ВӘЗЕНГӘ СЫЙМАГАН УЙЛАР

 

Минем кулга, беразсонарып булса да. шагыйрь Зиннур Мансуровнын “Кунелдә фидаи яшәсә дигән китабы килеп керде. “Мәгариф" нәшриятында 2006 pi та бик зиннәтле тышлык белән. 500 битле итеп басылган бу калын китапнын. алып укый башлаган идем, эчтәлеге дә хикмәтле булып чыкты Җыентыкка авторнын яшәешебездәге көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уйлану вә күзәтүләре, әдәбият һәм сәнгать тормышына тәнкыйди күхтектән карап язылган мәкаләләре, төрле буын каләм әһелләренә багышланган иҗат портретлары, аерым китаплар унаеннан фикер-карашлары тупланган.

ашыктыра-кыса, гел үз янына чакырып торды.

Чөнки анда килеп туган вәзгыятьләрне сабырлык белән, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, ничектер, ихластан бәяләү бар Ә укучы күңеле нәкъ менә шундый сыйфатларга тартыла да бит инде Ки ганка кереш сүзендә автор үзе бәян иткән фикерләрен "Вәзенгә сыймаган уйлар” дип атаган Безнеңчә, җисеменә нәкъ зуры килә торган исем бу. һәм үзебезнең язмага да шул исемне куйдык.

Беренче карашка, китап тар даирәләр, әдәбият вә сәнгать, мәдәният әһелләре өчен генә кебек. Әмма аны кин катлам әдәбият сөючеләр алып укысалар ла. бу беркемгә дә зыянга булмас иде. Мондагы фикерләр, уйланулар һәр китап укучыга әдәби әсәрләрне аңларга ярдәм итәчәк, аларны шуңа әзерләячәк Безнен татар әдәбиятында нәкъ менә шушы әзерлек мәсьәләсендә бала бит Гади укучыны да тотып алырлык, аны кызыксындырып игътибарын җәлеп игәрлек тәнкыйть макәләләре һәм бәяләмәләре юк дәрәҗәсендә Ә бит әдәбиятлар тарихында тәнкыйтьчеләр тарафыннан кин катлам укучыларга атап язылган, .парны әдәби әсәрләрне айларга әзерләгән мәкаләләр лә язылган Әйтик, рус әдәби тәнкыйть бөекләре В Белинский һәм Н Добролюбов исемнәрен без әле дә булса яхшы беләбез. Безнен татар мәгърифәтчеләре Мәрҗани. Курсави. Максудн. Исхакый. Күлтәси һәм бөек Тукай үзе дә халыкта әдәби әсәрләре белән генә ту гел. гаммәви язмалары белән дә киң билгеле булганнар, һәм менә Кунелдә фидаи яшәсә нәкъ әнә шундый гали укучыны да җәлеп итәрлек китап Өстәвенә аның теле гади, халыкчан, җинел укыла Шулардай чыгып бу мәҗмуганы мин кин катлам укучылар өчен дип бәялим.

 
   

Әйтергә кирәк, төрле авторларның мондый кыйбладагы мәкаләләре һәм язмалары безнен матбугатта даими күренә һәм мин. татар әдәбиятының гади бер солдаты буларак, алар белән хәлдән килгәнчә танышып барам. Әмма минем Зиннур Мансуров язмаларыннан алган тәэсирләрем гадәти түгел, ә кискен төстә үзгә булды. Чөнки авторның әдәбиятыбыз, сәнгатебез һәм яшәешебез турында, гомумән, тормышыбыз турындагы уйланулары, аларга китереп биргән бәясе моңарчы яшәп килгән, без инде ияләнеп беткән кысаларда түгел. Алар, ничектер, янача. үзенчәлекле, авторның ярылып яткан үз өслүбе бар. Мондый кыйбладагы китаплар, гадәттә, ник аны яшереп торырга, авырлык белән, алләни теләмичә генә, укырга кирәк булганга күрә генә укылалар.Ә менә бу мәҗмуга , вакытны

 

 

Бәс инде телгә килеп кагылганбыз икән, кайбер шәхси фикерләремне дә әйтим әле Мин монда, авыл җирендә, укучыларга якынрак торам, һәм чамалыйм ки. хәзерге заман укучысы әлләни бизәкләнмәгән, боргалап-сыргаланмаган. төчеләнүдән ерак торган, җиңел аңлаешлы телдә язылган әсәрләрне яратып укый Беләсезме, телнен нинди булуы укучы өчен зур әһәмияткә ия! Әлбәттә, мина шунда ук каршы төшәрләр. Укучыны гади телгә күнектерергә, анын зәвегын түбәнәйтергә кинәш итәсең, дип. Анысы шулай да булсын Сон. җанашларым, анын укучысы хәзер әле үткән гасырдагыдан гына да шактый үзгә бит һәм вәзгыять бик гади килеп чыга Артыгын әдәбиләштерелгән, беренче кат укыганда ук үзләштерелми, аңлашылмый торган әсәрләрне ул, кулына алып беренче битен укып караячак та, кире куячак. Һәм ... вәссаләм!

Ярый, китап янында сөйләнеп байтак вакыт үткәрдек. Хәзер инде анын зиннәтле тышлыгын ачып эченә кереп китик, һәм дә ки, курка-курка гына. Бик җитди, фәлсәфи-гаммәви. биниһая колачлы мәҗмуга бит бу. Хәзерге дөньяны, әдәбиятны тануда, бәяләүдә автор биеклегенә күтәрелеп булырмы? Ул утырган мөнбәрдә янәшә калып булырмы9 Алданын үзенә тапшырдык...

Китап дүрт зур бүлектән тора. Беренче бүлектә автор безнең данлыклы да, тирәнтен фаҗигале дә үткәнебезгә нечкә хисле шагыйрь күңеле аша үткәреп анализ ясый. Барыбызның да күңелендә тирән эз һәм җәрәхәтләр дә калдырган бу дәвергә фәлсәфи бәяләмә бирә. Коммунистлар партиясе һәм анын җитәкчеләре кылган җинаятьчел гамәлләргә укучысы белән бергәләп аңлатма табарга тели. ” . Сезләрне үзем белән бергә уйланырга чакырам,—ди ул һәм сораулар да китереп куя,—Инде җимерелүгә дучар ителгән “уртак ватан”га нилектән озак еллар буена бәрәкәт иңмәде9 Үзенен озын тарихында һәртөрле “яңарышлар” кичергән Русия нигә һаман тәрәккый илләр юлына чыга алмый? Бәхетсез язмышлы халыклар кайчан мантып китәр? Безне нинди авыр йөк басып тора? Хикмәт икътисадта гынамы?.. Әйдәгез, җавапларны бергә эзлик,”—ди.

Әйе, үткәнебезгә—ягъни социализм һәм Совет хакимияте дәверенә—без, менә хәзерге исеме дә җисеме дә анык булмаган җәмгыятьтә яшәп торучылар, төрлебез төрле бәя бирәбез. Шәхсән менә мин үзем илдә социализм төзүнең башлангыч гамәлләре бернинди җинаятьчел максатларда булмаган, ә изге теләктә, патша самодержавиесе гасырлар буена изеп килгән, наданлыкта һәм хәерчелектә тоткан халыкларны иреккә чыгару, аларга адәм рәтле тормыш бирү максатларында булган дип саныйм, һәм бу гамәлләрне кубарып, башлап йөрүчеләр бернинди шәхси ният тотмаганнар, шәхси мәнфәгатьләрдән ерак торганнар, ә социализм идеалларына ихлас күнелдән бирелгән булганнар Жәмгыятебездә мондый фикердә торганнар бер мин генә түгел, алар күпләр. Тик менә шул бәхетле киләчәкне төзү биниһая зур ялгышулар, чын мәгънәсендә җинаятьләр, халык иркен патша хакимлеге чорыннан да нык итеп кысулар белән башкарылган.

Кызганыч ки, безнен татар әдәбиятында, бүтән халыклар әдәбиятларыннан да уздырып, социализм идеяларын бары тик берьяклы бәяләү, аларны ахырынача хурлау гына бара. Барча каләм ияләре, хәтта зур, талантлы язучыларыбыз әсәрләрендә дә ул үткәнебезгә нәфрәтне, тоташтан тиргәүне күреп исләрен китәрлек. Шул чорларда иҗат иткән, кайчандыр мактап кына җырлаган язучыларыбыз хурлау ягына егылдылар да төштеләр Гаделлек түгел бит бу, җәмәгать! Җанашларым, социализм идеялары һич кенә дә юкка чыкмадылар бит әле! Алар яши. Азиядәге нинди зур дәүләтләр шул кыйблада. Африкада. Америкада социализм юлына баскан дәүләтләр күпме? Изелгән, хәерчелектән интеккән халыклар шул юлны сайлыйлар. Ике система арасында көрәш дәвам итә әле .Ахыргы чиктә кайсысы җиңеп чыгар? Монысын киләчәк күрсәтер.

Зиннур Мансуров язмаларынын әһәмияте шунда ки. ул социализм төзү юлында аны җитәкләүчеләр җибәргән хаталарны, алар ясаган җинаятьчел гамәлләрне бөтен тирәнлеге, фаҗигасы белән ачып бирә. Шушы юлда халыкка каршы кылынган имансызлык, кан үче алу, куркыту, үчләнү, залимнәрнен үзләре, аларнын бернинди гаепсез корбаннары турында сөйли, шушы гамәлләр өчен әлегә кадәр тәүбә кылынмавын искә төшерә.

Бу бүлекнең башлангыч өлеше кызыклы һәм үзенчәлекле. Биредә автор үз шәхесе, каләмдәшләре, әдәби хәрәкәт барышы турында сөйли, шул унайдан сораулар куя һәм аларга үзе үк жавап та бирә. Күренеп тора, отышлы алым икән бу. Ул 138
үз алдына
куйган максатнын офыкларын кинәйтү. килеп туган вәзгыятьләрне кин колачлау мөмкинлеген биргән. Мондый очракта авторнын куллары чишелеп киткән диләр.

Язмаларда автор үз фикерләрен тәфсилләп дәлилли, кайчак, гади ташлар арасында табылган якутлардай, көтелмәгән, монарчы без белмәгән җинаятьчел фактлар ачыла. Беләсезме. 1861 елда Русиядә крепостнойлыктан котылырга теләмәгән крестьяннар җитәрлек булган! Баржалар тартып йөри торган бурлаклар пароходларга каршы чыкканнар! Чөнки .. кол булу җинел, хор булу авыр. Теге елларда, ни кызганыч, без үзебез дә шундый тәрбия алганбыз түгелме сон9

Зиннур Мансуров тарихи фактларны яхшы белә һәм кин катлам укучыга билгеле булмаган мәгълүматларда кигерә. Мәгълүм революционер Лев Троцкий 1918 елда партиянең Курск губерна һәм шәһәр комитетлары җыелышында дөньяда беренче мәртәбә социализм төзүдә бернинди тәҗрибә булмаганын танып, менә мондый сүзләр әйткән: "Үзебезнең тәжрибәсезлекне нәрсә белән тутырырга? Истә тотыгыз, иптәшләр, бары тик террор белән! Эзлекле һәм аяусыз террор белән! Әгәр бүгенге көнгә кадәр безнен тарафтан йөзләр, меңнәр юк ителгән икән, инде хәзер, кирәк булган очракта, уннарча меңне кырып салырлык оешма, аппарат булдырырга вакыт җитте." Менә, җәмәгать, дөньяда иң гадел җәмгыять төзүне җитәкләүчеләрнең берсе ошбу ниятне нинди юллар белән тормышка ашыруны тәкъдим итә Һәм мондый тәкъдимнәр сүздә генә калса бер хәл иде Ары таба уннарча мен түгел, уннарча миллионнар юк ителде бит. Уйласаң, чәчләрен үрә торырлык!

Авторнын уйлануларында безнен фаҗигабезне бөтен тирәнлеге белән ачып салган мондый фактлар әле тагын күп. Мин инде бүтәннәрен әйтеп тормыйм Монысы да бик җитеп торыр дип уйлыйм Ни кызганыч, нәкъ менә шундый ямансызлыклар, ерткычлыклар гадел җәмгыять төзү уен җинаятьчел юлга алып кереп китте дә инде Күрәбез ки. беренче адымнарында ук

"Көяләнгән күңел кыйтгалары" дигән баш аегында авторның нәни күләмле нәсерләре тупланган. Бу нәсерләр әдәбиятта яңа форма кебек кабул ителә, һәрхәлдә, минем монарчы андый язмаларны укыганым юк иде әле. Сүз уңаенда. "форма" дип әйтмик, "шәкел' диик. Безнең мәшһүр мәгърифәтчебез Рабит Батулла "Мәгърифәт" газетасының 29 март санында булган “Китереп кысса кыйсса" дигән үзалдына сөйләнүләрендә форманы шәкел дип әйтергә кушты. Минемчә, үз фикерләреңне мондый кыска, берничә җөмләдән генә торган нәсерләр аша бәян итү. чыннан да, отышлы алым Аларда автор яшәешебез, мәдәният һәм сәнгать, сәясәт мәсьәләләренә юнәлтеп үз алдына, димәк ки укучысы, бөтен җәмгыять алдына да кискен сораулар китереп куя һәм ждвап та бирә Әйтик, бу язмалар менә мондый нәсер белән башланып китә:

"Әвене янган кешедәй, һәрдаим кәвеш башына карап йөрү адәм батасының өстәмә көчләрен суыра, отыры, рухын бөкрәйтә. Безгә мондый басынкы халәттә күпме яшәргә туры килде! Тәмам өметсезләнмик әле Башыбызны бераз югарырак тотыйк. Күккә багарга вакыт табыйк: кояштан—йөрәгебезгә, йолдызлардан зиһенебезгә илаһи җылылык иңгәнен тоярбыз. Беравыкка гына булса да тормыш авырлыклары онытылып торыр Яшәү гаме тулган башыбызны калкыта төшик әле. туганнар!.."

Менә сезгә бөтен бер нәсер, һәм афәрин. Мансуров' Бик мәгънәле иген, тормыш фәлсәфәсе белән, әйбәт әйтелгән бу. Хәзерге заманда безләр нәкъ менә шундый киңәшләргә мохтаҗ. Сон. кайсыбызның гына кәвеш башына карап, өмстсезлеккә калып йөргән вакытлары булмый?

Тагын. Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев әдәби мәҗлесләрнең берсендә Мин үземнән сои оч татар калдырам", дигән. Горурлык белән. Менә бу юлларны укыгач без, хәтта әдәбият вә сәнгать әһелләре дә. кайда әле ул горурлану, башларыбызны култык астына яшерергә мәҗбүр булабыз. Аяз ага Гыйләҗев нәкъ менә миллилекне, туган телгә мәхәббәтне, гомумән, үзебезнең дәвамны гаиләләребездә тәрбияләүне искәрткән. Ә безләр исә. күпмебез генә үзебездән соң татар җанлы, тагар телле дәвам калдыру белән мактана алабыз?! Мин исә. шәхсән, бу уңайдан берни дә әйтми генә калам.

Бу нәсерләр шактый күпсанлы, аларнын һәркайсы тирән мәгънәле, хикмәтле, баш өлеше һәм ахыры булган, тәмамланган әдәби әсәр Бик күбесен монда китерергә күңел кыҗырап торса да. язма кысалары мөмкинлек бирми.

 

Китапнын икенче бүлегендә иҗат оешмаларындагы көнүзәк мәсьәләләр, шушы оешмаларны җитәкләүчеләрнең компетентлык дәрәҗәләре, мирасыбыз һәм аны аянычлы төстә югалтулар, музыка сәнгатебез һәм андагы унышлар, кыенлыклар кебек биниһая әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Беләсезме, илдәге өлкә мәдәният идарәләренен 160 башлыгы арасында нибары 20 проценты гына махсус белемгә ия икән Бик сәер хәл түгелме сон бу?! Әле Крылов бабай әйткәнчә, итекчегә пешекче эшен ышанып тапшырган кебек. "Белгечлеге буенча рухияткә бөтенләй бәйләнеше булмаган урын биләүчеләр ничаклы! Безнен Татарстанда күпме андыйлар' Милли мәдәниятебезнең турыдан-туры җитәкчеләре булып саналган кешеләр арасында хәтта бердәнбер техник белем белән генә коралланганнары да шактый. "Бездә лирикларны менә шулай физиклар җитәкли" .—ди автор ачынып.

Ә бит Октябрь инкыйлабыннан сон, баштагы жиде-сигез ел дәвамында әдәбият һәм сәнгатьтә иҗат ирегенә дә юл ачылган. Мәдәниятне үстерүнең концепциясе тудырылган. Аны әзерләүчеләр үзләре күпчелеге нәселдән килгән зыялы гаиләләрдә тәрбияләнеп үскәнгә күрә, алар мәдәни алгарыш эшенә күнел кушуы буенча алынган. Сәнгатькә күнел тартылмыйча торып аны җитәкләп булмый! В И. Ленин үзе дә һәрбер һөнәр иясенең компетентлы булырга тиешлеген әледән-әле искә төшереп торган. Сәнгать турында катгый нәтиҗәләр ясарга үзе дә җөрьәт итмәгән "Мин монда берни дә аңламыйм. Луначарскийдан сорагыз...”—дия торган булган. Ә хәзер исә безнен шактый җитәкчеләргә гап-гади зыялылык җитми. Монысын инде һәркайсыбызнын үз җилкәсендә татыганы бар.

Шагыйрь Зиннур Мансуров авыр тарихи юлыбызда рухи мирасыбызны югалта килүебезне дә искәртә. Чынлап та, телевизорның “Культура” каналын карасан гына да мона ышанасын. Анда даими рәвештә төрле халыклардан әлегә кадәр яшәп калган искитмәле архитектура үрнәкләрен, сәнгать әсәрләрен, китапханәләрне күрсәтәләр. Хәтта саны белән без татарлардан күпкә аз булган халыкларныкын да. Сорау туа: ә кайда безнен. татар халкының, андый тарихи истәлекләре? Сарай- Бату. Сарай-Бәркә, Бөек Болгардан калган гүзәл сарайлар, архитектура үрнәкләре кайда? Инде тарих үлчәме белән әле күптән түгел генә яшәгән Казан ханлыгы чоры. Кашан. Жүкәтау кебек калалар истәлекләре дә юкка чыккан. Күпме китапханәләр вәхшиләрчә таланган. Тарихыбыз юлы буенча югалтулар!

Китапта авторның милләтебез хадимнәре, татар халкының асыл затлары, аларнын иҗаты турында уйланулары зур урын алып тора. Менә Бакый ага Урманче. Барыбыз да бик белгән, ихтирам иткән, моңарчы әле татар халкында тиңдәше булмаган сынчыбыз. Карап торырга ук күркәм, олпат, күпкырлы шәхес. Аның иҗаты тасвирлауга мохтаҗ түгел, ясап куйган сыннары һәркайсыбызнын күз алдында. Ә менә анын искитмәле бай мәгълүматлы, һәрьяктан талантлы шәхес икәнен автор дәлилләп биргән. Бактың исә Бакый ага сынчы гына түгел, Мәскәү сәхнәләрендә чыгышлар ясаган җырчы да икән әле! Ул сыннарын да жырлый-җырлый ясаган икән. Сынлы сәнгать әсәрен, гомумән, сүзсез җырга тинләү дә бар бит әле. Күз белән кабул ителә торган җырга. “...Рәссам ташны да җырлата белә! Борынгы тарихыбызны чагылдырган сыннарга карыйсын да, күңелдә ниндидер эчке аваз яңгырый башлый. Кайвакыт җырның сүзләре дә аерым-ачык булып шәйләнә:

Шәһре Болгар каласында

Туйбикәнең

Коесы тирән, суы юк.

Шәһре Болгар каласының Исеме калган үзе юк... " —ди автор

Әдәбиятыбызның якты йолдызлары, шанлы шәхесләр китап битләрендә бер-бер артлы, бөтен фидакарьлекләре һәм фаҗигаләре белән дә. шул ук вакытта горур һәм калку булып гәүдәләнәләр. Аларны сурәтләгәндә инде Зиннур Мансуров шагыйрь генә түгел, ә фәнни тикшеренүче, аналитик бәя бирүче дә. Менә халкыбызнын мәнге сүнмәс кояшы Тукай. Автор аны "ике яклап янган шәм" дип бәяли. Тукайнын китаплары гадәтилектән ерак тора, чөнки алар яшәвебез дәреслегенә әверелгән Шагыйрьнен иҗатына үзенчәлекле итеп анализ ясый, анын фаҗигасен ачып күрсәтә һәм Тукай дуэльдә һәлак булды, дигән нәтиҗә чыгара. Самодержавие хакимлеге белән рухани-җисмани бәрелештә һәлак булды дигән нәтиҗә бу

Бөек Ватан сугышында Европа җирендә башларын салган татар әдипләре Совет илендәге башка халыкларнын каләм әһелләре белән чагыштырганда, шәһит киткән татар язучылары саны күпкә ишлерәк булып чыга. Дөньянын кайсы халкы шундый югалту кичергән нибары 30 минут эчендә милләтебезнең асыл затлары булган II жәлилченсн башлары Берлинның Плетцензее төрмәсе гильотинасында киселә Мөжәебез көрәштәшләре белән Дахау концлагеры крематориясендә яндырылган Барлыгы 31 язучы' Каберлеләре. каберсезләре

1995 елнын маенда автор татар халкынын сөекле язучысы, үзе әйткәнчә, “мөбарәк тәсбихнын бер мәрҗәне" Гадел Кутуй каберенә. Польшанын Згеж шәһәренә сәяхәткә чыга Әдипнен улы. шагыйрь Рөстәм Кутуй белән бергәләп Әлләни күләмле дә булмаган бу юлъязманы тетрәнмичә уку мөмкин түгел' 42 яше дә тулмаган фронтовик язучы, инде сугышлар тынгач, чит илдә, туган илен, гаиләсен, дусларын, милләттәшләрен шулкадәр сагынып, физик һәм рухи газаплар дөньясында үлем көтеп ята Инде сугыш беткәч' 1945 елнын 15 июнендә вафат була Згеж шәһәрендәге туганнар каберлегенә унөченче булып җир астына кереп ята Менә ул. татар язучысынын фаҗигасе! Үзенен “Тапшырылмаган хатлар" повесте, балалар өчен язган искитмәле маҗаралы әсәрләре белән халык күнелендә яшәп калган әдипнен бу кадәрле дә үкенечле язмышын бәлки күпләр белмидер дә

Мөбарәк тәсбих тагын сузыла. Нури Арсланов. Ижатта үзенә катгый хөкем чыгарып алга, үсешкә таба кискен адым ясый алган, үзе әйткәнчә, илле яшендә танылып, алтмыш яшенлә зурлауга лаек булган шагыйрь Иҗатындагы шушы батырлыгы белән, яңача ачылып китүе белән Нури Арсланов узган гасырнын алтмышынчы елларында әдәби хәрәкәткә йогынты ясады Әдәбият фәне галиме, язучы Ибраһим ага Нуруллин Ныклы иманлы, үз кыйбласыннан тайпылуны белмәгән, бик күп әдәбиятчыларның иҗатларына тәнкыйди, әмма ихласлык белән бәя биргән, үзе дә халык бик көткән "Тукай" китабын яза алган фидакарь шәхес Автор бик күп еллар буена республикабызның төп матбагасы булган “Социалистик Татарстан" (хәзерге “Ватаным Татарстан") газетасына мөхәррирлек иткән Шәмси ага Хамматовны “Тугрылык дәвамчысы" дип бәяли. Шәмси аганы мин дә бик яхшы беләм. Беренче хикәяләрем, публицистик язмаларым анын кул астындагы газетада дөнья күрде. Ул мине, әле борнап кына килгән язучыны да. танып белә, игътибарлы һәм таләпчән дә иде. Әлбәттә. Шәмси ага баштанаяк совет чоры кешесе иде. Әмма, автор искәрткәнчә, ул кырыс вәзгыять чорында да “номенклатура футлярына" сыймаган, эчке бәйсезлеген югалтмаган, үзенен рухи чынлыгын горур рәвештә раслый алган кабатланмас олы шәхес иде

Ары таба бу тәсбих инде әдәбият мәйданына сонрак. Совет дәвере үтеп, сүз иреге килгән чорлардагы каләм әһелләрен үз җебенә ала Милләт мәнфәгатьләренә фидаиләрчә бирелгән, җанында тоташ күкрәүләр йөрткән шагыйрь Рәшит Әхмәтжан Искитмәле тыйнак, әмма рух ныклыгы белән гигант шәхес, анын ялкынлы шигырьләре, халкыбызга ирек даулап, мәйданда ач ятып батырлык ясавы Бала чактан ук әти-әнисез калган, ун яшьлек малай вакытында ук шигырьләр яза башлаган, аннары, гаделлек таләп итеп. Сталинның үзенә хат язарга кыюлыгы җиткән Әхмәт Рәшит Чын шигърияткә тугры хезмәт итүнен мәҗбүри бер шартын үтәп, туктаусыз якалыкка омтылучы, бик кыю һәм үзенчәлекле шагыйрь Га шнур Морат Әдәбиятта гаять тәвәккәл, хәтта беркадәр дуамал, бар катысы милләт тәрәккые булган Рахман Хисмәтулла. Әдәби җәмәгатьчелектә зур өметләр уяткан һәм аларны аклый да килгән Луиза Янсуар.

Зиннур Мансуровнын эзләнүләре, уйланулары һәм . ин әһәмиятлесе. бу унайдан табышлары, ясаган нәтиҗәләре, безненчә. югары бәяләрлек зур фәнни хезмәткә тин Ышанабыз ки. бу хезмәт үзе белән кызыксынучыларны, китап укучыларын табар

Йомгаклау итеп, мин "фидаи" сүзен сүзлектән карадым 1 ади генә итеп әйткәндә, бу үз кыйблаңа ахырынача тугры калу, үз-үзеңне аямау икән Ә нәрсә' Бу гыйбарә әле дә үзенен әһәмиятен һәм мәгънәсен югалтмаган, беркайчан югалтмас та Чөнки әдәбият һәм мәдәният әһелләре теләсә кайсы чорда, теләсә нинди вәзгыятьтә дә үз халкы мәнфәгатьләренә тугры калырга тиеш Шагыйрь Зиннур Мансуров әнә шул фидаиләрнен берсе

 

 

Реклама