Логотип Казан Утлары
Роман

КОШ БУЛЫП ОЧАР ИДЕМ...

 

20

Поезд төнге берләр тирәсендә Кинельнен тимер юл вокзалына килеп туктады. Вагон ишеге төбендә аны чәчәк бәйләме тоткан Рафаэль һәм анын белән килгән солдат каршы алдылар. Ул солдат шофер булып чыкты. Әйберне мөмкин кадәр азрак алырга тырышса да күченеп килүче яшь киленнен багажы шактый иде. Бер олы чемодан, ике зур төенчек Аларның берсендә—мендәрләр. юрган, тәрәзә пәрдәләре һәм шунын ише башка тормыш кирәк-яраклары, икенчесендә кышкы киемнәре Шулар өстенә тагы бер тартма китаплар, ике банка варенье һәм әнисе кияү очен дип хәстәрләгән төрле тәм-том.

Алар бер-берен бик сагынган булсалар да бераз читләшә дә төшкәннәр иде. Рафаэль анын аркасына кулын салды, ул тартынып кына елыша төште Ике ай узды ич күрешми торуларына. Ике ай дип әйтү генә жинел. бер гомергә тин озак узды ул вакыт аралыгы Хәрби частька кадәр кабинада, бер-беренә шактый ук елышып янәшә утырып кайттылар Йөрәкләре күкрәк читлегеннән менә чыгам-менә чыгам дип типсә дә, янәшәдә шофер булгангадыр инде, күбрәк сөйләшмичә генә бер-берләренә карашып бардылар. Ул кадәр ерак ара түгел икән, ярты сәгать тә узмады булса кирәк, кайтып та життеләр.

Рафаэль керосинкада чәй кайнатып керде. Лена өстәлгә әнисе пешереп жибәргән пәрәмәч, өчпочмак һәм бавырсаклар чыгарып куйды Карлыган һәм чия вареньелары кабып, үз бүлмәләрендә рәхәтләнеп соиләшә- сойләшә озак кына чәйләп утырдылар

—Эшемне, әнине һәм барлык хыялларымны калдырып синен янына килдем. Рафаэль,—диде Лена.

—Син декабрист хатыннарыннан бер дә ким түгел инде болай булгач, рәхмәт, гүзәлем.—дип, оялчан гына хатынының бит очыннан үбеп алды Рафаэль.

— Без зур сынау уздык бу ике ай эчендә. Мин үземне бер дә ярату һәм сагынуларга бирешермен дип уйламый торган идем Йомшак булып чыктым...

—Юк. Ленам, ярату—ул йомшаклык түгел Бары рухы белән көчле һәм сәламәт кешеләр генә чынлап яратырга сәләтле була

—Ә мин дөньясын онытып яраткан кешеләрне, яратам дип дөньясын оныткан кешеләрне авыруга саный торган идем

-Юк. Лена-гүзәлем. ярату—көч һәм гайрәт бирә, үз-үзенә ышаныч һәм оптимизм кигерә, бик беләсең килсә

Ахыры. Башы i/j/ан елның II санында.

 

— Ни генә булмасын, Рафаэль, мин бөтенләй уйламаган һәм моңарчы башыма да китермәгән адымнар ясап килдем синең янга. Үзем дә ышанып бетмим бугай әле хәтта. Минме соң бу?..

Рәхмәт, гүзәлем, син боларны минем хакка эшләгәнсең. Сиңа булган яратуым хакына. Мин шундый бәхетле хәзер... Төн уртасы булмаса, мандолинамны тартып чыгарыр идем дә бар тавышка җырлап җибәрер идем хәтта. Сина багышлап җырлар идем...

—Син бәхетле булсаң, мина башка һич нәрсә дә кирәкми, җаным,—диде Лена. Һәм ире кочагына сыгылып төште...

Ике-өч сәгать йокладылармы-юкмы, ул турыда уйлаучы булмады. Иртүк торып бергәләп шаяра-көлешә чәй эчкәч тә өстен-башын киенеп эшкә чыгып йөгерде Рафаэль.

Лена аны тәрәзәдән карап озатып калды. Урамга чыккач та башта өй каршындагы койма читләп атлады Рафаэль. Тиз-тиз атлап зур урам чатына барып җитте. Тукталып артына борылып карады һәм, тәрәзәдә аны күреп, кулын болгады, ике бармагын иреннәренә китереп кайнар сәлам юллады. Һәм йортлар артына кереп күздән югалды.

Тәрәзә каршында озак кына әйләнә-тирәне күзәтеп карап торды Лена. Урамда кеше-кара күренми, бушлык. Кая карама төзелеш. Әмма иртәрәк булгангамы, аларда төзүче-фәлән күренми иде әлегә. Өй эче дә тып-тыныч, ник бер аваз ишетелсен. Шомлана төшеп барып ишекне бикләп килде ул һәм өй эчендәге әйберләрне урнаштырырга кереште. Эшнең очы-кырые юк. Стенага кадакланган кадакларда Рафаэльнең шинеле һәм куртка, комбинезоннары эленеп тора. Тәрәзәләр шыр ачык. Иң элек, үзе белән алып килгән челтәрләрдән кисеп тәрәзәләргә пәрдә элде ул. Күрсеннәр барысы да, Рафаэльгә хатыны килгәнлекне белсеннәр. Берочтан нәрсәләр сатып алырга, нәрсәләр ясарга, ниләр тегәргә икәнлеген теркәп барды. Чиләк тә юк, иләк тә, чүмеч тә, дигәндәй, өр-яңадан тормыш башлап җибәрде алар шулай итеп. Эш чиләктә яисә иләктә түгел иде. Аларын вакытлыча күрше-күләннән бурычка алып тордылар. Чөнки Бобровкадагы военторг кибетендә андый кирәк-яраклардан берни дә таба алмадылар. Якын арада Куйбышевка барып кайтырга туры киләчәк.

Анын каравы Рафаэль эшкә күтәренке күңел белән китте һәм атлыгып ашыгып өйгә кайтып керә торган булды. Кайткач та Ленаны кочаклап күтәреп ала һәм үзе тирәли бер-ике мәртәбә әйләндереп чыгара. Шуннан соң Лена хәзерләп куйган бер чиләк суны күтәреп фин йортынын арткы тарафына чыгалар. Рафаэль бил тиңентен чишенә, сөеклесе анарга чүмеч белән су коеп тора. Душны шул алыштыра иде хәрби частьта яшәүчеләр өчен. Аннан өйгә кереп бергәләп ашарга утыралар. Күршедәге рус авылыннан килгән хатыннар, өй борынча йөреп, сөт, йомырка, тозлы кәбестә кебек ризыклар сата торганнар иде алар өчен. Сирәк-мирәк кенә булса да тавык та суеп алып киләләр. Кыскасы, барысы да җайга салынып килә иде инде, картлар әйтмешли, ипи-тоз һәм ачык йөз булса, тагы ни кирәк бәхетле булу өчен.

Рафаэль кеше белән бик җиңел таныша, аралашып китә һәм дуслаша да белә—бу Ходайдан бирелгән хәзинәсе иде анын. Өйләре каршысындагы төзелештә эшләүче бер татар егете белән танышып өлгергән иде ул әллә кай арада. Рафаэль анарга үзенең иске ботинкаларын һәм курткасын бүләк иткән. Ә теге, Норлат ягыннан килеп эшләүче егет исә, анарга төзелешкә кирәге чыкмаган иске, горбыль такталар биреп кайтарган. Шул горбыльлардан ул, кулына балта-чүкеч алып, Ленага кухня өстәле, кием элгечләре, гардероб һәм төрле шүрлекләр ясап бирде.

Рафаэльләрнең эскадрилья командиры фронтовик Владимир Абрамович

 

Биязович үзенен бөркетләрен еш кына табигатькә алып чыгарга ярата иде. Монын белән ул. беренчедән, летчикларнын нерв системасын ял иттерергә, стрессларын киметергә омтылса, икенчедән, гаиләсез очучылар кунакханәдә эшсез ятып аракы белән мавыкмасыннар, дигәндер. Майор Биязович данлыклы очучы гына түгел, бер үк вакытта, коеп куйган аучы һәм балыкчы да иде. Рафаэль ауга йөрергә яратмый, киек-жәнлеккә мылтыктан атуга аяк терәп каршы иде ул. Атып үтерелгән куян күрәме, төлке яисә бүреме, үзалдына калтыранып куя. бер сүз белән әйткәндә, кызгана иде ул аларны.

Шулай да кышка кергәч, бер алып чыктылар аны ауга. Кабан дуңгызына дип чыкканнар иде. Дуңгызлар очрамады. Ике баласын иярткән ана пошый күренде урман аланында. Алар шундый матур, шундый бәхетле иде ки. карасан. сокланып туймассың. Табигатьтә алардан да камилрәк итеп яратылган җан иясе юктыр сыман тоелды шунда. Ана пошый. муены белән үрелә төшеп бер яшь усак агачын бөкте дә. балалары шул усак кайрысын кимергәнне яратып карап тора. Кабаланып мылтыкларын төзәргә кереште барысы да.

—Туктагыз, бөркетләр, аунын үз тәртибе бар. Бер пошига биш кеше атмый берьюлы,—дип туктатты аларны эскадрилья командиры —Кем төзрәк ата әле бездә?

Мылтыктан атарга куллары кычытып торган очучылар берсен икенчесе бүлдереп "Мин" дә “мин" диделәр.

  • Командир, әйдәгез, рөхсәт итегез әле, үзем атыйм.диде Володя Балченков.—Миннән дә төзрәк атучы юк.

—Ашыкма, Володя, синен ауга беренче генә чыгуың түгел. Әйдә, якын дустын Рафаэльгә бир үзеңнең чиратны.—диде. Владимир Абрамович Ялгышмасам. ул безнен снайпер.

—Рафаэль җәнлекләрне кызгана бит ул,—дип, елмая төшеп пышылдады Балченков.—Поши түгел, чыпчыкка да атканы юк бит анын

—Үзеннән сорыйк. Нигә әле син кеше өчен жавап бирәсең —Эскадрилья командиры шунда Рафаэльнең үзенә мөрәҗәгать итте —Лейтенант Смаков, эскадрилья исеменнән җаваплы эш сиңа тапшырыла.

Рафаэль тирән уйга калып тора иде Икеләнә төшеп, салмак кына мылтыгын алды ул кулына.

  • Башкарып чыгармын, иптәш майор...

Янәшәсендәге наратка сыена төшеп мылтыгын төбәде Сулышын баса төште. Башкалар да тын да алмый көтә. Бер ана пошига, бер анын балаларына карады ул прицел аша. Хәзер ул аларнын әниләрен атып екса, пошиның бозаулары ни эшләргә тиеш инде. Ә бозауларының берсенә атса, ана поши ничекләр түзәргә һәм алга таба ничек яшәргә тиеш ’

Ничек ата алсын ул аларга? Ул атмаса. башкалар атачак

—Сузма. Кереп качканнарын көтәсеңмени?!.—дип зарланды шунда коллегаларыннан берсе.

һәм урман аланындагы тынлыкны каты шартлау авазы бүлдерде Пошилар, куркуларыннанмы. бер тын уңга-сулга карап тордылар һәм урман куелыгына кереп качтылар

  • Егылмады. Яраланды...дигән булды шунда, дустын акларга ашыккан Володя Балченков.
  • Мазила...дип тә ычкындырды арадан берәү

Рафаэль иркен итеп сулыш алды һәм мылтыгын аркасына салды.

  • Мулла кызында да була ялгыш, дип әйтәләр бездә. Тидерә алмадым, гаеп миндә

Соңыннан, башка бер җәнлек тә очратмыйча, кайтырга чыккач кына.

 

эскадрилья командиры анын аркасына кулын салды. Пышылдап кына, үзенә генә ишетелерлек итеп әйтеп куйды.

—Юри югарыга аттын, шулай бит, лейтенант?!.

—Шулай, иптәш командир.

Һәм күзләре очрашты аларның шул чак. Командир, үз итеп, елмаю бүләк итте анарга.

—Нишлисең, үз-үзеннән ерак качып булмый.

— Мин үкенмим, иптәш командир. Яшәсеннәр, алар бергә-бергә булганда шундый бәхетлеләр. Күрдегез ич...

Ә инде бергәләшеп Иделгә балык тотарга чыксалар, Рафаэль һәрчак беренче, балык тотуны ул ярата. Һәм бер дә башкалардан ким тотмый иде балыкны.

Бобровкада урнашкан авиаполкта ир-атлар гына түгел, офицер хатыннары да бергә дустанә аралаша һәм ярдәмләшеп яши торганнар иде. Аларнын үзләренә күрә Хатын-кызлар советы да эшләп килә. Анда летчик хатыннарын кыр шартларында хуҗалык алып барырга өйрәтәләр, гадәттән тыш киеренкелектә эшләгән ирләренең стрессларын киметү ысуллары хакында лекцияләр укый торганнар иде. Кышка яшелчә әзерләү, аш-су табу һәм пешерү осталыгы хакында бер-берләренә файдалы кинәшләр бирәләр.

Шул көздә үк, дустыннан калышырга теләмичә, туган ягына отпускага кайткан жирдән Володя Балченков та өйләнеп килде. Үз авылларында үскән Валя исемле кызга өйләнгән. Бер авылда үскәннәр. Озынча буйлы, ябык гәүдәле һәм тыйнак кына кыз иде ул. Яше дә шул унҗиде- унсигезләрдә генә булгандыр.

Валя бик аралашучан, һәрчак ачык йөзле һәм эчкерсез булып чыкты. Тик бер нәрсә борчый иде аны, ул үзенең ябыклыгыннан ояла иде бик тә. Лена исә аны тынычландырырга ашыкты.

—Үзенә сер итеп кенә әйтәм, офицер хатыннары сине күргәч тә барысы да сокланып туя алмыйлар. Хәтта көнләшеп карыйлар сиңа. Юанлык һәм тазалыкка кызыкма син. Тора-бара шундый зифа чакларыңны ничек кайтарып алырга икән дип хыялланырсың әле.

-Ир-атлар бит юан хатыннарны ярата диләр,—дип пышылдады Валя.

—Володя бит сине сайлаган һәм сиңа өйләнгән.

—Анысы шулай инде. Мин сине генә яратам дигән була. Бөтен авыл кызлары чаба иде анын артыннан.

—Володя яратмаса өйләнмәс иде. Ул ошаткач, башкаларның фикере сина нигә...

Шулай дигәч, тынычланып китә иде ул үзе тагы.

Бобровкага килгәч тә Володя белән Валя башта берничә көн Рафаэль белән Лена янында яшәделәр. Аннан, вакытлыча гына дип, офицерлар гостиницасыннан бер бүлмә биреп тордылар үзләренә. Шунда күчтеләр. Әмма, барыбер, көн саен дип әйтерлек күрешеп, ярдәмләшеп, аралашып яшәүләрен дәвам иттеләр.

Смаков белән Балченков ахирәт дуслар иде. Алар Бобровкага килгән көннәреннән бирле бергә яшәделәр, бергә эшләделәр, бер полкта һәм бер үк эскадрильядә хезмәт иттеләр. Хәтта партия сафларына да бергә гариза язып бер үк көнне кабул ителде алар. Һәм, ниһаять, менә бер үк вакытта дип әйтерлек башлы-күзле дә булып куйдылар. Эскадрилья командиры Биязович кына түгел, полкны җитәкләгән полковник Костюченко да бер дәрәҗәдә хөрмәт белән карый, аларның профессиональ осталыкларын югары бәяли торган иде. Ниһаять, менә хатыннары да уртак тел тапты,

 

бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп һәм сер уртаклашып тормыш корып йөргән көннәре Бу аларнын ирләренә бик тә ошый иде. әлбәттә

Игезәкләрне аерырга ярамаган кебек, командировкаларга да еш кына бергә-бергә җибәрә торганнар иде аларны. Шул көннәрдә Куйбышев шәһәрендә узган яшь коммунистлар конференциясенә дә авиачастьтан аларның икесен юлладылар.

Куибышевта үзләренә билгеләнгән кунакханәгә килеп төштеләр. Ике кешелек бүлмә тиешле иде аларга. Ул заманнар өчен кунакханәдәге ин яхшы номер—ул ике кешелек. Әмма администратор хатын уйга калды

—Сез урнашырга тиешле номерда бер генә урын калды,—диде ул. гаепле кеше сыман.—Югарыдан шалтыратып анда икенче бер кешене урнаштырдылар. Кайсыдыр районнан килгән колхоз председателе бугай, бик важный.

—Ә без ни эшләргә тиеш, кайтып китәргәме?—диде Рафаэль көр һәм калын тавыш белән.—Совет армиясенә һәм аларнын данлы офицерларына хөрмәт гел юк икән бит сездә...

Администратор каушый калды, ни эшләргә белмәде.

—Юк-юк, зинһар андый нәтижә ясый күрмәгез. Мин үзем дә солдат кызы. Әтием Ватан сугышында һәлак булды. Совет армиясенә хөрмәтем бик зур...

—Анысы яхшы. Әмма урнашу мәсьәләсен ничек хәл итәбез сон?—диде Рафаэль, башындагы фуражкасын төзәтә төшеп.

  • Ике вариант бар.диде администратор, хәрбиләрнең йомшый төшүләренә куанып.—Беренчесе, икегезне ике бинага урнаштырабыз.

Тукталып, уйга калып торды ул шунда

—Ә икенчесе?..

  • Икенчесе, үзегезгә тиешле шул ук бүлмәгә керәсез. Әмма, ул очракта берегезгә раскладушкада йоклап торырга туры килер

—Икенчесен сайлыйбыз.—диде, мона тикле аларнын сөйләшүен тынлап кына торган Балченков.—Үзем йоклармын раскладушкада.

Аларны урнаштырдылар. Бүлмәдә колхоз председателе үзе генә түгел иде. янына кунаклар жыелган. Зур бәйрәм ясап утырулары Өстәлдә аракы шешәләре, ачылган консерв банкалары һәм авылдан килгән ысланган дуңгыз салосы. Билгеле инде, председатель янына килгән кунаклардан да бәхетлерәк кеше булмый андый чакта. Летчикларны да чакырды алар өстәл артына. Күренеп тора, председатель чын-чынлап кунакчыл кеше. Урыныннан торып, хәтта үзе утырган урындыкны тәкъдим итте ул аларга.

—Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырыгыз егетләр. Аракы күп, сало житәрлек Юлдан килгән кешене йомшартып җибәрә ул,—дип. үзләренә сала да башлады ул арада.

  • Рәхмәт, безнен әле эшләребез бар. Эчмибез.диде Рафаэль, ишек төбендә торган буш карават астына үзенен әйберләрен урнаштырып

—Эчмәгән солдат буламы?..—дип. офтанып алды кунакчыл хуҗа

—Солдат түгел, күрмисеңмени йолдызлары бар икесенен дә. Бер түгел, икешәр.дип. салпы якка салам кыстырып куйды араларыннан берәве

Кунаклар шактый ук исерә төшкән, шуңа алар белән артык сүз куертып торуны кирәк санамады егетләр.

  • Күрәсе кешеләребезне күреп, бераз йөреп кайтабыз әле без.дип чыгып китәргә ашыктылар.

Алар кире әйләнеп кайтканда инде председатель, өстен-башын һәм аяк киемнәрен салмый гына йоклап та киткән иде Дус-ишләр аракы белән сало беткәч тә китеп барганнар.

 

Володя белән Рафаэльдә чишенеп йокларга яттылар. Тик менә йоклап китү генә зур проблемага әверелде, председатель жир тетрәгән тавыш чыгарып гырларга кереште. Алай да итеп карадылар, болай да—колакларын мендәр белән дә томалап карадылар—барып чыкмады. Яткан җирендә әйләндереп куйгач та гырлаудан туктамады теге, тар гына бүлмәгә К-700 тракторы кертеп куйганнармыни . Хәер, ул заманнарда бит әле андый трактор хыялда да булмаган булуын, ә тавышы әнә стеналарны дер селкетә.

Шулай итеп яшь коммунистлар йоклый алмады. Ә председатель йокысын туйдырып, яхшы, күтәренке кәеф белән торды. Калган запасын чыгарып, егетләргә хәтта баш төзәтергә дә тәкъдим ясады әле. Рәхмәт әйтеп, баш тарттылар. Башлары авыртса да. йокысызлыктан гына авырткандыр аларнын.

—Эчмибез, без бит яшь коммунистларның өлкә конференциясы делегатлары,—диде Володя.

—Ә мин нәрсә, кишермени?.. Мин дә делегат. Алай гына да түгел, мин президиумның беренче рәтендә утырырга тиеш әле.—диде теге һәм шаркылдап көлеп тә җибәрде.—Обком секретаре янәшәсендә.

Рафаэль сүзгә кушылды шунда.

—Ә нигә соң. делегат та булгач, президиумга да сайлангач, кунакханәдә кеше урынына урнаштырдылар үзегезне?

—Ярты Куйбышев дуслар белән тулы минем. Туганнар да күп. Шуларда тукталырмын дип уйлаган идем башта. Сезнең бәхеткәдер инде, менә монда керергә уйладым,—диде бәхетле көлүен дәвам итеп.—Мин компанияда ял итәргә яратам. Менә күрерсез, сезнең белән дә уртак тел табачакбыз. Армияда булмасам да, мин болай солдат халкын яратам аны...

Конференциянең президиумында утырды теге, дөрес сөйләгән булып чыкты. Төнлә генә түгел, көне буена да үзләрен йоклатмаган председательгә карап утырырга мәҗбүр булды алар. Кичен тагы алардан алдан кайтып түрдәге караватына яткан булып чыкты. Йокламаган иде йоклавын.

—Бераз хәл алырга кирәк. Президиумда утыру ул бик жинел эш түгел, үзегез беләсез, анда көнозын коньяк эчәргә туры килә,—дип зарланып алды ул.

—Ярый, ял итегез. Без тыныч кына сөйләшеп утырырбыз,—диде Володя. Алар көндез үк үзләренә күрә бер план корып куйганнар иде инде. Бу китәргә җыенмый булып чыкты. Димәк, шул планны тормышка ашыра башларга вакыт. Аның белән бер бүлмәдә калсалар, якындагы көннәрдә ял турында, йокы турында уйларга да урын калмый аларга. Ә йокламыйча яшәп булмый. Кыскасы—тәмугь!

—Мин кичә гырламаганмындыр бит?—дип, Володядан сорап куйган булды Рафаэль, сүз иярә сүз чыккан сыман гына итеп.

—Юк, мин әйбәт йокладым. Бер ни дә ишетмәдем тагы.

— Мин дә ишетмәдем. Гырлаган кеше булмады кебек,—дип. сүз кыстырды председательдә. Үзе. гаепле кеше сыман, башын калкыта төшеп ялт кына хәрбиләргә күз төшереп алды. Һәм бу сүзләрнең үзенә кагылышы булмауга инанып, тынычланып, стенага ук борылып ятты.

—Ә син беләсеңме, Володя, гырлаган кешедән котылу юлы бар икән бит...

—Ничек? Сөйлә әле...—дип урыныннан сикереп торды, кызыксыну күрсәтте янәсе Володя.

Урынында тын да алмый яткан председатель дә колагын сагайтты шул мәлдә. Үзе өчен сөйләшкәннәрен анламаса да. аны да битараф калдырмый иде ахыры бу мәсьәлә.

 

—Узган ел Саратовта өйрәттеләр мине. Күршен каты гырлап үзенә йокларга ирек бирмәсә мин гел шулай гына итәм хәзер.

—Шуннан, шуннан...—дип. тагы да кызыксына төшкән булды дусты.

Рафаэль махсус пышылдауга күчте. Пышылдаса да тавышы яхшы ук янгырап ишетелә иде анын.

  • Чәйнекне аласын да гырылдый торган кешенен борынына су агызасын. Шундук тынып кала. Гырлау түгел, сулыш та алмый бүтән.

—Ничек? Үләме —дип. шаккатуын белдергән булды Володя.

  • Йә үлә. йә кала инде.дигән булды, күпне күргән атлы булып сөйләшкән Рафаэль.Исән калса да. кеше булмый инде ул бүтән...
  • Кара син аны. менә ничек икән. Моны бер файдаланып карарга кирәк әле.

—Ләкин минем борынга гына сала күрмә, килештекме...

—Салыр идем дә. гырламыйсын ич син,—диде Володя, елмая төшеп.

Дуслар шунда, бераз йөреп керергә дигән булып, урамга чыгып киттеләр. Бер сәгать чамасы саф һава сулап, шәһәр урамнарын гизеп кайтты алар. Кунакханәгә кереп, тыныч кына үз бүлмәләренә таба узып барган җирләреннән администратор туктатты.

—Иптәш офицерлар, иптәш офицерлар,—диде ул. кул изәп аларны үзе янына чакырып —Ачкычыгызны алыгыз.

Егетләр төшенми тордылар башта.

  • Нинди ачкыч? Бсзнен бүлмәдә кеше бар ич. Колхоз председателе
  • Юк. ул сезнен арттан ук бүлмәне тапшырып, әйберләрен алып чыгып кипе инде,диде администратор, аларны шатландырырга теләп
  • Ничек кипе? Конференция тәмамланмады бит әле,дигән булды Рафаэль, бер ни дә аңламаган атлы булып Каида кипе икән сон ул?
  • Минем монда туганнар бик күп. диде. Үзләрен үпкәләтүдән куркам, бармый булмый инде. диде.
  • Гаҗәп, безгә бер ни дә сиздермәде китүе хакында,дип, җилкәләрен сикертеп, бер-беренә сораулы карашларын төбәп алды егетләр.

—Мин дә бер нәрсә дә аңламадым Шундый әрсезләнеп, "Кунакханәдә яшәүне яратам", дип. юк урыннарны таптырып урнашкан иде Үзе тагы, сәбәбен дә аңлатмыйча, рәхмәтләр әитә-әитә матур гына чыгып та кипе,—диде администратор.

Егетләр үз бүлмәләренә кергәч рәхәтләнеп көлергә керештеләр Жинел хәл ителде бит әле бу мәсьәлә дә. Жылы һәм тыныч бүлмәдә дусларча сөйләшә-сөйләшә изрәп йоклап та киттеләр бераздан

Икенче көнне, президиум өстәле артыннан күпме генә эзләсәләр дә. теге күршеләрен таба алмады яшь коммунистлар. Эзе суынган иде диярсең. Президиумны гына түгел, конференциянең үзен үк ташлап киткән булып чыкты безнең председатель. Үзен кызганып ук куйдылар хәпа. киң күңелле, юмарт һәм ачык кеше иде бит болаи.

21

Ноябрьда Рафаэльга күптән көтеп алган чираттагы отпускасын бирделәр Аны кайда үткәрәсе, отпускала кая барасы күптән билгеле иде инде,—Лена белән бергәләшеп, беренче тапкыр ир белән хатын буларак, туган якларына кайтты алар Башта, һәр икссенен дә туганнарына йөреп, берничә кон Уфаны дер селкеттеләр һәм гөр китерделәр Ә аннан сон әкияттәге серле дөнья сыман Рафаэльне берөзлексез үзенә тартып торган Яңа Актауга юл тоттылар.

Яна Актау әллә ни зур авыл түгел-түтелен. Әмма ул—үзе генә дә очсыз- кырыйсыз бер галәм кебек Мондагы һәр өй һәм һәр капка таныш Рафаэль

 

өчен. Ул өйләрдә берсеннән-берсе кызыклы, матур һәм хикмәтлерәк кешеләр яши. Урам-тыкрыклары да күп түгел анын, бары берәү генә. Ул урам Идәш елгасынын башланган жиреннән урман читләтеп озын булып сузылган. Рафаэльләрнең өе урамның түбән очында, яфраклы катнаш урманның наратлыкка килеп төртелгән жирендә урнашкан.

Өлкән улы белән яшь киленен Хафаза апа авыл капкасыннан чыгып көтеп тора иде. Улы белән кул биреп исәнләште. Ә киленен кочып ук алды, үзе очырган баласын канатларына алып сөйгән кош анасыдай, аркасыннан какты.

  • Исәнме, кызым,дип эндәште ул анарга, һәм шул мизгелдән, гомергә, ул аның өчен кызы булып калды.
  • Исәнме, әнкәй,диде Лена, инбашына ак шәл ябынган авыл хатынын. Рафаэльнең әнисен, шундук үз һәм якын итеп.

Капка төбендә аларны Миргалим абый каршылады. Ул җитди һәм сабыр иде, әлбәттә. Әмма шулай да улы белән күрешкәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул нык кына авырый иде инде , үзе исән чакта күрешеп калу шатлыгыннан йомшарып китүе булгандыр. Сенлесе Тамара һәм энесе Ринат килеп кушылды күрешү, хәл-әхвәл белешү йоласына. Рим белән Нур икесе ике тарафта армиядә иде әле ул вакытта. Ишегалдына уздылар. Яна явып узган ак кар өстенә кара җимешләрен коеп бер көтү сарык бәрәннәре чабышып уйнап йөри. Ашап торган жиреннән тукталып, башмак тана мөгерәп сәламләде кайткан кунакларны. Мал лапасы ягында тавыклар кытаклашып алды, тыйнак кына итеп, мин монда дигәндәй, әтәч аваз салды Шул рәвешле, ноябрь ахыры дип тормадылар, Яна Актауда бәйрәм башланды.

Миргалим абзый белән Хафаза апа бөтен туган-тумача һәм күрше- күләнне җыеп гөрләтеп туй ясадылар берничә көннән. Алланың биргәненә шөкер, дип әйтерлек, ноябрь авылларда муллык ае. Яшелчәсе-бәрәңгесе тулып торган чак, сугым вакыты булгач, сарык ите, үрдәге-казы дигәндәй, барысы да үзеннеке. Летчик булгач, әнә, Рафаэльнең дә мөмкинлекләре бар, авыл кибетеннән тегесен-монысын ящиклап кына алып кайткан. Өй эче кунак белән тулды, шаулап-гөрләп торды. Жыр һәм музыка авазлары өйгә генә сыеша алмыйча урамнарга ташып чыкты. Биючеләр дә кызып киткәч, салкын дип тормадылар, өй эчен тарсынып, ишегалларына чыгып парлап-парлап тыпыр-тыпыр биеделәр.

—Салкын ич, суык тидерә күрмә, улым,—диде әнисе, улынын гимнастерка изүләрен ачып җибәреп ишегалдында биегәнен күреп.

—Юк, әни. борчылма,—дип тынычландырырга ашыкты Рафаэль,—без анда, югарыда, кырыгар градус салкында очабыз бит.

—Көнне һындырган ахрысы,—дип, башкортчаны татарчага кушып шаярткан атлы булды сугышта бер аягын калдырып кайткан Хәмидулла абзый. Аягы булмаса да, дәрт ташып тора үзендә, култык таякларын шакы- шокы бер-берсенә сугып бер аякта сикергәләп биегән булып та алды тагы.

—Сындырмый сон, сындырган, әлбәттә. Тагы берәр тустаган жибәрсән. карга ятып ауный башларсың әле син,—дип, үз итеп төртмә сүз әйтеп алды анын хатыны.

  • Кунаклар, керегез,дип, болдырга чыгып чакыру ташлады шунда өйдә төпчек малай булып үскән Ринат.—Әни бәлеш чыгарды табынга. Барысы да керсеннәр диде...

Аны ишетмәделәр Гармун тавышы, шаярган-көлгән авазларны жинү өчен янабаштан игълан ясамый хәле юк иде малайнын. Бу юлы инде бар тавышына кычкырырга мәжбүр булды. Тырышып көчәнсә тавышы шактый ук әче дә чыга икән тагы үзенең.

 

—Рафаэль абый... Апалар Абыйлар Кодагыйлар-кодалар... Күрше абыйлар, күрше апалар... Барыгызда керегез. . Әни бәлеш чыгарды. .

Музыка туктап, кунаклар тынып калган иде инде. Ул кычкыруга сон. тынмас җиреннән тынырсын. Берәм-берәм керү юлына борылды биючеләр Шунда әлеге дә баягы теге Хәмидулла абзый Ринатнын такыр башыннан, үз итеп, сыйпап куйгандай итте.

  • Ну тавыш та икән малай синдә. Кай төшләреннән чыкты ул синен?
  • Ишетмисез ич. Әни чакырырга кушты, керсеннәр диде,дип. борынын тартып алды да өйгә юнәлде төпчек малай. Сәрхушләр белән сүз көрәштереп торасы килмәде.

Аракысы җитәрлек булса да, анын белән бик үк дуслашып өлгермәгән иде әле татар авылы ул елларда. Күбрәк шул фронттан әйләнеп кайткан солдатлар капса каба иде инде аны. Алары да чамасын белеп, кәеф күтәрелсен өчен генә диеп. Исергәнче эчү, ямьсезләнеп тавыш чыгару, кешегә бәйләнү дигән нәрсәне әле белгән кеше дә юк. Эчеп алган кеше урамга чыкса, бәйдән ычкынган колхоз үгезеннән качкан кебек, каршы очраган кеше урамның аргы ягына чыгып узып китә иде аны. Яшүсмер малайларга гына кызык, бер кәмит карагандай, көлкегә чыгарып артыннан ияреп барырлар иде бераз калыша төшеп.

Бәлештән сон чират тагы да җырга күчте Авылнын беренче гармунчысын чакырганнар иде бит, ул тартып уйнап җибәрде. Миргалим абзый, яшьлеген, “Галия” мәдрәсәсендәге кыллы оркестрда уйнап йөргән елларын искә төшереп, мандолинасын сайрата башлады. Башкалар дәррәү кушылып җырларга кереште.

Һәй әле бик ерактан килдек без.

Җитмеш чакырым җирләр үттек без.

—һәй монлы да соң шушы халкыбызның борынгы җырлары,—дип, тирән сулыш алып үзалдына көрсенеп куйды шулчак Миргалим абзый Мандолинасын чирткән көйгә бер очтан җырга да кушылырга тырыша иде ул. Авызы ачыла, әмма аннан тавыш чыкмый диярлек. Күренеп тора, хәлләре яхшыдан түгел иде анын, шактый ук бетеренгән иде шул

  • Менә Миргалим абзый син безне тарихтан укыткан кеше Шуны аңлатып бир әле син безгә,дип, шунда кыюланып киткән фронтовик Хәмидулла сорау биреп куймасынмы.—Бик ерак җирләрдән килдек без. дип җырлыйлар. Каян килү турында бара ул сүз, без нәрсә, монда шулай ук бик ераклардан килгәнбезмени сон?

—Әйе, Хәмидулла туган, бу туфракларга безнең ерак бабаларыбыз патшанын чукындыруыннан качып күчеп килгән.

  • Каян килгән?
  • Кем Казан тарафларыннан. Ә кемнәрдер Пенза һәм Касыйм якларыннан.
  • Шуннан укмы Булмас ла...дип, уйланып торды Хәмидулла. Бераз салган булса да. үз акылында иде бит ул.

—Әйе. кем уфалла арбасы тартып, кем атка төянеп, бала-чагасын, әби- бабаларын ияртеп качарга мәҗбүр булган. Ә бу җирләрдә яшәгән башкорт халкы ал арга үз итеп ярдәм кулын сузган.

  • Менә бит ничек дип. тел шартлатып куйды Хәмидулла.—Син боларны, мәктәптә укыткан чакта нигә сөйләмәдең икән ’
  • Бөтенесен дә сөйләп бетереп булмый бит инде. Хәмидулла туган.дип йомгакларга ашыкты Миргалим абзый. Туй ич. тарих дәресе түгел.

 

Шунда өстәл читенә таянып авырлык белән бердәнбер аягына торып басты Хәмидулла. Һәм стаканын күтәрде:

-Авылдашлар... Туганнар...-диде ул. Ни сәбәпледер күңеле нечкәреп китеп, мышык-мышык борынын тартып алды шунда —Миргалим абзыйның исәнлеге-саулыгы өчен күтәрәм мин бу стаканны. Булдыра алган ир-атларны мина кушылырга чакырам. Миргалим абзый бит ул... Миргалим абзый бит ул авылда гына түгел, тирә якта һәм дөньясында бер генә...

Хәмидулла эчкерсез кеше иде. Ул ихластан сөйли, йомакайланучылардан түгел. Шунадыр, эчсә дә, эчмәсә дә ир-атларның барысы да диярлек торып басты шунда, Хәмидулланың тәкъдименә кушылдылар. Рафаэль дә, әтисе турында әйтелгән жылы сүзне хуплап, стакан читеннән тагы бераз уртлап куйды.

—Рафаэль...—дип пышылдады, шелтәле караш ташлап куйды шунда, янәшәсендә утырган Лена.—Мавыгып китә күрмә.

Борчылырлык иде шул. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигән сыман килеп чыкты бит. Елмаю белән генә жавап кайтарды Рафаэль, дәшмәде.

Тел ачкычларына ия булып киткән Хәмидулланың тагы бер соравы калган икән әле:

—Миргалим абзый, тагы бер генә сорау бирим әле. Әйт әле, менә сезнең нәсел—Смаковлар кай тарафлардан килеп чыккан дип уйлыйсын? Һәм каян килеп ул сездә генә шундый фамилия—Смаков. Ни татарча, ни урысча дигәндәй?..

—Бер түгел, ике сорау булды инде бу,—дип, сүз кыстырды Хәмидулланың хатыны. Иренен Миргалим абзый белән шундый мәгънәле әңгәмә корып утыруын бер горурлык белән тыңлый иде ул. Бер аяксыз булса да, анын ире ич. Күреп тора, башкалар да йотылып тыңлый иде аларның һәр сүзен. Горурланмас жиреңнән горурланырлык.

Жавабын кыска тотты Миргалим абзый.

Безнен бабайлар Касыйм тарафларыннан килгән булса кирәк. Ә Смаков—Исмәгыйл исеменнән чыкмадымы икән, дип уйлыйм. Исмәгыйлне бит кайчак үзебез дә “Исмак” дип кенә жибәрәбез. Шунын бераз урысчалатыбрак әйтелгән варианты димме...

—Ә мин сезне морзалар түгелме дип йөри идем тагы,—дип, тирә-ягына бәхетле караш ташлап куйды Хәмидулла.—Морзаларда кунакта булдык дип тә мактанырга иде әле исәп..

—Бу хакта оныт, Хәмидулла. Инде барыбыз да тигез хәзер. Совет власте ул хакта сөйләшкәнне яратмый ул. Ярлы крестиян токымы булу үтемлерәк хәзер, оныт,—диде Миргалим абзый. Әлбәттә, ул шулай сөйләнсә дә үз авызыннан чыккан сүзләре белән һич кенә дә килешми иде. Шуңа кәефсез һәм төксе дә иде бүген.

Татар авылында туй бер көндә генә тәмамланмый иде ул заманнарда. Туй атналар буена дәвам итә иде кайчак. Туган-тумачалар, һәр көнне диярлек, чират белән ашка чакырды үзләрен. Аннан күрше-күлән һәм дус-ишләр керде чакыру белән. Баш тарту ярамый, чакырган жиргә бар, куган җирдән кит, дигән бит халык. Егерме-утыз көн дәвамында көн дә. көн дә кунакка йөрү шактый ук ялыктырса да, түзәргә туры килде. Аеруча, инде матур гына түгәрәкләнепбала көткән Ленага авырга туры килгәндер.

Ашта утыру бер хәл. Ә менә шул аштан соң, караңгы төшкәч, урамны тутырып шау-гөр килеп әнгәмә корып яисә бер-бер күңелгә ятышлы җыр жырлап кайтулар онытыла торган гына булмады.

—Кемнәр шулай матур жырлап кайта анда?—дигән сорауга, авылдашлар,

 

тәрәзәдән карамый гына да жавап таба торган булгандыр.

  • Кемнәр булсын, Смаковлар. Миргалим абыйныкылар кайта торгандыр. Анын летчик малае Рафаэль Уфанын үзеннән кыз алып кайткан! Шунын туен дәвам итә торганнардыр

Яшьләр көндезләрен авылнын тирә-ягындагы табигать матурлыгына сокланып йөрделәр. Көзге пычраклар артта калган, кышнын башы гына булганга, кар да тирән түгел иде әлегә. Рафаэльнең балачагы узган урман—кырларны гизеп, табигать матурлыклары белән танышып йөрү өчен шуннан да уңайлырак вакытны табу мөмкин булмас иде

Ә Лена исә шәһәрдә үскән кыз. анарга туган як табигатен—урмандагы агачлар, тереклек һәм кошлар дөньясы белән танышып йөрү икеләтә кызык һәм гыйбрәтле. Рафаэль аны, табигатьне яратуы белән генә түгел, ә аны танып белүе, бөтен серләрен аңлавы белән дә шаккатыра иде. Кыш көне булганга агачлар яфраксыз. Шунарга Лена аларны бер-береннән аера алмый азапланды. Ул бары тик чыршы белән наратны һәм ак кәүсәсеннән каеннарны гына таный. Ә Рафаэль өчен исә табигатьнең һичбер сере юк. Шу на сорау арты сорау яудырып кына торды ул анарга

—Рафаэль, белмисенме, бу нинди агач?—дип сорамый булдыра алмады ул чираттагы мәртәбә.

—Син һаман да бер үк сорау бирәсең, гүзәлем,—диде ул. туган як табигате белән хатынынын да җанлы кызыксынуына куанып Һәм күнел күтәренкелегеннән рухланып китеп рифмалый-рифмалый җавабын тезеп китте.—Бу нинди агач, ул нигә ялангач, дисен инде. Бу, җаным, имән булыр, тамыры тирән булыр. Ябалдашлары бик тә кин, ул Алып батырга тин...

—Рафаэль, шул шаяруларын белән мине бутап бетерәсең инде. Син йә шигырь генә сөйлә, йә минем сорауга жавап бир. Белмәсән. алдама, килештекме? Әнә теге агачны өрәнге диден, ә монысын имән дисен, алар арасында һичбер аерма күрмим мин

—Син күрмисең, ә мин күрәм Каерыларына игътибар ит син аларнын Имәннен каерысы куерак төстә була. Кәүсәсендә сырлар тирәнрәк һәм ботаклары да, өрәңгенеке сыман югарыга гына түгел, ә күбрәк янга таба тырпаебрак үсә. Ышанмасан, әнә, кара, үзен чагыштыр Ә тегесе, әнә. шома каерылысы юкә. Анда әнә буа янында күбрәк, шомырт, карама һәм элмә агачлары үсә.

—Каян беләсең, без бит әле буа янына барып та җитмәдек.—дип. гаҗәпләнде Лена.

-Анын өчен яннарына бару мәҗбүри түгел, гүзәлем, су читендә, дымлы урыннарда үсә ул агачлар.

  • Шомыртны беләм анысы Ә мин. ул карама һәм элмә агачлары турында беренче ишетүем, аларны тану түгел, барлыкларын да белми идем.

Шунда, күлгә таба алданрак киткән Лена, кинәт туктап калды

  • Карале, Рафаэль, карамонда ниндидер эзләр бар,—дип. ирен үзе янына чакырды ул.

—Бу, Ленам, төлке эзе. Әле күптән түгел генә, күп булса бер сәгать чамасы элгәре узып киткән моннан,дип, килеп җитмәс борын хөкем чыгарды Рафаэль.

  • Каян беләсең, ә ник куян түгел? Ә бәлки ул бүре булгандыр

—һәр җәнлекнең үзгә аяк эзләре, атлау рәвеше, адымнар зурлыгы була җаным. Боларны ачыклау өчен тәҗрибә кирәк

—Ә бер сәгать элгәре икәнлеген ничек белден. үтеп киткәнен күрмәден ич син анын?

—Чөнки аның эзләре бик ачык. Күрәсеңме, әнә, тырнак эзләренә кадәр сизелеп тора. Ә вакыт узган саен, ул эзләр кар тузаны белән күмелә, тоныклана бара.

—Менә ничек...—дип куйды шәһәрдә үскән кыз —Ә монда шулай төлкеләр дә бармы?

—Төлке һәм куяннар гына түгел, бу урманда, беләсең килсә, поши һәм кабан дуңгызлары, бүре һәм урман песие—рысь та бар. Вакыт-вакыт Урал тавы тарафларыннан аюлар да килеп чыккалый дип әйтәләр.

—Чынлап тамы?—дип, сискәнеп куйды Лена.—Алай булгач, ни эшләп йөрибез сон без монда... Әйдә, тизрәк кайтып китик, исән чакта.

Урманны яңгыратып көлеп куйды Рафаэль.

—Куркырлык сәбәп юк, гүзәлем. Ул киек-җанварлар барысы да табигать балалары. Кешегә тими алар.

—Бүре дә, аю дамы?

—Әйе, аю-бүре дә. Киресенчә, алар кеше барлыкны сизсә, ерактан ук әйләнеп узарга тырышалар. Үзең тимәсәң, сиңа тими ул табигать балалары.

—Юк, мин куркам, кайтыйк инде,—дип, барыбер үзенекен итте, өйгә таба каерды Лена,—Арылды да инде, бүгенгә җитәр, кайтыйк әйдә.

Ризалашмый чарасы юк иде Рафаэльнең, авылга бу юлы алар көндәгедәй иртәрәк әйләнеп кайттылар. Әмма, иртәгәсен, яңадан сәяхәткә—бала чакларында җиләк җыеп үскән Нәгыш тавы тарафына юнәлделәр.

Туган ягының һәр калкулыгы, һәр куагына кадәр Рафаэльдә балалык һәм үсмер еллары турында хәтирәләр яңарта иде.

—Ленам, менә бу ялгыз имән без малай чакларда яшь туйра гына иде әле... Ә хәзер ул, күрәсеңме, нинди зур имән булып үскән.

—Туйра... Ул ни дигән сүз соң? Беренче ишетүем.

—Яшь имәннәрне халык туйра диеп йөртә. Имәннең, үзенә күрә, егет чагы була инде ул.

—Ә нигә егет чагы? Имән бик матур агач бит, аны кызларга да тиңләп була торгандыр,—дип, күңел күтәренкелегеннән, үзенә күрә бәхәс куерткан атлы булды Лена.

—Кызык икән син, егетләр ямьсез булырга тиешмени? Мин дә үземне матур, дип йөргән була идем тагы...

—Син бит бер генә, Рафаэль.

—Шулай дисәң генә,—дип, күтәреп алды ул хатынын һәм, яратып, югары чөйде.

—Абау, егасын ич. Онытып җибәрмә, мин үзем генә түгел, без икәү.

—Онытмадым,—диде Рафаэль, еш-еш сулыш алып.Әтисе кебек очучы булырга әзерләнеп торсын дип чөюем.

—Ә кыз булса, ни эшләрсең?

—Куанырмын гына, шатланырмын гына, гүзәлем,—дип, иелә төшеп хатынының бит очыннан үбеп алды ул шунда.

Шул рәвешле көн артыннан көн узды, ел буе көтеп алынган ял көннәре сизелмичә дә узып китте. Көндез табигатьтә, кичләрен кунакта яисә әти- әниләре белән бергәләшеп табын артында дөнья хәлләре сөйләшеп утыра торгач, китәр көннәр дә килеп җитте.

22

Ә Бобровкада тормыш үз җаена ага торды. Хәрби очучының көндәлек мәшәкатьләре, бер карасаң, гел бертөрле һәм күңелсездер кебек, ә чынлыкта һәр туар көн үзенең яңадан-яңа ыгы-зыгы һәм проблемаларын китереп кенә тора. Алар хезмәт иткән авиаполк “МИГ” ларны сынау һәм 78
камилләштерү буенча база булып та хисаплана иде. Шуна, ай саен диярлек, самолетларга яна төрле механизм һәм приборлар урнаштырып, гадәттән тыш шартларда аларнын ничек эшләвен дә күзәтеп барырга тиеш иде очучылар. Ә инде хәрби авиация өлкәсендә өч төрле һөнәр иясе булган Смаковка бу уңайдан аеруча тынгылык бирмәделәр.

—Рафаэль, аңлат әле, бу механизм нәрсәгә хезмәт итә?

—Бу прибор тагы нигә кирәк булды икән?—дигән сораулары белән коллегалары аны тинтерәтеп бетерә иде вакыт-вакыт

Әйтерсең, ул барысыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Әйтерсен лә, ул заводтан яисә конструкторлык бюросыннан җибәрелгән белгеч иде алар өчен. Ул, үз чиратында, белгәнен анлатты. белмәгәннәрен аңларга тырыша иде. Чөнки ул авианияга мөнәсәбәте булган барлык журналлардан да хәбәрдар булырга тырыша. Аларнын кайсыберләре частьның китапханәсенә килә, ә инде анда булмаганнарына ул үзе язылырга тырыша торган иде.

Хезмәттәшләрен яхшы анлый, алар бит техниканын һәммә нечкәлекләрен дә өйрәнмәгән. Очучыдан ул таләп тә ителми, анын эше техника һәм навигация приборларында казыну түгел, эшләп торган машина белән идарә итү. Хәрби реактив самолетлар аеруча зур осталык сорый Шулар өстенә, ихтимал булган дошман авиациясенең дә техник үзенчәлекләрен, тактика үзгәлекләрен белеп торырга тиеш алар

Бобровка полкында ‘'МИГ-15” һәм “МИГ-17"не инде шактый яхшы үзләштергән иделәр. Тик менә сонгы араларда, төрле техник экспериментлар нәтиҗәсендә булса кирәк, очу вакытында торган саен көтелмәгән шартларга ешрак юлыга башлады алар. 1954нче елга кергәч кенә дә өч самолет һәлакәткә очрап, менә дигән якын дусларын югалттылар. Һәм алар барысы да “МИГ-17”нен яна модификациясе булган самолетларда. Самолет яхшы гына эшли дә кебек, тиешле биеклеккә менеп маршрутны ала. һәм киткән җиреннән әйләнеп кайтмый, югала. Әле генә дусларына кул изәп һавага күтәрелгән очучыдан, каядыр, офыклар артында тонык кына булып ишетелеп алган шартлау авазлары гына әйләнеп кайта. Бергә хезмәт иткән дуслар, шул рәвешле, хушлашмыйча да эзсез генә югала баралар. Алардан ни кала, ул мәңге ачылмаслык итеп ябылган цинк табутларда ниләр булганлыгын һичкем белми Сорасаң, шундук авызыңны томалыйлар.

—Сез балалар бакчасында түгел, ә хәрби авиацияда хезмәт итәсез,—дип кенә җавап кайтаралар.

Чынлап та, алар бит теләсә нинди информация чыгару катгый тыелган хәрби частьта хезмәт итәләр Шул хакта ант биреп, секретлар бүлегендә имза да калдырдылар. Әмма, кеше барыбер уйланмый тора алмый Анын уе сорау рәвешендә яисә ялгышып кына булса да телгә чыгып алучан була кайчак.

— Инде чиратта кайсыбыз икән тагы?—дигән сорау күңелләрендә мен тапкыр кабатлана торгандыр. Вакыт-вакыт. очучылар үзләре генә калган чакларда, ул телгә дә кереп ала иде

Мин түгел дип, һичкем әйтә алмый

-Белеп булмый инде егетләр, белсә дә моны бер Алла гына белә торгандыр

—Ә без—барыбыз да коммунистлар. Шулай булгач, анардан да сорашу килешеп бетми.-дип. шаяру белән гиз генә йомгаклап куялар иде ул хактагы уйлануларны

Шулай да көннәрдән бер көнне, алар полкындагы икенче эскадрильядан лейтенант Смирнов шартлаганнан сон, бер җитди сүз чыгып алды

 

Әскаприлья командирлары Биязович белән Идел буендагы күлләргә балык тотарга килгән иде алар. Володя Балченков командирдан сорап куйды.

—Иптәш командир, балык тотканда гына булса да, бер сорау белән мөрәжәгать итәргә рөхсәтме?

Тынлыйм. Володя, без бит монда командир белән ана буйсынучы офицер түгел. Без—балыкчылар.

—Самолетлар бик еш югала башлады, бу сезне дә уйландырамы?

—Уйландырмаска сон, мин дә сезнен кебек үк ике аяклы, ике күзле гади бер кеше—хәрби очучы бит.

—Бер-ике ел элгәре мондый хәлләр бик сирәк, булса да елга бер була торган иде. Ә хәзер—ай саен дип әйтерлек. Моны ничек аңларга, иптәш командир?

— Мин үзем дә аңлый алмыйм. Сугыш вакытында да сирәк очрый торган иде андый хәлләр.

-Ә нигә нәтижә ясамыйлар9 Ә ни өчен ул тәҗрибәләрне безнең өстә уздыралар? Очучылар да кеше бит...

—Дөрес сөйлисен. Әмма башка бу хакта һичкемгә авыз ачып сүз кузгатасы булма, ишеттеңме! Замполитка яисә секретлар бүлегеннән берәрсенә житкерсәләр—эш харап булачак.

—Ни эшләтерләр? Кемдер сүз кузгатырга тиештер бит инде бу хакта? Сон чиктә, без бит ирекле Советлар Союзын саклаучылар.

Армияда—сүз сөйләшмиләр. Армияда—приказ гына үтиләр. Капитан Голиковны хәтерлисезме?—дип, сорап куйды Биязович бераз уйланып торганнан сон.

—Белмәскә, яхшы белә идек,—дип, Рафаэль да сүзгә кушылды шунда,— Ул шундый күңелле, ачык кеше иде. Ни сәбәпледер күренми ул хәзер, башка берәр җиргә күчерделәрме икән?

—Күчермәделәр. “МИГ-17" экспериментларын летчиклар гомере белән түгел, заводта һәм полигоннарда үткәрергә кирәк дип, югарыга рапорт язган иде ул. Ике көннән секретлар бүлегенә чакырганнар үзен. Һәм шул китүдән кайтмаган, югалды. Хатыны да белми анын кайда икәнлеген. Гыйбрәт бу, шуны исегездән чыгармагыз, егетләр. Дөнья без дигәнчә генә бармый шул ул.

—Шулай да булсын ди. Очучылар да кеше бит, аларның да гаиләләре, туганнары бар. Әнә, минем хатын тиздән бала табарга тиеш,—дип, үзалдына уйланган сыман гына, ипләп аңлатырга кереште Балченков,—Рафаэльнен дә Ленасы түгәрәкләнеп килә. Туачак балаларыбыз хакына булса да без бу турыда уйланырга тиештер бит, иптәш командир.

—Уйланырга тиеш. Кеше уйланмый гына яши алмый, лейтенант. Әмма, “устав” һәм “присяга” төшенчәләре армияда беренче чиратта. Аларны шик астына алу кабул ителмәгән.

—Ә миннән сорасалар, солдат һәм офицерлар гомере бар нәрсәдән дә кадерлерәк, дип язган булыр идем мин ул Уставка.

Биязович бу юлы анарга жавап кайтармады. Балык чиртеп куйдымы, әллә эче пошканнан, кармагын тартып чыгарды ул судан. Балык эләкмәгән, суалчаны үз урынында иде.

Командирның ачуын чыгардык ахры дип уйлап алды Рафаэль һәм бәхәсне ипле генә йомгаклау жаен карады.

—Ярый, житәр Володя, юк-бар сорауларыбыз белән эскадрилья командирының башын катырмыйк әле. Владимир Абрамовичка ял итәргә бирмисен. Аннары без кычкырып сөйләшкәнгә, әнә, балык та эләкми башлады,—дигән булды.

Дәшми генә утырдылар бер тын. Биязович белән Смаковка балык,

 

чиртү түгел, якын да килмәде. Ә Балченков бер-бер артлы өч алабуга тартып чыгарды анын каравы.

—Ә нигә ул сина гына эләгә.—дип. тынгысыътанып куйды Рафаэль.

Кемгә эләгергә, кемгә эләкмәскә икәнлекне балык үзе белә ул.—дип. мактанып алды Балченков.Минем дөрес сүз сөйләгәнне ишетеп килде алар.

  • Балыкбик куркак бит ул. Үз ишләре санап чиртә алар сина,дип. мыек читеннән генә елмаеп куйды командир

Ул да түгел, нәкъ шул мизгелдә анын үз кармагындагы калкавыч су астына китеп күмелде. Биязович. куанычын кая куярга белмичә, тагы да зуррак алабуга өстерәп чыгарды.

Балченков аны шундук эләктереп алды һәм кычкырып көлеп җибәрде:

—Ни дидегез, иптәш командир, бая ни әйткәнегезне ишетми калдым, тагы бер мәртәбә кабатлагыз әле?

—Анын каравы минем балык зуррак,—диде ул. ихлас куанып Балченковка жавап таба алмады.

—Димәк, шунардан нинди нәтижә килеп чыга инде, иптәш командир?..

Өчәүләшеп көлешеп куйдылар Күп тә үтмәде. Рафаэльнеке дә чиртергә кереште. Ул да балык тартып чыгарды. Куанычтан анын да авыз колакка життс.

—Нәтижә турында сораган идеи,—дип. шунда гына телгә килде Биязович —Ул хакта инде хәзер лейтенант Смаковтан сорый аласын

Шул рәвешле уен-көлке белән утыра торгач, байтак кына балык тотты алар. Ару-талуны онытып, яхшы һәм күтәренке күнел белән хәрби частька әйләнеп кайттылар. Балык тотканда сөйләшенелгән сүзләр Идел суы белән агып китте, онытылдылар.

Бобровкага тиздән техник үзенчәлекләре белән бөтенләй башка югарылыктагы яна самолетлар—“МИГ-19" нын беренче үрнәкләре кайтырга тиеш дигән хәбәр таралды шул көннәрдә. Яна самолетнын идарә системасын һәм тактик-техник характеристикасын жентекләп өйрәнергә кереште очучылар, һәр яна самолет кайткан көннән яна бер дәвер башлана сыман иде алар өчен.

23

Елның муллык ае булган августка кергәч тә Рафаэльгә сөеклесе кечкенә генә, әмма бик тә матур бер кыз алып кайтып бирле Анарга Гүзәл лиеп исем куштылар. Рафаэль тәкдим итте бу исемне Лена кабул итте, әмма сорау бирми булдыра алмады

—Ни өчен Гүзәл?

—Чөнки, анын әнисе—минем гүзәлем'

  • Бәхәсләшмим, матур исем.дип килеште Лена —Ләкин, бу исемгә лаек булырмы сон безнен кызыбыз?
  • Гүзәлдәнгүзәл генә туа. гүзәлем, дип. яна туган кызларына исем сайлау мәсьәләсен йомгаклап та куйды Рафаэль

Гаиләдә бала тугач—бөтенләй яна тормыш башлана икән Рафаэль бермә-бер олыгаеп киткәндәй хис итте үзен Ул хәзер үзе очен генә түгел, хатыны һәм яна туган кызы очен дә җаваплылык тоя башлады

Ел буе Хәрби академиягә керү очен имтиханнарга әзерләнгән иде Математиканы, физиканы өр-янабаштан өйрәнеп чыкты Лена ярдәме белән инглизчәне лә азмы-күпме сукалый башлаган иде Эш урыныннан характеристика да алынган. Әмма көтмәгән-уйламаган җирдән проблема

 

килеп чыкты—ул үзенен урта мәктәпне тәмамлау турындагы документын таба алмады Аны Борисоглебсктагы хәрби очучылар хәзерләү училищесына кергәндә тапшырганын хәтерли. Күрәсен, шунда калган. Аннан “Сезнең документларыгызны таба алмадык” дигән жавап килде. Бүздәккә Халык мәгарифе бүлегенә аттестатный копиясен соратып мөрәҗәгать итеп карадылар. Туган яклардан “Копияләр бирелми” дигән бюрократик жавап килде. Менә сина мә. уйламаган жирдән нинди кыенлыкларга килеп юлыкты бит тагы. Инде башка чара калмагач, Хәрби академиягә керү турындагы хыялны бер елга кичектереп торып, кичләрен йөреп яңадан урта мәктәптә имтиханнар тапшырырга кирәк булыр дигән нәтижәгә килделәр. Башкача юл калмаган иде.

Ни булса да хәерлегә булсын. Укуны сәбәп итеп, хатынын яшь бала белән калдырып китү дә дөрес булмас иде.

—Мин Уфада әни янында торып торырмын, сиңа укырга кирәк, Рафаэль,—дип, Лена үзен үгетләп тә карады.

—Юк, мин синең янында, Гүзәлем янында булырга тиеш, уку качмас,— диде ул, бәхәскә урын калдырмыйча.

Нәкъ шул көннәрдә анарга өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Тиздән ул башлап очучы булачак. Кыскасы, хезмәт урынындагы уңышлар, гаиләдәге шатлыклы вакыйгалар белән бергә үрелеп бара иде. Канатланып, очып эшкә китә иде Рафаэль һәм шул ук дәрәжәдә күтәренке күңел белән өйгә ашыгып кайтып керә иде. Өйдә бер түгел, ике гүзәл—хатыны һәм кызы көтеп торалар иде бит аны хәзер.

Эштән арып кайтуга да карамастан, су китерә, кибетләргә йөри, төрле хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша иде ул хатынына.

Кичләрен, сабый тәмле төшләр күреп йокыга талгач, икәүдән-икәү генә киләчәккә планнар корып, хыялланып утыралар.

—Бала үстерү бик мәшәкатьле. Сина авырга туры килә, Рафаэль. Эшенә зыян китерә күрмә тагы,—дип үзенең борчылуын белдерә иде Лена.

—Мина авыр буламыни инде, жаным. Бала бит ул—адәм баласы өчен иң зур хәзинә. Мин хәзер элеккегә караганда биш мәртәбә яратыбрак башкарам үз эшемне. Ул миңа бетмәс-төкәнмәс көч һәм гайрәт кенә китерә... Белсәң икән син.

—Аз йоклыйсын. Сина сигез сәгать йокы тиеш, сәламәтлек белән шаярырга ярамый, Рафаэль.

—Наполеон өч кенә сәгать йоклаган диләр. Ленин бабай да аз йоклаган. Ә нигә мин ярты гомеремне йоклап үткәрергә тиеш?

—Шулай кирәк, минем сүзне тынла син, Рафаэль.

—Ә син дә минем сүзне тыңларсыңмы соң?

—Ни дисән, шул булыр. Син бит минем бердәнберем. Әйт кенә... —Вәгъдәме?—дип, кулын сузды ул.

  • Вәгъдә,дип, кулын бирде Лена.—Барысы да син дигәнчә булыр. —Алай булгач сиңа ин зур хыялымны сөйлим, тынла.

—Тыңлыйм.

  • Миңа, жаным, тагы дүрт малай да алып кайтып бирерсең әле, ярыймы. Вәгъдәме?..
  • Ничә диден!.. Син нәрсә, үз акылыңдамы... Мин аларны кай арада табып ҮстеРә алырмын. Миндә шундый сәламәтлек бардыр дип уйлыйсыңмы, акылыңа кил, Рафаэль. Шаярып кына әйтүеңме?..

—Тамчы да шаярмыйм. Безнең Смаковлар нәселендә элек-электән ишле гаилә белән яшәгәннәр, ким дигәндә биш бала табып үстергәннәр.

-Шул кадәр бала тәрбияләп үстерү бик жинел булыр дип уйлыйсынмы?

Жинел булыр дип уйламыйм, җаным, шулай кирәк саныйм.—дип. кочагына кысып алды ул хатынын. Һәм яратып иреннәреннән үбеп куйды.—Мин бит үзем дә ишле гаиләдә туып үстем. Өлкән .малай буларак, авырлыкларны да аз татымаганмындыр. Әмма зур гаилә һәм балалар—ул. минемчә, ин зур бәхет. Минем әткәй белән әнкәйгә жинел булгандыр дип уйлыйсынмы! Ә бабайларга? Бабайларнын бабаларына..

—Алай дип уйламыйм. Рафаэль.

—Димәк, килештекме,—дип. тагы сораулы карашын хатынына төбәде ул. Мин ул балалар һәм балаларыбызнын әнисе, ягъни синен бәхетле булуын очен барысын да эшләргә тырышырмын, гүзәлем

Җавап бирергә ашыкмады Лена. Күзләрен тутырып үзеннән җавап көтеп утырган иренә текәлеп карады ул шунда. Юк. шаярмый иде Рафаэль Анын өчен шул мизгелдә әлеге вәгъдәдән дә мөһимрәк һичбер нәрсә юктыр сыман иде дөньяда. Башын иренең нык һәм таза күкрәгенә салды ул.

—Рафаэль, әллә син кыз бала булганга бик куанмадын инде?— дип сорап куйды бераздан.

—Киресенчә, беренче баланын кыз булуы хәерлерәк диләр Сина ярдәмче дә булыр. Кыз бала бит ул ата-ананы күбрәк кайгыртучан була Каян алдын андый сүзне, күрмисенме әллә, куанычымнан атлап түгел, очып йөри башладым бит инде хәзер..

—Ә ул кадәр малайлар белән ни эшләрбез? Кемнәр итеп үстерербез соң без аларны? Бер-ике генә булса, җитмәгәнме?

—Юк, гүзәлем, җитми. Безгә бит гомер бер генә бирелә, шуна без бик күп хыялларыбызны тормышка ашырып бетерә алмыйбыз. Ә балалар— безнен дәвам, алар шул хыялларны тормышка ашырачак

—Ә мин беләмме соң ул хыялларны ’

—Беләсең, җаным, беләсең. Алар бит безнен уртак хыяллар. Әйтик, минем бик тә шагыйрь буласым килә иде

—Ә син болай да шагыйрь ич инде Мин синен шигырьләреңне бик тә яратам.

—Улларыбызнын берсе шагыйрь булса, икенчесе—җырчы яисә музыкант булыр. Өченчесе—урман үстерүче, табигатьне саклаучы Дүртенчесе—игенче, авылда ата-баба нигезен дәвам итүче

Һәм уйлана калды ул. Лена моны күреп, ирен туктатырга ашыкты

— Күрәсең ич. дүрт малай да җитә икән бит Бишенчесенә эш тә калмаган,—диде елмаеп.

—Юк. гүзәлем, ашыкма. Алай уйласаң, ялгышасын Ә сон әтисе башлаган эшне кем дәвам иттерер!. Очучы булачак анысы Ул заманда инде хәрби самолетларның кирәге дә калмас. Кеше сугышмыйча гына яшәргә өйрәнер, ниһаять. Алар зур галәмне иңләп очар, яна планеталарга кунакка йөрерләр.

Тагы уйга калып тора башлады ул. Күнеле йомшарып алдымы, күз төпләре юешләнде, борынын тарткаларга кереште

-Син нәрсә. Рафаэль?-дип. дәште шулчак Лена

—Улларым очен куанып куйдым әле менә. Көнләшеп тә куйдым хәтта үзләреннән Алар бит минем хыялларымны тормышка ашырачак. Лена Аңлыйсынмы?.. Ләкин, син-гүзәлемнең ярдәменнән башка мин берни дә майтара алмаячакмын. Синнән тора барысы да

-Син дигәнчә булыр. Рафаэль,—дип йомгаклап куйды Лена Күңеленнән генә Аллага мөрәҗәгать итте шул ук вакытта "И. Ходаем, үтенеп сорыйм-Рафаэлемә исәнлек-саулыклар бир Барысы да синен кодрәтендә..." Өч мәртәбә кабатлады ул үзенең әлеге гозерен Чөнки, соңгы араларда летчикларнын хатыннары арасында да. әледән-әле кабатланып
торган катастрофалар унае
белән, төрле чыш-пышлар активлашып киткән иде. Күрәләр ич, ирен югалткан хатыннар нинди авыр, кеше күтәрә алмас кара кайгыда калалар. Шунысы бар тагы, ирләрен озатып атна-ун көн узгач та ул тол хатыннарны, балалары белән бергә, тизрәк хәрби шәһәрчектән кая да булса озату ягын кайгырта башлыйлар. Һичкемгә кирәкләре калмый аларнын. Куркуыннан калтыранып куйды Лена, чак кычкырып җибәрмәде Андый уйларны тизрәк үзеннән ераккарак куарга, онытырга тырышты ул. Ирексездән, иренә таба елыша барды һаман.

Хатынының бу халәтен үзенчә аңлап, шаяру катыш әйтеп куйды Рафаэль:

  • Нәрсә, әллә хәзер үк жин сызганып изге эшкә тотынабызмы, җаным?

—И-и, Рафаэль, син һаман шаярасың...

—Юк, шаярмыйм, чынлап әйтәм.

—Мине нәрсә борчыганын, ни хакында уйлаганымны белмисең ич син.

—Сөйлә, тынлыйм. Борчылыр өчен бер сәбәпләр дә күрмим мин әлегә. Син янымда, бишектә кызыбыз йоклый. Әнкәйләр һәм әткәй, туганнарыбыз исән-саулар. Барысы да Аллага шөкер ич, гүзәлем, бәхет өчен ни җитми тагы?

  • Белмим шул,дип кенә куйды Лена, үзен биләп торган авыр уйларыннан аерыла алмыйча.

—Ә мин беләм. Безгә тагы дүрт малай гына җитми. Алары да вакыт эше генә. Олылар әйтмешли, үз вакыты белән булыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле,—дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул.

Рафаэль шулкадәр ихлас һәм бар дөньясын онытып, туарылып көлә иде ки, моны бер тапкыр гына булса да күрергә, ишетергә кирәк. Ул көлгәндә янәшәдә булсаң, битараф калу һич кенә дә мөмкин түгел. Күнел күтәренкелеге, ирексездән, янәшәдәге кешене дә үзе артыннан ияртә, анын күңелен ачып, күтәреп җибәрә. Шундый сихерле көч бар иде анын көлүендә.

Ленаны да ачып җибәрде бу көлү. Һәм шул мизгелдә ул, күптән сөйләшәсе килеп тә башлый алмый йөргән сүзен башлау өчен җай тапты.

—Син, Рафаэль, мина үзеннен эшен турында берни дә сөйләмисен.

  • Нәрсәсен сөйлисен инде аның, синең өчен бер кызыгы да юк ич. Тимер-томыр, приборлар һәм штурвал турында өйгә кайткач онытып торуын хәерлерәк.

—Ә минем сина кагылган бар нәрсәне дә белеп торасым килә. Шартлаган самолет һәм һәлак булган очучылар турында да берни сөйләмисен син мина.

—Нәрсәсен сөйлисен инде аның,—дип, җитдиләнә төште Рафаэль.— Кирәк кадәрен син үзең дә ишетеп беләсең. Летчик хатыннары арасында чыбыксыз телефон күптән җайга салынган бит ул.

—Ә мин алардан түгел, синнән ишетәсем килә. Сине бит, Бобровкадагы очучылар арасында, аеруча мәгълүматлы дип сөйлиләр.

—Дөрес сөйләмиләр. Мин дә башкалардан артык берни белмим.

—Син шуны гына әйт мина, нигә ул самолетлар шулай еш шартлый башлады9 Элекке елларда мондый хәл булмаган ич.

  • Юк белән башыңны катырма, гүзәлем, күп белсәңтиз картаерсың. Ул турыда уйлама син, бөтенләй башыннан чыгарып ат,дип чем кара чәчләреннән сыйпап куйды ул сөеклесен.

Ленаның күнеле нечкәреп китте шунда. Борын читләреннән күз яшьләре мөлдерәп тәгәрәде.

-Мин бит синен өчен борчылам Мин бит куркам

—Курыкма. Мина берни дә булмас. Мин очар өчен туган... Мин—бөркет токымыннан, бик беләсен килсә,—дип, хатынынын күнелен күгәрәсе килеп, күкрәген киереп куйды ул.

—Ә мин бөркетләр турында бер ни дә белмим.—диде хатын, мышык- мышык борынын тартып —Бөркет булуын турында беренче ишетүем

—Шуны бел. бөркетләр озак яши. гүзәлем. Бик нык картайгач та. бөркетләр очудан тәм таба. Ишеткәнен бардыр, донья белән бәхилләшер вакытлары җиткәч тә бөркетләр очып барган көйгә кыяга ташланып үлә диләр. Нинди горур үлем бит ә!..

—Үлем турында сөйләшмик әле.—диде Лена. Һәм урыныннан торып, тәмләп йоклап яткан сабыенын өстен ябып килде

—Әйдә, юк-бар сөйләшеп утырмыйк. Булмаса. берне җырлап алыйкмы сон әллә...

—Нинди җыр. бала йоклый ич. уятырсын.

—Ә без мандолинасыз гына, шыпырт кына җырлыйбыз аны,—дип. үзенекен итте Рафаэль. Һәм тын гына, пышылдап кына җырлый да башлады:

Әлли-бәлли итәр бу.

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач.

Галим булып җитәр бу

Ул да түгел, җырлыйм дигәч тә башта куркып калган яшь ана. ире янына килеп утырып анарга кушылып үзе дә җырларга кереште Тукайнын “Бишек җырьГн җырлый башлаган иде бит Рафаэль. Ничек итеп кушылмыйча, бер читтә калып тынлап торсын ул аны

Йокла, кызым, йом күзен.

Йом. йом. күзен, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезен.

Сүз берләшкәндәй, бер үк вакытта урыннарыннан торып, җырларын дәвам иткән көйгә Рафаэль үзе кабыктан ясап куйган бишеккә таба якынайды алар. Анда йоклаучы кызлары Гүзәл янына килеп бастылар Аңарга атап, аның өчен җырлыйлар бит. Сабый күзләрен ачып җибәрде шунда һәм бәхетле елмаеп бер тибенеп куйды.

24

Бобровка тип-тигез далада урнашкан, ышыкланыр тау да. урманнар да юк иде монда. Агач һәм бакчалар да юк. һәр дүрт тарафта тигезлек һәм бушлык. Шуңа иртә яздан көзгәчә ком бураннары уйнап тора Ә инде кышка кергәч, берөзлексез үзәкләреңне өзәрлек салкын җил исә. кар тузаннары себереп тора Шуна гаиләле очучылар өчен дип салынган, заманы өчен "престижлы" саналган, фин йортларында кышларын шактый ук суык була торган иде Берөзлексез мичкә ягып чыккан төннәре дә булгандыр Рафаэльне бу бик тә уйландыра, борчып тора Ярый ла узган кышта алар икәү генә иде Инде бала бар. Ул буш вакытларында, тәвәккәлләп, өйне җылыту эшенә кереште Ин элек, пычкы чүбе кайтартып түшәменә калын итеп шуны түшәп чыкты Бу гына җитми иде әле Ни өчен аның стеналары шулай юка икән, дигән сорау борчый иде әле аны
тагы, һәм тышкы яктан ейнен стенасын тәшкил иткән бер фанераны куптарып караса, исе-акылы китте, үз күзләренә ышанмый торды хәтта. Фанера астында аркылы-торкылы сугылган рейкалардан башка берни юк иде. жылыткыч-фәлән куеп тормаганнар. Менә сиңа фин йорты, имеш.. Төзүче һөнәре үзенә ят булса да, башыңа төшсә башмакчы булырсың дигәндәй, моның да бер жаен тапты. Стенадагы фанераларны берәм-берәм куптарып, аңдагы бушлыкка салам һәм пычкы чүбе кушылган кызыл балчык сыларга кереште.

—Рафаэль, син нәрсә уйлап чыгардың тагы?—дип, кадак каккан тавыш ишетеп аның янына күрше бүлмәдә яшәүче майорның хатыны чыкты.

—Менә, күрегез, без ни өчен кыш буе тун киеп йоклыйбыз икән,—дип. ике яктан кадакланган фанерлар арасындагы бушлыкны ачып күрсәтте.

Күргәч, егылып китә язды күршеләре. Алдашу һәм ялганның әллә нинди төрләренә дә күнеккән, газап-михнәтнен бар тәмен татып караган совет офицерлары булып, алар да үз күзләренә үзләре ышанмыйча торды бертын. Менә сиңа мә, кырык градуста да өй эчен май кебек җылы тотарга тиешле фин йортлары... Баксаң, аларның исеме генә “финский” икән, ә чынлыкта үзебезнең советский Карелиядагы бер зонада житештерелгән булып чыктылар. Кыш буе суыктан калтырап чыккан берәүнең дә фанера эчендә ни барын тикшереп карарга башына килмәгән.

Икенче көнне инде Рафаэльгә ике як күршесе—майорлар да ярдәмгә килеп кушылды. Бер атна дигәндә йортны жылытып чыкты алар шулай. Аларның тәжрибәсен башка йортларда яшәүчеләр дә файдаланырга кереште. Тора-бара шунысы да ачыкланды—бөтен Идел буе хәрби округына китерелгән булып чыкты әлегедәй “җылы” фин йортлары. Шул рәвешле, Рафаэльгә, дус-иш арасында үз итеп әйтелә торган, “төзүче" кушаматы да килеп өстәлде.

Ә икенче берәүләр өчен ул бакчачы да булып тоелгандыр. Бобровка комында яшелчә үстерү турында уйлаучы да юк иде. Ә өй тирәсендәге җирләрнең шәрә һәм буш торулары Рафаэльнең эчен пошыра. Шуңа ул кичләрен эштән кайткач, өй каршында клумбалар ясап, аларга төрле- төрле чәчәк орлыклары утыртып чыкты. Ә өйнең арткы тарафындагы бушлыкта түтәлләр ясап, ул түтәлләргә яшелчә кәлшәләре төрпе. Һәр көн кичен шул үзе утырткан үсемлекләргә су сибәргә тырыша иде. Туфрак начар булу сәбәпле, ул утырткан үсемлекләр начар тишелеп, бик зәгыйфь булып үстеләр. Шуңарга кәефе кырыла иде аның, күл буена балыкка барган җиреннән дә кулындагы сумкага кара туфрак тутырып кайтып, үзе утырткан гөлләрне сыйларга ярата иде. Ә инде клумбаларга утыртылган гөлләренең чәчәк аткан көне аның өчен иң зур бәйрәм булды.

Бобровка авылыннан кич савылган сөтләрен офицер хатыннарына китереп сатучы марҗа хатыннары аны чын-чынлап бакча караучы кеше дип уйлап, “бакчачы” дип йөретәләр иде.

Әмма. Рафаэль Смаков төзүче дә, бакчачы да түгел, барыннан да элегрәк, ул үз һөнәрен үлеп яраткан һәм аңарга җаны-тәне белән бирелгән очучы. Анарга нинди генә катлаулы һәм авыр сугышчан бурычлар йөкләнмәсен, аларны ул җиренә җиткереп һәм үз вакытында үтәп чыгарга күнеккән. Хәрби частька заводтан сынау өчен җибәрелгән “МИГ-19”ның иң беренче ике үрнәген алып кайтырга да тәҗрибәле асс капитан Клименко белән аны җибәрделәр. Бу җаваплы эшне алар төгәл үтәп чыкты.

Бер килсә, гел килеп тора бит ул куанычлы вакыйгалар. Кызлары туганнан соң ярты ел эчендә ул өлкән лейтенант званиесы һәм Шнче дәрәҗәле очучы исемнәренә лаек булды. “За боевые заслуги” медале һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Ә тагы
берничә айдан ул Звено командиры” итеп билгеләнде. Санап чыгарлык түгел ич, саный башласан. башын әйләнерлек.

Шулай да бары да ал да гөл генә булмый ул безнен дөньяда. Офицерлар чират белән частьта дежурлык итә торганнар иде. Рафаэльгә дә житте ул чират. Бер тәүлек буе Хәрби частьтагы эчке тәртип һәм барлык хуҗалык эшләре өчен җаваплылык дежур торучы офицерга йөкләнә Өйгә кайту, йоклау яисә черем итеп алу турында уйларга да ярамый, әлбәттә

Бобровкада ин кыены, әлбәттә, су проблемасы иде. Үзенен суы бары тик юыну һәм башка техник чаралар өчен генә яраклы Шуна эчү өчен суны машина белән Кинельдән ташыйлар Бөтен хәрби частька бер су ташу машинасы. Ул көн саен ике рейс ясый Беренчесе, ашханә өчен Икенчесе—офицер гаиләләренә. Ә Бобровкада торып эшләгән төзүчеләргә һәм башка төр хезмәт ияләренә суны бирү катгый тыела Кибеп үлсәләр дә бирергә ярамый, су табу аларнын үз эше. дип куелган

Ул көнне офицер гаиләләре өчен дип кайтартылган сунын яртысы диярлек артып калды.

  • Калганын ни эшләтим?дип сорады су ташучы солдат дежур офицер Смаковтан.

—Беренче тапкыр су китерүен түгелдер ич. башка вакытта ни эшләтә иден сон?

—Кеше күрмәгәндә, качып кына эшчеләр ала иде. Офицерлар күрсә, орыша. Ә кай чакта түгәргә дә туры килә. Машинада төнгә су калдырырга ярамый бит, иртән иртүк хәрби часть өчен алып кайтасы бар Нишләтим, түгимме?

—Суны түгәләрмени!—дип каршы төште Рафаэль —Күрмисенме, күпме кеше чиләк тотып көтеп тора. Бала арбасы тартып килгән хатыннар бар. әнә.

—Эшчеләргә бирергә кушмыйлар, иптәш өлкән лейтенант.—дип. кабат искәртергә кирәк тапты солдат — Жаваплылыкны үз өстегезгә алсагыз гына. Минем өчен бер читкә илтеп түгү кулайрак. Тизрәк тә була, орышучы да булмый.

—Суны түкмисең! Кешеләргә бир. алар да безнен хәрби шәһәрчеккә хезмәт итәләр ич.—дип китеп барды Смаков

Солдат ул кушканча эшләде. Рәхмәт әйтә-әйтә эшчеләр, төзүчеләр, аларнын хатыннары суны өйләренә ташыды

Шунда, очраклы рәвештә узып баручы полковник Пришепа күреп калган булып чыкты бу хәлне. Ул солдатка сорау биргән

  • Кем рөхсәт итте?

—Дежур офицер, өлкән лейтенант Смаков -дип җавап биргән солдат.

Пришепага шул житә кала.

Ә-ә. шул татармы —дип. яный-яный китеп бара

Пришепа—сугыш ветераны Югарыла дуслары. яхшы танышлары булган дәрәҗәле өлкән офицер Аны хәтта Идел буе хәрби округын җитәкләгән генералның туганы дип тә сөйлиләр иле Ярый әле ул икенче полкнын командиры Шулай да. олы башын кече игеп булса да. әлеге факттан мөгез чыгарырга тырышып йөрде ул. Күрәсең. нәрсә өчендер Рафаэльне ошатып бетермәгәнме, әллә үз мин-минлеген раслау шул кадәрле мөһим булган, эш хәрби часть командирына кадәр барып җитте

Ул катгый рәвештә, өлкән лейтенант Смаковка “эчке тәртипләрне бозган өчен" дип. шелтә бирелүне таләп иткән булып чыкты Бу хакта, бераз вакыт узгач, үзе хезмәт иткән полк командиры полковник Костюченко сөйләде анарга.

Командирлар һәм хезмәттәшләре белән үзара тату, анлашып эшләргә һәм яшәргә күнеккән Рафаэль шактый ук авыр кичерде әлеге ыгы-зыгыны. Югыйсә, һичбер сәбәп биргәне юк иде бит аның.

Дустынын шулай борчылап йөрүен күреп, көннәрдән бер көнне аэродромнан өйгә кайтышлый капитан Клименко аңарга бер гыйбрәтле тарих сөйләде.

—Исен киткән икән иске чикмәнгә,—дип башлады ул сүзен,—Юкка борчылма син, кул гына селтә Пришепанын сүзләренә. Ул хакта оныт

—Онытып булмый шул, уйландыра. Кешеләргә игелек кылу җинаять түгелдер ләбаса.

—Ә син беләсеңме ни өчен ул сиңа каныга?—дип сорап куйды капитан.—Моның бит сәбәбе бар.

  • Белмим шул. Нинди сәбәп булырга мөмкин? Минем полковник Пришепа белән һичкайчан бернинди мөнәсәбәттә булганым юк. Әллә нигә бер очрашканда Устав кушканча честь бирәм, шуның белән бетте.

—Синен ишеткәнен юкмыни, хатыннары белән яратышып яшәгән кешеләргә аллергиясы бар ич аның. Ул бит синен каршыда, урам аша гына яши. Хатының белән ничек бер-берегез өчен өзгәләнеп яшәгәнлекне күрми дисенме әллә!..

—Тукта, Василий Иванович, мин ялгыш ишеттемме, бер ни дә аңлый алмыйм. Ничек инде гаилә өчен жан атып йөргән кешегә ачу тотарга мөмкин. Аңлатып бир, зинһар...

  • Монын үз тарихы бар,дип, сөйләп китте капитан.—Ул инде сугышка кадәр үк бик матур бер хатынга өйләнгән була. Бер-берләрен яратышкан да булсалар кирәк. Самолетын фашистлар бәреп төшергәч, парашюттан сикереп жинелчә травма ала Прищепа. Госпитальгә эләгә. Шунда ике аягын да югалткан икенче бер очучы белән дуслашып китә болар. Теге көн дә елый икән. “Минем болай ике аяксыз калуымны белсә, хатыным бер көн дә тормас, ташлап китәр” дип, борчыла икән. Бу аны тынычландыргандыр, билгеле.

“Ә минем хатын менә, ике аяк кына түгел, өченчесе сынса да китмәс иде . ", дип мактана икән Пришепа.

"Үз башына төшмәгәнгә генә әйтәсен син. Үз башына төшсә, бер дә алай димәс иден әле”, дип борчылуын дәвам иткән ике аяксызы.

Бераз спирт та капкан булганнар күрәсен, болар бәхәсләшеп китә. “Әйдә, сынап карыйк алай булгач”, дип, хатыннарына икесе дә бер үк эчтәлектәге хат язып сала болар.

Бер атна да үтми, ике аяксыз калганының хатыны күчтәнәчләр төяп, ире янына килеп җитә. Һәм көн-төн ирен карый, юата, анын рухын, күңелен күтәрергә тырышып, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә Пришепа байтак кына жавапсыз тора. Бер айлар чамасы узгач кына, инде госпитальдән терелеп чыккач кына Пришепага хат килеп төшә: “Гафу ит инде, гомер бер генә бирелә—мин башканы таптым, анарга кияүгә чыгам. Син дә үз ишенне табарсың, хуш!” дигән сүзләр була ул хатта.

Менә шулай, Рафаэль. Шул көннән ул хатын-кыз затын бөтенләй сөймәс булып китә. Аларга нәфрәт белән генә карый. Һәм бөтен гомерен авияцияга багышлап, ялгызы гына яши.

Рафаэльгә шактый нык тәэсир итте Клименко сөйләгән бу тарих. Күнеленен бер почмагында полковник Пришепага карата кызгану хисе дә уянып куйды хәтта.

—Менә бит ничек, уеннан уймак китереп чыгарган,—дип кенә әйтә алды. Ә бертын дәшми генә барганнан сон, өстәп куйды тагы.—Бәлки узар, башка берәүне табып өйләнер дә әле. Ялгыз яшәү җиңел түгелдер

 

шул. Анарга, күп дигәндә, кырык-кырык бишләр генәдер әле

Хатын-кызсыз тормыйдыр анысы.—дип куйды капитан да.—Әмма ул аларга һаман да нәфрәтле. Хатын-кызга ул хуҗалык өчен кирәк-яраклы бер нәрсә итеп кенә карый, диләр.

—Яратмыйча яшәү яшәүмени! Алай яшәп булмыйдыр ул.—диде Рафаэль. Башка сүз таба алмады.

Өйләренә кайтып җиттеләр. Капитан, хушлашып, үзләренә кереп китте Рафаэльне, май кояшыдай балкып, тәрәзә каршында сөекле хатыны көтеп тора иде. Кулында кызлары Гүзәл. Сабый нәни кулын күтәрә төште шунда, акрын гына тәрәзәгә кагылды—әллә әтисен сәламләве иле шулай

25

1955нче елнын мартына кергәннәр иде инде Һәр яна көн туган саен якынлашып килүче яз сулышы ныграк сиземләнә бара. Ул көнне Рафаэль эшкә икенче сменага гына барырга тиеш иде. Шуна кичен соңрак йокларга ятты. Йокыдан аларны офыклар артыннан тонык кына булып ишетелгән шартлау авазы уятты. Сискәнеп китте ул. Моны хатыны да сизмәде түгел, сораулы карашын Рафаэльгә төбәде:

— Ни булды ул?

—Белмим, бәлки төзүчеләр бер-бер нәрсә бушата торганнардыр

—Ә нигә шулай тынгысызлана башладың?

—Тынгысызланырга сәбәп юк. гүзәлем Бодай гына,—диде ул. Әмма башына төрле уйлар килде, үз-үзен кая куярга белми башлады Һәм ашыгыч кына тамак ялгап, юк сәбәпләрен бар итеп, эшкә дип китеп барды.

Тынгысызлануы юкка булмаган икән. Аэродромга якынлашып килгәндә үк ниндидер гадәттән тыш вакыйга булганлыгың аңлап алды ул Чөнки барысы да арлы-бирле йөгерешә. Кемнедер эзлиләр, кемгәдер приказ биреп кычкыралар. Пожар сүндерү өчен җиһазланган ике машина очу кырыннан чыккач та күп китә алмаган, йомшак кар көртенә кереп батканнар. Март аенда мондый машиналарда ерак китеп булмый шул

Беренче очраган кешегә үк сорау бирде Рафаэль

-Кем?

—Володя Балченков,—дигән җавап ишетте.

—Әй. Во-ло-дя...—дигән аваз чыкты анардан, һәм юл читендәге кар көртенә барып чүгәләде ул. Сизгән иде бит. Шартлау авазын ишеткәч тә сизгән иде. Хәерлегә түгел бу. Володя булмагае, дигән шик кергән иде күңеленә. Шуна ашы—аш. киенүе—киенү булмады Күңел сизә икән ул! Жан әрнүен ни эшләтергә белмичә, йодрыгы белән юл читендә карала башлаган каты карга китереп сукты ул. Һәм аэродромга таба торып йөгерде.

Үзе йөгерә, ә күз алдында якын дусты тора. Володя Балченков белән бергә-бергә укып йөргән көннәре, бергә монда—Бобровкага эшкә килүләре—барысы да тизләтелгән кино кадрлары сыман, берсен-икенчесе бүлдерә-бүлдерә аның күз алдыннан йөгерә Бергә-бергә йөргән юллар, киләчәк турында хыялланып йокысыз үткәргән төннәре, егет чаклар, сөйгән кызлары белән хат алышкан көннәре

Үлем аянычсыз булмый диләр Володя белән булган бу хәл икеләтә- очләтә аянычрак иде бит. Анын ин бәхетле көннәре иде. әле бер атна элек кенә хатыны Валентина малай алып кайткан иде анарга У i әле аны күрергә дә өлгермәгән. Туган ягы Оренбургтан шул хакта телеграмма алгач та ул. шатлыгын уртаклашу өчен, ин беренче атылып анын янына килеп кергән иде. Ишектән керә-керешкә:

 

—Малай туды, Рафаэль, малай. Мине котлый аласын, мин дә әти булдым,—дип, такмаклый-такмаклый шар ярып кычкырды.

Рафаэль дә ихлас куанган иде ахирәт дустының бу шатлыгын ишетеп. Тагы берничә көннән, чираттагы отпускасын алып, туган якларына— хатыны Валя һәм улы Валерикны күрергә китәргә тиеш иде инде ул. Аяныч, бик тә аяныч шул.

Ике көннән Бобровка белән янәшә генә шыр ачык дала уртасында ачылган хәрбиләр каберлегендә тагы бер нәни соры калкулык барлыкка килде. Очына калайдан кисеп ясалган йолдыз урнаштырылган бер метр чамасы озынлыктагы имән такта тыгып куйдылар. Шул тактага дүрт кадак белән кагылган калай кисәгендә түбәндәге сүзләр язылган иде: “Очучы лейтенант Владимир Балченков (1931-1955)”. Туганнарын, хатынын көтеп тормадылар. Гомумән, һичкемгә хәбәр итү яисә күрсәтү кабул ителмәгән иде андый очракларда. Өенә “Хәрби задание үтәгән чагында батырларча һәлак булды” дигән гадәти хат кына юллана, һәм вәссаләм, очулар, бер ни булмагандай, элеккечә үк дәвам иттерелә.

Башкалар кайтып киткәч, яна кабер янында өч летчик беразга тоткарлана төштеләр—эскадрилья командиры Владимир Абрамович Биязович. капитан Василий Иванович Клименко һәм өлкән лейтенант Рафаэль Миргалим улы Смаков.

Капитан Клименко куен кесәсеннән яссы итеп эшләнгән кечкенә фляга тартып чыгарды.

—Искә алыйк Володяны,—диде. Фляганы ачып бер тапкыр йотты да, спиртны Биязовичка тоттырды. Аннан Рафаэльгә...

—Яхшы егет иде. Тыйнак һәм кешелекле,—диде Биязович.

—Кызганыч, әле шундый яшь иде бит,—диде Смаков.—Аның кебек тугрылыклы дуслар башка булмас... Эх, Володя,Володя...

—Әле биш ел элек кенә монда тип-тигез дала иде. Күрегез, инде үзе бер зур шәһәрчек булып килә икән безнең зират,—дип офтанып куйды Клименко.

—Яңа елга чыккач кына да алтынчы кабер,—дип кушылды Биязович.

—Жиденчесе кем булыр?—диде Рафаэль.

Фляганы тагы бер кат кулдан-кулга күчереп чыктылар. Һәм башларын салындырып, һәркайсы дәшми генә үзалларына уйланып, кайту юлына борылдылар. Рафаэльнең хәтеренә шулчак келт итеп кайчандыр һәм кайдадыр колагына чалынып калган шигырь юллары килеп төште. Үзалдына шул юлларны кабатлап кайтты ул күңеленнән:

Ак розалар җилдән тибрәнмәде,

Алар үскән бу җир тетрәде.

Яна кабер—яңа авыр яра

Алды бүген жирнең күкрәге...

Иң якын дустын югалту бик авыр тәэсир ясады Рафаэльгә. Бу хакта хатынына бик сиздерергә теләмәсә дә үзенә урын таба алмый йөрде ул. Эшкә шыпырт кына ипле адымнар белән чыгып китә һәм шул рәвешле, канатларын салындырып, күңелсез генә кайтып керә. Күп сөйләшми, гадәтенчә шаярмый, көлми. Ленаны бик тә борчый иде аның бу халәте. Шуңа, җаен табып, берничә тапкыр аның белән житди сөйләшеп тә карады.

Сина быелдан да калмый Хәрби академияга керергә кирәк, Рафаэль,— диде менә тагын.

—Ленам, ашыктырма зинһар. Күрәсең ич, минем эштән арынып тора алганым юк.

—Ташла барысын да һәм укырга кер. Беразга булса да котылып торырсын шул очулардан.

  • Ни сөйлисен, гүзәлем? Мин бит сина йөз мәртәбә, мен мәртәбә әйткәнем бармин очар өчен туган. Авиацияны, самолетларны калдырып мин һичкайда китәргә җыенмыйм.

—Үзен турында уйламасан. безнен хакта уйла. Күрәсең ич. катастрофа артыннан катастрофа кабатланып кына тора.

Илнен хәрби авиаииясы яңабаштан үзгәртеп корылган, янадан яна самолетлар кайтырга торган шундый заманда мин һичкая китә алмыйм, гүзәлем, шуны анла. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм—очтым, очам һәм очачакмын.

—Ә синен шул рәвешле үз-үзенә бикләнеп, газап кичереп йөрүләренне күрү миңа да җинел түгел, Рафаэль. Кызын һәм минем хакка гына булса да ташлап тор ул очуларыңны, укырга кер

—Уку—кирәк эш анысы, гүзәлем. Мин моны үзем дә яхшы анлыйм Әмма, мин дә китсәм, башкалар да китсә, социалистик Ватаныбызның күген кем саклар сон! Мин ул адымга бара алмыйм, анла...—дип юмаларга, тынычландырырга кереште ул.—Аннан бит әле гаиләбез дә ишле булыр дип килештек, ул балаларны да үстерәсе бар. Безнен хезмәт хакы яхшы, үзен беләсең. Әткәй-әнкәйләргә дә ярдәм итеп торабыз Энекәшләрне һәм сеңелне дә укытып чыгарасы бар. Туган якларга кайткачтын бит үзен күрәсен, акча юк кешедә. Бирмиләр, түләмиләр

—Ә исәнлек-саулык тагы да кадерлерәк. Күреп торасын ич. әнә. Володяны теге дөньяга озаткан көннен икенчесендә үк. бүлмәләрен бушатып, башкаларны керттеләр. Әйберләрен килеп алганны да көтмәделәр. Очучыларның да кадере исән чакта гына

—Анысы дөрес, яхшы эшләмәделәр.—дип. килешергә мәҗбүр булды Рафаэль.

Лена, сүзне бер башлагач, җыеп килгән бөтен запасларын чыгарып салырга булды ахыры Һөҗүмен дәвам итте ул:

—Ә теге Жора белән, Георгий Матвеев белән барган ыгы-зыгыга ничек карыйсың?

—Сиңа кем сөйләде аны? Каян беләсен?—дип, гаҗәпсенеп куйды ул Чөнки Прищепа полкында булган бу вакыйга хакында ул хатынына бер сүз дә әйтмәгән, сиздермәскә тырышкан иде бит Ул очучы моннан бер айлар чамасы элек, үзе идарә иткән самолет кабинасы яна башлап төтен белән тулгач, катапульта ясап исән калган иде. Шул көннән башлап аны Округның хәрби прокуратурасына чакыртып, берөзлексез тикшерә, теңкәсенә тия башладылар. “'Ни өчен самолетыңны калдырып качтын ’ Ул самолетның күпме торганлыгын беләсеңме'.’ Үзен үлсән дә самолетны син җиргә төшерергә тиеш идең?" дигән гаеп тагу һәм сораулар белән җанын ашадылар.

  • Нигә сикергәнем өчен үкенәм инде, шунда калып шартлыйсым гына калган икән ..дип, Жораның сөйләгәнен ишетеп торган Володя әйткән иде анарга. Нәтиҗәдә. Жораны кулга алдылар. Володя үзе дә юк инде хәзер.

Әнә ич ничек, чыбыксыз телефон яхшы эшли, летчикларнын хатыннары үзләреннән күбрәк белә инде бодай булгач Ленаны бу хакта азрак уйланырга, азрак сөйләшергә чакыру белән йомгакланды әлеге сөйләшү Юк. һич кенә дә ачуланышу түгел иде бу. бәхәсләшү дә түгел Ә бары тик фикер алышу, тулган күңелләрне бушату гына булгандыр Чөнки һәр икесе дә хаклы иде бит аларнын. Лена хатын һәм ана буларак хаклы иде, Рафаэль—ир кеше һәм офицер буларак.

26

Рафаэль Смаковнын 1956нчы ел өчен чираттагы ялы апрель аена туры килде Эшендәге уңышларны искә алып, аңарга гаилә белән ял итү һәм сәламәтлеген ныгыту өчен Кырымда урнашкан бик тә билгеле санаторийга путевка тәкъдим иттеләр. Өлкән офицер составына да сирәк эләгә торган бәхет иде бу ул еллар өчен. Лена бу хакта ишеткәч тә шатланып туя алмады. Рафаэльгә дә кирәк иде ял, бала өчен дә әйбәт диләр иде диңгез

—Шулай да быелга барып булмас,—дигән карарга килде Рафаэль, барысын да бизмәнгә салып уйлана торгач.—Әткәйнең хәле бик борчый мине. Авылга кайтырга туры килер...

—Үзен беләсең,—дип, авыр булса да, ризалашырга мәҗбүр булды хатыны.

Путевкалардан баш тартып, язгы пычракта, юлсызлыкта, кайда ат арбасына утырып, кайда җәяүләп бата-түнә Яңа Актауга кайтып төштеләр. Аларнын кайтасын алдан ук белеп торган Миргалим абзый бөтен балаларын да авылга чакырткан иде. Бу аның, үзенә күрә, хушлашырга җыенуы булгандыр күрәсең. Уфадан Әсма апа белән Мәсгут җизни ике уллары белән кайтып төште. Бертуган энесе Мәгдән, кыз туганнары Зәүжан һәм Мөшәрифә. Кызы Тамара Уфада эшли иде инде, төпчек малай Ринат Бәләбәй педучилищесында укып йөри—алар да кайттылар. Рим армиядан сон, шоферлыкка укып, өч-дүрт авылга бер булган машинаны йөртә башлаган иде, ул якында гына—Караңда. Ерак диңгездә йөзүдә булган Нур гына кайта алмады.

Аларга авылдагы туганнар да килеп кушылды. Әниләре Хафаза апа исә мич каршыннан китә алмады, иртәдән кичкә кадәр аш-су хәзерләүдә булды.

Миргалим абзый тире белән сөяккә генә калган иде инде. Әмма, шунарга да карамастан, үз-үзен көр һәм күтәренке күңел белән тотарга тырышты ул. Хәлләрен сорашканда да авыруы хакында ләм-мим сүз кузгатмады, кузгатып караучылар булса, аларны шундук ярты сүздән бүлеп куя иде.

—Ташласанә, ул нинди сүз, авыру турында сөйләшәләрмени?! Бүген бәйрәм ич, күрмисенме, минем улларым-кызларым гына түгел, оныкларым да кайткан кунакка,—дип кенә җавап кайтарды.

Киленнәре Лена аңарга район җирендә табып булмый торган кыйммәтле дарулар һәм уколлар да юнәтеп алып кайткан иде. Аларнын да уңай тәэсире булмый калмагандыр, әлбәттә.

Аннан килеп, бу бит Сталинның шәхес культын Никита Хрущев фаш итеп чыккан тарихи көннәр иде. Билгеле инде, әтисе Мәсәлимнең картайган көннәрендә сөргенгә сөрелеп, шунда эзсез югалуын бик тә авыр кичергән Миргалим абзый өчен бу мөһим вакыйга була. Патша заманында волостной старшина булып хезмәт иткән дәүләт кешесе, ягъни “халык дошманы” улы буларак аның үзенә дә төрле кимсетү һәм рәнҗетүләрне аз татырга туры килмәгәндер.

Шул хакта сүз кузгалгач, Лена да кушылып алды. Аның да бит фронттан кайткан әтисен, пленда булган дип, 1946нчы елда утыртып куйган булалар. Сталиннын үлеменнән сон гына Уфага кайтып, туберкулездан китеп барган ул. Миргалим абый белән килененең бу унайдан язмышлары гына түгел, фикерләре дә бер төрле һәм аермачык иде. Ә Рафаэль исә, хәрби кеше буларак, агымдагы сәяси мәсьәләләргә артык тирән кермәүне кулайрак күрә иде бугай. Әллә, ул чор өчен генә түгел, безнен көннәргә 92

дә хас булганча, Сталиннын шәхесен бәяләүдә икеләнә идеме

—Сталин барында илдә тәртип бар иде, әткәй. Армияда дисциплина бар иде,—дип куйды ул, аны җыйнаулашып гаепләргә җыенганнарын күреп

—Куркытып, илнен ин зыялы һәм укымышлы кешеләрен сөргеннәргә сөреп, төрмәләргә утыртып, юкка чыгарып ясалган тәртип кенә бит ул,—дип каршы төште Миргалим абзый.

—Ватан сугышында жинеп чыгуы өчен генә дә лаек түгелме ул олылауга?..

—Юк. улым. Ватан сугышында Сталин түгел, халык җинеп чыкты. Үзебезнең авылны гына кара, әнә. сугышка киткәннәрнең яртысы кире әйләнеп кайтмады. Бөтен ил буенча шулай ич. Үз-үзен кызганмыйча атакага барган солдат җинде сугышта. Тылда калып та. фронт өчен корал җитештергән хезмәт армиясе жинде. Авылларда, шәһәрләрдә ачлы-туклы яшәп тә, көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән хатын-кызлар. балалар һәм карт-карчыклар җинде.

—Анысы да дөрес, әти, мин боларнын барысын да үзем күрдем Үз җилкәмдә татыдым, дип әйтергә була.

—Шулай булгач сон.. Мин дә әнә бар сәламәтлегемне Чиләбедә— танклар заводында калдырып кайттым. Бөтен ил белән күтәрелде халык, шуңа җинеп чыктык.

—Әйдә, әткәй, киткәннәрнең гаебен табып утырмыйк әле. шулай бит. Бүгенге тормыш һәм киләчәк турында сөйләшик.—дип. әлеге авыр теманы тизрәк урап узарга тырышты Рафаэль. Әтисе сөйләгәннәр белән килешсә дә, күнеле белән ул барыбер Сталинны гаепләүчеләр тарафында түгел иде.

Миргалим абзый үзенен олы улы белән бик тә горурлана иде. Анын кайтуын ул зур түземсезлек белән көтеп алды, шул көнгә туры китереп бөтен балаларын, ин якын туганнарын чакыртты Хәл белешергә кергән һәммә авылдашларына, күрше күләнгә алдан ук хәбәр салып куйды ул бу хакта. Үсмер еллары нинди авыр чорга туры килсә дә. анын Рафаэле үз көче белән укып чыкты һәм әнә хезмәт иткән җирендә нинди зур дәрәҗәләргә ирешкән Погоннарында өч йолдыз бар хәзер! Узган ел кайтканында икәү генә иде бит әле ...Шуңа анын белән фикер алышып, гәпләшеп утырудан өстәмә бер рәхәтлек тә таба иде бугай ул. Ә башкалар, аларнын сөйләшүенә колак салып утырсалар да, кысылмауны кулай күрде

—Армиядә тәртип бетте дисен инде алай булгач,—дип дәвам итте Миргалим абзый, бая ук улының авызыннан чыккан сүзләрне яңартып.

-Шулайрак шул, әткәй.

  • Булган тәртип кая китте икән сон ул? Әллә ул тәртип курку һәм куркытуга гына корылган булдымы икән?

-Бик мөмкин Аннан тагы, без җиңүче, дөньяда без беренче, дип масаю чамасыз була башлады. Шул зыян итә бугай. Кеше кадерен белү юк

—Ә кешенең кадере ул һичкайчан булмады бездә.—дип. мендәрен күтәрә төшеп, торыбрак утырды Миргалим абзый. Тәрәзәдән төшеп торган апрель нурлары анарга юнәлгәннәр иде шул минутта. Кояш нурлары, тәрәзә төбендәге гөлләргә генә түгел, анарга да яшәү көче иңдерәдер иде сыман.

—Соңгы араларда самолетлар бик сш шартлый башлады, әти

  • Нәрсә булды, нигә алай икән, улым.’ Әллә бер-бер диверсияме икән...

—Дөньяда беренче булу өчен ашыгалар. Кабаланалар

—Ә ул самолетларны йөрткән очучылар исән каламы сон?

  • Бик сирәк очракларда гына... Үләләр шул, кызганычка каршы. Иң якын дуслар безне ташлап китә.

—Килен әйткән иде аны, ин якын дустын да китеп барган икән шул.

—Әйе. мин анын турында сөйләгәнем бар иде сиңа. Икәү бергә төшкән фоторәсем дә җибәргән идем үзегезгә.

  • Шул егет мени?!дип. офтанып алды Миргалим абзый,—Теге, Оренбург ягыннан дигән идең бит әле...

—Әйе. үзе.

Улының кайгысын уртаклашып, бераз дәшми торды әти кеше. Өй эче тын калып торды.

—Аларны сон. улым, туган якларына кайтарып күмәләрме?

—Кайтару кая инде ул. Кешедән бер нәрсә калмый ул шартлаудан сон. Тробына алтмыш—житмеш кило ком тутыралар да күмеп куялар инде шунда...

—Әнә ничек...

Өй эче тагы тынып калды. Шылт иткән аваз да чыкмый торды бертын. Бу сөйләшүне читтән шыпырт кына тынлап торган туганнар да башларын чайкап куйдылар.

—Акчаны юкка гына бирмиләр шул,—дип куйды бераздан, кунакка кайткан апаларыннан кайсыдыр.

Рафаэль шунда җанланып китте. Акча хакындагы сүз, бу күңелсез һәм авыр сөйләшүдән чыгу форсаты биргән иде анарга.

—Акча дигәннән, бер мәзәк хәл сөйлим әле үзегезгә,—дип башлады ул сүзен —Безнең частьның финанс бүлеге мөдире бар, “начфин" дип йөртәләр инде аны. Исак Абрамович—үзе элекке фронтовик, бик ачык, күңелле кеше инде болай. Әмма саран. Хезмәт хакы түләгәндә, үзенекен бирәмени, летчикларнын тенкәсенә тиеп бетә: “ Сезгә күп түлиләр. Бу летчикларга нигә инде ул тикле акча бирергә...”, дип тукылдый берөзлексез. “Дәүләт акчасын экономияләү кирәк. ” дип, югарыга рапортлар да язып караган ул хәтта. Очучыларның тенкәсенә тиеп беткәч, монарга тәкъдим ясадык без: “Әйдә, безнең белән бер һавага менеп дөньнын матурлыгын күреп төш әле, Исак Абрамович!”—дидек. Бик теләп риза булды, үзенен бер тапкырда самолетта очканы булмаган икән. “Күптән хыялланып йөри идем, тәвәккәллик булмаса” дип, тиз генә ризалашып та куя.

Ин тәҗрибәле очучыларыбыздан берсе булган капитан Клименко, штурман урынына утыртып, аэродром тирәли ике-өч әйләндереп төште үзен. Бер очтан штопор һәм винт та ясап күрсәтә үзенә. Башы белән җиргә каратып та очырта. Төшкәч, зур авырлык белән ике-өч кеше тартып чыгардык кабинадан. Тәмам телсез калган, манма тиргә баткан, йөзе бәрәңгедәй ап-ак , зур авырлык белән генә сулыш ала иде.

Хәзер инде хезмәт хакы түләгәндә берни дәшми аның каравы. Үзеннән шаярткалап та алабыз кайчак:

Исак Абрамович, тагы кайчан очабыз инде?—дип тенкәсенә тиючеләр дә бар.

~ Булды, егетләр, очтым. Инде үзегез очыгыз. Миңа җирдән атлап йөрү ошыйрак төшә,дип кенә җавап бирә. Акча турындагы сүзләр дә онытылды.

Менә шундый хәлләр, әткәй,—дип елмаеп куйды Рафаэль. Башкаларга да кызык булып китте, анарга кушылып бер көлешеп алдылар.

...Өйне тутырып торган туган-тумача һәм туганнар ике көннән китеп тә бардылар Һәркемнең үз тормышы—кемнең укыйсы, кемнең эшлисе бар Әти-әниләре янында Рафаэльләр үзләре генә торып калды Хуҗалык мәшәкатьләренә кереп чумдылар.

 

Кыш бик карлы булу сәбәпле, өй әйләнәсендә кар бик күп иде әле Шуларны ыргытып чыкты Рафаэль. Ул да түгел, бакчадагы бәрәнге базына язгы су төшкән булып чыкты Ашыгыч рәвештә, әнисе белән икәүләп, аны чыгардылар. Аннан ишегалдын һәм капка төбен боздан арчу белән мәшгуль булды. Каралты-кура түбәләрен карап, ямыйсы җирләрен ямап чыгу да аның җилкәсенә төште. Авыл кешесенен эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел дип әйтүләре—хак инде ул. Кая барып тотынсан да эш чыгып кына тора.

Бер атна вакыты калды нибарысы. Ленанын бераз Уфадагы туганнарын да йөреп, аларга Рафаэльне һәм кызлары Гүзәлне күрсәтәсе килә иде бик тә. Туган авыл белән, әти-әнисе белән хушлашып юлга чыгарга җыендылар.

—Улым, миннән сина хәер-фатиха. бик рәхмәтлемен үзенә. Игелекле бала булдың, бәхетең булсын.—диде әтисе, хушлашырга дип кулын сузган Рафаэльгә.

  • Рәхмәт, әткәй,—диде ул, моңсу гына әтисенең сулып барган йөзенә туры карап.—Борчылма, боерган булса терелерсең. Жәйгә чыккач, безгә дә кунакка килеп китәрсен әле бер.

—Ни язса, шул булыр, улым,—дип. күз читләренә килеп буылган яшь тамчыларын сөртеп куйды ул.—Әниенне. туганнарыңны ташлама. Башкача сорар кешем юк, булдыра алсаң, үзенә тагы бер үтенечем бар әле—Ринатны укытырга тырыш. Укуга, белемгә тартыла сыман ул...

—Борчылма, әткәй, күпкә аерылышмыйбыз. Тагы күрешергә язсын, яме,—әтисенең аркасыннан сөеп кочып алды Рафаэль.

—Хуш, сау бул, улым.

...Алар Уфага китеп барды. Уфадан ерак түгел генә урнашкан Чишмә районындагы Келәш исемле авылны да күреп кайттылар Келәш - Ленаның әнисе туган авыл. Анда анын бик күп туганнары яши Бу юлы Мөдәррис абыйлары чакыруы белән барган иделәр Бергә-бергә Дим буйларын гизделәр. Акманай күле тирәсендәге табигать матурлыгы белән хозурландылар. Әүлия чишмәсеннән шифалы су эчтеләр, авыл яшьләре белән бергә менеп Кызлар тавының ин югаргы түбәсендә учак ягып көлгә бәрәңге тәгәрәтеп ашадылар. Кыскасы, онытылмаслык булды бу сәяхәт.

27

Илле алтынчы елнын көзенә кереп баралар иде инде. Лена көннәрнең берендә, нинди җавап ишетерен белми генә, сак кына Рафаэльгә үзенсн яңалыгын сөйләде.

  • Мин авырга уздым ахры.. Икенче бала булса, ни әйтерсен’

—Урра,—кычкырып, урыныннан сикереп торды Рафаэль -Сорап торган буласын Сон беләсен ич. гүзәлем, болай булгач, үзеннс гел кулларымда гына күтәреп йөрергә дә риза

—Тугыз ай буе күтәреп йөрерлек булсан гына,—дип куанып, елмаеп җибәрде хатын.

-Тугыз айдан сон. тагы тугыз ай күтәрергә дә риэа мин. Ленам

—Бала тапкан хатын тазарып та китә ул кайчак. Күтәрә алмаслык булып тазарсам, ни эшләрсең?

-Күтәрми диләр мени!—дип. шундук биленнән эләктереп алып, югары чөйде ул сөеклесен, һәм куанычыннан ни эшләргә белми, аны үзе тирәсендә зыр әйләндерергә кереште - Малай була димәк, малай

-Чү. төшер инде, малаеннын башын әйләндерәсең ич.-дип әйтергә мәҗбүр булды Лена.

—Юк. гүзәлем, минем малайның башы анарга гына әйләнә торган

 

булмас. Анын бит әтисе кебек очучы булып үсәсе бар.

Тел очында торган соравын, әйтергәме-юкмы дип уйланып торгачтын. шулай да бирергә кирәк тапты Лена.

—Бала бит әле тумаган. Ә син инде аны самолетта очыртасың. Малай булмаса, ни эшләрсең?

—Беләм—малай,—дип кырт кисте Рафаэль. Мин аны син сүз кузгатканчы ук, төшемдә күрдем инде.

Шуп көннән башлап Рафаэль малаен каршыларга әзерләнә башлады. Әллә ни арада ике як стенага, ул елларда таба алмаслык дәрәҗәдә дефицит булган, ике келәм алып кайтып элде.

—Малайга җылы булсын,—диде.

—Бер түгел, ике келәм алып кайткансың—каян таптың аны?—дип хәйран калды Лена. Келәм табу, келәм алу анын да күптәнге хыялы иде ләбаса.

—Таптым инде,—диде ул, масайган атлы булып. Әмма шундук дөресен дә әйтеп бирде —Кинельдән спекулянтлар китереп сатты. Ике бәягә булса да алдым инде. Юкса малай туган көнне үк келәмнәрегез кая сон сезнең, дип сорап куйса.

—Алай ике бәя дә булгач, берне генә аласың булган...

—Соң, гүзәлем, күпме кабатларга була. Ел да бер малай, дип сөйләштек ич. Ә икенче малай туганчы бу спекулянтны тотып, утыртып куйсалар, мин ни эшләргә, каян табарга тиеш булам тагы,—дип шаяруында булды һаман да.

—Хыялый син. Рафаэль, романтик,—дип иренә елыша төште хатын.— Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Алай ук ашыкма инде син, ярыймы.

—Беренчедән, мин ашыкмыйм. Үтеп барган яшьлегемне генә куып тотасым килә. Бездән яшьрәкләр дә бит инде икешәр-өчәр бала үстерә, Ленам. Икенчедән, хыял, Һади Такташка ияреп әйтсәк, ул яхшы нәрсә. Әмма һәрбер йөрәк аны янарта... Ә инде, өченчедән, халык мондый очракларда минем кебек хыялыйлар турында тагы да матуррак та итеп әйтә белә. Тынла: “Алмаган ат, тумаган колын. Атланма, улым, билең с ы ндырырсын ”, —диләр.

—Чынлап та бик тирән мәгънәле һәм урынлы сүзләр,—диде Лена, халык мәкален тагы бер кат күңеленнән уздырып.

Бобровка авылына барып, күп итеп кыяр һәм яшел помидорлар сатып алып кайтты Рафаэль. Икәү бергә аларны кышка тозлап куйгач, кәбестәгә чират җитте. Кәбестәне зур агач кисмәккә тозлап куйдылар.

—Нигә ул кадәр?—дигән сорауга, Рафаэльнең жавабы күптән әзер иде.

—Шуны онытма, гүзәлем, без бит хәзер өчәү генә түгел, дүртәү инде. Аннан соң бит әле, малайның тәпиен дә бөтен эскадрилья белән һәм дус-ишләрне җыеп, шәпләп юарга туры килер. Кабымлыклар җитәрлек булсын, дим.

Гаиләдә көтелгән шатлыклы вакыйгалар белән канатланып йөргән шул көннәрнең берсендә Рафаэль эшеннән кәефсез кайтып керде. Моны хатыны шундук сизеп алды, әлбәттә.

—Ни булды, бер-бер күңелсезлек килеп чыктымы әллә?—дип сорамый булдыра алмады ул.

—Юк ла, болай гына,—дип котылмакчы иде Рафаэль. Чөнки эштәге ыгы-зыгыны өйгә ташуны хупламый иде ул. Әмма Ленаның күңеленә шик кергәнне күреп, жавап бирергә мәжбүр булды.—Мине эшемдә күтәрергә җыеналар.

-Сон күтәрергә җыенгач, нигә кәефен кырылды сон Куанырга кирәк түгелме?

-Куанырга иде лә бит.-дип тагы уйга калып торды ул. Ничек аңлатырга икән дип баш вата идеме...—Шуны сәбәп итеп. Пришепа полкына күчерү турында приказ язып элгәннәр.

Пришепа фамилиясе аларга яхшы таныш. Димәк Рафаэльнең кәефсезләнүе бер дә юкка гына булып чыкмады болай булгач.

—Ризалаштыңмы?

Ризалашмас идем дә бит, гүзәлем. Әмма приказлар үтәлергә тиеш, ул хакта берүдән дә фикер сорамыйлар. Мин—хәрби офииер.

—Ә үзегезнең командир, полковник Костюченко ни уйлый9

—Аңардан да сорап тормаганнар. Анын бер дә үзеннән җибәрәсе килми иде, әлбәттә.

—Күчерүнең нинди дә булса җитди сәбәбе бардыр ич. Нигә нәкъ менә сине күчерергә булганнар, әйтмәделәрме?

—Әйттем ич. беренче сәбәп, мине бераздан эскадрилья командирының ярдәмчесе итеп күтәрергә җыеналар Икенчедән. Костюченко полкында квалификацияле очучылар болай да җитәрлек. Ул аларны таба, тәрбияли һәм үстерә белә чөнки. Ә Прищепада кадрлар кытлыгы Һәлак булучылар да күп булды, ташлап китүчеләр дә бар. Теге чакта катапульта ясап исән калган Жораны стройбатка җибәрделәр. Менә дигән очучы иде югыйсә. Пришепа үзен якламады.

—Кәефеңне төшермә, Рафаэль. Ни булса да хәерлегә була күрсен инде. Бәйләнүләреннән дә туктар әле бәлки,—дип ничек тә ирен юатырга тырышты хатын.

—Күңелемә ятыш кеше түгел. Эшләрем шундый яхшы бара иде бит Командирларым да әйбәт кешеләр иде. Алардан аерылу авыр.

—Борчылма, барысы да көйләнер. Рафаэль. Күр дә тор. койләнер. Әллә кая җибәрмиләр ич, шушында калабыз.

Рафаэль Пришепа полкына күчүнең кыенлыклары хакында өйдә башкача сүз кузгатмады һәм сер бирмәде. Әмма шулай да анын үз-үзен тотышыннан барыбер тоемлап була иде—анарга җиңел булмады бу үзгәреш Ә тора-бара тагы да кыенлаша барды, күрәсең. Юктан-бардан гаеп табып, полк командиры үзенә берөзлексез каныга торган булып китте. Түбәнрәк дәрәҗәдәге башка командирлар да анын кубызына биеде Костюченко полкында Рафаэль ин яңа “МИГ-19” да очкан булса, монда иске МИГ- 17" дә, вакыты белән хәтта формаль рәвештә Совет авиациясеннән инде алынган "МИГ-15"кә дә утырталар иде үзен. Кыскасы. Пришепа яман хәтерле һәм үчле кеше булып, аны төрлечә рәнҗетү ысулларынын янадан- яна төрләрен табып кына торды. Рафаэльнең буйсыну һәм дәшми генә үз эшен башкару, приказларны җиренә җиткереп үтәүдән башка чарасы юк иде. Өлкән лейтенантның полковник белән бәхәсләшү яисә анын каршында үз дөреслеген раслап сүз көрәштерү хокуклары, гомумән, юк шул

—Ярый әле син бар һәм кызыбыз Гүзәл.дип эштән кәефсезләнеп кайтса да, өйгә кергәч дә шаярырга, бала белән уйнарга тырыша иде ул. Шул рәвешле җанын тынычландыра, эштә булган күнелссхтекләрне онытып тора иде.

Гүзәлнең дә теле ■‘Эттә” дигән сүз белән ачылды Рафаэльнең шунар1а куануын, сөенүен күрсәгез икән сез. Өйгә кем керсә яисә урамда нинди танышын күрсә, ул шул хакта бер зур вакыйга сыман итеп сөйли иде

-Кыз бала әтиләрне яратучан була диләр, дөрескә чыга түгелме.-дигән булып, Лена да сирәк-мирәк иренен салпы ягына салам кыстырган булды шунда.

—Ә малай тугач, мине яратмас дип әйтәсеңме?

—Әнисен дә яратыр. Боерган булса, әтисен дә яратыр, әлбәттә.

—Дөрес сөйлисен, гүзәлем, сине яратмыйча мөмкин түгел ич. Сине без өчебез дә өзелеп яратабыз, шуны бел.

—Өчебез...—дип кабатлады да. өченчесе кем дигән сыман уйга калып торды Лена.

Анын ни әйтергә теләвен ярты сүздән сизеп алды бит Рафаэль.

—Ә улыбыз сине аеруча нык ярата торгандыр. Чөнки аның бит әле әтисе белән апасын күргәне дә юк. Ә сине ул белә, чөнки ул көн-төн синен белән.

—Фантазер син Рафаэль. Әллә ниләр сөйлисен, әллә ниләр уйлап чыгарасын. Синен белән бер дә күңелсез түгел.

—Ә нигә әле күнелсез булырга тиеш минем белән, шулаймы кызым, шулаймы Гүзәл?.. Йә әле. кызым, тагы бер мәртәбә "әттә дип әйт. Әйт әле. мин кем—эттәме, әттә...

—Эттә,—дип. елмаеп куйды сабый. Шул шатлыгыннан кулларын чәбәләп, аяклары белән бишегендә тибенеп алды.

—Әнә. тагы "әттә" диде. Ишеттеңме, Ленам, тагы "әттә” диде,—дип. куанычын кая куярга белмәде, мандолинасына барып тотынды ул.—Хәзер мин кызыма бер җыр җырлыйм. Тыңла, кызым. Әниең дә тыңласын. Ул. әнә. мич яга. сина ботка пешерергә җыена.

Шул минутта, әле генә башланган моңлы җырны бүлдереп, кемдер килеп, аларнын ишеген шакыды. Тынып калды өй эче. Күршеләрдән берәрсенен җыр тавышына эче пошкандыр дип. сагая калганнар иде. Түгел икән. Почтальон телеграмма китергән булып чыкты. “Әти-и-и...”

Иртәдән кичкә кадәр берөзлексез салкын карлы яңгыр явып торган октябрьнең соңгы көнендә Миргалим абзыйны Яна Актау сонгы юлга озатты. Аны урам уртасыннан тездән пычрак саз ерып күтәреп баручы балалары һәм туган-тумачаның хәленә кереп, төрле елларда анардан белем алган укучылары, күршеләре һәм авылдашларының кайгысын уртаклашып, табигать үзе елыйдыр төсле иде ул көнне. Кая карама—анда саз һәм пычрак. Күк йөзен кара болыт каплаган, авыл урамы гына түгел, бөтен дөньясы пычрак сазга баткан кебек иде шул мизгелдә. Ә авыл зираты, гүя жылы келәм, тоташ яшел чирәм белән түшәлгән. Як-ягына тигез рәт булып утыртылган ак каеннар бизәп тора аны. кабер өсләрендә үскән ямь-яшел чыршылар. Китүчегә "Авыр туфрагың җиңел булсын" дия-дия ин сонгы. әмма изге теләкләр теләделәр.

Әти-әни исәнлегеннән дә зуррак бәхет юктыр ул. Ниһаять, менә ул да. сөекле хатыны янына, аның кебек үк ярты ятим булып кайтып керде...

28

Полк командиры Пришепа, очучының тирән кайгысын уртаклашасы урында, аны өч сәгатькә кичеккән өчен, шелтә белдереп һәм хәрби часть буенча чираттан тыш дежурлыкка билгеләп каршылады.

Тешен кысып булса да түзде Рафаэль, дәшмәде, берәүгә дә зарланмады. Чөнки буйсынудан башка чарасы юк иде. Анын каравы, башта бераз чит итебрәк кабул иткән үзе кебек үк очучылар һәм түбән командирлар составы, хәленә кереп, төрле ысуллар белән анын күңелен күтәрергә тырышты, ярдәм кулларын сузды. Шунардан да кадерлерәк ни булырга мөмкин тагы.

Аларнын эскадрильясына килеп кушылган яшь очучы Николай Шишкин аны. Ленасы белән бергәләп, декабрьнын алтысында булырга 98
тиешле туена чакырды. Шишкин Мәскәүдә туып-үскән егет, әтисе КПСС Үзәк Комитетында җаваплы урында эшли икән. Мәскәүдән зур кунаклар да киләсе билгеле булгач, анын туй мәҗлесен, башкаларныкы кебек хәрби частьта түгел. Кинель шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда уздырырга карар кылганнар Туйга чакыруны, үзенә күрә бер вакыйга ясап, сөекле Ленасынын кулына кайтарып тоттырды ул

—Туйга җыена башла, сөеклем

  • Барабыз. —дип, чакыруны куанып кулына алды Лена. Үзенен кеше арасына чыгарга теләве бер хәл, Рафаэль өчен шатланды ул аеруча Чөнки кайгы өстенә кайгы, борчу өстенә борчулар өстәлеп кенә торды анарга соңгы араларда. Мәҗлестә булып, кешеләр белән аралашу бәлки беразга гына булса да ул кайгы-борчулардан арындырып торыр үзен

—Ә син игътибар иттеңме, бу бит гадәти туй мәҗлесе генә булмаячак Зур мәдәният сараенда, үзенә күрә бер бал сыман узачак. Парлап бию. вальслар һәм төрле конкурслар белән.

—Ой, минем шул кадәр вальс әйләнәсем килә иде синең белән Әйтергә жай таба алмый гына йори идем. Биюдә беренче урын безнеке булачак!

—Булачакмы икән?.. Курсант чакта биемәкче булып караган идем мин бер. кеше көлкесенә генә калдым Үземне "дамский вальс ’ка чакырган кызнын аягына басып, аксаттым. Минем уңышлар менә шундый, сөеклем

—Ә мин сине өйрәтермен

—Белмим, аюны биергә өйрәтеп буламы икән?

—Син онытып җибәрәсең, Рафаэль, мин бит Ленинградта балет мәктәбендә укыган кеше. Мин сине һичшиксез өйрәтәчәкмен Репетицияләрне бүгеннән үк башлыйбыз. Һәм һәр көн ярты сәгать, ул гына җитмәсә, бер сәгать өйрәнәчәкбез, килештекме'.’

  • Мин риза анысы. Әмма барып чыкмас дип уйлыйм

—Чыгар! Ничек кенә барып чыгар, күрерсең

Иртәгесен гадәттәгедән бераз иртәрәк уянды алар Кичәге туйны искә алып, аннан алган тәэсирләрне янартып кара-каршы утырып тәмләп чәй эчтеләр. Хатыны белән кызы Гүзәл, көндәгечә, аны урам почмагындагы өйләр артына кереп югалганчы тәрәзәдән кул болгап озатып калдылар

Ул килә-килешкә самолетлар янында ниндидер бәхәс һәм ыгы-зыгы булганлыгын чамалап өлгерде.

  • Ни булган? Нигә шулай тавышланалар анда?—дип сорады ул беренче очраган летчиктан.
  • Капитан Хитрич теге калтырый торган самолетта очудан баш тартты.—дигән җавап ишетте ул.

Хитрич тәҗрибәле очучы, сугыш вакытында егермедән артык фашист самолетын бәреп төшергән ас Шуна ул полк командиры белән дә бәхәскә керә һәм үз фикерен яклап сүз көрәштерә ала Ә яшь очучыларга исә андый хокук бирелмәгән, аларнын буйсынудан башка чаралары юк

Капитан Хитрич юкка-барга тавыш күтәрә яисә кы »ып китә торган кеше гүгел. Димәк, аны шул хәлгә җиткергәннәр булса кирәк Полк командиры Пришепа белән ул турысын әйтеп сөйләшә иде

-Бу самолетта мин очмыйм һәм минем эскадрильядагы башка очучылар да анда утырмаячак. Мин аларга моны рөхсәт итмим

—Син кем белән сөйләшкәнеңне онытасын, капитан

  • Полк командиры белән сөйләшәм

-Сугышны үткән булсаң да командирлар белән сөйләшергә өйрәнмәгәнсең әле.

 

-Мин бит сезгә чираттан тыш ял сорап килмәгән. Эш турында сөйләшәбез, иптәш полковник.

—Самолет төзек. Ул очарга әзер. Приказ үтәлергә тиеш.

—Ул очарга яраксыз. Ышанмасагыз, әнә соңгы араларда анарга утырып һавага күтәрелгән летчиклардан сорый аласыз. Алар барысы да монда.

  • Механик Шадрин,—дип кычкырды Прищепа.

Сырган калын бушлат кигән механик йөгереп командир каршысына килеп басты.

—Механик Шадрин сезне тыңлый, иптәш полк командиры.

—761нче номерлы “МИГ-17”гә ни булган?

—Барлык системалары да эшли. Әмма...дип, төртелеп калды ул.

—Ул нинди “әмма”, дәвам ит. механик Шадрин.

—Самолет инде шактый ук иске, һәм ул бераз вибрация бирә.

—Ул нинди сүз, механик Шадрин, Совет авиациясендә иске самолетлар юк. Ә вибрациясез эшли торган техника буламы?—Механикның куркып калуына игътибар итте ул шундук.—Син әнә үзендә калтыранасың түгелме сон? Бәлки синең үзеңне списать итәргәдер...

—Минем уемча, иптәш полк командиры, самолетны заводка җибәрергә кирәк. Безнен шартларда ул вибрациянең сәбәбе нидә икәнлегенә төгәл бәя бирү мөмкин түгел.

—Отставить, механик Шадрин. Синең үзеңне чыккан заводыңа озатырга вакыт! Акыл сатарга остарып киткәнсең. Бар, үз эшен белән шөгыльлән. Заводка җибәрү-җибәрмәү синен эш түгел.

Механик Шадрин башын салындырып китеп барды. Пришепа капитан Хитричка мөрәҗәгать итте тагы. Бу юлы инде ул бераз йомшара төшкәнгә охшаган иде:

—Самолет бүген дә, иртәгә дә үз нормасын очарга тиеш. Моны мин уйлап чыгармаган, беләсең...

  • Минем эскадрилья бу самолетта очулардан баш тарта,—диде Хитрич. Башкача бу хакта сүз кузгатуның файдасыз икәнлеген аңларлык итеп кистереп әйтте бу юлы.—Гафу итегез, иптәш командир, минем моңа хокукым бар.
  • Мин моны болай гына калдырмаячакмын, исендә тот, капитан.
  • Китәргә рөхсәт итегез, иптәш командир,—диде Хитрич һәм бер читтә төркем булып, командирларның сүзенә колак салып торган үз эскадрильясы янына китеп барды.

Тагы күп булса, ун-унбиш минут вакыт узгандыр, полк командирыннан “761нче номерлы “МИГ-17”гә өлкән лейтенант Смаков утырырга тиеш”, дигән әмер килеп төште. Рафаэль бу самолетны яхшы белә иде, аңарда ул бер генә тапкыр очмаган. Әле ун көннәр чамасы гына элек, шул самолетта штопорга эләгеп, чактан гына самолетны һәм үзен коткарып кала алды. Ул очракта да рәхмәт ишетмәде билгеле, мактау урынына, үзен гаепләргә тырышып йөрделәр. Нишлисең, Рафаэльнен капитан Хитрич кебек, йә булмаса элгәрге командиры Биязович кебек, яклаучысы юк. Приказдан баш тарта алмый иде ул. Башкача чарасы юк, очышка әзерләнде.

Самолет кабинасына ул, читтән күзәтеп торучыларга сер бирергә теләмичә, ышанычлы адымнар белән кереп утырды. Кабызды. Двигатель яхшы гына эшли. Приборлар барысы да дөрес күрсәтә. Бәлки, чынлап та, борчылыр өчен нигез дә юктыр. Шулай да бераз дулкынлана иде, ни язса—шул булыр дип. кузгалып китте. Һәм алдан билгеләнгән маршрут буенча илле алты минут чамасы очып төште. Жиргә төшергә җыенганда гына самолет кинәт ямьсез калтырана башлады. Әмма Рафаэль югалып

 

калмады барыбер, кыенлыкларны җиңеп булса да исән-имин төшереп утыртты ул аны.

Офицерлар ашханәсеннән тамак туйдырып, иптәшләре белән шау-гөр килеп чыгып килгәндә аны эскадрилья командирлары Дьячок чакырып алды үзенә.

—Өлкән лейтенант Смаков, полк командиры сина үзенен рәхмәтен белдерергә кушты.

-Менә ничек,—дип кенә әйтә алды ул, үз колагы ишеткәнгә ышанырга белмичә. Бу полкта анын беренче мәртәбә рәхмәт ишетүе ич Анысын да кеше аша гына җиткерделәр

Эскадрилья командирының сүзе тәмамланмаган икән әле.

—Син төштән сон да шул ук самолетта очачаксын,—диде ул

—Самолет ышанычлы түгел, иптәш капитан Ул чынлап та аерым ситуацияләрдә чамадан артык калтырарга тотына. Приборлар алдаша.—дип аңлатырга кереште Рафаэль.

—Самолет төзек. Ниндидер җитешсезлекләре бар икән, аларны ачыклау һәм җиргә кире әйләнеп кайтканнан сон тәфсилле отчет язу сина йөкләнә, өлкән лейтенант. Боларны сина полк командиры җиткерергә кушты

—Мин беренче ел гына очмыйм, иптәш эскадрилья командиры Төрле самолетларда очарга туры килде, әмма монын кебек анлаешсыз һәм тынлаусызын очратырга туры килмәгән иде

—Сүз артык монда. Барысын да отчетына теркәрсең.

—Белмим шул. Бәлки башта техник ярдәм чакырырга кирәктер

  • Бу—приказ, өлкән лейтенант. Полк командиры приказы Телгә салынмыйча гына аны үтәргә кирәк. Аңлашылдымы'

—Аңладым, иптәш командир,—дип, теләр-теләмәс кенә, үзалдына ниләрдер уйланып, әлеге дә баягы шул проблемалы самолет янына китеп барырга мәҗбүр булды Рафаэль.

Самолет янында техник персонал кайнаша иде. Килә-килешкә үхтәренә сорау белән мөрәҗәгать итте ул:

—Житешсезлекләре ачыкланмадымы?

  • Нормально,—диде араларыннан берсе битараф кына

Икенчесе үзенчә шаяртып өстәп куйган булды

—Йә үләсең, йә каласың—монысы точно инде.

Бу шаяру, билгеле, ошамады анарга. Әмма ачуы килгәнлекне сиздермәде, ул бит белә, аларнын гөнаһы юк. Кулларыннан килгәнне эшлиләр, ә башкасы алла кулында.

Штурвал артына кереп утырды Рафаэль. Тыныч кына, беренче кат күргән кеше сыман, приборларны, рычагларны тикшереп, барлап чыкты. Барысы да үз урыннарында. Карап торганда, барысы да исән кебек анысы. Двигатель да әйбәт кенә кабынып эшли башлады Очыш картасына күз төшереп алды ул тагы бер кат. Бу юлы шактый ук катлаулы элмәкләр ясау һәм һөҗүм тактикасын кабатларга тиеш иде ул. Кузгалып, тиешле биеклеккә менеп җитте Аэродромнан алтмыш-житмеш чакрым ераклыкта иде инде Катлаулы элмәкләр ясарга кереште Берсе барып чыкты. Икенчесе... Рычаглар гына менә, ни сәбәпледер, аны тынларга теләми башлады Алай итсә итте, оченче элмәкне дә башкарып чыкты, ниһаять. Әмма, тагы проблема. . Бу юлы инде приборларда анархия I омер булмаган, ишетелмәгән хәл ич бу? Сәбәбе ни—һич аңламассың Кинәт самолет ямьсез калтырана башлап, биеклекне югалта башламасынмы , Бу нәрсә? Самолет аны тыңламый түгелме сон! Катапультага басаргамы0 Юк, ул моңа бара алмый, самолетын ташлап качкан дигән гаептән дә авыррак нәрсә юк ул очучы өчен. Коллегалары алдында оятлы булыр

 

Сөекле хатыны Ленага да бу хакта ишетү күңелле булмас. Ә ул бала көтә_Малай! Анын күңелен төшерү ярамас...Ул идарә итә алмаган, аңарга буйсынмаган самолет юк иде әле моңарчы. Ни итсә итәргә, кар әлегә бик тирән түгел, япан кыр өстенә булса да төшереп утыртырга тиеш ул үзенең самолетын. Шундый уйлар белән тигезрәк урын эзли башлады. Үч иткән кебек, каршысында ниндидер авыл барлыкка килде шунда. Самолет идарә ителми, ул ямьсез гүелдәп туп-туры шул авылга таба төшә. Әнә колхоз фермалары. . Арырак мәктәп булырга ошаган, икенче сменага йөргән балалар укуда булырга тиеш әле Биеклекне ничек тә озаккарак җиткерергә, самолетны читкәрәк алып китәргә иде бит. Мәктәпне һәм бу авылны узып китәргә кирәк. Ә штурвал тыңламый—унга да хәрәкәт итми, сулга да. . Бар көче белән үзенә буйсынмаган рычагларны тартырга кереште ул. Самолет беразга үзенә буйсынган да кебек булып алды тагы, ничек итсә итте—авыл артта калды. Әмма җир бик якын, җир артка йөгерә, чайкала, зыр әйләнә. Жир түгел, самолет өйләнә түгелме... Самолет, әлбәттә. Баш очында, чигәдә фикер артыннан фикер йөгерә. Бер мизгел эчендә чиләк - көянтә асып судан кайтып килгән әнкәсен күз алдына китереп алды ул. Гүзәлне бишектә тибрәтеп йоклатучы сөекле хатыны Ленаны. Аның белән әле кичә генә ничек матур итеп вальс әйләнде бит алар...Онытылмаслык булды ул кичә...

Тукта, кем кычкыра анда? Самолетның ачы гүелдәү авазын җиңеп кем тавышы ишетелә. “Әти, әти-е-ем, син кайда... Минем бит сине бик тә, бик тә күрәсем килә...” Кем ул шулай ачыргаланып кычкыра?.. Чү, бу аның әле тумаган, әмма туачак улының тавышы түгелме соң?!.

Жир белән күк кушылды шунда.. Авыр гөрселдәү авазы ишетелде. Авыл читендәге карт тирәкләргә кунаклаган кошлар—карга-чәүкәләр иде булса кирәк, куркуларыннан, дәррәү һавага күтәрелде һәм урманга таба очып киттеләр. Бар галәм тынып калды кинәт.

Офыклар аръягыннан тонык кына булып ишетелгән бу авазны тоеп, бишек янында кызын йоклатып утырган Лена сискәнеп куйды шунда. “Ни булды икән тагы!” Шул мизгелдә йөрәге ярылгандай булды, тумаган баласы тынгысызланып, тибенергә кереште. Хафаланып, стенадагы сәгатькә күз салып алды ул. Көндезге бер тулып унбиш минут киткән иде...

Бу коточкыч һәлакәтне, басудан ат чанасына салам төяп авылга кайтып килгән бер терлекче күреп калган булып чыкты шулай да. Анын сүзләре дөрес булса, самолет япан кыр өстенә төшеп шартлагач та, көчле гөрселдәү авазы һәм ут-ялкын эченнән ниндидер гаҗәеп бер кош уктай атылып чыккан. Һәм күз ачып йомган арада бик тә югары күтәрелеп, канатларын җилпи-җилпи, каядыр еракка, кыйбла тарафларына очып киткән диләр...

2006 ел. октябрь—2007 ел. май.

Мәскәү—Казан. Редакциядән:

Язучы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевка 60 яшь тулды. Каләмдәшебезне юбилее белән котлап, ана исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.