Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ЧАЛЛЫ ОЕШМАСЫ


Мәскәү түрәләре белән шактый озакка сузылган тартыштан сон. ниһаять. 1979 елнын көзендә. КамАЗ төзелеше белән шаулап торган Чаллы каласында язучылар оешмасы булдыру турында махсус карар чыга. Монын өчен ин беренче чиратта Татарстан Язучылар берлеге рәисе. СССРнын халык депутаты Гариф Ахунов башлап йөри. Нәтиҗәдә. 1980 елнын 8 гыйнварында Чаллы төбәге язучылары үзләренең беренче җыелышларын үткәрә. Язучылар берлеге әгъзалары Эдуард Касыймов. Нәҗип Мадъяров. Кадыйр Сибгатуллин. Тәлгат Галиуллин һәм Мәхмүт Газизовтан торган оешма үз эшчәнлеген әнә шулай башлап җибәрә. Эдуард Касыймов оешманың беренче җитәкчесе итеп сайлана.
Чаллыдагы әдәби хәрәкәтне шәһәрдә аерым оешма нигезләнү генә уятып җибәрмәде Әле 1963 елда ук каладагы «Коммунизм байрагы» газетасы каршында «Ләйсән* әдәби берләшмәсе эшли башлаган иде. Аның утырышларына Түбән Кама. Зәй. Минзалә районнарыннан ук килеп. Мөдәррис Әгъләмов. Разил Вәлиев. Хәниф Хөснуллин. Фәннүр Сафин кебек яшь шагыйрьләр үзләренең каләмнәрен чарлый башлады. 1970 елда Чулман елгасы буенда мәшһүр КамАЗ төзелеше кузгалгач. Чаллыга Рәшит Бәшәр. Газиз Кашапов. Фаяз Дунай. Инна Лимонова, Данис Хәйруллин. Рафис Сәлимжанов, Вахит Имамов. Альберт Сафин. Равил Вәлиев. Шәүкәт Сибгатуллин (Гадетша). Харрас Әюпов. Мансур Сафин кебек яшь талантлар күчеп килде. 1981 елда оешманы Чаллыда канат ярган шагыйрь Разил Вәлиев җитәкли башлады. Элек «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә кайнап йөргән дистәгә якын әдип Язучылар берлегенә кабул ителде. Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә яшәүче Рахмай Хисмәтуллин. Рәшит Гәрәй. Фатыйх Урманче. Нәиб Ләисов. Фазыл Шәехләр дә Чаллы язучылар оешмасына тартылды.
Казан әдипләреннән аермалы буларак. Чаллыда яшәп ижат итүче язучыларнын һәммәсе диярлек әдәбиятка турыдан-туры төзелеш мәйданнарыннан һәм КамАЗ цехларыннан килде Чаллы язучылары, көндез яки төнлә төзелештә һәм конвейерларда эшләп кайтканнан сон. кич белән тулай торакларга һәм предприятиеләргә, завод цехларына һәм төзелеш мәйданнарына әдәби очрашуларга йөрделәр. Шушы ук язучылар һәм шагыйрьләр якын-тирәдәге авылларда һәм күрше районнарда булырга да вакыт тапты.
Сиксәненче еллар ахырында республикабызда башланган милли азатлык хәрәкәте татар әдәбиятына Чаллы җирлегендә дә бик күп каләм ияләрен бирде. 1991 елнын октябрендә шәһәрдә «Аргамак- журналы нигезләнү дә Кама буендагы һәм чиктәш төбәкләрдәге әдәби хәрәкәтне канатландырып җибәрде. Без Фәүзия Бәйрәмова. Айдар Хәлим, Факил Сафин. Шамил Шәйдуллин. Ирек Диндаров. Мирһади Разов. Әмирҗан Моталлапов. Фирүзә Жамалетдинова әсәрләрен укып сөенә башладык. Яна гасыр Татарстан Язучылар берлегенә Рәзинә Мөхиярова. Әнвәр Шәрипов. Гөлзадә Әхтәмова. Галиәхмәт Шаһи. Вәсимә Хәйруллина. Равил Сабыр. Зөләйха Минһаҗева кебек яна талантларны бүләк итте. 2001 елнын августында калабызда өр-яна типтагы «Мәйдан» журналы нәшер ителә башлау Чаллы төбәге язучылары һәм чиктәш республикалардагы талантлар өчен нәшрият нигезенә әверелде.
Без 1991 елда ук КамАЗ типографиясе нигезендә газета-китап нәшрияты булдыруга һәм унбиш еллар чамасы хезмәт дәверендә 800дән артык мөстәкыйль әдәби җыентык нәшер итүгә ирештек. Шәһәрнен ин зур мәдәният сарайларында һәр ай саен «Жомга кичләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр шаулап барды Ни үкенеч, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең соңгы еллардагы икътисади авырлыкларны сылтау итүе генә әлеге гүзәл башлангычларыбызнын сүнүенә яки сүлпәнәюенә китерде. Шулай да. бик озак елларга сузылган көрәш-тартыштан сон. без Чаллы каласында бүгенге көндә яшәп ижат итүче язучыларнын әдәби музеен булдыруга ирештек.