Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКРУҺЛАР

Мир үгезе

Янгилде авылы крестьяннарының һәрберсе аерым хуҗалык булып яшәсә дә. кайбер эшләрне күмәкләшеп башкарганнар бергәләшеп ел саен язгы ташу алып киткән тегермән буасын буганнар, чәчү җирләрен эшкәрткәннәр, бәрәңге утыртканнар, йорт хайваннарын көтүгә чыгарганнар һ. б. Мал-мөлкәтнең дә кайбер төрләре уртак булган. Мәсәлән, янгыннан саклану, ягъни каравыл өен шулай ук бергәләшеп файдаланганнар Бер нәсел үгезе һәм айгыр асраганнар Аларны мир үгезе мир айгыры" дигәннәр Янгын насосы һәм су мичкәсе өчен аерым атлар тотканнар. Чыгымнарны Янгилде авылы халкы бергәләп күтәргән

Арт урамда яшәгән урыс крестьяны Николай Рюриковны ел саен килешү нигезендә каравылчы итеп куйганнар.Ул көн-төн каравылда булган. Җәй көннәрендә янгын куркынычы арткан чорда дежурга өстәмә кешене куйганнар Күп очракта ул йорт саен чират буенча билгеләнгән

Каравыл өе клуб вазифасын да үтәгән. Кышкы кичләрдә анда авылның ир- атлары урысы-татары, яше-карты җыелышып, бер-берсенең сөйләгәннәрен тыңлый торган булганнар.

Авыл җыеннарын да каравыл өе янында үткәргәннәр Мир үгезе Борис картайды Ул артык юашлана, сүлпәнлек күрсәтә Абзарыннан чыгарып җибәргән очракларда тыныч кына үлән ашап, яткан урынында сәгатьләр буе йоклый иде Соңгы елларда аның коточкыч кыяфәтеннән малайлар да курыкмый башладылар, кыюраклары янына килеп, үлән җыеп бәйләгән себеркеләрен селкеп. Борисның корсак астындагы чебеннәрне куалар. Караңгы төшкәч, каравылчы Рюриков килеп алмаса, Борис үзе акрынлап каравыл өенә кайта иде Кайбер көннәрдә аның турында бөтенләй оныталар, ул көндез йоклаган җиреннән иртән генә аякларына торып баса, хатыннар көтү куганда сыерларны күзәтеп кала

Менә шул. Борисның бер төн эчендә кылган "батырлыгы" тирә-як авылларда яшәүче татарны-урысны шаккатырды. Ләкин ул “батырлык" ике милләтле Янгилде авылы халкы арасында төрлечә бәяләнде Татарлар (ул вакытта көчләп чукындырылган мәкруһлар) өчен Борис—“герой", ә урыслар өчен Борис “антихрист" иде.

Бу хәл 1846 елның 19 июнендә була. Борис, көне буе урамда йөреп, яхшы гына ашагач, чишмәгә төшеп су эчеп менгән Сатмыш авылы ягындагы басу капкасыннан 5-6 метр кырыйдарак 14 ел буе торган, кара дегеткә буялган агач тәре янына ятып йоклый Муенчагыннан сөйрәлгән 3-4 метр озынлыкта юан арканы да үзе белән була.

17 яшьлек Мөхәммәтсабит һәм мир үгезе Борис күптәнге танышлар Мөхәммәтсабит аның яшьрәк, усал чакларын, кан баскан коточкыч күзләрен акайтып тирә-якка карап, ямьсез тавышлар чыгарып үкергәнен, аяклары, мөгезләре белән җир актарганын яхшы хәтерли иде.

Мөхәммәтсабит күптән ниятләгән кыю эшен бүген шаһитларсыз, берүзе башкарырга уйлады. Моментны кулдан ычкындырмаска булды Үгезнең тәре янында ук ятып йоклавы аның өчен бигрәк тә кулай иде Ләкин әле караңгы төшмәгән. Шуңа күрә ул өенә кереп чәй эчеп чыгарга уйлады, кеше күзенә чалынмаска тырышты.

Дәвамы. Башы 2008 елның 11 санында.

Авыл халкы кайтмый калган бәрәннәрен бозауларын эзләп табып алып кайткач, кичке урам чирәмдә йөгерешеп алҗыган малайлардан тынгач. Сабит үгез янына килде дә муенындагы юан бауны сүтеп, аның икенче башын ике метр биеклектәге агач тәренең аскы өлешенә бәйләп куйды Аннан соң үзе белән алып килгән тал чыбыгы белән ул тыныч кына койрыгын селкеткәләп йоклап яткан үгезнең аркасына сыдырды да "һап дип кычкырды, үзе шапылдап җиргә сикерде Үгез куркып, кинәт сикереп торды да. тонналы гәүдәсе белән алга ыргылды һәм тәрене җиргә беркетеп куелган тартмасы, казыклары белән җирдән йолкып алып читән- коймаларны вата-җимерә караңгы урам буйлап каравыл өенә, үзенең абзарына таба чапты

Ул, атлаган саен аякларына бәрелгән тәредән куркып, ярсыган хәлдә ачык капкадан абзарына кереп китте Тәре капка баганаларына аркылы килеп шартлап сынды Искергән каравыл ызбасы дер селкенеп куйды Рюриковның яңа гына йокыга киткән чагы иде Ул. аңышмыйча. өйдән атылып чыкты Шартлап сынган тавыш каравыл өе янында яшәгән урыс крестьяннарына да ишетелде тик аларның урамга чыгарга йөрәкләре җитмәде Рюриков караңгы төндә бернәрсә дә абайламады, чөнки ул вакытта электр лампасы түгел, керосин лампасы да юк иде Каравылчы чыккан ишегеннән ерак китмәде тезләре калтыраудан атлый алмас булып, агач бүкән өстенә утырды

Җәйге төн кыска. Тиз яктыра. Шул вакытта гына Рюриков эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды Көтү куарга чыккан хатын-кызлар да күреп алдылар Аларның тавышына каравыл ызбасы каршындагы өйләрдә яшәгән урыс крестьяннары йөгерешеп чыкты Әле кичә генә басу капкасы янында ыржаеп басып торган тәрене мәсхәрә хәлендә күреп аптырап калдылар Йоклап калган бала-чагадан гайре бөтен авыл халкы тиз арада каравыл янына җыелды Түбән очтан менгән татарлар бу хәлне күреп чиксез шатланды, урыслар һәм аларның хатыннары исә чукынуларын дәвам иттеләр

Авыл старостасы урыс Алексей Иванов куркуга төште Ул җавап тотачак бит Староста Ефим Сафроновның улы Федорга тиз арада атына атланып урман аша Колангыга, Петропавел чиркәве побы Виктор Охотин тарафына ашыгырга, булган хәл турында аңа җиткерергә кушты Үзе авыл халкын тынычландырырга кереште. Староста ат арбасына менеп басып "Авылдашлар без барыбыз да христианнар. —дип сүз башлау белән, мәкруһлар шауларга керештеләр "Нишләп без христиан булыйк, без христиан түгел без—Мөхәммәт өммәтләре җаныбыз-тәнебез белән мөселманбыз, мөселманнар —дип кычкырышып арбада басып торган старостаны сөйрәп төшерделәр Көчләп Имәлле суына куыл кертеп, башыбызга себерке белән су бөркәүне чукындыру дип белдегезме9 Юк без мөселманнар* Исемнәребезне бозып, урыс исемнәре таккансыз икән без алардан баш тартабыз".—дип шаулауларын дәвам иттеләр һәркем үзенчә берәр сүз әйтергә кирәк дип тапты Халык котырынган бүре өерен хәтерләтә иде

Шул арада җирән айгыр җигелгән тарантаска утырып Охотин үзе килеп җитте Аның белән тагын дьяклар Алексей белән Александр Петровлар да килгән иде Алексей—кучер урынында. Александр—поп янәшәсендә

Бу ике бертуган дьякларны Охотин беркайчан да үзеннән калдырмый Беренчедән, алар ышанычлы җансакчылар булсалар, икенчедән поп аларны юлда, йә булмаса барган авылларда четерекле хәлләр килеп чыкканда, шаһитлар итеп файдалана иде

Колангыдан килеп җиткән попны күргәч, җыеннарда сүзгә катнашмаучы кешеләр дә зарланырга керештеләр Ни җитми икән бу патшага9 Иманасын түлибез, солдат бирәбез, урыс күршеләребез белән тату яшибез Безнең түбәтәйләргә нигә каныга, нишләп үз динебезне тотарга ирек бирми9 Урам саен кизләү саен кара тәре кемгә кирәк9 Алардан кешеләр түгел хайваннар да куркып качалар —диештеләр Мир үгезен мактадылар Янәсе ул хайван булса да авыл халкына тәреләрдән котылу юлын күрсәтте "Ватабыз җимерәбез* - дип кычкырдылар Арттан кемдер "Ни файда, бүген ваттык икән иртәгә имен агачыннан ясап, яңаны куярлар"-диде "Куйсыннар, балтам белән теткәләп бетерәчәкмен, калганнарына ут төртәчәкмен* -дип җикеренде авылның түбән очында яшәүче җитмешне узган Сафиулла бабай Җәмәгать дип сүз алды аның улы Гайнулла - Болаи шаулап мәгьнө юк Безгә бер белемле кеше яллап үз динебезгә кайтуны сорап Высочайший' исеменә хат язырга кирәк' - диде Халык һаман шаулаша иде " Без болай да үз динебездә Без мәкруһлар . беркайчан
да православиене кабул итмәячәкбез Без мөселманнар! - дип кычкырдылар Көтмәгәндә килеп чыккан бу җыен идарә итеп булмаслык митингка әйләнеп

бара иде Урыс авылдашлар да кайтып китмәделәр (поптан курыктылар булса кирәк), алай да сүзгә кушылмадылар, каравыл өенең бер почмагына барып бастылар Поп алар янына барып, чукындырырга кереште, урам уртасында таралып яткан таныш агач тәрене күреп, өнсез калды Ул. җирән озын сакалын учлап, уйга чумды, кайсының батырлыгы җитте икән дип, урыныннан кузгалалмый басып торды Аннан, староста Алексей Иванов белән каравылчы Николай Рюриковны чакырып алып: "Бу тәре гади тәре түгел, ул күп мәртәбә освящён Әлегә Рюриковның ишек алдына пөхтәләп җыеп куегыз. Соңыннан кая куярга кирәген үзем әйтермен",—диде.

Поп, уеннан айнып, халыкка таба борылды. Йөзләгән кешенең ник берсе аңа әйләнеп карасын, тулы битарафлык хөкем сөрә иде. Бу хәл Янгилде татарларының мөселман диненә кайтуын, мәкруһларның попны санга сукмавын күрсәтә иде

Янгилде авылында тәрене ватуда шик уятырлык бер генә кеше бар иде Улда булса Әҗәле авылыннан күчеп килгән мәкруһ Иванов-Мөхәммәтсафа Хәер, ул үзе андый эшкә бармас, яше җитмештән арткан, улы Иван-Шәрәфетдин дә иллене узган, улда эшләмәс. Менә алар тәрбияләп үстергән унжиде яшьлек Василийдан барын да көтәргә була.

Охотинның үгез белән бәйле тәре тарихын халыкка булганча җиткерәсе, кемнедер "заман герое" итәсе килмәде Болай дип аңлатты ул: каравылчы үгезне ныклап карамаган, муенындагы бавы чишелгән дә сөйрәлеп барган, шул бауның икенче башындагы төен тәренең аскы аркылы агачына кереп кысылган, үгез нәрсәдәндер курыккан, кинәт тартылган да тәренең казыкларын йолкып чыгарган.

Болай ялганлау тикмәгә түгел иде 1846 елның 19 февралендә Ходяшево авылы чиркәвенең яшь прихожаннары, чиркәүдән Спаситель иконасын алып чыгып, чиркәү коймасына салып мәсхәрәлиләр Приход руханиеның эше Казан консисториясендә карала. Моңа охшаш вакыйгалар Зөя өязендә күбәя бара. 1834 елдагы чукындырулардан соң тулы бер буын яшьләр үсеп җитте Алар бала чакларында попларның, чиновникларның татарларга карата вәхшилекләрен хәтерлиләр. Ләкин яшьләр мәсьәләгә саерак карыйлар, барлык явызлыкларны тәреләрдән күрәләр, аларны төрлечә мыскыллап, зыян салырга тырышалар.

Поп Охотин каравыл өе янындагы җыелган халыкка вәгазь укырга кереште, ләкин аның сөйләгәнен беркем дә тыңламады Поп сүзен кыскартып, дьякларын да тарантаска утыртып Колангыга кайтып китте Кайтышлый калган алты тәрене карап чыкты, староста Алексей Ивановка аларны яхшылап карап торырга кушты...

Әмәйгел әбием сөйләвенчә, тәреләрне авылдаш урыслар саклаган Үгез белән бәйле вакыйгадан соң берничә мәртәбә тәреләрне ватып юкка чыгарсалар да. Колангыдан яңаларын китереп куйганнар Бу гамәлләр Октябрь инкыйлабына кадәр кабатланып торган.

Сабитнын, үсмер чагы

Патша хөкүмәте, чиркәү руханилары һәм миссионерлар алып барган чукындыру вәхшилекләре—татарларны урыслаштыруның бер буыны гына Тулысынча христиан итәр өчен даими рәвештә христиан гыйбадәтен кылырга мәҗбүр итәргә кирәк була. Гыйбадәт кылмаган мәкруһлар өчен мәхшәр көннәре башлана Аларны көчләп чиркәүгә алып бару, кыйнау, вәгазьләр сөйләү, өй почмакларына икона куйдыру һ. б киң җәелә.

Янгилде авылы мәкруһлары аеруча көчле контроль астына алына Янгилде. Акхуҗа Салтыган авылындагы хәлләр белән Казан архиепискобы Антоний үзе кызыксынып тора. Ул. әлеге авылларның милли яктан катнаш булуларын истә тотып, аларның халкы христиан динен башкаларга караганда алдарак үзләштерергә тиеш дип исәпли.

Бу эшне Ивановск волосте старшинасына йөклиләр. Аның хезмәт хакын арттырып Янгилде авылында чатнап торган нарат бүрәнәләрдән ике катлы өй салып бирәләр Ул йорт авылның арт урамының аскы өлешендә урнашкан була Старшина соравы буенча, аның ышанычлы ярдәмчесе Петрга (Лука Питашка) 130
да нараттан йорт җиткерәләр. Ул да Янгилдегә күчә. Бу йорт аеруча зур итеп эшләнә, чөнки анда "инородецлар'ның балалары укырга тиеш булалар Ул гына түгел, волость старшинасы Зоя өязе исправнигыннан 4 жандарм сорап ала Бер караганда, 70 йортлы, урыс белән татар катнаш авылдан беркая да качып котылып булмас кебек тоелса да, татарлар арасында христиан гыйбадәте кылган кеше юк дияргә була Колангының Петропавел чиркәве тарафыннан таратылган, әле буяулары да кибеп өлгермәгән иконаларны өй почмагына куючы табылмый Урыслардан куркып, кайбер авылдашлар өйләрен тәреләр, иконалар белән нәҗесләндерә калсалар, аларны авыл үсмерләренең адәм көлкесенә калдырырлык җәзасы көтә. Урыслар өянкегә асылып куелган чаңны кага башласалар, авыл яшьләре, авылның икенче башындагы өй башына менеп аларны да уздырып иске чиләк төпләре кагалар.

1834 елда яңадан кабатланган чукындыру чараларыннан соң Янгилде һәм Чүкри-Алан мәкруһларын һәр якшәмбе саен Колангы чиркәвенә христианча гыйбадәт (келәү) кыларга көчләп алып баралар Петропавел чиркәве приходына караган башка авылларда яшәгән мәкруһларны һәм керәшен дип саналган татарларны да шундый ук язмыш көтә.

Зур (хәзер Урта) Колангы авылы һәм Янгилде арасы 5 чакрым чамасы Аның дүрт чакрымлабын урман эченнән барасы Менә шул араны җәяүләп баручы бала- чагалар. хәтта олы яшьтәге авылдашларның күп өлеше урманны чыкканчы качып бетәләр. Поплар жандармнар ярдәмендә дә максатларына ирешә алмыйлар Чиркәүгә йөрүче булмый. Көчләп алып барылган кешеләрдә, поп чукындырылган су бөркегән арада, күзләрен кырыйга алып. "Әстәгьфирулла тәүбә, тәүбә" дип кабатлап торалар Бу турыда сатлык җаннар попларга җиткерәләр Тегеләр тәреләргә туры каратып. “келөү"не кычкырып кыларга кушалар Алай да барып чыкмый, мәкруһлар догаларны иреннәрен селкетмичә генә укыйлар

Поплар, патша хөкүмәте нинди генә чаралар күрмиләр, куркыту юлыннан сөйләшүләргә дә күчеп карыйлар, җирләрен арттырырга, салымнарга ташлама ясарга вәгьдә итәләр. Шулай да. "келәү"гә берәү дә бармый Ләкин вакыт үзенекен итә. Кайбер йомшак ихтыярлы, куркаграк авылдашлар, попларның буш сүзләренә ышанып, чиркәүгә барырга ризалык бирәләр Андыйларны Мөхәммәтсабит җитәкчелегендәге яшьләр төркеме урман эчендә көтеп ала Аларның яшеренеп торган урыннарын әби миңа җиләккә баргач күрсәтә иде Шундый урыннарның берсе—Бәхтияр чокырының урман эченнән башланып киткән өлеше Беренче мәртәбә чиркәүгә баручыларны кисәткәннәр, кабат баручыларның арт сабакларын укытканнар Чиркәүгә баручыларны озата баручы жандармнар да яклап кала алмаганнар.

Соңгы айларда. Мөхәммөтсабитның Чүкри-Алан авылы яшьләре белән сөйләшүләр алып баруы нәтиҗәсендә, уннан артык яшүсмер килеп кушыла Аларның исем-фамилияләре ачыкланды Тимергали Әхмәрев Нигьмәт Ибраһимов. Фәткулла Самиков. Ильяс Мөхәммәтҗанов. Әхмәт Әбтишев Идрис Габдерахманов, Вәлит Әбдриев. Бикмөхәммәт Бикшамәтов (әнием ягыннан дәү бабам). Җәкуб Нәҗметдинов. Хатыйп Әбдриев. Сибгатулла Әбдриев Кызганычка каршы. Янгилде авылы үсмерләренең татарча исем-фамилияләрен хәзергә ачыклап булмады Аларның урысча кушаматларны бу язмада искә алуның кирәге юктыр дип саныйм. Әйтеп киткәнемчә. Мөхәммәтсабитның да исеме Василий Иванов дип бирелгән

Сабитның әтисе Шәрәфетдин белән бабасы Мөхәммәтсафа улларына бу эштән тукталып торырга киңәш бирәләр: "Болай да үзебезнең мөселман авылдашларын урыс диненнән ничә мәртәбә йолып алдың, бу болаи да изге эш Кылган гамәлең белән урыс түрәләрен аякка бастырдың, борчуга салдың Чүкри-Алан Янгилде мәкруһларын. Мөхәммәтөммәтендәгеләрне шатландырдың күбесен канатландырып Ә хәзер. Янгилде өстендәге урманда урысларның мәсхәрәләүләреннән качып ятучы качкыннар янында вакыт уздырырсың тынычлангач, кайтырсың -диләр Сабит әтисе белән бабасының үгетләүләренә карамый, үзен кулга алачакларын белә торып, өендә кала

Казан архиепискобы Антоний ашыгыч рәвештә Колангы побы Виктор Охотин белән элемтәгә керә. Зөя өязе полиция идарәсе башлыгына кичектергесез чаралар күрергә күшыла Христиан динен чын күңелдән тотмаган үзләренең урыс исемнәрен белмәмешкә салышкан һәм башка керәшеннәргә гыйбадәт кылырга комачаулаган өчен 27 яшүсмер каравыл ызбасында 12шөр мәртәбә камчы белән
суктырыла. Әлбәттә, мондый хәл тавышсыз гына узмаган Архиепископ Антоний андый очракларда халыкны каравыл ызбасы янына җыя Үсмерләрнең камчы төшкән саен авыртуга чыдый алмыйча кычкырулары, аларның халык арасында басып торган әти-әниләренең кайгырулары. Казан губернаторы әйтмешли, "для большой огласки" кирәк була.

Янгилде һәм Чүкри-Алан яшүсмерләре төркеме белән җитәкчелек иткән Мөхәммәтсабитны Федоровское волосте идарәсенә алып китәләр Анда аңа 20 мәртәбә камчы белән сугалар Аннан соң аны Федоровское авылы каравыл өендә өч көн. өч төн ябып тоталар

Каравыл өендә Сабит берүзе генә булмый, уланда Акхуҗа (Азбаба) авылыннан өч яшь егет белән очраша Алар Мөхәммәтсабитның фикердәшләре булып китәләр. Шатлыгыннан Сабитка аркасындагы җәрәхәтләрнең авыртулары да басылган кебек тоела. Иң мөһиме—хәзер ул үзе генә түгел. Бу яшь мәкруһларның исемнәре—Әбраретдин Рәхмәтуллин (Иван Петров) Габделхәбир Зиннәтуллин (Антон Иванов). Хәкимулла Талипов (Николай Никитин)

Акхуҗа яшүсмерләренең Федоровск волосте идарәсенә (Зөя өязе) килеп эләгү сәбәпләре дә. Мөхәммәтсабитныкына охшаш булып чыга. Алар да үз авылларында миссионерларның буш сүзләренә, попларның вәгазьләренә ышанган кайбер авылдашларын Ивановское авылы чиркәвенә бармаска үгетлиләр Шулай да. куркаклар табыла, сирәк булса да, чиркәүгә баралар Янәсе, алар гыйбадәт кылганда тәреләргә, иконаларга карамыйлар, поп вәгазь укыганда тыңламыйлар йә булмаса колакларына мамык тыгып баралар

Чиркәүгә үз теләкләре белән йөрүчеләр арасында отставкадагы солдат Хәкимуллинның күптән түгел генә өйләнгән абыйсы да була Аның урысча исем- фамилиясе—Антон Никитин Антон Никитинның баласы туа. аны чукындырырга уйлап. Колангы чиркәве побы Виктор Охотинны чакыра Энесе Хәкимулла Талипов гарьләнә, попны өйләренә кертми Авылда яңа туган балалар берничә булуга карамастан, башкалар әнә попны чакыру түгел, хәтта капкаларын бикләп үк куялар.

Әлеге өч егет. Акхуҗа авылы мәкруһларын Ивановское авылы чиркәвенә барудан тыю нияте белән, Зөя елгасын кичү урынында чылбырларга бәйләп куелган көймәләрне, очлы тимер белән төпләрен тишеп, суга батыралар Зөя елгасы ул заманда тулып аккан, ягъни аны көймәсез кичү мөмкин булмаган.

Акхуҗа авылында ике милләт, ике төрле дин вәкилләре яши христианнар (чуашлар) һәм мәкруһлар (татарлар). Чуаш авылдашлары Федоровское волосте старшинасына зарланалар Ике-өч көн эчендә Әбраретдин. Гәбделхәбир һәм Хәкимулланы Федоровское каравыл ызбасына ябалар Шунда алар Мөхәммәтсабит белән очрашалар һәм гомерләренең соңгы көннәренә кадәр бергә булалар Дүртесен дәТурухан краена сөрәләр Алар ислам дине, әти-әниләренең гореф-гадәтләре өчен гомерләре буе көрәшәләр, урысларга иманнарын аяк астына салып таптарга ирек бирмиләр

Татар Әҗәлесе һәм Карашәм

Кечкенә чагында Сабитның, ат җигелгән арбага утырып, бабасы Мөхәммәтсафа белән туган авылы Янгилдедән 17 чакрым арада урнашкан Татар Әҗәлесе авылына, берничә мәртәбә килгәне була Үз гомерендә беренче тапкыр мәчетне дә шунда күрә Хөсәен җизнәсе белән Нәсимә апасы аны мәчетнең эченә алып керәләр Шунда беренче мәртәбә азан моңын тыңларга насыйп була Мәдрәсәдәге шәкертләр Янгилде авылындагы кебек эчтән капканы бикләп куеп, качып-посыл түгел, ә иркенләп, гөжләп сабак ятлыйлар. Мәчет катындагы зур гына ишек алдына салынган мәдрәсәнең бинасы да ярыйсы гына. Ул заманда парталар юк әле Сабитлар кергәндә, малайлар көрси дигән озын тар тәбәнәк өстәл артына тезләнгәннәр, сыймаганнары аяк бөкләп идәнгә утырган Сабакларын ачып салганнар да, төрлесе төрлечә гөжләп, сабак ятлый Сабитның бабасы намаз артыннан укый торган Ясиндагы сүзләр ишетелеп киткән кебек була Арада Нәсимә апа белән Хөсәен җизнәләре урамында яшәгән малайлар да күп Ләкин бүген алар Сабитка ниндидер ят, акыл ирешмәс өстен, укыганнары кебек үк изге, башка дөнья кешеләре булып күренделәр. Сабитның да тизрәк шулар янына тезләнеп, шул изге, тылсымлы сүзләрне ятлый-ятлый селкенәсе килде Ләкин Хөсәен җизнәсе: "Киттек, каениш, шәкертләргә комачауламыйк"—дип Сабитны 132
җитәкләп алып чыгып китте Шуннан соң шактый вакытлар үтте Сабитның да яше егермегә җитте

1850 елда Рәсәй буенча чираттагы халык санын алу чарасы узды Ләкин чиркәү руханилары кулындагы ревизия кенәгәләрендә бер генә мөселман исеме дә артмады Әйтеп киткәнемчә, Янгилде авылы тулысынча православиедә дип саналды

Нәсел шәҗәрәсе Татар Әҗәлесе авылыннан башлангангамы, әллә бабасы Мөхәммәтсафаның һәм әтисе Шәрәфетдиннең туган авыллары булгангамы балачагының шактый өлеше Татар Әҗәлесендә һәм күрше Карашәм авылында узгангамы Нәсимә исемле бертуган өлкән апасы Татар Әҗәлесендә иң кече Миңлеҗамал апасы 3 чакрымга ераграк урнашкан Карашәм авылында тормышта булулары сәбәбеннәнме, туганнарының ачык йөз белән каршы алулары тәэсиреннәнме. Сабит аларның үзенә тарту көчен сизә, бер сүз белән әйткәндә Татар Әҗәлесе һәм Карашәм авылларын ул туган авылы кебек якын күрә иде

Казан губернасының Зөя өязенә кергән бу Татар Әҗәлесе белән Карашәм кешеләренең шактый өлеше мөселманлыкка кайткан булсалар да. шул көнгә кадәр мәкруһ авыллары булып саналалар Һәр ике авылда да мәчет һәм мәдрәсә бар Алар икесе дә Татар Әҗәлесе җәмигъ мәчетенә карыйлар

Урыс хөкүмәте, чиркәү руханилары тарафыннан Татар Әҗәлесе белән Карашәм авыллары халкы әлегә "крещеные татары" булып, урыс исемнәре белән язылалар Татар Әҗәлесе авылыннан өч чакрым, ә Карашәмнән бер чакрымдагы Паново чиркәве приходында саналалар

Татар Әҗәлесе белән Карашәм авылларында. Сабит уйлаганча, мөселман динендәге татарлар һәм җаннары-тәннөре белән мөселман булып та христиан динендә саналган мәкруһлар гына түгел, нәсари (христиан) диненә табынган татарлар—керәшеннәр дә яшиләр икән Болар—новокрещеный лар арасыннан попларның вәгазьләренә ышанган. ихтыяр көчләре булмаган татарлар Авыл халкы андыйларны сатлык җаннарга тиңли

Сабит һәм аның өч фикердәшенә Зөя өязе авылларында мәкруһлар арасында мөселманлыкка кайтуны күбәйтү бурычы куелган иде Алар дүртесе дә төрле авылларга барып, яшерен җыеннар үткәреп, күрше авыллардагы хәлләр турында сөйлиләр Авыл мәкруһларын курыкмаска, урысның, чиркәү руханиларының вәгазьләрен тыңламаска өйрәтәләр

Аттан гайре транспорт булмаган ул заманда төрле яңалыклар, авыллардан чыгып китү яки чит авыл кешесенең авылга килүе дә авыл халкы арасында зур кызыксыну уяткан Янгилдедән Татар Әҗәлесенә 17 чакрымлы юл гади генә булмаган, чөнки берничә авыл, шул исәптән. Колангы. Федоровск һәм Паново чиркәүләр приходы аша узасы. Басу капкасыннан керүгә, таныш булмаган юлаучыга шул авылның урам этләре өерләре белән ташланалар. урыс малайлары “желудь, желудок, чаплашка. гололобый’ -дип узып баручының артыннан ташлар атып, басу капкасыннан чыгып киткәнче “озатып" калалар Көчләп чукындыру вакытында узып барган юлчыны чиркәүле авылларда чиркәүгә алып кереп чукындырып та чыгарганнар Мәкрүһ булганда аңарга христиан гыйбадәте кылдырганнар

Мөселман саналган татар авыллары аша үткәндә исә олы яшьтәгеләр өйрәтүе буенча, әлбәттә, бала-чага “игътибарына лаек' булганнар Алар авылның бер басу капкасыннан икенчесенә кадәр "Янгилде керәшене Янгилде керәшене -дип юлаучы артыннан кычкырып калган Сабит Татар Әҗәлесе белән Карашәм авылларына килүне тагын да ешайта Мөхәммәтсафа бабасы тарафыннан аның өчен махсус тәрбияләнгән кара төстәге биясенә атланып юл өстендә урнашкан авылларның күбесен кырыйлабрак узып, бер-ике сәгать эчендә килеп җитә торган була

Ул Татар Әҗәлесе белән Карашәм авылларының мәкруһлары белән җыенда да очраша, бергәләп мәкруһлыктан мөселманлыкка кайту юлын эзлиләр Шул җыенда ук властьларга каршы торырлык, йөбулмаса. алар белен сөйләшә алырлык кешеләр арасыннан башлыклар сайлап куялар Карашәм авылы буенча Гали Фәсхиевне (Иван Егоров) сайлыйлар Татар Әҗәлесендә. Сабитның тәкъдиме белән, җизнөсе—Габдрахманов Хөсәенне сайлыйлар Ул мөселманлыкка кайткан була киләчәктә яңа оештырылган оешманың җитәкчеләре элемтәне Сабит аша тотарга килешәләр Губерна, өяз буенча барлык яңалыкларны һәм башка мәгълүматларны да Сабит җиткерергә тиеш була

 

Татар Әҗәлесе белән Карашәм мәкруһлары Сабиттан Зөя өязе авылларында керәшеннәрне яңадан мөселманлыкка кайтару буенча хәрәкәт җитәкчесе Габделлатыйф Алкинга үзләренең зарларын җиткерүне үтенәләр һәм булышуын сорыйлар

Сабитның гашыйк булуы

Сабитның. бигрәк тә соңгы араларда, атнага икешәр мәртәбә Янгилдедән Татар Әҗәлесе авылына килүенең башка сәбәбе булуы да ачыклана Ул үзе белән бер яшьтәге Татар Әҗәлесе чибәре Мәхүпҗамалны күзәтеп йөри Хәер, кызны ул балачакта, бабасы белән килгән чагында ук күргәләгән Татар Әҗәлесе белән Карашәм авылларында чибәрләр күп булса да. Мәхүпҗамалдан башкасын ул күрми, матурлыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы белән аерылып торган кызга гашыйк була Аларның яшәгән өйләре дә Нәсимә апаларыныкыннан ерак түгел Сабит белән Мәхүпҗамалны беренче мәртәбә хатлар языштырып таныштыручы, хатларын тапшыручы да Нәсимә апасы була. Хатлар аша сөйләшү кыз белән егетнең очрашулары белән дәвам итә. Сабитның Нәсимә апасы үзе дә күптән түгел Татар Әҗәлесенә Янгилдедән килен булып төшкән Аны димләп биргәннәр. Шуңа күрә ул Сабит белән Мәхүпҗамалның очрашуларын зур бәхеткә саный Төрлечә булыша Хөсәен җизнәсе Сабит белән Мәхүпҗамалны берничә мәртәбә Татар Әҗәлесе һәм Карашәм авыллары арасында урнашкан Карашәм күле буена алып бара Ике калкулык арасына сыенган бу күл элек ике күл арасындагы ызанга туры килгән. Күл Карашәм авылы ягына кереп калган Ул бик тирән. төбендә көчле чишмә булган Күлнең бер ягы җылы, икенче ягы салкын сулы. Күлгә коенырга сирәк төшкәннәр, чөнки батып үлүчеләр булгалаган. Бу күл хәзерге заманда да үзенең матурлыгы белән Татар Әҗәлесе һәм Карашәм авыллары тирәсен бизәп торучы бер табигать һәйкәле булып санала. Әлегә болынлыклар, чәчәкләр, печәнлекләр, дүрт күл дә, аның тирәсендәге сазлык, куаклыклар да исәннәр, кайтыр-китәр кошлар да парлашалар, үз телләрендә мәхәббәтләрен аңлаталар Сабит белән Мәхүпҗамалның да мәхәббәтләре һәркем сокланырлык Алар Карашәм күле буенда вәгъдәләшәләр МәхүпҗамалСабитына, вәгъдә билгесе итеп, үз куллары белән чиккән кулъяулыгын һәм чәчләрен бәйләгән бизәкле чулпыларын бирә.

1851 ел була бу Мөселманча никах укуны бер генә мулла да үз өстенә ала алмый, куркалар Бердәнбер ышаныч кала—Сабитның бабасы Мөхәммәтсафа Ул үзенең өч оныгын—Сабитның бертуган апаларын никахлап кияүгә бирде Авылда беркемдә белми калды. Чөнки моның куркыныч ягы бар иде Мөселманча никахлашу татарлыкка, мөселманлыкка кайту омтылышы дип санала Мәсәлән 1593 нче елның 18 июлендә игълан ителгән, һаман әле гамәлдә булган патша грамотасында өйләнергә теләүче егетнең вазифалары да берәм-берәм саналып кителә Мәсәлән, ул христиан кануннарын төгәл үтәргә, өендә икона тотарга, тәре тагып йөрергә, марҗа яки чукынган кыз белән генә никахлашырга тиеш

Мөхәммәтсафа белән Шәрәфетдин Татар Әҗәлесе авылында гомер кичергән туган тиешле Сәхипҗамал әбине. Янгилдедә кунакта булуына карамастан, Татар Әҗәлесе мәкруһы Садретдин Ибраһимов йортына, кызлары Мәхүпҗамалны Мөхәммәтсабитка димләр өчен алып киләләр Мәхүпҗамалның әти-әнисе һәм туганнары Сәхипҗамал абыстайны якты чырай белән каршы алалар Аны түр сәкедәге мендәргә утыртып, чәй белән сыйлыйлар

Сәхипҗамал абыстай, кызның әтисе Садретдин белән килешеп. Мәхүпҗамалны аш әзерли торган почмакка кертеп җибәрә. Егеткә дә башка бүлмәдә көтәргә куша Үзе догаларын укып, кызның әти-әниләренә саулык-сәламәтлек теләп. Садретдин йорт бусагасын атлап керүенең сәбәбенә күчә Хуҗалар әдәп саклау йөзеннән ризалык бирмиләр Егетнең әти-әнисе Шәрәфетдин белән Миңлекамал сүзгә кушылганнан соң гына кызның әтисенең риза булуы ачыклана Әти-әниләр башлангыч килешүгә ирешкәч, егет белән кызны да табынга дәшәләр.

Ике як та туйга әзерләнә башлый. Егетнең әтисе Шәрәфетдин белән кызның әтисе Садретдин көн саен диярлек йә Янгилдедә, йә Татар Әҗәлесендә күрешеп, фикер алышып торалар. Кыз белән егет тә кул кушырып утырмыйлар Мөхәммәтсабит Мәхүпҗамалга төрле тормыш кирәк-яраклары әзерли Кайсыларын үз кулы белән эшли, булдыра алмаганнарын осталардан ясата, йә булмаса базардан сатып ала Кыз егеткә һәм аның туганнарына төрле бүләкләр әзерли Үзе тегә, үзе чигә Чиккәндә якын дуслары булыша,

 

Мөхәммәтсабитның хәтерендә, Нәсимә апасын алырга килгән Хөсәен җизнәсе аңа, ачылып-ябылмалы агач саплы пәке бүләк иткән иде Шундый ук бүләкне булачак каенишләре Гыйлаҗи белән Минаҗыйга тапшырырга үзенә дә чират килеп җитә

Никах мәҗлесе Татар Әҗәлесе авылында, булачак кодалары Садретдин Ибраһимов өендә уза, алдан сөйләшкәнчә, никахны Мөәммәтсафа бабай укый Мәҗлескә килгән кунаклар барысы да сыеша һәм буш урын да калмый Никах мәҗлесе барганда өйдән бер кеше дә чыкмый, шулай ук керми дә Авылдан 3,5 чакрымда гына урнашкан Паново чиркәве руханилары һәм аларның шымчылары йортта мөселманнарча никах мәҗлес уздырганны сизмәскә тиеш була

Туй мәҗлесе

Мәкруһлар никах укытуны зур җаваплылык тоеп җиренә җиткереп башкарганнар Күп очракта өйләнешүләр никах белән генә чикләнгәндә, туй үткәреп тормаганнар. Мондый хәл керәшен булып саналган татарлар арасында мөселманлыкка кайтучыларның азрак булулары белән аңлатыла Мәкруһларның саны арту белән, урыс тарафыннан тыелган гореф-гадәткә таянып барлыкка килгән йолаларны кире кайтаруны таләп итүләр дә арта Шуларның берсе мәкруһлар зур саклык белән генә күптән онытылган туй мәҗлесләрен уздыра башлаганнар Килен каршылау, күңел ачу. төрле уеннар авыл халкына сиздермичә генә уздырылганнар

Мөхәммәтсабитның әбисе Хәдичә (1780 елда туган) үзенең килен булып төшкән чакларын, кайнанасы котлау сүзләренең берсен дә онытмыйча, күңелендә саклаган була. Оныгы Мөхәммәтсабит белән яшь килене Мәхүпҗамалга бәет көенә шуларны туйга килгән кунаклар алдында җырлап күрсәтә

Кыңгыраулар чаң кага.

Урамнарда чаң кала.

Ике яшьнең матурлыгына Ботен донья таң кала Атларыбыз, атларыбыз Канатлы чаптарыбыз.

Безнең дә булыр икән Киленле чакларыбыз Әй. ай батсын, ай батсын Кы зарып таңнар атсын Тулган айдай яшь киленне Туганнарыгы з яратсын

       
     
   
 

 

 

 

 

Исән генә килдеңме, балам? Ак күңелдән сиңа котлау салам Токле аягың белән, талмас кулың. Таймас табаның белән кил' Юраганың юш булсын. Яңгышагың юл булсын Курыкканың куш булсын.

Эшең, көнең уң булсын

 

Сабитның бабасы Мөхәммәтсафада. Хәдичә әбидән калышмыйча, хәтерендә калган сүзләр белән йортка килен төшү шатлыгын туй кунакларына җиткерә Ул такмак яшь киленне котлау дип атала

Йөзең айдай.

Сүзең балдай,

Күңелең майдай булсын'

Арысландай алты батырың.

Җиләктәй җиде матурың тусын Батыр ларың мал тапсын.

Алтының алтындай игелеген.

Җиденең ефәктәй изгелеген күреп картай

Мөхәммәтсафа бабай, улы Шәрәфетдин, аларга «Ушылыи Сабитиын фикердәшләре Акхуҗадан Әбраретдин. Габделхәбир. Хәкимулла һәм Габделлатыйф Алкин (1817 елгы) яшь киленгә теләк әйтәләр

А лгы итәгеңне бала бассын, арткы итәгеңне байлык бассын'

Сабит белән Мехупҗамалның туен, фикердәшләре дуслары һәм таннары төкьдиме буенча ишек алдында чирәмдә бөтен авыл катнашында уздырыр а карар кылына Бу хәл Янгилде авылында 1851 елның июнь аенда була

Бу көнгә кадар беркемнең дә чиркәү -святоша ларын санга сукмыйча.

 

гөрләтеп туйлап өйләнгәне булмаган Пүнәтәйләрен (Янгилде авылының урыс крестьяннарын) ияртеп поп Охотин Колангыдан килеп җитә. Ул әллә нинди сүзләр белән капканың урам ягында басып торган Мөхәммәтсафа бабайны сүгәргә керешә. Яшьләрне дә куркыта. Яшьләр попны капкадан кертмиләр. Поп Охотин туйның кызган чагына туры килгәнгәме, аның капка артында җикеренгәненә әллә ни әһәмият бирүче дә булмый.

—Синең, "кара йөрәкнең", безнең туйда ни эшең бар? Без мөселманнар Бар, кит, безнең эшкә кысылып йәрмә,—диләр аңа Авыл урысларыннан торган өч пүнәтәй өйләренә кереп качалар, башка күренмиләр. Ә поп Охотин аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы күренми, аның да әле яшь чагы "Мин,—ди,— губернатор боерыгын үтим.—Мин беләм, сезнең янда главный подстрекатель ишан Алкин, аның белән, отпадшие из православия" из Азбабы Иван Петров (Әбраретдин Рәхмәтуллин). Антон Иванов (Габделхәбир Зиннәтуллин). Николай Никитин (Хәкимулла Талипов). Ярар! Мин сезне тыңлату чарасын табармын!"

Поп Охотин үз янында тыныч кына басып торган Мөхәммәтсафа бабайга "Синең оныгың Василийны да, Акхуҗаныкыларны да, подстрекатель ишан белән барысын да Турухан краена сөрдерәм" —дип, тарантасына менеп утыра. Поп Охотинның тарантасы кузгалып китеп, берникадәр барсалар да, Шәрәфетдин ишек алдыннан яшьләрнең чыркылдап көлгән тавышлары ишетелеп тора.

Икенче көнне Мөхәммәтсабит белән Мәхүпҗамал Татар Әҗәлесенә барырга җыеналар, капкадан чыгып та җитмиләр, карасалар, түбән очтан урам буйлап десятский килә, һәр йорт каршына туктап ‘Зөя өязе исправнигы белән становой килде! Җыенга барыгыз!"—дип кычкыра. Халык каравыл өенә җыела. Становой тузынырга керешә.

—Ниткән хәл бу? Кем рөхсәте белән Иван Иванов (Мөхәммәтсафа) ишек алдында мөселманча туй ясадыгыз?—дип кычкыра.

—Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә туй ясарга җыенганы юк,—ди Сабитның әтисе Шәрәфетдин. Аның сүзен хаклап, староста урыс Алексей Иванов та бер-ике сүз әйтә

—Алайса, ник попны капкадан кертмәдегез?

—Ул үзе кермәде, үзе тиктомалга тавыш чыгарды —диләр моңа каршы —Ваше благодарив, поп үзе җәнҗалчы булгач, без гаеплемени?

Охотинның поп булып эшли башлавына әле күптән түгел генә, Яшьлеге белән мөгез чыгара торган гадәте дә бар. шуңа күрә исправникның бик исе китми.

—Алай булгач, кем хөрмәтенә җырлап күңел ачтыгыз?—дигән сорауга Мөхәммәтсафа бабай җавапны әзерләп куйган була.

—Кичә воскресенье иде. Воскресенье көнен хөрмәтләп ачы бал белән сыйланып алдык,—ди.

Әлбәттә, җыенда попның катнашмавы да файдага була. Ул көнне аны Казанга архиепископ Антоний чакырган икән. Икенчедән, Мөхәммәтсафа бабайның Зөя өязе исправнигы белән күптәннән таныш булуы да үзенекен итә. Әнә бу юлы да исправник Мөхәммәтсафа (аныңча, Иван Иванов) бабайга кереп сыйланып чыга, ачы балның аңа иң шәбе куела.

Мөхәммәтсабит белән Мәхүпҗамал туе иртәнгә кадәр бара. Теләнмәгән теләкләр, уйналмаган уеннар, әйтелмәгән сүзләр калмый. Төне буе җырлыйлар, бииләр. Мөхәммәтсафа бабай да үзенә 80 яшь икәнен оныткандай, яшьләр янына утырып, төрле мәзәкләр сөйли

Иртәгәсен Шәрәфетдин белән Садретдин кодалар кайнап торган җиз самавыр янында озаклап сөйләшеп утыралар Алар бик канәгать. Садретдин туй мәһәренә (ике яшьлек кызыл тана) дә бик риза.

Мөхәммәтсабитның әнисе Миңлекамал һәм апаларының өчесе дә киленнең җитезлегенә, эшчәнлегенә сокланып туймыйлар. Мөхәммәтсафа йортында хатын- кызга эш җитәрлек.

Бу туйның әһәмияте гаҗәеп зур була. Ул мәкруһларны тәвәккәллеккә, батырлыкка өнди

Мөхәммәтсабит белән Виктор Охотин арасындагы мөнәсәбәтләр исә элеккегә караганда да киеренкеләнә.

Дәвамы киләсе саннарда.