ШИГЫРЬЛӘР

НУРИ АРСЛАНОВ
(1912-1991)
Атлантида
Атлантида булды микән чынлап? Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бетен кыйтга, Тау-дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә—илләр, шәһәрләрне, һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен, Дәүләтләрне монда җир упкан: Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын урда Бер-берсенең тамырын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар, Кичергәннәр илне кылычтан... Калдыгын да көлгә дүндерергә Миссионерлар күпме гырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...
Ә без—менә, без—бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без—
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан.
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без—менә, без—бар, эз бар җирдә,— Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә, Оныкларның, анык бабасы:
—Нәселең кем?—дип сорасалар әгәр, Әйтерләр:—Без—татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем. Узганнардан түгел, мин халкыма Киләчәктән урын барлыймын.
1969
ГАМИЛ АФЗАЛ
(1921-2005)
Дөнья матур, дөнья киң
Күктә кояш, җирдә гөлләр, Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым, Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Күктә нурлар, җирдә дуслар, Дус янында кем ятим?!
Күктә нурлар, җирдә шатлык; Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Елгалардай еллар ага,
Елгалар елларга тиң.
Нинди чор бар, нинди ел бар Без яшәгән елга тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
Юллар үтәм, юллар үтәм, Юллар чиге кайда, дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар Туган-үскән җиргә тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
1966
ИЛДАР ЮЗЕЕВ
(1933-2004)
Шагыйрьләр нигә картаймый?
Болай да кыска гомерне Мәгънәле итәсе бар.
Юлчы булып, дөнья буйлап Сәфәрләр китәсе бар. Тормыш дигән әкиятнең Йомгагын сүтәсе бар.
Фатир сорап күңелләргә Тәрәзә чиртәсе бар.
Картаеп сүнгән йөрәкнең Бозларын эртәсе бар. Үксезләрнең күзләреннән Яшьләрен сөртәсе бар. Гашыйкларны кавыштырып, Туенда биисе бар, Сабыйларның бишекләрен Тирбәтеп йөрисе бар. Сандугач киткән күңелгә
Шагыйрьләр нигә картаймый Дөнья уе—башында Асыл кошлар затыннан ул. Сандугачлар яшендә.
Кунаклап сайрыйсы бар, Дошман йөрәген тишәрлек Хәнҗәр-сүз сайлыйсы бар. Юлда адашып калганга Маяклар тезәсе бар.
Үзеңне адаштырсалар,
Бирешми түзәсе бар.
Халык кайгырганда—елый, Көлгәндә—көләсе бар.
Ил булып утка керәсе,
Ир булып үләсе бар.
Байлыгы юк, мөлкәте юк. Каләме, биштәре бар,
Бар дөньяны тетрәтерлек Җырлары-хисләре бар!
1970
САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА
11926-19801
Ач, шигърият, серләреңне
Үз энҗемне эзлим һаман, көн туса, йөрим йөдәп...
Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт.
Гөл серләрен тыңлар идем, чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан өйрәнимме җыр телен?
Боз пәрдәсен умырзая ничек ача?—күрсәйдең. Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс такыялар үрсәйдең.
Тау чишмәсе таш эретә, әллә суы кайнармы,— шуның серен сорыйм әле сездән, Урал таулары.
Кем уйламый бер очарга, йолдызларга юл төбәп. Уйларымны җырга салам- яшендәй сүзләр кирәк.
Ташка тисә, таш эресен, һич сүрелмәсен йөрәк!
Ач, шигърият, герләренне. тылсымлы сүзләр өйрәт.
1960
РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВ
(1935-2008)
Татар иртәсе
Эле татар чукындырылмаган, Җимерелмәгән Казан диварлары, Кол Шәрифне кылыч чапмаган. Сөембикә әле үсмер бала...
Кара яла ягып ак дөньяга, Шаһгали дә денен сатмаган.
Милләтемнең таза, үсмер чагы, Итил йортнмн дөрли үз учагы,— Иман бөтен әле безләрдә...
Үт агызып кяфер бушанмаган, Әле беркем җирдә ышанмаган «Татар—батар» дигән сүзләргә.
Офыкта юк хәвеф күләгәсе,— Итил-суда очкан кош шәүләсе, Атларыбыз утлый чабында...
Олы юлда күтәрелми тузан, Корган талга кунган бала козгын Өмет итә нидер табынга...
Әле татар чукындырылмаган, Дию бәйдән ычкындырылмаган. Хыял—дәрья, каерып иш кенә!.. Тарихыбы I өчен бу—бер мизгел, Ыруларым өчен керсез, изге Сабыйлыкта күргән төш кенә!
1990

Реклама