевка булмасмы дип көтәм. санаторийга, аяк авырта, дәваланасы бар.
Әйе, Төркиядән бер төрек профессоры булып китте Ул минем «Татары этнос и этноним* дигән әйберне төрек теленә тәрҗемә иткән, шуны басарга дип рөхсәт сорады. Киләсе елга Төркиядә (Анкарада) үткәреләчәк фәнни конгресска чакырды.
Эшлисе килгән нәрсәләр күп-күбен дә. инде бик эшлисе килеп тормый Шулай да әзрәк селкенәм инде шунда Сәламәтлек җитми, шул тота, ә әйтәсе сүзләр күп
Әбрар.
20 июль. 1990.
Тәлгат дус!
Сезнсн 1 августта язган хатыгызны алдым, анда Сез «Саба районынын 60 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз», дигәнсез, шул унай белән котлау сүзе яисә шул вакыйга белән бәйле берәр язма җибәрүне сорагансыз.
Сүз Сабаны административ үзәк итеп билгеләү турында барамы? Мин бу турында беренче мәртәбә ишетәм. Элек ул як ничек аталган, кемгә караган? Волостьмы, кантонмы булган? Минем Чәбия-Чүрчи авылы элек Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена караган 20нче еллар башында. Сатыш волосте да булган кебек. Күрәсез, мин бу 60 еллык уңае белән ана бәйле берни белмим, димәк, яза да алмыйм
Котлау дигәч, нәрсә әйтергә дә белмим диярлек. Бу 60 сл Саба районы кешеләренә нәрсә алып килде? Гомумән, сталинизм заманы, аннан брежневшина елларына караган бу 60 ел эчендә мактанырлык нәрсә булды икән'’ Нинди котлау сүзләре язарга соң?
Бердән-бер шулай дип язарга мөмкиндер:
«Якташларымны Саба районы оештырылуга 60 ел тулу унае белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә районның икътисады, милли мәдәният ягыннан Татарстан Республикасының (ә ул һичшиксез тулы хокуклы мөстәкыйль дәүләт булыр) мактаулы төбәге булуын телим
Сталинчылар, үз ялагайларыбыз җимергән мәчетләр торгыэылыр, халыкка әдәп, әхлак нурлары сибелер, корытылган чишмә, инеш-елгаларыбызнын сулары мулланыр. сукаланган болыннарыбызда шайтан таягы урынына мул үлән-чәчәкләр үсә башлар, җимерелгән күперләребез янадан эшләнер, басуларны машиналар таптап юллар салып йөрүгә чик куелыр, кырларыбызны талау урынына аларны акыллы файдалана башларбыз. Мәктәпләребездә элеккечә Тукай теле сөйләшер, балаларыбыз Альберт та. Роберт та түгел, яңадан Рөстәм вә Рәшитләшер, а Фаялаша. Маялаша. Раялаша башлаган кызларыбыз ата-анатары биргән изге иссмнәрснен кадерен белә башларлар иде диясе килә киләчәктә
Кайчан Өчнарат «Три сосны*. Ике басу Арташ «Два поля Аргаш*. Байлар Сабасы • Богагые Сабы «лар булып яшәүдән туктап, үзләрснен чын исемнәре белән йөртелә башлар, кадерле сабалылар. бу турыда да уйларга кирәк юбилей көннәрендә
Бу 60 ел эчендә «матур тормышта* яшәгән күпме Саба районынын әзмәвер кебек батыр егетләре туган йортларын ташлап ерак Шпицберген атаны. Донбасс Кузбасс шахталарына кузгалмады да. күпмеләрс Карелия. Себер якларына урман
кисүгә юл алмады, китте, югалды, кире кайтмады. 60 еллыкны үткәргәндә менә боларны да онытмыйк. Саба якларынын мен еллардан артык гыйбрәтле тарихы булуында, анын Болгар дәүләте чорында ук даны зур төбәк икәнен дә онытмыйк. Ш. Мәржанинын «Мөстәфәдел әхбәр* китабында гына Саба якларында даны ерак Кончыгыш илләренә яхшы билгеле булган галимнәр искә алынган. Безнен төбәктә даны киң таралган күпме мәдрәсәләр эшләп торган, ә Сатыш мәдрәсәсенә нинди генә шәрык мөселман илләреннән укырга шәкертләр килмәгән9 Безнен төбәк ке- шеләре эшкә дә. һөнәргә дә, гыйлемгә дә оста булганнар. Оренбург якларына барып бистәләр салганнар, Урта Азия, Кытай, Һиндстан, гарәпләр белән сәүдә тотканнар,
чит илләргә йөргәннәр Истанбул, Каһирә уку йортларында белем алучылар да шактый булган (минем үземнең бабам Гата Ихсанов Истан- бул университетында гыйлем алган, Мөхетдин Корбангалиев белән Ике басу Арташ, Чәбия-Чүрчи, Язлы Арташ авылларында Земство хи- сабына татар дөньяви мәктәпләре оештыруда актив катнашкан). Саба ягыннан чыккан кешеләр арасында Россиядән чит илләрдә илче булып йөргән затлар да билгеле...
Болар әле өстә яткан фактлар гына. Саба районына 60 ел тулуны билгеләп үткәндә анын тарихын өй- рәнүне дә киләчәктә эш планнарына кертү кирәктер, аерым авыл тарихын чагылдырган авыл музейлары да бар, ә безнен хәтта аерым бинада район музеебыз да юк бит Монсын да оны- тмыйк шушы юбилей көннәрендә.
Туган авыл, туган як һәркем өчен иң изге, ин кадерле, ин газиз хис. Мең еллык тарихы булган Саба төбәгенең киләчәге, анын милли теле, милли моны тагын да меңләгән гасырлар дәвам итүен кайсыбыз гына теләми, ә бу нәрсә бүгенге эшебез, гамәлебез белән дә нык бәйләнгән».
Менә шундый сүзләр әйтер идем. Инде ярамый дип тапсагыз, басмагыз, артык шомартуны теләмәс идем. Үзегезгә карагыз, Сез сорагач, язарга булдым. 60 еллыкка Яхъя Абдуллинны, мине дә чакырырбыз дигәнсез. Яхъя өйдә түгел. Казан тирәсендә ялда, ул кайтып йөри. Мин риза, шәт ул да кайтырга ризадыр дип беләм. «Шәһри Казан» газетасынын пробный саны чыгачак бүген-иртәгә. игътибар итегез, анда минем бер әйбер басыла, шулай ук «Комсомолец Татарии»да да—икесе дә, мина калса, бик проблемалы һәм нык кыю нәрсәләр.
Сәламнәр белән, тиздән очрашуга хәтле
Әбрар Кәримуллин һәм Шәүкәт Биктимеров
Әбрар. 7 август, 1990.
Р. 5. Саба РК КПССта 11 кеше генә калды дип язасыз Озакламый ул үзе калырмы икән әле? Демократия белән берпартиялек бергә яши атмый бит...
Тәлгат туган!
12 сентябрь көнне ИЯЛИнен Гыйльми Советы дүрт кешене, шул исәптән мине—СССР ФАнен Член-корреспондентына тәкъдим игге Мәскәүнең 73 елга әле бер генә татарга да академик исеме биргәне юк-ТАССРда эшләүчеләргә. Бу юлы да бирмәячәк...
Мине искә алучыларга сәлам әйтегез. Машинкам эшләми, шуна күрә кулдан язам
Ин изге теләкләр белән.
Әбрар 14.IX. 1990
Мөхтәрәм Тәлгат туган!
Бүген больницадан чыгуыма хат һәм Сезнен «Саба таннары»нда басылган «Китап галиме» дигән мәкаләгез белән ул газета саны көтеп тора иде Мина булган даими игътибарыгыз өчен чиксез күп. зур рәхмәтләрем Сезгә Инде уйлап та куям район газетасы битләрендә минем турыда еш язып, укучыларны туйдырмадыгыз микән йә инде бу Кәримуллин бик әрсез, ахры, гел аны басалар, үзе сорый торгандыр, мөгаен, диючеләр дә бардыр
Больницага керүемнең сәбәбе: аяклар белән эш шәп түгел, йөреп булмый вакыты белән, кан тамыры (артерия канны өчтән икесен җибәрми, шунын өстенә буыннар да гел сызларга ярата—фронтта суык тигән, өшегән иде аяклар (аннан атеросклероз нижних конечностей).
Мина елына ике тапкыр шифаханәгә-сырхауханәгә керергә кирәк, профилактика йөзеннән Врачлар шулай кушалар Ә минем вакытым булмый, шуннан кризис килеп чыга.
«Шәһри Казан*да инде язганнар иде мин Канадага җыенам Анда июнь ахырында һәм июль башында XVIII Халыкара конгресс була—«Сәнгать һәм мәдәни һәм фәнни элемтәләр» дигән темага Аны Англиядәге Халыкара Биографик Мәркәз белән АК Штагы Халыкара Биографик Институт үткәрә Шулар мине персональ чакыралар Минем турында шушы ике Халыкара Энциклопедияләр үзәге булган фәнни оешмалар үзләренең дүрт энциклопедияләрендә зур-зур биографик белешмәләр бирделәр Тик хәзергә валюта ягы гына хәл ителеп бетмәгән Татарстан Министрлар Советы валюта табарга, бирергә дип тора Юл Монреальга самолет белән 1990 сум иде—совет акчасына, хәзер 6000 менгә күтәрелде Бару мәсьәләсе катлауланды. Мин анда «Татар халкынын мәдәнияты» дигән темага доклад белән катнашып, күренекле тагар әдипләре, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләрс бизнесменнары турында сөйләргә һәм аларны энциклопедияләргә кертү турында сүз алып барырга тиеш идем. Мин. Австралиядә шгабы булган Халыкара Рыцарьлар Конференциясенең Үзәк шурасы әгъзасы буларак, анда да берничә татар кешесен рыцарьлыкка тәкъдим иттем С. Алишевны инде үткәрә алдым Тиздән Разил Вәлиев белән Равил Фәйзуллинны да кертерләр дип уйлыйм Атарны кабул итүне сорап тиешле документлар җибәрдем Канадага бара алсам, ул энциклопедияләргә дә үз милләтебезнең күренекле кешеләрен үткәрүгә юл ачылыр иде
Больницадан кайтуга, чит илләрдән берничә бандероль һәм хатлар көтеп тора икән Берсе—Румыниядән 17-19 майда Констанца шәһәрендә р>мын татарлары Мәхмүт Ниязи дигән румын татар шагыйренең вафат булуына 60 ел тулу унае белән Халыкара симпозиум үткәрәләр икән Шуна катнашырга чакырып программа җибәргәннәр Анда барып. Румыния татарлары белән элемтәне ныгыту бик кирәк тә. тик валюта дигән нәрсә тота, белешеп карыйм, нәрсә чыгар?
Мин үткән елны пенсиягә чыгып караган идем, нналан кире чакырып алдылар Хәзер хәтта ике урында эшлим. ИЯЛИдә һәм Үзәк фәнни китапханәдә консультант булып Аннан бик күп җәмәгать эшләре, төрле җирләргә очрашуларга бару Язасы нәрсәләргә тотынып та булмый диярлек, язылганнары «Идел» журналында газеталарда озак ята... Минем язганнар төерле, әчкелт, шуна күрә бик басабыз дип тормыйлар, курку әле дә яши аларда.
Иң ярамаганы, саулык җитеп бетми, шуна күрә язасы әйберләр озакка сузыла.
Газета өчен кәгазь табу авыр дигәнсез, мона Казанда да зарланалар Төрле- төрле газеталар, халтуралар чыгып тора, аларга кәгазь бар Монда мәсьәлә тирәнрәк ята дип уйлыйм. Ил зур киеренкелек алдында, анын законнары эшләми
консерваторлар, партократия каты һежүмгә күчте. Куркам, тора-бара хәлләр тагын да кискенләшәчәк. Шундый заманнарга калдык, Тәлгат туган, ахыры гына ун булсын иде татар өчен, милләтебез өчен.
Хатым озынга китте.
Бар изгелекләрегез өчен кабат рәхмәт, эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сөенечләр генә теләп калам,
Әбрар.
19 апрель, 1991
Мөхтәрәм Тәлгат туган!
Кичә Күк-Түбәдән кайтып төштем. Язучыларнын Ижат йортында булдым. Зәки Зәйнуллин, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Фоат Галимуллин, Мәхмүт Хөсәен, Мәгъсүм Насыйбуллин бер зур команда белән булдык. Болай яхшы гына ял иттек, эшләдек, Кырым туганнарыбыз—татарлар белән дә аралаштык, андагы хәлләрне белештек.
Кайтуга Сездән хат һәм «Саба таннары» мине көтеп тора иде Минем әйберне бастыруыгыз өчен, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт
Августта булган фетнә бер яктан кайбер мәсьәләләр буенча, бигрәк тә безнен. татарлар өчен авырлыклар тудырса да, СССР дигән империяне өч көн эчендә җимерелүгә китерде. Бу фетнә булмаса, СССР кайчан әле җимерелеп бетәр иде. моңа дистә ел кирәк булачак иде.
КПССнын таркалуы да зур прогресс. Бу, әлбәттә, һәр КПСС әгъзасы начар кеше дигән сүз түгел. Сүз КПССнын идеологлары, КПСС аппараты турында, анын эшчәнлеге турында бара
Сез райком секретарьлары Зөфәр Шәйхетдинов һәм минем сабакташым Гөлбикәнең улы хәзер ял итәләр, күңелләре тыныч түгел дип язасыз. Мин аларны аңлыйм. Алар яшь, таза, белемле кешеләр. Башларыннан коммунизм идеологиясе сөремен куалап чыгарсыннар да, милли азатлык һәм халык ихтыяҗларына хезмәт итүгә керешсеннәр. Зөфәр—ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тотынсын шушы эшкә. Бүген татар мәктәпләре өчен ин авыр нәрсә—кадрлар җитешми. Жаннарында (шаннары булса, алар шуна керешсеннәр. Башка өлкәдә дә аларга урын бетмәгән, ләкин мин халык мәгарифе бүген ин актуаль нәрсә дип саныйм. Түрә булган кешеләргә гади эшкә күчүе авырдыр, бәлки, ләкин мин монда бернинди яман нәрсә күрмим.
Бүген татар милләтенең язмышы хәл ителгән вакыт Милли җаны булган һәр кеше шул турыда уйларга, шуңа хезмәт итәргә тиеш.
«Шәһри Казан»га язылырга үгетләп мәкалә язарга җитешмәм дип куркам. Кайтуыма бик күп эшләр җыелган. Җитешсәм, язам, әлбәттә.
«Шәһри Казан» хәзер прогрессиврак. «Социалистик Татарстан» да хәзер җанга якын әйберләр бик аз. Исеме ни тора—»Социалистик* бит.
Мина булган игьтибаргыз өчен, изгелекләрегез өчен чук-чук рәхмәт, ин изге теләкләрдә калам.
Әбрар.
17 октябрь. 1991.
Мөхтәрәм Тәлгат туган, якташым!
Сездән «Саба таннары» (13 октябрь, 1994) килде. Анда Сез минем турында «Татарстан Фәннәр академиясе»ндә чыккан биографик белешмәне бастыргансыз. Бу, әлбәттә, Сезнен эш. үзегезнең инициатива буенча башкарылган. Сезгә мең рәхмәт Кызганыч. Саба урта мәктәбенең юбилеена кайта алмадым. Тантана буласы көнне Төркиягә китәргә туры килде. Әле Мәгъсум Хужинны күргән идем Ул да бу юбилейга кайта алмаган Күптән түгел Сабада булган. «Сөйләштем икәүләп бер кайтып килербез, чакырып калдылар»,—диде. Мәктәп чакырган дип акладым.
Анда бер очрашу үткәреп килергә рәхәтләнеп әзер Көннәр язга авышкач, йә яз башында, йә язның үзендә. Аннан сон да, тагын Төркиягә—1995 елда чакыралар, фәнни конференциягә Шулай ук Измир шәһәрендәге Эгей университетына да чакыралар, лекция укырга. Бу киләсе уку елында булыр.
Төркиягә бару турында «Заман»да минем информация чыкты, шунын ксероксын жибәрәм Сез «Заман» газетасын алмыйсыздыр Бик кыска гына яздым ул информацияне Безнен белән барган Фатыйх Урманчеевка зуррак итеп язарга кушылган иде, матбугатта күренмәде.
Якташ сынчыбыз Кадим Жәмитнен күргәзмәсендә озак була алмадык. Ашыгыч эш бар иде—Мирфатыйх Зәкиев тизрәк алып китте Саба хәлләрен дә сораша алмадым.
Мина киләсе елнын май аенда 70 тула Шул уңай белән Татарстан китап нәшриятында «Язмыш, язмыш ■> дигән әсәрем ята. Нәшрият акча юк. басылуы икеле дип тора. Спонсор эзләргә кушалар. Эшләр гел шулай торса, әллә район башлыгыбыз Фәрит Гыйльмиевкә мөрәжәгать итәргәме9 Сез ничек карыйсыз? Минем гомеремдә кешедән бернәрсә сораганым юк, ана мөрәжәгать итү минем өчен үлем белән бер кебек.
Ни эшлисең, чыгармасалар чыгармаслар. Инде анын ише нәрсәгә күнеккән. Хәзергә көндә өч китабым басылмый ята, берни эшләп булмый
Эшлисе эшләр күп, тик вакыт житми. аннан саламәтлек тә мактанырлык түгел Дөньяны агартам, милләтне уятам дип йөреп, үзем каралып беттем инде Тамагы тук булса, халыкка ике дөнья—бер морҗа, бигрәк тә безнен татар халкына.
«Саба таннары»н очраганда карарга тырышам Анын яна саннарын укыгач, туган якларга кайткан кебек булам. Газета үзенен эчтәлеге белән шактый мавыктыргыч чыга. Сезгә «Афәрин»нән башка сүз юк. Республика газеталарында да сезнен мәкаләләрегез күренеп тора, моның өчен дә рәхмәт Тик кенә ятмыйсыз. Саба патриотизмы тәрбиялисез. Сезгә яна уңышлар, сөенечләр теләп, рәхмәт белән,
Әбрар Кәримуляин 10 ноябрь, 1994.
Тәлгат туган!
Крутушкадан язган хатыгызны алдым Минекен дә алгансыз икән Мин аны ашыгыбрак язган булып чыктым Минем «Язмыш, язмыш • дигән кулъязманы Татарстан китап нәшрияты 1995 ел планына керткән Президентыбыз киләсе елга Ватан сугышы тәмамлануга 50 ел тулу унае белән барлык фронтовик язучыларның нәшриятка тапшырган әсәрләрен басарга акча бүлеп бирәчәген белдерде Нәшрият директоры, шәт, инде. Президент кушканны эшләр дип уйлыйм
Шуңа күрә Фәрит әфәнде Гыйльмиевкә мөрәжәгать итеп торунын кирәге бетте Милләт, милләт дип янып йөрүләремнең нәтижәсе күренмәгәч, матбугатта аны яклап язуларның кирәге, файдасы күренми дип бу эштән читләшә башладым Бу сонгы өч-дүрт елда публицистика белән генә диярлек шөгыльләндем, күпме фәнни хезмәтләр язылмыйча калды Аларны язып та татарны уятып булмый, булмас, ахры. Хәзер күнелнен ин төшенке вакыты Шартнамә милләтне элекке коллык хәлгә кайтарды
Бәлки, истәлекләр язарга керешермен Минем тормыш гаять авыр һәм гаять катлаулы булды, әле дә шулай Әйтер сүзләр өелеп тора. Бу өлкәдә бер тәҗрибә да ясап караган булдым Октябрьдә мин дә ялда. Бәкер санаторияссндә булдым Шунда Табеев белән «дуслыгыбыз» турында бер истәлек язып, бер журналга тапшырдым Кешеләргә ошаса, истәлекләр язуга күчәрмен, бәлки Анда, әтбәттә, Сабага да урын булыр, чөнки ул минем тормышымда шактый зур роль уйнады
Алдан кычкырган күкенсн башы авырга диләр Шулай булып чыкмаса ярар иде Сәламәтлек кирәк Олы ихтирам белән,
райондашыгыз Әбрар Цекабрь 1994
Мөхтәрәм Тәлгат туган!
Күптән түгел генә бер китабым басылган иде, шуны Сезгә юлларга ашыгам Шактый гына вакыт больницада ятып чыктым, шуңа күрә сонгарак калдым җибәрергә..
1997 ел минем һәм гаиләм өчен бик авыр булды. Терекөмеш белән агуларга тырышулар һәм анын нәтиҗәләре әле дә нык сиздерә «Туры әйткән туганына ярамаган» дигән мәкальнен ни хәтле хак икәненә тагын бер мисал бу хәл.
Сез Саба районына багышланган китап әзерлисез икән. Бик кирәк эш башлагансыз Мина бер фотосурәтче шалтыраткан иде, райондаш артистыбыз Шәүкәт Биктимеров белән бергә рәсемгә төшерербез дигән иде Шул кеше әйтте. Шуннан белдем. Башка районнарның кайберләре хәтта энциклопедияләренә керешкән икән, сезнен эшне дә мин шунын белән тиңлим. Аклыйм, мондый эш башкару өчен ой-ой күп хезмәт кирәк, күп тикшеренүләр кирәк. Башлап җибәрү үзе үк зур каһарманлык, монын өчен зур рәхмәт
«Саба райондашлык жәмгыяте»н төзүгә керешүдә актив катнаша башлаган идем, чирләп китү, килеп чыккан фаҗигадәй хәлләр аркасында читләшергә мәжбүр булдым: авырып торгач, ни эшли аласын. Шәт, киләчәктә гел шулай булмас дип ышанасы килә.
Соңгы вакытта «Мы не пыль на ветру» («Без тарихта әзлебез») дигән хезмәт өстендә эшлим. Инде кырыйлары күренә башлады Бер 400-450 бит чыгар, ахры. Бастыру өчен спонсор эзлим. «Тел—милләтнең сакчысы» дигән китап та спонсор ярдәме белән басылды.
Ул китапны яратып каршы алдылар. Әгәр кирәк тапсагыз, «Саба таннары*нда шунын берәр өлешен бастыра аласыз, анда күтәрелгән мәсьәлә милләтебезнең ин авырткан җире турында...
.. АКШтан Яна Орлеан шәһәреннән Халыкара конгресска чакырганнар, август ахыры, сентябрь башында булачак. Аны энциклопедик белешмәләр чыгаручы ике Халыкара оешма үткәрә. Катнашу өчен һәм юл өчен шактый долларлар кирәк, ярдәм итүче килеп чыкса, барырга дип торам. Анда ясаячак докладнын тезисларын җибәрдем...
Тирән ихтирам белән.
Әбрар
12.01.1998.
Йомгаклау сүзе
Менә, хөрмәтле укучыларыбыз, халкыбызның йөзек кашы булган академигыбыз Әбрар Кәримуллиннын туган ягына язылган хатлары белән таныштыгыз Алар тәүге тапкыр матбугатта басылдылар. Үзе китте, әмма Әбрар ага өчен төп кыйбласы—туган теле—байлыгы да, Ватаны да, мәгарифе дә. мәдәнияте дә, дине дә булган күпләгән китаплары, меңләгән кулъязмалары, хатлары калды... Мин җай килгән саен, ягъни юлым Чәбия-Чүрчи якларына төшкәндә Анын янына сугылам. Һәм шунда—тып- тын зиратта якташ шагыйрәбез Флера Тарханованын (әнисе Байлар Сабасыныкы) шигъри юллары искә төшә.
... Әле кичә генә көлә-көлә Кайтып киттең бит син югыйсә Ә бүгеннән сине суырып алган Кабер өсләрендә гөл үсә...