Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ БӘХЕТЛЕ ЕЛЛАРЫМ


Казанны, анда узган яшьлек елларымны, гомеремнең кадерле һәм онытылмас мизгелләрен сагынган чакларымда мин сш кына шәхси архивымда хисапсыз күп булып тупланган фоторәсемнәрне барлап утырырга ярагам Әле менә шуларнын берсенә күзем төшкәч байтак кына телсез-өнсез калып утырдым 1985 елнын 8 май көнендә Арча кырындагы Үзәк ял паркы каршында, мәнгелск ут янында төшерелгән фоторәсемдә—кырыкка якын татар язучысы, һәммәсе фронтовиклар Шузар арасында—Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов һәм иҗади оешманын ул еллардагы партия оешмасы секретаре мин фәкыйрегез Сискәнеп куйдым кинәт, күз алларым караңгыланып киткәндәй булды Шул рәсемдәге асыл затларнын бүген ник берсе исән булсын икән! Гомәр Бәшнров. Әмирхан Еники. Риза Ишморат. Салих Баттал, Зәки Нури. Нәби Дәүли. Нури Арсланов. Сибгат Хәким. Әбрар Кәримуллин. Геннадий Паушкин. Атилла Расих Саный китсән—исен-акылынны җуярлык. Әйе, вакыт аяусыз, ул үзенекен итә Әле кичә генә булган кебек иде ул көн: «Мәнгелек ут» янындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйгачтын. барыбыз бергә бәйрәм унасна оештырылган мул табында утырып нинди матур теләкләр теләгән илек берберебезгә! Гомер мәнге шулай дәвам итәр кебек иле Баксан. ул көннәрлән сон тулы бер дәвер кичкәнбез. Әдәбиятыбызның гына түгел, халкыбызнын да горурлыгы булган шул асыл затлар арасыннан ник берсен, ичмасам бер мизгелгә генә булса да кире кайтарып булсын икән Ә бүген исә көндез чыра яндырып зздәсән дә китап кибетләреннән күпләренен әсәрләрен табу мөмкин түгел хәтта
Әнә шундый Татарстан язучылары мине икс мәртәбә үпәренен рәисе итеп сайлап куйды—моннан да олырак нинди дәрәҗә булырга мөмкин язучы өчен' Шуна да 1989-1999 елларны мин үземнең ин бәхетле елларым дип саныйм Болгавыр еллар иде «Үзгәртеп кору* дип башланган шаукым бөек бер империя булган СССРның таркалуы белән тәмамланды .Бәйсезлек» дигән өмет һәм хыяллар, ташкынны хәтерләгеп. мәйданнарга чыкты Язучыларнын гына түгел, барлык глтар зыялыларының иңнәренә ике канат үсеп чыккан иде кебек ул елларда
Язучылар берлеге рәисе булып тулы бер ел тынычлап эшләргә өлгермәдем. Россиянен Халык депутаты игеп сайладылар Сигез кандидат арасында барган бәйгедә җинеп чыгу шулай ук зур казаныш иде ул еллар өчен Укучы хәтерли булса кирәк, демократиягә безнен ихлас ышанган, халыкнын үз ихтыярын ачыктан ачык белгерткән еллар иде Менә шуннан башланды да инде Мин. бер генә түгел, ә ике утлы таба өстендә сикергаләргә мәжбүр булдым Мәскәүдә зур дәрәҗәле урыннарга тәкъдим ителү, сайлану һәм сайланмау. Горбачев һәм Ельцин, Усманов һәм Шаймиевлар белән күзгә-күз очрашып әнгәмә кылу һәм кинәш-табыш итүләр Кремльнен зур сарае трибунасыннан ясалган чыгышлар. КПСС Үзәк
Комитеты секретарьлары һәм демократик хәрәкәт лидерлары белән даими әнгәмә һәм бәхәсләрне искә алсан—бүген дә чәчләрең үрә торырлык! Ул гынамы сон: мин бит әле депутат кына түгел, барыннан да элек Татарстан Язучылар берлеге рәисс Шуна күрә атна уртасында Мәскәүдәге ыгы-зыгыларда катнашканнан сон даими рәвештә Казанга очып кайта һәм һава аланыннан туп-туры Язучылар берлегенә юнәлә торган идем Жомга һәм дүшәмбе көннәрендә берлектә язучыларны кабул итәм, аларнын очсыз-кырыйсыз борчуларын уртаклашам, хәл кадәри ярдәм итәргә омтылам. Ә инде шимбә һәм якшәмбе көннәрендә юбилей кичәләре, тантаналы вакыйгалар яисә республиканың кайсыдыр бер районында алдан планлаштырылган очрашулар уздырыла торган иде. Бу көннәрдә мин каләмдәшләрем һәм укучылар белән очрашып яңа туасы атнага житәрлек жегәр дә туплаганмын булса кирәк.
Шулар өстенә әле ижат итәргә дә атлыгып торган чак, Мәскәү һәм Казан архивларында казынып Мирсәет Солтангалиев язмышына багышланган «Сират күпере» романын язган елларым. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк: Мәскәү—Казан маршрутында очкан самолет салонында язарга керешкән чакларым да була торган иде.
Әлбәттә, даими рәвештә Казанда яшәмәвемнең Язучылар берлегендәге эшемә зыяны булмый калмагандыр. Бу уңайдан даими рәвештә канга тоз салып торучылар да табылмады түгел. Әмма язучыларыбызнын күпчелеге, аеруча өлкән яшьтәге әдип һәм шагыйрьләр, ихлас күңелдән хәлемә кереп ярдәм кулларын сузарга һәрчак әзер иде. Шул елларда Берлек рәисе урынбасары булып эшләгән Мансур Шиһапов, Мәдинә Маликова һәм Зиннур Мансуровларның да фидакарьлекләрен билгеләп узмау мөмкин түгел. Ә инде өлкән остазларымнан Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники, Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин белән Ренат Харис ин авыр минутларда һәрчак ышанычлы киңәшче булып килделәр. Олы жанлы, кеше хәленә керә белгән әлеге талант ияләре каршында мин үземне бүген дә бурычлы саныйм һәм алар каршында баш иям.
Ә Гариф Ахунов, Аяз Гыйләжев, Мөхәммәт Мәһдиевлар хакында онытмадыңмы, дип сораучы булуы бик ихтимал шушы урында. Жавап бирәм әдәбиятыбызның бу өч пәһлеваны белән аралашмый калган көнем дә булмагандыр. Татарстанның кайсы гына районында, кайсы гына авылларында булырга туры килмәде безгә бергә-бергә. Юлга дисәң, халык арасына дисәң, елнын кайсы фасылы булуга карамастан, алар шундук портфельләрен күтәреп Язучылар берлегенә килеп житә торганнар иде. Шартлар нинди, барасы юл еракмы дип сорау кая. тәүлегенә жиде-сигез жирдә очрашырга туры килсә дә офтануны, зарлануның ни икәнлеген белмәделәр.
Туксанынчы еллар башында, жәйге ямьле көннәрнең берсендә, безне Әтнә районында колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи абый Галиев авыл халкы белән очрашуга чакырды.
—Шоферыңны алып торма, үзең генә бар рульдә,—дигән тәкъдим кертте Мөхәммәт абый Мәһдиев.
Мин шундук килештем. Беләм ич, Мөхәммәт абый алда, шофер янәшәсендә утырып, ачык тәрәзәдән терсәген чыгарып, җилләнеп барырга ярата.
—Аңлашылды. Мөхәммәт балачактан хыялланган үз урынына утыра болай булгач,—дип, дусларча шаяртып алды Аяз Гыйләжев.
—Казан артына, туган як тарафына юл тотабыз ич. Туган якнын кыска жилен тоеп барасы, безнең якларның матурлыгын күбрәк күреп каласы килүдән генә...
—Казан арты—минем дә туган як. Анын каравы. Аяз дус. мин сина юл буе очраган авылларнын тарихын сөйләп барырмын,—дип сүзгә кушылды Гариф абый.
—Аяз, әзер булып тор, Гарифҗан сиңа юл буена тынгылык бирмәячәк. Аз гына күзенне читкә бордыңмы, терсәге белән касыгына төртеп барачак.—дип кеткелдәп куйды Мәһдиев. Бу өч талант иясе үзара гел шулай уенын-чынын бергә кушып, үткен, әмма йомшак киная белән сөйләшә торганнар иде. Ләкин бу аларнын чын дуслыкларына һичбервакыт күләгә-фәлән төшермәде.
Фәйзи абый Галиев безне иң олы кунакларыннан да болайрак каршы алды. Мәктәптә һәм авыл клубында очрашулар уздырганнан соң, үз өенә алып кайтты һәм без кайнар бәлеш бизәп торган мул өстәл янына утырып, төне буе диярлек кунак
булдык. Фаһэи абый үл- дә гаять зыялы кеше, болар нәрсә әйтер икән диеп ләшчи генә язучыларның авызына карап утыра торганнардан түгел. Сүз ни хакында гына булмасын анын очы, телисенме-юкмы, ил язмышы, халык язмышы, әдәбият һәм мәдәниятебез язмышына барып тоташа иде
Иртәгәсен, бергәләшеп авылнын инеш буйларын урап кергәннән сон. без кайтыр юлга чыктык. Мин руль артында, татар прозасынын өч классигы-пассажирдарым, Фәйзи абый күчтәнәчләреннән багажник та шактый авырайган күренә Ә көн Андый матур жәйге кон елга, юк-юк. гомергә бер генә була торгандыр ул! Кайтасы юл әллә ни ерак та түгел иде югыйсә. «Волга»быз да өр-яна, юлы да зарланырлык түгел. Алтмыш-житмеш чакрымлык кайтыр юлга иртән тугызларда чыккан булсак. Казанга кичке уннарда, энгер-менгер төшеп килгәндә генә кайтып життск —Син безне бер-бер җирдә туктатып сугарып алырга да онытмассын инде. Ринат,—дигән тәкъдим Аяз абый авызыннан чыкты ин элек.
—Көн безнеке, кайда кушсагыз—шунда туктыйм,—дидем.
Авылны чьпып ерак та китмәдек, Мөхәммәт абый бүлде тынлыкны
— Безнен Казан артында гына ул мондый матур табигать. Күрегез әле әнә теге үр итәгендәге буа читен.
—Аңлашылды,—диеп күтәреп алды Аяз абый —Беренче тукталыш шунда була, димәк.
—Фәйзи булган кеше, ул кайгырткан булса кирәк, анда—багажникта—ниләрдер челтер-челтер килә кебек,—дип кеткелдәп алды Гариф абый да
Юлдан читкә төшеп, машинаны яшел чирәм өстеннән шул тарафка бормый чарам калмаган иде
Су өсте тыныч, анла-монла эреле-ваклы балыклар сикергатәп уйный Арырак кыр үрдәкләре балаларын йөзәргә өйрәтә Безнен табын тагы да ямьлерәк булсын дигәндәй, янәшәбездән үк сузылып киткән борчак басуына бер төркем торналар очып төште шунда
— Менә Аяз, хозурланып утыр, безнен Казан арты шундый инде ул.-дип, чираттагы мәртәбә мактану катыш горурланып куйды Мөхәммәт Мәһдиев
Безне һичкем борчымады, куаламады, бүлдермәде, эчне пошырып урынлы- урынсыз чылтырый торган кесә телефоннары да юк иде әле ул чакларда
Бер ниятенә кереп киткәчтен, тукталышлар ешаеп ук китте безнен' Чөнки җиләкле урман читләре, чәчәккә күмелгән тау битләре, куе яшел чирәм белән түшәлгән инеш буйлары, бөтнек исләре белән жанны иркатәгән салкын сулы чишмәләр берөзлексез очрап кына торды Бүген исә. кайчандыр, бала чакларда колагыма кереп калган бер тылсымлы әкият кебек кенә күз алдына китерәм мин ул көнне
Икенче бер чакны без—төркем язучылар—Балтач районына сәфәр кыллык Чспья авылы музеена кергәч тә язучыларыбыз игътибарын фойедагы «Өч баһадир* картинасы жәлеп итте Яшьрәк язучылардан берәү тәкъдим кертте шунда «Безнен әдәбиятта да бар ич ул өч пәһлеван Әйдәгез әле. Аяз абын. Гариф абый. Мөхәммәт абый, басыгыз шул рәсем астына. Фотога тошерәм * Әдипләр, шаяруны дөрес аңлап, тегеләрчә килештереп, позага бастылар. Дөньянын матурлыгыннан, көннәрнен яктылыгыннан тәм табып, юкка да куанып яши белә иде шул алар' Бу фоторәсем соңрак матбугатта да чыкты Бүген дә истәлек булып саклана. Ул фоторәсем дөньяга чыккачтын үзен «дүртенче пәһлеван» дип хис иткән кемнәрнеңдер эче дә пошып йөргән кебек иде. Ә Гариф Ахунов. Мөхәммәт Мәһдиев һәм Аяз Гыйләжснлар андый ваклык, тар жанлылыктан өстен, югарырак тора белә иделәр Сагынып искә
алырга гына калды
Сәяхәтләр хакында сүз чыккан икән, укучы хатемә кереп гафу итә алса, тагы бер кечкенә эпизодны искә төшереп узыйм инде Чөнки тагар әдәбиятының ин олы классиклары да тормышта гап-гади кеше, жорлар иде, шаяру һәм шаяртунын тәмен белеп яши белә торганнар иде Ничектер шулай Мамадыш якларыннан Гомәр Бәширон һәм Әмирхан Еники белән бер машинада кайтып китәбез Кон кичкә авышкан Кояш алсуланып офыкка якынлашып бара Түбән Яке авылына таба сузылган чишмәле тау итәгенә төшә башладык Каршы яктагы тау өсте яшел
хәтфә жәйгәндәй матурлыгы белән үзенә тартып тора. Гомәр абыйнын да, Әмирхан абыйнын да карашлары шул тарафта икәнлекне абайлагач, минем, үземә күрә, туып-үскән якларым белән мактанып аласым килгәндер инде: «Дөнья матур бит, ә...»—диеп әйтеп куйдым.
Туксаннар тирәсендә булган Гомәр абый Бәширов шундук күтәреп алды:
—Шул тау башына менеп бер аунасан иде, шулаймы Әмирхан? .
—Аунасан иде димә, аунатсан иде диген,—дип, шундук төзәтмә кертеп куйды Әмирхан Еники Ник бер мизгел уйлап торсын!
Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән ун ел гомеремнең һәр атнасы һәм һәр көне диярлек әнә шундый матур, онытылмас һәм ихлас очрашулар, әнгәмәләр белән, истәлекле һәм тарихи вакыйгалар белән хәтергә уелып калган Ә вак ыгы- зыгы, тырнак астыннан кер эзләп, стакан эчендә давыл кузгатырга йөргән «дус- ишләр»нен кылган гамәлләре дә, үзләре дә тора-бара онытыла икән ул...
Татарстан Язучылар берлеге бинасына Россиянын булачак президенты Борис Ельцинның килүен дә мин үзем оештырдым дип әйтә алам. Бу тарихи шәхескә караш, әлбәттә, төрлечә, ләкин тарихта мондый вакыйга булмаган һәм булмас та дип уйлыйм. Россиянын бер патшасы, генераль секретаре яисә башка бер президентының да милли төбәктәге язучылар белән очрашканын ишеткән юк иде әлегәчә. Ельцинның Татарстанга сәяхәт маршрутын төзегәндә мин үзебезнең Мамадыш районындагы татар авылына керү һәм Язучылар берлегендә очрашу кирәклегенә Борис Николаевичны шәхсән ышандыра алдым. Татар зыялылары белән шыплап тулган Тукай клубының уч төбе кадәрле генә сәхнәсенә менгән чакта ул минем колагыма пышылдады:
—Минем белән янәшә утыр. Ун яктан,—диде.
—Ярар,—дидем.
—Әйт: язучыларга мин ни вәгъдә итим? Әсәрләрен укып әзерләнергә вакыт булмады,—дип, күзләрен текәде ул бераздан үзенә урын тәкъдим иткән чакта.
—Суверен Россия җитәкчесеннән татар язучысы бары бер нәрсә—суверенлык, бәйсезлек көтә,—дидем, шаярган атлы булып.
Иреннәрен турсайтып, күзләрен зур ачып, караш ташлап алды ул шунда. Әмма, ни кадәрле кырыс булса да, усал түгел иде анын карашы. Ә инде бераздан үзенә сорау арты сорау яудырыла башлагачтын, ул шул хактагы сорауга: «Берите столько, сколько можете проглотить...» дигән тарихи җавабын бирергә мәҗбүр булды Халык каршында чыгыш ясаганда, мавыгып китеп, вакыт-вакыт тормышка ашмастай вәгъдәләр биреп ташлый торган гадәте бар иде шул анын...
Бүген ул бәйсезлектән нидер калдымы-юкмы, әйтүе кыен, ләкин Татарстанның һәр яктан алга китүен, үсешен, ил һәм дөньякүләм танылуын һич кенә дә инкарь итү мөмкин түгел.
Мин Татарстан Язучылар берлегендә рәис булып эшләгән елларымны заяга уздырганмын дип әйтә алмыйм. Житешсезлекләр дә. ялгышулар, мавыгулар да булгандыр, бик мөмкин. Гади бер татар авылында, күп балалы бер гаиләдә яланаяк йөгереп үскән бер малай ич мин дә! Шәхси гувернантлардан һәм махсус гимназияләрдә тәрбия алып үсмәдем Әмма Татарстанның һәм илебезнен төрле төбәкләрендә, дөньянын кайсы гына континентында яисә илләрендә, кем белән генә очрашсам да мин татар әдәбиятын һәм татар язучысын лаеклы гәүдәләндерергә омтылдым. Бүген дә, Мәскәүдә яшәвемә карамастан, мин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы саналам, Европа яисә Африка илләрендәме. Азияда яисә башка бер континенттамы, яңа китабым чыгу уңаеннан оештырылган очрашуларда һәрдаим үземне татар әдәбияты вәкиле буларак лаеклы рәвештә күрсәтергә омтылам, һәм мине Россиядән килгән татар язучысы дип укучыларыма тәкъдим итәләр. Булган унышларымнын һәммәсе дә туган җирем, туган яктарым, әти-әнием һәм татар зыялылары, каләмдәш остазларымнан алынган бетмәс-төкәнмәс тәрбия нәтиҗәсе дип саныйм