Логотип Казан Утлары
Шигърият

Милләт хәле

Милләт хәле
1
Мәйданда чыр-чу килдек:
—Без—азат халык!—дидек,
Ирек кулдан ычкынды...
Искергән коллар булып Яңа гасырга кердек.
Ут идек, ялкын булдык,
Давыл идек, җил булдык, Йөгердек тә туктадык...
«Азатлык үзе килер!»—
Чишендек тә йокладык.
Ой селкетеп гырлыйбыз.
Көз җитте. Шиңә үлән.
Илдар
Язмасак ярый телдән.
Йоклап китмәсәк ярый Үлем йокысы белән...
Кем селкетер якадан һәм уятыр йокыдан?
2
Ватылган бит арбабыз...
Ватык арбаны сөйрәп,
Көч-хәл алга барабыз.
Арба рәтләр кеше юк...
Сакал төкләрен санап,
Юл чатында торабыз.
абый
Я тирдан т иткон<һ>
Кычкырып та куйгатыйсың. Кайчакларда башюрча Ычкынып та куйгалыйсың
Иллар Юзссв
Кычкырып та куела шул, Ычкынып та куела.
Йокысыз кара төндә Бимазалый уй гына.
Җемелди соңгы йолдыз...
Гаң атарга җыена.
Синсез, и Шагыйрь абый, Җирдә яшәү кыен ла. «Күтәрик,—дигән идең,— Җансызлар өчен түгел,
Җан сызлар өчен, энем!»
Җан сызлый. Сызлый, сызлый, Җаным, абый, ут минем.
Ил гаме, татар гаме—
Башка гамем юк минем. Сискәнеп китәм кинәт:
Ай да урланган дисәм,
(Үрелеп алалмыйлар,
Кесәгә салалмыйлар),
Тәрәзгә кереп тора—
Исән ярымай, исән!
Әлифсез калдырмакчы,
Корытмакчылар телне— Булмас эш болар бары, Җәелә татарымның Шәҗәрә ботаклары. Мәтрүшкәле аланнар, Аланнарда оланнар,
Тай буласы колыннар Көтәләр сине, абый. Ишетәм күк: «Кайтырмын, Көтегез! Ярый, ярый...» Мәңгелектә ниләр бар,
Ни өннәр, Илдар абый? Бездә һаман шул ук хәл: Әҗәл белән көрәшеп, Тырмашып ята татар, Нәселем ишәйтәм дип Тырышып ята татар. Киләчәккә барышлый Туктый-туктый хәл алам. Юлларым—чокыр чакыр, Көч-куәт бирче, Аллам!