Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иңгә-иң


Язучылар Союзының 75 еиы.-ына
Бу бергәлек—татлы хыял сыман.
Язмыш карурманын кичкәндә,
Кол Гали дә соңгы сулышында Аны
саркыт итеп эчкәндер.
Бу бергәлек—соңгы өмет кебек.
Диварлардан дошман үткәндә.
Кол Шәрифнең бер ораны булып
Ул безгә дә килеп җиткәндер.
Күтәрелгән кылыч безнең өскә,
Көч алдында булдык кечкенә.
Иелсә дә башлар ул афәттә,
Иелгән ак кәгазь өстенә.
Язу карасыдай чәчрәгән төн.
Күздән җуеп татар галәмен,
Якты юллар сызган әһле каләм,
Шул төннәргә манып каләмен.
Упкын авызына якынлашкач
Таркаулыкка эзләгәнбез им.
һәйкәл булып җәлилчеләр баскан!
Без бергә, дип. Бергә! Иңгә-иң!
Себер карларына сарылганда
Сыкрагандыр Туфан—карусыз:
«Әдәбият—анабыз ул газиз,
Поэзия—сөйгән ярыбыз».
Нәфес белән нәфис килешкәндә,
И син, Тәңрем, күзгә карап әйт:
Сөйгән яр да баш тартачак бездән,
Анабызга итсәк хыянәт.
Юллар уба. Без барабыз әле—
Оскә килә гүләп карурман.
Йөрәк ярылырлык якты хәбәр
Офыкларда әмма бар сыман.
Ы заннарны бозып золым иңә.
Соңгы сынау... соңгы... иң иң нң!
Гер** ташкын була алырбызмы?—
Без бергә, дип. Бергә...
Иңгә иң...
Август. 2009 е.1