КЕМ УЛ КИМ МИҢНУЛЛИН?

Ким Миңнуллинга 50 яшь

Бәрәкәтле Башкортстан туфрагында туып, үз халкына хезмәт итүче милләттәшләребез байтак. Гөлҗәүһәр апанын улларының берсе. Роберт исемлесе әйтмешли, исемендә алфавитный татарга гына хас бөтен хәрефләре дә сыеп бетә язган юмарт әнкәйнен биш җәүһәре дә шулар җөмләсеннән.

Һәркайсы аерым игътибарга лаек булса да, юбилей форсатыннан файдаланып, ир балалары арасыннан иң кечесе Ким Мөгаллим улы турында берничә сүз әйтмәкчемен. Танышканда ул минем өчен ин әүвәл эш буенча бәйләнешле хөкүмәт чиновнигы, аннан сон гына Роберт Миннуллин энесе иде. Еллар узган саен безнең арадагы чикләр пәрәвез җебедәй нечкәрде, ахирәтләр үк булып китмәсәк тә, ул минем эшемдә-тормышымда ышанычлы гамьдәш сурәтен алды. Кемгәдер сәер тоелыр, әмма без урамда очраклы гына күрешсәк тә, хәтта сирәк ял сәгатьләрендә телефоннан хәл белешсәк тә, гел эш турында, бары тик эш турында сөйләшәбез. Һәм бер очрашу-киңәшүебез дә сүздә генә калмый—яна проектларга, саллы китапларга әверелә, теге яки бу проблеманың иң дөрес чишелешен табарга ярдәм итә.

Бүген Ким Миннуллин—танылган җәмәгать эшлеклесе һәм зур галим, илдә бер гыйльми үзәк директоры, мөгаллимнәр әзерләүче югары уку йорты профессоры, фән докторы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Тик ул нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, безнең риясыз багланышлар үзгәрмәде—үзара хөрмәт, ярты сүздән аңлашу, фикердәшлек, эшлекле хезмәттәшлек рухында дәвам итә.

Танышуыбыз, алда искәртелгәнчә, әле кичә генә кебек. Яшь ягыннан мине узып китә алмаса да, инде әнә ул да ир уртасы булып килә. Әйләнеп карасаң... Кемнәрдер безнең өстән шикаять арты шикаять яудырып, башлыкларның үкчә эзен ялап гомер уздырган арада, байтак эш-гамәл башкарырга өлгергәнбез икән. Яшерен-батырын түгел: халкыбыз! а хезмәт итү, аны тагын да зыялырак, тагын да бөегрәк күрәсе килү теләге шәхси мәнфәгатьләребезгә туры килгән; үз алдыбызга куйган максатларга ирешү өчен төп терәгебез—безгә ышанып тапшырылган эш урыннары-вазифалар булган. Безне көндәш күргән, ни өчендер бездән курыккан кемсәләр нинди дә булса эш кырырга дисән,—кәнәфиләренә чытырдап ябышкаклыктан, куллары бушамаган, якты фикерләр килсен өчен—кара уйлар белән тулы башларында урын табылмаган. Әйе. безнең төп “злоупотребление”—республикада узган гасырның 90нчы елларыннан башланган тел сәясәте мөмкинлекләрен, җитәкчеләребезнең фән. мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге кайгыртучанлыгын нәтиҗәле файдалану иде Һәм без фикердә “әшнәлек"не берәүгә каршы да бормадык, киресенчә, уртак эшләребезгә яңадан-яна талантлы галимнәрне, булдыклы яшьләрне җәлеп итәргә тырыштык, аларга үз мөмкинлекләрен тулырак ачарга ярдәм күрсәттек.

Премьер-министр урынбасарлары Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллин, аннары Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, шулай ук Министрлар кабинеты аппараты башлыгы Шамил Хәмит улы Гафаров кул астында эшләү дәвере—үзе бер мәктәп булса, аларнын ышанычын Ким Мөгаллим улы көндәлек фидакарь хезмәте белән аклады Ана бу юлда ныклы иманы, зур җаваплылык хисен тоюы, кешеләр белән эчкерсез мөгамәләсе, тирән фәнни әзерлеге, фикердә принципиальлеге, зирәклеге һәм кыюлыгы ярдәм итте дип уйлыйм.

Хөкүмәт эшендә чагында туган телне саклау һәм үстерү буенча гыйльми эшчәнлекме оештыру җәһәтеннән. һич артгырусыз.-бер ялгызы бер институтка тин булган Ким Миннуллин—сәгате суккач—үзен фән юлына алып кергән остазлары янына әйләнеп кайтты. Хәер, аспирантурада укыган чакларыннан адып. Г Ибраһимов исемен йөрткән Тел. әдәбият һәм сәнгать институтыннан анын киткәне лә юк кебек иде Әмма бу кайту әнисе һәм абыйсы сабакларын алган, тормыш мәктәбен узган яшь җитәкченең икенче сулышы ачылуга тин булды... Ниһаять, әтисенең Мөгаллим дигән исемен аклап, мөгаллимлек итүгә күбрәк вакытын сарыф итү. үз шәкертләрен тәрбияләү, яшь галимнәрне үстерү мөмкинлеге, кыскасы, фәнгә һәм фикер алгарышына хезмәт итү мөмкинлеге артты (Хөкүмәттә эшләү дәверендә дә ул үз бүлегенә булдыклы егетләр алды, аларны чын мәгънәсендә үз канаты астында тәрбияләп, яна. катлаулырак вазифаларга озатты, һәм бүген аларнын барысы да диярлек—эш башында торучы дәрәжате җитәкчеләр ) Фәнни-оештыру эшчәнлегенен ябалдашы шул рәвешле куерса, тамырга ныгуы исә—гыйльми эзләнүләренең ин тирән мәдәни катламга—халык ижатына багышлавында да чагылыш тапты. Анын "һәр чорнын үз жыры". “Шигърият һәм җыр”. "Басма сүз һәм татар җырлары" дигән саллы монографияләре, исемнәреннән үк күренеп торганча, "халыкнын раушан көзгесе"ндә чагылган мирасыбызны, анын саф чишмә-чыганакларын барлый. Остазы Фатих ага Урманче белән бергәләп төзегән “Татар халык ижаты" дәреслек-хрестоматиясе дә. ике басма кичереп, шул юнәлештәге җитди хезмәтләрнен берсе буларак бәяләнде.

Тел сәясәтенең нәзари (теоретик) һәм гамәли (практик) мәсьәләләрен кин колач белән күтәрү, аерым алганда, XX гасыр дәвамында һәм әлегә кадәр татар филологиясенең ин четерекле мәсьәләләреннән берсе булып кала килгән алфавит белән орфографияне камилләштерү, шулай ук югары белемне туган телдә алу өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, әлеге бурычларны башкарып чыгунын юлларын ачыклап күрсәтү, аларны хәл итүнен төп авырлыгын үз иненә алу -Мина калса. Ким Миннуллиннын көндәлек эш-ижат үзәнен әнә шул ярлар билгели, ләкин алар арасына гына да сыеп бетми кебек ул Анын киштәсендә үз гыйльми хезмәтләре белән рәттән, аларны язгандагы кебек үк, зиһенен егәрләп, күңелен салып башкарган тау-тау китаплар тезелеп тора. Татар телендә югары уку йорты дәреслекләре, фәнни монографияләр, терминология сүзлекләре Сүзлек димәктән. хөкүмәттә Ким Миннуллин эшләгән ун еллап вакыт эчендә “тел ачкычларьГна аеруча зур игътибар бирелгән, аларнын гомуми саны да XX гасырның шунарчы туксан елында басылып чыккан кадәр икән Шулай да бу хезмәтләр арасында "Татарстан Республикасында тел сәясәте” дигән икетомлык аеруча кадерлесе булса кирәк. Әлеге куш китап узган гасырның ике кызыклы һәм катмарлы дәверен—егерменче-утызынчы еллар белән туксанынчы елларын—тоташтыручы күпер дә. янәшә куеп караганда күп кенә гыйбрәтләр алырлык манзара ла кебек. Анын гыйльми һәм гамәли әһәмияте шундый ук кин колачлы һәм ерак перспективага юнәлгән

Гомумән, төрле трибуналардан яңгыраган, көндәлек матбугатта дөнья күргән төпле, принципиаль чыгышлары—республикабызда тел сәясәте өлкәсендә кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруда Ким Миннуллиннын акыл белән, ныклык белән, эзлекле рәвештә, шәхси катнашуын сыйфатлаучы бер дәлил Шулай ла Туган тел хакына күпьяклы һәм нәтиҗәле хезмәт игүне, бу юлдагы һәркөнлек даими эшчәнлекне, ә кайчакта. мәгълүм Сизифнын тауга каршы тәгәрәткән ташы шикеллерәк. чигенә-чигенә булса да алга этәрергә туры килгән мәсьәләләрне юбилей мәкаләсендә генә чагылдырып бетерү бик читен Шунысы тәгаен ачык бу—әле йомгак ясау түгел, бу—озын юл уртасында бер мизгелгә тукталып. у паннарга борылып карау гына. Алда исә—яна үрләр, яна борылышлар,—кыскасы, хәрәкәт, эш, тормыш дәвам итә! Ким Мөгаллим улы Миннуллин җитәкләгән институтның якын киләчәктә. Галимҗан Ибраһимов заманнарындагы кебек, татарны өйрәнү (татароведение)—татар фәнен һәм мәгарифен әйдәп баручы чын Академик үзәк— креатив идеяләр фон ганы, яна ачышлар технопарки булып җитлегәсенә иманым камил минем. Галим-житәкченен шәхси уңышлары да шул бнсклек-дәрәҗәләрне билгеләр, иншалла.

Әлеге язмага керешкәндә. "Кем ул Ким Миннуллин " дигән сорауны мин үземә куйган идем Чөнки мона кадәр ул хакга уйланырга җае да чыкмаган, вакыты да тимәгән икән Чыннан да. беренче карашка бик аңлаешлы, итагатые. ачык йене, шул ук вакытта вакыт-вакыт күзлек өстеннән “сөзеп . кара мыеклары астыннан
серле генә елмаеп куючан бу шәхес кем сон әле минем өчен һәм. әлбәттә, башкалар өчен дә?

Аны. әлбәттә, республиканын зур җитәкчеләре дә. олпат галимнәр һәм әдипләр дә. укытучылар һәм студентлар да яхшы белә. Бер сүз белән әйткәндә, халык таный. Инде шушы урында туктап: тынгысыз эзләнүләргә чумган "эш аты", язмышына шөкер итсә дә. үз-үзеннән һичкайчан канәгать булмаган галим һәм мөгаллим, абруйлы җитәкче һәм асыл ир-егет,—бик беләсегез килсә, менә кем ул Ким Мөгаллим улы. дип әйтергә буладыр. Әмма мин анын турында сүзне ничаклы гына дәвам итсәм дә. кәгазь битеннән күпнокта белән аерылырга туры киләчәк: Ким Миннуллинны инде тулысынча ачылган, үз мөмкинлекләрен тәмам файдаланып бетергән шәхес дип расларга кем җөрьәт итәр икән...

Мөдәррис ВӘЛИЕВ

Укучы сүзе

Исәнмесез, саумы сез "Казан утларьГн сүндермичә саклаучы редакция хезмәткәрләре! Мин. Аллаһ боерса, киләсе 2009 елда да сезнен белән калам, бу— сезнең хезмәтегезгә куйган бәям икәнлекне, шәт. аялыйсыздыр? Журналыгызны бик яратам...

Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм. Роберт Әхмәтҗанов. Илдар Юзеев. Харрас Әюпләрнең вафатыннан соң шигърият дәрьягыз азрак саекканы һәм ярлыланганы сизелә. Яшь гүзәл затларыбызның шигырь яратулары һәм аларны тудырырга омтылулары җанга рәхәтлек бирә. Әмма Луиза Янсуар белән Салисә Гәрәева тудырган могҗизалар белән чагыштырып булмый инде, җир белән күк арасы. Мондый шигъри тәлгәшләрне дәфтәр-дәфтәр тезсән дә. Шәүкәт Галиевнен бер "Кыя һәм кеше"сен алыштыра алмас! Салисә Гәрәева да сүзләрен чигү чиккәндәй җиңел генә тезәргә өйрәнгән. Халыкка бик якын такмак телендә язылган:

Киек каз юлларын кичтем,

Сары айга аппанып

Еладым. кайткач илемә.

Чирәмнәргә капланып.

Ринат Мөхәммәдиевнен "Кош булып очар идем" романын укыганда, анынтуган җирдән аерылып, читтә иҗат итүе сизелә. Соңгы берничә ел эчендә теле бераз ярлылана төшкән кебек. ("Кенәри—читлек кошьГн бер тын белән укып бетерә алган булсам, бу романын өзелгән җирдән ялгап китә алмый азапланам.)

Радик Фәизовнын "Ат карагы" хикәясен укып чыгу белән өр-янадан укыйсы килә башлады. Бу хикәя остасынын якташым булуына куанам. Хәбир Ибраһимны да Арчаныкы итәсем килә, телендә Тукай теле җылысы бар. Нурихан Фәттахның балачагын сурәтләү осталыгы Әмирхан Еники мәктәбен үтүен исбатлый. Әхмәт Рәшитнен "Һәркемнең үз сукмагы" хатирәләренең дәвамын көтә-көтә арып беттем Ачарны бер санда гына биреп бетереп булмый идеме сон?..

Фәнзаман Батталнын төртмә, акыллы теле дә сагындырган. "Мәгариф" нәшриятында чыккан "Балачак әдипләре" томлыклары турындагы язмасын рәхәтләнеп укыдым, татар теле укытучыларына укучыларның зәвыгын тикшерү өчен биргән кинәшен дә бик яраттым, татар теле укытучысы булсам, мин дә анын киңәшен үтәп карар идем.

Адлер Тимергалиннын вәгъдә ителгән Алла турындагы фәлсәфи уйлануларын бер санга сыйдырып бетерүегезне өмет итеп калам.

Фирдәвес Гарипованын авылларыбыз тарихын чагылдырган битләрен көтеп алам. Арча районының Кышкар һәм Орнашбаш авыллары тарихын да беләсем килә. "Үр суы" атамасының (Минзәлә районы) "Урыс"ка әйләнүен Фирдәвес язмаларыннан укып белү бер ананы тынычландырырга ярдәм итте. Шул авылга укытырга җибәрделәр, татар мәктәбен тәмамлаган балама җиңел булмас дип борчыла иде ул. Мин Урыс авылында татарлар гына яшәвен әйткәч, сөенде.

Шәхесләр һәм шәрехләр" бүлегегезне һәм тормыш үзе иҗат иткән хикәяләр бирүегезне дәвам итсәгез иде.

Флёра МӘРДАНОВА.

Тукай районы, Күзкәй авылы.

Реклама