Логотип Казан Утлары
Роман

МӨНИРСТАН

—Исәнме, туган йорт, исәнме, ата-бабаларым нигезе?! Нихәл, өянке — син бит мине генә түгел, ыштансыз үрмәләп йөргән әтиемне дә хәтерлисең...Ул ишек алдын тәүге тапкыр күргәндәге сыман, капка баганасына сөялеп, мөмкин булганның барысын да күздән кичерде.

Әллә картаеп бара инде. Мона кадәр бер дә болай ук хискә бирелгәнен, бәгырьләре эреп, күңеле йомшаганын хәтерләми. Ә бу юлы, күзләрен яшь элпәсе каплавын тоеп, исән кулы белән керфекләрен сөртеп алды һәм як-ягына караш ташлады: Тимер Мөнирҗанның йомшаганын берәрсе күрә күрмәсен тагын!

Ишегенең ачкычы урынында тора микән?

Ул ашыга-кабалана баскыч астындагы бүрәнә ярыгына күз салды. Шунда! Ничек куйса, шул көе. Көненә унлаган, йөзләгән талау-үтерешле “анасын эт ялаган” шушы заманда авыл халкының әле һаман намуслы булып калуы сокландыра. Әйе, авыл халкы кешенең энәсенә дә тими, нәрсә хәрам, нәрсә хәләл икәнен иң кадерле мирасның берсе итеп буыннан-буынга тапшыра килгән. Кая да булса киткәндә дә өй бикләүнең ни икәнен белмәделәр — ишек келәсенә чыбык яисә каз каурые гына кыстырып китәләр иде, янәсе, өйдә кеше юк. Авылда халык бер-берсен белә, һәр өлкән кеше кемнең кем баласы икәнен таный, үзе дә сизмичә, педагоглар әйткән тәрбия процессында катнаша. Дөрес, авыл кешеләре үзгәрми тормый. Кызганычка каршы, тискәре үзгәрешләр кеше күңелен тиз яулый, һәм моны Белмәү авылыннан күпме еллар аерылып торган Мөнирҗанның зур бәхете иде.

Ачкычы кулында килеш ишекне ачып керергә ашыкмады Мөнирҗан. Җимерелә башлаган, ләкин әле төзәтсәң файдага ярарлык абзар-кураны урап килде. Мал асрамаса да, чебиләр тотасы булыр, дип уйлады ул. Җим болгатып тилмермәс өчен инкубатордан зурракларын алыр: бөртек кенә сипсәң, шуны чүпли-чүпли, чеби дигәнең тавык яки әтәч булганын сизми дә кала ул. Миңгерәү тавык булса да — җан иясе бит, иптәш булыр.

Сагыштан тансыклаган караш белән Мөнирҗан ишек алдын кабат күздән кичерде. Кеше аягы басмагач, тапталмагач, ишек алдында үлән, күр ничек үскән! Ул — песи борчагы, алабута, сарут, әрем, бәбкә үләне... Кычытканны әйткән дә юк — витаминнарның да витамины булган кычыткан чәчәк атып утыра.

—Тавык идиллиясе! — дип уйлады ул, көлемсерәп.

Идиллия кебек сүзләрне ул махсус уйлап тормый, нәкъ кирәк вакытта алар тел очына үзләре килеп кунаклый. Югыйсә, кайда ул югары, урта белем дә юк. Ә авыл мәктәбендәге җиде классның яртысы класс почмагында басып, яртысы коридорда жил куып узды. Бигрәк шук, тиктормас, шаян иде шул. Аның каравы, укыган китаплар саны буенча Мөнирҗан белән ярыша алучылар сирәктер. Университетларны бүтән җирдә узарга туры килде аңа. Һәрберсе Сорбонна, Гарвард ише генә идеме...

Ул туган нигезенә кайтуына шулкадәр шат, шулкадәр шат — егет чагы булса, берәүдән дә тартынмыйча:

Галиябану, сылуым, иркәм,
Шул кадәрле сагындым...

дип җырлап җибәрергә дә күп сорамас иде.

Аннан, зур бакча ягына карыйсы итте. Рәхмәт төшкере, кемдер бәрәңге утырткан икән ич. Ул күрше-тирәнекеннән үзенчә чисталыгы белән аерылып тора. Чүпсез бакчага каравы ук күңелле, күзләр рәхәтләнеп китә. Әнә ич, Миргали абзыйларның бакчасында алабута, билчән, эт эчәгесе мыжгыган. Төрмәгә килгән хатларның берсендә күршеләренең вафаты, йортларының буш торуы хакында язганнар иде. Балалары район үзәгендә яшиләр. Ихтимал, бәрәңгене дә шулар утырткандыр, кайтып утарга вакыт җиткерәлми торганнардыр.

Ул үз уйлары белән шулкадәр мавыккан иде, кемнеңдер:

—Әссәламәгаләйкем! — дип сәлам бирүен ишеткәч, сискәнеп китте. Ни өчендер шунда ук күтәрелеп карыйсы итмәде, тавышыннан сәлам бирүченең кем икәнен хәтеренә төшерергә тырышты. Тавыш, һичшиксез, аңа таныш иде. Тик кемнеке? Кайсы авылдашыныкы? Хәтерен җилләр артык нык иләгәндер ахры — исенә төшерә алмады.

Башын күтәреп, таныш түгел кешене күргәч, аның аптыравы көчәя төште. Миргали абзыйлар белән ике арадагы койма артында үзбәк түбәтәе кигән алтмыш яшьләрдәге бер ир басып тора иде.

—Исәнмесез! — Мөнирҗан күрешергә кулын сузды, һәм шул минутта аларның күзләре очрашты. «Тукта, кайдадыр күргәнем бар бит минем бу кешене! Кайда?» Тырышты, тик барыбер исенә төшерә алмады.

—Сез әллә монда яшисезме? — Мөнирҗан Миргали абзыйлар йортына ишарәләп күрсәтте.

—Әйе. Хатыным бу якныкы. Ул “кайтыйк” дигәч, кайткан идек, вакытлыча монда урнашып тордык. Ә сез — яңа күршеме?

—Бу минем туган нигез! — Мөнирҗан, үзе дә сизмәстән, әлеге сүзләрне шундый горурлык белән әйтте ки, әйтерсең, бу нигезне күз карасы кебек кадерләп, өф-өф итеп кенә тоткан. — Кайттым әле менә.

—Кайтуыгыз мөбарәк булсын, ганышык алайса. Минем исемем Морат.

—Ә мин Мөнирҗан атлы булам.

—Юлдан кайткач сусагансыздыр, чәйгә рәхим итегез, Мөнирҗан әкә.

—Рәхмәт, күрше, бүтән вакытта.

—Хуп, мәйлен. — Морат хушлашып китеп барды.

Ул китте, ә Мөнирҗан үз уйлары белән япа-ялгыз калды. «Кайда күргәнем бар иде соң бу кешене?..»

Бу сорау аны әле шактый интектерәчәк иде.

Мөниржан өч ел дәвамында яңгыр юып, кар ашап, җил себереп, болай да борынгы имән такталарга тагын да кадимирәк төсмер өстәлгән баскычка утырды. Ашыкмыйча гына тәмәке кабызды һәм «университетларын», аларда укыган «студент еллары»н исәпләргә кереште. Алтмышны тутырып, җиденче унлыкны вакласа да, шөкер, хәтере әйбәт. Шуңа күрә гомерендә инде ничә тапкыр исәпләгән нәрсәне кабат хәтеренә төшерү әллә ни авыр булмады. Сигез «университет»та барлыгы утыз дүрт ел «укырга» тиеш булган да бит, башы эшләгәч, экстерн тәртибендә унсигез ел эчендә тәмамлаган икән аларны. Менә шуннан белегез инде абзагызның кем икәнен. Ул булган «университет»ларда вакытыннан алда теләсә кемнән «имтихан» бирдертмиләр. Ә Мөниржан, монда чакта ирекнең кадерен белеп бетермәсә дә, төрмәдә үзен бик тәртипле тотты. Башка тоткыннар белән конфликтка кермәде, коткыларга бирелмәде, куштанланып йөрмәде, ләкин начальствоны санлады. Сул кулы беләгеннән өзек булса да, төрмәдә уздырылган концертларда бер-бер артлы татар, башкорт, урыс көйләрен тальян белән хромкада уйнап, болай да тулып ташырга әзер торган күңелләрне урыныннан кузгата, айлар, еллар буена җыелган буаларын ера иде ул. Хәтта ни каты бәгырьле закондагы каракларның күңеле йомшый: «Мунирка, Мунирка дорогой!» — дип кенә торалар, башкалардан җәбер-золым күрсәттермиләр.

Дөрес, зонада консерваторияләр тәмамлап, дөнья корифейлары әсәрләрен су урынына эчүче һәм аларны төрле уен коралларында бик оста башкаручылар да очраштыргалый. Дөнья бит... Ләкин аларның артык дөрес уйнауларымы, бүтән сәбәпме — ни өчендер тоткыннар күңелeн алай ук әсәрләндерми, җелекләренә төшәрлек тәэсир итми. Бәлки, Мөнирҗанның стажлы зек булуы да роль уйнагандыр. Бәлки, союз төрмәләрен айкаган, исемнәре җинаять дөньясында танылган әллә кемнәр белән аралашкан, сынар кулын сугышта өздергән татар абзыйын төрмә авторитетлары үз кеше итеп карагангадыр. Бу хакта Мөнирҗан уйланмады түгел, уйланды, төгәл бер фикергә генә килә алганы юк.

Әйе, начальство да үги итмәде, тоткыннар да какмады-сукмады Мөнирҗанны һәм кайчакта үрнәк тәртибе өчен, ә кайчакта Бөек Ватан сугышы инвалиды булганга, амнистияләргә эләгеп, вакытыннан алдарак кайтарып җибәрәләр иде аны. Бер генә тапкырында да башыннан азагына тикле утырмады ул.

Төрмә тормышына Мөнирҗан шулкадәрле күнеккән иде ки, әйтерсең, аның өчен иректән аерылу кәгазьдә генә булса да бар саналган хокукларыннан мәхрүм ителү түгел, күрше авылга утырмага яки командировкага гына барып кайту иде. Ә нигә командировкага димәскә: барасың, вакытыңны тутырасың, кайтасың. Уйлап карасаң, командировкага караганда өстенрәктер дә әле, чөнки командировкада өс-башыңны карыйсың, тамагыңны туйдыру хәстәре турында кайгыртасың. Ә төрмәдә ашау байдан, үлем Ходайдан. Чулак булгач, Мөниржанга эшнең авырын кушмыйлар.

Зонада утырган чакларында кемнәр белән генә аралашырга туры килмәде аңа: ул — кеше үтерүчеләр, көчләүчеләр дисеңме, бурлыкны нәсел-нәсәбенең данлы традициясе санаучы эреле-ваклы караклар дисеңме — йә Хода! Доцент, фән кандидатларын әйткән дә юк, академик, профессорлардан алып үз гомерендә мәктәп бусагасын атлап карамаганнаргача бар иде. Танылган артист белән рәссам, музыкантларны да хөкем төрмәнең шестёркалары белән бер рәткә куя. “Гадел хөкем” нинди генә талантчаны җыеп китерми бирегә! Әйт инде: Николай Краденов ясаган ялган акчаларны чыныннан ничек гади күз белән аерасың? Хәтта салган баштан, мәжлестә кайсыдыр Мәскәү журналистының борынын тешләп өзгән тагын бер язучысы белән дә утырырга туры килде. Арада энә кадәр гаебе өчен дөя кадәр җәза алып, эчтән сызып йөрүчеләр дә, судан коры диярлек чыгып, төрмәне ял йорты урынына күрүчеләр дә җитәрлек. Монда утыручыларның кайберләре исә бөтенләй гаепсез.

Төрмәнең язылган һәм язылмаган үз законнары бар. Шул ук тоткыннар тузлар, корольләргә... шестерка-алтылыкларга бүленгән. Иректә дә шулай... бугай. Мөнирҗанның ишеткәне бар. Әгәр дә шушы иерархия, касталар булмаса, төрмәдә тулы анархия хөкем сөрер, ата улны, ана кызны белмәс иде.

Төрмә законнарының нинди көчкә ия икәнлеге хәтта мәзәкләргә дә күчкән. Камерага бер-бер йодрыгы ике потлы гергә тиң әзмәвердәй рецидивистны кертәләр. Ул сорап, әдәп саклап тормый, керә-керешкә моңа кадәр камераны дер селкетеп торган ристәннең ипиен алып ашый. Аннан соң күңеленә хуш килгән урынга менеп ята. Беркем бер сүз әйтә алмый. Закон көчленеке.

Менә ипи хуҗасы кайтып керә. Ипинең юклыгын күргәч, дәһшәтле тавыш белән:

— Кем ашады минем ипине? — дип, камераны яңгырата.

Яңа тоткын яткан урыныннан теләр-теләмәс кенә башын күтәреп:

— Мин ашадым. Нәрсә, әллә ошамыймы? — ди.

Аның кыяфәтен күргәч, камераның элеккеге хуҗасы шунда ук тавышын үзгәртә:

— Юк-юк, май белән ашалынмы, әллә болай гынамы дип беләсем килгән иде.

Ничә ел утырып, шунысына төшенеп бетә алмады ул: чираттагы тоткын әле килмәгән, кем киләсен төрмә начальствосы да юньләп белми, ә мондагылар бер ай-ай ярым алдан кайдан кем күчереләсен белеп, дәрәҗәсенә карап каршы алу хәстәрен күрәләр.

Социалистик җәмгыятьнең төп үзенчәлекләреннән берсе, дип өйрәтәләр иде марксизм-ленинизм, — план белән яшәү. Ул барлык өлкәләрдә дә, рак метастазлары кебек, шулкадәр киң җәелгән ки, исен китәрлек. Милициягә, суд, прокуратурага җинаятьчеләрне тоту, утырту планы җиткерелсә, төрмәләрдә ул җинаятьчеләрне тәрбияләү планы бар.

Төрмә җитәкчелеге үзләре черетә торган икмәкне ничек тә булса акларга тырыша. Бәлки ул кадәр тырышмас та иделәр, алар өстеннән дә начальство бар. Тәрбия өлкәсендә бигрәк тә концертлар, кичәләр уздыру — гадәти бер нәрсә. Хәтта КВНнар да уздырып карадылар. Ә төрле очрашуларның исәбе-хисабы юк. Тик төрмә халкы, аның сазаган рецидивистлары теләсә кем килеп акыл сатканга риза булып утырырга яратмый: аның чыгарып саласы партбилеты юк, премиясен кисмиләр, моның өчен срок өсти алмыйлар, димәк, югалтыр нәрсәсе калмаган. Берсендә «Человек и закон» журналы баш редакторының урынбасары килгән иде — төрмә начальствосын дер калтыратып тота торган журнал, димәделәрме — социализмдагы гаделлек турында акыл сата башлагач, биш минуттан Мәскәү әфәндене мөнбәрдән сызгырып куып төшерделәр.

Күп очрашуларның тагын берсе Мөнирҗанның бик хәтерендә калган. Ватан сугышында җиңүгә утыз ел тулуга хәзерлек көннәре иде. Төрмә клубына тоткыннарны бер Советлар Союзы Герое белән очрашуга җыйдылар. Чыгыш ясаячак кешенең исем-фамилиясенә игътибар итмәгән иде Мөнирҗан. Итсә, бәлки... Әй, үзе дә сугыш күрмәгән, дары исен иснәмәгән кеше түгел, кемнең ничек Герой булганын яхшы белә. Өчәр Алтын Йолдыз тагарга тиеш булып та, гвардия значогыннан башканы күрмичә кайтып китүчеләр дә күп булды. Мисал өчен ерак барырга кирәкми: ничә тапкыр үлемнән чак исән калып, кая ул орден, медале дә юк Мөнирҗанның. Һәм ул моңа рәнҗеми дә, чөнки сугышканда күкрәгенә калай тагар өчен сугышмыйсың, анда ил өчен, Ватан өчен кан коясың. Һәм иң зур бүләк тә — шул мәхшәрдә башыңның исән калуы. Тагын бер нәрсәгә шөкранә кылып туя алмый ул: яраланып әсир төшмәде. Әсирлектә булганнарның язмышы ничек төгәлләнгәнен яхшы белә.

Төз гәүдәле, күкрәге Герой медаленнән тыш башка бүләкләр белән дә тулы полковникның кереп исәнләшү белән беренче җөмләсе шул булды:

— Мин беләм, монда булыр-булмас, юк-бар кешеләр утырмый...

Тукта... Мөнирҗанга чыгыш ясаучының тавышы таныш тоелды. Әллә?.. Юктыр... Чынлапмы соң югыйсә?..

Полковник сөйли дә сөйли, бер генә дә акыл өйрәтми, ачыктан-ачык тәрбия белән шөгыльләнми, сугыш хәрәкәтләре, ничек җиңүгә ирешүләрен генә бәян итә. Хәтта кайберәүләр кебек «мин шулай иттем», «мин болай иттем» дип тә шапырынмый.

Чебен очканы да ишетелерлек тынлык. Зал полковникның авызыннан чыккан һәр сүзне йотып, йөрәге аша уздыра. Тоткыннар бу минутта полковникның әсирләренә әверелгәннәр иде. Ә бит очрашуга кергәндә, аларның кайберләре сызгырырга җайлырак булсын өчен алдан ук кулларын сабынлап юып куйган иде.

Мөнирҗанның кешедә гаме юк, ул хатирәләргә чумып утыра. Унисеге тулып кына үткән иде, 1944 елның җәендә ул үзе теләп фронтка китте һәм маршал Рыбалконың танк армиясенә эләкте. Авылда тракторда эшләгәнен исәпкә алганнардыр инде. Ләкин сугыш аның өчен җиде ай гына дәвам итеп калды. Җиңүне тәэмин итәр өчен киткән миллионнарча корбаннарның санын тагын бергә арттырудан Мөнирҗанны хәрби врачларның осталыгы, шәфкать туташларының керсез фидакарьлеге, Гайниягә карата булган чиксез мәхәббәте һәм Саклау урманнарыннан, Бабеч-Карамнан, Күчкүл тауларыннан җыеп ашаган балтырган, юа, кузгалак, ачы кукы, кымызлыкларның күзгә күренмәс витаминнары куәте белән ныгыган яшь организмы алып калды.

Юк, мондый ук очраклылык булырга мөмкин түгел! Әнә ич, полковник үзе хезмәт иткән частьның номерын атады. Мөнирҗанның күңеленә бу сан шулкадәр тирән уелып калган иде ки, айнык чакта гына түгел, салган баштан да җиде төн уртасында уятып сора — ике дә уйламый әйтеп бирер.

Шул бит, шул үзе — аларның взвод командиры Ваня Корпухин бит бу! Мөнирҗан ничек сикереп торганын сизми дә калды:

— Ваня! Иптәш лейтенант!

Сөйләгән җиреннән полковник дерт итеп сискәнеп китте һәм кинәт туктап калды. Ул күзләре белән тавыш иясен эзләргә кереште. Шул арада төрмә замполиты Мөнирҗанга:

— Исламов, тик утыр! — дип ысылдарга һәм йодрык күрсәтергә өлгерде.

Тамаша яратучы төрмә халкы түземсезләнеп көтте: хәзер нәрсә булыр?..

Кунак полковник хәтта чайкалып куйды. Ул чайкалганда орден-медальләре бер-берсенә бәрелеп, күңелле генә зеңгелдәшеп алдылар.

— Миша, Мөнир, рядовой Исламов, синме бу?

Полковник һаман үз күзләренә үзе ышанмый. Булмас, күренә генә торгандыр. Күренә генә дисәң, тавышы да аның тавышы бит. Әллә галлюцинация башланамы югыйсә?!

Полковник тагын бер тапкыр, башкалар белән нәкъ игезәк кием кигән Мөнирҗанга текәлеп карап алды.

— Мөнир, син — исән? Син исән! Йа алла! — дип сөйләнә-сөйләнә Мөнирҗанга табан атлады. Идәнгә һәм тоткыннарга абына-сөртенә. Мөнирҗан да урындыклар арасында калган бушлыктан аңа каршы ашыкты.

Менә алар — ялтырап торган затлы киемдәге Герой һәм төрмәдән төрмәгә йөреп сытылып-изелеп беткән, арык тәнендә бетләрне аз симертмәгән мәхбүс — биш йөз кешелек залдагы мең күзнең очлы уклары кисешкән ноктада кочаклашып өч тапкыр үбештеләр дә, чал чәчле башларын бер-берсенең җилкәсенә салып, тавышсыз-тынсыз еларга керештеләр. Бу минутта Герой белән мәхбүснең хокуклары тигезләшкән, алар бер үк хәлдә иделәр.

— Менә бит, Мөнир, көтмәгән, уйламаган җирдән...

— Ә мин, Ваня, таныгач та ышанмый тордым.

— Сине бит мин исәннәр исемлегеннән сызып ташлаган идем инде...

— Мин дә...

Шулай тагын күпме торырлар иде, тоткыннарның көчле алкышы аларны 1945 елның гыйнварыннан төрмә клубындагы чынбарлыкка кайтарды.

Төрмә түрәләре ни эшләргә дә белмичә югалып калды: карап торсаң да килешеп бетми, бүлдерсәң дә әллә ничек.

— Иван, бар, сине көтәләр, — диде аларның хәлен аңлаган Мөнирҗан.

— Соңыннан китәргә ашыкма, көтеп тор, яме! — Полковник кабат мөнбәр артына барып басты, яңагы буйлап агып төшкән яшьләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кесәсеннән тарак алып, чәчләрен төзәткәндәй итте.

— Гафу итегез, — диде ул, стакандагы суны йотып куйгач. — Бүген сезнең алдыгызда басып тора алуым белән мин гвардия рядовое Мөнир Исламовка бурычлы. Дөресен әйткәндә, ул Герой исеменә лаек иде. Соңыннан хатлар да язып карадым. Кызыл Йолдыз ордены белән генә бүләкләнде, диделәр. Ә миңа Советлар Союзы Герое исемен японнар белән сугышканда бирделәр.

Тоткыннар гөр килде. Җинаятьчеләр генә димәгез, аларның да җаны бар, бергә утырган иптәшләре өчен горурлык хисләре бар! Янәшәсендә утыручылар шул минутта ук Мөнирҗанны күтәреп алып, өч тапкыр түшәмгә кадәр чөйделәр.

«Герой исеме?.. Кызыл Йолдыз ордены?.. Мина?» Әкият сөйләмә, Ваня, мин аларны күрү түгел, ишеткәнем дә юк. Бигрәк көтелмәгән хәбәр булды ла бу...

Корпухин истәлекләрен хәзер Мөнирҗанга бәйләп сөйләргә кереште. Мөнирҗан исә аны тыңлый да, тыңламый да. Аның башында хатирәләр гарасаты, уйлары буйсынмый, уйларның үз туксаны — туксан.

Мөнирҗаннан күп булса ике-өч яшькә генә өлкәнрәк кече лейтенант аларны өйрәнү пунктыннан үз взводына кабул итеп алды. Танк йөртүче Мөнирҗан Исламов, Ходай кушыптыр инде, командир экипажына туры килде. Ут эчендә туган дуслык яндырылган балчыкка, чыныктырылган корычка караганда да ныграк була икән. Кирәк чакта взводтагылар бер-берсе өчен җаннарын фида кылырга да әзер иделәр.

Ходай аларны сакламады дисәк, яшен сугар — саклады. Инде взводтагыларның дүрттән бере диярлек һәлак булды, ә командир экипажындагыларның, тьфү-тьфү, яраланганнары да юк.

— Син, Исламов, безнең бәхеткә күлмәк киеп тугансың, — дигән иде бер тапкыр Корпухин. — Синең аркада без дә исән-сау йөрибез бит менә, — бу вакытта аның погонына тагын бер кечкенә йолдыз өстәгәннәр иде.

Чыннан да, моңа кадәр хәвеф-хәтәрдән исән чыгуларында Мөнирҗанның табигый тоемлавы, оста маневрлары роль уйнамый калмагандыр. Югыйсә, менә, минага эләгеп күпме танк шартлады, күпмесе янып эштән чыкты.

Әллә сәгате җиткән, әллә лейтенант күз тидерде — шул сүзләрдән соң атна да үтмәде. Н. авылына һөҗүм иткән чакта немецлар каты каршылык күрсәттеләр. Мөнирҗаннарның танкы дошманның әллә ничә ут ноктасын изде, пехотасын кандала урынына сытты, пулеметтан кырды. Кайнар сугыш булды ул. Инде исән-сау гына авылга керәбез дигәндә, фашист орудиесенең бер снаряды эләгеп, танкның башнясын алып ыргытты. Коточкыч шартлау тавышы һәм зур тизлектә барган танкның кинәт туктап калуы Мөнирҗанны миңгерәтте. Эссегә түзми, аңына килүгә, беренче эше итеп ул як-ягына каранды һәм әрмән абзыйлары укчысы Григор Варданянның өзелгән башын күреп, тетрәнеп китте. Хәтта күпмегәдер кабат аңын да җуйды бугай әле ул. Ләкин танк дөрләп яна, эчкә төтен катыш сөрем тулган, ул күзне ачыттыра. Металл инде ут булып кызарга өлгергән, танк корпусының тимеренә кагылсаң, көйгән ит исе чыга.

Мөнирҗан урыныннан кузгалды һәм, тышка сикерәм дигәндә генә, ыңгырашкан тавыш ишетеп тукталып калды. Кем булыр бу? Григорның бүтән беркайчан инде тавышы чыкмас, урыны оҗмахта булсын.

Ә командир кайда? Ничек ул үз командиры турында оныткан? Ниһаять, ачылып бетә язган һәм танк эчендәге газдан яшьләнгән күзләре белән Мөнирҗан күтәрелергә маташкан лейтенантны шәйләп алды. Озын-озак уйлап торырлык вакыт калмаган иде инде, ничек итсә итте, мең бәла белән булса да, ул Ваняны тышка сөйрәп чыгара алды. Ничек көче җиткән, ничек янып үлмәгәннәр — исенә төшкән саен, әле дә булса тәненә каз тиресе йөгерә.

Алар чыгып, бераз читкәрәк китеп өлгергән иделәр — танк эчендә калган снарядлар коточкыч гөрселдәү чыгарып шартлады, як-якка тимер ярчыклары, тагын әллә ниләр очты. Лейтенантка, йә булмаса үзенә берәр ярчык тидеме — Мөнирҗан моны сизмәде, командирны үзебезнең якка сөйрәвен белде. Корпухинның чибәр йөзен танырлык та түгел: битенә кан укмашкан, аяклары яралангандыр, күрәсең — җирдән сөйрәлә. Аңына килгән чакларында ул:

— Миша, калдыр, җәфаланма минем белән! — дип гозерләнде.

Бу хакта Мөнирҗан тыңларга да, ишетергә дә теләмәде. Ничек инде яралы командирыңны калдырып китмәк кирәк — аннан кеше күзенә ничек күренерсең дә, шушы намусың белән ничек яшәрсең? Сүз дә юк, үзе генә булса, ул күп тапкырлар тизрәк китә алыр иде. Лейтенант, бераз булса да аңа эшне җиңеләйтергә теләп, аягына басарга, үзе атларга омтылып карады. Кая ул! Алай да бер талпынуында ул ике тезе һәм терсәкләре ярдәмендә хәрәкәт итә башлады. Хәзер инде аның кай җире яралануын тәгаен генә әйтүе дә кыен иде, чөнки танктан чыгуга гыйнвар кары шинельгә кан белән аралашып катты.

Шул рәвешле күпме тырышканнардыр, сызгырып килгән снарядларның берсе алардан ерак түгел генә төшеп ярылды. Мөнирҗанны кар эскерте күмеп китте, һәм ул бүтәнен бөтенләй хәтерләми дә.

Бәхетләре бар икән — өшеп үлмәделәр: аларны санитарлар табып алып, беренче ярдәм күрсәтүгә үк шундук самолет туры килде һәм икесен дә хәрби госпитальгә озаттылар. Мөнирҗан ике атнадан соң гына аңына килде һәм, аңына килгәч, аның беренче соравы шул булды:

— Ә лейтенант кайда?

Сорауны ишеткән медперсонал җилкәсен генә җыерды: чөнки бу сорау алар өчен артык вак иде. Сугыш тегермәне дүрт елга якын вакыт эчендә үз ташлары аша лейтенантларны гына түгел, алардан өлкәнрәк чиндагыларны да җитәрлек уздырды. Күпме үтте алар кулы аша солдат-сержанты, лейтенант-капитаны һәм башкасы. Хәтта генераллар да эләкте. Эләкми ни — сугыш бит ул качышлы уены түгел, ядрә дә «бусы солдат, бусы генерал» дип сайланып тормый; гамәл дәфтәренә язылган икән, килеп тия дә аудара.

Аңына килгән көн, ихтимал, Мөнирҗан гомерендә иң бәхетле көн булгандыр. Әйтергә кирәк, теге дөньядан кайтты, яңадан туды бит ул. Лейтенантны сораганнан соң бераз вакыт узгач, аның авызыннан тагын бер сүз чыкты: «Гайния!» Мөнирҗанның аңына килүенә сөенешкән шәфкать туташлары, телен көчкә генә әйләндереп әйтелгән бу сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып баш ватты. Ләкин моңа Мәскәү марҗаларының гына көче җитәрлек түгел иде. Түземсезләнеп, Мөнирҗаннан тагын бер сүз көттеләр, ләкин яралы егетнең авызын ачарлык бүтән хәле булмады. «Гайния» дигән сүз госпитальдәгеләр өчен ачылмаган сер булып калды.

Егет хәлләнә төшкәнче тагын шактый вакыт үтте. Ничектер беркөнне Мөнирҗан куллары белән битен сыпырып алырга теләде һәм сәерсенеп туктап калды: сул кулы терсәктән әз генә түбәндәрәк бөтенләй юк иде. Шул минутта ук зиһенен көйдереп: «Ә уңы?» — дигән уй узды. Бәхетенә, уң кулы исән икән. Ләкин Мөнирҗан моның никадәр зур бәхет икәнен аңлар дәрәҗәгә җиткәнче шактый яшәргә тиеш иде әле.

Әйе, сул кулы өзелгәнгә баштарак нык кайгырды ул, ләкин яши-яши язмышның ике кулсыз калдырмавына, бер генә кулдан мәхрүм итүенә рәхмәтләр укып туймады. Ник дисәң, берсе булу — ике кулсыз калу белән чагыштырганда — олы бәхет. Исәне — уң кул булса бигрәк тә. Чөнки адәм баласының күбесе уңагай, ул уң кул белән эшләп өйрәнгән. Өстәвенә, Мөнирҗан гармунчы да бит әле. Шушы бармаклар гармун телләренә кагылгач, үзәкләрне өзәр моң чыга. Ә баскыч ягы?.. Анысын кушмый уйнарга да була ич.

...Полковник сөйли-сөйли дә: «Шулай бит, Исламов?» — дип, Мөнирҗаннан раслатып ала.

— Снаряд дулкыны алып аткач, мин Исламовның гәүдәсе очып киткәнен генә күрдем. Могҗиза булмый диләр, менә бит: Исламовның исән калуы үзе бер могҗиза булса, утыз елдан соң биредә безнең очрашуыбыз — икенче могҗиза.

Мөнирҗан полковникны тыңлый да, тыңламый да. Ул да бит командирын «үлделәр» исемлегенә керткән иде.

Чынлыкта исә татар егетенең таза гәүдәсе Корпухин өчен калкан ролен үтәде — күпләп сибелгән снаряд ярчыклары белән тишкәләнеп бетүдән коткарды. Элекке яралары өстенә бу юлы снаряд кыйпылчыгы лейтенантның нибары бер генә җиреннән — уң як кабыргасы тиресен генә сыдырып үткән иде. Калган ярчыклар Мөнирҗанның тәненә кереп баттылар. Хәрбиләрчә әйтсәң, «дислокацияләнделәр».

Лазареттан соң аларның юллары аерылды: Мөнирҗан Мәскәүгә, Корпухин Казан госпитальенә эләкте. Җиңү көнен бер-берсенең исәнлеге хакында бихәбәр танкистлар икесе ике госпитальдә каршылады.

Сугышта чакта кайвакыт сагыну түгел, кычыткан җиреңне кашырга да ара калмый. Ә госпитальдә — монда вакытны ничек уздырырга белми интегәсең, сагыш баса. Сагыну хисе йөрәкне парә-парә китерә: авыл сагындыра, әти-әнисе, туганнары, дуслары сагындыра. Җанының җиденче тамырына кереп оялаган Гайния турында әйткән дә юк. Их, Гайния, кем уйлаган болай булыр дип! Сынар куллы гарип кемгә кирәк? Әллә соң янына бөтенләй кайтып та тормаскамы? Илдә чыпчык үлми, диләр. Мәхәббәт ярасы да бер төзәлер, иншалла, төзәлми калмас.

Үзе шунда ук бу фикергә ризалашмаячагын аңлады: әле бит аның авылда әти-әнисе дә бар. Әгәр Гайния кире кага икән, ул чагында күз күрер.

Тере кешеләрнең сагындыруы бер хәл — анысын аңлап була, хет гармуны төшләргә кереп җәфаламасын иде: шул тальян гармуны искә төшүгә, хәтеренә Фазыл дусты килә.

Мөнирҗан белән Фазыл икесе бер елгылар. Йортлары да биш-алты өй аша гына. Әскәйдә исә, Салах карт әйтмешли, күршелек ун йортсыз бетми ул. Менә шул күрше малайлары бергә уйнап үстеләр, укырга да бер елны керделәр. Сыйныфларында алар икесе дә иң яхшы укучылар булды. Ара-тирә талашсалар, сугышсалар да (малайлар арасында ни булмас), Мөнирҗан белән Фазыл гел бергә йөрде. Ләкин Фазылга Әскәй мәктәбендә өч кенә ел укырга туры килде — әтиләре Фазлыйәхмәт мулланы ыштансыз, күзсез дүрт баласы белән Магнитогорск якларына «халыклар атасы Сталин әйткән бөек социализм» төзелешенә сөрделәр. Гаепләре нидә булгандыр — анысын халык аңлый алмады. Күрәсең, «бөек төзелешкә» укымышлы, затлы, зиһенле кешеләр кирәк булгандыр. Чөнки Фазлыйәхмәт мулла авылның яңа икътисадый сәясәт чорында кинәт баеп, активлашып киткән Әхмәтшакир хәҗи, Әхмәтхан байлар артыннан кумады, хәтта сезонлы ялчы да тотмый иде. Бар эшен хатыны Хөршит абыстай, балалары белән үзе башкарды. Аның әле Мысыр, әле төрек мәкаме белән укыган Коръән аятьләрен халык яратты, үз итте, көтеп ала иде. Әскәйлеләр, җае чыкканда, үзләренең Фазлыйәхмәт муллалары белән читләр алдында мактану җаен ычкындырмады. Ләкин өсләренә кара болыт килеп, яшен яшьнәгәч, бер гаепсез хәзрәтне дә, остабикә белән мәхдүмнәрне дә яклап кала алмадылар. Сталин ялчылары тырнагыннан коткарырсың, бар! Аларның да план үтиселәре, үзләрен күрсәтәселәре, хезмәт баскычлары буйлап югарыга үрмәлиселәре юкмыни! Югарыдагылар алдында кемнең соң ялтырап күренәсе килми?! Миһырбансыз сәяси арбаның ыңгырашкан тәгәрмәчләре астында калып, бер гөнаһсыз алты җан сытылды, изелде, гарипләнде. Каһирәнең атаклы Әл-Әзһәр дәрелфөнүнендә ислам дөньясының данлыклы галим-голәмәләреннән сабак алган Фазлыйәхмәт Шаһи улы «бөек төзелеш» өчен ком-балчык, цемент измәсе әзерләде. Ләкин бик күпләр белән чагыштырганда, алар бәхетлерәк икән — сөрелүләренә дүрт ел тулар-тулмас, ни могҗиза — хәзрәткә аклау килде. 1939 елның җәендә рухлары сындырылып, җаннары имгәтелгән Фазлый мулла гаиләсе Әскәйгә кайтып егылды. Алтау киткәннәр иде — бишәү кайттылар. Хәзрәтнең олы улы Котдус Магниткада калды, чөнки ул, комсомолга керү өчен, атасыннан ваз кичте һәм мулла белән остабикәнең мәңгелек күңел җәрәхәтенә әверелде.

Фазлыйәхмәт мулла Магниткадан бик бетеренеп кайтты. Хәзер инде аның моңлы мәкаме дә, ничектер, гыжлап-сызгырып кына чыга иде. Кайтканнан соң муллалыгын бөтенләй ташлады, хәтта никах уку түгел, яңа туган балаларга исем кушудан да баш тартты. Күрәсең, тиешле органнар «доганы» аның үзәгенә үтәрлек, бар гомеренә җитәрлек итеп «укытып» җибәргәннәрдер.

Дус булып бергә уйнап үскәч, Мөнирҗанның Фазылга бәйле истәлекләре күп. Шуларның берсен һич кенә дә онытасы юк.

Алар беренче сыйныфта гына укыйлар иде. Мөнирҗанның иң өлкән абыйсы Гаяз тальян гармун сатып алды. Бик-би-ик тә уйнарга өйрәнсе килә иде аның. Килмичә соң? Авылда гармунчылар күзгә кырып салырлык кына. Гармун уйный белгән егетне кызлар күз өстендә кара каш урынына гына йөртәләр. Кичләрен клубта да, берәрсе кунак-китем җыйса да гармунчыларның исемнәре телдән төшми, урыннары һәрвакыт түрдән.

Ләкин, колагына сыер басса, син күпме генә кызыксаң да — юк икән ул. Ә Гаяз абыйсының колагына сыер гына түгел, сыер көтүе баскан иде, ахры: күпме генә тырышса да, көй һаман чыкмады.

Гармунның ялтыравыклы калайлары, дөньяга моң таратучы тылсымлы телләре Мөнирҗанның йокысын алды, ашаудан калдырды. Их, бер генә тапкыр булса да тотып карыйсы, тартып карыйсы иде шул гармунны! Мөнирҗаннан да бәхетлерәк жан иясе бөтен җир йөзендә булмас иде.

Ул өзми дә куймый да — абыйсы янында бөтерелде:

— Абый, дим, абый, бир инде, бер генә тапкыр шул гармуныңны тотып карыйм инде...

— Кит моннан! — ди көй чыгара алмаганга җен ачулары кузгалган Гаяз. — Юмаган кулларың белән йөргән булма монда!

Мөнирҗан ялт кына кулларын юып килде.

— Менә, абый, юдым. Менә, ышанмасаң, тотып кара — юеш! — Абыйсы ышансын өчен, ул кулын сөртеп тә тормаган иде.

Ләкин корыч та корыч: Гаяз абыйсы да корыч иде шул, кул юуы гына җитмәде. Бу юлы ул:

— Сузма, дидем ич мин сиңа бисмилласыз кулларыңны! — дип җикерде.

Мөнирҗан алай гына бирешә торган малаймы соң!

— Абый, дим, бисмилланы хәзер үк әйтәм. Менә тыңла: әлпи-тилпи, бисмиллаһи иррахмәни-ррахим... — дип, «бисмилла» әйтергә кереште.

Ә Гаяз үзенең әле генә ни әйткәнен оныткан. Мөнирҗан аның гамендә дә юк, ул дәртләнеп гармун күреген тарта. Менә-менә хәзер көй чыгар сыман. Тик кая инде ул көй чыгу! Гаяз гармунга тотынса, өйнең астын-өскә китереп чабышкан бәрәннәр куркудан морҗа арасына кереп поса. Ишек алдында тырманып тыныч кына йөргән кызыл әтәч, тибибикәләрен ияртеп, абзарга ук кереп китә. Бәладән башаяк, диләрме икән?

Гаяз үзен дә, өйдәгеләрне дә бер атна чамасы интектергәч, туеп, гармунын башта әбисе кыз чакта суккан җитен ашъяулыкка төрде, соңыннан өйдәге бердәнбер сандыкның төбенә салып куйды һәм аның барлыгын да онытты. Ә гармун Мөнирҗанның төшләренә кереп йөдәтте. Сандык ул — өйдәге затлы саналган әйберләр саклана торган урын. Әбисенең:

— Улым, бар хәзинәбез менә шушында, — дигәнен ишеткәне бар Мөнирҗанның. Сандыкта әнисенең чулпылары, барысының да метрикәсе һәм бүтән документлары, сирәк-мирәк кенә өстәлгә чыгарыла торган тәм-том тора. Хәтта Мөнирҗан белән аның абый-апаларының беренче алынган чәчләре дә шунда саклана. Анысы ник кирәктер — Мөнирҗан һич кенә дә аңламый. Гармун ерак та түгел анысы — менә шушы сандыкта гына. Сандык ачкычы исә — чөйдә. Барысы да күрә торган урынга куйгач, ник кенә биклиләрдер ул сандыкны?! Өйдә Мөнирҗанның сарык бәрәннәре белән япа-ялгыз калган чаклары да җитәрлек. Кулларны юып, ачкыч белән сандыкны ачасы да, бисмилланы әйтеп, ашъяулыкка төрелгән гармунны чыгарасы гына югыйсә. Ярамый! Әбисе сорамыйча алу — урлашу була, ә урлашу бик зур гөнаһ, ди. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, урлашкан кешегә җәзасын бирә — аның куллары корый, ди. Мөнирҗанның гармун уйнап карыйсы килүе никадәр генә көчле булмасын, кулларының коруын теләми. Корыган кул белән ничек ашамак, ничек итеп ыштаныңны күтәрмәк кирәк — монысын ул һич кенә күз алдына китерә алмый.

Ләкин туры юлга иңдерергә фәрештәләр булган кебек, бәндәләрне аздыручы, юлдан яздыручы шайтан, иблис ләгыйнь дигән нәрсә дә йоклап ятмый.

Көннәрдән беркөнне Мөнирҗан да мәктәптән (әбисе ни өчендер аны «мәптск» ди) кайтып ашап кына туйган иде. Фазыл килеп керде. Алар гел шулай инде: буш вакытлары булдымы, йә Фазыл Мөнирҗаннарга керә, йә Мөнирҗан Фазылларга.

— Әйдә уйнарга!

Бу тәкъдим никадәр генә мавыктыргыч булмасын, Мөнирҗан тәрәзәдән тышка күз салды да авыр сулап куйды. Тышта көз, салкын яңгыр сибәләп тора, ә Мөнирҗанның өстенә кияргә адәм рәтле киеме дә юк. Мәктәптән кайтканда да туңды. Шул исенә төшеп, ул калтырап куйды.

Монын ише чакта Мөнирҗанны ничек котыртырга белә Фазыл:

— Әй, куркак, шушы яңгырдан да шыр җибәрмәсәң!

Фазыл — мулла малае, өсте-башы Мөнирҗанныкы ише генә түгел. Ул туңмас. Ни эшләргә?

Фазыл күреп тора: дусты икеләнә башлады, димәк, тагын әз генә кыздырырга кирәк.

— Әйтәм ич, куркак дип!

— Минме куркак?

— Син шул! Кайчаннан бирле «гармун, гармун» дип авыз суыңны корытып йөрисең, куркак булмасаң, әллә кайчан шул гармунны уйнап карар идең!

— Уйнармын да!

— Синең кебек куркактан булмый ул. Әйдә бәхәс!

— Әйдә! Әллә уйнамас дисеңме?

— Уйнамыйсың шул!

— Алайса бәхәсләшәбез. Нәрсә бирәсең?

Гармун уйнап караса, Фазыл Мөнирҗанга ике шакмак шикәр бирә дип килештеләр.

Мөнирҗан, сандык ачкычын алганчы, тәрәзәдән ишек алдына, урамга күз ташлады: аның бәхетеннән берәрсе кайтмыймы? Бер дә күңелe тартмый иде, ләкин иптәш малаеңнан «куркак» сүзен ишетәсе килми! Эчендә җаны булган кайсы малай шундый мәсхәрәне күтәрсен ди!

Кызганыч, суга батканда тотынып калырлык салам күренми иде. Ул, тәвәккәлләп, сандык ачкычын йозак тишегенә кертте. Куркудан, дулкынланудан куллары калтырый башлады. Дулкынланырсың да: ул бит беренче тапкыр, белә торып, гөнаһ эш кыла. Ә куллары корыса? Бәлки кире уйларгадыр? Фазыл ул әйбәт малай, бер көләр дә онытыр...

Тик гармунны тотып, телләренә басып, бер тартып карау теләгенә Фазыл бирәсе ике шакмак шикәрнең онытылып бетә язган тәме килеп кушылды да, кулы аның ихтыярыннан башка ачкычны борып, сандыкны ачтырды. Бары тик сандыкларда гына була торган ят ис борынына килеп бәрелде.

Мөнирҗан гармунга үрелгәнче, Фазылга сиздермичә генә, кулларына күз төшерде: корый башламадылар микән?

Фазыл да анардан ким дулкынланмый иде: дустының һәр хәрәкәтен күзләре белән ашардай булып күзәтеп торды.

Гармун төрелгән ашъяулыкны сүткәндә, Мөнирҗанның тыны кысылды, сулышына гүя ут капты. Әле сүткәч тә, бу тылсымлы гармунны шунда ук кулына алырга ашыкмады. Их, абыйсы бер тапкыр тотып карарга гына бирсә дә, бүгенге мондый гөнаһ эшкә кулы бармас иде. «Кулынны юу, бисмилланы әйт», — диде. Ә үзе бирмәде. Алдакчы! Мөнирҗан бик рәнҗеде үзенең абыйсына. «Ярый, син жәлләсәң, мин аны үзем дә ала беләм!»

Мөнирҗанның башында шундыйрак уйлар буталды. Ул, тәвәккәлләп, гармунга үрелде. Каешын җилкәсенә кигәнче, кабат урамга, ишек алдына күз салды. Берәү дә юк. Бисмиллаһи иррахмәни-ррахим!

Менә хәзер бер могҗиза булыр да күптән хыялланган сихри моң ташкыны өй эченә тулыр. Өй эченә генә сыймыйча, урамга таралыр, капка төбендә үскән өянкегә, түбәдәге морҗага сарылыр.

Ләкин могҗизалар әкиятләрдә, төшләрдә генә була шул. Мөнирҗан кулындагы гармуннан абыйсы тоткандагы төсле ямьсез тавышлар гына чыкты. Мөнирҗанның маңгаена, култык асларына салкын тир бәрде.

Ун минутлап гармунны җәфарга өлгерделәр микән, бер күзен гармуннан, икенчесен урам тәрәзәсеннән алмаган Фазыл:

— Әбиең кайта! — дип аваз салды.

Бу хәбәр яшен суккандай тәэсир итте. Тиз генә ашъяулыкка гармунны төреп, әбиләре кергәнче, ике малай аны урынына салып та куйдылар.

Гармунны алганны сизүче булмады. Чөнки сандыкны көн саен ачып тору юк, ә Гаяз абыйсының гармуннан күңеле суынып өлгергән иде инде.

Кылган гөнаһлары җәзасыз калган малайлар икенче, өченче көнне дә алдылар гармунны, чиратлап акырттылар, әмма алар өметләнгән, зарыгып көткән көй генә чыкмады. Шулай да алар күңелләрен төшермәде: мәктәптә чакта да, кайткач та гармун уйнау турындагы татлы хыяллар белән мәҗбүри сәгатьләрен уздыра торган булдылар.

Мавыгып китеп, зурлар кайтканны сизмичә, җинаять өстендә тотылу мөмкинлеге барлыгын аңларга әллә ни баш кирәкми. Моны Мөнирҗан белән Фазыл да белә. Тора-бара алар Мөнирҗаннарның кара мунчаларын икесе өчен генә «консерватория»гә әверелдерделәр. Дөрес, «консерватория» дигән сүз булуын да, аның нәрсә аңлатканын белер өчен дә бу малайларга үсәргә, бер пот тоз ашарга кирәк иде әле.

Мәктәпнең хуҗалык мөдире, яки гади халык телендә әйткәнчә, завхозы Госман абзый — авылның танылган гармунчысы. Бушрак чакларында ул тәнәфестә гармунын коридорга алып чыга да малайларны, кызларны биетә. Моның ише чакта Мөнирҗан дөньясын оныта торган иде: Госман абыйсының кырыена килеп баса да, аның тырнаклары җиткән юан бармакларының күз иярмәс тизлектә гармун телләре өстендә биюенә карап мөкиббән китә. Менә ичмаса гармунчы, менә ичмаса уйный! Дөньяда Госман абыйдан да оста гармунчы булмагандыр да, булмас та! Өйрәнәсе иде анардан уйнарга! Бәлки үзеннән сораргадыр: ул ничек уйнарга өйрәнде икән?

Кыенсынып йөрде-йөрде дә беркөнне түзмәде: үзе генә чагын туры китереп, Мөнирҗан бар кыюлыгын җыйды да Госман абыйсыннан сорады:

— Госман абый, әйт әле, гармун уйнарга ничек өйрәнеп була?

Хәйләкәр карт чыпчык күзен дә йоммый җавап бирде:

— Һи, апай, аның бер ние дә юк: бер гармунны яндырып, шуның көлен ашасаң, уйныйсың да китәсең.

Алай икән — имәндә икән чикләвек. Мөнирҗан элек тә кемнәндер ишеткән иде түгелме бу сүзне? Гармун яндырып, аның көлен ашау фикере малайның аң төпкеленә төшеп урнашты.

Ноябрь җитте. Көннәр салкынайтканнан салкынайта барды. Иртәләрен туңдырып башлаган иде: көннәрдән беркөнне ап-ак кар төште дә бүтән эремәде. Колхоз эшеннән бераз бушаган өлкәннәр өйдә хәзер ешрак күренә. Теләсә кайчан сиздермичә гармун акырту куркыныч иде. Якмаган мунчала да салкын, бармаклар шунда ук күшегеп чыга.

Шулай да җай гел килми түгел — килә. Кичтән мунча ягып кереп, бүген иртә белән әти-әнисе Мөнирҗанның күрше авылга кияүгә чыккан олы апасының хәлен белергә, бер кич кунып кайтырга киттеләр. Абыйсы Гаязны эш белән колхоз бер атнага элеваторга җибәрде. Әбисе түбән очтагы ахирәтен күрергә төшеп китте. Моннан да җайлырак тагын нинди очрак булырга мөмкин!

Мөнирҗан башта гармунны мунчага илтеп куйды. Соңыннан Фазылны чакырып килде. Менә шунда Госман абыйсыннан ишеткән серне дустына чиште.

— Кит аннан! — көтелмәгән хәбәрдән мулла малаеның күзләре шакмакланып чыкты. — Икмәктер! — диген!

— Икмәктер!

— Алдасам, күзләрем чәчрәп чыксын! — диген.

— Алдасам, күзләрем чәчрәп чыксын!

Моннан соң да Фазылның ышанмаска чарасы калмады.

Яндырып, гармунның көлен ашау теләге малайларда шулкадәр көчле иде — өлкәннәрдән качып мунчага кергән ике малайны хәтта изге фәрештәләр дә туктатып кала алмады...

Гармун уйнарга өйрәнү өчен бер уч көл җитәме икән, әллә тулысынча ашап бетерергә кирәк идеме?

Фазыл гаепле төс белән басып тора иде, кинәт ул бик авыр сорау бирде:

— Мөнирҗан, Мөнирҗан, дим! Ә хәзер өйрәнергә кайдан гармун алабыз?

Менә сиңа мә! Бу хакта ничек алданрак уйламаганнар алар? Гармуннары булмагач, аның көлен ашаудан ни файда? Хәзер гармун кайдан алсыннар?

Мөнирҗан кинәт эсселе-суыклы булып китте: әле бит бу гармун өчен җавап та бирергә кирәк. Ни дияр, ничек җавап бирер? Гаяз абыйсының дәһшәтле кыяфәтен күз алдына китереп, ул бөрешеп, мескенәеп калды. Ләкин гармун кадәр гармунның өй түрендәге сандыктан рөхсәтсез алынуын да, аның яндырылуын да яшереп калып булмый. Гармун бит ул энә түгел. Бу очракта “мин күрмәдем, белмим” дип кенә алдашып котыла алмыйсың, барыбер эзеңә төшәчәкләр.

Гармун яндырганнан калган ялтыравык калайларны җыеп, Мөнирҗан кесәсенә тутырды. Аны хәзер бер генә уй борчый иде: гармун турында өйдәгеләргә ничегрәк итеп әйтергә?

Шушы уй ашарга утыргач та тынгылык бирмәде. Ничә тапкыр инде ул өстәл уртасындагы агач табакка үрелгән җиреннән туктап калды. Мөнирҗан менә-менә әйтергә тели, ләкин авызын ачкач кына тагын курку хисе җиңә.

Төпчек улының бу халәтен әүвәл әнисе абайлап:

— Улым, нәрсә булды? Ник ашамыйсың? Авырмыйсыңдыр бит? — дип сорады.

Әнисенең тавышы шулкадәр йомшак, назлы иде, Мөнирҗан түзмәде:

— Мин... мин гармунны яндырып, көлен ашадым, — дип әйтеп салды да елап җибәрде.

Өстәл артында утырган берничә кешедән берьюлы бер сүз чыкты:

— Ә?!

— Мин... гармунны яндырып, көлен ашадым, — дип кабатлады Мөнирҗан һәм өстеннән авыр йөк төшкәнен сизде.

— Алдашма!

Башкалар ни дә булса әйтергә өлгергәнче, абыйсы йөгереп барып, сандыкны ачып карады. Карады да катып калды. Аның йөзе бер агарды, бер күгәрде. Гаязның йөзе яндырылган гармун калаена охшап калды. Тик бу халәте артык озакка бармады. Нинди тизлектә урыныннан торган булса, шул ук тизлектә, бәлки, әле тизрәктер дә, табын янына килде һәм ашый торган агач кашыгы белән Мөнирҗанның өченче көн генә бер тавык күкәе түләп Миргали абзасыннан чалгы пәке белән кырдырган такыр башына менеп төште:

— Менә сиңа, тик кенә тора белмәсәң, маңка тәре!

Кызган көе ул энесенә тагын берне менеп төшәргә уйлаган иде, әтиләре тыеп калды:

— Кагылма, утыр урынына!

Габделихсан абзый кычкырмый, ләкин өйдәгеләрдән әле берсенең дә аңардан ике тапкыр әйттергәне юк.

Әтиләре кашыгын куйгач, калганнар да табакка үрелүдән тыелды.

— Йә, улым, сөйлә, кая куйдыгыз ул гармунны?

— Әйттем ич, яндырып көлен ашадык дип...

Өйдәгеләр күзгә-күз карашып алды: алай-болай бу бала саташмыймы? Әнисе түзмәде:

— Улым, әллә чирлисеңме? — дип сорады.

— Юк.

— Саташасың бугай...

— Саташмыйм.

— Алайса әйт, ниемә дип ашадыгыз инде ул көлне? Ашарга, нәрсә, икмәк беткән идеме? — Бусын Габделихсан абзый сорады.

— Уйнарга өйрәнер өчен.

— Нәрсә?

— Гармун уйнарга өйрәнер өчен... — Мөнирҗан хәзер баштагы кебек каушамый һәм курыкмый иде.

— Нинди сафсата сатасың син?

— Гармунны яндырып, көлен ашасаң гына уйнарга өйрәнәсең, диделәр, — Малайның күзе челт-челт йомылды, ул, чарасыздан, әүвәл түшәмгә, әүвәл идәнгә карады, өлкәннәрнең аптыраулы күз карашын күрү авыр иде аңа.

Әтисе:

— Кайсы акыллы башы котыртты бу эшкә? — дип сорады.

Мөнирҗан әйтергәме-әйтмәскәме дип ике ут арасында калды. Юк, әтисе сорагач, әйтми ярамас.

— Госман абый...

Таң. Доха түти өйгә кайтып кергәндә, карават янында аяк киемнәреннән калган кар эзе булмаса да, өстәл өстендәге буш шешәне һәм хәлсезләнеп, чаршау артында, туганына кайткандай үзе белгәнчә изрәп йоклап яткан Гайнияне күргәч, хәлнең ничек булганын бик яхшы аңлады. Бу хәлнең кем аркасында булуы да ерактан ук аңлашыла иде. Күп тапкырлар авылда Мисбахның «аягы тайган»ын беләләр, тик менә бу юлы хәл бөтенләй бүтән…

—Әстәгъфирулла, балакаем… — дип пышылдады карчык, кызның юрганын ипләп япты. — Җир күтәрсенме икән бу адәмне…


Иртән Гайния тирә-ягына каранып уянганда, башы чатнап авырта, тәнендә «бу минем тәнме соң?» дигән бер төшенкелек, шом бар иде. Иягенә кадәр юрганга төренде дә, күзләре белән Доха түтини күреп алды. Ул инде самавыр белән мәшгуль, ләкин карашы кыздан китми.

—Тор, бәбкәм, чәй эч, хәл керер… — диде ул, кызга артык сорау бирми генә.

Гайния, хәтеренә кисәк-кисәк караңгылык тулы өзек эпизодлар кайта башлагач, калтыранып китте. Яшьләрнедәй бәллүр чисталыгын кадерләп саклаган кызның йөрәгенә шом төште. Ул кич көзге бураны ничек хәтерли — әмма шуннан соң берни дә юк. Әнә шул «берни дә юк» дигәне үзе үк коточкыч иде.

Буран тавышы. Чана. Бурлы айгыр. Өшү. Аракы… бу — Мисбах эчергән аракы.

Кызның күзләренә яшь тыгылды.


Мисбах исә, баш төзәтергә дип, тагын бер йотым алырга тырышып йөргән чакта, Гайния чәчен таратып, бик озак кына өйдән чыкмады. Әмма, нинди генә оятлы хәл булмасын, авылга кайтып җитәргә кирәк иде.

Юл буе ул үз-үзен битәрләде: «Нигә чыктым буранга? Нигә ризалаштым? Нигә аракыга дәшә башлагач туктамадым? Нигә…»

Авылга кайту алар өчен берничә сәгать кенә булса да, кыз өчен ул сәгатьләр елга тиң тоелды.


Гайния өйгә кайтып җитүгә, әнкәсенең:

—Кызым, ни булды? Әллә чирләдеңме? Йөзеӊ агарын, күзләрең шешен… — дип каршы алуы кызның бар яраларын яңартты.

—Берни юк, әни… — диде ул, һәм юрганга төренеп, почмакка үрмәләде.

Төнне ул йокламыйча, тынсыз елый-елый үткәрде.


Ике көннән соң хәбәр бөтен авылга таралды.

«Буранда Мисбах белән адашканнар… Кызны өенә чаклы алып кайткан… Кайда кунганнардыр — белгән юк…»

Кемдер гаепләде, кемдер жәлләде, кемдер гайбәт өстәде.

Иң авыры — Мөниржан иде.

Аның кулына, ниһаять, авылдагы хәлләр турында хәбәр килеп иреште.

Ул озак кына ишек төбендә басып торды. Йөрәге, беренче мәртәбә, көрәш кырында түгел — үз авылында, үз мәхәббәте алдында сынды.

Гайния аның күзләренә күтәрелеп карый алмады.

—Мөниржан… мин гаепле түгел… — дип пышылдады ул.

Тик егетнең күңеле җәрәхәтле иде инде.

—Беләм… — диде ул. — Син гаепле түгел. Гаепле — буран. Гаепле — адәмнең шайтан суы…

Шуны гына әйтте дә борылып чыгып китте.

Гайния, аның артыннан ике адым ясап, туктап калды. Әйткән сүзләрнең кире кайтмыйчагын, вакытның артка әйләнмәсен аңлады.


Шул көннән аларның аралары читләште.

Мәхәббәт булган урынга — әрнү, гарьлек, бер-берсен юксынып яшәү килде.

Тик тормыш дәвам итте.

Сугыш бетте.

Кырларда — уҗым.

Йортларда — яңа тормыш башлану җиле.

Ә әмма… ике йөрәк арасында кабат күпер салу мөмкин булачагын шул чакларда әле берсе дә белми иде.

Бу исемне ишеткәч, әтиләре Гаптелихсан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аңа әниләре дә кушылды. Бу көлү тавышы Мөнирҗанның күңелeн күтәрә төште. Аның сабый күңеле күк күкрәү, яшен яшьнәвенең артта калганын аңлаган иде. Тик менә абыйсы кулына гына эләкмәскә кирәк. Гармун яндырган дигәч тә, ул бөтенләй үк башсыз малай түгел, моны гына аңларлык. Шуңа күрә табынны җыештыргач, тиз-тиз генә дәресләрен карады да тыныч күңел белән йокларга ятты. Төшендә, ни гаҗәптер, үзенең өр-яңа гармунда уйнаганын күрде.

Икенче көнне яндырган гармун көле ашаган ике малай турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде. Үртәп тә каралылар соң Мөнирҗан белән Фазылны! Әйтерсең, кешеләрнең бүтән бер эшләре дә юк. Ләкин иң гаҗәбе атна-ун көннән соң булды. Кичке ашны төгәлләп, Мөнирҗан дәрес әзерләргә утырган иде, ишектән, һич көтмәгәндә, Фазлый мулла килеп керде.

— Әссәламегаләйкем!

— Вәгаләйкемәссәлам, хәзрәт. Әйдүк, түрдән уз!

Кунакка, мендәр салып, сәкедә урын хәзерләделәр.

— Йомшакка утыр, хәзрәт.

— Әйдәгез, утырып, йортка бер дога кылыйк.

Өйдә черки безелдәгәне дә ишетелерлек булып тынлык урнашты.

Өлкәннәр шартын китереп дога кылганда, Мөнирҗан башын ватты: ник кергән бу Фазылның әтисе? Олы башы белән тикмәгә йөрмәс. Ул соңгы көннәрдә кылган гамәлләрен күңеленнән барлады, ләкин гармун яндырып көлен ашаудан гайре кылган бүтән ярамаган эшен тапмады.

Хәзрәт барында шауларга ярамаганы хакында әйтеп торасы юк. Әле зурлар булып зурлар, урамда Фазлый мулланы күрсәләр, тарта торган тәмәкеләрен җин эченә яшерәләр. Янгын каравылчысы Әкмалетдин абзый шулай итеп үзенең чикмән җинен яндырганы да бар.

Дога тәмам. Фазлый мулла тамагын килешле итеп кыра-кыра, исәнлек-саулык сорашты һәм әйтеп куйды:

— Карале, кем, Гаптелихсан, синең төпчегең белән безнең малай гармун яндырганнар дигән сүз йөри.

— И, хәзрәт, яндырып кына калсалар бер хәл, көлен дә ашалыйк, ди бит. Бала котырткан зурларын әйтер идем.

Зурлар, бер-берсенә карап, мәгънәле елмаештылар. Ә Мөнирҗан баш вата: ник килгән бу мулла абзый, әтиләренә ни әйтмәкче була? Гармун турында сүз башлады, хәзер өйдә җил-давыл купмасмы?.. Бәласеннән башаяк дип чыгып сызар иде, хәзер вакыт соң. Тышта күзгә төртсәң дә берни күренмәслек караңгы. Гатият тавы башында бүреләр улый. Узган атнада фермага төшеп, колхозный тугыз сарыгын бугазлаганнар, диделәр. Шул бүреләрнең берәрсе ишек алдына килеп керсә һәм тотып алса?.. У-уу! «Әни!» — дип кычкырырга да өлгерә алмассың, ботарлап ташлар...

Куркудан аның тәннәре чымырдап китте.

— Менә шул, Гаптелихсан, кем, Минсафа килен, гармунның башына безнең малайлар бергәләп җиткәннәр. Бәс, шулай булгач, мин моны бер дә шайтан вәсвәсәсе димәс идем, икесенең дә гармун белән җенләнгән чагы. Аллаһы тәгалә шулай теләгәндер. Бирик үзләренә мөмкинлек, йөрмәсеннәр мунчада җен-пәриләр котыртып. Уйнасыннар, әйдә. Ходай тәгалә икесенең берсенә, бәлки, талант орлыгы тамызгандыр. Шәригать гармун уйнауны бик үк хуп күрмәсә дә, Ходай Тәгалә биргән сәләтеңне тыеп тору да мәслихәт түгелдер. Качып-посып йөрмәсеннәр, диюем... Өлкәннәрдән яшерен эш йөртү яхшыга илтмәс, диюем, кем, мәллә Гаптелихсан... Ут-күз дә бар дигәндәй, ыһым!

Мөнирҗанның колаклары үрә торды, тәненнән кайнар дулкын йөгереп узды. Фазлыйәхмәт мулла үзенең фатихасын бирә түгелме соң? Әтисе ни дияр тагын. Мөниржан, тын алырга да куркып, әтисенең җавабын көтте. Бераз тынлыктан соң, сакалын сыпыра-сыпыра, әтисе сүз башлады:

— И, хәзрәт, кем уйлаган аларның хирыслыгы бу дәрәҗәгә җитәр дип. Белсәм, тыяр идемме?! Мин аны зур малайга дип алган идем, адысының рәт чыгара алганы юк. Бусы чеби генә, гармун артларыннан башы да күренми торгандыр. Хәзер үкенүдән файда юк, буласы булган.

— Ник алай дисең?

— Гармун яндырылган, хәзрәт, көле ашалган. Безнең тагын берне алырлык хәл юк. Тегесен дә сарык сатып кына алган идек.

— Беләм, беләм... — Хәзрәт, сүзеннән туктап, Мөнирҗанның әле әтисенә, әле әнисенә карады. — Сезгә сугылуымның да сәбәбе дә шул иде: әгәр сез каршы килмәсәгез, мин алып килгән гармунны күрсәтер идем. Бәлки, кем, күңел шәрифләрегезгә хуш килер.

Барысын да гаҗәпкә калдырып, Фазлыйәхмәт мулла өйалдына чыгып китте һәм кулына тоткан төенчек белән кире керде.

— Мунча вакыйгасын ишеткәч, Хөршит абыстай белән мәслихәтләштек тә гармун алырга булдык. Шуны, бисмилла әйтеп, кабул кылсагыз иде...

Ул ашъяулыкка ныклап төрелгән тальян гармунны алып, Гаптелихсанга сузды. Тегесе тыйнак кына баш тартып, гозерен белдерде:

— И, хәзрәт, син инде аны биргән-биргән. Мөниржан улымның үз кулына тоттыр. Белмәссең, теләгән теләкләребез фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килер, төпчегебез гармунчы булып китәр.

— Барысы да Ходай кулында, кем, Гаптелихсан. Ал, угылым, ал гармунны, Ходай Тәгалә сиңа сәләт ачкычлары бирсен.

Мөниржан әлеге күренешнең төш кенә булмавына һаман да ышаныр-ышанмас хәлдә калтыранган кулларын гармунга сузды. Үзе әледән-әле әтисенә карап алудан туктамады.

— Бисмиллаһи ир-рахмәни-р-рахим...

Мәктәптә Коръән сүзләрен әйтмәскә кушалар, ләкин сабый күңеле аның җырлап торган сүзләренә үзе дә сизмәстән тартыла иде.

Малайның ихласлыгын хәзрәт бәяләми калмады:

— Бисмилла әйткәч, иншаллаһ, Мөниржан балам, эшең уңар. Йәгез, тагын бер дога кылыйк бу һәдиягә. Озыны гомерле булсын.

Фазлый мулла чыгып киткәч, Мөнирҗанның әнисе күзендәге яшен сөртеп әйтте:

— Кеше түгел, әүлиядер бу Фазлыйәхмәт хәзрәт. Булса да булыр икән.

— Әйтмә дә инде, карчык. Ходай үзенә озын гомер насыйп итсен дә бәлә-казалардан сакласын, — диде әтисе. Аннан Мөниржанга карап сүзен дәвам итте. — Углым, ишетсен колагың: бу гади гармун түгел, мулла абзый биргән изге гармун. Күз караңны саклагандай сакла үзең. Ишетәсеңме дип сорыйм мин синнән?

Бәхетеннән күкнең җиденче катында йөзгән малай:

— Әйе, әти, — дип кенә җавап бирә алды.

Мөниржан ашыйсы барын да онытты, ул гармунга тагын да үҗәтләнебрәк тотынды. Гармун телләрендә, йөрергә яңа өйрәнгән мәче баласы кебек, чалый-болай атлаган бармакларга һаман саен ышаныч, ныклык иңә барды.

Ул күңелендә йөргән бүтән көйләрне дә уйнап карады. Тыңлаучылар аның нинди көй уйнаганын аңлар идиләрме, юкмы — анысы билгесез. Әммә Мөниржан сизде: гармун аны тыңлый, ул гармунчы булачак! Рәхмәт, рәхмәт сиңа, мулла абзый! Госман абыйсына да рәхмәт.

Дуслар арасында сер ятармы? Икенче көнне әсәрләнгән дусты янына Фазыл мәхдүм дә керде. Мөниржан аңа башта үзе белгәннәрне уйнап күрсәтте. Аның дустын да бик өйрәтәсе килгән иде. Ләкин Фазыл тирләп-пешеп бетте, кызарып чыкты, тик көй дигән нәрсәнең тамчысы да яралмады. Шунда аның:

— Их, көлeң синең кадәр ашый алмадым бит, ашасам, мин дә өйрәнгән булыр идем! — дип ачыргаланып-өзгәләнеп кычкырганы хәтердә. Мәхдүмнең күзләреннән ике бөртек яше гармун өстенә тәгәрәп төште.

Бер ай дигәндә Мөниржан күңелeннән үзе белгән көйләрнең һәммәсен дә уйнап чыкты. Ә Беренче Майга концерт куйганда, тәүге тапкыр халык алдында чыгыш ясады. Шул көннән аның хакында «Гаптелихсанның гармунчы малае» дип ихтирам белән сөйли башладылар.

Кара мунчага бәйле тагын бер вакыйга хәтерендә җуелмыйча сакланып калган Мөнирҗанның.

Алар ул елны җиденче сыйныфны тәмамладылар. Соңгы имтиханны бирү иртәгә авылда Сабан туе буласы көнгә туры килде.

Җиде класс белем ул сиңа уен-муен түгел. Шактый кешенең әлифне таяк дип тә белмәвен исәпкә алсаң, җиде класс белемнең ни дәрәҗәдә зур икәнен чамалар өчен Әфләтун хәкым булуының кирәге юк. Җиде класс белем авыл малае өчен профессорныкына тиң. Ничек инде бу вакыйганы билгеләп үтмисең!

Котыртучы шайтаны булса, аңа иярүче фәрештәләр табылмый калмас. Мыкый Шаһбаз сабан туе мәйданына тамак чылатып чыгарга тәкъдим итте. Янәсе, җиде классны тәмамладылар, алар хәзер олыга сан булдылар, өстәвенә татарның елга бер генә килә торган олуг бәйрәме — Сабан туе. Әз генә хәмер капканнан дөньяның чите кителмәс.

«Шайтан» коткысынa тагын алты малай иярде. Мөнирҗанның күңелe тартмаган иде, чөнки моңа кадәр аның хәмер исемле нәрсәне авызына якын китергәне булмады. Ләкин малайлар арасында, язылмаган булса да, төркем кануннары хакимлек итә: күпчелек ни эшләсә, син дә шуларга иярергә тиеш. Моны көтү законы дисәң дә дөрескә туры килер. Югыйсә «куркак» кушаматын тагуларын көт тә тор. Ә кемнең, кайсы малайның куркак исемен күтәрәсе килсен! Эчтән калтыраган чакта да малайларга сер бирмәү хас, тыштан ялтыраган булалар.

Җиде малайның кесәсен җиде кырып, бер селеккәч, бер «чөлли»лек сәмән җыелды. Иртәгәсен Мөнирҗаннарның кара мунчаларында очрашырга сүз куешып таралыштылар. Чөнки аның әтиләре кичтән үк Карамалыга кунакка китәргә тиешләр иде. Аракы алып килүне Мыкый Шаһбазның үзенә куштылар. Янәсе, син котырттың, гәүдәгә дә тазараксың, рәхим итеп, тап бер «чөлли»не!

Сабан туе бүген, Сабан туе! Эчендә җаны булган кайсы татар мондый ямьле бәйрәмне тыныч кына каршы алыр икән! Бигрәк тә ир-ат җенесеннән булганнар — кайсы атта узышып, чиккән сөлге алу турында хыялланыр, көрәшергә дип мускул кабартучылар да җитәрлек. Ел саен йөгерештә катнашучы Мәхмүт, сорап та, урлап та, көн саен берәр чи күкәй эчә — имеш, тынны озайта, хәлне арттыра.

Мөнирҗанның исә исәбе — гармун белән чыгу. Моңа кадәр мулла абзый биргән гармун белән мәйданга менмәде ул: беренчедән, үзен өйрәнеп кенә килә дип санады; икенчедән, гармунга зыян китерүдән курыкты; өченчедән, кем әйтмешли, яше баш, ягъни башы яшь иде. Ә хәзер...

Ә хәзер аның гармунда уйный алмаган көе юк. Кемгә кайсы көй кирәк — барысын да сыздыра. Ул бит хәзер борын асты кипмәгән малай-шалай түгел, ул хәзер җиденче классны тәмамлаган «настояшный» егет булды. «Рамай» кирәкме? Рәхим итегез! «Баламишкин» дисезме? Анысын да уйный ул...

Мунчага иртәнге сигезләрдә җыйналырга сүз куешканнар иде. Мөнирҗанның күңеле ашкына, аның тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк мәйданга чыгасы килә. Шаһбаз коткысына никләр генә бирелде икән? Һәркемнең күңелендә посып яткан шайтан бар, диләр, шул котырткандыр инде.

Әллә бәйрәм хакына берәр көйне сыздырып җибәрергәме? Юк, кирәкмәс, гармун тавышына кеше җыела. Кеше җыелса, кара мунча планы өзеләчәк.

Сәгать ни әкрен йөрсә дә, вакыт барыбер үзенекен итә — уза. Менә Сәмигулла күренде, аны гына көтеп торгандай, Шаһбаз белән Мәхмүт пәйда булды. Шаһбаз чалбарының бер кесәсе бүлтәеп тора иде.

— Тәртипме?

— Тәртип, — диде Мөнирҗан, сүзнең ни турында баруын да аңлап бетермичә. Ничек инде тәртип булмасын: ишек алдын ул кичә үк себереп, ялт иттереп куйды ич.

— Барыбыз да җыелып беткәнне көтеп булмас, шикләнә башларлар, керә торыйк, — дип, Шаһбаз мунчага табан юнәлде. Бүтәннәр дә аңа иярде.

Ул арада калган өчесе дә бәрәңге бакчасы аша килеп җитте.

Диварларын корым сарган мунчада кечкенә тәрәзә уентыгы аша төшкән яктылык каршысына кемдер басса, тышта кояш булуга карамастан, ияләнмәгән күзгә эчтә берни күренми башлый. Бөтен җирдә корым. Корымга буялудан шикләнмәслек ләүкә бар да, ишектән кергәч тә җыйнак кына бер утыргыч бар. Мунча кергәндә салган киемнәрне шул утыргычка куялар.

Җиде малайга өстәл өчен ләүкә менә дигән иде. Шаһбаз, «күрәсезме абзагызны?» дигән горур кыяфәттә, чалбар кесәсеннән шешәне чыгарып, «өстәлгә утыртты». Сөзәрдәй булып, барысы да күзләре белән шул «чикүшкә»гә текәлде, Шаһбазның тагын нидер чыгаруын көтте.

— Ә ыстакан? — Тынлыкны Сәмигулланың тыңкыш тавышы бозды.

— Ыстакан белән кайткач чәй эчәрсең! — Шаһбаз үзен гомердә булмаганча эре тотты. — Бер чөллине ыстаканлап ничек эчмәкче буласың, дивана?!

Тулы булмаган урта белемгә ия булучыларның берсе, тәкатьсезләнеп, сорау бирде:

— Ә нәрсәгә салып эчәбез?

— Абзаң барында кайгырма, барысы да уйланган, — ди дә Мыкый кесәләрен капшарга, актарынырга кереште. Ул бу матавыкны юри озакка сузарга тырышты, чөнки сизә: калган алты малай аның салып эчәргә нинди савыт алып килгәнен белми торып тынычланмаячак. Әнә бит, сулыш алуларын да туктатып, һәммәсе дә дүрт күз белән аңа текәлгәннәр, ашардай булып һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар.

Ниһаять, ул чалбарының диңгез тирәнлегендәй кесәсеннән төреп бәйләнгән кулъяулык тартып чыгарды һәм, аны сүтеп, бармак башы хәтле бер нәрсәне өскә күтәрде. Ләкин мунча шактый караңгы булганлыктан, аның ни икәнен тану мөмкин түгел иде.

Сабырлыклары төкәнгән малайларның авызыннан:

— Нәрсә ул? — дигән сорау берьюлы чыкты.

— Уймак.

— Уймак? — Мөнирҗанның ышанасы килмәде. — Без, нәрсә, мунчага тегү тегәргә килдекмени?

— Һи, диваналар, — Шаһбазның сер бирәсе килмәде, — беләсезме, бер чөллидән күпме уймак аракы чыга?

— Юк. Ә үзең?

— Беләм.

— Күпме?

— Күп, — Шаһбаз үз тапкырлыгыннан үзе көлеп җибәрде. — Минем ишеткәнем бар: уймак белән эчсәң, башка ныграк китә икән, дип. Йә, башлыйбызмы?

— Наливай! — Сәмигулла урысчалатып кына җибәрде. Ни дисәң дә, үткән ел ул Бөгелмәдәге апаларында айдан артык кунак булып кайтты, урысчасы да шуннан. Бөгелмә шәһәре — гурт бит ул.

Мыкый Шаһбаз аракысын алган, салып эчәргә уймак алып килергә дә онытмаган, ә кабымлык алып килергә кирәксенмәгәнме, әллә акылы җитмәгәнме...

Шаһбаз уймакка сак кына аракы салды, янәсе, тамчысы да әрәм булмасын. Ул уймакны ике бармагы белән чеметеп кенә күтәрде һәм, авызларын карга балаларыдай ачып, күзләрен аңа текәгән малайларга дәште:

— Диваналар, монда карагыз, менә ничек эчәләр аны!

Шаһбаз уймакны иреннәренә якын китерде. Уймакның ничек бушаганын күргәне күрде, күрмәгәне юк.

Икенче булып уймак Сәмигуллага эләкте. Эчкәннән соң ул:

— Вәт итә дә! — диеп, шакмаклы күлмәгенең җиңен иснәгән булды. Кыланчык!

Мөниржанга да чират җитте. Уймакны бушаткач та, ул башта берни аңламый торды: эчтеме, әллә эчмәдеме? Чөнки уймактагы тамчылар бугазына барып җитмәде, тел астына төштеме, тел өстендә эреп югалдымы — аңламыйча калды. Ләкин ул авызының тәмсезләнгәнен тойды һәм бу тәмсез сыекчаны шунда ук төкереп ыргытасы килде, ләкин иптәшләреннән яхшысынмады.

Уймак озакламый тагын бер әйләнде, тагын, тагын. Әйләнешләр арткан саен, малайларның моңа кадәр пышылдап кына чыккан кыяр-кыймас тавышлары күзгә күренеп көчәйде, бөердән чыга иде инде.

Әз эчелсә дә, еш кабатлый торгач, «шайтан суы» үзенекен итте: Мөнирҗанның күзләре әлҗе-мөлҗе килә һәм башы әйләнергә кереште. Хәзер инде аның башкаларда эше юк, хәер, башкаларның да анарда эшләре юк иде, ахры — ул аракыны ничек эчеп бетергәннәрен дә, кемнең кайчан чыгып киткәнен дә хәтерләрлек хәлдә түгел иде: аяклары сыгыла башлагач, башкаларны аралап, аулаграк урынга барып чүгәләде дә йоклап китте. Йоклап китәр алдыннан «Сабан туе» дигән төшенчә хәтер төпкеленнән яшен кебек сызылып узды. Хәзер бара ул Сабан туена, хәзер, ятып бераз хәл генә җыя да...

Аның юклыгын башкалар сизмәде дә, чөнки барысын да уймак кыздырган иде. Ләүкәдә, моңаеп, ялгыз гармун торып калды.

Мөниржан уянгач, башта үзенең кайда икәнлеген абайлый алмады, чөнки мунчада гүр караңгылыгы иде. Нигә соң шушы кадәрле караңгы, әллә соң күзләрен ачмаганмы? Юк, күзләре ачык. Ходаем, әллә ул чынлап та үлдеме икән? Мөгаен, кабердә ята торгандыр. Алай дисәң, кабердә кул-аяклары болай иркен хәрәкәтләнә алмас иде — үлгән кешене бит аны кәфенгә төрәләр...

Ул торып басарга теләде, тик чак кына күтәрелүгә, башы белән «шик» итеп нәрсәгәдер бәрелде һәм кире чүгәргә мәҗбүр булды.

Болай утырып та булмый иде. Мөниржан башы белән борылып карагач, шатлыгыннан чак кычкырып җибәрмәде: кайдандыр саран яктылык сирпелә иде. Ул әле башта үзен куандырган яктылыкның мунча тәрәзәсеннән төшүен аңламады. Тумыштан бирелгән инстинкт аны шул яктылыкка табан хәрәкәтләнергә мәҗбүр итте. Ниһаять, Мөниржан мунчаларын танып алды. Шатлыгыннан ул күзләренә чыккан яшьләрне сөртеп тә тормады. Куанычыннан, бәлки, кычкырып аваз да салган булыр иде, әмма коргаксып кипкән авызында аңкауларына ябышып каткан телен әйләндерә алмады.

Тукта, ә малайлар кайда? Алар җәмгысы җидәү иде бит, барысы да мәйданга китеп беткәннәрме? Болай торса, Мөниржан Сабан туена соңга кала ич! Ул, гармунын култык астына кыстырып, мунчадан атылып чыкты. Урамда сыерлар мөгрәгән, сарыклар бәэлдәгән, кәҗәләр кычкырган тавышларны ишетеп, малай тораташтай катып калды. Бу ни хәл: Сабан туе көнне көтү чыкмый иде бит.

Шунда ул Мөниржаннарның малларын урамга куучы Камилә карчыкны күрде. Кунакка китәр алдыннан әнисе Камилә әбидән сыерларын савып, малларын көтүгә кууын сораган иде.

Димәк, Сабан туе күптән тәмамланган, ул ләүкә астында бер көн, бер төн уздырган. Моның шулай икәненә, өстенә карагач, тагын бер кат инанды: бәйрәмгә дип кигән чиста күлмәге корымга буялган, бу хәлдә кеше күзенә күренерлеге калмаган иде.

Мөниржан кабат мунча алдына кереп, күрше карчыгының капкадан чыгып киткәнен көтеп торды. Шулай итеп ул кеше алдында мәсхәрә булудан котылды һәм бу хакта берәүгә дә, хәтта Фазыл дустына да сөйләмәде. Бергә эчкән малайлар да ул көн турында сүз кузгатмадылар.

Мөниржан әле сугыш беткәч тә госпитальдә озак ятты. Ә Иванның яралары күп булса да җиңел булып чыкты — Казан кызларының шифалы кулы вә сулышы килеште, ахры, май башларында ул сафка кайтырлык хәлгә килде һәм Җиңү көненнән соң озак та үтмәде, капитан чинына күтәреп, батальон командиры сыйфатында Корпухинны японнарның иманнарын укытырга җибәрделәр.

Гвардия рядовое Мөниржан Исламов та август азакларында аякка басты. Сул кулының җиңен җилфердәтеп авылына кайтып төшкәндә, халык бәрәңге алуны төгәлләп килә иде.

И, яшьлек, нинди кодрәтле син! Үлемнән калып, ярты ел урын өстендә яткан Мөнирҗаннан да кабат кеше ясадың бит!

Мөнирҗанның кайтуына әти-әнисе, туганнарының и сөенүләре! Күпме вакыт хәбәрсез югалып торган чагында җитмешкә җитеп килүче карт белән карчык улларының исән булуына ышанычларын җуя башлаганнар иде. Дөрес, җиңү кул сузымы җирдә генә икәнен беләләр, дошманны инде поляк, чех җирендә кыйныйлар. Шулай булса да ул, өненә куып кертелгән яралы бүредәй, каршы тора, соң чиккә җитеп тартыша. Армия көн саен зур югалтуларга дучар. Әнә ич, авылда үле хәбәре килмәгән бер генә йорт та калмады диярлек. Шуңа күрә тап-таза, дүрт саны төгәл булып киткән Мөнирҗанның яралардан әле ныгып җитмәгән, чулак хәлендә кайтып килүе диндар ата-ана тарафыннан алар гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең күрсәткән мәрхәмәте буларак кабул ителде. Кара инде урам аша күршеләре Кәлимулла карт белән Зәкия карчыкны: аларның берсеннән-берсе таза, кышларын бүре бастыра торган алты улының алтысы да һәлак булды. Бу кайгыга ана йөрәге ничек түзгәндер! Кәлимулла карт күзгә күренеп акылга җиңеләйде. Кырык елдан артык бергә гомер итеп, тырнак белән дә чиртеп карамаган Кәлимулла хәзер карчыгының тәнен кара яндырганчы кыйный башлаган. Хәсрәт өстенә хәсрәт Зәкиягә.

Әйе, күп асыл ирләрнең башын ашады сугыш дигән зәхмәт. Заманында тавышларыннан каланча селкенеп, калае зың итеп торган авылда ир заты дигәннәр күзгә кырып салырлык кына калган иде. Андый вакытта, әлбәттә, булган кадәренең бәясе нык арта. Бигрәк тә яшьрәкләренең. «Балык юкта кысла да ярый», дип тикмәгә әйтмиләрдер.

Ә Мөниржан яшь. Ярадан соң ныгып килә, сул кулы юк икән — исең китмәсен, иң кирәкле җире, Аллага шөкер, үз урынында.

Ихтимал, Мөнирҗанның кайтуына ата-анасыннан кала иң нык сөенүче Гайния булгандыр. Бәлки, ул ныграк та сөенгәндер әле. Сөенми ни — көтәм дип вәгъдә биреп, ут эченә озаткан сөйгән егете бит. Сүзендә дә торган иде, тик...

Мөниржан кайткан көнне Гайния кичке уенга чыкмады. Көзнең кара пәрдәсен тишеп чекрәеп карап торган йолдызлар астында Мөниржан озак йөрде Гайнияләр очында. Тик капкаларын шакырга җөрьәт итмәде. «Үз чамаңны бел, егет», — дип, хисләрен йөгәнләргә тырышты. Ул кем дә, син кем?! Ул авылның иң чибәр кызы, ә син таралып яткан җирдән тегеннән-моннан җыйнаштырып, кеше кыяфәтенә керткән бер адәми зат. Җитмәсә, чулак. Ниндирәк күлгә кармак салырга дигәндә үз урыныңны белергә кирәк!

Ә Гайния бу вакытта тавышсыз елый-елый шешенеп беткән иде. Атылып чыгар, муенына асылынып, шашып-шашып үбәр иде Мөниржанын, әмма үзен җиңәр көч тапмый, тузгып беткән чәчле башын мендәргә тәвә кошы сыман тирәнрәк яшерергә һәм ялгызы газап чигәргә мәҗбүр.

Мөниржан исә баш вата: аның кайтканын ишетеп чыкмадымы бу Гайния, әллә ул үлем белән тартышып, бер хәбәрсез ятканда, бүтәнне табып өлгергәнме? Тапса, кем икән ул? Шушы уй аңа тәрәзә шакырга, Гайнияне чакырырга да ирек бирми. Иң яхшысы, иртәгәне көтәргә кала.

Кыз икенче көнне дә клубка чыкмады. Ләкин бер авылда яшәп, хәтта качып йөргән очракта да, очрашмый калу мөмкинме? Гайниянең эш урыны әллә кайда җәһәннәм читендә түгел ләбаса, колхоз идарәсендә генә. Мөниржан аның хисапчы булып эшләгәнен белә иде.

Өченче көнне ул түзмәде, идарә халкы төшкелеккә таралыр алдыннан канцеляриягә китте. Гайниянең чыкканын көтеп алып, күпкә-көндез булса да, өенә озатып кую иде исәбе. Сугыштан яраланып кайткан солдатка моны гына гафу итәрләр әле. Авыл халкы киң күңелле ул.

Капка төбендә бераз таптанып торырга туры килде аңа. Шуннан соң гына әүвәл титак-титак атлап баш хисапчы Мисбах, бераздан Разия дә чыгып, өйләренә табан атлады.

Гайния ник чыкмый соң? Бәлки ул идарәдә түгелдер, өенә алданрак кайтып киткәндер? Бәлки гел райондадыр. Ә нигә кереп карамаска? Юлны бикләп куйган кеше юк ич. Ишек ачык — кер дә кара.

Гайния районда да түгел, өенә дә кайтып китмәгән иде. Мөниржанның капка төбендә басып торуын күрмәгән булса, ул да Разия апасыннан калмыйча кайтып китәсе һәм өендә ярмаланып пешкән кабыклы бәрәңгене туйганчы ашап, күңел хушлыгы кичерәсе кеше иде. Югыйсә иртәнге якта ярты телем арыш ипие белән ике чынаяк сөтле чәй генә эчкән ләбаса ул. Ашау дисәң, хәтере калыр — тик торганнан эчәк чайкау шунда. Ичмасам, шикәре дә юк. Анысының тәме онытыла башлады инде, күрмәгәнгә биш былтыр.

Гайниянең чыгасы, Мөниржанның кочагына ташланасы килә. Әллә сагынмадымы? Әллә аның турында уйламадымы? Ничекләр генә әле! Уйламаса, сагынмаса, төшләренә кереп саташтырыр идемени?! Бигрәк тә киткән мәлләрне еш күрде ул аны төшендә. Аннан соң Җиңү турында хәбәр алгач...

— Авылның эре бәрәңгесенә сәлам!

Гайния бу төрттерүдән дерт итеп китте, ләкин сер бирмәскә тырышты.

— Исән-сау кайтуың белән котлыйм, — диде кыз. Ике кулын сузып күреште һәм, егетнең үзен кочагына тартып алуыннан куркып, җәһәт кенә урындыгына барып утырды да, кул астына нинди хисап кәгазьләре эләксә, шундагы саннарны шалт-шолт чутта суга башлады: сулга биш төймә дә, уңга өч төймә... тик сорауларын белән бәгырьгә тимә.

Кыз күңелендәге давыл-гарасатны сизми, аңламый Мөниржан. Бу кыланышларын аның оялчанлыгыннан, каушап калуыннан дип уйлый. Күрешмәгәннәренә елдан артты ич. Аерылышкан чакта Гайниянең әле унҗидесе генә яңа тулып үткән иде.

Йотардай булып, Мөниржан күзләрен Гайниягә текәде. Бигрәкләр дә чибәр шул, каһәрең! Бер кашык су белән йотарлык дип, мөгаен, шундый кызларга әйтәләрдер. Тикмәгә генә төшләренә кереп, сугышта да, госпитальдә дә саташтырмагандыр. Адәм затыннан түгел, җен кавеменнәндер бу Хәниф абзыйның кызы. «Булган булсын» дигәндер инде — хур кызларын көнләштерерлек гүзәл йөзнең нәкъ маңгай уртасында Ходай Тәгалә кечкенә генә кара-кучкыл миң дә яраткан. Бусы ник кирәк, ир-ат халкын шуның кадәр ник үртәргә иде инде! Валлаһи, миһербансызлык бу, һәр егеттә бер генә йөрәк икәнен онытты микәнни Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре...

Шайтан алгыры, яраткан кызың янына кергәч, нидер сөйләшергә кирәк ич. Вакыты да әйбәт, беркем комачауламый. Тик ни дияргә? Элекке телгә жорлыгы онытылып беткән, ахры.

— Ыһым-ыһым, бигрәк эшем иясе булып киткән икән берәүләр...

Мөниржан ни әйтер икән дип куркып утырган Гайния җиңел сулап куйды: уф, уенчак тонда башлагач, суга батмаячак ул, тотынырга саламы бар...

Шалт-шолт чут төймәләрен сала-сала, кыз кинаягә киная белән җавап кайтарды:

— Хисапчының бар белгәне — дебет, кредит инде аның, Мөниржан...

— Рәхмәт, исемемне хәтерлисең икән әле. Урамга да чыкмагач, оныткансыңмы әллә дигән идем.

— Онытылыр да инде, күпме сулар акты, җилләр исте...

— Безнең өскә пуля, ядрә дә яуды әле...

— Яугандыр, сүзем юк. Тик тылдагыларга да җиңел булмады.

— Бәхәсләшмим, Гайниябану...

Гайниябану... Аларның бит мәхәббәте шаярышып «Галиябану»ны җырлаудан башланды. Беркөнне Мөниржан тальянын алып урамга чыкты. Тыныч вакыт булса, яңа төшкән карга куанып, кешеләр каз өмәләрен башлар иде. Тыныч кич, үзенә күрә сагындырып килгән суыгы бар, җитмәсә, көне буена ап-ак кар төште.

Менә хәзер ай яктысында уннарча төскә кереп, кар бөртекләре җемелдәшә. Күктәге йолдызлар урамга чыккан һәркемгә күз кыса, ымсындыра, нидер вәгъдә итә, күңелне алгысыта.

Мөниржан ул көнне тракторын иртәрәк куйган иде, мунча кереп, каз бүтәкәләреннән пешерелгән бәлеш ашады. Чөнки әнисе белән Мөршидә апасы бүген казларын суюны төгәлләделәр (ә казлары уңган иде, егермегә тулган иде), һәм, их, булган булсын инде дип, сугыш чорында күпләр...

МӨНИРҖАН

Тәмен дә оныткан бәлеш салырга ниятләделәр. Нидән диген әле — каз бүтәкәсеннән! Тәмленең дә тәмлесе. Деликатес! Дәүләт башлыкларының да төшенә кермәс. Юлий Цезарь белән Александр Македонскийга насыйп булды микән каз бүтәкәсеннән авыз суыңны корытырдай тәмле бәлеш ашарга? Югыйсә, дөньяның күпме илләрен яулап алган, буйсындырган хөкемдарлар бит үзләре. Андый бәлешне ашасалар, бәлки, дөньяны канга батырып йөргәнче, өйләрендә кикереп кенә тик ятарлар иде.

Бәлеш шулкадәр тәмле иде ки, хәтта тышының алабута кушкан оннан басылганына да игътибар итүче булмады.

Кем әйткәндәй, тамагы тук, өсте бөтен. Мондый чакта яшь йөрәк ни эшләсен? Дөрес, урамга әйди. Еракта сугышлар бара, кан коела, биредә ачлыктан шешенеп яки теләсә ни ашаудан агуланып үләләр, ә тормыш дәвам итә, нидер тели, дәгъвалый.

Чыра яктысында күпме утырырга була?! Түзмәде Мөнирҗан: гармунын муенына элде дә көзге караңгы төннең ак кар белән түшәлгән урамына атлады. Чыгып җитүгә уйнап та җибәрде һәм, үзәкләрне парә-парә китереп, тальяннан моң түгелә башлады. Фәкыйрьләнгән йортлардагы имгәтелгән, җәрәхәтле җаннар өчен авылның ул чактагы тальяны берүзе оркестрны да, филармонияне дә алыштырды. Тыныч, тук тормышта тальян моңы татар күңеленә алай ук тәэсир итә ала микән?

Әйтерсең, койма ярыклары, утсыз тәрәзәләр аша Мөнирҗанның чыгуын карап-күзәтеп кенә торганнар: бер-бер артлы аның янына башта егетләр, соңрак кызлар җыйналды. Түбән очтан Гайнияләр дә менеп җитте.

Күпме җыр җырланды ул кичтә! «Идел бит ул», «Юксыну»ларны җырлаганда туган моң авыл күге буйлап йөзде-йөзде дә Мөнирҗаннар өянкесенең кышкы йокыга талган ботакларына менеп кунаклады. Колач җитмәс өянке бу рәхәттән ни эшләргә белмәде: кыш дип тормалы, тамырларына хәтле татлы сут үрләде.

Тальяннан «Галиябану» коесы агыла. Көтеп кенә торганнар диярсең, Гайнияләр шунда ук җыр башладылар. Шул чакта аларга кушылган Мөнирҗан, аңлапмы, аңламыйчамы, җырның сүзләрен үзгәртеп башкарды:

Минуты ай, сәгате ел,
Гайниябану, сылуым-иркәм,
Шулкадәрле сагындым.

Ник алай җырлады? Югыйсә, Гайниягә карата хисләре барын-югын кешегә фаш итү түгел, моңа кадәр үзе дә аңламый иде.

Шаяртуга каршы Гайния дә шаярту белән җавап бирде:

Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә — ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса,
Мөнир бәгърем, җанкисәгем,
Тәрәзәдән тартып ал.

Башкалар сүз берләшкәндәй кинәт туктады. Хәзер инде дөньяда бары тик мәхәббәткә сусаган ике яшь күңел генә калды: Хәлил — Мөнирҗан һәм Галиябану — Гайния.

Ул кичтә Мөнирҗан беренче тапкыр Гайнияне озата барды һәм шул сукмакта аның эзе сугышка алынгач кына күмелде. Ләкин җылы хисләр хатларга күчте.

Үткәннәрне исенә төшереп, Мөнирҗан әкрен генә җырлап куйды:

Гайниябану, сылуым-иркәм,
Шулкадәрле сагындым.

Мөнирҗанның бераз карлыкканрак тавышына кушылып, Гайния чак кына «Мин дә!» — дип ычкындырмады. Күңеле шуны теләде, ә теле киресен сукалады:

— Куй, Мөнирҗан, эш урынында тузга язмаганны сөйләмә! Кеше әлләни уйлар...

— Үзең бит кич чыкмыйсың. Мин, юләр, «хатка көтәм» дип язгач, ышанган идем. Синең өчен генә тере калдым.

«Әйтмәле шул сүзне, Мөнирҗан, телмә әле болай да утта янган күңелемне!» Гайния чут төймәләрен сугыштырудан туктады.

— Ана күптән бит инде, Мөнирҗан. Соңга табан хат та язмадың. Ярар, синең эшең беткәндер, минем төшкелеккә кайтып киләсем бар.

Кискен карарга килеп, Гайния урыныннан кузгалды һәм киенер өчен чөйдә эленеп торган куфайкасына үрелде. Ләкин Мөнирҗан, үлсә-үлә, күңелeн бораулаган сорауны бирми кала алмый иде. Шуңа күрә ул кызу-кызу адымнар белән ишеккә юнәлгән кызны, юлына аркылы төшеп, исән кулы белән тотып алды.

— Гайния, әйт дөресен: бүтән берәүне таптыңмы, әллә гариплегем күңелеңне суыттымы?

Ычкынырга теләп тартылып карады Гайния, ләкин файдасыз: Мөнирҗан тимер кыскычка әверелгән иде. Бәхетеннәнме, әллә кызганычка каршымы, шул минутта ишек ачылып китте һәм аннан таза гына гәүдәле ир-ат килеп керде.

— Көпә-көндез бу ни хәл бу? — дип сорады ул калын тавышы белән, бухгалтериянең тар диварларын яңгыратып.

Гайния дәшмәде, башын түбән иде дә чыгып шылды. Мөнирҗан башта: «Анда синең ни эшең бар?» — дип сорамакчы булган иде дә, олы кешегә тупас сүз әйтүне килештермәде. Сүзсез генә кыз артыннан атлады. Артыннан теге адәм:

— Матри аны! Көпә-көндез кәнсәләргә килеп, кызларга бәйләнеп йөри башласаң, фронтта булган дип тормам! — дип калды.

Мөнирҗанга аның сүзләре әллә бар, әллә юк иде. Кызу адымнары белән йөгерә-атлап барган Гайнияне куып җитеп сорады:

— Кем ул, нинди бәндә?

Гайния теләр-теләмәс кенә җавап бирде:

— Прәсидәтел...

Мөнирҗанның бу очрашу кәефен җибәрде, аның инде Гайнияне дә озатасы килми иде. Ул әле кызның кәҗәләнү сәбәпләрен белми, ләкин күңеленнән ант итте:

— Ничек кенә киреләнсәң дә, минеке булырсың, кызый!

Бу сүзләрне егет мин-минлеген итәр өчен генә әйтмәде, чыннан да аның киләчәккә планнары Гайния, бары тик Гайниябану белән генә бәйле иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә кызның үзен бөтенләй онытып бетерүенә ышанасы килмәде аның.

Күңеленнән Гайниянең дә Мөнирҗанга бер кәррә дә хыянәт иткәне булмады. Ул аны һаман да озатып калган көндәгечә ярата. Бәлки, көчлерәктер дә әле. Мөнирҗан шуны аңламый: кулы гариплеген телгә алды, юләр бәндә. Бу заманда бер кулы терсәккә кадәр юк икән, шуны гариплеккә санаргамы? Бигрәк тә чын күңеленнән сөйгән, үзеңне аңа багышларга җыенган кешене?! Ирләргә бит хәзер кытлык, кайсы алам дисә, аяксызмы ул, кулсызмы — шуңа тагылырга гына торалар. Ләкин Гайния, сау-сәламәт ирләр буа буарлык булса да, барыбер Мөнирҗанны, шушы чулак Мөнирен, аңа «Гайниябану» дип дәшә белүче Мөнирне сайлар иде.

Мөнирҗанның кайту хәбәрен ишеткәч, елады-елады кыз һәм «бүтән еламыйм» дип үз-үзенә сүз биргән иде инде ул. Сүзендә торалмады: өйләренә кайтып җитүгә, ярмалы бәрәңге суынып, бизгә әверелде дип тормады, печәнлеккә менде дә үкси-үкси янә яшь түкте.

Март айлары иде. Җиңү турындагы хәбәрне ишетергә зар-интизар булып, халык исән калган соңгы көчләре хисабына яши. Көннәрнең берендә баш хисапчыны районга отчет белән чакырдылар. Башка көннәрдә салмыш йөреп, атна буена баш төзәткән Мисбахның кая анда барырлыгы! Кәнсәләрдә чут төймәсе тартканда да бармаклары калтырап, саннарны бутап бетерә иде. Хисапчы кызларның моңа исләре китми, алар башбухның бу гадәтенә өйрәнеп беткәннәр, шуңа күрә аның кулы тигән исәп-хисап кәгазьләрен кабат энә күзеннән үткәрәләр.

Югыйсә, Мисбах отчет төзергә кирәклеген дә, ул отчетны районга алып барып тапшырыр вакыт җиткәнен дә белә иде. Әмма туя белмәгән бер тамагына баш була алмады.

Ул бу хәлендә отчетны үзе генә ерып чыгуына бик үк ышанып бетми. Күзенә бер сан биш булып күренә бит. Ярдәмгә тагын бер хисапчыны алырга кирәк. Тик кемне?

Мисбахтан кала Разия апалары өлкәнрәк санала. Гөнаһ шомлыгына күрәдер, аның сыерының җиләде тулып, менә-менә бозауларга тиеш иде. Бозаулы сыер — сөтле сыер, авыл кешесенең бар карап торганы сыер да. Шуңа күрә ул районга бару хакында Гайниягә гозерләнде.

Ярты ел элек кенә сыер сауган җирдән хисапчы итеп күчерелгән Гайниянең моны ишетүгә коты очты.

— Булмый-булмый, Разия апа, бер дә рәтен-чиратын белмим, бутап бетерермен, — дип, теше-тырнагы белән каршы торып маташты кыз.

— Соң, апаем, өйдә калдырыр кешем юк. Бозауласа, кем чүбен салдырыр? Март булса да, әле салкын, ул түбәсез лапаста бозавы катып үтәр. Бер юлга сүземне тында инде, Гайниякәем! — дип, Разия апасы үтенеп сорагач, күнми чарасы калмады. Чөнки тагын берәрсенә сылтарга мөмкин түгел: «син дә мин, Мөхәммәт тә мин» дигәндәй, алар бухгалтериядә үзләре генә.

Алдан сүз куешканча, Мисбах белән Гайния караңгылы-яктылыда кузгалдылар. Җиңел чанага Стәрле болыныннан чабылган хуш исле печән салынган. «Ни булмас»ка дип алынган капчыктагы сарык калҗасы чанадагыларга уңайсызламаслык итеп урнаштырылган. Чүпрәккә төрелгән ике «Бөгелмә малае» хакында Гайния белми дә калды. Хәер, белсә ни кылыр иде? Мисбахмы соң юлга запассыз чыгучы!

Кояш чыгарга иртә булса да, көне якты, җил дә әлләни юк — тыныч диярлек. Әле вакыт бар, ашыкмаска да була, шуңа күрә бухгалтер атын кауламый. Бурлы айгыр юлны белә: әле юыртып ала, әле адымга күчә. Нәсел айгырын теләсә кем җикми; ул күтәрәмгә калган колхоз алашасы түгел, үз кадерен үзе белә.

Махмырлан чатнаган башы белән дә отчетларын уңышлы тапшарачагына әллә ни шикләнми Мисбах. Ник дисәң, андагыларның барысы да таныш. «Мисбах абзыкаем!» — дип өзелеп торалар. Өзелми ни, аларның да тамагы бар. Сарык калҗасы тикмәгә генә «атка утырып» йөрми ләбаса. «Ашаган авыз ояла», ди халык. Боларның да оятлары бөтенләй бетеп җитмәгән. Өстәвенә, отчетлары да тегеннән-моннан гына түгел — җиренә җиткереп төзелгән. Разиядә тәҗрибә ун кешелек, бу Хәниф кызы да бик уңган булып чыкты. Тизрәк эшне бетерергә дә, бер яртыны башларга, башны төзәтергә кирәк! Ул, шуны уйлап, хәзердән үк ләззәт хисе кичерә. Хәзер үк эчеп куяр иде дә, район хатыннары салмыш баштан килгәнне яратып бетермиләр.

Ат юырта. Бер толып эчендә терәлеп диярлек утырган унсигез яшьлек кыздан анкыган дәртләндергеч ис утыз биш яшьлек айныр-айнымас ирнең аңын томалый, ярымайнык башында, үзе дә сизмәстән, хайвани хисләр уята.

Баш бухгалтерның отчет мәсьәләсендә өметләре бу юлы да акланды. Әллә терәге нык булу ярдәм итте, әллә чыннан да отчетлары тел-теш тидерерлек түгел — төштән соңнарга аларның эше төгәлләнде. Калҗаның да кирәге чыкмады.

Район үзәгенә килеп, эшен бетерүгә кайтып китәргә ашкынып торучылар күптер. Әмма Мисбах түгел. Эшен төгәлләгәч, район үзәгендәге бердәнбер ашханәгә кереп чыгу аның өчен экваторга килеп җиткән диңгезчеләрнең Нептун бәйрәме уздыруы кебек традициягә әверелгән һәм менә сигез ел дәвамында бу гадәтенә аның хилафлык китергәне юк. Хәтта кышын, йоклап китеп, ярдан тәгәрәве һәм аягын авырттырып чатанлап калуы да шул салдым аркасында иде. Бәла кичергән кайберәүләр саграк кылана яки яман гадәтләрен бөтенләй дә ташлый. Ләкин Мисбах элек ничек булса, шулай калды — әле ныграк та азмаса.

Бу юлы да ул атын ашханә ишеге төбенә үк китереп туктатты. Отчетны уңышлы тапшырган куанычтан Гайния ашап тормаска, хәзер үк кайтып китәргә дә риза иде. Кая ул — Мисбах абыйсы ай-ваена куймады. Бу мәсьәләдә аның принцибы нык иде: кәҗәне печән кибәненнән аерып алырсың, ә Мисбахны, бер яртыны бушаттырмый торып, алып кайтып китәм димә.

Ашханәдә Мисбахны таныйлар гына түгел, андагы кызлар чatan хисапчының һәр гадәтенә кадәр ятлап бетергәннәр: өстәл берничә минуттан сугыш чорында күрергә мөмкин булган ризыклар белән тулды. Чанадагы бәсләнгән, иртәннән бирле Мисбахның авыз суын корыткан шешәне дә җылытып китерделәр. Ризык күргәч, ярты көннән артык ризык түгел, бер йотым су да эләкмәгән Гайниянең ашказаны асты бизләре котырынып эшләргә кереште. Өйләрендә ашаган ризыклары да һаман да шул бәрәңге — Тукай әйткән татарның сабырлыгы гына ич. Бәрәңге үзе дә: «Алып баруын барам, кайтуын үзегез чамаларсыз», — дип әйткән, ди. Ашказанында берьюлы йөз бүре туй уздырган кызның хәзер үк өстәлдәге ризыкларга юлбарыстай ташланасы, чәйнәп тә тормыйча берсе артыннан берсен тамагына озатасы килде. Ләкин тәрбияле, диндар гаиләдә үскән авыл баласы, өстәвенә, хисапчы кеше: бушка ашатмаганнарын, ашагач түләргә кирәк булачагын белә. Шушы хакыйкать исенә төшүгә, Гайния сузыла башлаган кулын ничек кире тартып алганын сизми дә калды, оялуыннан кулларын хәтта өстәл артына ук яшерде. Шешә ачу белән мәшгуль булса да, Мисбах моны күреп калды һәм исе китмичә генә:

— Аша-аша, кыенсынма! — диде.

— Мисбах абый, ни бит, болар кыйммәттер. Аннан соң бик үк ашыйсым да килми, — дип, ялганларга кереште. — Мин бер стакан чәй генә эчәм...

Карт чыпчыкны алай гына ышандырырсың!

— Юкны сөйләмә! — диде ул, каршы килергә урын калдырмыйча. — «Ни булмас» дип, мин командировочный алган идем, колхоз эше белән йөрибез бит, шул акчадан түлибез. Мисбах абыең булганда курыкма! Молодис, Гайния, егет икәнсең: отчетны бик уңышлы тапшырдык. Моны юмасак, Ходай гафу итмәс! — Ул ике стаканга яртылаш аракы койды.

— Син ни эшлисең, Мисбах абый?! Әллә саташасыңмы? Шушы яшемә җитеп, авызыма якын китергән нәрсәм дә түгел.

— Ярар, әйттем исә кайттым, — Мисбах аракы хакында бүтән сүз кузгатмады. Үзе бер стаканга салганны голт-голт эчеп бетерде. — Эчмәсәң — эчмә, ә ашау мәҗбүри.

Гайния ашауны тиз тотты. «Йа Хода, биргән ризыкларына мең-мең шөкер», — дип, эченнән генә дога да кылды сугыш барган елларда алдынгы терлекче буларак Ленин–Сталин комсомолы сафларына кабул ителгән кыз. Ни эшләргә?

Чыгып кына китәр иде — тышта кыш, кая барсын. Мисбах абыйсының ашханәдәге «эшен төгәлләгәнен» көтүдән бүтән чарасы калмады. Ә Мисбах ашыкмый. Хәзер инде ул эчми, йотып-йотып кына куя һәм күзгә күренеп мәлҗерәя бара. Үзе туктаусыз сөйләнә, үз сүзеннән кызык табып көлеп тә ала. Ашханә хатыннары аның бу кыланмышларына күптән ияләшеп беткән — сизелеп тора, ул монда үз кеше. Әнә ич, әстәгъфирулла-тәүбә, бер симезрәк официантканың бүлтәеп торган артына Мисбах кулы белән чәпелдәтеп алгач, тегесе шаркылдап көлде генә. Энекәем лә! Ничек оялмыйлар? Юк-юк, Гайния, кияүгә чыккач та, ул тирәсенә хәтта иренең дә кулын якын китермәс!

Мисбах белән теге хатынның кыланышларыннан һәм башына килгән мондый уйдан оялчан кыз кая карарга да белмәде. Ахыр чиктә, дивар янәшәсендәге өстәл артына куелган урындыкка барып утырды.

Утыра торгач, ул йокымсырап киткән иде, шуңа күрә бухгалтерның ашханәдәгеләр белән исәп-хисапны ничек ясаганын күрми калды.

...Мөнирҗанның иртәгә фронтка китәсе көне. Су буйларыннан урап йөри торгач, алар Гайнияләрнең капка төбенә кайттылар. Шуны гына көтеп торган сыман, таң әтәче кычкырып куйды.

— Бар, кайт инде, Мөнирҗан.

— Бер кочаклатмыйсың да, иртәгә китәм бит.

— Оялмыйсыңмы? Ал кулыңны! — Кыз егетнең сузыла башлаган кулын читкә этәрде. — Әнә, кайткач, әниең кочакласын!

— Әле син шулаймы, тискәреләнәсеңме? — Мөнирҗан гармунын коймага элеп куйды. — Болай булгач, бер үпмичә җибәрмим мин сине!

Мөнирҗан кочагына алды дигәндә генә, Мисбах аны йокысыннан уятты:

— Кайтыйк, Гайния, монда йокы симертеп ятып булмас.

Уфалла, ул йокымсырап киткән икән.

Урамга чыксалар, ис-акыллары китте: алар кергәндә тып-тын калган табигать хәзер котырыпмы-котыра. Кай арада шундый көчле буран кузгалгандыр! Әле урамда, авыл эчендә шулай, кырда — япа-яланда — күз ачкысыздыр инде ул.

Исереккә «дөнья тубыктан», диләр. Буранның котырынуына Мисбах «эһ» тә итмәде.

— Утыр, әйдә, кузгалыйк, — диде ул һәм Бурлы айгырның тезгенен чиште дә толып эчендәге Гайния янәшәсенә ауды.

— На, малкай!

Шуны гына көткән һәм ничә сәгать буена суыкта басып торырга мәжбүр булган нәсел айгыры, дилбегә кагуга, алга ыргылды.

Мисбах абыйсы кызны вакытсызрак, төшнең иң тәмле вакытында уятты. Ул уятмаган булса, Мөнирҗан кочаклап үбәр идеме икән Гайнияне? Оялмас идеме?

Шушы уйдан кыз тәненең кызышып китүен тойды. Мөнирҗан белән алар үбешү тәмен дә белмичә аерылышканнар иде. Кочаклашулары да... Хәер, чын-чынлап кочаклашу булмады да инде ул. Хәзер менә хаты да килми. Исәнме ул, юкмы — бер Ходай гына белә.

Гайниягә кинәт ямансу булып китте, ул үзен искиткеч ялгыз хис итте. Әллә Мөнирҗан анда берәрсен тапканмы? Фронтта кызлар да күп ич. Марҗаларны бик әрсез була дип сөйлиләр. Андый чибәр егетнең муенына асылынырга гына торалардыр. Ичмасам, Мисбах абыйсы гырлый-гырлый йокламасын иде. Өстәвенә, аракы исе җил уңаена гел аның борынына килә.

Март бураннарының көчен үзе юлда татып карамаган кеше генә белми. Югыйсә, әле караңгы төшеп өлгермәгән булырга тиеш, тик күзгә төртсәң дә берни күренми. Бөтен дөньяны ак пәрдә урап-бөтереп алган. Көчле җил телефон баганаларын егардай булып көчәнә, елый, сызгыра, юлда калган бәхетсезләрдән ихахайлап көлә һәм, күз ачып йомарга да өлгермисең, сине кар белән күмеп ташлый. Толып эчендә булуына да карамастан, Гайния инде туна да башлады һәм, үзе дә сизмичә, Мисбахка елышарак төште. Кыз, иске булса да, мамык шәлен алмаганына үкенде. Югыйсә, әнисе кат-кат әйтеп караган иде.

Терәлеп утыргач, җылырак икән шул. Мисбах абыйсы да туңа торгандыр. Ул да, иртән көн җылы һәм тыныч булгач, шулай ук җиңелчә киенгән. Әле хәзергә аны аракы йоклата.

Бурлы айгыр башта ару гына барды. Район үзәген чыгып күпме киткәннәрдер, бераздан ул адымнарын әкренәйтә төште дә, ни сәбәптәндер, шып туктап калды һәм гаепле төстә башын чанага табан борып, кешнәп куйды. Гүя ул: «Нишлибез, кая барабыз?» — дип сорарга тели иде.

Дилбегә тотарга тиешле кеше йоклый, ә бу юлда сирәк йөргән һәм мондый гарасатны беренче тапкыр күргән Гайния кайсы якка киткәннәрен дә, кая килеп җиткәннәрен дә ничек әйтә алсын? Ул ашыгып Мисбахны уятырга тотынды:

— Мисбах абый, Мисбах абый, дим! Тор әле, адаштык бугай!

Күпчелек очракта авылына кайтып җиткәч, капка төпләрендә генә уяна торган Мисбах йокы исереклеге белән баштарак берни дә аңламады. Күп тапкырлар кабатлый һәм җилтерәтә торгач, ниһаять, аның башына томанлы гына булса да «адаштык» сүзенең мәгънәсе барып җитте:

— Ничек адаштык?

— Ат туктады, беркая да бармый, — диде Гайния гаепле төс белән.

Мисбах, чанага басып, як-ягына карамакчы иде, аягында басып кала алмады: кинәт исеп куйган җил аны чанадан ишеп төшерде. Күз ачып йомганчы, ул ак кар өеменә әверелде һәм, үрмәләп диярлек, чанага кире менде. Дилбегә кыз кулыннан кинәт айнып киткән ир кулына күчте. Ләкин ат булып ат белмәгәнне, мондый мәхшәрдә адәм баласының ничек башы җитсен! Гасырлар буена адашкан чакларда адәм баласын, коткарса, бары тик ат кына коткарган. Ат та коткара алмаса, катып үлүеңне көт тә тор. Ә башкалар сугышта кан койганда, тылда гел үк начар яшәмәгән утыз биш яшьлек Мисбахның да, унсигезен генә тутырган, үз районнарыннан гайре беркая да чыгарга һәм җан сөйгән егете белән үбешергә дә өлгермәгән, киләчәк тормышын фронттан кайтасы Мөнирҗан белән корып, балалар үстерергә хыялланган кызның да үләсе килми. Җан бит ул: никадәр авырлык вә катлаулылык белән инсә, шундый ук авыр чыга да.

— На, малкай!

Бурлы айгырның дилбегәсен ул берничә тапкыр кагып карады — башка вакытта метрлы киртәләрне дә сикереп кенә үтә торган Бурлы айгыр бу юлы урыныннан кузгалмады. Атның чарасыз икәнен күргән Мисбах дилбегәне йолкудан туктады.

Буран торган саен ныграк котырды. Өстенә чып-чынлап караңгы да төште. Моңа кадәр атның башы, дугасы күренсә, хәзер сырты да чак шәйләнә иде.

Атны, бәлки, җитәкләп юлга чыгарып булыр...

Мисбахка берни әйтеп тормыйча, Гайния чанадан төште. Аның төшүен күрсә дә, «йомышы бардыр» дип, Мисбах кыздан ник төшүен сорап тормады, чөнки үзе дә ат янәшәсендә, җил уңаена каратып, артык йөгеннән яңарак кына арынган иде.

Җил Гайнияне йолкып алып ыргытырга теләде. Ләкин чанадан төшсә дә, кыз төшеп калганнардан түгел иде: сигез яшьтән утау утап, унике яшеннән сәнәк тотып үскән кавем — бирешергә теләмәде: егылып китәм дигәндә, тәртәгә тотынып өлгерде, соңыннан чана үрәчәсенә чытырдап ябышты. Бу инде үлем ябышуы: аерсаң, бармакларын келәшчә белән генә аерырлык иде.

Җил Гайниянең башындагы яулыгын йолкып алды. Кыз аны бер кулы белән чак тотып өлгерде. Бушап калган изүләренә кар тулды һәм яндырып тән буйлап аска төшеп китте. Соңгы көчен җыеп, ул чанадагы әле яңарак кына җылы булган, ләкин суынырга өлгергән урынына менеп ауды. Туңудан калтырарга, тешләре тешкә тими дерелдәргә тотынды. Мисбах:

— Ахмак! — дип, аның кылган гамәленә бер сүз белән бәя бирде дә, туңудан бичара калган кызның авызына куен кесәсендә тоткан шешәдән, Гайния ни дә булса аңлап өлгергәнче, аракы койды. Шешәне бушатып бетерүдән аны кызның чәчәве генә туктатып калды.

— Мисбах абый, кирәкми...

Ләкин аның кичегеп әйткән сүзләре җил белән, ак пәрдәле буран белән кышкы кырның караңгы төнендә йотылып юкка чыкты. Озакламый — җ-ж дип ажгырган буран да, җил коткысына бирелеп, кеше бимазалаган кар бөртекләре дә, туңган аяклардан әкрен-әкрен югарыга үрмәләгән әрсез суык та онытылды; Гайниянең тәнен рәхәт изрәү биләп алды.

— Мисбах абый, нишлибез?

— Тире җыеп, күн эшлибез, — дип җавап бирде Мисбах, башка җавап тапмагач. — Безнең исән калу-калмавыбыз Бурлы айгырга бәйле. Кая теләсә — шунда алып китсен, куйыйк үз иркенә. Коткарса, ат кына коткара, — дип кабатлады ул.

Әле генә эчкәнен үзе дә сизми калган аракы дигән шайтан кышын эчне яндыра, миен томалый. Шуңа буран катыш шомлы билгесезлек килеп кушыла. Гайния көч-хәл белән:

— Үзең беләсең, Мисбах абый, — дию белән чикләнде.

Буран котыруын дәвам итте, атның ыңгырчагын салдырырга, дугасын каерып алырга яисә сындырырга теләп көчәнде. Ә Бурлы айгыр, бичара, һаман басып торуын белде. Яннан искән җил басымыннан колхоз бияләренең төшенә кереп йөдәткән нәсел айгыры, вакыт-вакыт чайкалып куйса да, аягында кала бирде. Гади, бер мескен алаша булса — ул күптән авар, яки басып торган җирендә ятып, чүлдәге дөя шикелле, давылны уздырып җибәрер иде. Юк, ярамый: киләчәктә туасы уннарча, йөзләрчә колыннар хакына, чанадагы кешеләр хакына ул үзен сакларга тиеш. Атның гаять дәү баш миендә дә, караңгы кырдагы шикелле, буталчык уйлар хакимлек итә бугай.

Бурлы айгыр туктап калган урынында торды-торды да, бер фәрман да булмагач, әкрен генә кузгалып китте. Аның кая таба атлаганын буран каршында көчсез калган ни Мисбах, ни аракы тәэсиреннән ошбу дөнья белән ахирәт арасына күчә барган Гайния сизмәде.

Ат каядыр билгесезлеккә атлавын дәвам итте. Мисбах дилбегәне үрәчәгә бәйләп куйды һәм аңа бүтән кагылмады.

Бурлы айгыр күпме атлагандыр — чанадагылар вакытны чамалый алырлык хәлдә түгел иделәр. Атның табигать тарафыннан бирелгән сизгерлеге алдамады: буран белән тартыша-тартыша атлый торгач, берзаманны аксак бухгалтерның кысык күзләре район үзәгенең сугыш чоры рөхсәт итә алган кадәрле якты утларын күреп алды.

... (Дәвамы киләсе саннарда)