КОТЛЫЙБЫЗ

Әхәт Гаффарга 60 яшь

1949 елнын 1 гыйнварында Татарстаннын Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туып. Олы Солтан мәктәбендә урта. 1966-1971 елларда Казан университетының журналистика бүлегендә югары белем алган, 1971-1981 елларда Казанда басылучы республика көндәлек матбугатында Яшь ленинчы" (хәзерге “Сабантуй"). “Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан > газеталарында хәбәрче-корреспондент. "Казан утлары" журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшләгән. 1982—1987 елларда Татарстан язучыларынын Әлмәт оешмасына житәкчелек иткән күренекле прозаик һәм драматург Әхәт Гаффар ижатынын башлангыч чорында ук "Әжәт" (1972) исемле хикәясе белән укучыларда зур кызыксыну уятып кына калмый, аннан сон да бер-бер артлы дөнья күргән хикәя, повесть, драма әсәрләре аша үзен сәләтле каләм иясе итеп танытты Анын "Яра" (1973). "Язлар моны” (1973). "Гозер" һәм башка әсәрләре дә әдәби жәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә Сиксәненче-туксанынчы еллар исә Әхәт Гаффар ижатынын ин өлгергән чоры дип саналырга хаклы Бу елларда анын өч романы донья күрә: "Бодай бөртеге һәм тегермән ташы" (1983). "Олы юлның тузаны" (1989). "Богау" (1998)

Ә Г аффар әдәби эшчәнлегенен башында у к драматургия

жанрын да үз итә. Нигездә әхлакый мәсьәләләрне үзәккә алган "Иртәгә улын булам”. “Җиләк вакыты бер генә". "Бер картлыкта, бер яшьлектә . гатарнын тарихи шәхесләреннән М Вахитовка багышланган "Сызылып таннар атканда Г Тукай хакындагы "Сонгы сәгать", герой-шагыйрь М Җәлил турындагы “Хөкем" исемле драма әсәрләре үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уныш казана Янар моны” әсәрен тамашачылар аеруча яратып кабул итә “Әхәт Гаффар әдәбиятка үз материалы, үз карашлары, ныклы принциплары белән килде Сурәтләү манерасы ягыннан да безнен өчен яна юнәлештән, тапталмаган сукмактан килеп чыкты "Ул лирик җанлы шигъри проза яза".—ди Ә Гаффар иҗаты турында Татарстаннын халык шагыйре Ә. Баянов Әдипләрдән X Туфан. Г Бәширов. Г Кашшаф. X Сарьян. Р. Мостафин һ б. да Ә. Гаффар иҗатына унай бәя биреп, матбугатта үз фикерләре белән чыктылар

Ә. Гаффар—театр сәнгатенә, әдәбият әһелләренә. республиканың икътисади һәм мәдәни тормышына, милли мәсьәләләргә багышланган язмалары белән дә үзен тынгысыз каләм иясе итеп танытты

Ул—1975 елдан Язучылар берлеге әгъзасы Анын әсәрләре шулай ук чит телзәргә дә тәрҗемә ителгән, рус телендә Мәскәүдә оч китабы донья күрде

"Төннәр буена йокы күрмичә каләм тибрәтүне мин фәкать кояш баеганнан сон сайрарга тотынган сандугач монына гына алмаштыра аламдыр шикелле" ,—ди әдип үзенсн иҗаты хакында

Әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге өчен ул М Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты булды. Татарстан Язучылар берлегенең Ф Хосни исемендәге бүләген аллы. "Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемне йөртә

Дамир Гыйсметдингә 60 яшь

Милли-мәдәни тормышыбызда игелекле гамәлләре белән абруй казанган җәмәгать эшлеклесе. шагыйрь, күпсанлы хикәяләр авторы, журналист Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдин 1949 елның 25 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елны Тойси урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел колхозда, аннары төрле төзелешләрдә эшли, шул ук вакытта читтән торып Чуаш авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләү факультетында укый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан сон. 1971 елны Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Аның беренче мәкаләләре, шигырьләре “Авангард" район газетасында. "Яшь ленинчьГда басылып чыга. Университетны тәмамлагач. “Чаян" журналына эшкә урнаша. 1975-86 елларда әлеге журналда әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. Шул чорда Д. Гыйсметдин сатирик каләмен чарлый, матбугатта аның татар һәм рус телләрендә язылган әсәрләре еш басыла, фельетоннары Мәскәүдә чыккан җыентыкларда да дөнья күрә. Үзәк һәм Татарстан радиолары аша юмористик хикәяләре яңгырый.

1986-90 елларда Д. Гыйсметдин—Татарстан өлкә комитеты инструкторы, халыкара мәсьәләләр буенча консультант. 1989-93 елларда ул “Ватан" иҗтимагый җәмгыятен оештыра һәм җитәкли. 1994—2002 елларда Финляндия татарлары белән берлектә уртак ширкәт оештырып, аның директоры була. Аннары ул “Татскан" фин компаниясенең Татарстандагы һәм Россиядәге вәкиллегенең җитәкчесе. 2003 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Д. Гыйсметдин Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары. Ул язучы шөгылен зур җәмәгатьчелек гамәлләре белән бәйләп алып бара.

1990 елда Татарстан китап нәшрияты Дамир Гыйсметдиннең "Өметсез шайтан" дигән беренче китабын бастырып чыгара. Аннары "Әйтсәм әйтим" (1994), "Атта да. тәртәдә дә" (2007) китаплары дөнья күрә. Әлеге китапларда аның сатирик- юмористик хикәяләре, публицистик мәкаләләре, юлъязмалары. истәлекләре, уйланулары тупланган Җыентыкларда шулай ук шигырьләре дә урын алган. Аларның күпчелеген туган җиргә, сөю-мәхәббәткә багышланган лирика тәшкил итә. Арада юморга корылган шигырьләр дә байтак. Соңгы китабында алар "Шаян шигырьләр" дигән аерым бүлеккә туплап бирелгән. Д. Гыйсметдиннең дистәдән артык шигыренә көй язылган. Арадан “Гомер уза”. "Күңелең сынмасын". “Очып кайтам". “Сөю хакына" кебек җырлары халык арасында популярлык казанды.

2008 елда язучы нәшриятка сатирик хикәяләре һәм юмористик шигырьләре тупланган “Кая ашыгырга?" дигән өр-яңа җыентыгын тапшырды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдин бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Редакция коллективы аны ихлас котлый, исәнлек-саулык, яңа иҗат уңышлары тели.

Реклама