Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЛӘШЕП, АРАЛАШЫП ЯШӘҮ ЕЛЛАРЫ


1
Революциягә кадәр тагар язучылары арасында иҗади бердәмлекләр, аерым саяси- ижтимагыи торкемнәр булмаган диярлек. Дорес, 1907-1908 елларда берара «Әлислах» белән «Тан йолдызы» газеталары тирәсенә тартым яшь иҗатчылар у з торкемнәренә «елышырга» тырышып караганнар. Ләкин тиздән «танчыдар»нын җитәкчелеге кулга алынуы, газеталарның ябылуы сәбәпле, үз йозе булырдай бер горкечгә оешып бетә алмаганнар Ә менә егерменче елларда инде бер-берсеннән беркадәр аерылып торган, үзара «көрәш дулкыннары* уйнаткалап алган бердәмлекләр хасил була. Үзләрен сәяси яктан «ун карашлы» яки «сул карашлы» дип танучы ике зур төркем күпчелек язучыларны берләштерә
1924 елда Фәтхи Бурнаш, Кави Нәҗми. Шамил Усманон. Гадел Кутуй һ б. яшьләр «Октябрь күмәге» төркемен оештыралар Ә башкалада яшәп иҗат итүче яшьләр Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясендә (МААП) у» секцияләрен булдыралар (Мансур Крыймов, Мәхмүд Максуд. Афзал Шамов һб ) 1928 елнын май аенда Мәскәүдә эшче-пролетар язучыларнын 1нче Бөтенсоюз съезды у иырыла Гомәр Гали җитәкчелегендә анда берничә тагар язучысы да катнаша. Сьезддан сон Казанда татар пролетар язучылар оешмасы—ТААП төзелә Анын идарәсенә Гомәр Гали (рәис). Кави Нәжми. Шамил Усманон, Демьян Фәтхи Габдрахман Чинскни керә Ә берни кадр вакыт элегрәк «пролетар булмаган» өлкәнрәк буын каләм әһелләре «Татар язучылары жәмгыяге»нә берләшә башлаган була Анын идарәсенә Галимҗан Нигьмәти (рәис, Татар дәүләт нәшриятының баш мөхәррире). Кәрим Тинчурин. Фатих Сәйфи-Казанлы, Гомәр ТолымбайскиИ. Гадел Кутуй сайлана Вакытлы матбугат битләрендә бу торкемнәр арасында җигдн генә бәрелешләр, ксмнен «дөрес юлдан барганын» ачыклау бәхәсләре булгалап тора.
Әлбәттә, төрле сәяси юнәлешле мондый төркемнәр, л. шр арасындаг ы ни зат ир СССР рәвешендә оешып килүче мәмләкәтнең башка төбәкләрендә лә һәрдаим булгалап тора Мондый хәлләр Мәскәү. Петербург кебек сәяси башкалаларда аеруча күзгә гаииана Шундый хәлләр!ә чик кую. сәяси агым-юнәлешләрне бер жайга сату максатымнан чыгып. ВКП(б) Үзәк комитеты 1932 елнын апрелендә язучыларның һәм башка ижлг әһелләренең бердәм оешмасын-союз-берлекләрен оештыру турында карар кабу I итә СССР Язучылар берлеген оештыру комиссиясе гозелә Анын идарәсенә Максим Горький да кер,» Казанда ла шундый комиссия горле әдәби торксм вәкзсшареннән сайлана Рәис итеп партияле Г Нигьмәти билгеләнә Татарстан Язучыллрынын 1мчс оештыру съезды 1934 елнын 25 июлендә ачыга Аги Мәскәүдән һәм кайбер күрше республикалардан кунаклар чакырыла. С ъездда 9 кешедән торган идарә сайлана Идарә утырышында рәислек влзн<|>асы Кави Нәҗмигә тапшырыла
Шул ук елның август аенда язучыларның СССР күләмендәге 1нче съезды Мәскәүдә ике атна чамасы эшли. Анда катнашкан биш йөзгә якын язучы арасында Татарстаннан килгән 12 делегат һәм берничә кунак та була. Кави Нәжми белән Кәрим Тинчурин съездда татар әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында доклад һәм чыгыш ясыйлар. Бу беренче съездларга кагылышлы вакыйгаларны берничә ел элек Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналында һәм «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» (2004) китабында тәфсилләп язып чыкты Язучыларның Мәскәүдә узган зур съездында төрле төбәкләрдән килгән 19 татар каләм әһеленең катнашуын да шуннан укып белә алабыз.
Мәскәүдә узган съездның төп әһәмияте язучыларны бер оешмага беркетү, сәяси- ижтимагыи бердәмлек булдыруда гына түгел, билгеле. Дөньясын онытып, ижат мавыгуына бирелеп үз кетәгендә баш күтәрми эшләп утырган язучының тормыш- көнкүрешенә бәйле бик җитди мәсьәлә дә хәл ителә бу жыен барышында. Күпләрне борчыган, матбугат битләрендә байтактан бирле күтәрелә килгән мәсьәлә. 1928 елда «Кызыл Татарстан» газетасында да шул хакта язучы Сафа Борһаннын күләмле генә мәкаләсе басыла. Язучы нәтижәле эшләсен өчен анын тормыш-көнкүрешен жайга салу, матди хәлен кайгырту, ижади очрашу сәфәрләрен оештыру зарур, дип яза ул.
Беренче оештыру съездына әзерлек барышында алда телгә алынган комиссия бу мәсьәләне хәл итүгә дә җитди килгән—каләм әһелләренең тормыш-көнкүрешен кайгыртырга тиешле фонд булдыру турында хөкүмәт карарын чыгарткан икән Шул рәвешле СССР Әдәби фонды—Литфонд оешмасы барлыкка килә Анын хөкүмәт тарафыннан хупланган уставы шул съездда ук раслана. Литфонд оешмасынын төп максаты—язучыларга уңайлы ижат итү шартларын тудырудан гыйбарәт иде. Ягъни язучы гаиләсен торак белән тәэмин итү, сәламәтлеген сихәтләндереп тору өчен хастаханәләргә, курорт-санаторийларга юлламалар юнәтү, иркенләп, дөнья мәшәкатьләреннән котылып ижади мохиттә яшәп алырдай Ижат йортлары булдыру, махсус китапханәләр, клублар тоту... Язучының дөньяви һәм ижтимагый-сәяси белемен үстерүгә булышлык итәрдәй төрле семинарлар, курслар да. махсус ачылган Әдәбият институты да шушы Литфонд акчасына яшәп килделәр. Ил буйлап һәм ара-тирә чит илләргә барып кайту өчен командировка чыгымнары да. язучының сырхаулап торган көннәре өчен «больничный» түләүләре дә шул фонд хисабыннан булды. Хәзер ижат кешесе өчен боларнын берсе дә юк инде Литфонд. Музфонд. Худфонд кебек оешмалар таркалу хәлендә. Ижат әһелләренең тормыш-көнкүреш мәсьәләсе янадан патша Россиясе чорындагы торышына әйләнеп кайтты Бан- буржуйларга яраша белгәне—яши, катганнары очын-очка ялгар-ялгамас килеш «көн күрә»...
Элек ул Литфонд, Музфонд, Худфондлар ни-нәрсә исәбенә яшәгән сон? Аларны яшәтү өчен кем акча биреп торган, дигән сорау туа. Хөкүмәт биргән Дөрес, хөкүмәт тә акчаны турыдан-туры үзе өләшеп ятмаган. Аны ижат әһелләре тудырган әсәрләрне «товар»га әйләндерүче газета-журнал һәм китап нәшриятлары, театрлар һ.б. шундый оешмалар хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән керемнән бер күләмдә чигереп, авторларның хокукларын барлаучы агентлыкка күчерә килде Классик әдип, рәссам, композиторларның мирасын кулланудан килгән бәрәкәтле керем дә шул кассага күчә барды. Ул агентлык исә кайсы фонд исәбенә күпме акча кергән—шуны бүлеп бирә иде.
Литфондның Татарстан бүлеге 1934 елдан үз бурычын үтәүгә керешә. 1934—1992 еллар аралыгында Язучылар берлегенә кабул ителгән ижат ияләренен күпчелеге шул фонд исәбенә фатирлы булдылар, курорт-санаторийларда дәваландылар. Ижат йортларына барып ял итеп һәм ижат итеп кайттылар. СССРнын төрле тарафларына иҗатташлары яки булачак әсәр геройлары белән очрашуларга баргалап йөрделәр Оешм&тарда эшләмәүчеләре авырган көннәре өчен акчалата уртача хезмәт хаклары алдылар. Чит илләргә ижади командировкаларга баручылар да булды. Мәсәлән, мин Литфондта эшләгән елларда Зәки Нури. Габдрахман Мине кий. Рөстәм Кутуй Польшада, Сибгат Хәким, Рафаэль Мостафин Германиядә булып. Бөек Ватан сугышына бәйле әсәрләренә материал туплап кайттылар. Шәйхи Маннур да.
«Муса* романын япан вакытта, әдәби фонд исәбенә Берлинда йөреп кайткан иле «Сызгыра торган уклар* романын язарга керешкәндә Нурихан Фәттах. Монголия ясирләрен аркылыга-буйга инләп. бер аи чамасы йөрде Яртылаш диярлек әдәби фонд исәбенә түләнгән туристлык юлламалары белән чит илләргә чыгып йөрүчеләр исә санап бетергесездер Алар торкем-төркем булып гарәп илләреңдә дә. Төркия. Көнчыгыш Германия. Испания. Италия. Польша. Франция. Финляндия. Чехословакия. Японияләрдә дә сәяхәт кылып кайттылар. Кайберләре, мәсәлән. Р Фәйзуллин. М Галиев. М Мәһдиев. М Малнкова.Ә Рәшит сәяхәтнаматәр язды, күргән-белгәннәрен әдәбият сөючеләргә жлткерде Ә инде жәиләрен көньякнын дингсз буйларында, кыш айларында Мәскәүгә һәм андагы нәшриятларга якын Ижат йортларында бер мәртәбә булса да ижат итеп ятмаган язучы бик сирәктер
Ин актив ижат итүче язучылардан Г Бәширов Ш.Маннур. Ф. Хөсни. Ә. Еники. А Гыилажев.
М Мәһдиев кебекләр андый момкинлекне дә бик актив кулланалар—жәсн лә. кышын да берәр-икешәр айлык юлламалар алырга тырышалар иде Шуна күрәдер, аларнын ижат җимешләре дә мул булды.
Әдәби фонд исәбенә тотылган Әдәбият институтында яки анын карамагында эшләүче ике еллык Әдәби курсларда белем алучыларыбыз саны да ишле генә (Татарстан Литфонды эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат минем 2004 елда «Казан утлары» журналынын Юнчы санында басылган «Әдәби фонд сәхифәләрс»ндә китерелә ) Шуны
да искәртеп үгик. алтмышынчы-җитмешенче елларда ул әдәби курсларда укучы сакаллы шәкертләребезгә әдәби фонд тарафыннан түләнгән стипендия милли газета-журнал редакцияләрендә, нәшриятларда эшләүче гади редакторлар хезмәт хакыннан (110—130 сум) әллә ни аерылмый иде диярлек
Сугыштан сонгы дәвердә ел саен оештырыла килгән әдәбият атналыклары, конференцияләр, әдәби-мәләни арадашлык бәйрәмнәре дә шул чараларда катнашкан Литфонд оешмалары катнашыннан башка узмас иле.
2
Ижат кешеләре борын-борын заманнардан бирле үзара аралашып, киңәшләшеп, фикер алышып яшәргә күнеккән Бер-беренә теләктәш тә. таяныч та булу—тормыш таләбе ул Ижат ке шеләре очен исә үзара аралашып, фикер алышып бср-бсреннен уңышы белән танышып, бер-бе-реннән үрнәк алып яшәү—киләчәк унышыннын нигезе саналырлык нәрсә Мондый аралашулар аеруча каләм әһелләре өчен бик тә кирәк Үз
казанында гына кайнап зур укышка ирешә ал- мыйсын ул.
20нче еллар ахырына табарак ук ижат кешелә- ре очен бик файдалы булган шундый аралашулар оештырыла башлый Ин әүвал башкала язучыла- ры. төркемнәргә берләшеп, әле Алтай тарафында төзелә башлаган Новокузнецк шәһәренә, әле Урта Азия белән Себерне тоташтыручы Турксиб тимер юлы төзелешенә сәяхәт кылалар Яна тө-
зелешләр яна тормыш турында ни-нөрсаләр һәм ничегрәк язасы турында фикер алыша, бәхәсләшәләр Яна оешкан милли республикалар тормыш-көнкүреше һәм халкы белән танышуга да зур әһәмият бирелә Казанта за язучы ир һәм журна листлар әледән-алс килеп торалар Шу тардан ин күренеклеләре албәгтә шагый- рьләр Демьян Бедный. Владимир Маяковский (Казанда ике мәртәбә була), дөнья
М. Горький К Каҗ.иинең <■///.*>.;. ә» пммсемә у ч куяы бемм М.ЧМ&ИМШ* 1928 а
күләмендә танылган сүз остасы Максим Горький. 1928 елда Казанга килгәндә Горький татар әдәбияты тагын да югарырак ижади унышка ирешсен, үссен өчен башка милли әдәбиятлар вәкилләре белән ешрак аралашырга кирәклеген дә искәртә. Олы трибунадан әйтелгән бу киңәшне Татарстан хокүмәте җитәкчеләре дә ишетә, әлбәттә. Һәм киләсе елда ук шундый бер зур чара уздыруны максат итеп куялар.
1929 елнын август ае башы Татар язучыларыннан ишле генә төркем Кавказ төбәге республикаларында, Кырымда һәм Украина Совет Республикасында яшәп ижат итүче каләмдәшләре белән очрашу, фикер алышулар очен юлга җыена Төркемдә композитор Салих Сәйдәшев, артист һәм режиссер Шакир Шамильский, «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарыннан берәр вәкил дә бар Делегация башлыгы Галимҗан Нигьмәти, юл чыгымнарына дип хөкүмәт тарафыннан бирелгән бик зур сумманы үз чемоданына салып куйган казначы Кәрим Тинчурин, язучылар Шәриф Камал, Гомәр Гали, Һади Такташ, Зариф Бәшири. Кави Нәжми, Мөхәммәт Гали. Гадел Кутуй һ.б. 10 августта Идел буйлап Әстерхан тарафына төшеп китәләр. Кырык көн дәвамында аларны Махачкала. Баку, Тифлис, Батумида. Ялта. Симферополь һәм ул чорда Украина башкаласы булган Харьковта һәм Мәскәүдә күп санлы шау-шулы очрашулар, дустанә мәҗлесләр көтә.
Дагыстан Автономияле Республикасы башкаласы Махачкалада кунакларны хөкүмәт җитәкчеләре, лезгин халкынын олуг шагыйре Сөләйман Стальский. авар шагыйре Гамзат Цадаса (булачак шагыйрь Рәсүл Гамзатовның атасы) һәм бу республикада яшәүче башка халыкларның мәгълүм язучылары каршы ала. Монда татар язучыларын ин гаҗәпләндергәне нәшрият эшчәнлегенә бәйле була. Һәр әсәр диярлек биредә берьюлы биш-алты телдә нәшер ителә икән. Кайвакыт шул җирлектә бәхәсләр дә тугалап ала икән. Мәсәлән, нишләп кумык язучысы Абдулла Мөхәммәдев әсәре биш кенә телгә гәрҗемә ителгән дә, лак милләте вәкиле Корбан Алиевнеке алты телдә чыккан дип Ул чорда бу республикада балаларны алты милли телдә укытканнар
Көн исәбе һәм очрашу-аралашулар саны буенча ин дәвамлы кунакчыллык Әзәрбайжан Республикасы башкаласы Бакуга туры килә, билгеле. Россия патшалыгына буйсындырылган дәвердән бирле әзәриләрне (аларнын күпчелеге үзләрен шулай дип таныта һәм кайберләре: «Без борынгы Хәзәр каһантыгынын төп халкы булганбыз», дип сөйли) «Кавказ татарлары» дип йөрттеләр. Димәк. Идел буе татарлары белән бу республика халкы үзен йөз ел чамалы бер дәвердә иң якын кардәшлек хисе белән танып яшәгән. Әдәбиятларыбызнын борынгылыгы. Идел буе татарларының әзәрбайжанлы Низами Гәнжәви. Мирза Фатали Ахундов, Тукаебызнын чордашы Сабир әсәрләре белән электән таныш булулары да бу якынлыкны арттыра төшкәндер, мөгаен Россиягә сонрак кушылган бер өлкә буларак, атарны кулдан ычкындырмаска тырышу максатыннан, патша хөкүмәте XIX йөздә үк әзәрбайжан телендә газета чыгаруга һәм театр уеннарын оештырырга рөхсәт биргән. Россия биләмәсендәге төрки телдәге икенче газета булган «Игенче» Бакуда 1875 елда борын төртә. Ә беренче андый газета 1870 елның апреленнән Ташкент каласында «Төркестан вилаяте гәжите» исемендә ике атнага бер мәртәбә казакъ һәм шул ук тәртиптә үзбәк телендә басылган. Әзәри Фатали Ахундов—Россиядә төрки телдә иҗат итүче беренче драматург. Әзәрбайжан телендә беренче театр уены тамашачыга 1873 елда күрсәтелә. XX гасыр башыннан әзәрбайжан һәм татар халкы театр әһелләре һәм драматурглары бер-берсе белән аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Язучылар сәфәренә бер ел алданрак кына, 1928 елда Галиәсгар Камал «Кызыл Татарстан» газетасында «Әзәрбайжан драматургы Мирза Ф Ахундов» мәкаләсен бастырган була. Бу хәбәр дә хуҗалар күңеленә бик хуш килә. Хәер, алар да кунакларны буш кул белән каршыламый. Шул ук 1928 елда Бакуда Галимҗан Ибраһимовнын «Кызыл чәчәкләр» повесте аерым китап рәвешендә басылып чыга.
Шушы җирлектә Бакудагы очрашулар бик күңелле үтә. Шагыйрьләрдән Такташ, Кутуй. Кави Нәҗми, Демьян Фәтхи чыгышларын тамашачы аеруча үз күрә. Республика җитәкчелеге С. Сәйдәш карамагына бер оркестр билгели. Берничә көн дәвамында ул оркестр композиторның үзе ижат иткән көйләрне вә халык көйләрен өйрәнә Һәм ике мен тамашачы җыелган хушлашу кичәсендә сәхнәдән татар моннары әсәрләндереп яңгырап тора.
Бу ике Каспий буе республикасы хуҗалары өчен ин олы кунак, албәттә инле Шәриф Камал була Яшьлегендә бит ул Баку тирәсендәге нефть чыгарчны промыселларда эшләүчеләр белән танышып йөргән, борынгы Ләрбәнт каласы белән Порт Петровскии (хәзерге Махачкала) арасындагы бер бистәдә балыкчылар артелендә үз бәхетен эзләп караган Шул җирлектә сонрак анын «Бәхет эзләгәндә» җыентыгына кергән хикәяләре. «Акчарлаклар» повесте языла
Грузия башкаласы Тифлистә әдәбият сөючеләргә аеруча Такташ һәм шигырьләрен рус телендә дә мәгънәле итеп сөйләүче КутуИ ошыйлар «Кунакларны каршы алып һәм олагып йөрүче язучылар төркеменнән Бесо Жгенти белән Такташ бнк дуслашып киттеләр Батумида без пароходка кереп киткәнче култыклашып йөрделәр», дип искә ала шул сәяхәттә катнашучы әдип Газиз Иделле
Гадәттә андый аралашулардан сон. уртак хезмәт җимеше буларак, истәлек язмалары, тәрҗемә әсәрләр барлыкка килүчән Татар нзучыларынын беренче зур сәяхәтеннән сон тормышка ашырылмый калган килешү-сөнләшуләр байтак бу ла Мәсәлән, драматурглар, театр җитәкчеләре белән очрашу барышында шу л елларда сәхнәдән тошми уйналган «Сәвил» пьесасын (драматург Жәгъфәр Җаббарлы әсәре) Казанда, ә Кәрим Тинчуриннын «Зәнгәр шәл-он Баку сәхнәсендә кую планлаштырыла Ләкин ни сәбәптәндер бу хыял тормышка ашмый кала Фәкать 40 елдан сон. 1969 елнмн май аенда Татарстанда «Әзәрбайҗан әдәбияты һәм сәнгате атналыгы» үткәрелүенә бәйле рәвешлә, шул ук авторның «Айдын» пьесасы Казан сәхнәсенә күтәрелә алды. Ә Баку театрында Хәй Вахитнын «Күк капусы ачылса* пьесасы һәм чак кына сонрак Шәриф Хөсәсневнен «Әни килде» әсәре сәхнәләштерелде Сонрак елларда әзәрбаижан теленнән тәрҗемә ителгән унлап китап та дөнья күрде Шул җөмләдән, берничә шигырь тупламасы. «Әзәрбаижан хикәяләре» җыентыгы. Мәһди Хөсәеннен «Апшерон» романы Татар халкынын «оч көлтәгә бер көлтә» дигән әйтеменә туры килгәндәй. Совет хакимияте дәверендә Әзәрбайҗанда чыккан китапларыбыз өчләтә-лүртләтә артыграк булса кирәк Алар арасында Г Тукай белән М Жәлилнен шигырь җыентыклары. Г Бәшироннын «Намус*. К Нәжминсн «Язгы җилләр* романнары, берничә күмәк проза һәм шиг ырь җыентыклары бар Грузин әдәбиятыннан татарчага беренче гәржемә китап 1931 елда чыга. Ул Д Чонкадзенен «Сурам крепосте* повесте 1936да бездә «Таулар бөркете Камо» әсәре, ә 1939да Шота Руставслинен «Юлбарыс тиресен ябынган батыр» дастаны тәрҗемә ителә.
Совет хакимияте чорында украин теленнән тәрҗемә ителгән китаплар саны кырыктан ашкан. 1929 елда Харьковта Татарстан кунакларын ике Иван—Кулик белән Микитенко озатып йөрзгләр Бе.энсн я зучылар Украина җиреннән күтәрелеп чыккан Н.В.Гогольнын байтак әсәрләренен татар теленә тәрҗемә ителүен, пьесаларының кат-каг сәхнәләштерелгән булуын сөйлиләр Т Шсвчснконын да кайбер әсәрләренен татарча чыгуын. Г Ибраһнмовнын 1914 елда ук анын турында «Каһарман шагыйрь* мәкаләсен язып бастыруын әйтәләр һәм шул чакта «Укр1нннардлн кем татар гүрында язлы яки нәрсә дә булса тәрҗемә итте икән?*, дигән сорау ла бирелә Ь\ сорау «злс лә сорау булып кала шикелле Бу очракта «өч көлтәгә бер көлтә» әйтеме 6е знен файлата булса кирәк Дөрес. Украннанын боек тарихчысы Михаидо Груиквский үзенен \нөч томлык хезмәтендә байтак урында татарларга карага унай фикерен белдергән украин халкынын бер өлешенең саф кыпчак кавеменнән булуын раслап язган лиләр I овег хакимияте дәверендә, бигрәк тә утызынчы еллардан сон анын хезмәтләренә әһәмият бирелмәде, аны тарих фәнендә телгә алу тыелган иде дияртек «) 1926 елгы ч.егык санын алу документларында шул чордагы республика чикләренә кергән халкынын дүрттән бер өлеше чамасынын үзен «по национальности гюлонсп. по я зыку украннеи» дип язганлыгын искә алучылар бар 1966 елла Киев янәшәсендәге Ижат йортында ял иткәндә Мәхмүт Хөсәен белән мина шул хакта тарихи эчшлеклс әдәби ■ < әрләр авторы Василь Земляк белән кинорежиссер Владимир Дсмисснко ла сонгәгәннәр иле Ул вакытта алар Киевнең борынгы тарихына багышланган кино әзерлиләр, ч змл хәбәрләргә нигезләнеп. БагыИ ханнын бер-икс кыш шул шәһәрдә яшәү ми исл1әрсн дө чагылдырырга ниятлиләр иде.
1429 с Iгы «чыгтан сон украинчадан ыржеча ителган беренче китаплар
И.Микитенконын «Намус эше» пьесасы (1932), И.Куликнын «Ундүртенче трубка»сы һәм А.Корнейчукньщ «Эскадра һәлакәте» (икесе дә 1935 елда чыга), Т. Шевченко- ның шигырь һәм «Кобзарь» дигән поэма җыентыклары (1939,1953). Сугыштан соңгы күләмле тәрҗемәләр арасында О. Гончарнын «Байрак йөртүчеләр» романы (1951, Ә. Еники тәрҗ.). С. Ковпакнын «Путивльдән Карпатка кадәр» дигән документаль
әсәре (1948), И. Франконың хикәяләре һәм пьесасы (өч китап, 1951, 1955, 1958), сугыш елларында Татарс- танда эвакуациядә яшәгән Л. Коваленконың «Кәләш» повесте (1985) бар.
Мәскәудә дә Татарстан кунакларын бик җылы кар- шы алалар. Андагы очрашу- ларга шул елларда башкалада яшәүче Шамил Усманов, Афзал Шамов. Фатих Кәри- ми. Мәхмүд Максуд, Мәхмүл Галәү һ. б. кушыла "Правда», «Известия», «Литературная газета»ларда очрашу-аралашу вакыйгаларын чагылдырган мәкаләләр басыла. Гадел
Кутуй белән «Кызыл Татарстан» журналисты Закир Гали дә башкала газеталарыңда шушы зур сәяхәткә бәйле хәбәрләр урнаштыралар. Язучылар йортында А. Фадеев, Ф. Гладков, И. Сельвинский кебек шул елларның күренекле язучылары белән һәм Галимнәр йортында Максим Горький белән очрашулар уздырыла. Шул елларның күренекле дәүләт һәм нәшрият эшлеклесе, М Горькийнын якын фикердәше Ар- темий Халатов кунакларны үзе җитәкләгән «Госиздат» нәшриятына да чакырып китерә. Шушы очрашуларның барысында да диярлек тәрҗемә мәсьәләләре зурдан күтәрелә. М. Горький, А. Фадеев, А. Халатов һ. б. үз чыгышларында татар әдәбия- тын кичекмәстән рус теленә тәрҗемә итә башларга кирәклеге турында сөйлиләр. Тәрҗемә эшләрен оештырып җибәрүче комиссия төзү кирәклеге әйтелә. Дәүләт нәш- риятында беренче чиратта Г. Ибраһимов әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгара башларга тиешлеге турында җитди сүз була. Һәм озакламый ул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе дә күренә. Классик әдибебезнең «Казакъ кызы» романы 1934 елда (тәрҗемәнең беренче вариантын автор кире какканнан соң ел-ел ярымнарга соңлап) дөнья күрә. Шушы очрашулар нәтиҗәсендә «Гослитиздат»та татарча берничә китап нәшер итә. Мәсәлән. Ә. Ерикәйнең «Шигырьләр» җыентыгын.
Мәскәүдә милли әдәбиятлар үрнәкләрен нәшер итү өчен оештырылган Үзәк нәшрият (Центриздат) бу елларда бик актив эшли 1924-1933 елларда биредә алтмыш-җитмешләп татар китабы, шул исәптән Г. Ибраһимовнын «Казакъ кызы» (1924), Ш. Усмановның «Памирдан радио» әсәре һәм хикәяләр җыентыгы. К. Нәҗминең «Яр буенда учаклар»ы һ. б. әсәрләре, Һ. Такташның бер поэмасы. Ф Бурнашның дүрт пьесасы аерым-аерым рәвештә, А. Шамовнын «Рәүфә*се. Ш Маннурның өч, М Жәлил, Ә. Ерикәйләрнең берәр шигырь җыентыклары.
Г Нигьмәтинен 5-6 китабы һ.б. нәшер ителә. Шушы ук нәшриятта русчадан һ. б телләрдән тәрҗемә ителгән китаплар да дөнья күргән. Мәсәлән, Федор Гладковнын ул елларда бик популяр булган «Цемент» (1928), «Энергия»(1933) романнары Афзал Шамов тәрҗемәсендә чыкканнар.
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына китәр алдыннан Сулдан уңга: Г. Әпсәләмов, А Шамов. Г. Халит. Н. Гыйззәтуллин
3
Татар язучыларының күмәкләп беренче тапкыр ил буйлап сәяхәт кылуына, шул очрашу-күрешүләрдән соң ниндирәк нәтиҗәле эшләр башкарылуына озаграк тукталдык. Чөнки шуннан соң андый аралашу мөмкинлекләре утыз елга 142
кичектерелеп торачак Әүвәл милли әдәбият вә сәнгать вәкилләрен эзәрлекләү ин алдынгы сафта атлаучыларын күпләп юк итү чоры һәм шуннан сон ук Бөек Ватан сугышы фажигаләре башланып китә. Репрессияләр чорында юк ителгән ин күренекле берничә әдипнен исемен дә атап үтик Г Ибраһимов. Ф Кәрими К.Тинчурин. Ф Бурнаш. Ш Усманов. Г Гали һәм тагын бик күпләр Сугыш башлангач яу кырына киткән һәм иленә кире әйләнеп кайтмаган азучыларыбыз исемлегендә дә утызлап фамилия теркәлгән Шул исәптән М Жәлил Г Кутуй А.Алиш. Ф Кәрим. Н Баян. М Крыймов
Кабат җанлана башлаган аралашу чараларнын ин зурысы. атбәгтә. 1957 елла Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге (декадасы) булды Бу ижаг бәйрәмендә бик күп артистлар, музыкантлар, рәссамнар катнаша Язучылар торкеме дә бик ишле була Янарак кына сөргеннән кайткан шагыйрь Хәсән Туфан да башкаладагы бәйрәмгә барырга лаеклы дип табыла Артист, музыкантларнын күпчелеге, шундагы зур-зур залларда үз осталыкларын күрсәтеп, дан-шөһрәт казаналар, шанлы исемнәр, бүләкләр алалар Хәлил Әбжалиловка исә СССРнын халык артисты исеме бирелә Татарстанда эшләүче татар артистларыннан берәүнен дә мондый олы исемне алганы булмый әле Язучылар өчен төп бүләк—Декадага әзерлек алдыннан нәшер ителгән яна китаплар, бәйрәм көннәрендә күрсәтелергә дип сайланган сәхнә әсәрләре булгандыр, мөгаен Беренче мәртәбә татар һәм рус телләрендә басылып чыккан зур күләмле «Татар поэзиясе антологиясе» һәм татар язучыларынын биографиясен һәм әсәрләре исемлеген теркәгән китаплар да ямь өстенә ямь була.
Шушы зур вакыйгадан сон Татарстан язучылары Идел —Урал буе республикаларында яшәүче каләмдәшләре һәм әдәбият сөючеләре белән дә берничә Атналык оештыралар. Башкортстан. Чуашстан һәм Мари Эль автономияле республикалары вәкилләре дә Казанда. Әлмәттә һәм кайбер районнарда булып китәләр. Күмәк әдәби җыентыклар, аерым авторларнын тәржемә ителгән әсәрләре бер-бер арглы шушы автономияләр нәшриятларында дөнья күрә Күрше республикаларда яшәгән классик әлипләрнен иҗатларын алмашып тәржемә игеп бастыру эше дә җанланып китә Шул рәвешле чуаш К Ивановның күләмле «Нарспн» поэмасы—Казанда. Г. Тукай әсәрләренен шагыйрь Я Ухсай тарафыннан тәрҗемә ителгән китабы Чабаксарда нәшер ителә. Татар-башкорт әдәбиятлары вәкилләре арадашлыгының ин югары баскычка күтәрелгән чоры, мөгаен, нәкъ шушы илленче еллар ахыры белән алтмышынчы елларга туры киләдер Бу дәвердә ү зара тәржемә итешеп чыгарылган китаплар исемлеге дә шактый зур. Шулардан фәкать бер китапны—элеккеге «халык дошманы* X Туфаннын сөргеннән сон башка телдә тәүге тапкыр басылган «Йөрәк дәфтәрләреннән* дип исемләшән шшырь җыентыгын (Уфа. 1960) атыйм Башкорт кардәшләребезнен бу мактаулы хегмәте әлегәбеиә беркайда да теркәлмәгән. 1986 елда чыккан кирпеч калынлыгы «Совет Татарстаны язучылары* белешмәлегенә дә кермәгән
Башкортлардан кала ин җылы кардәшлек мөнәсәбәтләре, минемчә, татар-казакъ әдәби бәйләнешләре жирлегендәдер Безнен ата-бабалар злек-электән ка икъ чаткы белән тыгыз бәйләнештә яшәгән Ике халыкка да хезмәт иткән әдәбият-сәнгать әһелләребездә ишле журналистлар, җырчылар, акын шагынритәребег Гөркестан генерал-губернаторынын җирле милләт вәкилләре белән эш нгүче ярдәмчесе Шаһимәрдан Ибраһимов. мәсәлән. 1870 елда казакъ һәм үзбәк телләрендә беренче газета чыгаруны оештыра, шунда кардәш «нугай* ("татар" дип укы), кагакъ һб халыкларга багышлы хезмәтләрен бастыра 1881 елдан анын эшен «нугай морза* Хөсәен Чанышев дәвам иттерә Шагыйрь Акмулла иҗаты да кардәш халыкларны берләштерүгә юнәлгелгән Укымышлы яшьләребез дә кагакъ илен үз иткән Анын шулай икәнлеген без классик әдипләрсбезнен-Г Ибраһимов. Г Тукай. Сәйфи Кулаш һ б ларнын биографиясен укып та беләбез
1960 еллар башында Урта Азия республикаларында Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре оештырыла Ин башлап зур бер делегация Казакъстан Союздаш Республикасы башкаласы Алма Атага юнәлә Казакъ илендә т\ым үскән күренеше шагыйрь Нури Арсланов хәтерләвенчә. Свсрдловскидан Алма-Атага баручы поезд
«тулаем безнекеләрне генә төяп бара». Казакъ иленә килеп кергәч тә һәр зур станциядә кунакларны бәйрәмчә киенгән-жыенган халык каршы ала. Очрашу митинглары оештырыла. «Хуш килденез, бавырлар-карындашлар!— дигән сүзләр яңгырап тора. Татарлардан ул очрашуларның ин түрендә аксакал язучылар һәм Мәхмүт Хөсәен булганлыгы күпләрнең хәтерендә калган. Трибунадан татарчага казакъ сүзләрен мул кушып ялкынлы нотыклар һәм шигырьләр сөйләүче «якташ шагыйрь»не жирле халык та үз итеп, алкышлап кабул итә торган була.
Казакъстанда язучылар күпсанлы очрашу, сөйләшүләрдә катнаша, зур-зур мәҗлес-банкетларда да була. Аерым затлар иш-дус тарафыннан чакырылып, кунак-кунак уйнап та алгалыйлар. Шунда булган кешеләр тагын бер вакыйганы еш искә төшерәләр иде. Ул вакытта Казакъстан Язучылар берлегенен җитәкчесе, бәге Сабит Моканов була. Тумышы белән казакъ иленен төньягындагы Петропавел төбәгеннән. Татар шагыйрьләре Н.Арслан белән М.Хөсәеннәрнен якташы. Хатыны Мәрьям дә шул төбәк кызы, яшьли татарлар белән аралашып үскән. С. Моканов берара Оренбургта. «Хөсәения- мәдрәсәсе җирлегендә барлыкка килгән рабфакта белем алган. Ягъни икесе дә татар мохитен яхшы белә. Әдипнен вафатыннан сон зур фатирында оештырылган музеенда булганым бар. Китап киштәсендә татар китаплары да байтак иде. Карандаш белән билгеләр куеп, сүз-жөмләләр теркәп укылган шундый берничә китапны актарып та карадым. Мохтар Әүэзов музей- йортында да шундый ук хәл: эш бүлмәсендәге китап киштәсендә татар китаплары күп. диварларга эленгән фотолардан таныш йөзләр дә карап тора.
Инде әлеге вакыйгага кайтык. Зур мәҗлес-банкетларда түр өстәлнен уртасында ирле-хатынлы Мокановлар. алар тирәсендә ике республика җитәкчеләре һәм төрле дәрәҗәдәге түрәләр. Бу мәҗлесләрне искә алучылар хәтерләвенчә, шундый утырышларның берсе тәмамланырга якынлашып килгәндә юкарак гәүдәле, кечерәк буйлы Сәрвәр Әдһәмова. кемнән дә булса рөхсәт-фалән сорамыйча торып баса да. бар куәтенә казакънын бер монлы көен җырлап җибәрә. Халык тын калып тыңлый, аннары бик озаклап кул чабалар. Һәм. кул чабулар тынып өлгермәстән. түр өстәл тарафыннан татар җыры янгырый—Мәрьям бикә җырлый. Әлбәттә, янә озаклап кул чабалар. Һәм бу хәл ул кичтә дә. шуннан сонгы кичәләрдә дә кабатлана әле. Ике кардәш хатыкнын элекке вакытларда никадәр якын булганлыгына тагын бер дәлил ич бу!
Татар әдәбиятын рус әдәбиятыннан кала мул итеп тәрҗемә кылучылар да казакъ кардәшләребез була. Сугыштан соңгы чорда ул республика нәшриятлары ел саен кимендә ике-өч татар китабын бастырып чыгарды. Театрларында да безнен авторларның пьесалары еш сәхнәләштерелде. Бездә исә шул дәвердә егерме бишләп күләмле әсәр тәрҗемә итеп бастырылды. Революциягә кадәр бу өлкәдә өстеңзек безнең якта була. XIX гасыр урталарыннан иҗат итә башлаган казакъ әдәбияты классигы Абай Конанбаевнын икенче шигырь җыентыгы 1916 елда Оренбургта Рәмиевләрнен «Вакыт» басмаханәсендә. 1922 елда Казанда басылган Шигырь- поэмаларынын тулырак татарча җыентыклары 1947 елда М Максуд тәрҗемәсендә һәм 1981 елда күмәк тәрҗемәдә басылып чыктылар. Казакънын беренче романы «Бәхетсез Жамал» (авторы М.Дулатов) 1910 елда Казанда, беренче повесте «Күргенде (тәрбияле) бала» (авторы М Нурбаев) Оренбургта - Вакыт» басмаханәсендә дөнья күргән. -Вакыт» басмаханәсе ул елларда казакъча 8 китап бастыра, дип хәбәр итә академик Ә.Кәримуллин М.Дулатовнын Казакъ илендә зур абруй казанган, дөресрәге, ул илне дер селкеткән «Уян. казакъ» дип исемләнгән шигырь җыентыгы да 1909 елда Казанда басылган. Узган гасыр башында «Яшь казакъ» хәрәкәтен оештырган, түнтәрешләрдән сон беренче Казакъ Совет автономиясенең җитәкчеләреннән берсе булган Сакен Сәйфуллинның тәүге шигырь җыентыгы да 1914 елда Казанда дөнья күрә.
Бер елдан соң Казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәре Татарстанда уздырылды. Шул вакыйгага багышлап Казанда «Дала җыры» исемендә күмәк җыентык нәшер ителде (1964). Казакъ язучылары белән очрашулар республиканың төрле районнарында да үткәрелде. Соңыннан, татар әдипләре белән бер очрашу вакытында Олжас Сөләйманов Шәле авылының җәйләвендә булуларын искә алып сөйләгән иде. Жәйге матур төннең бер өлешен алар шунда Хәсән Туфан белән гәпләшеп
уздырганнар икән
60НЧЫ еллар белән 80нче еллар арасында Татарстанда бнк тантаналы рәвештә Әзәрбайжан республикасы! 1969). Кыргыннан! 1972), Украина респ>«ликасынын Донеик өлкәсе (1972). Каракалпакстан автономиясе (1981) әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Совет әдәбияты атналыгы (1979). Идел буе өлкә һәм республикаларында Максим Горький иҗатына багышланган очрашулар (1978) уздырылды Шул ук елларда бсзнсн язучылар һәм сәнгать әһелләре Кыргызстанда. Донбасс шәһәрләрендә (1972). Каракалпакстанда (1979) булып кайттылар Каракалпакстан язучылары белән арадашлык вакыйгаларына багышлап Ташкентта һәм Нөкистә татар хикәяләре тупламалары (1979), Казанда исә күләмле «Арал дулкыннары» әдәбият антологиясе (1981) нәшер ителде
1976 елнын декабрендә бер атна дәвамында Казанда бер төркем чит ил язучылары булып китте Венгрия. Көнчыгыш Германия Монголия. Норвегия. Төркин Финляндия. Чехословакия. Швеция вәкилләре Килүчеләрнең төп максаты-татар әдәбияты үрнәкләрен чит илләрдә бастырып чыгару һәм пропагандалау хакында фикер алышу - - -
иде Бу очрашуны СССР Язучылар берлегендә **« НПМЕРИОЮ «ОНДА
тәрҗемә әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бюро оештырды Чит ил язучылары белән бергә Казанга шул бюронын җитәкчесе шагыйрь Вил Ганисв, СССР һәм РСФСР Язучылар берлегендә төрле республикалардагы әдәби оешмалар белән элемтә тотучы вәкилләр дә килде Кунакларның тулы исемлеге һәм эш тәртибе язмалары миндә сакланган Венгрия. Норвегия. Финляндия һәм Төркиядән килүче язучыларның нияте зурдан булуы, татар әдәбиятын үз илләрендә пропагандалауга чынлап керешәчәкләре аларнын бәйләм-бәйләм татар китапларын, татар жыр- моннары язылган пластинкаларны сорап һәкз сатып алуларыннан билгеле иде Чынлап та. тиздән Венгриядә татар әдәбияты белән кызыксынунын нәтиҗәләре күренә башлады Язучылар берлегенә татар повестьларыннан һәм хикәяләреннән торган җыентык туплап җибәрүне үтенгән хат та килде Венгр телен ейрәнеп, венгр һәм татар әдәбиятын тәрҗемә итәргә сәләтле булган берәүне укырга җибәрү мәсьәләсе дә хәл ителде Бу җитди вазифа Равил Бохараевка йөкләнде
1980 елларнын икенче яртысыннан башлап СССРда әдәбият вәкилләренең арадашлык хезмәтчәнлеге сүлпәнәя төште һәм озакламыйча ул эшчәнлек бөтенләй туктатылды.
Әдәбиятлар дуслыгы бәйрәмнәре, үзара аралашу, фикер алышу чаралары зурлап уздырылган елларда татар язучыларыннан Сибгат Хәким. Зәки Нури. Гариф Ахунов. Равил Фәйзуллин Туфан Миннудлмн. Рафаэль Мостафин кебек шәхесләребез ул чараларда бнк актив катнаштылар Кон баешындагы Киев. Минск. Калининградлардан башлап. Брак Кончыгышта1ы Камчатка. Сахалиннарда яшәүче күпсанлы мидләтгешләрсбс шс урымнарда күреп алар белән аралашкан. Татарстан хәбәрен ирештергән шәхесләр .зә шу зар булды Шул хакта аларнын байтак кына исталск язмалары соңрак үзебезнем матбугат битләрендә дөнья күрде
Якын киләчәктә дә бер-беребез белән шулай күрешеп, уртак унышлар өчен бергәләп сөенешеп яшәргә насыйп булсын иде