КҮҢЕЛГӘ УЕЛГАН ХАТИРӘЛӘР'


СССР. Россия Федерациясе һәм Татарстан Ялчылар берлекләре тарихы күренекле җәмәгать зшлеклесе. легендар шәхес, нәни балалардан алып карт бабашшрга кадәр булган әдәбият сөючеләрнең яраткан ялчысы Сергей Михалковның тәрҗемәи хәле һәм одәби-иҗтимагый зшчәнлеге белән тыгыл бәйләнгән
1980-87 елларда мин Мәскәүдә Россия Язучылар берлеге идарәсендә турыдан- туры Сергей Михалков кулы астында эшләдем. СССР Ятучылар берлегенен Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары Әдәби курсларын бетерер-бетермәс мин Россия Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан. Башкоргстан һәм Чуашстан Язучылар берлекләре буенча куратор, ягъни әдәби консультант соңрак исә Россия милли әдәбиятларын рус теленә тәрҗемә итү комиссиясе сәркәгибе булып та эшли башладым. Бу жиде ел татар әдәбияты. Татарстан Язучылар берлеге һәм тагар я тучылары тормышында шактый уңдырышлы еллар булды Бүген, гаять кешелекле, милли әдәбиятларга олы хормәт күрсәткән, атарга һәрдаим ярдәм итәргә әтер торган, бу яктан рус әдипләренең соңгы могиканнарының ин күренеклесе булган Сергей Михалков вафаты конендә һәм Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә 75 ел тулуны билгеләп үтү тантаналары алдыннан кайбер истәлекләрем белән уртаклашып үтәсем килә
Сергей Владимирович мине һәрвакыт «гагарин» дип кенә йортә иде Балачактан сакау буларак, ул бервакытта да диярлек «гагарнн» дигән сүзне берьюлы гына әйтә алмады, беренче иҗектән үк теле кормәкынә һәм мина «га га. га гарин* дип дәшә иле
Консультант буларак минем топ вазифаларым шактый кин иде мин СССР һәм Россия Язучылар берлекләре җитәкчелегенә. КПСС Үзәк Комитетының. СССР һәм Россия хөкүмәтенен әдәбият белән җитәкчелек итүче бүлекләре һәм бүлекчәләренә алар сораган һәр мизгелдә Татарстан. Башкортстан һәм Чуашстан әдәби хәрәкәтләренең торышы, әдәби үсеше, алардагы иҗади мохит тхрытиа мәгълүмат бирергә әэер булырга, бу язучылар оешмаларының олы-олы чараларын (сьсзд. пленум, фәнни-әдәби конференцияләр, республикара әдәбнягсәнгать көннәре, декадалары үткәрү һ.б.) оештыруда ярдәм итәргә аларнын Мәскәүдә үткәреләчәк чараларын (Бөтенсоюз һәм Ботенроссни юбилей тарын, милли республикаларыбы знын Мәскәүдә үткәрелә торган әдәбият көннәрен һ 6 ) оештырырга, үзем кураторлык иткән оч автономияле республика язучыларына фатир алуда, аларнын русчага тәрҗемә ителгән китапларын Мәскәүдә бастырып чыгаруда, иҗатларын Мәскәүдә пропагандалауда. Иҗат йортларына юлламалар алуда булышырга, хәтта кирәк чакта атарга Мәскәү кунакханәләренә урын алышырга.
яткан СгрггП
поездга һәм самолетка билетлар юллап бирергә тиеш идем. Кунакханә һәм билетлардан кала бу эшләрнең һәрберсе турында диярлек мин РСФСР Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалковка мөрәжәгать итәргә, бөтен олы чараларны оештыруда КПСС һәм төрле дәүләт оешмаларының хәерхаһлыгын һәм ярдәмен анын имзасы куелган хатлар белән генә хәл итәргә тиеш идем.
Җиде ел эшләвем дәверендә мин Сергей Михалковның милли әдәбиятларга, милли язучыларга ярдәм сорап язган хатларның берсенә генә дә кул куймыйча чыгарганын хәтерләмим. Ярдәм сораган хат күтәреп бүлмәсенә керсәм: «Давай та... та...та., тарин. подпишу. ты их больше меня знаешь»,— дип кенә шаярта иде.
Ул елларда Татарстанда чит илләр белән багланышлар буенча бер генә структура да юк иде. (Аллага шөкер, хәзер әнә Татарстан Президенты аппаратында тышкы элемтәләр буенча махсус департамент республикабызны дөньяда таныту буенча күпме игелекле эш эшләп килә. Бөтендөнья Татар конгрессы чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне рухи яктан Татарстанга һәм Казанга туплый, Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегебез тулы бер илчелек вазифаларын башкара). Ә ул елларда Татар әдәбиятының чит илләрдә янгыравы өчен бернинди шарт та юк иде. Ярый әле хөкүмәтебез. Язучылар берлеге, бигрәк тә күренекле әдәбият белгече Рафаэль Мостафин тырышлыгы белән Муса Җәлилнең тоткынлыктагы тормышын һәм иҗатын өйрәнү өчен ГДР белән әйбәт кенә элемтәләр булдырылды. Әмма ул чакта әле безнең башка әдипләрне, бигрәк тә борынгы язучыларны кин дөньяга чыгару турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде.
1983 елны Татарстан Язучылар берлеге КПССнын Татарстан өлкә комитетына һәм хөкүмәтебезгә борынгы классик шагыйребез Кол Галинен «Кыйссаи Йосыф» поэмасы язылуга 750 ел тулу датасын Россия күләмендә кин итеп уздыру тәкъдиме белән мөрәжәгать итте. Бу тәкъдим республика түрәләрендә яклау тапкач. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов шатлыгыннан очына-очына Мәскәугә килеп төште һәм Кол Гали әсәре юбилеен Мәскәүдә ничегрәк үткәрергә икәнлеген киңәшләшү өчен минем кабинетка керде. Гариф абыйга мәсьәләнен бик житди һәм гаять кызыклы икәнен, әмма моны Сергей Михалковның шәхси катнашыннан башка оештырып булмаячагын әйттем Гариф абый «Кыйссаи Йосыф» поэмасы турында Татарстан галимнәре туплаган бай фәнни һәм тарихи мәгълүмат алып килгән иле Мин Ахуновка хәзер үк бөтен материалны тотып Сергей Владимировичка керергә кирәклеген әйттем. Эчке телефон буенча Михалковка шалтыраттык, безне кабул итүен сорадык. Ул хәзер үк кабинетына керергә кушты.
Ахунов алып килгән язмалар белән танышып чыкканнан соң, Сергей Владимирович гадәттәге шаянлыгы белән: «Ну, и та...та.. .татары даю-ю-т. 750летняя литературная история!»—дип куйды. Аннары ул бу юбилейны Россия һәм СССР күләмендә зурлап үткәрергә кирәклеген, юбилей тантанасының Союзлар йортынын Колонналы залыннан да ким булмаган залда үткәрелергә тиешлеген әйтте. Залны алырга үзем булышырмын, диде. Әмма ул оештыру мәсьәләләре белән хәзер үк Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе Анатолий Волковка мөрәжәгать итәргә кушты. Без, рәискә рәхмәтләр әйтеп. Анатолий Иванович бүлмәсенә чаптык.
Волков Парижда эшләп кайткан дипломат кеше иде. РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә эшли башлаган беренче көннән үк ул мине ошатты, эшләү рәвешемнән, үз-үземне тотышымнан канәгать иде. Ул мина һәм татар язучыларына һәрвакыт хөрмәт белән карады, ярдәм итте. Җае чыкканда без Гариф абый белән Анатолий Иванович бүлмәсендә бик шәп итеп «пирәшләп» тә утыра торган идек.
«Кыйссаи Йосыф» турындагы язмаларны карагач, гаҗәпләнүдән Анатолий Ивановичның күзләре яна башлады. «Татар язма әдәбиятына 750 ел! Гажәп бит бу. халыкара дәрәҗәдә гажәп!»—диде ул.
Шуннан ул үзенең күп еллар Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Париждагы ЮНЕСКО бүлегендә эшләвен. анда әле хәзер дә бергә эшләгән дуслары һәм хезмәттәшләре барлыгын, дөньядагы бөек тарихи шәхесләр һәм вакыйгаларынын юбилейларын ЮНЕСКО календарена кертеп халыкара күләмдә үткәрү мөмкинлеге бар икәнен әйтте. Татар әдәбиятының бу юбилее ЮНЕСКО күләмендә үткәрүгә тулысынча лаек икәненә ышаныч белдерде. Без Гариф абый белән бу шатлыклы
хәбәрдән сүзсез калдык
Шуннан Анатолий Иванович Парижга шалтыратып. ЮНЕСКО хезмәткәрләре белән кинәшләшәчәген һәм нәтижәләрне безгә белдерәчәген әйтте
Гариф абый Казанга кайтып китте, мин исә хәбәр көтә-көтә үз эшемне эшләдем. Көннәрдән бер көнне Анатолий Иванович мине үз бүлмәсенә дәште Килеп керсәм, йөзе чытык, кәефе юк.
—«Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилеен СССР һәм Россия күләмендә әйбәтләп үткәрербез, әмма халыкара киңлеккә чыгып булмый,—диде ул, —ЮНЕСКО календарена азагы ике яки өч нольгә беткән түгәрәк даталарны гына кертеп була икән, тәртибе шундый Ә «Кыйссаи Йосыф» поэмасы язылуга 750 ел. Әлеге 50 саны бу датаны календарьга кертүгә комачаулый
Волков мина бөтен язмаларны кире биреп чыгарды. Минем, әлбәттә. б> юбилейны БМО күләмендә үк үткәрүгә артык өметем юк иле СССР һәм Россия күләмендә үткәрү дә әйбәт бит
Бүлмәгә чыктым да. бөтен язмаларны, фәнни-тарихи мәгълүматларны иналан карый башладым Шөгер районы буенча минем якташ, күренекле галим Фазыл Фәсиев тикшеренүләре буенча. Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» әсәрен 50 яшьләрендә тәмамлаган. Галим фаразы буенча, шагыйрь 1183 еллар тирәсендә Идел буе төбәкләренең берсендә туган.
Тукта... тукта... Быел 1983 ел. әгәр Кол Гали 1183 ехоатуса, быет анын тууына нәкъ 800 ел була бит! Ике нольле дата! Ә нигә юбилейны шагыйрь Кал Галинсн тууына 800 ет дип атамаска ди?! Кол Галинен 800 еллыгы бит икс ноле белән ЮНЕСКО календарена керергә хаклы! Ә юбилей «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән башка була атмаячак Мин боек бер фәнни ачыш ясаган кебек канатланып Анатолий Иванович бүлмәсенә очтым
—Анатолий Иванович! Безгә юбилейны «Кыйссаи Йосыф» язылуга 750 ет дип түгел, ә Кол Галинен тууына 800 сл дип агарга мөмкинлек бар'—дип документларны сәркәтип өстәленә салдым.
Волков документларны минем тәкъдим кү ллегеннән карап чыкты да.
—Бу инде икенче мәсьәлә, шалтырат тиз генә Ахуновка. шагыйрьнең тууына 800 ел дип документлар әзерләп җибәрсеннәр, мин аларны тиз генә Парижга җибәрермен,—дип әмер бирде
Мин шул көнне үк Ахуновка шалтыратып, үземнен «аферам»ны аататгым
Бер атна да үтмәде, өр-яна документлар төяп. Татарстан Язучылар берлегенең оештыру эшләре буенча рәис урынбасары Мосәгыйт Хәбибуллин Мәскәүгә килеп төште Ә документлар бик кәттә иле Анда Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» поэмасы турында галимнәр Миркасыйм Госманов һәм Нурмөхәммәт Хисамовнын ин югары халыкара даирәләргә күрсәтергә дә лаек булган мәкаләләре, рәссам Тавил Хажиәхмәтовнын Кол Галине олы сакаллы, молаем акыл иясе итеп сурәтләгән портреты (аны хәзер һәркаисыбыз белә) һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәрен көйләп башкарылган музыкаль тасма бар иде
Без Мөсәгыит Хәбибуллин белән бу материалларны Анатолий Ивановичка азып кергәч, анын йөзе яктырып китте һәм ул мина ЮНЕСКО оешмасына Каз Галинең тууына 800 ел тулу юбилее датасын календарьга кертүне сорап язылган хдтнын проектын әзерләргә кушты Шул көнне үк мин хатны язып, бланкка бастырып Анатолий Ивановичка керттем, ул. кул куеп, бөтен материалны Парижга юллады
Безгә озак көтәргә туры килмәде. Париждан ЮНЕСКО календареның кабул ителгән нөсхәсе килеп төште Ул калын бер китап зурлыгында иле Анда бөтен дөнья тарихында зур эз калдырган шәхесләрнең һәм вакыйгаларның 1983 елда ике яки оч нольле саннарга беткән даталары теркәлгән иде Мин алфавит тәртибендәге исемнәр арасыннан тиз генә Кол Гали исемен табып аздым Шушы казын календарьда нибары бер юл күләмендә теркәлгән бу исем минем өчен нкссз-чиксе, п.атзык иле Календарьнын бу битен берничә дистә күбәйтеп мин тиз генә КПССнын Татарстан өлкә комитетына, хөкүмәткә. И ЯЛ И ы Ахуновка. Сибгат ага Хәкимгә җибәрдем
Әлбәттә календарьны күтәреп мин Сергей Михазков бүлмәсенә дә кердем
Г Ибраһим.
х институты
Сергей Владимирович календарьны карады да: «Молодец, та. та...та тарин!»—дип мине мактап куйды һәм мина тиз генә Кол Гали юбилеен үткәрү буенча Бөтенсоюз юбилей комиссиясе составы проектын төзергә кушты. «Мин комиссиянең рәисе булуны үз өстемә алам, ә син анын сәркәтибе булырсын»,— диде.
Бу арада инде СССР Язучылар берлегенә Казакъстаннан да. Башкортстаннан да безнен борынгы шагыйребез Кол Гали юбилеен Мәскәүдә үткәрергә кирәк дигән тәкъдимле хатлар килеп житкән. Кол Галинен Бөтенсоюз юбилей комиссиясе составына КПСС Үзәк Комитеты, РСФСР хөкүмәте. СССР, Россия, Татарстан, шулай ук Казакъстан, Башкортстан вәкилләре, атаклы рус, татар, казакъ, башкорт язучылары, галимнәр кертелде.
ЮНЕСКО календаре нигезендә Кол Гали юбилее дөньянын күп кенә төрки, мөселман, яһүд илләрендә теге яки бу күләмдә билгеләп үтелде, ә СССРнын барлык төбәкләрендә диярлек әдәби кичәләр үткәрелде, ана радио-телевидение тапшырулары, газета-журнап материаллары багышланды.
Мәскәү шәһәрендә исә юбилей Сергей Михалков теләгән атаклы Колонналы залда үтте Афиша, чакыру билетлары бастыру, кунаклар исемлеген төзеп, атарга чакырулар җибәрү, кичәнең сценариен төзү, чыгыш ясаучыларга кинәшләр белән ярдәм итү, тамашачылар туплау, радио-телевидение, газета-журнал вәкилләренә ярдәм итү, кунакларга кунакханәләрдә урын булдыру, аларга Мәскәүдән китү өчен тимер юл һәм самолет билетлары алып бирү (Казаннан гына да 120дән артык кунак килде')—барысы да минем өстә иде Көне-төне аяк өсте чабып эшләсәм дә, ару-талуны белмәдем мин
Кол Гали юбилее татар халкынын мәдәни тарихында беренче буларак әнә шулай халыкара тантана итеп үткәрелде.
Габдулла Тукайның 100 еллык юбилеен инде ЮНЕСКО календарена кертеп эшләү жинелрәк булды кебек. Ул да безнең Татарстан Язучылар берлеге, татар әдәбияты өчен гаять зур вакыйга, горурлык иде. Тукай бәйрәмен дөньянын 14 илендә билгеләп үттеләр. Мәскәүдә ул шулай ук Колонналы зал сәхнәсендә узды.
Шунысын да әйтим әле: мин тамашачы чакыру эшендә бераз арттырып ташлаганмын, билетлы тамашачыларның бер өлеше кичәгә килмәс дип уйлап, түрәләргә әйтми-нитми генә берничә йөз билетны залдагы урыннардан күбрәк бастырдым. Әмма тамашачы шулкадәр дә актив килде ки. залдагы урыннарга сыймый башлады һәм Союзлар йорты бинасы урнашкан тар урамга берничә йөз кеше җыелды. Урамдагы транспорт тукталды, атлы милиция төркеме чакырылды. Колонналы зал хезмәткәрләре мине битәрли башладылар. Шуннан мин аларга урамга тавыш көчәйткечләр куеп, кичәне урамга трансляцияләргә тәкъдим иттем Шулай итеп, Тукай юбилее кичәсе урамда да янгырап торды, концерт барышында урамдагылар безнең артистларга кушылып җырлап та жибәргәләделәр әле.
Икенче көнне Михалков мине бүлмәсенә чакырып алды «Ты что. та. та...та . тарин, натворил там вчера?!»—диде ул, кырыс булырга тырышып Әмма соңыннан җилкәмә кулын куеп, ачуланмавын, әдәбиятны шулай олылап күрсәтүгә канәгать булуын әйтте.
Татарстан Язучылар берлегенен тырышлыгы һәм Сергей Михалковның турыдан- туры ярдәме белән бу елларда Мәскәүдә татар әдәбиятына багышланган күп кенә чаралар үткәрелде. Мәскәүнен атаклы Лужники Үзәк стадионының Зур залында татар поэзиясе кичәсе үткәрелү үзе генә дә ни тора! Халык белән шыгрым тулган биниһая зур залда Сибгат ага Хәким. Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин һәм башка татар шагыйрьләре татар телендә шигырьләрен укыдылар. Бөтен зал дулап кул чабудан Лужники стадионы гөрләп торды.
Безнен язучыларыбызнын юбилейлары СССР Язучылары йортының Зур залында да, Некрасов исемендәге китапханәдә дә. метро төзүчеләрнең Мәдәният сараенда да уздырылды.
Бу чараларның барысы да татар язучыларын бик якын иткән Сергей Михалковнын турыдан-туры күрсәтмәләре белән үткәрелде Татарстан Язучылар берлегенә Сергей Владимирович Россиядәге ин зур, тарихи яктан ин олы. талантлы оешма итеп карый иде Бүген, оешмабыз төзелүгә 75 ел тулу тантаналары алдыннан һәм якын дустыбыз, бөек рус язучысы Сергей Михалковны югалткан көндә, без моны аеруча нык тоябыз

Реклама